Latin

Болганчык Еллар - 08

Total number of words is 3889
Total number of unique words is 2076
36.5 of words are in the 2000 most common words
52.4 of words are in the 5000 most common words
61.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Мал-туар рәте ягында бертуктаусыз хайван тавышлары ишетелеп тора: атлар кешни, сыерлар мөгри, сарыклар бәэлди. Монда инде арадашчылар – маклерлар мәш килә; бик эшлеклеләнеп атның тешен караганда яисә сыерның җиленен капшаганда, алар берәр көлке, әдәпсез сүз кыстырып җибәрәләр, бик белдекле кыяфәт белән мал карашалар, карышып маташкан алашаларны юырттырып карыйлар, карт бияләрне кушаяклатып чаптырып киләләр.
Урамның уртасында кабак йорты кукыраеп утыра. Тәрәзәләре иңләп ачып куелган. Эчеп алган авыл агайларының йөзләре комач кебек кызарган, күзләре пыялаланган. Кабакның хуҗасы – аягына гармун мехы шикелле җыерма кунычлы хром итек, өстенә чигүле күлмәк киеп, билен нечкә генә каеш белән буган, жилетының изү кесәсеннән биленә чаклы юан көмеш сәгать чылбыры салынып төшкән бер кеше, – татар телен вата-сындыра, авыл агайларын кадерле кунаклары кебек хуп күреп сыйлый, өстәлгә шешәләрне китереп кенә тора; тик үзе алдан ук акчасын алып куярга онытмый, эчәргә акчасы калмаганнарын җилкәләреннән тотып сөреп чыгара.
Өсте керле чүпрәк белән ябылган агач чиләк күтәреп арлы-бирле үсмер балалар йөри, үзләре әче тавыш белән:
– Әйрән бар! Әйрән!
– Кемгә салкын әйрән кирәк! – дип кычкыралар.
* * *
Шундый кызу көннәрнең берсендә Шәмси мулла базарга килде. Мал-туар рәтен йөреп чыкты, солы белән бодай бәясен сорашты, чүлмәкчеләр яныннан узды һәм, ниһаять, таныш сәүдәгәренең кибете алдына килеп туктады да, хәл алыйм дип, төенчекләрен прилавка өстенә куйды, зур ак яулыгын чыгарып, тирләгән битен сөртергә кереште. Мулла бик сусаган, эчәсе килә иде. Дәү әйрән чиләген көчкә-көчкә күтәреп барган тугыз-ун яшьлек кызны күреп, чакырып алды:
– Каяле, кызым, әйрәнең салкынмы?
– Салкын, бик салкын, мулла абзый.
– Ни хак?
– Чүмече бер тиен, мулла абзый... Салып биримме?
Шәмси мулла чапан итәкләрен җыештырып җиргә чүгәләде дә:
– Кая, бир әле! – диде.
Кыз чиләген җиргә куеп бер чүмеч әйрән чүмереп алды һәм муллага сузды.
Мулла бер йотты да, чүмечне кире бирде.
– Кирәкми, кызым, әйрәнең җылы икән, – диде.
– Ниткән җылы булсын? – дип, кыз, бер дә исе китмичә, тәтелдәргә кереште. – Баздан гына алып чыктым. Әллә, мулла абый, ни дип уйлыйсыңмы?
– Ах затсыз! Мулла белән шулай сөйләшәләрме? – дип кычкырды кибетче.
Кыз, чүмечтәге әйрәнне чиләккә кире салып, әлеге шакшы чүпрәге белән каплады да, чиләген күтәрә-күтәрә:
– Миңа димәгәе әллә кем булмый шунда! – дип җавап кайтарды.
Шәмси мулла бу хәлгә шаккатып, ни дип җавап бирергә дә белмәде.
– Оятсыз! – дип кенә әйтә алды.
Кыз:
– Төкерәм мин синең оятыңа! Кара син аны, кешене туктатып торган була тагы, хәерче! Үзенең бер тиен акчасы юк! Бушка гына эчмәкче! – дип чатылдатып җавап кайтарды һәм: – Әйрән бар, әйрән! Кемгә салкын әйрән кирәк? – дип кычкыра-кычкыра китеп барды.
Шәмси мулла кыз артыннан хәйран калып байтак кына карап торды, аннары:
– Менә нинди бит ул базарлы авыл балалары! Коточкыч бит, коточкыч! Базар кешене боза дип белми әйтмәгәннәр. Чын әгәр, балалары шундый булгач, олылары нинди инде аның? – диде.
– Сөйләмә дә инде, хәзрәт! – дип җөпләп куйды кибетче.
* * *
Базар көнне авылның барлык йортлары кунаклар, җигүле арбалар, сатып алынган әйберләр белән тулып, постоялый дворга охшап кала. Һәр йортта самавыр кайный. Хатын-кыз савыт-сабаны көчкә җыештырып өлгерә.
