Latin

Болганчык Еллар - 30

Total number of words is 4056
Total number of unique words is 2159
37.2 of words are in the 2000 most common words
53.2 of words are in the 5000 most common words
62.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
– Мең дә сигез йөз җитмеш сигезенче сәнәдә, – диде ул, – безнең тирәләрдә дә сездәге сыманрак шомлы хәбәрләр таралган иде. Имеш, урыс чиркәүләрен тәрбияләп тотар өчен барлык мөселманнарга өстәмә салым-ясаклар салыначак. Халык, билгеле, шомланып куркуга калды. Халыкны тынычландырыр өчен, Казан губернаторы үзе авыл борынча халыкка тал чыбыгы ашатып йөрде. Без дә ул чакта, сезнең шикелле, патшага, аның олуг түрәләренә хат, шикаятьләр язып җибәрдек, әмма ләкин моңардан бернинди файда чыкмады. Шуннан соң нихәл итмәк кирәк? Уйлаштык, киңәштек тә, Төркиягә күчендек тә киттек. Аллага шөкер, күчеп килгәнебезгә үкенмибез, барыбыз да канәгать. Ни әйтсәң дә, дин кардәшләребез арасында торабыз, тормыш та кяфер илендә яшәүгә караганда күп мәртәбәләр әйбәтрәк. Хосусан менә мине генә алып карыйк. Йортым-җирем бар дигәндәй, басуларымда бодай, арпаларым күпереп үсеп утыра. Кечерәк кенә тегермән дә корып куйдым. Һич комачау итүче-нитүче юк, Ходайның биргәненә шөкер, тыныч кына, имин генә яшәп ятам менә. Аннары, мондагы җирнең туфрагы нинди, туфрагы! Аллаһы Тәгалә андый җирне һәркемгә насыйп итсен! Гаҗәеп уңдырышлы туфрак, кадап куйган коры тәртәң дә үсеп китә торган! Үзе иркен, үзе киң! Күпме телисең, шулхәтле җирне сөреп чәч, һәммәсенә җитәрлек. Тик беренче вакытларында бераз азапландык азаплануын: атсыз булгачыннан, бөтен җирне китмән белән эшкәртергә туры килде. Алай бик кыен бит ул. Шулай да, Хода рәхмәтедер инде, анда да җаен таптым. Бервакыт шулай, орлыклык бәрәңге алып кайтырга дип, мине Македония дигән җиргә җибәргәннәр иде. Шунда күреп кайттым: болгарлар җирне үгезгә җиккән сабан белән сөрәләр икән. Мәйтәм, мин алардан ким-хур кешемени? Шулай итеп, мин дә Аустрия дигән мәмләкәттән үземә сабаннар кайтарттым. Инде менә хуҗалыгымда ике тимер сабан белән ике пар үгезем бар... Эшләр ярыйсы гына, авырлыксыз гына бара, Аллага шөкер. Аннары менә, без килгәнче, бәрәңгене дә монда һичкем утыртмаган икән, ә хәзер, безнең җиңел кулдан, ул шундый таралып китте, бае-гидае дигәндәй, һәммәсе бәрәңге утыртырга тырыша. Менә ничек була бит ул, дускайларым. Әгәренки адәм баласы һәр эшкә тәмам хәстәренә керешеп, акыл белән тотына икән, аңа инде берни куркыныч түгел. Әйтик, юллар бик яман булганлыктан, атның монда бөтенләй хаҗәте юк, шулай да мин үземдә булдырдым. Ни дисәң дә, татар бит мин!.. Аты булмаса, татар кешесе үзен ыштансыз кебек сизә бит ул. Әнә хәзер аты-арбасы эшсез тик ята, бары да күз ялы өчен генә. Берәр нәмәрсәкәй ташырга, күчерергә кирәк икән, ишәккә төйисең дә китәсең. Киребеткән дигән яманаты булса да, бик чыдам, түзем хайван ул, бернинди яман юлга исе китми аның. Ә җирне без сабанга үгезләр җигеп сөрәбез, сабан керә алмаган урыннарны исә китмәннәр белән эшкәртәбез. Аллага шөкер, эшкә атлыгып торучылар җитәрлек. Кай ара фәкыйрьрәк якташларыбыз булыша, кайчакны тамак ялы өчен төрекләр килеп эшләшә... Без инде, билгеле, күбрәк үз якташларыбызны, татарларны ялларга тырышабыз, ичмасам аларга файда булсын дибез. Садака-иганәләр җыештыргалап, әнә бәләкәй генә бер мәчет тә салдырып куйдык. Үзебезнең муллабыз бар, буш вакытларында балаларыбызга дин сабагы укыта... Үзем көй мохтары булып хезмәт итәм, безнеңчә әйтсәк – староста сымаграк кеше. Хезмәте алай күп түгел, шулай да ара-тирә, тегесен-монысын дигәндәй, күзәтеп-караштырып торырга туры килә. Үсеп җиткән ике улым белән кызым бар. Кызым инде кияүдә, бер татар сәүдәгәренә чыкты, хәзер Искешәһәрдә торалар. Олы улым Кониядә мәэмур* булып хезмәт итә. Кечесе әле укуын тәмамламаган, Истанбулда гыйлем эстәп йөри. Йортта эшче куллар җитешмәү сәбәпле, һәр елны ике-өч кеше яллап тотам, ара-тирә көнлекчеләр дә килеп булышкалый. Менә шулай көн күреп ятабыз инде әкрен генә, Хода рәхмәте белән...
