Latin

Болганчык Еллар - 10

Total number of words is 3793
Total number of unique words is 1927
37.5 of words are in the 2000 most common words
55.4 of words are in the 5000 most common words
63.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Кизү боерыкны төгәл үтәде.
– Гөнаһны фаш итү үзе гөнаһ! Бу фасикъка тагы биш камчы өстәргә! – дип кычкырды Кәрим ахун.
Кизү бу боерыкны да үтәде.
Камчы белән суктырганнан соң Барыйга әйберләрен җыярга куштылар. Хәлфәләрнең берсенә иртән ат яллап, мәхдүмне өенә кайтарып җибәрү эшен тапшырдылар. Кәрим ахун, әгәр дә Гали мәдрәсәгә кайтса, аның аягын-кулын бәйләп, шундук үзенә хәбәр итәргә кушты.
Икенче көнне иртән Барыйны Мәүла Колыга кайтарып җибәрделәр. Кәрим ахун Шәмси мулла исеменә хат язып, хатны ямщик кулына тоттырды.
Мәдрәсәдә Галинең кайтканын юкка көттеләр. Гали күренмәде.
Казанда:
«Кәрим ахунның бер шәкерте чукынып урыс булган!»
«Мулла малае кяфер булган!»
«Бер хәлфә чукынып, марҗага өйләнгән!» – дигән сүзләр таралды.
Галинең монах киеме киеп чиркәүгә кергәнен үзем күрдем, дип сөйләүчеләр дә булды. Икенче берәүләр аның бер кыз белән култыклашып театрга кереп барганын күргәннәр, имеш. Кайберәүләр, Ефим поп ул егетне үтергән, имеш, дип тә сөйләделәр.
Халык арасында, ачлык килүнең сәбәбе әнә шул шәкертнең диннән язуыннан икән, дигән сүз дә таралды. Бик күп җирдә койрыклы йолдызлар күргәннәр, ул халыкка яңа афәтләр киләсенә икән, дип сөйләделәр; хәтта кояш тотылуын да Галинең чукынуы белән аңлаттылар.
Шәкертләр хәзер урамда күренсәләр, кешеләр:
– Чукынган, чукынган! Керәшен! – дип кычкыра башлыйлар, шәкертләрнең күзен дә ачтырмыйлар, шуңа күрә аларның күбесе, бу хурлаулар Гали аркасында дип, аны дошман күрәләр иде. Әмма тынчу мәдрәсәдән котылган егеттән көнләшүчеләр дә юк түгел иде.

V. Әйтәм аны, авылда эт-мәче калмады
Мичәүләп җиккән пар ат кар тауларын бер менеп, бер төшеп урам буйлап көчкә чана тартып килә. Чанада бишектәге кебек тирбәлеп, мәдрәсәдән куылган Барый кайтып килә. Ниһаять, пар ат Шәмси мулла капкасы төбенә килеп туктауга, ямщик ат башыннан җиргә сикереп төште.
Аның артыннан, утырып кайтып оеган аякларын язгалый-язгалый, кабыгыннан чыккан елан шикелле, киезләр эченнән мәхдүм үзе дә килеп чыкты.
Капка төбендә берничә кеше басып тора иде. Барыйны танып, алар:
– Исәнме, мәхдүм!
– Исән-сау гына кайтып җиттеңме?
– Ахун ни хәлләрдә яши? – дип хәл-әхвәл сорашырга тотындылар.
Болар авыл куштаннары иде. Алар арасында Гыймади белән Фәйзулла староста да бар иде.
Барый керфекләренә сарган бәсне мамык перчаткасы белән сыпырып алды да, куштаннар белән күреште. Капкадан төлке тун кигән Шәмси мулла килеп чыкты. Барый ихтирам белән әтисенең кулын үпте.
Мулла улының капыл гына кайтып килүенә борчуга төшкән, ләкин моны мужикларга сиздерәсе килми иде.
– Сез, картлар, үзегез генә бара торыгыз инде! Мин мәхдүмне өйгә озатып куйыйм, – диде ул.
– Борчылма, хәзрәт, борчылма! Үзебез дә эшләрбез! – дип, куштаннар тар сукмак буйлап әкрен генә китеп бардылар. Мулла белән улы тиз генә өйгә керделәр. Ямщик атларны ишегалдына кертте.
Асрау кыз ишекне киң ачып аларны каршы алды. Барый муенындагы шарфын чиште, тунын салып, аш ягындагы сәкегә ташлады да, күшеккән кулларын уа-уа, мич янына килеп җылыта башлады.
– Туңып беткәнсең бит, улым! Кулларыңны өшетмәдеңме? Менә бу төше җылырак... – дип сөйләнде Әсма, улының туңган кулларын тотып, мич яңагында йөртә-йөртә.
