Latin

Болганчык Еллар - 02

Total number of words is 3994
Total number of unique words is 2061
38.8 of words are in the 2000 most common words
54.8 of words are in the 5000 most common words
63.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Гариф үлгәннән соң яңа мәзин кую мәсьәләсе килеп баскач, Сабирҗанга бурычлы кешеләр, читтән китерткәнче, мәзин итеп Сабирҗанны куярга кирәк дип халыкны димләделәр. Яңа кеше килүеннән куркып, Шәмси мулла да бу фикерне куәтләде. Әсма остабикә дә каршы килмәде. Шул хакта Сабирҗанның үзе белән сөйләшкәч, Сабирҗан бик риза булды. Уфага барып имтихан бирү һәм указ алу турында берәү дә сүз кузгатмады. Шулай итеп, Сабирҗан мәзин булып китте, мәгәр ул сәүдә эшләрен дә ташламады. Авылдагы бердәнбер кибет һаман аныкы булып кала бирде. Ул һәртөрле чимал, күкәй җыйды, икмәк белән сату итте. Чыпта суктырды. Ике улы ел әйләнәсендә калага өч олау белән төрле азык-төлек илтеп сата иде. Мәзиннең өч хезмәтчесе аның җирен эшкәртә. Өстәвенә Сабирҗан авылдагы барлык ярлының диярлек җирен арендага ала. Кышкы озын төннәрдә бу җир хуҗалары мәзингә чыпта сугалар, җәй көне исә, аннан калган бурыч исәбенә, басуда урак уралар, печән чабалар, ашлык сугалар иде. Елның елында алар бурычларын түли алмыйлар, һәм шул сәбәпле аларның тәненнән камчы эзе төшми иде. Ярлылар күбрәк кыйналган саен мәзин байый гына бара, чөнки ярлыларның аңардан алган бурычлары арта бара иде.
Сабирҗанның мал-туары да аз түгел. Ул үзенә аерым көтүче тота, аның көтүе кырга мирнекеннән алда чыгып, соңрак кайта. Шуңа күрә Сабирҗанда авылдашларыныкына караганда сөт тә күбрәк, йон да яхшырак, үрчем дә артыграк була иде.
Әмма Сабирҗан болар белән бергә мәзинлек хезмәтен дә онытмый. Елның теләсә кай вакытында, җил-яңгырда, буранда да нәкъ тиешле вакытында мәчет манарасыннан сузып-сузып азан әйткән тавыш ишетелә. Ул вакытында килеп мәчет ишеген ача, кыш көне барып мичләрен яга, идәнен себерә, тузанын сөртә. Барлык җыен мәҗлесләрендә Сабирҗан аш бүлә, кунакларга бәлеш турый. Ул мәет юудан да чирканмый һәм мәетне кабергә төшергәндә беренче булып туфракны үзе учлап ташлый. Садакадан беркайчан да баш тартмый.
Сабирҗан солдаткалар белән яшьрәк тол хатыннарны да буш уздырмый, җае туры килсә, хәтта көчләүдән дә тартынмый икән дип тә сөйлиләр иде. Шундый кызык бер хәл күп кешенең исендә әле: бервакыт мәзин суга баручы кызларны мәчет манарасыннан бик бирелеп карап торганда, башыннан чалмасы төшеп китә. Ләкин бу хәл турында беркем дә бер сүз чыгармый, кайбер кешеләр аңардан курка, кайберәүләрнең өйдәге чүпне тышка чыгарасы килми.
Сабирҗан гадәттә өстенә озын ак күлмәк, кызыл төймәле җиңсез кара камзул киеп йөри. Камзулының шактый тирән түш кесәсенә һәрвакыт нәрсәдер тутырылган булып, кесәсе стенага кагылган почта ящигы шикелле кабарып тора. Таза йодрыклы мәзин бөтен акчасын үз янында саклап йөртәдер кебек иде.
Сабирҗанның сәүдә эшләре гел алга бара, байлыгы ишәя, байлыгы ишәйгән саен көндәшләре дә арта бара иде. Шулардан иң куркынычы Шәмси мулла белән аның хатыны Әсма иде.
Баштарак Әсма остабикәнең үз байлыкларын ишәйтергә тырышуы Сабирҗанны әлләни борчымый иде. Әмма тора-бара Сабирҗан шактый борчуга төшә башлады. Шулай итеп, алар арасында тыштан дуслык кабыгы астына яшеренгән астыртын көрәш башланды. Мәзин үзенә өмәгә кешеләр чакырса, Әсма остабикә дә шундук өмә җыя иде. Кайвакыт өмә җыю икесенеке дә бер үк көнгә туры килә һәм кешеләр, дин әһелләренең хәтерен калдырудан куркып, кайсына барырга белмичә аптырап кала торганнар иде.
