Latin

Болганчык Еллар - 20

Total number of words is 3852
Total number of unique words is 2045
37.2 of words are in the 2000 most common words
53.0 of words are in the 5000 most common words
60.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
– Сезне дә читләтеп үтмәделәр, алайса?
– Үтәме соң, көтеп тор! Бу сый куштаннар белән мулла-мәзиннәргә генә эләкмәде!
Сүз тукталып калды.
Ул арада самавыр кайнап чыгып, сәкегә табын әзерләнде. Мосафирларны ашарга-эчәргә чакырдылар.
– Арка төзәлер анысы, – дип тагын сүз башлады ирләрнең олырагы. – Авылда солдатлар калуы гына начар. Яз җитмичә, алардан котылу юк инде. Бөтен авылның астын өскә китереп йөриләр. Ни теләсәләр, шуны эшлиләр. Халыкның актык сарыгына, кәҗәсенә хәтле суеп ашап бетерделәр. Инде сыерларга да кул суза башладылар. Әле дә ярый, Аллаһы Тәгалә ул зобанилардан безнең йортны саклап калды, юкса эшләр харап иде... Өебез кечкенә, җәмәгатебез дә ишле, кая урнаштырасың аларны монда!.. Бердәнбер сыерыңны талап алсалар нишләрсең? Балаларга нәрсә ашатырсың? Байларга аларга хәсрәтләнер урын юк, бер сыерын алсалар, икенчесе кала! Ә менә безгә койты булачак!
Фәхри белән Таҗи аның сүзләренә баш кагып, җөпләп, сөйләшмичә генә утырдылар. Хуҗаның хатыны түзмәде, иренең сүзләренә өстәп әйтте:
– Тәкый бабайның әнә башыннан чалмасын тартып алганнар да читәнгә сузып элеп куйганнар, имеш. Инде хәзер шул чалманы ерткалап тегеңә-моңа тоталар, ди.
– Ә үткән төнне генә Ибәт абый кызын көчләгәннәр, – диде мич янында кайнашучы яшь хатын.
– Аны гынамы, авылыгыздагы барлык кызларны мәсхәрә итеп бетерәчәкбез, дип әйтеп әйтәләр ди әле тагын, – диде ирләрнең яшьрәге, сүзгә катышып. – Монда хәзер, янәсе, без хуҗа, теләсә нәрсә эшлибез, ә сез, җаныгыз исән калсын дисәгез, тыныгызны чыгарасы булмагыз, дип әйтеп әйтәләр, ди.
Шул вакыт ишек ачылып, өйгә озын буйлы, пөхтә киемле бер кеше килеп керде; сәлам биреп, ян сәкегә утырды да, битләрен сыйпаштырып дога кылгач һәм өй эче буйлап күзләрен йөртеп чыккач:
– Хәлләр ничек, Биктимер? Саумы, Корбангали! – дип, хуҗаларга сүз катты, аннары Таҗи белән Фәхригә таба борылып: – Кая юл тотасыз, егетләр? Авылыбызга исән-сау гына килеп җитә алдыгызмы? – дип сорады.
– Аллага шөкер, рәхмәт, – диде Таҗи. – Ерактан киләбез. Калага эш эзләп баруыбыз...
– Ярый, ярый... Биктимер өендә мосафир кешеләр бар дигәч кенә керүем иде... Мәйтәм, берәр яңа хәбәр әйтмәсләрме, кереп чыгыйм әле...
– Нинди яңа хәбәр булсын?.. Берни юк, – диде Таҗи.
– Кая барсаң да бер үк яңалык, – дип өстәде Фәхри, сәкедә яткан егеткә ишарәләп.
– Картлар сүзен тыңламагач, шулай була ул, – диде яңа кергән кеше. – Нихәтле үгетләдек үзләрен: «Патша хәзрәтләре кушканны үтәргә кирәк, баш тартсаң, барыбер көчләп үтәтәчәкләр», – дидек. Мулла абзый белән мәзин дә шуны ук әйттеләр. Тыңламадылар бит... Үзләренчә эш йөртәләр, янәсе... Шуның аркасында, әнә, хәзер һәрбер йортта күз яше дә аһ-зар... Җитмәсә, бөтен авылга солдатлар килеп тулды...
Шул рәвешчә тагын бераз сөйләнеп-сукранып утырганнан соң, ул саубуллашып чыгып китте. Аның артыннан ишек ябылуга, сәкедә яткан егет, яралары сызлауга да игътибар итмичә, урыныннан сикереп торды да, ачу белән сөйләнергә тотынды:
– Менә нинди сатлык җан бит ул! Башта халыкны котыртып йөргән булды, кабахәт, һәр урам чатында бугазын киереп: «Ассыннар, суйсыннар – без үз динебездән кайтмыйбыз, ата-баба динен ташламыйбыз!» – дип әтәчләнде. Ә үзе ул арада астыртын гына кантурга барып, кирәкле белешмәне биреп кайтырга да өлгергән икән... Тикшерүләр башлангач кына белдек: ул да, аның күршесе дә, мулла-мәзин белән куштаннар да – һәммәсе дә сан алу турындагы боерыкны үтәгән булганнар икән. Түрәләр аларны соңыннан башларыннан сыйпадылар, ә безне эскәмиягә яткызып чыбык белән сыйладылар. Ничек кенә сыйладылар әле!.. Андый эт җанны буып бәкегә салсаң да гөнаһ булмас!
