Latin

Болганчык Еллар - 01

Total number of words is 3805
Total number of unique words is 2019
37.6 of words are in the 2000 most common words
53.9 of words are in the 5000 most common words
61.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(роман)
Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани, 1887-1938) – татар әдәбияте, культурасы үсешенә зур өлеш керткән язучы. Ул иҗат иткән әсәрләр арасында дүрт китап итеп уйланылган, ләкин тәмамланмый калган «Канлы тамгалар» тарихи эпопеясының беренче ике кисәге – «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары аеручы кыйммәткә ия. «Болганчык еллар»да иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, ачлык ел вакыйгалары, ә «Мөһаҗирләр»дә 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган чуалышлар, бөлгенлеккә төшкән татарларның бәхет эзләп Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы язмышлары сурәтләнгән.
Романнарның татарча кулъязмалары Казанның «Татиздат» нәшриятендә бастырылмыйча ятып, ахырда юкка чыккан. Шуңа күрә, соңрак алар 1931 һәм 1934 елгы русча басмалары нигезендә яңадан татарчага кайтартылганнар. «Болганчык еллар»ны Яхъя Халит, «Мөһаҗирләр»не Рәис Даутов тәрҗемә иткән.
Мәхмүт Галәү – советлар тарафыннан күп һәм төрлечә кыерсытылган, ахырда НКВД төрмәсендә һәлак булган фаҗигале шәхес.

Беренче кисәк
ИЛ ТЫНЫЧ ЧАКТА
I. Каклаган казны коймакка төреп, коймакны каймакка манып
Төш вакыты җитәрәк көн кисәк үзгәреп китте. Тау-тау ак болытлар куера килеп, салынкы кара-кучкыл яңгыр болытларына әверелделәр. Каты җил өй түбәсе саламнарын тузгытты, тирәкләр яшь ботакларын җиргә чаклы иеп, зарланышкан сыман шаулаша башладылар. Һавага күбәләк өере шикелле ап-ак шомырт чәчәкләре тузгып очты. Аннары шыбырдап яңгыр яварга тотынды.
Җылы бөркеп, тирес исе аңкытып яткан буразналар өстеннән кешеләр башларын күтәрделәр. Яңгыр коеп яварга керешкәч, ышык урыннарга кереп постылар.
Буразна араларыннан гөрләвекләр ага башлады. Җир камыр кебек күпереп кабарды. Утыртырга дип ярып салган бәрәңге чиләкләренә яңгыр суы тулды. Көрәк-тырма саплары коеп яуган яңгырда юылып агарып калды.
Яңгыр, кисәк башланган кебек, кисәк кенә узып та китте. Ялт итеп янә кояш чыкты. Яшел яфраклар өстендә энҗе бөртекләредәй тамчылар җемелдәшә башлады. Йомшак кына сап-сары нәни бәпкәләрен ияртеп, казлар яңадан урамга чыктылар.
Көнчыгышка таба китеп барган яңгыр болыты өстендә дугайланып салават күпере сызылды. Күк күкрәгән тавышлар каядыр еракка китеп тынып калды.
Шул вакыт ындырлар арасындагы юлда җигүле бер ат күренде. Арбага ике кеше утырган иде. Җигүле ат, тоякларыннан пычрак чәчрәтә-чәчрәтә, авыл башына җитте дә, басу капкасы төбенә килеп туктады.
Капка янында бу юлы малай-шалай күренми иде. Гадәттә алар гел шул тирәдә булашалар, авыл аша узучыларга капка ачалар, аннары узгынчылар сипкән вак перәннекләрне шау-шу килеп үлән арасыннан җыярга керешәләр иде.
Арбадагыларның берсе малайларга дип әзерләп куйган бер уч перәннекне капчыгына кире салды да, җиргә төште. Капканы ачып атны кертте, капканың мунчала бавын яңадан казык башына элде дә, арбага утырып, дилбегәне какты. Икенчесе төенләнеп беткән иске чыбыркысы белән атка сугып алды. Шуннан соң инде алар киң генә урамга килеп керделәр.
Яшел чирәм уртасыннан елан шикелле боргаланып кара тасма сыман сузылган юлга яңа көпчәк эзләре һәм дагасыз ат тояклары эзе төшеп калды.
Авылның уртасында юан гына манаралы таш мәчет кукраеп утыра. Шул мәчеткә җитәрәк, юлчылар өстенә кечерәк кенә такта түбә тоткан урыс капкага таба борылдылар. Тузгак чәчле, яланаяклы бер кыз бала әлеге йортка таба борылган җигүле атка бераз карап торды да, исенә килеп, казларын чыбык белән юлдан читкә куарга кереште. Ана каз, башын күтәреп, каты тавыш белән каңгылдый башлады һәм алпан-тилпән атлап бәпкәләре янына сыенды. Балалары янында сакта торган ата каз исә озын муенын сузып ысылдый-ысылдый арбага таба китте.
