Latin

Болганчык Еллар - 34

Total number of words is 3962
Total number of unique words is 2091
39.5 of words are in the 2000 most common words
55.4 of words are in the 5000 most common words
63.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
– Хода рәхмәте белән, үз кухаркабыз да булган икән! – дип өстәде.
Аның бите корымга буялып беткән булса да, күзләре елмаеп, сөеп карыйлар иде. Галияне күргәч, ул бөтенләй авызын ерды.
– Менә монысы артык инде, чибәркәем! Нәрсәгә кирәк сиңа бала? Дөнья йөзе аларсыз да сукбай, хәерчеләр белән тулы! – диде ул Хәтирәгә.
Механик иркә сүзләр әйтә-әйтә Галиягә үрелгән иде дә, бала, картның корымлы йөзен күреп, кычкырып елап җибәрде һәм әнисенең итәгенә сыенды.
– Кая тыгыласың, карачкы? Бала түгел, ат та өркерлек ич синнән! – дип кычкырды мастер.
Бөтен казарма шаркылдап көләргә тотынды. Механик ак тешләрен күрсәтеп тагын бер елмайды да, кулын селтәп читкә китеп барды.
Әбәт вакыты беткәч, башкаларга ияреп Сәлим карт белән Вәли дә эшкә чыктылар. Хәтирә исә су алып кайтты һәм кер уа башлады.
Урман өстенә кичке караңгылык төште.
Кичке аш алдыннан аракы эчтеләр. Аннары һәркайсы үз эше белән шөгыльләнә башлады. Берәүләр, төркем-төркем җыйналышып, ятаклары өстендә карта сугарга керештеләр. Икенчеләре йокларга ятты. Кайсысыдыр җыр башлап җибәрде. Аңа бүтәннәр кушылды. Ул да булмады, сыздырып уйнаган гармун моңы яңгырап китте. Бөтен казарма эче шау-гөр килде һәм түшәмгәчә төтен белән тулды.
Абыйсының һәм әтисенең ятаклары уртасында – үз койкасына яткан Хәтирә әле бик озак, казармадагы тавышлар тәмам тынганчыга хәтле, йокыга китә алмый азапланды. Бары төн урталарында гына аның күзләре йомылды.
Иртәгесен, йокыдан торуына, такта яручылар килеп, үтенә-ялвара, аңа бер кочак кер калдырып киттеләр.
Тәрәзә артында берөзлексез вак яңгыр сибәли. Бөтен күк йөзе әйтерсең лә болганчык-соры төстәге тоташ пәрдә белән капланган. Такта яру заводында ухылдый-ухылдый машиналар үкерә. Алар, үзләренең пычкыларын туймас бер комсызлык белән агачка батырып, ярсый-ярсый чиныйлар, улыйлар, бүрәнәләрне телемнәргә телгәлиләр иде.


XXVII
Инде менә өченче кыш рәттән Хәтирә такта яру заводы казармаларында яши иде. Кеше һәрнәрсәгә ияләшә диләр, Хәтирә дә шулай үзенең яңа тормышына ияләшә барды. Эшенә дә ияләште. Такта яручыларның керләрен уды, өс-башларын ямаштырды, ашарларына пешерде. Хезмәте өчен үзләре белеп түләсәләр – алды, түләргә онытсалар – сорап йөдәтмәде. Тора-бара ир-аттан да ятсынмый башлады. Ирләр үзләре дә аңа ияләшеп беттеләр. Еш кына алар Хәтирә алдында сүгенү сүзләре дә ычкындырып җибәргәлиләр иде. Хәтирә, әллә инде үз уйларына батып, аларның ул сүзләрен ишетми кала, әллә ишетеп тә ишетмәмешкә салыша иде. Эш исә Хәтирәне тынычландыра, көндезләрен генә булса да аны кайгылы уйларыннан аерып тора иде.
Иртә таңнан ул инде аяк өстендә: әле су ташый, әле кер уа, әле мич тирәсендә кайнаша, – төшлеккә ашмы, бәрәңгеме яки бүтән берәр ризыкмы пешерә. Аннары ашыга-ашыга конторга барып идән юып кайта яисә ятагы өстенә менеп утыра да, Галиясенең сүзләрне боза-боза күңелле бытылдавын тыңлап, ямау ямарга тотына.
Шулай көн уза. Кичләрен, эшчеләр эштән кайткач, казарма яңадан мәхшәргә әверелә. Бетмәс әңгәмә-сөйләшүләр башлана, сүгенүләр китә, кайсыдыр карлыккан тавыш белән җырлап җибәрә, кайсыдыр колакларны тондырып гармун акырта...