*[Мээмур – чиновник.]
Хуҗа белән кунаклар гәпне татар телендә алып барганлыктан, Гарифның тылмачлык ярдәме кирәк булмады. Ул, сүзгә бөтенләй диярлек катышмыйча, мыек астыннан гына көлемсерәп, бер читтә шым гына тыңлап утырды. «Оста ялганлый да соң картлач!» дип уйлады ул үзалдына.
Кунакларның берсе сагаеп кына сорап куйды:
– Хаҗи абзый, тик менә авылыгыз ничектер фәкыйрь күренә. Таза йортларны бармак белән санарлык, күп булса өч-дүрт булыр. Нигә алай ул?
– Фәкыйрьлек тә Аллаһы Тәгаләдән килә бит, җаныкаем, – диде хаҗи, аптырап калмыйча. – Әгәр фәкыйрьлек булмаса, Аллаһы Тәгалә биргән байлык та күзгә күренмәс иде. Бәхет – һавадагы очар кош шикелле ул, аның кайчан һәм кемнең өй түбәсенә төшеп кунасын алдан белеп булмый. Аллаһы Тәгалә үзенең һәр бәндәсенә кайчан тели шунда рәхим-шәфкатен иңдерергә мөмкин. Бер-береңнән көнләшү һич тә ярый торган эш түгел ул. Монда да фәкыйрь яшәүчеләр бар-барын, әмма алар зарланмыйлар, чөнки аларның тормышы тыныч, беркем дә аларны мазасызламый, берәү дә диннәренә тими...
– Анысы шулайдыр инде шулаен, хаҗи абзый, ул хакта бәхәс итмибез, тик менә ни өчен халыкның күпчелеге үз тормышын җайлый алмый азаплана икән, дим. Сәбәбе нидән икән шуның?
– Хак сүз сөйлисең, улым, хак сүз. Әйе, күпләр әлегәчә фәкыйрьлектә азап чигә. Әмма ләкин моңа алар үзләре гаепле түгел микән соң? Шәт, үзең дә беләсеңдер, Аллаһы Тәгалә үз бәндәләренә төрле-төрле юллар күрсәткән, ә шул юлларның кайсыннан китәргә – анысын инде һәр кеше үз белдегенчә сайлый. Менә, хосусан, бу очракта да шул хәл: безнең фәкыйрь якташларыбыз баштук дөрес юлдан китмәделәр. Күченеп китәр алдыннан, монда үзләре өчен бөтенесе дә әзерләнеп куелган дип уйладылар, ә гамәлдә нәрсә килеп чыкты? Һәммә нәрсәне тир түгеп яулап алырга кирәк булды. Ә алар тегеләй дә болай: я кояшы артык каты кыздыра, я җире-туфрагы яман, я кешеләре сөйкемсез. Килгән көннән башлап гел шулай зарланыша башладылар. Имеш, балчык өй ошамый, бүрәнә өй кирәк. Имеш, китмән белән җир эшкәртү кыен... Ишәкне күрергә дә теләмәделәр, ат та арба, сука да тырма бир аларга... Менә шулай, сайлана-сайлана, зарланышып йөрделәр-йөрделәр дә, уңай вакытны уздырып та җибәрделәр. Кыш җиткәч, карыйсың: ни торыр җирләре юк, ни ашар ипиләре юк. Ә язга чыкканда, тегеләрнең китмән сатып алырлык акчалары да калмаган, һәммәсен ашау-эчүгә сарыф итеп бетергәннәр.
Бөтен бәла-каза, бәхетсезлекләр менә шуннан башланды да инде. Әлегәчә чүпрәк куышларда интегеп яшиләр, мескеннәр. Бездән үрнәк алган булсалар соң? Без, монда килеп төшкәч тә, иң башлап торыр урын кайгыртырга керештек, балчык изеп, саман йортлар корып куйдык, аннары, кулга китмән тотып, җир сөрергә ябырылдык. Оят тоелса да, ишәккә атланып, барасы җиребезгә бардык, алып кайтасы әйберебезне алып кайттык. Шулай, үзебезнең кул көче дә Хода рәхмәте белән, мул тормышка ирештек. Хезмәт иткән – морадына җиткән дигәндәй, Аллаһы Тәгалә эшләгән адәмнең хезмәтен беркайчан да буш калдырмый! Ә ялкау-иренчәкләр «алма пеш, авызыма төш» дип тик яттылар. Каян килгәндер аларга ул ялкаулык хастасы, әлегәчә шуны аңлый алмыйм. Югыйсә туган илдә чакта ярыйсы гына тырыш кебекләр иде ич, ә монда, үч иткәндәй, кыл да кыймылдатырга иренделәр. Бер заман, үзем аякка баскач, мин боларга ярдәм итәргә уйладым. Әле монысына, әле тегесенә орлыклык бодай, бәрәңге өләшеп чыктым. Мәгез, мәйтәм, алыгыз да әйбәтләп чәчегез, утыртыгыз, дим, тәрбияләп үстерегез, дим. Көзен, Алла боерса, җыйган уңышыгыздан түләрсез әле, дим. Сездән күп сорамам, бермә-бер бирсәгез, шуңа канәгать булырмын, дим. Шуннан ни булды дисез? Орлыклык бодай, бәрәңгене алдылар да, ризыкка тоттылар да бетерделәр болар. Нәрсә дисең инде аларга? Мин, чәчәргә дип, үзләренә яхшы булсын дип, орлык бирәм, ә алар әнә нишлиләр! Аннары үзләре тамак ялы өчен миңа эшкә ялланалар, ә үз хуҗалыкларын бар дип тә белмиләр.
