Latin

Болганчык Еллар - 13

Total number of words is 3899
Total number of unique words is 1933
38.5 of words are in the 2000 most common words
55.7 of words are in the 5000 most common words
64.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Башкаларга да эләкми калмады. Әрлән кибетендәге барлык приказчикларын тетеп сүкте, берничә малайны кыйнап ташлады, хәтта ышанычлы кешесенә дә әллә нинди гаепләр тагып каныкты. Моның белән генә тынычланмыйча, үзеннән бурычка товар алучы күптәнге клиентлары белән дә ачуланышты һәм көне буе кәпәренеп, кибеткә товар алырга керүчеләргә бәйләнде. Ахырында ул, ярсып-тузып, Мәскәүдән һәм Варшаудан килгән вояжерларны кибетеннән төрткәләп чыгарды да, артларыннан товар өлгеләре салган чемоданнарын ыргытты.
Бу көнне Габдулла бай ярминкәдәге дулаган аю шикелле котырынды.
Кич җиткәч шул хәлендә өенә кайтты. Җиз комганга тутырып куйган су артык салкын кебек тоелды аңа. Шуннан ул комганны ыргытып бәрде, – комган мич кырына бәрелеп яньчелеп килде. Әрлән кайнап утырган самавырны тибеп аударды, авыр гына кара савытын алып көзгегә бәрде. Өй эчендәгеләр һәммәсе куркышып дер калтырап тора башладылар.
Шуннан соң ул ачу-ярсу белән:
– Нәрсә карыйсың син? Асраулар әйберләрне урлый, приказчиклар белән уйнашлык итә, ә син берни белмисең... – дип хатынына ябырылды.
– Ни булган сиңа бүген?.. Йорт эчендәге караклардан сакланып бетеп буламыни? – диде хатын.
– Теләгән кеше саклана. Син йортта хуҗа була белмисең. Асраулардан куркып торасың! Килмешәк! Ялкау!
Бу сүзгә инде Сәрвәр бикә дә түзмәде:
– Нишләп мин килмешәк булыйм? Ниткән ялкау мин?
– Ах син, мулла калдыгы! Миңа каршы киләсеңме әле?! – дип, Габдулла хатынының яңагына чалт-чолт сугып та җибәрде.
Хатын үкереп елый-елый ирен каргарга тотынды:
– Мине суккан өчен кулың корысын, илаһи ходаем! Мин мондый җәберләрне күрергә өйрәнмәгән.
Бай тәмам тугарылып китте:
– Өйрәнмәсәң, бар, кит! Иртәгә үк куып җибәрәм. Талак сиңа, талак, талак! Мең тапкыр талак! – дип ярсып кычкырды.
Сәрвәр бикә мамык мендәргә капланып үкереп еларга кереште. Ниһаять, бай кычкыра-кычкыра хәле бетеп, тамагы карлыгып, икенче бүлмәгә чыкты да, чишенми-нитми диванга ауды.
Иртәгесе көнне иртән ул чәй дә эчмичә кибетенә китте.
Сәрвәр бикә, гадәтендә булмаганча, киенмичә-бизәнмичә, бармагына балдакларын да кимичә, әтиләренә китте.
Кич җитеп, ирләр кибеттән кайттылар. Озакламый Сәрвәрнең әтисе дә килеп җитте. Күрешеп-исәнләшкәч, мулла дога кылып алды да, күтәрелеп карамастан, тәэсирле бер тавыш белән ипләп кенә сүзгә кереште:
– Сездә бик күңелсез хәлләр булган икән, кияү. Ходай кушып, ахыры хәере белән бетсен инде...
Габдулланың эшне зурга җибәрмичә, бу хәлдән тизрәк котыласы килә иде.
– Булды шул, бабай! Тормыш иткәч, табак-савыт шалтырамый тормый инде... – диде ул.
– Анысы шулай да, кияү, син бит кулыңны да уйната башлагансың икән. Минем кызым кагылып-сугылып үскән бала түгел, үзең дә беләсең. Тегенди-мондый мужик кызы түгел ул, кемгә кияү тиешле кеше икәнеңне онытмаска иде.
Габдулла байга бабасының кургаш кебек авыр сүзләре тәэсир итте. Ул шүрләп тынып калды. Кичәге ачуы бөтенләй сүрелеп юкка чыкты. Әрлән үзен гаеп эшләгән бер көчек кебек хис итте. Гаепле кеше шикелле, башын иеп:
– Гаеп миндә, бабай! Булды да бетте. Бер юлга гафу ит инде. Мондый хәл бүтән булмас, – диде.
– Мин гафу итәрмен дә, менә ходай гафу итәр микән? Шәригать кичерерме? Ахмак! Сиңа...
Габдулла бай мулланы сүзеннән бүлдерде. Үзенең гаебен йомшарту өчен ул сабыр гына, юаш кына итеп:
– Бәлкем никахны яңартырга кирәктер? – дип сорады.
