Latin

Коръән Тәфсире - 46

Total number of words is 3497
Total number of unique words is 1519
32.0 of words are in the 2000 most common words
48.0 of words are in the 5000 most common words
55.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

19. Шиксез, ул Коръән хөрмәтле Җәбраилнең Аллаһудан алып килгән сүзедер.

20. Ул Җәбраил олугъ куәт иясе вә хөрмәтедер, ґәреш иясе Аллаһ хозурында.

21. Ул Җәбраилгә башка фәрештәләр итагать итәләр, соңра ул ышанычлы хыянәттән пакьдер.

22. Вә сезнең юлдашыгыз Мухәммәд г-м дивана түгел һәм үзлегеннән сүз сөйләүче дә түгел.

23. Тәхкыйк ул Җәбраилне күрде югары ачык күктә.

24. Ул Мухәммәд г-м кешеләргә мәгълүм булмаган ахирәт хәлләреннән Коръән белән хәбәр

бирүдә саран түгелдер.

25. Ул Коръән Аллаһу хозурыннан таш белән сөрелгән шайтан сүзе түгелдер.

26. Коръәнне куеп кая барасыз? Аллаһ китабын ташлап Аллаһ җәннәтенә ничек барасыз?

27. Ул Коръән барча галәм халыкларына вәгазьдер, кирәк эшләрне исләренә төшерүчедер вә

кешеләргә иманны, динне, һидәятне һәм тәрбияне кәсеп итә торган иң туры юлдыр.

28. Сезләрдән туры юлга күнелергә теләге булган кешеләргә вәгазь һәм туры юлдыр.

29. Юк туры юлга күнелүне тели алмассыз, мәгәр барча галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһу тәгалә

теләсә генә.

[82] ИНФӘТАР (ЯРЫЛМАК) СҮРӘСЕ – 19 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Кайчан күк ярылса.

2. Вә йолдызлар чәчелсә.

3. Вә дәрьяләр агып бергә кушылсалар.

4. Вә каберләр актарылып үлекләр терелеп чыксалар.

5. Шул вакытта һәркем үзеннән элек ахирәткә җибәргән һәм үзеннән соң калдырган эшләрен

белер.

6. Ий адәм баласы, сине нәрсә алдады хөрмәтле булган Раббыңның нигъмәтләреннән өлешсез

калырга, ягъни җәннәткә кермичә җәһәннәмгә керергә сине нәрсә мәҗбүр итә.

7. Ул – Аллаһ сине хак кылды да, әгъзаларыңны төзәтте вә һәр әгъзаңны үлчәп төзеде.

8. Сине нинди сурәттә кылырга теләсә шул сүрәттә кылды.

9. Юк, алданмагыз, бозык эшне батыл гамәлне кылмагыз, бәлки сез кыямәтне һәм хисапны ялган

дисез.

10. Әлбәттә, шиксез, сезнең өстегездә сакчы фәрештәләр бардыр.

11. Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр, алар сезнең барча гамәлләрегезне

язучылардыр.

12. Сезнең кылган эшләрегезне бик яхшы белүчеләрдер.

13. Тәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр

эчендәләр.

14. Вә тәхкыйк Аллаһуга итагать итмәгән азгыннар, әлбәттә, җәһәннәмдәләр.

15. Ул азгыннар җәһәннәмгә керерләр җәза көнендә.

16. Вә алар җәһәннәмнән юк булып китмәсләр, һәмишә бар булып ґәзаб кылынырлар.

17. Ул җәза көненең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде?

18. Моннан соң ул көннең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде?

19. Ул көндә һичкем һичкемгә ярдәм кылырга, файда итәргә кадир булмас, һәркем үз хәле белән

мәшгуль булып кайгыда булыр. Ул көндә кешеләр өстеннән эш кылмак, хөкем йөртмәк фәкать

Аллаһуга хас.

[83] МҮТАФФИФИН (КИМЕТҮЧЕЛӘР) СҮРӘСЕ – 36 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Киметеп үлчәүчеләргә үкенеч каты ґәзабдыр.

2. Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алсалар үлчәүне тутырып мул үлчәп алалар.

3. Әгәр башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә киметеп үлчиләр.

4. Әйә ул кешеләр терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы.

5. Олугъ кыямәт көнендә.

6. Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисаб өчен басып торырлар.

7. Юк, үлчәүдә хыянәт итмәгез, тәхкыйк хыянәтче гасыйларның гамәл дәфтәрләре сиҗҗиндәдер.