Сафа Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзингә хәл белешеп, фатиха алырга барган көнне Әсма остабикә бодай юарга өмәгә кызлар чакырган иде. Мәзин йортында да лапас астында бер төркем кыз-кыркын җырлый-җырлый җитен талкыйлар иде:
Талкы, кызым, талкы, кызым,
Талку кайгы тарата;
Җитен талкыган кызларны
Егетләр дә ярата.
Талкы, кызым, талкы, кызым,
Мин дә шулай талкыдым;
Өзелеп сөйгән егетең булса,
Миңа әйтмә дә, бар, кызым.
Сабирҗан мәзин, кызлар тавышына ара-тирә колак салгалап, зур йорты буендагы таш эскәмиядә үзеннән бурыч алучыларның исемлеген карап утыра, ул кайсы ярлының үзенә ничә көн эшләргә тиешлеген исәпли иде.
Сарыга буялган ян капканы ачып Сафа килеп керүгә, авыр чылбырын чылтыратып, оясыннан зур кызыл эт атылып чыкты да, котырынып өрергә тотынды.
Мәзин кенәгәләреннән аерылып башын күтәрде, керүче кешене танып алгач:
– Уз, уз, курыкма! Бәйдә ул! – дип кычкырды.
Сафа, сәлам биргәннән соң, әзерләп куйган егерме тиен көмешен мәзиннең учына салды.
Мәзин дога кылып битен сыпырды.
– Я, ни хәлләрең бар?
– Ходайга шөкер...
– Дөньялар тынычмы?
– Ходайга шөкер, ул-бу ишетелми әле.
– Синең кайтканыңны ишеткәч исем китте: әле кичә генә киткән кебек идең... Шулкадәр гомер узды да микәнни инде?
– Узды шул инде, мәзин абзый. Туган илдә гомернең узганын сизмисең дә, ә менә чит җирләрдә көне ай, ае ел булып тоела икән.
Мәзин Сафадан нинди калада хезмәт иттең, халкы күпме, анда нинди эш белән шөгыльләнәләр дип сораштырырга кереште. Сабирҗан андагы күкәй бәяләре белән, чыпта, чимал кебек нәрсәләрне кайдан китерүләре, сәүдә яклары белән дә кызыксынды.
Шулвакыт капка ачылып, кычкырып сәлам биргән тавыш ишетелде. Мәзин керүче кешене тавышыннан ук танып алды.
– Вәгаләйкем әссәлам! Әйдә кер, Гыймади абзый! – дип кычкырды ул.
– Азан әйтер вакыт җитте бит. Мәзинебез берәр җиргә китмәгәнме дип белешергә керүем иде, – дип, баскыч янына авылның бай куштаны, умартачы Гыймади килде.
Мәзин башлы суган шикелле йомры көмеш сәгатенә карады да:
– Бәрәкалла!.. Сөйләшеп китеп, намазны да оныта язганмын ич, – дип, урыныннан торды. Сафа да кузгалды, икесе белән дә саубуллашкач, намаз артыннан дога кылганда аны да онытмаска үтенеп, өенә кайтып китте. Ә мәзин, җиңнәрен сызганып ,тәһарәт алырга әзерләнә башлады.
* * *
Умартачы Гыймади авылның иң бай, иң дәрәҗәле куштаны иде. Ул бик тиз баеп китте. Кайбер кешеләр, Гыймади хәзинә тапкан икән, дип сөйләделәр, кайберәүләр, аның йортына бер бай мосафир кереп, кинәт үлеп киткән дә, йорт хуҗасы шул кунакның акчасын үзләштергән, диделәр. Чынында исә моның сәбәбе бөтенләй башка иде. Гыймади күп еллар буена, үз авызыннан өзеп дигәндәй, бөтен булган акчасын баю эшенә җикте. Салкын кыш көннәрендә үк ул үзенә файдалы шарт белән ярлыларны кыр эшенә яллый һәм юк кына бәягә аларның җирләрен сатып ала иде. Көннәрдән беркөнне аның башына умарта тотарга кирәк дигән уй килде. Умарталары бик яхшы күч аера башлады, һәм озакламый Гыймадиның әллә ни зур булмаган бакчасында умарталарына урын да җитмәс булды. Шуннан соң ул аларны урманга үз диләнкәсенә күчереп, тирәли киртә тотты, шалаш корып, каравылчы яллады. Тирә--яктагы урманны ел саен кисә баралар, ә Гыймадиның умарталыгы ачык аланда әрәмәлек кебек җәелеп утыра иде.
Берничә елдан соң инде Гыймадиның байлыгы Сабирҗан белән ярышырлык дәрәҗәгә җитте, ә ярлылардан «файдалану» мәсьәләсендә ул аны, шәт, узып та киткәндер. Үзенең дәрәҗәсе төшүдән курыкмыйча, ул ачыктан-ачык эш итә иде.
Мир эшләрендә Гыймади гадәттә үзенә файдалы фикергә кушыла, әле мәзин ягында, әле мулла ягында булуына бер дә уңайсызланмый иде. «Имә белгән бозау ике сыерны имәр» дигән мәкальдән чыгып, алар арасындагы дошманлыктан ул һәрвакыт үзенә файда таба иде.
