Latin

Болганчык Еллар - 25

Total number of words is 3749
Total number of unique words is 2067
35.7 of words are in the 2000 most common words
50.9 of words are in the 5000 most common words
58.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хаҗга баручыларны Одессада каршы алалар, торакка урнаштыралар, аннары, паспорт һәм билет юллап, пароходка утыртып җибәрәләр иде.
Азмы-күпме мөселман халкы яшәгән зур шәһәрләрнең һәрберсендә Ибраһим Әдигәев үзенең агентларын тота иде. Бу агентлар, игелек эшләгән булып, хаҗга җыенучыларга үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим итәләр, чит ил паспортын алу Одессада җиңелрәк дип, аларны Одесса аша китәргә өндиләр иде. Беркатлы кешеләрне шул рәвешчә ышандыргач, агентлар Одессадагы хуҗага бер үк эчтәлектәге телеграммалар сугалар:
«Фәлән-фәлән баш куй озаттым. Миңа тиешле өлешне вакытында җибәрегез».
Мондый телеграмманы алгач, Ибраһим инде нәрсә эшләргә икәнен яхшы белә. Одессадагы агентлар поездны каршы алып, хаҗга баручыларның һәммәсен Әдигәевнең мәкерле тозагына китереп кертәләр. Ә ул аларны чыннан да сарык кырыккандай кыркырга, савым сыерыдай саварга тотына.
Чит ил паспортын биш-алты сум түләп, бернинди мәшәкатьсез һәркемгә алырга мөмкин. Ә Ибраһим Әдигәев булышлыгы белән алганда исә, паспортның бәһасы егерме биш сумнарга күтәрелә иде. Хаҗга баручы акчалы да булса, аның кесәсен бушату өчен инде барлык хәйлә эшкә җигелә. Әйтик, шыксыз гына бүлмәдә яки өйдә кунып чыкканы өчен Әдигәев бу кешедән өчләтә бәя түләтеп, моңа тагын ниндидер өстәмә «мәшәкатьләр» хакын да куша, хәтта пароход билетын да аңа ничектер икеләтә артыграк бәядән сату җаен таба иде.
Җыелган акчаның мул бер өлешен Ибраһим үзенең контора хезмәткәрләренә бирә, күпмедер процентын чит шәһәрләрдәге агентларына җибәрә, ә шулардай калганын шыпырт кына үз кесәсенә салып куя.
Хезмәт хакын түләү мәсьәләләрендә Ибраһимовның юмартлыгын, пөхтәлеген яхшы белгән агентлар, үз нәүбәтләрендә, контораның байлыгын арттыру юлында көчләрен кызганмый эшләргә тырышалар.
Ә хаҗга баручылар, ни хөкүмәт тәртипләрен, ни урыс телен белмәүче кешеләр буларак, һәммәсе котылгысыз рәвештә Ибраһим Әдигәев куйган җәтмәгә эләгә торалар.
Шулай итеп, элеккеге ресторанчы, ә хәзерге ялган хаҗи, алтынлы мәгъдән тапкандай, беркатлы мосафирларны чын-чынлап таларга керешкән иде.
Татар авылларын дер селкеткән фетнә-чуалышлардан соң күп кенә крәстиәннәрнең Төркиягә күчеп китәргә теләк белдерүе Ибраһим белән аның ярдәмчеләре өчен көтмәгәндә күктән иңгән бер бәхет булды. Бу хәбәрне ишеткәч, алар моңарчы һич күрелмәгән ашкынулы бер дәрт белән шунда ук әлеге форсаттан файдаланып калырга ашыктылар.
Күчеп китүчеләрнең инде беренче партиясе үк, Одессага килеп җиткәч, Ибраһим агентлары корган тозакка килеп эләкте. Ничек паспорт табу, ничек пароходка утыру кебек сәяхәтчеләрне борчыган сорауларга җавап бирү агентлар өчен читен булмады.
– Боларның һәммәсе турында сезгә хаҗи үзе әйтеп бирер, – диделәр алар, ялагайланып.
Агентларның «хаҗи» дигәннәре Әдигәев иде. Мәккәгә хаҗ кылырга беркайчан барганы булмаса да, Әдигәев, клиентлар алдында эрерәк күренер өчен, бу исемне үзенә-үзе кушкан иде.
Юл газаплары һәм чит-ят җирләрдәге сәер мохит тәэсиреннән тәмам зиһеннәре чуалган крәстиәннәр аны-моны абайлап өлгергәнче, аларны тиз генә мосафирханәгә – торак йорты итеп үзгәртелгән ат абзарына илтеп урнаштырдылар.
Өстенә киң җиңле кара җөббә, аякларына ялтырап торган штиблет һәм башына ак кәләпүш кигән Әдигәев шундук үзенең "сарыкларын" күрергә китте.
Ул мосафирханәгә килеп кергәч тә, агентларның берсе, кисәтүле тавыш белән:
– Хаҗи ага килә, – дип белдерде.