Ул гына аз, – диде хәзрәт. – Син бит ул сүзне өч тапкыр әйткәнсең «Мең тапкыр... » дип тә кычкыргансың әле, шулай булгач, хәзер тәхлил кирәк инде...
*[Тәхлил – шәригатьтә: өч талак белән аерган хатынны яңадан алу өчен икенче бер иргә никахлату.]
Габдулла бай, коты алынып:
– Тәхлил?!! – диде. Бу сүзнең мәгънәсен бик яхшы белә иде ул. Хәзер инде ул кичәге дулавы-ярсуы өчен торган саен үкенә бара иде.
Бервакыт Әрлән үзе дә, бик риза булып, бер дустының хатыны белән тәхлил уздырган иде, әмма аның үз хатынын икенче бер кешегә һич тә биреп торасы килми иде.
– Андый эшкә бер дә җаным тартмый шул, бабай. Берәр башка чарасы юкмы соң? – диде ул.
– Тинтәк! Ахмак! Ходайны алдамакчы буласыңмы? Гомерең буе зина кылып яшәргә уйлыйсыңмы? – диде мулла.
Шулай итеп, Габдулла байга ризалашырга туры килде. Башка чара юк иде.
Мулла кияве белән кызына тәхлил уздырып, никахны яңартканчы бер-беренә якын килмәскә, икесе ике бүлмәдә йоклап, аерым торырга кушты да китеп барды.
Ике як та тәхлил өчен кулай кеше табарга тиешләр иде. Габдулла бай да, бабасы да кеше эзләргә керештеләр.
Бай йортындагы тормыш һаман үз җае белән бара кебек. Тик Габдулла белән Сәрвәр генә, шәригать кушканга буйсынып, очрашмаска тырышалар. Алар аерым ашыйлар, аерым бүлмәләрдә йоклыйлар. Хәтта кирәкле эш турында да чит-ят кешеләр шикелле ябык ишек аша гына сөйләшәләр иде.
* * *
Габдулла бай үзенең танышлары арасыннан тәхлилгә ярардай кешене һаман да әле сайлап ала алмады. Аларның берсен дә хатыны белән ялгыз калдырырга теләми иде ул. Бабасы әйткән кешеләрне дә ошатмады.
Мәдрәсә шәкертләрен инде әйтәсе дә юк. Аларны ул якын китерергә дә курка иде. Карт мәзингә килгәндә, аның ниндидер яман авыруы бар дип сөйлиләр. Габдулланың җәен-кышын мәдрәсәдә яшәгән бер сукыр картка да күңеле ятмый, чөнки аның турында, бер сәүдәгәр йортында тәхлил уздырганда бик озак вакыт сәүдәгәрнең хатыны яныннан чыкмый яткан дип ишеткәне бар иде.
Шул рәвешчә берничә көн узды. Әрлән, уйлана-эзләнә торгач, Вафага тукталды. Шул хакта бабасы белән киңәште. Үз нәүбәтендә мулла да Вафаны хуп күрде.
Беркөнне кич мулла белән кияве Вафаны өске катка чакырып, ул эшләргә тиешле эшне сөйләп бирделәр. Вафа, байның кушканына буйсынган бер кеше шикелле, бу эшкә һичбер карышусыз риза булды.
– Кара аны, соңыннан киреләнеп маташасы булма. Хатынны аерырга теләмим дип әйтмәссең дип ышанам мин сиңа. Ә? – диде мулла.
– Алла сакласын, хәзрәт! Әллә мин кеше алдап йөрүче бер бәндәме? – диде Вафа.
– Башка берәүгә ышанмасаң да, безнең агайга ышанырга була! – дип куйды Габдулла бай.
Шаһит итеп ике приказчикны чакырдылар. Шулар алдында Сәрвәрне дворник Вафа белән никахладылар. Шаһитларга берничәшәр тиен акча биреп, бу турыда беркемгә бер сүз ычкындырмаска дип ныгытып кисәтеп куйдылар...
Габдулла бай аргы бүлмәгә кереп бикләнде.
Вафа хезмәтчеләр өенә кайтып, үтмәс пәке белән сакалын төзәтте, мыегын җыйнаклады, юынып, эчке күлмәк-ыштанын алмаштырды, һәм шуннан соң ул бай йортына кире килеп, байның йокы бүлмәсенә керде. Анда аны Сәрвәр бикә көтеп тора иде.
* * *
Бай исә бу вакытны үз бүлмәсендә утын сүндерде дә, әкрен генә чишенеп, йокларга ятты. Ләкин йоклап китә алмады.
