Latin

Болганчык Еллар - 04

Total number of words is 3939
Total number of unique words is 2003
39.4 of words are in the 2000 most common words
55.6 of words are in the 5000 most common words
64.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Озакламый аның оста тегүе турында бөтен авылда сөйли башладылар. Шулай итеп аның «тегүче Җиһан» дигән аты таралды. Авылның киенергә, бизәнергә яратучы хатын-кызлары күлмәкне аңа биреп тектерә торган булдылар. Ул өс киемнәре дә тегә башлады. Хәтта көннәрдән беркөнне мәзин хатыны килеп, Җиһанга бер кочак эш калдырып китте. Аның артыннан байлар да китерә башлады.
Әкрәм кари бу хәлгә чыраен сытып:
– Мужиклар шакшысында казынып ят инде менә, – дип кенә мыгырданды.
Иренең андый сүзенә Җиһанның исе китмәде. Ул ару-талуны белмичә эш белән утырып, чыннан да «энә белән кое казый» иде. Шулай итеп, Җиһан кышка кергәндә берничә пот он җыйды, утын сатып алды, хәтта кием юнәтергә дип беркадәр акча да салып куйды.
Кечкенә генә хатын үзенең үгез кебек таза һәм симез, ата мәче кебек ялкау ирен туендыра башлады.
Берничә елдан соң инде Җиһан өч бала анасы булды, һаман да армый-талмый эшли бирде. Әкрәм исә:
– Аллаһы тәгаләнең мәрхәмәте чиксез, җан биргәнгә юнен дә бирер! – дип кабатлавын гына белде.
* * *
Сабирҗан мәзин мулланың хәйләкәр, өлгер Әсмасы җыйган байлыкны исенә төшерсә, ачудан шартлар дәрәҗәгә җитә иде. Ул Шәмси мулла белән аның хатынын ничек тә акылга утыртырга, үзенең дә көчен күрсәтергә хыяллана иде. Байтак вакытлар уйлап йөргәннән соң, ул үч алу әмәлен тапты. Бу эшкә Әкрәм кари корал булырга тиеш иде.
Сабирҗан белән Әкрәм бала чакларыннан ук дуслар, һәм хәзер дә аларның аралары әйбәт иде. Әкрәм карины мәзин үзенә тиң итеп санамаса да, аның белән дус булуын ташламый. Алар хәтта атна саен бер-беренең чәчләрен китәрешәләр иде.
Беркөнне шулай, бер-берсенең чәчен алганнан соң, чәй эчкәндә, мәзин үзенең әлеге планын тормышка ашырырга кереште.
– Карый! – диде ул. – Кайчанга хәтле син хатының эшләгәнне генә ашап ятарсың? Безнең мулла байлык җыю белән мәшгуль, ә балалар көнозын бер эшсез урамда йөриләр, бернинди дога белмиләр... Менә син шуларга сабак укытыр, китап сүзе өйрәтер идең. Хатының кыз балаларны укытыр иде.
Хатыны җилкәсендә яшәүне хурлыкка санамаган Әкрәм кари өчен бу сүз һич көтелмәгән бернәрсә булды. Байтак вакыт җавапсыз торганнан соң гына ул:
Абый рөхсәт итмәс бит... мәктәбе дә юк, – дип куйды.
– Мәктәпне үзем салдырам... Ә абыең ничек рөхсәт итмәсен икән?
Кариның икеләнүен күреп, мәзин фикерен куәтли төште:
– Балаларга дин сабагы укыту – мулла эше ул. Бу эш белән мулла я үзе шөгыльләнергә, я берәр кешегә тапшырырга тиеш. Безнең мулла өендә муенса тезеп утыра, ә балалар әлифне таяк дип тә белмиләр. Шул эшме инде, я?
Мәзин бик озак үгетләгәннән соң гына Әкрәм кари ахырда риза булды. Иртәгесе көнне үк мәзин балаларны укытырга ниятләве һәм моның өчен мәктәп салдырырга җыенуы турында дусларына сөйләде.
Шуннан соң атна да узмады, җомга намазына җыелгач, куштаннардан берәү:
– Җәмәгатьнең таралышмавын сорыйбыз, сөйләшәсе сүз бар, – дип халыкка искәртеп куйды.
Намаздан соң ул урыныннан торып сүзгә кереште:
– Балаларыбыз урамда бер эшсез җил куып йөриләр, дога белмиләр, укый-яза белмиләр. Мулла абзый аларны укыта алмас микән? Әйбәтләп сорасак, бәлки риза да булыр... Сез ни диярсез, картлар?
Мулла мондый сорауны бөтенләй көтмәгән иде, шулай да аптырап калмады.
– Дөрес, – диде, – тик менә саулыгым булмау сәбәпле үзем ул эш белән шөгыльләнә алмыйм, җәмәгатемнең эше күп. Әгәр каршы килмәсәгез, мин читтән хәлфә табармын.