Җигүле ат ябык капка төбенә килеп туктады.
Арбадагыларның берсе тагы җиргә төшеп, капканы ачты, атны ишегалдына кертте дә, өйгә таба атлады. Аның башында кокардалы, козырексыз солдат фуражкасы, өстендә кара тужурка, зәңгәр кантлы кара чалбар балакларын күн итек кунычы эченә кертеп кигән, биленә сары каеш буган иде. Юлдашы исә күрше авыл марие, солдатны каладан атка утыртып кайткан иде.
Йортка керүчеләрнең каршысына кулына агач җамаяк тоткан таза гына бер карчык чыкты. Ул, баскычка басып, әлеге кешеләргә гаҗәпләнеп карап торган арада, солдат аның янына ук килеп:
– Исәнме, әнкәй! – диде.
– Ай аллам... Кем соң бу?
– Бу – мин, әнкәй! Танымыйсыңмы әллә? Углың Әхмәтсафа ич.
Карчыкның кулыннан агач җамаягы төшеп китеп, ат аягы астына тәгәрәде.
Карчык:
– И алла-раббым! Танымадым ич, балакаем, танымадым! – диде дә, улына килеп сарылды. Улының солдат тужуркасына күз яшьләре тамды.
– И балакаем, миңа да шатлык күрергә язган икән, – диде карчык.
– Баш исән булса, бер әйләнеп кайтасың икән шул, әнкәй! – диде улы.
Өйдән солдатның абыйсы Вафа да йөгереп чыкты.
– Карыйм, карыйм... Нинди үрәтник икән бу, мин әйтәм. Безнең Әхмәтсафа икән ич! – диде ул.
Читән аша бу тамашаны карап торган күрше малае тиз генә урамга йөгереп чыкты да, иптәшләренә:
– Патый әбинең солдат улы кайтты, – дип сөрән салды.
Малайлар бу яңа хәбәрне шундук элеп алдылар. Таяк атларына атланып:
– Миңлебай солдаты кайткан!.. Миңлебай Сафасы кайткан!.. – дип урам буйлап кычкыра-кычкыра чабышып киттеләр.
Ул арада инде хәбәр бөтен авылга таралып өлгерде. Һәр йортта Миңлебайлар турында, Сафаның кайтуы турында сөйләштеләр. Ана кешеләр шушы уңай белән үзләренең солдат балаларын искә төшерделәр, ата кешеләр дә патша хезмәтенә киткән улларын телгә алдылар. Ир туган ир туганын, кызлар сөйгән егетләрен искә алдылар.
Ишегалды бала-чага белән тулды. Алар күчтәнәч өмет итеп Сафа тирәсендә бөтереләләр, бер-берсен чеметешәләр иде.
– Барыгыз, ычкыныгыз моннан! Аяк астында чуалмагыз! Солдат кешенең нинди күчтәнәче булсын?... Каладан кайтучымы әллә ул сезгә? – дип кычкырды Вафа.
– Тимә аларга, – диде Сафа, арбадан кечкенә капчыгын алып, малайларга учлап-учлап кызыл билле перәннек, эрбет чикләвеге сипте.
Вафа, арбадан энесенең сандыгын алып өйгә кергәндә, бу эшне өнәмичә:
– Бик баеп кайттыңмыни?! – дип куйды.
Аның артыннан башкалар да өйгә керде. Бала-чага, юеш үлән арасыннан талаша-талаша җыйган перәннекләр белән авызларын тутырып, учларына чикләвек тотып, таралыша башлады. Әүмәкләшеп талашканда берни эләктерә алмаганнары гына капка төбендә торып калды. Алар ерак юлдан кайткан кунактан күчтәнәч өмет итеп бүрәнәләр өстендә утыра бирделәр.
* * *
Тиз генә самавыр куелды. Баздан куе сөт өсте алып менделәр. Бөтен өй җәмәгате чәй эчәргә утырды: иң түргә йөз яшьлек Зөһрә карчык, аның бер ягына аякларын көчкә бөкләп Сафа, икенче ягына Патый карчык утырды. Вафа, аякларын сәкедән салындырып, самавыр артыннан урын алды.
Вафаның хатыны чәй ясап торды. Барысы да җанланып сөйләшергә керештеләр. Шатлыклы, кайгылы хәбәрләр, гайбәт, зар сүзләре туктаусыз сибелеп кенә торды. Сүзгә сүз ялганып, истәлек артыннан истәлек үрелде.
Башкалар сөйләгәндә тын гына утыра торган Зөһрә карчык та бу юлы авыз йомып кала алмады, моннан алтмыш-җитмеш еллар элгәре булган хәлләрне сөйләп китте.