Бу базар ыгы-зыгысыннан муллалар йорты да читтә калмый. Аларга да күрше авыл муллалары килеп, атларын тугаралар, базардан әйберләр алып кайталар, товарларын таратып ташлыйлар. Асраулар тыз-быз самавыр күтәреп йөгерәләр. Хатыннар коймак пешерә, хуҗаның малайлары тәлинкә-тәлинкә өеп кунакларга коймак ташый, чәй ясыйлар, китүчеләрне озатып калалар, килүчеләрне каршы алалар.
Шәмси мулла да, иртән базарга килгәч, атын биредәге мулла йортында калдырган иде. Базардан әйләнеп кайткач, ул төенчекләрен тарантасына куйды да, өй артындагы бакчага китте. Анда, төсле пыялалар белән бизәлгән иркен генә беседкада, берничә мулла чәй эчеп утыра иде. Шәмси мулланы күргәч, алар вәкарь белән генә исәнләшеп, урыннарыннан кузгалыштылар. Килеп күрешеп чыккач, Шәмси мулла чапаны белән бүреген салып агач ботагына элеп куйды, шуннан соң юынды да, эре кыяфәт белән түргә кереп утырды. Барысы да аның сүз башлаганын көтеп калдылар.
– Халык тәмам бозылды, оят, намус дигән нәрсәне онытты... Олыларга хөрмәт бетте. Менә әле генә әйрән сатучы бер кыз үземне урам сүзләре белән сүгеп китте.
– Сүгү нәрсә ул, хәзрәт, – диде икенче бер мулла. – менә мин хатынга дип комач сатып алган идем, ниндидер бер малай кулымнан төргәгемне тартып алып китте. Мин: «Тотыгыз, тотыгыз шул мәлгуньне!» – дип кычкырам, ә мужиклар көлеп тик карап торалар: «Эт авызыннан сөяк алырсың, бар! Йоклап йөрмә икенче!» – диләр. Берсе туп-туры йөземә бәреп әйтте: «Тир түгеп тапмагансың әле, садака акчасына алгансың», – диде. Менә син алар белән сөйләш!
– Яхшы әле, үзеңне кыйнап китмәгәннәр, – дип, сүзгә йорт хуҗасы кушылды. – Безнең малайлардан аннан яманрагын да көтәргә була. Барысы да шул базар хикмәте инде...
– Шул яраган эшме инде, – дип, Шәмси мулла тагы сүзгә кереште, – вак кына бала-чага эт урынына хәзрәткә тел тидерә, көпә-көндез талап китә, ә хәзрәт кулын җәеп карап кала. Акылга сыйган эшме шул?
Сүз күңелсез нәрсәләргә кереп китте. Кунакларның берсе, сүзне икенчегә борып, Шәмси мулладан:
– Икмәк базарында булдыңмы, хәзрәт? Он бәһалары күтәрелмәгәнме? – дип сорады.
– Күтәрелгән, күтәрелгән... Илле тиен сорыйлар. Берәр йөк алып киләсе калган, ярый инде, хәерле булсын!
Базар яңалыклары турында сөйләшә башлагач, җанланып киттеләр. Тәлинкәләрдәге коймак өемнәре кечерәя барды, дәү корсаклы самавырлар да берсе артыннан берсе килә торды.
Бакчада тагын бер дин әһеле күренде. Ул ниндидер җыр җырлап, мәгънәсез сүзләр кычкырып, ава-түнә чайкалып килә иде.
Тирләп чыккан муллалар моңа шаккатып карап калдылар. Исерек кеше ава-түнә беседка янына килеп җитте дә, ишек яңагына тотынып, чайкала-чайкала шаркылдап көлеп җибәрде, аннары тотлыга-тотлыга:
– Дин башлыклары, ә үзегезнең бер тиенлек тә акылыгыз юк! Валлаһи, бер тиенлек тә юк! Акыллы кеше урыс аракысы барында кытай чәе эчеп утырамы? Юк, әйтегез әле, эчәме, юкмы? – диде.
Муллаларны кайберләре көлешеп куйды, кайберләренең ачуы килде.
– Чыгып кит моннан! Күздән югал! – дип кычкырды Шәмси мулла ярсынып. – Ах, азгын, ахмак, ишәк! Бөтен дин затын хур итеп йөрисең! Көпә-көндез бөтен халык алдында эчкән бирән урынына! Оятсыз!
– Кызма, хәзрәт, кызма! Бик акыллы булсаң, әнә кайтып хатыныңны... сөлге санарга өйрәт. Миңа синең акылың кирәкми. Белдеңме? Аллага шөкер, безнең дә сакалыбыз бар. Безгә үзебезнеке дә бик җиткән.. Ха-ха-ха! Шәп әйттемме, ә?
Шәмси мулла исерекнең битенә йомарланган тастымал ыргытып, урыныннан сикереп торды:
– Хәзрәтләр, шаһит булыгыз! Мин бу ишәк өстеннән мөфтигә гариза язам.