– Борынгылар әйткәннәр: яныңда ятканны ягадан эзләмә, дигәннәр. Нигә үзебезнең Әкрәм карига гына тапшырмаска! – диде куштаннарның берсе.
Халык та аның сүзен куәтләде:
– Бик хуп! Бик хуп!
– Аннан да яхшыны эзлисе юк, барыбер таба алмасың, – диделәр.
Мәзиннең бу эше дошманнарына бөтенләй сиздермичә әзерләнгән иде. Мулла белән остабикә бу турыда берни белмиләр, каршы чарасын күрергә әзер түгелләр иде. Әкрәм кари исә үзе һәм хатыны Җиһан исеменнән балаларга сабак укытырга шундук ризалык бирде.
Сабирҗан мәзин үзеннән арткан бураны элекке янган мәдрәсә урынына китереп мәктәп салдырды. Һәм озакламый малайлар, култыкларына берәр утын агачы һәм букча кыстырып, мәктәпкә йөри башладылар, ә кыз балалар Әкрәм кари өенә – аның хатыны янына сабакка килә торган булдылар.
Шулай итеп, бер эшсез яткан әрәмтамак Әкрәм кари хәлфә булды, ә Җиһан тегүче хатыннан сабак укытучы абыстайга әверелде. Ягымлы, йомшак күңелле булганга, укучылар аны бик тиз яратып өлгерделәр.
Әкрәм кари белән Җиһан абыстай аш мәҗлесләрендә мулла һәм мәзин белән беррәттән иң түрдә утыра башладылар. Аларга Шәмси мулла белән остабикә генә ашларына төшкән таракан кебек итеп карыйлар иде.
Мулла белән Әсма остабикә үзләрен ашка дәшә килүчеләргә:
– Карины чакырмагыз!
– Карый хатыны булса, мин бармыйм! – дип әйтеп тә карадылар. Тик файдасы булмады. Авыл халкы Әкрәм кари белән Җиһанны балаларының остазлары санап, үзләренә ашка чакырырга онытмыйча, йоладагы барлык садакаларны бирә торалар иде.
Котырынган Әсма да, ул котырткан Патый да аларга бернинди зарар кыла алмадылар. Әкрәм кариларның әкренләп хәлләре яхшырып китте.
Әкрәм кари балаларга сабак укытырга керешкәндә, Миңлебай Сафасы үсмер малай булып, кыш буе мәктәпкә йөрде, кайбер догаларны өйрәнде.
Сафа, солдаттан кайткач та, Әкрәм кариның өенә барып, аңа ун тиен көмеш садака бирде, Җиһан абыстай куйган самавырдан чәй эчте.
Саҗидә Җиһаннан берничә ел сабак укыды. Ул намаз-ниязларны һәм төрле догаларны гына белеп калмады, укырга-язарга да өйрәнде.

VII. Әнә тегесен алам...
Печән өсте җитеп килә иде. Йортларда чалгы кайрый, чалгы сапларын җайлый башладылар, сынган тешләрен алмаштырып тырмаларны төзәттеләр.
Беркөнне төш вакытында Әкрәм кариларга Саҗидә килеп керде.
– Исән-сау гына торасызмы, абыстай? – диде ул.
Җиһан, керүчене искәрмичә сискәнеп китте, таныгач, елмаеп:
– Уф, котымны алдың, Саҗидә! Уз, уз әйдә» – диде.
Күрешкәч, сәке читенә утырышып дога кылдылар.
– Абыстай, безне догаңнан калдырма инде, шушы арада басуга чыгарга җыенабыз, – дип, Саҗидә Җиһанга берничә йомгак җеп сузды да, яңадан дога кылып, битен сыпырды.
Җиһан самавыр куярга кереште.
– Зинһар мәшәкатьләнмәгез, абыстай! – диде Саҗидә.
– Юкны сөйләмә әле. Әллә нидә бер киләсең. Чәй эчермичә җибәрәмме соң, – диде Җиһан.
Самавыр кайнаган арада алар бөтен авыл яңалыкларын сөйләштеләр. Саҗидәнең бала чакларын искә төшерделәр. Шул еллардан бирле кыз үзенең мөгаллимә абыстаен ярата һәм хәзер дә киңәш-табыш итәсе булса аның янына килә иде.
Сафа белән очрашканнан соң ул үзенең шатлыгын, әти риза булыр микән дигән шик-шөбһәләрен уртаклашырга, абыстаеның ярдәменә өмет итеп, гадәтенчә Җиһан янына килде.
Алар табын җәеп утырышырга өлгермәделәр, өске каттан шакыган тавыш ишетелде. Әкрәм кари хатынын чакыра иде.
– Карый намазга бара ахры. Син утырып тор, озатып җибәрим инде, – дип, Җиһан торып китте.
Саҗидә үзе генә калды. Күптән булган бер хәл исенә төште.
