Latin

Болганчык Еллар - 09

Total number of words is 3825
Total number of unique words is 1976
38.3 of words are in the 2000 most common words
55.9 of words are in the 5000 most common words
63.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Муенына җиз калаен аскан Фәйзулла староста килеп җитте. Мәзин белән Гыймади да биредә иде.
– Җәмәгать, нәчәлство салымны соңгы тиененә чаклы түләп бетерергә куша, – диде староста.
Халык дәшмәде.
– Ничек итеп түләмисең инде? Җирдән файдаланабыз икән, димәк, салымын да түләргә кирәк... – диде мәзин.
Гыймади гөрелдәтеп бер кикерде дә:
– Игеннең уңмавы патшага, нәчәлствога кагылмый. Ансы ходай тәгалә эше, тәкъдир эше... – диде.
Аксак Сәләхинең кияве, өстенә тула чикмән, аягына тишек итек кигән Фәхри кинәт:
– Ындырда кибәне булган кешеләргә алай сөйләве ансат. Аларга нәрсә? Алар әйтерләр дә, түләрләр дә... Ашарына икмәге булмаган кешеләр нишләр? Бетләрен сатып түләсеннәрме? – дип кычкырды.
Әле бөтенләй аңгыраеп җитмәгән берничә кеше аны яклап тавыш бирде.
Фәйзулла староста:
– Теләсәң каян тап, теләсәң ни белән түлә... Патшаның анда эше юк... Мужик икәнсең, түләргә тиешсең, – дип кычкырды.
– Патша салым түләткәнче, безнең ничек җан асраганыбызны сорасын иде! – дип каршы җавап кайтарды Фәхри.
– Ни сөйләгәнеңне уйлап сөйлә, егетем. Патшага тел тидерәсе булма! Телеңне тый, югыйсә!.. – дип җикерде староста һәм түшендәге җиз калаена кагылып алды.
– Шулай, шулай... патшага тел тидерергә ярамый, – дип, мәзин белән Гыймади да аның сүзне җөпләделәр.
– Патшаның шуннан башка эше юк дип беләсеңме әллә? Синең ач торуың турында гына уйлыймыни ул? – дип өстәде Фәйзулла һәм катгый итеп: – Җәмәгать! Мин сезгә нәчәлство боерыгын гына тапшырдым. Калган ягын үзегез беләсез... Соңыннан миңа үпкәләмәссез. Барыбер түләтәбез, – дип сүзен бетерде.
– Юкның нәрсәсен түләтәсең? – диде кемдер.
– Аптырама! Булмаса, бик шәпләп чыбык ашатырбыз, аннары, булгач, алырбыз. Чыбык барыгызга да җитәрлек, – диде староста.
Салым түләүне уена да китермәгән кешеләр калтыранып, куырылып куйдылар.
Шуның белән җыен таралды.
Иртәгесе көнне Фәйзулла староста волостька китте, аннан кайткач, сотский һәм десятскийлар белән бергәләп үзенең вазифаларын башкарырга кереште. Ул салым түләмәгән кешеләрнең йортларына кереп, аларның соңгы арык сыерларын, бозауларын яки аягында көчкә басып торган арык атлары алып чыгып китте. Мал-туары булмаганнарның соңгы алабута онын, соңгы мендәрен һәм чүпрәк-чапракларын алып чыктылар. Хуҗаларыннан алган мал-туарны десятскийлар староста ишегалдына җыйдылар. Әйберләрне каравыл өенең чоланына китереп ташладылар.
Хатын-кыз, бала-чага, әйберләрен алып чыкканда кычкырып елый-елый бирмәскә тырыштылар. Фәйзулла белән сотскийлар аларны сүгә-сүгә читкә этеп җибәрәләр, тибеп егалар иде. Хатын-кыз белән бала-чага шулай, үкереп елый-елый, идәндә яки каткан җирдә ятып калдылар.
Бөтен гаиләләре белән авылны ташлап киткән кешеләрнең ишекләрен каерып кереп, йортларында калган һәммә әйберне җыеп чыктылар. Алып чыгарлык әйберләре булмаса, салымны аларның туганнарыннан түләттеләр яисә йортларын, каралты-кураларын саттылар. Боларны авыл байлары сатып алдылар да, утынга турап алачыкларына өеп куйдылар.
Бирердәй бер әйбере булмаган кешеләр дә байтак иде. Аларның көннәре-төннәре кайгыдан каңгырып уза, алар инде көн исәбен дә югалтканнар һәм әҗәлебез ачлыктан булырмы, чыбык белән суктырганнанмы дип, кайсы алданрак киләсен көтеп яшиләр иде.
Калага эшкә киткән Миңлебай Вафасының да сыерын алып чыктылар. Патый карчыктан берәү дә курыкмады, берәү дә Миңлебай картның кылган яхшылыкларын искә алмады, Вафаны яклап калуны кирәксенмәде.