Шулай үз-үзен мактап, башкаларны яманлап, Гафият хаҗи сайрады да сайрады. Кунаклар исә, аның сүзләрен нихәтле генә бирелеп тыңласалар да, әйләнә-тирәдәге фәкыйрьлекнең төп сәбәпләренә әле дә булса төшенә алмыйлар иде.
«Нәрсәдер бик сәер сүзләр сөйли әле бу карт, – дип уйланып утырдылар алар, аптырашта калып. – Бөтен бер авылга нибары өч-дүрт эшчән, тырыш кеше табылсын, имеш. Калганнары, янәсе, барысы да ялкаулар, үз хуҗалыкларын аякка бастыру турында уйлап та карамыйлар. Болай булуы мөмкинме соң? Юк, хаҗи монда нәрсәнедер әйтеп бетерми шикелле».
Бер читтә әңгәмә барышын тын гына күзәтеп утырган Гариф исә, Гафият хаҗиның хәйләкәрлекләре турында шактый хәбәрдар булса да, дәшмичәрәк калуны артыграк күрде.
Ул арада кунаклардан кемдер хаҗидан:
– Сезнең белән бергә монда күпме кеше күчеп килгән иде соң? – дип сорады.
– Җан башыннан исәпләгәндә – бер биш йөзләп. Йөз йорт-хуҗалык чамасы. Тик килгән халыкның һәммәсе дә җирләшә алмады. Кайсыберсе кире табан ялтыратты. Иманнары нык булмады. Кыенлыктан, эштән куркып, тәртәне кире бордылар да, туган илдә калган бәхетләре артыннан кайтып киттеләр. Тик Алла каргаган булса кирәк үзләрен, берсе дә кайтып җитә алмаган: кайсы ваба авыруыннан, кайсы бизгәктән юлда гүр иясе булган, ә кайберләре Истанбулда, Измирдә, Әдернәдә тоткарланып, ахырда шунда торып калганнар. Имеш-мимешләргә караганда, берсе дә бәхеткә ирешә алмаган ди. Әҗәл дигән нәрсә монда да һәр почмак саен сагалап тора бит. Бу илнең һавасы – яманның да яманы... Җәен түзеп булгысыз эссе, ә кышын юеш, бертуктаусыз яңгыр коя. Бизгәктән котылмак һич чара юк, бигрәк тә фәкыйрьләргә... Күбесе шуннан үлеп тә китә... Тәкъдирдә шулай язылгандыр инде, бернишләп булмый... Хәзер авылда нибарысы кырыклап хуҗалык калды. Җан башы белән йөз кеше чамасы...
* * *
Кара өйдә Гафият хаҗиның өлкән хатыны белән Саҗидә арасында да очы-кырые күренмәгән әңгәмә башланып киткән иде. Саҗидә, хуҗа хатынга сораулар яудырып, аның гыйбрәтле һәм озын-озын җавапларын бирелеп тыңлады һәм киләчәктә үз тормышларын корган вакытта файдалы булырдай нәрсәләрне исендә калдырырга тырышты.
Бүлмәдә алардан башка тагын Гафият хаҗиның кече җәмәгате – төскә-биткә чибәр һәм бөтенләй япь-яшь чырайлы төрек хатыны да бар иде. Ул үзенең өстенә, татар хатыннарыдай, вак-вак бала итәкле, киң күпермә җиңле тар гына күлмәк кигән, толымлап үрелгән озын кара чәчләренә чулпылар таккан. Аның моңсу күзләренә караганда, ул үз өстенә кигән бу ят киемне дә, мондагы йорт җиһазларын һәм кешеләрне дә бик үк өнәп бетерми шикелле. Идәндә мыш-мыш үрмәләп йөргән яшь баласына эш аралаш күзе төшкәндә генә, аның йөзе ничектер дәррәү яктырып китә, авыз читләренә сөйкемле елмаю җәелә.
Кече хатын савыт-саба юа иде. Кинәт аның кулындагы савыт-сабадан нәрсәдер – чынаякмы, тәлинкәме ычкынып китте дә, идәнгә төшеп челпәрәмә килде.
Саҗидә белән нәрсә турындадыр бик мавыгып сөйләшеп утырган өлкән хатын, башлаган сүзен дә әйтеп бетермичә, йодрыкларын йомарлап көндәше өстенә ташланды;
– Аһ, харап итте бит чынаякны, төрек калдыгы! Эшнең һич рәтен белеп эшләмәс шул! Я, күзең чыкканмы әллә? Иң яратып эчә торган чынаягымны ватты бит, черегән кул! Моның өчен кулыңны чабып өзсәң дә аз сиңа!