– Кайтасыңны әйтеп нигә алдан хәбәр итмәдең? Ат белән җылы кием җибәргән булыр идек.. Әйтми-нитми юлга чыгарга уйлаган! Бер-бер яман хәл булмагандыр бит, алла үзе сакласын, – диде мулла.
Әсма, улының җавабын көтмичә, аш бүлмәсеннән чыгып китте.
– Алай әллә ни юк, шулай да... минем кайтуым бераз көтмәгәнчәрәк булды шул... – диде Барый һәм шундук сүзне икенчегә бору өчен: – Нишләп йөриләр бу мужиклар? Ник килгәннәр? – дип сорады.
– Бездә монда күңелсез хәл килеп чыкты әле.. Бүген төнлә абзар түбәсен куптарып ике симез сарыгыбызны урлап чыкканнар. Аңарчы бозауны урлаганнар иде. Өченче көн мәзин бозавын да урлап чыкканнар. Соңгы вакытта угрылык бик ешаеп китте. Келәтләрне дә ватып керәләр. Хәер, ансыннан әлегә ходай безне саклый. Болар берсе дә чит кеше эше түгел бит, үзебезнең авыл кешеләре эше. Алла сакласын, ирек куйсаң, ниләр эшләмәсләр, шуңа күрә иң шикле кешеләргә барып, тентемәкче идек... Хәзер инде картлар үзләре генә киттеләр, – диде мулла.
Асрау кыз самавыр кайнатты. Мичтә эчәк-бавырлы бәлеш җылытып алдылар. Чигүле келәм өстенә табын җәеп, сөт өсте, симез каз ите, кабартма, паштет һәм кәрәзле бал куйдылар.
Әсма остабикә аш бүлмәсенә чыгып:
– Әйдәгез, чәй әзер, – диде.
Мулла белән улының ни турында сөйләшкәнен ишеткәч, ул түзмәде, еламсыраган бер тавыш белән каракларны каргарга кереште:
– Ходай гына орсын иде үзләрен, бугазларына аркылы килсен иде урлаганнары! Теге дөньяда да, бу дөньяда да рәхәт күрмәсеннәр иде...
* * *
Куштаннар тентүне бөтенләй ач калган йортлардан башладылар.
Башта аларның шулай төркемнәре белән йөрүе ярлыларның күңелендә: «Әллә казна безгә паек яки берәр төрле ярдәм җибәрдеме икән?» – дигән кечкенә генә өмет чаткысы тудырган иде, әмма өметләр бик тиз сүнде.
Аларның моңсу күзләреннән һәм хәлсез генә җавап бирүләреннән бу ачларның инде урлап тамак туйдыра алырлык хәлдән узганлыклары аңлашылып тора иде.
Бер йортта куштаннар бер кызга очрадылар: кызның өстендәге киндер күлмәгенең ертыкларыннан керләнеп каткан тәне күренеп тора иде. Ул мич алдында кечкенә казанда нидер пешереп ята иде. Өйгә кешеләр килеп кергәнен күргәч, кыз каушый калды, казанның өстен мич капкачы белән каплады да, әзерләп куйган йомычкаларын бер читкә ташлады.
– Нәрсә пешерәсең? – дип сорады Фәйзулла староста.
Кыз, башына бөркәнгән чүпрәк белән авызын каплады да, Фәйзуллага арты белән борылды. Староста соравын тагы кабатлады. Башкалары да якынрак килделәр. Киң сәкене яртылаш сүтеп, такталарын утынга якканнар. Сәкенең калган яртысында, каты такта өстендә, бер ир кеше йөзтүбән ята иде. Ул көч-хәл белән башын күтәрде, тонган бер караш белән килүчеләргә күз йөртеп алганнан соң:
– Ни кирәк сезгә? Берәр яхшы хәбәр китердегезме әллә? – дип сорады.
Фәйзулла, башы белән мичкә таба ымлап:
– Нәрсә пешерәсез? – дип сорады.
– Ә?
– Нәрсә пешерәсез дип сорыйм... итме?
Сәкедә яткан кеше ахырда старостаның ни сораганын аңлады, башын яңадан тактага салды.
– Безнең нәрсә пешерүебездә сезнең ни эшегез бар? Ходай ни бирсә, шуны пешерәбез.
– Әйтәсе килмимени? Гаебеңне тану җиңел түгелдер шул! – дип, Фәйзулла тиз генә мич алдына барды да, казанның өстен ачып, чыра белән актаргаларга кереште.
Кыз мич артына кереп посты һәм старостаның ниләр эшләгәнен карап тора башлады. Фәйзулла казаннан кечерәк бер җәнлек боты эләктереп чыгарды.
Куштаннар аптырашып калдылар.
– Бу ни бу? – дип кычкырды староста.
