Latin

Болганчык Еллар - 16

Total number of words is 3927
Total number of unique words is 2205
35.8 of words are in the 2000 most common words
50.3 of words are in the 5000 most common words
58.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Халыкның бер өлеше тышта – каравыл өенең эргә нигезенә тезелгән, кояш нурына чагылган күзләрен кысынкырап, үзара гәпләшәләр. Бер төркеме каравыл лапасы астында җәйдән бирле сусыз торып коргаксыган һәм коршаулары таралган мичкәләр, ватык тәгәрмәчле, сынык тәртәле арбалар, кыйшаеп җирдә яткан көпшәсез насос тирәсендә акрын гына уен-көлке сөйләшә, тәмәке тарта. Карт-коры өй эчендә, прошение язарга булыша иде.
«Олуг мәрхәмәт вә мәртәбә иясе, газаматлу падишаһе әгъзам Икенче Николай бине Александр хәзрәтләренә вә аның ханәданы галиләренә* безки садыйк тәбәгаләрегез* – Казан вилаяте, Казан наһиясе, Чәүкәле булысы, Мәүла Колы карьясе* мөселманнарыннан.
*[Ханәданы галиләренә – шул фамилиядәге олуг кешеләргә, патша гаиләсе кешеләренә. *Садыйк тәбәгаләрегез – тугрылыклы буйсынып яшәүчеләрегез. *Вилаят – губерна. Наһия – өяз. Карья – авыл.]
Олуг-кечук, ир һәм хатын – барчамыз сез мәрхәмәтлү вә мәһабәтлү падишаһымыз хәзрәтләреннән ялварып сорыймыз: безнең дин вә иманнарымызга тәгаррыз ителмәсә икән*. Ата-бабаларымыз динендә тыныч яшәп, шәригате гарраи исламиядә*, сөннәтле Мөхәммәт Мостафа үзәрендә тереклек итеп, сез җәнабе гали император хәзрәтләренә озын гомер теләп, догалар кыла-кыла, дарелфәнадан дарелбәкага* күчәргә ирек куелса икән. Газиз балаларымызны солдат хезмәтенә бирәмез. Газиз ватанны вә падишаһымызның изге тәхетен эчке вә тышкы дошманнарыннан саклау юлында актык тамчы канымызны коямыз, һич кызганмастан җанымызны бирәмез. Үзебезнең кан һәм дин кардәшләремезгә каршы барырга туры килсә дә, һич баш тартмыймыз. Имана вә башка җәзилләремезне* вакытында түлимез. Гайре әмер вә фәрманнарыңызны да үти киләмез вә бундан суңра да үтәячәкмез. Түрәләр сез падишаһымызның фәрманнарын сез боерганча гаделлек белән үтәмиләр. Бездән хәдсез әза вә җәфалар чиктерәләр. Безне, әлгаязебиллаһи, тәнасер итәргә* көчлиләр, динемездән дүндермәкче булалар. Бу эшләрнең сезнең фәрмане галиләрегез буенча булуына без ышанмыймыз. Түрәләр, сезнең боерыкны хата аңлап яхуд саташтырып, безне нахакка көчлиләрдер дип гөман кыламыз*. Әгәр дә хаталык түрәләрдә булмыйча, сез падишаһымыз хәзрәтләреннән шундый әмерләр садир булган булса*, без аларның кайтарылып алынуын үтенеп, ялварып, аяк баскан туфракларыңызны үбеп сорыймыз...»
*[Тәгаррыз ителмәсә икән – катнашылмасын (тыкшынышмасын) иде. *Шәригате гарраи исламиядә – ислам шәригате кушканча. *Дарелфәнадан дарелбэкага – фани дөньядан ахирәткә. *Җәзил – бурыч. *Тәнасер итәргә – таралырга. Гөман – уй, фараз. Садир булган – чыгарылган.]
Картлар кулларын йомарлап, болгап, төкерекләр чәчеп үз теләкләрен әйтеп тордылар. Шәмси мулла аларны прошениегә килештереп терки барды.
Шуннан соң кул кую башланды. Язу белгән бер дистәләп кеше «Әхмәдулла Гайнулла углы кулым куйдым», «Сираҗетдин Котбетдин углы кулым куйдым» дип тезеп чыкканнан соң, берничә табаклы кәгазь буенча «Фәлән фәлән углы тамга салдым» дип язылган сүзләр каршысына тырналган сәнәк, ыргак һәм урак төсле тамга билгеләре тезелеп китте.
Иң ахырда Фәйзулла куштан: «Мин, силски староста Фәйзулла Җамалетдин углы, гуаһлап* кулым куйдым һәм таныклап кәҗүнни мөһер бастым», – дип язды да, каравылчы картның бакалы лампасына тотып корымландырылган түгәрәк җиз пичәтен прошениенең ахыргы битенә басты.
*[Гуаһлап – шаһит буларак.]
Шуның белән патшага бирәсе прошениенең эше тәмам булды.
Инде шушы эш артыннан йөрер өчен кеше генә сайлыйсы калган иде.
