LatinEach bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Болганчык Еллар - 36
Total number of words is 2510
Total number of unique words is 1464
41.8 of words are in the 2000 most common words
56.9 of words are in the 5000 most common words
65.4 of words are in the 8000 most common words
Инеш буендагы зур алан өсте төрле төстәге шакмаклы ашъяулыклардан чуп-чуар булган иде. Уртадагы ашъяулык бигрәк тә күзгә ташлана. Аның тирәсенә келәмнәр җәеп, көрпәләр салып чыкканнар. Казаннар янында төрле шәкелдәге эреле-ваклы, әле бүген генә өй борынча җыеп алынган савыт-саба өемнәре тора. Шунда ук казаннар тирәсендә пешекче хатыннар кайнаша, аларга тегене-моны кушып Әкрәм карый йөри иде.
Мулла-мәзин, куштаннар келәм җәюле ашъяулык тирәсенә – көрпәләр өстенә утырыштылар. Калганнар турыдан-туры җиргә – чирәмгә чүгәләде.
Мостафа бай, һәммә кеше утырышып беткәч, горур бер кыяфәт белән күкрәген киереп, Шәмси муллага ым какты. Тегесе, шуны гына көткәндәй, башын кырын салды да, чайкала-чайкала көйләп Коръән укырга тотынды.
Коръән укылып беткәч, садака өләшү башланды. Карт мулла белән яшь муллага Мостафа бай берәр алтын сонды; Әкрәм карый, Исмәгыйль шәкерт, Вафа староста – бишәр сум, ә куштаннар һәм мәчет картлары берәр сум алдылар. Сабирҗан мәзин белән аның өлкән улы мәҗлестәге башка кешеләргә дә Мостафа бай исеменнән һәрберсенә егермешәр тиеннән садака өләшеп чыкты.
Халык кулларны дәррәү югары күтәреп, битне сыйпап, дога кылды. Төрле яктан Мостафа бай исеменә:
– Аллаһы Тәгалә сиңа меңе белән кайтарсын! Эшләреңдә, кәсепләреңдә, илаһи, уңышларга ирешергә язсын! – дигән рәхмәт сүзләре әйтелде.
Аннары пылау өләшенде. Ун-унбиш кеше бер-берсе белән янәшә тезелешеп бастылар да, кайнар пылау салынган тәлинкәләрне кулдан-кулга тапшырып, табыннарга тарата башладылар. Пылау өләшенеп беткәнче, беркем дә ашарга керешмәде,
Барый мәхдүм, сүз юктан сүз булсын дигәндәй, Мостафа байдан хәл-әхвәл сорашып утырды:
– Юл-сәфәрләр кыен булмадымы соң, Мостафа абзый?
– Орынбурга хәтле дөяләр кәрваны белән, аннары поездга да, пароходка да утырып кайттым...
– Чуен юл сезгә хәтле барып җитмиме әле?
– Шәт, икенче елга булыр инде, хәзрәт, төзеп яталар. Чуен юл салынгач, эшләр җиңеләячәк. Айлар буе дөя өстендә селкенеп барырга кирәк булмаячак. Ул чакта инде Орынбурдан Ташкентка хәтле нибары өч-дүрт көнлек юл булыр...
– Искитмәле инде, Мостафа абзый, искитмәле!
Пылау өләшүчеләр, эшне бетереп, үзләренә дигән тәлинкәләрне алдылар да, урыннарына утырыштылар. Тирләп-пешеп чыккан Сабирҗан мәзин комач төсле кызыл яулыгы белән битен, муенын сөртә-сөртә һәркемгә ишетелерлек итеп:
– Булды, җәмәгать, тәнавел итегез*! – дип кычкырды.
*[Тәнавел итегез – авыз итегез, ашый башлагыз.]
Сөйләшү-гөжләшүләр шундук тынды, һәммәсе дә бисмилла әйтеп ашарга керештеләр.