Чәйне бик озаклап, маңгайларына бөрчек-бөрчек тир чыкканчы эчтеләр.
Солдат белән күрешергә дип күршеләр керә торды. Берсен утыртып өлгермәделәр, икенчесенең сәламе ишетелде. Вафа әледән-әле:
– Мәгаләйкем сәлам. Әйдә, кер, Гариф бабай...
– Рәхим ит, күрше, әйдә, кер, кер!.. – дип каршы ала торды.
Хәл белешергә килүчеләрнең беришесе сәлам әйтмичә генә:
– Картлар әйткәннәр: «Алты яшьлек юлдан кайтса, алтмыш яшьлек хәл белә килер», – дигәннәр, – дип, акланып сөйләнә-сөйләнә керде.
Аларның һәркайсы, Сафа белән күрешеп, мич буена чүгәли, дога кылып битен сыпыра да, тегене-моны сорашырга керешә:
– Я, ничек соң? Дөньялар тынычмы? Патшалар сугыш ачарга җыенмыйлармы?
– Хәлифә мөселманнарны якларга уйламыймы икән?
– Әфган сугышы хакында бер-бер нәрсә ишетмәдеңме? Ул турыда Кызыл баш* нәрсә ди икән?
*[Кызыл баш – төрек солтаны.]
– Кытай патшасы ничек түзеп ята икән соң?
Сафа патшаларның ызгышы хакында да, хәлифә турында да, Кытай патшасы турында да берни белми иде. Солдаттан кайткан кайбер кешеләр шикелле белмәгәнен күпертеп-арттырып сөйләргә яратмый иде ул. Шулай итеп, бу турыда сүз бик тиз сүрелә, икенче сораулар башлана иде:
– Анда безнең Гайнулланы күрмәдеңме? Аны солдатка былтыр гына алганнар иде. Бәлки, Латыйфны да очраткансыңдыр?
Ләкин Сафа Гайнулланы да, Латыйфны да күрмәгән, очратмаган икән.
– Патшаның сарайлары яхшымы? Сукмаган ашлыгы бик күпме?
– Аның бөтен акчасын җыеп өйсәң, безнең мәчет чаклы булырдыр, ә?
Сафа мактанмыйча, күргән-белгәннәрен әйбәтләп сөйләп бирде, белмәгәнен белмим диде.
Хәл белешүчеләрнең берәүләре китә торды, икенчеләре килә торды, соңыннан килүчеләр алда килгәннәрнең сорауларын кабатладылар. Сафа берсен дә җавапсыз калдырмады.
Миңлебайлар йортыннан чыкканда алар үзара:
– Сафа баеп кайткан, малайларга учлап-учлап перәннек өләшкән, – дип сөйләнделәр.
Күршеләрнең берсе Патый карчыкка, шаяртып:
– Мондый әйбәт улыңа әйбәт кенә бер кыз да табарга кирәк булыр инде, – дип куйды.
– Язган булса, табылыр. Иң элек аның үзен рәткә китерәсе бар әле... Әнә күрәсең: аяк бөкләп утыра да белми башлаган. Ярый, йөрәге каралып кайтмаган булса... – диде Патый карчык.
– Читәнең тазамы, Мөхәммәтвафа? – диде әлеге күрше, тагын сүз башлап. – Кавалеристлар капка ачып иелеп керүне яратмыйлар икән алар. «Без солдатта менә болай гына итә торган идек», – дип әйтәләр дә, койма аша гына сикереп керәләр. Безнең Корбангали солдаттан кайткач гел шулай итә торган иде. Күршеләрнең бер исән читәнен калдырмады, бөтенләй ватып бетерде. Син дә, солдат энең ватып бетергәнче, читәнеңне рәтләп куй, – диде.
Аның мәзәгеннән һәммәсе көлешеп алдылар. Икенче берәүсе тагы да үстереп җибәрде:
– Чиләк белән уклауларыңны да җыебрак куй, Фатыйма җиңги. Солдатлар алар параман* сугарга яраталар. Әнә безнең Сәгыйть параман сугып теңкәбезгә тиеп бетте. Уклауны гына түгел, орчыкларны да эшкә кушты. Бөтен чиләк, ләгәннәрне яньчеп бетерде.
*[Параман – барабан.]
* * *
Кич, кояш баер алдыннан, көтү кайтты. Бәрәннәрен югалткан кәҗә, сарыклар акырышып узды. Көтүченең шарт-шорт чыбыркы шартлатканы, көтү каршыларга чыккан малайларның әче тавыш белән кычкырулары ишетелде. Миңлебайныкыларга хәл белешә килгән кешеләр таралышып беткән иде инде. Вафаның хатыны сыер савып, терлекләрне абзарга япты да, кичке аш әзерләргә тотынды.
