Latin

Болганчык Еллар - 11

Total number of words is 4023
Total number of unique words is 1898
39.0 of words are in the 2000 most common words
56.2 of words are in the 5000 most common words
63.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Сафа рәт-рәт булып кибет, магазиннар тезелеп киткән базар урамына юнәлде.
Сатып алучы кешеләр бөтенләй юк иде. Кибет киштәләренә төрле төстәге төргәк-төргәк ситсылар өеп куелган. Тау-тау булып он, дөге, ярма капчыклары өелеп тора, агач тартмаларда – гәрәбә төсле сап-сары йөзем, потлап-потлап ап-ак куй мае иде.
Кибет хуҗалары күренми иде әле.
Сафа, урам буйлап байтак кына йөргәннән соң, ишек яңагына сөялеп, каядыр читкә карап торган бер кешенең күрде. Сафага ул мәрхәмәтле кеше булып тоелды; ул аның янына килеп туктады. Өстенә төлке тун кигән, мыегын тигез итеп кискән, сирәк сакаллы бу кеше прилавкада яткан калай тартмадан чирек тиен акча алып, карамыйча гына Сафага сузды. Сафа акчаны алмады.
– Мин хәер сорамыйм... Мин эш эзлим, – диде ул.
– Шулаймыни? Алайса ач түгелсең икән әле, – диде төлке тун кигән кеше һәм: – Эш эзлим дисең алайса, ә? – дип кинәт көлеп җибәрде.
– Әйе! – диде Сафа.
Төлке тунлы кеше үзе шикелле үк ишек яңагына сөялеп торган күршесенә:
– Шәрифҗан абзый, менә бу абзыйга эш кирәк... Синдә эш юкмы? – дип кычкырды.
– Эшме?.. Булмыйча соң!.. Яллап кара син аны. Атна узмас, бер көтү баласын ияртеп килер. Көннәрдән бер көнне шыр ялангач калдырып талап та китәрләр, аннары тот син аларның койрыгын... .
Шулай дигәч, икесе дә шаркылдашып көлеп җибәрделәр.
Сафаның моңа хәтере калды, ачуы килде, шулай да дәшмәде.
Дусларының көлешүен ишетеп, кибет ишегеннән өченче бер кибетче башын чыгарды.
– Кайда ул, кайда? Кем эш эзли? – диде.
– Менә шушы кеше. Синдә эш юкмы соң?
– Бар, бар! Эше бик җиңел, хакы да әйбәт!
– Хәлемнән килгәннең барысын эшләрмен... рәнҗетмәссең, – диде Сафа, сөенеп, кире килә-килә.
– Ярый, ярый, агай-эне! Тик тырышып эшләргә!
– Анысы өчен борчылма, бай абзый. Ни эшләргә соң?
– Әбиеңнең.. ниеннән бет эзләргә... Ризамы?
Сафа ни дип әйтергә дә белмичә аптырап калды, ачынып бер төкерде дә китеп барды.
Кибетчеләр бу хәлдән бик канәгать булып калдылар. Сафа ерак та китеп өлгермәде, икенче бер кибеттән алдына ак алъяпкыч япкан бер малай йөгереп чыкты. Кулына биш тиен акча зурлыгындагы зырылдавык тоткан иде ул. Зырылдавыкның уртасына ике тишек тишеп, шуннан җеп уздырылган иде. Малай җепне ике кулының баш бармакларына кигезде дә, бөтереп-торып зырылдавыкны ычкындырып җибәрде. Оста төзәп җибәрелгән зырылдавык Сафаның иягенә килеп тиде, аның сакалы эченә кереп буталды.
Сафа кисәк кенә авыртудан ияген тотып:
– Алла! – дип кычкырып җибәрде.
Теге малай рәхәтләнеп көлә башлады. Тавышка башка кибетләрдән дә йөгерешеп чыктылар. Көлешкән тавышлар арта барды. Әллә никадәр халык җыелды. Алар аптырап калган Сафаны төрлечә мыскыллап көләргә керештеләр. Шуннан соң Сафа адәм кыяфәтле бу маймыллар яныннан тиз генә йөгереп китеп барды.
Сакалын тоткан килеш постоялый дворга кайтып җитте. Теге кара егет ярдәме белән сакалындагы зырылдавыкны тартып алды, өстәвенә бер уч сакалы да йолкынып чыкты. Аннары ул сәкесенә капланды да елап җибәрде.
«Азыгым бер генә көнлек калды. Шуннан соң нишләрмен? Беркемнән дә ярдәм көтәр урын юк. Кире өйгә кайтып китәргәме әллә? Оят, юлга акча да юк, беркайда да табып та булмый. Нишләргә соң?» – дип уйланды ул.
Бердәнбер чара Вафа абыйсын эзләп табу иде. Ләкин ике туганның моңарчы һаман татулаша алганнары юк иде әле.
