Latin

Болганчык Еллар - 27

Total number of words is 3816
Total number of unique words is 1988
36.7 of words are in the 2000 most common words
52.2 of words are in the 5000 most common words
60.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Сафа белән Саҗидә, чит-ят кеше белән ничек сүз башларга белмичә, дәшми басып тордылар.
– Нәрсәдән курыктыгыз?.. Мин тешләмим... Әйдә якынрак кил, Әхмәтҗан абзый, – диде теге кеше.
– Мин Әхмәтҗан түгел.
– Кем икәнеңне каян белим ди мин!
– Белмәгәч, әйтмиләр аны... Минем үз исемем бар... Сафа мин, – диде Сафа, ачуы чыгып, һәм ишеккә таба борылды.
– Ярар, ачуланма, Сафа дус... Тукта инде, кая алай ашыгасың? Яле, булмаса, авыл хәлләрен сөйләп җибәр. Нинди яңалыклар бар икән анда, – диде фәсле әфәнде һәм диванда үзе яныннан урын күрсәтеп: – Әйдә утыр, сөйләшик, – дип утырырга кыстады.
Истанбулның үз кешесе белән әңгәмә корып утыру кызыктыра иде, билгеле. Шуңа күрә Сафа карышып тормады, диванга килеп утырды. Үз янәшәсеннән Саҗидәгә дә урын бирде.
Саф күңелле, садә табигатьле ирле-хатынлы ике кеше, бернәрсәне дә яшермичә, Мәүла Колыдагы авыр тормышлары, фетнә-чуалышлар, күченеп китү һәм Истанбулга килү мәшәкатьләре турында иркенләп сөйләргә керештеләр.
Кинәт фәсле әфәнде аларны кырт кына сүздән бүлде дә:
– Сөйләшә-сөйләшә карта уйнасак ничек булыр, ә? – диде.
– Әстәгъфирулла, Ходай язмасын! Минем гомеремдә дә кулыма карта алганым юк! – дип җавап бирде Сафа.
Ә Саҗидә:
– Без монда карта уйнар өчен килмәдек, – дип өстәде.
– Ә нәрсә өчен килдегез соң, Миңсылу апакаем? – дип, чытлыкланыбрак сорады фәсле әфәнде һәм Сафа аша сузылып, кулы белән Саҗидәнең күкрәгенә үрелде.
Саҗидә, кызарынып-бүртенеп, урыныннан сикереп торды.
Тәмам каушап калган Сафа ни дияргә дә белмәде. Ә ул арада теге әфәнде аның бүреген бәреп төшерде һәм такыр башын учы белән чәбәкли-чәбәкли такмаклап:
– Их Әхмәтҗан! Их Сафаҗан! Карта уйный белмәгәч, Истанбулга нәрсәгә килдең син? – диде.
Бу ачыктан-ачык мыскыллау иде. Сафаны Казанда чакта да шулай мыскыл иткәннәр иде. Ул әле дә хәтерли: ниндидер бер малай аның сакалына зырылдавык җибәреп, соңыннан бу зырылдавыкны сакалы-ние белән бергә йолкып алырга туры килгән иде.
«Кая барма, гел фәкыйрь кешедән көләләр!» дип ачынып куйды ул, һәм, дорфалыкка сәләтсез кеше буларак, әлеге әфәндегә бер сүз дә әйтмәстән, бүреген алып киде, аннары Саҗидәгә:
– Киттек! – дип эндәште.
Ишектән чыкканда аларга киеме белән татар мөһаҗиренә охшаган тагын бер кеше очрады. Ул Сафа белән Саҗидәгә текәлеп карап торды да, бераз икеләнебрәк:
– Исәнмесез! – диде.
– Сиңа да исәнлек-саулык телим! – дип җавап бирде Сафа коры гына һәм юлын дәвам итәргә теләде.
– Күчеп килгән кешеләрме әллә? – диде теге, тагы да сүз катып.
– Нәкъ үзләре.
– Истанбулда күптәнме?
– Бүген генә килеп төштек.
– Ә без инде монда ай буе газап чигәбез. Менә шушы кабакта яшибез. Аннан кайчан китәрбез әле – белгән юк... Кая барма – һәр җирдә алдашу, мыскыллау... Түзәр хәл калмады.
Бу кешенең сүзләре, инсафлы төс-кыяфәте Сафа белән Саҗидәне тынычландырып җибәрде. Алар ачылып китеп аның белән сөйләшә башладылар. Яңа таныш үзенең Хатип исемле булуын һәм монда Иделнең тау ягындагы бер авылдан күчеп килүен әйтте.
– Җәмәгатеңме? – дип сорады ул Сафадан, Саҗидәгә таба ым кагып.
– Әйе.
– Ә бала-чага ничәү?
– Баласызлар без... Ходай насыйп итмәде...
– Булмавы хәерлерәктер дә бәлкем... Монда бала-чагалы кешеләргә бик кыен хәзер.