Аз гына юаная башлаган гәүдәле, соры күзле һәм як-якка тырпаеп торган кара мыеклы бу мәһабәт кешене күрүгә үк, күчеп китүчеләр арасында каушауга охшаган ниндидер ыгы-зыгы булып алды. Аннары алар, тынычлана төшеп, үзләренә ярдәм кулы сузып килгән бу кешегә баш иеп сәлам бирделәр.
Ибраһим Әдигәев аларның сәламнәренә шундый ук ихтирамлы нәзакәт белән җавап кайтарды да, юл хәлләрен сорашырга кереште:
– Исән-сау гына килеп җиттегезме, кардәшләр? Кая юл тотасыз – Истанбулгамы, әллә Мәккә-Мәдинәгәме?
– Истанбулга иде, хаҗи абзый.
– Бөтенләйгә күчеп китәргә уйладыгыз алайса?
– Әйе, хаҗи абзый, хәлифә җиренә күчеп китәргә исәп.
– Бик әйбәт, ниятегез яхшы! – дип куйды «хаҗи» һәм күченеп китүчеләрнең идәндә өелеп яткан төенчекләренә күз төшереп алды. Анда юрган, түшәк-мендәр ише нәрсәләрдән тыш, зур корсаклы җиз самавырлар, калай белән тышланган эреле-ваклы сандыклар, җуелмас сары төс сеңгән бала бишекләре дә күренә иде.
– Ниятегез яхшы, – дип кабатлады Әдигәев. – Тик бу турыда әлегә беркемгә дә сөйләп йөрмәгез. Түрәләр белсә, комачау килеп чыгуы бар...
– Чит илгә китүе шулай бик кыенмыни соң, хаҗи абзый?..
– Кыенрак шул. Шулай да мин сезгә булышырмын, артык хафаланмагыз!.. Иң читене – паспорт алу... Паспортларыгыз бармы соң сезнең?
– Юк, хаҗи абзый, алырга өлгермәдек. Казанда чакта Әхмәди абзый безгә бу эшне монда син җайларга тиеш дип әйткән иде.
– Шулай дип әйттеме?.. Ярар, алайса, тырышып карармын... Сез, монда ничә кеше килдегез?
– Бала-чагалар белән исәпләгәндә, ике йөздән бераз арта бугай.
Җан башына унар сумнан алганда күпме акча җыеласын һәм шул акчаның, чыгымнарны чигергәч, күпмесе үзенә каласын Ибраһим Әдигәев күңеленнән җәһәт кенә санап чыгарды.
– Ата-анасы белән баручы балаларга паспорт кирәкмидер бит, хаҗи абзый?
– Юк, паспорт балаларга да кирәк булыр, кардәшләрем, – диде Әдигәев.
– Ул чакны безнең күбебез Истанбулга бөтенләй барып җитә алмаячак, – диде теге кеше, пошынып. – Акчабыз җитмәячәк. Бар булганы паспортка кереп бетәчәк...
– Ә син кайгырма, туган, – дип җавап бирде аңа Әдигәев. – Барысы да Аллаһы Тәгалә иркендә. Ул сезне хәлифә җирендә дә ярдәменнән калдырмас. Анда җирләр бик һәйбәт, уңдырышлы диләр, аякка тиз басарсыз, мул тормышка ирешерсез, иншалла... Ә инде акча жәл икән, сине, туган, анда барырга беркем дә көчләми. Монда кал.
Әдигәев, соңгы сүзләренең мосафирларга тиешле тәэсир итмәвен күреп, күңеленнән: «Килешергә туры килер, ахры», – дип ачынып уйлап куйды һәм икейөзлеләнеп сүзен дәвам итте:
– Түрәләр белән сөйләшеп карармын, алайса, бәлкем балаларны ата-ана паспортына яздырып булыр. Ә менә хатыннарыгызга аерым паспортлар юнәтмичә булмастыр.
Күченеп китүчеләр үзләренең юкә агачыдай каезлануларын да сизмичә, ичмасам бала-чагаларыбыз гына булса да бушлай бара икән дип, җиңел сулап куйдылар.
Шуннан соң сүз паспорт бәяләренә күчте.
– Күптән түгел генә мин хаҗга баручы Кытай мөселманнарына ярдәмләшеп йөргән идем, – диде Ибраһим. – Аларга һәрбер паспортны иллешәр тәңкә түләп алырга туры килде. Сезгә ул кадәргә үк төшмәс төшүен. Һәрхәлдә, бер утыз тәңкәдән артмас дип уйлыйм.
Утыз тәңкә мосафир крәстиәннәр өчен бик зур акча иде. Һәрбер паспортка утызар тәңкә түләсәләр, бүтән чыгымнар өчен аларның бер тиен акчалары калмаячак иде. Шуңа күрә крәстиәннәр Әдигәевтән бәяне киметүне үтенә башладылар.
