Latin

Болганчык Еллар - 07

Total number of words is 3870
Total number of unique words is 1961
36.9 of words are in the 2000 most common words
53.3 of words are in the 5000 most common words
61.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Куштан чапанның Миңлебай картныкы икәнен күргәч, Зөһрә карчыкның нинди кадерле әйберсен корбан итүен аңлады. Шулай да:
– Бу чапан Зөһрә карчыкның туе елында сабан туена бүләк итеп әзерләнгән булгандыр әле. Ярый, бушлай биргән атның тешен карап тормыйлар! – дип сөйләнә-сөйләнә, чапанны алып иптәшенә бирде.
Егет чапанны җиңнәреннән тотып иңбашына салды. Шуннан соң алар Миңлебайлар йорты яныннан китеп бардылар. Халык төркеме дә алар артыннан иярде.
Бүләк җыючылар күрше йорт янына җитеп туктарга да өлгермәде, Миңлебайлар өендә талаш чыкты.
Ызгышны Патый белән Вафа башлады. Алар Зөһрә карчыкны артык юмартлыгы өчен ачуланырга керештеләр. Карчыкны яклап сүзгә Саҗидә кысылгач, тегеләр аңа икәүләп ябырылдылар. Әмма Саҗидә сүзсез калмады, каенанасына да, каенагасына да оста, усал итеп җавап кайтара торды. Сафа өйгә килеп кергәндә, Патый Йосыф картны хурлый иде. Сафа да, кызып китеп, хатынының туганнарын якларга кереште.
Халык сабан туен бәйрәм итеп күңел ача. Ә Миңлебайлар йортында талаш кыза бара иде. Бер як та беренче булып юл куярга теләми. Һәммәсенең теле чишелгән иде.
Талаш шулай байтак озак дәвам итте. Халык инде кайсы атка атланып, кайсы җәяүләп кырга, уенга китеп бетте, ә Миңлебайлар йортында гауга һаман басылмады.
Сафа:
– Сезнең болай мәсхәрә итүегезгә бүтән түзеп тора алмыйбыз! – дип кычкырды да, ишекне шап иттереп ябып, өйдән чыгып китте.
Саҗидә дә аның артыннан иярде.
* * *
Мәйданны авылдан ике-өч чакрым читтәрәк, басу янындагы болында оештырганнар иде.
Кара тарантаска җиккән юртак атка утырып Шәмси мулла килеп җитте. Әкрәм кари белән Сабирҗан мәзин бергә килделәр. Мәйдан уртасына озын колга утыртканнар иде, шул колгага чапан, сөлге, ашъяулыклар элгәннәр. Колга тирәсендә өсләренә яңа бишмәт киеп, билләрен бизәкле билбаулар белән буган куштаннар тулгана иде.
Менә көрәш башланды. Беренче булып көрәшкә балалар чыкты. Алар, гайрәтле яшь әтәчләр кебек, түгәрәк уртасына атылып чыгалар да, бер-берсенә килеп ябышалар. Җиңелгәннәр тиз генә халык арасына кереп шыла. Җиңгәннәре эрәеп кенә, көрәшергә яңа кеше чыкканны көтеп тора.
Тора-бара балаларны үсмер малайлар, үсмерләрне үсеп җиткән егетләр алмаштырды. Аннары мәйданга чын көрәшчеләр чыкты. Көрәш кызып китте. Халыкның да кызыксынуы чигенә җитте.
Аягына чабата, өстенә иске генә чикмән кигән һәм төп шикелле тәбәнәк, таза, сакаллы бер кеше үзенә каршы көрәшергә чыккан берен җиңел генә күтәреп алып җиргә сала тора. Ул инде путасына унлап сөлге кыстырган – болары аның еккан өчен алган бүләкләре иде. Ахырда бу көрәшче белән көч сынашырга теләүче кеше дә калмады.
Халык:
– Вафаны чыгарыгыз! Вафаны! Миңлебай Вафасын! – дип, моңа каршы тора алырдай кешене әйтеп, шаулый башлады.
Вафа шушы тирәдәге иң яхшы көрәшчеләрдән санала иде. Гадәттә ул кыстатып тормый, мәйданга үзе чыга иде. Бу юлы Вафа ашыкмады. Әлеге көрәшче, көрәшергә кеше чыкканны көтеп, түгәрәк уртасына чүгәләде дә, җиңнәре белән тирләгән битен сөрткәләргә кереште.
Бу сакаллы көрәшче чит авылдан килгән иде. Беренче батыр булып ул калганда, хурлыгы бөтен Мәүла Колыга төшәчәк. Шуңа күрә мондый хәлгә берәүнең дә юл куясы килмәде. Сабирҗан мәзин үзенә чыпта суккан бер ярлыны көрәшергә кыстый башлады.
