Latin

Болганчык Еллар - 33

Total number of words is 3955
Total number of unique words is 2053
38.0 of words are in the 2000 most common words
52.6 of words are in the 5000 most common words
60.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Тәмам аптырашта калган Сафа ни кылырга белмичә Дахилия нәзарәтеннән чыкты да, туп-туры Хәмзә хаҗи мосафирханәсенә юнәлде.
Мосафирханәне күрүгә, аның күз алдына яңадан Саҗидәсе килеп басты. Күпмедер вакыт шушы бинада киләчәк турында хыяллар корып ятканнар иде бит алар. Әнә теге аскы каттагы каһвәханәдә ниндидер бер әфәнде аның сөекле Саҗидәсен тупас, дорфа сүзләр белән мәсхәрәләгән иде. Моннан өч ел элек булган бу вакыйга искә төшкәч, Сафаның күңел төбендә шундук зәһәр бер ачу кыбырсынып куйды. «Нигә шул чакта мин ул хәшәрәткә тиешенчә җавап бирмәдем икән?» – дип уйлап алды ул, үз-үзен битәрләгәндәй.
Хәмзә хаҗи Сафаны иске танышын очраткандай якты чырай белән каршы алды. Сафа аңа шундук үзенең Дахилия нәзарәтендә булган уңышсыз омтылышы турында сөйләп бирде.
– Сугыш афәте көтелә, шуңа һичкемне чит мәмләкәткә чыгармыйлар, – диде Хәмзә хаҗи. – Шәрык тарафыннан күктә койрыклы йолдыз күргәннәр. Кяфер мәмләкәтләр һәммәсе җыйналып безнең хәлифәгә каршы сугыш белән килмәкче ди. Менә синең шикелле гайрәтле ирләребез илдән качып китә башласа, пәйгамбәребезнең изге байрагын нәҗес дошманнардан кем саклап калыр?
– Мин бит качып китмим, хаҗи абзый, җәмәгатемне алырга гына кайтам. Мин кире киләм бит.
Хәмзә хаҗи беравык уйланып торды.
– Үз өстемә бик зур гөнаһ алу була инде бу, алайса, Әхмәтсафа энем, бик зур гөнаһ! Бөтен ислам дөньясына шундый афәт килгән вакытта хәлифә әмерен үтәмәү – аннан да зур гөнаһ булырга мөмкинме? Андый зур гөнаһны бары синең хакка гына үз өстемә алам, исеңдә тот. Син монда кире әйләнеп кайтасы булсаң гына Аллаһы Тәгалә миңа бу гөнаһымны кичерәчәк. Бәс, шулай булгач, син монда кайтам дип Коръән тотып ант итәргә тиеш, аннан мин сиңа ярдәм итәрмен.
– Бу игелегең өчен Аллаһы Тәгалә сиңа меңе белән кайтарсын, – диде Сафа, шатлыгын яшермичә.
Ләкин хаҗи аны сүзеннән бүлде:
– Аллаһы Тәгалә игелегемне онытмас анысы... Ә менә түрәләрнең, Кадыйр әфәнденең игелекләре өчен сиңа инде үзеңә хисаплашырга туры килер... Шунда мине дә рәнҗетмәссең, иншалла.
– Мондый изгелегегез өчен берни дә жәлләмәс идем дә бит, хаҗи абзый, тик минем акчам бик чамалы шул – өйгә кайтып җитә алсам да шөкрана кылыр идем...
Хәмзә хаҗиның йөзе шундук караңгыланып китте.
– Алайса, эш барып чыкмастыр, энем. Кадыйр әфәнденең яраткан мәкале исеңдәме? «Коры кашык авыз ерта...» – Шуннан соң ул каһвәханәдәге хезмәтче малайга борылып: – Нәрсә катып торасың? Күрмисеңмени, мангалда ут сүнгән! – дип җикеренде дә, ишеккә таба юнәлде. Сафа бүлмә уртасында басып калды. Аның хәзер соңгы өмете дә сүнгән иде. Нишләргә икән? Таныш-белешләр юк. Кая барырга? Ул авыр сулап куйды һәм, кемнеңдер үзенә таба төбәлгән үткен карашын тоеп, башын күтәрде. Аның каршында бер әфәнде басып тора иде. Сафа аны шундук таныды. Бу теге вакытта Саҗидәне рәнҗеткән каһвәханә каһарманы иде.
– Русиягә, өйгә кайтасы килдемени? – дип сорады ул.
Сафа җавап бирмәде. Кайчандыр үзләрен каты рәнҗеткән кеше белән сөйләшеп торасы килмәде аның. Ләкин теге әфәнде ул вакыйганы инде күптән оныткан иде, күрәсең.
– Син нәрсә, шул чалмалы жуликлардан ярдәм өмет иткән идеңме әллә? – дип кабат сорады ул һәм хаҗи чыгып киткән ишеккә таба мыскыллы ым какты. – Алар үз тозакларына эләккән кешенең бугазына ябышырга гына торалар. Кил әле бире! Эш нәрсәдә? Паспорт кирәкме?
