Latin

Болганчык Еллар - 17

Total number of words is 3708
Total number of unique words is 2020
33.3 of words are in the 2000 most common words
47.4 of words are in the 5000 most common words
56.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Кушчы казакъ та, Оренбурга барасы урында, кәрванбаш Вахитның көймәсе эченә кереп кырын яткан килеш, дөя өстендә акрын гына тирбәлеп, Адай иленә карый юл тотты.
Кәрванчылар, тире чалбарлар төбенә бәйләп салынган хәлдә, ыңгырашып, сыкранып, тамаклары беткәнче кычкырып, әҗәлләрен көтә калдылар.
Ләкин язмыш аларга әҗәл әзерләмәгән икән әле. Икенче көнне кичкә таба кодык янына тагын бер кәрван килеп туктады. Аның кешеләре мескен тоткыннарны җәфалы үлемнән йолып алып, тәрбияләп, Оренбурга алып кайттылар. Шунда байтак вакыт дәваланып ятканнан соң гына алар Казанга – үз өйләренә кайта алдылар.
Бу кәрванчы байларның берсе – Үргәнеч белән Казан арасында кәрван йөртеп сату итүче, эчке Русиядән Үргәнеч һәм Хивага кызыл мал, китап, Коръән, савыт-саба, тимер һәм чуен әйберләр шикелле фабрик һәм завод маллары илтеп, аннан ефәк, каракүл, илтер, җимеш һәм дөге шикелле нәрсәләр алып кайтып кәсеп итүче атаклы һәм данлыклы Мортаза бай иде.
Башка юлдашлары яхшы ук савыксалар да, Мортаза бай шул вакыйгадан соң имгәнеп калды. Чалбар төбенә бөгәрләп салынган чакта аның әллә кайсы тамырлары өзелеп, арка җекләре имгәнеп, аяк-кулы йөрмәс булган иде. Шул сәбәптән аны күтәреп яки кечкенә арбага утыртып йөртә башладылар.
Ул үзе кәрван белән йөри алмас булса да, сәүдәсен, кәрван йөртеп Хива һәм Үргәнеч белән алыш-биреш итүен һаман туктатмады. Таланса да, байлыгы кимемәде. Уңышлы сәүдәләр, туктаусыз йөреп торган кәрваннарның бәрәкәтле Урта Азия малын Казанга ташып торулары аркасында, аның дәүләте артканнан-арта барды.
1897 елгы сан алу мәсьәләсен сылтау итеп бунт чыгарган татар авылларын коточкыч зур җәзалар көткәндә, Мәүла Колы авылы крәстиәннәре исеменнән патшага прошение бирер өчен Казанга килгән ярлы һәм юаш хәлфә – Әкрәм карый әнә шул Мортаза байга голәма мәҗлесенә барачак иде.
* * *
Мортаза байның көзгедәй ялтырап торган паркет идәннәренә хәтфә келәмнәр җәелгән, зур-зур кәндилләр, киң һәм биек көзгеләр белән бизәлгән иркен заллары халык белән тулы иде. Анда бөтен шәһәрнең, якын-тирә авылларның атаклы дәмулла һәм ишаннары, мәзиннәр, хәлфәләр, сорыкортлар, сукыр суфилар, Коръән хафизлар, пүркиләр – һәммәсе дә бар; ул заманның голәмасы барысы да шунда булып, арада Әкрәм карый шикелле болай гына туры килүче мосафир «гыйлем әһелләре» дә күп иде. Мәхәлләнең мәчет картларыннан алып, шәһәрнең күзгә күренгән сәүдәгәрләре, хаҗилары, хәтта аз-маз халыкка билгеле морзалары да шунда җыйналган иде. Бу соңгылары, озын чәчләрен башларына ятышмый торган энҗеле түбәтәйләр астына яшереп һәм фрак өстеннән генә киелгән озын һәм киң чапаннарына уралып, идәнгә чүккәннәр; чалбар тезләре чыгуга да илтифат итмичә, каткан аякларын азапланып бөкләп, сакта чагында табигый йомышка кысталган солдат төсле кәкрәеп, җыерылып тезләнгәннәр; аяклары ычкынып китеп көлкегә калудан курыккан сыман бер кыяфәт белән утыралар иде.
Дәмулла Кәрим ахун белән Әкрәм карый Мортаза байның матур пыялалар белән чуарлап эшләнгән парадный ишегеннән керделәр дә, туннарын салып хезмәтчегә тоттыргач, чапан җиңнәрен җыергалап, хәтфә келәмнәр җәюле ак мәрмәр баскычтан югары менеп киттеләр.
Анда кунакларны каршы алып, һәркемне үзенә тиешле табынга озатып торучы башка бер хезмәтче, кулындагы кәгазенең Кәрим ахун исеме язылган турысына билге салгач, яңа килүчеләрне кайсы залга кертәсен янындагы малайга ишарәләде. Теге малай аларны:
– Әйдәгез, хәзрәт, менә монда рәхим итегез! – дип ияртеп, чалмалы халык белән тулы бер залга кертте.
