Latin

Болганчык Еллар - 26

Total number of words is 3841
Total number of unique words is 2205
33.4 of words are in the 2000 most common words
46.8 of words are in the 5000 most common words
54.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
– Калдыралымы?– Ягъни: «Күтәрергәме?» Болары да безне калдырып китәргә җыена икән дип, татарлар тәмам куркуга төштеләр һәм бөтенесе берьюлы кубып, ялынырга, мөшкел хәлләрен аңлатырга керештеләр:
– Син ачуланма инде, туган!
– Безне ярдәмеңнән мәхрүм итмә! Монда калдырмагыз безне!
– Пашпуртларыбыз бар, сүз тиярлек түгел!
– Түрәләрегез тикшерде – аны-моны әйтмәделәр!
Бу як та, теге як та бер-берсе белән аңлаша алмый тәмам йөдәп бетте.
Ахырда ярдәмгә бер грек матросы килде. Бу матрос үзен Россиядән килгән теләсә кем белән сөйләшеп аңлашырлык дәрәҗәдә урыс телен белүчегә хисаплый иде. Әмма аның Одесса яһүдиләреннән нинди юллар беләндер отып алган ярым урысчасы авыл базарында чүлмәк сатучы урыс агаеның сөйләшү рәвешенә якын да килмәгәнлектән, татарларга ул бөтенләй чит-ят бер тел булып тоелды. Шулай итеп, алар тагын берни аңламый калдылар. Үз нәүбәтендә матрос та татарларның «урысча» сөйләшүләренә төшенмәде.
Ахыр чиктә ишарәләр белән сөйләшергә туры килде.
Кул, баш, күз-каш ымнары, каяндыр кесә төбеннән табып алынган бакыр акча белән көмеш акча ярдәмендә сөйләшә-аңлаша торгач, ниһаять, үзара уртак бер фикергә киленде.
Каекчылар, палуба пассажирларыннан күпне каерып булмаслыгын алдан ук сизеп, хезмәт өчен артык зур түләү сорамадылар. Ярга чыгарга зар булган юлчылар да, сатулашып-нитеп тормыйча, каек хуҗалары куйган бәһага берьюлы күнделәр һәм әйберләрен барлап, чыгу юлына ташынырга керештеләр.
Баскычтан беренче булып иң авыр йөк-төеннәрне күтәргән каекчылар төшә башлады. Алар артыннан бала бишекләре, самавыр һәм башка шуның ише йорт җиһазлары тоткан ирләр кузгалды. Аннары яшь балалы хатыннарга һәм яшүсмерләргә төшәргә нәүбәт җитте. Тар һәм дерелдәвек баскыч буйлап төшкәндә, тегеләренең дә, боларының да тәмам котлары алынды; су өстендә чайкалып торган тотрыксыз каекларга кереп утыргач та курку хисе аларны ташламады.
Ике-өч минуттан каеклар кәрваны яр буена барып җитте. Йөзләрен капламаган татар хатын-кызларының янәшә генә булуы картрак каекчыларны уңайсызлый иде, күрәсең: алар юл буе, күз карашларын читкә алып, хатын-кызларга карамаска тырышып килделәр. Яшьрәкләре исә, киресенчә, чибәр татар кызларын комсыз бер кызыксыну белән күзәтеп, үзләренең аларга сокланып карауларын бөтенләй яшермиләр иде.
Менә ул көтеп алынган «изге» җир туфрагы! Ләкин кайда соң аларны каршы алырга тиешле кешеләр? Ибраһим Әдигәев агенты күчеп килүчеләрне Истанбулда хәлифә тарафыннан махсус билгеләнгән кешеләр каршы алачак дигән иде бит... Ә алар һаман юк та юк!
Хәер, күчеп килүчеләрне бөтенләй каршы алучы булмады дип әйтү дөрес булмас. Крәстиәннәр каеклардан бушатылган әйберләрен ташлы яр кырыена өеп куярга да өлгермәделәр, алар янына полицейскийлар белән жандармнар килеп җитте. Алар, һичкемгә бернәрсә аңлатып тормастан, мескен, надан, сәләмә крәстиәннәрне тупас рәвештә аркаларыннан төрткәләп, мыскыллы көлеп һәм сүгенеп, таможняга алып киттеләр.
XV
Кара язмыш үзенең рәхимсез кулын бер Мәүла Колыга гына сузып калмады, аның шомлы шаукымы башка бик күп татар авылларына да барып җитте. Шул җөмләдән ул Бөгелмә өязенең Чокырлы авылында да үзенең эзләрен калдырган иде.
Фетнә-чуалышларга китергән сәбәпләр һәр җирдә бертөсле булган шикелле, аларда катнашкан кешеләрнең язмышлары да соңыннан һәр җирдә бертөслерәк булып тәмамланды. Берәүләр, астыртын гына эш йөртеп, вакытында хөкүмәт ягына аварга һәм шикле эзләрен яшерергә өлгерделәр; ярлы халыкны башы-аягы белән түрәләргә сатып, үзләре гаепсез булып калдылар. Ярлы-ябаганың бер өлеше исә, Мәүла Колыдагыча, көчләп-ирексезләп Себергә сөрелде, ә бер өлеше, мулла-мәзин, куштаннар коткысына бирелеп, Төркиягә күченеп китәргә мәҗбүр булды.