Сафаның да ике яшьлек башмак танасы Фәйзулла староста ишегалдына күчте. Фәхригә дә шул ук язмыш килде. Таҗиның һәм иреннән яшь бала белән калган яшь кенә тол хатын Фахирәнең дә салымнары түләнмәгән иде. Фәйзулла Таҗиның йортын читләтеп узды, ә Фахирә йортына таба бара башлаган десятскийга:
– Анда ялгыз хатын гына калды... Аңа тимик, егетләр, ничек тә бер түләр әле, – диде.
Әйбер җыю беткәч, Фәйзулла староста Фахирәне үз янына чакыртып алып:
– Салымыңны нигә түләмисең? – дип сорады.
Хатын, ертык яулык очы белән авызын каплап, оялып кына:
– Ни белән түлим соң, Фәйзулла абзый... Үзең дә беләсең, бернәрсәм юк бит... – диде.
– Теләгәндә табарга була... Синең кебек япь-яшь хатынга салым түләмәү оят түгелме? – диде Фәйзулла.
– Бер мин генә түгел, бөтен кеше шундый хәлдә бит, Фәйзулла абзый... Алай бик кыссаң, соңгы самавырым белән мендәрләремне бирермен инде.
– Аннан башка да каравыл өе иске-москы белән тулган. Син безгә акча китер, акча!..
– Каян алыйм мин аны?
– Теләгәндә табарга була... Шундый япь-яшь хатын...
Алар өйалдында сөйләшеп торалар иде. Иллене узган Фәйзулла белән егерме яшьлек Фахирәдән башка бүтән кеше юк иде. Фахирә күз яшьләренә төелеп, капкага таба китте.
– Туктале, килен! – диде аңа Фәйзулла.
Фахирә туктады. Фәйзулла як-ягына каранып алды да, бик мәгънәле итеп:
– Акчаңны әзерләп куй!.. Бүген кич өеңә үзем кереп чыгармын! – диде.
Фахирә аның бу сүзләренең мәгънәсен аңламады, тиз генә капкадан чыгып китеп барды.
Кич белән бөтен авыл йоклап беткәч, Фәйзулла, куенына ярты икмәк кыстырып, өеннән чыкты, хатынына:
– Сотский Хәлил янына барып кайтам әле, –диде, үзе туп-туры Фахирә өенә китте.
Фахирәнең тәрәзәсендә уты юк иде инде. Староста әкрен генә тәрәзәне шакыды.
Эчтән:
– Кем ул? – дип куркынып сораган тавыш ишетелде.
– Мин идем, Фахирә... Ач әле, акыллым!
Тол хатынның күңеленнән: «Акча алырга килгәндер, карт тәре!» – дигән уй чагылып үтте һәм куркып кына җавап кайтарды:
– Мин йокларга яттым инде, Фәйзулла абзый.
– Барыбер ач... Яхшы киңәш белән килдем! – дип, Фәйзулла ишекне тартып карады, ишек бикле булып чыкты. Шуннан ул тагы тәрәзә шакыды. Фахирәнең тавышы-тыны ишетелмәде. Фәйзулла аның саен шакый бирде. Фахирә куркуыннан калтырана-калтырана ишекне ачты да, мич артына кереп китте.
Фәйзулла тиз генә бусагадан атлап, туп-туры мич артына китте. Куеныннан ярты икмәк чыгарып, аны киштәгә куйды.
– Синең кебек яшь хатынга акча таба алмау оят ул, Фахирә, – дип, кулын аның иңбашына салды.
Фахирә, куштанның ниятен сизеп, куркуыннан катып калды. Фәйзулла аны көчләп мич артыннан сөйрәп алып чыккач кына, хатын ялварырга кереште:
– Алла хакы өчен, мәсхәрә итмә, Фәйзулла абзый... Алла хакы өчен!..
– Куркырлык берни дә юк, акыллым, куркырлык берни юк!.. Шундый яшь була торып, акча таба алмыйсың!... Әйе... яшьсең, чибәрсең... – дип сөйләнде Фәйзулла.
«Кешеләргә кычкырыйм микән әллә? Тик кем ишетер соң? Ярдәмгә кем килсен?» – дип уйлады Фахирә.
Баласы уянды һәм ят тавыштан куркып кычкырып елап җибәрде. Фәйзулла аңа ипи сындырып бирде. Бала тәмле ипи исен сизүгә тынып калды, ипи кисәген комсызланып эләктереп алды да, тиз-тиз ашарга кереште.
Куштан яңадан Фахирәгә омтылды. Көчле куллары белән аны кысып кочаклап алды.
– Ипи алып килдем. Тагы китерермен... Алла боерса, ач булмассың Салымыңны да үзем түләрмен... Яхшылыкны аңламасаң, бу бәхетнең кадерен белмәсәң, ул чагында үзеңә үпкәләрсең... Ялангач тәнеңә юеш тал чыбыгы сызгырып төшә башлагач, мине исеңә төшерерсең дә, соң булыр...