Сәкедәге кеше, яңадан башын калкытып:
– Танымыйсыңмыни? Сезнең Муйнагыгыз ич, – диде.
– Ә?.. Эт суйдыгызмыни?!!
– Суйса соң? Синең үзеңне суймаган ич!
– Эт ите ашамакчы буласызмыни?
– Ашамыйча нишлисең? Эт тә, мәче дә ашыйбыз... Ничек җан асрамак кирәк?!
Сәкедә яткан кеше ишек төбендәге канлы, пычрак тире өеменә күрсәтеп:
– Этеңне бик кызгансаң, әнә тиресен алып кит. Истәлеккә булыр. Калдырсаң, безгә ашарга ярар, – диде.
Фәйзулла таягы белән эт тиресен күтәреп карады да:
– Әйтәм аны, бүген күземә чалынмады... Әйтәм аны, авылда мәчеләр, этләр югала! – диде.
Мич башыннан чәчләре тузгып беткән хатын-кыз башы күренде. Бу әлеге кызның ачлык тифе белән авырып яткан әнисе иде. Хатын мич башыннан төшеп, Фәйзуллага:
– Бирмим, бирмим! Соңгы кәҗәмне бирмим! – дип кычкырды да, гөрселдәп идәнгә ауды.
Мич артыннан кызы чыгып әнисе өстенә иелде. Сәкедәге ир кеше, уйга калган кебек, идәндә үлеп яткан хатынына беравык карап торды, аннары карашын әнисенең мәете өстенә капланган кызына күчерде һәм хәлсез тавыш белән:
– Я, аш булдымы инде? – дип сорады.
Кешеләр дәшми-тынмый гына өйдән чыгып киттеләр.
Урамга чыккач, Фәйзулла тагын:
– Әйтәм аны, авылда көн саен эт, мәчеләр азая бара... – дип сөйләнеп куйды.
Икенче бер йортта куштаннарны бала-чага гына каршы алды. Иң дәү дигәненә дә җиде-сигез яшьтән артык түгел иде. Алар иркен сәке өстендә, ашыйсы килүләрен онытырга тырышып, уйнап утыралар иде. Өйгә олылар килеп кергәч, уеннарын ташладылар. Берсе иңенә салган иске капчык чите белән кутырлап беткән шакшы борынын сөртте, икенчесе сәләмәсенә төренергә кереште; иң кечкенәсе бетчәләп, үлекләп беткән арык бармагын суырырга тотынды. Алар куштаннарның бөтен өй эчен тентүләрен, хәтта идән астын да ачып карауларын күзләрен дә алмый карап тордылар.
– Әтиегез кайда? – дип сорады Фәйзулла.
– Әти үткән атнада базарга киткән иде.. Безгә ипи, шикәр алып кайта... – диде балаларның өлкәне.
Кечкенәсе:
– Ипи, ипи... – дип еларга ук кереште.
Староста аңа:
– Шыңшыма!.. Дөмеккере! Әниең кайда? – дип кычкырды.
– Әнинең башы авырта, йоклый... әнә... – дип, бала мич башына күрсәтте.
Куштаннарның берсе йоклаган хатынны уятыйм дип кулын мич башына сузды. Хатынның тәне ягылмаган мич кирпеченнән дә салкынрак иде. Шуннан соң әлеге куштан башкаларга ым какты да, ишеккә таба китте.
– Бик тырыш хатын иде. Ике кеше чаклы эшләр иде. Урак урганы өчен көненә биш тиен артык өстәп бирсәң дә жәл түгел иде, авыр туфрагы җиңел булсын мескеннең. Ә сез әтиегез кайтканны көтегез... Елашмагыз, – диде ул, балаларга таба борылып.
Кайбер өйләрдә алабута, имән чикләвеге оны, агач кайрысы, ниндидер үләннәр таптылар. Ләкин беркайда да ит яисә сөяк калдыгы күренмәде. Күренсә дә, алары үлгән эт яки мәче калдыгы иде.
Иң шикле кеше – Тол Таҗи йортын тентүне иң азакка калдырганнар иде. Бу юлы аны читләтеп үтмәячәкләрен Таҗи үзе дә сизде, шуңа күрә куштаннар аның өенә якынлаша башлагач, ул урамга чыкты. Аның йорты тирәсендә койма-мазар да, каралты-кура да юк, өенең түбәсенә чаклы көрт басып киткән иде. Куштаннарның килеп җиткәнен Таҗи сүзсез генә көтеп торды.
Ул ябыгып, сулып калган булса да, чырае башка ачларныкы шикелле үк коточкыч түгел иде. Таҗиның тәнендә көче бар иде әле. Күзләре дә элеккеге шикелле елтырап, текәлеп-сынап карый иде.
– Саумы, Таҗи! Ни эш бетереп йөрисең? – диде староста.
– Ни эш бетерим? Менә, йөрим.