Чокырлыда Габдрахман хәзрәт муллалык итә иде. Сабирҗан мәзиннең сәүдә-сату эшендәге хәйләкәрлеген, тапкырлыгын һәм Шәмси мулланың һәр мәсьәләдә алны-артны карап, сабырлык белән эш итү осталыгын берүзендә берләштергән бу кеше, Мостафа бай әйтмешли, бәләкәй генә инештән киң агымлы суга йөзеп чыга ала торган тәвәккәл адәмнәрдән санала иде.
Көннәрдән бер көнне Габдрахман хәзрәткә Истанбулда укучы улыннан хат килеп төште. Хат саф төрек телендә язылган булып*, аның баш өлеше, элек-электән килгән гадәт буенча, сәлам әйтү, исәнлек-саулык сорашу кебек гомуми гыйбарәләрдән тора һәм аннан соң болай дәвам итә иде:
*[Бу басмада хатның татарча тәрҗемәсе бирелә. (Ред.)]
«Мондагы гыйбрәтле һәм гаҗәеп хәбәрләрне язарга күптән җыенып йөрсәм дә, хатымны биреп җибәрердәй кеше табылмавы сәбәпле, шушы көнгә кадәр сабыр итәргә туры килде. Сезгә билгеле кайбер сәбәпләр аркасында, хатны почта белән җибәрергә җөрьәт итмәдем. Бу хатны сезгә Садретдин Назыйров дигән адәм тапшырыр. Ул заманында Казанда Гобәйдуллиннарда хезмәт иткән, ә бу елны Төркиягә сәфәр кылып, бераз вакыт Истанбулда һәм Бурсада торып китте. Ул гаять акыллы һәм көчле ихтыяр иясе бер адәмдер. Мин аны һич икеләнмичә «татар Бисмаркы» дип атар идем. Төркия мәмләкәтенең икътисади әхвәле* белән яхшы хәбәрдар булганлыктан, ул сезгә бу хатымда телгә алынган мәсьәләләр турында үзеннән дә күп нәрсә өсти һәм аңлашылмаган нәрсәләрне аңлатып бирә алыр, шуңа күрә сезгә аның белән күрешеп сөйләшергә киңәш итәм.
*[Икътисади эхвале – экономик хәле.]
Иң әүвәл, үкенечле хәбәр булса да шуны әйтим: госманлы Төркиясенә безнең моңарчы биреп килгән зур бәһабыз, ягъни аны бөтен дөньяга таралышкан мөселман халыкларының бердәнбер өметле терәге дигән карашыбыз бөтенләй хакыйкатьтән гайре, нигезсез булган икән. Кайчандыр шанлы, кодрәтле булган бу дәүләтнең хәзер күләгәсе генә торып калган. Ул инде таркала, бозыла башлаган бер мәетне хәтерләтәдер. Гомуми каушау, икеләнү, хөкүмәтнең чарасызлыгы, җәмгыятьнең бозыклыгы һәм һәрбер эштә хөкем сөргән башбаштаклык, томаналык – хәзерге Төркиянең төп сыйфатлары әнә шулардыр. Шәйхелислам илнең идарәсенә, законнар чыгаруга йогынты ясарга омтыла. Сәяси низаглар, каршылыклар туып кына тора, чөнки чит мәмләкәтләр Төркиядә яшәүче христианнарны яклауны үзләренең төп вазифаларыннан берсе дип саныйлар; ә мондагы болгар экзархы, грек һәм әрмән патриархлары, хәтта җирле яһүдләрнең рухани башлыгы – хахам башы – һәммәсе дә Европа алдында «ерткыч төрекләрдән» зарланыр өчен теләсә нинди сәбәптән файдаланырга әзер торалар.