– Яз, яз, – диде исерек. – Указым чип-чиста, чебен дә тап төшермәгән... тотармын да кайтарырмын...
Исерекнең кулы ишек яңагыннан ычкынып китте һәм үзе гөрселдәп беседка идәненә ауды да, кычкырырга кереште:
– Эчсәм соң, ни булган? Мулла эчә белмимени? Аның авызы юкмыни? Ә, шулаймы? Тот, тот, җибәрмә шул хатынны! То-от!..
Муллалар берәм-берәм табыннан торып атлары янына киттеләр.
* * *
Биредәге мәзиннең дә ишегалдында авызларына солы капчыгы кидерелгән атлар солы ашап торалар. Күрше авыллардан базарга килгән мәзиннәр ак өйдә, яңалыклар уртаклашып, чәй эчеп утыралар.
Ә тәрәзәсе ишегалды ягына караган өстәге чарлакта Сабирҗан мәзин белән умартачы Гыймади, эшләрен бетергәннән соң, әчегән бал эчеп, ял итеп утыралар иде.
* * *
Әкрәм кари, мәзин белән бергә базарга килгәч, товар карап, сөйләшкән сүзләргә колак салгалап, рәтләр буйлап байтак йөрде. Ул һәр кибет алдында диярлек туктап, товарларның бәясен сорашты, аларны кулына алып карады, сатулашты, шуннан соң икенчесенә китеп барды. Ахырда дарчин, канәфер, шалкан мае һәм борыч сата торган кибет алдына туктап, кибетчедән:
– Миңа кирәк әйберне алып килмәдеңме? – дип сорады.
– Килдем, хәзрәт, килдем! Мин кеше күңелен күрә беләм! Ишан хәзрәтләрнең изге кулыннан алдым... – дип, кибетче, әгузе-бисмилласын әйтеп, кечерәк бер төргәк алды, аннан учына берничә карасу бөртек салып, карига сузды. Карый як-ягына каранып, ул бөртекләрне учына алды да кесәсенә салды.
– Бераз дару да бир инде, – диде ул кибетчегә.
Кибетче алдан ук әзерләп куйган төргәкне карига алып сузды. Бусы әфьюн иде.
Әкрәм кари кибетчегә акча түләп, Сабирҗан туктаган теге мәзин йортына китте.
Йорт хуҗасы каршы чыгып, аны Сабирҗан белән Гыймади янына, чарлакка менгезеп җибәрде.
– Кара син боларны, бал эчәләр үзләре, тәрәзәдә күзләре... Әссәламегаләйкем! – дип шаяртып сөйләнде Әкрәм кари, бүлмәгә керә-керешли.
Әчегән татлы бал җитәрлек иде. Кәсәләр бере арты бере тула торды. Мәҗлес кыза барды. Әче бал башларга киткән, йөзләр кызарган, күзләр тонган иде.
Кызыклы, күңелле әңгәмә туктаусыз дәвам итте. Ахырында Шәмси мулла белән Әсма остабикә турында сөйләргә керештеләр. Бик озак аларның гайбәтен саттылар. Әңгәмәнең кызган бер җирендә Сабирҗан мәзин Гыймадига туры карап, нык тавыш белән:
– Юкка карышасың, Гыймади абзый! Теләгебезне башкарырга күптән вакыт инде безгә! – диде.
– Нәрсәне әйтәсең? – диде Гыймади.
– Нәрсәне булсын! Карины икенче мулла итүне әйтәм инде.
Гыймади, чигүле сөлге башы белән маңгаен сөртә-сөртә:
– Ә, син һаман шуны әйтәсең икән әле! – дип куйды. – Эш нәрсәгә терәлгән соң? Тотабыз да итәбез... Башлап җибәр, эш миннән калмас. Кайсы як чәйлекне күбрәк бирсә, мин гел шул якта, – дип кеткелдәп көләргә кереште.
– Чынлап, дөнья булгач, бәлки минем дә кирәгем чыгып куяр, Гыймади абзый... – диде мәзин. – Каршы килмәскә сүз бирсәң, мин эшкә керешәм. Карины мулла итәргә бик вакыт инде... Байтак тик ятты, җитәр.
Гыймади игътибар белән мәзингә карап алды, аннары нидер уйланып, карашын Әкрәм карига күчерде дә:
– Ярый, мин риза! – диде. – Карый – әйбәт кешенең баласы, үзе дә җәмәгать эшеннән бер дә баш тартмый. Мәетләргә вакытында җеназасын укый, балаларыбызга дин сабагы да өйрәтә. Башлагыз, мин каршы килмәм. Теләсәгез, бу җомгада ук картларга әйтергә була... аңарчы тиешле кешеләре белән дә сөйләшергә өлгерербез дип уйлыйм.
– Вәгъдә алайса, Гыймади абзый?
– Вәгъдә!
– Хәерле сәгатьтә булсын.
