Latin

Коръән Тәфсире - 37

Total number of words is 3659
Total number of unique words is 1542
32.0 of words are in the 2000 most common words
45.9 of words are in the 5000 most common words
53.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

эшләрен, әлбәттә, үзләренә күрсәтербез һәм аларга каты ґәзаб татытырбыз.

51. Әгәр кешегә рәхмәт кылып нигъмәтләр бирсәк, аның Шөкереннән вә Аллаһуга гыйбадәт

кылудан баш тартыр, вә тәкәбберләнеп Аллаһуга дога кылудан ерак булыр, әгәр аңа нәфесе

яратмаган авырлыклар килсә, шул вакытта ул Аллаһудан күп сораучы булып әверелә.

52. Коръәнгә ышанмаучыларга әйт: "Беләсезме, Коръән Аллаһудан иңдерелгән булып та соңра сез

Коръәнгә иман китермәсәгез, миңа хәбәр бирегез, Коръәннән сукыр вә аңардан ерак булган

кешедән дә адашучырак вә азгынрак кеше бармы?"

53. Безнең кодрәтебезгә вә берлегебезгә дәлаләт иткән ачык вә көчле галәмәтләребезне, бөтен

галәм төзелешенең хәлләреннән кешеләргә күрсәтербез, вә кешеләрнең яртылашы Аллаһ эше

икәнлеген үзләренең төзелешеннән күрсәтербез, хәтта ачыкланганга чаклы Аллаһу тәгаләнең

хаклыгы һәм бер генә икәнлеге вә Коръән Аллаһ китабы вә Мухәммәд г-м Аллаһуның расүле

икәнлеге ачыкланганга чаклы. Әйә һәрнәрсәгә шаһит булырга синең Раббың җитмиме?

54. Әгаһ булыгыз, күп кешеләр кубарылып Раббылары хозурына барачакларына шикләнмәктәдер,

Әгаһ булыгыз, Ул – Аллаһ белеме вә кодрәте белән чолгап алучыдыр.

[42] ШУРА (КИҢӘШ) СҮРӘСЕ – 53 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Ха мим.

2. Гайн син каф – мәгънәләрен Аллаһ үзе белә.

3. Әмерләрен үтәүдән вә хөкемнәрен йөртүдә өстен вә көчле булган Аллаһ әнә шулай сиңа һәм

синнән элекке пәйгамбәрләргә аятьләрен вәхий итәдер.

4. Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Ул – Аллаһуга хастыр, вә Ул – Аллаһ һәр заттан бөектер,

зат вә сыйфатында һәрнәрсәдән олугътыр.

5. Аллаһуның олугълыгыннан күкләрнең өске катлаулары ярылырга якын булыр, вә фәрештәләр

Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтәләр, вә җирдә булган мөэминнәр өчен Аллаһудан гафу сорыйлар,

Әгаһ булыгыз, тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрне Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы вә аларга

рәхимледер.

6. Аллаһудан башканы Аллаһ урынына тотучылар бар, нәфесне, шайтанны, сынымнарны вә ишан

кебиләрне Алла аларның эшләрен белүче, җәзаларын бирер, югыйсә, син аларга вәкил-хуҗа

түгелсең.

7. Әнә шулай сиңа Коръәнне гарәб телендә вәхий иттек, ул Коръән белән шәһәрләр анасы булган

Мәккә шәһәре мөшрикләрен вә Мәккә тирәсендәге шәһәр халыкларын Аллаһ ґәзабы белән

куркытмаклыгың өчен, вә барча халык бер урынга җыела торган кыямәт көне белән

куркытмаклыгың өчен, ул көннең булачагында һәм барча халык бер урынга җыелачагында һич шик

юктыр, ул көндә бер фирка кешеләр җәннәттә булырлар, вә бер фирка кешеләр җәһәннәмдә

булырлар.