– Ачыкмыйсыңмы? Ашарыңа җитәме?
– Җитмәсә, әллә бирергә җыенасыңмы?
– Юк.. Ашарыңа бармы диюем?..
– Үземнеке булмаса, сездә бар... Мулла белән мәзиндә дә бар. Илдә чыпчык үлми диләр.
Таҗиның бу җавабы куштаннар эзли торган теге карак нәкъ шушы үзе икән дигән ышанычларын тагы да ныгыта төште. Ләкин тенти башларга берсенең дә кыюлыгы җитмәде. Һәркайсы Тол Таҗиның кызып, ярсып китүеннән курка иде.
Таҗи исә куштаннарның хәлен бик яхшы сизеп тора иде. Ул аларны тагы да куркыта төшәргә ниятләп булса кирәк, кисәк кенә:
– Нишләп йорт саен кереп йөрисез әле сез? – дип сорады.
– Менә бит, Таҗи энем, абзарлардан терлек югала башлады, менә шуның кем эше икәнен белмәкче идек, – диде Гыймади.
– Тапкансыз эш!
– Тапмыйча! – диде староста, аның сүзен бүлеп. – Ул бәндәләр мулла дип, мәзин дип, аксакал дип тормыйлар: теләсә кемнең абзарына кереп, таза хайванын урлап чыгалар. Ач булсалар да, шулай итәргә ярыймыни?! Аллага шөкер, законсыз җирдә яшәмибез ләбаса!
Таҗи җиргә төкерде дә, сүзләрен ачык итеп:
– Анысы гына әллә ни түгел. Ачларга ярдәм итәсе урында болай үз сарыкларыгыз өчен борчылып йөри торган булсагыз, бара-тора үзегезне дә суеп ашамасыннар, карагыз аны... – диде.
Куштаннарның тәннәре чымырдап китте.
– Абау, абау! Әстәгъфирулла! – дип куйды берсе.
Таҗиның кем икәнен яхшы белгәнлектән, алар сүзне бүтән озайтып тормадылар. Кереп өйне тентергә берсенең дә йөрәге җитмәде. Беренче кеше булып Гыймади абайлады. Ул Таҗиның сүзләрен шаяртуга санап:
– Таҗи әйтер ул! Тыңлап кына тор син аны! Ярый, киттек, картлар. Бушка вакыт уздырмыйк, – диде дә, иң алдан чыгып китте.
Аның артыннан башкалар ди иярде.


VI. Караклар
Янгыннан соң күмерләнеп калган тегермән урыны турысында бер көтү ала карга, каты карылдашып, әле җиргә төшәләр, әле нидәндер курыккан төсле күккә, югары күтәреләләр иде. Куштаннардан берсенең шуларга күзе төште.
– Каргалар юкка җыелмагандыр... Анда бер-бер нәрсә бардыр. Әйдәгез әле, картлар, – диде ул.
Җыйнаулашып тегермән янына киттеләр. Карга эзләре калган зур бер көрт янына җиткәч, аны таяк белән актарырга керештеләр. Әлләни озак казырга туры килмәде. Зур бөтен икмәк чаклы саргылт бер әйбер килеп чыкты. Һәммәсе иелеп, карны чистартып карагач, ниндидер хайван карындыгы булып чыкты. Бу нәрсәнең теге югалган сарык эче икәнлегенә берсенең дә шиге калмады.
Һәркайсының күңеленнән: «Таҗи эше түгел бу... Ул яшереп маташмас, сарыкның эчен урамга өе каршысына чыгарып ташлаудан да курыкмас», – дигән уй чагылып китте.
Кояш яктысында ялтырап, җемелдәп яткан кар сахрасы уртасындагы тирән генә чокыр буенда, түбәсенә чаклы көрт баскан кечкенә бер өй караеп күренә иде.
Фәйзулла старостаның күзе шунда төште, һәм ул, хәтеренә нидер килгән шикелле:
– Картлар! Без бит көтүче Мифтах өен тентемәдек әле! – диде.
– Дөрес! – диделәр башкалары.
– Кайберәүләр:
– Шул карт мәлгуньнең эшедер әле! – дип тә куйдылар.
Көтүче Мифтах күптән инде хатынын җирләп, бүтән өйләнмичә, унбиш яшьлек шаян гына, шук кына кызы белән икәү яши иде. Куштаннар җыйнаулашып картны өенә таба килгәндә, кызы чормага морҗа ябарга менгән иде. Үзләренә кешеләр килгәнен күргәч, ул көл салып төйнәгән чүпрәк белән тиз генә морҗаны томалады да, йөгереп аска төште. Сыңар күгәндә генә эләгеп торган тәбәнәк ишекне көчкә ачып, кыз өйгә атылып керде.