– Я, картлар, кемнән үтенәбез, кемне җибәрәбез? – диде староста.
Башка вакытта, ил йомышы белән берәр җиргә барырга туры килгәндә, үзләре кыткылдап торучан куштаннар бу юлы ашыкмадылар. Һәммәсе дә авызларын йомып тик утыра иде.
– Мулла абзыйдан үтеник, картлар!
Бу сүзне һәркем элеп алды:
– Үтенәбез, үтенәбез! – дип, төрле яктан гөжләп кычкырыштылар.
Ләкин Шәмси мулла:
– Миннән булмый, җәмәгать, саулыгым юк, – диде.
Сабирҗан мәзингә дә әйтеп карадылар. Ул да үзенчә бер сәбәп тапкан булды. Куштаннарга да берәм-берәм тукталып үтенделдәр. Ләкин мондый йомыш белән патшага прошение бирергә баруны өстенә йөкләргә теләүче табылмады.
Әле былтыр гына, коронование вакытында сайланып, калага барган һәм бик шәпләп сыйланып кайткан яңа куштанга – ачлык елны баеп калганнан соң авылның куштаны булып киткән Миңлебай Вафасына да әйтеп уздылар. Ул ил йомышы белән йөрүне бик ярата иде. Коронование көнне Казан урамнарында яндырылган плашкаларны, шул вакыттагы кызыкларны, крепость эчендә урам буенча тезелеп киткән мичкәле аракыларны, шуннан теләсә кемнең теләсә нәрсә белән чумырып алып теләгән хәтле эчүен, исерек түрәләрнең шул мичкәләрдән картузлар тыгып чумырып алган аракы белән урамда очраган бер мужикны сыйлап йөрүләрен урыны чыккан саен сөйләп, тыңлаучыларны шаккатыру да аның иң яраткан нәрсәсе иде. Ул әле дә гомергә онытылмаслык шундый берәр истәлек калырына ышана; әмма шулай да, Вафа куштан бу юлы истәлеккә дә алданмады. Үтенечне ул да кабул итмәде.
Кеше таба алмыйча байтак азапланганнан соң, берәү шаяртып кына:
– Әнә, карый хәлфәдән үтеник булмаса. Ул ил хезмәтен үтәп өйрәнгән бит инде, – дигән иде, һәркем, иң муафыйк кешене тапкан шикелле, чын-чынлап:
– Үтенәбез дә үтенәбез! – дип кычкыра башлады. Башкаларның ни өчен бу йомыштан тартынуларын Әкрәм карый аңламый һәм халык үтенечен кабул итмәслек сәбәп тә таба алмый иде. Алай да, тиз генә күнеп куярга килештермичә:
– Мине көчләмәгез лә, җәмәгать! Үзегез беләсез бит: мин тел белмим, ат-туным да юк, – дигән булды.
Ләкин халык һаман да:
– Үтенәбез! – дип кычкыруында булды.
Мулла-мәзин һәм куштаннар, карыйны бу эшкә күндеп булса, шатланачаклар гына иде. Шуңар күрә, алар да карыйны кыстарга керештеләр. Аңа тын алырга да бирмәделәр. Ә ул ансыз да күнеп беткән иде инде.
– Моңарчы да ил хезмәтеннән баш тартканым юк иде, җәмәгать. Әле дә халык теләгенә каршы килә алмыйм. Ярый, хәерле булсын инде алай булгач...
Бу сүзне халык гөжләп, шатлык белән каршы алды.
– Ай, бәрәкалла! Ходай теләгеңне уң кылсын!
Бу мәсьәлә дә чишелде. Әкрәм карый исеменә вәкаләтнамә язылып, аңа да Фәйзулла староста «кәҗүнни мөһер» басты. Патшага прошение бирүнең төрле чыгымнары өчен җан башына ун кадак арыш исәбе белән салым салынды. Мәзин шул исәпкә акчалата бурыч биреп торырга ризалашты.
*[Вәкаләтнамә – мандат]
Әкрәм карый иртәгәдән калмыйча калага китәчәк булды.


II
Кышкы салкын көннәрнең берсе иде. Талгын гына агылган ак болытлар арасыннан салкын күк йөзенең зәңгәрсу кыйпылчыклары ялтырап китә дә, ак керфекләрен сирпеп кенә алган сихри күзләр сыман, күк яңадан тоташ пәрдә белән каплана. Офык читләре генә баеп барган кояшның кызгылт нурларына манчылган.
Сафаның ачлык елны кырыкмыш тай гына көе алынган арык аты аякларын көчкә өстери; аның ап-ак бәс сарган корсак асларыннан бу күтәрелә. Үрәчәле чанага кырын яткан Әкрәм карый белән Сафаның да каш-керфекләренә бәс кунган, сакал-мыекларыннан боз сөңгеләре салынып төшкән.
Ил йөкләгән эшнең зурлыгы, мөһимлеге Әкрәм карый белән Сафаны юл буе җилкендереп, горурландырып килгән иде. Әмма хәзер, кичке эңгер-меңгер төшә башлаган шәһәр урамына барып кергәч, алар икесе дә ничектер каушап калдылар. Очраган бер кеше аларга төртеп күрсәтәдер дә: «Менә шушылар инде теге җан кыючылар, фетнәчеләр!» – дип әйтәдер төсле тоела иде.