8. Әгәр Аллаһ теләсә иде, кешеләрнең барчасын бер диндә кылыр иде, ләкин Аллаһ үзе теләгән

бәндәсен Коръән белән гамәл кылдырып рәхмәтенә алыр. Әмма Коръән белән гамәл кылмаучы

залимнәргә ул көндә дус та, ярдәмче да булмас.

9. Әйә ул адашкан кешеләр Аллаһудан башканы үзләренә дус итеп алалармы? Бәлки иманлы

кешеләр өчен ярдәмче дус фәкать Аллаһ үзе генәдер, вә Ул – Аллаһ үлекләрне тергезер, Ул

һәрнәрсәгә кадирдер.

10. Ий сез ачык дәлилләрне ригая кылмаучы кире кешеләр, диндә дәлилсез

низагълашуларыгызның хөкеме Аллаһуга кайтарылыр, Ул үзе хөкем итеп аерыр – кемнеке дөрес,

кемнеке – ялган, шунда мәгълүм булыр, әнә шулай гаделлек белән хөкем итүче Аллаһ минем

Раббымдыр, мин Аңа гына тәвәккәл кылдым ягъни Аның хөкемнәрен үтәп, Аның сүзләрен генә

сөйләрмен һәм баш иеп Аллаһуга кайтамын.

11. Ул – Аллаһ җирне вә күкләрне төзүче, вә сезнең өчен үзегездән хатыннар кылды, вә һәрбер

хайванны ата-ана-лы итеп яратты, шул тәртип илә сезне дә, хайваннарны да күбәйтте, Аллаһуга

охшаган һичнәрсә юктыр, вә Ул һәр тавышны ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер.

12. Җир вә күкләр хәзинәләренең ачкычлары Аллаһ кулындадыр, теләгән кешесенең ризыгын киң

кылыр, вә теләгән кешесенең ризыгын тар кылыр, Ул, әлбәттә, һәрнәрсәне белеп эшләүчедер.

13. Без сезгә диндә шәригать төзеп бирдек, ул шәригатьне Нухка, вә сиңа, ий Мухәммәд г-м, вә

Ибраһимгә, вә Мусага, вә Гыйсага васыять иттек, ягъни йөкләдек, "Без төзегән шул хак дин

шәригатен тотыгыз, әмма хөкемнәрен бозмагыз, шәригатьне үзгәртмәгез һәм төрле фиркаләргә,

төрле мәзһәбләргә бүленмәгез", – дип һәр пәйгамбәргә ю һәр мөселманга әмер иттек. Сезнең

кешеләрне хак дин исламга дәгъват итүегез мөшрикләргә бик авыр эш булды, ягъни ислам динен

кабул итү, аларга утка керүдән дә авыр булды. Аллаһ Үзе төзегән хак дингә үзе теләгән кешесен

ихтыяр итәр һәм анда тартыр, вә Аллаһуга итагать белән кайткан кешене ул хак дингә күндерер.

14. Дөньядагы һәр заманадагы кешеләр, Аллаһ диненең хөкемнәрендә ихтилаф кылмадылар

мәгәр Аллаһудан Ислам диненең барча хөкемнәре килеп ачык аңлатылганнан соң ихтилаф

кылдылар, вә хөседлек белән үзара дошманлашып бик күп фиркаләргә бүленделәр. Әгәр ґәзабны

билгеле булган кыямәт көненә чаклы кичектерү белән Раббыңның вәгъдә сүзе булмаса иде,

әлбәттә, Аллаһ хөкемнәрен үзгәртеп, бидеґәт гамәлләр белән Ислам динен бозучы мөшрикләр

илә Аллаһ арасында дөньяда ук хөкем тәмам булып, һәммәсе һәлак булыр иделәр.

Пәйгамбәрләреннән соң Тәүрат вә Инҗилгә варис булган яһүдләр вә насаралар, алар Мухәммәд гмнең пәйгамбәрлеген дә вә Коръәннең Аллаһ китабы икәнлеген дә шикләнмәктәләр, ягъни

ышансак алданырбыз, дип уйлыйлар.