Бала турында сүз чыккач та, Сафа белән Саҗидәнең күз алдына туган авыл һәм Хәтирә килеп басты. Ул, мескен, бала табарга әзерләнә торгандыр һәм Сафа белән Саҗидәдән яхшы хәбәр көтәдер инде.
Хатип, яңа иптәшләренең ничектер кинәт кенә моңаеп-сүрелеп калуларын күреп, сүзне тизрәк башкага күчерергә ашыкты:
– Сез кая барырга җыенган идегез соң әле? Берәр йомыш белән чыктыгызмы, әллә болай гынамы?
– Болай гына, шәһәр карап керикме әллә дигән идек! – диде Сафа.
– Тик карагыз аны, итәкне җыебрак йөрегез, – дип кисәтте Хатип. – Юкса, Ходай язмасын, бәла-казага эләгеп куюыгыз бар.
– Әйе, халык әллә ниндирәк шул монда, килүгә үк сиздек, – диде Саҗидә, әңгәмәгә кушылып. – Аңламассың, явызлыктан шулай эшлиләрме, әллә гадәтләре шундыймы?
– Әйтәсе дә юк, халкы яман, – диде Хатип, килешеп. – Миңа калса, урыслар аларга караганда күп яхшы... Монда ялган өстенә ялган... Бөтен эш-тормышлары алдауга корылган.
– Йа Алла! – дип авыр сулап куйды Саҗидә. – Шундый нәрсәләр хәлифә илендә эшләнә бит – бигрәк тә менә шунысы аянычлы!
– Анысына хәлифәнең катышы юк. Ул дөнья эшләрен бар дип тә белми. Син аңа гүзәл кызларны гына күбрәк бир... Соң, нишлибез, кузгалабызмы? Әгәр каршы килмәсәгез, мин дә сезнең белән бара алам. Барыбер эшем юк, вакыт тизрәк үтәр, ичмасам.
Сафа белән Саҗидә рәхәтләнеп риза булдылар.
Алар шулай өчәүләп, үзара тату гына сөйләшә-сөйләшә, тар, кәкре урамнар буйлап шәһәр карап йөрделәр. Әңгәмә күбрәк Сафа белән Хатип арасында куерды, ә Саҗидә, ирләр белән янәшә атлап барса да, сүзгә бик сирәк – берәр нәрсә турында сорарга кирәк булганда гына катнашты. Урамны күзәтеп баруы күңеллерәк иде аңа. Һәм ул игътибарга лаеклы бер генә нәрсәне дә үзенең очлы күз карашыннан читтә калдырмады. Бигрәк тә аны урамда ач этләрнең куп булуы гаҗәпләндерде. Бу этләр өерләре белән урам гизеп йөриләр яисә капка асларында, ишек төпләрендә йокымсырап яталар иде. Саҗидә бөтен юлны иңләп каршыга таба килгән шундый эт өерләренең берсенә куркынган күз карашын ташлап алды да:
– Этләр бик күп икән монда! – дип куйды.
– Андый байлык монда буа буарлык! – диде Хатип һәм аяк арасында бөтерелгән бер этне читкә тибеп җибәрде. – Ә ике аяклылары тагы да күбрәк...
Бераз тын гына барганнан соң, Хатип яңадан сүз башлады:
– Туган илдә чакта хыялланып йөргән Истанбул түгел бу, Сафа туган. Үз күзең белән күргәч, чын эт абзары булып чыкты ул. Кая гына барма, кем белән генә сөйләшмә, һәр җирдә берәр этенә килеп төртеләсең.
– Шулай ук булыр микәнни? Бер генә дә яхшы, күңелгә ятышлы нәрсә юкмыни? – диде Сафа. – Ә без, юләрләр, кешечә яши башларбыз дип, монда килергә атлыгып торабыз тагын!..
Шул вакыт чат почмагыннан озын, чандыр гәүдәле, аркасында самавыр сыман ниндидер түгәрәк савыт аскан сәер бер адәм атылып чыкты. Самавыр төбенә озын калай көпшә беркетелгән булып, бу көпшәнең кран куелган икенче очы әлеге кешенең култык астыннан корсагы турысына бөгеп китерелгән иде.
Саҗидә куркынган кыяфәттә бер читкә тайпылды. Савыт аскан кеше исә, адымын әкренәйтеп, хатынның йөзенә текәлеп карады да, такмак әйткән сыман көйләп:
– Һәй, су! Тукыз дешикни утуз ике япар саук су!* – дип кычкырып җибәрде.
*[Һәй, су! Тугыз тишекне утыз ике итә торган суык су (төрекчә).]
Коты алынган Саҗидә шундук: «Әстәгъфирулла! Тәүбә, тәүбә!» – ди-ди, як-ягына карап төкеренергә тотынды.
Тагын берничә чат, тыкрыкны борылгач, алар Истанбулның мәшһүр базарына – Капалы Чаршыга* килеп чыктылар.
