Latin

Болганчык Еллар - 12

Total number of words is 3943
Total number of unique words is 1895
37.9 of words are in the 2000 most common words
54.4 of words are in the 5000 most common words
62.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Ярминкәдә эш җаваплырак булса да, тормыш иркенрәк иде. Хәзер инде Әрлән, приказчиклар белән дус булудан туктап, үзе шикелле үк ышанычлы кешеләр белән эш йөртә торган булды. Хәзер ул тагы да күбрәк урлый башлады. Эшкә үзе баш булып йөрсә дә, ул артыгын кыланмый, киләчәге байның «фатиха»сына бәйле икәнен исендә яхшы тота иде.
Хуҗа, Апушның тырышлыгын күреп, эш хакын аена егерме биш сумга хәтле күтәрде һәм аерым фатирга чыгарга рөхсәт итте. Әрлән үзенең изге максатына ирешүдә тагын бер баскычка күтәрелде.
Озакламый бай Әрләнне үзенең ышанычлылары арасында иң беренче итеп куеп, күпчелек эшен аның кулына тапшырды, аны үзе белән ике тапкыр Мәскәүгә алып барып, фабрикантлар һәм зур фирма хуҗалары белән таныштырды, алар белән ничек эш йөртергә кирәклеген өйрәтте. Соңга таба инде Әрлән Мәскәү белән Варшауга үзе генә йөри башлады. Приказчиклар, сатып алучылар һәм конкурентлар белән нинди мөгамәләдә булырга кирәклеген дә бөтен нечкәлеге белән өйрәнде.
Ул приказчикларның хыянәтләрен, урлашуларын аяусыз фаш итеп, аларны байның үзеннән дә битәррәк җәберли башлады. Әмма үзе бик оста һәм сак эш итеп, һаман урлый бирде.
Бервакыт бай белән чәйханәдә утырганда Әрлән ипләп кенә болай дип сүз башлады:
– Җамалый абзый, – диде ул, – мин сиңа егерме ел бик тырышып, гадел хезмәт иттем... Миңа хәер-фатихаңны бирергә вакыт түгелме инде? Яшем утыздан узды бит. Үз бәхетемне сынап карыйсым килә... – диде.
Бай Апушны көчләп тота алмаячагын бик яхшы белә иде. Ничә ел хезмәт итеп аның инде хәер-фатиха алырлыгы бар иде. Шуңа күрә бай:
– Яхшы, энем! Хезмәтең өчен зур рәхмәт. Сиңа фатихамны бирәм. Бәхетле бул... күп чыдадың, күп түздең... рәхмәт, – диде.
Бай белән аның ышанычлысы соңгы «хәер-фатиха»га бәйләнешле барлык мәсьәләләрне ачыкладылар, ничек итеп Әрләнне тизрәк һәм әйбәтрәк юл белән «кеше итү» мәсьәләсен уйладылар.
Шул атнада ук бай Апушка кибет сатып алып бирде. Шуннан соң күп тә үтми, икәүләп Мәскәүгә киттеләр. Анда баргач, Җамалый Әрләннең вексельләренә кул куйды, товар сатып алырга булышты, кайткач банкта аңа кредит ачтырды. Кибетнең өр-яңа киштәләренә өеп-өеп товар тутырганнан соң, иртәгә кибетне ачасы дигән көнне Җамалый бай Әрләнне чакыртып алып:
– Мин сиңа бөтен хәер-фатихамны бирдем. Уңыш телим. Үзең күрәсең: синең өчен бер нәрсәмне дә кызганмадым, эшли алганымның һәммәсен эшләдем... Шулай булгач, син мине дә онытма. Ни турында әйткәнемне аңлыйсыңдыр? – диде.
– Сатып алучылар турында әйтәсеңме, абзый?
– Менә, менә шуларны әйтәм... Кара аны, миннән товар алучыларга кармак салма, югыйсә каргармын... – диде бай.
Апуш элекке хуҗасыннан товар алучыларны үзенә тартмаска сүз биреп, шул сүзендә торды. Тик Җамалый абзасы белмәслегенә тәмам ышанган чакта гына вәгъдәсен боза иде ул.
Шулай итеп, Апуш Габдулла байга әйләнде, ләкин «Әрлән» дигән кушаматы һаман да тагылып калды.
Сәүдәгәр булганнан соң, Габдулла бик шәп йорт салдырды, хезмәтчеләр яллады, атлар, сыерлар сатып алды, үзе кыйммәтле фаэтонга гына утырып йөри башлады. Бануга шәригать буенча тиешле нәрсәләрнең барысын биреп, аны улы белән икесен йортыннан куып чыгарды да, үз мәхәлләләрендәге мулланың Сәрвәр исемле чибәр генә кызына өйләнде.
Әрләннең бу кадәр тиз баеп китүенә бөтен кешенең исе китте. Җамалый бай исә:
– Минем хәер-фатихам белән баеды ул, – дип мактанды.