– Әти! Харап булдык! Безгә картлар килә! – дип кычкырды да, мич артына качты.
Куштаннар берәмләп өйгә керделәр.
Көтүче карт чыбыркы ишкән булып сәкедә утыра иде. Чынында исә ул килүче кешеләргә ни дип җавап бирергә кирәклеген уйлый иде.
Ниһаять, Мифтах карт урыныннан торды да, эренле күзләрен җиңе белән сөртеп, басынкы гына тавыш белән:
– Рәхим итегез, картлар, керегез, керегез! – диде.
– Ни хәлдә яшисең? Ниләр эшләп ятасың? – дип сүз башлады Гыймади карт.
– Рәхмәт, картлар. Егерме ел халыкка хезмәт итеп, берәүнең дә ишегемнән башын тыгып, туңмыйсыңмы, ачтан үлмисеңме, дип сораганы юк иде. Көтүче Мифтах җәй көне генә кирәктер шул.. Рәнҗемәслек тә түгел...
– Ярый, ярый!.. Нәрсә ашап торасың соң?
Куштаннардан берсе киез астыннан чалгы пычак тартып чыгарды.
– Ач торганга охшамый бу карт дуңгыз... Менә пычагы канга буялган. Ит кенә ашый, күрәсең.
Икенчесе, әле әйткәннең тавышына ияреп:
– Туңарга җыенмый, коры утын гына яга, – диде, аннары: – Тегермән сайгаклары ич болар! – дип, мич буенда өелеп торган утынга аягы белән төртеп алды.
Барысы да көтүчегә карадылар.
– Гаеп миндә, картлар! – диде Мифтах. – Туңып үләсем килмәде, ике тактасын утынга алдым, җәйгә икеләтә итеп кайтарырмын.
– Бу пычакта нинди кан соң?
– Әй бала, бала... сөртмәгән дә бит. Бу гаебемне дә яшермим, картлар. Этемне суйдым.
– Алдашасың, карт дуңгыз! – диде староста, аяк тибеп. – Әйдәгез, картлар, өен тентеп чыгабыз!
Куштаннарның берсе сәке астыннан бер өем кием сәләмәсе тартып алды. Икенчесе мич артына качкан кызны өстерәп чыгарды. Ләкин эзләгән әйберләре күренмәде. Кыз бөтен гәүдәсе калтыранган хәлдә үксеп елый-елый идән уртасына барып утырды: үзе һаман ялангач иңбашларын сәләмә киеме белән капларга тырышты.
– Итне өйдә тотмас ул! Тыштан эзләргә кирәк, тыштан, – диде умартачы Гыймади.
Ишегалдын тентеп чыктылар, чормага менделәр, ләкин аннан да берни тапмадылар.
Куштаннар көтүче картның йортыннан китәргә җыенып беткәннәр иде инде, шул вакыт аларның берсенә өй артындагы биек кенә кар өеме шикле сыман күренде. Карны таяк белән актаргалап карагач, өсте зур таш белән бастырып куелган кисмәк килеп чыкты. Кисмәкне казып алып, өстен ачып карасалар, кисмәк тулы симез сарык ите иде.
Көтүче карт белән кызының кулына берәр кисәк ит тоттырдылар һәм:
– Әйдә, хәзрәт янына барабыз! Атла, карт иблис! Халыкны талаучыларны таптык! – дип, арттан төрткәли-төрткәли, аларны авылга алып киттеләр.
Караклар күтәреп бара алмаган итне куштаннар бик эре кыяфәт белән үзләре алып киттеләр.
Байтак кына ара киткәннән соң:
– Кызны алып бару ярый торган эш булыр микән? Картлар, кире җибәрикме әллә? Минемчә, кызның гаебе юк бит монда, – диде Гыймади.
Көтүче картның кызы ямьсез генә, ябык кына бер үсмер бала иде. Аның белән нишләсен Фәйзулла? Шуңа күрә ул:
– Мифтах егерме ел буе бик тугры, бик гадел хезмәт итте, андый гөнаһ эшләү хәзер дә башына килмәс иде. Баксаң, шушы кызы котырткандыр әле... Менә хәзер җавабын бирсен. Намусы булса, атасының гаебен яшереп калмас иде, – дип җавап кайтарды.
* * *
Шәмси мулла белән Әсма остабикә, Кәрим ахун хатыннан улларының вакытсыз кайтып килүенең чын сәбәбен белгәч, уйга калдылар. Бу хәбәрне ничектер авылга тараттырмаска, мәзин белән Әкрәм карига ишеттермәскә кирәк иде. Шуңа күрә Барыйны, бәлкем, Бохарага укырга җибәрү яхшырак булмасмы, дип уйлаштылар.
Шул вакыт куштаннар мулла йортына көтүче карт белән аның кызын китерделәр. Шәмси мулла, өстенә тунын киеп, алар янына чыкты. Гаилә киңәшмәсе бүленеп калды.