– Шулай булсын!
Әкрәм кари алар сөйләшкәндә сүзсез генә тыңлап утырды, сүз килешү белән беткәч, ул зур гына чокырга салган балны бер тын белән эчеп, савытны ашъяулыкка куйды да:
– Амин! – диде.
Сабирҗан мәзин Әкрәм карины Шәмси мулланың ярдәмчесе итеп куеп, мулла белән үзсүзле Әсмадан күптән үч алырга хыялланып йөри иде инде. Аның бу эшкә Гыймадины беренче тапкыр гына күндерергә тырышуы түгел, тик моңарчы сөйләшүләре гел нәтиҗәсез кала иде.
Бүген исә Әкрәм кариның үзенең биредә утыруы Гыймадиның башына карины икенче мулла итүдән файдаланырга кирәк дигән уй төшердеме, әллә әчегән бал хикмәте булдымы, – Гыймадига бу турыда җитәрлек сөйләшенгән кебек тоелды. Ул әле мәзин ягына, әле мулла ягына авышып, үзенә ярыйсы ук файда таба белә иде.

XVII. Твая баранчук җич? Кәнфит вәзмүш!
Алдагы җомгада, намаз беткәнче үк, картлардан берәү урыныннан торып:
– Җәмәгать, таралмагыз әле! Киңәшәсе бар! – дип кычкырды.
Соңгы рәкәгатьтән соң коръән укып дога кылгач, алдан ук мәзин тарафыннан өйрәтеп куелган бер куштан сүзгә кереште:
– Авылыбыз шактый зур, эше күп, мәхәлләбез бер генә, мулла да берәү генә, – дип башлап китте ул. – Аның үз хуҗалыгы да зур, үз эше дә күп. Ул барысына да җитешеп бетә алмый, шул сәбәпле безгә кайбер уңайсызлыклар күрергә туры килә... Җыен вакытында яисә бәйрәмнәрдә, өендә изге коръән сүзе ишетер өчен, чиратны көчкә көтеп аласың. Еш кына мәетләрне дә ләхеткә җеназасыз салабыз. Болай җәфаланып, һәрбер вагы-төяге өчен дә хәзрәтне борчыганчы, аңа ярдәмче куймыйк микән, картлар?
Мәчет эчендә кабер тынлыгы урнашты. Бары тик Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзин генә йөткеренгәләп, тамак кыргалыйлар иде. Тынлык шактый озак дәвам итте. Ниһаять, мәзин яклы икенче бер кеше сөйли башлады:
– Менә хәзер кызу эш өсте җитте, көз көне дә эш аз түгел. Безгә әллә кайдан читтән мулла эзлисе юк. Әгәренки хәзрәт җәмәгать кирәгенә җитешә алмый икән, ул чагында безнең карый бар... Ул барыбер мулла эшен дә башкара, балаларыбызга сабак та укыта. Әгәренки эш указга гына килеп терәлә икән, ул чагында тамга җыеп бирербез.
Гыймади белән Сабирҗан халыкның фикерен үзләренә кирәк якка таба юнәлтергә тырышып:
– Акыллы сүз бу, картлар! – дип, бертавыштан күтәреп алдылар.
– Мәслихәт, ярый торган эш!
– Тотабыз да тамга җыябыз! – дигән тавышлар ишетелде төрле яктан.
Шунда Шәмси мулла сөйли башлады.
– Каян алдыгыз әле сез моны? Минем җитешә алмыйм дип зарланганым юк бит. Хәзергә барысына да җитешәм, эшемне авыр дип санамыйм.. Миңа ярдәмче кирәкми, – диде ул.
Әмма мулланың сүзләре мәзин тарафдарлары күтәргән шау-шуда йотылып калды. Мәхәллә халкының күпчелеге Сабирҗан белән Гыймади ягына авышып бара иде. Баштарак икеләнеп торучылар да, мәзин белән умартачының карины яклауларын күреп, бүтәннәргә кушылдылар.
– Җыен юк-бар белән дә мулланы күп борчыдык, булды-җитте. Карый өчен тамга җыеп бирәбез! – дип кычкырдылар төрле яктан.
Мәзин ялгышмаган иде. Гыймади белән бергәләп төзегән планы бик шәп килеп чыкты. Шунда ук тамга җыю һәм эш артыннан йөрү өчен кешеләр сайладылар.
Шулай итеп, күп ел буена сузылып килгән көрәш нәтиҗәсендә Шәмси мулла җиңелеп калды.
Иртәгесе көнне күп кеше Шәмси мулланың туры юртагын җиккән кара тарантаста, тарантас артына ныгытып бәйләгән зур гына тәпән белән бал алып, авылның киң урамы буйлап каядыр китеп барганын күреп калдылар.