... Ул чакта тышта төн буена җил улады, күз ачкысыз салкын буран булды. Иртәнге якта гына җил тынып, күк йөзе аязып китте. Саҗидә, йокыдан торып юынгач, букчасы белән китапларын күкрәгенә кысып тотты да, култыгына чи усак агачы кыстырып, Әкрәм карилар йортына сабакка йөгерде.
Өйләрдә мичкә яккан чак иде. Пыяла урынына карындык тарттырылган кечкенә генә тәрәзәләргә эчке яктан кызгылт ут шәүләләре төшә – мичтә дөрләп-дөрләп салам кабына. Өйләрнең күбесен түбәләре тиңентен көрт басып киткән. Аяк астында шыгырт-шыгырт кар шыгырдый.
Менә хәзер Саҗидә утырган шушы өй – ул чагындагы сыйныф бүлмәсе – кызлар белән тулы иде. Өйләреннән алып килгән утын белән мичне ягып җибәрделәр. Аслыкка куйган чыра уты тонык кына нур сибеп бүлмә эчен яктыртып тора иде.
Саҗидә чабатасын салып, карын каккалады да, чөйгә элеп куйды, аннары үз урынына, тәрәзә буена, менә хәзер Җиһанның малае таралып йоклап яткан төшкә утырды. Бераздан абыстай килеп керде. Кызлар сәкегә, мич буена, хәтта, урын җитмәгәч, идән уртасына утырыштылар. Берәм-берәм Җиһан абыстай янына килеп, өйгә биргән сабакларын тыңлаттылар. Һәркайсының кулында китап булса да, алар аннан укымыйлар, ә узган дәресне яттан сөйлиләр иде. Берәр сүзне онытып төшереп калдырсалар, абыстай әйтеп җибәрә, алдагы дәресне яхшы ятлаганнарга яңа дәрес бирә иде.
Таң атты, яктырды. Берничә кыз ишегалдына чыгып, тәрәзәгә сыланган карны чистарттылар. Өй эченә тонык кына көн яктысы саркып керде. Чыра утын сүндереп, мичне томаладылар. Кизү кыз көянтә асып суга китте. Калганнары өй эчен җыештырып, иртәгесе көнгә чыра телеп куйдылар, сыерга азык салып, тавыкларны ашаттылар, самавыр куеп җибәрделәр. Шул эшләрне эшләп бетергәч, уйнарга керештеләр.
Көтмәгәндә ишек ачылып, бүлмәгә елтырап торган кара күзле, озын буйлы бер ир кеше килеп керде. Өстенә ул лопырдап торган озын чикмән, ялан аякка иске киез ката кигән, чикмән изүе ачык, аннан киң йонлач күкрәге күренеп тора иде.
Кызлар:
– Газиз агай! Газиз агай килгән! – дип, сөенешеп шаулаша башладылар.
Бөтен тирә-якка билгеле бер дивана иде бу. Үзе ул юаш, беркатлы, башкаларга да усаллык кылмый, үзен мыскыллаганны, рәнҗеткәнне дә күтәрми иде. Җәен-кышын бер үк кием киеп, авылдан-авылга йөри, теләсә кайсы йортка барып керә, биргәнне ала, бирмәгәнне сорамый иде.
Бигрәк тә аны бала-чага һәм хатын-кыз ярата иде. Туры килгәндә алар аны туктатып, аның белән шаярталар, аның мәгънәсез сүзләреннән һәм кыланышларыннан рәхәтләнеп көләләр иде.
Менә бүген дә балалар аңа ябырылдылар:
– Газиз агай, сиңа ничә яшь?
– Ә? Тугыз ике тулды.
– Газиз агай, акчаң бармы?
– Бар, бик күп... Хи-хи!..
– Акчаң кайда соң?
– Чүлмәктә.
– Чүлмәк кайда?
– Саескан койрыгы астында.. Хи-хи!..
Кызлар чыркылдашып көлеп җибәрделәр.
– Газиз агай, борыныңны сөрт!
Газиз чикмән чабуын кайтарып, эре генә кыяфәт белән борынын сөртте. Шулчак аның керләнеп каткан ялангач ботлары күренеп китте. Кызлар тагы чыркылдаша башладылар. Көлешү басыла төшкәч, шундагы шуграк кызларның берсе:
– Газиз агай, өйләнәсең киләме? – дип сорады.
– Килә.. Валлаһи, килә... .
– Кайсыбызны аласың соң?
Газиз кызларга күз йөртеп чыкты да, бармагы белән Саҗидәгә төртеп:
– Әнә тегесен алам! – дип кычкырды.
Иптәш кызлары Саҗидәне үртәргә керештеләр. Саҗидә гарьләнүеннән, оялуыннан кып-кызыл булды. Ул Газизгә ташланып, аны ишектән төрткәләп чыгарыр дәрәҗәгә җитешкән иде инде, шул вакыт кайсысыдыр:
– Абыстай килә! – дип кычкырды.
Өй эче тынып калды. Кызлар китапларын тотып быдыр-быдыр сабакларын кабатларга керештеләр...