Әрләннең Җамалыйдан киткән чагында унике мең сум байлыгы барлыгын берәү дә белми иде.


X. «Кеше булды»
Әрлән үзе турында зур уйлаучы, тискәре һәм саран бер хуҗа булып китте.
Җәен-кышын ул кызыл төймәле, озын чабулы кара кәзәкидән, кыска балаклы сырган чалбардан һәм тиен эчле каракүл бүректән йөри. Аягында савырлы кәҗүл читек. Җәен кәзәки өстеннән кара җилән, кышын төлке тун кия.
Җеп шикелле нечкә генә итеп үстереп җибәргән мыегы, җыйнак кына сакалы, сары тешләре, сөрмәле күзләре – барысы да күпчелек Печән базары әһелләренеке төсле иде.
Башка татар байлары кебек Габдулла да ишегалды түренә хезмәтчеләре өчен кечкенә генә, тәбәнәк кенә бер өй салдырды. Приказчиклар эштән соңгы вакытларын шунда уздыралар. Аларга исләнгән ит яисә эчәк-бавыр салып пешергән тары өйрәсе ашаталар. Әгәр дә Әрлән приказчиклардан берәрсенең аштан яки эш күплектән зарлануын сизсә, ул аны шундук шыр ялангач чишендереп, бер тиен дә түләмичә куып чыгара. Ул куган кешене инде икенче берәү үзенә эшкә алмый. Габдулла үзе дә башка сәүдәгәрләр куып чыгарган приказчикларны эшкә алмый иде.
Габдулла бай еш кына, җибәргән товарларыгыз ким чыкты дигән булып, Мәскәү фабрикантларына тиешле бурычларын киметә. Товарны сатуга бер төрле бәя белән куеп, счетта еш кына икенче төрле бәя күрсәтә. Товар алучыларга товарның начарын биреп җибәрергә тырыша һәм һәрвакыт берәр нәрсәне төрергә оныткан була, әгәр җитешмәгән әйберне килеп сорый башласалар, ул бернинди ялгышлык булмады дип акланырга тотына. Әрлән боларның берсен дә җинаять дип санамый, бәлки сату итә белү осталыгы дип кенә карый иде.
Башка сәүдәгәрләрнеке кебек, Габдулланың да исәп-хисап эшләре чуалып беткән иде. Күбесенчә сәүдә кенәгәләрен ул үзе язып бара һәм кайвакыт кредитка бирелгән товарны яисә товар алучының бурычын түләгәнлеген теркәп куярга оныта. Кайвакыт кенәгәгә эшләнмәгән сәүдә операцияләре дә языла, ә чынлыкта булганнары теркәлми кала. Еш кына вексель буенча акча түләү сроклары да язып куелмый, шул сәбәпле, нотариустан көтелмәгәндә повестка алгач, Габдулла бай корт чаккандай сикереп куя һәм акча эзләп чабарга керешә. Язу эшендәге буталчыклар аркасында кайвакыт ул вексель буенча акчасын алырга да оныта һәм шулай итеп вексель гамәлдән чыга. Эшне шулай алып барудан бик зур зыян килә. Бу зыянны Әрлән хезмәтчеләрен ачлы-туклы тоту исәбенә капларга тырыша иде.
Товарларга сату бәясе куйганда Габдулла беркем белән дә киңәшләшми. Сәүдә кенәгәләрен ул гадәттә өенә алып кайтып тикшерә. Монда ул караган битләрен карандаш белән сызып куя, аннары кенәгәләрне яңадан кибеткә алып барырга оныта да, шулай итеп, алар балалар кулына эләгә. Балалар исә кулларына карандаш алып, кенәгә битләрен теләсә ничек сызгалап бетерәләр, шуннан соң инде счетларның бөтенләй берни аңларлыгы калмый.
Бигрәк тә аның вак бурычлар яза торган кенәгәсе буталчык. Бу кенәгә мондый сүзләр белән язылып тулган иде:
«Җирән урыстан ун сум аласы калды.
Аксактан дүрт сум аласы.
Шадра түти биш сум тиешле.
Тешсез карчыктан бер сум да егерме биш тиен аласы.»
Әмма шулай да Габдулланың сәүдәсе көннән-көн үсә бара иде. Бервакыт ул Мәскәүгә баргач, фабрикантларга елларның авырлыгыннан, сәүдә эшләренең начар баруыннан зарланып, бурычларымны вакытында түли алмыйм, дип туп-туры әйтеп салды. Фабрикантлар бу ялганга ышанган кебек булдылар. Алар инде Казан сәүдәгәрләренең алдашуларына күнеккәннәр, үзләрен ярлы итеп күрсәтәселәре килсә бернинди чарадан да тартынмауларын белеп бетергәннәр иде. Шуңа күрә алар Габдуллага бурычының бер өлешен генә киметеп, түләү срогын алгарак күчерделәр.