Кәрим ахунның мәһабәт гәүдәсе ишектә күренү белән, залдагы чалмалыларның дәмулла булып җитмәгән муллалары урыннарыннан кузгалып юл бирделәр – ахун белән карыйны түргә уздырдылар. Тагын һәркем үз урынына утырды.
Дога укып бит сыпырганнан соң, ахун да, карый да мәҗлестәге кешеләрнең һәрберсенә ияк кагып:
– Исәнме, саумы, сәламәтме! – дип сорашып чыктылар.
Халык җыйналып беткән төсле, идәнгә әзерләнгән табыннар тәмам тулган иде. Шул чакны эчтәге бүлмәләр ягыннан чыр-чыр иткән әллә нинди ямьсез тавыш ишетелде. Муллалар, азрак төзәтенгәләп, тамак кыргалап алып, ниндидер бер мөһим эшкә әзерләнгән кыяфәткә керделәр.
Янтыктагы бер ишек ачылып китте. Башына кара чуклы кызыл түбәтәй кигән, җиңсез кара кәзәкиле, ак күлмәкле, кәҗүл читекле бер малай чыбыктан үреп ясалган, резин тәгәрмәчле кечкенә һәм матур бер арба тәгәрәтеп чыгарды. Арбада кечкенә гәүдәле, зур башлы, йонлач битле бер карачкы утыра иде. Малай арбаны тәгәрәтеп залның бер почмагынарак китерде дә, күпер сымак бер биек урынга менгезде, кесәсеннән бер ак яулык чыгарып, теге йонлач битнең авыз-борынын, атылып чыгардай акаеп торган ямьсез күзләрен сөртеп алды.
Бака тавышы төсле ямьсез тавыш тагын ишетелде.
– Исән килдегезме, хәзрәтләр?
Бөтен чалмалыларның берьюлы, тәкбир әйткәндәй гөрләтеп:
– Әлхәмделилла, Мортаза абзый! – дип җаваплавы киң, биек залда беравык яңгырап торды.
Теге вакытта юлбасарлардан таланып һәм имгәнеп калган Мортаза бай үзе иде бу.
Исәнлек-саулык сорашып, бит сыпырып алгач, Мортаза бай табынга карап ияге белән ишарә ясагандай итте. Өстенә озын кара җөббә, башына гарәп чалмасы кигән бер коръән хафиз мисыр мәкаме белән көйләп коръән укыды. Чалмалылар табынындагы һәркемгә берәр сум садака өләшенде. Тагын дога кылдылар.
Аннан соң табынга аш килә башлады. Һәр табынның берәр мәзине яки мәзин урынына утыручысы, чапан җиңнәрен сызганып, аш бүләргә кереште. Ашау белән бергә, муллалар табынында моназара башланды.
Иң беренче сүз тоз кабу турысында булды.
– Тозны аштан элек кабаргамы, соң кабаргамы? Яисә элек кабу да, соң кабу да сөннәтме?
Голәма өчкә бүленде. Бер төрлесе элек кабу сөннәт дисә, икенчеләре аштан соң кабу фарыз дип ныкышты. Тагын бер як: «һәр икесе мөстәхәб*, ни эшләсәң дә ярый, бер дә капмасаң да зарар юк», – дип бара иде.
*[Мөстәхәб – шәригать күзлегеннән: эшләнсә яхшы, эшләнмәсә зарары-гөнаһы булмаган эш.]
Әүвәлгеләре бу соңгы төркемне:
– Кяфир, зиндикъ, фасикъ! – дип сүктеләр. Болары тегеләрне:
– Ахмак, надан! – дип атады.
Һәр төркем үз сүзен куәтләр өчен әллә нихәтле аять һәм хәдис укып күрсәтте. Әллә ничаклы гаклый һәм нәкъли дәлилләр* китерелде. Әллә ничә мәшһүр китап, борынгы дин галимнәре телгә алынды.
*[Гаклый һәм нәкъли дәлилләр – акыл белән уйланылган һәм традицион дәлилләр.]
Шулай да бу мәсьәлә һаман чишелмәгән килеш калып, моназара башка мәсьәләләргә күчте.
– Намазда әттәхият укыганда, «әшһәде» дип әйткән чакта уң кулның шәһадәт бармагын күтәрергәме, юкмы?
– Җомга намазы белән бергә өйлә намазын да уку ярыймы, юкмы?
– Шәфәкъ батмый торган кыска төннәрдә ястү намазын уку фарызмы? Әллә биш вакыт намаз дүрткә каламы?