Җиһанның улы Исмәгыйль елап уянуга, Саҗидә әлеге хатирәләреннән бүленеп калды. Кыз аны кулына алып юатырга тотынды.
«Әнә тегесен алам», – дигән сүз кабат аның колак төбендә яңгырады. Әгәр шул сүзне дивана Газиз түгел, бәлки Сафа әйтсә? Ачуланыр иде микән ул аңа?
Саҗидә малайны итләч тәненнән сыйпап иркәләде.
Бәлки Газиз дә бала чагында шушының шикелле матур булгандыр... Менә бу Исмәгыйль үсеп җиткәч нинди кеше булыр икән? Җиһан абыстай әйтә: кешенең тәкъдире үзе туганчы ук ләүхелмәхфүздә* язылып куелган, ди. Исмәгыйльнең тәкъдирен ничек беләсең? Ә Сафаныкын? Ул да Газиз шикелле куркыныч бер кеше булмасмы? Тәкъдирендә аның ни язылган? Әгәр ул да чикмән чабуы белән борынын сөртә торган булса? Аннары Саҗидә нишләр?
*[Ләүхелмәхфүз – диндә: язмыш тактасы.]
Кыз, күңелендәге шул ямьсез уйларны куар өчен, авыз эченнән укынып, «әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!» дип төкеренеп куйды. Нишләргә соң – йөрәгендә уянган хисләренә ирек бирергәме, әллә аларны хәзер үк тыярга, сүндерергәме?
* * *
Шул көнне үк төштән соң Әкрәм кари янына Сафа килде, карига биш тиен садака биреп, догаңнан ташламасаң иде, диде.
Сафа белән Саҗидәнең сүз беркеткән кебек икесе бер көнне килүләре Җиһангә сәер тоелды.
«Моның берәр хикмәте юкмы икән? Араларында бер-бер хәл булмаганмы икән?» – дип уйланды.


VIII. Атың кәнфит ашый беләме?
Кыр эшләре вакыты да килеп җитте. Халык печәнгә төште. Җыен көннәрендә ярминкә кебек шаулап торган авыл тирән тынлыкка чумды.
Шундый көннәрнең берсендә Җиһан абыстай, буш вакыт табып, капка төбенә чыгып утырды. Әкрәм кари өйдә ял итеп ята иде. Балалар каядыр киткәннәр, тик өлкән кызы гына аш өендә эшләп маташа. Җиһанга уйланырга, узганнарын искә төшерергә берәү дә комачауламый иде.
Аның күз алдына бала чагындагы тормышлары, әтисенең аны укырга-язарга өйрәтүләре килде. Сабакны яхшы үзләштергәне өчен әтисе аны башыннан сыйпап мактый торган иде. Андый чакларда шатлыктан Җиһанның башы күккә тия иде.
Әмма көтмәгәндә әтисе үлеп китте. Әнисе тугыз ятим бала белән берьялгызы торып калды. Ярдәм итәр кешесе юк. Тормышның бөтен авырлыгы тол хатынга һәм ике өлкән кызы җилкәсенә төште. Шул кызларның берсе Җиһан иде.
Төрлечә әмәл кылырга туры килде. Ашарга ризык юнәтеп, алар төннәр буе эш эшләп утырдылар. Әнә шундый мохтаҗлыкта бертуктаусыз эшләп көннәр үтә торды. Җиһан буйга җиткән кыз булды. Сеңелләренең алдагы авыр көнен уйлап ул бик нык кайгыра иде. Үзен бай ахун малаена димләгәч тә бик сөенде, мулла хатыны булгач, туганнарыма ярдәм итә алырмын дип уйлады. Тик өмете акланмады.
Моннан берничә ел элек менә шушындый кызу эш вакытында Җиһан өйдә эшсез утыра иде. Халык кызу эш белән мәшгуль булып, үзләренә кием тектерү, бала-чагаларының өс-башын бөтәйтү турында уйларга вакытлары юк иде. Җиһанның да басуга чыгасы килде. Бөтен тирә-якта эш кайнап торганда өйдә кул кушырып тик утыру авыр иде. Ул, ире белән дә киңәшмичә, күп җирле күршеләренә урак урырга ялланды. Әкрәм кари, моны ишеткәч, хатынын тиргәп ташлады, хәтта каты-каты итеп берничә тапкыр суккалап та алды. Ләкин Җиһан моңа карамады, чоланнан урак алып, тимерчедән тешәтте дә, иртәгесен иртүк бер кулына өлкән кызын җитәкләп, икенчесе белән имчәк баласын салган кабык арбаны тартып уракка китте; бер шешә су белән ике-өч телем ипи алырга да онытмады.
Икенче көнне гомергә истән чыкмаслык бер хәл булды. Әллә Сабирҗан мәзин әйтеп, Әкрәм кариның оятына көч килгән, әллә бер ялгызы өйдә утыру уңайсыз була башлаган, ул иртәгә хатыны белән уракка чыгарга теләге барлыгын әйтте. Җиһан бу хәлгә бик сөенеп, шундук күршеләреннән урак алып чыкты.