Габдулла бай моңа бик сөенеп, бик канәгать булып кайтып китте. Аның бу эшен беркем дә белмәде, тик иң якын дусларына гына ул:
– Эшне бераз рәтләдем. Мәскәү куписларыннан зәкят алдым, – дип мактанды.
Әрлән ярминкәләрдә дә сату итә иде. Ул анда үзе барып, шул ук юл белән сату итә, товар алучылар һәм приказчиклар белән шундый ук мөгамәләдә була, шул ук рәвешчә типтерә, бозыклык кыла иде.
Өеннән чыгып киткәндә Габдулла бер хезмәтчесенә икенчесе өстеннән шымчылык итәргә кушып калдыра: хатынына приказчикларга күз-колак булырга, ә приказчикларга хатыны белән балаларын караштырып торырга куша. Аннары барысы өстеннән дә баш шымчы куя иде.
Тора-бара Габдулла үз йортында моңарчы Казан байларының берсенең дә башына килмәгән бер гадәт кертте. Берәр җиргә китәсе булса, ул җигә торган атларының дагаларын алдырып, фаэтон көпчәкләрен йозаклап бикләп китә иде. Халык арасында, Габдулла бай үзе югында хатынын кунакка йөртмәс өчен шулай итә икән, дип сөйлиләр. иде.
Башка сәүдәгәрләр шикелле, Әрлән дә мәгариф эшләре белән кызыксына, бер мәктәпне мактый, икенчесен яманлый иде. Хәер, ул зур расход чыгарасы булмаганда яисә яхшы исемен таратасы килгәндә генә мәктәпләр белән кызыксына иде.
Ел саен рамазан аенда Габдулла бай капкасы төбенә бөтен шәһәрдән болыт шикелле булып хәерчеләр җыела, ул аларга берәр тиенләп зәкят өләшә, муллаларга зәкяткә бер кадак фамильный чәй белән күлмәклек ситсы бирә. Мәхәллә мәдрәсәсенә берничә кисәк такта чәй белән бер капчык бурсыган дөге җибәрә. Уразада шәкертләрне авыз ачарга чакырып, һәркайсына егермешәр тиен акча өләшә. Шуның белән ул бер еллык гөнаһларыннан арынып, җәннәтнең түреннән үзенә урын әзерли иде.
Габдулла бай үзен кардан ак, судан пакь, фәрештә кебек саф, ишан кебек диндар бер кеше итеп күрсәтергә тырыша иде. Аның каравы, Мәскәүгә, Варшауга я булмаса ярминкәләргә баргач, ул Казанда чактагы «ураза тоту»ын бише белән чыгара, хәтта чуаш авылларындагы «солдаткалар» янына йөрүдән дә тартынмый иде. Үз өендә ул чибәр асрау кызларны тик тотмый. Авырлы булсалар, аларны бер дә уңайсызланмыйча урамга куып чыгара иде.
Ачлык елны Миңлебай Вафасы калага эшкә килгәндә, Габдулла бай илледән узган иде инде. Хатыны Сәрвәр бикә көр күңелле, тук тормыштан башкага омтылмаган, әле утыз яшь тә тулмаган тап-таза, дәртле, чибәр бер хатын иде.

XI. Чиләгенә күрә капкачы
Вафа Әрләнгә дворниклыкка ялланып, көздән алып язга чаклы эшләргә сүз бирде. Моның өчен ул унөч сум акча, бер пар тире бияләй, чикмән һәм бер кием киез итек алырга тиеш иде.
Вафаның әле байда беренче тапкыр хезмәт итүе иде, шуңа күрә ул байга ярар өчен җаны-тәне белән тырышып йөри башлады.
Ул барлык приказчик һәм хезмәтчеләрнең, кайвакыт тәһарәт тә алып тормыйча, тырышып намаз укуларын бик тиз абайлап алды. Хуҗаның динлелекне яратканлыгы күренеп тора иде, шуңа күрә Вафа да башкалар эшләгәнне үк эшли башлады. Яңа килгән дворник приказчиклар белән хезмәтчеләрнең сөйләшүеннән байның хезмәтчеләре азрак йоклап, күбрәк эшләүләрен яратуын ишетеп белде һәм беренче көннән үк бөтен кешедән соң ята, иртә таң белән үк тора башлады. Һәр сүз саен Вафа алланы телгә ала һәм көн саен биш вакыт намаз укый торган булды.
Хезмәтчеләр Вафаны, әле кырык яше тулмаган булса да, «бабай» дип атадылар. Ул кеше күз алдында бик диндар, әйбәт «бабай» булып күренергә тырыша иде.
Габдулла бай Вафаны эшкә алып үзенең тырыш хезмәтчегә тиенгәнлегенә ышанды һәм еш кына:
– Әйбәт бабай таптым... Ихтирамлы, тырыш кеше! – дип сөйләнде.