– Андый куркыныч сүзләр сөйләмә, улым, – дип бүлдерде аны әнисе. – Тәрәзә төбендә берәрсе тыңлап торса, харап буласың бит! Әллә син аны монда тикмәгә генә керде дисеңме? Котырган эт өере бит алар!
Таҗи белән Фәхри бер-берсенә карашып алдылар.
Чәй эчелеп бетеп, табынны җыярга гына торганда, кинәт ишек яңадан ачылды һәм өйгә ике солдат иярткән офицер белән староста килеп керде.
– Паспортларыгызны күрсәтегез! – дип боерды офицер Таҗи белән Фәхригә.
– Паспорт капчыкта иде, хәзер табып бирермен, – диде Таҗи, тыныч тавыш белән, һәм бүтәннәргә сиздермичә генә Фәхригә күз кысты.
Алар икесе берьюлы ишек катында идәндә яткан капчыклары янына килеп, әйберләре арасында актарынгандай бер кыяфәт белән бераз чүгәләп тордылар, аннары кинәт өйалдына атылып чыгып, ишекне тыштан келәсе белән бикләделәр дә, өйдәгеләр ыгы-зыгы килгән арада, читән аша сикереп чыгып, тиз генә ындырга таба чаптылар.
Шунда ук бөтен авылны мылтык тавышлары яңгыратты; урамда солдатлар, хатын-кыз, алар артыннан бала-чага күренде. Мылтык тавышыннан өркегән каргалар, чәүкәләр, ояларыннан тузгып, чәрелди-карылдый һавада очып йөри башладылар. Аларга төрле яктан ярсып-ярсып эт өргән тавышлар кушылды.
Солдатлар да ындырлар ягына карап йөгерделәр. Алар артыннан кулларына күсәк-сәнәк тоткан бер төркем ирләр – суктыру җәзасыннан котылган авыл куштаннары иярде.
* * *
Кич җитте. Урам чатларында, капка төпләрендә төркем-төркем булып җыелып торган хатын-кыз, бала-чага таралышырга теләмәде, һәммәсе бу вакыйганың ахыр нәтиҗәсен көтә иде.
Менә бервакыт ерактан – ындырлар артыннан гөжләгәндәй ниндидер тонык бер тавыш ишетелде. Бу тавыш торган саен якыная һәм көчәя бара иде. Ниһаять, авылга таба бер төркем кешеләр килгәне күренде. Икесе алданрак атлый, арттагылары аларны бертуктаусыз төрткәләп, типкәләп килә иде.
Каравыл өе турысына җиткәч, төркем туктады. Каршы алучылар арасында басып торучы сирәк сакаллы, симез битле һәм өстенә яхшы кама тун кигән бер кеше, алгарак чыгып, старостага эндәште:
– Ничек, Ибрай ага, эләктердегезме асыл кошларны?
– Эләкми кая китсеннәр?! – дип җавап бирде староста, горур тавыш белән. – Бездән ерак кача алмаслар. Берсе әвенгә кереп утырган иде, икенчесе – салам чүмәләсенә. Карышып маташтылар, көч белән алырга туры килде. Шактый азапландык... Менә бу юлбасары бер солдатның бармагын тешләп чәйнәде.
«Юлбасар» дигәне Таҗи иде. Аның өс-башы ертылып, тетелеп беткән; Фәхринең киеменнән дә чук-чук булып чүпрәк кисәкләре асылынып тора. Моның өстенә, икесенең дә күз төпләре күгәреп чыккан, авыз-борыннары канаган, шешенгән. Кыскасы, алар кеше танымаслык, кызганыч бер кыяфәттә иделәр.
Симез битле баягы кеше Таҗиның йөзенә бик җентекләп карап торды-торды да, кинәт:
– Җәмәгать! Бу Мәүла Колы авылының Миңлебай карт малае лабаса! – дип кычкырып җибәрде. – Күптән яманаты чыккан Таҗи!
– Дөрес, нәкъ үзе! – дип кушылды икенче берәү. – Баядан бирле баш ватып торам: кайда күрдем икән мин бу таныш йөзне, мәйтәм. Чыннан да, Таҗи икән ләбаса!
– Әйе, зур җинаятьчене эләктердек! Станавайны үтерүчене! – дип аңлатты староста һәммәсенә. – Качып котылмакчы иделәр дә, булдыра алмадылар!
Таҗи белән Фәхрине, аяк-кулларын богаулап, шул ук төнне калага озаттылар. Ә становойга зур җинаятьчеләрнең тотылуы турында ашыгыч хәбәр белән атлы чапкын җибәрелде.