Сафаның Вафа абыйсы каршына барып ялынасы килми иде, шулай да, байтак уйланганнан соң: «Ярар! Иелгән башны кылыч чапмас!» – дигән карарга килде.
Бер буш урам буйлап китеп барды. Биредә дә ачлар очрады. Алар ипи кисәге, бәрәңге кабыгы һәм кимерелгән сөяк калдыклары эзләп чүп базларында казыналар, берәр нәрсә тапсалар, шундук комсызланып ашарга керешәләр иде. Бу урамда да эш эзләп ишегалдына керүче һәрбер кешене мыскыллап куып чыгаралар, аны карак итеп күрәләр иде.
Сафа бүтән болай эш эзләмәскә булды. Хәзер ул һәр йортка абыйсын табу өмете белән генә керә башлады. Очраган бер малайдан, һәр дворниктан Вафаны сорады.
Бер ишегалдына килеп кергәч, аңа каршы өрә-өрә эт ташланды. Ишектән ап-ак сакаллы бер карт килеп чыкты.
Ул Сафаның сүзен игътибар белән тыңлап торды да:
– Абыең чикмән киеп йөриме? – дип сорады.
– Әйе, – диде Сафа.
– Аягында тула оек, киез катамы?
– Шулайдыр...
– Күзе синеке төслеме? Сакалы сирәкме?
– Әйе әйе!
– Әһә...
– Беләсеңме әллә, бабай?
– Белмим шул, улым. Андый кешене очратканым юк.
Картның бу сүзе Сафаның соңгы өметен кисте. Ә сүзчән карт сөйләнә бирде:
– Карале, улым. Бездән өч йорт аша, тегендә, кояш чыгышына таба, Сәгыйть бай йорты бар. Шунда Шаһи исемле бер хезмәтче булыр... Аның белмәгән кешесе юк. Бәлкем, ул сине абыеңны да белә торгандыр. Бар, шуннан сорап кара әле, – диде.
Сафа картка рәхмәт әйтеп, урамга чыкты. Берничә йорт узгач, тротуарда боз чабып торган бер кешене күрде.
– Биредә Сәгыйть бай йорты кайсы була, агай? – дип сорады Сафа аңардан.
Әлеге кеше, эшеннән бүленеп, тураеп басты да, Сәгыйть байның үзе булып кыйлангандай, эре генә җавап кайтарды:
– Менә бусы. Ә сиңа нигә кирәк булды ул?
– Шаһи агай син түгелме?
– Я, мин булам ди... Ни йомыш?
Сафа аңа да абыйсын эзләвен әйтте. Шаһи аны тыңлап торды да, сул кулындагы тире бияләен салып, борынын сеңгерде, бары тик шуннан соң гына:
– Синең абыең «Әрлән» кушаматлы Габдулла байда тора торгандыр. Мин аның исемен белмим, шулай да син әйткәннәргә бик туры килә. Барып кайт шунда, якташ, – диде.
– Ул бай кайда тора соң? Кайсы урамда?
– Акком асты урамында. Акком асты урамын беләсеңме?
– Юк шул, агай, белмим.
– Әх син, сакалбай, шуны да белмисең! Тыңлап тор алайса. Безнең капкадан чыккач, кояш баешына таба урам беткәнче барасың. Аңладыңмы? Аннары уңга борыласың Шуннан ике тыкрык узгач, сулга борыласың. Аңладыңмы? Аннары тагы уңга борыласың. Аңладыңмы? Шунда чатта таш мәчет булыр... Мәчет каршында кызыл кирпечтән салган мәдрәсә булыр... аңладыңмы?
– Әйе, әйе...
– Сабыр ит, сүземне бүлмә! Мәдрәсә белән янәшә яшел түбәле, зур бер ак таш пулат булыр. Капкасы каршында зур багана булыр. Аңладыңмы? Шул багана башында кич җиткәч шайтан уты яна...
– Көндез нәрсә була?
– Убырлы карчык була... Сүземне бүлмә дип әйтеп торалар сиңа. Әйбәтләп тыңлап тор, юкса таба алмассың.
– Шул Габдулла бай йорты буламы инде?
– Түге-ел!.. Әйтеп бетерергә бирмисең! Ул йорт безнең хуҗаның кодасы Чуаш Гыймранныкы, сиңа аның кирәге юк. Аңарда минем якташ Каюм тора. Аңладыңмы? Син шул урам белән китеп, уңга борыласың, сул кул тыкрыкка керәсең. Аңладыңмы? Чаттан җиденче йорт Габдулла бай йорты булыр...
– Бик озын икән, агай. Таба алырмынмы икән? – диде Сафа аптырап.
– Кирәк булса – табарсың... Таба алмасаң кешедән сорарсың. Тел Мәккәгә дә илтеп җиткерә ди... Син шуны гына онытма: Акком асты урамы, Әрлән Габдулла йорты...