8. Нәрсә белдерде сиңа ул сиҗҗиннең хакыйкатен?

9. Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган кешеләрнең гамәле генә язылган китаптыр.

10. Хыянәтче ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә каты ґәзабдыр.

11. Алар кыямәт һәм хисаб көнен ялганга тоталар.

12. Ул көнне ялганга тотмас, мәгәр хактан баш тартып батыл эшләрдә чиктән ашкан һәр күп

гөнаһлы кеше генә ялган дияр.

13. Әгәр аларга һәрнәрсәне аңлатучы аятьләребез укылса, бу әүвәлгеләрдән язылып калган

әкият, диләр.

14. Юк Аллаһуга каршы сөйләп һәлак булырга ашыкмагыз, бәлки аларның кылган явыз эшләре

күңелләренә тузан булып утырган.

15. Юк алданмасыннар, тәхкыйк алар кыямәт көнеңдә Раббыларыннан пәрдәләнмешләрдер,

ягъни аларга Аллаһуның рәхмәте ирешмәс.

16. Соңра, әлбәттә, алар җәһәннәмгә керерләр.

17. Моның соңында аларга әйтелер: "Бу ґәзаб сез ялганга тоткан ґәзабдыр", – дип.

18. Юк Аллаһуга карышып җәһәннәмгә кермәгез, тәхкыйк Аллаһуга итагать итеп һәрвакыт

яхшылыкны кылган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре, әлбәттә, ґилийөндәдер.

19. Сиңа нәрсә белдерде ул ґиллийөннең нәрсә икәнлеген?

20. Ул яхшы мөселманнарның гына яхшылыгы язылган китапдыр.

21. Ул китаплар яныңда Аллаһуның якын фәрештәләре булырлар, кыямәт көнендә ул китаплардан

хәбәр бирер өчен.

22. Яманлыкны кылмыйча, фәкать яхшылыкны кылучы яхшы кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле

нигъмәтләр эчендәләр,

23. яхшы урындыкларга утырып шатлык белән бер-берсенә карарлар.

24. Аларны танырсың, йөзләрендә җәннәт нигъмәтләреннән хасыйл булган шатлык яктылыгы

булыр.

25. Алар эчерелерләр мөһерләнгән эчемлекләрдән.

26. Ул мөһернең сургучы мускустыр, кызыккан кешеләр ошбу җәннәт нигъмәтләренә кызыксыннар!

27. Аңарга катнаштырылган нәрсә тәснимнәндер.

28. Ул тәсним җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмәдән Аллаһуга иң якын кешеләр эчәрләр. (Әмма

җәннәтнең башка кешеләренә катнаштырып кына бирелер.)

29. Тәхкыйк гөнаһтан, җәһәннәмнән курыкмаган имансызлар, иман китереп мөселман булган

кешеләрдән көлделәр

30. Әгәр мөселманнар алар алдыннан үтсәләр, бер-берсенә күз кысышып мәсхәрә итә иделәр.

31. Әгәр өйләренә кайтсалар, мөселманнарны мәсхәрә иткәннәре өчен киңәеп шатланып кайтыр

иделәр.

32. Әгәр мөселманнарны күрсәләр, бу кешеләр адашканнар, ата-баба юлын ташлаганнар, дияләр

иде.

33. Бит ул кәферләр мөселманнарга сакчы итеп тә вә гамәлләрендә язучы итеп җибәрелмәделәр.

34. Кыямәт көнендә мөселманнар кәферләрдән көләрләр.

35. Яхшы урындыкларга утырып кәферләрнең ґәзаб кылынганын карарлар.

36. Әйә кәферләргә кылган кабәхәт эшләре өчен җәза бирелдеме? Әлбәттә, тиешле – җәза

бирелде.

[84] ИНШИКАК (ЯРЫЛМАК) СҮРӘСЕ – 25 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Әгәр күк ярылса.

2. Вә әгәр ул җиргә Раббысының сүзе ишеттерелсә һәм итагать иттерелсә ул күккә – Аллаһ

хөкеменә итагать итү тиешле ителде.

3. Вә әгәр җир сузылып тигезләнсә.

4. Вә җир эчендәге барча нәрсәне чыгарып бушанса.

5. Әгәр Раббысының сүзен җиргә ишеттерелсә – Аллаһ хөкеменә итагать итү аңа тиешле ителде.

6. Ий адәм баласы, тәхкыйк син Раббыңа юлыгу өчен гамәлеңдә, ягъни күбрәк гөнаһ эшләрдә

тырышу илә тырышасың, ягъни синең кылган һәр эшең Аллаһуга күрсәтер өчендер, кыямәт

көнендә гамәлләреңә очырарсың.