* * *
Эш өсте җитте. Болыннарда, урман аланнарында чалгы астында биек үлән белән бергә кып-кызыл кызарып пешкән җир җиләге сабаклары киселеп ауды. Чалгычылар тирәсендә чуар күлмәкле хатын-кызлар печән җыя, печән әйләндерә. Авыл бушап калды. Ишегалдында эсседән әлсерәгән тавыклар гына йөри. Әрсез кәҗәләр караучысыз калган бакчаларга кереп яшелчәләрне утыйлар. Шундый көннәрнең берсендә авылга атлы стражник килеп, мәзин белән Әкрәм карига хәзер үк становой янына барырга дигән боерык тапшырды. Аз гына да уйларга вакыт бирмичә, аларны үзе белән алып китте.
Бу хәбәр яшен тизлегендә бөтен авылга таралып, кешеләрнең күңелендә борчу уятты. Һәммә җирдә шул хакта гына сөйләштеләр. Һәркайсының авызыннан:
– Сугыш буласы түгел микән?
– Бәлкем, теге вакыттагы шикелле, безне чукындырырга җыеналардыр?
– Бер-бер афәт киләсе микән әллә?
– Кояш тотыласы түгел микән? – дигән хафалы сүзләр чыга иде.
Становойга чакырылучылар моның Шәмси мулла эше икәне бик яхшы сизәләр, тик аның нинди мәкер эшләгәнлеген күз алдына китерә алмыйлар иде әле.
Дырык-дырык сикертә торган арбада янәшә утырып барганда, бай мәзин белән ярлы хәлфә бер үк уй белән мәшгуль булдылар. Зур гына урыс авылына килеп кергәч, алар калача салынган биек агач йорт каршына туктадылар. Атны аркылы агачка бәйләп, икесе дә стражниклар яныннан үтеп, борылмалы баскыч буйлап өскә менделәр, ишек төбендә тәмугка керергә торгандай туктап бераз хәл алдылар, һәм бүрекләрен култык асларына кыстырып, авыз эчләреннән догалар укый-укый бусагадан эчкә атладылар.
Стена буйларына озын-озын агач эскәмияләр тезеп куйган зур бүлмәнең эче буп-буш иде. Тәрәзә араларында, килеп керүчеләргә кырыс караш ташлап, өстен чебеннәр таплап бетергән патша һәм патша хатыны сурәтләре эленеп тора. Шүрләп калган мәзин белән карый сакланып кына эскәмиягә утырдылар. Шулчак эчке бүлмә ишеге ачылып китте. Эскәмиядә утыручылар командага буйсынган кебек икесе берьюлы сикерешеп аягүрә бастылар. Ишектә аягына ялтырап торган күн итек кигән, шоп-шома итеп сакалын кырган, уртача буйлы, какча тәнле, аксыл-сары мыеклы бер кеше күренде. Зәңгәр мундирының түшендә медальләре чылтырый иде. Становой иде бу.
– А-а... пришли! – диде ул сузып кына һәм бармагы белән ымлап Әкрәм карины чакырды.
Карый калтырана-калтырана эчке бүлмәгә кереп, өстәл каршында сүзсез-өнсез басып калды. Становой җирәнгән бер төс белән аңа күз йөртеп алды да, ачулы тавыш белән нәрсәдер сөйләргә кереште. Әкрәм урысча бер авыз сүз белми иде. Становойга шуны аңлатырга теләп ул:
– Моя урысча белмәс, – дип, телен чыгарып, бармагы белән теленә төртеп күрсәтте. – Сәбчим белмәс, – диде ул, кулларын җәеп.
Становой күрше бүлмәдән писарь булып эшләүче сары чәчле яшь кенә бер егетне чакырып кертте. Писарь егет, сүзләрне ватып-җимереп, ике телне бергә бутап, карига становойның сүзләрен аңлатып бирде.
– Кряшен портной улын син укыта? – дип сорады ул.
Шул чакны карый Шәмси мулланың ни турыда донос җиткергәнен аңлап алды. Мәзин белән сөйләшеп куйганча, барысын да инкарь итәргә кереште.
– Юк, знакум.. Билләһи, ниту.. сәбчим ялган! – дип карганды. Тагы нидер әйтмәкче иде дә, кинәт становойның җикеренүенә сискәнеп китеп, әйтә алмыйча калды. Становой аяк тибеп кычкырып җибәрде һәм шап иттереп өстәлгә китереп сукты. Карый агарынып китте, башын аска иеп, түрәнең ачуланганын дәшми генә тыңлап торды. Писарь егет тагы аның сүзләрен аңлатып бирде:
– Еще бер кыш син кряшен укытса, становой сине Сибир сура... Башын Сибир кита...
Әкрәм каударланып ант итәргә кереште:
– Ниту, знакум, билләһи, ниту... Сәбчим юк...
Становой тагы аяк тибеп нәрсәдер җикерде һәм ахырында бармагы белән ишеккә күрсәтеп:
– Вон! – дип кычкырды.