Идәндә уйнап йөргән сабый куркудан кычкырып елап җибәрде. Яшь хатын да, коты алынып, акырынып-җикеренеп үз өстенә килгән карчыкка таба зур булып ачылган чем-кара күзләрен томрайтты. Карчык әйткән сүзләрнең мәгънәсенә төшенмәсә дә, каты тавышы һәм һавада айкалып йөргән йодрыклары буенча, ул эшнең кая таба барганлыгын аңлап алган иде инде.
Карчык бусарынып кычкырудан бик озак туктамады. Өйдә кунак кеше булмаса, ул, бәлкем, кычкырынып кына да калмас, йодрыгын да эшкә җиккән булыр иде. Әмма бүлмәдә Саҗидә барлыгы аны беркадәр тыелырга мәҗбүр итте. Ачулы мыгырданган хәлдә, ул мич арасыннан себерке тартып чыгарды да, идәндәге чынаяк ватыкларын себерергә тотынды.
Ә яшь ана, сабыен кулына күтәреп, шыпырт кына бүлмәдән чыгып китте.
Бу тамашаны дәшми генә күзәтеп утырган Саҗидәнең күз алдына шундук Хәтирә килеп басты.
«Ходаем, үзеңнең көндәшеңә шундый убырлы карчыктай булырга язмасын.... Ничек сабыры җитә икән ул мескеннең?.. Хәер, кече хатыннарның һәммәсе өстенә төшә торган язмыш инде бу... Бездә дә шулай, аларда да... Барлык ирләр шулай итә, хуҗалыкта бушка эшләүче артык кеше булсын дип, икенче хатынга, өченчегә, дүртенчегә өйләнергә тырыша. Ә менә мин үз иремне Хәтирәгә гаиләдә бала булсын өчен генә өйләндердем. Без Хәтирә белән апалы-сеңелле ике туган кебек тату тордык... Безнең ише дус яшәүчеләр дөньяда бөтенләй юктыр, бәлкем», – дип уйланды ул, ничектер, үзе өчен сөенгәндәй.
Ул арада ишегалдында ирләрнең сөйләшү тавышлары ишетелде дә, Саҗидә алар янына чыкты.
Ишегалдында зур бер төркем булып сәләмә киемле, тәннәрендә чыкмаган җаннары гына калган ябык, саргайган йөзле карт-коры җыелып тора иде. Баскычта Саҗидә күренүгә, карчыклар һәммәсе дә аның янына ташландылар:
– Исән-сау гына килеп җиттегезме, кызым! Каяле, сөйләле, туган илдә тормышлар ничек?
– Җыен, сабан туйлары әле дә буламы?..
– Өмә ясыйлармы?
– Печән өсте, уракка төшкән вакытлар ничек үтә, күңеллеме?
– Кызлар әле дә киндер тукмаклыйлармы? Егетләр ничек, элеккечә һаман гармун уйнап урам әйләнеп йөриләрме?
– Туган-үскән җирләрне сагынудан саргаеп беттек инде. Көн күрүе бик читен монда. Җыр җырлауның нәрсә икәнен дә белмибез.
Саҗидәнең йөрәген авырттырып, нидер чәнчеп алгандай булды. Кем белә, бәлкем аңа да киләчәктә шулай, сабантуй, җыеннарны, аулак өйләрне, моңлы гармун тавышларын сагынып, туган-үскән илне искә төшерергә туры килер. Шуңа күрә ул, карчыкларның эчке кичерешләрен бөтен күңеле белән аңлап, аларга һәммәсе турында да вагы-төягенәчә сөйләргә тырышты һәм сорауларына бик теләп җавап бирде. Өстәвенә, Саҗидә белән карчыклар бер тирә авыл кешеләре дә икән, шуңа күрә аларның бик күп уртак танышлары да табылды. Саҗидә шул таныш-белешләр арасында кайсының авыр язмышка дучар булуын, кайсының дөнья авырлыкларын җиңеп мул тормышка, бәхеткә ирешүен, баюын сөйләде; авыр язмышка дучар булганнарын кызганып, баючыларын мактап телгә алды. Шулай ук үлем-җитем турында да сүз булды. Карчыклар, үзләренә туган тиешле кешеләрдән яки дус-ишләрдән кайберсенең дөнья куюын ишетеп, балавыз сыгып алдылар һәм әрвахларга атап догалар кылдылар. Бу сөйләшү алар күңелендә үткәннең онытылган хатирәләрен яңадан тергезде. Бала чактан ук таныш басу-кырлар, шау чәчәкле яшел болыннар, җиләк, чикләвекләр җыеп йөргән калын урманнар, гәрәбәдәй саф сулы чишмәләр – болар һәммәсе дә тагын бер кат аларның күз алдыннан үтте һәм сулган йөзләрен җанландырып җибәргәндәй булды. Ләкин шул ук вакытта бу кадерле үткәннең беркайчан да кире кайтмаслыгын алар инде бик яхшы аңлыйлар иде. Әйе, аларга инде бүтән беркайчан да шау чәчәккә күмелгән шомырт агачларына сокланып карарга яисә көзнең беренче салкыннарыннан куе кызгылт төскә кергән итләч миләш тәлгәшләрен өзәргә туры килмәячәк, кышкы авылның көрт баскан урамнарыннан шыгыр-шыгыр басып үтәргә дә насыйп булмаячак. Болар барысы да хәзер бик еракта, бөтенләй икенче дөньяда шикелле...