7. Әмма гамәл дәфтәре уң тарафтан бирелгән кеше.

8. Тиздән ул кеше җиңел хисаб белән хисаб ителер.

9. Ул җәннәттәге әһеленә шатланып барыр.

10. Вә әмма гамәл дәфтәре арка тарафыннан бирелгән кеше,

11. тиздән үзенә һәлакәтлекне чакырыр.

12. Вә сәкар тәмугына кереп ґәзаб кылыныр.

13. Тәхкыйк ул кеше дөньяда вакытта әһле арасында Аллаһудан курыкмау сәбәпле шат иде.

14. Тәхкыйк ул үлгәч терелмәм вә кабердән чыкмам, дип уйлады.

15. Ләкин эш ул уйлаганча түгел, әлбәттә, терелеп Аллаһ хөкеменә кайтыр, шиксез аның Раббысы

аны һәмишә күрүче булды.

16. Күктәге шәфәкъ белән ант итәмен.

17. Дәхи, төн белән вә төнлә эшләнә торган эшләр белән.

18. Дәхи тулып түгәрәкләнүче ай белән.

19. Әлбәттә, бу хәлдән икенче хәлгә күчәрсез! Ягъни үләрсез, аннары терелерсез, аннары хөкем

ителеп тиешле җәзаны алырсыз.

20. Ни булды аларга иман китермиләр.

21. Әгәр аларга Коръән укылса, Аллаһудан куркып сәҗдә кылмаслар, Аллаһ әмерләрен

ишеткәннән соң аны үтәмәсләр.

22. Бәлки имансыз кешеләр Коръәнне ялганга тоталар.

23. Аллаһ аларның күңелләрендә сакланган нәрсәне белүчедер.

24. Аларга сөенеч бир бик каты рәнҗеткүче ґәзаб белән.

25. Мәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләргә мәңге бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләрдер.

[85] БҮРУҖ (КАЛАНЧА) СҮРӘСЕ – 22 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Каланча иясе булган күк белән ант итәмен.

2. Вә вәгъдә ителгән кыямәт көне белән.

3. Вә җомга көне яки кыямәткә җыелган халык белән һәм ґәрәфә көне яки кешеләрнең кылган

эшләре белен ант итәмен.

4. Чокыр ияләренә ләгънәт булды һәм һәлак булдылар. (Әүвәлге заманда патшасы да халыгы да

мөшрикләр булган бер илдә, бер яшь егет иман китереп бер карт мөселманнан ислам динен

өйрәнде. Бу хәбәр патшага ирешкәч, егетне чакыртып ислам динен ташла дип төрлечә ґәзап

кылды. Егет патшага әйтте: "Халыгыңны җыеп алар алдында бу егетнең Раббысы булган Аллаһ

исеме белән атамын, дип үземнең җәям һәм угым белән атсагыз гына үтерә алырсыз", – дип.

Патша шулай эшләде, ук егетнең башына тиеп шаһит булды. Җыелган кешеләр, бу егетнең

Раббысы Аллаһуга иман китердек, ислам динен кабул иттек, дип кычкырдылар. Патшаның бик

каты ачуы килеп, гаскәреннән канау казытып, ул канауга утын тутыртып ут яктырды, ут кызгач

ислам диненнән кире чыкмаган кешеләрне берәм-берәм утта яндырдылар. Шулай итеп

мөселманнар ислам дине өчен бар да шаһит булдылар. Соңра Аллаһуның әмере илә ут канаудан

чыгып патшаны һәм гаскәрләрен яндырып һәлак итте, җаннары җәһәннәмгә китте.)

5. Канау казып ул канауны ут белән тутыручы кәферләргә Аллаһуның ләгънәте булды.

6. Кәфер гаскәре мөселманнарны утта яндырганда, патша үзенең якыннары илә тамаша кылып

карап утыралар иде.

7. Алар мөэминнәрне утта яндырып ґәзаб кылуларына гуаһлардыр.

8. Ул кәферләр мөселманнарны утта яндырырлык ґәеп тапмадылар, мәгәр кодрәт иясе вә

мактаулы булган Аллаһуга иман китергәннәре өчен генә аларны утта яндырып ґәзаб кылдылар.

9. Ник ышанмаска Аллаһуга, бит җир вә күкләрнең патшалыгы Аның кулындадыр, вә Ул – Аллаһ

һәрнәрсәне күрүче вә белүчедер.