VIII
«Обжор командасы»ның җәбер-золымнары чиктән ашты. Бер генә йортта, хуҗалыкта да күзгә күренерлек терлек-мал калмады – сарык, сыерларга кадәр һәммәсе суелып ашалды. Орлыкка калдырыласы ашлык та шул ук солдатларны ашату өчен тотылып бетте. Чакырылмаган кунакларның комсыз теләкләрен канәгатьләндерү өчен кайбер ярлырак хуҗалыклар хәтта үзләренең кием-салым, каралты-кура шикелле нәрсәләрен дә сатарга мәҗбүр булдылар. Солдатлар күрше авылларга чыгып керү сылтавы белән крәстиәннәрдән көн саен олау таләп итәләр, атларны иртәдән кичкә кадәр кирәккә-кирәксезгә куалап, җикмәс хәлгә китерәләр, ябыктырып эштән чыгаралар иде. Боларга тагын бер бәла килеп кушылды: утар талаганда күрелгән зыянны крәстиәннәрдән түләтү турында югарыдан боерык килде. Үтерелгән управляющий, становой һәм стражникларның гаиләләрен тәрбияләү бурычы да бунтта катнашкан авыллар өстенә йөкләнде. Иң ахырда, теге вакытны бөтен авыл исеменнән Гәрәй морзага Әкрәм карый биргән вексель буенча акча түләүне таләп итеп каладан язу килеп төште.
Кыйналу-сугылулардан болай да соңгы чиккә җитеп алҗыган, каһәрләнгән халыкка бу хәлләр бөтенләй котылгысыз булып тоелдылар. Һәркемне шомлы бер уй биләп алды:
– Бу «обжор командасы»ннан ничек котылырга?
– Яңа салымнарны түләү өчен каян акча табарга?
– Кемнән ярдәм, мәрхәмәт сорарга?
Патшага һәм башка олуг түрәләргә бирелгән прошениеләрнең берсенә дә әлегәчә хәбәр килгәне юк, һәм күрәсең, киләчәк тә түгел иде. Халыкның өмете шулай кабыныр-кабынмас яңадан сүрелде.
Төрле крәстиән чуалышларыннан соң моңарчы ничек булган булса, хәзер дә авыл халкы үз алдына килеп баскан бу авыр мәсьәләне уртага салып үлчәп-тикшереп карады, һәм ниһаять, озак сүз көрәштерү, шаулашулардан соң уртак бер фикергә килгәндәй булды:
– Төркиягә күчеп китәргә кирәк!
– Изге хәлифә җирендә тормыш яхшырак та, җиңелрәк тә булырга тиеш!
– Хәлифә үзенең мөселман кардәшләрен кыерсыттырмас!..
Шулай итеп, халыкның барлык теләк-омтылышлары бер максатка юнәлде. Һәркемгә хәзер котылу юлы табылгандай, бәхетле тормыш якын һәм мөмкин булып тоелды.
Җил кай якка иссә шул якка борылучан икейөзле байлар, куштаннар һәм мулла-мәзиннәр халыктагы бу омтылышны төрлечә кыздырырга тырыштылар. Ә надан, тиз ышанучан мужик, хәлифә илендә, янәсе, үзләрен көтәчәк бәхетле тормыш белән өметен канатландырып, хыял диңгезендә йөзде. Базарда яки каравыл өендә, мәчеттә намаздан соң яки инешкә ат эчерергә төшкән җирдә, яисә табында ашап-эчеп утырганда сүз һаман шул бер мәсьәлә – Төркиягә күчеп китү тирәсендә әйләнде. Яше-карты, олысы-кечесе – һәммәсе чит мәмләкәтнең хыялда гына туган сихри матурлыгы белән яшәде, шуңа табынып һәм шуңа гына бөтен өметен баглап, каһәрле Россия җирен тизрәк ташлап китәргә ашкынды. Аларны бу кысыр хыялларыннан айнытырга сәләтле беркем дә табылмады.
Ул арада күченүгә бәйле дәртләндергеч хәбәрләр көчәйгәннән-көчәя һәм ишәя бардылар:
– Күрше авыл сәфәр чыгарга әзерләнеп тә беткән ди.
– Ә фәлән-фәлән авыл инде күченеп тә киткән икән.
– Хак булса, күчеп китүчеләргә бернинди тоткарлык булмаячак ди. Пашпортларны бик тиз бирәләр икән. Пашпортны теләгән кеше монда, теләмәгәне юлда җайлый ала икән...
Кояшлы Төркия илендә аларны көткән шул иркен, мул тормыш турындагы хыял әйләнә-тирә чынбарлыгын элеккедән дә битәр ямьсезрәк, котсызрак итеп күрсәтте. Кичерелгән җәбер-золымнар һәммәсе искә төшеп, кешеләрдә туган-үскән җирне ташлап китү теләге көчәйгәннән-көчәя бара иде.