Зөһрә карчык кысыр ашка бодай умачы һәм таганда туңмай белән суган кыздырып салды. Калай кисәкләре белән ямалган зур агач табакны табын уртасына китереп куйдылар. Табын янына чәй эчкәндәге тәртип белән утырыштылар. Калын-калын итеп телгән арыш икмәген ашыкмый гына чәйнәп, зур агач кашыклар белән аш ашадылар. Туеп, кикергәнче ашагач, амин тоттылар да, табын яныннан кузгалыштылар.
Сафа, аш яныннан торгач, урам йөреп керергә булды. Аның кырпусыз җылы бүреген үзе югында биш ел буена кимичә саклап тотканнар, бары ара-тирә генә ул бүреккә күкәйдән чыккан тавык чебиләрен салгалаганнар икән. Әнисе Сафага шул бүреген китерде дә:
– Мә, улым... Шул котсыз кәпәчеңне кимә... – диде.
Козырексыз солдат фуражкасыннан Сафа үзе дә туеп беткән иде инде. Бик сөенеп, әнисе кулыннан бүреген алды, ишек катындагы элгечтән кайры тунын алып кия-кия, урамга чыкты.
Әнисе аның артыннан:
– Сиңа урынны салкын якка җәярмен! – дип әйтеп калды.
– Ярый – диде Сафа.
Капка төбенә чыккач туктап, тирә-юньгә каранып торды. Аннары тар гына сукмактан су буена төшеп китте. Анда аны егетләр гармун уйнап, җырлашып каршы алдылар. Күрешеп, исәнләшеп беткәч, егетләр берсен-берсе уздырырга тырышып Сафаны авыл яңалыклары белән таныштыра башладылар: кайсы егет өйләнгән, кайсы кыз кияүгә чыккан, кемнәр үсеп егет булган, кайсы кызлар буйга җиткән, кайсылары картая башлаган, кайсы кызлар егетләргә бүләкләрен кире кайтарганнар.
Таң сызыла башлап йолдызлар сүнгәндә генә Сафа арып-талып, тәмам күңеле булып, өйгә кайтып керде. Өйалдына әнисе җәеп куйган урынга ятты. Урамда егетләр һаман җырлыйлар иде әле:
Кимә итек, ки читек, –
Читек аяк талдырмый.
Сөйгән ярым күрше авылда,
Ятларга күз салдырмый.
Тына барган җыр һәм гармун тавышлары астында Сафа йокыга китте.
Ул уянганда кояш инде шактый югары күтәрелгән, кешеләр дә эш эшләп арып өлгергәннәр иде. Сафа, үзе югында кадерләп саклап тотылган кара чуклы кызыл түбәтәен киеп, ишегалдына чыкты. Әнисе шунда нидер эшләп йөри иде.
– Улым, мунча әзер. Бар, кереп юынып чык, аннары чәй эчәрбез, – диде ул.
Бакча башындагы кечкенә мунчаның эче чиста итеп юып чыгарылган иде. Казанда кайнар су буланып утыра, зур гына агач мичкәгә салкын су тутырып куелган; шунда ук ялт иттереп агарткан комган да тора. Сафаның юылган күлмәк-ыштаннары каталап, бер урынга пөхтәләп өеп куелган иде.
Сафа башта каен себеркесен кайнар суда пешекләп, бик әйбәтләп чабынды, аннары йомшак ак мунчаланы сабынлап тәнен кызарганчы ышкып юды. Шуннан соң су белән коенып, өстенә ару күлмәк-ыштан киде дә, ялан аякка гына агач башмак элеп, бакча аша тиз генә өйгә йөгерде. Өйдә чалбарын киеп алды, чөнки бер кат күлмәк-ыштан һәм кыска солдат күлмәгеннән ул үзен йоны йолкынган өтек бер әтәч кебек хис итә иде.
Зур сәкегә чәй әзерләгәннәр иде. Вафаның хатыны коймак пешерә, Зөһрә әби Сафага тула оек тегеп утыра. Әнисе дә тәрәзә янында нидер тегеп маташа иде.
Сафа, аны күргәч, гаҗәпләнеп:
– Нишлисең, әнкәй? – диде.
– Күрмисеңмени? – диде әнисе. – Киемеңне төзәтәм. Шушы килеш кеше арасында йөрмәссең ич.
Сафаның солдаттан кайткан кара тужуркасы чыннан да «кеше арасында йөрерлек» кыяфәткә китерелгән иде. Якасына теккән тасмалары белән погоннары сүтеп ташланган. Ялтырап торган җиз төймәләрен кисеп алып, алар урынына әнисе чи сарык тиресеннән ясалган түгәрәк күн төймәләр таккан иде. Шундый матур тужуркасының бу хәлгә килүен Сафа кызганып куйды, шулай да әнисенең хәтерен калдырмас өчен:
– Ичмасам төймәләрен калдырыр идең, – дип кенә әйтте.