10. Тәхкыйк ґәепсез мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны хаксыз рәнҗетүчеләр аларны нинди

ґәзаб белән булса да ґәзаб кылучылар, соңра тәүбә итеп рәнҗеткән кешеләрнең ризалыгын

алмасалар, аларгадыр җәһәннәм ґәзабы һәм каты яндыргучы ут ґәзабы.

11. Тәхкыйк иман китереп яхшы эшләрне эшләп изге гамәлләрне кылган кешеләргә, асларыннан

елгалар ага торган җәннәтләр, бу исә олугъ изге теләккә ирешүдер.

12. Шиксез, синең Раббыңның ґәзаб белән тотмагы, әлбәттә, бик каты вә бик куркынычлы.

13. Тәхкыйк Ул – Аллаһ башлап халык кылыр һәм үлгәч тергезеп яңадан кайтарыр.

14. Вә Ул тәүбә итеп төзәлүчеләрне ярлыкаучы һәм изге гамәл кылучыларны сөюче.

15. Ул – Аллаһ олугъ булган ґәреш иясе.

16. Теләгән эшене һич кичекмичә кылучы.

17. Тәхкыйк килер сиңа пәйгамбәрләргә каршы торган кәфер ґәскәрләренең хәбәре.

18. Фиргаун гаскәренең һәм Сәмуд кавеме гаскәренең хәбәре, алар бар да Аллаһ тарафыннан

һәлак ителделәр.

19. Бәлки имансызлар Коръәнгә һәм пәйгамбәргә ышанмауларында сабитлардыр, үлгәнче иман

китермәсләр.

20. Бит Аллаһ аларның артларыннан төшүче, һич котыла алмаслар.

21. Әлбәттә, ул Аллаһудан иңдерелгән китап – олугъ дәрәҗәле вә хөрмәтле Коръәндер.

22. Ул Ләүхүл Мәхфуздә язылмыштыр.

[86] ТАРЫЙК (ЙОЛДЫЗ) СҮРӘСЕ – 17 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Күк белән һәм Тарыйк белән ант итәм.

2. Ул Тарыйкның нинди икәнен сиңа нәрсә белдерде?

3. Ул Тарыйк раушән ялтыраучы йолдыздыр.

4. Юктыр һичбер кеше, мәгәр һәрбер кеше янында аның барча эшен язучы фәрештә бардыр.

5. Адәм баласы үзенә карасын нәрсәдән халык кылынды?

6. Халык кылынды ятакка коелган судан.

7. Ул су чыгадыр ирнең арка сөякләре арасыннан вә хатынның күкрәк сөякләре арасыннан.

8. Ул – Аллаһ үлгән кешене тергезергә, әлбәттә, кадирдер.

9. Яшерен эшләр ачылган көндә,

10. кешенең Аллаһ ґәзабыннан качарга куәте булмас һәм ярдәмчесе дә булмас.

11. Яңгыр иясе булган күк илә.

12. Вә үләннәр иясе булган җир белән ант итәм.

13. Тәхкыйк ул Коръән сүзе хакны батылдан аеручы хак сүздер.

14. Ул – Коръән уен вә батыл сүз түгелдер.

15. Тәхкыйк ул кәферләр Коръән сүзләрен юкка чыгарырга хәйлә төзиләр.

16. Вә аларны ґәзаб кылу өчен Мин чын хәйлә төзимен.

17. Кәферләргә вакыт бир, азганлыкларында йөрсеннәр аларга бик аз гына вакыт бит!

[87] ӘГЪЛӘ (БӨЕК) СҮРӘСЕ – 19 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Барча кимчелекләрдән пакь булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйткел, намаз укыгыл.

2. Ул – Аллаһ барча вөҗудне халык кылды, һәр нәрсәне кагыйдәгә муафыйк төзеп тәмам итте.

3. Вә Ул һәрнәрсәгә тәкъдир төзеде вә һәрнәрсәне юлга салды.

4. Вә Ул хайваннар өчен үләннәр үстерде.

5. Ул үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды.

6. Тиздән укырбыз сиңа Коръән аятьләрен һәм син онытмассың.

7. Мәгәр Аллаһ теләгәнне генә онытырсың, әлбәттә, Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә һәм әшкәрә

эшләнгән эшләрне дә беләдер.

8. Вә Без сине җиңеллеккә мүйәссәр кылырбыз, ягъни җәннәтнең мәңгелек җиңел тормышына

алып бара торган шәригать хөкемнәрен сиңа бирербез.