Чыпта сугучы бу ярлы элеккерәк елларда бик таза кеше иде, ә хәзер күп, авыр эшләп хәлсезләнгән, шуңа күрә ул көрәшә башлау белән үк егыласын белеп тора иде. Ә мәзин һаман кыстый бирде. Үз сүзен тыңламаган кешедән Сабирҗанның ничек үч алганын әлеге ярлы бик яхшы белә иде. Шул сәбәпле, ул кыюсыз гына мәйдан уртасына таба атлады.
Көрәшчеләр билдән алыштылар. Беренче тапкыр көч куешуда ук чит авылныкы теге ярлыны баш өстенә күтәреп әйләндерде дә, каты итеп баш аркылы ыргытып җибәрде. Чыптачы гөрселдәп җиргә килеп төште...
Егучы, тагын бер сөлге алып, яңа кеше чыкканны көтә башлады.
Халык:
– Вафаны чыгарыгыз! Вафаны! Миңлебай Вафасын! – дип, тагын шаулашырга тотынды.
Вафа урыныннан кузгалмады.
– Ничек була инде бу, Мөхәммәтвафа? Авылыбызны шулай хурлыкка калдыртасың микәнни? – диде Шәмси мулла.
Кемнәрдер Вафаны тотып алып, этә-төртә мәйдан уртасына кертеп җибәрделәр. Кире чигенергә юл калмаган иде инде.
Көрәшчеләр, билдән алышып, бер-беренең көчен сынаган шикелле әкрен генә әйләнеп йөри башладылар. Сакаллы көрәшче кинәт талпынып Вафаны кузгатып карады. Вафа бирешмәде. Беразга кулларын ычкындырдылар, аннары яңадан алыштылар. Икенче алышуда да тегесе дә, бусы да ега алмады. Көрәшчеләр өченче тапкыр билдән тотыштылар. Вафа, дошманының биленнән кысып алып, аны уңга таба каерды да, шундук искәрмәстән чын бер көч белән икенче якка ыргытты. Бу хәйләне көтмәгән, шуның өстенә моңарчы ничәмә кеше белән көрәшеп арыган сакалбай җиргә барып төште.
Халык котырына башлады. Тамаша кылып торучылар шатлануларыннан үкерергә керештеләр.
– Бәрәкалла! – дип куйды мулла.
– Көч тә бар икән үзендә! – диде Әкрәм кари, исе китеп.
Бер кеше дә көтмәгәндә, мәйдан уртасына тагын бер көрәшче чыкты. Бөтенесе шаккатып тынып калды. Бу кеше Миңлебай Сафасы иде. Баягы гауга ачуы белән ул бөтен халык алдында абыйсыннан үч алырга җыена иде.
Вафа шаяртып кул гына селтәмәкче булган иде дә, алай итмәде, үзенең көченә ышанып, Сафага таба китте. Билләрен алыштылар. Вафа энесен бер талпынуда ук егып салырга чамалап карады, әмма Сафаның да эчендә кайнаган ачуы көчен бермә-бер арттырган иде. Шуннан соң Вафа хәйлә белән алмакчы булды. Ләкин көрәшне мавыгып карап торган халык:
– Вафа, хәрәмләшмә!
– Алдашма!
– Аяк чалма! – дип кычкырды.
Вафаның бая беренче дошманын еккан хәйләсе бу юлы барып чыкмады. Сафа бу хәйләгә бирешмичә, үзе һөҗүмгә күчте. Баштарак аның да Вафаны егарга тырышуы барып чыкмады, аннары ул кинәт, сизелмәслек бер җитезлек белән, абыйсын җиргә егып салды да, күкрәгенә менеп утырды.
Халыкның шаулашуы авылга чаклы ишетелгәндер.
Вафа, ачуы кайнап, әкрен генә җирдән торды да, энесенә ташланды. Әмма куштаннар аңа яңадан Сафа белән алышырга бирмәделәр.
– Булды! Булды! Хәзер ат чабышы башлана! – дип, Вафаны читкә алып киттеләр.
Шулай итеп, Сафа беренче батыр булып калды.
Иртән бүләк җыеп йөргән теге куштан аны дәшеп алып:
– Батырлыгың өчен ни бирик? Бабаң чапанын аласыңмы? – дип сорады.
– Миңа берни кирәкми... Чапанны әнә беренче килгән ат иясенә бирегез, – диде Сафа.
– Киләләр! Атлар килә! – дигән тавышлар ишетелде.
Халык төркеме чайкалып-кузгалып икегә аерылды.
Чабып килүче атлар күренде. Халык ачкан юлга муеннарын сәер генә сузган өч чабышкы килеп керде. Малайлар атларның сыртына ятып беткәннәр, ике куллап ялга ябышканнар. Башларына яулык бәйләгәннәр, битләренә ябышкан балчык кисәкләрен дә, ат өстендә тырык-тырык сикергәнне дә тоймыйлар. Атларын һай-һаулап куа-куа, баганага беренче булып барып җитәр өчен ат өстеннән сикереп төшеп үзләре йөгерергә әзер шикелле иде.