Сабирҗан исә Гыймади белән дус булуның үзе өчен файдалы икәнен күптән аңлаган иде. Ул аны олылый, хөрмәт итә, аның белән сак эш кыла торган булды, Гыймадиның хезмәтчеләрен үзенә чакырмый, аңа бурычлы кешеләрне үз ягына тартмый башлады. Үз нәүбәтендә Гыймади да мәзиннең мондый карашын хуп күрә иде.

III. Миңлебайныкылар
Тышта һава чиста, саф, бераз салкынайта башлаган. Йортларның такта түбәләрен ак бәс сарган, ә салам түбәләр дымланып күперә төшкәннәр. Күктә йолдызлар җемелдәшә.
Йокы аралаш Сафаның аңына ниндидер чит тавыш килеп керде. Уянып китте, шулай да күзен ачмады. Ул үзен әле һаман да Варшаудагы караңгы солдат казармасында агач нарда ятадыр шикелле хис итте. Менә хәзер фельдфебель килеп җитәр дә, сүгенә-сүгенә урыннан торырга кушар; шундук сикереп тормасаң, яңагыңа да салып җибәрер кебек.
Йокы исереклеге белән тарткалашып ята торгач, Сафа баягы тавышны тагын ишетте. Йокысыннан айнып китте. Әллә агач идәнне күсе кимерә, әллә мәче баласы ниндидер каты әйбер тәгәрәтеп уйный иде. Бүлмә тактасы ярыгыннан якты саркып керә иде. Кемнеңдер пышылдап сөйләшкән тавышы ишетелде, нәрсәдер кыштырдап куйды. Сафа урыныннан сикереп торды да, ипләп кенә бүлмә ишеген ачты.
Каплап куйган чүлмәк өстендә кечкенә генә лампа янып тора. Идәндә, киез көрпә өстендә, аякларын сузып, алга таба иелә төшеп, Зөһрә карчык утыра иде.
– Куркып киттем, әби. Әллә карак-мазар кергәнме дип торам, – диде Сафа, ишектән чыгып.
– Мин әле бу, улым, мин.
Карчык башын күтәрмәде.
Сафа аның ни белән шөгыльләнгәнен аңлый алмыйчарак торды.
– Ни эшләп утырасың?
– Әй, улым! Карт кешенең хәле шул инде. Йокым килми. Бер-бер нәрсә тегәр идем дә, күзем күрми. Менә чиртешле уйнап утырам. Чоланга чыгарга туры килде: өйдә уйнасам абыең тиргәнә башлый. Син ачуланма инде миңа, – диде карчык.
Гаепле кеше сыман, төссез күзләре белән Сафага күтәрелеп карады, аның ачуланмавын күргәч, яңадан идәнгә иелде. Ул бер уч шакмакны чәчеп җибәреп, берсен-берсенә чиртеп тидерә дә, аларны яңадан корышып беткән кулына җыя бара, үзе тешсез авызын ача төшеп:
– Тиде!.. Юк, тимәде! Хәрәмләшмә!.. Менә шулай! – дип сөйләнә иде.
Сафа аның шулай авыз эченнән генә сөйләнүен тыңлап торды.
«Әбигә балалар акылы керә башлаган», – дип уйлап куйды һәм бүлмә ишеген ипләп кенә япты да, тагын йокларга ятты. Йокы аралаш әбинең:
– Тиде!.. Юк, тимәде! Менә шулай! – дигән сүзләре ишетелеп торды.
* * *
Зөһрә карчыкның ире Миңлебайны җирләгәненә утыз ел инде. Үзенең яшен ул куян елы, барыс һәм җылкы еллары белән санап, җитмеш яшьләр чамасына китереп чыгара. Ә метрика кәгазе буенча аның яше йөз тирәсендә инде. Шулай да үзе шактый нык әле, акылында да зәгыйфьлек юк. Ул хәленнән килгәнчә тишек-тошык киемнәрне ямый, өйдәгеләрнең барысына да таза бияләй-оеклар җитештереп тора. Аның өчен иң кыены – төн уздыру. Төнлә йоклый алмый интегеп чыкмас өчен, ул әнә шул уенны уйлап тапкан. Вафа белән Патый тыныч ятмавы өчен аны гел ачуланалар. Шуңа күрә карчык чоланга күчә. Җәй һәм яз көннәрендә чоланда өйдәгедән яхшырак, ләкин көзге һәм кышкы озын төннәрдә аның хәле бик кыенлаша иде.
Зөһрә карчык элекке яхшы заманнарны бик әйбәт хәтерли әле. Миңлебае исән чакта ул бөтен йортка үзе хуҗа иде. Ире аны ярата иде. Ире Миңлебайны бөтен тирә-як халкы хөрмәт итә иде. Кешеләр аны туры сүзле, намуслы һәм гадел булганы өчен ярата иде. Ул байлык җыярга омтылмый, үз мәнфәгатен җәмәгать мәнфәгатеннән өстен куймый иде. Улы Салихка да шундый бул дип васыять әйтеп калдырды... Ләкин аның васыяте тормышка ашмады шул.