Кояш баеп, авыл өстенә караңгылык иңә башлады. Ә ишегалдына җыйналган кешеләр әле һаман таралышырга уйламыйлар иде. Һәркайсының әйтелмәгән сере яки соравы бар кебек. Алар, кунакларны уртага алып, әңгәмәне куерта бирәләр, күз яшьләрен дә яшереп тормастан, елый-елый, «кяфер илен» ташлап китүләре өчен үкенүләрен әйтергә ашыгалар иде.
Әңгәмәнең болай озакка сузылуы Гафият хаҗины сагаерга мәҗбүр итте. Баягынак кына мондагы тормышны мактап үзе сөйләгән матур сүзләренең кунаклар күңелендә калдырган тәэсире кими төшмәгәе дип курыкты ул һәм шул сәбәпле, карт-корыларны тизрәк өйләренә озатырга ашыкты.
– Ярар, сөйләштегез, аңлаштыгыз! Әнә, төн якынлашып килә инде. Кунакларның ятып ял итәселәре дә бар... Сөйләшергә өлгерерсез әле, вакытыгыз күп булыр...
Авыл кешеләре теләр-теләмәс кенә таралыша башладылар. Алар артыннан капканы бикләп куйгач, Гафият хаҗи кунакларны яңадан өйгә алып керде һәм тагын бер мәртәбә чәй белән сыйлады да, йоклар өчен аларга сәкедән буш урын күрсәтте. Үзе ул карт хатыны янына – чоланга чыгып ятты. Саҗидәне исә кече хатын янына урнаштырдылар. Ул йоклаган җиреннән бер торып, бер ятып, төне буе диярлек яшь төрек хатынының елак баласын сагалап чыкты.
Иртәгесен таңнан торып бодай коймагы белән чәй эчтеләр дә, кайтырга җыена башладылар. Гафият хаҗи, кунакларны озата чыгып, һәрберсенә:
– Андый-мондый кыенлык-мазар туса, туп-туры миңа килегез, – дип, үгет-нәсихәт биреп калды. – Бодай, бәрәңге ише нәрсәләр миндә һәрвакыт табылыр, кирәгенчә алып торырсыз... Сез якташларыма бәһаны кыйбат куймам...
Көн кызу булырга чамалый иде. Офык читеннән аяз күк йөзенә әкрен генә зур утлы шардай кояш күтәрелеп килә иде.
Мөһаҗирләр Гафият хаҗи белән кул биреп саубуллаштылар да, кайтыр юлга чыктылар.
Авыл читендәге кыйшык өй-куышларның берсе яныннан узганда, аларга камыш чыпта үреп утыручы бер татар карты очрады. Җиңнәре аерылып, якасы белән аркасы гына калган күлмәк, тез башлары бүселгән керле ыштан кигән һәм башына иске фәснеме, түбәтәйнеме хәтерләткән ниндидер бер сәер кәпәч каплап куйган бу карт мосафирларга ифрат дәрәҗәдә кызганыч булып тоелды. Аның кием ертыкларыннан бетчә баскан шәрә тәне күренеп тора, ярым сукыр күзләреннән берөзлексез яшь ага иде. Салынкы ирен, тешсез авыз...
Юлчылар, туктап, картка сәлам бирделәр. Тегесе башын күтәрмичә генә исәнләште дә, яңадан үз эшенә чумды.
– Нәрсә эшләп ятасыз, бабай?
– Күрмисезмени, камыш намазлык үрәм, – диде карт, ачулы гына. – Байлар өчен... Укыган намазлары Аллага тизрәк барып ирешсен, дим.
– Күпме түлиләр соң алар бер намазлыкка? Көненә күпме акча төшерәсең?
– Чабата тукып караган кеше белә инде безнең эштә күпме акча төшерәсен... Көнозын баш күтәрми үреп утырсаң да, акчасы бер көнлек ризыкка чак җитә. Монда сатып алучылар юк, калага илтеп сатарга туры килә.
– Ә син, бабай, ник иген икмисең? Иген иксәң файдалырак булыр иде бит?
– Ә җирне ничек эшкәртмәк кирәк? Сабанга үземә җигелергәмени? Хәзер иген игү турында уйларга соң инде.
– Ярар, хәзер соң да булсын, ә элегрәк, килгән шәпкә, ни өчен җир эшенә тотынмадыгыз?
– Их, улым, улым! Ничек кенә тотындык әле! Көне-төне шабыр тиргә батып эшләдек. Бер тырышу гына җитми икән шул.
– Ничек инде ул алай? Тырышкан – ташка кадак каккан, дигәндәй, әнә Гафият хаҗи, тырыша-тырмаша торгач, баеп ук киткән бит.