Шуның шикелле мәсьәләләр бер-бер артлы чыга торды. Берсен чәйнәп бетермәс борын икенчесенә күчелде. Һәр мәсьәләдә чалмалылар әллә ничә төркемгә бүленеп кычкырыштылар, сүгештеләр, хурлаштылар, көфер пичәте басыштылар. «Ля нөсәллим! Лима ля йәҗүз?»*ләр мең кат әйтелде. Ләкин мең елдан бирле чишелмәгән даулы мәсьәләләр шул килеш кала бирде.
*[«Ля нөсәллим! Лима ля йәҗуз?» – «Күнмибез, риза түгел! Ник дөрес булмасын?»]
Бүтән вакытлардагы шикелле бу юлы да бөтен мәсьәләләр баягы өченче төркемне сүгүгә кайтып кала иде. Бөтен талашларның йомгагы «җәдитчеләр» дип йөртелә торган шушы төркемне мыскыллап, «җәһәннәм төбенә олактыруга» кайтып калды. Беруңайдан, татар дөньясы өчен күп кенә яңа мәсьәләләр күтәреп, үзеннән соң байтак гыйльми әсәрләр калдырып күптән түгел генә үлгән Мәрҗанине, Сукыр Каюмны, Фәезханов белән Гаспринскийны, яңа гына атагы чыга башлаган Галимҗан мулла Барудины, урам телендә татарча әдәби китаплар язып чыгара башлаган яшьләрне – барысын бер җепкә тезеп «җәһәннәмгә аттылар».
*[Мэрҗани – Шиһабетдин Мәрҗани (1818 – 1889), татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең идеологы, атаклы тарихчы һәм дин галиме. Фәезханов – Хөсәен Фәезханов (1828 – 1866), мәгърифәтче галим-филолог, тарихчы һәм педагог. Гаспринский – Исмәгыйль Гаспралы (1851 – 1914), мәгърифәтче, төрки-татар телендә беренче көндәлек матбугат басмасы – «Тәрҗеман» гәзитәсенең (1883 – 1918) нәшире һәм мөхәррире, мәктәп-мәдрәсәләрдә яңа метод – ысулы җәдид белән укытуны башлап җибәрүчеләрнең берсе. Галимҗан Варуди (1857 – 1921), дин һәм җәмәгать эшлеклесе, җәдитчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле, Казандагы атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен нигезләүче һәм аның мөдәррисе, 1917 елдан Диния нәзарәте мөфтие.]
Мортаза бай, арбасында утырган килеш, муллаларның кычкырышуын рәхәтләнеп тамаша итә иде.
Чынлап та, ул заманда яшәгән татар халкының театры, концерты, клубы, кәмите, музыкасы, киносы һәм радиолары – барысы да шушындый голәма мәҗлесләренә кайтып кала: бөтен күңел ачу һәм мәгънәви азык алу теләкләре шушындый мәҗлесләрдә үтәлә; чалмалы юләрләр бер Мортаза байга гына түгел, бәлки барлык иреккән байларга күңел ачу хезмәтен үтиләр иде. Бу мәҗлес тә шуларның берсе иде.
Әнә, моназара белән мавыккан бер мулланың тәлинкәсендәге ашы бер дә кимемәгән, «Лә нөсәллим! Лима ля йәҗүз?» дип кычкыра торгач, ашавын бөтенләй онытып җибәргән. Шуны күрү белән, Мортаза бай чәрелдәп кычкырып җибәрде:
– Бу хәзрәтнең карыны ачмаган, ахры... Ашыйсы килми икән. Алып китегез алдыннан тәлинкәсен!..
Берничә хезмәтче берьюлы килеп, теге мулланың тәлинкәсен алып киттеләр.
Мулланың: «Мин ашамадым, ашыйм әле!» – диюенә дә, тәлинкәгә ике куллап черәшеп ябышуына да илтифат итүче булмады.
Мортаза бай үзе, ямьсез тешләрен ыржайтып, рәхәтләнеп көлә иде. Ул табынчы мәзингә дә:
– Моннан ары бу хәзрәткә аш бүлмә, алдына тәлинкә-кашык куйма! Тамагы тук булгач, мәҗлескә килмәсен иде, – дип куйды.
Мортаза байның гадәтләре бөтен мәҗлес әһеленә билгеле булганлыктан, аның бу кыланышына гаҗәпсенүче күренмәде. Муллалар, үзләре кара тиргә батып, тамаклары карлыкканчы кычкырышсалар да, байның ачуына дучар булмас өчен, кашыкларын бик санап йөртәләр, алларына куелган ашны бергә ашый башлыйлар, тигез киметәләр, бергә бетерәләр иде.
Тәлинкәсе тартып алынган мулла, бу кыланышка гаҗәпләнсә дә, үзен кимсетергә җыенган кеше күренмәгәч, хурланмады, кызармады: «Казанчының ирке бар кайдан колак чыгарса!» – дип уйлады да, тәмләп ашаучыларның кашыкларына күзләрен ияртеп йөрткән килеш, мәче төсле ялманып утыра бирде.