Иртәгесен иртән Әкрәм кари ах-ух килеп, гомерендә беренче тапкыр йокысыннан кояш белән бергә торды. Кызыл чүпрәк белән ураган урагын иңбашына салып, бер кулына савыт белән су, икенчесенә икмәк төргән төенчек тотты да, эшкә ашыккан авыл агайлары арасына буталып, хатыныннан бер адым да калмыйча, басуга китте.
Әкрәм кариның холкын-гадәтен белгән кешеләр гаҗәпләнеп баш чайкадылар:
– Ярабби, хәерлегә булсын, хәерлегә булсын.. – диештеләр.
Җиһан үз кишәрлегендә урган көлтәләрдән балалар өчен куыш сыман нәрсә корып куйды, аннары яшь баласын имезеп күләгәгә яткырды да, беләгенә ак җиңсәләр киде. Шуннан соң күлмәк итәкләрен кыстырып куйды, көлтә бавы борып җиргә салды да, урырга кереште. Әкрәм, эшкә ничек башларга белмичә, өр-яңа уракны кулында тотып тора иде.
Алар яныннан узып барган бер уракчы:
– Әй, карый! Багана шикелле катып торма, бөгелә төш, кизәнә төш! Басуда күз тасырайтып тормыйлар, эшләргә кирәк! – дип кычкырды.
Әкрәм кари берничә адым читкәрәк китеп иелде дә, читек-кәвеш кигән аякларын аерып басты, урагы белән бер уч арыш сабагын чалдырып алды. Ул аларны сул кулы белән кысып җыеп алмакчы иде, ләкин арыш сабаклары, аны мыскыл иткән шикелле, бирешмәделәр. Урагы да буйсынмый иде. Бер тартуда учманы кырт иттереп кисеп чыгарасы урында, урак камылны берәмләп-берәмләп өзә яисә тамыры-ние белән йолкып чыгара иде. Күп тә үтмәде, учмадан ычкынып китеп, Әкрәм кариның сул кул бармагын кисеп керде. Карый шундук урагын җиргә атып бәреп, турайды да, әшәке итеп сүгенеп куйды.
– Әй, кил әле! – дип хатынына кычкырды.
Җиһан аның киселгән бармагына туфрак сибеп, чүпрәк белән кысып бәйләп куйды.
– Ирләр эшемени инде бу... – дип мыгырданды Әкрәм кари.
Шуннан соң ул балалар янына барып, алар белән янәшә сузылып ятты. Җиһан яңадан арыш урырга кереште.
Алар ура торган кишәрлек юл буенда гына иде. Үтеп баручылардан берәү, Әкрәм кариның ак чүпрәк ураган бармагын күреп:
– Әй, егет тә икәнсең үзең, карый! Халык әле җиңсәсен киеп эшкә керешмәгән, син инде әтәч суярга да өлгергәнсең! – дип кычкырды.
Карый каршы җавап кайтармады, йөзен читкә генә борды. Теге ят кеше, тагы берничә адым киткәч:
– Ялкауга бар да ял! – дип куйды.
Әкрәм кариның басуга беренче һәм соңгы чыгуы булды бу.
Шуннан бирле күп еллар узып, күп үзгәрешләр булды. Хәзер инде Җиһанның кызлары үсеп үсмер яшенә җиттеләр, ә кече улы Исмәгыйльгә икенче яшь китте. Муллага ачу итеп мәзин салдырган мәктәп Әкрәм кари белән Җиһан абыстайларның хәлен шактый яхшыртты. Хәзер инде аларның үз җирләре бар, тик алар уракны үзләре урмый, бәлки өмә ясап урдыралар иде.
* * *
Печән өсте дә үтеп китте.
Кышын алган бурыч исәбенә берише ярлылар печәннәрен муллага, беришеләре мәзингә яки Гыймадига илттеләр, берәр көн аларга эшләделәр. Урак өсте җитте, яңадан бөтен авыл басуга агылды. Көннәр бик эссе, арышның кибеп коела башлавы бар иде.
Арыш урагының беренче атнасында ук Җиһан өмә җыярга булды. Яшьләр аларга бик риза булып киләләр, чөнки Җиһанның ашы һәрвакыт тәмле, мул була. Бу юлы да әйтелгән көнгә Әкрәм карилар өенә иртәнге чәйгә байтак кыз, егет җыелды. Анда Миңлебай Сафасы белән Ирдәүкә Саҗидә дә бар иде.
Чәйләр эчеп майлы бәрәңге ашаганнан соң өмәчеләр кырга киттеләр. Яшьләр җыр җырлап, гармун уйнап, уен-көлке сөйләп, Әкрәм кариларның мари зираты буендагы җиренә килделәр.