Бик күп кешеләрдән сораша-сораша, байтак адашып йөргәннән соң, Сафа Шаһи әйткән йортны эзләп тапты. Шыгырдап торган капканы ачып ишегалдына керде. Шаһи ялгышмаган икән. Миңлебай Вафасы Әрлән дигән кушаматлы Габдулла байда дворник булып хезмәт итә иде.

VIII. «Кеше булу»
Апушның әти-әнисе бер-бер артлы үлеп киттеләр. Ике ел михнәт чигеп яшәгәннән соң, малайны көз көне калага сугымга терлек куып илтүче бер кеше ияртте. Апушның өстендәге бөтен киеме иске бер күлмәк белән ертык ыштаннан гына тора, аягында хәтта чабатасы да юк иде. Шул хәлендә ул, әле тездән балчыкка батып, әле үткен ташларга аягын бәреп каната-каната, көтү артыннан йөгерде. Ниһаять, калага килеп җиттеләр. Көтү китерүче, үзенең эшләрен бетергәч, аны бер татар сәүдәгәре йортына урнаштырды. Ул чагында Апушка ун яшь тулган иде.
Йомышчы малайларын берәү дә кешегә санамый. Хәтта йорттагы эт тә алардан яхшырак яши. Бары тик таза, чыдам малайлар гына андый тормышка түзә.
Беренче көнне хуҗа хатыны Апушны бөтенләй искәрмәде дә. Асраулар белән приказчиклар аны «карга», «ябалак» дип кенә атадылар. Беренче көнен ул, мыскыллауларга эченнән генә түзеп, аш өендә уздырды. Кич җиткәч ишегалды түрендәге, байның вак хезмәтчеләре яши торган кечкенә йортка китте. Анда да ул җәбер-мыскылларга эчтән генә түзеп яши башлады.
Ашап-эчкәч, байга ошарга тырышып намаз укыганнан соң, дистәләгән приказчик, кысылышып, өч-дүрт аршынлы сәкегә йокларга яттылар. Дворник карт та салам түшәген алып кереп пычрак идәнгә урын җәйде. Апуш калага бер кат сәләмә күлмәк белән, яланаяк килгән килеш, тар агач эскәмиядә утыра бирде.
Аңардан ятарга урының бармы дип беркем сорамады, шунда ят дип берәү дә урын күрсәтмәде. Малай куллары белән тезен кочаклап, суыктан калтырана-калтырана көзге озын төнне шунда тынычсыз бер ярым йокы хәлендә уздырды.
Иртән торгач, ул күмер, утын ташыды, юынтык суларны чыгарып түкте, кибеткә барып ипи, тоз, шырпы, серкә алып кайтты. Юлга берничә тапкыр сөртенеп аягын ташка бәреп канатты, ләкин өйгә кайткач, канаган бармакларын бер кешегә дә күрсәтмәде. Аңа базардан төрле әйбер төягән зур кәрзин күтәреп кайтырга туры килде. Шуннан соң Апуш пешекче хатыннан катып беткән бер телем ипи сорап алып, йотлыгып ашарга кереште. Ләкин аңар шундук ишегалдына чыгып, бай малае белән кузна уйнарга куштылар.
Алты-җиде яшьлек бай малае юк нәрсәләрне таптырып, Апушның уена да килмәслек әйберләр турында сораулар биреп аптыратып бетерде. Җавап канәгатьләнерлек булмаса, бай малае елый, чиный башлады, Апушны кыйнарга тотынды, аңар кузна белән бәрде. Байның хатыны тәрәзәдән улының елаганын күреп, Апушны чакырып алды да колагын борды һәм каты гына итеп:
– Малайга тиясе булма! Елаганын бүтән күрмим! Әйбәтләп уйнат! Синең ише хәерче түгел ул! – диде.
Апуш бай малаена берсүзсез буйсынырга уйлаган иде дә, барып чыкмады. Озакламый алар тагы талашып киттеләр. Бу юлы байбикә каты гына итеп Апушның баш түбәсенә менеп төште. Андый чакта асрау-хезмәтчеләрне берсүзсез куып чыгара торганнар иде. Ләкин Апушны кумадылар: ата-анасыз ятим баланы тоту файдалырак – аның яклар кешесе юк, хуҗалар аны үзләре теләгәнчә йомышка йөртә алалар иде.
Кич җитте. Приказчиклар кибеттән кайттылар. Апуш, аш өендә эшен бетереп, калдык-постык азык белән тамак ялгап, хезмәтчеләр йортына кайтты. Кайтып керүенә, дворник карт:
– Ник идәнен себермәдең? Ник лампага кәрәчин салмадың? – дип малайга ябырылды.
– Ник шакшы суны чыгарып түкмәдең, ник урыннарны җыймадың? – дип приказчиклар ташландылар.
Апушка хәзер үк пычрак кәвешләрен юып куярга, тәһарәт алучыларга су китерергә куштылар. Ашап-эчеп, намаз укыганнан соң, Апушка савыт-сабаларны юарга кушып, приказчиклар йокларга яттылар.