Габдулла бүлмәсеннән чыкты. Үзләренең йокы бүлмәсе янында туктап, ишек ярыгына колагын куеп торды. Эчтән бер тавыш та ишетелми иде. Иелеп, йозак тишегеннән карады, тик берни дә күрә алмады. Шуннан соң ишекне тартып карады. Ишек эчтән бикләп куелган иде. Үзләренең йокы бүлмәсе ишеге төбеннән Әрлән байтак вакыт китә алмый торды. Бүлмәсенә кергәч тә кәефе яхшырмады. Күзенә һаман йокы килми иде. Шуннан соң ул тиз-тиз генә киенде дә, тышка чыгып китте. Хезмәтчеләр өенә килеп, сер тота белә торган бер приказчикны уятты.
– Теләсәң күпме хакка теләсәң каян бер шешә аракы табып китер. Үтереп тешем сызлый. Түзәрлек чамам калмады. Бәлки, аракы бераз җиңеләйтер. Бар, тиз йөр! – дип боерды.
Габдулла бай, приказчикның кайтканын көтеп, кар өеме янына килде, Вафаның себеркесен алып, болай да чиста ишегалдын себерергә кереште.
Җитез приказчик байны озак көттермәде.
Габдулла бай бер шешә аракыны әйбәтләп кенә бүлмәсенә алып керде, шешәнең төбенә сугып бөкесен чыгарды да, авызыннан гына агызып голт-голт эчәргә кереште. Бер шешә аракыны эчеп бетергәч, йөрәге беркадәр басылган шикелле булды. Күңелендә, мин хәзер үк нәрсәдер эшләргә тиеш, дигән бер уй кузгалып, шул уй аңа тынгылык бирмәде. Ниһаять, бүген аның ястү намазын укымаганлыгы исенә төште. Төрле төстәге ефәк җеп белән чиккән намазлыкны идәнгә җәеп, Габдулла бай шул келәм уртасына басты да, ята-тора намаз укый башлады. Берничә минуттан соң инде ул идән уртасында гырылдап йоклап ята иде.
* * *
Иртәгесе көнне бай йортында таңнан торып тышка чыккан кешеләр Вафаны ишегалдында күрделәр. Ул зур агач көрәк белән кар көрәп йөри иде.
Габдулла бай үз вакытында йокысыннан торды, табынга утырып чәй эчте. Шуннан соң йокы бүлмәсе ишеге төбенә килеп, ишекне шакыды да:
– Бикә! – дип эндәшеп карады.
Сәрвәр һаман әле йомшак түшәгендә ята иде. Хатын, ефәк тышлы юрган астында рәхәтләнеп киерелә-киерелә, иренеп кенә:
– Әү! – диде.
– Агай бүлмәдәме?
– Юк. Ул әллә кайчан чыгып китте инде.
– Әйтмәдеме ул? Әйтмәдеме?
– Нәрсә әйтмәдеме?
– Теге, әйтергә тиешле сүзен.
– Юк, бер сүз дә әйтмәде.
– Нигә?
– Мин каян белим? Әйтмәгәч әйтмәде инде!
Шулчак Габдулланы тамагы кибеп китте. Нишләмәк кирәк? Үз гомерендә ул байтак тәҗрибә җыеп, сак эш итәргә өйрәнгән иде, шуңа күрә бу юлы да сабырлык белән түзәргә булды.
Тышка чыккач, баскыч төбендә аңа байның кушканын үтәргә әзер торган кыяфәт белән Вафа очрады. Кулына себерке тоткан иде ул.
– Я, хәлләр ничек, агай? Әйбәт кенә йокладыңмы?! – диде Габдулла.
– Бик шәп булды, бай, зур рәхмәт! – диде Вафа.
Габдулла бай кесәсеннән ун сумлык акча чыгарып дворникка тоттырды. Вафа акчадан баш тартмады. Икесе дә амин тотып, бит сыпырдылар. Бай китәргә ашыкмады. Вафа берәр сүз әйтмәсме дип көтә шикелле иде ул.
Тик Вафа бер сүз дә әйтмәде.
Шуннан соң Габдулла бай, җиңел чанага утырып, базарга китеп барды.
Кич белән яңадан мулла килде. Ике карт – кияү белән бабай – дворникны сайлап ялгышканлыкларын сизә башлап, аптырашып башларын чайкадылар.
Вафадан теге сүзне ничек әйттерү турында байтак кына уйлашып утырганнан соң, тагын бер көн көтәргә булдылар.
Төн җиткәч кенә Вафа тагы бай йортына килде. Тәрәзә араларына көзгеләр куйган, идәннәренә йомшак ефәк келәм җәйгән бүлмәләр аша узып, ул байның йокы бүлмәсенә керде. Йомшак мамык түшәктә Сәрвәр бикә аны көтеп ята иде инде...
Габдулла бай нишләргә, үзен кая куярга белмичә, кучерын уятты да, ат җигәргә кушты, ләкин ниятеннән кире кайтты һәм, үзе кайтканчы кучерга көтәргә кушып, капкадан чыгып китте.
Йөрәгендә көнчелек хисе белән бергә уянган теләген баскач, ул йолдызлар сүнә башлаганда гына өенә кайтты.