Үги баланың гаиләдәге мөшкел хәле һәркемгә билгеледер. Үги әтисе аны яратмый, читкә кага. Бичара бала бернинди иркәләү күрми, туйганчы ашамый, аның йоклаган җире дә кайдадыр караңгы почмакта була... Аны кыйныйлар, караңгы чоланга бикләп куялар яисә яңгырлы салкын көндә урамга куып чыгаралар, адым саен кыерсыталар, җәберлиләр. Шул ук вакытта, ятимнең юк-бар шуклыкларын әләкләп кергән күршеләргә бөгелә-сыгыла рәхмәтләр яудыралар һәм алардан киләчәктә дә шулай әләкләп торуларын үтенәләр. Төрек хөкүмәте үзенең бичара халкына әнә шундый мәхәббәтсез үги ата кебек. Солтанның иксез-чиксез җәбер-золымына һәм һәрвакыт борчып торучы Европа мәмләкәтләренең таләпләренә буйсынып яшәргә мәҗбүр булган халык түземлекнең инде соңгы чигенә җиткән. Һәркайда эзәрлекләү, хокуксызлык хөкем сөрә, авыр салымнар изә. Ә зарланып барырдай урын юк. Әз генә ризасызлык күрсәтү дә дәүләт күләмендәге җинаять булып исәпләнә: андый кешене тотып зинданга ташлыйлар да, шуннан ул бөтенләй юкка чыга. Хөкем, тикшерү – зарурияте булмаган бер искелектер. Босфор бугазы төбендә әнә шулай тавыш-тынсыз һәм эзсез һәлак булганнарның саны бик күптер. Төрек зыялыларының алдынгы вәкилләре төрмәләрдә утыра яисә чит илләрдә файдасыз гомер кичерә. Иректә калганнарның да күбесе бөтен нәрсәгә кул селтәп үз кабыкларына кереп бикләнгәннәр һәм тормыш агымына җайлаша баралар. Дәүләт идарәсендә коточкыч төшенкелек, бозыклык хөкем сөрә. Тәҗрибәле мәэмуриятның* бөтен көче, сәләте тишек капчыкны ямауга исраф ителәдер. Бүген бер тишекне ямасалар, иртәгә капчык икенче җиреннән сүтелә башлый. Дәүләтнең акча хәзинәсен үз контролендә тотучы чит мәмләкәтләр бурычка бирелгән акчалары өчен вакытында процент түләтү турында гына кайгырталар. Хәлифә-солтан оештырган шау-шулы сәламлекләр* дә асылда илдәге мөшкел хәлне халык күзеннән яшерү өчен эшләнә. Хөкүмәткә тугрылыклы матбугат исә солтан шәрәфенә мәдхияләр укудан, аның зиннәтле сарайларын, кәнизәкләрен, бәйрәм-мәҗлесләрен күккә чөеп мактаудан ары уза алмый.
*[Мәэмурият – чиновниклар.] [Сәламлекләр – парадлар.]
Чит ил капиталының Төркия өстеннән икътисади хакимияте шул кадәргә барып җиткән ки, Европаның эре дәүләтләре монда хәтта үз почталарына кадәр булдырганнар. Бу почталар аларга зур табыш китерә, шул ук вакытта, төрекнең милли почтасы көннән-көн бөлгенлеккә төшә бара. Сәүдә, санаигъ ханәләр*, чуен юллар – һәммәсе дә чит ил кешеләре кулында. Чит мәмләкәттән килгән ул кешеләр дәүләт өчен бик кыйммәткә төшәдер: аларның үзләрен һәм мал-мөлкәтләрен хәвефтән саклау өчен хөкүмәткә үзәк шәһәрләрдә һәм олы юлларда шактый күпсанлы гаскәр тотарга туры килә. Югыйсә, – Алла сакласын, – берәр француз борынын канатыр яисә нинди дә булса грек сәүдәгәре үзенең берәр кыйммәтле нәрсәсен, әйтик, шырпы кабыннан бер бөртек шырпысын югалтыр да, бөтен халыкара мөнәсәбәтләрне чуалтырлык низаг килеп чыгар!
Анадолу игенчесенең үз җиреннән алган барлы-юклы уңышын аз гына файда белән булса да сатарлык мөмкинлеге булмау, шулай ук юлларның төзексезлеге халыкны торган саен хәерчеләндерә бара. Төрле алдакчы мәэмурлар тарафыннан таланып, явыз язмыш кочагына ташланган игенчеләр, адәм рәтле тормыш корудан тәмам өметләрен өзеп, угрылыкка яки юлбасарлык кәсебенә керешәләр. Шунысы кызык: бу юлбасарлык эше монда чит мәмләкәттән килгән кеше өчен гадәттән тыш бер төстә, әйтергә мөмкин, төрекләргә генә хас бер төстә алып барыла һәм шундый ук гадәттән тыш нәтиҗәләр белән тәмамлана. Гадәттә ул болай була: юлбасарлар калада яисә берәр зур авылда чит мәмләкәттән килгән берәр кешегә, әйтик, нинди дә булса исерек урыска, италияле урам карагына яисә сифилис авыруыннан чери башлаган французга һөҗүм итәләр дә, тегенең кулын-аягын бәйләп, таулар арасына алып качалар. Урланган бу кешенең кардәш-туганнарына озакламый юлбасарлардан хат килеп төшә. Хатта урланган кеше өчен теге яки бу күләмдә түләү соралып, соралган сумма түләнмәсә, урланучының үтереләчәге турында кисәтү ясалган була. Шуннан калганы инде бик тиз эшләнә. Урланучының кардәш-туганнары шундук Төркиядәге илчеләренә мөрәҗәгать итәләр, илче Төрек хөкүмәтенә шикаять җибәрә, ә соңгысы урланган кешене дәүләт хәзинәсендәге акча хисабына юлбасарлардан сатып алып, исән-имин килеш өенә кайтарта...