9. Кешеләрне Коръән белән вәгәзьлә, әгәр аларга вәгазь файда бирә торган булса.

10. Аллаһудан курыккан кеше тиз вәгазьләнер һәм ишеткән белән гамәл кылыр.

11. Вә Коръән вәгазеннән качар һич кабул итмәс, бик явыз яман кеше.

12. Ул явыз кеше олугъ җәһәннәмгә керер.

13. Соңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә ґәзабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу

белән тере булмас.

14. Мөшриклектән вә монафикълыктан, рия вә бидеґәт гамәлләрдән, фәхеш вә хәрам эшләрдән

үзен пакьләгән һәм сакланган кеше, тәхкыйк ґәзабтан котылып өстенлек тапты.

15. Вә ул кеше Раббысын зекер итеп намаз укыды.

16. Ий кешеләр бәлки сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә

сарыф итәсез.

17. Бит ахирәт дөньядан яхшырактыр һәм мәңгелектер.

18. Тәхкыйк бу сүзләр әүвәлге пәйгамбәрләрнең сәхифәләрендә зекер ителгәндер.

19. Ул сәхифәләр Ибраһим вә Муса г-м сәхифәләредер.

[88] ГАШИЙӘ (КАПЛАУЧЫ) СҮРӘСЕ – 26 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Тәхкыйк сиңа катылыгы белән һәрнәрсәне каплаган, кыямәт көненең хәбәре килде.

2. Ул көндә йөзләр түбән вә хурдыр.

3. Алар бик тә михнәтләнеп эшләүчеләрдер.

4. Кайнар утка кереп ґәзабланырлар.

5. Ниһаять кайнар чишмәдән сугарылырлар.

6. Аларга азык юк, мәгәр тигәнәккә охшаган озын вә чәнечкеле үлән генә булыр.

7. Ул үлән симертмәс һәм ачлыкны да китәрмәс.

8. Ул көндә кешеләр нигъмәтләнделәр, шатландылар.

9. Үзенең дөньяда кылган эшләренә разыйдыр.

10. Дәрәҗәсе бөек җәннәттә.

11. Анда буш һәм яман сүзне һич ишетмәсләр.

12. Ул җәннәтләрдә ага торган татлы чишмәләр бардыр.

13. Анда бик яхшы күтәренке урындыклар, диваннар бардыр.

14. Вә анда алларына кәсәләр куелгандыр.

15. Вә тезеп куйган күпертелгән ястыклар бардыр.

16. Вә җәелгән паласлар бардыр.

17. Әйә, кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек халык кылынганнар-яратылганнар?

18. Вә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән?

19. Вә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар?

20. Вә җиргә карамыйлармы – ничек палас кеби түшәлгән?

21. Кешеләрне Коръән белән вәгазь кыл, гафләттән уят, әлбәттә, син фәкать Аллаһ хөкемнәрен

сөйләп ирештерүче генәсең.

22. Син аларга ирекле түгелсең һәм аларның теләкләренә дә хуҗа түгелсең.

23. Мәгәр берәү синнән артка борылса һәм Коръәнне инкяр кылса.

24. Ул кешене Аллаһ олугъ ґәзаб белән ґәзаб кылыр.

25. Тәхкыйк Безнең хозурыбызгадыр аларның кайтмаклары.

26. Соңра аларның кылган эшләренең хисабы, әлбәттә, Безгә тиешледер.

[89] ФӘҖЕР (ТАҢ) СҮРӘСЕ – 30 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Таң белән.

2. Вә ун төн белән ант итәм, ун төннән мырад зәл хиҗҗә аеның әүвәлге ун төннәредер, яки

рамадан аеның ахыргы ун төннәредер.

3. Корбан көне һам ґәрәфа көне белән яки мәхлук һәм халык белән ант итәмен.

4. Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн үтеп китсә.

5. Бу зекер ителгән нәрсәләрдә гакыл ияләре өчен чын ант бар түгелме?

6. Әйә күрмисеңме Раббың Гад кавемен ни кылды, ягъни һәлак кылмадымы?

7. Гад кавеменең бабалары озын баганалар кеби озын вә куәтле кавем иделәр.

8. Алар кеби эре кешеләр шәһәрләрдә халык ителмәделәр, шулай булса да Аллаһ ґәзабына

каршы тора алмадылар – һәммәсе һәлак булдылар.

9. Вә Сәмуд кавемен ни кылды, алар вади дигән җирдә ташны кисеп бөек өйләр бина кылдылар.