Баланың йотлыга-йотлыга ашыгып ипи чәйнәгәне һәм тышта җил улаганы гына ишетелә иде.
Хатын актык көчен җыеп старостаның кулыннан ычкынырга омтылып карады, әмма чамаламыйчарак талпынды – башы белән сәке читенә бәрелеп егылды да, һушын җуйды.
Фахирә Фәйзулланың кайчан киткәнен хәтерләмәде. Башында утлы очкыннар шикелле: «Салым, акча... ипи... чыбык... мәрхүм ирем... староста», – дигән уйлар гына бөтерелде. Колак төбендә хурлыклы җыр сүзләре яңгырады. Баласы исә сәкедә тып-тын гына ипи ашап утыра иде.
* * *
Берничә көннән соң тегермәнче Фәйзулла старостага буада мәет барлыгын килеп әйтте. Фәйзулла пүнәтәйләр ияртеп шунда китте. Мәетне судан чыгардылар. Кечкенә баласын күкрәгенә кысып, суга батып үлгән Фахирә иде бу.
– Ачтан үлгәнче болай үлү хәерлерәк дигәндер, – диде Фәйзулла һәм пүнәтәйләргә: – Өеннән тапкан әйберләрне каравыл йортына илтегез. Салымын түләр өчен булыр, – диде.
Мәетнең өстенә иске чыпта каплады да, десятскийларга бу хакта становойга хәбәр итәргә кушты.
Ике көннән соң доктор һәм ике стражник ияртеп становой килде. Доктор Фахирәнең мәетен ярып карагач, становой аны күмәргә рөхсәт бирде.
Фәйзулла салым җыю турында түрәгә хәбәр итте:
– Салымны түли алмыйлар, ваше благородие, алырлык нәрсәләре юк.. Минемчә, бер генә юл калды, – диде ул.
Становой моның нинди юл икәнен бик яхшы белә иде. Җавабын шундук бирде:
– Ярый, башлагыз! Бөтен эшне берьюлы бетерик. Барысы да әзерме? – диде.
Тырыш Фәйзулла чыбыкларны алдан ук әзерләп куйган иде. Нечкә тал чыбыклары сызгырып-сызгырып ач кешеләрнең аркаларына төште. Чыбык белән суктырганны күтәрә алмыйча күп кеше җан бирде. Исән калганнары кычкырып-ыңгырашып ята торгач аңнарын җуеп тынып калдылар. Стражниклар аларны авыр итекләре белән типкәләп аңнарына китерделәр дә, башкаларга урын бирер өчен бер читкә кудылар яисә арык, хәлсез атка салып өйләренә озаттылар. Шешеп чыккан аркаларындагы кызарып янган яралары белән алар эскәмиядә йөзтүбән яттылар. Тәннәрен телгәләп бетергән бу чыбык эзләреннән җылы кан тамчылары саркып тама иде.
* * *
Ачлыкның иң котырган чагында авылда зур янгын чыкты.
Хатыннар ах-вах килеп кычкыра, бала-чага куркудан чырылдап елаша башлады. Староста көчәнеп-көчәнеп:
– Пожар! Пожар сүндерергә чыгыгыз!
– Балта, чиләкләр чыгарыгыз! Тиз булыгыз, тиз булыгыз! – дип кычкырды.
Ләкин берәү дә чыкмады.
Малларын җаннарыннан да кадерлерәк күргән кешеләр генә ыгы-зыгы килеп йөгерә-йөгерә әйберләрен уттан иминрәк җиргә, су буена ташыдылар. Ачлар битараф бер кыяфәттә аларны карап тордылар.
Һава тып-тын, бер җил әсәре юк иде. Ындыр табакларында инде запас салам калмаган; аны өй һәм каралты түбәләреннән дә ташып бетергәннәр иде. Утка азык юк иде. Шуңа күрә озакламый янгын басылды. Юан имән бүрәнәләрдән салган тегермән амбарлары гына, авыл өстенә кызыл шәүлә төшереп, төн буе янды. Янгын иртәгесе көнне өйлә вакытларында гына сүнде. Дүрт ташлы зур тегермән урынында кайнар көл өеме генә торып калды.
Утта бөтен малыбыз янып бетә дип төн буе котлары очып чыккан куштаннар:
– Тегермәнче үзе яндырган моны! Ул карт мәлгуньнең үзен тотып утка ташларга кирәк! – дип шаулаша-шаулаша, янган тегермән тирәсендә тулгандылар. Тик аларны яклаучы булмады. Шуннан соң куштаннар тегермәнчене эзләп киттеләр; ләкин таба алмадылар.
Эшсез буш торган тегермәнен тегермәнче кирәксенмәгән, күрәсең.
Озакламый бу турыдагы сүзләр тынды. Куштаннар хәйләкәр тегермәнчедән үзләренә тиешле өлешне алдылар ахры, янгын турында бүтән сүз куертмадылар. Тегермәнче үзе исә аренда хакын да түләмичә, Мәүла Колыдан китеп юкка чыкты.