Бу зират мариларның гыйбадәт кылу урыны яисә каберлекләре булгандырмы, – моны берәү дә анык белми. Хәзер инде аннан куе үлән каплаган кечкенә-кечкенә чыгынтылар, ниндидер кабер ташы кисәкләре һәм артыш куаклары гына калган. Шул тирәдән узган чакта кеше я булмаса җәнлек кыяфәтенә кереп мине җен куды, яисә ут тавы күрдем, дип карганып сөйләүчеләр дә була иде. Шул тирә халкы бу урынны сихерле бер урын дип саный иде. Бирегә бала тапмый торган хатыннарны, төзәлмәс гарип кешеләрне, авыру атларны алып килеп, аларны өшкертү бик күптәннән бер гадәткә әйләнгән иде.
Әкрәм карилар җире нәкъ әнә шул каберлек белән елга арасында иде. Биредә быел арыш бигрәк тә куе, биек, эре башаклы булып уңган иде.
Өмәчеләр атларын тугарып су буена утлауга җибәрделәр. Шаяра-көлә, беләкләренә ак җиңсәләр кия-кия, эшкә керешергә әзерләнә башладылар.
– Егетләр! Бирегә килгән-килгән, зират янында берәрсен сихерлибез! – диде егетләрнең берсе.
– Әйтегез, кызлар, кайсыгызны сихерлик? – диде икенчесе.
Гадәттәгечә, кызларның барысы өчен Саҗидә җавап кайтарды:
– Карап карарбыз әле: кемне сихерләрбез, сезнеме, безнеме! – диде ул.
Икенче бер кыз:
– Чынлап, Фәхри, су буена барып белеп кил әле: синең атың кәнфит ашый беләме икән? Белмәсә, сине сихерлибез, – диде.
Көлешә башладылар. Фәхри ни дип җавап бирергә белмәде, уңайсызланып дәшми калды.
– Телеңне тыя белмәсәң шулай була ул. Оста капладылармы үзеңне кызлар! – дип, кайсыдыр көлеп кычкырды аңар.
Бер-берен шулай шаярта-көлә, кызлар, егетләр аралашып, эшкә керештеләр.
Саҗидәнең уң ягына Фәхри, сул ягына Сафа басты, ә Сафаны икенче ягында Мәфтуха иде.
Фәхри Сафаның яшьтәше иде. Бик яшьли әтисез калып, ул байтак нужа күрде, берничә ел батраклыкта эшләп йөрде. Әнисенең тырышлыгы, уңганлыгы, тапканны бик бәрәкәтләп, кысып тота белүе аркасында гына ул аякка баса алды. Байтак еллары авырлык белән дөнья көтеп узды. Әнисенең бердәнбер улы булганга, Фәхрине солдат хезмәтеннән азат иткәннәр, ләкин шулай да ул һаман өйләнә алмый йөри иде әле.
Ул күптәннән бирле Тол Таҗи белән дус, җыеннарда да гел аны яклый иде. Моның өчен авылдагы күп кеше Фәхрине яратмый иде. Шулай да Йосыф карттан башка берәү дә аның яучыларын кире борып җибәрмәс иде. Фәхри авылда әйбәт егетләрдән санала, төскә-башка да чибәр иде.
Усал телләр Аксак Сәләхи кызы Мәфтуха белән Фәхри арасында нидер бар, дип сөйләсәләр дә, соңгы вакытларда Фәхри күбрәк Саҗидәгә күз төшереп йөри иде. Шуңа үч итеп булса кирәк, Мәфтуха солдаттан кайткан Сафага аеруча игътибар күрсәтә башлады. Сафа исә аның бу тырышуына гел әһәмият итмәсә дә, Мәфтуха өметен өзми иде. Менә ул бүген дә, Сафаны үзенә җәлеп иттерер өчен, аның белән янәшә басты.
Сафаның Саҗидәне яратып йөрүен берәү дә белми иде әле. Ул нәрсә Мәфтуханың да күңелендә юк иде.
Баштарак өмәчеләр әкрен урдылар, тора-бара эшкә күнегеп китеп, чын мәгънәсендә ярышып эшли башладылар.
Саҗидә белән Сафа тигез баралар иде. Көлтәне бер үк вакытта урып, бер үк вакытта кысып бәйлиләр дә, төп ягы белән җиргә утырталар. Мәфтуха да алардан калышмый. Тик аның көлтәләре бушрак бәйләнгән һәм кечерәк була иде.
Фәхри исә баштарак, Саҗидә минем оста уруымны күрсен дип, көлтәне аңардан алдарак урып өлгерә, әмма кыз аны күрмәгәнгә салыша иде. Озакламый Фәхри калыша башлады.
Шунда егетләрнең берсе:
– Карагыз әле Фәхригә! Артыннан каравылчылар калдырып бара, үзен җеннәр алып китүдән курка! – дип кычкырды.
Чыннан да, Фәхри кишәрлегендә анда-санда урылмаган арыш башаклары калып бара иде.
– Әйбәтрәк ур, Фәхри абый, юкса шадра хатын туры килер үзеңә! – дип кычкырды Саҗидә.
