Latin

Болганчык Еллар - 21

Total number of words is 3931
Total number of unique words is 2035
39.5 of words are in the 2000 most common words
54.4 of words are in the 5000 most common words
62.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
– Ягез, кадерле кунаклар, рәхим итегез, – диде надзиратель, мыскыллы елмаеп, һәм берәр кеше генә үтәрдәй итеп, камераның ишеген ачты. Башта Таҗи, аннары Фәхри шул ярым ачык ишек аша кысыла-кысыла эчкә керделәр.
Ишек, нәүбәттәге ике корбанны иректән мәхрүм итеп, яңадан шапылдап ябылды.
Таш стена, асфальт идән, түшәм астында ук төннек сыман тимер рәшәткәле кечкенә тәрәзә, идән уртасында пычрак зур өстәл һәм ишек төбендә почмакта сасы ис аңкытып торган тәрәт чиләге – Таҗи белән Фәхринең камерага кергәч беренче күргән нәрсәләре менә шулар булды.
Бераздан аларны камерадагы бүтән тоткыннар чолгап алды.
– Егетләр, тәмәке бармы? – дип сорады арадан берсе.
– Тартмыйбыз.
– Ә ипиегез?
– Ипи дә юк, – дип җавап бирде Таҗи.
– Бирегә нәрсә өчен килеп эләктегез соң?
Таҗи кулын гына селекте.
– Нәрсә өчен икәнен үзебез дә төшенә алмыйбыз, – диде Фәхри. – Авылыбызда бунт булды. Солдатлар китереп, һәммә кешене суктырып үч алдылар. Ә безне менә зинданга...
– Их, мин анда булган булсам, шайтан алгыры! Күрмәгәннәрен күрсәтер идем ул кабахәтләргә! – дип кычкырды бүренекедәй елтыр күзле бер татар егете.
– Алай кызма әле син, егет! Каян беләсең, бәлкем без дә кул кушырып ятмаганбыздыр? – дип куйды Таҗи.
– Ул чакта эш башка... Алайса, бик шәп булган. Юк өчен генә килеп эләкмәгәнсез, димәк...
Таҗи егеткә җавап бирергә өлгермәде, камераның аргы очында ниндидер шау-шу күтәрелде.
Төрле халык утыра иде монда. Күпчелеге – тикшерү астындагы тоткыннар иде. Арада ярты гомерләрен төрмәдә уздырганнары да юк түгел: андыйлар, иреккә чыгып җитәр-җитмәс борын яңадан төрмәгә эләгүләре аркасында, зиндан тормышына ияләшеп беткәннәр һәм гадәттә төзәлмәс җинаятьчеләргә әверелгәннәр иде. Дөрес, алар төркемендә юк кына бер-бер гаеп өчен беренче тапкыр төрмәгә эләккән алаканатлар да очраштыргалый, ләкин алар да, тәҗрибәле «остазлары» йогынтысында, тиз арада шундый ук башкисәрләргә әйләнәләр иде.
Холкы-табигатенә карап, һәрбер тоткын төрмәдә үзен төрлечә тота. Берәүләр көннәр буе ләм-мим дәшмичә уйланып утырырга ярата яки вакытларының күп өлешен йоклап уздыра. Икенче берәүләр, киресенчә, үзләрен кая куярга белмичә, тимер читлеккә ябылган җанварлар сыман, почмактан почмакка арлы-бирле йөренә, куллары канаганчы таш стенаны тырный яисә йодрыклары белән бикле ишекне төяргә тотына. Кайвакытларда исә әрәмгә киткән яшь гомерләре өчен көенүгә түзә алмыйча һәм ирекле тормышларын сагынып, бер-берсенең җилкәләренә менеп басалар да, түшәм астындагы кечкенә тәрәзәнең тонык пыяласы аша урам якка күз төшереп алырга тырышалар.
Ә инде камераның берәр почмагында бәхәс яки якалашу башлана калса, һәммәсе дә шунда өелешә.
Менә хәзер дә, түрге почмакта күтәрелгән шау-шу тоткыннарның игътибарын үзенә җәлеп итте. Алар Фәхри белән Таҗиның үзләрен генә калдырып дәррәү шул почмакка ташландылар.
Анда бер төркем ат караклары кулдан ясалган карта белән очко уйныйлар иде. Тоткыннардан бер чуаш үзенең иртәгә аласы икмәк паегын бер татарга оттырган икән. Ә ул икмәк татарга хәтле икенче бер урыска оттырылган булган. Менә шуннан бәхәс башланып киткән. Татар да, урыс та – һәрберсе үзен генә хаклы санап, чуашның икмәген дәгъвалый. Бәхәскә башка тоткыннар да кушылганнар. Күпчелек урыс ягын каерганга, бу урыс – Семен атлы тоткын, батыраеп китеп, татарга берне тамызып та алган. Тегесе дә каушап калмаган, үз нәүбәтендә аның өстенә ташланып, аны идәнгә егып салган да, тешләре белән бугазына ябышкан. Шулай итеп, чын-чынлап сугыш башланган.