Хәер, Ибраһим үзе дә инде кемнәр белән эш иткәнлеген аңлый башлаган иде. Болар – хаҗга баручы бай мөселманнар түгел, ә фәкыйрь крәстиәннәр, алардан артык күпне каерып булмаслыгы көн кебек ачык. Шул сәбәпле Әдигәев бәяне беркадәр киметә төшәргә булды.
Ниһаять, шактый озакка сузылган бәхәс, сатулашулардан соң, алар һәр паспорт өчен унсигезәр сум исәбеннән акча җыярга ризалаштылар.
Крәстиәннәр, бер читкә китеп, кайсысы куеныннан, кайсысы оек балтырыннан, итек кунычыннан яисә билбавы астыннан чүпрәккә төрелгән кечкенә генә янчыкларын тартып чыгардылар да, тиешле суманы санап алып, Ибраһим кулына тапшыра башладылар.
– Бу акчаларның сиңа файдасын күрергә язсын, хаҗи абзый! – дип, теләк теләделәр.
Әдигәев җыелган акчаны кабат санап чыкты да, җөббәсе астыннан киелгән сюртугының эчке кесәсенә салып куйды. Эшнең болай уңышлы башлануына ул бик канәгать иде.
– Бер-ике көн чамасы миңа кәнсәләрияләрдә паспорт алу мәшәкатьләре белән йөрергә туры килер, – дигән булды ул, китәргә җыенып. – Ә сез әлегә ял итегез, шәһәр белән танышыгыз. Безнең Одессада күңелле нәрсәләр аз түгел.
«Мужик халкы саран була шул, – дип уйлап куйды Әдигәев, мосафирханәдән чыгып барышлый. – Файдасы җан башына ун сумнан артмас, ахры. Ярар, булганы белән! Гел чама чамага туры килми бит ул. Дуңгыздан бер кыл дигәндәй, монысына да канәгать. Аллаһы Тәгаләнең әмере шулай булгандыр».
* * *
Икенче көнне мөһаҗирләр шәһәр карап керергә булдылар. Һәммәсе дә, иртүк торып, юынырга-чистарынырга, сандык-төенчекләрдән иң затлы киемнәрен чыгарып, киенергә-ясанырга тотынды. Бары мосафирханәдә әйбер сакларга калучы яшь балалы аналар гына бу ыгы-зыгыга катнашмады.
Бүтәннәр белән бергә Саҗидә дә урамга чыгарга җыена иде. Ул, битенә иннек-кершән сөртте, чәчләрен майлады һәм чулпылы үргечләр белән ике толымга аерып үрде дә, көмеш тәңкәләр белән бизәлгән калфагын баш түбәсенә кадап куйды. Күпереп торган купшы җиңле, бала итәкле яңа күлмәге өстеннән ука белән каюлы кыска кара камзулын һәм чигүле алъяпкычын киде, муенына сәйлән, кабырчык, куш чикләвек, көмеш акча һәм артыш төймәләреннән тезеп ясалган муенсасын асты, ә башына, калфагы өстеннән, комач яулыгын бөркәнде. Шул рәвешчә бизәнеп ясанганнан соң, ул, Сафасына ияреп, шәһәр карарга чыгып китте.
Күпмилләтле Одесса үзенең урамнарында шундый сәер кешеләр төркеме пәйда булуга һич тә гаҗәпләнмәде. Киң якалы зәңгәр күлмәкләре өстеннән җиңсез кәзәкиләр, башларына зур кара бүрекләр кигән чабаталы ирләр һәм Казан тирәсендәге авылларда да гадәттә бәйрәм вакытларында гына очратырга мөмкин булган чуар киемле, битләренә иннек-кершән яккан хатын-кызлар бу шәһәрдә никадәр генә чит-ят булып күренмәсеннәр, аларга һичкем игътибар итмәде диярлек.
Фәкать шау-шулы бала-чага өере генә, мәзәк күргәндәй, алар артыннан урам буйлап ияреп йөри иде. Бу хәл Сафаны беркадәр борчый башлады. Казанның Печән базарында йөргәндә шундый малай-шалайлардан ишеткән үртәү сүзләрен ул әле дә булса онытмаган иде. Әмма монда, бәхеткә каршы, ул-бу булмады.
Гүзәл Одесса татар хатын-кызларын бөтенләй таң калдырды. Гомер буе авылда яшәгәнлектән, аларның әле монда килгәнче үк Казан шәһәрен күреп исләре киткән иде, ләкин хәзер, зур һәм купшы Одессаны күргәч, Казанның урам-йортлары һәм кибетләре алар өчен бөтенләй кечкенә һәм ямьсез булып калдылар. Ә мондагы асфальт урамнар әйтерсең лә куна тактасы иде – өстендә рәхәтләнеп токмач камыры җәяргә мөмкин. Киң тротуарларның чисталыгы, пөхтәлеге исә сине хәтта ничектер өркетә дә кебек. Кыскасы, биек-биек йортлар, хуш исле чәчәк түтәлләре уртасыннан сузылган бульварлар, көзгедәй ялтырап торган киң витриналы кибетләр – һәммәсе дә хатын-кыз җәмәгатен тәмам истән яздырды.