Шуннан соң сәкегә килеп утырды. Барысы да самавыр тирәсенә җыела башладылар. Вафаның хатыны тәрәзәдән башын сузып, лапаста мунчаладан бау ишеп яткан иренә:
– Чәй эчәргә кер! – дип кычкырды.
Сафаның битләре мунча кергәннән соң кызарып, яшьлек бөркеп тора; күперенеке мыегы да аңа егетләрчә кыяфәт бирә иде.
– Улым, синең өчен дип каклаган ярты каз саклап тоткан идем. Башта кайсын ашыйсың – казмы, коймакмы? Менә каймак та бар, – диде әнисе.
– Бик сусадым әле! Башта чәй эчим, аннары ашармын. Борчылма, әни, һәммәсенә дә җитешермен. Казны коймакка төрермен дә, коймакны каймакка манып ашармын, – дип, өйдәгеләрне көлдереп алды Сафа.
– Кара син аны, тәмле тамакны! Нинди оста сөйләшә... – диде Вафа.
– И раббым, менә нинди яшьләр үсә бит хәзер – бу кадәр дә сүзгә оста булырлар икән! – дип куйды Зөһрә карчык.
– Без солдатта чакта катып беткән сохарины тозлы картага төрә идек тә, әчегән кәбестә шулпасына манып ашый торган идек, – дип шаяртты Сафа, чәй эчәргә керешеп.
Шулай да Сафа әле әйткәненчә эшләмәде. Бер чынаяк чәй эчкәннән соң, ул каклаган казны ашарга кереште, биш минуттан казның сөякләре генә калды. Мул итеп майлаган коймакларны да ялт-ялт иттереп авызына озата торды. Каймакны да онытмады. Ахырында Сафа яңадан чәй эчәргә кереште. Бу кадәр сый өчен биш ел буе сода хезмәте ачысын татып кайтырга да ярый торгандыр шул.
Тышта тәрәзә турысында кызлар күренгәләп китте. Кайберләре тәрәзәгә күз салып узудан гына канәгать булмыйча, әле энә, әле орчык, әле көянтә сораган булып, өйгә үк керделәр. Сафа авылда чибәр егетләрдән санала, шуңа күрә кызларның һәркайсының аның күзенә күренәсе килә иде.
Сафаның өйдә утырасы килмәде. Ул, зиратка барып, әтисенең кабере өстендә коръән укып кайтырга булды.
Көн аяз, җылы һәм җилле иде. Зәңгәр күктә ак болытлар агыла. Иске зиратта, ботакларын каберләр өстенә иеп, күңелгә сагыш салып, зифа буйлы каеннар һәм карасу-яшел биек наратлар шаулаша иде.

II. Сөлекләр
Шәмси мулланың челтәрләп бизәлгән, төрле төсләргә буялган алты почмаклы, чарлаклы йорты мәчет каршысына салынган. Бүрәнәләре юан, таза. Сарыга буялган биек-биек ике капка йортны тагы да мәһабәтрәк итеп күрсәтә.
Ул капкаларның берсе бервакытта да ачылмый диярлек. Җигүле ат монда елына бер-ике тапкыр гына керсә керә. Урамнан бу капкага таба юл салынмаган, үләнен терлек таптамаган, каз-үрдәк кыркымаган – яшел хәтфә төсле ямь-яшел.
Аның каравы, икенче капка турысы тапталып беткән. Бу капка тирәсендә көнозын тавыклар тирес тарана, каз-үрдәк, күркәләр йөри, тизәкләре белән бөтен ишегалдын пычратып, ду килеп бозаулар чабыша. Кешеләр хәзрәт янына шушы капкадан керәләр. Шәмси мулланың үз гаиләсе дә шуннан йөри.
Мулланың хәер-фатихасын алырга килүче Сафа да шушы капкадан керде. Аш өе ишеге төбенә җиткәч, ул туктап, тамак кыргалап алды, шуннан соң гына кычкырып сәлам бирде. Аның сәламенә каршы җавап бирүче булмады. Өйдән бер тавыш та ишетелмәде. Хәтта мулланың хатыны Әсма абыстай да симез бите белән килеп тәрәзәгә үрелмәде. Ул, җиңнәрен сызганган, яулык очларын баш артына кайтарып бәйләгән килеш, аш өендә ян сәкедә ниндидер эш белән мәшгуль иде.
Тыштан сәлам биргән тавыш ишеткәч, остабикә өнәмәгән бер төс белән:
– Бар, кара әле: кем килгән икән... – дип кенә куйды.
Асрау кыз, тәрәзәдән күз салып:
– Миңлебайлар солдаты... Мулла абзый янына фатиха алырга килгән ахры, – диде.