III. Сасы сазда бакылдашу
Казан каласының татарлар яши торган өлешендәге пычрак урамнарның берсендә зур гына таш мәдрәсә йорты калкып тора.
Мәдрәсәдән Кабан күленә төшә торган сукмак буйлап кулларына яньчек комган тоткан, иңбашларына сөлге салган шәкертләр тыз-быз йөреп торалар. Мәдрәсә эчендәге тавыш, шау-шу урамга чаклы ишетелә.
Җир идәне балчык измәсенә әйләнгән кечкенә аш өендә стена буенда борыннары төшкән дәү корсаклы тәбәнәк кенә берничә самавыр утыра. Бөтен бүлмәгә әче сөрем исе сеңгән. Шәкертләр идәнгә тез чәнчеп утырган хәлдә самавырларда аш пешерәләр. Кайсысыдыр узган атнадан бирле юылмый яткан тәлинкәләрне кәгазь белән сөртә.
Берничә шәкерт тәһарәт ала, калганнары кайнар су белән салкын су әзерләп куеп госелханә бушаганны көтеп торалар.
*[Госелханә – юыну бүлмәсе.]
Биредә әти-әниләре янында торып, мәдрәсәгә сабакка гына йөрүче шәһәр мещаннары һәм сәүдәгәр малайлары да бар. Алар бәлеш, сумса, пирожный ашыйлар, гел мәдрәсәдә яши торган иптәшләрен дә сыйлыйлар. Аннары мәдрәсә чормасына менеп яшереп кенә тәмәке тарталар.
Өске каттагы ситсы чаршау белән генә бүленеп алган бүлмәләрдә аякларын бөкләп мендәр өстенә утырган килеш коръән ятлыйлар. Беришеләре үзе тирәсенә тезләнеп утырган үсмер малайларга дәрес бирәләр. Почмакта ике шәкерт варислар арасында мал бүлүгә кагылышлы буталчык бер мәсьәлә турында кызып-кызып бәхәс кылалар. Шунда ук бер шәкерт кулдан ясаган җәзбә белән шәмаил сыза. Бер читтәрәк таза гына, сакаллы бер егет, тирә-юнендәгеләргә һичбер илтифат итмичә, үз китабының бит кырыйларына тырышып-тырышып иптәше китабындагы язуларны күчерә. Бүлмә эчендәге шушы шау-шуда сукыр суфиның көйләп коръән укыган тавышы йотылып, югалып кала. Әнә өч егет якын ук килеп җыелганнар да, кайсы фәхешханәдә төн кунганнарын, кайсы кабакта аракы эчкәнлекләрен һәм типтерер өчен каян акча алганлыкларын пышылдап кына сөйләшеп торалар. Сыйныф бүлмәсендә дамелланы* көтеп торган унлап шәкерт дөньяда ничә алла барлыгы турында моназара кылалар.
*[Дамелла – мәдрәсә тотып дәрес бирүче мулла.]
Мәдрәсә капкасы төбенә көр генә туры пар ат килеп туктады. Өр-яңа чанадан өстенә кондыз якалы янут толып, башына һәйбәт камчат бүрек кигән бер кеше төшеп, тиз генә капкадан керде дә, пычранып беткән таш баскычтан өскә менде, як-ягына каранып тормастан, туп-туры сыйныф бүлмәсенә таба узды. Ул ишектә күренү белән, бүлмәдәге шау-шу тынып калды. Шәкертләр урыннарыннан сикерешеп тордылар. Керүче кеше кычкырып сәлам бирде дә:
– Исәнмесез, шәкертләр! – дип өстәде.
Бөтен мәдрәсә эчендә:
– Ефим поп килгән! Әйдәгез, моназарага киттек! – дигән тавышлар яңгырады.
Ефим Малов мәдрәсә тормышы, мәдрәсә гадәтләре белән яхшы ук таныш булган атаклы бер миссионер иде. Кайвакыт ул мәдрәсәгә үзе килә, кайвакыт исә шәкертләрне үз өенә чакыра, татарның дини һәм «голәмә» даирәләре белән даими багланыш тота иде. Монда ул үзенең миссионерлык эшенә кирәкле белемне ала иде.
Берничә минуттан сыйныф бүлмәсенә шәкертләр кереп тулды. Сакаллылардан алып яшүсмерләргә хәтле җыелдылар.
Исәнләшеп сәлам алышканнан соң ук моназара үзеннән-үзе кызып китте. Сүз алла бер генәме, әллә берничәме дигән мәсьәлә хакында иде. Ефим поп, алла бер генә, ди, ә шәкертләр алланың берничә булуы мөмкин дип исбат итәргә тырышалар иде. Поп ул заманда шәкертләргә мәгълүм булган мондый формуланы китерде:
– Әгәр аллалар күп булса, алар үзара талашып, сугышып бетәрләр иде, – диде.