Урамда аларга әледән-әле тәкәббер кыяфәтле ниндидер кешеләр утырган яхшы чаналар очрый торды. Бу чаналар, юлдагы һәр җан иясен таптап изәрдәй булып, Сафалар яныннан выжлап узып китәләр иде.
Ә инде алар каршысына озын мыеклы, усал чырайлы юан бер городовой килеп чыгып, атны йөгәненнән тотып туктаткач, Сафа белән Әкрәм карыйның бөтенләй котлары алынды.
– Әй син, сала мужигы! Үрәчәле чана белән бу урамнан йөрергә ярамаганны белмисеңме әллә? Әнә тыкрыкка борыл! – дип кычкырды городовой.
Сафа белән Әкрәм карый, җиңел сулыш алып, городовой күрсәткән тыкрыкка борылдылар. Шуннан соң алар әллә нинди урам-тыкрыкларда бик озак адашып йөрделәр, ахырда, каланың татарлар яши торган ягына килеп чыгып, үзләренә кирәкле мәдрәсәне эзләп таптылар.
Әкрәм карыйның улы Исмәгыйль шушы мәдрәсәдә укый иде. Унөч яшьтә генә булуына карамастан, ул бик тере, зирәк акыллы һәм сүзгә оста малай булып, аның бу сыйфатлары әнисе Җиһан абыстайдан күчкән иде. Мәдрәсәдә үткән биш ел гомеренең беренче елларында аңа һәрбер ярлы ата баласы өлешенә тия торган җәбер-мыскылларны күп татырга туры килсә дә, соңга таба ул үзенең зирәк акылы, сүзгә осталыгы, җорлыгы белән шәрикләре арасында бертигез дәрәҗәгә ирешкән иде.
Әтисе белән Сафаны күргәч тә, Исмәгыйль мәдрәсә казые янына йөгерде һәм озакламый аңардан кунакларга мәдрәсәдә кунып чыгарга рөхсәт алып кайтты.
Ат тугарылды. Өстенә озын җиңле камзул, аягына агач башмак кигән Исмәгыйль, шаярта-көлә, Сафа белән Әкрәм карыйга чанадан әйберләр бушатышырга кереште. Бераздан азык-төлек төеннәре, атка ашатырга дигән бер капчык солы – һәммәсе Исмәгыйль яши торган бүлмәгә күчерелде.
Кысан һәм тынчу бу бүлмәгә сигез шәкерт урнашкан иде. Көтмәгәндә килеп төшкән мосафирларга шәкертләрнең һичберсе гаҗәпсенмәде, авырсынмады: авылдан балаларын күрергә килүче ата-аналарның мосафирханәләрдә кунып акча сарыф итмәс өчен туп-туры мәдрәсәгә килеп төшүләренә алар инде күптән күнеккәннәр иде.
Әмма бу юлы Әкрәм карый улы янында куна калмады. Ачлык елны калага алып килеп бай сәүдәгәрләргә асраулыкка урнаштырып киткәннән бирле күрешмәгән ике олы кызын да барып күрәсе бар иде әле аның. Улының мәдрәсәдәге укуы, тормыш-көнкүреше турында бераз сораштырып, үзе дә Исмәгыйльгә бер-ике сүз белән авыл хәбәрләрен ирештергәч, карый урыныннан торды һәм тәһарәт яңартып, юлда укылмый калган намазларын укырга кереште. Намаз укылып беткәч, өс-башын тәртипкә китереп, сакал-мыекларын сыйпаштырып, бераз көязләнеп алды да, улы һәм бүлмәдәге бүтән шәкертләр белән ягымлы гына саубуллашып, кызларына дип чыгып китте. Сафа исә мәдрәсә торагында куна калды.
Әкрәм карыйның кызлары инде яшьлек чорын үтеп, икесе дә үзләре асрау булып торган йорт хуҗаларында хезмәт итүче приказчикларга кияүгә бирелгәннәр һәм үзләре дөнья көтә башлаганнар иде. Бала һәм үсмер чаклары ата-ана канаты астында үтсә дә, алар, эштән һич бушамас әниләре Җиһан абыстай тәэсирендә булса кирәк, кечкенәдән үк авыр хезмәткә, тормышның төрле кыенлыкларына күнегеп үскәннәр, ачлык елның мәңге онытылмас авырлыкларын да үз җилкәләрендә татыганнар иде. Шулай ук, аларның каладагы хәзерге тормышлары да бик татлы түгел иде бугай.
Әкрәм карый башта кече кызын күреп чыгарга булды. Әтисе килгәндә, кызы бай хуҗасының аш өендә булашып йөри иде. Хәер, башка торыр почмагы булмаганлыктан, аның бөтен гомере диярлек шунда уза, хәтта әллә нигә бер, усал телле һәм үтә бәйләнчек бай хатыны рөхсәт иткән очракларда, аш өенең идәненә урын җәеп, шунда үзенең ирен дә берничә сәгать төн кундырып чыгаргалый иде.