Салих беркатлы, юаш егет булып үсте. Староста кызына – кырыс холыклы, хәйләкәр Фатыймага өйләнгәч, ул бик тиз хатыны йогынтысына бирелде һәм үлгәнче аның сүзеннән чыга алмады.
Башта каенатасын, аннары ирен җирләгәч, Патый кушаматлы Фатыйма үзенең ике улы белән кызыннан гына түгел, каенанасыннан да берсүзсез буйсынуны таләп итте. Зөһрә карчыкның буйсынмый чарасы калмады. Балалары әниләренә каршы килергә батырчылык итми иде.
Күршеләр Патыйның холкы белән усал теленнән куркалар, гел аның күңелен күрергә тырышалар, кунакка чакырып, аны түргә, остабикә белән янәшә утырталар иде.
Һәрнәрсәнең алдын-артын уйлап эш итә белүче хәйләкәр Әсма остабикә дә Патыйның үзенә яхшы ярдәмче яисә аяусыз дошман булачагын бик тиз абайлап алды. Шуннан соң ул Патыйга яраша, аны күккә чөеп мактый башлады. Аның шикелле үк хәйләкәр Патый да, остабикәнең ниятен сизеп, моңа бик риза булды. Шулай итеп алар, телдән әйтеп сүз беркетми генә, дуслар булып киттеләр, һәм бу хәлгә икесе дә бик канәгать иделәр.
Еллар үтә торды. Таза, яшь Патый картаеп карчыкка әйләнде. Улын өйләндерде, кызын кияүгә бирде. Хәзер инде аны я яучы карчык итеп, я кендекче әби итеп кенә чакыралар. Патый андый эшләрнең берсеннән дә баш тартмый. Аның гадәт-холкы үзгәрмәде, йортта ул бөтенесенә берүзе баш булып килә бирә.
Барыннан да бигрәк киленгә – Вафаның хатынына кыен. Патый аны һәрвакыт кимсетә, кыерсыта, әледән-әле:
– Килен кеше ул эт белән бер, икесенең дә урыны – чүплек башында, – ди.
Беркөнне киленнәре:
– Әнкәй, син үзең дә кайчандыр килен булгансыңдыр ич? Сине дә шулай эткә тиңлиләр идеме? – дигәч, Патый:
– Мин үзем әйбәт идем, – дип кырт кисте.
Киленнең ике баласы һәрвакыт диярлек үз әти-әниләрендә яши. Әллә нидә бер бу йортка кайтсалар, Патый аларга:
– Аяк астында чуалмагыз! Барыгыз, ычкыныгыз моннан! Күземә күренәсе булмагыз! – дип кычкырынып кына тора.
Шуннан соң балалар чыгып китәләр. Вафа белән хатыны балаларын якларга батырчылык итмиләр; Патый күз алдында хәтта балаларын сөяргә дә куркалар иде.
Кайчакларда Патыйларга, балаларын ияртеп, күрше авылдагы кызы да килә. Алар килгәч Патый:
– Бусы кызым баласы, балдан татлы анасы, – дип, оныкларын сөяргә керешә.
Ә Вафа балалары өчен аның икенче мәкале бар:
– Бусы улым баласы, еландай зәһәр анасы, – дип, аларга чиртеп яки чеметеп ала иде.
Патый кызы белән киявен хәзинәсендә булган сые белән сыйлап кунак итә. Улының гаиләсе белән кызы гаиләсенә бөтенләй аерым карый. Бу хакта да аның үз мәкале бар:
– Язгы катык, ярык кашык – улым белән киленемә, көзге катык, көмеш кашык – киявем белән кызыма, – ди.
Шулай да ул Вафаны кече улыннан күбрәк ярата, һәр җирдә аны алга уздырырга, мир эшләренә катнаштырырга тырыша, аны куштан итәргә омтыла.
Патыйның бу тырышлыгы бушка китмәде. Вафаны кунакка ешрак чакыра, җыеннарда аның сүзенә колак сала башладылар. Берәүләр моны Патыйның әшәкелегеннән куркып эшләсә, икенчеләре: «этнең күңеле – бер сөяк» дигән мәкальдән чыгып эш итә иде. Вафа тузга язмаган сүзләр сөйләсә дә, аны бүлдермиләр, аннан көлмиләр иде.
Вафа әле яшь булса да, үзенең киләчәгенә ваемсыз карамый иде. Ул халыкның бабасы Миңлебайга булган хөрмәтенә һәм Патыйның йогынтысына таянып, анасы ярдәменнән мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга тырыша.
Патыйның өлкән улы төсе-бите белән генә түгел, холкы белән дә әнисенә охшаган, әтисенең йомшак холыклы булуы аркасында Миңлебайлар нәселенең югалган абруен-атын яңадан кайтарырга исәпли иде ул. Үз кирәген чамалый белә торган һәм хәтта беркадәр кыюлыгы да булган Вафа киләчәктә үзенең икенче Миңлебай булачагына нык ышана иде.