Тик төн җитеп, кешеләр йокларга ята башлагач кына, Хәтирә ниһаять үзенең уйлары белән ялгызы кала. Кешеләр төрле әкәмәт тавышлар чыгарып гырлый-гырлый каты йокыга талганнар. Тәмәке төтене, кибәргә куелган аяк чолгаулары һәм киез итекләрдән таралган сасы ис тыннарны кыса. Һәм шуларның һәммәсеннән котылырга теләгәндәй, Хәтирә үткәннәр турында уйлана, хыяллана башлый. Төн караңгылыгыннан аның күз алдына кабат Сафаның һәм Саҗидәнең таныш йөзләре калкып чыга. Менә алар, Хәтирәнең башы очына ук килеп, аның йөзенә, күзләренә текәлеп карыйлар, әйтерсең лә шулай карап Хәтирәнең бу кыргый кешеләр арасында хәзергәчә саф килеш сакланганмы-юкмы икәнлеген белергә телиләр. Ул да булмый, җил улавында Сафа тавышы ишетелеп киткәндәй була.
– Менә без сине алырга кайттык! – ди ул.
– Без сине дә, Галияне дә үзебез белән алып китәргә кайттык! – дип өсти аңа Саҗидә тавышы.
Хәтирәнең дә җавабы әзер:
– Кайтып бик әйбәт иткәнсез! Мин инде сезне күрми үләрмен дип курыккан идем. Кызым Галия инде әйбәт кенә сөйләшә башлады. Мине калдырып китмәгез, үзегез белән алыгыз. Сезнең алда күңелем саф минем. Мине алып китегез! – дип әйтәсе килә аның.
Ләкин әйтәсе сүзләре әйтелми кала. Хәтирә айнып, күз алдында яңадан таныш казарманы күрә. Сафа белән Саҗидә хыялда гына булган икән. Әнә анда юеш чикмәннәр, алъяпкычлар эленеп тора. Ә икенче бер почмакта, төн пәриләредәй, бер төркем эшчеләр әле һаман бәхәсләшәләр:
– Ник алдашасың алай, эттән туган нәрсә? Бер шешә куям дип үзең әйттең бит! Ә хәзер койрык борасың!
– Җитмәсә, шапырынган була әле, карт шайтан! Ә без, дураклар, аның сүзенә ышандык.
– Мин шаярттым гына бит, туганнар, бер тиен акчам юк минем...
– Әйдә, ялганла!.. Кабереңә алып китмәкче буласыңмы ул акчаларыңны?..
Әти кеше белән абый кеше каты йокыга талганнар. Урам якта үрсәләнә-үрсәләнә этләр өрә.
* * *
Көн төнгә, төн көнгә алышына торды. Шул рәвешчә сизелми генә атналар, айлар үтте.
Кыш урталарындарак кинәт кенә Сибгать абзый каты авырып китте. Аны инде терелмәс дип тә уйлый башлаганнар иде.
– Һәркайсыбызның язмышы шулай инде! Эшләп йөрерсең-йөрерсең дә, фәрештәнең төчкереге дә төшмәгән берәр почмакта үлеп тә китәрсең.
– Җан биргәндә баш очыңда ясин чыгар кешең дә булмас. Бисмилласыз-нисез туп-туры шайтан кочагына барып керерсең, – диештеләр эшчеләр.
Берәүләр картны авылына кайтарып куярга киңәш итте, икенчеләре күрше авылдан мулла чакыртуны мәслихәт күрде. Өченче берәүләре исә берәр им-томчы яки өшкерүче чакырырга тәкъдим иттеләр. Ләкин киңәшчеләрнең болары да, тегеләре дә үз киңәшләрен эшкә ашырырга ашыкмады. Ә ул арада Сибгать абзыйның хәле начарайганнан-начарая барды. Ул берөзлексез саташып ята иде.
Беркөнне, казармаларны караштырып йөргәндә, авыруны завод хуҗасы чулак Осипов та күреп алды. Ул шундук картны машиналар бүлеге янындагы караңгы, салкын келәткә күчерергә кушты. Ләкин эшчеләр хуҗаның боерыгын үтәмәделәр, картны казармада – әүвәлге урынында калдырдылар. Аны шәһәр хастаханәсенә илтү турындагы уй беркемнең дә башына килеп карамады, билгеле, ә заводның үзендә доктор юк иде. Һәммәсе дә, әҗәлгә дару юк, әйдә, үз урынында тыныч кына җан бирсен, борчымыйк, дип, карт турында бөтенләй оныткандай булдылар. Алар өчен бу гадәти бер нәрсә булып тоела һәм авыру карт турында үзара сүз чыкканда да, алар аны инде теге дөнья кешесе итебрәк телгә алалар иде.
Ләкин берсе дә алар уйлаганча килеп чыкмады. Карт, һәммәсенең гаҗәпләнүенә каршы, терелеп аягына басты.
Бу «могҗизалы» терелүнең бердәнбер сәбәпчесе Хәтирә иде.
Сибгать карт авырып киткәч тә, ул, беркемгә бер сүз әйтмичә, картны карарга-багарга кереште. Хәтирәнең тырышлыгы, фидакарьлеге эзсез калмады – авыру әкренләп-әкренләп булса да һаман сәламәтләнү ягына таба барды. Кызышу, саташулары бетте, тамагына аш-су үтә башлады. Моны күргәч, хатын авыру картка булган игътибарын тагы да арттыра төште, аның өчен хәленнән килгәнчә тәмлерәк ашамлыклар пешерде, аның һәрбер теләген, гозерен үтәргә тырышты. Хәтта төннәрен дә, авыру берәр нәрсә сорамый микән дип, уяулы-йокылы хәлдә сагаеп, тыңланып ятарга гадәтләнде. Ниһаять, Сибгать карт тәмам ныгып, тазарып, урын-җирдән торып ук йөри башлады...