15. Әнә шул Аллаһ төзегән ислам шәригатен кабул итәргә кешеләрне вәгъдә кыл, вә үзеңә

шәригатьне үтәүдә һәм ирештерүдә Аллаһ боерганча туры һәм истикамәттә бул! Вә шәригатьне

тотмаган кешеләргә вә аларның гадәтенә иярмә, вә әйт: "Аллаһ иңдергән китап хөкемнәренә

ышандым вә иярдем һәм сезнең арагызда гаделлек кылырга әмер ителдем! Аллаһ – безнең

Раббыбыз һәм сезнең Раббыгыздыр. Безгәдер – безнең гамәлләребез, сезгәдер – сезнең

гамәлләрегез. Безнең белән сезнең арада хосумәт вә низагъ юктыр. Аллаһ кыямәт көнне

барчагызны да бер урынга җыяр вә ахырда кайтмак Аллаһугадыр, дип.

16. Аллаһуның берлеге вә исламның хаклыгы хакында ачык дәлилләрне ишетеп вә белеп ислам

динен кабул иткәннән соң, Аллаһуның берлеге хакында вә ислам хөкемнәре хакында пәйгамбәр

белән кычкырышып дәлил китереп маташтылар, яки үзләренең батыл игътикадларын исламга

кертергә тырышырлар, ләкин Аллаһ хозурында китергән дәлилләре батылдыр, аларга Аллаһуның

ачуы һәм аларга каты ґәзаб булачактыр. "Хәзер бездә хакны инкяр итеп, батыл игътикадны вә

бидеґәт гамәлләрне яклаучылар бик күпләр. Раббым аларның йогышлы яман чиреннән Үзең

сакла!"

17. Ул – Аллаһ Коръәнне хаклык белән иңдерде, Коръәндә хак булмаган бер сүз дә юк. Вә һәр

нәрсәгә үлчәү бирде һәм гадел үлчәгез, диде. Кайдан беләсең, ихтимал кыямәт көне бик якындыр!

18. Кыямәткә ышанмаган кешеләр, ул кыямәт тизрәк килсен, диләр. Әмма хак мөэминнәр,

кыямәттән куркалар, һәм кыямәтнең булачагын хак дип беләләр. Әгаһ булыгыз кыямәт булмый

дип низагълашучы кешеләр, хактан бик ерак адашмакталар.

19. Аллаһ бәндәләренә яхшылык ияседер, ягъни кешеләрне ямансызлыкка, гөнаһлы эшкә вә

җәһәннәмгә чакырмый һәм ул эшләргә этәрми, бәлки иманлы, динле һәм изге гамәлле булырга

чакыра һәм Коръән белән җәннәткә юл салган, шул юл белән җәннәтләремә килегез, мәңгегә

нигъмәтләрем эчендә сый-хөрмәттә булыгыз, ди. Җәннәт нигъмәтләре белән теләгән кешесен

ризыкландырыр, вә Ул зур куәтле вә һәр эштә җиңүчедер.

20. Бер мөэмин ахирәт нигъмәтләрен өмет итеп гөнаһлардан саклануын да, сәваблы эшләрне

эшләве дә Аллаһ ризалыгы өчен генә булса, Без аңа савабын вә ахирәт нигъмәтләрен

арттырырбыз. Янә берәү дини гамәле бәрабәренә дөнья малын, дөнья дәрәҗәсен теләсә, Без аңа

гамәле бәрабәренә ашауны вә мал алуны дөньяда бирербез, әмма ахирәттә аңа нигъмәттән

һичнәрсә булмас мәгәр хәсрәт, кайгы вә ґәзаб кына булыр".

21. Дөнья малы өчен гамәл кылучы бидеґәтләрнең Аллаһудан башка тагын бер Аллаһлары

бармы? Аллаһ рөхсәтеннән башка Коръәнгә вә сөннәт-расүлгә хыйлаф шәригать төзеделәр.