Миңлебайныкылар турында сүз чыкса, һәммә кеше:
– Вафа – коеп куйган Патый инде, ә Сафа – нәкъ Салих абзый – дия иде.
Сафа чыннан да абыйсының капма-каршысы иде. Юаш холыклы бу эчкерсез егеткә үз кирәгеңне генә чамалау, хәйлә дигән нәрсәләр бөтенләй хас түгел иде.
Әгәр дә Сафа бер-бер эшкә бирелсә, чын күңеленнән, озакка бирелә. Абыйсы белән әнисеннән ул мин-минлекле, комсыз булмавы белән дә аерылып тора иде.
– Ходай үзенә яхшы хатын бирсен инде! Патый шикелле берәр явызы туры килсә, бозауга әйләндерер үзен! – диләр күршеләре.
Дөреслек юк түгел иде бу сүздә.
* * *
Патый Салихның икенче хатыны иде. Беренче хатыны бик яшьли үлеп, аңардан Таҗи исемле бер малае гына калды. Әнисе үлгәннән соң кечкенә Таҗины караучы кеше булмады. Шулай да Миңлебай карт исән чагында оныгы әлләни кыенлык күрмәде. Бабасы үлгәннән соң, Патый кулына эләккәч, тугыз яшьлек Таҗи бөтенләй ярдәмчесез калды. Аның өчен авыр тормыш башланды. Тамагы һәрвакыт ачлы-туклы, өсте-башы сәләмә, өйдә үз почмагы юк, аңа берәү дә ягымлы, җылы сүз әйтми, якты чырай күрсәтми иде. Аңар гел авыр эш кушалар һәм гел сәбәпсезгә диярлек аны орышып-тиргәп торалар иде.
Чебине карга алып китсә дә, сарык бәрәненең аягына сыер басса да яки бозау борынсасын салып анасын имсә дә – Таҗи гаепле. Патый, икмәге уңмаса, сөте эреп чыкса яисә чүлмәге ватылса да ачуын Таҗидан ала иде.
Күршеләр бу малайны кызганалар, тик якларга батырчылык итмиләр иде. Патыйга ярашырга тырышучылар исә Таҗига карата Патый шикелле кыланалар, – малайны кыйныйлар, чеметәләр, аңа нахак бәлаләр ягалар иде.
Шулай да авылдашларыннан кайберәүләр Салихка, ник ул хәтле каһәрлисез малайны, Таҗи үз балаң бит, дип шелтәләп әйтеп тә карыйлар иде Салих малаен кызгана, тик хатынына каршы сүз әйтә алмый, аңа күршеләре сүзен генә җиткереп, малаена яңадан-яңа михнәтләр китерә иде.
Зөһрә карчык боларны берсен дә күрмәскә тырыша. Килене белән сүзгә килсә, үзенең дә шундый хәлгә каласын ул яхшы аңлый иде. Ул Патыйга сиздермичә генә оныгының күлмәген ямый, төймәләрен тагып бирә, Патый югында аны сөя, иркәли. Таҗи әбисенең үзен яратуын үги әнисе сизсә икесенә дә яхшы булмаячагын аңлый, шуңа күрә әбисе янында сирәгрәк булырга тырыша, аның иркәләвеннән уңайсызлана иде.
Малай үсә төшкәч, йорттагы бөтен эшне аңа йөкли торган булдылар, җәен-кышын ул өйгә су ташый, идән себерә, итек, комган чистарта, савыт-саба юа, хәтта Патый балалары артыннан да җыештыра иде.
Бу җәбер-кимсетүләргә Таҗи дәшми генә түзә килде, бөтен кешеләрнең явыз һәм мәкерле икәнлекләренә, бары тик көчле кеше алдында гына баш июләренә елдан-ел ныграк ышана барды. Кешегә кеше – дошман икән. Авыр кара эшне һәркем икенче берәүгә йөкләргә тырыша. Хәйләкәр, тапкыр кешеләр үзләренең дошманнарыннан үч алалар. Хәер, дөньяда аның әбисе яки әтисе кебек яхшы кешеләр дә бар, тик алар аз, алар көчсез һәм чарасыз. Таҗи андый булмас. Ул үскәч бөтен кешедән, хәтта Патыйдан да явызрак, мәкерлерәк булыр, беркемгә рәхим-шәфкать күрсәтмәс, бу кимлек-хурлыкларның үчен бише белән кайтарыр.
Таҗи үзенең бу «карашын» бик тырышып тормышка ашыра башлады. Яшьтәшләренең борынын сугып канатты, уйный торган уенчыкларын ватты, җимерде.