Авыл халкының кызык тамаша күрергә сусаган тук өлеше мулла йортының иркен ишегалдына бик тиз килеп тулды.
Фәйзулла староста Шәмси мулла алдына туңган ит кисәкләрен китереп салды да:
– Менә, хәзрәт, сарыкларыңны ите, менә – урлаучылары... Боларны нишләтергә кушасың? – диде.
Көтүче белән кызы куркуларыннан һәм салкыннан дер-дер калтыранып, мулла алдында басып тора бирделәр.
– Нишләп алай иттең, Мифтах агай? – дип сорады мулла.
Нишлим соң инде, мулла абзый! Авыр чакта беркем килеп ярдәм итмәде. Ачтан үлә башладым...
– Ач дип урларга ярыймы? Шулай дип сөйләп тору үзе гөнаһ!
– Ник сөйләмәскә? Ачның хәлен тук белми. Гаеп миндә, мулла абзый... Ходай хакы өчен берүк кичер. Бүтән андый эш эшләмәм...
– Угрылык ходай хөкеме эше түгел, мир хөкеме эше. Әнә картлардан сора, кичерә алсалар, кичерсеннәр.
Шунда җыйналган куштаннар бертавыштан диярлек:
– Кичермичә тагы! Шулай гына итәсе калган! – дип кычкырдылар.
– Каракны кичерсәң, сарыгыңны гына түгел, үзеңне дә суеп ашарлар... Берсе әнә шулай дип тора да...
Шәмси мулла старостага таба борылып:
– Үзегезгә тапшырам, картлар, теләсәгез ни эшләтегез. Аллага тапшырдык! – дип кабатлады.
Шуннан соң староста:
– Әйдәгез, каравыл өенә киттек! – дип боерды.
Халык алар артыннан иярде. Мулла барында тыелып торган бай малайлары хәзер үзләрен бик иркен тойдылар. Капкадан чыгып җитмәс борын ук, гаепләнүчеләрне йодрыклары белән тукмарга, кыйнарга керештеләр.
Кансыз адәмнәр җиңнәрен сызганып уртага керә-керә, өсте-өстенә кыйный бирделәр.
Канга, тизәккә буялып беткән Мифтах карт, үзен кыйнаучыларның аяк-кулларына ябышып:
– Мине үтерегез! Балага тимәгез! Аның бер гаебе дә юк! – дип ялварды.
Бу ике мескенне тәмам аңнарын җуйдырганчы кыйнадылар.
Шуннан соң каты-каты тибеп һушларына китерделәр дә, каравыл өенә алып киттеләр. Хәлсезлектән чайкала-чайкала атлаган бу ике мескенне этә-төртә каравыл өенә алып килделәр. Биредә аларны тагы бер төркем халык көтеп тора иде. Каракларны яңадан кыйнарга керешеп, тәмам җансыз-тынсыз хәлгә җиткерделәр.
Куштаннар үзара киңәшеп, көтүче карт белән кызын волостька җибәрергә булдылар. Фәйзулла тишек төпле үрәчәле чанасына койрыгындагы кылы коелып беткән карт биясен җикте. Каракларны, кул-аякларын бәйләп, шул чанага салдылар да, сотский белән волостька озаттылар.
– Андагы баш кешегә әйт: унлап сарыкны урлап суйдылар, каравыл өенең идәнен ватып качмакчы булдылар, диген. Төрмәдә череп бетсеннәр, ләгънәтләр! Башкаларга сабак булыр! – дип калды староста сотскийга.
Кич җитеп килә, тышта тынны буарлык салкын иде.
* * *
Халык тарала башлагач, каравыл өен янына Миңлебай Сафасы килде.
– Соңга калдың, Сафа! Саваплы эштән коры калдың! Каракларны озаттылар инде, – диде кайсысыдыр.
Сафа, тун якасы белән битен каплап, әйтә куйды:
– Беләм. Андый саваплы эшләр тәмугка илтә. Мин картларга икенче бер хәбәр әйтергә килгән идем.
– Нәрсә? Ни булган?
– Бүген иртән безнең күрше Җәләй үлгән. Ибрайны бөтен гаиләсе үлеп беткәнгә дә атнадан артты инде. Һаман күмелмичә яталар.
– Мин тагын берәр яхшы хәбәр китердеңме дип торам, ә син мәетләр турында сөйлисең! – диделәр, аның сүзен бүлеп. – Әҗәлләре җиткән, шуңа үлгәннәр. Шулай түгелме?
– Әҗәл агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри. Без һәммәбез дә үләчәкбез. Үлгәннәрнең күмелми ятуы эш түгел инде. Аларны җирләү – безнең изге бурыч, – диде Сафа.