Егет бу юлы да ни дип җавап бирергә белмәде. Иптәшләренең игътибарын икенче якка бору өчен, ул ниндидер кызык хәл турында сөйләргә кереште һәм, сүз белән мавыгып китеп, уруын да онытты, башкалардан бик күп артта калганын сизмәде. Ул сөйләп бетергәндә, төрле яктан кәҗә булып кычкыра башладылар.
– Әллә берәүнең кәҗәсе көтүдән калган инде? – дип көлеп сораган булды берсе.
– Саҗидә! Кәҗәңне куып китер әле, артта калмасын! – дип кычкырды Мәфтуха.
– Фәхри дус, бүген син ипине бик зур телеп ашагансың ахры – урыныңнан кузгала алмыйсың, – дип, Сафа да сүз кыстырды.
Фәхри башын иеп иптәшләре артыннан җитешер өчен җәһәтрәк ура башлады.
Саҗидә белән Сафа үз алларын бетерделәр дә, билләрен язып тормастан, икесе берьюлы борылып Фәхригә каршы урып килә башладылар.
Ара якыная төшкәч, Саҗидә:
– Фәхри абый, юл бир! Тапталасың! – дип кычкырды.
Фәхри оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Егетләрнең берсе, аны кызганган булып:
– Фәхри, синнән рәт чыкмас ахры! Һич булмаса, Мәфтуха янына күч, – дип куйды.
Төшкә бу басуны урып та бетерделәр. Уракчылар җыр җырлап, шаяра-көлешә Җиһаннарга кайтып тамак ялгадылар да, яңадан басуга – Әкрәм кариның икенче басуына киттеләр.
Яшьләр арышны урып бетереп, көлтә куеп авылга кайтканда, көтү кермәгән иде әле.
Җиһанның аш бүлмәсендә тирә-күршедән җыйган төрле зурлыктагы унлап самавыр кайнап утыра иде. Уракчылар сөт, ипи, йөзем белән чәй эчтеләр. Аннары егетләр елга буена су коенырга төштеләр, кызлар кием алмаштырырга дип өйләренә кайтып киттеләр.
Алар әйләнеп килүгә, тышта яшел чирәм өстенә аш-су әзерләп куелган иде. Барысы да табын тирәли тезелешеп утырдылар. Иң элек итле тары өйрәсе китерделәр. Аннары зур агач табак белән тураган ит һәм керән чыгардылар. Табынга зур-зур ит бәлешләре дә килде. Бу кадәр тәмле сыйны барысы да яратып ашадылар.
Иң азактан, өстенә куе каймак салып, сөзмә китерделәр. Күбесенең инде кабарлык та хәле калмаган иде.
Кайберәүләр:
– Яхшы ризык торып калганчы, яман корсак шартласын! – дип көлә-көлә, тәмле сөзмәне ашарга керештеләр.
Аннары өмәчеләр амин тотып, хуҗаларга тыныч тормыш, бәхет, муллык теләп, кайтып киттеләр.
Караңгы төште.
Сафа белән Саҗидә, Әкрәм карилар ишегалдында тоткарланып торган булып, иң азактан диярлек чыктылар. Йосыф карт өенә чаклы икәү бергә кайттылар. Саҗидә, Сафаның әйтергә кыймаган теләген аңлап, тар тыкрыкка таба борылды. Шунда алар биек әрекмән арасына кереп үләнгә утырдылар.
Сафа белән Саҗидә аулак урыннарыннан кузгалганда инде кояш чыгышы ягы агарган, өченче әтәчләр кычкырган иде.
Озакламый мулла белән мәзин дә өмә җыйдылар. Дөрес, аларда Җиһаннардагы шикелле үк күңелле булмады, шулай да яшьләр монда да уен-көлкегә вакыт таптылар. Башка вакыттагыча биредә дә гармун уйнау, җырлау, бер-береңнән уздырырга тырышып шаяртышулар булмый калмады.
Сафа белән Саҗидә тагы бергә булдылар. Бергә урдылар, бергә утырып ашадылар, өйләренә дә бергә кайттылар.
Шуннан соң инде Фәхри Саҗидә артыннан йөрмәс булды, Мәфтуха да Сафага карата сүрелде.
Егетләр Сафадан көнләшеп йөри башладылар. Кызлар да Саҗидәнең бәхетенә көнләшеп карыйлар иде. Күбесе:
– Юкка гына йөри алар, Йосыф карт өлкән кызларын калдырып, барыбер Саҗидәне бирмәячәк. Бу кызын да «чебеш»кә әйләндерәчәк ул, – ди иде.