Әкрәм карый бу хәлне күреп бераз курыкты һәм үз тәлинкәсенә күз салды. Аныкы башкаларныкыннан элегрәк бушаган иде.
Бердәмлекне бозып торган бу күренеш, билгеле, Мортаза бай күзеннән читтә калмады. Ул тагын чәрелдәп кычкырды:
– Әнә теге хәзрәтнең карыны ачарак төшкән икән, китерегез ашны!.. Өстә, мәзин! Килгән кунак минем йорттан ач китмәсен!
Әкрәм карый бераз кыстатып тормакчы булган иде дә, Кәрим ахун аның тезенә төртеп һәм байга ишетелмәслек итеп:
– Карышып торма инде, төртелгәнче аша! Сүзен тыңламасаң, кыйнатып та чыгара ул... – дигәч, куркып ашарга тотынды.
Аның тәлинкәсе бушаган саен, Мортаза бай кушуы буенча, аш өстәлә торды. Карый салынган берсен ашап бетерә барды. Байның кәефе тәмам килде, дәрте почмакланды.
– Мулла корсагы җиде бозау тиресеннән тегелгән була, дип сөйлиләр иде. Бу хәзрәтнеке унике үгез тиресеннән тегелмәгән микән? – дип, тагы да ямьсезрәк бер тавыш белән чәрелдәп куйды.
Муллалар елмаештылар. Кәрим ахун:
– Бу хәзрәт мин алып килгән кунак иде, Мортаза абзый! – диде.
Бай тагын:
– Бәрәкалла, ахун, кунагың уңган кунак икән – йөзеңне кызартмады, – дип, күңеле булганлыгын белдерде.
Ахун хәзрәт карыйның шулхәтле күп ашый алуының савабы үз өлешенә дә тигән сыман бер горур кыяфәт белән, егетләрчә тамак кырып алды.
Бай, карыйга карап:
– Җиттеме, хәзрәт? Туйдыңмы инде? – дигәч, карый:
– Әлхәмделиллаһи раббелгаләмин! Ходай аш итсен! – диде һәм тулган корсагын киерә төшеп, матурлап кикерде.
Бай, аның бу кыланышыннан тагы да кәефләнеп, ямьсез тешләрен ыржайтып, атылып чыгарга торган зур күзләрен кыса төшеп, тагын көлде һәм карыйны артык кыстамаска кушты. Шуның белән карый бик зур имтихан тоткан хисапланды.
Шул сәбәптән булса кирәк, мәҗлес таралган чагында, Мортаза бай карый белән әлеге ач калган моназарачы мулланы үзендә бер кич кунак булырга чакырды. Тегеләр, бик теләмәсәләр дә, байның сүзен аяк астына салырга ярамаганлыктан, риза булдылар.
* * *
Кунакларны җыйнак һәм кечерәк икенче бер бүлмәгә күчерделәр.
Алар, тәһарәт яңартып, намазларын укып бетерүгә, бай үзе дә, өч тәгәрмәчле «дөлдел»енә атланган килеш, чәрелдәп, болар янына кереп җитте.
Озаклап гәпләшү китте. Бик күп дини һәм милли мәсьәләләр тикшерелде, әллә кемнәрнең гайбәтләре чәйнәлде, һич гөнаһсыз кешеләр «тәмугка озатылды», әллә нихәтле ишаннарга – төрле надан хайваннарга «оҗмах билеты бирелде». Тикшерелмәгән, җентекләнмәгән һичбер нәрсә калмады. Мортаза бай берәр сүз табып, мәсьәлә кузгатып җибәрә дә, карый белән теге мулла сүз көрәштерә башлагач, кәефләнеп, читтән генә тамаша итә; ике якның берсе җиңә башласа, я җиңелгән якка булышлык иткән булып сүзне үстереп җибәрә, яки өр-яңа бер мәсьәлә кузгата да, тагы да рәхәтләнә төшеп тамаша итәргә керешә иде.
Дин һәм шәригать мәсьәләләре тикшерелеп беткән төсле булгач, сүз үзеннән-үзе дөнья хәлләренә күчте.
Мортаза бай үзенең кәрван белән йөргәндә күргәннәрен сөйләргә тотынды. Хива һәм Үргәнеч халкының тормышлары, урам һәм базарларда әкият сөйләүче дәрвишләре дисеңме, хан боерыкларын кычкырып халыкка белдереп йөрүче мөнадиләре*, шул өлкәнең кәттә голәмалары, гадел түрәләре дисеңме, угрының кулын кисү, зиначыга таш ату шикелле туры хөкем чыгаручы шәп казыйлары дисеңме – берсен дә калдырмады, барысын да сөйләп узды.
1 Мөнади – сөрәнче, игъланчы.