Бушаган тәлинкәләр казаннар янына кире җибәрелеп, яңадан тулып килделәр. Табынчы мәзин һәм аның уллары кунакларны бертуктаусыз кыстап тордылар.
Бер рәт тамак туйгандай булгач, моназара башланып китте.
Сабирҗан мәзин, Сәләхи картка таба борылып:
– Синең киявең кайткан дигәннәр иде. Ник әле ул мәҗлестә күренми? – дип сорады.
– Тәгаен әйтә алмыйм, хәзрәт... Күрәсең, эшен ташлап китәсе килмәгәндер. Эшне бик сагынып кайткан, көне-төне кырдан кайтмый ята.
Умартачы Гыймади, инде бөрешеп беткән бер карт булуына да карамастан, яшьле күзләрен чекрәйтеп, ачу белән әйтеп куйды:
– Сак булыгыз, җәмәгать!.. Авылда катыржан качырып ятабыз! Моның өчен безне башыбыздан сыйпамаслар!
Барысы да сагаеп тынып калдылар. Ниһаять, Вафа староста сүз алды.
– Бу хакта минем инде күптән картлар белән сөйләшәсем килә иде, тик менә Сәләхи абзый гына үпкәләр дип курыктым... Инде бүтәннәр дә шул турыда сүз кузгаткач, безгә мәсьәләне уртага салып сөйләшмичә ярамас, җәмәгать. Минем фикер шундый: Фәхрине тотарга да булыска илтеп тапшырырга кирәк!
Табын дәррәү гүелдәп куйды,
– Күптән тотып бирергә кирәк иде инде!
– Аның гаебе нәрсәдә соң?
Вафа аягүрә торып басты:
– Җәмәгать! Тыңлыйк әле, бай абзый нәрсә дияр икән!
Тагын тынлык урнашты. Шул тынлык эчендә Мостафа байның салмак, ышанычлы тавышы яңгырады:
– Мин болай уйлыйм, картлар: авылдан сөрелүчеләр бер Сәләхи кияве генә түгел, башкалар да булды. Инде фараз итик: әгәр дә мәгәр шул җәнҗалчылар һәммәсе кире кайтып авылда яшеренеп ятса, нәрсә килеп чыгар иде икән? Үзегез уйлап карагыз әле, ә? Нигә безгә ул разбойникларны качырып яткырырга?!
Мәҗлес корт оясыдай гөжелдәргә тотынды. Күпчелек кеше качак каторжанны тотып бирү ягын каерганлыктан, Фәхрине яклап чыгучыларның берән-сәрән тавышлары гомуми шау-шу астында бик тиз күмелеп калды. Шуннан файдаланып, картлар мәсьәләне шундук, табын янында ук, үзара хәл итеп тә куйдылар.
Әмма шулвакыт көтмәгәндә, бөтен шау-шуны күмеп, һавада көчле яшь тавыш яңгырап китте:
– Җәмәгать!
Барысы да тавыш ишетелгән якка борылып карадылар. Исмәгыйль, үзенең янәшәсендә утырган Барый мәхдүмнең һәм әтисе Әкрәм карыйның тырышып-тырышып үгетләүләренә һәм кием чабуыннан тарткалауларына да игътибар итмичә, дулкынланган бер кыяфәттә урыныннан торып баскан иде.
– Җәмәгать! Акылыгыздамы сез? Нишләргә җыенганыгызны үзегез аңлыйсызмы? Фәхри абый кайчан да булса угрылык кылганмы яки ат урлаганмы? Яисә бүтән берәр кара кәсептә тотылганмы? Аның катыр китүе безнең барыбыз өчен, мир өчен түгел идемени? Ул бит анда бөтенләй нахактан китте. Андый кешене кызганырга, аңа ярдәм итәргә кирәк иде, ә сез аны тотып, каядыр илтеп тапшырырга телисез. Җитмәсә, үз ирке белән кайткан кешене! Тагын бер кат уйлап карагыз!