[Капалы Чаршы - Истанбулдагы өсте каплаулы базар.]
Һәммә шәрык базарлары кебек, бу базар да өстән ябык, каплаулы иде. Анда рәхәт бер салкынлык һәм ярым караңгылык хөкем сөреп, сатучылар һәм алучылар өчен ул бер үк вакытта ачык урамның түзеп булмаслык эссе һавасыннан котылу урыны да булып хезмәт итә иде,
Тар урамнарда һәм тыкрыкларда исәпсез-хисапсыз вак кибетләр тезелеп киткән, һәрбер урам яки тыкрык үзенә бертөрле товар белән сату итә. Базар беркайчан буш түгел, кая гына карама – һәр җирдә нидер саталар, нидер алалар; сатулашу, кычкырышу, ызгыш-талаш тавышларыннан һава дер селкенеп тора. Һәммәсе дә берсен-берсе алдарга, төп башына утыртырга тырыша. Дус кешеме ул яки туган-кардәшме, алар өчен барыбер, бары тик алдарга булсын. Сату-алу кәсебенең язылмаган кагыйдәсе иде бу! Тәҗрибәлерәк, шомарганрак сатучылар базарда йөрүче халык төркемендә читтән килгән яңа кешене бик тиз күреп алалар; андый чакта әле генә бер-берсен алдарга дип хәйлә корып торган сатучылар әлеге яңа кешене күмәкләшеп «эшкәртергә» тотыналар.
Сафа, Саҗидә һәм Хатип, шуларның һәммәсен тамаша кылып, халык төркемен ера-ера һаман эчкәре керә бардылар. Ара-тирә, аеруча күзгә ташланырлык әйберләр очраганда, алар тукталып калалар һәм Хатипның ул әйберләр турындагы аңлатмаларын тыңлыйлар иде.
Палас-келәм кибетләре рәтенә җиткәч тә алар бераз тукталып тордылар. Өстенә озын чабулы кара җөббә, киң чалбар, башына кара чуклы кызыл фәс киеп, биленә яшел ефәк пута ураган кәкре борынлы, елтыр кара күзле бер төрек карты, мәгърур бер кыяфәт белән озын чал сакалын сыйпаштыргалап, ниндидер европалыга товар тәкъдим итеп маташа иде. Ләкин европалы, тау-тау өелеп яткан келәмнәрне актарса да, үзенә ошаганны эзләп таба алмады булса кирәк, күршедәге кибеткә китеп барды.
– Менә шундый келәмнәрнең берсен болынга җәяргә иде дә, өстенә табын әзерләп, рәхәтләнеп ашап утырырга иде, – дип куйды Хатип, хәйләле көлемсерәп. – Начар булмас иде бит, ә?
– Моны сатып алыр өчен бер ат бәһасы җитәр иде микән? – диде Сафа, Хатипка сораулы күз карашын юнәлтеп.
– Ике атыңа өстәп бер танаңны да сатсаң җитәр бәлкем, – дип җавап бирде Хатип.
Саҗидә дә келәмнәргә сокланып карап тора иде. Карт төрек моны сизеп алды. Аның күзләрендә шаян очкыннар ялтырап китте, һәм ул, сүз катарга уйлап, Саҗидәгә таба борылды. Ләкин иртәнге күңелсез вакыйганы әле дә булса онытмаган хатын, күзләрен түбән төшереп, бу урыннан тизрәк китәргә ашыкты.
Палас-келәмнәр рәтеннән соң ефәк тукымалар рәте башланды. Монда кибет тотучы төрекләр һәммәсе диярлек яшь, чибәр, купшы киемлеләр иде. Сатып алучыларның да күбесе европача киенгән хатын-кызлардан тора; алар үзләрен бик иркен тоталар, төрле төстәге нәфис ефәк төргәкләрендә актарынган булып, сөйкемле кибетчеләр белән уен-көлке сөйләшәләр, көязләнәләр, чытлыкланалар. Шунда ук битен-күзен куе челтәр астына яшергән төрек хатын-кызлары да күренгәләп китә иде,
– Бу кадәр капланып ничек тончыкмыйлар икән алар? – дип куйды Саҗидә, кызганып. – Андый киемне ул мескеннәргә кем уйлап тапты икән?
– Кем булсын, хәлифәдер инде. Аларга йөз яшереп йөрергә хәлифә кушкан бит! – диде Хатип.
Ефәкчеләр урамын карап бетергәннән соң, алар ары киттеләр.
Менә азык-төлек кибетләре, галантерея рәте... Менә ювелир товарлары сатыла торган урам-тыкрыклар һәм наргилә кибетләре... Һәм ниһаять, бәзстан – корал базары...