– Ул баер, шуның өчен Гафият хаҗи да ул. Ә син аңардан сорап карамадыңмы: монда килгәндә, аның күпме акчасы булды икән? Өч мең акча белән килде ул монда, беләсең килсә. Шундый акча булса, без дә, шәт, бу көнгә калмаган булыр идек. Авылдан чыгып киткәндә минем йорт-җир әйберләрен сатудан нибары ике йөз тәңкә чамасы акчам җыелды. Ул ике йөз белән кая бармак кирәк? Йөзе юл чыгымнарына тотылды, ә калган йөзе ашау-эчүгә кереп бетте. Йорт салыр идең – ашарга калмый, чәчү орлыгы алыр идең – ишәксез каласың. Менә шулай, кайсын ничек эшлим икән дип баш ватып маташкан арада, акча соңгы тиененә тикле тотылды да бетте. Без ярлы-ябагайның тәкъдиренә шулай язылгандыр инде, күрәсең. Алдан ук болай буласын белгән булсак, без монда аяк та атламаган булыр идек. Фәкыйрь кешегә аңа кайда гомер итсә дә барыбер. Әнә байлар сайлансыннар. Акчалары булгач, аларга хәлифә җирендә дә рәхәт, кяфер җирендә дә начар түгел. Ә безнең ишегә яманнан башканы өмет итәргә дә ярамый, әҗәлеңне генә көтәргә кала.
– Ә биредә җир әйбәтме соң, бабай?
– Җирнең әйбәтлегеннән сиңа ни файда? Чәчәр орлыгың булмагач, кемгә хаҗәт ул җир? Акчасыз монда бернишләп булмый. Юллар юк, эш юк, ашарга юк! Бу «байлык» белән ни кылмак буласың?
Картның сүзләре авылның шундый фәкыйрь тормышта яшәү сәбәпләрен берьюлы ачыклап җибәргәндәй булды. Әйе шул: бөтен нәрсәне монда акча хәл итә. Әнә шуңа күрә дә акчалы берничә кеше генә аякка баса алган да инде!
Мөһаҗирләр, күңелләреннән шундый уйлар кичереп, карт янында боегып басып тордылар.
– Менә бит ул ничек: өч меңне кесәсенә салып килгән Гафият хаҗи җиңел генә үз тормышын җайлый алган, ә ярлы-ябага монда килгәч соңгы тиеннәрен дә югалткан, – дип куйды берәүсе, күңелсез тынлыкны бозып.
– Бабай дөрес әйтә, бай кешегә аңа кайда да яхшы, аны акча яшәтә. Ә менә фәкыйрь кеше кая гына күчеп китмәсен, кара сакалы артыннан калмый ияреп йөри.
– Сабирҗан мәзин яисә Гыймади карт монда күчеп килсеннәр әле, шундук байый башлаячаклар. Ә без фәкыйрьләргә барыбер рәт булмаячак.
– Әйе, безгә монда гомер итү шактый кыен булыр, анысы хак. Авылны ташлап китеп ялгыш эшләдек ахырсы. Берәр илче-мазар җибәреп, иң башлап безгә мондагы тормыш хәлләрен белешергә кирәк булган.
– Татар акылы төштән соң, дип юкка әйтмиләр ич, – диде Сафа, аянычлы көлемсерәп.
Саҗидә генә андый ук өметсезлеккә бирелмәгән иде булса кирәк.
– Ягез, әйтегез, нинди ирләр инде сез? – диде ул, юлдашларын оялтып. – Әле һичкайсыгызның эшкә тотынганы юк, ә инде борын салындырып та өлгердегез! Без бит монда кемнең ничек яшәгәнен күрергә дип кенә килдек. Хәзер менә барын да күреп белдек инде. Шуңардан чыгып, без үз тормышыбызны яхшырак итеп корырга, бүтәннәр эшләгән ялгышларны кабатламаска тиеш. Монда күчеп килүебез өчен кайгырышудан хәзер файда юк. Без бит барыбыз да сау-таза кешеләр, эштән курыкмыйбыз. Аллага тапшырып, әйдәгез, эшкә башлыйк!
Саҗидә бу сүзләрне шундый ышаныч белән, тәэсирле итеп әйтте ки, ирләрнең шундук күңелләре күтәрелде. Чыннан да, тормышны җайлау иң беренче нәүбәттә аларның үзләренә, үз теләк-дәрманнарына бәйле түгелме соң?!
Палас тукучы татар карты белән ягымлы сүзләр әйтешеп саубуллашкач, мөһаҗирләр күтәренке күңел белән юлларын дәвам иттеләр һәм озакламый үзләренең авылдашлары җәйләү булып урнашкан үзәнлеккә кайтып җиттеләр. Озак кайтмый торуларына борчыла башлаган иптәшләре аларны инде эзли чыгарга әзерләнгәннәр иде.


XX
Күрше авылдан күреп-белеп кайткан гыйбрәтләр Мәүла Колы мөһаҗирләрен зур хафага салды. Алар яңадан шомланып, үзләренең мөшкел хәлләре, аянычлы язмышлары турында тагын үзара киңәш-табыш итәргә керештеләр. Баштарак тар даирәдә – гаилә эчендә, дус-иш арасында гына башланган бу киңәш-сөйләшүләр тора-бара киңәеп китеп, ахырда бөтен халык җыенына әверелде..