– Ие, пашпорт! – диде Сафа, – Өйгә кайтыр өчен үземә пашпорт ала алмыйм. Сугыш буласы ди, җибәрмиләр...
– Бөтен эш шунда гынамы?
– Шунда гына.
– Болай булгач, сиңа чынлап та өйгә кайтырга кирәк, якташкаем, – диде әфәнде. – Әйдә, кит син, дус кеше. Монда синнән башка да сугымга җибәрер кешеләр табылыр. – Шуннан соң ул тирә-ягына сагаюлы күз карашы ташлап алды да, Сафага таба иелә төшебрәк, ярым пышылдап сүзен дәвам итте: – Өйгә кайтыр өчен сиңа, якташкаем, бернинди паспорт та кирәкми. Безнең монда һәртөрле ачкүз контрабандистларның, хәерче жуликларның бетәсе юк. Бүген алар бу илдә, Төркиядә, иртәгә, карыйсың, алар инде чит илдә – Рәсәйдә йөриләр. Бу бик ансат эшләнә торган эш. Тик аның юлларын гына белергә кирәк.
Сафаның күңелендә яңадан өмет чаткысы кабынып киткәндәй булды.
– Зинһар, миңа да шул юлларны өйрәт инде, әфәндем, бу игелегең өчен сиңа гомерем буе дога кылыр идем, – дип пышылдады Сафа.
Ә карт әфәнде, күрәсең, кешеләрне үчекләргә, ирештерергә ярата иде.
– Ә нәрсә бирәсең? – диде ул кинәт. Сафаның янә күңеле сүрелде.
– Ни телисең, шуны ал, – дип җавап бирде ул, төшенке тавыш белән.
– Күрәм, акчаң юк икән. Ә без, алайса, болай сөйләшик: кире кайтышлый син миңа Казаннан хәлвә алып килергә тиеш. Ризамы шуңа?
Сафа теләсә нәрсәгә дә риза иде, билгеле. Тик туган илгә кайтырга юл гына табылсын да, Саҗидәнең васыятен генә үти алсын. Шуңа күрә Сафа, хәлвәнең нәрсә икәнен белмәсә дә, ул әйберне һичшиксез алып килермен дип, әлеге әфәндегә ныклы вәгъдәсен бирде.
– Инде тыңла, хәзер сиңа нишләргә икәнен әйтәм, – диде әфәнде, җитдиләнеп. – Син моннан Фракия аша Болгариягә барырсың, аннары Румыния аша җәяүләп Рәсәйгә китәрсең. Синнән беркем дә паспорт сорамас. Рәсәйгә эләккәч инде эшләр бөтенләй җиңеләя: чуен юл белән туп-туры Казанга сыпыртасың. Җыен бәйрәменә авылыңа ук кайтып җитәрсең.
Сафа бу сәер әфәнденең сүзләрен зур игътибар белән тыңлап торды. Аннары, шатлыгыннан дулкынланып:
– Бик зур, бик зур рәхмәт инде сиңа, әфәндем. Миһербанлы кеше икәнсең. Фәкыйрь якташыңа ярдәм кулыңны суздың! – диде дә, саубуллашып, каһвәханәдән чыгып китте.
Вакытны сузып тормастан, ул шул ук көнне Истанбулдан Болгариягә таба юл тотты.


XXV
Халыкның шактый өлеше Төркиягә күчеп киткәч, Мәүла Колы сизелерлек дәрәҗәдә бушап, кечерәеп калды. Башка чыккан балалары өчен куштаннар сатып алган кайбер йортларда инде яңа хуҗалар тора. Ә иске өйләрне бернинди кызганусыз сүтеп, җимереп-ташлаганнар. Алар утырган урыннарда бары тик сынык кирпеч өемнәре күренә дә, пыяла ватыклары аунап ята иде. Шул ук иске йорт тирәләренә авыл халкы черегән салам, тирес шикелле хуҗалыкка кирәкмәгән чүп-чарларын китереп аударган. Кысыр калган йорт яны бакчаларын һәм ындырларны чүп үләне басып киткән, анда көтүе-көтүе белән кәҗәләр, бозаулар утлап йөри.
Авыл куштаннарының йорт ишегалларында, элеккеге каралтылар белән янәшә, күченеп китүчеләрдән сатып алынган келәтләрне, амбарларны, мунчаларны күпләп күрергә була. Авылның шул ук куштаннары, мулласы һәм мәзине күченеп китүчеләрнең иманага тигән элеккеге җирләрендә үз игеннәрен чәчеп үстерәләр. Болар барысы да аларның байлыкларын, дәүләтләрен тагы да арттырачак, көз көннәрендә ындырларына яңадан-яңа эскертләр, кибәннәр өстәячәк, билгеле.