Башка тоткыннар әлеге сугыш чукмарларын аерырга тырышып карасалар да, моңардан берни чыкмады. Киресенчә, шау-шу көчәя генә төште, ярсып-ярсып сүгенгән тавышлар камера эчен дер селкетте.
Шулвакыт кинәт ишек ачылып китте, һәм камерага кораллы ике надзиратель килеп керде. Ишек келәсе ничек шалтырамыйча ачылды да, ачкычлар чыңлаган тавыш ничек ишетелмәде – тоткыннар бөтенләй абайламыйча калдылар... Надзирательләрне күрү аларны шундук шып булырга мәҗбүр итте.
Надзирательләр эшнең асылын сораштырмыйча ук аңлап алдылар: идәндә әүмәкләшкән кешеләр арасыннан әлеге чуашны, татар һәм урысны җилтерәтеп торгыздылар да, төрткәли-типкәли карцерга алып киттеләр.
Бераздан төрмә коридорында сакчыларның:
– Дежурныйлар! Әбәткә әзерләнегез, әбәткә! – дип кычкырып узган тавышлары ишетелде.
Сәләмә киемле ике тоткын өстәл өстендәге зур мискиләрне эләктереп ишек янына барып бастылар:
– Хәзер үзегезгә юынтык алып киләбез, әзерләнеп торыгыз, йолкышлар! – дип шаяртты берсе.
Бер тоткын:
– Әнә анда тәрәт чиләге дә мөлдерәмә тулган! Кем түгеп керә? – дип кычкырды.
– Кем булсын, яңа килгәннәр, билгеле! Аларга да бераз күңел ачарга кирәк ич! – дип, дәррәү күтәреп алды башкалар.
Таҗи белән Фәхри, бу сүзләрнең үзләренә карата әйтелгәнен аңлап, һичнинди ризасызлык күрсәтмәстән, авыр тәрәт чиләгенең тишекле колакларына озын таяк кигезделәр дә, шуның ярдәмендә аны иңнәренә күтәрделәр.
Ике тамчы су кебек бер-берсенә охшаган күңелсез, эчпошыргыч көннәр башланды. Таҗи белән Фәхри төрмә тормышының мондый ялыктыргыч бертөрлелегенә бик озак ияләшә алмый азапландылар.
Ниһаять, көннәрдән бер көнне кораллы конвой астында аларны округ суды тикшерүчесенә сорау алырга китерделәр. Алгы бүлмәдә шактый озак вакыт көтеп утырганнан соң, Таҗины кабинетка чакырдылар.
Бүлмәдә язу өстәле янында ялтырап торган такыр башлы, алтын кысалы күзлек кигән тикшерүче утыра; тылмач вазифасын үтәүче икенче берәү – тузгак кара чәчле казакъ, ап-ак тешләрен ыржайтып, аның янәшәсенә баскан иде.
Тикшерүче өстәл янына килеп туктаган Таҗига күзләрен күтәреп карады да, рәсми кагыйдә таләп иткән берничә сорауны бирде, аннары төп мәсьәләгә күчте:
– Становой белән стражникларны үтерүче синме?
– Юк, мин түгел.
– Алайса үтерүчеләрнең исемнәрен әйт.
– Бу эштә бөтен халык катнашты.
– Становойга беренче булып син суктыңмы?
– Юк.
– Алайса, кем беренче булып сукты? Күргәнсеңдер бит?..
– Күрмәдем. Без аны бөтен халык белән бергә чолгап алдык...
– Авылга гаскәри отряд килеп төшкәч ни өчен качып киттең? Бәлкем шуны аңлатып бирерсең?
– Мин качып китмәдем. Мин берәр хезмәткә ялланырга дип кенә авылдан чыгып киттем.
– Ә офицерга ни өчен паспортыңны күрсәтмәдең? Безгә билгеле бит: офицер паспорт күрсәтүне сорагач, син һәм синең иптәшең шундук кача башлагансыз.
– Минем паспортым юк иде.
– Эш эзләп читкә китәргә булгач, паспорт алу турында ни өчен алданрак кайгыртмадың?
– Ул чакта кемдә паспорт кайгысы булсын... Түрәләр үзләре дә төрлесе төрле җиргә качып беткән иде.
– Качып беткән иде дисең алайса?.. Ярар, бар, чык!
Таҗидан беренче сорау алу шуның белән тәмам булды. Аннары кабинетка Фәхрине керттеләр. Ул да, Таҗи белән алдан сүз куешканча, тикшерүченең сорауларына бер үк төрле җаваплар бирергә тырышты.
Ә атна-ун көннән Таҗиның берьялгызын гына чакырдылар. Бу юлы да ул тикшерүче сораганнарга бик саран җавап кайтарды яки күрәләтә ялганлады. Ул хәтта үзе сөйләгәннәргә тикшерүчене ышандыра алдым дип эчтән генә сөенә дә башлаган иде.