Әле генә Фәхрине тотып бирергә дип кычкырган кешеләр, башларын түбән иеп, тынып калдылар. Вафа староста гына түзмәде:
– Нәрсә сөйләнә ул малай актыгы? – дип, буыла-буыла җикеренеп кычкырды. – Яшь башы белән өлкәннәр сүзенә катышып, акыл өйрәтеп маташкан була бит, хәерсез!
– Һич килешми, һич килешми, мәхдүм! – диде мәзин дә, егетне битәрләп. – Синнән һичкем сүз әйтергә сорамыйдыр! Атаңнан, өлкәннәрдән узып сөйләнү һич килешмидер, фаразан!
Куштаннар да телгә килделәр;
– Авызында ана сөте кипмәгән, шулай да олылар сүзенә тыгыла... Хәчтерүш!
– Тәмам инсафы калмаган малайның!
– Атаңнан оялыр идең!
– Нәрсә аңа әти кеше! Төкерә ул өлкәннәргә, аның үз башы бар ич!
– Әйе, дөрес әйтәсең, минем үз башым бар! – дип кычкырды Исмәгыйль, нәфрәт белән. – Сезнең акылга мохтаҗ түгел мин, үземнеке дә җитеп ашкан!.. Ярар, чал сакалларыгызны селкетмәгез! Сакал кәҗәдә дә бар. Ә инде, үз күләгәгездән үзегез куркып, гаепсез бер бәндәне батырырга ниятлисез икән, димәк, мин сезгә иш була алмыйм. Менә шул!
Исмәгыйль үзенә садака итеп бирелгән биш сумлык кәгазь акчаны куеныннан чыгарып табын уртасына ыргытты да, кырт борылып, кызу-кызу адымнар белән авылга таба китеп барды.
– Хәерче калдыгы!
– Мактанчык, юеш танау!
– Үзе ашаган савытны нәҗесли бит, хайван! – дип кычкырынып калдылар аның артыннан.
Улыннан мондый эшне һич көтмәгән Әкрәм карый, оятыннан кая качарга белмичә, башын түбән иеп утыра иде.
Барый мәхдүм исә, һәммәсенең уй-фикерен әйткәндәй, болай диде:
– Хөкүмәт әмерләрен ихтирам итү һәрбер мөселманга фарыз эштер. Ә Сәләхи абзый кияве хөкүмәт әмерләренә буйсынмыйча җәзадан качып йөри.
– Аны тотып алып кантурга илтеп бирергә кирәк. Анда теләсә нишләтсеннәр – анысы безнең эш түгел! – диде Вафа.
Кунаклар сый-хөрмәт өчен Мостафа байга рәхмәтләр әйтә-әйтә таралыша башладылар. Беришесе турыдан-туры басуга – эшкә юнәлде, ә беришесе өйгә ял итәргә кайтып китте.
Һәммәсенең телендә Мостафа бай иде.
– Һай, Аллаһы Тәгалә бәхетне мул биргән дә инде бу Мостафа абзыйга! Бөтен авылны тыгынганчы ашатты – күз дә йоммады.
– Аңа нәрсә! Кесә тулы акча! Борын-борыннан шулай килә инде ул: берәү үзенең торган җирендә гомере буе корт урынына казынып ята, әмма барыбер мужик булып кала; ә берәүсе читкә чыгып китә дә, череп баеп кайта.
– Юк, күрше, хикмәт анда түгел! Әнә Гаффар белән Китек колак Зарифның яисә Гайшә карчыкның балаларын алып кара син. Һәммәсе дә читтә йөреп кайткан кешеләр. Ә баеганнармы соң? Ничек чабата киеп киткән булсалар, шул ук чабатадан кире әйләнеп кайттылар. Яки менә Миңлебай малайлары: берсе гомер буе авылдан чыкмый ята, шулай да баеды; икенчесе, ярты дөньяны гизсә дә, барыбер көтүче булып калды. Юк инде, күрше, бәхетең булмаса, кая барсаң да рәт юк; ә бәхетлеләр теләсәң кайда рәхәт яши, – дип сөйләнделәр.