Апуш бу төнне дә тезләрен кочаклап, салкыннан калтырана-калтырана тар эскәмиядә уздырды.
Иртән иртүк дворник йоклап утырган малайны төрткәләп уятты да, байлар йортына куды. Апуш ялт кына торып аш өенә йөгерде.
Бай хатыныннан күреп, Апушны төрле яктан каккалый-суккалый, типкәли башладылар. Һәркайсы йомыш кушып, берәрне сугып та җибәрә иде. Пешекче хатын булып ул да Апушка калган ашны биргәнче, каты итеп малайның башына кундырып ала иде. Дворник карт та ни өчендер аны тотып яңаклады, бер приказчик Апушны төртеп җибәрде, икенчесе пычрак кәвеше белән авызына сукты.
Берничә көннән соң Апуш мондагы приказчикларның барысының да кайчандыр йомышчы малай булганлыкларын белде. Хәтта байның үзенең дә иң элек йомышчы малай булганлыгын, шуннан соң гына башта приказчик, аннары байның ышанычлы кешесе, тик соңыннан гына, хуҗасының «фатиха»сын алып, чын бай булып китүен ишеткәч шаккатты.
Озакламый Апуш «кеше булу»ның бай булу икәнлеген аңлады. Үзе дә баеп, эре генә йөри торган бер хуҗа булу өчен ул бөтен җәбер-михнәткә каршы бер сүз дә әйтмичә, чыраен сытмыйча түзәргә булды.
Йорттагы бөтен тәртипне белеп алганнан соң, Апуш әкренләп үзе турында кайгырта башлады, калдык-постык аш биргәнне көтмичә, карыны ачканны баса белергә өйрәнде. Бөтен кеше ашарга утырганда аны берәр җиргә йомышка җибәрсәләр, ул сорамый-нитми, кулына туры килгән азыкны эләктерә дә йомышка чыгып чаба иде. Ләкин аның бу гадәте бушка узмый – малайның баш чүмеченә шапылдатып салып җибәрәләр, әмма Апуш андый сугуларга гына инде гадәтләнгән, моңа ул шулай тиешле бер нәрсә итеп карый иде.
Ул кучердан иске бер ат япмасы сорап алып, шуннан капчык текте дә, салам тутырып, үзенә түшәк ясады. Шулай итеп, аның мендәр сымак бер нәрсәсе булды. Кайдандыр иске киез табып, аны юрган итте. Шулай да аның өс-башы рәтле түгел иде әле.
Беркөнне байбикә аны каты гына тукмарга кереште. Хатын, кулы талып, кыйнаудан туктагач, Апуш торып басты да, тиз-тиз тезеп китте:
– Абыстай, мин бик туңам... Минем тамагым авырта, аякларым да бәрелеп күгәреп беткән... Бай абзыйга әйт әле, миңа берәр кием бирмәс микән... – диде.
Бай хатыны Апушның чыннан да ярым ялангач икәнлеген бары шунда гына күрде. Малайның бу кадәр кыюлыгына исе китеп, үтенечен шул көнне үк иренә әйтте. Бай абзыйсы Апушка кытай бәзеннән сырган бишмәт тектерде һәм, беркөнне үзе белән базарга алып барып, кәгазь шикелле генә юка күннән теккән бер пар читек белән шундый ук бер пар кәвеш сатып алып бирде. Апушның шатлыгының чиге булмады. Яңа киемгә тиенгәч, ул аны юкка-барга киеп кадерсезләмәде. Элеккечә үк салкыннан калтыранса калтыранды, әмма, бик кирәге чыкмаганда, яңа киемен кимәде. Ниндидер юл белән кулга төшергән биш тиенгә бер кием тишек башмак сатып алды, аны яланаякка киеп, бер кат күлмәктән генә ишегалдында йөгереп йөри башлады. Аның әйберне шулай саклап, кадерләп тота белүе хуҗаларга да ошады. Бу сыйфатын приказчиклар белән асраулар да яраттылар. Аны һаман кыйнасалар да, беркадәр яратулары, үз итүләре сизелә башлады.
– Түз, чыда, энем... Алла боерган булса, кеше булырсың, аннары үзең дә рәхмәт укырсың әле, – диделәр аңа.
Апуш сәүдәгәр йортындагы гадәтләрне тәмам өйрәнеп бетерде. Ул да үзенең «хуҗалыгын» булдырды: кибеттән мичкә ягарга дип кайтарта торган ящиклар арасыннан таза гына кечерәк бер ящик сорап алып, шуңа каеш тупсалар белән капкач әтмәлләде, йозак тапты. Шушы сандыгына күзенә очраган бер иске-москыны җыя башлады. Сандык ачкычын ул хезмәтчеләр йортында калдырырга курка, аш өендә дә калдырмый, чалбар каешына бәйләп үзе белән йөртә иде.