Бу вакыйгадан соң механик Иван дәдәй Хәтирәне аркасыннан кага-кага сөеп, бөтен кеше алдында мактап та алды:
– Ну, кайсыгыз анда әйткән иде әле, ангел безнең почмакка әйләнеп тә карамас дип? Менә карады бит! Сибгатьне кем терелтте дисез? Салимка кызы! Шулай булгач, ангел кем була инде? Хатира! Менә кем ул чын ангел!..
Шул көннән башлап, Иван дәдәйнең җиңел кулы белән, Хәтирәне «ангел» – «фәрештә» дип атап йөртә башладылар. Шулай ук аңа карата ихтирам, игътибар да арта төште. Ул барында сүгенеп сөйләшүләр дә сирәгәйде.
Әгәр дә берәрсе сөйләшкәндә дорфа сүзләрне артыграк кыстыра башласа, аңа шундук төрле яктан:
– Телләнмә, күрмисеңмени – фәрештә монда, – дип кычкыралар иде.
Ә инде, казарманың берәр почмагында аракы эчеп яки карта уйнап утыручылар арасында шау-шу кубып, Хәтирә алардан:
– Зинһар, тавышланмагыз, бала йоклый, – дип үтенсә, тегеләр берьюлы шып булалар һәм ярым пышылдап аңа:
– Борчылма, Фәрештә, без тын утырырбыз, кызыңны уятмабыз, – диләр иде.
Сибгать абзый терелеп бер атна да узмагандыр, кинәт Сәлим карт авырый башлады. Дөрес, авыруы алай куркыныч түгел иде аның, һәм дус-ишләре дә картны, Хәтирә ярдәме белән, тиз генә аягына басар дип ышаналар иде. Соңыннан бу юрау чыннан да дөрескә чыкты. Ләкин Сәлим карт хаста булып яткан көннәрдә кешеләр Хәтирәнең тагын бер яхшы ягы белән таныштылар. Һәр иртәне, авыруга кирәкле бөтен нәрсәләрне җайлап-хәстәрләп куйгач, Хәтирә ирләр киеменә киенә дә, абыйсы Вәли белән бергә эшкә китеп бара иде. Абыйсы кузла өстенә әтисе урынына менеп баса, Хәтирә түбәндә Вәли урынын ала. Тотыналар шуннан чаж да чож такта ярырга!
Хәтирәнең хатын-кыз арасында сирәк очрый торган бу маһирлыгына бөтен казарма халкы таң калды.
– Карагыз әле, карагыз безнең Фәрештәне! Теттереп такта яра! Ә без аны чебен тимәс чер итәр дип йөрибез... – диештеләр алар, елмаешып.
Ә завод хуҗасы Осипов:
– Мондый хатын янында кайбер ирләрнең поты бер тиен! – дип куйды.
Шушы вакыйгадан соң Хәтирәнең абруе тагы да күтәрелде.
Моңарчы егет-җилән арасында Хәтирәгә карата үзенә бер төрле дорфа, тыйнаксыз мөнәсәбәт яши иде. Аулаграк берәр җирдә очратсалар, егетләр аны ирештерергә тотыналар, ирсез күңелсез түгелме, берәребезгә кияүгә чыкмыйсыңмы дип, тәмам йөдәтеп бетерәләр иде. Шадра битле конторчы егет бер тапкыр аңа туп-туры йөзенә бәреп әйтте: «Болай ялгыз интегеп йөргәнче, әйдә икәү бергә күңел ачыйк», – диде. Хәтта чулак Осипов та очраткан саен аңа нинди дә булса берәр әдәпсез сүз әйтеп китүне кирәк саный иде.
Хәтирә үзе бу бәйләнү, сагызлануларны кире кага яисә үзенә төбәп әйтелгән ул оятсыз тәкъдимнәрне аңламаган, ишетмәгән булып кылана иде.
Хәзер исә Хәтирә белән мондый дорфа мөгамәләдә булырга берәү дә батырчылык итмәде. Алай гынамы, кайбер буйдак егетләр чын-чынлап аңа өйләнергә уйлап йөри башладылар.
Бу ният-өметне кыюраклары Хәтирәгә үзләре килеп белгертте, ә оялчанраклары дус-иш аша ишеттерде.
Ләкин Хәтирәнең җавабы аларның һәркайсына да бертөсле булды:
– Минем ирем бар. Озакламый кайта ул, мине алырга кайта.