10. Вә Фиргаунгә ни кылды, кадаклар иясе ул Фиргаун, ягъни хатыны Асияне Аллаһуга иман

китергән өчен кадаклар белән ґәзаблап үтерде.

11. Ул Гад, Сәмуд вә Фиргаун шәһәрләрдә алар явызлыкны күп кылдылар.

12. Вә, фәсәд золым эшләрне күп эшләделәр.

13. Раббың аларга койды ґәзаб камчысын.

14. Тәхкыйк синең Раббың фәсәд кылучы залимнәрне күзәтүче һәм аларны тотучыдыр.

15. Әмма адәм баласы Раббысы аны дөнья байлыгы илә мүбтәлә кылса һәм дөнья эшләрендә

кешеләр арасында хөрмәтле итсә, ул мине Аллаһ хөрмәтләде, дип, дөнья байлыгы белән генә

үзен Аллаһуның дусты саныйдыр.

16. Вә әмма Раббысы аның ризыгың кылып, ярлылык белән мүбтәлә итсә, ул Раббым мине хур

итте, диядер.

17. Юк кешенең Аллаһ каршында хөрмәте дөнья байлыгы белән түгел, бәлки чын иман, хак дин

һәм изге гамәлләр беләндер. Хур булуы да ярлылык белән түгел, бәлки имансыз, динсез булу

белән һәм нәфескә ияреп азгынлык кылу беләндер. Бәлки сез ятимнәрне хөрмәтләмисез.

18. Бай булсагыз фәкыйрьләрне ашатырга, аларга мал бирергә кызыкмыйсыз һәм башкаларны да

кызыктырмыйсыз.

19. Һәм мирас малын, ягъни үлгән кешедән калган мал – тол хатын вә ятимнәр хакыдыр, сез шул

малның хәрам икәнен тикшермәстән ашый бирәсез.

20. Вә дөнья малын бик нык сөю белән сөясез.

21. Юк, шәригатьне бозмагыз, мирас малын ашамагыз, әгәр җир каты тетрәү белән тетрәсә.

22. Вә Раббыңның әмере килсә, вә фәрештәләр саф-саф булып килеп бассалар.

23. Вә ул көндә җәһәннәм китерелсә, менә шул көндә адәм баласының исенә төшер, алданганын

белер, вәгазьләнергә бик теләр, ләкин эш узган булыр, кайда инде аңа хәзер искәрү, уяну файда

бирсен?

24. Эш узганнан соң адәм баласы әйтер: "Әй миңа үкенеч кәшки дөньяда чагымда дини гыйлем

өйрәнеп ахирәтем өчен изге гамәлләр кылган булсамчы", – дип.

25. Ул көндә Аллаһуның ґәзабы илә һичкем ґәзаб кыла алмас, мәгәр Аллаһ әмере белән ґәзаб

фәрештәләре ґәзаб кылырлар.

26. Дәхи чылбыр богаулар белән һичкем бәйләмәс, мәгәр Аллаһ әмере белән бәйләрләр.

27. Тик Аллаһуга вә расүлгә итагать итеп гөнаһлардан сакланучы вә изге гамәлләр генә кылучы

изге нәфес яхшы мөселманның рухына:

28. "Синең дөньяда өлешең бетте һәм бурычың үтәлде инде, Аллаһудан разый булганың хәлдә

һәм Аллаһ синнән разый булган хәлдә Раббыңа кайткыл!

29. Минем изге бәндәләрем арасына кергел.

30. Һәм Минем җәннәтемә мәңгегә кергел!" – диелер

[90] БӘЛӘДЕ (ШӘҺӘР) СҮРӘСЕ – 20 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Бу шәһәр, ягъни Мәккә белән ант итәмен.

2. Вә син, ий Мухәммәд г-м, ошбу Мәккә шәһәрен кәферләрдән сугышып алырга хәләлсең.

3. Вә Адәм г-м илә вә аның балалары илә ант итәмен.

4. Тәхкыйк Без кешене михнәттә мәшәкатьтә халык кылдык.

5. Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип?

6. Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: "Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен

кешеләр яллап күп мал бетердем", – дип.

7. Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә

Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы?

8. Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме?

9. Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы?

10. Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме?

11. Ул бөек таулардан үтмәде.

12. Ул бөек таулар юлын сиңа нәрсә белдерде?

13. Ул юл – кол азат итмәктер.

14. Яки ачлык көннәрендә аш бирмәктер,

15. якын кардәш булган ятимгә.