Әкрәм карый үзенең Бохараи шәрифтә күргәннәрен хикәят итеп, андагы түрәләрнең тагы да гаделрәк һәм казыйларның тагы да туры хөкемлерәк булганлыгын күрсәтә торган мисаллар китереп, Мортаза бай сүзләренә өстәмә ясады.
Аннан соң бай үзенең Үргәнеч белән Оренбур арасында баскынчы Адай казакълары тарафыннан талануын, тире чалбар төбенә бәйләп салынуын һәм шул чагында имгәнеп калуын бик озаклап сөйләде. Ахырдан:
– Хәзер инде баскынчылар да азая төште. Кәрванчылар да акылланды, – диде. – Хәзер һәркем яхшы коралланып йөри... Һич булмаса, кәрванда яхшырак киенгән берәрсен Әхмәт байның улы яки энесе итеп күрсәтәләр*, кәрванны Әхмәт байныкы, диләр. Шуның аркасында баскынчылар тими, кәрваннар Әхмәт бай Хөсәенов аркасында таланудан котылалар, – диде.
2 Әхмәт байның улы яки энесе итеп күрсәтәләр... – Сүз Оренбург сәүдәгәрләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм меценатлары Әхмәт Хөсәенев (1837 – 1906), аның энесе Мәхмүт Хөсәенев (1839 – 1912) һәм улы Вәли Хөсәенев (1871 – 1933) турында бара.
– Бу Әхмәт байны әйтәм әле, – диде теге мулла, – үзе нинди әйбәт кеше, ә үзе юк нәрсә белән чуала бит... Шулчаклы байлыгы белән, аңар ни пычагыма кирәк булган динсез мулла күбәйтү, бисмилласыз китап тарату, мәктәпләргә кара такта тутырып балаларны аздыру?.. Ул садака-хәерен туктатмаса, уку-укыту эшләрен гыйлем әһеле үзе генә дә башкара иде әле...
Бай җавап бирмәде. Әкрәм карый исә:
– Аллаһы Тәгалә һәркемне тәүфыйк-һидайәттән аермасын инде! – диде.
– Амин! – дип куйды Мортаза бай һәм теге мулладан Казанга ни йомыш белән килүен сорады.
– Мин үзем Хвалын өязендә бер кечкенә авылда имам булып торам, – диде мулла. – Авылыбыз кечкенә, ярлы... Мәдрәсә биләп, дәрес биреп булмый... Форсатым барга күрә, башка бер саваплы эш артыннан йөри идем әле...
– Ул нинди саваплы эш тагын?
– Әчтерхан янындарак бер җирдә бер бай урысның бик зур балык промысласы бар. Шунда мөселман кардәшләребез бик күп эшли, әмма маңлайлары сәҗдә күрми, колаклары китап, Коръән сүзе ишетми, урыс, калмык арасында каралып яталар... Шуларга мәчет салып бирер өчен иганә җыйный идем...
– Бәрәкалла, хәзрәт, саваплы эш артыннан йөрисең икән! – диде бай. – Мәчет салынса, мулла итеп куярлык кешеләре бармы?
– Үз улым мәхдүмгә тамга җыйнарбыз дип мәслихәтләшкән идек... насыйп булса...
Бай тагын кәефләнеп киткән төсле булды:
– Үзем дә шулайдыр дип уйлаган идем аны, – дип, күзләрен кысынкырап, аз гына елмаеп алды.
– Соң, үз авылыгызда мәптек бармы?
– Кечкенә генә мәптек сыман бинада мәхдүмебез укыткан була. Кулдан килгәненчә, әлхәмделиллаһ...
– Бисмилласыз китаплардан «апара», «чабата» дип, кара тактага яздырып укытасызмы? Әллә искечәме?
– Юк, бай, юк! Әстәгъфирулла!.. Искечә укытабыз. Динне «Иман шарты»ннан, «Әфтияк»не* иҗекләтеп... Үзем исән вакытта безнең авылга кара такта кермәс әле, Ходай кушса...
*[«Иман шарты» – гарәп әлифбасын һәм төрле дога текстларын үз эченә алган дини китап. «Әфтияк» («Һәфтияк») – Коръәннең кыскарак сүрәләреннән сайлап төзелгән җыентык, исеме Коръәннең «җидедән бере» дигәнне аңлата. Китапларның һәр икесе дә мәктәп-мәдрәсәләрдә уку китабы, дәреслек итеп файдаланылган.]
Бай йөзен Әкрәм карыйга юнәлдерде:
– Сез ничек укытасыз, хәзрәт?
– Без дә шулай – искечә.
– Калага ни йомыш белән килгән идегез соң?
– Мин зур йомыш белән килгән идем, бай!.. Патшага прошение бирергә дип...
– Ни турыда?
– Халык санын алу дигән бер бәла чыкты бит әле... Безнең халык шуннан курка калды. Урысның бер хәйләседер, көчләп чукындырыр өчен кирәктер дип уйлыйлар...