Бер ат шаулашкан халык төркеменнән куркып туктады да чыгымчылый башлады һәм халык уртасындагы юлдан узасы урында, тамашачыларны әйләнеп чабып китте. Ат өстендәге малай тезгенне каерып тотты. Ярсыган ат тыңламады. Бер урында таптанып торды да, кинәт арт аякларын атып җибәрде. Малай ат өстеннән мәтәлеп егылып төште, әмма шундук сикереп торды да, пычранып беткән битен күлмәк итәге белән сөртә-сөртә, иптәшләреннән калышасы килмичә, баганага таба йөгерде. Атыннан төшкәнлеген, үзен башка атлар таптап китәрлеген дә онытып җан-фәрманга чапканда, кемдер аны якасыннан эләктереп алды, читкә сөйрәп чыгарды.
Халык шау-гөр килеп көлде. Арттагы атларның килеп җиткәнен дә көтмичә таралыша башладылар.
Куштаннар бүләк өләшергә керештеләр. Беренче ике урынны күрше авыллардан килгән нәселле чабышкылар алды. Ат чаптыручыларга өр-яңа чапаннар бирделәр. Өченче урында Гыймади аты иде. Аңа Миңлебай карт чапанын бүләк иттеләр.
– Бәхетле чапан булды бу! Бер аксакалдан икенчесенә күчте! – диештеләр.
Бүләкләр өләшкәннән соң йөгерүләр башланды. Бу ярышка да иң элек балалар, аннары зурлар катнашты. Бүләкләрне өләшеп бетерделәр. Халык тарала башлады. Халык белән бергә Сафа да авылга кайтып китте.
Уеннарны ерактан, тау башыннан карап торган хатын-кыз төркеме эченнән ул Саҗидәне күреп янына чакырып алды. Икәүләп Йосыф картларга киттеләр.
Мәзиннең сүзен тыңламаудан куркып мәйданга көрәшергә чыккан һәм кабыргасын сындырган теге ярлыны кемнеңдер арбасына салып өенә алып киттеләр.



XIV. Җәбраил фәрештә өстенә языйммыни мин аны?
Саҗидә Миңлебайлар йортына килен булып төшкәч, Патый аңа үзенең мөнәсәбәтен болай дип белдерде:
– Килен кеше – ким кеше, алабайга тиң кеше, – диде.
Беренче көннәрдә үк ул киленгә баш булырга, аны үз кубызында биетергә тырышты. Әмма Саҗидә бу мыжгылдык каенана кулында уенчык булырга теләмәде.
Ул бөтен авыр, пычрак эшне бер карусыз эшли, ләкин урынсызга, нахакка кимсеткәнне күтәрми иде. Патыйның тиргәвенә каршы аның шикелле үк итеп җавап кайтара һәм каенанасының мәгънәсез боерыкларын берсен дә тыңламый иде.
Сафаның туеннан соң ике-өч ай да узмагандыр, беркөнне Патый, сүз арасында гына әйткәндәй, улына:
– Хатыныңны аерып җибәрергә кирәк түгел микән, улым? Кызлар бетмәгән... Теләгәнең сайлап алырсың... – дип куйды.
Шунда Сафа бүтән сүз әйтмәслек итеп өзеп җавап кайтарды:
– Киленең яхшы булсын дисәң, үзең телеңне тый. Мин Саҗидәдән канәгать, аны аерырга исәбем юк, – диде.
Шуннан соң Патый Саҗидәгә тагы да ешрак каныга башлады, ара-тирә улына да тел тидергәләде. Аларның икесен дә уйнашчы дип гаепли иде.
Саҗидә мондый хурлау-кагулардан ничек котылып, үзебез генә тынычлап яшәргә икән дип көннән-көн ныграк уйлана башлады. Аның йогынтысында Сафа да шул турыда хыяллана иде.
Миңлебайлар йортындагылар бер-берсенә капма-каршы булган ике якка бүленделәр. Бер якта Патый белән Вафа, икенче якта Сафа белән Саҗидә иде.
Сабан туе көнне чапан аркасында килеп чыккан гауга саламга ташланган утлы шырпы булып чыкты. Ике арадагы дошманлык коры дары кебек дөрләп кабынып китте. Бу талашның уты-сөреме өйдәгеләрнең барысына да күчте. Шуннан соң инде Сафа белән Саҗидәгә бу йортта яшәрлек рәт калмады.
Саҗидә түземсезләнеп көткән вакыт, ниһаять, килеп җитте. Җае чыкканда файдаланып калып, бер минут та соңгармыйча, бүленүне таләп итәргә кирәк иде. Саҗидә моңа җай чыкканга бик сөенеп, эшкә кереште. Аның фикере белән Сафа да килеште. Аларның башка чыгып үз тормышларын корып җибәрергә көчләре җитәчәк иде.