– Бераз көтәр, ашыгыч түгелдер әле! – дип, Әсма остабикә бүленгән эшенә яңадан кереште.
«Кызларга чәй эчертергә дә, юып җәймәләргә киптерергә салган бодайны чыгып карарга кирәк, югыйсә кош-корт чүпләве, я хезмәтчеләр урлавы бар. Күрше авылдан хатыннар сөлгеләр сугып китергәннәр. Аларны да карап, санап аласы, эшләре өчен акча түлисе, җеп биреп җибәрәсе бар. Чүпләмле унсигез сөлге, егерме дүрт сәрфиткә, унике тастымал өчен күпме акча түләргә кирәк, – исәбен чыгарып кара син аның! Алла сакласын, ашыгып артыгын биреп җибәрүең дә бар... Кайберсенә бәлкем акча урынына пыяла муенса, таш мәрҗән, гәрәбә, ука, догалык һәм төрле иске-москы әйберләр биреп булыр. Аларның да бәясен исәпләргә кирәк бит... Вакытың юклыгын сизсәләр, киреләнерләр, акча сорый башларлар, эштән баш тартырлар, кызу эш өсте диярләр... Шуларны мулладан гына исәпләтермен дигән идем, әнә тагын солдаты килеп чыкты, авызын ачып тора ишек төбендә», – дип, кулына бер төргәк сөлге, ашъяулык тотып, бәһане киметер өчен җеп очларын һәм төеннәрне саный-саный, үзалдына уйланды ул.
– Мулла абзый өйдәме? – дип сорады Сафа байтак кына көтеп торганнан соң.
– Чәнчелеп китсәңче, нәгъләт! – дип мыгырданды Әсма остабикә, сәкедән кузгала башлап.
Симез гәүдәсен көч-хәл белән күтәреп, үрдәк кебек чайкала-чайкала чыгып китте. Өске катка менә торган агач баскычка читек үкчәсе белән төнге каравылчы шакылдавыгы тавышы сыман шак-шок басканы ишетелде. Әсма остабикә, авыз эченнән тиргәнә-тиргәнә, мулла янына китте.
Мулланың хатыны читтә эшләп яки солдатта хезмәт итеп авылга кайткан егетләрне яратмый иде, чөнки аларның кайткан берсе өйләнми калмый. Андый егетләргә ул хәтта үзенең дошманы итеп карый, ник дигәндә, бу егетләр иң яхшы кызларны сайлап алалар, төн буе ашъяулык-сөлге сугып, юк-бар муенса-беләзекләр хакына күз нурларын түгеп, буй зифалыкларын бетереп, үпкә чире алучыларны Әсмадан коткаралар иде.
Абыстай чыгып китү белән үк аш өендә чәй көтеп утыручы кызлар тәрәзәгә ябырылдылар. Һәркайсының күз кырые белән генә булса да Сафаны күрәсе, үзенең дә егеткә күренәсе килә иде.
Сафа үзенә кызлар каравын күргәч, башта уңайсызланып китте. Шулай да бу хәл озакка бармады. Сафаның да бу кызлар алдында егетлеген күрсәтәсе һәм кызларны әйбәтләбрәк күзлисе килде. Аны мулла йортында болай итү килешмәс дигән шик кенә тотып тора, чөнки мулланың я булмаса остабикәнең икенче бер тәрәзәдән карап торуы бар иде, шуңа күрә ул тәрәзәдән читкә борылып, кызларның күз карашын бер минутка да онытмыйча, бакчадагы чәчәк түтәлләренә караган булып, яшел рәшәткә буйлап әкрен генә атлап китте. Шулай да егет ара-тирә борылып ялт кына тәрәзәгә күз аткалап ала иде. Андагы кызлар арасында ул үзе үпкән, үзен кысып-кысып муеныннан кочкан кызлар да бар иде шул. Аларның кайберләре инде бик иртә кырау сука чәчәк төсле сулып калган. Шулай да йөзләре әле һаман сөйкемле, күзләре дәртле елтырый иде.
* * *
Мәүла Колы авылы үзенең төп нәсел-ыруларыннан бер мулла да бирмәде. Борын-борыннан анда читтән килеп муллалык иттеләр. Шәмси мулланың атасы Мөбин ахун күрше авылга Тау ягыннан килеп утырган ишан улы иде. Мөбиннең сәләтле, зирәк дигән даны ул Бохарада укыган чагында ук таралган һәм бу якларга үзе кайтканчы ук килеп җиткән иде. Мәүла Колы авылының элекке карт мулласы үз урынына варис калдырмыйча үлеп китте. Шуңа күрә Мөбин Бохарада укуын тәмамлап атасы янына кайткач, аңа шул бушаган урынга тәкъдим иттеләр. Әмма зур эшләр башкару турында хыялланган, үзенә яхшы, зур киләчәк өмет иткән Мөбиннең моңа риза буласы килмәде.