Баш күтәрүләр берсе артыннан икенчесе алышынып тора. Һиҗаз белән Ямәндәге бунтларга гарәп шәехләре җитәкчелек итә. Әлбәттә, анда хәлиткеч рольне инглизләрнең алтыны уйныйдыр. Чуалышларны бастырыр өчен Анадолудан көйлеләрне* куып китерәләр. Алар, бөтен тирә-якны канга батырып, шәһәр-авылларны җимерәләр, халыкны кыралар. Фәкать кайбер «инсаниятле»* Европа дәүләтләре катышкач кына, бу суеш тукталып кала. Төтенләп яткан шәһәр-авыллар, җир өстенә сибелгән яңа каберләр – болар һәммәсе дә күз алдында әле, шулай ук бунтны бастыруда катнашып исән калган көйлеләр дә туган җирләренә кайтып җитәргә өлгермәгәннәр – шул вакыт баш күтәрүнең нәтиҗәләренә йомгак ясала. Менә шунда ачыла да инде бунтның хикмәте: шәехләргә кыйммәтле бүләкләр, мактау язулары өләшәләр, дәрәҗәләр бирәләр. Ләкин һәммәсеннән дә битәр әлеге «инсаниятле» Европа дәүләтләре отышлы кала; алар «мәшәкатьләре» бәрабәренә Төркиядә табышлы санаигъ ханәләр төзү хокукына ия булалар. Бу хосуста бигрәк тә әлеге баш күтәрүне оештырган Англия зур калҗаны эләктерә: аңа Төркиядә чуен юлы салу яисә нефть чыгару хокукы бирелә. Газеталар, фетнәне бастыру тәэсиренә бирелеп, асыл зат гарәп халкына мәдхияләрен җырлап та бетерә алмыйлар, ул арада әрмән һәм көрд задәкяннары* бунт күтәрәләр. Монда да күзгә күренми торган яшерен пружинны эзләргә кирәк. Озакламый ул табыла, һәм бер генә дә түгел, икәү табыла. Аларның берсен шул ук Англия, икенчесен Русия хәрәкәткә китерә икән. Бу бунтның да нәтиҗәсе турында язып торуның хикмәте юктыр: ул Һиҗаз һәм Ямән фетнәләре кебек үк бертөсле тәмамлана. Чираттагы арнаутлар фетнәсеннән соң монополия һәм концессияләр инде Италия кулына да эләгәләр. Аннан соң әлеге яшерен пружинны Төркиянең күршесе Русия хәрәкәткә китерә һәм коралга Македония болгарлары яки серблар тотыналар. Аннан Грециягә чират җитә – Мәрмәрә диңгезенең кайсы да булса бер утравында греклар баш күтәрә. Төркия хөкүмәтенең бу чуалыш-бунтлардагы хәле Хуҗа Насретдин хәле шикелле. Өе янында ниндидер тавыш, гауга ишетеп, Хуҗа Насретдин урамга йөгереп чыккан да, халыкны куаларга тотынган ди бит. Таягын кулына алган икән дә, юрганын төшереп җибәргән, аннан, оятка калып, юрганын алырга дип иелгәндә, янә таягын төшереп җибәргән. Ә тавыш, гауга һаман көчәя бара икән. Насретдин, тәмам ачуы чыгып, тагын таягына үрелгән дә, тагын юрганын төшереп җибәргән... Шул рәвешчә ахыры да, соңы да юк...
*[Санаигъ ханәләр - промышленность предприятиеләре.] [Көйлеләр - авыл кешеләре, крәстиәннәр.] [Инсаниятле - кешелекле, гуманлы.] [Задэкяннар - аксөякләр, дворяннар.]
Хәзер Төркиягә һәр тарафтан мөһаҗирләр агыла. Баш күтәргән кабиләләрнең үч алуыннан куркып, Криттан, Балкан ярыматавыннан, Гарәбстаннан төрек качаклары кайта. Алар һәммәсе дә Анадолуда төпләнергә телиләр һәм шул мәсьәләдә хөкүмәттән тиешле ярдәм сорыйлар. Аның соңында Русиянең дә төрле төбәкләреннән качак яһүдләр, дагстанлылар, татарлар күченеп килә башлады.
Хәлләр менә шулай. Шул хәлләрне истә тотсак, төрле катлау төрек җәмәгатьчелегендә кузгалган ризасызлыкларның сәбәбе, шаять, яхшы аңлашыладыр. Илдәге хәзерге тәртипләргә каршы бигрәк тә төрек зыялыларының алдынгы өлешен берләштергән һәм «Яшь төрекләр» дип йөртелгән партия каты көрәш алып бара. Болар күбесенчә Европа гыйлъме алган кешеләрдер. Алар революцион юл белән илдә конституцияле дәүләт төзү, аның мөстәкыйльлеген ныгыту һәм шул рәвешчә аны тәмам таркалып бетүдән саклап калуны максат итеп куялар. «Яшь төрекләр» – яшерен оешма, шуңа күрә хәзерге хөкүмәт аны бик эзәрлекли, кулга төшкән вәкилләрен каты җәзага тарта. Диңгез яры буендагы төрмә янында торучы бер танышымның: «Мин һәр төнне диңгез төбенә таш бәйләп ыргытылган тоткыннарның ачыргаланып кычкыруларын ишетәм», – дигән сүзләрен һич онытасым юк.
Төрек зыялылары арасында «яшь төрекләр»дән башка тагын берничә сәяси оешма бар. Мәмләкәтне һәлакәттән коткару өчен аларның һәркайсы үз юлын күрсәтә. Бу оешмаларның, игътибарга лаеклыларыннан госманчыларны, панисламистларны һәм пантюркистларны күрсәтергә мөмкин.