Тик «кияү» егетләр барыбер тынычланмадылар. Әле бүген генә Хәтирәдән кире җавап алган егет икенче көнне аның янына үзенең дус егетеннән яучы булып килә иде. Бервакытны Халикъ исемле ниндидер бер егеттән яучы булып Сибгать абзый үзе килде. Бу Халикъ дигәннәрен бөтенесе дә бик мактап сөйлиләр иде. Ләкин Сибгать абзый да Хәтирәдән ризалык ала алмады.
Хәтирәне үз кызы кебек үк яратып йөргән һәм шундый әйбәт егеттән яучы булып килгән Сибгать абзыйны кире борып җибәрү, ниһаять, Сәлим карт белән Вәлинең сабырларын шартлатты. Алар дәррәү кубып Хәтирәгә ябырылдылар:
– Әллә кая китеп югалган ул иреңне гүр иясе булганчы көтәргә уйлыйсыңмы әллә?
– Халикъ кебекләр юлда аунап ятмый. Аңа теләсә нинди кыз барыр иде әле...
– Без сине кызың белән гомер буе шулай ашатып, тәрбияләп торырга тиешмени? – диделәр.
Әтисе белән абыйсыннан мондый сүз ишетү бик кыен булса да, Хәтирә үз карарыннан кайтмады. Аны кияүгә чыгарга берничек тә күндерә алмадылар.
– Мин бит ир хатыны. Сафа кайткач, мин аңа нәрсә әйтермен? – диде ул.
Яз җиткәч, завод эшчеләре әкренләп таралыша башладылар. Берәүләр, язгы басу эшләрен эшләшергә дип, авылдагы кардәш-туганнары янына кайтып китте, икенче берләре сезонлы бүтән кәсепләр эзләп, боздан арчыла башлаган Идел буйларына сәфәр тотты. Сәлим карт та, барлы-юклы мал-мөлкәтен җыйнап, улы Вәли, кызы Хәтирә һәм оныгы Галия белән үзенең туган-үскән авылына – Мәүла Колыга юл алды.
Көз көне Керпе Сәлимнең авылдан китүенә беркем игътибар итмәгән шикелле, яз көне дә аның кире әйләнеп кайтуына игътибар итүче булмады.
Тик урамнан үтеп-сүтеп йөрүчеләр генә, аның кыйшык өендә тереклеккә охшаш бер җанлану күреп:
– Яз җитте, ахрысы, – Керпе кайткан, – дип куялар иде.
Бу сүзләр шатлыкны да, хәсрәтне дә белдермиләр, «инде тургайлар кайтты» яисә «урманда күке кычкырды» дигән шикелле, сүз юктан сүз булсын өчен генә әйтелә иде.
XXVIII
Көннәрдән бер көнне, төшке аштан соң, әтисе белән абыйсы икесе дә җәйге ял вакытларындагы гадәтләре буенча йокы симертергә тәгәрәгәч, Хәтирә үзенең Галиясен җитәкләде дә, инеш буена төшеп китте. Су читендә бодай юучы һәм бәрәңге бакчаларында чүп утаучы хатын-кызларны читтән генә күзәтә-күзәтә, ул яр буйлап барды-барды да, кайчандыр Сафа өе урнашкан югаргы урамга менде.
Урамда бер кеше дә күренми иде. Бары тик баш очында бөтерелгән чебен-черки өеренә таба озын муеннарын әле болай, әле тегеләй боргалап көтүе-көтүе белән казлар йөри дә анда-санда аунап яткан юан бүрәнәләр арасында, яшел чирәм чемченеп, аяклары тышаулы берничә ат утлап йөри иде.
Хәтирә урам буйлап арырак атлады һәм алдындагы тамашаны күреп бөтен гәүдәсе белән тетрәнеп куйды. Элек Сафа өе торган буш урынга Гыймади карт үзенең башка чыккан улы өчен зур йорт бурасы күтәртеп ята иде.
Хәтирә, тәмам хәле бетеп, бүрәнә өстенә чүкте. Аның күз алдына яңадан Сафа белән Саҗидәнең таныш шәүләләре килеп басты. Әнисенең болай кинәт кенә боегып калуы кечкенә Галияне дә шомландырды, күрәсең. Ул әнисенә таба тагы да елышарак төште һәм зур ачылган күзләре белән аның борчулы йөзенә текәлде. Ниһаять, Хәтирә, күңелсез уйларыннан айнып, авыр сулап куйды һәм кызын кулына күтәрде дә, Җиһан абыстайларга китте. Анда чәй эчеп, туйганчы сөйләшеп һәм елашып утырганнан соң гына, ул бераз тынычлангандай булды һәм кичкә таба үз өенә әйләнеп кайтты.
Кичкелекне ашап, өйдәгеләр тагын йокыга талгач, Хәтирә баскыч төбенә чыгып утырды.