Кичкырын, көтүне алып кайтып, нәүбәттәге йортка тамак туйдырырга кергәч, мәзиннең асравы Сафага да бер коштабак белән калдык-постык пылау китереп китте,
Ниһаять, авыл халкы, көндезге эшләрдән тәмам арып-талып һәм Мостафа бай сыеннан соң тамаклары туйган бер хәлдә, йокларга ята башлады. Күп кенә өйләрдә инде утлар сүнгән иде. Шул вакытны Сәләхи карт йортының ишеген кактылар. Сотский белән пүнәтәйләр ияртеп, Фәхрине кулга алырга дип килгән Вафа староста иде бу. Ләкин бөтен йортны, ишегалларын айкап чыксалар да, Фәхрине таба алмадылар.
Өйдәгеләр исә Вафаның: «Фәхри кайда?» – дигән соравына:
– Белмибез! – дип кенә җавап бирделәр.
Фәхри әйтерсең лә суга төшкәндәй каядыр юкка чыкты.
XXXI
Шуннан соңгы көннәрдәге эзләнүләр дә бернинди нәтиҗә бирмәде. Фәхри һаман табылмады. Аның каравы, халык арасында колактан-колакка төрле имеш-мимеш сүзләр йөри башлады:
– Фәхри урманда качып ята икән...
– Хатыны Мәфтуха аңа ашарга илтеп йөри ди...
– Көтүче Сафа белән дә очрашалар икән. Сафа аңа авылдагы бөтен яңа хәбәрләрне ирештереп тора ди.
– Әле күптән түгел генә урманда төн куна калган уракчылар күреп кайтканнар: кулында мылтык, артыннан эте ияргән ди.
– Ә безнекеләр әйтә: өченче көн төнлә белән ул каенатасының ындырына килгән ди... Исмәгыйль белән дуслашып алган имеш.
Бу имеш-мимешләр торган саен үсә, җәелә бардылар һәм берзаман Вафа староста колагына да ишетелделәр.
Вафа ярсуыннан нишләргә дә белмәде. Ахырда ул җыен җыйды да, Фәхрине тозакка эләктерү өчен бөтен халык белән урманны чолгап алырга киңәш итте. Ләкин күпчелек моңа риза булмады. Бары берничә куштан гына Вафаның тәкъдимен хуплап каршыладылар.
Һәм Вафа, шул куштаннарны ияртеп, беркөнне урманга китеп барды, көне буе анда алан, чокырларны айкап йөрде, ләкин Фәхринең эзенә төшәрдәй берни дә таба алмады. Становой катына барып, ярдәмгә кораллы стражниклар соравының да файдасы тимәде: артык кешеләрем юк дип һәм, аннан да битәр, авыл халкының иминлегенә зыян китерүе ихтимал булмаган ялгыз качакны эзләргә нигезле сәбәп юк дип, становой стражниклар бирүдән баш тартты.
Тәмам аптырап калган Вафа, ниһаять, ярдәм эзләп Сафа янына килде. Фәхринең яшеренгән урынын күрсәтү бәрабәренә аңа акча тәкъдим итте. Әмма Сафа үз абыйсының бу кармагына эләкмәде:
– Минем бөтен эшем сезнең сыер, сарыкларыгызны афәттән саклау, – дип кырт кисте. – Аларны сазга батырмыйча, бүре-карадан алдыртмыйча исән-сау саклап йөртә алсам, бик шөкрана инде... Миннән башка бүтәнне сорамагыз!..
Исмәгыйль белән сөйләшү дә шулай ук уңышсыз булды. Ничектер беркөнне юлда очратып, Вафа аны оялтырга тырышып карады:
– Ата-анаң итагатьле, диндар кешеләр югыйсә, законга да каршы бармыйлар, ә менә син качак катыржан белән бәйләнгәнсең, – диде. – Юньле кеше булсаң, аны безгә тотып бирергә булышыр идең!..