Әкрәм кари ачык ишектән ук шикелле атылып чыгып китте һәм шуннан соң гына җиңел сулап куйды. Әлеге хәлне мәзингә сөйләп бирергә өлгермәде, мәзинне дә становой бүлмәсенә чакырып алдылар. Становой аның белән кул биреп күреште. Сабирҗан урысча сүзен көч-хәл белән генә булса да оештырып аңлата ала иде. Тылмач кирәкми иде. Беренче сүзне ишеткәч тә, ул эшнең хикмәтен аңлап алды һәм баштагы куркуы шундук юкка чыкты. Становой бай мәзин белән бөтенләй башка телдә сөйләшә башлады. Сабирҗанның кабарып торган күкрәк кесәсе түшенә медальләр аскан түрәне гипнозлаган кебек булды.
– Ну, татарский пономарь, почему син муллагызны обижаешь! – дип сүзен башлады становой.
– Он сам не смирно сидит, ваша благородия. Сам мало-мало беспокоится.. Его баба – шайтан-баба, – диде мәзин.
Становой көлеп җибәрде.
– Мулланы борчыма, обижать итмә, пономарь! – диде ул. – Үзе теләгәнчә яшәсен, сату итсен. Аңа да, сиңа да мужик җитәрлек. Аларны кызганасы юк.. Ул яхшы мулла, хатыны да яхшы, – диде.
Мәзин становойның бу сүзләре астында теге Шәмси мулла авылдан алып чыгып киткән бер тәпән бал ятканы һәм бирегә аларны шул бер тәпән бал китергәнлеген бик яхшы аңлады. «Чөйне чөй белән сугып чыгаралар» дигән мәкаль дә Сабирҗанның бик исендә иде. Шуңа күрә ул бишмәт изүен чишеп, эчке кесәсеннән юка күн белән кысып бәйләгән зур гына бер төргәк акча чыгарды да, шуннан бер кызыл кәгазьне алып становойга сузды:
– Твая баранчук жич? Кәнфит вәзмүш!
Становой өр-яңа ун сумлыкны кесәсенә салып куеп:
– Кара аны, пономарь, тегүче малае бүтән булмасын синдә. Олактыр син аны! Ә бу указсыз әрәмтамакка әйт: керәшен балаларын укытып маташмасын. Моның ахыры ничек буласын үзең дә беләсең! Бу эштә синең катнашың булмаса, мин аның эшен бик тиз бетергән булыр идем. Андый кешегә Себер дә аз. Андый хәтәр эшләр белән шөгыльләнмә, пономарь. Калганнарын үзең беләсең инде, ансында үз ихтыярың, – диде.
– Ярый, ярый, ладно. Сәбсим по-твоему будет, ваша благородия... Кряшена домой погоним, – диде мәзин.
– Ладно, ладно! Прощай, пономарь! – дип, становой кул биреп саубуллашты.
Әкрәм кари, түрәнең мәзин белән бик йомшак сөйләшүен ишетеп, тынычлана калды. Аларның ни сөйләшкәннәрен кариның бик беләсе килә иде, әмма Сабирҗанның ризасыз кыяфәтен күргәч, сорашасы итмәде. Икесе дә сөйләшмичә генә баскычтан төшеп, сөйләшмичә генә атка утырдылар да, кайтып киттеләр.
Шуннан соң инде Сабирҗан мәзин Әкрәм карины мулла итеп кую мәсьәләсен бүтән кузгатмады Тамга җыеп, шул эш артыннан йөрергә дип сайланган кешеләр дә берни эшләмәделәр. Әкрәм карига бу юлы да мулла булырга язмады.
Шәмси мулладан үч кайтара алмавы мәзингә тынгылык бирмәде. Уйламаганда гына становой кесәсенә күчкән ун сум исә аның бу ярасын тагы да сызлата иде. Бушлай килгән батрактан да баш тартуы бик кызганыч иде. Сабирҗан, ачуын эчкә йотып, җай чыкканны көтә башлады.
Шәмси мулла белән Әсма остабикә исә, становойга илткән бер тәпән балларын кызгансалар да, доносларының нәтиҗәсе белән бик канәгать иделәр.
Бу вакыйгадан берни дә отмаган һәм берни дә югалтмаган Әкрәм кари әлләни хафаланмады. Бер чеметем әфьюн йоткач, үзен ул чын-чыннан указлы мулла итеп күз алдына китереп, татлы хыялларга чумды.
Бу эштә табышлы булып калган бердәнбер кеше – ул да булса становой иде. Аның нәүрәбенә зур гына тәпән белән татлы бал төшеп утырды, кесәсенә өр-яңа ун сумлык килеп керде.