Аеруча искитмәле берәр әйбер очратканда алар аңа бик озаклап карап торалар, ул әйбернең мәгънәсен-асылын аңламасалар да, аны ниндидер бүтән таныш нәрсәгә охшатып, үзләренчә гөман йөртәләр, нәтиҗә чыгаралар иде. Алар өчен мондагы бар нәрсә дә мавыктыргыч, гадәттән тыш кызыклы тоела иде.
Сафа белән Саҗидә кулга-кул тотышып урам буйлап киттеләр. Ара-тирә алар туктыйлар да, башларын югары чөеп, биек биналарга сокланып карап торалар яисә түбән каттагы тәрәзәләр аша күренгән зиннәтле өй җиһазларын кызыксынып күзәтәләр иде. Бу йортларда яшәүчеләр һәммәсе дә бәхетледер төсле тоела иде аларга.
Шушы хозур күренешләр тәэсирендә алар хәлифә җирендә үзләре яшәячәк шушындый ук йортлар, зиннәтле бүлмәләр турында хыялланалар иде.
– Кара әле, нинди зур йорт! – дип куйды Саҗидә. – Моны салдыру өчен киткән акчаны бер өемгә җыйсаң, мөгаен, безнең авылдагы өебезгә дә сыймас иде, әйеме, Сафа?
– Әйе, моңа галәмәт күп акча киткән булырга тиеш... Ә менә Аршауда* йөргән чагымда минем моннан да зуррак йортны күргәнем бар... Түбәсенә карыйм дип башны күтәргән идем, картузым төште дә китте... валлаһи менә!.. Ничек сала торганнардыр шундый йортларны!.. Һич акыл җитми!
*[Аршау – Варшава дигәне.]
– Зур акча тоттырсаң, урыс кешесе сиңа теләгән нәрсәңне салып бирер... Ә син ничек уйлыйсың, хәлифә җирендә дә шундый матур йортлар бар микән?
– Нишләп булмасын!.. Андагы мәчетләр бу йорттан матуррактыр, бизәклерәктер дә әле...
Зур бер кибет яныннан узганда Саҗидә кинәт туктады да, тәрәзә арасына куелган ир кеше манекенына төртеп күрсәтеп, авызын ерды:
– Кара инде моны, мәетмени – мыекларын тырпайткан, күзләрен акайткан да, баскан җирендә катып калган...
– Кеше түгел ич ул, курчак, – диде Сафа аңлатып.
– Әстәгъфирулла, тәүбә, тәүбә! Мин аны өянәге килгән берәр кешеме дип торам тагын!.. Нәкъ тере кебек бит, керфекләре генә йомылмый... – Шул вакыт Саҗидәнең күзләре тәрәзә арасына куелган икенче бер нәрсәгә – бәйләгән кофтага төште. – Ә монысы ни була? Әнә теге чуар киемне әйтәм. Марҗа сарафанымы әллә? – диде ул һәм шул нәрсәгә бармагы белән төртеп күрсәтмәкче булып кулын сузды. Ләкин бармак кибет тәрәзәсенең үтә күренмәле саф пыяласына килеп төртелгәч, оялып, Сафаның җавап кайтаруын да көтмәстән, тиз генә икенче тәрәзә янына китеп барды. Сафа да, ягымлы гына көлемсерәп, аңа иярде.
Аннан соң алар яр буе урамына барып чыгып, Одессаның иң зур мактанычы саналган мәшһүр корылманы – яр башыннан диңгезгә алып төшә торган гаять озын баскычны күрделәр. Бу баскычның мәһабәтлеге, түбәнгә таба тезелеп киткән киң таш басмаларының күплеге Сафа белән Саҗидәне тәмам хәйран калдырды. Алар аңа бик озак сокланып карап тордылар.
– Үз күзем белән күрмәсәм, шундый галәмәт зур баскыч бар диюче кешегә һичкайчан ышанмаган булыр идем, – диде Сафа. – Безнең мәчет болдырын өч атладыңмы – менеп тә җитәсең, ә монда басмаларның исәбенә-хисабына чыгарлык түгел. Саный башласаң, синең белән минем аяк-кул бармаклары да җитмәс, мөгаен.
– Бу баскычтан күккә менәргә дә була торгандыр! – диде Саҗидә, уйчанланып. – Беләсеңме, ул ничектер озын кер угычны, тартылган гармун күреген хәтерләтә.
Саҗидә хәтта баскычтан түбән төшәргә дә уйлаган иде, ләкин Сафа аны туктатып калды.
– Кирәкмәс, – диде ул, – без бит синең белән мондый баскычлардан йөрергә күнекмәгән, кеше көлдерүебез бар. Әйдә, кайтыйк инде.
Кичкә таба алар, озак йөрүдән тәмам арып-талып, кире мосафирханәгә кайтып керделәр.