Сабан туйлары вакыты иде. Ләкин алдагы елларда бөтен халык катнашы белән үтә торган бу күңелле язгы бәйрәмдә быел бик аз кеше катнашты. Алары да, башлыча, күченеп китәргә җыенучылар түгел, бәлки бүтәннәрне күченергә өндәп-үгетләп тә үзләре монда калучылар иде. Күпчелек исә, бәйрәменә-ниенә карамый, бөтен дөньясын онытып, ерак сәфәргә әзерләнә иде.
Хөкүмәт күченеп китүчеләргә тоткарлык итмәячәк дигән озынколак хәбәре тора-бара, чыннан да, дөрескә чыкты. Бу турыда күченү шартларын белешер өчен калага барган илчеләр кайтып сөйләделәр. Алар Казанда бер хаҗи янында булганнар икән. Хаҗиның әйтүенчә, Одессада бик күп мөселманнар яши ди, һәм алар күченеп китүчеләргә паспорт алуда булышырга вәгъдә биргәннәр, ә хаҗи үзе ул Одесса мөселманнары белән нык бәйләнештә тора ди.
– Аллага тапшырып, юл хәстәрен күрә торсыннар, – дип әйтеп әйткән ди хаҗи. – Сәфәр кузгалу белән мин Одессага телеграм сугармын, – дигән ди. – Анда аларны бик хөрмәтләп каршы алырлар һәм озатып җибәрерләр, – дигән ди.
Мондый хәбәрләр ишетелгәч, халыкның шатлыгы эченә сыймады. Халык шау килде:
– Тизрәк җыенып бетәргә кирәк! Үзебезнең мөселман мәмләкәтенә китәбез!
– Җитәр, патша-түрәләрнең җәбер-золымына күп түздек!
– Яңа җирдә тормышыбыз тыныч, тамагыбыз тук булыр ичмасам!
Күңелләре күтәрелгән кешеләр үз тормышларында туачак мөһим бу үзгәреш таңын әнә шулай куанып тәбрикләделәр. Мулла-мәзин һәм куштаннар исә аларның сүзләрен җөпләп, китүчеләргә яхшы теләкләр теләделәр, хәер-фатихаларын өләштеләр, шул ук вакытта, үзләре җайлап-ипләп кенә җирләрен сукалап чәчтеләр.
Менә, ниһаять, сәфәр чыгар көннәр дә якынлашты.
Беренче булып аз җәмәгатьле гаиләләр кузгалырга булды. Ишле гаиләләр юлга көзен чыгарга булдылар. Байлар белән куштаннар да:
– Уңышны җыйгач, без дә әзерләнә башларбыз, Алла боерса, – дип, юл чыгу вакытын җәй азагына күчерделәр.
Авылда мал-мөлкәт сату ыгы-зыгысы башланды. Йортлар, каралты-кура, чәчүлек җирләр, сакланып калган мал-туар, хуҗалык кирәк-яраклары – барысы да сатуга тәкъдим ителде.
Сатучылар күп, ә алучы аз булганлыктан, бәяләр бик тиз түбән тәгәрәде.
Авылның бары иң ярлы катлавы – чыптачылар белән чабатачылар гына сату-алу ыгы-зыгысына катышмадылар; аларның, беренчедән, сатар әйберләре юк, икенчедән, ерак сәфәргә чыгарлык акчалары булмау сәбәпле, кая да булса китәргә дә җыенмыйлар иде.
* * *
Башкалар кебек үк суктырылып, истән язган хәлендә өенә озатылган Миңлебай Сафасы бик озак авырып ятты. Аркасындагы канлы яралар бертуктаусыз әрнеп яна, кымшанган саен энә чәнечкәндәй сызландыра, ыңгыраштыра иде.
Хатыны Саҗидә иренең бу хәлен авыр кичерде. Ул кулыннан килгәнчә Сафаның газапларын җиңеләйтергә тырышты һәм җан ачуы белән түрәләрне, солдатларны сүкте. Шул ук вакытта, аның күз алдында тагы да зуррак борчу-михнәтләр вәгъдә итүче шомлы киләчәк шәүләләнде. Авылда торган солдатларның, иген басуына ябырылган саранчадай, тиздән саклыктагы бөтен азык-төлекне кырып-себереп ашап бетерәчәге көн кебек ачык иде. Җитмәсә, утар талаудан күрелгән зыянны каплау һәм үтерелгән түрәләрнең гаиләләрен асрау өчен һәркемгә яңа салымнар салыначак ди. Шуннан соң ни көтәргә кала?.. Гомер буе тир түгеп, бөртекләп торгызылган хуҗалык инде таркалып бара, алда бөлгенлек, ачлык теш ыржайтып тора. Юк, ниндидер чара күрергә кирәк, бәхеткә ирешү өчен ниндидер башка юл табарга, эзләнергә, көрәшергә кирәк!
Саҗидә күңеленнән әнә шулай уйлады, һәм хәлифә җиренә күченеп китү турында сүзләр тарала башлагач та, һич икеләнмичә, китү фикерен хуплаучылар ягына кушылды. Ул да, башкалар кебек үк, ерактагы изге хәлифә җирендә үзләрен көткән матур, бәхетле тормыш турында хыялланды, һәм шул хыяллар өермәсе эчендә тәмам исереп, ирен дә шунда китәргә күндерергә тырышты.