Әмма әлеге тылмач казакъ татарча язылган ниндидер хатны кычкырып укырга керешкәч, Таҗиның аркасы буйлап салкын бер кымырҗык йөгереп узды.
Хатның эчтәлеге түбәндәгечә иде:
«Без ошбу намәгә кул куючылар – Казан вилаяте, Казан наһиясе, Мәүла Колы карьясе мөселманнары, олуг падишаһыбызның мәрхәмәтле вә тугрылыклы түрәләренә шуны таныклыйбыз: Мөхәммәтсалих улы Таҗетдин Миңлебаев безгә үзенең инсафсызлыгы вә әдәпсез гадәтләре белән күптән мәгълүм адәмдер. Ул карьябезнең мөхтәрәм картларына гына түгел, үзенең газиз ата-анасына да бала чактан ук миһербансыз булып, аларны тупас, дорфа сүзләр белән җәфа чиктереп үсте. Келәт, амбарлар басып, җиләк-җимеш, алма бакчаларында угрылык кылып, әлхасыйлъ, күзе төшкән һәрбер нәрсәгә угры кулын сузып, күрше-күләннәренә күп зыян вә тынычсызлык китерәдер иде. Бала-чага аның шуклык, усаллыкларыннан һәмишә җимерек авыз вә борын белән йөридер иде. Гөнаһлы булудан курыкмыйча әйтәбез ки: инде ул чакта ук аның угры, юлбасар булып үсәчәге тәмам мәгълүм иде. Олыгайган саен, ул үзенең ошбу гадәтләрен, угрылыгын ташламады, картлар, өлкәннәр сүзен әүвәлгечә тыңламыйча, яхшылыкка өндәп әйтелгән үгет-нәсихәтләргә көлеп каравында дәвам итте. Тагын шул мәгълүм булсын: ул безнең хатын вә кызларыбыз белән әдәпсез кыланадыр, яшьләребезне бозык юлга өстеридер. Аның иң яраткан кәсебе – халыкны безнең падишаһыбыз әгъзәм хәзрәтләренә вә аның олуг түрәләренә каршы котырту булды. Ул әйтә иде: имеш, патша хезмәтенә бармасаң да ярый, чөнки, имеш, патша болай да дәүләтле кеше, аңа солдат кирәкми, янәсе. Фәкыйрь, ярлылар өчен тырышкан булып кыланса да, асылда ул эш сөймәс ялкауларны яклыйдыр иде. Карьябезнең дәүләтле вә мөхтәрәм адәмнәренә каршы өтек мужик халкын котыртып, әһле мөселман арасында низаглар тудырадыр, аларны бер-берсе белән талаштырырга тырышадыр иде.
Берзаманны ул карьябездән китеп биш-алты ел чамасы хәбәрсез-хәтерсез күздән югалып торды. Без, инде аңардан котылдык дип куанып, тәмам тынычлап калган идек. Гөнаһ шомлыгына каршы, ул янә карьябезгә әйләнеп кайтты, тәмам бозылып, фасикъ бер бәндә булып кайтты. Сөйлиләрдер, имеш, югалып торган елларында ул ниндидер шикле адәмнәр белән аралашкан, җинаятьле эшләрдә катнашып, яманлыклар кылып йөргән.
Без сез галиҗәнаплардан ошбу шик-шөбһәләрне тикшереп, Таҗетдин Миңлебаев дигән ул адәмнең кылган бөтен гөнаһларын фаш итүегезне үтенәбез. Бунт-чуалышларда катнашуыбыз белән без үзебез дә изге ватан алдында зур гөнаһлы бәндәләрбез. Әмма без һич шикләнмичә әйтәбез ки: әгәр дә арабызда Таҗетдин Миңлебаев ише бозык адәм булмаса, безнең тарафтан андый җинаятьле эшләр кылынмаган булыр иде. Бар гаеп аңардадыр. Халыкны андый яман эшкә ул гына котыртты. Без янә шундый хәбәр ишеттек: Таҗетдин Миңлебаев белән бергә Әпсәләм углы Фәхретдин дигән кеше дә кулга алынган икән. Без ошбу хәбәргә дә бик мәмнүн булдык вә сез галиҗәнаплардан үтенәбез: аларга икесенә дә каты хөкем карары чыгарылса икән; икесе дә безнең карьябездә генә түгел, Казан наһиясендә дә башкача күзгә күренмәсәләр икән.
Олуг-кечек, ир вә хатын-кыз – барчамыз, сез олуг түрәләргә озын гомер, сәламәтлек теләп дога кыла-кыла, безнең ошбу түбәнчелекле үтенечебезне ишетүегезне вә шуңа тиешле чаралар күрүегезне ялварып сорыйбыз».
Гаризаның ахырында утызлап имза һәм тамга куелган иде. Алар арасында Таҗиның бертуган энесе Вафа куштан имзасы беренчеләрдән булып, аннан соң Шәмси мулла, Сабирҗан мәзин, умартачы Гыймади һәм Фәйзулла староста кебек авыл байларының имзалары тезелеп киткән иде.