Бервакыт өлкән приказчикның көмеш сәгатенең ачкычы югалды. Ачкычны эзләп, хезмәтчеләр йортының бөтен җирен актарып чыктылар, ләкин беркаян да таба алмадылар. Приказчик исә аны шушы хезмәтчеләр йортында югалтканлыгын бик яхшы хәтерли иде.
Һәммәсенең шиге Апушка төште. Сандыгын ачтырып тентергә керештеләр. Ниләр генә юк иде ул сандыкта! Вакса савытлары, кәтүк, яраксыз төймә, иске балдак, ватык йозак, яньчелеп беткән кыңгырау, кургаш, тимер кисәкләре, чынаяк ватыклары, һәртөрле тартма, ислемай шешәләре, конфет кәгазьләре, шикәр кисәкләре... Болар һәммәсе чүпрәккә яисә кәгазьгә төрелеп, тәртибе-тәртибе белән салып куелган иде.
Дворник карт Апушның сандыгындагы бу чүп-чарга озак кына карап торды-торды да:
– Нигә җыйдың бу чүпне?.. Әрлән икәнсең! – дип куйды.
– Әрлән! Әрлән! Апуш – әрлән! – дип элеп алдылар бүтәннәр.
Югалган ачкыч та сандыктан килеп чыкты. Бу эше өчен Апушка һәркайсыннан берәр йодрык эләкте. Аннан да бигрәге, шул көннән соң Апушка «Әрлән» дигән кушамат тагылып калды.
Аны һаман кыйный, типкәли тордылар.
Вакыт та уза торды.
Әрлән үсеп буйга җитте, инде теләсә кем кул ягарга батырчылык итмәслек буйчан гына егет булды. Җилкәләре киңәеп китте, беләгендәге таза мускуллары уйнап тора башлады. Ирен өсләренә, иягенә йомшак кына сакал-мыек тибеп чыкты, йодрыклары салмакланды. Тик шулай да ул йомышчы малай булып кала бирде.
Ниһаять, көннәрдән беркөнне Апуш хуҗасына дөньяда үзенең барлыгын сиздерергә һәм үзен кибеткә эшкә күчерүен үтенергә булды. Тик аңарчы аның тормышында зур роль уйнаган бер хәл булды.
Беркөнне байбикә Апушны үзе янына чакыртты.
Көз көне иде. Бай каядыр эш белән киткән, байбикә, авырыйм дип, башына яулык бәйләп караватта ята иде. Әрлән килеп керү белән, ул аңа тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибәргә кушты. Аннары, карават башына күрсәтеп:
– Тузанын сөртеп ал әле... Һәммәсен дә мин күрергә тиеш. Кушмыйча берсе дә эшләми... – диде.
Апуш чүпрәк алып килеп тузанны сөртте. Шул вакыт байбикә кинәт аны арттан биленнән эләктереп алды да, үзе янына караватка аударды.
Әрләннең күңеленнән, «Тагын бер сынау түгелме икән бу?» – дигән уй чагылып китте. Ләкин эшнең сынауда түгеллеген аңлагач, хатын ихтыярына бирелде...
«Кеше булу»га таба беренче адымны Әрлән әнә шулай ясады.
Яше утыздан узган бай хатыны белән унҗиде яшьлек йомышчы егет арасында яшерен мөнәсәбәт бай үзе кайтканнан соң да өзелмәде.
Апушның хәле үзгәрмәде. Шулай да вакыт-вакыт байбикәсе аңа яшертен генә акча бирә, асраулардан яшереп аны ашата-сыйлый иде.
Калганнары инде Әрләннең катнашыннан башка гына эшләнде. Бай, әллә ярамаган эшне сизеп, әллә инде Апушның күп еллар буена әйбәт эшләвен искә алып, язга чыккач беркөнне аңа кибеткә эшкә күчәргә кушты. Апушка яңа читек белән кәвеш, бәйләгән җәйге бүрек сатып алды, ак алъяпкыч бирде. Шулай итеп Әрлән приказчик булып китте.
Байның хатыны иренә:
– Өйдә дә эш күп. Асрау гына җитешә алмый.. Бөтенләй кулсыз калабыз. Бераз сабыр итмисеңме? – дип әйтеп караган иде дә, бай:
– Күп түзде инде ул малай, җитәр! Андый зур егеткә хатын-кыз тирәсендә йөрү килешми, – дип кырт кисте.
Хатын буйсынырга мәҗбүр булды. Апушның исә шатлыгыннан түбәсе күккә тиде.

IX. Әрлән әрсезләнә бара
Баштарак Апуш кибет идәннәрен себерде, комган белән су сибеп тузан җыештырды, тәрәзәләрне сөртте. Аңардан авыр-авыр ящик, төргәкләр ташыттылар, товар төрдерттеләр, чүп җыйдырттылар. Әледән-әле почта, телеграфка, вокзалга, пристаньгә йомыш белән җибәрделәр; кайнаган су алырга йөгерттеләр. Егет тиз йөрмәсә яки белеп эшләмәсә, аңа ни туры килә шуның белән тондыралар иде. Апушның бер минут та тын алырлык вакыты булмады. Әледән-әле:
– Әрлән, тегене китер!