– Авылыгыз кара. Халкыгызны мәҗүсиләрдән аерырлык түгел. Мәчетегез дә искереп беткән... – диде ул.
Мөбиннең бу сүзе киндер һәм бүз фабрикалары тотып, Бохара, Хива һәм хәтта Себер белән ике арада кәрван белән сәүдә йөртеп баеган атаклы байгура балаларының йөрәгенә кадалды. Башкалар алдында кимсенәселәре килмичә, алар Мөбингә таш мәчет, зур мәдрәсә, муллага җиһазлап һәйбәт йорт салып бирәбез дип вәгъдә иттеләр. Һәм сүзләрендә тордылар.
Юан гына манаралы мәчет белән ике катлы зур мәдрәсә әнә шул елларда салынды.
Мөбингә баглаган өметләре бушка китмәде. Ул зур мәдрәсәгә җитәкче булып, шунда дин гыйлеме укыта башлады һәм шул мәдрәсәдән байтак кына мулла, мәзиннәр җитештереп чыгарды. Авылга да беркадәр мәгърифәт кертте. Мөбин мулла картлыгында ахун дәрәҗәсенә җитеп, зур хөрмәткә ия булды. Шәмси, әтисе үлгәч кенә Бохарадан кайтып, аның урынына мулла булып калды. Мөбин углы Мәүла Колы авылында әтисе шикелле үк килмешәк кеше саналды.
Мөбин ахун үлгәннең беренче елында ук ут чыгып мәдрәсә янды. Кайбер усал телләр моны яңа мулла белән аның яшь хатыны эше дип тә сөйләделәр. Ләкин бу астыртын эшне фаш итәрдәй кеше табылмады.
Бу каза Шәмси мулланы кайгыга төшерсә дә, аны авыл малайларына әлифба танытудан, ә өлкән шәкертләргә дин сабагы укытудан коткарды. Шәмси үзе дә, хатыны да эшне болай булуына эчтән бик сөенделәр. Янган мәдрәсәне яңадан эшләтү түгел, кечкенә генә бер мәктәп салу турында да сүз чыгармадылар алар. Моның сәбәбе аңлашыла иде. Теге мәдрәсә исән булса, Шәмсигә, хәтта үзе теләмәсә дә, күрше авыл мөдәррисе Исхак муллага каршы көрәшне дәвам иттерергә туры килер иде. Мәрхүм Мөбин ахун Исхак муллага каршы егерме биш ел буе туктаусыз көрәшеп килгән иде. Ә менә Шәмси хәзер көрәшә алмый, чөнки ул Исхак мулланың кызы Әсмага өйләнгән иде.
Әнә шул Әсма аркасында инде Шәмси атасы Мөбин ахун юлыннан китәргә теләмәде. Атасы Исхак мулла кебек үк дан-шөһрәт яратучы Әсманың бөтен тирә-юньгә баш буласы килә иде. Шәмси исә йомшак холыклы бер кеше, кайгы-мәшәкатьсез, тыныч кына яшәргә ярата иде. Әсмага аны үз кулына алып, үзе теләгәнчә борып йөртүе әлләни кыен булмады. Шулай итеп, Шәмси тора-бара ерак Гарәбстанда һәм Һиндстанда гарәпчә матурлап-бизәкләп басылган зур, калын китапларны һәм борынгы кулъязмаларны укуын ташлап, Әсманың бөтен эшендә ярдәмчесе булып китте. Ул еш кына чарлагына менеп, йомшак келәм өстендә ялтыравыклы ука йомгаклары сүтә яки җепкә пыяла муенсалар, таш мәрҗәннәр тезеп утыра торган булды.
Хатыны Әсма Сафа килгәнне әйтергә дип менгәндә дә Шәмси мулла шул эш белән мәшгуль иде.
– Җепнең монсы, минемчә, бик үк әйбәт булмады, чуала да тора, көчкә рәткә китердем, – диде мулла хатынына.
– Кешегә ышансаң шул инде, – дип, Әсма остабикә иренең эшен җентекләп карарга кереште. – Икенче юлы каладан үзебез алдыртырбыз, ел буена җитәрлек итеп... Анда сине Миңлебай солдаты көтеп тора, фатиха алырга килгән, – диде ул аннары, исенә төшереп. – Бар, аны тизрәк озат та, эрләнгән җепне үлчә. Муенсаларны төштән соң да тезәргә була, ашыгыч түгел...
Килгәнмени? Чәй эчертеп җибәрергә иде... – диде мулла.
– Болай да ярар. Кайткан бер солдатка чәй эчертә башласаң, башыңдагы чәчең калмас, мужик сасысыннан айный алмассың... Аның белән бик сүз озайтма. Муеннан эш. Бодайны караштыр.