– Юк эш белән йөрисең, энекәш, – диде аңа староста. – Мәетне хәзер күмеп өлгереп булмый – берсе артыннан берсе үлеп торалар. Алай кулың бик кычыта икән, тазарак егетләрне ал да, җыелышып күмегез... Савабы булыр. Картларга аны нәрсә әйтеп торасың? Ансыз да безнең эш күп...
Башкалар да, аның сүзен куәтләп:
– Дөрес, Сафа, савабы булыр! Аллаһы тәгалә изгелегеңне онытмас, – диештеләр.
Җыелышып торган кешеләр янына Тол Таҗи килде.
Беренче булып Сафага сүз кушкан куштан аңа да:
– Соңга калдың, Таҗи абзый. Саваплы эшне күрми калдың! Каракларны озаттылар инде, – диде.
Таҗи:
– Нәрсә-ә! – дип, җыелышып торучыларга усал итеп бер күз ташлады.
Җавап кайтармадылар. Таҗи, кулларын йодрыклап әлеге куштанга таба атлый-атлый:
– Нәрсә дисең?.. Саваплы эш дисеңме? – дип кабатлап сорады да, кизәнеп-торып аның авызына сугып җибәрде.
Куштан тынын да чыгармыйча читкә атылды һәм авызыннан кан төкерә-төкерә китеп барды.
Халык тарала башлады.
– Күрми калдым!.. Килеп өлгермәдем, югыйсә «саваплы эш»не күрсәткән булыр идем мин сезгә! – дип кычкырды Таҗи.
Иртәгесе көнне иртән Сафа, берничә ир кеше белән кулларына көрәк тотып зиратка китте.
Каберлектәге агачларны кисеп бетергәннәр, ихатасының яшел рәшәткәләре сынып-ватылып беткән иде. Юлдан карт кына бер бия юыртып килә: каракларны волостька илтеп, сотский кайтып килә иде. Сафа турысына җиткәч, ул атын туктатып:
– Кемне күмәсез? Тагы кем үлде? – дип сорады.
– Җәләй агай белән Ибрай җәмәгате. Үлгәннәренә атна булды инде.
– Шулаймыни? Алай икән, урыннары җәннәттә булсын инде! Әҗәл берәүне дә кызганып тормый күрәсең. Әнә караклар да волостька барып җиткәнче үк җан тәслим кылдылар. Үзләрен чанадан төшермәкче булып карасак, шаккаттык – утын агачы урынына шакыраеп катканнар, мескеннәр...
Сафа ни дип тә җавап кайтармады. Көрәген күтәреп зиратка таба атлады.

VII. Адәм кыяфәтле маймыллар
Сафаларның хәлләре көннән-көн авырая бара иде.
Аларның инде җыйган алабуталары бетеп килә, каралтылары да утынга ягылып беткән диярлек, чират яңа келәткә җиткән иде.
Зур өмет баглап саклап торган тананы салым өчен алып чыктылар. Кышны ничек тә асрап чыгарбыз, язга бик кирәк булыр дип калдырылган ат та аякларында көчкә басып тора. Аның язга барып җитәрлеге күренми иде. Йөз яшьлек Зөһрә карчык, Сафа белән килененә авыз эченнән рәхмәтләр укый-укый```, алабута шулпасы эчә, шуның белән җан асрый иде.
Сафаның көннән-көн чырае караңгылана барды. Ул, күпме генә баш ватса да, бу хәлдән котылу чарасын таба алмады. Ач үлем аларга да якынлашып килә иде.
Тик бер Саҗидә генә эчтән бу хәлгә бирешмәскә тырыша иде. Ул үзенең исән каласына, исән-сау яңага барып җитәчәкләренә ышана, хәтта үзенең карт әти-әниләренә, апаларына да ярдәм итәргә өметләнә иде.
Саҗидәнең йөзе сулып, саргаеп калды, гәүдәсе бөкрәя төште, тик шулай да бу яшь хатын элекке таза рухын да, үз көченә ышанычын да җуймаган иде.
Беркөнне ире белән сөйләшкәндә ул:
– Карале, без соңгы минутка чаклы шушылай кул кушырып утырырбыз микәнни? – диде.
– Нишлик соң? – диде Сафа.
– Соң булганчы бер-бер чарасына керешергә кирәк иде.
– Кирәген кирәк тә, нишлик соң?
– Вафа көзеннән үк китеп яхшы итте. Аның җәмәгате дә тук, әйберләре дә исән, үзенең дә җаны тынычтыр. Ул акча да, азык-төлек тә җибәреп тора. Хатыны гел калага барып йөри. Без ялгыш иттек. Безнең дә берәребезгә китәргә кирәк иде.
– Китәргә хәзер дә соң түгел әле.
– Кем китә соң? Синме, минме?