Алтын, көмеш, сөяк сапларына әллә нинди гаҗәеп бизәкләр төшерелгән үткен йөзле корыч кылычлар, ай урагы төсле кәкре хәнҗәр- ятаганнар, пычаклар – һәммәсе дә кеше күзенә күренерлек итеп стеналарга эленгән, табындагы сый сыман, тамаша өстәленә таратып салынган иде. Хатип белән Сафа бу корыч байлыкка сихерләнгәндәй карап тордылар. Аларның берсе становой билендәге тутык кылычтан кала үз гомерендә бүтән корал күрмәгән булса, икенчесе кулына солдат мылтыгыннан башкасын тотып карамаган иде. Ә гомере буе чалгы пычак белән генә эш иткән Саҗидә гомумән дөньяда шундый искитмәле нәрсәләр бардыр дип уйламый да иде.
Сафа белән Хатип, кайчандыр үз илләрендә чалгы сатып алгандагыча, хәнҗәрләрне кулларына алып әйләндерә-әйләндерә, сапларындагы нәфис бизәкләрне җентекләп карыйлар һәм кыныларыннан чыгарып, кытыршы бармаклары белән аларның үткенме-юкмы икәнлекләрен тикшерәләр иде.
Тамаша өстәле артында, идәндә, тартмалардан корал бушатып маташкан кибетче чиркәс Сафа белән Хатипны тын гына күзәтеп торды-торды да, аларның бернәрсә дә сатып алырга ниятләре юклыгын сизеп, кинәт өстәл янына атылып килде, кан баскан күзләрен дәһшәтле акайтып, аптырый калган Сафаның һәм Хатипның кулыннан хәнҗәрләрне тартып алды, аннары шул хәнҗәрләре белән янап селтәнә-селтәнә аларны читкә куа башлады. Шул ук вакытта ул, талыйлар дип, дөнья ярып каравыл кычкыра иде.
– Борчылма, әфәнде! Хәнҗәрләрең кирәкми безгә, үзеңә булсын! – диде Хатип.
– Күр инде, ничек дулый бит. Әйтерсең лә без аны таларга килгән, дөнья ярып кычкыра! – диде Сафа.
Ул арада кибетче чиркәс бер читтә басып торган Саҗидәне күрде дә, ачуы сүрелгәндәй булды. Ләкин Саҗидә ирләрнең майлы күз карашларыннан бүген тәмам гарык булган иде инде, шуңа күрә кибет яныннан тиз генә китәргә ашыкты. Аның артыннан Сафа белән Хатип та иярде.
Тагы да бераз баргач, ат дирбиясе белән сату итүчеләр рәтенә килеп чыктылар. Мондагы товарлар Сафа белән Хатипка әлегәчә күргән барлык әйберләргә караганда да күңелгә якынрак һәм кызыклырак булып тоелды.
Зиннәтле бер иярне күргәч, Сафа тәмам истән калды, хыял диңгезенә чумды. «Менә шундый ияргә атланып сабан туенда ат чабышына барсаң иде!» –дип уйлады ул эченнән генә.
Ә Хатип, әйбәт каеш дирбиягә карап, үзенең авылдан китәсе көнне генә сатып җибәргән сөекле байталын исенә төшерде. «Менә бу дирбия минем малкайга чак кына буласы икән дә, Ходай насыйп итмәгән шул!» – диде ул үзенә-үзе, көенеч белән.
Саҗидә исә: «Менә шушындый дирбияле яхшы атларга утырып күрше авылга җыенга барсаң, нинди күңелле булыр иде!» – дип хыялланды.
Шул рәвештә уйлана-хыяллана, алар ыгы-зыгылы базар урамнары буйлап юлларын дәвам иттеләр. Хатип, арада иң тәҗрибәле кеше буларак, иптәшләрен һәртөрле бәла-каза, җәбер-золымнардан саклап барырга тырыша иде.
Ниһаять, алар Баязит мәчетенә якын гына урнашкан талчук базарына барып җиттеләр.
Талчукларның һәркайсы шикелле, бу талчук базары да гаять дәрәҗәдә пычрак, шау-шулы һәм кара кәсепле иде. Монда бөтен нәрсә алдауга, ялганга корылган булып, сатучыларның да монда иң явызлары, иң әшәкеләре, мәкерлеләре җыйналган иде.
Аларның һәрберсе диярлек нинди генә юл белән булса да берничә тиен акча табарга тырыша. Берәвенә ул Серкачи яки Мәхмүд паша төбәкләрендә урнашкан мосафирханәләрдә яки фәхешханәләрдә төн кунып чыгар өчен, ә икенчесенә үзенең җенси бозыклыкларын канәгатьләндерер өчен кирәк.