16. Яки гаять тә фәкыйрь булган мескенгә аш бирмәктер.

17. Янә хәерле эш: чын мөэмин булып мөэминнәрне сабырлы, чыдамлы булырга һәм үзара

мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәүче киңәш бирүче булудыр.

18. Бу сыйфатта булган кешеләр уң тараф кешеләре, ягъни җәннәт кешеләредер.

19. Әмма Безнең аятьләребезгә ышанмаган кешеләр – сул тараф кешеләре, ягъни җәһәннәм

әһелләредер.

20. Аларга ишекләре беркетелгән ут ґәзабыдыр.

[91] ШӘМСҮ (КОЯШ) СҮРӘСЕ – 15 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм.

2. Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә.

3. Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа.

4. Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа.

5. Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм.

6. Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм.

7. Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм.

8. Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны.

9. Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше.

10. Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка

чумырган кеше.

11. Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле.

12. Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары.

13. Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: "Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше

булган суны алудан сакланыгыз", – диде.

14. Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән

каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде.

15. Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый.

[92] ЛӘЕЛ (ТӨН) СҮРӘСЕ – 21 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Төн белән ант итәм, һәркайчан караңгылыгы белән капласа.

2. Вә көндез белән ант итәм, һәркайчан яктырса.

3. Вә ирне һәм хатынны халык кылган Аллаһ белән ант итәм.

4. Тәхкыйк сезнең эшләрегез вә гамәлләрегез, төрлечә-төрлечәдер.

5. Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга садакалар бирсә һәм Аллаһудан куркып

гөнаһлардан сакланса.

6. Һәм Аллаһуның берлеген, Исламның хаклыгын вә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын

тәсъдыйк кылса.

7. Аңа җиңеллек вә рәхәтлек урыны булган җәннәткә алып керүче гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз.

8. Вә әмма бер кеше саранлык кылса, вә үзен Аллаһуга вә ахирәт нигъмәтләренә мохтаҗсыз

санаса, кирәксенмәсә.

9. Вә Аллаһуның берлеген һәм Коръәннең вә пәйгамбәрнең хаклыгын инкяр кылса.

10. Бик тиз Без аңа авырлык вә ґәзаб урыны булган җәһәннәмгә алып керә торган бозык эшләрне,

батыл гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз.

11. Җәһәннәмгә егылып һәлак булганда аңа малы файда бирмәс.

12. Тәхкыйк Безгә туры юлны бәян кылмак тиешледер.

13. Әлбәттә, дөнья һәм ахирәт байлыгы фәкать Безнекедер. Шулай булгач, икесен дә Аллаһудан

сорарга тиешле.

14. Ий кешеләр, Мин сезне куркыттым ялкынланган ут белән.

15. Ул утка кермәс мәгәр бәхетсез явыз кеше генә керер.

16. Ул явыз, Коръәнне вә пәйгамбәрне ялганга тотты һәм Аллаһуга итагать итүдән баш тартты.

17. Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва кеше, ул уттан ягада, читтә булыр.

18. Ул тәкъва кеше малын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирер, гөнаһтан пакьләнмәк нияте белән.

19. Бит Аллаһ хозурыңда һичкемгә сәваб вә нигъмәт юк.

20. Мәгәр сәваб вә нигъмәтләр бирелер, ахирәт өчен кыла торган гамәлләрен фәкать Аллаһ

ризалыгы өчен генә һәм Аллаһ кушканча гына кылган тәкъва кешегә.

21. Вә андый кеше тиздән Аллаһ биргән җәннәт нигъмәтләреннән разый булыр.

[93] ЗУХА (ИРТӘН) СҮРӘСЕ – 11 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Төшкә хәтле булган вакыт белән ант" итәм.

2. Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа.

3. Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне

Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд

г-м аларга: "Иртәгә җавап бирермен", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий

киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: "Мухәммәдне

Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды", – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде.)

4. Сиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине

миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың

дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде.)

5. Вә тиздән сиңа Раббың өмет иткәнеңне һәм сораганыңны бирер дә, син Аның биргәненнән

разый булырсың.

6. Әйә Раббың сине ятим хәлендә табып тәрбия урынын насыйп итмәдеме? (Атасы белән бертуган

кардәше Әбү Талиб тәрбияләп үстерде.)

7. Дәхи Раббың сине пәйгамбәр булганчы хак диннән адашучы табып, аннары туры юлга күндерде

түгелме?

8. Дәхи Раббың сине бик фәкыйрь табып, аннары сине бай кылды түгелме?