IX. Илчегә үлем юк
Көз дә җитте. Бәрәңге, чөгендер, кишерне казып алып җилдә киптерделәр, базларга, идән асларына кертеп салдылар. Ындыр артларында яңа ашлык эскертләре, солы, арпа кибәннәре калкып чыкты. Ашлыкны сугып амбарларга салдылар, салым түләү, йорт кирәк-яраклары алыр өчен базарга илтеп саттылар. Ирләр абзар-кураларны төзәттеләр, искергән салам түбәләрне яңа салам белән ябып чыктылар. Хатын-кыз өй җыештырды, морҗаларны агартты, мич ярыкларын балчык белән сылап чыкты, тәрәзәгә куяр өчен яңа карындыклар әзерләде.
Солдатка каралган егетләр, билләренә кызыл билбау буып, муеннарына ак шарф урап, сөйгән кызлары белән аерылышасыларын белгертеп, бөтен авыл буйлап гармун уйнап, җырлап йөрделәр, кызларның йөрәкләренә сагыш салдылар.
Миңлебайныкылар йортында Сафаны өйләндерү турында сөйләшә башладылар. Кайсы кызга яучы җибәрәселәрен берәү дә әле атап әйтми, ләкин киленнең нинди булырга тиешлеген, кемнәр белән туганлашу яхшырак икәнлеген барысы да сөйләшәләр иде. Патый да, Вафа да умартачы Гыймади кызын мактыйлар. Алар икесе дә Сафаны юан, шадра Сәлимәгә өйләндереп, умартачыны үзләренә бер таяныч итәргә, Миңлебайлар йортының элекке данын кайтарырга телиләр. Кодаларының байлыгына таянып, Вафага да авыл куштаннары арасына керергә юл ачарга хыялланалар. Ә Сафа үзе теләгәнен әйтергә һаман кыймый йөри иде әле.
Беркөнне Әсма остабикә Патыйны үзләренә кунакка чакырды. Иң кадерле кунак алдына гына куела торган тәмле ашамлыклар белән сыйлап, чәй эчкәннән соң, остабикә болай дип сүзгә кереште:
– Малаең, аллага шөкер, исән-сау йөреп кайтты, Фатыйма җиңги. Ходай шатлыгын күрергә язсын.. Аны башлы-күзле итәргә җыенмыйсызмы соң?
Патый хуҗа хатынның сүзне кай якка таба борганын аңлап җиткермәде. Шуңа күрә сагаеп кына:
– Алла боерган булса, үзебезнең дә исәп юк түгел, улым бик уңган, бик булган, вакыты да җиткән... – диде.
– Әйе шул. Бик тәүфыйклы егет диләр. Әйбәт кенә кыз да табарга кирәк инде үзенә. Күздә тоткан берәр кыз юкмы соң?
– Хәзергә юк әле...
– Алай икән... – дип куйды Әсма остабикә, үзенең әзерләп куйган планын әйтергә вакыт җиткәнен чамалап. – Кичә без хәзрәт белән дә шул хакта сөйләшеп утырдык әле, – диде ул аннары, сүзен дәвам иттереп. – Мин әйтәм, Сәләхи кызы бик тә чибәр, бик тә тырыш кыз булып чыкты. Шуны димләргә кирәк, мин әйтәм. Аның турында бер начар сүз ишетмәссең, авылда бер дигән кыз, мин әйтәм... Хәзрәт тә шул фикердә...
Әсма әйткән кыз теге Мәфтуха иде. Кызның атасы – аксак Сәләхи таза гәүдәле крестьян булып, бүген-иртәгә авылның куштаны булып китәргә тора иде. Мулла белән остабикә Сәләхине Миңлебайныкылар белән туганлаштырып, аларны үз йогынтысына алырга, мәзин белән умартачы Гыймадига каршы көрәштә үзләренә корал итәргә ниятлиләр иде.
Мондый сүзне көтмәгән Патый анык кына ни дип тә җавап кайтармады.
– Белмим инде, билләһи, ничек булыр... – дигән сүзне генә кабатлады.
Әсма остабикә кызның уңганлыгын, булганлыгын, җитезлеген, сабырлыкларын әйтеп мактарга кереште, чибәрлеген дә искәрми калмады. Аннары Сәләхинең хатынын мактарга тотынды. Сәләхинең хатыны яхшы гаиләдән чыккан, йортны да бик тота белә, ашка-суга да бик оста, диде. Патый әгәр шундый хатынның кодагыйсы булса ниләр отасын – һәммәсен санап чыкты. Кызның бирнәсен дә телгә алды. Иң ахырда Сәләхинең үзен мактарга кереште:
– Алла боерса, Сәләхи кызын берсүзсез бирәчәк, шундый уңган кияүне кулдан ычкындырамы соң, юләр түгел лә ул, – диде. Аннары, үзләренең дә бу эштән читтә калмаячакларын сиздереп: – Мулла киңәшен дә истә тотыгыз, – дип куйды.
Патый Әсманың тәмле теленә дә бирешмәде, аның сүзенә каршы да килмәде:
– Яхшы, уйлашырбыз... Балалар ни диярләр менә... Кызны берәү дә яманламый, – диде.
Шуның белән сүз бетеп, Патый өенә кайтып китте.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 05
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.