– Ярар, карармын... – дип, Шәмси мулла авыр гына атлап ишеккә таба китте.
Әсма аш өенә төште.
Сафа кычкырып сәлам бирде дә, муллага таба атлады.
Мулла:
– Вәгаләйкем әссәлам! Рәхим ит, Әхмәтсафа! – дип, йомшак ак кулларын күрешергә сузды.
Күрешкәч, дога кылып алдылар.
Мулла чал кергән кыска сакалын сүзсез генә сыйпаштырып тора башлады. Сафа ашыгып кесәсенә тыгылды. Кунакның бу хәрәкәте мулланы яңадан бер кулы белән сакалын сыйпап, икенче кулын Сафаның солдат паегы сатып тапкан егерме тиен көмешен алырга дип сузарга мәҗбүр итте. Егерме тиенлек көмеш мулланың чапан кесәсенә шуып төшкәч, икәүләп тагын дога кылдылар.
– Ни хәлләрең бар? Исән-сау йөреп кайттыңмы? – диде мулла.
– Ходайга шөкер әле мулла абзый! Сезнең хәер-догада йөреп кайттык...
Бакчадагы эскәмиягә утырдылар.
Мулла Сафаның кай җирләрдә хезмәт итүен сорады.
– Аршауда, мулла абзый, – диде Сафа.
– Анда нинди халык күбрәк соң, урысмы, ниме?..
– Аршауда урысны бик әз диләр, мулла абзый, күбесенчә поляклар белән җәбриләр...
– Алай... Җәбриләр дигәнең – яһүдиләрдер инде ул? Поляк дигәнең нинди халык соң? Нәсранилармы*, габранилармы*?
*[Нәсрани – христиан динендәге кеше. Габрани – яһүд динен тотучы.]
– Белмим шул, мулла абзый.
– Мөселманнар да бармы?
– Анысын әйтә алмыйм, мулла абзый, күрмәдем.
– Солдатлар арасында мөселманнар бар идеме соң?
– Күп иде.
– Намазны вакытында укый ала идегезме?
– Ходай үзе кичерсен инде, мулла абзый, гает намазларын гына укый идек.
– Әһә!.. Кяферләр арасында яшәве җиңел булмады алайса... Ә ничек ашаталар иде соң? Ач торырга туры килмәдеме?
– Төрле чаклар булды инде, мулла абзый. Алай бик кыен булмады.
– Шаять, хәрам ризык ашатмаганнардыр бит?
– Без анысын каян белик инде, мулла абзый. Биргәнне ашадык. Хәрам ризык биргән булсалар, ходай үзе кичерсен инде.
– Амин! – дип, мулла яңадан битен сыйпады. Бусы инде китәргә вакыт дигән сүз иде. Сафа бу ишарәне шундук аңлап алды.
– Бу юлы сине өйгә алып керә алмадым инде, Әхмәтсафа. Абыстаеңның бик мәшәкатьле чагы. Икенче бер бушрак вакытта чәй эчәргә кил, – диде мулла.
– Алла боерса, килермен, – диде Сафа.
Икәү бергә бакчадан чыктылар. Капка төбенә җиткәч, мулла:
– Мәзингә кермәдеңме? – дип сорады.
– Юк әле, хәзер барам.
– Бик хуш, бик хуш! Аның да фатихасын алырга кирәк.
Сафа, мулла белән саубуллашып, капкадан чыгып китте.
* * *
Сабирҗан мәзиннең указы юк иде. Заманында Шәмси мулланың яхшы карашы Сабирҗанга дин әһеле булып китәргә ярдәм итте. Ул Мөбин ахун мәдрәсәсендә укып, егермеләп дога ятлады, намаз уку тәртибен өйрәнеп алды. Аның атасы Гариф мәзин дин эшен сәүдә эше белән бик оста аралаштырып яши иде. Ул балаларының аң-белем алуларына әлләни әһәмият бирми, аларны яхшы сәүдәгәр итәргә генә тырыша иде. Шул хакта сүз чыкса, Гариф мәзин гел әйтә иде:
– Үлгән мужикны кәфенгә төреп кабергә төшерер өчен әлләни гыйлем кирәкми. Әгәр халык углымны мәзин итеп куярга теләсә, ул болай да үз эшен алып бара алыр, куймасалар инде – сату итәр. Бик зур кәсеп ул сәүдә, бик зур кәсеп! – дия торган иде.
Гариф мәзиннең барлык уллары үзе исән чакта ук Төркстанга киттеләр. Шунда яхшы гына төпләнеп алып, зур байлык җыйдылар. Әтиләре янында өлкән улы Сабирҗан гына торып калды. Сәүдә эшендә ул әтисенә бик яхшы ярдәмче иде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 02
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.