9. Башта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә.

10. Һәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да җавап бир һәм теләген үтә.

11. Һәм Раббыңның нигъмәте булган шәригать хөкемнәрен кешеләргә өйрәт һәм сөйләп

төшендер! Чөнки шәригатьне белмәгән кешеләр Аллаһуның ґәзабына ашыгалар. Ә син аларны

җәннәткә кызыктыр һәм чакыр!

[94] ИНШИРАХ (АЧМАК) СҮРӘСЕ – 8 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Әйә Мухәммәд г-м синең күкрәгеңне ачмадыкмы һәм иман, хикмәт белән күңелеңне йомшак

кылмадыкмы.

2. Вә синнән авыр йөкне төшердек түгелме.

3. Ул авырлык аркаларыңны авырттыра иде түгелме.

4. Һәм синең исемеңне кешеләр арасында мактаулы зекер белән дәрәҗәгә күтәрдек түгелме?

5. Дөреслектә файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң

6. Дөреслектә авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла.

7. Бер хәерле эштән бушансаң, икенче хәерле эшне эшләргә тырыш.

8. Һәм Раббыңның рәхмәтенә кызык, Раббыңа таба ашык, һәм һәрвакыт Ул риза булачак хәерле

эшләр белән мәшгуль бул!

[95] ТИН (ИНҖИР) СҮРӘСЕ – 8 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Инҗир җимеше илә ант итәм вә зәйтүн агачы белән.

2. Вә мүбарәк Тур тавы белән ант итәм.

3. Вә ошбу иминлек шәһәре Мәккә белән ант итәм.

4. Тәхкыйк, Без адәм баласын күркәмрәк сурәттә халык кылдык. (халык кылу – бар итү

мәгънәсендә)

5. Соңра ул итагатьсез кире кешене, ахирәттә түбәннәрнең түбәненә кайтардык, ягъни

җәһәннәмгә. (Түбәннәрнең түбәненә кайтарылачак кешеләрне белергә һәм алар җөмләсеннән

булудан сакланырга кирәк! Алар кәферләр, мөшрикләр, хаксыз золым итүче залимнәр, бозык вә

пычрак эшне эшләүче фасыйклар, рыячылар, сихерчеләр, багучылар, бидеґәтчеләр, мал җыючы

бик саран байлар, ышанып та дин тотмаучылар, тәкәбберләр, хәмер эчүчеләр, зина кылучылар,

хаксыз кеше үтерүчеләр, гомумән Коръән белән гамәл кылмаучылар: куәтле вакытларында тәүбә

итеп, Коръән белән гамәл кылып төзәлмәсәләр – һәммәсе болар җәһәннәмгә керәчәкләр.)

6. Мәгәр иман китереп Аллаһуга вә расүлгә итагать иткән, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр

кылган кешеләрне генә түбәннәрнең түбәненә төшермибез, аларга һич киселми, кимеми торган

мәңгегә җәннәт нигъмәтләредер.

7. Ий имансыз кире кеше, Коръәннең ачык вә көчле дәлилләре соңында сине нәрсә мәҗбүр итә

ахирәттә булачак хисап вә ґәзаб көнен инкяр итәргә?

8. Әйә Аллаһ хөкем итүчеләрнең гадел хөкем итүчерәге түгелме? Барча кешене гаделлек белән

хөкем итмәсме?

[96] ГАЛӘК СҮРӘСЕ – 19 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Ий Мухәммәд г-м Коръәнне укы һәрнәрсәне халык кылучы Раббың исеме илә!

2. Ул халык кылды кешене оешкан каннан.

3. Укыгыл, синең Раббың – Аллаһ бик хөрмәтле вә юмарттыр.

4. Ул – Аллаһ каләм белән язуны өйрәтте.

5. Кешегә белмәгән нәрсәләрен өйрәтте.

6. Юк, Без кеше өчен никадәр мәрхәмәтле һәм юмарт булсак та, тәхкыйк кеше Без куйган чиктән

үтәдер, аннары азып адашадыр.

7. Үзен Аллаһуга мохтаҗ түгел дип белеп. (Әлбәттә, кеше дөньяда һәм ахирәттә Аллаһуга мохтаҗ

икәнен белсә, һич Аллаһуга каршылык кыла алмый. Фәкать Аллаһуга үзенең мохтаҗ икәнлеген

белмәгән кеше Аллаһуга карышып Аңа дошман буладыр, аннары җәһәннәмгә китә.)

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 47
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.