Менә ниндидер бер грек карты гади ташлы йөзекне бриллиант кашлы дип сатарга маташа; икенче бер урында яшь кенә итальян егете, шаярта-көлә, урланган әйберләр тәкъдим итә. Яки каяндыр бер инглиз агае килеп чыга да, күзеңә туп-туры карап, әкрен генә: «Әфиун бар», – дип үтеп китә. Ертык киемендә дә ничектер пөхтәлек саклаган бер немец, һич оялмастан, ватык сәгатен үтереп мактый. Аягына чак басып торган олы яшьтәге бер француз үзен балалар тәрбиячесе итеп алуларын үтенә. Бер читтәрәк җиргә җәелгән киндер җәймә өстендә кысык күзле кытай ниндидер фокуслар күрсәтә, шунда ук, кәмит карарга җыелган төркем тирәсендә, бер үсмер малай бөтерелә. Кытайның һәммә фокусларын күңелдән белгәнгә, ул инде хәзер тамашачыларның кесәләре белән генә кызыксына башлаган. Менә таушалган йөзле яшь кенә бер марҗа, ир-атны кызыктырмаммы дип, ахрысы, ботларын уйната-уйната киләп сарып йөри. Бер төркем төрекләр тәмәке һәм наргилә сатып утыралар. Йөзен куе челтәрле кара чадра белән каплаган, өстенә яшел чапан кигән бер татар хатыны хуш ис бөркеп торган кайнар пәрәмәчләр сата.
Шуннан ерак та түгел иске-москы өемнәре күренә. Аяксыз өстәлләр, урындыклар, ватык йозаклы сандыклар, ишекләре каерылган шкафлар, яньчелгән иске комганнар, ертылып-сизрәп беткән чалмалар – монда ни теләсәң шул бар. Хәтта, берәр ачыгавызы алмасмы дип, күрәсең, бер үк аякка киешле ике сыңар иске ботинканы бер пар итеп бәйләп саталар.
Хатип һәм аның яңа танышлары менә шушы җәһәннәмгә килеп эләккәннәр иде. Алар бәрелә-сугыла, аякларын көчкә өстерәп бардылар.
Башына берсе өстенә берсен манара сыман өеп иске фәсләр кигән бер сатучы халык диңгезен аралый-ера Сафалар янына үтте дә, манарасы очыннан бер фәсне кулына алып, саф Казан татарлары телендә такылдарга тотынды:
– Ягез әле, якташлар, фәс алып җибәрегез! Мондый фәсне үлеп эзләсәгез дә таба алмассыз! Киелгән-сыналган товар. Акчага мохтаҗ булмасам, валлаһи менә, сатып та тормас идем, үзем кияр идем! Хәлифә илендә фәссез ярамый, алыгыз, бер дә үкенмәссез! Өйгә ашыгам – бәясен күп сорамыйм. Кая әле, бисмиллаһиррахман иррахим! – дип, ул Сафаның бүреге белән кәләпүшен салдырып алды да, алар урынына фәсне кигереп куйды. – Я, төрек пашасыннан кай җирең ким? Әйдә, тизрәк алып кал, юкса кире дә уйлавым бар!
– Чыннан да, алыйк, Сафа, – диде Саҗидә, сатучының сүзен куәтләп. – Иртәме, соңмы, барыбер фәс алырга туры киләчәк бит. Үзеңә бик килешеп тә тора.
– Риза бул, Сафа дус, – диде Хатип та. – Хакыннан килешсәк, минем дә алырга исәп юк түгел.
– Шалкан бәясе инде, бер фәскә нибарысы егерме биш куруш сорыйм. Кибеткә барсагыз, анда туксан куруштан да арзанга таба алмаячаксыз. Товары нинди бит, күз явын алырлык... Әйдә, саранланмагыз...
Шул рәвешчә, бер яктан Сафа белән Хатип, икенче яктан үткен телле сатучы арасында сатулашу башланды. Ахырда, һәр ике як та төрек акчасы белән ун куруштан килешеп, ниндидер ат сатучы һәм алучы кешеләрдәй, кулны-кулга сугыштылар да эшне тәмам кылдылар.
Хатип белән Сафага, билгеле, төрек акчасы урынына урыс акчасы белән түләргә туры килде. Аннары алар, фәсләрне башларына киеп, китеп бармакчы булдылар. Ләкин шул вакыт ниндидер әрмән аларның юлларына аркылы төште.
– Күрәм, сез фәсләр алгансыз бугай. Димәк, бүрекләрнең кирәге юк. Сатыгыз миңа, ә? – диде ул.
Фәс сатучыга мондый эшләр бик ошый иде булса кирәк, – ул шундук тылмач булырга ризалыгын бирде.
Бүрекләр өчен сатулашу иске фәсләр өчен сатулашуга караганда шактый озаккарак сузылды. Ниһаять, кызу бәхәс-тарткалашулар нәтиҗәсендә, Сафа белән Хатип үзләренең бүрек һәм түбәтәйләрен икешәр куруштан, ягъни фәс бәясе белән чагыштырганда бик күпкә арзанрак бәядән әрмәнгә биреп калдырдылар. Бу, үзенә күрә, ике бүрек белән ике түбәтәйне өстәмә хак түләп ике иске фәскә алыштыру сымаграк бер кәмит нәрсә булды.
Базардагы халык иләвендә тагын бераз вакыт бәрелеп-сугылып йөргәннән соң, безнең дуслар, ниһаять, киңрәк, кешесезрәк бер урамга килеп чыктылар.