Сафа белән Саҗидә күченеп киткәннән соң күп тә үтмәде, Хәтирә кыз бала тапты. Ләкин бу вакыйга үзе ничек кенә шатлыклы булмасын, Сафалардан аерылу кайгысы Хәтирәне һаман борчый, тынычсызлый иде. Хәтта күңелле җыен көннәрендә дә ул өйдә берьялгызы моңсуланып, хәсрәтләнеп утырды. Ә печән өсте, аның артыннан озакламый килеп җиткән урак өсте Хәтирәнең күңел җәрәхәтләренә тагы да тоз сибеп җибәргәндәй булды. Чөнки печән өсте, урак өсте аңа ире Сафа һәм көндәше Саҗидә белән бергә болында, кырда күңелле итеп эшләп йөргән вакытларын исенә төшерде.
Әйе, аерылышуны Хәтирә бик авыр кичерде. Ярый әле бер юанычы – нәни кызы, Галиясе бар. Аның белән булганда ул үзенең ялгызлыгын да оныта. Ләкин Сафа белән Саҗидә аның күз алдында барыбер шәүләләнеп тордылар. Аңа – Хәтирәгә карата нинди ихтирамлы, нинди ягымлы иде бит алар... Кайчакны Хәтирәгә алар икесе дә бөтенләй янәшәдә кебек тоела, ул Сафаның иркә тавышын ишетә, Саҗидәнең ягымлы йөзен аермачык күрә шикелле. Имештер, алар кулларын сузып Галиягә таба үреләләр, аны үзләренә чакыралар... Аннары хыялдагы татлы күренеш кисәк кенә югала да, әйләнә-тирәдәге бушлыктан Хәтирәгә тагы да авыррак булып китә. Аның тамак төбенә ниндидер төер килеп тыгыла, күзләренә мөлдерәп яшь килә, һәм ул ихтыярсыз рәвештә сулкылдый-сулкылдый еларга тотына...
Яки, ул нәни кызын кулына күтәреп урамга чыга да, әле күптән түгел генә үз өйләре торган буш урынга таба китә. Анда килеп җиткәч, ниндидер ялгыз бүкән өстеннән урын алып, шунда бик озак татлы хыялларга батып утыра; Сафа белән бергә булган чакларын исенә төшерә, киләчәк турында уйлый.
Озакламый менә хат-хәбәрләре килер... Аннары, күп тә үтмәс, Галия белән аны алырга үзләре дә кайтып җитәр... Ул чакта инде алар беркайчан да аерылышмаслар, хәлифә җиренә китеп, шунда бәхетле тормыш корып җибәрерләр»...
Ләкин хат-хәбәр һаман килми дә килми иде. Шулай ук үзләре дә кайтырга ашыкмыйлар иде, күрәсең. Хәтирәнең җиде төн урталарында, һәрбер кыштырдауга уянып, бәрелә-сугыла урамга йөгереп чыгулары, өмет тулы күз карашын караңгыга төбәп капка төбендә тилмереп басып торулары һәммәсе дә заяга гына булды.
* * *
Ниһаять, сизелмичә генә көз килеп җитте. Халык, җәйге мәшәкатьләрдән арынып, инде ишек төбендә көтеп торган кышны каршылау хәстәренә кереште.
Көзен игеннәрне җыеп алгач та ерак сәфәргә чыгабыз дип җәй буе шапырынып йөргән куштаннар һәм байлар әйтерсең лә авызларына су каптылар: аларның берсе-бер китү турында сүз кузгатмады. Хәтта күченүчеләрнең беренче төркеме белән китәргә тиешле булган һәм очраклы рәвештә генә аларга кушыла алмый калган ярлырак хуҗалыклар да көз җиткәч ничектер китү турында сөйләнми башладылар.
Менә инде терлек абзарлары җылытылды. Каз, үрдәкләрне дә симертергә ябып куйдылар. Төннәрен карт-коры әвенгә көлтә киптерергә йөри башлады. Җиңги-апайлар кышлык азык-төлек хәстәрләргә һәм сугу станнарын җайларга керештеләр. Тормыш көе иске эзенә төшеп, яңадан таныш сукмаклары буйлап тәгәрәде.
Җәй буе ял күрмәгән ир-ат ниһаять эштән бушап, иртә-кичләрен өй нигезләренә чыгып утыра да, салмак агышлы бетмәс әңгәмәләрен башлап җибәрә. Егетләр уен-көлке сөйләшә-сөйләшә һәм инешкә суга баручы кыз-кыркын халкына күз аткалый-аткалый урам әйләнәләр. Әкрәм карый белән Җиһан абыстай да инде укучы балаларны кабул итәргә әзерләр. Хәтирәнең әтисе Сәлим абзый белән абыйсы Вәли исә, аркаларына озын пычкыларын һәм башка эш коралларын асып, читкә акча эшләргә чыгып киттеләр. Ел саен алар шулай, җәйне авылда уздырып, көзге һәм кышкы айларда кайлардадыр такта ярып йөриләр һәм шуңардан төшкән барлы-юклы акчага тормыш алып баралар иде.
Сәлим карт белән Вәли никадәр генә аз сүзле булсалар да, алар өйдә чакта Хәтирә үзен ничектер җиңелрәк хис итә иде әле. Ә алар киткәч, ул үзенең кайгы-хәсрәтләре һәм сабый баласы белән өйдә берьялгызы торып калды.