– Әрлән, тегендә барып кайт! – дип кушып кына торалар иде.
Шул рәвешчә, Әрлән үзенә кушканның һәммәсен эшли, җәберләүгә, кимсетүләргә түзә, шул ук вакытта бөтен нәрсәне аңларга, төшенеп алырга тырыша иде.
Яз белән көз – сәүдә эшенең иң кызган чагы. Бу айларда приказчикларга, бигрәк тә йомышчы малайларга шактый кыен туры килә.
Печән базары халкы таңнан торып кибетләренә килә һәм ишек-тәрәзәләрне ныгытып ябып, ут яндырып, закон буенча кибет ачарга вакыт җиткәнне көтеп эшкә керешә. Көндез кызып сәүдә итәләр, кич җиткәч кибетләрен ябып, яңадан төн уртасына хәтле эшлиләр – кибет эчен җыештыралар, ящик, төргәкләрне ачалар, товарны киштәләргә тезеп куялар.
Мондый кызу эш вакытында чәйне дә көненә бер генә тапкыр эчәләр, бер кадак арыш икмәге белән генә ризыкланып торалар. Йомышчы малайларга исә кайвакыт анысы да эләкми.
Сәүдә бизгәге шулай берничә атна тоташтан дәвам итә. Бер көн дә ял бирелми. Приказчикларның чыдамлыгы, өлгерлеге әнә шунда сынала. Бу сынауда «кеше булырга» хыялланган һәм авыр эшкә күнеккәннәре генә җиңеп чыга.
Әнә шундый вакытта инде Әрлән искиткеч уңганлык күрсәтте. Чыдамлык һәм өлгергәнлек сынавын бик шәп узды.
Шуннан соң аны сату эшенә алдылар. Апуш вак-төяк товар алучылар белән эш итте, сатылган товарның исәбен алып барды, язарга өйрәнде. Баштарак аның эшен өлкән приказчиклар тикшереп тордылар. Берәр җирдә Апушның гаебе чыкса да, гел бай файдасына була иде. Мондый эшкә Әрлән бик оста булып чыкты. Хәзер инде аңа ышана башладылар. Шулай итеп ул чын приказчик булып китте.
Шулай да Апушның яңа иптәшләре аннан һаман читләшәләр, аны үз компанияләренә кертмиләр иде. Беркөнне кич кибетне бикләп, тәрәзә капкачларын ныгытып япкач, приказчиклар гадәттәгечә кибет эчен җыештырырга керештеләр. Бай белән башка хезмәткәрләр арткы бинада иде. Әрлән берүзе киштәләргә товар тезәргә кереште.
Шул вакыт ул акча тартмасында бер бәйләм ачкыч эленеп торганын күрде. Тартма бикләнмәгән иде. Апуш аяк очына гына басып килде дә тартманы ачты. Тартма тулы көн буена сәүдә итеп җыелган кәгазь акча иде, аны әле беркем дә санамаган, тикшермәгән иде. Әрләннең акча күргәч күзләре ут янды, чигә тамырлары тибә башлады. Акча алырга дип кулын тартмага сузды һәм, ахырында кул селтәп, тартманы әкрен генә япты да китеп барды.
Арткы бинадан ниндидер йомыш белән бер приказчик чыкты. Бикләнмәгән тартмага шундук күзе төште. Ишеккә ялт кына карап алып, ул Апуш янына килде дә, шыпыртлап кына:
– Дөресен генә әйт әле, Әрлән, күпме чәлдең? – дип сорады.
– Билләһи, алмадым! Җир упсын әгәр, орынмадым, – дип ант итте Апуш.
Приказчик аның ант итүенә ышанып, башын чайкый-чайкый:
– Син әрлән түгел, карга икәнсең! Җае чыкканда файдалана белмәсәң, беркайчан да кеше була алмассың, – диде.
Шыпырт кына тартманы ачып, аннан ике егерме биш сумлык кәгазь акча алды да, берсен учына йомарлады, икенчесен Апушка сузып:
– Мә, тиз генә яшер... Яныңда йөртмә, алай-болай тапсалар, харап булырсың, – диде.
Апущ акчаны алды. Күз аллары томаланып китте, колак төбендә әлеге приказчикның: «Җае чыкканда файдалана белмәсәң, беркайчан да кеше була алмассың», – дигән сүзе яңгырап торды.
Акчаны кеше сирәк үрелә торган өске киштәнең караңгы бер почмагына яшерде дә, яңадан эшкә кереште.
