Latin

Болганчык Еллар - 31

Total number of words is 4006
Total number of unique words is 1986
39.1 of words are in the 2000 most common words
55.6 of words are in the 5000 most common words
63.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
– Һе, әйттең сүз! Безнең Ирдәүкә үзен алай җиңел генә алдаттыра торганнардан түгел! Сез аны белмисез әле, җәмәгать. Болай булгач инде, ул нинди дә булса берәр хикмәтле эш артыннан йөри торгандыр. Ире аңа ияреп киткәндер. Менә күрерсез, озакламый кайтып та җитәрләр!..
Шулай да халыкның шөбһәләнүе артканнан-арта барды. Хәтта югалучыларны эзләргә дип кеше җибәрмәкче дә булганнар иде. Ләкин шулвакытны кемдер сөрән салып:
– Әнә кайтып киләләр! – дип кычкырды. Барысы да ул күрсәткән якка борылып карадылар. Инеш яры буйлап аякларын көч-хәл өстерәп, бөгелә-сыгыла, ике кеше ниндидер зур-зур бәйләмнәр тартып килә иде. Болар, һичшиксез, Саҗидә белән Сафа булырга тиеш иде. Ләкин нәрсә өстерәп киләләр соң алар? Халык арасында шаярту-көлү тавышлары ишетелде:
– Теге, үзләрен алып киткән албастының муенын борып ташлап, шакшы гәүдәсен өстерәп кайталар булыр.
– Әллә аю тотканнар микән?
– Ниткән аю булсын?! Ишәк үләксәсе тапканнар!
Ул арада Сафа белән Саҗидә туктап бераз хәл җыеп тордылар да, яңадан кузгалып киттеләр. Ниһаять, гаҗәпләнгән кешеләр сәер йөкне аермачык күрделәр: тал чыбыгы һәм юан-юан казыклар бәйләме иде бу. Шаярту-көлүләр шундук тынып калды.
Шабыр тиргә баткан Сафа белән Саҗидә җәйләүгә килеп җиттеләр дә, аягөсте торырлык хәлләре дә калмаганга, күрәсең, киселгән агачтай, үзләренең әле җыеп та алынмаган урын-җирләре өстенә аудылар. Халык төркемендә шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Шундый җәфа белән өстерәп кайткан чыбык һәм казыкларның Миңлебай Сафасына нигә кирәк булуын әле һичкем аңышып җитмәсә дә, авыр хезмәткә карата элек-электән сакланган ихтирам хисе кешеләрне шаярту сүзләре әйтүдән тыеп тора иде.
– Уф, тыным-өнем бетте!.. Су бирегез! – дип куйды Саҗидә, ыңгырашып.
Аңа шундук суык чәйле чынаяклар тоткан берничә кул сузылды. Саҗидә, чак кына башын күтәреп, кипшергән иреннәре белән чынаякка үрелде дә, йотлыга-йотлыга шифалы суны эчәргә тотынды. Бераздан инде алар икесе дә, хәл алып, урын өстенә торып утырдылар.
Аннары сорашу-аңлашулар башланды:
– Нәстәгә апкайттыгыз бу чыбыкларны?
– Читән тотарга.
– Читән тотарга? – дип кабатлап сорады кайсыдыр, мыскыллы көлемсерәп. – Ул читән ихатаң эчендә бетләреңне кышлатырга уйламыйсыңдыр бит, Сафа абзый?
– Ә син безне шыбыртма яңгыр астында йокларга кушар идеңмени? – диде Саҗидә, чәпчеп. – Йорт өлгергәнче кайдадыр яшәргә кирәк ләбаса!
– Әллә сез чынлап монда калырга булдыгыз?
– Әйе.
– Туган илгә дә кайтасыгыз килмиме?
– Килми. Анда сине бәлеш пешереп көтеп тормыйлар ич. Хуҗалыкны башлап җибәрү кайда да бертөсле авыр. Шулай булгач, нигә анда кайтырга, лутчы инде бәхетне монда сынап карарга.
Кешеләр, ничектер, уйга баткан бер кыяфәттә тагын тынып калдылар. Сафа белән Саҗидәнең шулай, бернинди киңәш-табыш итмичә, кисәк кенә эшкә башлап җибәрүләре күбесенә дөрес юл кебек тоелды.
Әле кичәгенәк кенә туган илгә кайтуны дәртләнеп яклаган Хатип бу күңелсез тынлыкны беренче булып бозды:
– Җәмәгать, ныклап уйласаң, алар чынлап та хаклы бит. Зерәгә генә шундый фикергә килмәгән алар. Безнең барыбызның да хәзер акчасы бик аз. Монда калсак, без бу акчаны берәр файдалы эшкә, хуҗалык кирәк-ярагына сарыф итә алачакбыз, ә китеп барсак, аның сукыр бер тиене дә калмаячак, бөтенесе юл чыгымнарына тотылып бетәчәк. Өйгә буш кул белән кайтудан ни файда? Әле кайтып җитә алсаң ярый, югыйсә ярты юлда терәлеп калуың да бар... Юлы ерак, әллә нәрсәләр булуы мөмкин ич.