Әмма әти кеше кызының шундый авыр хәлдә яшәвенә әллә ни хафаланмый, аны гадәти бер күренешкә санап, бай каршындагы күндәм хезмәт иртәме-соңмы үз нәтиҗәсен бирер һәм кызы, хуҗасының хәер-фатихасын алып, киләчәктә үзенә матур, җитеш тормыш корып җибәрер дип ышана иде.
Өлкән кыз да әтисен бай йортының аш өендә каршылады. Исәнлек-саулык сорашканның соңында, Әкрәм карый:
– Кызым, мин синдә куна калырмын, ахры, – дип, туп-туры үзенең ниятен белгертте.
– Бик әйбәт булыр, әткәй, әйдә, өйгә узыйк, – дип җавап бирде кызы һәм әтисен ишегалды аша мунча белән хезмәтчеләр өе арасына кысылып утырган бер кечкенә өйгә таба алып китте. Әкрәм карыйның кызы ире белән шунда яши иде.
Өйгә кергәч, хатын ашыга-кабалана калай лампага ут кабызды да, эш урынында юклыгын байбикә сизеп калмагае дип, кире пешекчеләр бүлмәсенә йөгерде; анда аның әле төн уртасына кадәр җитәрлек эше бар иде.
Өйдә Әкрәм карый берьялгызы калды.
Нигә тотынырга белмичә шулай утыра торгач, ул кесәсеннән тәсбихын чыгарып, аның төймәләрен тарткаларга кереште, аннары авыз эченнән генә бик озаклап дога һәм аятьләр укыды. Шул ук вакытта, ул ишегалдыннан ишетелгән һәрбер аяк тавышына колак сала һәм ишектән кызы яки кияве килеп кергәнен сабырсызланып көтә иде.
Вакыт узды да узды, әмма ишектә һичкем күренмәде.
Әкрәм карыйның иртәдән бирле тамагына берни капканы юк иде, шул сәбәпле аның бик ашыйсы килә башлады.
Шыксыз өй эчендә ул шулай бик озак онытылып утырды. Үзенең шәһәргә нинди йомыш: белән килгәнлеген дә истән чыгарды. Аның күңелен ниндидер аңлаешсыз бушлык, канәгатьсезлек хисе биләп алды, ниндидер сызлаткыч нәрсә йөрәгенә авыр таш булып ятты.
Арыган мидә күңелсез уйлар бер-бер артлы агылды да агылды. Ниһаять, Әкрәм карый сәке өстендәге түшәк-мендәрләр өеменә башын төртеп, үзе дә сизмәстән йоклап китте.
* * *
Мае бетеп, пыскып утырган лампаның ялкын теле кинәт сикереп куйды, һәм шул ук минутта ишек ачылып китеп, өйгә чандыр гәүдәле, сулган йөзле, озын саргылт мыеклы яшь кенә бер кеше килеп керде. Бу – Әкрәм карыйның кияве иде.
Әкрәм карый күзләрен ачты, кияве белән исәнләште дә:
– Эшең бик күптер, ахры, кияү, соң кайтасың, – дип куйды.
– Эшнең аның көн-төн эшләсәң дә бетәсе юк, бабай, – диде кияү кеше, зарланып. – Байда хезмәт итү тәмуг газабы белән бер ул... Ярты төн җитмичә эштән һич бушап булмый.
– Язмыштан узмыш юк, диләр, улым, зарланма... Тырышлыгың, түземлегең буш калмас, хуҗаң кайчан да бер үзеңә хәер-фатихасын бирер, Алла боерса. Ә байның хәер-фатихасын алмыйча, аякка басып булмый...
– Шул хәер-фатихага өмет итеп яшәгән булабыз да инде, бабай... Юкса кайчак муенны элмәккә тыгар дәрәҗәгә җитәсең!
Сүз тукталып калды. Кияү кеше кара тула чикмәне белән бүреген салып чөйгә элде дә, шундый ук кара төстәге кызыл төймәле кәзәкиенең күкрәк кесәсеннән көмеш чылбырлы зур түгәрәк көмеш сәгатен чыгарды, кечкенә бакыр ачкычы белән бик тырышып аның пружинын борды. Шуннан соң тәһарәт яңартып, намазга утырды.
– Бабай, әйдәгез, хезмәтчелөр өенә барып килик, Ходай биргәне белән тамак ялгап алырбыз, – диде ул, намазын укып бетергәч.
Хезмәтчеләр өендәге озынча өстәлдә аларны табак белән аш көтә иде. Табын әйләнәсенә приказчиклар утырышкан. Әкрәм карыйны, кунак буларак, түргә утырттылар һәм аңа кашыкның да зуррагын, яңарагын сайлап бирделәр.
Аш аз һәм әчи башлаганрак булса да, Әкрәм карый бик яратып, тәмләп ашады. Ул хәтта янында үзе кебек үк карыны ачкан кешеләр утыруын һәм алар өчен пешерелгән ашны ашавын да онытты. Хәер, приказчиклардан берсе дә Әкрәм карыйга моны сиздермәде.