Шәкертләр төкерекләрен чәчеп, кулларын бутый-бутый попка ябырылдылар:
– Ля нөсәллим! Дөрес түгел!
– Аллалар күп, алар бер-бере белән килешеп эш итәләр.
– Ни өчен аллалар дус яшәп, дөнья белән үзара тату идарә итә алмасыннар?
Ефим поп, ислам дине белгече кебек, коръәннән өзекләр китереп, шәкертләрнең башын катырып бетерде. Ә шәкертләр аның саен кыза барып, берничә алла барлыгын мантыйк буенча да исбат итәргә мөмкин дип миссионерны ышандырырга тырыштылар. Коточкыч шау-шу купты. Берсе икенчесен тыңламады. Тәрәзә пыялаларыннан болганчык су ага башлады. Тынчу, бөркү ис белән тулган сыйныф бүлмәсе бакалар бакылдашкан сасы сазлыкны хәтерләтә иде.
Бәхәснең кызып җиткән бер чагында бүлмә ишеге төбенә дамелла Кәрим ахун килде. Ул, шәкертләр артына посыбрак, моназараны беравык тыңлап торды да, миссионер белән бәхәскә керәсе килмичә, мәдрәсәдән шыпырт кына чыгып китте.
Кызып җиткән шәкертләрнең телләренә ни килсә шуны кычкыра башлауларын күргәч, Ефим поп җавап бирмәс булды.
Үзе янында утырган ике шәкерткә:
– Иртәгә миңа килегез.. Бүген башлаган бәхәсне шунда төгәлләрбез. Биредә мин бүтән кала алмыйм. Башым авырта башлады, – дип, урыныннан кузгалды. Шәкертләр тайпылышып юл бирүгә, поп бүлмәдән чыгып китте.
Ул мәдрәсәдән киткәч, шәкертләр:
– Картның кирәген бирдек соң!
– Поп тәмам телсез калды!
– Әйтергә сүзе булмагач, чыгып тайды шул! – дип мактаныштылар.
Кайберәүләр исә аны кызганган сыман:
– Коръәнне дә, Мөхәммәт галәйһиссәлам хәдисләрен дә аңлый үзе... Кяферләрнең тамугта янасын да белә, ә үзе һаман шулар арасында кала. Ни сәбәпле ул мескен поп хак дингә күчми икән? – дип сөйләнделәр.
Ефим поп исә үзен бер дә мескен санамый иде. Аңа шушы шәкертләр үзләре кызганыч иде. Шуны уйлап, ул мәдрәсә капкасыннан чыкты да, үзен көтеп торган чанага утырып, өенә кайтып китте.
Шәкертләр исә юеш бүлмә, сасы коридор, тузанлы сыйныфларга таралыштылар. Мәдрәсә үзенең гадәттәге хәленә кайтты.

IV. Гөнаһны фаш итү үзе гөнаһ
Ефим поп тарафыннан бәхәсне дәвам иттерергә чакырылган ике шәкерт әйтелгән вакытка аның йортына килделәр.
Алар икесе дә өлкән сыйныф шәкертләре, озакламый мулла булып китәргә тиешләр иде.
Шәкертләрнең берсе – озын буйлы, ябык тәнле, очлы иякле, киң маңгайлы, төпкә батып торган кечкенә зәңгәр күзле егет – ерактагы бер татар авылы мулласының малае иде. Ул бик кызу һәм оста моназарачы иде. Икенчесе – озын буйлы, юан гына гәүдәле, табак битле, кара мыеклы, егерме ике яшьләрендәге егет – Мәүла Колы авылының имамы Шәмси мулла малае, Әсма остабикәнең яраткан иркә баласы Барый мәхдүм иде.
Алар инде Ефим поп йортына ике ел буе килеп йөреп, бай миссионерның йортында үзләшеп беткәннәр, һәрвакыт үзләрен ачык чырай белән елмаеп каршы алучы сөйкемле генә асрау кыз белән дә танышып өлгергәннәр иде.
Шәкертләр аның зифа буена, дәртле йөзенә сокланалар, русчаны ватып-җимереп булса да, аны сүз белән әвәрә кылалар. Шушы яшь кыз белән сөйләшү аларны Ефим поп йортына тарта торган бер җим иде.
Кыз бигрәк тә Барыйга ягымлы карый. Ул һәрвакыт Барыйга якынрак килеп, аңа таза ботлары белән кагылырга, янып торган дәртле күзләре белән аның күзләренә карарга тырыша иде.
Ефим поп озак көттермәде. Кунаклар янына чыгып, алар белән ике куллап күреште дә, ягымлы бер тавыш белән:
– Рәхим итегез, мәхдүмнәр! – диде.
– Бүген без килергә уйламаган идек тә, вәгъдәбезне бозасыбыз килмәде инде, – диде Гали исемле озын шәкерт.