Авыл йоклый иде. Бары кайбер йортларда гына берән-сәрән утлар күренгәли. Ләкин бераздан алары да сүнделәр. Еракта-еракта агач тукмаклар белән шап-шоп киндер тукмаклаган тонык тавышлар ишетелә. Кызлар инде бу, үзләренә бирнәлек киндер тукмаклыйлар. Ә менә Хәтирәгә андый шатлыкларны беркайчан да күрергә туры килмәде. Аның балалык еллары да, кыз чагы да ялгызлыкта, аз сүзле, караңгы чырайлы әтисе һәм абыйсы кул астында узды. Бары кияүгә чыгып, Сафа, Саҗидә янында тату яшәгән бер еллык гомере генә, караңгы төн күгендә җемелдәгән якты йолдыз кебек, аның хәтеренә бердәнбер шатлык булып сеңеп калган. Ләкин нинди кыска булды ул бәхет! Һәм аны инде беркайчан да кире кайтарып булмастыр!
Урыныннан да кымшанмыйча бик озак утырды Хәтирә. Бит-кулларына төшеп чагылган ай яктысы тоныкланып калды. Киндер тукмаклаган тавышлар да тынган инде. Сирәк-мирәк кенә этләр өргәләп куя. Күк караңгылыгы әкрен генә эри барып, йолдызлар бер-бер артлы сүнә башладылар. Җир өстенә иртәнге чык төште.
Хәтирәнең бөтен тәне чирап китте. Аның күлмәгенә чык, дым сеңгән иде. Каяндыр салкынча җил исеп куйды. Хәтирә урыныннан торды да, өйгә кереп йокларга ятты.
Ләкин ул йоклап китә алмады. Тышта инде кояш чыгып килә иде. Аның беренче кыйгач нурлары тәрәзә пәрдәсендәге ярыклар аша өй эченә үтеп, ялтыравык вак тәңкәләр сыман, караңгы стена өсләренә сибелделәр, Хәтирә яткан җиреннән торды да, тагын урамга чыкты.
Авыл инде уянган иде. Морҗа башларында төтен баганалары күренде. Атларын куа-куа кунардан яшүсмерләр кайтты. Казлар ава-түнә атлап инешкә таба төшеп киттеләр, алар артыннан йокылы күзләрен угалап малай-шалай йөгерде. Көтү куар чак җитеп, берзаман бөтен урам мал-туар белән тулды. Әнә, бер сыер капкадан чыгып җитәр-җитмәс шып туктаган да, күши-күши, рәхәтләнеп, өйдә каласы бозавын имезеп тора; хуҗа хатын бер кулы белән бозауны муеныннан кочаклап, ә икенче кулы белән киребеткән хайванның сыртын дөмбәсли-дөмбәсли, аны тизрәк көтүгә кушып җибәрергә тырыша. Әнә, тагын бер малай, дөнья бетереп кычкыра-кычкыра, көтүдән качып барган кәҗәсе артыннан чабып китте. Көтүче карт исә бертуктамый чыбыркысын шартлата иде.
Шулвакыт Хәтирә көтү китәсе юлга каршы яктан урам буйлап әкрен генә атлап килгән сәләмә киемле бер хәерчене күреп алды. Һавага тузан болыты туздырып барган көтү турысына килеп җиткәч, ул беравык күздән югалып торды. Аннары тагын күренде. Менә ул ниндидер әбине туктатты һәм аның белән нәрсә турындадыр сөйләшеп алгандай булды.
«Юл күрсәтүен сорый ахры!» – дип уйлады Хәтирә.
Кинәт әби йөзе белән борылып басты да, кулын күтәреп, Хәтирәләр ягына төртеп күрсәтте. Хәерче шундук әби күрсәткән юнәлеш белән туп-туры Хәтирәләргә таба килә башлады. Хәзер инде аны аермачык күрергә була иде. Чаларган чәч, яңак сөякләре бүлтәеп торган ябык йөз, чуалып, укмашып беткән озын сакал. Өс-башы да сәләмә, бер аягында киндерә белән бәйләп куелган иске галош, икенчесендә – әллә кунычы киселгән читек, әллә кәвеш, аңламассың. Аркасында биштәрле капчык, кулында юл таягы.
«Туп-туры безгә таба килә. Өйдән садакалык берәр нәрсә алып чыгасы булыр ахры», – дип уйлап алды Хәтирә.
Ул арада хәерче карт, бөтенләй якын ук килеп, Хәтирә каршына туктады да, таягына таянган килеш, күзләрен томырып аңа карап тора башлады.
«Ник миңа болай текәлеп катты әле бу?!» –дип уйлады Хәтирә, гаҗәпләнеп. Ул инде, өйдән садака алып чыгарга дип, урыныннан кузгалган иде, ләкин шулчакны карт калтыранган тавыш белән аңа эндәште:
– Танымыйсыңмыни, Хәтирә?
Хәтирәнең йөрәге дерт итеп куйды, тыны кысылды:
– Сафа!
– Ие, мин!.. – диде Сафа һәм тамагына төер тыгылып кинәт тынып калды. Сакал баскан ач яңаклары буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде. Хәтирә исә, бөтен дөньясын онытып, иренең муенына сарылды. Сафаның кулындагы таягы шап итеп җиргә төште...
Шулай кочакланышкан килеш алар шактый озак басып тордылар; исләренә килгәндә яннарына инде бер төркем бала-чага җыелып өлгергән иде.