Ачык калган акча тартмасы исенә төште, күрәсең, кибеткә ашыгып бай үзе килеп керде. Апуш һаман киштәләргә товар тезеп маташа иде. Ул хуҗага елт кына күз төшереп алды да, тагы да тырышыбрак эшләргә кереште.
Бай акча тартмасы янына йөгереп килде. Апушны чакырып алды да, ачык тартмага күрсәтеп:
– Ник моны күрмәдең? Ник миңа әйтмәдең? – дип кычкырды.
– Игътибар итмәгәнмен, бай абзый. Күргән булсам... – диде Апуш.
Хуҗа:
– Алдашып торма, дуңгыз! Беләм мин сезне! – диде дә, Апушның яңагына чалтыратып җибәрде.
Бай аңа анадан тума чишенергә кушты, әйбәтләп бөтен кесәләрен, киемендәге җөй асларын тикшереп тентеп чыкты. Тик бернәрсә дә тапмады. Шулай итеп, Әрлән икеләтә яңа сынау узды. Байның аңа ышанычы тагы да артты. Теге приказчик исә шуннан бирле Апушның дусты булып китте. Ул бөтен табышын аның белән бүлешә башлады; әйтик, ул таныш бер кешесенә йөз сумлык товар сатып җибәрә икән, кассага шуның ун сумын гына сала, ә калган акчаны дусты белән уртаклаша иде. Әрлән әкренләп мондый эшкә үзе дә остарып китте, үзенә аерым эш итә башлады, әмма дустын да онытмады.
Бервакыт бөтен магазинда Апуш белән бер приказчик кына калды. Әлеге приказчик каяндыр нечкә генә тимер чыбык табып алып килде, чыбыкның бер очына сумала сылады да, ипләп кенә бикле акча тартмасының тар ярыгына тыкты. Шушы «кармак» белән ул тартма эченнән ун сумлык кәгазь акча каптырып чыгарды.
Апуш бу эшкә шаккатып:
– Яле, тагы бер төшер әле! Минем бәхетне дә сынап кара әле! – диде.
Приказчик бик риза булып, тимер чыбыкны тагы тартмага төшерде. Бу юлы «кармак»ка йөз сумлык кызыл акча эләгеп чыкты.
– Синең бәхет җиңде! Калҗаның шәбен каптырдың! – диде приказчик елмаеп.
Апуш йөз сумны алып кесәсенә салды да:
– Шаулама! Тавышыңны чыгарасы булма! Гөнаһысы уртак булыр! – диде.
Шулай итеп, Әрләнгә тагын бер яңа дус табылды.
Озакламый аның урланган товарны читкә шудырырга өйрәткән өченче дусты да булды.
Тора-бара приказчикларның барысы да ниндидер юллар белән Әрләнең бик сер тота торган кеше икәне белеп алдылар һәм аны бөтенләй үз араларына керттеләр.
Яз үтеп җәй җитте, җәй артыннан яңгырлы көз килде. Озакламый суыклар да башланды. Шулай итеп, җир йөзен үзгәртеп, елның дүрт фасылы алмашына торды. Печән базарындагы тормыш та бернинди үзгәрешсез бара торды. Сәүдәгәрләр, аларның вәкаләтле кешеләре, приказчиклары, йомышчы малайлар һәркайсы үз эше белән мәшгуль иде.
Апуш акча җыярга хирысланып китте. Үзе ясаган теге иске сандыгын ул әллә кайчан чүплеккә чыгарып ташлаган иде инде. Базар янында яшәгән бер ялгыз карчык белән танышып, аның квартирына таза бикле өр-яңа сандык куйды һәм кулына кергән бөтен акчасын шул сандыкка салып бара башлады.
Әрлән приказчикларның төнге сәфәрләрендә дә яхшы иптәш булып китте. Ул, үзенең эләкмәячәген сизгәндә, теләсә нинди эшкә катнашырга әзер, әмма үз кесәсеннән бер тиен дә чыгармый иде.
Хәзер инде Апуш үзен башкалар белән тиң кеше санап, башкалар төсле үк була башлады. Йомышчы малайларга бүтән приказчиклар шикелле үк карый торган булды. Ул алардан үзенең пычрак кәвешләрен юдырта, тәһарәт алганда су салдыртып тора, кирәк булса сугып та җибәрә иде. Әрлән, элек күргән җәберләре өчен, пешекче карчыктан ләззәтләнеп үч ала; асрау кызга да көн күрсәтми иде.
Ул бары тик үзе өчен генә яши, әмма иң элек бай өчен яшәгән булып күренергә тырыша иде.
Иртән ул бөтен кешедән алда кибеткә килә, иң соңыннан гына кайтып китә; кибеткә әйбер алырга керүче кешене беренче булып ул каршы ала; идәнгә чәчелгән булавка, төймәләрне әйбәтләп җыеп ала, чүплеккә ташланган кәгазьләр арасыннан әйбер төрергә ярардайларын кире сайлап ала да, аларны сыпыргалап-язгалап бер җиргә пөхтәләп өеп куя. Боларның һәммәсен дә байга күрсәтеп эшли.