Ашап-эчеп беткәч, Әкрәм карый белән кияү кеше яңадан үз бүлмәләренә юнәлделәр.
Кияү белән дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырган арада, карыйның кызы да кайтып җитте.
Бөтен төс-кыяфәтеннән арыганлык, газап билгеләре сизелеп торган бу хатында хәзер элеккеге чаялыкның, калага килгәнгә кадәр булган шат күңеллелекнең, кайчандыр күзләрендә елтырап торган яшьлек дәртенең әсәре дә булмыйча, алар урынына сулган йөз, эчкә баткан моңлы күз карашы, хәсрәттән алсулыгын югалткан салынкы иреннәр генә торып калган иде.
Әкрәм карый кызындагы бу үзгәрешне әллә күрмәде, әллә күреп тә, хатынның йөккә узуына юрап калдырды, – һәрхәлдә, аның йөзендә бернинди борчылганлык, пошыну сизелмәде.
Йокларга ятар вакыт та җитте. Ләкин тар сәкедә өч кеше йокларлык урын юк иде, шул сәбәпле кияү кеше, чикмәне белән мендәрен күтәреп, хезмәтчеләр өенә юнәлде Кызы белән ялгызы гына калгач, Әкрәм карый:
– Ничек соң, кызым, эшең бик авыр түгелме? Арымьйсыңмы? – дип сорады.
– Арымаган кая инде ул?! Көнозын эштән бушамыйсың, кич кердеме – билне бөгәр хәл дә юк... Байның ашы да агу кебек бит аның, шундук кире чыга... Белсәң иде, шундый авыр, шундый кыен, әткәй, кайчакларны дөнья йөзен дә күрәсе килми башлый... Эшне ташласам да куркам – минем аркада иремне дә куып чыгарырлар, дим... Аннан нишләмәк кирәк?
– Ирең белән ничек торасыз соң? Татумы?
– Татумы дип, минем аны күргәнем дә юк диярлек. Күрсәм дә шул төн җиткәч кенә күрәм... Анда да сөйләшергә вакыт тими, тизрәк йокларга карыйсың; икебез дә эттәй арыган булабыз... Чит-ят кешеләр кебек яшибез... Үз ихтыярың, үз иркен, булмагач, нинди тормыш ди инде ул?
– Сүзләрең, бәлки, дөрестер дә, кызым, тик син байның хәер-фатихасы турында да онытма инде. Хуҗаңның хәер-фатихасын алмасаң, һичкайчан аякка баса алмассың, һичкайчан үз ояң булмас, – диде Әкрәм карый.
Кызы әтисенең сүзләрен җавапсыз калдырды.
Урын җәелгәч, алар йокларга яттылар.
Әмма шушы сөйләшүдән соң Әкрәм карыйның кызы төне буе керфек какмый чыкты, бары таң сызыла башлаганда гына күзләрен йомды.
Иртәгесен пешекчеләр бүлмәсенә килеп керүенә үк, байбикә аны:
– Шушы көнгә тикле йоклап ятмасаң ярамагандыр шул! – дип, гадәттәге җан әрнеткеч сүзләр белән орышып, ачуланып каршы алды. – Атаң килде дигәч тә, эшләмичә йоклап ятарга да ярый дип белдеңме әллә? Иреңнән аерыла алмыйсыңмы? Бигрәк узынып киттегез! Мин үзем дә байда асрау булып торган кеше; таң әтәче кычкырганчы ук торып, бөтен эшне бетереп куя торган идем. Байлар кергәндә инде барысы чиста, идәне себерелгән, савыт-сабасы юылган була иде... Ә хәзер һәрбер бетле хәерчесе әллә кем булып кылана, хуҗасы кереп уятмыйча урыныннан да кымшанмый.
Байбикәгә карышып тору файдасыз иде, шуңа күрә Әкрәм карыйның кызы бер сүз дә әйтмичә үз эшенә тотынды.
Ул арада Әкрәм карый бай йортыннан чыгып мәдрәсәгә юл тотты. Исмәгыйльләр бүлмәсенә барып кергәндә, улы белән Сафа бергә чәйләп утыралар иде. Әкрәм карый да, алар яныннан урын алды.
– Апаларыңның иртән чәй эчү гадәтләре юк икән, – дип куйды ул, зарлангандай.
– Алар анда рәтләп йокы да күрмиләр, ә син чәй сөйлисең тагын, – дип җавап бирде Исмәгыйль.