– Йа Аллам, күрешергә дә язган икән! – диде Хәтирә, бөтен йөзе белән балкып-елмаеп. – Мин инде әллә ниләр уйлый башлаган идем...
– Мин үзем дә кайтып җитә алуыма ышанмаган идем... Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате булгандыр инде... – дип җавап бирде Сафа.
– Я, әйдә, өйгә керик... Безнекеләр йоклый әле... кызыңны карарсың...
Алар болдыр баскычына менделәр.
Урамда бала-чага күбәйгәннән-күбәя бара иде. Ләкин алар юкка гына өметләнеп көттеләр: Сафа бернинди бүләк, күчтәнәч тә алып кайтмаган иде.
* * *
Ярлы-ябагай Төркиягә күчеп киткән елның көзендә үк Мәүла Колыга Бохарадан Шәмси мулланың улы Барый мәхдүм кайтып төште. Аның бәхетенә каршы, ул кайткан вакытка Сабирҗан мәзин авылда ысулы җәдидә мәктәбе салдырырга өлгермәгән иде әле. Барый мәхдүм моңардан бик оста файдаланды: авылда икенче мулла урынына утыру турында мәхәллә халкыннан тамга җыеп ризалык алды да, Уфага барып имам-хатип мөгаллим* дәрәҗәсенә имтихан тотты, аннары өйләнеп, остабикәле булып, нәүбәттәге җомгаларның берсендә үзенең һәм остабикәсенең балаларга дәрес әйтү ниятләре барлыгын белгертте. Шулай итеп, иске мәктәп авылның яшь имамы кулына күчте, бер уңайдан карусыз Әкрәм карый белән Җиһан абыстай да сабак укыту эшеннән читләтелде.
*[Имам-хатип мөгаллим – мулла һәм укытучы була алу өчен бирелгән дәрәҗә исеме.]
Хәер, Әкрәм карый үзе дә, хатыны Җиһан абыстай да моңа артык пошынмадылар. Карый һәрвакыттагыча Ходага сыенды, аңардан рәхим-шәфкать көтте, ә эшчән, тырыш Җиһан абыстай үзенә бүтән төрле кәсепләр тапты.
Әнисенең холкы-табигатендәге барлык яхшы сыйфатларны үзенә алган уллары Исмәгыйль дә картларга зур таяныч булды. Озын, зифа буйлы бу егет үзенең гадәттән тыш тырышлыгы, бернинди авырлыклар алдында да баш имәс ныклыгы һәм өлгерлеге белән яшьтәшләре арасында бик нык аерылып тора иде.
Җәйге тәгътил* вакытында авылга кайтып, ата-анасының кыен хәлдә калуларын күргәч, Исмәгыйль күп уйлап-нитеп тормыйча шундук хәллерәк бер хуҗалыкка батрак булып ялланды. Көне-төне дигәндәй, бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле билен язмый эшләде ул. Һәм байга хезмәт иткән арада үз җирен дә сөреп чәчәргә өлгерде. Йокы, ял күрмәсә күрмәде, әмма аның каравы, ул инде көзен үзенең мәдрәсәсенә тыныч күңел белән чыгып китә ала, әти-әнисе кышын ач-ялангач калыр дип курыкмый иде.
*[Тәгътил – каникул.]
Сафаның Төркиядән кайтып керү хәбәрен ишеткәч тә, Исмәгыйль шундук Керпе Сәлимнәргә йөгерде.
Сәлим картның өе бүген, гомердә булмаганча, халык белән тулы иде. Хәтирә йөгерә-чаба самавыр тирәсендә кайнаша, ә юынып чистарынган һәм өстенә Вәлинең таза киемнәрен киеп куйган Сафа җыелган кунакларга үзенең баштан кичкән маҗараларын сөйли иде. Көмеш төсенә кергән чигәләр, чаларган сакал, бит-маңгайны аркылыга-буйга ергычлаган тирән җыерчыклар – болар һәммәсе дә Сафаның ил гизеп йөрүләре бик үк татлы булмаганны күрсәтеп торалар иде.
Сафаның тезе өстендә сары чәчле, зәңгәр күзле кечкенә кызы утыра. Ул, әтисе сөйләгәннәрне чынлап-торып аңлагандай, аны бик бирелеп, тын да алмый тыңлый.
Исмәгыйль туп-туры Сафа янына якынлашты, сәлам бирде.
– Кара инде, ничек үскәнсең! Танырлык та түгел сине! – диде Сафа, егет белән күрешеп.
– Син үзең дә, Сафа абзый, ай-һай, бик нык үзгәргәнсең.
– Нишләмәк кирәк, тормыш шулай үзгәртә икән ул, Исмәгыйль энем! Мин күргәннәрне күрсәң, син дә, шәт, үзгәрер идең...
Шул рәвешчә хәл-әхвәл сораштырып торганнан соң, Исмәгыйль сүзне Саҗидәгә күчерде,
– Саҗидә апаңның вафатына менә ике ел узып китте инде, – диде Сафа, төшенке тавыш белән. – Хәлифә туфрагында гүр иясе булды...