Икенче кисәк
АШЛЫК УРЫНЫНА БАЛЧЫК
I. Ходайның кодрәте җитмәде, шайтан да ярдәм итмәде
Бөтен җирдә кар эреп бетте. Авылда гадәттәгечә сабан туен бәйрәм иткәч, басуга эшкә чыктылар. Капчыкларга чәчүлек орлык тутырдылар, бодай арасына пешкән күкәйләр салдылар. Орлык белән бергә аларны да җиргә чәчтеләр – мул уңыш өмет итеп үзенә күрә бер корбан ясау иде бу. Күп яшәп тәҗрибә җыйган картлар юкка гына борчылмыйлар иде: күктән бер тамчы да яңгыр төшми иде.
Зарыктырган җылы яңгыр килеп, коеп явып китсә, уҗымнар яшәреп үсә башлар иде. Әмма күк йөзе чалт аяз, бер генә болыт әсәре дә күренми. Кояш иртүк ут шикелле кайнарланып чыга, басулар өстеннән эссе җил исә. Үләннәр шиңеп саргая, җир кибеп яргалана иде.
Шундый эссе көннәрнең берсендә авыл халкы мулла белән мәзин җитәкчелегендә басуга чыкты, намаз укып, ходайдан яңгыр теләде.
Тик бу юлы да яңгыр яумады.
Халык куркуга төшеп, ырым йолаларына кереште.
Текә яр читенә чокыр казып, казаннар астылар, казан асларына ут ягып җибәрделәр. Йорт саен берәр савыт сөт, күкәй һәм берәр уч ярма җыеп яңгыр боткасы пешерделәр.
Әчкелтем-төчкелтем булып төтен исе килеп торса да, ботка барысына да бик тәмле тоелды. Бала-чага, яшүсмерләр шау-шу килеп талаша-талаша боткага ябырылдылар һәм бер бөртеген дә калдырмыйча ашап бетерделәр. Шуннан соң ыштан балакларын тездән югары сызганып, су сибешергә керештеләр.
Малайлар урамда сулы чиләкләрен күтәреп йөгерә-йөгерә, очраган бер кешене су белән коендыра башладылар. Койма буена утырып бу хәлне карап торган хатыннар белән кызларны да читләтеп узмадылар. Авыл аша үткән-сүткән кешеләр авылдан манма су булып чыгып киттеләр. Хәтта мәчеттән бик эре генә кайтып килгән Шәмси мулла белә Сабирҗан мәзингә дә эләкми калмады.
Кич җитү белән бала-чагага дәү егетләр кушылды. Хәтта кайбер олы гына ирләр дә, түзмичә, яшьләргә иярделәр. Алар артыннан хатын-кыз кушылды. Очраган бер кешене, кемлеген тикшермичә, су белән коендырдылар. Төн уртасы җиткәнче авыл мәш килде.
Ә яңгыр һаман яумады.
Ходайның кодрәте җитми, шайтан да ярдәм итми иде.
Яңа гына тишелеп килгән уҗым кыякларын кояш көйдерде. Агач яфраклары саргаеп корыды. Шомырт ботаклары ялангачланып калды; тирәк белән каен агачлары үлем күләгәсе төсле булып басып торалар иде.
Күлләр, чишмәләр корып кипте. Коелардан су китте. Тегермәннәр туктап калды.
Мал-туар арыкланды. Өсләрендәге елкылдап торган йоннары, төсе уңып, тотам-тотам булып коела башлады.
Иртәләрен инде көтүче Мифтахның кычкырып көтү куганы ишетелмәс булды, озын чыбыркысы да сызгырып шартламый иде.
Менә җыен атнасы җитте, әмма бер генә дә җанлану әсәре күренмәде. Ындырларында әллә ничә еллык ашлык кибәннәре булган кешеләргә дә кунак-төшем килми иде.
...Су буе шәп-шәрә. Елга үзәне кипкән, җансыз булып караеп ята. Язгы ташу актарган кызыл балчык өемнәре кабер өсләре шикелле калкып тора.
Быел базары да элекке еллардагыча түгел... кибетләрнең күбесе ябык, ачык кибетләр алдында исә товар алучы кеше бөтенләй күренми. Товар да юк.
Хәтта кабакта да кеше юк. Бары тик он рәтендә генә яшел чапан, ак бүрек кигән муллалар, кара җилән кигән мәзиннәр һәм янып торган кып-кызыл битле куштаннар гына көрпә кушкан, күгәреп беткән он һәм ярма белән сату итәләр, мал-туар рәтендә исә авыл агайлары соңгы атларын, сыер-сарыкларын саталар.
Өйләдән соң дин әһелләре киемнәренә сарган он тузанын каккалыйлар да, юынып-чистарынгач, элекке еллардагыча, иркен беседкада кайнар чәй эчәләр. Кесәләрен авырайтып басып торган зур табыштан бик канәгать булып, алар халыкның бозылуы турында озак-озак гәп сатып утыралар.