Багучылар, изгеләр каберләренә файда өмет итеп бару, бидеґәт гамәлләр, хорафатлар, ырымнар

– болар берсе дә Аллаһудан да, пәйгамбәрдән дә түгел. Бу эшләр һәммәсе шайтан эшләредер.

Әгәр ислам динен бозучы бидеґәтчеләргә вә батыл дин төзүче мөшрикләргә ґәзабны ахирәткә

кичектерү белән Аллаһуның вәгъдәсе булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ аларны дөньяда ук ґәзаб

кылыр иде, ләкин ул залимнәргә ахирәттә, әлбәттә, рәнҗеткүче каты ґәзаб булачакдыр.

22. Кыямәт көнендә залимнәрне эшләгән кабахәт эшләрнең ґәзабыннан куркучы күрерсең,

нәфескә, шайтанга ияреп Алла динен бозучы залимнәргә бармыйча, кемгә булсын чәчләрен

агартып, йөзләрен каралтып өннәрен ала торган төрле куркынычлы ґәзаблар? Вә ул куркынычлы

ґәзаблар аларны каршылап кочаклап алыр. Әмма әлеге шайтан гамәлләреннән ерак булып,

Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәр, җәннәт бакчаларында нигъмәтләр

эчендә булачаклар, аларга Раббылары хозурында ни теләсәләр шул булыр, бу нәрсәләр аларга

Аллаһуның, олугъ юмартлыгыдыр.

23. Югарыда зекер ителгән нигъмәтләр белән Аллаһ иман китереп тә явызлыкны белмичә

яхшылыкны гына уйлаган, яхшылыкны гына эшләгән хак мөэминнәрне шатландырадыр. Ий

Мухәммәд г-м әйт: "Мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештереп ислам динен өйрәткәнем өчен һәм

тиремнән чыгардай булып сезне мөселман итәргә тырышканлыгым өчен, сездән әҗер яки дөнья

малын сорамыймын, мәгәр сезгә якынлыгым өчен дуслык итүегезне телим, ягъни диндә һәрвакыт

чын күңелдән кардәш булуыгызны телим. Берәү саф күңелдән Аллаһ ризасы өчен яхшылыкны

кәсеп итсә, Без аңа яхшылыгын да яхшылыкны арттырып савабын ике өлеш бирербез, Аллаһ

ярлыкаучы вә яхшылыкның хакын җәннәт нигъмәтләре белән түләүчедер.

24. Әйә ул кәферләр синең хакында: "Коръәнне Аллаһ иңдерде дип, Аллаһуга ялганны ифтира

кыла", – диләрме? Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, күңелеңне пәрдәләр иде дә соңра ялганны

ифтира кылудан тартынмас идең. Аллаһ батылны җуядыр, хак янында калдырмыйдыр, вә хакны

Үзенең Коръәндәге сүзләре белән сабит кыладыр ягъни хакның хаклыгын ачык аңлата һәм хакны

яклый. Ул – Аллаһ күкрәк эчендәге нәрсәләрне белүчедер.

25. Ул – Аллаһ тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрнең тәүбәсен кабул итүче вә төзәлүчеләрнең

начарлыгын гафу итәдер, вә Ул сезнең ни эшләгәнегезне беләдер.

26. Дәхи иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрнең догаларын кабул итәдер һәм аларга

Үзенең юмартлыгыннан арттырып та бирер. Әмма Коръәнгә иман китермәгән кешеләргә каты

ґәзаб булыр.

27. Әгәр Аллаһ һәр кешегә ризыкны киң кылып һәрберсен бай итсә, ул вакытта, әлбәттә, һәркайсы

җир өстендә бозыклык вә фәсәд кылыр иделәр, шуның өчен кешеләргә малны Үзе теләгәнчә генә

бирәдер, Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең хәлләреннән хәбәрдардер вә кемгә киң ризык тиешле,

кемгә тар тиешле икәнлекне дә белүчедер.