Исмәгыйль старостага сүзен әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде:
– Бәлкем, тагын берәр үтенечең бардыр?.. Балаларыңны сөннәткә утыртырга кирәкмиме? Әллә, булмаса, кулыма күсәк тоттырып, көпә-көндез авыл сакларга куясыңмы? Әйдә, әйтеп бак!.. – дип, аның авызын каплады.
Шулай итеп, Вафа старостаның тырышулары нәтиҗәсез бетте.
* * *
Яңгырлы, караңгы көзге көннәр килде. Бертуктаусыз яңгыр койды. Кешеләр көннәр буе өйдән чыкмый утырдылар. Тик солдатка китәсе никрутлар гына, соңгы тапкыр җырлап, уйнап калыйк дигәндәй, гармун күтәреп урам әйләнеп йөрделәр. Керпе Сәлим белән Вәли читкә такта яру эшенә киттеләр. Мал-туар да инде көтүгә чыгарылмый иде. Сафа белән Хәтирә яңадан чыпта-кап сугу хәстәренә керештеләр, ә Исмәгыйль Казанга, үзенең мәдрәсәсенә китәргә җыена башлады.
Төн иде. Әкрәм карыйлар өендә бөтен кеше инде йокыга киткән иде. Шулчакны кемдер әкрен генә ишек шакыды. Исмәгыйль, тавышка уянса да, йокы аралаш берни аңышмыйча, беравык тик кенә ятты. Ишек шакыган әкрен тавыш яңадан кабатлангач кына, ул урыныннан торды, бишмәтен иңенә элеп, өйалдына чыкты һәм кечкенә тәрәзәдән тышка карады. Ләкин төн караңгылыгында ул берни дә күрә алмады. Бары яңгыр тамчыларының күлдәвек суларга былт-былт итеп тамганы гына ишетелә иде.
Ишекне тагын шакыдылар.
– Кем ул анда? – дип сорады, ниһаять, шәкерт.
– Бу мин, Хәтирә...
Яңгырдан бүрткән ишекне Исмәгыйль бик кыенлык белән ачты.
– Сине Сафа чакыра, безгә кил. «Ул» бездә.
Исмәгыйль, артык берни дә сораштырып тормыйча, ияк какты да, бишмәтен өстенә киде.
Сибәләп яуган яңгыр астында алар сөйләшмичә генә бардылар. Ниһаять, Керпенең тәбәнәк, кыйшык өе янына килеп җиттеләр дә, ут алынмаган караңгы бүлмәгә керделәр.
– Бу синме, Исмәгыйль? – дип эндәште берәү караңгыдан.
– Ие, ие, Фәхри абзый, мин. Ни булды?
– Киңәшләшергә кирәк иде, Исмәгыйль, – диде Фәхри һәм, Исмәгыйль урынга утыргач, сүзен дәвам итте: – урманда кышларга хәтәррәк булыр, дим. Минем иптәшләр, әлеге Чәүкәле качаклары, кышка калага китмәкче булалар, үзләре белән мине дә чакыралар. Китим микән, дим? Сафадан сораган идем дә, тәгаен әйтә алмый, кыенсына. Менә син нәрсә диярсең икән?
– Ә калада нишләргә уйлыйсың соң?
– Мин әле үзем дә белмим...
– Анда капмассыңмы соң?
– Анысын кем белгән инде. Куркыныч, билгеле!
Бүлмәдә тынлык урнашты. Исмәгыйль үзалдына уйга калды. Йоклап яткан Галиянең генә тигез сулыш алуы ишетелә иде.
– Паспортың юк инде синең, ә? – дип сорады тагын Исмәгыйль, тынлыкны бозып.
– Каян булсын инде ул миндә...
– Ә синең, Сафа абзый?
– Минем дә юк.
Шулчакны Хәтирә кыюсыз гына әйтеп куйды:
– Әгәр яраса, Вәли абый әнә иске паспортын онытып калдырган...