– Нигә?
– Яман салкын... Безнең юка җиләннәр мондый суыктан начар саклый шул.
– Шулай, билгеле, шулай!.. Сезгә чалбар кию дә тыелган бугай әле?
– Тыелса да, чалбары булган кеше кия. Чалбары булмаган кеше нәрсә кисен?
– Ах, сезнең язмыш! – диде поп, кызганып.
Бай мулла малае Барыйга иптәшенең бу сүзләре ошамады, ахры: ул сүзсез генә бер аягын икенчесе өстенә атландырып куйды. Озын постау казаки чабулары астыннан балакларын читек балтыры эченә тыгып кигән өр-яңа кара чалбары күренде. Ул үзен ярлы шәкертләр шикелле мескен санамыйм дип әйтергә дә җыенган иде, шул вакыт бүлмәгә асрау кыз кереп, Ефим попка мөрәҗәгать итте. Сүз шунда бүленеп калды.
Аннары тагы сүз арты сүз чыгып, әңгәмә башланып китте. Асрау кыз яңадан ишеккә килеп, Ефим попка тагы нидер әйтте. Ефим поп урыныннан кузгалды, әдәпле генә итеп шәкертләргә икенче бүлмәгә чыгарга кушты. Барысы да ишеккә таба киттеләр. Шаян асрау кыз, юри эшләгән сыман, иң арттан чыгып килгән Барыйның юлына аркылы төште. Барый узышлый аның түшен сыйпап алды. Кыз тиз генә аның ботын чеметте. Башкалар моны сизмәделәр.
Күрше бүлмәдәге өстәлгә өч кешелек итеп мул гына табын әзерләнгән иде.
Шәкертләр өстәл янына утырдылар. Ефим поп кунакларның каршысына урнашып, аларны бик тырышып сыйларга кереште. Шәкертләр үзләрен берәр татар сәүдәгәрендә аш мәҗлесендә утыргандай хис иттеләр. Бер үк кашык белән уылдык, маринад алдылар, төрле закускаларга үрелделәр, шул ук вакытта рюмка тотарга да онытмадылар.
Миссионер, тәҗрибәдән чыгып, шәкертләр алдында тәмле азык торганда алар белән җитди сүз сөйләшеп булмавын белә иде. Сөйләшү тиешле нәтиҗә бирсен өчен, кунакларын беркадәр исертергә дә кирәк иде.
Ниһаять, кунаклар тәлинкәләрен бер читкәрәк этеп куйдылар. Шәкертләр кичә мәдрәсәдә кузгалган моназараның дәвам итүен көтәләр иде. Ләкин аларның көткәне булмады. Миссионер сүзне бөтенләй икенче мәсьәләдән башлады. Ефим поп нәкъ менә бүген сөйләшәсе сүз өчен инде ике ел буена аларны үзенә чакырып сыйлаган, шуның өчен Кәрим ахун мәдрәсәсенә барып йөргән иде.
– Менә сез ун ел буе үзегезнең сасы мәдрәсәгездә ятып ни алдыгыз, нәрсәгә ирештегез инде? – диде ул.
– Белем алдык, – диде Гали.
– Белем!.. Алай икән!.. Ә сезнең ул белемегез нигә ярый соң?
– Ничек инде нигә ярый? – диде Барый. – Менә, мәсәлән, мин авылыма кайтып мулла булам, балаларга дин укыта башлыйм, көчемнән килгән кадәренчә аларны кыямәт көнендә булачак газаплардан коткарырга тырышам.
– Ә хәзер сезнең авыл халкы ялгыш юлдамыни? Синең әтиең аларны дөрес юлга өндәмимени?
Көтелмәгән бу сораудан ике шәкерт тә аптырап калдылар. Ефим попка шул гына кирәк иде. Ул бик канәгать төс белән яңадан сүзгә кереште:
– Мәхдүм туганнар! Сезнең авыл халкының тоткан юлы дөрес. Алар туалар, газап чигеп яшиләр, аннары үлеп китәләр... Алар өчен шуннан да дөрес юлны ходай үзе дә уйлап таба алмас иде. Сезгә алар өчен кайгырасы юк.. Сезгә күбрәк үзегез турында уйларга кирәк.
Барый:
– Дөрес түгел! – дип кычкыра башлаган иде дә, миссионер кулын күтәреп аны сүзеннән туктатты.
– Сабырлык кирәк, сабырлык, мәхдүм! Без хәзер бәхәс кылмыйбыз. Башта мин әйтеп бетерим, аннары син үз фикереңне әйтерсең.
Татар шәкертләрен ислам дине ялган дин, христиан дине генә чын дин дип ышандырып булмаслыгын карт миссионер бик яхшы белә иде. Шуңа күрә ул бу юлы алланы бөтенләй инкарь итү юлына басты, атеист кабыгына керде.
– Алай булгач, ни өчен син үз динеңне генә чын дин дип исәплисең? Ни өчен христиан диненә генә өндисең? – дип каршы төште Барый.