* * *
Авылда эш эшләп гомер иткән, бөтен тирә-якка атаклы көрәшче булган Вафаның көч-куәте күп иде әле. Киң җилкәле, таза беләкле мондый ирнең кочагы Сәрвәргә бик тансык, рәхәт тоелды.
Шуңа күрә икенче көнне иртән уянгач, ул Вафага:
– Сине кысарлар алар. Талак дигән сүзне әйтергә ашыкма! Бирешмә! Бераз рәхәтләнеп калыйк әле, – диде.
Вафа моның азагы начар булыр бит, дип курыкканлыгын әйтте.
– Берни булмас. Бик кирәк булса, ике көннән соң әйтерсең. Кара аны, оттырма, акчаны күбрәк сора. Кирәк була ул акча.
– Бирерләрме соң?
– Бирерләр, бирерләр! Тик үзең генә бирешмә.
Шул рәвешчә Сәрвәр бикә үзенең карт иреннән үч ала иде...
Икенче көнен иртән Габдулла бай тагы ишек шакып, хатыныннан: «Әйтмәдеме?» – дип сорагач, бу юлы да «юк» дигән җавап ишетте. Вафа аңа тагы баскыч төбендә очрап, байны сүзсез генә базарга озатып калды. Кич белән мулла килде. Картлар, киңәшкәннән соң, тагы бер көн көтәргә булдылар.
* * *
Кинәт кенә килеп чыккан бу гаҗәп хәл турында беренче кичне әле берничә приказчик белән асраулардан бер-ике кеше генә белә, күпчелек хезмәтчеләр берни белми иде. Көндез бөтен йортта бу хакта чыш-пыш сөйләшә башладылар, кич җиткәндә инде бу яңалык һәммә кешегә билгеле булган иде. Икенче көнне кич белән бөтенесе Вафаны:
– Хәлләр ничек соң, агай? Байның түшәге йомшакмы? Бикәнең куены татлымы? – дип, ачыктан-ачык үрти башладылар.
Өченче көнне асраулардан берсе, урамда бер ахирәтен очратып, бу яңалыкны аның белән дә уртаклашты.
– Сер итеп кенә әйтәм үзеңә, ахирәт, алла сакласын, берүк кешегә ычкындыра күрмә, безнең бай йортында гаҗәп хәлләр бар әле... Дворнигыбыз бикәнең ире булды... – дип тезеп китте.
Шулай итеп бу яңалык йорт эченнән урамга чыкты. Асрауның ахирәте аны бөтен таныш һәм таныш булмаган кешеләренә таратты. Ул, тәхлилне үзенчә аңлап, һәр кайсысына бик зур сер итеп кенә:
– Габдулла байның хатынына ачуы килгән дә әйткән ди: «Рәхәттә яши белмәдең, маеңа чыдый алмыйча котыра башладың, менә шуның өчен мин сине акылга утыртыйм әле, бөтен халык алдында үзеңне хур итәм», – дигән ди. Ә хәзер, бикәне дворникка хатынлыкка биргән ди. Билләһидер, ялганласам, баскан урынымда җир упсын! Миңа үзләренең асраулары сөйләде, – диде.
Приказчиклар да авызларын йомып йөрмәделәр:
– Безнең байның хатыны һәр көнне дворник белән куна, бай үзе Акком асты урамына кызлар белән типтерергә китә, – дип сөйләделәр.
Берничә көннән соң инде Габдулла бай йортындагы хәлне белмәгән кеше калмады. Бу хәбәр мәдрәсә шәкертләренә дә барып ишетелде. Алар тәхлилнең үз араларыннан берәрсенә эләкмәвен бик кызгандылар. Бу яңа гайбәтне бөтен кала тәмләп сөйләде.
Узганда-барган да Габдулла байга кешеләр көлеп карап калалар, «менә шушы кеше инде ул» дип бармаклары белән төртеп күрсәтәләр шикелле тоела башлады.
Карт хәзрәт тә, Габдулла бай да тәхлил өчен Вафаны сайлап бик каты ялгышканлыкларын аңладылар. Беркөнне кич алар Вафаны чакырып алгач, мулла аңардан:
– Нишләп син, агай, сүзеңдә тормыйсың? – дип сорады.
– Нинди сүз? – диде Вафа.
– Иртәгесе көнне иртүк хатының белән аерылышырга сүз биргән идең ләбаса... Оныттыңмыни?
– Ә, аны әйтәсез икән, – диде Вафа. – Сүз бирүен биргән идем бугай да, хәзер менә сүземнән кире кайттым.
– Ярый торган эш түгел бит ул, Вафа агай!
– Аның нәрсәсе ярамый, хәзрәт? Мин бит синең кызыңны урлап та, алдап та алмадым. Шаһитлар алдында үзең никахладың.