Җыенда катнашучылар төрлесе төрлечә фикер йөртте. Берәүләр актык акчалар тотылып беткәнче моннан тизрәк табан ялтыратырга һәм берәр җирдә көнлекче хезмәтенә ялланырга киңәш итте. Икенчеләре бөтенләй Төркиядән китүне, ягъни туган илгә кире кайтуны яклады. Өченчеләре сабыр булырга өндәде, хәлебез алай ук өметсез түгел, шушында тормыш кору җаен карарга кирәк, диде.
Бәхәс озакка сузылды, кешеләрнең кычкырыша-тарткалаша тамаклары карлыгып бетте. Ниһаять, җыенны иртәгә дәвам итәргә булып, йокларга яттылар.
Күк йөзеннән айның көмеш нурлары сирпелә. Җир өстендә, әле анда, әле монда таралышып утырган түмгәкләр сыман, кеше гәүдәләре тәгәрәшеп ята. Берәү дә йокламый, барысы да ачык күзләрен салкын күк йөзенә төбәгәннәр. Мидә ниндидер чуалчык фикерләр өермәсе бөтерелә. Ул фикерләрнең башы да, соңы да юк шикелле, алар, черек җеп кебек, төгәлләнер-төгәлләнмәс өзеләләр дә юкка чыгалар. Ләкин озак та үтми, күңел төбеннән, давыллы диңгездә бер-бер артлы шаулап тәгәрәгән дулкыннар сыман, икенче төрле уйлар калкып чыга...
Моңарчы икеләнү, шик-шөбһә ише борчуларга артык бирелми торган Саҗидә дә бу юлы, нишләптер, башкалар белән бергә шушы тынычсыз, каршылыклы уй-фикерләр диңгезендә адашып йөрде. Ул да, башкалар шикелле, үзе алдына килеп баскан башваткыч сорауларга җавап эзләде, ләкин җавап һаман табылмый иде. Ә вакыт уза, әнә инде таң да якынлашып килә. Таңга кадәр ниндидер бер ачык фикергә килергә кирәк. Һәм Саҗидә яңадан үзенең газаплы уйларына чума иде.
Тагын шул сөйкемсез Мәүла Колыга кире кайтырга микәнни? Әллә бүтән берәр җиргә күченеп китәргәме? Гариф шикелле батрак булып яллансаң, ничек булыр? Әллә соң беркая да китмәскә, шушында калып, авырлыгына-ниенә карамыйча, кешечә рәтле тормыш корып караргамы?
Әйтик, алар Сафа белән бергә мондагы кечерәк бер шәһәрдә урнашып калдылар ди. Саҗидәнең күз алдына шундук шәһәрнең иң кырый урамында җирдән чак кына калкып торган бәләкәй өй килеп баскандай булды. Җыйнак кына, чиста гына бүлмә. Күз камаштыргыч ап-ак мич. Тәрәзара стеналарында баш-башлары кызыл белән чигелгән сөлге-тастымаллар. Сафасы ниндидер эшкә кергән, Саҗидә үзе дә тик утырмый, каядыр барып, өйгә тегү-чигү эшләре алып кайта. Менә кич якынлаша, Сафа эштән кайтып керә. Саҗидә аңа аш-су әзерли, бәлешен, кабартмасын пешерә. Дусларча тегене-моны сөйләшә-сөйләшә ашыйлар, эчәләр. Аннары өйләнешкәннең беренче елындагы кебек күңелле, бәхетле, тыныч ял сәгатьләре башлана.
Әйе, Сафа эш тапса – шулай. Ә эш тапмаса?.. Аннары Сафаны солдат хезмәтенә алып сугышка озату ихтималы да бар бит! Ул чакта Саҗидә нишләр? Чит-ят илдә, чит-ят кешеләр арасында берьялгызы нишләр ул? Ярар, Сафасы эш тә тапсын ди, аны солдатка да алмасыннар ди. Ә Хәтирә ничек, яшь бала ничек? Аларны монда алып килеп булырмы? Аларны алып килер өчен, Мәүла Колыга кем кайтыр да, юлга акча каян табарлар?..
Шулвакыт кинәт Саҗидә үзенең монда, хәлифә җиренә килгәч очраткан якташларын күз алдына китерде. Менә Истанбулдагы базар ыгы-зыгысында чыра яисә кабартма ише вак-төяк белән сату итеп көн күрүче татар хатыннары; станция, вокзаллар янында хәер эстәп торучы теләнчеләр... Алар гүя әле дә шулай, сеңер белән сөякләрдән генә оешкан ябык кулларын узган-барган кешегә таба сузып, тилмереп басып торалардыр кебек. Аларны исенә төшергәч, Саҗидә бөтен тәне-гәүдәсе белән калтыранып куйды һәм үзенә-үзе: юк, андый көнгә калырга язмасын, диде. Ә шулай да нишләргә соң? Кире борылып кайтып китәргә микәнни?