– Мин ул чуалышларны, түрә үтерүләрне, утар талауларны ишеткән идем... Урынсыз куркулар ул!.. Урыс безне көчләп чукындырырга теләсә, саныбызны белми дип уйлыйсызмыни? Әнә керәшеннәрнең санын алып-нитеп тормыйлар бит!.. Дин изгеләр фатихасында саклана ул... Мужик сәнәгенә калсаң, бернәрсә дә тоҗырып булмый... Юк эш артыннан йөрисең икән.
– Ил кушкач, килдем инде, бай, баш тартып булмый ласа...
– Ул турыдан берәр кешене күргәнең бармы соң?
– Юк әле. Насыйп булса, иртәгә инде, – диде карый.
– Син башта Гәрәй морзаны күр! Ул безнең бердәнбер мөселман атбакатыбыз...
Караңгы төшкән иде инде. Бай, хәерле кичләр теләп, арбасында тәгәрәп китеп барды. Карый белән мулла ястү намазын укып алдылар. Табын әзерләнде, аш килде.
Бу юлы ашны табак белән түгел, һәр ике кунак өчен аерым тәлинкәләргә салып китерделәр. Көндезге мәҗлестә ач калган муллага өлеш күбрәк, карыйга азрак салынган иде.
Теге мулла үз өлешен ашап бетерә барса да, карый, тамагы тук булганлыктан, ашның һәр төрлесеннән аз-аз гына капмакчы булып карады:
– Бер кабарлык та урыным юк! – дип, үзен кыстамаска үтенде.
Ләкин аларны сыйлар өчен куелган хезмәтче ирек бирмәде; тәлинкәләр тәмам бушамыйча торып, алдан да алмады, нәүбәттәге икенче ашны да китермәде:
– Беткәнче ашарга, хәзрәт! Байның кушуы шулай! Сүзен тыңламасак, һәммәбезне дә кыйнатып чыгарыр, – диде.
Көндезге тәҗрибә буенча, бу сүзнең дөреслеге билгеле иде. Шуның өчен дә Әкрәм карый, Мортаза бай йортыннан кыйналып чыгу ихтималын күз алдына китереп, тамагы тук булуга карамастан, алдына килгән барлык ашны үрдәк төсле йотлыга-какала эченә тутыра барды.
– Бу ашларны пешергән асрау я үзе тоздан яралгандыр, яки авызына бияләй кигәндер: тозны бик мул тондырган икән, – диде Хвалын мулласы.
Карый да:
– Тозга бигрәк юмарт икән шул! – дип куйды. Чынлап та, ашлар җете тозлы булып, бай кушуы буенча юри шулай пешерелгән иде.
Ашлар ашалып беткәч, табын җыйналды. Мулла белән карый хәтфә келәм җәелгән идәндә кырын ятып, терсәкләре белән мамык мендәрләргә таянган килеш, каурый каләм белән теш казыйлар иде. Алар шулай чәй әзерләнгәнне көтеп ятканда, баягы хезмәтче кереп йокы урыннары җәйде дә:
– Йомышыгыз булса, әнә шул төймәне басарсыз! – дип, дивардагы звонок кнопкасын күрсәтте, хәерле кич һәм тыныч йокы теләп, чыгып китте.
Кунаклар әсәрешеп, бер-берсенә караштылар. Аларның тамаклары бик кипкән, Мортаза байның болай чәй эчермичә йоклатуын һич көтмиләр иде.
– Эчәсе килер бит, хәзрәт! – диде карый. Теге мулла:
– Килмәгән кайда ул! Шундый тозлы аштан соң! – диде дә, бүлмәдән чыгып китте һәм бераз торып кергәч: – Әбрәкәй комганында да бер тамчы су калмаган, – диде.
Ирексездән чишенеп яттылар. Ләкин күзләргә йокы кермәде. Авызлар, тамаклар кипте. Яңаклар, аңкаулар чатнады. Телләр әйләнмәс булды. Тын алу читенләште.
Байтак вакыт шулай азапланып яткач, мулла, аякка калкып, баягы хезмәтче күрсәткән төймәне барып баскан иде, ак күлмәк-ыштанлы, яланаяклы, көч-хәл аягында басып торган исерек төсле, йокылы-уяулы бер малай килде.
– Улым, без бик сусадык, асрауларның берәрсенә әйтче: ничек кенә итеп булса да безгә чәй әзерләп бирә күрсен, савап булыр, – диде мулла.
– Асраулар барысы да йоклый. Бай һичкемне уятмаска кушты.
– Алайса, берәр чүмеч салкын су табып китерә күр, улым! – диде карый.
– Фанталдан су килми. Һичбер җирдә бер тамчы су юк.
– Алай булса, үзең самавыр куеп бир!
– Су булмагач, мин аны нәрсә белән куйыйм?