– Хатын-кызга, дөрес сүз сөйләсә дә ышанма! – диде шулчак шыгырдавык тавышлы берәү, ләкин Саҗидә аны шундук куырып-өтеп алды:
– Ярый, күп ишеттек андый өркетүләрне, Шаһи абзый! Күңелең бик ашкына икән – бар, кайта бир. Сине монда беркем дә көчләп тотмый. Әмма инде башкаларга киртә булма. Мин менә ирем белән биредә калырга карар иттем. Калачакмын да! – Аннары ул Сафага таба борылды: – Әйдә, бераз тамак ялгап алыйк та, тагын эшкә тотыныйк. Син камышка барып килерсең, ә мин ул арада казыклар кагып, шалаш читәнен үрә башлармын. Ә инде кем дә кем беренче казыгын хатын-кыз каккан авылда торып калырга хурлана икән, ул кешегә тулы ирек: теләгән җиренә китсен, дүрт ягы кыйбла! Иртәгә калага барып китмәннәр алып кайтырга онытмыйк! Орлыклык бодай белән бәрәңгене Гафият хаҗидан алырбыз. Ә өйнең, алла боерса, менә дигәнен торгызып куярбыз, мин андый балчык өйләрнең ничегрәк салынганын караштыргалап йөрдем инде.
Саҗидә иелеп җирдән чәйнекне алды да, җәһәт-җәһәт атлап, инеш буена төшеп китте. Сафа учак ягар өчен чыбык-чабык туракларга тотынды.
– Менә ичмасам хатын! – диде Хатип, сокланып. – Теләсә кайсыбызның борынына чиртә торган!
– Шуңа күрә дә Ирдәүкә дип исем кушканнар инде аңа... Әйтте исә эшләми калмый – сүзе эштән һич аерылмас.
Хатип тагын бераз уйланыбрак торды да, кистереп әйтеп куйды:
– Әйе, мәсьәләне дөрес хәл кылган болар. Мондый хатыннан без ирләргә дә акыл өйрәнү зыян итмәс иде. Хатын булып ялгыш кына тугандыр ул, билләһи... – Аннары Хатип, картларга таба борылып: – Җәмәгать, мин монда калырга булдым, – диде дә, әйберләре өелеп торган якка таба китеп барды, әмма ярты юлга җиткәч кабат борылып: – Сафа! Камышлыкка барганда миңа да әйт, бергә китәрбез, – дип кычкырды.
Чәй эчкәннән соң Сафа, Хатип һәм тагын берничә ир баулар алып камышлыкка киттеләр. Калган ирләр таллыкка чыбык чабарга юнәлделәр.
Саҗидә исә савыт-сабаны юып, табынны җыештыргач, казыклар очларга кереште. Бу эшне бетергәч, җиңнәрен сызганды, чәч толымнарын, иелгәндә алга төшеп комачауламасын өчен, шәльяулыгы эченә җыештыргалап баш артына чөеп куйды һәм җир өстенә казык очы белән тирән сызык сызды да, су сибеп туфрагын йомшартты. Аннары, бөтен көченә селтәнеп, шушы чокыр-сызыкка беренче казыкны китереп кадады. Ләкин казык җиргә тиешле тирәнлеккә кермәгән иде әле, шуңа күрә Саҗидә аны, кире суырып алып, шул ук чокырга икенче кат кадады. Шулай итә-итә, беренче казык артыннан икенчесе, өченчесе утыртып куелды...
Каяндыр килеп чыккан Гариф Саҗидәнең өлгер, җитез хәрәкәтләренә сокланып карап торды-торды да, үзендә дә эш дәрте кузгалып, аңа булышырга тотынды.
Казыклар утыртылып беткәч, читән үрергә тотындылар. Сафа зур бер камыш бәйләме өстерәп кайтып кергәндә, китерелгән тал чыбыгы бетеп килә иде инде. Шуңа күрә алар өчәүләп тагын чыбыкка барып килделәр. Аннары, читән стенаны үреп бетерү эшен Саҗидәнең берүзенә калдырып, Сафа белән Гариф яңадан әрәмәлеккә киттеләр һәм анда, озынрак агачларны кисеп, шалаш түбәсе өчен матчалар әзерләделәр. Кичке эңгер-меңгер төшкәндә инде куыш бөтенләй әзер дияргә мөмкин иде.
XXI
Куышның түбәсен кәс белән ябарга булдылар. Бу эшкә Саҗидә алынды. Сафаның исә үз эше – инеш буена төшеп, кирпеч сугарга кызыл балчык әзерлисе бар иде. Ул анда китәргә торганда гына янә Гариф килеп җитте.
– Кая җыендың? – дип сорады ул Сафадан.
– Инеш буена. Мичлек кирпеч сугарга иде исәп.
– Калыбың бармы соң?
– Сандык капкачыннан бер нәрсә әтмәлләгән булган идем дә, ярардырмы, юктырмы.