Ибраһим Әдигәев, бераз соңгарак калып булса да, күченеп китүчеләрнең һәммәсенә паспортлар юнәтә алды. Әгәр дә шул вакыт Одессага зур бер төркем хаҗга баручылар килеп төшеп, алар өчен торак урыннарын бушатырга кирәк булмаса, ул, бәлки, шактый зур табыш китерүче Мәүла Колы кешеләрен алай бик тиз озатырга да ашыкмаган булыр иде.
Аларга Греция пароходының дүртенче классына утыру өчен билетлар алынды. Ибраһим һәрбер билетны үз бәясеннән кыйммәткәрәк сатты, билгеле. Аның бу хәйләсен белмәгән кешеләр, Одессадагы кыйбатчылыкка үзара зарланышып алсалар да, үзләренең тиздән бәхет иле Төркиягә барып җитәчәкләрен уйлап, сатулашып тормадылар – билет хакын да, мосафирханәдә тору хакын да Ибраһим таләп иткән күләмдә түләделәр.
Юл әйберләрен олауларга төяп, күтәренке күңел һәм шат йөз белән, алар портка төшеп киттеләр.
– Сезнең юлга чыгуыгыз турында хәлифәгә хәбәр ителде инде, ул сезне каршыларга кешеләр җибәрер, – дип белдерде озатучы агент.
Беркатлы, тиз ышанучан крәстиәннәр бу сүзләрне дә тулысынча чынга алдылар.
Пароходка утыртыр алдыннан һәрбер пассажирның билеты, паспорты, йөге тикшерелде. Аннары алар һәммәсе дә, пароходка кереп, үз урыннарына урнаша башладылар. Мәүлә Колы кешеләре дә аскы палубада тау-тау булып өелеп торган чылбыр һәм юан арканнар арасына кысылышып утырдылар.
Пароход су өстендә әкрен генә чайкалып тора. Люкларга ашыга-ашыга ниндидер йөкләр төйиләр. Кая карама анда әрле-бирле чабып йөрүче матрослар күзгә чалына. Кузгалып китәргә инде нибары берничә минут вакыт калган иде. .
Күчеп китүчеләрне шатлык катыш шомлы бер хис биләп алды. Тиздән бу ак шәһәр артта калып, күздән галачак... Ә алда аларны яңа ил, яңа җирләр көтә иде.
Менә, кузгалыр вакыт җиткәнен белдереп пароход кычкыртты... Хатын-кызлар колакларын учлары белән каплап чәрелдәп җибәрделәр, бала-чага елаша башлады.
– Менә ничек кычкырта бит ул, шайтан морҗасы! Котны алды, каһәр суккыры! – диештеләр ирләр, һәм изүләрен чишеп, авыз эченнән генә нидер укына-укына, күкрәкләренә төкеренергә тотындылар.
Пароход, тизлеген арттырганнан-арттыра барып, порттан ачык диңгезгә чыкты. Очы-кырые күренмәгән диңгез киңлеге, вак дулкыннарның пароход кырыена бәрелеп шыштырдавы һәм кайдадыр пароход карынында урнашкан машиналарның тонык гөрелдәве соңгы көннәрдә күп кайгы-хәсрәт кичереп алҗыган качакларны йокымсырата башлады. Бу рәхәт, исерткеч бер йокымсырау иде. Ул киләчәк турындагы матур хыялларны күчеп китүчеләр күңелендә янәдән тергезеп җибәрде.
Ләкин шул вакыт диңгез кинәт берьюлы үзгәреп китте.
Каяндыр каты җил чыгып, су өстендә куәтле дулкыннар күтәрелде. Офык ягыннан кара болытлар кузгалып, тиз арада алар бөтен дөньяны каплап алдылар. Кояш күздән югалды, тирә-якны шомландыргыч соры караңгылык басты. Бу чын-чыннан давыл башлану иде. Пароход, дулкыннар белән көрәшеп, бизгәк тоткандай калтыранырга тотынды. Җил-давыл һаман көчәя барды. Пароходның як-ягында әледән-әле ак башлы су чүмәләләре һавага атылды. Хатын-кызлар, куркудан бер-берсенә сыенышып, белгән догаларын, тәүбәләрен пышылдадылар. Баштарак үзләрен батыррак тоткан ирләр дә тора-бара шомлана калды. Караңгылык тагы да куера төште. Дулкыннар пароходны әле бер якка, әле икенче якка чайкалдырды. Күпләрнең башы әйләнде. Караңгыда бернәрсә күрерлек түгел, бары тау-таш җимерелгән тавышлар чыгарып күккә атылучы су чүмәләләренең аксыл башлары гына әкияттәгедәй күзгә чалынып китә иде. Баш әйләнүдән газап чигүче пассажирларның ыңгырашуы һәм диңгезнең дәһшәтле улавы иң батыр дигән кешеләрне дә чыдамлыкларын җуярга мәҗбүр итте.
Көтмәгәндә таудай ишелеп килгән бер дулкын пароход кырына бәрелде дә, палубага күтәрелеп, галәмәт зур теле белән ялап алгандай, андагы кешеләрне һәм әйберләрне баштанаяк суга коендырды һәм икенче як бортның тимер рәшәткәсенә китереп кысты. Урыннарында ничектер тотынып кала алганнары, актык көчләрен җыеп, абына-сөртенә, тая-егыла, бәлагә эләккәннәренә ярдәмгә ташландылар.