Мондый зур эшкә тәвәккәлләгәнче картлар белән әйбәтләп киңәшик дип, алар мәйданнан Йосыф карт йортына киттеләр.
* * *
Йосыф карт төпчек кызының үз ризалыгыннан башка кияүгә чыгуы хурлыгын байтак вакыт оныта алмады. Шулай да Саҗидәнең йомшак теле, Сафаның картка зур хөрмәт күрсәтүе үзенекен итте.
Сафа белән Саҗидә килеп кергәндә, Йосыфныкылар чәй эчеп утыралар иде. Карт аларны:
– Хуш киләсез, рәхим итегез! – дип, ачык чырай белән каршы алды.
– Ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Фатыйма җиңги сау-сәламәтме? – дип сорады Сылу карчык.
– Җәһәннәмгә генә олагасы бар! – диде Саҗидә, ачу белән.
– Әстәгъфирулла, тәүбә! – диде әнисе, колакларына бармагын тыгып.
– Өлкәннәр турында алай әйтергә ярамый, кызым. Кодагый ул – синең каенанаң, анаңның ахирәте, – диде Йосыф карт.
– Минем алда тел тидермәгез аңа! – диде Сылу, колакларыннан бармагын алып.
– Син, әни, шулай дисең, – ә менә ахирәтең үзеңне әллә ниләр әйтеп хурлый, уйнашчы дип атый, – диде Саҗидә.
Бу сүз Йосыф картның күптәнге ярасына барып тиде. Сылу сискәнеп китте. Ул авыр гына сулады да:
– Языгы үз башына төшсен, минем гөнаһлы буласым килми, – диде.
Барысы да уңайсыз бер хәлдә калдылар. Беренче булып Сафа сүз башлады. Әнисе белән абыйсының кыш буена үзләренә көн күрсәтмәүләрен сөйләп бирде, теге чапан аркасында килеп чыккан ызгышы да искә төшерде. Ахырда, моннан ары әнкәй йортында кала алмыйбыз, сездән киңәш сорарга килдек, диде.
Сылу карчык Саҗидәгә, килен булгач күндәм, сабыр булырга кирәк дип сөйләнә башлаган иде дә, бик тиз тынды.
Йосыф карт уйга калды. Аннары катгый итеп әйтә куйды:
– Мин кызымны каенана типкесендә яшәр өчен үстермәдем. Тавык чебие түгел, адәм баласы ла ул... Сез, балалар, үзегез кушылдыгыз, анысы өчен ходай алдында үзегез җавабын бирерсез. Әмма кимсенеп яшәү эш түгел. Бүленегез. Тазалыгыгыз булса, ач калмассыз. Миннән фатиха, – диде.
Сафа белән Саҗидәгә шул гына кирәк иде.
Ничек-ничек итәсен картлар белән сөйләшкәннән соң, алар кайтып киттеләр: Саҗидә каенанасы йортына, Сафа мәзин янына китте.
* * *
Сабирҗан мәзин үзенең келәтендә чыпта сугучы берәүдән чыпталар кабул итеп ята иде.
Чәң-чәң килеп, сикерә-сикерә өргән бәйдәге этне читләтеп, Сафа келәт ишеге төбенә килде, кычкырып сәлам бирде. Мәзин авыз эченнән генә мыгырданып сәламгә каршы җавап кайтарды.
Ул бик җентекләп, алдында яткан яңа чыпталарны тикшерә, аларны берәм-берәм алып келәт эченә ыргыта, аннары, дөрес санамадым ахры дип шикләнгән кебек, яңадан алып чыга да яңадан саный һәм тагы келәт эченә ташлый иде. Шуннан соң ул чыпта сугучыдан:
– Шушы гынамы? – дип сорады.
– Җиткән, мәзин абзый! Болары белән дә күзләрем эренләп бетте, – диде чыпта сугучы.
– Юкны сөйләмә! Атна буена нибары иллеләп чыпта суккансың, зарланган буласың тагы. Алайса эшләмә, мич башында гына ят...
– Бик ятар идем дә, мәзин абзый, балалар ашарга сорый бит.
– Ул чагында инде тырышырга кирәк! Миннән мунчаланың иң яхшысын аласың, ә үзең адәм карамаслык чыпта китерәсең. Моңа кяфер үлесен төреп елгага ыргытырга гына ярый.
– Минем чыпталар башкаларныкыннан бер дә начар түгел, мәзин абзый... – дип куйды агай.
– Башкаларныкыннан, башкаларныкыннан!.. Шулай булмыйча! Менә бу могыл нәрсә бу? Чыптаны шулай сугалармы?
– Ефәк түгел бит ул, мәзин абзый... Ул могылларны мин ябыштырып куймаган ич.. Мунчаласы шундый булгач нишлисең инде.
– Мунчаланы аны мин ясаганмы? Ходай аны үзе шундый иткән. Син оста булсаң, кытыршы мунчаладан да тигез итеп чыпта суга бел. Менә шулай ул, энем!