Сафа башта карышып маташты:
– Андый зур эшкә уйламыйча гына тотынырга ярамый... Монда бөтенесен югалтып, анда да берни тапмый калсак нишләрбез? – диде.
Саҗидә һаман үзенекен тукыды:
– Без икебез дә, аллага шөкер, яшь, таза. Эштән курыкмыйбыз. Мондагыдан да яманрак булмас. Анда әйбәт кенә тормыш корып җибәрербез, алла боерса. Кешеләр китә ич... Безгә дә куркырга кирәкми, тәвәккәллик, Сафа.
Шулай кызып-кызып дәлилли торгач, Сафа күнде һәм ерак сәфәргә әзерләнә башлады.
Йорт йөз сумга күрше авылның бер чирмешенә сатылды.
– Бәхете бар икән бу Әхмәтсафаның! Өтек кенә өенә йөз тәңкәне каерды! – диештеләр авылдашлары.
Сафа үзенең аты белән сыерын да чагыштырмача яхшы гына бәягә сатып җибәрде. Ерак авылдан килгән бер кеше алар өчен төп-төгәл илле сум чыгарып бирде. Аның каравы, хуҗалыктагы башка әйберләр, чәчүлек һәм каралты-кура бик очсыздан китте.
Мәсәлән, чәчүлек җире юк кына бәягә Сафаның үз абыйсы – Вафа куштан кулына күчте. Ә каралты-кураны бик кыстата-кыстата мәзин сатып алды.
– Бу черек каралты нәрсәгә миңа? Утын итеп яксаң гына инде! – дип сөйләнде ул.
Башка чыккан улы өчен сука, тырма, дирбия ише хуҗалык әйберләрен сайларга килгән умартачы Гыймади карт та бик озак сатулашып маташкан булды.
– Миңа юньрәк бәягә дә бирмәкчеләр иде... Мәрхүм Миңлебай кордаш хакына гына алуым инде... Улыма үз байлыгымнан да өлеш чыгара алган булыр идем, – диде ул.
Мал-туарны, «мәрхәмәт йөзеннән», Шәмси мулла белән Фәйзулла староста үзара бүлештеләр. Авылның башка куштаннары, йорттагы бүтән калдык-постык әйберләр өчен үзара кычкырыша-кычкырыша талашсалар да, бик зур яхшылык эшләгән кешеләр сыман, Сафага тиеннәр сузып, еламсык тавыш белән аның алдында акланып маташкан булдылар:
– Сиңа ярдәм булсын дип кенә алуыбыз... Юкса боларның безгә бернигә кирәге юк. Көзен үзебез дә юлга чыгасы ич... Барыбер бушка калдырып китәргә туры киләчәк...
Шулай әкренләп барлык әйбер сатылып бетте диярлек. Кырыкмыш тайга гына Сафа бик озак ия таба алмый азапланды: очсызга бирәм дисә дә, баш тарттылар.
Ахырда Сафа күршесе Гыйбадуллага килеп ялынды.
– Булмаса, син алып җибәр кырыкмышымны, күрше! – диде ул.
– Ә нәрсәгә кирәк ул миңа? – диде күршесе. – Көзен үзебезгә юл чыгар вакыт җиткәч кая куярмын мин аны? Аңардан башка да сатасы әйбер күп булыр әле.
– Анысы хак, Гыйбадулла туган, дөрес сүзгә җавап юк. Шулай да, минем хәлне дә аңла инде син... Кая барыйм мин ул кырыкмышны ияртеп? Кул-аягым бәйле бит шуның аркасында... Ә сиңа ничек тә бер җай чыгар әле. Бәлкем, калага мал сата барырга туры килер, шунда кырыкмышны да алырсың... Бер игелегең булыр, ичмасам... Аның өчен ходай үзеңә уны белән кайтарыр...
– Булмастай эшкә үгетләмә, Әхмәтсафа күрше. Аннары, акчам да чамалы... Син, әнә, мулла абзыйга әйтеп кара, ул алмасмы...
– Аңарда булдым инде мин, – диде Сафа. – Алмыйм дип кырт кисте... Алла хакы өчен, күршеңне бәладән коткар инде, бөтен өмет синдә... Кыйбат та сорамыйм лабаса!
– Акчам булса, шәт, алган да булыр идем... Юк бит, юк... Шулай да, күпме сорыйсың?
– Кышын базарда ун тәңкә биргәннәр иде дә, очсызсынып риза булмадым. Хәзер, билгеле, бәяләр андый түгел инде... Әйдә, бишне бир, алайса...
– Акылың алтын икән! Биш тәңкә! Беләсеңме, хәзергесе заманда биш тәңкә ни дигән сүз ул?
– Беләм, күрше, беләм. Ул тәңкәләрнең бәясен үз бөкремдә татып беләм. Тик менә, бөтенесе сатылып бетте дигәндә генә, ярты юлда туктап каласы килмәгән иде...