Аның өстеннән Патыйга килеп зарланалар, ә Патый моның өчен үги малаен тагын тотып кыйный торган иде. Үсә төшкәч, Таҗи Патыйга баш бирми башлады. Шуннан соң инде Патый ярдәмгә ирен чакырды. Таҗины тагы да усалландырып, аның сыртында көн саен каеш уйный торган иде.
Кайсын куркытып, кайсын юмалап, үз тирәсенә Таҗи бер төркем малай җыйды һәм алма-чия, яшелчә бакчаларын таларга, нәүрәп, келәт басарга, вак-төяк нәрсә урларга, эшкә ярамаслык итеп әйберләрне ватарга-җимерергә кереште.
Хәзер инде Таҗига Патыйның да, Салихның да көче җитми башлады. Авыл халкының ахырда бу хәлгә түземе бетте. Алар Салихны җыенга дәштереп:
– Синең ул малаең тәмам теңкәбезне корытты. Син аны теләсәң нишләт, әмма күз алдыбыздан юк ит, – диделәр.
Таҗидан ничек котылырга белми йөргән Патый белән Салих, бу хәлдән файдаланып, аны эшкә урнаштыруны сорап, Әстерханга баручы бер кешегә ияртеп җибәрделәр. Тик ике ай да узмады, Таҗи яңадан кайтып килде. Аны тагы озаттылар – бу юлы Троицкига җибәрделәр, ләкин Таҗи озакламый аннан да Мәүла Колыга кайтып төште. Халык аның усаллыкларына ачынып:
– Безнең Таҗи утта да янмас, суга да батмас, – дип сөйләнде.
Патый, аны тыярлык чара таба алмагач:
– Үксез бозау асрасаң авызың-борының май булыр; үксез бала асрасаң авызың-борының кан булыр, – дип сөйләнде.
Таҗиның әти-әниләре үз-үзләрен:
– Менә солдатка гына алсыннар, акылга утыртырлар анда, – дип юата башладылар.
Әмма Таҗига чират җитмәде. Тирә-юнендәге кешеләргә курку салып, ул авылда кала бирде.
Шуннан соң инде Миңлебайныкылар аны өйләндерергә булдылар. «Өйләнгәч үзгәрер, муенына камыт кигәч, акыл керер», – дип уйладылар.
Шулай итеп, алар Таҗины өйләндерделәр. Әтисе аңа авылның бер читенә йорт салып бирде, сыер, ат, ике баш сарык бирде. Таҗига акыллы, ягымлы, булдыклы хатын туры килде. Өйләнгәннән соң Таҗи беркадәр басыла төште. Ләкин бу хәл озакка бармады. Ел ярымлап торганнан соң Таҗиның хатыны үлде, һәм Таҗи тагы да үз эченә бикләнә төште. Озакламый ул бөтен мөлкәтен сатып, өен кадаклады да, авылдан читкә чыгып китте.
Биш-алты ел югалып торганнан соң, Таҗи бөтенләй икенче кеше булып кайтып килде. Хәзер аның сөйләве дә, фикер йөртүе дә ипле, төпле иде. Җилкәләре киңәя төшкән, адымы салмакланган, күзләре очкынланып янып тора иде.
«Кайларда югалып йөрдең?» – дигән сорауга Таҗи:
– Мин җир астына төшеп бәхет эзләүчеләр арасында булдым, үзем дә шунда бәхет табарга тырышып карадым... – дип җавап кайтара иде.
– Ник кайттың соң? – дип сорагач:
– Көн буе җир астында күмер казып, ачлы-туклы яшәп кара әле! Түзәр хәлем калмады! – дип җавап бирә иде.
Авылдашлары тагы борчуга төшә башлаганнар иде дә, тик бу юлы куркулары бушка булды.
Таҗи үз йортына урнашып, кечкенә генә җирендә эшләп көн итә башлады. Ул бөтен мир эшләренә катнашырга тырыша, байларга, куштаннарга, хәтта муллаларга каршы ачыктан-ачык сөйли иде. Берничә тапкыр ул авыл байгураларының кырын эшләрен дә фаш итте.
Чабата үреп, чыпта сугып көн күрүче авыл ярлылары әкренләп аның тирәсенә туплана башладылар. Җыеннарда үзләре өчен файдалы карар чыгартырга тырышучы байлар һәм куштаннар белән Таҗи яклылар арасында әледән-әле бәрелешләр булып ала, тавыш, шау-шу, ызгыш куба иде.
Таҗи байларның күзләренә кылчык булып кадала, аларның бик нык ачуларын китерә. Тик аны берни дә эшләтә алмыйлар, бу «аяклы каза»дан котылу өчен җай чыкканны көтәләр иде.
Таҗи олыгая башласа да, тол ир булып яши бирде. Шуңа күрә аңа «Тол Таҗи» дигән исем дә куштылар. Аның инде Миңлебайлар нәселеннән икәнен онытып та баралар иде бугай. Ләкин Таҗиның моңа бер дә исе китми, чөнки ул туганнары белән араны күптән өзгән иде. Өйләнгәннән соң ул атасы йортына бер тапкыр да аяк басмады һәм, Патый белән очрашасы килмичә, әтисен җирләргә дә бармады. Патыйны ул «дәҗҗал», «убырлы карчык» дип атый, тегесе исә аңа «карак», «ристан» дия иде. Зөһрә карчык кына оныгын әүвәлгечә ярата, әмма Патыйдан куркып, Таҗига якын барырга кыймый иде.