28. Ул – Аллаһ яңгырны яудырадыр кешеләр яңгырдан өметләрен өзгәннәре соңында, вә

рәхмәтле яңгырын чәчәр, вә Ул мөэминнәрнең вәлиседер вә һәр эштә мактаулыдыр.

29. Аллаһу тәгаләнең кодрәтенә дәлаләт итә торган галәмәтләрдәндер, җирне вә күкләрне халык

кылуы һәм җирдә вә күкләрдә җан ияләрен таратуы, әгәр теләсә барчасын бер урынга җыярга да

кадирдер.

30. Ий мөэминнәр сезгә ирешкән бәла-казалар вә кайгылар, үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз

сәбәпледер, шулай булса да Аллаһ гөнаһларыгызны күбрәген гафу итәдер.

31. Ий мөшрикләр үзегезгә килә торган бәла-казадан качып котылучы түгелсез һәм сезгә

Аллаһудан башка дус та, вә ґәзабтан коткаручы ярдәмче да юк.

32. Дәхи диңгезләрдә бөек таулар кеби корабларның йөрүе, Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт итә

торган гамәлләрдәндер.

33. Әгәр Аллаһ теләсә җилне туктатыр иде, кораблар китә алмыйча су эчендә калыр иделәр.

Аллаһуның бу эшендә, әлбәттә, бәла-казага сабыр итеп, нигъмәтләргә шөкер итүчеләр өчен

гыйбрәтләр бар.

34. Әгәр Аллаһ теләсә, ул корабларны батырыр иде, кылган бозык эшләре өчен, ләкин аларның

күп гөнаһларын гафу итәр, шуның өчен аларны батырмас.

35. Коръән аятьләрен инкяр итеп низагълашкан кешеләр Аллаһ ґәзабыннан качып котылырга

аларга урын юк икәнлекне белсеннәр өчен.

36. Аллаһудан сезгә бирелгән дөньядагы барча нәрсә фәкать вакытлыча дөнья тереклеге һәм

дөнья зиннәтедер. Әмма Аллаһу хозурында булган ахирәт нигъмәтләре, иман китереп Аллаһуга

һәрвакыт итагать итүдә Ана тәвәккәл итүчеләре дәхи җиледер вә бетми торган мәңгелектер.

37. Ахирәт нигъмәтләре дәхи шулар өчендер, алар зур гөнаһлардан һәм фәхеш эшләрдән

сакланырлар, һәм аларны берәү ачуландырса, гафу итәрләр.

38. Вә алар Аллаһның һәр боерыгын кабул итәрләр, вә намазларын вакытында укырлар, вә киңәш

лязем җирдә үзара киңәш итәрләр, вә Без биргән малдан мохтаҗларга вә Аллаһ юлына садака

бирерләр.

39. Вә араларыннан берсе залимнәрдән хаксыз җәберләнсә, бергәләшеп ярдәм итеп ул

җәберләнгән мөэмин кардәшләрен коткарырлар.

40. Явызлык белән золым итүчегә җәза бирелә үзе золым иткән хәтле генә, әгәр мәзълум кеше

залимне гафу итсә һәм араларын ислах кылса, бу эшнең әҗере Аллаһ хозурында сакланыр, әмма

Аллаһ хаксыз золым итүчеләрне сөймидер.

41. Бер мәзълум хаксыз золым итүчедән арттырмыйча үч алса, аңа гөнаһ юк һәм анардан үч алу

да юктыр.

42. Кешеләргә золым итеп җир өстендә хаксыз явызлык кылучы залимнәргә җәза бирергә

шәригатьтә юл бардыр, ул залимнәргә ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булыр.

43. Әмма берәү хаксыз золымга сабыр итсә, һәм залимне гафу да итсә, бу эш, ягъни үч алмыйча

сабыр итү һәм Аллаһ ризасы өчен гафу итү, бик зур сәваблы вә бик зур файдалы эштер.