Сәяси яктан һәм шулай ук икътисади, дини мәсьәләләрдә дә гаять дәрәҗәдә каршылыклы фикерләрне үз эченә алган госманчылар мәсләге хәзерге Төркия мәмләкәтендә торучы барлык халыкларны, милли һәм дини аерымлыкларына карамыйча, госманнар дигән бер халыкка берләштерүне максат итеп куя. Шундый катгый юл белән алар иске Төркиянең барлык авыруларын берьюлы бетерергә өмет итәләр.
Панисламистлар бөтен дөнья мөселманнарын бергә җыеп, хәлифә-солтан кулы астына берләштерүне күздә тоталар. Хыяллары зурдан булса да, алар шушы коры хыяллардан ары китә алмаслар шикелле, чөнки мөселман халыкларының төрле мәмләкәтләрдә таралып яшәве, ыруг һәм тел башкалыгы, төрле икътисади һәм сәяси җирлекләр тәэсире белән барлыкка килгән гореф-гадәтләрендәге кискен каршылыклар бу мәсьәләне бик нык катлауландырачагы ачыктыр. Болар һәммәсе дә панисламизм мәсләгенең гамәлгә ашу мөмкинлеген шик астына алырга мәҗбүр итәдер.
Ниһаять, пантюркистлар. Боларның территория мәсьәләсендәге теләк-хыяллары тагы да зуррак. Алар уенча, хәзерге вакытта чит мәмләкәтләр хакимлегендә, бигрәк тә Русия кул астында булган зур-зур мәйданнар бергә кушылырга тиеш. Пантюркистларның максаты – хәзерге солтанат хәлифәне төрки халыкларының уртак ватаны итеп танып, соңыннан аны Бөек Туран дәүләтенә әверүдер. Бу дәүләт бөтен дөнья йөзендәге тел һәм кан ягыннан бер-берсенә якын торган төрки-татар халыкларын берләштерүне күздә тота. Димәк, монда төрки кабиләләр яшәгән Кавказ да, Төркестан да һәм, ниһаять, без татарлар да, ягъни, мондагыча әйтсәк, «шимали төрекләр» дә керә дигән сүз. Пантюркизм – урыс панславизмына каршы табигый рәвештә туган бер сәяси агым ул. Бу мәсләктә гамәлгә ашмаслык бернәрсә дә юк. Минем үземә аларның кайбер тарафдарлары белән сөйләшергә туры килде. Алар арасында күренекле адәмнәр дә бар иде. Шул сөйләшүләрдән аңлашылганча, алар безне тел һәм кан кардәшләре дип саныйлар, һәм гомумән, «шимали төрекләр» белән бик нык кызыксыналар.
Хәзер сезгә Истанбул турында берничә сүз язып үтмәкче булам. Истанбул – гаять зур һәм пычрак бер шәһәр ул. Фәкать Европаның иң яхшы шәһәрләре үрнәгендә төзелеп һәм җиһазланып, европалылар яшәгән өлеше генә үзенең матурлыгы, пөхтәлеге белән аерылып тора. Аны дәүләт эчендә дәүләт дип әйтергә мөмкин булыр иде. Анда Европадагыча гореф-гадәт һәм законнар буенча яшиләр. Истанбулда Европа һәм Америка эре фирмаларының агентларын һәм вәкилләрен күп очратырга була. Шул ук вакытта, монда дөньяның һәр тарафыннан кара кәсепле төрле адәмнәр – ватаннарыннан сөрелгән җинаятьчеләр, качаклар җыйналган. Безнең татарлар да шактый күп. Мал-мөлкәтен җилгә очырып, кредиторлардан качып киткән сәүдәгәрләр, яшүсмер кызларга никах укыганы өчен указлары алынган муллалар, ниндидер кыңгыр эшләргә буталып, вакытында ришвәт биреп котыла алмыйча, Русиядән сөрелгән ишаннар, хатын-кызларны көчләүдә гаепләнеп куылган мәзиннәр – һәртөрлесеннән бар. Алар үзләрен православие Русиясендә ислам дине өчен җәбер күргән кешеләр дип саныйлар һәм монда да дин әһелләренә якынрак булырга тырышалар. Болар тирәсендә тагы да кара эчлерәк икенче бер төркем татарлар кайнаша. Алар арасында урлаша-урлаша тотылып та хөкемнән качкан Касыйм сәүдәгәрләрен, элеккеге маклерларны, хәтта ки качак җинаятьчеләрне дә очратырга мөмкин. Аларның беришесе хаҗга баручыларны һәм күченеп килүчеләрне алдап көн күрә, икенче берләре Русиядән качып киткән ишан-мәзиннәрне торган җирләре турында Төркиядәге урыс консулына әйтү белән куркытып, шулардан тамган садака исәбенә яши. Ә инде Төркиягә күчеп килгәч яхшырак урынга урнашкан һәм иң оста казыйларча халыкны талый белгән мөһаҗирләр тирәсендә төрек бәйләрендә лакей, пешекчеләр булып хезмәт итүче тагын бер зур төркем бөтерелә. «Җәмгыятьтәге» урыннарыннан файдаланып, болар төрле-төрле вак кәсепләр белән шөгыльләнәләр, низаглар оештыралар, һәм гомумән, мөһаҗирләр даирәсендә йогынтылы кешеләр булып исәпләнәләр. Боларга тагын биредәге дәрвишләргә мөрит булып йөрүче күндәм шәкертләрне, солдатка барудан качып килгән мәхдүмнәрне, төрле сукбай, хәерчеләрне, алдакчыларны һәм башка шуның ише каракларны да өстәсәк, Истанбулдагы безнең татар җәмгыяте бөтен тулылыгы белән күз алдына килеп басар. Хәер, шул ук сүзләрне башка милләтләр турында да әйтергә булыр иде, Аларның да мондагы тормыш хәлләре шуннан күңелле түгел.