– Алай да тырышабыз инде, мәзин абзый, тик барыбер мунчаладан постау сугып булмый инде.
– «Булмый, булмый!» – диде мәзин, аны үчекләп. – Булмаса, мунчала әрәм итәсе дә юк. Аны бушлай бирмиләр. Акчага саталар.
– Ун ел буе минем эшемне яманламаган идең, хәзер ошамый имеш! Юкка рәнҗетәсең, мәзин абзый... Ичмасам алладан курык! – диде агай, түзмичә.
– Телеңә салынып торма! Алланы кем яхшырак беләдер: синме, минме?
Чыптачы агай аптырап сүзсез калды, йөзе агарынып китте.
Мәзин киштәдән таушалып-каралып беткән кенәгәсен алды, аннары кадактан керләнеп каткан иске счетын алып, шалт-шолт төймә сала башлады. Ахырында болай диде:
– Шушы чыпталар хакын чигергәннән соң синең өстә дүрт тәңкә дә ун тиен иске әҗәтең кала, янә дә узган атнада ике чыптаң җитмәгән иде, – җәмгысы буладыр биш тәңкә дә алтмыш тиен. Синең өстә бер пот та унбер кадак мунчала исәпләнә. Әҗәтең өчен җәйгә арыш урырсың, ә мунчаланы хәзер үк китер.
– Узган атнадагы мунчала бик чүпле иде бит. Анысын да минем өскә язарсыңмы инде, мәзин абзый?
– Һа, әйтте сүз! Җәбраил фәрештә өстенә языйммыни мин аны?
– Ихтыярың, мәзин абзый, теләсәң ни эшлә. Бер чыптаны ничек итеп җитмеш тиеннән саныйсың, – һич аңлый алмыйм. Аның базар бәясе дә егерме тиен генә бит... үзең дә калага шул бәягә илтеп сатасың.
– Сатсам соң! Анда синең ни эшең бар? Калада миңа акча бирәләр. Ә син нәрсә бирәсең, бетле хәерче?
– Тагы эш бир миңа, мәзин абзый.
– Юк, бирмим. Эшли белмисең, синең күзең эренли. Мунчаланы бүген үк китергән бул. Ишеттеңме? Онытма!
– Берәр пот кына булса да он бир инде, мәзин абзый... Эшләп түләрмен. Балаларның ашарына юк.
– Әнә ходайдан сора. Мин сезгә бирә-бирә бөлеп беттем инде, шулай да рәхмәтен ишеткәнем юк.
– Ел буена бөтен җәмәгатебез белән сиңа эшлибез, мәзин абзый, алай да тамагыбыз туймый, өстебез-башыбыз тишек, әҗәттән чыга алмыйбыз... – дип сөйләнде агай, зарланып.
Мәзин аның сүзен бүлде:
– Ярый, ярый! Бар! Мескенгә салышып торма. Ходай ярдәм итәр, хәер сорарга чыгарып җибәрмәс. Мунчаланы китерергә онытма.
Мәзин, ачуын әлеге агайдан алып бетергәч, Сафага тыныч кына мөрәҗәгать итеп:
– Ни бар, Әхмәтсафа? – диде.
Бу хәлгә шаккатып торган Сафа мәзин соравын ишеткәч сискәнеп китте.
– Киңәшкә килгән идем.
Мәзин:
– Әйдә алайса, – дип, Сафаны кибетенә алып китте.
Кайгыга сабышкан теге агай хәлсез аякларын көчкә сөйрәп капкага таба атлады.
Мәзин калай белән тышлаган ишекне ачып кибеткә керде. Сафа да аның артыннан иярде.
– Я, сөйләп җибәр, Әхмәтсафа, ни йомыш? Тыңлап карыйк! – дип, мәзин авыр гына итеп эскәмиягә утырды.
Сафа үзенең төп йорттан аерылып чыгарга ниятләвен сөйләп бирде.
– Мин нинди киңәш бирим? Үз эшеңә үзең хуҗа инде син. Чыпта сугарга керешмәссең бит? Мин сиңа нәрсә дип әйтим?
– Йорт-җир булдыру җиңел эш түгел бит, мәзин абзый...
– Шуннан ни булган? Бүтәннәрдән синең кай җирең ким? Башкалар яши ич, булдыралар. Хатынның да бик уңганы, акыллысы туры килде үзеңә. Менә икәүләп эшләрсез. Тырышыгыз! Ниятеңнән кайтма. Аллага тапшыр...
– Мал-мөлкәтне абый белән гадел итеп бүләсе иде, мәзин абзый. Андый чакта төрле хәл була бит, үзең дә беләсең... Менә без шул эшкә син дә катнашсаң, әйбәт кенә узып китмәсме дигән идек. Ризалыгыңны бирмәссеңме?