Килеп ияләшеп җиткәннән соң, хуҗалардан алып хезмәтчеләргә хәтле һәммәсе Вафаны сынарга керештеләр.
Сынауны болай башладылар: беркөнне пешекче хатын Вафаны аш өендә үзен генә калдырып чыгып китте. Өстәл тулы тәмле-тәмле сыйлар иде. Вафаның моны күреп авыз сулары килде, шулай да ул тыелып калды. Икенче бервакытны пешекче хатын аңа берничә кайнар кабартма биреп, икесен үзенә алырга, калганнарын бер приказчикка илтеп бирергә кушты.
– Кара аны, беркем күрмәсен, бикә сизмәсен, – диде.
Вафа кабартмаларны алды. Икесен үзе ашап, калганнарын тиешле кешесенә бирде. Моны берәү дә сизмәде.
Берничә көн узганнан соң Вафа мунча яныннан алтын алка тапты. Аны шундук бикәгә илтеп бирде.
Беркөнне Габдулла бай Вафа белән сөйләшеп торганда кесәсеннән яулык алды һәм шул вакыт бер сумлык кәгазь акчасы төшеп китте. Вафа аның артыннан куып җитте дә, төшеп калган бер сумны байга бирде.
Асрау кызлар Вафа аркылы приказчикларга сәлам әйттерәләр; приказчиклар исә шул ук Вафа аркылы аларга бүләк җибәрәләр иде.
Вафа һәр сынауны яхшы узды. Ул Габдулла белән Сәрвәрнең күңеленә тәмам ошады, приказчиклар белән хезмәтчеләр дә аңа ышанып карый башлады. Вафа турында сүз чыкса, һәркайсы:
– Безне бабай – ышанычлы кеше.
– Вафа ул гайбәт йөртә торган кеше түгел, сер саклый белә.
– Бабайга да ышанмагач, тагы кемгә ышанасың, – дия иде.
Асрау кызлар аны хуҗалар өчен дип пешергән тәмле-тәмле ашамлыклар белән сыйлыйлар, бай йортыннан урланган вак-төяк әйберләр бүләк итәләр һәм аңа үзләренең эч серләрен ышанып сөйлиләр иде.
Вафа приказчиклар белән асрау кызлар арасында арадашчы булып китте, ул аларны күрештерә, аулактагы гашыйкларның тынычлыгын саклый иде. Кайвакыт аңа урланган әйберләрне тиешле кешесенә тапшырырга да туры килгәләде.
Боларның һәммәсен ул бик белеп, бик оста эшли, һәм аңа йомыш үтәгән саен бүләк бирәләр, сыйлыйлар иде.
Вафа бер йомыштан да баш тартмый иде. Үзенә ышаныч арткан саен, йомыш үтәгән хакы да арта бара иде. Ул приказчикларга аракы, папирос алып кайта, кич аларны өйдән чыгарып, төнлә аларның кайтканын капка төбендә көтеп тора. Вафа приказчикларның кырын эшләрен Габдулла байдан гына түгел, белергә тиеш булмаган хезмәтчеләрдән дә яшерә белә иде.
Вафага Әрлән дә ышана иде. Беркөнне ул аны үз янына дәшеп алды да:
– Син, бабай, мин югында өйдә өлкән кеше бул! Асраулар приказчиклар белән шаярмасыннар, күзәткәләп тор. Аларның аракы эчкәнен, тәмәке тартканын, кибеттән товар алып кайтканын яисә берәр ярамаган уен уйнауларын күрсәң, миңа әйт. Абыстаеңа да күз-колак бул. Ул яшь әле. Белмәссең... – диде.
Шулай итеп, Габдулла бай Вафаны үзенең баш шымчысы итте, ара-тирә аңа унбиш-егерме тиен акча бирә торган булды, хәтта кием-салым да бүләк иткәләп куя иде.
Вафа Әрләннең ышанычын ныгытырга, шул ук вакытта хезмәтчеләргә курку салырга да тырыша иде. Хезмәтчеләрнең кайбер ярамаган эшләре булса, ул байга:
– Фәлән приказчик бүген иртән намаз укымады...
– Фәлән малай итекләрне киптермәде.
– Пешекче хатын чүлмәк ватты, – дип әләкли башлады.
Ул хәтта Габдулла байга хатыны өстеннән дә:
– Хәерчегә зур бер телем ипи бирде...
– Чапанын капкадан чыккач кына бөркәнде, – дип әләкли иде.
Сәрвәр аңардан курка башлады. Вафага мул булып тәмле азыклар, вак-төяк әйберләр, хәтта киелгән киемнәр дә ява торды. Аның сандыгында Сәрвәр бикәнең иске күлмәкләренә дә, Габдулла байдан тама-тама җыелган бер төенчек акчага да урын табылды. Аның бу сандыгында приказчиклар биргән түбәтәй, исле сабын, тасма, чәй кебек әйберләр дә саклана. Вафа боларны атна саен диярлек калага килүче хатыны аркылы әкренләп авылга озатып тора иде.