Дөрес, татар яшьләре арасында Истанбулга укырга дип килүчеләр дә бар. Алар монда белем алып, соңыннан туган илгә кайту һәм үз халкыбызга хезмәт күрсәтү турында хыялланалар. Ләкин алар бик аз һәм иҗтимагый тормыштан беркадәр читтә торалар.
Шуңа да карамастан мин үземнең монда килүем өчен үкенмим. Төркия никадәр генә чирканыч хәлдә булса да, ул безнең үзебезнекедер. Хәлифәтнең сәяси зәгыйфьлеге һәм солтанатның чит илләргә икътисади буйсынганлыгы никадәр генә көчле булмасын, шулай да ул мөстәкыйль бер мәмләкәт буларак яшидер. Әйткәнемчә, хәзерге Төркия ямьсез, күңелсез, әмма ул укып, үзенең фикри дөньясын киңәйтергә һәм мәдәни булырга теләгән кешеләргә шактый зур мөмкинлекләр ача. Һәрхәлдә, мин үзем туган илемдә ул кадәр мөмкинлекне беркайчан да таба алмаган булыр идем. Мин монда ала алган бөтен нәрсәне алырга телим, аннан инде үзлегемнән укыячакмын.
Әгәр дә сез минем бу хатымда кузгатылган пантюркизм мәсләге турында безнең алдынгы муллаларыбыз һәм байларыбыз белән сөйләшеп, җавап хатыгызда аларның фикерләрен язып җибәрсәгез, бик яхшы булыр иде.
Хатны почта белән юлламыйча, кеше аркылы җибәрергә кирәклеген әйтеп тормыйм, анысын үзегез беләсездер. Аллаһы Тәгаләдән сезгә озын гомер һәм сәламәтлек теләп калучы улыгыз Сөләйман.
Истанбул, 15 март, 1897 ел».
Хатта язылган хәбәрләр Габдрахман хәзрәтне гаҗәпләндермәде дә, артык пошындырмады да. Төркиядәге хәлләр аңа яхшы таныш иде. Киресенчә, бозык Истанбулның кайнап торган тормыш күренешләрен күз алдына китергәч, аның күңелендә үкенүгә охшаш ниндидер бер хис тугандай булды. Менә ул анда яши белер иде! Аның акылы, зирәклеге белән анда һәммәсенең борынына чиртергә һәм кыска гына арада череп баерга мөмкин булыр иде!
Дан-шөһрәт яратучы хәзрәт үзенең күңелендә зур уй йөртә – «утыз миллионлы мөселман милләте»нең аксакалларыннан берсе булу турында хыяллана иде. Бу хыял эшкә ашса, аның алдында нинди киң офыклар ачылачак бит! Россиянең төрле почмакларында яшәүче мөселман халыклары – казакълар, башкортлар, сартлар (ягъни үзбәкләр), төрекмәннәр – һәммәсе дә аны, Габдрахман хәзрәтне, алтынга күмәрләр иде! Хәзрәт үзенең улын – Сөләйман мәхдүмне менә шул мөселман халыкларының юлбашчысы, хөкемдары итеп күрергә тели иде.
Күңелдә ташып кайнаган хыял өермәсе хәзрәтне шундук улына җавап хаты язарга утырырга мәҗбүр итте:
«Хөрмәтле газиз углымыз Сөләйманга безнең барчамыздан – әти-әниеңездән, эне вә сеңелләрендән догаи-сәламнәремезне күндердем. Аллаһы Тәгалә сезләрне киләчәктә дә сәламәт кылсын дию догада каламыз. Үземезне сорасаңыз, әлхәмделилла, бик саг вә сәламәт торып ятамыз. Садретдин Назыйров әфәнде, гәрчә суңгарып булса да, сезнең мөбарәк мәктүбеңезне сәламәт тапшырды. Моннан әүвәл юлламыш хатымдан мәгълүмдер инде: бу тарафларда халык арасында чуалышлар булып алды. Күп адәмнәрне сак астына алып, бәгъзеләрен катыр сөрмәк хөкем кылдылар. Билахир, милләтемезнең бер кыйсме Төркия мәмләкәтенә һиҗрәт кыла* башлады. Ошбу хатымны мин шунда китүчеләр илә җибәрәмен. Барып җиткәч, алар, шаять, сезләргә мондагы әхвәлдән һәммәсене дә бәян кылырлар, Аллаһы Тәгалә яңа җирдә анларны мәрхәмәтеннән ташламасын! Әмма мин үзем мөселманнарның сәгадәт йолдызы сүнүгә таба барадыр дию зан итәм*.