Гариф бу эштә дә Сафага булышырга теләк белдерде. Алар чиләк, көрәк ише нәрсәләр һәм әлеге кирпеч калыбын алдылар да, икәүләп инеш буена төшеп киттеләр. Зур бер чокыр казып, аңа ком аралаш кызыл балчык тутырдылар һәм өстән күп итеп су сиптеләр. Аннары аяк киемнәрен салып, ыштан балакларын тездән югары сызганып шул чокыр эченә кереп бастылар да, ком-балчык катнашмасын бик әйбәтләп изәргә керештеләр. Балчык тәмам изелеп үзле бер боламык төсенә кергәч, кирпеч сугу башланды. Әмма берничә кирпеч сугып өлгермәделәр, калып кинәт таралды да китте.
– Юк, эш болай барып чыкмас, калыпны тазарак агачтан, нык итеп ясарга кирәк, – диде Гариф. – Бар, йөгереп кенә балта алып кил әле, ә мин урманга барып агач сайлый торам.
Шулай итеп, берсе җәйләүгә, икенчесе урманга китеп барды. Гариф калыпка ярардай таза агачны бик тиз эзләп тапты. «Их, өтерге дә кирәгие бит, әйтергә онытканмын!» – дип уйлап куйды ул, үкенеч белән. Ләкин җәйләүгә кайтып йөрисе килми иде, шуңа күрә ул әле генә үзе сайлаган агач төбенә сузылып ятты да, Сафаны көтәргә булды.
Талгын гына искән йомшак җилдә шыбыр-шыбыр агач яфраклары кыштырдый иде. Йокымсыраткыч рәхәт бу кыштырдау тавышы Гарифның уйларын каядыр бик еракка, үткәннәргә алып китте.
Россияне ташлап киткән качакларның зур бер төркеме белән ул бу җирләргә моннан унбиш еллар элек килеп чыккан иде. Ничек кенә тырышып-тырмашып карамадылар алар ул чакта. Ләкин барыбер рәтле тормышка ирешә алмадылар. Явыз язмыш һәммәсен әкренләп кайсын-кая ташлап бетерде. Гариф баштарак хаммал булып эшләде, аннары төрле көнлекче эшләрдә бил бөкте. Менә хәзер аның ватаны да, якын кардәше дә – берсе-бер юк. Якын кардәш дип аталырдай барлык дус-ишләре – һәммәсе дә үзе шикелле үк йортсыз-җирсез кешеләр. Алар арасында узган тормыш аның хәтерендә әле дә булса яхшы саклана. Аларның берсе әрмән, икенчесе урыс, икесе грек, икесе төрек иде, ә ул үзе, Гариф – татар егете. Җидесе дә бер үк җирдә – инҗир киптерү эшендә эшлиләр иде.
Үзара тату, дус тордылар алар. Эшләп тапкан бөтен мал-акча бер казанга салына барды. Бернинди «синеке-минеке» юк, һәммәсе уртак. Берәүсе авырса, калганнары аны тәрбияли, ашата. Берәвенә кием-салым яки бүтән нәрсә алырга кирәк булса, анысы да шул уртак мал-байлык исәбенә эшләнә. Ә бит, уйласаң, үзләре бер-берсе белән рәтләп аңлаша-сөйләшә дә алмыйлар иде югыйсә, һәркайсы үз теленнән башканы белми иде. Күрәсең, һәммәсе өчен уртак бер телне – фәкыйрьләр телен үзләштергән булганнардыр; үзара беркайчан ызгыш-талаш чыкмавы да бәлкем шуның белән аңлатыладыр.
Әмма хуҗа кешегә алар арасындагы бу дуслык ошамады, күрәсең. Ул аларны астыртын гына карап, күзәтеп йөрде-йөрде дә, ахырда берсе артыннан икенчесен эштән куып чыгара башлады. Шулай кайсы кая китеп, таралышып беттеләр, аннары инде кабат очрашырга да туры килмәде...
Гарифның уйлары, үткәнне калдырып, хәзерге көнгә – үзенең яңа танышларына кире кайтты.
«Ничек газап чигәләр, мескеннәр! – дип уйлады ул. – Ә бит бу илгә нинди өмет, ышаныч белән килгән алар! Шулай да артык бирешмиләр әле, нык торалар! Хода рәхим-шәфкатеннән генә ташламасын инде!.. Ә алда аларны әле күпме бәла-каза, бәхетсезлек, күпме авыр хезмәт көтә! Ничектер, ярдәм итәсе иде шуларга! Бигрәк әйбәт кешеләр!»
Сафа килеп җитте. Ул балта белән өтерге генә түгел, пычкы да алып килгән иде. Дуслар шундук эшкә тотындылар.
* * *
Кичен, һәммәсе бергә җыелып сөйләшкән вакытта, Гариф, нәрсәнедер әйтергә кыенсынгандай, ык-мык килеп утырды-утырды да, кинәт тәвәккәлләп сүз сорады:
– Җәмәгать, миндә бер уй бар, шуны әйтергә рөхсәт итмәссез микән? – диде.
– Әйдә, сөйлә, сөйлә, сүзе барның авызын капламыйбыз.