Кыз вакытында яшьтәшләре белән артык аралашмыйча, үзалдына кыргыйланып үскән Хәтирә Сафага кияүгә чыккач та шулай, гаилә эчендә бикләнеп, йомылып яшәргә күнеккән иде. Ләкин ул чакта ул үзен бәхетле тоя, чөнки аның янында яраткан Сафасы, кече күңелле Саҗидә бар иде.
Ә хәзер ул менә шуларның барысыннан да мәхрүм калды. Аның белән хәзер әнә исәнләшүче дә юк. Күрше-күлән аны бөтенләй күрмәмешкә салыша. Сафаның кардәш-ырулары – әнисе Патый карчык, абыйсы Вафа куштан, Хәтирәдән читләшү генә түгел, һәр урам чаты саен аның һәм Саҗидәнең гайбәтен чәйнәп йөриләр. Янәсе:
– Шул Ирдәүкә Саҗидә генә безнең Сафабызның башына җитте! Сафа хәзер үзе дә үкенә торгандыр үкенүен, тик эш узган. Теге чакны, ябышып чыккач, Саҗидәне куып кына җибәрәсе булган югыйсә. Хәзер Сафа менә дигән итеп шушында яшәп яткан булыр иде... Сафаны тәки алып китте бит Ирдәүкә әллә кайдагы хәлифә җиренә, әйтерсең лә монда яшәп булмый. Тикмәгә генә алып китмәде, билгеле: Керпе Сәлим кызы бугазына аркылы төшкән, шуңа алып китте... Бөтен нәсел-ыруыбызга тап төшерде бу Сафа!.. Җитмәсә тагын шул гидай Керпе Сәлимнәр белән туганлаштырды. Кыямәт көнендә тиешле җәзасын алыр әле, алла боерса!.. – Һәм тагын әллә ниләр – гайбәтнең очы-кырые юк...
Болар барысы да Хәтирәгә ишетелә торды, билгеле. Бу нахак сүзләрдән бәгырьләре телгәләнсә дә, юаш, күндәм табигатьле кеше буларак, ул бөтен кайгы-хәсрәтен үз эченә йотып яшәде, беркемгә дә зарланмады, беркем белән дә серләрен уртаклашмады.
Авылның ыгы-зыгылы тормышы әйтерсең лә аңа кагылмыйча, аны читләтеп уза иде.
Әби-карчыклар кара таңнан торып иртәнге намазларын авыз эчләреннән пыш-пыш килеп кенә укыштырып алалар да, камыр басарга тотыналар. Кыз-кыркын, апа-җиңгиләр кулларына фонарь тотып, таң сызылыр-сызылмас борын ук ындырларга ашлык сугарга китеп баралар. Ә кайберәүләр кичтән алып иртәнгәчә аулак өйләрдә күңел ача. Бары Хәтирә генә әтисе өендә төннәр буе керфек какмый чыга.
Кызлар аулак өйләргә җыелып шулай күңел ачканда, киндер сукканда, сөлге-тастымаллар чиккәндә, ә егетләр уен-көлке сөйләп, гармун чыңлатып, җырлар җырлап урамнарда шау-гөр килеп йөргәндә, Хәтирә мескен үзенең кайгысы һәм яшь баласы белән һаман берьялгызы моңаеп утырды!
Бала-чагалы, ирле-хатынлы гаиләләрдә кешеләр кичләр буе тегесе-монысы турында сөйләшәләр, көлешәләр, шаярышалар, ә Хәтирә түбә саламнарын селкетеп дулаган җил тавышыннан һәм сәке астында тычкан кыштырдавыннан башка берни дә ишетми.
Кайчакны ул, ялгызлыктан тәмам туеп, Галиясен күтәрә дә, Җиһан абыстайларга барып чыга. Анда балаларның көйли-көйли сабак укуларын тыңлый яисә Җиһан абыстайның өй эшләрен эшләшә. Андый чакларда ул үзенең кайгы-хәсрәтләрен ничектер бераз онытып торгандай була иде.
Шул рәвешчә көн артыннан көн узды, атналар, айлар узды, ә Сафа белән Саҗидәдән хат-хәбәр һаман килмәде, шулай ук алар үзләре дә кайтмадылар.
Шундый бертөрле күңелсез тормыш ыгы-зыгысында кыш узып китте, җир өстен аллы-гөлле чуар төсләргә бизәп чәчәкле, хуш исле ямьле җәй башланды.
Кырларга сабан ашлыгы чәчелде. Җыен якынлашты. Сәлим карт белән Вәли дә авылга кайттылар. Басынкы табигатьле Сәлим карт һәм аз сүзле Вәли көннең күп өлешен йоклап уздырсалар да һәм Хәтирәне бөтенләй диярлек күрмәсәләр дә, алар кайткач өйгә беркадәр җан кереп киткәндәй булды.
Ара-тирә табын янында утырганда, әти кеше белән абый кеше Хәтирәнең моңсу йөзенә күз төшереп алалар да:
– Нигә алай бетеренәсең?.. Бүтәнне табарсың әле!.. – дип куялар иде.