Сафаның тавышы кинәт калтыранып куйды, күзләренә яшь килде. Ул, үзенең елавын күрсәтергә теләмәгәндәй, башын читкә борды. Аның каравы, кечкенә Галия ятсынып тормады – кычкырып елап җибәрде. Бер читтә тын гына басып торган Хәтирә дә яулык очы белән күз тирәләрен сөртә иде.
Бүлмәдә тирән тынлык урнашты.
– Саҗидә апага туган илләрне кайтып күрү насыйп булмаган икән шул! – диде, ниһаять, Исмәгыйль, тынлыкны бозып. – Ә безнең башка авылдашларыбыз ничек анда? Яхшы урнаштылармы?
– Анысын да төгәл генә әйтә алмыйм, Исмәгыйль энем. Ни өчен дисәң, минем аннан чыгып киткәнемә ике ел булды инде...
– Ике ел?! Кайларда йөрдең соң син, Сафа абзый?
– Йөрмәгән җирем калмагандыр, шәт!.. Хатынымны җирләгәч күп тә үтмәде, минем үземә дә бик хәтәр чир эләкте. Чак кына үлми калдым. Аннары, терелгәч, туган илгә кайтырга уйладым. Кайту өчен папшорт алырга дип Истанбулга килдем. Ләкин миңа пашпортны бирмәделәр. Шуннан нишләргә?.. Киттем җәяү. Ничә тапкыр чик аша узганмындыр, хәтерләмим. Болгариядә тоткарланырга туры килде. Акчам бетте – ни юлны дәвам итеп булмый, ни кире кайтып... Эшкә ялландым, юллык акча тупладым да, тагын сәфәр чыктым. Румыния дигән илгә килеп җиткәч, янә акчам бетте. Тагын, димәк, эшкә ялланып акча әмәлләргә туры килде. Шулай каңгырып йөри-йөри шактый вакыт узды. Бессарабиядә бер заман үрәтник эләктереп алды. «Каян килдең, фәлән, төгән», – ди бу. Мин әйтәм, Казан артыннан, Мәүла Колыдан эшкә ялланырга килгән идем, менә пашпортымны җуйдым, дим. Шуннан соң мине, пашпортсыз әдәм дип, ятап белән Казанга озаттылар. Кыш буе шулай бер каладан икенчесенә куалап йөрттеләр. Казанның үзендә дә озак тоттылар. Аннары, янә ятап белән, безнең булыска күчерделәр. Алланың рәхмәте, ярый әле мине күреп белүче кешеләр табылды. Бабаң Миңлебай хакына дип, менә кичәгенәк кенә иреккә чыгардылар. Бүген иртәнге якта авылга кайтып төштем... Күп җәфалар чигелде, санасаң исәбенә дә чыга алмассың...
Сафа сөйләүдән туктады. Барлык яңалыкларны берьюлы белергә атлыгып торган Исмәгыйль шундук тагын сорау бирде:
– Нигә әле син, Сафа абзый, Истанбул турында бер дә сөйләмисең? Матурмы, зурмы ул?
– Шәкертнең тәмам түземлеге калмаган икән, – дип куйды кемдер почмак яктан. – Истанбул Истанбулдыр инде. Казан кадәре генә булмас!..
– Ничек дип әйтергә сезгә, – диде Сафа уйчан төстә. – Болай зур, күп халыклы шәһәр ул үзе, тик безнең аңа әллә ничек күңел тартмады... Тар, пычрак урамнар, кая карама – өер-өер ач этләр... Кешеләре дә ниндидер усал, сөйкемсез. Этләрдән дә яманрак... Мәрхүмә Саҗидә Истанбул турында: шәһәр түгел бу, эт абзары, ди торган иде.
– Ә мин тагын Истанбулны күреп кайтмакчы булып йөри идем...
– Мәчетләрен карар өчен барып кайтырга да ярый анысы, бәхәс итмим, Исмәгыйль энем. Андагы матур-матур мәчетләрне, аларның биек-төз манараларын күрсәң, исең китәр. Алар шулкадәр күп, кайсына карарга да белмисең...
– Ә мин мәчет манаралары белән нишлим? Тешемне казыйммыни? Әллә киле сабы итеп тотыйммы?
Тыңлаучылар көлешеп алдылар.
– Безнең шәкертнең теленә эләгергә Ходай язмасын!..
– Әхмәтсафа энем, ә җире, туфрагы болай әйбәтме соң анда? – дип сорады шулчак түр почмакта утыручы бер карт.
– Әйбәтнең дә әйбәте инде... Ни чәчсәң дә, гөрләп үсеп китә торган...
– Чынлап тамы?
– Тик җирнең әйбәтлегеннән ни файда? Юллар начар, базарлар юк, үстергән ашлыгыңны сатып булмый... Шулай да, әгәр Саҗидәм исән булса, аннан китәсе түгел идем, ничек тә җаен тапкан булыр идек...
– Тагын анда кире китәргә исәп юкмы соң, Сафа абзый?