Авылда үлем-җитем күренми әле, әмма озакламый әҗәл килеп, үткен чалгысы белән дистәләгән кеше гомерен кисәчәген белеп торалар. Берише кешеләр йортларын ташлап кая туры килсә шунда чыгып киттеләр. Икенче берәүләр арзанга гына йорт әйберләрен сатып, хатыны, бала-чагасының җанын асрарлык көрпә, алабута юнәтеп, читкә эшкә киттеләр. Өченче берәүләр сатардай нәрсәләренең барысын акчага әйләндереп һәм соңгы чүпрәк-чапракларын кешегә сакларга калдырып, ишек-тәрәзәләренә такта кадакладылар да, имчәк балаларын кабык арбага утыртып, бөтен җәмәгате белән бәхет эзләп каядыр юл тоттылар.
– Ни язган булса да шушында күрермен инде, – дип, авылда калучылар да булды. Алар мулла белән мәзиннән һәм башка бай кешеләрдән биш бәясе белән икмәк сатып алып, ерып чыккысыз бурычка баттылар.
Бик ишле бала-чагалы ярлылар да авылда калды. Аларның өсләренә кияргә киндер күлмәге дә, ерак юлга чыгарлык акчалары да юк иде. Алар төрле үлән, тамыр-томыр җыялар, шуларны киптереп, он итеп тарттыралар. Соңгы сыерларын да сатып, кышлык азык юнәтәләр иде.
Җәй урталарына таба иске кибәннәр әкрен-әкрен шиңеп бетә, ә кибән хуҗаларының кесәләре акча белән тула башлады. Мулла белән мәзиннең бурычка алучыларны терки торган калын кенәгәләрендә көн саен яңа исемнәр арта барды. Гыймади да берничә таякны яңа тамгалар белән сырлап бетерде.
Миңлебай Вафасы калага эшкә китте. Сафа, хатыны белән киңәшкәннән соң, авылда калырга булды.
Өлкән абыйсы Тол Таҗи да:
– Ярлыга кая барса да бер язмыш инде, – дип, беркая кузгалмады.
Ул хәтта кышлык запас та кайгыртмады. Бер уйлаганда ул, бала-чагасыз, хатынсыз, хәтта кәҗәсе дә булмаган ялгыз бер кеше, авылдан беренче булып китәргә тиеш кебек иде. Байлар белән куштаннар Таҗиның авылда калуын күргәч, монда бер-бер хикмәт бардыр дип шикләнә, борчыла башладылар.
Бөтен тирә-якта якынлашып килгән ачлыктан курыкмаучы бердәнбер кеше шушы Тол Таҗи гына иде.

II. Ач күләгәләр, тук бүдәнәләр
Көз туклык, муллык китермәде. Кичләрен хәзер су буенда егетләр дә гармун уйнап, җырлап йөрмиләр, иңнәренә көянтә-чиләк аскан, киенгән-бизәнгән кызлар да тар сукмактан су алырга төшмиләр.
Ташландык әвеннәр җимерек стеналары, тишек түбәләре белән ыржаеп утыра. Аларның базлары ишелеп, мичләре яртылаш җимерелгән. Тап-такыр ындыр табаклары тигез ашъяулык шикелле җәелеп ята.
Халык өеннән чыкмый.
Урамнарда бер кеше күренми. Йортларның ишек-тәрәзәләренә такта сугылган; койма такталарын, читән чыбыкларын ягарга ташып бетергәннәр. Мал-туар абзарлары җимерелгән, таланган.
Сабирҗан мәзин дә хәзер кешегә биреп чыпта суктырмый, Шәмси мулланың хатыны да яңа сөлге, ашъяулыклар эшләтми. Гомер буе станда сугу суккан кешеләр эшсез калды.
Салым түләр вакыт килеп җитте.
Авылга тройка атка утырып Сапый старшина килеп төште, старостага ничек-ничек эш итәргә кирәклеген күрсәткәч, авызыннан килгәнче сыйланды да, тагын китеп барды. Атлы стражник становойдан язу китереп китте. Берничә көннән соң кара мыеклы писарь, авылдан узышлый старостага сугылып, тагы берничә киңәш бирде.
Фәйзулла староста сотский белән десятскийларга халыкны каравыл өенә җыярга кушты. Алар, калайларын мунчала бау белән муеннарына асып, кулларына ботаклы таяк тотып, һәр өйнең тәрәзәсен шакый-шакый:
– Әх-мә-дул-ла а-гай, җыенга бар-ар!
– Гайнетдин абзый, җыенга!
– Старшина бөтен кешегә килергә кушты! – дип, урам буйлап йорт борынча кычкырып йөрделәр.
Ачлыктан кипшенеп агарган, шешенгән кешеләр салкын мич башларыннан көч-хәл белән төшеп, сәләмәләрен киделәр дә, каравыл өенә киттеләр.
Җыенда шау-шу, акырыш-бакырыш булмады. Крестьяннар башларын иеп сабыр гына тик тордылар. Аларның йөзләре саргаеп суырылган, нурсыз күзләре төпкә баткан. Арык беләкләрендәге кан тамырлары кабарып, кара бау шикелле үрелгән иде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 09
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.