– Анысы синең эш, әмма ләкин биш тәңкәгә синнән ул кырыкмышыңны беркем алмаячак... Андый бәяләр юк хәзер. Безнең Сөләйман кода әнә биш тәңкәгә сыер кадәр сыер сатып алды, минем үземә дә биш ярымга җиккән ат бирделәр. Синең кырыкмышың колын гына бит әле, кая аңа биш тәңкә...
– Соң, киләсе язга ул да җикмә ат булачак лабаса!
– Язга хәтле әллә без бар, әллә юк, анысын белеп булмый. Әйдә бер тәңкәгә күн – алам!
Сафа бөтенләй аптырап калды. Бер яктан, Гыйбадулла хаклы: хәзер, бәяләр шундый түбән тәгәрәгән заманда, биш тәңкәгә чыннан да савым сыер яки ат сатып алып була; ә икенче яктан, кырыкмыш өчен бер тәңкә бирү – күрәләтә алдау, мыскыллау дигән сүз иде... Андый бәягә сатканчы, кырыкмышны берәр фәкыйрь кешегә садака итеп бирү яхшырак булачак иде.
Сафа беравык уйланып торды да:
– Алайса менә сиңа соңгы сүзем: өч тәңкәдән дә кимгә бирмим! – диде.
– Юк сүз сөйлисең, Сафа. Әйттем ич инде: сиңа андый бәяне беркем дә бирмәячәк, шулай ук мин дә бирмим.
– Ярар, килешик ике тәңкәдән. Теләмисең икән, берәрсенә тотам да бушка бирәм, – дип куйды Сафа һәм кырт борылып капкага таба юнәлде.
– Ярый, нишләмәк кирәк, синең хакка килешми булмас инде, – дип туктатты аны Гыйбадулла. – Мә, ике тәңкәне ал да кырыкмышыңны алып кер әйдә. Кыйммәтрәк булды булуын, тик нишлисең инде синең белән... Күрше хакы – алла хакы дигәндәй, сине рәнҗетергә күңел тартмый. Изге хәлифә җиренә барып урнашкач, безне дә хәер-догадан калдырмагыз.
Сафа ике сум акчаны алды да, чыгып китте. Кайтышлый ул тал чыбыгыннан үрелгән зур кәрҗин күтәреп өйдән чыгып килүче Саҗидәне очратты: кәрҗингә оялары белән каз бәбкәләре һәм тавык чебиләре тутырылган иде. Сатып алырдай кеше табылмаганлыктан, Саҗидә аларны Әкрәм карый җәмәгате Җиһан абыстайга садакага биреп кайтырга дип чыккан иде.
Сатыласы әйберләр сатылып, алып китәселәре барысы да төйнәлеп, кузгалып китәсе генә калды дигәндә, кинәт Мәүла Колыга Сафаның икенче хатыны Хәтирәнең әтисе – такта яручы Керпе Сәлим кайтып төште.
Гадәттә аз сөйләшүчән, сабыр холыклы Сәлим карт бу юлы бик ачулы күренә иде. Ул өйгә килеп керүе белән үк кызып-кызып киявен ачуланырга тотынды, күченеп китүнең мәгънәсезлеге турында озаклап дәлилләгәч, Сафа белән Саҗидәгә янап:
– Карагыз аны, моның азагы яхшы бетмәячәк, үз башыгызга бәла алырга йөрисез, – диде. – Шуны аңлагыз: яхшы, таза яшәү һәркемнең үзеннән тора. Хәлифә җирендә бөтенесе ал да гөл булыр дисезмени? Анда да мондагы шикелле байлар, түрәләр бар ич... Җелегегезне суырырлар әле алар! Шулай булгач, нигә дип анда китәргә? Тазалык-саулык булганда, беләгеңдә көч-егәр ташып торганда, монда да дөнья җимертеп яшәргә була ич.
Сәлим карт, тимердәй нык йодрыкларын һавада селкеп, сүзен дәвам итте:
– Шушы кулларым исән булганда, миңа бернинди хәлифә җиренең хаҗәте юк! Көн-төн эшлим, аның каравы тамагым тук!.. Дөрес, дөнья ал да гөл булмый, кайчак очны-очка ялгый алмаган чаклар да була... Нишләмәк кирәк! Тешне кысып булса да түзәргә, замана җиңеләйгәнне өмет итеп яшәргә туры килә... Һәрхәлдә, хәлифә җирендә мондагыдан җиңелрәк булмаячак. Кояшы да, ачлыгы да һәр җирдә бертөсле.
Сафа белән Саҗидә Сәлимнең сүзләрен таң калып тыңладылар. Ерак ил турындагы матур хыяллары кисәк кенә сүрелеп калгандай булды, киләчәк тә инде элеккечә якты нур эченнән балкып күренми башлады. Әгәр дә Сәлим Мәүла Колыга бераз алданрак кайтса, ул, ихтимал, кияве белән Саҗидәне күчеп китмәскә күндерә дә алган булыр иде. Әмма хәзер соң иде инде. Мал-мөлкәт сатылган, элекке тормыш көе бозылган, юл әйберләре һәммәсе төйнәлеп, әзерләп куелган. Йортта да инде яңа хуҗа хакимлек итә. Бер уйланган уйдан хәзер кире кайту һич мөмкин түгел иде.