Таҗи, хат укылганда, үзен бик тыныч тотты һәм тикшерүченең:
– Я, ни әйтәсең? – дип соравына:
– Болар һәммәсе дә ялган, минем бернинди яман эш кылганым юк, – дип җавап бирде.
– Яман эш кылганың булмагач, үзеңне бәлкем бик яхшы кешегә исәплисеңдер? – диде тикшерүче, мыскыллы елмаеп.
– Әйе, мин үземне начар кешегә исәпләмим, – диде Таҗи җитди төстә.
– Сез, күрәм, әллә нинди тузга язмаган сүзләр сөйли башладыгыз әле, Миңлебаев әфәнде! – дип куйды тикшерүче, усал чырай чыгарып. – Минемчә, яхшы кеше турында аның якыннары мондый гариза язмаслар иде... – Аннары ул, ачудан тавышын күтәрә төшеп, сүзен дәвам итте: – Синең бөтен сөйләгәнең ялган! Телеңне ачтыру өчен сиңа бүтән ысул кулланырга туры килер, ахры. Я, җавап бир: рудникта яки шахтада эшләдеңме син?.. Эшләсәң, ни өчен анда калмадың?
– Ошамады, шуңа калмадым.
Тикшерүче кәнәфи аркасына ята төшебрәк утырды да, кысык күзләрен Таҗига төбәде:
– Никтер ышанасы килми.
Сорау алу шуның белән тәмам булды. Таҗины яңадан төрмә камерасына озаттылар.
* * *
Төн уртасы якынлашып килә иде. Өстенә тузан кунып соры төскә кергән кечкенә электр лампасыннан камера эченә тонык яктылык җәелгән. Тоткыннар тынычсыз йокыга талганнар. Ара-тирә кайсыныңдыр йокы аралаш авыр ыңгырашуы яки саташып кычкыруы ишетелеп китә дә, камерада яңадан бертөрле шомлы тынлык урнашкандай була. Коридорда сакчы йөри. Аның салмак адымнары бер ерагая, бер якыная. Дежурда торучы надзиратель яныннан узганда, ул, күрәсең, туктап, аның белән нидер сөйләшеп ала, чөнки төрмә тынлыгын бозып, ул яктан әледән-әле ниндидер аңлаешсыз сүзләр ишетелеп куйгалый иде.
Таҗи йокламый. Аны күңелсез уйлар биләп алган иде. Үз әнисе үлеп, аны өйдә дуамал холыклы үги ана – Патый алыштырган көннән башлап хәзергәчә дәвам иткән газаплы тормыш күренешләре күңелендә кабат яңарып, бер-бер артлы күз алдыннан үттеләр. Тормыш аңа бернинди бәхет-шатлык күрсәтмәде. Менә ярты гасырга якын инде ул дөньяда үз хакын даулап берөзлексез көрәш алып бара, көче-сәләтенчә үз тормышын җайга салырга тырыша иде. Ләкин аның тырышлыклары барысы да юкка булды; һичкем аны аңламады, аңларга да теләмәде. Гомере көрәштә узса да, ул үз максатына ирешмәде генә түгел, хәтта тормышта үзенә бер юаныч яки тынычлык та таба алмады.
Шомлы тынлык эчендә төрмә сәгатенең чыңлатып төнге уникене сукканы ишетелде. Тавыш дулкыннары төрмә ишегалды аша йөгереп уздылар да, камера эченә кереп сеңделәр.
Сакчыларны, дежур надзирательләрне алыштыру вакыты җитте.
Таҗи, күзләре ачык килеш, һаман уйланып ята бирде:
«Беләсе иде – гомер сәгате уникене кайчан сугар икән? Бәлкем ул туктагандыр, мәңгегә туктагандыр? Юк, ул туктарга тиеш түгел! Әле яңа алмаш киләсе бар, яңа тормыш таңы атасы бар! Аның нурлары бөтен дөньяны яктыртыр. Моны кочегар Сәйфи әйткән иде... Әйе, яңа тормыш таңы һичшиксез атар, ләкин... Ләкин мин аны күрә алырмынмы?»
Янәшәдә яткан Фәхри кыймылдап куйды.
– Син дә йокламыйсыңмы әллә? – дип сорады Таҗи, куанып.
– Күзгә йокы керми, уйландыра, – дип пышылдады Фәхри.
– Нәрсә уйландыра?
– Һаман шул бер нәрсә инде: безнең авылдан җибәрелгән теге гариза тынгы бирми.
– Кешеләрнең әшәкелегенә гаҗәпләнмә син! Була торган хәл... Ә менә миңа уйлансам да ярый.
Фәхри Таҗига таба елышарак төште:
– Ник алай дисең, Таҗи абзый?
– Гаризаның эчтәлеге борчый мине, Фәхри туган. Гаризада мин, имеш тә, ниндидер шикле адәмнәр белән аралашкан, алар белән бергә җинаятьле эшләрдә катнашкан бер кеше итеп сурәтләнәм. Шуңа күрә Вафа энекәш белән авылның башка куштаннары түрәләрдән сорап язалар: Мәүла Колыдан киткәч, янәсе, мин кайда яшәгән дә, ниләр кылып йөргән?.. Менә шуны беләселәре килә аларның...