– Хикмәт тә шунда шул, – диде поп. – Без Россиядә яшибез. Безнең императорыбыз православный, рәсми динебез – христиан дине. Бу дин бездә власть көченә һәм байлыкка таяна. Аны яклаучыларга, бигрәк тә аның голәмәсенә безнең император бик юмарт акча өләшеп, бәхетле, иркен тормыш тудыра... Әнә шул сәбәпле без чын күңелебездән тырышып ул дингә хезмәт итәбез. Мине аңладыгызмы инде? Европада католикларга яки протестантларга, Төркиядә мөселманнарга, кытайда буддачыларга карата да шул ук хәл. Әгәр дә мөселманнар мине менә шушындый яхшы йорт, яхшы өс-баш, менә шушындый яхшы шартлар белән православныйларга караганда яхшырак тәэмин итә алсалар, ышаныгыз, мәхдүмнәр, мин ислам диненә хезмәт итәр идем, халыкны шушы дин бердәнбер дөрес дин дип танырга өндәр идем.
– Патшалар нигә бер динне икенчесеннән өстен күрәләр? Барлык диннәр дә тигез булгач, нигә дин тоту иреге куймыйлар? Патшага аннан ни зарар?
– Бусы, энем, икенче мәсьәлә... Бусы инде патшаның үз эше. Без инде үз мәсьәләбез турында гына сөйләшик... Менә шулай, мәхдүмнәр! Берәр эшкә яраклы белем генә чын белем була ала. Ә сезнең белемнән беркемгә дә файда юк. Сезне бик кызганам мин, бик кызганам... .
Шәкертләр бер-ике сүз белән генә миссионерга каршы төшеп карадылар. Миссионер исә аларның дәлилләрен бик ансат юкка чыгарып, сиздерми генә үзенең төп максатына якынлашып килә иде.
– Алла бер генә булганнан безгә ни файда да, аллалар бишәү булганнан ни зарар? Гайсаны алланың улы дигән белән сез ни оттырасыз да, аны пәйгамбәр дип атап ни отасыз? Авыл мужигы ботын кашыйм дип кулын кесәсенә тыккан саен садака акчасы көтә торган мулланың тормышы нәрсәгә илтә? Үзегез уйлап карагыз!
Барый, ачуы килеп:
– Нигә мулла фәкыйрь яшәргә тиеш? – дип сорады.
– Сезнең авыл бәлки зур, бай авылдыр, – диде поп аңа каршы. – Сезнең атагызның бәлки әллә ничә кибән сукмаган ашлыгы да бардыр. Әмма ул байлык мәңгелек түгел бит. Әгәр дә авыл ярлыланып, кибәннәрең бетсә, нишләрсең? Синең бу белемең ул чагында нинди файда бирер?
– Ходай мәрхәмәтеннән ташламас әле! Ачтан үтермәс!
– Мәрхәмәтеннән ташламас дисеңме? Ташламас, көт! Менә хәзер кайбер авылларда ачлык. Халык чебен урынына кырыла диләр. Синең ул мәрхәмәтле аллаң кайда соң? Аллага ышану пәрәвез җебенең ныклыгына ышану белән бер ул. Тук яшәргә теләгән кеше үз-үзенә генә ышанырга тиеш. Чын инану менә шул ул... Ярый, синеңчә дә булсын, мәхдүм, – диде Ефим поп, Барыйга таба иелә төшеп. – син мул, иркен тормышта яшәрсең ди. Ә менә Гали мәхдүм нишләр? Аның атасының, шушындый суыкларда туңмасын дип, улына гади бер кайры тун җибәрерлек тә хәле юк, ә Гали мәхдүм бәлки атасыннан да ярлырак яшәр. Шулаймы?
– Шулай, язмыштан узмыш юк. Берни дә эшләп булмый – әти юлыннан китәргә туры килә. Башка юл эзләргә соң инде, – диде Гали.
– Нигә соң булсын?
– Нишләргә соң?
Миссионер әнә шул сорауны көтеп кенә утыра иде. Ул шәкертләргә игътибар белән күз йөртеп чыкты.
– Теләсәгез, мин сезне чын белем ала торган җиргә урнаштыра алам, сезгә укыган чагыгызда ук җитәрлек акча бирәчәкләр.. Тик бер шарт белән...
Шәкертләр сагая калдылар:
– Нинди шарт?
Ефим поп һәр сүзен иҗекләп:
– Исемегезне, фамилиягезне һәм динегезне алмаштырырга кирәк, – диде.
Барый: «Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!» – диде дә, тиз генә торып ишеккә ташланды.
Миссионер аны тотып калуны кирәк санамады. Ансы китсә китсен, тик икенче кош өркеп очып чыгып китмәсен. Гали, кып-кызыл булып, маңгаена эре-эре тир бөртекләре тибеп чыккан хәлдә, күзен иконаларга төбәп, туктаусыз папирос суыра-суыра, креслосында утыра бирде.