Исмәгыйль шатлыктан чак кына кычкырып җибәрмәде.
– Булды бу, алайса, Фәхри абзый! Безгә башка берни дә кирәкми. Шул иске паспорт белән син безнең мәдрәсәгә берәр эшкә урнаша алырсың дип уйлыйм. Бездә алай төпченеп тормыйлар. Теләсәң, урнашырга үзем булышырмын. Берсекөнгә мин китәм. Син дә шул вакытларга чамалап сәфәр чыга аласың. Казанга килгәч, Кәрим ахун мәдрәсәсе кайда дип сорасаң, шундук күрсәтеп бирерләр. Калганын инде мин үзем рәтләрмен. Шуңа ризамы?
Фәхри сүзсез генә Исмәгыйльнең кулын кысты.
* * *
Кыш бик тиз керде, аз гына вакыт эчендә инеш суларын катырып, ярлы-ябагайның йорт-кураларын көрт белән басып китте. Күп кешеләр инде бөтенләй өйдән чыкмас булдылар; иртәдән караңгы кичкә хәтле алар Сабирҗан мәзин өчен кап-чыпта сугалар иде.
Койма буйларында, көртләрне казып, көл чокырлары ясадылар. Ике атнага бер мәртәбә Мәүла Колыга көл җыючы бер абзый килә иде. Ул йорт борынча йөреп, чокырларда җыелган көлне әрҗәсенә тутыра-тутыра да, ат җиккән чанасына илтеп сала. Җиңел көл тузаны болыт сыман һавада очып йөри, көртләр өстенә кунып, кышның ак юрганын күгелҗем-кара төскә буйый.
Көл җыючы абзый крәстиәннәргә арзанлы уенчыклар – балаларга сыбызгылар яисә кургашын балдаклар өләшә дә, җыелган көлне якындагы пыяла заводына илтеп сата иде.
Соңгы килүендә ул авыл халкы арасында коточкыч шомлы бер хәбәр таратты:
– Япун патшасы безнең патшага хат җибәргән, имеш. Бөтен халкың белән безнең дингә, ягъни япун диненә күч дип. Күчмәсәң, Порта-Пурыңны* тартып алам дигән, ди. Шуннан безнең патшаның бик тә ачуы чыккан. Моңарчы дөньяга исеме-фәләне дә мәгълүм булмаган ниндидер алама япун шулай кәпрәйсен әле, ничек шул хурлыкка түзеп тормак кирәк?.. Менә шул: безнең патша тоткан да тегене сугышка чакырган...
*[Порт-Артур шәһәрен бозып әйтүе.]
Бу шомлы хәбәргә мужик халкы башта ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ләкин озак та үтми, волостьтан белешеп кайткан Вафа староста, җыен җыеп, Япония белән сугыш башлануы турындагы хәбәрнең чыннан да дөрес икәнлеген белдерде.
– Тик безгә куркырга кирәкми, җәмәгать! – диде ул, халыкны тынычландырып. – Ул япун дигәннәре бик аз икән, җитмәсә, бик бәләкәйләр, гайрәтсезләр ди. Безнең бер янарал ачыктан-ачык әйткән: «Без аларны бүрек белән дә бәреп егарбыз!» – дигән ди.
Барый мулла исә, старостаның киңәше буенча, бер җомгада, намаздан соң, ак патшага исәнлек һәм сугышта җиңү теләп, махсус дога кылдырды.
Озакламый Себер тарафларына вагонлап-вагонлап гаскәр озатыла башлады. Алар артыннан тәреләр, иконалар сәфәр чыкты. Әмма тәреләр дә, иконалар да «олуг урыс гаскәрен» һәлакәттән коткарып кала алмады: япун армиясе ярым ач, ярым ялангач һәм ярты-йорты коралланган урыс солдатларын йөзәрләп-меңәрләп берьюлы кыра торды. Японнарның бу җиңүле һөҗүмнәре тәмам куркуга калган халык арасында берсеннән-берсе шомлырак яңа хәбәрләр тууга сәбәп булды:
– Бәни әсфар* дигәннәре шул япуннар икән...