– Соң, белә бирсеннәр!.. Аннан сиңа ни зыян?..
– Бөтен хикмәт тә шунда шул – зыяны бар! Үткән белән кызыксынулары минем файдага булмаячак... Эшләр болайга китәр дип көтмәгән идем мин.
– Нәрсә сөйлисеңдер, аңламыйм.
– Аңламавың да гаҗәп түгел – син минем ни әйтергә теләгәнне белмисең бит әле... Кыскасы, мин гыйбрәтле бер вакыйгага тарыдым. Моңарчы ул хакта һичкемгә сөйләгәнем юк иде югын, хәзер сөйләмичә булмас, ахры. Иртәгә әллә тере, әллә үле дигәндәй, исән чакта күңелдәгене кемгәдер әйтеп калырга кирәк... Менә сиңа әйтмәкчемен шуны... Тик хәзер түгел, иртәгә. Вакыт күп бит әле безнең, иртәгә иркенләп сөйләшербез. Минем хакта чын дөресен белерсең шунда. Ә хәзер әйдә йоклыйк.
Дежур надзирательләрдән кайсыдыр камера ишегенең кечкенә тәрәзәсеннән эчкә күз төшерде. Тоткыннар һәммәсе дә йоклыйлар, камерада тынлык иде.
Иртәгесен Таҗи белән Фәхри, йокыдан уянып, каткан ипи сыныгы һәм җылымса су белән тамак ялгап алдылар да, камераның аулаграк бер почмагыннан җайлы урын табып, шунда кичә төнлә өзелеп калган сүзне дәвам иттеләр.
– Хатыным үлгәч авылдан китеп алты ел буе читтә югалып йөргәнемне син хәтерлисеңдер бит? – диде Таҗи, сүзгә башлап.
– Хәтерлим, бик яхшы хәтерлим, Таҗи абзый.
– Менә шул, алты ел читтә каңгырып йөргәннән соң мин тагын авылга кайттым... Кайтуын кайттым, тик миңа тыныч тормыш насыйп булмады – мин гел шом, курку эчендә яшәдем, кеше күзенә күренергә дә шүрли идем.
– Нәрсәдән курка идең, Таҗи абзый?
– Хәзер сөйлим, сабыр ит... Тик бу турыда, Фәхри туган, бер кешегә дә әйтәсе булма, үлгәндә дә аны сер итеп сакла, яме?
– Мин бала түгел ич, сер саклый беләм.
– Алайса тыңла... Авылдан киткәч тә, мин иң элек Мәскәү тирәсендә чуен юлда эшләдем... Җир казыдым анда. Аннары урман эшенә ялланып, сал бәйләп йөрдем... Шул чакта мин бер егет белән дуслаштым. Язын аның белән Нижний якларына китәргә сүз куештык... Әйткән сүз – аткан ук, диләр. Яз җиткәч тә Нижнийга бардык, анда грузчик булып ялландык... Теге егетне әйтәм, бик шәп кеше иде, мескен... Үзе көчле, таза, җитез иде. Тик көче үзенә файдага гына булмады, аны үлемнән коткарып кала алмады... Без икебез бер яшьтәрәк идек, үзара охшашлык та бар, хәтта бала вакытыбыз да бертөслерәк үткән иде. Кыскасы – бөтен яктан пар килгән, ахири дуслар кебек идек!
Бервакыт кичен, эштән бушагач, су коенып кайтырга дип Иделнең аргы ягына чыктык. Әйләнә-тирә тып-тын, беркем юк. Көне буе баржадан он капчыклары бушатып бик арыган булганга, үзебез белән бераз аракы да алган идек. Аны эчтек тә, кызмача баштан, коеныр урын эзләргә керештек. Эзләнә торгач, күрәбез: бер урында елга суы ничектер күбекләнеп, бөтерелә-бөтерелә ага, янәшәдә генә кыяташ сыман бер нәрсә дә бар. Иптәшемә бу урын бик ошады:
– Суы чиста, әйдә, шушында коенабыз! – ди.
Мин риза булдым. Иптәш егетем, күп сөйләнеп тормастан, өс-башын тиз генә чишенеп атты да, башы белән туп-туры шул күбекле суга сикерде. Мин аңышмыйча да калдым. Аннары үзем дә өс-башымны сала башладым. Кинәт: «Батам, батам!» – дигән тавыш ишетәм. Мин су өстенә әйләнеп карадым. Күрәм: әлеге су бөтерелеп аккан урында иптәшемнең башы күренеп китте дә, тагын югалды. Мәйтәм, шаярта гынадыр, шундый таза, көчле кеше алай җиңел генә батамыни, дим. Ә чынында нәкъ шулай булып чыкты. Аны чоңгыл бөтереп алган да, төпкә өстерәгән икән... Шулай итеп, яр буенда берьялгызым бастым да калдым. Иптәшемә ярдәмгә ташланырга ничектер йөрәгем җитмәде шул чакны. Хәер, барыбер коткара алмаган булыр идем, чөнки агымы бик каты иде.