Үзенең мондый урынга урнашуының кадерен ул бик яхшы белә, аннан тулысынча файдаланып калырга тырыша иде.
Аның урынына туры сүзле, йомшак күңелле икенче бер кеше эләксә, ул монда ярашып яши алмас, бик тиз куып чыгарылган булыр иде.
Бөтен сыйфатларны әнисеннән алган бозык табигатьле, икейөзле Вафа исә җинаять эшләүдән дә курыкмый, аны хәтта гөнаһ дип тә санамый, – ул нәкъ урынына килеп эләккән иде. «Чиләгенә күрә капкачы» дигән мәкальдә әйтелгәнчә, Вафа нәкъ үзенә ярашлы җиргә туры килгән иде.

XII. Ходай китергән кунак
Сафа абыйсын эзләп тапкан вакытта Вафаның эшләре иң көйле барган чак иде. Габдулла бай Минзәлә ярминкәсенә киткән, Вафа, баш шымчы буларак, йорттагы бөтен хакимлекне диярлек үз кулына алган иде.
Сафа кыяр-кыймас кына ян капканы ачып Әрләннәр ишегалдына килеп керде. Ишегалдында, бикә кыйнаганга, кечкенә генә бер йомышчы малай елап тора иде. Байның хатыны:
– Җаныңны суырып алырмын!.. Байга әйтәм! – дип малайны һаман кыйный бирә иде.
Сафаның әкрен генә янына килгәнен хатын сизми калды. Ир кешенең тамак кырганын ишеткәч, ул мамык шәленең очы белән авызын каплады да:
– Бигайбә, абзый кеше. Хуҗалар өйдә юк, – диде.
– Мин хәер сорашмыйм, абыстай, мин бер кешене эзлим, – диде Сафа.
– Нинди кешене?
– Мәүла Колы авылыннан Мөхәммәтвафа дигән кешене.. Аны сездә тора дигәннәр иде...
– Нигә кирәк ул сиңа?
– Мин аның энесе булам.
Сәрвәрнең чырае үзгәреп китте:
– Бәлеш!.. Мин сине тагы хәерче дип торам... – диде дә, башын ишегалды түрендәге өйгә таба борып: – Бабай! Бабай! – дип кычкырды.
Тавышны ишетеп, өйдән Вафа чыкты. Аның бер аягында киез итек, икенчесендә оек кына иде. Җиңнәрен терсәк тиңентен сызганып җибәргән иде. Тәһарәт алырга җыенган булган, күрәсең. Сафаны күргәч, ул: «Барыйм микән, юк микән?.. Сөйләшим микән?» – дип уйланды.
Бераз вакыт ишек төбендә тукталып торды, аннары тиз генә энесе янына килә башлады.
Араларында берни булмаган кебек, кул бирешеп күрештеләр.
Вафа Сафаны хезмәтчеләр өенә алып китте.
Ага-эненең озаклап сөйләшерлек сүзләре юк иде. Авылда күңелле хәбәр юк; күңелсезләрен Вафа хатыны аркылы да җитәрлек ишеткән иде.
Күрешкәннән соң Вафа Сафаның калага ни йомыш белән килеп чыкканлыгын сорады.
– Сайга утырдым, абый! – диде Сафа. – Ашарга берни калмады. Әби белән хатын ярым ач утыралар. Саклап тоткан атыбыз да җилдә чайкала... Сатарлык нәрсә дә юк.. Менә бирегә килдем. Берәр эш табып булмасмы дигән идем.
– Теге вакытны бик ялгыш иттең – ул ирдәүкәгә юкка өйләндең. Безне тыңлап Гыймади кызына өйләнгән булсаң, хәзер менә бу хәлгә төшмәс идең. Сугылмаган кибәненнән бабаң үзегезгә арыш бирер иде... Шәт, миңа да җиде ят кешене бусагасын таптап йөрергә туры килмәс иде.. Теге вакытны бик ялгыштың, энекәш, бик ялгыштың!
– Үткән-беткән эш турында сөйләшмик инде. Мин үземнең эшемнән үкенмим. Һәркем үзенчә эш кыла. Мин сиңа хәлем кыен икәнен сөйләп бирдем... Мин эштән курыкмыйм. Кулым белән эшләп тамагымны туйдыра алыр идем... Монда эш табып булыр микән? Берәр нәрсә киңәш итә алмыйсыңмы? Сине әнә шуның өчен дип эзләп килүем иде.
– Беләм, беләм. Болай, сүз чыкканнан гына әйтүем. Ярый! Искегә тисәң исе чыгар ди... Хәзер эш табуы бик кыен инде. Шулай да уйлашып карарбыз, бәлки табарбыз, алла боерган булса...