44. Аллаһ берәүне явызлыгы өчен хактан адаштырса, шуннан соң аны туры юлга күндерүче

булмас Ахирәттә галимнәрне күрсәң, алар ґәзабны күргәч, безгә дөньяга кайтырга юл бар микән,

изге гамәлләр кылыр идек, диярләр.

45. Күрерсең аларны, аларга килгән хурлык вә хакарәт сәбәпле кечерәйгәннәре хәлдә утка

салынырлар, алар утка карарлар күзләренең очы илә генә. Ґәзабтан котылучы мөэминнәр

әйтерләр: "Хәсрәтле кешеләр әнә шулардыр, бозык эшләр кылып, имансыз динсез булып ахирәттә

үзләрен һәм өй әһелләрен ґәзабка салдылар, әгаһ булыгыз, әлбәттә, залимнәр даим

ґәзабталардыр.

46. Ул көндә аларга ґәзабтан коткаручы ярдәм бирүче дуслар булмас Аллаһудан башка. Әгәр

Аллаһ берәүне адаштырса, ул кешегә дөньяда хак дингә керергә, ахирәттә җәннәткә керергә юл

булмас.

47. Ий кешеләр, кыямәт көне килмәс борын Раббыгызның әмерләрен кабул итегез, ягъни Ул

тыйган эшләрдән тыелыгыз, вә Ул кушкан эшләрне эшләгез! Кыямәт көне килсә, аны Аллаһудан

башка зат кире җибәрә алмас Ул көндә качып котылырга сезгә бер урын табылмас, вә кылган

гөнаһларыгызны да бу гөнаһлар түгел, дия алмассыз.

48. Әгәр Аллаһуның әмерләрен үтәүдән баш тартсалар, бит Без сине аларны саклаучы күзәтүче

итеп җибәрмәдек, фәкать аларны иманга чакырып Аллаһ хөкемнәрен ирештерер өчен генә

җибәрдек. Әгәр Без кешене рәхмәтебездән татытсак, ягъни байлык, сәламәтлек бирсәк, әлбәттә,

ул кеше аның өчен шатланадыр. Вә үзләренең явызлыклары сәбәпле аларны бәла-каза тотса, ул

вакытта әүвәлдә бирелгән нигъмәтләрне барын да онытып, көферлек кылып Аллаһуга имзасыз

буладыр.

49. Җир вә күкләрнең мөлке Аллаһуга хастыр, Үзе теләгән нәрсәләрне халык кылыр, теләгән

кешесенә кыз балалар бирер, вә теләгән кешесенә ир балалар бирер.

50. Яки теләгән кешесенә ир бала да, кыз бала да бирер, вә теләгән кешесен бала тапмый торган

кысыр кылыр, Ул һәрнәрсәне белә вә һәрнәрсәгә көче җитәдер.

51. Аллаһу тәгалә кешеләр белән сөйләшер булмады, мәгәр төшендә вәхий кылыр яки илһам

белән белдерер, яки күренмичә сөйләшер Муса белән сөйләшкән кеби, яки пәйгамбәргә фәрештә

җибәреп Үзе теләгәнне вәхи белән сөйләтер. Тәхкыйк Ул – Аллаһ бөектер вә һәркемне хөкем

итүчедер.

52. Башка пәйгамбәрләргә вәхи иткәнебез кеби, ий Мухәммәд г-м, сиңа да вәхи иттек күңелгә

шифа, рухка тәрбия булучы Коръәнне Үзебезнең әмеребез буенча, Коръән иңмәс борын, син

Коръәннең нәрсә икәнен белмидер идең һәм Аллаһ хөкемендә иман нәрсә икәнен белмидер идең,

димәк, пәйгамбәр буласы кеше дә Коръәннән башка иманны таба алмаган. Ләкин Без Коръәнне

иман, дин яктылыгы кылдык, ул Коръән белән бәндәләребездән Үзебез теләгәннәрен һидәяткә

күндерербез, синдә Коръән белән Аллаһ теләгән кешеләрне туры юлга күндерәсең. Димәк, иман

һәм һидәят Коръән юлы – Коръән яктылыгы белән генә табылыр.