*[Бәни әсфар – сары кавем. Борынгы легендада көнчыгыштан көнбатышка килүче бер халык исеме.]
– Бу теге, дин китапларында язылган яэҗүҗ-мәэҗүҗләр* буламы инде?
*[Яэҗүҗ-Мәэҗуҗ – мифик халык исемнәре.]
– Әйе, дөббәтел-гарызлар*... Сугыштан соң кыямәт көне көтеләдер. Башта имам Мәһди иңәчәк икән... Шуннан соң инде Коръән күккә күтәрелеп, кыямәт кубачак.
*[Дөббэтел-гарыз – шул ук яэҗүҗ-мәэҗүҗләр мәгънәсендә.]
Имеш-мимешләр һаман үсә баралар, кабартылалар һәм әллә нинди котчыккыч рәвешләргә керәләр иде. Кайчакны озын колактан ишетелгән кечкенә генә уйдырма хәбәр дә, телдән телгә күчеп йөри торгач, – әйтик, мулладан приказчикка, приказчиктан берәр байга, байдан аның хатынына күчә торгач, галәмәт тә озын һәм буталчык бер хикәяткә әверелә иде. Әгәр тикшереп-нитеп карасаң, эчтәлеге буенча, бу уйдырмаларны тудыруда катнашкан барлык кешеләрнең кем һәм ничә яшьтә икәнлекләрен, хәтта нинди җенестән һәм социаль катлаудан булуларын да бик җиңел ачыкларга булыр иде.
* * *
Тышта җәяүле буран улаган яз алды төннәренең берсендә Сафалар өенә качак Фәхри килеп керде. Шаккатудан телсез-өнсез калган Сафа һәм Хәтирә белән кул биреп күрешкәннән соң, ул шундук, дулкынланудан тотлыга-тотлыга, үзенең шатлыгын сөйләргә кереште:
– Менә ул! Башлана башлады! Күрерсез, бу сугыш безнең өчен файдага гына булачак. Каторгада чакта ук берәү әйткән иде әле миңа: «Сугыш башланса – һәммә кеше иреккә чыгар; патшаны бәреп төшерерләр, җирне крәстиәннәр үзара бүләрләр – безнең көннәр килер», – дигән иде. Мин хәзер әнә шуны сизеп торам, дусларым: ул көннәр якынлашып килә! Шундый чакта ничек мәдрәсәдә бикләнеп ятмак кирәк?.. Чәүкәледәге иптәшләр белән киңәш-табыш иттем дә, менә туп-туры монда кайттым.
Фәхринең сүзләренә Сафа ышанырга да, ышанмаска да белмәде; авыр итеп бер көрсенде дә:
– Ходай кушып, шулай гына була күрсен инде, – диде.
Ә ул Фәхри әйткән заманнар чыннан да якынлашып килә иде. Авыл яңа дәвер – «бөек алмашынулар» дәвере алдында тора иде.

You have read 1 text from Tatar literature.