*[Һиҗрәт кыла - күченеп китә.] [Зан итәм - уйлыйм, фикер йөртәм.]
Орынбурда вакыт Гани бай берлән күрешеп, анларга сезнең мәктүбеңездә язылмыш нәрсәләрне укып күрсәткән идем, ул сез язганнарны шаян тәкъдир итте* вә үзенең бәгъзе мөляхәзәләрен* сезгә дә күндерүемне үтенде. Ул тәгаен болай диде: «Төрки кабиләләрнең иң алдынгы кыйсме без татарлар булабыз. Безнең зыялыларыбыз арада иң тәрәккыйләредер, сәүдәгәрләребез иң эшлеклеләредер вә голәмабыз иң куәтлеседер. Тарих безне иҗтимагый хәрәкәт башына куйды, әмма без дилбегәне нык тотарга тиешбез. Безнең бурыч – Төркстан вә казакъ далаларын икътисади яктан үзебезгә буйсындырудыр. Бу эш барып чыкса, без кодрәтле милләткә әверелеп, урыслар да безнең илә исәпләшергә мәҗбүр булачактыр», – диде.
*[Шаян тәкъдир итте – хуплап каршылады, яраклы тапты.] [Мөляхәза – уй-фикер.]
Ул янә болай диде (монысы шәхсән сиңа карый, углым!): «Мин ысулы җәдидә мәктәпләребезгә мөгаллимнәр әзерли торган махсус уку йорты ачарга уйлыйм. Сөләйман әфәндегә языгыз, мәгәр теләге булса, кайткач ул ошбу уку йортының мөдире вә мөдәррисе булырга өмид итә аладыр. Фәкать ул анда саграк эш кылсын, әллә нинди хөррият пәрвәрлек илә мавыкмасын, юкса андый эшнең суңы яхшы булмыйдыр». – диде.
Әле Җаек ярминкәсенә сәфәр кылырга җыенам. Бәһалар юнь булса, анда бер биш йөз баш куй алып, шунларны кыйммәтрәк бәһадан монда сатарга уйлыйм. Аның суңында, Мәкәрҗә ярминкәсендә сатар өчен чимал да кирәк. Алла боерса, бу эштәге файда аз булмас шикелле. Үткән көз алган богдайны да әле күптән түгел зур файда берлән саттым. Иртәгә Казанга чыгып китәмен. Анда Коръән вә догалыклар алырга кирәк: Җаек ярминкәсендә ул китаплар бик яхшы сатыладыр.
Монда, авылымызда да, күчеп китүчеләрдән арзан бәһага бәгъзе нәрсәләр сатып алган идем. Терлек-туар, мал-мөлкәтне алар бик арзаннан саттылар. Башкалар алгач, мин дә кызыктым; мин алмасам, барыбер бүтәннәргә сатып җибәрәләр ич. Шаять, үземне гөнаһлы эш кылмаганмындыр дию зан итәм.
Ярый, хуш, сәламәт булыңыз, угылым. Акчаңызны юкка-барга сарыф итмәңез, вәләкин үз дәрәҗәңезгә муафыйк нәрсәләр булганда, кысып та тотмаңыз – һәммәсен сатып алыңыз. Янә акча кирәксә, сорап язарсыңыз, җибәрермез.
Газиз әтиеңез Габдрахман мулла әл-Исхакый».
Бу хатны булачак «милләт сахибенә» Чокырлыдан күчеп килгән бер крәстиән агае тапшырды. Сөләйман әфәнде хат өчен рәхмәтләр әйтеп, крәстиәннән авылдагы хәлләр, бигрәк тә бунт, аны бастыру һәм шунда катнашучыларны хөкем итү турында җентекләп сорашты.
Үз нәүбәтендә, Чокырлы крәстиәне дә Сөләйманнан яңа җирдә урнашу мәсьәләләре буенча киңәш, ярдәм сорады, бу эш белән мөрәҗәгать итәрдәй берәр түрә-фәлән белән таныштыруын үтенде.
– Дахилия нәзарәтенә* барыгыз, анда сезгә бөтенесен аңлатып бирерләр, – дип кырт кисте Сөләйман.
*[Дахилия нәзарәте – Эчке эшләр министрлыгы.]


XVI
Ниндидер шикле кыяфәтле һәм эш-кәсепләре билгесез кешеләр, иген басуына ябырылган саранча өередәй, мөһаҗирләрне төрле яктан сырып алдылар да, әле колакларына пышылдап, әле аулаграк почмакка чакырып алып, аерым-аерым яки һәммәсе берьюлы, берсеннән-берсе гаҗәбрәк киңәш-тәкъдимнәре белән бимазалый башладылар.
Берәүсе беркатлы, тиз ышанучан крәстиәннәрне мундир һәм фәс белән кызыктырып, аларга солтан сараенда җиңел генә җылы урын табып бирергә вәгъдә итә. Моның өчен, янәсе, бер пашаның туган кардәшен бик һәйбәтләп сыйларга гына кирәк.
Икенче бер бәйләнчеге карт крәстиәнне үгетли:
– Шундый гүзәл кызың була торып, ничек югалмак кирәк безнең илдә! Мин сине менә дигән бер бай сәүдәгәр белән таныштырырмын, ул синең кызыңа өйләнеп, үзеңне дә өенә алыр. Я әйт, начар тәкъдиммени? – ди.