Хәтирә берни дип тә җавап бирми. Гәрчә аның җавабы да әзер югыйсә. «Минем болай хәсрәт йотып яшәвемә син гаепле, әти! Әгәр дә син юлыма аркылы төшмәгән булсаң, мин хәзер алар янында булыр идем, тормышымның ямен, шатлыгын татып яшәр идем», – дип әйтәсе килә аның, тик әйтә генә алмый.
Бу җәйне Хәтирә кеше арасында ешрак булырга тырышты. Ярдәмгә мохтаҗ әби-карчыкларның йорт эшләрен эшләште, бәрәңге әрчеде, кош-кортларына җим-азык бирде, күрше-коланга яшь балаларын коендырырга булышты. Сирәк-мирәк ялланып та эшләде. Ләкин яшь баласы булу сәбәпле, көнлекче эшләренә аны бик үк теләп алмыйлар иде. Моның өстенә, ир-атның сагызлануыннан куркып, ул үзе дә андый басу эшләренә чыкмас булды.
Көз җиткәч, Сәлим карт Хәтирәне үзе белән бергә такта яру эшенә алып китәргә карар бирде. Хәтирә бу көзне Сафа белән Саҗидә, шәт, кайтырлар инде, мин аларны көтәм, дип елый-елый карышып караса да, әти кеше белән абый кеше аның ялваруларына колак салмадылар. Каяндыр җәһәннәм тишегеннән кемдер Хәтирәне алырга кайтып йөрер дигән уй кеше ышанмастай көлке бернәрсә булып тоелды аларга.
Менә китәр вакыт та килеп җитте. Ишеккә ат башы хәтле дәү йозак элеп куелды, тәрәзәләр кадакланды, түбәдәге морҗа тишеге, чәүкәләр ояламасын дип, чүпрәк-чапрак белән томаланды. Елап шешенеп беткән Хәтирә яшь баласын арбасына утыртты, кечкенә төенчеген кулына тотты да, беркая һәм беркемгә дә күтәрелеп карамыйча, әкрен генә атлап, әтисе белән абыйсы артыннан иярде.
XXVI
Сәлим карт авыл борынча йөреп эшкә яллануны файдасыз саный иде. Бер авылдан икенче авылга күченеп йөргән арада әллә никадәр кадерле вакытың әрәмгә китә. Ә менә завод бөтенләй башка! Заводта эш хакы кечерәк булса да, анда, ичмасам, вакытны югалтмыйсың. Аннан соң заводта эшләве дә күңеллерәк. Бөтен тирә-ягың шау-гөр килеп тора! Чыннан да, завод шартларына килеп эләгүгә, Сәлим картның ничектер бөтен килеш-килбәте, үз-үзен тотышы үзгәрә иде, ул кешеләр белән аралаша башлый, сүзчәнләнә, хәтта кайчакларда уен-көлке сөйләшергә дә тартынмый иде.
Бу юлы да Сәлим карт кайчандыр инде үзе бер-ике тапкыр эшләп киткән такта яру заводына ялланырга булды.
Завод урман эчендә, шарлап аккан бер елга буена урнашкан иде. Тирә-ягы искиткеч матур. Сулыйм дисәң саф һавасы, коеныйм дисәң тирән суы бар.
Анда барып җитү белән, Сәлим карт туп-туры завод ишегалдына узды.
Ишегалдында кая карама такта яру станнары тора. Чыж да чыж пычкылар шаулый. Сәлим карт такта яручыларга сәлам ишарәсе күрсәтеп кулын күтәрде дә, пычкы чыжылдавын басып китәрдәй каты тавыш белән:
– Алла куәт бирсен! – дип кычкырды. Пычкылар ялт-йолт килеп соңгы тапкыр чыжылдап алдылар да, тынып калдылар. Сәлим картны һәммәсе таныды. Шундук бер кузла өстеннән икенче кузлага таба:
– Җәмәгать, Сәлим ага килгән! – дигән хуплау тавышлары тәгәрәде.
– Исәнлек-саулыклар ничек, Сәлим агай? Аяклар күтәреп йөртәме әле? – дип, төрле яктан хәл-әхвәл сораша башладылар.
Аннары күбесе бүленгән эшләренә яңадан тотындылар. Бары берничәсе генә, өс-башларына ябышкан пычкы чүпләрен кага-селки, карт янына килде.
Сәлим карт, пычкысын җиргә куеп, сынаучан күз карашын ишегалдында өелеп яткан бүрәнәләргә таба юнәлтте. Вәли юл капчыгында актарына, ә Хәтирә үзенең баласы белән мәшгуль иде. Агай-эненең кайберләре трубка тартырга, ә беришесе баш бармакларының тырнак очларына куыш мөгезләрдән борын тәмәкесе салып рәхәтләнеп иснәргә, төчкеренергә тотындылар.
Керпе Сәлим дә зур гына чеметем тәмәке тузанын пошкыра-пошкыра борыны эченә суырды да, беравык төчкеренеп торды, аннары борын, күз яннарын учы белән ышкый-сөртә:
– Бу нишләвегез болай, егетләр? – дип, янындагы кешеләргә эндәште. – Юеш ярык ышкылап ятасыз түгелме? Бүрәнәләрегез чеп-чи бит, әле генә судан тартып чыгарылган диярсең.