Элек-электән кул хезмәте белән танышлыгы булмаган һәм табигате белән ялкау Әкрәм карый үз кызлары өлешенә тигән авыр язмышның сәбәпләрен белми генә түгел, бу турыда уйлап та карамый иде. Исмәгыйль исә, киресенчә, күп нәрсәне инде аңлый, чамалый, тормышның теге-бу яклары турында үзенчә фикер йөртә башлаган иде. Чөнки ул үзе дә ким-хурлыкны аз күрмәгән иде. Аның әле дә хәтерендә: ачлык елны авылда чагында ул, карыны бик ачкач, мәзин малае Кәрим белән икәүләп балчыктан әвәләгән «күмәчләрнең» берсен ипи итеп ашаган иде. Икенче бер тапкыр, Шәмси муллалар өендә рөхсәтсез ипи сындырып алганы өчен, Әсма остабикә сугып кулын авырттырганны да яхшы хәтерли иде. Шулай ук мәдрәсәгә беренче килгән елларында күргән җәбер-золымнар да аның хәтерендә бүгенгедәй аермачык сакланалар иде.
Чәй эчелеп беткәч, Әкрәм карый дога кылып урыныннан торды да, мәдрәсә дәмулласы Кәрим ахун белән күрешеп, фатихасын алырга дип, бүлмәдән чыгып китте.
* * *
Кәрим ахун мәдрәсәгә улын күрергә килгән Әкрәм карыйның ишле бала-чагалы ярлы бер хәлфә икәнлеген алдагы көнне ишеткән иде инде. Шуңа күрә ул аңардан нинди дә булса бүләк яки садака өмет итмәде һәм хәлфәне сыйсыз-чәйсез тиз генә озатырмын дип уйлады. Ул Әкрәм карыйны ишек бусагасыннан чыгып каршы алды. Куллар бирешеп, аягөсте генә дога кылгач, Әкрәм карый әйтә куйды:
– Менә, хәлегезне белеп чыгыйм дип кергән идем әле, исән-сау гына торасызмы, тәкъсир? Безне дә хәер-догадан калдырмагыз... Хосусан, углым Исмәгыйль турында берәр сүз ишетеп булмасмы диюем. Андый-мондый хилаф эшләре юктыр бит?
Кәрим ахун Исмәгыйльне белми иде. Үзенең шәхси эшләреннән һәм төрле кунак-мәҗлесләргә йөрүдән бушамаганга, ахун мәдрәсәдә бик сирәк күренә һәм андагы йөзләгән шәкерт арасыннан Исмәгыйль шикелле ярлы бер шәкерт турында хәбәрдар булуны үзе өчен кирәкле дип тә санамый иде.
Шулай да ул аны бик белгән кеше шикелле җавап бирде:
– Углың бик тәүфыйклы, инсафлы күренә, хәлфә, мөгаллимнәре дә мактый, сәләтле, тырыш шәкерт, диләр. Бигрәк тә моназарада зиһенле, диләр. Алла боерса, галим булыр углың. Голәма арасына кергәч, синең белән мине дә догасыннан калдырмас, иншалла!
Күзгә карап болай ялган җавап бирүенә Кәрим ахун үзе һич тә уңайсызланмады; киресенчә, тиешле урында шулай юата белүне ул мөдәррис кешегә хас бер күркәмлек, осталык дип саный иде.
Аннары сүз дөнья хәлләренә күчте. Ахун Әкрәм карыйдан калага ни өчен килүен сорагач, тегесе бер-ике сүз белән генә аңа йомышын сөйләп бирде.
– Әйе, сездәге ул чуалышлар, үтерешләр турында без дә бераз ишеткән идек, – диде ахун. – Ата-баба динен яклау бик мәгъкуль эш, анысы. Тик Коръән безгә түрәләрне ихтирам итәргә, аларның әмерләренә буйсынырга куша бит. Ихтимал, Аллаһы Тәгалә сезнең түземлекне, тугрылыкны гына сынап карамакчы булгандыр... Ә сез мөселманнарга тап төшерердәй хурлыклы гамәл кылгансыз... Түрәләрдән алай узып эш итәргә ярамый, хәлфә...
– Мужик халкы белән эш итү кыен икән шул, тәкъсир! Бер дуласа, туктатырлык түгел икән аны, юлындагы һәммә нәрсәне вата-җимерә башлый икән ул. Кем хаклы да, кем хаксыз – аларга барыбер... Һич тыяр әмәл юк... Ә мин инде халык ихтыярына каршы килә алмадым.
– Син, карый, Бохараи шәрифтә укып, зур гыйлем эстәп кайткан кеше, сиңа ул надан халыкны бераз тыярга, законга каршы барудан туктатып калырга, үгетләргә кирәк булгандыр.
Беркавым сүзсез торганнан соң, Кәрим ахун, йөзенә итагатьле бер кыяфәт чыгарып:
– Шулай да син Гәрәй морзаны күреп сөйләшеп кара әле, – дип куйды. – Ул безнең бердәнбер мөселман атбакатыбыз. Түрәләр аны бик ихтирам итәләр, өенә кунакка килеп йөриләр, аның үзен дә өйләренә чакырып кунак итәләр... Аннан соң Сукыр Каюм* белән дә сөйләшеп узу зыян итмәс. Аны да урыс-улак белән аралаша дип сөйлиләр. Аит бай йортында тора бугай... Сорашырсың – күрсәтерләр. Ә инде соңыннан, кирәге булса, урысның үзенә дә барып килерсең.