Гариф, тамак кырып, фәсен маңгаена төшеребрәк киде, ике кулын артка куйды да, күзләрен җиргә төбәгән килеш, сүзне бик ерактан башлады:
– Шәт, беләсездер инде, без монда сезгә хәтле бик күп еллар элек килгән кешеләр. Монда килеп урнашкач та, без бөтен көчебезне куеп, рәтле тормыш корып булмасмы дип тырыштык, әмма бернигә дә ирешә алмадык. Бердәмлек булмады бездә, һәркайсыбыз үз ягына каерды... Фәкыйрьлектән шулай булды инде ул. Хәер, арабызда бай кешеләр булган очракта да, без барыбер аларның үгет-вәгазьләрен тыңламаган булыр идек, барыбер шулай таралышып беткән булыр идек. Чөнки аның икенче ягы бар бит. Әйтик, шундый берәр байгураның тәмле сүзенә ышанып, алар өйрәткәнчә яши башла әле – аннан нәрсә килеп чыгачак? Валлаһи, ачтан үләчәксең яки әнә теге, татар авылында без күреп кайткан чыптачы карт хәленә калачаксың.
Гарифның сүзләре мөһаҗирләрне торган саен гаҗәпләндерә бара иде. Кайберәүләр хәтта, сабырларын җуеп, шаулашып алды.
– Син моның белән нәрсә әйтмәкче буласың? Таралышырга кушасыңмы әллә?
– Нигә таралышырга булсын? – диде Гариф, каршы төшеп. – Таралышырга ярамый.
– Алайса нәрсә соң? Кире борылырга, өйгә кайтыргамыни?
– Өйгә кайту да ярамый! – дип, башын чайкады Гариф. – Өйдә анда нәрсә калган? Сәфәр чыгар алдыннан юк-бар бәягә сатып җибәргән мал-мөлкәтегезне кире кайтарып бирерләр дип өмет итмисездер бит?
– Ие, көт алардан, бирерләр! Тагын нәрсәләрен талыйсы икән дип торырлар әле.
Гариф бераз тын алып торды, аннары күз карашын беркемгә юнәлтмичә, гүя үзалдына сөйләнгәндәй, сүзен дәвам итте:
– Шул шул менә: без фәкыйрьләрнең хәле кая барсаң да койты. Ярдәм кулы сузучы да, кызганучы да юк. Менә мин Измир дигән шәһәрдә инҗир киптергечтә эшләдем. Барлыгы бер йөз илле чамасы кеше – төреге, грегы, болгары, урысы, тагын әллә кемнәр. Без татарлар да шактый күбәү идек. Хезмәте авыр, иртә таңнан алып караңгы төнгәчә бөкреңне чыгарып эшлисең, бөтен җелекләреңне суыралар инде менә! Ә хакы, әҗере нәрсә? Ачлы-туклы яшәргә дә җитми, ни торыр куышың, ни өс-баш алырлык әмәлең юк! Ә хуҗа дигәнең, каһәр суккыры бер төрек, ник кенә бер кыл кыймылдатып карасын! Каһвәханәдән башы чыкмый, безнең янга әллә нигә бер кереп, тегесенә-монысына җикеренеп ала да тагын шунда олага. Аңа нәрсә? Шәһәрдә әллә ничә йорты-сарае бар, шәһәрдән читтә дә утарлар биләп тора. Менә ничек бит ул, туганнар! Инде хәзергесен алып карыйк. Мин тегермән тотучы бер байда ялчылык итәм. Баем безнең як кешесе, ягъни сиңа-миңа якташ була, димәк. Ә шулай да аның теге төрек баеннан һич аермасы юк. Барысы да бер чыбыктан куалаган каруннар. Менә шуннан әйтәм дә инде: хәлле – хәленчә, ярлы – дәрманынча. Тәндәге җанны саклаган булып, эттән ач, беттән ялангач яшибез инде шунда.
– Байларның бәхетләре бар шул!
– Хикмәт бәхеттә түгел... Ярар, бу хакта калдырып торыйк. Эчемдә җыелып килгән ачуны бушатыйм дип кенә сөйләдем мин боларны... Сезгә бөтенләй башка нәрсә турында әйтәсем килгән иде...
Гариф, тын җитмәгәндәй, тирән итеп сулыш алды. Әйтәсе сүзенең зурлыгы һәм мөһимлеге аны, ничектер, авыр йөк сыман басып тора, телен бәйли һәм йөрәген дөп-дөп тибәргә мәҗбүр итә иде.