Аның бу тырышлыгы бушка китмәде. Хуҗа аны башка приказчиклар арасыннан аерып, аңа вәкаләтле кешеләре генә яки өлкән приказчик кына башкара торган җаваплы эшләр тапшыра башлады.
Бай башта Апушка аена алты сум эш хакы куйды. Ул Әрләннең сандыгында мең сумлап акчасы барлыгын уена да китерми, ул акчаны хәтта Апушның иң якын дуслары да белми иде.
Аның эш хакы ел саен арта барып, аена унбиш сумга җитте. Әкренләп, бер дә кимемичә, сандыгындагы акчасы да арта барды. Башка приказчиклар шикелле Апуш та колакларын боздырып солдат хезмәтеннән котылып калды.
Хәзер инде өйләнәсе генә калды. Тик приказчиклар өйләнү турында үзләре сүз кузгатмыйлар, бай үзе өйләндергәнне көтәләр иде. Хуҗаның фатихасын алуда бу беренче зур адым санала иде.
Апушның өйләнүен ике хәл тизләштерде.
Бервакыт таң алдыннан бай бернинди хәбәрсез Мәкәрҗә ярминкәсеннән кайтып төште. Тарантасыннан төшкәч, ул үз өенә кермәде, хезмәтчеләр өенә китте. Берничә приказчик өйдә юк, каядыр киткән булып чыкты. Ә Апуш үз урынында ята иде.
Хуҗа капканы бикләтеп, ачкычын кесәсенә салды, каравылчыны чакырып алып, аңа бер тәңкә көмеш тоттырды да, койма аркылы берсен дә кертмә, дип ныгытып кисәтеп куйды. Кибеткә барырга вакыт җиткәч, ул яңадан ишегалдына чыкты, бикле капка төбендә утырып төн кунган приказчикларны берәм-берәм үзе кертте. Һәркайсының яңагына сугып уздыргач, эштә иң сәләтсезләрен аерып алып, хәзер үк йортыннан чыгып китәргә кушты. Тырышракларын, алар урынына икенче кеше тапканчы, калдырып торды.
Шушы хәлдән соң инде Апушның дәрәҗәсе тагы да ныгый төште. Дөрес, бай:
– Син нәрсә карадың? Аларның чыгып киткәнен ник күрмәдең? – дип аны да орышып ташлады. Ләкин бу Апуш үзе турында яхшы уйлап бик узынып китмәсен дип уйланган бер хәйлә генә иде.
Икенче бер көтелмәгән хәл дә аның язмышы файдасына булды.
Байның хатыны өйдә юк чакта хуҗа тирәсендә эшләп йөрүче яшь кенә асрау кыз көтмәгәндә йөккә калды. Бай бу эшне сыналган юл белән җайларга кереште. Әрләнне ялгызын гына чакырып алды да:
– Сиңа өйләнергә вакыт түгел микән, энем? Яшең, минемчә, бик җиткән бит инде... – диде.
– Бәлки вакыттыр. Сез кушсагыз, мин риза... Минем өчен сезнең хәер-фатихагыздан да кадерле нәрсә юк, – диде Апуш.
– Менә яхшы сүзең өчен рәхмәт! Алла боерса, фатихасын да алырсың, кеше дә булырсың Алайса, мин сине өйләндерәм...
– Сез риза булсагыз...
– Риза! Бик риза! Абыстаең да колагымны тондырып бетерде: «Апушны Бануга өйләндер. Икесе дә пар килгәннәр... » – ди. Дөресен генә әйткәндә, минем аны сиңа бирәсем килми дә, ярый инде... тәкъдир шулай кушкандыр. Ходай сезгә бәхет бирсен дә, тигезлек бирсен.
– Амин, – диде Әрлән.
– Туйга әзерләнә башла. Җомга көнне никах укытырбыз. Бүләк-мазарына, тегесенә-монысына акча кирәк булса, ал. Калганын үзем кайгыртырмын.
Апушның үзенең дә Бануга күзе төшеп йөри иде, әмма байның болай ашыктыруы аны уйланырга мәҗбүр итте. Шулай да, хәлнең бөтен ягын исәпләп караганнан соң, ул: «Ярар... Бай теләгәнчә булсын», – дигән карарга килде.
Әйтелгән көнне туй ясадылар.
Апуш өлешчә байның «фатихасын» алды, ә бай күңелсез хәлдән котылды. Тик Бану гына берни отмады.
Туй булып бер атна узганнан соң тормыш үз эзенә төште. Апуш шул ук приказчик, Бану шул ук асрау булып калды. Аларны ир белән хатын булуы хуҗалар рөхсәте белән төнлә берничә сәгать бергә йоклауларында гына иде.
Апуш байның ышанычлы кешесе булып ярминкәләргә йөри башлады.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 12
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.