– Әйдәгез, мин сезне бер җиргә алып барам, – диде кинәт Хатип үзенең юлдашларына.
– Кая? Нинди җиргә? – дип сорады Сафа.
– Күчеп килүчеләрне бушлай ашата торган шундый бер урын бар икән монда. Гыймарәт дип атала бугай. Безнекеләрдән шактый кеше шунда ашарга йөри.
Сафа сораулы күз карашын Саҗидәгә юнәлтте. Тегесе, сөйкемле генә елмаеп, фәс кигәч тагы да чибәррәк, мәһабәтрәк булып тоелган иренә бераз сокланып карап торды да:
– Әйдә киттек, пашам, – диде.
Ничектер ирексез рәвештә тел очыннан ычкынган бу сүз Саҗидәнең үзенә дә бик ошады, һәм моннан соң ул Сафага һәрвакыт шулай «паша» дип дәшәргә карар итте. «Монда, яңа җирдә, үз иреңә авылдагыча дәшеп булмый бит инде», – дип уйлады ул.
– Ишетәсеңме, Сафа, ул сиңа ничек олылап эндәшә! – диде Хатип, шаяртып. – Башыңа фәс киюгә үк пашага әверелдең! Минем хатын мондый мактау сүзен гомерендә дә уйлап таба алмас иде.
Саҗидә оялып кына елмаеп куйды.
Шулай шаярта-көлә алар юлларын дәвам иттеләр.
Кинәт каяндыр полицейский калкып чыкты.
– Сез мөселманнармы? – дип сорады ул, юлга аркылы төшеп.
– Әвәт*, – диде Хатип, горур төстә. Истанбулда яшәгән бер ай вакыт эчендә ул нибары шул бер сүзне генә отып алган иде.
*[Әвәт - әйе! (төрекчә.}]
– Бу хатын да сезнең беләнме? – диде тагын полицейский, Саҗидәгә таба төртеп күрсәтеп.
– Әвәт!
– Ул да мөселманмы?
– Әвәт!
– Алайса, рәхим итеп, минем арттан барыгыз.
Татарлар, үзләрен һичбер нәрсәдә гаепле сизмәгәнлектән, башта тарткалашыбрак торганнар иде. Ләкин, әйләнә-тирәдә халык төркеме һәм бүтән полицейскийлар җыела башлагач, куркына калып, күндәм төстә әлеге полицейский артыннан атларга мәҗбүр булдылар.
Полиция мәркәзендә* ниндидер бер чиновник бик кырыс һәм ачулы тавыш белән аларны битәрләргә тотынды. Татарлар, аның сөйләгәннәрен аңламаганлыктан, бер сүз дәшмичә аптырап басып тордылар. Ниһаять, каяндыр үзирекле тылмач табылып, ул татарларга мәсьәләне төшендереп бирде.
*[Полиция мәркәзе - полиция участогы.]
– Безнең мәмләкәт кануннары мөслимәләргә урамда ачык йөз белән йөрергә кушмыйдыр.
– Белгән булсак соң... Белмәдек бит, агай-эне! Без бит читтән килгән кешеләр, мондагы тәртипләрне белмибез.
– Мөслим булган һәр адәм хәлифә яки шәригать боерган әмерләрне истә тотарга тиешледер.
Бу мәсьәләләрдә һичбер хәбәр-хәтерләре булмаган мөһаҗирләр ни әйтергә белмичә, оялып башларын түбән иделәр.
– Каян килдегез?
– Казан губернасыннан.
– Язуларыгыз бармы, күрсәтегез әле.
Сафа, каушаган бер хәлдә, ашыгып куенына тыгылды, үзе һәм Саҗидәсе исеменә бирелгән паспортларны тартып чыгарды. Паспортларда ике башлы каракош сурәтләрен күргәч, теге чиновник кинәт үзгәреп китте, аның әүвәлге кырыслыгы сүрелеп, йөзендә ялагайлану сыман бер чырай пәйда булды. Аннары ул, дусларча елмаеп, паспортларны әле һаман да ни булганын аңламый аптырап басып торган Сафага кире бирде.
Хәлбуки, чиновникның үз-үзен тотышы бик җиңел аңлашыла иде. Төрек полициясе тарафыннан чит мәмләкәт кешесенә кечтеки генә гаделсезлек эшләү, җәбер кылу да гадәттә бу мәмләкәт белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрдә шактый зур низаглар тууга сәбәп була, ә моңа юл куйган кечкенә чиновниклар өчен исә бу бөтенләй күңелсез нәтиҗә белән тәмамлана иде. Шуңа күрә дә, чиновниклар чит мәмләкәт кешеләренә карата бертөрле, ә үз ил кешеләренә карата икенче төрле мөгамәләдә булырга тырышалар иде.