– Язмыш безнең барыбызны да менә шушы чит-ят илгә китереп ташлады. Кире кайтыр юл киселгән инде хәзер. Ә монда тормыш кору никадәр читен икәнлеген үзегез күрәсез. Бу туфракка бик күп күз яше түгелде инде, бик күп якташларыбызның сөякләре ятып калды. Исән калучыларның беришесе минем сыман йортсыз-җирсез, ач-ялангач буйдак тормышына дучар булды, беришесе, әнә Гафият хаҗи сыманраклары, халык җилкәсен кимереп ята. Болай җан көеге булып яшәүнең бер кызыгы да юк. Димәк, сезгә шушы үткәннәрдән гыйбрәт алып, бүгеннән үк җиң сызганып тырышып эшкә тотынырга, хуҗалыкны җайлый башларга кирәк. Ләкин эшләгән эшең үзеңә файда китерсен өчен, һәрбер эштә ниндидер тәртип, максат булуы шарт бит. Әгәр дә мәгәр эшең үзеңә файда китерми икән, ул сиңа ни хаҗәтемә? Менә шуннан чыгып уйлап карагыз инде: һәммә эшне ничек башкарып чыгарга, бөтенесенә ничек өлгерергә? һәркайсыгызның калага кирәк-ярак алырга да, бурычка чәчүлек орлык сорап Гафият хаҗига да барасы булыр. Аның өстенә, мондагы эшегез дә көтеп тормый – җир сөрәсе бар, аны тырмалыйсы, чәчәсе бар, кыш җиткәнче куыш-мазар корып куярга да кирәк. Боларның һәммәсенә нихәтле вакыт китәчәк. Барысын да берьялгызың башкарып чыгар өчен, җидегә ярылыргамыни? Дөрес сөйлимме?
– Соң, дөрес булмыйча! Әлбәттә, дөрес!
Үзен шундый зур игътибар белән тыңлауларына чиксез шатланган Гариф тагы да илһамланыбрак сүзен дәвам итте:
– Инде янә бер мәсьәлә. Әйтик, эш өчен сезгә берничә йөз китмән алырга кирәк ди. Беләсезме, моңа күпме акча кирәк булачак? Аннары тагын һәр хуҗалык үзендә ким дигәндә берәр ишәк булдырырга тиеш, булдыргач, аны тәрбияләргә, ашатырга тиеш. Димәк, боларга да күпмедер акча чыгарып салмый булмый. Ә бу мәсьәләне башкача, җиңелрәк хәл итеп булмыймы соң? Була, минемчә. Әгәр дә мәгәр сез, барыгыз бергә оешып, өч пар үгез белән өч сабан сатып алсагыз, очсызга да төшәр, мәшәкате дә азрак булыр иде. Шулай ук эшне дә үзара оешкан төсле алып барырга мөмкин. Әйтик, бер төркем кеше бөтен бер мәхәллә халкы өчен җир сөрә, икенче бер төркеме буралык бүрәнә әзерли, өченче төркеме кирпеч суга... Карыйсың – каладан алдырасы әйберләр дә алып кайтылган, бурасы да буралган, чәчүлек орлык та китертелгән. Һәркем үз эшен эшли, барысына да өлгерә...
– Туктале, тукта... ни сөйлисең син? – диде шулчак ниндидер карт бер мөһаҗир, Гарифны сүзеннән бүлеп.
– Ни сөйлимме?.. Шуны сөйлим, әгәренки, дим, барыбыз бергә оешып эшли башласак, вакытны да юкка әрәм итмәбез, көчне дә, акчаны да саклап калырбыз, дим. Күмәк хезмәт, күмәк тормыш – һәммәсе бер казанга салынып барыр. Аның каравы, кыш кергәндә ашарга ипиебез дә, торырга өебез дә булыр. Шушыңа риза икәнсез – мин сезнең белән. Уртак файдага үгез кебек эшләячәкмен.
Гариф сүзен тәмамлады. Бүтәннәр дә, таң калып, беравык дәшми тордылар. Аннары ризасызлык белдереп, берән-сәрән кычкырган тавышлар ишетелә башлады:
– Без, мин сиңайтим, колакларны торгызып тыңлап торган булабыз тагын, ә ул әкият сөйли икән.
– Чынлап та, булмас нәстә сөйлисең син, Гариф.
– Җир яралганга күпмедер, белмим, әмма шундый тузга язмаган тәртипләр турында без беренче ишетәбез.
– Ни була инде бу? Һәммә нәрсәңне уртак казанга сал да, ярык кашыгыңны да үзеңнеке дип әйтә алма, имеш.
– Ә сиңа ярык кашык кирәкмени? – диде Гариф, каршы төшеп. – Миндә әле аның анысы да юк, шулай да еламыйм.
– Үземә үзем баш булсам, мин теләгәнемне эшлим: кирәк – эшлим, кирәк – йокларга ятам. Ә синеңчә ничек булып чыга?
– Минемчәме?.. Йокы-ял мәсьәләсендә дә минемчә җайлырак. Син әнә беркөнге чыптачы карттан сорашып кара әле: йокларга еш туры киләме икән аңа яисә йокысы бик тәмле, татлы буламы икән?
Мөһаҗирләр төркеме эчендә ире белән янәшә басып торган Саҗидә, ишетми калырмын дип курыккандай, Гарифның сөйләгәннәрен тын да алмыйча тыңлады. Әйтерсең лә Гариф аның кайдадыр күңеле төбендә басылып яткан һәм әле үз-үзенә дә ахырынача аңлашылып җитмәгән яшерен серләрен, фикерләрен сөйли иде. Саҗидәнең хәтер күгендә, болытлар арасыннан кинәт балкып чыккан кояш сыман, күптән булып узган бер вакыйга калкып чыкты.