– Күрәм, сез уегыздан кире кайтасы түгел, ахры. Ярар алайса, китә бирегез! Әмма Хәтирә монда калачак! – дип кырт кисте карт Керпе.
– Ничек инде ул алай?
– Шулай! Әйттем ич: Хәтирә монда кала, бетте-китте! Артык сүз озайтып торасы юк.
Сафа белән Саҗидә мондый карарны һич көтмәгәннәр иде. Хәтирә үзе дә аптырый калды. Аннары алар өчәүләп Сәлим картны үгетләргә тотындылар, ләкин тегесе үз сүзендә нык торды. Ахыр чиктә, Сафа үзенең ирлек хокукларын ярдәмгә чакырып, үз хатынымны мин теләсә кая алып китә алам дип, төрлечә дәлилләр китереп карады, әмма алары да Сәлим картка тәэсир итмәде; ул әйтерсең Сафаның сүзләрен ишетми дә иде.
– Син нәрсә, һаман гел бер сүз чәйнисең: хатын да хатын, имеш! Хәтирә сиңа хатын булса, миңа – үз кызым! Синеңчә, мин аны күрәләтә ач үлемгә чыгарып җибәрергә тиешмени? Сезнең анда барып ничек урнашасыгыз билгеле түгел бит әле, ә Хәтирәнең вакыты шундый, аңа тынычлык кирәк. Әллә инде шуны да аңламыйсызмы?
Картның соңгы сүзләре Сафа белән Саҗидәгә салкын су койгандай тәэсир итте. Авылдагы чуалышлар, күченү мәшәкатьләре ыгы-зыгысында алар Хәтирәнең йөкле булуын һәм аны ерак юлга алып китү-китмәү турында ныклап уйларга кирәклеген ничектер истән чыгарганнар иде. Хәзер, Сәлим карт әйткәч, алар икесе берьюлы Хәтирәгә таба борылып карадылар. Чыннан да, Хәтирәнең гәүдәсе күзгә күренеп үзгәрә, калыная, түгәрәкләнә башлаган иде.
Оялчан, басынкы табигатьле Хәтирә үзе дә әтисенә каршы нидер әйтмәкче булган иде дә, тегесе аны шундук сүзеннән бүлде:
– Тыгылма, синең эш түгел... Монда каласың дигәч, монда каласың – бетте-китте!
Беркемдә дә картны күндерерлек бүтән дәлил табылмады, һәм аның карары белән килешергә туры килде.
Шактый озакка сузылган күңелсез тынлыктан соң, Саҗидә иренә таба борылды да:
– Сәлим абзый дөрес әйтә: Хәтирәне, чынлап та, үзебез белән алырга ярамас, әйдә, әлегә монда калсын, – диде. – Яңа җирдә урнашып, тормышны җайлап җибәргәч, син аны кайтып алып килерсең. Ул вакытта инде бала да үсә төшкән булыр, алла боерса. – Саҗидә Хәтирәгә таба борылды: – Син дә без юк дип артык бетеренмә, сабырлыгыңны җыеп, Сафаны көт.
– Юлы кыен, ерак, бәлкем кайтып та булмас, – дип куйды Сафа.
– Юк, кайтасың, Сафа... Барып төпләнгәч тә, Хәтирәне алырга кайтасың... Хәер, мин үзем дә аны алырга кайтырмын әле... Ерак юлдан курыкмыйм мин... Сәлим абзый, Хәтирәне безнең белән җибәрерсең бит?
– Кайчан җитәр әле ул вакыт?! Алдан юрап куясы юк... Вакыты җиткәч, күз күрер...
– Хәер, ул чакта инде без синнән сорап та тормабыз... Бер-беребезгә шулхәтле ияләшеп беткән идек, аерылгач бик кыен булыр инде...
* * *
Ниһаять, күченеп китүчеләрнең беренче төркеме кузгаласы көн дә килеп җитте. Сандыклар, төенчекләр, самавыр, бала бишекләре төялгән олаулар бөтен авыл буена сузылды. Инешенең һәр борылышы, тугае, ярларындагы һәрбер агачы-куагы, юл буйларындагы һәрбер ташы-түмгәге элек-электән таныш һәм кадерле булган туган җирне ташлап, ерактагы чит-ят илгә карап юл тоттылар. Авылда калучы барча халык аларны озата чыкты. Басу капкасын узгач, азан әйтү өчен, олаулар бераз тукталып торды да, яңадан юлга кузгалды.
Китүчеләргә кардәш тиешле кешеләр олауларны күрше авылгача диярлек озата бардылар. Саубуллашканда һәр ике як та бик күп күз яше түкте. Озатучыларның китүчеләргә бәхетле юл, яңа җирдә шатлыклы тормыш һәм якын киләчәктә күңелле очрашу теләп кычкырган тавышлары әле бик озак һавада яңгырап торды.