– Әйе, бүрәнәләр чи, Сәлим агай, үзебез дә күрәбез, – диде кайсыдыр, килешеп. – Шулкадәр чи, шыбыр тиргә батабыз, маңгайдан тир кипкәне юк. Пычкыларны майлый-майлый җаныбыз чыга.
– Ботаклылары да шактый күп, ахырсы...
– Анысына әллә ни ис киткән юк инде, Сәлим агай. Ботаксыз бүрәнәне хәзер дөнья бетереп эзләсәң дә табып булмый. Ә менә чәере интектерә каһәрнең. Пычкы шундый кыза, утта тоткан кебек... Чәерле җиргә эләктеме, тартып алыр хәл юк. Бөтен кулбашлар калмый... Ипекәй авырайды хәзер, Сәлим агай!
– Быел күпмедән түлиләр соң?
– Сайгаклыклар өчен бишәр тиен, юкалары – өчәрдән. Һәр ике төре – тугыз аршынлы.
– Очсызрак икән шул...
– Әйтәсең бармы!
– Бүрәнәсе юньле булса, бәясенә дә ис китмәс иде әле анысы.
– Безнең хуҗаны беләсең ич!
– Карун инде, башы аягы астына килгере! Дус-ишне генә ташлап китәсе килми. Югыйсә бүтән җирдән эш тапмас идеммени! Әнә авыл җирендә бүрәнәсе дә коры, акчасы да күбрәк диләр.
– Менә гел шулай инде алар, Сәлим кордаш, – дип куйды моңарчы бер читтә трубкасын суырып дәшми генә басып торган карт эшче, сүзгә катышып. – Зарланышудан башлары чыкмый. Ә мин әйтәм: килгәнсең икән, зарланмыйча эшлә, дим. Бүрәнәләр гел генә шулай чи булмас әле, корысы да булыр, алла боерса. Ә авылда эшне табасыңмы, юкмы әле – анысы караңгы.
– Син, Сибгать агай, әйтәсең менә: бүрәнәләр гел генә чи булмас, корысы да булыр, дисең. Корысы каян килсен икән аның? Арада ботаксыз, коры бүрәнәләр килеп чыкса, хуҗа аларның һәммәсен машинага җибәреп тора лабаса. Ә безнең өлешкә әнә шундыйлары гына кала, – диде егет, өелеп яткан бүрәнәләргә күрсәтеп.
Сибгать карт, егеттән күзен алмыйча гына, трубкасыннан көлне кагып чыгарды да, контор бинасына таба күз ташлап, шыпырт кына әйтеп куйды:
– Анда карарбыз әле нишләргә икәнен, энем. Әлегә сабыр итмичә булмый: безнең ише агай-эне монда буа буарлык, берсе эштән китсә, аның урынына икенчесе табыла. Ә менә кыш җиткәч – күз күрер. Хуҗаны елатырбыз әле. Эш хакының да тиешлесен сорарбыз, бүрәнәнең дә корысын гына ярырбыз. Заводны яба алмый ич ул. Казнадан зур подряд алган ди.
Кечкенә Галиянең кинәт елап җибәрүе Сибгать картның сүзен бүлдерде. Һәммәсе дә тавыш килгән якка борылып карадылар.
Баягы егет баланы юатып маташкан Хәтирәгә таба карап-карап торды да, Вәлидән:
– Хатыныңмы әллә? – дип сорады. Сибгать карт та, Сәлимгә таба борылып:
– Син, Сәлим кордаш, быел бөтен ояң белән купкансың, ахырсы, – дип куйды.
– Ие, быел кызны да алып килергә булдым, – диде Керпе. – Авылда берүзе нишләп ятсын?
– Әйтәм аны, таныш сыман күренә... Ул миңа керләремне дә юып биргән иде бугай әле. Тик менә исемен генә хәтерләмим...
– Хәтирә, – диде Вәли.
– Әйе, Хәтирә бугай шул... Ну, исәнме, Хәтирә сеңелем! Син нәрсә, мин карт кешегә әйләнеп тә карамыйсың?
– Бала яныннан китеп булмый, Сибгать абзый.
– Һе-һе, нинди зур кызың бар икән, сөбханалла! Әле күптән генәме үзең дә кечкенә бер кызчык идең... Ә киявең таза-сәламәтме соң, Сәлим кордаш?
– Киявем хаҗга китеп барды, – дигән булды Сәлим карт, теләр-теләмәс кенә.
– Нигә шундый кияү сайладың соң үзеңә? Ниткән кияү инде ул: үзе хаҗ кылып йөри, ә хатыны белән баласын без гөнаһлы бәндәләр янына җибәрә!..
– Әти шаярта гына, Сибгать абзый, – дип сүзгә кысылды Хәтирә. – Минем ирем Төркиягә күченүчеләр белән китте... хәлифә җиренә.
– Ә сине алырга оныттымы?
– Юк, онытмады, мине әти җибәрмәде...