– Булмый, берни барып чыкмый, – диде мәзин. – Беренчедән, минем синең әниең вә абыең белән борчак пешми. Ансын үзең дә бик яхшы беләсең Алар күбрәк остабикәне тыңлыйлар. Икенчедән, минем тиктомалдан синең әниең теленә эләгәсем килми... Бигайбә, энем, берни дә эшли алмыйм.
Каршы әйтерлек урын юк иде.
Сафа бераз вак-төяк нәрсәләр турында сөйләшеп утырды да, бик кыен чакта ярдәмеңнән ташламассың әле дип, китеп барды.
Мәзин капкага чаклы Сафа артыннан карап калды. Ни сәбәптәндер аның күз алдына чибәр, җитез Саҗидә килде, һәм мәзиннең йөрәгендә көнчелек тойгысы кузгалып куйды.

XV. Иләк тә, чиләк тә минеке
Вафа сабан туенда үзенең җиңелеп калуын һаман оныта алмый иде әле. Шуңа күрә ул дәшми-тынмый гына чәй эчеп утырды. Патый исә авыз эченнән генә мыгырданып сөйләнүен белде.
– Әни, абый, тыңлагыз әле, сөйләшәсе сүз бар иде, – диде кинәт Сафа. – Ике сарык башы бер казанга сыймый диләр. Без сарык булмасак та, бер йортта сыеша алмый башладык. Эт белән мәче шикелле яшибез... Бүленешәсе иде.
Патый эшләр болайга ук китәр дип көтмәгән иде, күрәсең.
– Тавык керсә чүп чыгар, килен керсә сүз чыгар, дип белми әйтмәгәннәрдер шул, – дип куйды.
– Килен гаепле түгел, әни, үзеңнең озын телең гаепле, – диде Сафа.
– Акыллырак булсаң, шул уйнашчы аркасында анаңны рәнҗетеп утырмас идең.
– Җитте, әни! – диде Сафа, әнисенең сүзен бүлеп. – Без сине кыш буе тыңладык. Булды! Бүленешү турында сөйләшик. Кем аерылып чыга? Минме, абыймы?
– Бу йортны мин сезнең өчен саклап килмәдем, моннан чыгып китәргә җыенмыйм. Безнең белән сыеша алмыйсың икән, чык та кит, – диде Вафа.
– Яхшы! Мин анысына да риза, – дип җавап кайтарды Сафа. – Ә минем өлешкә ниләр тия?
Йорт бүлү башланды. Зур келәтне Сафага йорт урынына бирергә булдылар. Вафа үзендә каласы каралты-кура белән мунча бәрабәренә энесенә бура абзар, йөз такта һәм сугылмаган ике кибән ашлык бирергә булды. Сафа абыйсына яшь айгырны, яңа арба, иске чананы, сабан белән тимер тырманы калдырды, үзенә карт бияне, арба, җиңел чана, сука һәм агач тырманы алды. Чәчүлек орлык белән сугылган ашлыкны урталай бүләргә булдылар. Җирне бүлгәндә дә ризасызлык булыр шикелле күренми иде. Вафа сабан туенда җиңелгәннән соң кузгалган ачуын тыеп калырга тырышты. Ындыр табагыннан уртак файдаланырга булдылар. Терлекләрне бүлгәндә дә бәхәс булмады. Сафаның гаҗәбенә каршы, эш бөтенләй тату барды.
Әмма каз, үрдәк, тавык һәм өй әйберләренә килеп җиткәч, хәл бөтенләй үзгәреп китте. Моңарчы дәшми генә утырган Патый телгә килде, өлкән киленнең дә теле чишелде. Саҗидә дә сүзсез калмады. Шулай итеп талаш китте.
– Иләк тә, чиләк тә минеке.
– Тәпәнем үзем белән бергә картайды. Күәс чиләген мәрхүм ирем сатып алган иде. Менә ничә ел аның төсе итеп саклап киләм! – дип чәрелдәде Патый яхшы әйберләрнең берсен дә Саҗидәгә бирергә теләмичә.
– Бирмәсен, кирәкми! Иләген башына капласын, күәс чиләгенә кереп тончыксын! – дип кычкырды Саҗидә.
Вафа әнисен яклады. Сафа әнисе белән абыйсын акылга килергә өндәп карады, ләкин аны берсе дә тыңламады. Талашучыларның тавышлары торган саен әчерәк чыга башлады. Озакламый бу талашка Сафа үзе дә кушылды.
– Күәс чиләген сиңа биргәнче, мин аны ватып мичкә ягам! – диде Вафа, ачуына буылып, һәм балта алып, мичкә таба китте.
– Ә мин самавырны сезгә калдырмыйм. Әрәм булса булсын, – диде моңа каршы Сафа, һәм самавырга барып тотынды.
Тәмам ярсыган ике туган бер-берсенең бугазына ябышырга җитештеләр, әмма шулай да тыелып калып, әллә нинди сүзләр белән бер-берен сүгә-сүгә, әйбер бүлешкәндә карап торырга дип картларны чакыра киттеләр. Өй эчендә әче хатын-кыз тавышы гына ишетелә башлады.