- Parts
- Болганчык Еллар - 01Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3805Total number of unique words is 201937.6 of words are in the 2000 most common words53.9 of words are in the 5000 most common words61.7 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 02Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3994Total number of unique words is 206138.8 of words are in the 2000 most common words54.8 of words are in the 5000 most common words63.7 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 03Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4015Total number of unique words is 210736.4 of words are in the 2000 most common words54.8 of words are in the 5000 most common words63.2 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 04Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3939Total number of unique words is 200339.4 of words are in the 2000 most common words55.6 of words are in the 5000 most common words64.9 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 05Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3934Total number of unique words is 191339.5 of words are in the 2000 most common words56.1 of words are in the 5000 most common words64.4 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 06Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3938Total number of unique words is 204236.5 of words are in the 2000 most common words52.3 of words are in the 5000 most common words61.1 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 07Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3870Total number of unique words is 196136.9 of words are in the 2000 most common words53.3 of words are in the 5000 most common words61.5 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 08Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3889Total number of unique words is 207636.5 of words are in the 2000 most common words52.4 of words are in the 5000 most common words61.0 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 09Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3825Total number of unique words is 197638.3 of words are in the 2000 most common words55.9 of words are in the 5000 most common words63.5 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 10Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3793Total number of unique words is 192737.5 of words are in the 2000 most common words55.4 of words are in the 5000 most common words63.9 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 11Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4023Total number of unique words is 189839.0 of words are in the 2000 most common words56.2 of words are in the 5000 most common words63.5 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 12Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3943Total number of unique words is 189537.9 of words are in the 2000 most common words54.4 of words are in the 5000 most common words62.4 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 13Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3899Total number of unique words is 193338.5 of words are in the 2000 most common words55.7 of words are in the 5000 most common words64.0 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 14Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3807Total number of unique words is 194037.8 of words are in the 2000 most common words54.7 of words are in the 5000 most common words62.8 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 15Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3780Total number of unique words is 207933.6 of words are in the 2000 most common words49.4 of words are in the 5000 most common words56.8 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 16Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3927Total number of unique words is 220535.8 of words are in the 2000 most common words50.3 of words are in the 5000 most common words58.3 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 17Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3708Total number of unique words is 202033.3 of words are in the 2000 most common words47.4 of words are in the 5000 most common words56.3 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 18Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3871Total number of unique words is 209037.3 of words are in the 2000 most common words51.7 of words are in the 5000 most common words60.1 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 19Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3825Total number of unique words is 213336.4 of words are in the 2000 most common words51.7 of words are in the 5000 most common words59.7 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 20Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3852Total number of unique words is 204537.2 of words are in the 2000 most common words53.0 of words are in the 5000 most common words60.8 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 21Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3931Total number of unique words is 203539.5 of words are in the 2000 most common words54.4 of words are in the 5000 most common words62.7 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 22Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3825Total number of unique words is 205237.7 of words are in the 2000 most common words52.3 of words are in the 5000 most common words60.2 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 23Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3844Total number of unique words is 214635.3 of words are in the 2000 most common words50.3 of words are in the 5000 most common words58.6 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 24Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3953Total number of unique words is 229133.5 of words are in the 2000 most common words48.5 of words are in the 5000 most common words56.1 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 25Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3749Total number of unique words is 206735.7 of words are in the 2000 most common words50.9 of words are in the 5000 most common words58.2 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 26Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3841Total number of unique words is 220533.4 of words are in the 2000 most common words46.8 of words are in the 5000 most common words54.6 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 27Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3816Total number of unique words is 198836.7 of words are in the 2000 most common words52.2 of words are in the 5000 most common words60.6 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 28Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3885Total number of unique words is 208436.7 of words are in the 2000 most common words51.7 of words are in the 5000 most common words59.7 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 29Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3544Total number of unique words is 188538.3 of words are in the 2000 most common words53.4 of words are in the 5000 most common words61.1 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 30Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4056Total number of unique words is 215937.2 of words are in the 2000 most common words53.2 of words are in the 5000 most common words62.3 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 31Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4006Total number of unique words is 198639.1 of words are in the 2000 most common words55.6 of words are in the 5000 most common words63.6 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 32Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4008Total number of unique words is 209836.5 of words are in the 2000 most common words53.1 of words are in the 5000 most common words61.4 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 33Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3955Total number of unique words is 205338.0 of words are in the 2000 most common words52.6 of words are in the 5000 most common words60.7 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 34Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3962Total number of unique words is 209139.5 of words are in the 2000 most common words55.4 of words are in the 5000 most common words63.7 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 35Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3950Total number of unique words is 207738.1 of words are in the 2000 most common words53.9 of words are in the 5000 most common words61.4 of words are in the 8000 most common words
- Болганчык Еллар - 36Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 2510Total number of unique words is 146441.8 of words are in the 2000 most common words56.9 of words are in the 5000 most common words65.4 of words are in the 8000 most common words