Сибгать абзый сораулы күз карашын Сәлим картка күчерде.
– Әйе, дөрес әйтә. Мин җибәрмәдем, – диде Керпе.
– Ник алай?
– Нәрсә калган аңа анда? Безнекеләр анда тормыш корып җибәрә аламы, юкмы әле – анысы билгесез, Хәтирә монда ичмасам ипигә тук булыр.
Сибгать абзыйны бу җавап канәгатьләндермәде булса кирәк, ул аптыраган бер кыяфәттә әле Сәлим картка, әле Хәтирәгә күз төшереп алды.
Ә Хәтирәнең үз-үзен кызгандырасы килмәде:
– Ирем мине кайтып алырга тиеш, – диде.
Сәлим карт нәрсәдер әйтергә омтылып кызына таба борылган иде дә, ләкин никтер кире уйлады – дәшми калды.
Кешеләр таралыша башладылар. Бары Сибгать карт кына Хәтирә янында бераз тоткарланды.
– Яраткан хатынын өйдә ялгызын калдырып читкә киткән кешене кайда күргәнең бар синең? – дип сөйләнде ул. – Әгәр ул шулай ташлап киткән икән инде, димәк, аны кире кайтыр дип көтәсе дә юк, ул анда да үзенә хатын табар. Андый ирне ничу жәлләп торырга. Ә мин сиңа, кызым, менә дигән кияү табып бирермен.
– Минем ирем барыбер кайтачак, барыбер кайтачак, – дип үрсәләнде Хәтирә, башка әйтер сүз таба алмыйча, һәм аның күзләренә яшь тыгылды.
– Юк, кызым, көтмә син аны, вакытыңны юкка гына әрәм итәсең...
Ул арада контор бинасының ишеге шыгырдап ачылды да, бусагада башына кара картуз кигән, бөкре, ябык гәүдәле бер кеше күренде. Сибгать абзый шундук үзенең станы янына ашыкты. Сәлим карт белән Вәли дә контор ягына таба борылып бастылар. Картузлы кеше аларны күрде булса кирәк, туп-туры каршыга килә башлады. Килешли ул үткен күзләре белән як-ягына карана, такта яручыларның ничек эшләүләрен күзәтә иде. Аның бер кулы чулак иде, күрәсең, – бау шикелле иңбашыннан салынып тора иде. Өстендә озын чабулы, бөрмә билле кәзәки, аякларында күн итек. Сәлимнәр янына ике-өч адым килеп җитәр-җитмәс, ул туктады да, итек кунычыннан җыелмалы үлчәгеч чыгарып, бер бүрәнәнең пычкы белән ярылмыйча калдырылган төп башын үлчәп карады.
– Бер вершокка артык калдырылган. Пычкыны тагын бер-ике сыздыртып алса ни була инде? Һай, иренчәк тә халык! – дип мыгырданды ул. Аннары Сәлим картка таба борылып ачулы гына сорап куйды: – Ә сезгә ни кирәк?
– Эш эзлибез.
– Нәрсә эшли беләсез?
– Такта ярабыз.
– Алай... Күптәннәнме ул эштә эшлисез?
– Такта яра-яра менә картаеп беттем инде, барин.
– Моңарчы бездә эшләгәнегез бар идеме?
– Ике ел чамасы.
– Алай. Миңа эшчеләр кирәкми, болай да тулган. Тик менә электә бездә эшләгән кеше булганың өчен генә алам. Түләү гадәттәгечә. Такта бозылса – штраф. Бүрәнәнең ярылмыйча калдырыласы башы бик кыска булырга тиеш.
– Эшләгән эшемне моңарчы беркем дә яманлаганы юк иде, барин, – дип җавап бирде Сәлим карт, горур тавыш белән.
Хуҗа кеше Хәтирәгә таба борылды:
– Ә бу кемегез?
– Кызым. Минем белән торачак.
– Ярар. Мөмкин! Алайса менә нәрсә: конторга барыгыз да, эшкә язылыгыз, паспортларыгызны тапшырыгыз. Эш кораллары үзегезнекеме?
– Әйе, үзебезнеке, барин. Һәммәсе дә җитеш.
– Яхшы! Барыгыз! Тик истә тотыгыз: заводта юк-бар сүз ишетәсе булмыйм, җәнҗалчыларны җенем сөйми!
Сәлим карт кызы белән улын ияртеп казармага таба китеп барды.
* * *
Сәлим карт эшкә ялланган заводның чынлап торып караганда завод диярлеге дә юк иде. Ярым-йорты юнылган бүрәнәләрдән ашыгыч кына бурап куелган һәм бөтен күренеше белән ниндидер зур бер сарайны хәтерләткән машиналар бүлегендә нибары ике такта яру рамы бар иде. Алары да икесе ике төрле булып, озын гомер кичереп, тәмам таушалып, искереп беткәннәр иде. Эшләгәндә алар шундый кызганыч тавыш чыгарып шыгырдыйлар, әйтерсең лә елый-елый кемгәдер ялыналар, үзләрен тынычлыкта калдыруларын сорыйлар. Еш кына алар сикәлтәле юлдан барган арба кебек сикереп-сикереп куялар, чытырдыйлар, уңга-сулга чайкалалар. Шуннан соң аларны яңабаштан җайларга, төзәтергә туры килә иде. Кыскасы, бу рамнар икесе дә картаеп беткән инвалидлар сыман иде. Шулай да, үткән гомерләре, эшләгән хезмәтләре ихтирамга лаеклы иде аларның. Уйлап карасаң, элеккеге хуҗаларының күпмесен алар кеше иткән бит, күпмесен баеткан, йорт, җир, завод хуҗалары итеп әверелдергән! Бу хуҗалар арасында соңыннан «миллиончылар» булып киткәннәре дә бар.