– Син кирегә борып маташма! Без синең белән шаярмыйбыз, – дип, сүзгә Габдулла бай да кушылды. – Моның акылга сыя торган эш түгеллеген үзең дә бик яхшы беләсең. Форсаттан файдаланып, миннән күбрәк акча каерырга чамалыйсыңмы? Күпме кирәк, әйт!
– Ә күпме бирәсең?
– Күпме сорыйсың?
– Биш йөз сум көмеш.
– Биш йөз сум көмеш?! – диде Габдулла бай шаккатып. – Ә ул кадәр акчаны саный белерсеңме соң?
– Акчасы булса, саный белербез. Син саный беләсең ич әле, минем синнән кай җирем ким?
Габдулла бай гарьлегеннән шартларга җитеште.
Шуннан соң сатулашырга керештеләр. Әрлән башта йөз сум тәкъдим итеп, аз-азлап өсти барды. Вафа үзенекен унбиш-егерме сумлап киметә башлады.
Байтак кына сатулашып, мулла да үгетләгәннән соң, ахырында ике йөз сумга килештеләр.
Вафа, акчаны кесәсенә салып:
– Сәрвәр бикәгә миннән талак, талак, талак! – дип, шәригать кушкан сүзләрне шартлатып әйтте дә, чыга башлады.
Габдулла бай кулын изәп аны кире туктатты:
– Мондый эшләрдән соң инде, агай... – дип әйтә башлаган иде, Вафа аның сүзен бүлеп:
– Нәрсә әйтергә теләгәнеңне беләм, бай, беләм. Үзем дә китәм, бер көн дә артык тормыйм монда, – диде.
– Файдасын күр ул акчаларның. Тик кешеләргә генә сөйләп йөрмә! – дип кычкырып калды бай аның артыннан.
Бабасы җиңел сулап куйды.
Бу төнне Сәрвәр бикә ялгыз гына йоклады.
Икенче көнне иртән Вафа, әйберләрен җыеп, приказчыклар белән асраулар сакларга дип биреп торган акчаларны һәм әйберләрне дә алып, Габдулла бай йортыннан чыгып китте.
Абыйсының Әрлән байның баҗасы булганлыгы Сафага да ишетелде, әмма Вафаның байдан шактый акча каерып киткәнлеген ул берничә көннән соң гына белде.
Шулай да мулла, киявенең соравы буенча, Сафаны эшеннән куды.
Вафа авылга күп акча һәм байтак кына мал белән кайтып төште. Бер атнадан соң авылга Сафа да кайтты, тик аның кесәсендә берничә тиен акча гына бар иде.


XIV. Саулыгың булса, аты табылыр
Әкрәм кариның кара көнгә дип саклап тоткан запас икмәге юк иде.
Ачлык чагында балаларын сабакка йөртү турында уйлаучы булмады диярлек. Мәктәпкә нибары унлап кына бала йөрде. Зур бүлмәне җылытып тору кирәк түгел, анлык утыны да юк иде. Шуннан соң инде Әкрәм кари балаларга сабакны үзенең мунчасында гына укыта башлады.
Җиһан абыстайның да эшләре шәптән түгел иде. Берничә куштанның кызларыннан башка бүтән укучысы юк иде.
Әкрәм кариның гаиләсе баштарак атна саен садакага килгән ризык белән тукланып, ничек кирәк алай җан асрый иде әле Әмма язга таба балалар бөтенләй сабакка йөрмәс булдылар. Алар килмәгәч, керем дә бетте.
Әкрәм кари үзенең балаларын агасына җибәрергә мәҗбүр булды. Балалар, анда барасылары килмәсә дә, барып, Шәмси муллага әтиләре әйтергә кушкан үтенечне тапшырдылар. Мулла йортында балаларын ашаттылар, ләкин Әкрәм кариның гаиләсенә дип бер сынык та бирмәделәр. Әсма остабикә балаларга, берничә кадак он бирермен дип, ниндидер кул эше тоттырып җибәрде.
Шуннан соң инде Әкрәм кари Сабирҗан мәзингә мөрәҗәгать итеп карады.
– Балаларга сабак укыткан чагыңда без сиңа хәл кадәренчә ярдәм иттек. Мондый вакытта аз ярдәм түгел ул. Моннан ары бездән өмет итмә. Ходай тәгалә ачтан үтермәс әле, – диделәр аңа.
Башка куштаннардан ярдәм сорауның файдасы юк иде.
Шуннан соң Җиһан абыстай, нишләргә белмичә гаҗиз булып, беркөнне Саҗидәләргә килде.
Саҗидәләрнең Сафа җибәргән акчага сатып алган алабуталары күптән ашалып беткән иде инде. Саҗидә буш киштәләрне йөз кабат тикшереп караса да, берни таба алмады. Ә тышта инде яз җиткән, елгада боз кузгалган иде. Иске күпер «ватылам-җимереләм... бетәм... » дигән шикелле, язгы ташуда шатыр-шотыр килеп дер селкенеп утыра иде.