Чираттагы дулкын кечкенәрәк иде инде, шулай да диңгез моннан соң да әле, яңа һөҗүмгә көч җыючы ерткыч сыман, бик озак гайрәтен чәчеп маташты.


XIV
Бүген пароход Истанбулга килеп җитәргә тиеш!
Җил-давыл басылды, болытлар таралып, фирүзәдәй зәңгәр күк йөзендә яңадан кояш күренде.
Пароход өстендә, зур ак чәчәк яфракчыклары сыман, акчарлаклар өере бөтерелә. Алар атылган уктай кинәт кенә түбән ташланалар да, вак дулкыннар сыртында сикерешеп уйнаган бәләкәй балыкларны яисә пароходтан пассажирлар ыргыткан ипи кисәкләрен эләктереп, яңадан аяз күккә күтәреләләр.
Давыл вакытындагы коточкыч кичерешләр инде онытылган. Күчеп баручыларның өс киемнәре һәм юл әйберләре йомшак җил һәм кызу кояш нурлары астында кибеп килә. Шаяру сүзләре, күңелле көлешү тавышлары ишетелгәли...
Сафа белән Саҗидә пароходның койрык өлешендә, тирә-якны тамаша кылып, сүзсез генә басып торалар, акчарлакларның табыш өчен чәрелди-чәрелди үзара талашуларын күзәтәләр иде.
Кинәт пароход борынында басып торучы пассажирлар арасында җанлану башланды, шатлыклы авазлар ишетелде.
Сафа белән Саҗидә шул якка борылып карадылар. Еракта, офык читендә тар кара тасма булып Төркия ярлары сызылып киткән иде.
Пароход Босфор бугазына якынлашкан саен, яр буйлары ачыкланганнан-ачыклана барды. Ниһаять, Босфор ярына урнашкан һәм кояш нурларына коенып утырган зиннәтле сарайлар һәм алар артында ерактарак Истанбул шәһәре үзе дә аермачык булып күренде.
– Истанбул! – дип кычкырып җибәрде Саҗидә, эченә җыелган шатлыклы хисләрен тыя алмыйча.
Аның шул бер сүзе электр тогы суккандай һәммә кешене тетрәнергә мәҗбүр итте. Тормышта соңгы өметне, соңгы ышанычны гәүдәләндерүче бәхет иле, сагынып көтеп алынган җир – менә ул, күз алдында!
Кешеләр, берсен берсе бүлә-бүлә, төрле яктан:
– Ниһаять, килеп җиттек!
– Менә нинди икән ул Истанбул!
– Хәлифә җирендә рәхәт тормыш корып җибәрербез, Алла боерса! – дип, шатлыкларын белдерергә ашыктылар.
Хатыннар, язмыш вәгъдә иткән бу зур шатлык алдында ничектер каушап калгандай, бер сүз әйтмичә, балаларын кочаклап, ирләренә сыена төштеләр.
Үткәндә бердәй авыр тормыш газабы кичереп, хәзер дә киләчәк язмышны бергә каршыларга әзер торучы крәстиәннәр күңелендә бу чит-ят шәһәргә карата бер үк төрле уй-хисләр уянуы табигыйдер. Һәрхәлдә, диңгез ярына җәелеп утырган мәһабәт Истанбул аларның һәммәсенә дә ягымлы һәм кунакчыл булып күренде. Әйтерсең лә ул колачын җәеп аларны үзенә чакырып тора, аларга ярдәм һәм тыныч тормыш вәгъдә итә иде.
Беренче шатлык дулкыны бераз сүрелгәч тә, хатын-кызлар үзләренең әйберләре янына ташландылар. Калтыраган куллары белән ашык-пошык капчык авызларын кысып бәйләделәр, имчәк балаларын биләүгә төреп, савыт-сабаларны җыйнап төйнәделәр. Бернәрсәнең дә онытылып калмавына тәмам ышангач, һәр гаилә үз әйберләрен аерым-аерым бер урынга тезеп куйды, ә ирләр, ничегрәк күтәрсәң җайлырак булыр икән дигәндәй, авыр төенчекләрне кулларына алып селеккәләп карадылар.
Шәһәр инде уч төбендә яткан кебек аермачык күренә иде. Әнә, ярларына ак таш җәелгән диңгез буе урамы... Әнә, диңгез өстендә горур йөзгән аккош кебек, Чараган сарай күтәрелеп тора. Чараган сарайдан арырак, яр буйлап, берничә рәт булып һисарлар – таш коймалар сузылып киткән. Менә Бәйләр-бәй сарае... Менә Дулма бакчаның мәрмәр диварлары, ай һәм йолдызлары... Менә Йолдыз мәчетенең югарыга сузылган төз манаралары... Еракта Галата сарай манаралары шәүләләнеп күренә... Үскүдәрдән сулда, су уртасында Кыз-кала дигән ялгыз манара моңсуланып утыра... Төс һәм тышкы күренешләре белән гаҗәеп күптөрле зиннәтле сарайлар, төрбәләр, соклангыч мәчетләр... һәм шуларның һәммәсе өстендә, күккә таба биек манараларын сузып, Айя-Суфия мәчете калкып тора.