Мортаза бай йортның су көпшәләрен юри бикләтеп куйганлыктан, һичкайдан бер тамчы су табарга мөмкин түгел иде.
Кунаклар тагын ятып карадылар. Тагын йоклый алмадылар. Сусау азаплары тагы да көчәйде.
Мулла, торып, төймәне тагын басты, тагын теге малай килде.
– Улым, һич булмаса бераз кар кертеп бир! – дип ялындылар.
– Ишекләр барысы да бикле, әчкечләре байның үзендә, – диде малай.
Кунак мулла аның сүзенә ышанмады, малайны җитәкләп тикшерергә китте. Ләкин ишекләр, малай әйткәнчә, һәммәсе дә бикле, ачкычлары алынган иде.
Караңгы коридорда бәрелә-сугыла капшап йөргәндә, эчке бүлмәләрнең берсеннән байның:
– Кем йөри анда җиде төн уртасында?! – дип чәрелдәгән тавышы ишетелде.
Малай мулланы җитәкләп алды да, үз бүлмәләренең ишеген ачып, аркасыннан этәреп кертеп җибәрде, үзе күздән югалды.
Кунаклар – кунак түгел, бәлки шундый кыланышлар белән генә юанып, шундый юанычлар аркасында гына үз байлыгының игелеген күрүче имгәк татар бае кулында тоткын иделәр.
Ни хәл итмәк кирәк? Капкынга бер эләккәч, таң атканчы түзәргә туры килә иде. Ничек чыдаганнарын үзләре генә белсәләр дә, түзделәр...
Төн буена зур тәрәзә аркылы көмеш нурлар чәчкән моңлы ай әллә кая китеп югалды. Серле төн бушлыгында ялтыраган йолдызлар сирәкләнде. Көнчыгыштан таң яктысы сызылып, кунакларны шатландырды. Тик кичәге хезмәтче бүлмәгә кереп:
– Әйдәгез, кунаклар, мунча әзер! – дигәч, алар тагын аптыраштылар.
– Безнең эчәсебез килә... мунча кирәкми! – дигән сүзгә хезмәтче бик катгый итеп:
– Чәй – мунчадан соң, байның кушуы шулай! – дип җавап бирде.
«Күрәсе азапларыбыз бетмәгән шикелле» дип уйлап алдылар да, чакырган җиргә киттеләр...
Мунчага кергәч, алар зур имән кисмәк белән торган суга йотлыгып карадылар. Хезмәтче:
– Бу су эчәргә ярамый, кеше үтерә торган агу салынган! – диде.
Су үткәргеч торба кранын борып карасалар, аннан да су акмады. Аның суы да әллә кайдагы бер боргычы аркылы туктатылган, кисмәктәге су исә, кунаклар өчен атап әзерләнгән булып, аннан ниндидер дару исе аңкып тора иде.
Кунаклар гәүдәләрен, саннарын кузгата алмадылар. Тәмам хәлдән таеп алҗыган, йөдәгән кыяфәт белән, ярылган иреннәрен коргаксыган телләре белән ялмап тик утыра бирделәр. Икесен ике хезмәтче чишендерде. Үзләренә дә, кунакларга да изар* бәйләделәр.
*[Изар – гәүдәнең билдән түбән өлешен каплау өчен билгә бәйли торган җәймә.]
Мунча чиксез кызу ягылган, тәнне пешерерлек итеп эссе салынган иде. Кунакларны җитәкләп ләүкәгә менгезделәр дә, киң һәм иркен ләүкәнең ике башына икесен яткызып, алдан пешекләп куелган каен себеркесенең яфраклары коелып беткәнче чабындырдылар. Нәрсә генә әйтелсә дә, хезмәтчеләрдән «байның кушуы шулай!»дан башка җавап булмагач, кунаклар һичбер нәрсәгә карышмый, язмышлары алдында баш иючән булып киткәннәр иде.
Мунча кертү бөтен шартлары белән үтәлгәч, тәмам хәлдән таеп, аякларын атлый алмас дәрәҗәгә җиткән тоткын-кунакларны җитәкләп чыгарып, култыклап югары менгезеп, төн уздырган урыннарына яткырдылар. Аларның тыннары кысыла, йөрәкләре чит кеше колагына ишетелерлек булып тибә иде. Берәр стакан гына әллә нинди чымырдап, күбекләнеп торган су эчерделәр. Ләкин аның белән сусын басылмады. Көчәйде генә.
Бераз ятып, йөрәк кагуы азрак басылган төсле булгач, икенче бүлмәгә чәй эчәргә чакырдылар.
Мортаза бай үзе шул бүлмәдә арбасында утыра иде инде.
Ул кунакларга әллә нинди сөальләр биреп йөдәтә башлады. Теге мескен тоткыннар аның сүзләрен ишетмиләр, аңламыйлар; куркудан гына биргән җаваплары да әллә нинди керәле-чыгалы була; аларның азапланулары ачыграк сизелгән саен, байның кәефе килә, ул ямьсез тешләрен ыржайтып елмая-көлә иде.