Йөз яшьлек Зөһрә карчык, Җиһанны күргәч, җанланып китте, «ашарга берәр нәрсә китерде микән әллә?» дип уйлады. Сафа белән Саҗидә алай уйламадылар. Әкрәм кари гаиләсенең ни хәлдә яшәгәнлеген бик яхшы белә иде алар.
– Хәл-әхвәлегезне белим дип кердем... Ни хәлләрдә яшисез? – диде Җиһан.
– Менә әкренләп тырмашабыз инде, абыстай. Җан асрыйбыз әле.
– Син калада булып кайттың бугай, Әхмәтсафа? Анда да тормыш җиңел түгелдер инде?
– Ярлы кешегә кайда да бер, абыстай.
Шунда сүз өзелеп калды.
– Ашарга бер тәгам ризыгыбыз калмады. Сезнең дә шулайдыр инде... Сезгә киңәшкә килгән идем. Нишләргә инде? Балалар кызганыч бит... Ачтан үтерербез микәнни инде аларны?.. – диде Җиһан, тынлыкны бозып.
Саҗидә уйга калды.
Сафа белән Җиһан авыр сулап куйдылар.
Шулчак Саҗидә, җанланып китеп, ят бер тавыш белән диярлек иренә эндәште:
– Карале...
– Нәрсә?
– Әгәр дә атны... алашаны...
– Нәрсә?
– Суйсак дим... әтиләр дә, Ильяс абыйлар да ач, үзебез дә, абыстайлар да... Итен дүрт йортка бүләрбез. Халыкка паек бирәселәр ди. Бәлкем шуңарчы җиткерербез. Аллага тапшырыйк. Барыбер үлә бит инде ул...
– Озакламый яшел үлән чыга... Үзең уйлап кара!
– Саулыгың булса, аты табылыр! Исән калсак – юнәтербез, табарбыз... Яз озакка сузылса, барыбер үләчәк... Үзебез үлсәк, ат кемгә хаҗәт? Аллага тапшырыйк. Ичмасам тамагыбыз туяр, бүтәннәргә дә ярдәм итәрбез. Бер изгелек эшләрбез.
Бердәнбер таянычыннан да колак кагу бик авыр иде, шуңа күрә Сафа берни дип тә җавап бирмәде.
Җиһан абыстай әкрен генә ишеккә таба китте.
Сафа аңа карап торды да, сүзләрен ачык итеп:
– Абыстай, иреңә әйт, килсен... Бераз булышыр, – диде. Аннары Саҗидәгә: – Бар, бабай белән Ильяс абзыйны чакырып кил, – диде.
Дүрт ир, кулларына бау белән зур пычак тотып, аягында көчкә басып торган арык алаша янына килә башлагач, ат үзенә бер-бер хәл эшләтәселәрен сизде. Ул шулкадәр хәлсез иде, аякларын бәйләгәндә хәтта колагын да торгызмады, селкенмәде дә, үзен җиргә егып салганда да карышмады. Әкрәм кари «Аллаһы әкбәр» дип үткен пычак белән атның муенына сызып җибәргәч кенә, алаша соңгы тапкыр дымлы җир исен тирән итеп сулап куйды.
Сафа атны суеп бетергәнче өеннән чыкмады. Алашаның тиресен туный башлагач кына, ул да башкалар янына килеп кушылды. Ат суючылар тирәсенә коточкыч сәләмә киемле бала-чага җыйналды. Алар ярым түгәрәк рәвешендә утырышып, олыларның ат тиресе тунаганын бик кызыксынып карап тордылар. Берничә карт эт тә килеп җитте. Алар, үзләренең ачы тәҗрибәләреннән чыгып, кешеләргә бик үк якын килмиләр иде.
Сафалар ишегалдына, берәр сөяк тимәсме дип, хәлсез ач күршеләре дә керделәр. Бөтен бите-тәне җыерчыкланып, бөрешеп беткән бер карчык әледән-әле:
– И алла! Өлгерми калганмын бит! Савыт куеп канын җыеп аласы булган. Бер көнгә җитәр иде, – дип сөйләнде.
Ниһаять, атның тиресен тунап бетерделәр. Аның итендә аз гына да мае юк, итенә караганда сөяге күбрәк иде. Итне дүрт йортка бүлделәр. Эчәк-карыннарын, үпкә-бавырларын һәм сыйрак сөякләрен күршеләргә бирделәр. Һәркем үзенә тигән өлешне бик әйбәтләп кенә өенә күтәреп алып китте. Атның тиресен, бик кыенга калсак кирәк булыр дип, өйалдына элеп куйдылар. Халык өйләренә таралышты, ат суйган төштә, юеш җирне комсызланып ялый-ялый, этләр генә калды.
* * *
Ач бала-чага су буена төшеп китте. Алар арасында Исмәгыйль дә бар иде.
– Карагыз әле: нинди зур боз агып килә, әх, ут ягып җибәрәсе иде! – диде бер малай, елгага таба күрсәтеп.