Билгеле, бу көтелмәгән хәл мине шундук айнытып җибәрде. Дустымны кызганып, җиргә йөзтүбән капландым да, сабый бала шикелле үксеп еларга керештем. Шул рәвешчә күпме вакыт ятканмындыр – исемдә түгел, мин аягыма торып басканда төн җиткән иде инде. Нишләргә, кая барырга? Торакка кайтып, фаҗигале хәлне сөйләп бирергәме? Ә миңа ышанырлармы соң? Акчасын, байлыгын алыр өчен иптәшемне мин үзем үтергән димәсләрме? Әйе, шулай уйлаулары да ихтимал иде... Андый фаҗига, кеше үтерүләр бурлаклар арасында еш була бит. Димәк, мин үзем үк үз башымны төрмәгә илтеп тыгам булып чыга? Юк, мәйтәм, бер гомерне генә булса да коткарып калырга кирәк! Шулай дип уйладым да, иптәшемнең киемнәрен кидем, ә үземнекеләрне, кесәләрендәге бөтен әйберләре-ние белән бергә бәйләп, таш асып су төбенә батырдым. Аннары, кызу-кызу атлап, туп-туры вокзалга юнәлдем.
Вокзал кассасы янында биш-алты кеше билет алып тора иде.
– Билетны кайсы поездга аласыз? – дип сорыйм тегеләрдән.
– Харьков поездына, – диләр.
– Шунда берьюлы миңа да алыгыз әле, мин әйтәм. Шулай итеп, алар белән бергә поездга утырдым да, Харьков ягына китеп бардым. Юлда үзара танышырга да өлгердек. Алар шахтерлар икән. Миннән: кая барасың, кем буласың, дип сораштыра башладылар.
– Менә, шахтер буласым килгән иде. Урнаша алырмынмы-юкмы, белмим әле, – дим тегеләргә.
Араларында минем ишеләре – шахтер булырга әле яңа җыенучылары да бар икән. Алар мине шундук үз компанияләренә алдылар. Сөйләшә торгач, берсе исемемне дә сорап куйды. Чит кеше исеме белән йөрүе никадәр генә ят тоелмасын, шунда мин беренче мәртәбә:
– Мин – Хәмзә Бикмуллин, – дип әйтергә мәҗбүр булдым. Минем кесәдә мәрхүм иптәшемнең паспорты ята иде. Ул кайсы як кешесе булгандыр – анысын белмим. Ни генә булмасын, шул хәлдән соң мин дөньяда Хәмзә Бикмуллин булып яши башладым. Соңга таба аның миңа зур файдасы да тиде.
– Димәк, сине хәзер әнә шул хәл борчый? Тикшерүче бу хакта сизенгәндер дип уйлыйсың, шулаймы? – дип куйды Фәхри, Таҗины сүзеннән бүлдереп.
– Юк, хикмәт анда түгел... Моны мин сиңа болай гына, шуннан соңгы хәлләрне аңларга җиңелрәк булсын өчен генә сөйләдем.
– Шулай итеп, Таҗи дигән кеше, ягъни мин, кинәт кенә юкка чыккандай булдым да, аны Хәмзә алыштырды. Хәзер инде Хәмзә белән ниләр булганын тыңла. Бер заман мин, ягъни Хәмзә, шахтада эшли башладым. Уникешәр сәгать җир астында кояш нурын күрмичә бил бөгәсең. Эше коточкыч авыр, ә акчасы бик аз – тамак туйдырырга да җитми. Кыскасы, бүтән шахтерлар ничек яши, син дә шулай: эшләп тапкан барлы-юклы акчаңа аракы белән тозлы балык сатып аласың да, шуның белән үзеңне юатасың. Башка берни кирәкми кебек... Әмма безнең арада Сәйфи дигән бер кочегар егет бар иде. Эчми, тартмый, аның каравы бик башлы малай иде: урысчаны су кебек эчә. Татарча сөйлиме, урысчамы – аның өчен барыбер; теле телгә йокмый, авызыңны ачып тик тыңлап торасың. Кайда гына булмаган үзе! Нимес җирендә дә, Төркиядә дә, Кытайда да булган. Шунда күргәннәре турында тәфсилләп-тәфсилләп сөйли торган иде ул. Шуның өчен татарлар да, урыслар да бик яраталар иде үзен.
Ул берәр нәрсә сөйли башласа, аны шундук шахтерлар чолгап ала. Беркем дә аның белән бәхәскә керми, чөнки ул һәрнәрсәне аңлатып, ышандырырлык итеп сөйли иде. Бик ошады ул безгә. Без, татарлар, аның белән бик тиз дуслашып киттек. Эш бетүгә, һәммәбез дә аның янына җыелабыз да, ул безгә китаплар укый, үз тормышыннан яисә элек үзе укыган берәр китаптан нинди дә булса вакыйга сөйли. Аны тыңлаганда ашау-эчү дә, арыганлык та онытыла торган иде.