*[Сукыр Каюм – Каюм Насыйри (1825 – 1902), күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, фәнни белемнәрне пропагандалаучы мәдәният эшлеклесе.]
– Яхшы киңәшегез өчен зур рәхмәт сезгә, тәкъсир. Аллаһы Тәгалә озын гомерләр бирсен! – ди-ди, Әкрәм карый китәргә җыенганда, ахун, аны туктатып:
– Бүген өйлә намазына мәчеткә кил, – диде. – Аннан бергәләп Мортаза байларга барырбыз. Анда бүген голәма мәҗлесе җыйналачак.
Әкрәм карый ахунның тәкъдимен тирән канәгатьләнү белән кабул итте.
III
Авызда төкерекләр кибә торган эссе көннәрнең берсе. Каспий диңгезеннән алып Кытай чикләренә хәтле җәелгән очсыз-кырыйсыз казакъ сахрасы. Эч пошыргыч бушлык, йокыга талдырырдай тынлык иде. Түбә-түбә булып тезелеп киткән ком өемнәренең гел бердәй күренеше күзләрне талдыра. Ком диңгезен каплап торган соргылт-зәңгәр күк йөзендә берьялгызы йөзгән кояш зур ут шары шикелле кыздыра, яндыра, көйдерә. Аның эсселеге мидән алып табан астына хәтле бөтен тамырлар буенча йөреп, әллә нинди ару-талчыгу тойгысы бирә, эленке-салынкы бер хәлгә төшерә, буыннарны йомшарта...
Берсе артына икенчесе тагылып кыр казлары төсле тезелгән илле өч дөяле кәрван шушы серле һәм тын бушлык эчендә бер көйгә салмак кына йөзеп алга бара – Үргәнечтән Оренбурга кайтып килә иде.
Менә бермәлне борынтык агачының сүс бавы тартылып борыннары авырткан дөяләр ямьсез тавыш белән акырып җибәрделәр. Ул да булмады, уртадарак барган бер дөя өстенә утыртылган көймә эченнән бер егетнең:
Киләдер лә кәрван, әй, киләдер,
Бохарадан түгел лә – Хивадан,
Абау, гөлкәем...
Безнең болай йөрүебез
Бәндәләрдән түгел лә – Ходайдан,
Абау, гөлкәем... –
дип җырлаганы ишетелде.
Каратут йөзле, сирәк кара сакаллы, уйнаклап торган үткен кара күзле, яланаяклы һәм башына ак яулык бәйләгән кушчы казакъ, озын кәрван буенча бер баштан икенче башка йөгерә-йөгерә дөяләрне куып бушаган арада, моңлы тавыш белән сузып-сузып кына үләң әйтергә кереште. Ул да үз иркәсен – башына укалы кызыл чаркат кигән кыйгач кашлы сахра кызын мактый иде.
Бу тавышлар һәммәсе бергә буталып киң һәм тын бушлыкка таралалар, ераклардан тагын кайтарылып яңгырыйлар иде. Ләкин аңа карап табигать үзенең моңлы гармониясен югалтмады, тавышсыз-тынсыз моңын дәвам иттерде. Авызындагы чүбеген күшәп, як-ягына каранып барган дөяләр кәрваны узып киткәч, киң һәм буш сахра тагын үзенең серле һәм моңлы тынлыгында тирбәнә калды. Ишелеп-коелып торган ком дулкыннары өстендә тезелеп киткән вак-вак чокырлардан торган дөя эзләре генә андагы гармонияне бозарлык түгел иде.
Ул арада алдагы дөя өстендәге көймәнең арткы як чүпрәген берәү ачты да, үз артына сузылган кәрван буйлата, ачы тавыш белән:
– А-у-у-у-у! – дип кычкырды.
Бу кеше кәрванбаш Вахит булып, аның болай кычкыруы кодыкка* җиткәнне белдерә иде.
*[Кодык – кое (казакъча).]
Кайбер дөяләр өстендәге көймәләр эченнән дә кеше башлары сузылып, кәрванбаш әйткән сүзне кабатладылар, һәм шулай итеп, Вахитның тавышын ишеткәнлекләрен белдерделәр. Бу сүзнең мәгънәсен дөяләр дә аңлады булса кирәк, алар да, муеннарын алгарак сузып, ялкау адымнарын тизләтә төштеләр.
Бераз баргач, моннан элекке кәрваннардан калган чүп-чар һәм дөя тизәкләре белән бераз каралган уйсу җир күренде. Шул тирәдә бер югары, бер түбән таба очып кайнашкан эреле-ваклы чуп-чуар кошлар көтүе кәрван якынлашкан саен сирәкләнде, азайды һәм бөтенләй таралып бетте. Бу уйсу җир – әлеге кодык иде.