– Ә салам каян алабыз соң? – диде икенчесе.
– Менә бу да ярый! – дип, беренче малай кар астыннан чыгып кояш җылысында кибеп өлгергән тирес өемен күрсәтте.
Малайлар тирес өеме янына барып, аннан кушучлап яр буена тирес ташырга керештеләр. Берсенең шырпысы да табылды. Теге боз ярга якынлашкач, тирескә ут төртеп боз өстенә ташладылар. Малайларның учагы төти-төти елга буйлап агып китте.
Тук елларда бу уенга егетләр, хәтта олылар да катнаша иде. Кочак-кочак саламга ут төртеп, боз өстенә ташлыйлар иде.
Бала-чага әнә шулай үзләре ягып җибәргән учакка кызыксынып карап торганда, көтелмәгән бер хәл булды. Әлеге тирес яккан зур боз кисәге иске күпергә барып бәрелде дә, күпер шатыр-шотыр килеп җимерелеп төште. Күпернең бүрәнәләре, такталары суга коелып, бөтерелә-бөтерелә агып китте.
Малайлар: «Багор кирәк! Багор! Күпер җимерелде!» – дип кычкыра-кычкыра урам буйлап йөгерештеләр. Ләкин алар кычкырганга берәү дә чыкмады. Шуннан соң малайлар тынып, өйләренә таралыштылар.
Исмәгыйль өйләренә кайтып кергәндә, аш ягында мичтә дөрләп ут яна, казанда аш пешә иде. Малайның борынын кытыклап тәмле ит исе килеп бәрелде...

XV. Басуда сабан туе
Кыш урталарында:
– Казна паек бирә икән...
– Ачларга икмәк җибәрәләр, имеш... – дигән хәбәр таралды.
Ачларга дигән икмәк Казанга яз көне генә килеп җитте. Байтак вакыт ул шунда складларда ятты.
Хөкүмәтнең ярдәмгә дигән икмәге авылга барып җиткәнче, ярлыларның барысы диярлек кырылып бетте...
Язгы ташу сулары да агып китте. Җылы кояш астында җир кипшерә-кибә башлады.
Каладан бер язу килеп төште.
«Ач авылларның кешеләре үзләренә бирәләсе икмәкне фәлән вакытка чаклы килеп складтан алмасалар, икмәксез калачаклар», – диелгән иде анда.
Куштаннар бу эшнең үзләренә файдасы тиячәген чамалап, икмәкне авылга кайтарырга риза булдылар.
Ниһаять, казна паегы Мәүла Колыга да кайтып җитте. Әмма бу юлы да икмәккә мохтаҗ кешеләргә тимәде ул.
Фәйзулла старостаның тырышлыгы белән эре бөртекле яхшы арышны яртылаш койрык кушкан начар арышка алмаштырдылар. Ашлыкның байтак өлешен олаучыларга бирделәр. Мулла белән мәзингә дә берәр капчык илттеләр. Калганын җыенда бүтән кешеләргә бүлә башладылар. Куштаннар ашлыкны кешенең җиренә карап бүлүне таләп иттеләр. Шунда инде шау-шу, кычкырыш-талаш купты:
– Ниткән хәл инде бу, картлар? Хатын-кыз белән бала-чаганың ашыйсы килмимени? – диделәр.
Тол Таҗи, Бүкән Фәхри һәм тагы берничә кеше ярсып-кызып ачларны якларга керештеләр. Шуннан соң куштаннарга чигенергә туры килде. Икмәкне җан башыннан бүләргә булдылар.
Ләкин монда да авылдан киткән кешеләр белән үлгәннәргә өлеш чыгарыргамы дигән мәсьәлә килеп туды.
Куштаннар «үле җаннар»га да өлеш тиешле дип дауладылар. Алар авылдан китеп хәбәрсез югалганнарның һәм үлгәннәрнең җирләре белән бергә паекларын да алырга чамалыйлар иде. Фикерләр икегә аерылды. Бер якта – куштаннар һәм кулаклар, икенче якта – халыкның калганы иде.
– Хөкүмәт сезгә паекны бушлай бирми, бурычка биреп тора. Моның өчен түлисе була... Аннары үлгәннәр белән хәбәрсез югалганнарның җирләре өчен дә түләргә туры киләчәк. Алай тота-каба гына хәл итмәскә, бу турыда ныклап уйларга кирәк, – диде Фәйзулла.
– Бирәбез! Бирәбез!
– Юк, бирмибез!
– Өлеш чыгарабыз!
– Юк, чыгармыйбыз! – дип, һәр як үз сүзен куәтләде.
Шуннан соң тагын староста сөйләргә кереште:
– Әгәр дә без шушылай килешә алмый даулашабыз икән, ул чагында паек бүлүне куеп торырга туры киләчәк... Старшина белән писердән сорыйсы булыр. Алар ни әйтерләр... – дип, Фәйзулла кәгазьне бөкләде дә, өенә китә башлады.