Муллалар сөйләп башны катырган нәрсәләр – оҗмах рәхәте яки тәмуг газаплары турында да түгел, ә безнең җирдәге тормыш турында, аеруча ярлы халык белән байгуралар арасында булган каршылыклар турында сөйли иде ул. Берәүләр ни сәбәптән бай яши дә, икенче берәүләр ни сәбәптән ач-ялангач яши – боларның һәммәсен дә ул гади генә итеп төшендереп, дәлилләп сөйли торган иде. Имеш, тормыш гел болай барачак түгел; вакыты җиткәч, имеш, бөтен дөньяда байларга каршы фетнә күтәреләчәк; аннары байлар юк ителеп, аларның мал-мөлкәте халык кулына күчәчәк. Имеш, бар халык бертигез хокукта булыр, берәүләрнең икенче бер кешегә бил бөгеп эшләвенә чик куелыр. Сәйфи тагын шуны әйтә иде: имеш, галимнәр бу турыда китаплар язалар, әлеге фетнәне тизрәк кузгатып җибәрү һәм яңа тормышны якынлаштыру өчен алдан ук әзерлек эше алып баралар. Менә ниләр сөйли иде безгә Сәйфи кочегар!
– Алай диген... Минем андый кешеләрне очратканым юк.
– Иң хәтәре аның соңыннан булды... Әйткәнемчә, шахтерларга акчаны аз түлиләр иде. Аларга еш кына ач торырга да туры килгәли иде. Бервакытны шулай шахта хуҗалары әлеге барлы-юклы жалуньяне дә кисеп меңнән артык шахтерны бөтенләй кыен хәлгә куймасыннармы! Халык тәмам өметсезлеккә төште. Хәлсезлектән егылып үлсәң дә сине кызганучы кеше юк! Нишләргә? Шулай ни кылырга белми аптырап йөргәндә, бер кичне Сәйфи килеп керде дә әйтте: «Әгәр жалуньягезне кистертәсегез килмәсә, иртәгә эшкә чыкмагыз, – ди. – Урыс шахтерлары шулай карар кылдылар, сезне дә үзләренә кушылырга чакыралар», – ди.
Без башта бу тәкъдимнең хикмәтенә төшенми тордык. «Әгәр иртәгә эшкә чыкмыйбыз икән, безне шахтадан бөтенләй куарлар да, безнең урынга икенче кешеләрне ялларлар», – дибез.
Ә Сәйфи тагын әйтә: «Шахта хуҗалары мең кешене берьюлы эштән куып чыгара алмыйлар, – ди. – Куып чыгарган очракта, шулкадәр эшчене яңадан җыю өчен күпме вакыт кирәк булыр иде аларга? – ди. – Шахта бөтенләй ябылыр, хуҗаларга зур зыян булыр иде, – ди. – Ә алар зыян күрергә теләмиләр, шунлыктан аларны үз таләпләреңә күндерү өчен забастовка ясарга, ягъни бөтен эшчеләр бердән булып эш ташларга кирәк, – ди. – Әгәр без хәзер хуҗалар алдында баш иеп торсак, тиздән алар безнең жалуньяне тагы да киметә төшәчәкләр, – ди. – Әйдәгез, урыслар фикеренә кушылыйк та, алар белән бергә забастовка игълан итик», – ди.
Шулай энәсеннән-җебенә кадәр аңлатып биргәч кенә, без аның белән килешергә, ягъни забастовка ясарга булдык. Шунда ук остазыбыз Сәйфи турында күп лыгырдап йөрмәскә дип үзара сүз куештык. Ә төнлә белән, киңәшмәдә булмаган мөселман шахтерларының өйләренә йөреп, аларның һәммәсен забастовкада катнашырга чакырдык. Алар да бердән риза булдылар.
Иртәгесе көнне беркем дә эшкә чыкмады. Шахтада җан әсәре дә юк иде. Хуҗалар шүрли калдылар. Солдатлар килде. Әмма без үз сүзебездә нык тордык.
Ниһаять, өч көннән соң шахта хуҗалары эш хакын элеккечә күләмдә калдыру турында игълан чыгарып эләргә мәҗбүр булдылар... Ә дүртенче көнне барыбыз да эшкә чыктык.
Бер атнадан кешеләрне кулга ала башладылар. Кулга алынучылар арасында кочегар Сәйфи дә бар иде. Калганнары урыслар. Алары безне артык кызыксындырмады, ә менә Сәйфине кулга алулары җенебезне кузгатты. Аны мөселманнардан кемнеңдер саткан булуы көн кебек ачык иде. Без бу сатлык җанны ничек кенә булса да эзләп табарга сүз бирдек. Иснәнеп йөри торгач, белдек: ул – мулла, приставның әшнәсе икән. Безнең ачу шул дәрәҗәгә җиткән иде, – өенә барып, мулланы шундук җәһәннәмгә олактырудан чак кына тыелып калдык.