– Берәрне тотып җибәрәбезме, мәхдүм? – диде миссионер, кунагының рюмкасына аракы салып.
Гали дәшми-тынмый эчеп җибәрде дә, яңадан папирос кабызды.
Поп кунагына якынрак килеп утырды.
– Мин мондый тәкъдимне сиңа күптән әйтергә җыенып йөри идем. Мин сине көчләмим – үз ихтыярың. Тик шуны уйла: бер яктан, мулла булып, фәкыйрь яшәү, икенче яктан – байлык, бәхет, кадер-хөрмәт, чибәр хатын... Теләгәнеңне сайлыйсың...
Гали башын тәрәзәгә таба борды. Еракта Сөембикә манарасы ялтырап күренеп тора иде. Гали, аны беренче тапкыр күргәндәй, манараның нечкә очына карап торды. Егеткә кемдер шаркылдап көлеп җибәргән төсле тоелды. Әйләнеп карады. Көлгән тавыш тынды, кемнеңдер кызганыч бер тавыш белән үкереп елаганы, әкрен генә ыңгырашканы ишетелде.
Галинең, башын селкеп: «Юк, мин алай итә алмыйм!»– дип кычкырасы килде.
Күзе ишеккә төште. Ишектән аңа асрау кыз елмаеп карап тора иде.
– Табынны җыеп ал, – диде поп кызга.
Гали бер сүз дә әйтмәде. Кыз табынны җыярга кереште. Гали яныннан узганда егеткә өметләндергеч ягымлы бер караш белән күз сирпеде.
– Әйдә, Гали, икенче бүлмәгә чыгыйк, – диде миссионер, тынлыкны бозып, һәм авыраеп калган егетне култыклап, ишеккә таба атлады.
* * *
Барый парадный ишеге төбендә торган киез катасын тиз генә аягына кияргә дә өлгермичә, миссионер йортыннан йөгереп чыгып китте. Кремльдән чыккач кына ул исенә килде, тунын киеп, шәһәрнең татарлар яшәгән җиренә, остазы Кәрим ахун янына йөгерде.
Татарлар яши торган урамнар буп-буш иде.
Каты йөгергәнгә йөрәге дөп-дөп типкән хәлдә, сулышы кабып, Барый Кәрим ахун йортының бусагасыннан атлады.
– Хәзрәткә әйтегез, минем аңар ашыгыч йомышым бар, – диде ул.
Кәрим ахун мәчеттән кайтып, голәмә мәҗлесенә барырга җыенып тора иде. Башына ап-ак чалма, өстенә буйлы-буйлы бохар чапаны киеп, ул шәкерт янына чыкты.
Барый ихтирам белән аның кулын үпте һәм шундук идәнгә тезләнеп, еламсыраган тавыш белән сөйләргә кереште:
– Коткар, хәзрәт! Хәер-фатихаңнан мәхрүм итмә... Мин харап була яздым.
Мәһабәт Кәрим ахун, тәкәббер торышын үзгәртмичә, кырыс кына:
– Тор, ахмак. Ни булды? Юньләп сөйлә! – диде.
– Кичер, хәзрәт! Шәфкатеңнән мәхрүм итмә.
«Бәлки, ни булганын әйтмәскәдер? Берәр ялган сөйләп кенә чыгып китү яхшырак булмасмы?» – дигән уй чагылып китте шәкертнең күңелендә.
Әмма Кәрим ахун кырыс бер тавыш белән соравында булды:
– Ни булды? Ни хикмәт? Әйбәтләп сөйлә!
Барый, каушавыннан тотлыга-тотлыга, булган хәлне сөйләп бирде.
– Әх сез, тинтәкләр! Аңгыра башлар! Ник буталдыгыз сез ул карт иблис белән? – дип ярсынды ахун.
Мәхдүм дәшмәде.
– Бар, мәдрәсәгә кайт! Мәҗлестән соң шунда үзем кереп, барысын да тикшерермен, – дип боерды ахун һәм төлке тунын киеп өеннән чыгып китте.
Кич белән Кәрим ахун мәдрәсәгә килеп, сыйныф бүлмәсендәге лампага ут алдырды һәм, үзенең урынына утырып, барлык хәлфәләрне чакыртты. Аннары Барыйны китертеп, каршына тезләндерде дә, булган хәлне яңадан сөйләргә кушты. Шәкерт курка-курка гына сөйләргә керешкәч, ул:
– Тинтәкләр, Мөртәтләр! – дип кычкырып аның сүзен бүлә торды.
Шуннан соң Кәрим ахун киң җилкәле таза кизүгә камчы китерергә, ә Барыйга идәнгә йөзтүбән ятып, аркасын ачарга кушты.
– Бу монафикъка исереклек кылганы өчен ун камчы сугарга!.. Катырак сук, кызганма! – диде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 10
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.