Вафа җыеннарда Таҗига явыз дошманын очраткан кебек карый. Сафа исә абыйсын әлләни яратмый да, дошман да күрми. Ул ара-тирә аның белән очрашкалап тора, хәтта абыйсы янына кунакка да кергәли иде.
Менә хәзер дә ул, солдат хезмәтеннән кайткач, мулла белән мәзингә кереп чыкканнан соң Таҗи абыйсының хәлен белешә килде.
– Исәнме, Әхмәтсафа! Котылып кайттыңмы? – дип каршы алды аны Таҗи.
– Ходай коткарды әле менә, абый... – диде Сафа.
Чын күңелдән кул бирешеп күрештеләр.
– Я, ничек, патша хәзрәтләре тәхетен эчке вә тышкы дошманнардан сакларга ант иттеңме? – диде Таҗи.
– Итмичә нишлисең?
– Эчке дошманнарның кемнәр икәнен беләсеңме син?
– Кемнәр соң?
– Син дә мин, Мөхәммәтәмин, – диде Таҗи, көлеп.


IV. Ирдәүкә
Көтү күптән кайткан инде. Тавыклар да куначаларына кунганнар. Картлар да йокларга яткан. Бары тик яшь киленнәр генә йокламаган – он илиләр, ипи изәләр.
Күктә ай калка.
Авыл уртасына салынган бер йорт янындагы лапас эченнән җырлый-җырлый тукмак суккан тавышлар ишетелә: кызлар киндер тукмаклыйлар. Кечкенә-кечкенә дүрт каен тукмак лапас аратасына сүс бау белән асып куйган киндерне йомшарта. Салмак кына дөпелдәгән тукмак тавышлары картларны йокыга талдыра, яшьләр йөрәгендә тынгысыз дәрт кузгата.
Менә гармун тавышы сыздырып яңгырады. Елга буендагы көндез кызлар су ташый торган сукмактан ашыкмый гына егетләр менгәне күренде. Менә алар урамга да чыктылар. Уртада гармунчы. Ул башын бер якка кырын салган да, тырышып-тырышып гармун тарта. Ике егет җыр башлады:
Урамнардан узган чакта
Капкаң булсын кагарга.
Әгәр картлар чыгармаса,
Чык тәрәзә ябарга.
Җырга кушылып чыелдатып сызгырып та җибәрәләр. Төркем үсә бара. Яңадан-яңа егетләр, яшүсмерләр килеп кушыла. Тавыш көчәя.
Мәчет белән мулла йорты турысына җиткәч, егетләр тынып калды. Тавышлар беразга басылып торды һәм, шул турыдан узгач, яңадан көчәеп яңгырый башлады.
Егетләр төркеме тар тыкрыкка борылды да, арткы стенасы урам ягына караган салам түбәле лапас турысына җитеп туктап калды. Лапаста, стенаның теге ягында кызлар эшли, егетләр аларның киндер тукмаклавын, җырлавын ишетеп килгәннәр.
Егетләрне чакырган кебек, тукмаклар ешрак дөпелди, кызларның нәфис куллары тырышыбрак эшли башлады. Гармун һәм җыр тавышлары катырак яңгырады.
Тәрәзәңне ачып куеп
Кемгә күлмәк кисәсең?
Кашың кара, буең зифа,
Кем бәхетенә үсәсең?
Пыяла муенса бөртекләре чылтырашкан сыман тавыш белән җавап җыры ишетелде:
Ак өеңнең келәсен
Элә белми эләсең.
Картлар ятмый, ястү җитми,
Бигрәк иртә киләсең!
Каршы җавап кайтарганга егетләр бик сөенештеләр. Җыр, гармун тавышы туктады. Егетләрнең кайберләре тәмәке төрергә кереште, кайберләре такта ярыгы аша кызларга сүз куша башлады:
– Исәнмесез, кызлар!
– Кискән-кискән, киссәләр дә бер биршук үскән!
Егетләр көлешеп алдылар.
Бер егет, тәмәкесен төкерекләп ябыштыра-ябыштыра:
– Абау, бик кыска икән! – дип куйды.
Икенчесе:
– Каян күрдең син аны? – дип сорады.
Кызлар чыркылдашып көлештеләр.
– Телегезгә бик салынмагыз!.. Йосыф абзый йокламаган әле!.. – дип кычкырдылар эчтән.
– Нишли ул?
– Тире иләп күн эшли.
– Бәлки, иләк белән су ташый торгандыр?