Шулай итеп, Сафа чит илдән килгән кеше булуы аркасында гына бәлагә тарымый калды. Шулай да, чыгып китәр алдыннан чиновник аны янә бер кисәтте: шундый хәлләр бүтән кабатланмасын дисәң, моннан ары җәмәгатеңне урамга чадрасыз чыгарып йөртмә, яки, һич югы, аны европача киендерә торган бул, диде.
Бу күңелсез вакыйга Сафа белән Саҗидәгә шундый тәэсир итте ки, юлны дәвам итәргә аларның бернинди теләкләре калмады. Алар өйгә кайту ягына борылдылар, ә Хатип, саубуллашып, гыймарәткә таба китеп барды.
Мосафирханәдә Сафа белән Саҗидәне авылдашлары каршы алды. Алар бераз элегрәк кайтып, хәлифә-солтан каласыннан алган тәэсирләре турында фикер алышып утыралар иде. Һәммәсенең дә тәэсирләре шәптән түгел икән. Берәүләре таланып, кесәләрен кистертеп кайткан, икенчеләренә яраксыз, бозык товар тоттырып җибәргәннәр, өченчеләре, Сафа белән Саҗидә шикелле, полиция мәркәзенә эләккән иде.
Ул арада кич якынлашып, дәүләт мөәссәсәләрендә* эш тәмамланыр вакыт та җитте. Чиновниклар, өйгә кайтыр алдыннан дус-ишләре арасында берәр чәшкә хуш исле кофе эчеп чыгарга яки иркенләп наргилә суырып утырырга дип, төркемнәре-төркемнәре белән каһвәханәләргә* агыла башладылар. Мосафирханәнең аскы катындагы каһвәханәдә дә уен-көлке тавышлары торган саен көчәя бара иде.
*[Мөәссэсә - учреждение.] [Каһвәханэ – кофейня.]
Шулвакыт кемдер боерык биргәндәгедәй таләпчән тавыш белән:
– Атәш!* – дип кычкырды,
[Атэш – утлы күмер.]
Төрекләр тәмәке тартырга бик һәвәс халык булса да, үзләре белән беркайчан да ут-шырпы йөртмиләр иде.
Каһвәханә хуҗасы Хәмзә хаҗи түрге бүлмәләрнең берсендә ниндидер эш белән мәшгуль иде, шунлыктан ул ут сораучы чиновникның тавышын ишетмәде.
– Һәй, атәш! – диде теге тагын, тавышын күтәрә төшеп.
Каһвәханәдәге бүтән кешеләр дә аның таләбен куәтләштеләр:
– Атәш! Атәш!
Шуннан соң чиновникларның берсе каһвәханәдә әле күптән түгел генә эшли башлаган бер татар мөһаҗиренең малаен үз янына чакырып алды да:
– Әй, чуҗык*! Атәш гетир! – диде. Малай шундук Хәмзә хаҗи катына йөгерде:
*[Чуҗык – малай, бала.]
– Әфәнде, әтәч сорыйлар!
– Их, син, тиле! Я, үзең уйлап кара инде, әтәч аларга нигә кирәк булсын икән? Ут кирәк аларга, ут!
Хәмзә хаҗи үзенең эш бүлмәсеннән җәһәт кенә чыкты да, мангалдан* утлы күмер алып һәм авыз эченнән генә мыгыр-мыгыр догасын укынып, кунакларның сүнгән наргиләләрен кабызды. Үз илендә чакта тәмәке тартучыларны кяферләр дип сүгеп йөргән кеше булуына карамастан, монда ул кемнең өендә – шуның көендә, дигән кагыйдәгә таянып эш йөртергә гадәтләнгән иде.
*[Мангал – төрек миче.]
Бераздан инде бөтен каһвәханә эче төтен белән тулып, тирә-якка төчкелтем-татлы бер ис таралды.

XVII
Мөһаҗирләр өзлексез агылып килә тордылар. Аларның ахыры-соңы булмас кебек иде. Кавказлылар һәм Кырым татарлары артыннан Себер, Урал, Идел буе татарлары килеп төште. Боларга Балканны, Урта диңгез утрауларын һәм Гарәбстанны ташлап киткән исәпсез-хисапсыз төрек качаклары килеп кушылды. Эшлексез һәм әкрен кыймылдаучан төрек хөкүмәте тәмам аптырашта калган иде. Акча юк, качакларны урнаштыру өчен алдан бернинди чара күрелмәгән. Бу мәсьәлә белән чын-чынлап кызыксынучы кеше булмаганлыктан, җәмәгатьчелек ярдәменә дә өмет итәргә ышаныч юк иде. Төркиянең пайтәхетендә хәл гаять кискен бер төс алды. Дахилия нәзарәтенә, шул тирәдәге барлык урам-тыкрыкларны буып, көн саен күп меңләгән мөһаҗирләр агыла иде. Нәзарәтнең эре чиновниклары, бәладән баш-аяк дип ахры, бу кешеләрне кая булса да урнаштыру турында кайгырту түгел, аларны бөтенләй күрмәмешкә салыштылар. Ваграк чиновниклар да, элек-электән каннарына сеңгән комсыз гадәтләре буенча, ярым хәерче ул мескеннәрне кайда туры килсә шунда алдап, алар хисабына файда-табыш эшләп калу турында гына уйладылар. Боларга тагын, гомуми табыштан үз өлешләрен дәгъвалап, Истанбулның төрле шикле адәмнәре – Галата һәм базар караклары өстәлде. Полиция исә кесәләрендә чит ил паспортлары йөрткән мөһаҗирләр белән гомумән бәйләнешкә кермәүне артыграк күрде, ә гади халык, сәләмә киемле мөһаҗирләрне кызганса да, ничектер куркып, шикләнеп, алардан ераграк булырга тырышты.