Рамнардагы түгәрәк пычкыларның да шулай ук рәте юк иде: тешләре сынып, кителеп беткән, күп урыннарына ямаулар салынган, күчәргә беркетелгән җирләренә тимер атламалар кагылган, чөйләр кыстырылган. Двигательнең үзендә дә шундый ук хәл – ул кырыкмаса-кырык җиреннән ямалган, төзәтелгән, эшли башласа бөтен гәүдәсе калтырый, менә-менә таралып китәр төсле күренә.
Бүлек белән Иван исемле, үзе дә такта яру рамнары кебек үк картайган, бетерешкән, бөкресе чыккан бер механик идарә итә иде. Ул машиналарны, – үзе әйтмешли «старухаларын», – ифрат ярата, аларны бала баккан кебек бага, хәтта ял вакытларында да алар янында кайнаша – теге яки бу җирен төзәтә, чистарта, майлый иде. Чөнки ул белә: әгәр машиналар ватылса, алар урынына яңаларын алачаклар, ул чакта инде картның үзенә дә эштән китәргә туры киләчәк; яңа машиналарны карап эшләтү өчен хуҗага «чын» механик кирәк булачак.
Заводның хуҗасы бөкре, чулак Осипов, катлаулы тормыш юлы узып, крепостной крәстиәннән приказчиклыкка үрмәләгән, аннары тырыша-тырмаша мөстәкыйль сәүдәгәр дәрәҗәсенә күтәрелгән гаять хәйләкәр бер кеше иде. Осипов заводтагы эшне бик оста оештырып җибәргән иде. Искергән машиналарны вакытыннан элек эштән чыгарттырмас өчен, ул машина бүлегендә бары ботаксыз, коры, җиңел бүрәнәләрне ярдырта, ә ботаклы, чи бүрәнәләрнең һәммәсен тиеннәр хакына ялланып эшләүче крәстиәннәр кулына тапшыра иде. Машиналарының гомерен шул рәвешчә азмы-күпме озайтырга тырышып һәм сезонлы эшкә ябырылып торучы урыс, татар, мари крәстиәннәрен алдаштырып, ул үзенә акча туплый һәм шул акчага соңыннан чит илдән кыйммәтле, ләкин һәйбәт машиналар алдыртмакчы була иде.
Завод янында контор булып, анда хезмәттә бер конторчы эшли, аннары тагын бер азык-төлек кибете дә бар иде. Эш һәм ял вакытлары анык билгеләнеп куелган иде. Машиналар бүлегеннән ерак түгел урман буена ялланып эшләүчеләр өчен казармалар салынган иде.
Сәлим карт үзенең гаиләсе белән шушы, элекке еллардан ук таныш казармаларның берсенә таба атлап китте.
Казармада кеше юк иде. Ишектән килеп кергәч тә, аларның борыннарына әчкелтем-төчкелтем җир дымы белән сөрсегән тир исе килеп бәрелде.
Чокыр-чакырлы җир идән. Түшәм терәткеч баганалар еллар буе пычрак сеңдерә-сеңдерә каралып, шомарып беткәннәр. Урын-җир өсләрендә түшәм ярыкларыннан берөзлексез коелып торган вак таш кисәкләре сибелеп ята. Почмаклардагы кечкенә тимер мичләрдән, казарманың буеннан-буена, түшәмгә тимерчыбыклар белән беркетелеп, озын калай торбалар сузылган. Тәрәзәләрнең күп өлгеләре пыяласыз, җил-суык өрмәсен өчен аларны чүпрәк-чапрак белән томалап куйганнар.
Төшке аш вакыты җиткәнен белдереп завод кыңгыравы кагылды. Берничә минуттан бөтен казарма ыгы-зыгы килеп шауларга тотынды. Такта яручылар, олаучылар, кендекчеләр, мастерлар, теге карт механик һәм конторда каравылда торучы тагын бер татар карты – һәммәсе дә казармага кереп тула башладылар.
Эшкә быел гына ялланганнары ишектән керүгә үк туп-туры үз урыннарына юнәлә, ә берничәшәр ел эшләгәннәре Сәлим карт янында тукталып, аңа сәлам бирә, хәл-әхвәл сораша иде.
Менә карт механик та килеп туктады.
– Исәнме, Салимка! Күптән күренгәнең юк иде! – диде ул, чын күңелдән шатланып, аннары Хәтирәгә таба борылды да:
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 34
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.