Ярар, кайттылар да ди. Әлбәттә, аларны авылдан беркем дә кире куып җибәрмәячәк. Алар яңадан үз җирләренә утырып, эшкә тотынырлар. Ару-талуны да, көнне-төнне дә белмичә, бөтен көчләрен куеп тырышып эшләрләр. Хезмәт куркытмый аларны, анысы турында борчылмаска мөмкин. Чыпта-кап, киндер сугарлар, чабата тукырлар, кирәк икән, көнлекче эшенә дә ялланырлар. Аллаһы Тәгалә тазалык-саулыктан гына мәхрүм итмәсен. Аннан, карыйсың, – йорты-җире дә, аты-сыеры да булыр. Ләкин менә туган-тумача – Сафаның анасы Патый карчык, абыйсы Вафалар белән ничек торырлар икән? Кайту белән, тагын көлү-мыскыллау, рәнҗетүләр, әллә нинди тузга язмаган гайбәтләр башланачак инде... Ярар, анысына да түзделәр ди... Гайбәт-рәнҗетүләргә карамыйча, тырышып-тырмашып, тормышны ярыйсы гына җайлап җибәрделәр ди. Ә шунда, әйтик, тиктомалдан гына тагын берәр төрле бәла-каза килеп чыкса? Фәхри, Таҗи белән булган шикелле, Сафаның да нахактан гына берәр бәхетсезлеккә очравы мөмкин бит... Ул чакта аны кем яклар?!
Һәм шушы шик-шөбһәләрнең барысына берьюлы җавап биргәндәй, Саҗидәнең колак төбендә Гафият хаҗиның карт хатыны әйткән кисәтүле сүзләре яңгырады: «Кире борылучылардан һичберсе туган илгә кайтып җитә алмаган, һәммәсе дә, кайсы кая сибелеп, дененнән язып, килмешәк эт кебек, чит-ят җирдә торып калган».
Саҗидәнең бөтен тәне чымырдап куйды.
«Юк, авылга кире кайту турында уйларга да ярамый! – диде ул үзенә-үзе. – Иң хәерлесе – шушында калу, шушы иксез-чиксез Анадолу сахрасында тырманып яту. Безнең ише ярлы-ябагайга кайда да кыен ич. Һәрбер ачлык елыннан соң тормышны шулай өр-яңадан кора башлаган чаклар элек тә булгалады лабаса. Ачка үлмәдек бит, түздек, хуҗалыкны кабат тергездек. Сабырлык та җитте, көч-куәт тә. Юк, өметсезлеккә бирелергә ярамый безгә, дәрт-дәрманны туплап, эшкә тотынырга кирәк, эшкә! Азмы-күпме акчабыз да калды бугай әле. Шул акчага үз куышыбызны булдырырбыз, ишәк сатып алырбыз, беренче шәпкә тегесен-монысын чәчәрбез... Аннан тагын күз күрер, үзебезгә язганы бездән качмас, карарбыз, һәммәсен дә алдан күреп бетереп булмый ич! Бәлкем әле Сафаны солдатка алмаслар да, сугышы-орышы да алай кисәк кенә килеп чыкмас, иншалла. Көзен Хәтирәне алырга туган илгә кайтып килербез. Бала да ул вакытка инде үскән булыр. Дус кына, тату гына яшәрбез шулай бергә... Алай гынамы, дөнья җимертеп яшәрбез!»
Карар кабул ителде һәм киләчәкне каплап торган куе томан пәрдәсе әкрен генә тарала башлап, еракта, гәрчә бик үк ачык булмаса да, шулай да күз шәйләрлек дәрәҗәдә, туачак яңа тормыш таңының беренче шәүләләре күренгәндәй тоелды. Саҗидә ашкынулы бер хискә буйсынып кисәк кенә иренә таба борылды да, аны кочаклап алды. Үз уйларына чумып тын гына яткан Сафа хәтта сискәнеп китте.
– Пашам! Йоклый идеңме әллә?
– Юк.
– Уйланып яттыңмы?
– Әйе.
– Я, нәрсә уйладың соң? Берәр төрле уйга килдеңме?
Сафа «юк» дигәнне аңлатып башын чайкады.
– Ә менә мин килдем... Безгә монда калырга кирәк.
Сафа шундук хатынының фикер юнәлешен аңлап алды: хатыны аңа күңелен төшермәскә, дөньяда яхшырак тормыш даулап армый-талмый тырышырга, хезмәт итәргә чакыра иде.
Җавап урынына Сафа үзенең акыллы, сөекле Саҗидәсен көчле куллары белән кочагына кысты.
* * *
Кояш чыгып та өлгермәгән иде әле, Сафа белән Саҗидә, йокыдан торып, күршеләрен уятмас өчен мыштым гына җыендылар да, кулларына балта тотып якындагы әрәмәлеккә китеп бардылар. Шундук кызу, дәртле эш башланды. Саҗидә бәйләм-бәйләм тал чыбыгы әзерләде, ә Сафа юанрак агачларны кисеп казыклар юнды.
Башка мөһаҗирләр Сафа белән Саҗидәнең каядыр китеп югалуын чәй табыны янына утыргач кына сизеп алдылар. Ни хикмәт бу? Әйберләре бар, ә үзләре юк! Кая китәсе иттеләр икән? Кешеләр тәмам аптырашта калдылар.
– Албасты эшедер бу, яисә ерткыч-мазар ботарлап ташлагандыр, – дип куйды берәүсе, гөман кылып.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 31
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.