Шул чакны, халыкны этә-төртә Таҗи алга чыкты һәм староста каршына килеп:
– Ах, бирән корсак! Ачлар өлешенә кермәкче буласыңмы? Кибәннәрең белән бергә тотып яндырырга сине, аннары белерсең! – дип кычкырды.
Шау-шу басылды. Фәйзулла туктый калды. Таҗига каршы берәү дә җавап кайтармады. Фәхри белән тагы берничә кеше тавыш-тынсыз гына Таҗи артына килеп бастылар.
– Я, әйтегез. Безнеңчә бүләргә ризамы сез, юкмы? – дип сорады Таҗи.
– Юк. Алай итеп булмый... Синеңчә, икмәкне өләшеп бетерим дә, бурычын мин түлимме
Таҗи, сүзен теш арасыннан кысып кына:
– Әһә, алаймы?! – диде дә, йодрыкларын кысып Фәйзуллага таба атлады. Фәйзулла читкә тайпылды.
Кемдер алар арасына килеп керде. Таҗины артка сөйрәделәр. Җыен бозылды, халык шаулаша, кайный башлады.
Болай булса, эшләр яманга китеп, куштаннарның җыеннан исән-сау ычкына алмаулары да бар иде, тик ачлык көчлерәк булып чыкты. Барысы да мондый хәлдә эш озакка сузылыр, сугыш-талаш аркасында паек өләшенми калыр дип курыктылар.
Таҗи, бу хәлне аңлап, ачуын тыеп булса да, бер читкә китте.
Куштаннарның сүзе өскә чыкты. Ачларга кеше башына егермешәр-утызар кадак чүпле арыш тиде, байлар исә берничәшәр пот алдылар.
Хуҗасыз калган җирләр өчен салым түләргә вакыт җиткәч, куштаннарның ул бурычның бөтен авырлыгын шул ук ярлылар җилкәсенә салачагына шик юк иде.
* * *
Арыш биргәннән соң, озакламый чәчүлеккә солы, арпа һәм бодай да өләштеләр. Куштаннар бу юлы да алдатмадылар. Орлыкны җан башыннан түгел, бәлки җиргә карап бүлделәр.
Ачтан үлгәннәр һәм хәбәрсез югалганнарның җирләрен байлар үзләренә алдылар. Сабан ашлыкларын чәчәр вакыт узган булса да, крестьяннар:
– Үлсәм үләм, барыбер җиремне чәчәм!
– Җиремне тырнагым белән тырмап булса да барыбер сөреп чыгам! – дип, ашыга-ашыга җирләрен чәчеп чыктылар.
Кайсылары авыр сукага үзләре җигелеп, балалары белән хатыннары суканы арттан, яннан эттеләр, кайберләре көч-хәл белән кыш чыккан сыерларын җиктеләр. Берише кешеләр басуга көрәк тотып барды. Сукаланган җирне кул тырмасы белән тырмаладылар. Чәчкән ашлыкны кош-корт чүпләмәсен дип көн-төн басуда сакта тордылар.
Яз бөтен нәрсәгә тереклек сулышы өрде. Урманда, болыннарда хәзер яфрак, яшь үрентеләр, сутлы кайры, ашарга ярарлык үлән тамырлары, суда балык бар, һич югы бака бар; кырда чыпчык, карга, күгәрчен, чәүкәсе бар. Болар һәммәсе ашарга ярый. Ничек сөенмисең, ничек өметләнмисең? Җиргә дә орлык чәчелгән, анысы яңа уңыш бирәчәк.
Быел басулардагы авыр эш халыкка күңелле сабан туен алыштырды. Ат чабышы урынына сыер җигеп җир сөрү; күңелле, шау-шулы уеннар урынына кулга авыр көрәк тотып җир казу булды. Әмма хәлдән тайдырырлык бу авыр эш хәзер кешеләргә күңелле сабан туе уеннарына караганда күбрәк шатлык һәм өмет бирә иде.
* * *
Каладан, Габдулла байның йортыннан һәм кибетеннән алып кайткан акча белән мал Миңлебай Вафасына көч-куәт һәм ышаныч бирде. Хәзер инде ул җыеннарда һәрвакыт, масаеп кына, үз фикерен әйтә башлады, анасыннан да бигрәк ертлачрак булып китте.
Аның ике көр аты каладан паек һәм чәчүлек ашлык ташыды. Ниһаять, Вафа да чын куштан булып китте һәм, бүтән куштаннар шикелле, ат биреп торган өчен ашлыгын да, ачтан үлгән ярлыларның бер өлеш җирен дә алды.
Авыл хәзер ике генә төркемгә – ачлар белән тукларга һәм атсызлар белән атлыларга гына бүленгән иде. Ярлылар ачтан үлеп бетте, урта хәллеләр алар хәленә төште, байлар исә тагы да баеп китте. Урталык калмады.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 14
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.