Егетләрнең берсе, сүзне бүлеп:
– Йосыф абзый кем ул безгә? Чыксын, әйтербез үзенә: без карга түгел, чебешләрегезне алып китмәбез! – диярбез. Ботыбыздан асып куймас ич безне! – диде.
– Әй, куян йөрәк! Мактанган була тагын!.. Йосыф абзый чыкса, иң элек син элдертерсең әле...
Көлешә башладылар. Егетләр шаярып такта ярыгыннан салам суздылар.
– Мәфтуха, мә, тот!
– Сабира, кил әле!
– Галимә, кунарга кайчан чакырасың?
Кызлар ярыкка су, тузан сиптеләр. Җыр, гармун тавышлары бозылды. Тукмаклар да салмак дөпелдәми башлады, – алар үсмер кызлар кулына күчте.
Ике як та тонык ай яктысында бер-берен күзли башлады.
Кызлар кинәт стенадан читкә тайпылыштылар. Көтмәгәндә тыкрык ягындагы кечкенә капка ачылып, өстенә озын җилән, аягына киез итек, кашларына чаклы батырып йонлач бүрек кигән бер кеше килеп чыкты. Кулына зур гына күсәк тоткан иде. Егетләр тиз генә як-якка сибелештеләр.
Күсәк күтәреп чыккан әлеге кеше егетләрне әлләни ерак кумады, эрәеп кенә, ашыкмыйча, салмак кына атлап лапаска таба кире кайтып килгәндә, сукмак буена үскән биек әрекмән арасыннан берәү аның күсәген эләктереп алды. Күсәкле кеше туктады. Егет әрекмән арасыннан чыкты. Икесе дә, бер-берсен танып, сүзсез генә, ук шикелле очлы күз карашлары белән карашып тора башладылар. Якын-тирәгә поскан егетләр, ни булыр икән дип, тыннарын кысып көттеләр. Күсәкле кеше шунда көтмәгәндә:
– Исәнме, Сафа абый! – диде.
Әрекмән арасыннан чыккан егет – Сафа да:
– Кара, нинди үскәнсең! Бөтенләй зур кыз булгансың ич! – дип куйды.
Кыз, күсәкне аның кулында калдырып, капкага таба китте.
– Саҗидә, туктале, сүзем бар...
Саҗидә туктамады.
– Икенче вакыт, Сафа абый! – дип, капкадан кереп китте.
Егетләр поскан җирләреннән чыгып яңадан элекке урынга җыелдылар.
– Мин аны Йосыф абзый дип торам, ә ул Саҗидә мәлгунь икән!
– Тәмам котны алды, шайтан кыз!
– Кыз түгел, егет ул Саҗидә! Чын ирдәүкә!
Һәммә егетнең котын алган Саҗидә Йосыф картның төпчек кызы иде.
Йосыф карт авылдашлары арасында үзенә аерылып тора торган бер кеше иде. Ул ел саен ашлыкны күп чәчә, ашыкмый гына эшли, чәчүгә иң соңгы кеше булып чыга һәм чәчүне иң соңга калып бетерә иде. Уракны тиз ура, ләкин көлтәләре бик озак җыелмыйча ята. Басудагы көзге яңгырга калган көлтәләр булса, болар Йосыфныкы дип тәгаен әйтергә мөмкин иде. Урылмыйча ятып терлекләр таптап бетергән ашлык та аныкы була иде.
Кызлары үсә төшкәч инде, Йосыфның басуда көлтәләре үреп ятмый башлады, шулай да ул һаман да әкрен кыймылдый, бөтен эштә дә башкалардан артта кала иде. Моның үзенә күрә зыяны да була, тик Йосыф карт артык хафаланмый:
– Ходай мәрхәмәтеннән ташламас әле, – дип кенә әйтә.
Һәм чыннан да, аның теләге кабул була кебек. Ул берәүгә дә бурычка керми, булганын бәрәкәтләп кенә тота һәм кышны таза гына чыгып, икмәген яңага чаклы җиткерә иде. Йосыфның калын иреннәре әледән-әле ярылгалап тора. Җәй көне ул ирененә кәгазь яисә яфрак ябыштырып йөри. Авыр сөякле, гаҗәеп кире беткән Йосыфның холкы яман булса да, үзе ул бик гадел иде. Аның очраган бер кеше белән теләсә кайчан сөйләшеп-гәпләшеп торырга яратуын да яхшы беләләр.
Йосыфның атлары да акрын кыймылдаулары белән хуҗасына охшаган. Каршыга кеше очраганда сәламләп тавыш бирү белән атлар шундук туктап калалар. Әгәр карт көн буе сөйләшеп торса, атлар да көн буе басып торырлар иде: әйтерсең аларның ашыйсылары, эчәселәре дә килми; чебен-черки, кигәвен тешләгәнгә дә исләре китмичә, алар сәгатьләр буе селкенмичә тик торалар.
«Хуш.!.. Аллага тапшырдык!» – дигән сүзне ишеткәч инде, алар чөңгергәнне дә, сукканны да көтмичә кузгалып китәләр.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 03
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.