Сафа, ни дип җавап бирергә белмичә, аптырап калды. Китү-китмәү мәсьәләсе әле аның үзенә дә ачык түгел иде.
– Әлегә әйтә алмыйм, – диде ул.
Исмәгыйль Сафага таба тагы да елышарак төште дә, һичкем көтмәгәндә:
– Сафа абзый, син чабата үрә беләсеңме? – дип сорады.
– Кайчандыр белә идем. Ә нәрсә?
– Сиңа бер киңәшем бар. Минемчә, сиңа беркая да китәргә кирәкмидер, Сафа абзый. Моңарчы газап чигеп йөргәннәрең дә үз гомереңә бик җиткән. Ә менә без синең белән икәүләп чабата үрергә керешсәк ничек булыр? Озакка сузмыйча, иртәгәдән үк башлап җибәрсәк шул эшне, ә? Без икәү үрә торыр идек, Хәтирә апа базарга сатарга йөрер иде. Уракка хәтле шактый вакыт бар бит әле, күпләп ясап куяр идек... Аннары урак урырбыз, печәнен чабарбыз – беткәнмени авылда эш...
– Ә кышын ничек?
Моңарчы дәшми генә тыңлап утырган Керпе, ниһаять, телгә килде:
– Кышның нәрсәсеннән куркырга? Торырга өең бармы? Бар! Мин улым белән барыбер читкә чыгып китәм бит. Ә сез Хәтирә белән икәү биредә кышларсыз, кыш буе кап-чыпта сугарсыз. Мәзиндә әнә мунчала һәркемгә җитәрлек.
... Хәл белешергә килүчеләр таралыша башлады. Исмәгыйль дә китәргә дип урыныннан кузгалды.
– Син бүген әйбәтләп уйла да, иртәгә җавабын әйтерсең, ярыймы, Сафа абый? – диде ул хушлашканда.
Кунакларның бер өлешен озатып тын алырга да өлгермәделәр, бүлмәгә яңалары килеп тулды. Сафа аларга янә үзенең ил гизеп йөрүләре һәм хәлифә җирендә калган авылдашларының тормыш-язмышлары турында сөйләргә тотынды.
Сәлим карт белән Вәли икесе дә кияү кешенең кайтуына чын күңелдән шатланганнар иде. Ләкин, өйдәге гадәти тәртип бозылу сәбәпле, аларның бу көнне иртәнге йокылары туймый калды. Шуңа күрә, Сафаны күрергә килгән барлык кунаклар таралышып, ул үзе дә абыйларына барам дип чыгып киткәч, Сәлим карт белән Вәли шундук йокларга яттылар. Хәтирә исә, ишек яныннан үзенә урын алып, Сафаның кайтканын көтә башлады. Соңгы ике-өч елда беренче тапкыр буларак, бүген ул үзенең Сафасын күңелендә бернинди хәсрәт-кайгы кичермичә, аның кайтасына тәмам ышанып, шатланып көтә иде.
* * *
Туган-үскән йорты турысына килеп җиткәч тә, Сафа капкага кадакланган язулы калайга игътибар итте. Анда кәкре-бөкре хәрефләр белән татарча һәм урысча «Староста» дип язып куелган иде.
Хәер, Сафа моңа артык гаҗәпләнмәде, чөнки үткән ел вафат булган Фәйзулла урынына Вафаның староста булып калуын ул ишеткән иде инде.
Сафа ян капканы ачып, ишегалдына күз төшерде һәм ирексездән артка чигенеп куйды: әллә монда ялгыш килеп эләктеме соң ул? Аның каршында алты почмаклы, калай түбәле өр-яңа йорт тора иде. Ишегалдындагы башка каралты-кура да бөтенләй яңа – алары да нык итеп, таза бүрәнәләрдән салынганнар иде. Сафа, башын капкадан алып, әйләнә-тирәдәге йортларга күз төшерде. Барысы да искечә кебек – менә Җамалый карт өе, менә катыр киткән Фәхри куышы, әнә анда, арырак, мулла белән мәзиннең йортлары... Юк, Сафа ялгышмаган булырга тиеш, ул чыннан да абыйсы Вафа йорты каршында басып тора шикелле.
Ул кыюланып ишегалдына узды. Чылбырдагы дәү эт ярсып өрергә тотынды, әле монда, әле тегендә голдыр-голдыр итеп күркәләр ачулы мыгырданып алдылар.
Сафа болдыр баскычына якынлашты да:
– Әссәламегаләйкем! – дип кычкырып сәлам бирде. Аның сәламенә ишегалды түрендәге лапастан бер кеше килеп чыкты. Бу кеше озын ак күлмәге өстеннән көмеш төймәле, кыска чабулы кара кәзәки кигән һәм муенына юан корсагы өстенә хәтле үк салынып төшеп торган көмеш чылбыр аскан иде. Аягында ак йоннан басылган киез ката. Каталар беравык кыймылдамыйча басып тордылар да, лап-лоп атлап Сафага таба килә башладылар.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 35
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.