Ул чакта бәләкәй генә бер кызчык иде әле Саҗидә. Ничектер бервакыт урманга баргач, ул дәү бер кырмыска оясына юлыкты, һәм могҗиза күргәндәй күзен томрайтып, бик озак шул оя каршында басып торды. Үзенә бертөрле кызыклы, катлаулы тормыш кайный иде бу кырмыска оясында. Дәү-дәү кырмыскалар тишек-ярыклардан бер-бер артлы атылып чыгып, хәвеф-хәтәр юкмы дигән шикелле, беравык әйләнә-тирәләренә карангалап алалар да, тыз-быз каядыр китеп югалалар. Күп тә үтми, аларның ашыга-ашыга кире кайтып килүләре күренә. Һәркайсының нинди дә булса йөге бар. Менә берсе үзенә караганда өч мәртәбәләр зуррак булган кортны эләктергән дә, өстерәпме-өстери. Йөк аңа бик авыр, күрәсең, чөнки ул аны әле алгы ягыннан чыгып тарта, әле артка төшеп этә иде. Кинәт ул юлны аркылыга буып торган бер чыбык кисәгенә тап булды. Кырмыска өчен бу зур бер тау иде, билгеле. Шактый озак азаплана торгач, кырмыска үзенең табыш кортын «тау» өстенә ничек кирәк алай алып менде дә, беравык туктап хәл җыеп торды, аннары, аякларын чыбыкка терәп, кортны авызы белән әкрен-әкрен генә «тауның» икенче ягына таба өстерәргә тотынды. Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, шулчак сизелер-сизелмәс кенә җил чыгып, чыбык селкенеп куйды, һәм кырмыска йөге-ние белән бергә яңадан кирегә таба тәгәрәде. Кырмысканың икенче, өченче омтылышлары да шулай уңышсыз тәмамланды. Ниһаять, тәмам хәлдән тайган хаммал, тауны үтеп булмаслыгын аңлагандай, табышы өстенә менеп утырды да, мыекларын селеккәләп, тынып калды. Ул арада «ау сукмагында» тагын берничә кырмыска күренде. «Менә хәзер сугыша башлыйлар», – дип уйлап алды Саҗидә, куркып. Ләкин алай булмады. Яңа килүчеләр, теге беренче кырмыска белән бергәләп, кортны төрле яктан тагын эләктереп алдылар да, тиз генә «тауның» икенче ягына күчереп куйдылар. Аннары булышучылары, берни булмагандай, үз юллары белән китеп бардылар. Бары беренче кырмыска гына, ару-талуны белмичә, һаман үзенең юлын дәвам итте. Ояга кайтып җитәрәк, ул, күрәсең, тагын хәлдән тайды, чөнки туктап, баягыча кортның сыртына менеп утырды да, мыекларын селеккәләп, як-ягына карангалый башлады. Бу аның шартлы сигналы – ярдәмгә чакыруы иде булса кирәк. Озакламый аның янына янә берничә кырмыска килеп җитте. Алар, беренче кырмысканың ярдәменнән башка гына, суалчанны бик җитез өстерәп, ниһаять, ояга алып кереп киттеләр.
Шундый ук тамашаны Саҗидә соңыннан бал кортлары арасында да еш күргәләде. Анда да шулай һәрбер эшне бергә-бергә, ярдәмләшеп эшлиләр, бер корт барлык кортлар өчен, барлык кортлар бер корт өчен үз-үзләрен аямыйча булышырга әзер торалар.
Саҗидә бала вакытында ук ишеткән тагын бер әкиятне дә исенә төшерде. Имештер, бер карт үләр алдыннан улларын чакырып алган да, кулларына себерке тоттырып, әйткән: «Менә шушы себеркене миңа урталай сындырып бирегез!» – дигән. Әй тотынганнар тегеләр себеркене сындырмакчы булып, тегеләй итеп караганнар, болай итеп караганнар – сынмый гына ди бит себерке. Бөгелсә бөгелә, әмма сынмый. Шуннан соң әлеге карт бу себеркенең бавын чишеп таратырга кушкан да, тагын әйткән ди: «Инде хәзер һәр чыбыгын берәмтекләп сындырып карагыз», – дигән ди. Бу юлы уллары себерке чыбыкларын тиз арада сындырып бетергәннәр ди. «Менә күрдегезме, – дигән шулчакны әтиләре, – тоташ себерке чагында сындыра алмадыгыз, ә таратып ташлагач – бик җиңел сынды. Мин үлгәч, сезнең белән дә шулай булыр: әгәр дә мәгәр һәркайсыгыз үзбашына гына яшәсә, дөнья аны шушы аерым-аерым чыбыкларны сындырган шикелле бик тиз бөгеп ташлар, ә инде барыгыз бергә оешып торсагыз, һәр эшегезне бергәләп башкарсагыз – сезне бернинди тормыш авырлыгы да сындыра алмас!» – дигән ди.