53. Коръән белән күрсәтелгән якты юл, җиргә дә күкләргә дә хуҗа булган Аллаһ юлыдыр. Әгаһ

булыгыз, кыямәт көнендә һәр эш Аллаһуга кайтадыр. Ахирәткә Аллаһуга җавап бирергә

хәзерләнеп барыгыз!

[43] ЗҮХЪРҮФ (ЗИННӘТЛӘНҮ) СҮРӘСЕ – 89 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Ха мим.

2. Барча хәлне ачык бәян итүче Коръән белән ант итеп әйтәмен!

3. Без бу Коръәнне гарәб телендә кылдык – шаять, ий кешеләр, аңлап иман китерерсез!

4. Тәхкыйк ул Коръән Ләүхүл Мәхфузъда китаплар анасында сабиттер, сакланадыр Безнең

хозурыбызда, ул гаять бөектер һәм гадел хөкем итүчедер.

5. Ий мөшрикләр, сез чиктән үткән фәсыйк кавем булганыгыз өчен, сезгә Коръән иңдерүдән вә

сезне хәрам фәхеш эшләрдән тыюдан һәм фарыз эшләргә өндәүдән туктап калырбызмы? Юк

туктамабыз, һәр кешене Коръән белән гамәл кылырга өндәрбез, итагать иткәннәргә рәхмәт

кылырбыз, әмма карышканнарны һәлак итәрбез.

6. Әүвәлдәге кешеләргә күпме пәйгамбәрләр җибәрдек.

7. Аларга бер пәйгамбәр килде исә, алар аны мәсхәрә кылыр булдылар.

8. Алардан куәтлерәкләрен һәлак иттек, вә әүвәлдәге кешеләрнең һәлак булган кыйссалары

Коръәндә күп җирдә сөйләнде.

9. Әгәр син алардан җирне вә күкләрне кем халык кылды дип сорасаң, әлбәттә, алар барчасына

Ґәзиз вә Галим булгучы Аллаһ халык кылды, дип, җаваб бирерләр.

10. Ий кәферләр, Ул – Аллаһ сезнең өчен җирне яшәргә вә йөрергә яраклы итеп халык итте, вә

җир өстендә сезгә күп юллар кылды, шаять сәфәрләрегездә уңышларга ирешерсез.

11. Вә Ул – Аллаһ күктән чамалап яңгыр иңдерәдер, ул яңгыр белән үлгән җирне тергезеп

һәрнәрсәне үстерәдер, үләннәр чыккан кеби сез дә каберләрегездән чыгарсыз.

12. Вә Ул – Аллаһ һәр нәрсәне парлы итеп халык кылды, вә сезгә утырып йөрү өчен көймәләр вә

дүрт аяклы хайваннар халык кылды ( яратты, бар итте ).

13. Ул көймәләргә вә хайваннарга сәүдә әйберләрегезне салып үзегез дә менеп утырмаклыгыгыз

өчен сезгә тапшырылдылар, соңра менеп утырып тынычлангач, Раббыгызның нигъмәтен зекер

итәсез вә әйтәсез: "Бу нәрсәләрдән безне файдаланучы Аллаһ һәр кимчелектән пакьтер, бу

нәрсәләрне булдырырга үзебез, әлбәттә, кадир булмас идек.

14. Соңра без каберләребездән кубарылып, әлбәттә, Раббыбызга кайтачакбыз.

15. Мөшрикләр: җир вә күкләрне Аллаһ халык кылды дигәннәреннән соң, мәхлукларның бәгъзесен

Аллаһуга шәрик итәрләр, андый кешеләр Аллаһуның күренеп торган нигъмәтләрен инкяр итеп

имансыз калучыдыр.

16. Ий мөшрикләр, Аллаһ үзе яраткан мәхлуктан кызларны үзенә бала итте диерсезме? Ә сезгә ир

балаларны гына бирдеме?