– Син монда йорт-җир сатып алыр өчен килгәнсеңдер бит? – дип сайрый тагын берсе. – Менә шул: мин сиңа бу эшне бик тиз җайлап бирәм. Тик бераз акча гына кирәк. Таныш бер пашага бүләк алып барсам, юк кына бәһага менә дигән йортка хуҗа буласың да куясың. Җигүле атлары, савым сыерлары бар үзенең...
Дүртенчесе арзан бәһадан тәмәке плантациясе яки ефәк җеп эрләү фабрикасы сатып алырга мөмкин икәнлеген сөйли.
Ниндидер йортлар, кибетләр – кирәк икән, рәхим ит, күрсәтеп кайта алабыз, янәсе...
Кайбер тиз ышанучан мөһаҗирләр, чыннан да, күңелләре белән җилкенеп куйгандай булдылар. Әмма күпчелек, һәрбер эшкә бик озак уйлаганнан соң гына керешергә күнеккән буларак, ялгыш адым ясаудан сакланып калды.
Кара уйлы эшкуарлар мөһаҗирләрне зур кармакка эләктерә алмаслыкларын күреп, кечкенәрәк кармак салырга һәм бу юлга вак-төяк табыш белән канәгатьләнергә мәҗбүр булдылар.
Истанбулның бу «яхшы ниятле», «ярдәмле» адәмнәре арасында мосафирханә хуҗасы Хәмзә хаҗи да бөтерелә иде. Кайберәүләрнең тәмле сүз, үгет тәэсире астында йомшара төшүләрен күреп һәм шулай ук инде кулга төште дип исәпләгән табышның юкка чыгу ихтималын күз алдына китереп, хаҗи яшен тизлеге белән мөһаҗирләр төркеме эченә атылды да, әле берсен, әле икенчесен читкә чакырып алып, колакларына пышылдый-пышылдый, аларны өркетергә тотынды.
– Ышанмагыз сез ул Хода бәндәләренә! – диде ул, кисәтеп. – Бөтен өерләре белән алдакчы, әшәкеләр алар! Төпсез чуманга утырып калуыгызны абайлап та өлгермәссез! Минем сүздән, киңәштән чыксагыз, ыштансыз калачаксыз, карагыз аны! Мине монда һәммә кеше белә, мин – хаҗи, минем бердәнбер кәсебем – мөселман кардәшләребезгә ярдәм итү, изгелек эшләү. Мин булмасам, аларны монда кызганучы да юк, алдарга, харап итәргә генә торалар...
Әйләнә-тирәдә кайнаган бу ыгы-зыгы эчендә ниндидер шикле максат яшеренгән булуны мөһаҗирләр үзләре дә сизенәләр иде. Шуңа күрә алар, Хәмзә хаҗиның сүзләренә игътибар белән колак салып, тормышны җайлау мәсьәләсендә ашыгыч адымнар ясамаска һәм хәзергә һәммәсе бер җирдә – Хәмзә хаҗи мосафирханәсендә яшәп торырга карар кылдылар. Ниндидер кәсепкә керешкәнче, аларга әле бераз мондагы тормышка ияләшә, халкы белән аралаша төшәргә кирәк иде.
Мосафирханәгә урнашып, күңелләре бераз тынычлангач та, мөһаҗирләр Истанбул белән танышып керергә дип урамга ашыктылар.
Саҗидә дә, теге вакытны Одессадагыча, өстенә иң әйбәт киемнәрен киеп, керфекләренә сөрмә тартып, Сафасы белән бергә урамга чыкты.
Хәмзә хаҗи мосафирханәсенең аскы катында чәйханә урнашкан иде. Сафа белән Саҗидә иң элек шунда керделәр.
Чәйханәгә кергәч, алар шакшы, пычрак бүлмәнең урта бер җирендә туктап калдылар да, андагы һәммә нәрсәне кызыксынып тамаша кыла башладылар. Вакыт иртә булганга, чәйханәдә кеше аз иде әле.
Стена буендагы ертык диванда берәүсе бик тәмләп наргилә* суырып утыра. Ул бүлмә уртасында басып торган Саҗидәне күреп алды да, тартуыннан туктап, майлы күзләрен хатынга текәде:
*[Наргилә - хурхур, кальян (төтенен су аркылы үткәрә торган тәмәке тарту коралы)]
– Хәерле иртә, Миңсылу гүзәлем...
Сафа белән Саҗидә шундук аңа таба борылып карадылар.
Башындагы кызыл фәсе астыннан тузгак чәчләре күренеп торган, җыерчык баскан ябык, сары йөзле, мәхәббәтсез бу кешенең иреннәре мыскыллы көлемсерәп елмая, күзләрендә мәкерле очкыннар уйный иде.
Саҗидә җавап бирмәде, ә Сафа:
– Аның исеме Миңсылу түгел, – дип куйды.
– Ә ничек соң?
– Саҗидә.
– Миңа барыбер... Саҗидә икән, әйдә, Саҗидә булсын... Я, эшләр ничек бара? Күптәнме килдегез?
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 27
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.