Кайчандыр кырмыскалар арасында күзәтелгән гыйбрәтле тормыш тәҗрибәсе һәм борынгы әкияттәге карт әйткән хикмәтле сүзләр, Гарифның хәзерге фикерләре белән бергә кушылып, Саҗидә күңелендә ныклы бер карар тууга сәбәпче булдылар.
Аның, ниһаять, сабырлыгы калмады.
– Картлар рөхсәт итсә, күңелемдәге бер уйны әйтер идем, – диде ул, тынлыкны бозып.
Барысы да Саҗидәгә таба борылып карадылар.
– Хуш, әйтеп кара уеңны, киленкәй. Бәлкем, чынлап та, акыллы сүз ишетербез.
Саҗидә кырмыска, бал кортлары турындагы балачак хәтирәләрен сөйләп чыкты да, ахырда сүзен болай дип тәмамлады:
– Күрәсез, кырмыскалар да, бал кортлары да үзара гел ярдәмләшеп эшлиләр. Бәләкәй генә җан ияләре булсалар да, аларның тормышларында гыйбрәтле хикмәтләр бар. Алардан үрнәк алуның безнең өчен һич гөнаһысы булмас. Гариф абый киңәшен тотсак, начар килеп чыгар дисезмени?.. Әйдәгез, тәвәккәллик, җәмәгать!
Саҗидәнең фикерен беренче булып Хатип яклап чыкты.
– Карагыз әле, Саҗидә дөрес сөйли бит, җәмәгать, – диде ул. – Чынлап та, нәрсә югалтабыз без? Эшләр Гариф әйткәнчә барып чыга икән, ул чакта бит без барыбыз да тук яшәячәкбез!
Халык тагын дулкынланып, шаулаша башлады. Шаулашырсың да шул: берьюлы шундый акыл җитмәслек яңа фикерләр әйтеп ташласыннар әле!
Бәхәс төн уртасына хәтле сузылды. Шулай да халык бернинди дә уртак фикергә килә алмады. Аннары кешеләр әкренләп таралыша башладылар.
Хатип белән Гариф кына, әңгәмәне дәвам итәргә теләгәндәй, Сафаның учагы янында чүгәләп калдылар. Бераздан аларга тагын берәү килеп кушылды. Монысы әле кичен генә кире Мәүла Колыга кайтып китәргә дип атлыгып йөргән Камали абзый иде.
– Барыбызның да акылы төштән соң шул безнең, җәмәгать, – диде ул, сүзгә катышып. – Менә мин дә әле генә уйлап куйдым: якташның сүзенә колак салып, әллә монда калыйммы икән, дим. Бергәләп тотынсак, җиңеп чыгарбыз бит, син ничек уйлыйсың, якташ, ә?
Гарифның иреннәре елмайгандай итте.
– Ә син, агай кеше, мәсьәләгә гадирәк күз белән кара. Бүтәннәр нишләр икән дип баш ватып торудан ни файда? Һәммә кеше бергә оешырга тиеш димибез ич без! Бер өч-дүрт хуҗалык үзара оешса, шул җиткән!
– Чынлап та, нәрсәгә безгә бүтәннәрнең ни уйлавы? Үз башыбыз да бар ич. Аллага тапшырып, башлыйк булмаса, – дип куйды Саҗидә.
Җәйләү йокыга талган иде инде. Сафалар учагы тирәсендә сөйләшеп утыручы кешеләрнең генә тонык тавышлары төн караңгылыгында әле бик озак ишетелеп торды.
* * *
Бу сөйләшү икенче көннең иртәсендә дә дәвам итте. Иртә таңнан алар янына Сафаның Мәүла Колыдагы элекке күршесе Җәләй абзый килде. Аның болай иртә таңнан торуы да, монда килүе дә беркадәр гаҗәбрәк тоела иде.
– Хәерле иртә, күрше! Саумысыз, якташлар! Ни гәп корып утырасыз? – диде ул, Сафага эндәшеп.
– Менә бергә оешып эш башлап җибәрмәк булабыз, – дип җавап бирде Сафа.
– Әнә Камали абзый да безгә кушылмакчы, – диде Саҗидә өстәп.
– Чынлап тамы? Син өйгә кайтырга җыенган идең түгелме соң?
– Җыенган идем дә, кире уйладым. Монда эшләр җайлана бара төсле, – дип җавап бирде Камали.
– Бергәләп зур эшкә тотынырга исәп, күрше, – дип куйды Сафа да.
– Алла ярдәм бирсен, алайса! – диде Җәләй абзый һәм беравык тынып торды да, тагын кабатлады: – Алла сезгә ярдәм бирсен! – Аннары якташларына сынаулы күз карашы ташлап алгач, тавышын күтәрә төшебрәк сүзен дәвам итте: – Шул, җәмәгать: кесәмдә йөз сиксән тәңкә акчам бар да, эшләргә ике кулым бар. Әгәр каршы килмәсәгез, мине дә үз арагызга алыгыз.