Шулай итеп, мөһаҗирләр чит-ят бу илдә үз тормышларын кору, җайлауны тулысынча үз көчләре, үз белдекләре белән хәл итәргә мәҗбүр булдылар. Ләкин алар нәрсә эшли алалар иде соң? Иртә таңнан караңгы кичкәчә Дахилия нәзарәтенең ишеге төбендә яисә коридорларында тилмереп басып торсалар да, аларның кызганыч язмышын беркем дә аңларга теләмәде, киресенчә, читтән килгән килмешәккә санап, аларны һәрберсе читкә кагарга, бина эченнән кире урамга куып чыгарырга гына омтылды. Шуннан соң алар баскыч басмаларына, тротуар кырыйларына яисә Тупкапы сараеның ташландык зур бакчасына кереп, чирәм өстенә җыелышып утыралар да, кеше ишетмәсен дигәндәй куркып, пышылдап кына үзләренә даими торыр урын һәм эш табу турында кайгырышырга тотыналар иде.
Шундый билгесезлек эчендә көн артыннан көн узды. Ә качаклар һаман килә, күбәя бардылар. Әгәр гел шулай килә торсалар, озакламый ниндидер төзәлгесез бәла-каза туачагы көн кебек ачык иде. Шул сәбәпле, хөкүмәт әһелләре ахыр чиктә «һәйәте мөһаҗирия» исемле бер комиссия төзергә мәҗбүр булдылар. Бу комиссия үзенең беренче эше итеп яңа күчеп килүчеләрне Истанбулга кертмәү турында махсус карар чыгарды. Яңа килгәннәрнең һәммәсен төрек пароходларына күчереп утыртып, Анадолу ярына чыгарырга тотындылар. Сахра кебек буп-буш, ташлы бу яр буе озакламый чит ил качаклары өчен үзенә күрә бер тәмугка әверелде. Бернинди ярдәмсез, үз ирекләренә калдырылган ул кешеләр тиздән ачыга башладылар, арада үлүчеләре һәм хәбәрсез югалучылары да булды.
Мәүла Колы крәстиәннәре бу мәсьәләдә беркадәр бәхетлерәк булдылар: алар изге хәлифә туфрагына элегрәк – әлеге «Һәйәте мөһаҗирия» карары чыкканчыга кадәр бер көн алдан аяк басканнар иде.
Башка барлык мөһаҗирләр шикелле Мәүла Колы крәстиәннәре дә ходайның һәр якты көнен Дахилия нәзарәтендә яки «Һәйәте мөһаҗирия»дә йөреп уздырдылар. Хатын-кызлар гына, урамга ачык йөз белән чыгуның нинди күңелсезлекләр китерүен инде бер тапкыр татыган булганлыктан, күбрәк өйдә – мосафирханәдә ялгыз утырырга мәҗбүр булдылар. Туган илдә чакта чагыштырмача ирекле булган һәм ирләр белән бергә дөнья камытын тартырга гадәтләнгән татар хатын-кызлары бу ябылып утыруны бигрәк тә кыен кичерәләр иде.
Кешеләр белән аралашучан, эшчән Саҗидә тоткынлыкны аеруча авыр кабул итте. Ул күңеленнән үзе өчен генә түгел, башка барлык хатын-кызлар өчен дә газапланды, моңа каршы көрәшә алмавы өчен үзен-үзе битәрләде. Әйе, аның алдында, какшамас биек стена сыман, шәригать кануннары белән мәңгегә расланып, Шәйхелислам һәм солтан боерыклары белән кабат ныгытылган котылгысыз йола калкып тора иде шул. Бу йолага буйсынырга кирәк иде, һәм Саҗидә аңа буйсынырга мәҗбүр булды да...
Мәүла Колы крәстиәннәре, комсыз ришвәтче чиновниклардан шикләнеп, урыс паспортларын тапшырырга ашыкмадылар. Хәмзә хаҗидан киңәш сорагач, ул да шул ук фикерне яклады.
– Карагыз аны, паспортларыгызны әлүк бирә күрмәгез! – диде ул, – Шушы көннәрдә генә безнең кан кардәшләребездән берәү «Һәйәт»кә хезмәткә керде, бөтен эшне әнә шул кеше аша йөртербез.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 28
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.