Хәтирә ерагая барган кәрван артыннан моңсуланып карап калды, аның колагына әле һаман Саҗидәнең юатып әйткән йомшак сүзләре ишетелеп торгандай булды:
– Ямансылама, Хәтирә... Матур, таза бер кыз бала тап безгә... Сафаны көт.
Әкрәм карый белән Җиһан абыстай сәфәр чыгучыларга үзләре дә кушыла алмаулары өчен бик үкенделәр. Көз көне кузгалырга тиешле кешеләр арасында да беренче төркем белән китүчеләргә көнләшеп караучылар булды. Бары мулла-мәзин халкы, куштаннар гына кайгырышмадылар. Алар, әле күптән түгел генә күченү турында авыз суларын корытып сөйләнеп йөргән булсалар да, хәзер авылдагы бу ыгы-зыгыларга көлеп кенә карыйлар иде.
* * *
Газаплы юл шактый күп вакытны алды. Ниһаять, мөһаҗирләр һәммәсе исән-сау килеш Казанга барып җиттеләр һәм берничә товар вагонына төялеп Одессага юл тоттылар.
*[Мөһаҗирләр - күчеп китүчеләр, эмигрантлар.]
Одессада мөселман мөһаҗирләренә һәм хаҗга баручыларга ярдәм күрсәтү буенча махсус контора бар иде. Аның хуҗасы, Ибраһим Әдигәев дигән кеше, әлеге вакыйгаларга кадәр берничә көн элек Казаннан шушындый эчтәлектәге бер телеграмма алды:
«Ике йөз баш куй озатылды. Каршы алыгыз. Алыш-биреш тәмамлану белән, миңа тиешле өлешне җибәрегез. Иртәгә тагын озатам. Әхмәт Чәйдәшев».
Ә ул арада мөһаҗирләрне төягән поезд яшелләнә башлаган болыннар һәм урманнар аша әкрен генә көньякка үрмәләде. Вагоннарда бер-берсенә сыенышып утырган кешеләр хыял диңгезендә йөзәләр иде. Паровозның һәрбер кычкыртуы аларны тагы да дәртләндереп җибәрә, оҗмахтагыдай бәхетле тормыш вәгъдә итүче хәлифә җиренә һаман саен якынайта бара кебек иде.
Авылда калучылар исә бу вакыт җыенга әзерләнәләр иде. Күченеп китүчеләр исәбенә үз дәүләтләрен арттырып, баеп калган куштаннар җыен бәйрәмен аеруча бер җанлылык, дәрт белән каршыларга җыеналар иде.


IX
Төрле тикшерү йортлары буйлап берсеннән икенчесенә күчереп азаплый торгач, Таҗи белән Фәхрине, ниһаять, төрмәгә китерделәр.
Зур ишегалдының түрендә ике катлы шыксыз соры биналар тезелгән. Тышкы күренешләре белән алар Россия империясенең башка казна йортларына – казармаларга, суд яки больница биналарына охшаганнар иде.
Тынчу һавалы, юеш озын коридор бинаның һәрбер катын икегә бүлеп тора. Коридорның буеннан-буена ике яклап камера ишекләре тезелеп киткән иде.
Караңгы чырайлы дежур надзиратель яңа тоткыннарны китерүче конвоир биргән кәгазьне алып укыды да, Фәхри белән Таҗига искитмәүчән караш ташлап алды, аннары борын эченнән генә нидер мыгырдый-мыгырдый, икенче катка алып менә торган баскычка таба юнәлде.
– Нәрсә катып калдыгыз? Минем арттан атлагыз! – дип кычкырды ул кинәт артка борылып.
Конвоир һәм тоткыннар аның артыннан иярделәр. Таш басмаларга баскан аяк тавышлары бөтен бина эченә яңгырап таралды.
Икенче кат коридоры буйлап бер-ике адым үткәч тә, надзиратель туктады һәм янәшәдәге камера ишегенең кечкенә тәрәзәсе аша эчке якка карады. Аннан да аңа берничә пар моңсу күз текәлгән иде. Бу хәл надзирательгә ошамады, күрәсең; ул, кулындагы авыр ачкыч бәйләме белән ачулы селтәнеп, эчтәгеләргә:
– Нәрсә күзләрегезне акайттыгыз? Аю күрдегезме әллә? – дип кычкырды.
Камера эчендәге тоткыннар ишек яныннан шундук артка чигенделәр. Надзиратель ишектәге тәрәзәчекне яңадан каплады да, ачкыч бәйләменнән үзенә кирәкле ачкычны эзли башлады.
Таҗи белән Фәхри, күзләрен бер ноктага төбәгән хәлдә, күңелсез кыяфәттә надзиратель артында кымшанмыйча басып тордылар. Бу минутта аларның күңелендә, чыгар җай таба алмыйча, хәсрәтле уйлар өермәсе бөтерелә иде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 21
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.