Ә тагы да арырак – солтан Әхмәт мәчете, Сөләймания, Баязидия, Фатихия мәчетләре...
Кая гына күз ташлама – зиннәтле сарайлар, манаралар, мәчетләр, һисарлар...
Мәүла Колы крәстиәннәре үзләренең күз алдында ачылган бу гаҗәеп күренештән бөтенләй сихерләнеп калдылар. Нинди дә булса сарайга күзләрен төбәп өлгермиләр, игътибарларын шундук янәшәдәге мәчет үзенә җәлеп итә. Ул да булмый, әлеге мәчетне тәмам оныттырып, каяндыр биек манаралар, яңадан-яңа сарай һәм һисарлар калкып чыга. Шулай итеп, бөтенесе бергә бутала, күренешләр күз алдында берсен икенчесеннән аерып булмаслык сәер, чуар бер тап булып укмаша.
Башка авылдашлары шикелле, Сафа белән Саҗидә дә әкияттәгедәй бу күренешкә таң калып карадылар.
Пароход Бишекташ яныннан узганда, Саҗидәнең игътибарын Чараган сарай белән Дулма бакча арасындагы урталыкта, Синан патша мәчетеннән бераз өскәрәк урнашкан бер бина җәлеп итте.
– Кара әле! Тәре! – дип кычкырып җибәрде ул кинәт, чиксез гаҗәпләнеп. – Әллә инде мәчет манарасына куйганнар? Әнә тегендә, күрәсеңме?
– Кайда, кайда?
– Әнә, теге мәчеттән уң яктарак.
Һәммә кеше Саҗидә төртеп күрсәткән якка күзен төбәде.
– Чыннан да, чиркәүгә охшаган... Тәресе дә бар, – диде Сафа.
– Ничек инде ул алай? Изге хәлифә җирендә чиркәү булсын, имеш! – диде кемдер төркем эченнән.
– Монда да урыслар тора микәнни?
– Алар кая да җитешер. Чиркәү салып куйгач, димәк, торалар булып чыга.
– Урыс тормаган кала юк, – дип куйды бер карт, сүзгә катышып. – Ләкин бу чиркәү иске, күптән салынган чиркәү булырга тиеш. Аны әле, мөгаен, монда кяферләр хакимлек иткән заманда ук салган булганнардыр.
Шул вакыт кинәт якорь чылбырлары чылтырады, һәм пароход баруыннан туктады. Пассажирлар, башларын югары күтәреп, Галатаны Һалич бугазы* аша Истанбул белән тоташтырган озын күпергә күзләрен текәделәр.
Су өстен каплап алган күпсанлы көймә-каеклар арасыннан үзенә юл яра-яра, пароходка таба катер килгәне күренде.
*[Һалич бугазы – Алтын Мөгез бугазы.]
Катер килеп туктауга, пароходтан баскыч төшерделәр. Шул баскыч буенча палубага берничә төрек чиновнигы менде. Аларның ялтырап торган җиз төймәле кара мундирлары һәм башларына кигән кызыл фәсләре татар агайларын тәмам исертә калды. Алар авызларын колакларына җиткәнче ерып, хәлифә хадимнәреннән күзләрен алмадылар һәм бүтән пассажирларны терсәк-йодрыклары белән төрткәли-төрткәли алгарак узарга тырыштылар. Ләкин тегеләр, бу ягымлы күз карашларына игътибар да итмәстән, үзләрен каршы алучы капитан белән кул биреп күрештеләр дә, аңа нидер әйтә-сөйли, каядыр кереп югалдылар.
Мәүла Колы крәстиәннәре башта бу чиновникларны хәлифә тарафыннан үзләрен каршы алыр өчен җибәрелгән кешеләрдер дип уйлаганнар иде. Ләкин хәзер алар күңелендә шик-шөбһә туды.
– Кем белсен, бәлкем, болар бөтенләй безне каршылар өчен килмәгәндер? Хәлифәнең бездән башка да эшләре юктыр дисеңмени! – дип юатыштылар алар бер-берсен.
Ул арада пароходны төрле яктан каеклар сырып алды. Ни пассажирлардан булсын, ни каекчылардан булсын, әлегә баскыч буенча төшеп-менеп йөрүче кеше күренми иде. Шуңа да карамастан Истанбулның изге туфрагына тизрәк аяк басарга омтылучы татар крәстиәннәре инде үзләренең йөк-әйберләрен баскыч турысына ашыгып ташый да башлаганнар иде.
– Әй, агай, әфәнде! – дип кычкыралар иде алар каекчыларга, палуба рәшәткәсе аша түбән иелеп.