Шул вакыт кыңгырау чылтырап, Вафа ишеккә йөгерде. Ул хезмәтчеләр өенә кире әйләнеп кергәч, ике туган сүзне дәвам иттерделәр.
– Безнең бикәнең әтисенә, хәзрәткә дворник кирәк икән. Тик син ярап бетәрсең микән, белмим... – диде Вафа.
– Нигә?
– Әй, энекәш! Байларга ярау ансат түгел ул.. Кайвакыт шундый китереп кысалар, кабыргаларың шытырдый башлый. Монда суга төшеп суда батмаска, утка кереп утта да янмаска кирәк.
– Башыңа төшкәч, өйрәнәсең инде! Байга хезмәт итү патшага хезмәт итүдән дә авыр түгелдер әле. Ни дисәң дә, бай мөселман кеше бит!
– Мөселман кеше! Эшли белмәсәң, күрсәтер ул сиңа нинди мөселман кеше икәнен... Кала халкы ул кайбер кяфер эшләмәгәннәрне дә эшли. Исең китәр... .
– Хәзрәт тә шундый кешемени?
– Барысы бер нәгъләт! Һәммәсен дә бер калыпка суккан! Монда беркемгә ышанырга ярамый. Барысын да үз башың белән чамаларга туры килә.
Сафа аптырашта калды, эндәшмәде.
– Сабыр ит. Бикә янына барып килим әле. Синең бүген ашаганың да юктыр. Әйдә бераз чәй эчеп, тамак ялгап алыйк. Безнең өчен дә байның сые табылыр. Рөхсәт итсәләр, шушында кунып та калырсың. Ни, хәзрәтнең берәр кеше алганмы-юкмы икәнен дә белешермен, – дип, Вафа чыгып китте.
Сафа самавырдан утлы күмер төшеп берничә урыннан янган өстәлгә таянды да уйга калды.
Хезмәтчеләр яши торган бу пычрак, салкын, сасы өй Сафа төн кунып чыккан постоялый двор шикелле үк иде. Зурлыгы белән генә ул постоялый двордан аз гына кечерәк булыр, аннан соң лакан өстендә ватык юынгыч урынында зур җиз комган тора иде.
Сафаның күңеленнән һаман да бая абыйсы әйткән сүз китмәде:
«Монда суга төшеп суда батмаска, утка кереп утта да янмаска кирәк».
Вафа ашый башлап та ашалып бетмәгән бәлеш, паштет кисәкләре, каткан күмәч һәм күксегән кабартмалар салган зур бер поднос күтәреп кайтты. Шул азыкларның барысын өстәлгә бушатты.
– Иркенләп бер чәй эчик әле, – диде ул, самавыр тергезергә керешеп.
Төрле зурлыктагы юылмаган чынаякларны әзерләп куеп, китек борынлы чәйнеккә хуҗалар йортыннан алып чыккан бер чеметем чәй салды, каяндыр йөзем белән хөрмә табып алды.
Берничә ай буе ачлы-туклы яшәгән Сафага искереп күгәрә башлаган бәлеш кисәкләре дә җәннәт азыгы булып тоелды. Сафа боларның барысын бик тиз юк итте. Каешын чишеп җибәрде. Йөзе алсуланып китте, күзләре елтырый башлады.
– Булды, туйдым... Ходайга шөкер! – дип Сафа, чынаягын каплады.
– Бикә сиңа бер кич кунарга кушты. Әтисе дворник алмаган икән әле. Урын буш. Иртәгә барып кайтырбыз. Без йокларга бик соң ятабыз... түземең җитмәс. Кеше югында йоклап ал, – диде абыйсы.
– Бераз ятып алыйм алайса... Бик арыганмын, – диде Сафа, шатланып.
– Ярый, ярый, йокла! Комачаулаучы булмас. Мин чыгып эшлисе эшләрне эшлим әле, – диде Вафа.
Сафа баш астына тунын салды да, тирән йокыга талды.
* * *
Инде тәмам төн җиткәч, ул кешеләр сөйләшкән тавышка уянып китте. Магазиннан приказчиклар кайтканнар икән. Сафа үзенең кайда ятканлыгын тиз генә аңыша алмый торды. Габдулла байның хезмәтчеләре йортында икәнлеген абайлагач, ялт кына сикереп торып, күзләрен угаларга кереште.
Приказчиклар ят кешегә гаҗәпләнеп карандылар.
Өйгә Вафа кереп:
– Бүген бездә кунак бар әле. Авылдан энем килде.. – дигәч кенә, приказчиклар Сафа янына килеп ике куллап күрештеләр дә амин тотып бит сыпырдылар.
– Энең үзеңнән картрак икән, бабай, – диде берсе, шаяртып.
– Картаерсың! Авылда ач яшәп кара әле. Габдулла байның ашын бик тиз сагынырсың, – диде Вафа.
Приказчиклар тәһарәт алып, намаз укыдылар да, табынга килеп утырдылар.