– Акылың бармы, Саҗидә? Үзем исән чакта мин сине чит кеше каршына җибәрәмме?
– Ярый алайса. Башкалардан синең кай җирең ким?! Эш тапмассыңмыни? Без әби белән ничек тә җан асрарбыз әле... – диде Саҗидә.
Икенче көнен Сафа капчыгына алабута оныннан пешергән берничә төче күмәч, ике пар күлмәк-ыштан салды, иске сарык тунын киеп, билен билбау белән буды да, кулына таяк алып, карлы юл буйлап калага таба юл тотты.
Саҗидә белән Зөһрә карчык ходайдан бәхет һәм уңышлы юл теләп аны капка төбендә озатып калдылар.
* * *
Ике көннән соң Сафа, тәмам арып-талып, калага барып җитте.
Юлда очраган иптәшләре, үзе шикелле үк эш эзләп туган авылларыннан чыгып киткән крестьяннар белән бергә, ул бер постоялый дворга килеп җитте. Капка төбендә аларны каравылчы туктатты: постоялый дворның хуҗасы хәерчеләр белән ачларны кертергә кушмый икән.
Сафа бик әйбәтләп калага абыйсын эзләп килгәнлеген аңлатты, капчыгындагы алабута күмәчләрен күрсәтте, өч көн кунасы өчен алдан акча түләп куйды. Шуннан соң гына аны постоялый дворга керттеләр.
Кич җитеп килә иде. Биредә яшәүчеләрнең күбесе инде кайтып беткән иде; нарат тактасыннан ясалган зур өстәл өстендә ике чиләк сыешлы, каралып, пычранып беткән самавыр тора. Күптән юылмаган чынаяклардан берничә кеше чәй эчә иде. Кайберәүләр каты гырылдап сәкеләрдә йоклап яталар. Почмакта ниндидер иске бер сбруйны ямаштырып утыралар. Өстәлнең аргы башына берничә исерек урнашкан. Алар янында карта уйныйлар. Биредә ачлыктан күзләре тонган, ак чырайлы, кипшенеп беткән кешеләр дә байтак иде. Постоялый дворда яшәүчеләрнең икенче төркеме – атаклы Казан «барабыз»лары, тирә-як авыллардан килеп, биш тиен акчага шәһәрнең бер башыннан бер башына кеше яисә әйбер ташып йөрүчеләр иде.
Постоялый дворда тәртип урнаштыручы кеше – өстенә керләнеп беткән зәңгәр күлмәк, эре-эре ак бизәкле күк киндер ыштан кигән яшь кенә бер кара егет иде.
Бу егет Сафага буш урын күрсәтте. Сафа тунын төреп сәкегә куйды, капчыгын чөйгә элде. Шуннан соң сасы ис аңкытып торган зур лакан янына барды да, лакан өстендә торган шакшы юынгычта кулын-битен юып, күлмәк итәгенә сөрткәч, егеттән:
– Чәй эчәргә мөмкин булмасмы? – дип сорады.
– Бер тиенеңне сал да, корсагың сыйдырган кадәр эч. Нәрсә сорап торасың – диде егет. Шуннан соң ул, кашынгалап, Сафага кимсеткән бер төс белән каранып алды да, карта уйнаучылар янына китте.
– Чәйнектәге пешкән чәй кемнеке? – дип сорады Сафа яңадан.
Чикмәнен ямап утырган олы гына яшьтәге бер татар:
– Чәйне без пешердек, агай-эне! Эч, эч! Мөселман кешесенә жәл түгел... Без эчеп туйдык инде. Калганын барыбер түгәсе, – диде.
Сафа егеткә бер тиен түләде дә, өстәл янына утырып, алабута күмәче ашый-ашый, суынган самавырдан чәй эчәргә кереште.
Ул арада караңгы төшеп, өстәлдәге чынаякларны да күреп булмый башлады.
– Лампаны кабыз!
– Әй, мөгезле фәрештә, ут яндыр! – дип кычкырдылар төрле яктан.
Шуннан соң гына «мөгезле фәрештә» дигәннәре – әлеге кара егет – түшәм уртасында эленеп торган асылмалы лампага ут кабызды, аннары мичкә ягып җибәрде.
Тонык кына булып лампа уты яна башлады. Бүлмә эче әче төтен белән тулды.
* * *
Сафа, баш астына тунын салып, ялангач сәкегә ятты да, каты йокыга талды. Иртән торгач, чәй эчеп, урамга эш эзләргә чыгып китте.
Барлык постоялый дворлар, чәйханә, мосафирханәләр эшсез һәм хәерчеләр белән тулган иде. Аларны чүп түгә торган төшләрдә, күпер асларында, ташландык өйләрдә, Идел буенда Усия янында һәм Бакалтайда яр буендагы иске баржаларда да очратырга мөмкин иде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 11
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.