Грек матрослары, дөньяның барлык телләрендә, шул исәптән урысча да сүгенеп, крәстиәннәрне рәшәткә яныннан куаларга тотындылар.
Изге хәлифә җирендә урысча сүгенүне ишетеп гаҗәпкә калган татар крәстиәннәре шундук буйсындылар, пароходтан төшәргә әле ярамый торгандыр дип, кире үз урыннарына барып бастылар.
– Сабыр итми ярамас, сәбәбе бардыр, – диделәр алар. – Сабыр иткән морадына җиткән дигәндәй, тагын бераз көтик булмаса. Хәзер инде Истанбул бездән беркая да качмас!
Шулай көтә-көтә минутлар, сәгатьләр узды. Ниһаять, баягы төрек чиновниклары яңадан палубада күренде һәм пароход хезмәткәрләреннән берәүсе төшүчеләргә паспортларын өләшә башлады. Пассажирлар җиңел сулап куйдылар.
Паспортлар өләшү тәмамлангач, хәлифә хадимнәре капитан белән саубуллашып, баскычка таба юнәлделәр.
Татар крәстиәннәре аларга:
– Әссәламегаләйкем, тәкъсир! – дип, кычкырып сәлам бирәләр иде.
Кайберәүләр хәтта күрешергә дип кулын суза яисә, ишанга сәлам биргәндәй, кушучлаган кулларын йөзләренә куеп, җиңелчә баш иеп ала иде. Икенче берәүләр исә, становой алдында басып торгандай, баш киемнәрен салып исәнләштеләр.
Хәлифә хадимнәре күздән югалгач та, пароходны каекчылар басып алды. Алар, саранча көтүедәй, пассажирларның багажларына ябырылдылар. Палуба өсте ят телдәге аңлаешсыз сүзләр өермәсенә күмелде. Багаж өчен каекчылар арасында бәхәс, ызгыш кубып, кайбер урыннарда бу бәхәс-ызгыш сугышуга кадәр барып җитте. Аеруча тавышланучыларны һәм сугыш чукмарларын матрослар палубадан кире куып төшерә торалар иде. Алар урынына күндәмрәк каекчылар менеп, эшкә шулар тотынгач кына пароходта бераз тынычлык урнашкандай булды. Каекчылар беренче һәм икенче классларда килүче бай сәяхәтчеләрнең күн тышлы яхшы чемоданнарын, юл капчыкларын һәм катыргы тартмаларын палубага алып чыгып, каекларга төйи башладылар. Бу эшне алар бик оста һәм тиз башкаралар иде.
Пассажирлар берсе артыннан икенчесе китә торды, палуба бушый барды. Фәкать Мәүла Колы качаклары гына, хәлифәдән махсус кешеләр килгәнне көтеп, әле һаман бер почмакта өелешеп торалар иде. Ләкин каршы алырга тиешле ул кешеләр һаман күренмәде. Әллә алар яр буенда көтәләр микән?
Татар агайлары, курка-курка гына атлап, тагын баскычка якынлаштылар һәм каекчылар белән сөйләшмәкче булдылар. Ләкин түбәннән җавап урынына сүгенү сүзләре генә ишетелде, ә матрослар, класслы пассажирларга юлны буып торасыз дигәндәй, тупас рәвештә төрткәли-төрткәли аларны яңадан баскыч яныннан куалап җибәрделәр.
Пароход тәмам бушап калды. Бер почмакта моңаеп басып торучы татарлардан башка палубада пассажирлардан беркем дә юк иде инде. Матрослар палубаны җыештыра да башладылар. Аларның берсе татарлар төркеме янына килде дә, кулы белән шәһәр ягына таба төртеп күрсәтеп, нәрсәдер кычкырырга һәм урысчалап сүгенергә тотынды. Икенче берәүсе палуба рәшәткәсе аша бөгелеп кулын болгый-болгый каекчыларны чакыра иде. Бай пассажирларның үзләрен һәм әйберләрен ярга ташыган өчен кесәгә шактый зур сума салып өлгергән каекчылар исә кәҗәләнәләр, килергә теләмиләр иде. Ахырда алар, пароход килешенә соңга калган бүтән каекчыларны үз яннарына чакырып алып, ашыкмыйча гына нидер аңлашырга керештеләр. Ниһаять, яңа каекчылардан берничәсе төркемнән аерылды да, ишкәкләрен теләр-теләмәс кенә хәрәкәтләндереп, пароходка таба юнәлде. Аякларын көч-хәл белән өстерәп, ашыкмыйча гына, алар палубага күтәрелделәр һәм татарлар янына килделәр дә:
– Кәтәрелеме? – дип сорадылар.
Төрекчә бу сүз «Илтеп куяргамы?» дигәнне белгертсә дә, татарлар аны «Күтәримме?» дип аңладылар.
– Ярар, мәшәкатьләнмә, туганкай... Алай ук бетерешкән кешеләрдән түгел... Үз әйберебезне үзебез дә күтәрербез.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 26
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.