– Бүген аш тәмлерәк икән, ите дә мулрак, ярмасы да күгәрмәгән, – диде берсе.
– Кунак хөрмәтенә инде бу! – диде икенчесе.
– Хәерлегә булсын! Этләре генә котыра күрмәсен! Безнең бикә бик игътибарлы булып китте әле! – диде өченчесе.
Көлешеп алдылар.
Аш ашап, сөтсез һәм шикәрсез чәй эчкәннән соң, йокларга җыена башладылар.
Башка көннәрне сәкеләрдә урын кысан була торган иде, бүген кайберләре өйдә булмаганлыктан, барысы ятып беткәч, Сафага да буш урын табылды.
Приказчикларның әле берсе, әле икенчесе Сафага я мендәр, я ястыкларын тәкъдим иттеләр. Берсе хәтта бер юрганны икәү ябынырбыз дип, үзе янына янәшә ятарга да кыстап карады. Сафа бөтенләй баш тартты. Калага килгәч, базарда болар шикелле егетләрнең үзен мыскыл итүләрен онытмаган иде әле ул.
Ут сүнеп, өй эче караңгыга чумды.
* * *
Приказчиклар йокыдан торганда, тышта әле караңгы, таң атып өлгермәгән иде. Алар тиз-тиз генә тәһарәт алып, намаз укыган булдылар да, ашыга-ашыга берәр чынаяк чәй эчеп, кибеткә киттеләр.
Сафа сәкегә ятты һәм үзе дә сизмәстән тагы йоклап китте.
Вафа ишегалдын, тротуарларны себерде, абзарын җыештырып, сыерларга азык салды, аларга җылы су эчертте, утын ярып куйды, кучерга атларны карарга булышты, шуннан соң гына хезмәтчеләр өенә кайтып, суынган самавырын җылытты. Сафа сәкедән торып, салкын су белән юынып алды. Абыйлы-энеле икәү табынга утырдылар. Чәй эчкәннән соң Вафа бикә янына барып рөхсәт сорады да, энесен бикәнең атасы янына алып китте.
– Кеше кирәген кирәк тә, тик нишләргә инде менә. Хакын бик зур сорамаса, шәт, алырмын да... Синең энең дә бугай әле, – диде мулла, Вафаның сүзен тыңлаганнан соң.
– Ала күр инде берүк, хәзрәт. Алла боерса, үзем шикелле үк әйбәт, тырыш хезмәтче булыр...
– Күпме сорыйсың соң?
– Күпме бирәсең инде, мулла абзый. Рәнҗетмәссең, шәт, – диде Сафа.
– Ярар. Ашау миннән, үлем ходайдан дигәндәй... Кием-салымың бармы? Җәйгә чаклы эшләсәң, ун сум бирермен...
– Әз бит, мулла абзый... Авылда хатыным белән әби карчык калды. Аларны да ашатырга кирәк...
– Һе... Җәйгә чаклы күп калмады инде. Кышның яртысы узды. Сине ашатырга да кирәк бит әле.
– Әзрәк шул, хәзрәт. Киемен дә бирмисең. Ярар инде.. Энем карлар эри башлаганчы эшләр, кием дә бирмисең, унбиш сум түләрсең инде, – дип, сүзгә Вафа кушылды.
Хәзрәт күңеленнән исәпләп-чамалап торды да:
– Кыйммәтрәк инде кыйммәтен дә, шулай да ярый, хәерле булсын. Синең энең дә икән. Тик намус белән әйбәт хезмәт итсен, – диде.
Сафа постоялый дворга барып, аннан әйберләрен алып килде һәм шул минуттан соң ул дворник булып китте. Берничә көн эшләгәннән соң бик озак үтенеп сорагач һәм Вафа да ярдәм иткәч, ул задаткага биш сум акча алып, авылга җибәрде, алабута сатып алганнан соң калган акчага атка бераз салам юнәтергә кушты.
Мулланың йорты Габдулла бай йортыннан әлләни аерылмый иде диярлек. Аерма тик зурлыкларында гына иде.
Сафа көченнән килгән кадәр, һичбер карышусыз, бөтен эшне эшләде, тик абыйсы шикелле ертлач бер кеше булмаганлыктан, ул бу йорттагы кешеләрне гаепләреннән файдаланырга уйламады да. Шуңа күрә Сафага берәүдән дә әҗер тимәде. Аны берәү дә сыйламый, аннан берәү дә курыкмый иде.

XIII. «Баҗалар»
Минзәлә ярминкәсеннән Әрлән бик кәефе кырылып, борчуга сабышып, караңгы бер чырай белән кайтып төште. Бөтен губернаны, аждаһа тырнакларын батырган кебек, ачлык буып алган иде. Сәүдә бик начар булды. Тау-тау итеп китереп өйгән товарлар сатылмый калды. Сатудан җыйган акча кредиторларга түләргә дә җитмәде. Күчтәнәчкә ярминкәнең атаклы сыйлары саналган симез күркә белән балан бәлешләре дә алып булмады.