Кичен безнең янга бер урыс эшчесе килде. Ул Сәйфине яхшы белә, шулай ук безне дә ихтирам итә иде. «Кулга алынганнарны иртә таңда калага озатыр өчен станциягә алып барачаклар, – диде ул. – Аларны коткару чарасын күрергә кирәк, юкса аннан бу эш мөмкин булмаячак. Конвоирлар күп түгел, урыслардан бер ун кеше тәвәккәлләп карамакчы булдык. Бәлкем, сезнең арада да теләүчеләр бардыр?»
Күп уйлап тормастан, мин риза булдым.
Караңгы төндә без берәм-берәм поселоктан чыктык та, станциягә бара торган юл буена тезелешеп яттык. Көтеп ятабыз шулай тын гына. Менә бервакыт юлда аяк тавышлары ишетелде. Якынлашалар. Башны күтәребрәк карасак, күрәбез: бер унбишләп солдат сагы астында безнең иптәшләр килә. Алар без посып яткан җир турысына килеп җитүгә, сикереп тордык та, дәррәү сакчылар өстенә ташландык. Көтелмәгән бу һөҗүмнән тегеләр тәмам каушап калдылар, без исә, шуннан файдаланып, аларны җиргә егып салып, коралларын тартып алдык та, аяк-кулларын бәйләдек. Аннары, без күздән югалганчы тавыш-тын чыгармаска кушып, алдан билгеләп куелган урыннарыбызга таралыштык. Иптәшләребезнең барсын да йолып алуыбызга карамастан, минем ачу сүрелмәгән иде әле. Ничек кенә булса да мулладан үч аласы килә иде. Шуңар күрә, поселокка кире кайткач, мин туп-туры мулла өенә киттем, ишеген шакып: «Ашыгыч эш белән килгән идем, мулла абзый! Чыгып кына кер әле», – дидем.
Мулла, күзләрен угалап, эчке күлмәк-ыштаннан гына чыгып ишеген ачты да, нинди йомыш белән килүемне сорады. Ә минем кулда – бая бер солдаттан талап алган кылыч. Мулла сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, мин шул кылычны туп-туры аның күкрәгенә батырдым. «Эһ» диде дә, шундук баскычка авып төште. Ә мин тиз генә табан ялтыраттым.
Шуннан соң мин яңадан Таҗи исеме астында Мәүла Колыга кайттым.
Хәмзә Бикмуллин исеменә бирелгән паспорт шахта конторында торып калды. Менә шул паспорт буенча йомгакны сүтә башламагайлары дип куркам...
Дусты сөйләгәннәрне Фәхри зур игътибар белән тыңлап торды һәм хәзер, Таҗиның сүздән туктап уйга батканын күргәч, аны юатып:
– Минемчә, сиңа куркырга һич кирәкми, Таҗи абзый, – диде. – Эш монда шундый буталчык – белмим, аны кем генә ачыклый алыр икән. Хәмзәне эзләгәннәрдер, эзләгәннәрдер дә кул селтәгәннәрдер. Ә сине Таҗи Миңлебаев дип беләләр ләбаса, синнән шикләнерлек һичбер сәбәп юк.
– Монда эзләүнең икенче юлдан китүе дә бар шул, Фәхри туган... Шахтада берничә мәртәбә рәсемгә төшүемне әйтмәдем бит әле мин сиңа. Менә шул: ул рәсемнәр шунда шахтада калды. Рәсемнәрне Хәмзәнең туган-үскән җиренә җибәреп белешмә сораулары ихтимал, ә аннан, әйтик, бу Хәмзә түгел, ә ниндидер башка берәү дигән җавап килсә, беләсеңме, эшләр кая китәчәк? Ул чакта инде рәсемдәге кешене бөтен ил буенча эзләтә башлаячаклар бит. Патша ул эшне бик шәп оештырган... Мине становой белән стражникларны үтергән дип гаеплиләр... Инде син беләсең: мин мулланы үтердем, кулга алынган шахтерларны коткардым. Боларга тагын, тикшерүченең тырышлыгы белән, Хәмзәнең үлеме дә килеп өстәлүе мөмкин. Менә бит нинди чуалчык хәлгә килеп каптым мин, Фәхри туганкай!..
* * *
Таҗиның барлык шик-шөбһәләре дөрескә чыкты.
Берничә көннән соң аны, аяк-кулларын богаулап, охранкага допроска алып киттеләр. Сорауны бер офицер алды. Тәрҗемәче юк иде. Сорау алу беткәч, Таҗины протокол язмасына кул куярга, ягъни карага манчылган бармагы белән кәгазьгә тамга салырга мәҗбүр иттеләр. Протоколда нәрсәләр язылганын ул, әлбәттә, белмәде. Аннары аны берничә рәвештә рәсемгә төшерделәр, буен үлчәделәр һәм яңадан төрмәгә алып кайтып, ялгыз камерага яптылар.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 22
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.