Болай көтмәгәндә генә ясалган бу тәкъдимне үз башларыннан гына хәл итәргә теләмәгәндәй, һәммәсе дә күзләре белән Гарифка текәлделәр.
– Ярар, нигә алмаска? – диде тегесе, сүзне озынга сузмыйча. – Авылдашларың каршы түгелдер бит?
– Җәләй абзый белән күп еллар күрше булдык, эшчән, тырыш кеше икәнен беләбез, – диде Саҗидә, барысы өчен дә җавап биргәндәй.
Шулай итеп, мөһаҗирләрнең кечкенә генә әртиленә тагын бер гаилә килеп кушылды.
Аннан акча байлыгы исәпләнде. Дүрт хуҗалыктан җиде йөз тәңкә чамасы акча җыела иде. Гарифның бу урыннарда эшләү тәҗрибәсен искә алып, аны пай кертүдән азат иттеләр. Шуннан соң кем нәрсә эшләргә тиешлеге сөйләшенде.
Гариф ике төрәнле сабан алып кайтыр өчен Румыниягә китәсе булды. Кайтышлый ул Искешәһәрдә туктап ике үгез һәм бер ишәк тә сатып алырга тиеш иде, Сафа белән Җәләйгә Гафият хаҗи аша орлыклык бодай, арпа һәм бәрәңге табу эше йөкләнде, Хатип белән Камали исә салынасы йортлар өчен кирпеч һәм чыбык-чабык әзерләп куярга тиеш булдылар. Саҗидә белән башка хатыннарга да эш табылды. Аларга, сабан, үгезләрне вакытында кайтарып җиткереп булмаса дип, чәчүлек җирне китмәннәр белән эшкәртә торырга кушылды.
Эш бүлешү тәмамлангач, Хатип Сафаны бер читкә чакырып алды.
– Карале, Сафа, хәләл көч түгеп тапкан соңгы тиеннәребезне Гарифка биреп җибәреп ялгыш итмибезме икән? – диде ул, пышылдап. – Гариф бит яңа кеше, без аны әле белеп бетермибез. Алла сакласын, ни генә булмас!
Кешеләргә ышанучан, йомшак күңелле Сафа ни әйтергә белмичә аптырап калды. Ул, ярдәм эзләгәндәй, Саҗидәсенә таба борылып карады. Саҗидә шундук алар янына килеп җитте.
– Миндә дә андый шик туган иде тууын, тик әйтергә генә кыенсындым, – диде Саҗидә. – Бу мәсьәләне бергәләп хәл итәргә кирәк, минемчә.
Җәләй белән Камалины да чакырып алдылар.
Гариф, якташларының бер читтә аптыраган кыяфәттә пыш-пыш сөйләшеп торуларын күргәч, сүзнең үзе турында барганлыгын шундук аңлап алды. Ул алар янына килде дә, туп-туры үзенең фикерен әйтте.
– Сез, якташлар, таныш булмаган бер кеше кулына актык акчагызны ышанып тоттырыргамы-юкмы дип шикләнеп, икеләнеп калгансыз бугай. Дөресен әйтәм: бу минем өчен бигрәк тә яхшы! Ник дисәң, иптәш белән барганда, миңа җиңелрәк булачак. Әйдәгез, алайса, арагыздан тагын бер кеше сайлагыз да, юлга икәүләп чыгып китәрбез. Акча да аның кесәсендә генә сакланыр.
Мәсьәләне шул рәвешчә хәл кылып, Гарифка иптәшкә Сафаны билгеләделәр. Ә чәчүлек орлык табу эшен Җәләй берьялгызы башкарып чыгарга булды.


XXII
Пеләш Кадыйрның «каккан коры казык та тамыр җибәреп үсеп китә торган» уңдырышлы җир турындагы сүзләре, һичкем уйламаганча, дөрескә якын булып чыкты. Сабан ашлыгы соңгарып чәчелсә дә, озак та үтми тишелеп, яшел хәтфә сыман күпереп үсәргә тотынды.
Беркөнне җәйләүгә Гафият хаҗи килде. Ул үзе яңа җирдә якташларының ничек урнашуларын һәм эшне нидән башлап җибәрүләрен күреп китәргә килдем дисә дә, аның моннан башка да ниндидер ниятләре бар иде булса кирәк. Һәрхәлдә, аңа монда күп нәрсә ошамады. Бигрәк тә милләттәшләренең бергә оешып эшләүләрен яратмады ул. Ләкин бу турыда ачыктан-ачык берни дә әйтмәде, киресенчә, йөзенә ялагай бер елмаю төсе чыгарып, аларны мактаган булды, дәртләндергән булды. Ә инде өч кешелек эшне берүзе ду китереп эшләп яткан Саҗидәгә күзе төшкәч, аның бу ялагайлыгы тәмам чиктән ашты.
– Алла куәт бирсен сиңа, киленкәй! Болай эшләсәң, сине кайда да ике куллап каршы алырлар! Хәтта мин дә сине үземә өченче хатынлыкка алудан баш тартмас идем! – дип сайрады ул, күзен майландырып.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 32
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.