Габдулла байның башында, икенче тапкыр банкротлыкка чыктым дип, Мәскәү фабрикантларын тагын бер тапкыр »эшкәртү» уе туды.
Юлдан кайтып ял иткәннән соң ул йортындагы шымчыларын чакырып сорау алырга кереште.
Вафаны иң соңыннан гына дәштереп алды. Моңа Вафа алдан ук әзерләнеп куйган иде.
– Авылдан энем килгән иде, бикә рөхсәте белән минем янда бер кич кунып чыкты. Бикәнең әтисенә эшкә урнаштырдык, – диде Вафа.
– Ишеткән идем. Бик яхшы иткәнсез... Я, ничек, энеңне кунак иттеңме соң?
– Бикә бик әйбәт кунак итте, бай. Зур рәхмәт инде.
– Бикәнең тегенди-мондый эшләрен сизмәдеңме?
– Нахак сүз сөйли алмыйм... берни дә сизмәдем.
– Кунакка баргалагандыр ич? Ничә тапкыр барды соң?
– Унике тапкыр кунакта булды, биш тапкыр әтиләренә барды, өч тапкыр үзе кунак җыйды.
– Алай икән! – дип куйды Габдулла бай. – Приказчиклар, башкалар турында ни диярсең?
Вафа, бер приказчик белән бер асраудан үч алырга җай чыкканын сизеп:
– Булуын булды инде дә, тик әйтергә генә куркам, – диде.
Ул шулай дигәч, Әрлән сагая калды.
– Әйт, әйт, курыкма! Нәрсәдән куркып торасың? Сине нишләтә ала алар?
– Гайнетдин белән Сәрби хакында әйтмәкче идем дә, куркам шул, бай. Икесе дә бик әшәке кешеләр, әллә нинди гайбәт ягулары бар. Аннары үземә генә начар булып калыр.
– Әйт, әйт, агай! Сиңа берни дә булмас. Нинди гайбәт яксыннар ди, мин сиңа барыбер ышанам; май чүлмәге тышыннан билгеле диләр бит.
– Гайнетдин белән Сәрби шаяралар, бай, әйтүе дә оят, – уйнашлык итәләр...
Байны төсе үзгәреп китте.
– Фасикълар! Болай булса, бөтен йорттан фәрештәләрне качырып бетерерләр. Бик булыр алардан, үзем дә шикләнеп йөри идем шул. Я, сөйлә. Каян белдең? Ничек белдең?
– Мин аларны күптән сизенеп йөри идем инде, бай, тик үз күзем белән күрмәгәч, әйтергә генә кыймадым. Гөнаһлы буласым килмәде. Я дөрес булмас, мин әйтәм.
– Я, я, шуннан?
– Син ярминкәгә китеп өч-дүрт көн узгач, беркөнне кич Гайнетдин тышка чыкты да юк булды. Мин шикләнә калдым. Сылтау тапкан булып, аш өенә кердем. Аш өендә Сәрби дә юк, кая киткәнен беркем белми. Боларны эзләргә керештем. Әбрәкәйгә, базга, утын сараена, печәнлеккә дә күз салдым – беркайда да юк болар. Алдагы көнне генә мунчага якканнар иде. Ходайның хикмәтедер, күрәсең, шунда күңелемә килеп, мунчаны да карыйсы иттем. Белмим, бик ашыккан булганнардырмы, әллә онытканнармы, – ишекне эчтән бикләмәгәннәр иде. Шыпырт кына килеп ишекне ачтым да, шырпы сызып карасам, болар...
– Я, я, нишлиләр?
– Нишлиләр дип... сәкегә ятканнар да зина кылалар...
– Тфү, нәҗесләр! Шуннан?
– Икесе дә сикереп тордылар да, күз яше белән гозерләп ялынырга керештеләр: «Зинһар өчен, агай, безне хур итмә инде, берәүгә дә әйтә күрмә. Яхшылыгыңны гомергә онытмабыз», – диләр. Иртәгесен бүләкләр китерделәр миңа...
Шуннан соң Вафа:
– Торып тор әле, бай, хәзер мин сиңа аларның бүләкләрен китереп күрсәтәм, – дип, хезмәтчеләр өенә йөгерде. Бераздан әйләнеп килеп, бай алдына унлап кулъяулык белән ике көмеш кашык китереп салды.
– Яулыкларын кибеттән Гайнетдин алып кайтып бирде, кашыкларны Сәрби бирде, – диде Вафа.
Габдулла бай барысын җыеп кесәсенә тыкты да:
– Вакытында әйткәнең өчен рәхмәт, агай... Моннан соң да сизгән берен әйтә торырсың, – дип, ишеккә таба китте.
Гайнетдин белән Сәрбине Габдулла бай шул көнне үк йортыннан куып чыгарды.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 13
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.