Кәрван туктады. Дөяләр чүктерелеп, сыртларындагы йөкләре җиргә төшерелде. Кушчы казакъ аларны алдан әзерләнгән чи камыр белән сыйлый башлады. Кәрванчыларның берсе йөктән чуен казан белән тимер таганны чишеп алды. Берәүсе икенче бер дөя йөгеннән саксаул агачлары алып килде. Башка берәүсе тире чиләк белән сай кодыктан су алып, казан асты. Берәүсе казан астына ут ягып чәй кайната башлады. Кәрванбаш Вахитның көймәсе эченә әзерләнгән табынга сохарилар, какланган итләр, җимешләр, өрекләр, крендель, майда пешкән көлчәләр, бавырсаклар китерелде.
Кушчы казакътан башка тагын җиде кеше булып, берсе әлеге кәрванбаш Вахит, икесе кәрвандагы бөтен малның ияләре – Казан байлары, калган дүртесе аларның хезмәтчеләре иде.
Алар, уйнап-көлеп, шаярышып, мәзәкләр сөйләп, көннең эсселегеннән зарланышып, чәй эчәргә керештеләр. Дөяләрне ашаткач табынның бер читенә килеп чүгәләгән кушчы казакъка да бер крендель, берничә сохари һәм бер кәсә чәй бирелде.
Тамак туйган, сусын басылган иде инде. Кояшның кыздыруы сүрелгәнче, дөяләр бераз хәл алганчы, алар үзләре дә ял итә торырга булып, үз көймәләренә таралыштылар. Һаман да пыскып утырган учак янында кушчы казакъ кына дөяләрне күзәтә калды.
...Юлчылар тирән йокыга талганнар иде. Шулвакыт кәрван тирәсендә кинәт әллә нинди шау-шу купты. Ят тавышлы ят сүзләр яңгырады. Кушчы казакъның:
– Уйбау ау!.. Җылдам торыңдар!.. Җау килеп калды!* – дип кычкыруына кәрванчылар, йокыдан уянып җитәр-җитмәс, сикереп аякка бастылар да, атылып тышка чыктылар.
*[Тизрәк торыгыз!.. Яу килде! (казакъча).]
Кәрванны ат менгән егерме бишләп кеше чолгап алган иде.
Башкалар ни әйтергә, нәрсә эшләргә белмичә таң калып торганда, эшне бик тиз аңлап алган кәрванбаш Вахит көймәсеннән чыкмыйча гына рәттән ике тапкыр мылтыктан атып җибәрде. Ләкин һичкемгә тигезә алмады. Кайсыбер дөяләр генә бераз әсәреп аякка бастылар да, койрыкларын бот арасына кыстырып, муеннарын суздылар.
Вахит мылтык көбәгенә яңадан дары салып, ашыга-ашыга чүбек төйгечләп азапланганда, теге атлыларның берсе җиргә сикереп төште дә:
– Һәй, атаңа нәләт нугай урыс! Утчакпаң бенән безде шошытаен дипмә идең?* – дип килеп, кәрванбашны бөтереп алып җиргә тәгәрәтте; кулындагы иске мылтыкны җилтерәтеп тартып алып, җиргә бәреп сындырды да, көчле куллары белән читкә – җанланып, тирбәлеп торгандай күренгән ком дулкыннары эченә ыргытты...
*[Мылтыгың белән безне атып үтермәкче идеңме әллә?]
Кәрванбаш Вахит куркып, каушап калган иде. Ул, ни әйткәнен үзе дә белеп җиткермичә, калтыранган тавыш белән:
– Синдәргә ни кирәк?.. Ни җирлек, кай ыру буласыңдар? – диде.
– Белсәң адаең*, белмәсәң кодаең без, – диде атлыларның берсе.
*[Адай – казакъның бер күчмә ыруы.]
– Кедертпәй җылдам айтыңдар: малма, җанба?* ­ дип өстәде икенчесе.
*[Тизрәк әйтегез: малмы, җанмы?]
Мәсьәлә бик ачык иде. Мал яки җан сораган баскынчы казакъка җавап бирүче булмады. Кәрван малын баскынчыларга үз кулың белән тоттырып җибәреп, илсез чүлдә – ком сахрасында каңгырып калып ачтан үлүгә караганда сугышып үлү артык. Шуннан башка юл юк иде. Моны һәркем шулай аңлады. Шуңар күрә дә, кәрванбаш Вахит ияк кагу белән, юлдашлары кулларына беренче эләккән күсәк-таякларын күтәреп, кайсы тәкбир әйтеп, кайсы яман сүгенеп, җан ачысы белән атлыларга ташландылар.
Тимерчыбык катып үрелгән камчылар белән коралланган егерме биш атлы кеше өчен җәяүле җиде бәндәне җиңү бәрәңге ашаудан да җиңел иде, билгеле. Шуңар күрә, алар кәрванчыларны бик тиз бөгәрләп салдылар, кулларын артка каерып бәйләделәр. Шуннан соң үзләренең киң төпле тире чалбарларын салып, тоткыннарны шул чалбарлар төбенә бөгәрләп тыктылар да, чалбар бөрмәләрен тартып бәйләп, аяк астына ташладылар. Бу эш беткәч, кәрван дөяләрен яңадан йөкләделәр. Казанга алып кайтырга дигән Үргәнеч маллары бөтен кәрваны белән Адай иленә юнәлде...
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 17
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.