Тилмереп көтелгән чәй урынына табынга кайнар пәрәмәч килде. Теләмәсәләр дә, алар куркудан ашарга мәҗбүрләр, телләрен әйләндерә алмасалар да, тешләре чәйнәргә теләмәсә дә, авызларына капкан кисәкләрен азаплана-азаплана, муеннарын үрдәк төсле алга сузып, какала-какала йотарга тиешләр иде.
Менә, дөньядагы бөтен нәрсәләрдән сөекле күренгән самавыр килде. Чынаякларга коелган кайнар чәйне өреп, авызларын, йөрәкләрен пешереп, йотлыга-йотлыга эчәргә керештеләр. Чынаяклар бер-бер артлы тутырылып, тулган берсе эчелә торды. Эчкән саен сусын көчәя генә барды, бер дә басылыр төсле тоелмады. Зур-зур самавырлар берничә кат алмаштырылды. Битләрдән бөрчекле тирләр акты. Берничә сөлге сыгарлык булып суланды. Берничә кат әбрәкәйгә дә барып килергә туры килде. Кергәч тагын эчтеләр. Тагын чыктылар. Авыз тиреләре уелып бетеп, тәм сизмәс булдылар.
Байның кәефе тәмам җирендә иде. Ул бүген үзенең әллә кайчаннан бирле таба алмаган зәвыкларын тапты. Кунакларның түземе, чынлап та, ис китмәслек түгел иде. Бу мыскыллауларга тиешле бәясен түләп, бу түземне кирәгенчә бүләкләргә туры килде. Мортаза бай кунакларга унар сум акча, берәр киемлек тукыма, остабикәләренә берәр күлмәклек һәм берәр кадак яхшы чәй бүләк итте. Балык промыслосында салыначак мәчет өчен илле сум бирде.
Кунаклар малга бәрәкәт, җанга саулык теләп, чыгып киттеләр. Мулла Әхмәт байга юнәлде. Әкрәм карый Гәрәй морзаны эзләп Болакның аргы ягына юл тотты.
Идел-Урал өлкәсендәге бөтен татар авыллары кан-яшь эчендә йөзгәндә, каһәрләнгән, изелгән һәм таланган татар мужигы, үзенең бу хәленнән котылыр өчен, суга батучының саламга ябышуы төсле чараларга керешеп азапланганда, милләтнең өске катлавы – мещан буржуалар, байлар, морзалар һәм муллалар – әнә шундый эшләр белән шөгыльләнеп вакыт уздыралар иде.


IV
Күктән ябалак-ябалак кар ява. Тоташ ап-ак юрган ябынган урамда һәрбер узган-барганның аяк эзләре аермачык булып тезелеп кала; Печән базарына якынлашкан саен эзләр күбәя, ишәя, һәм базарның халык кайнап торган үзәгендә инде кар япмасы меңләгән кешенең аяк астында тапталып-изелеп, ниндидер сыек бер боламыкка әверелә иде.
Базарга печән, салам, утын, күмер, чабата, себерке шикелле әйберләр һәм ит-май, кош-корт шикелле азык-төлек сатарга килүчеләр эшләрен бетереп инде таралыша башлаганнар; кая карама шунда ак кар өстен чуарлап, һәр тарафка еландай борылып-сарылып чана эзләре сузылып киткән иде.
Әкрәм карый Печән базары урамындагы таш йорт янына килеп җитте дә, туктап калды. Ачык капка аша зур, иркен ишегалдында иләнәсе чи тире өемнәре һәм алар артында, түрдәрәк, чекерәеп утырган кечкенә генә тагын бер агач йорт күзгә чалынды.
– Аит бай йорты шушы буламы? – дип сорады карый каравылчы карттан.
– Шушысын шушы, тик Аит бай өйдә юк шул... Син соңгарак калгансың, агайне, зәкят өләшү бетте инде... Икенче елга килерсең...
– Миңа бай үзе дә, зәкяте дә кирәкми... Мин Сукыр Каюм дигән бер адәм янына килгән идем... Әйтегез әле, ул шушы йортта торамы?..
– Баштук шулай диләр аны. Каюм хәлфә әнә тегесендә тора, – диде каравылчы карт һәм ишегалды түрендәге кечкенә агач йортка төртеп күрсәтте.
Әкрәм карый салмак адымнар белән өйгә таба атлады. Каравылчы карт, күз карашы белән аны озата калып, күңеленнән: «Бу мулла-мәзин халкы бигрәк кибәк баш инде! Кунак та мәҗлес кенә булсын!» – дип уйлады.
Карый болдыр баскычының пычрак басмалары буйлап югары күтәрелде дә, биксез ишекне төртеп ачып, кечкенә бер бүлмәгә керде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 18
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.