Картлар килеп җитте. Ике туган бер-берен бүлә-бүлә аларга хәлне сөйләп бирделәр. Капка төбенә бер көтү бала-чага җыелды. Олылар бернинди тартынусыз ишегалдына кереп, өйдәге бәхәсне тыңлап торалар иде.
Вафа да, Сафа да алда килешкән сүзләреннән кире кайттылар. Вафа яңа арбаны ватып көл итәм дип кычкырынды. Сафа исә айгырыңны сәнәк белән кадап үтерәм диде. Патый бертуктаусыз Вафаны котыртып торды.
Ахырында картлар үзләре катнашыннан башка эшне хәл итеп булмаслыгын аңладылар.
– Башка чыгып йорт-җир булдыру җиңел эш түгел ул. Син иске йортта каласың, Вафа, син чигәргә тиешсең, – дип, иң элек Вафаны үгетләп карадылар.
Вафа чигү турында ишетергә дә теләмәде.
Шуннан соң инде картлар Сафаны күндерергә керештеләр.
– Син, Сафа, яшьрәк кеше. Килеш, риза бул. Абыең сиңа атаң урынына калган кеше бит.
– Безнең һәркайсыбыз эшне юктан башлады, шулай да, аллага шөкер, ач калмадык... Ходай сәламәтлек белән бәхетеңнән аермасын дип теләсәң, калганы барысы да булыр, Сафа.
– Килеш, Сафа! – диделәр.
Сафа төрле яктан яуган үгет-киңәшкә каршы килә алмады. Саҗидәнең дә озакка сузылган бу талашны тизрәк бетерәсе килә иде.
– Ярар алайса, шулай булсын, картлар! Соңгы сүзем шул: теләсәгез ничек итегез, – диде Сафа.
Картлар мал-мөлкәтне бүләргә керештеләр. Дөресрәге, үзенә кирәкмәгән әйберләрне генә биргән Вафаны җөпләп кенә тордылар. Ватык, җимерек, иске әйберләрнең барысы да Сафага булды, яхшы, төзек, яңа әйберләр Вафага калды. Чәчүлеккә дип сугып куйган орлык белән икмәк Вафага булды, Сафага исә ашарга ярарлы итү өчен әле күп эш сорый торган запас ашлык тиде. Кайбер җир һәм болынлыкларны да шул рәвешчә бүлделәр. Вафага каласы мунча белән каралты-кура бәрабәренә Сафага берни дә бирмәделәр.
Кече туган ягын берәү дә якламады. Беришеләре Патыйның теленә эләгүдән курыкты, икенче берләре тәкәббер Вафага каршы килергә кыймады.
– Мал-мөлкәтне бүлүен бүлдек. Ә менә карчыкларны нишләтәбез? Аларны кемдә калдырабыз? Кем карар аларны? – дип сорады берсе кинәт.
– Икесе дә төп йортта калырга тиеш, – диде картлардан берәү.
– Әнине үзем карармын. Әбине әнә ул алсын. Чапанны аңардан ул алды, шулай булгач, аның үзен дә алсын, – диде Вафа.
Картлар көлемсерәп күзгә-күз караштылар.
Сафа абыйсына җавап бирергә өлгермәде, Саҗидә горур гына итеп җавап кайтарды:
– Йөзгә җиткән карчыкны гына карарга хәлебездән килер. Бала йодрыгы чаклы гәүдәсе бар... Әбине үзебезгә алабыз.
– Менә бу акыллы сүз! Менә рәхмәт! – диештеләр картлар.
Ике гаиләгә дә бәхет теләп, алар тиз генә чыгып киттеләр.
Саҗидә белән Сафа шул кичне үк бер тол карчыкның кечкенә генә өенә күченделәр. Саҗидә Зөһрә карчыкны да шунда җитәкләп алып килде.
Сабан ашлыклары чәчелеп беткәч, бер җомгада Сафа мәчеттә картлардан үзенә йорт урыны бирүләрен сорады.
Аңа йортны авыл читендәге буш урынга салырга рөхсәт иттеләр.
Сафа шул урынга бура келәтне күчереп, аны мүкләп җылытты, ишек-тәрәзәләр уеп, түбә япты. Йорт салынып беткәнче үк могтәбәр картларны өй туена чакырды, яңа йортка күченгәннән соң коръән укытты.
Терлек-туар өчен вакытлыча абзар-киртә корып куйды, кечерәк бер баз казыды. Башкаларын алдагы елга калдырып торырга туры килде.
Урак өсте җиткәч, Сафа белән Саҗидә җиң сызганып кыр эшенә керештеләр.

XVI. Бал эчәләр үзләре, тәрәзәдә күзләре
Базарның төрле чагы була.
Эш өстендә базарлар бик сүлпән уза. Кибетләрнең күбесе ябык. Базарга күбесенчә мулла, мәзин һәм куштаннар гына килә.
Иген уңган тыныч елларда иң күп акчалы, иң шау-шулысы көзге базарлар була. Авыл агайлары олау-олау икмәк китереп кием-салым сатып алалар, салым түләр өчен акча юнәтәләр. Халыкның тамак тук, күңеле көр, кәеф яхшы. Әйберне дә бик озак сатулашып, сайлап-сайлап кына алалар, бакыр, көмеш акча белән түлиләр.
Кыш көне дә, буран уйнап тормаса, салкын җил исмәсә, юлларны көрт күмеп китмәсә, базарлар ярыйсы була. Ләкин кышкы базарга күбрәк эш юклыктан, яңалыклар ишетеп, дус-ишне күреп кайту өчен киләләр.
Язгы базарларда да халык күп була, әмма сәүдә сүлпән бара, сатып алучы бөтенләй юк диярлек. Булган барлык икмәк озын кыш буена ашалып бетә. Базар уртасында байлар гына күркә шикелле кәпрәеп йөриләр, чирек бәһага урак урыр өчен көнлекчеләр яллыйлар. Андый базарларда ончылар белән табыш артыннан куучы хәлле кешеләрнең генә эшләре яхшы бара: алар көз көне бише белән кайтарып алыр өчен әҗәткә он өләшәләр.
Авыл базарлары елына ике тапкыр: иртәгә җыен башланасы дигән көнне, аннары печән һәм урак өсте алдыннан аеруча зур була.
Җыен алдыннан һәркем үзеннән, гаиләсеннән кысып булса да җыйган запасын базарга алып килеп, кунак-төшемне сыйлау, хатынына, кызларына тегесен-бусын сатып алу өчен акча юнәтә.
Бу шау-шулы «урак алды» базарларын сәүдәгәрләр ел буе түземсезлек белән көтеп алалар. Ярлыракларның күңелендә бары бер генә уй – ашарга ризык юнәтер өчен эшкә яллаганны көтәләр. Байлар хезмәтчеләрнең арзанрагын һәм тырышрагын сайлап алалар.
Базар иртә таңнан ук кайный башлый. Сәүдәгәрләр кояш чыкканчы ук кибет киштәләренә әйберләрен тезеп куеп, товар алырга килүчеләрне көтәләр. Авыл агайлары чыбыркыларын билбауларына кыстырып кибетләр рәте буйлап узалар, кибет, палаткалар алдына туктап күлмәклек ситсы, чәй, шикәр, тоз, йөзем, тәмәке, төймә, каптырма, энә, җеп ише әйберләр сатып алалар. Сәүдәгәрләр мактый-мактый аларга начаррак товар тоттырып җибәрергә тырышалар. Шул тирәдә кесә караклары да мәш килә.
Базар сәгать саен кыза бара.
Аеруча тимер-томыр сата торган төштә халык күп.
Чаң-чоң китереп таш белән чалгыларга сугып карыйлар, кояш яктысында күз камаштыргыч булып өр-яңа ураклар, көмеш чәйнек, чүмеч, балталар ялтырый.
Шуннан бераз арырак халык күз алдына тау-тау кисмәк, көянтә, көпчәк, тәртә һәм бизәкле дугалар өеп куеп, агач әйберләре белән кызып сату итәләр.
Дегет сатарга килгән марилар янына, кулларына зур-зур дегет чиләкләре тотып, авыл агайлары җыелган. Алар бармакларын дегеткә манып алып, дегетне уч төпләренә ышкып карыйлар, сатулашалар, бәһасын килешсәләр, дегет агызырга чиләкләрен китереп куялар.
Базарның икенче башында чүлмәк рәте урнашкан. Төрле төрдәге, төрле зурлыктагы савыт-саба катып беткән тырнак белән чиерткәнгә, чыбыркы сабы белән сукканга шың-шың итеп тора. Чуар бизәкләре белән күзне кызыктырып торган чүлмәк, чынаяк, чәйнек, эреле-ваклы тәлинкәләр төягән арбалар бер рәткә тезелгән.
Бала-чага кургаш әтәчләрнең сызгыруына, агач пугачларның шарт-шорт атуына, таш сыбызгылар тавышына таң калган.
Он рәте үзенә бер аерым җиргә – базар читенә урнашкан. Шул турыда ап-ак он тузаны күтәрелеп тора. Сатучылар баштанаяк онга манчылганнар. Монда инде он сатып алучыларның чырайлары шат түгел. Алар, култык асларына ямаулы капчыкларын кыстырган килеш, кесәләрендәге бакыр тиеннәргә ничә кадак он сатып алып булыр икән дип исәплиләр, шуннан берничә тиенне бер кадак тозга да калдырырга чамалыйлар. Он сатып алганнан соң инде, алар базарда тулганып йөрмиләр, туп-туры өйләренә кайтып китәләр.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 08
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.