17. Әгәр аларның берсенә Аллаһуга мисал кылган кыз бала белән хатының кыз бала тудырган дип

сөенеч бирелсә, һич яратмыйча, эченә ачу тулып йөзе кара булып әверелер. Ягъни кыз баланы

шул кадәр яратмыйлар иде, шулай да Аллаһуның кыз баласы бар, диләр.

18. Аллаһуга ничек кызлар тиешле булсын ки, ул кызлар зиннәтләнеп үсәләр, Аллаһуга зиннәт

кирәкми, янә хатын-кызларның күп мәсьәләне аңнарга көчләре җитмидер, ачыклый алмыйлар.

19. Аллаһуның хөрмәтле коллары булган фәрештәләрне кызлар ясадылар, әйә алар Аллаһ

фәрештәләрне халык кылганда карап тордылармы? Әлбәттә, аларның фәрештәләр Аллаһуның

кызлары дип әйткән сүзләре ґәмәл дәфтәрләренә язылыр һәм ахирәттә соралмыш булырлар.

20. Кәферләр әйтерләр: "Әгәр Аллаһ фәрештәләргә гыйбадәт кылуыбызны теләмәсә иде, без

әлбәттә, аларга гыйбадәт кылмас идек". Аллаһ әйтер: "Аларның ул сүзләрне әйтүдә белемнәре

юктыр, алар хакны сөйләүче түгелләр, мәгәр ялган сөйлиләр."

21. Яки без аларга Коръәннән элек Аллаһудан башкага гыйбадәт кылырга дөрес дип китап

иңдердекме, иңдергән булсак, әлбәттә, алар ул китапка тотынырлар иде.

22. Алар Аллаһ һәм пәйгамбәр сүзенә колак салмадылар, бәлки әйттеләр: "Без аталарыбызны бер

диндә таптык, без һәм аларга ияреп аларча дин тотабыз һәм Аллаһудан башкага гыйбадәт

кылабыз", – дип.

23. Синнән элек бер шәһәргә Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр җибәрсәк, аларның

нигъмәткә чумган олугълары әйтте: "Безнең аталарыбыз да шул диндә иделәр, алар диненнән

чыкмыйбыз, без дә аларга иярәбез", – дип.

24. Ий Мухәммәд г-м, син аларга әйт: "Мин сезнең аталарыгызның диненнән дөресрәк вә турырак

дин сезгә алып килгән булсам да, сез аталарыгызның батыл диненә иярәсезме? Алар пәйгамбәргә

әйттеләр: "Сезнең белән җибәрелгән дингә ышанмыйбыз".

25. Без алардан каты ґәзаб белән уч алдык, игътибар илә карагыл пәйгамбәрләрне ялганга

тотучыларның ахыр хәле ничек булды?

26. Ибраһим атасына вә кавеменә әйтте: "Мин сез гыйбадәт игә торган сынымнарыгыздан

бизүчемен.

27. Мәгәр мине юктан бар итүче Аллаһудан бизүче түгелмен, вә Ул мине үзе риза булган хак дингә

дә күндерер.

28. Кылды Аллаһуны берләү сүзен Ибраһим нәселендә кыямәткә хәтле калганы хәлдә, ягъни

Аллаһуны берләп ислам динен тотучы Ибраһим милләте кыямәткә хәтле бетмәс, шаять кешеләр

батыл динне ташлап ислам диненә, Ибраһим милләтенә кайтырлар.

29. Ошбу Мәккә мөшрикләренә гомер вә нигъмәтләр биреп исламны өйрәтүче пәйгамбәр килгәнче

һәм Коръән иңә башлаганчы яшәттек.

30. Кайчан аларга Коръән килде исә, бу – сихер, без аңа ышанмыйбыз, диделәр.

31. Алар янә әйттеләр: "Ни булыр иде, әгәр бу Коръән Мәккә яки Таиф шәһәрендәге бер олугъ

дәрәҗәле бай иргә иңдерелгән булса", – дип. Күрәсез алар бай кешене, гакыллы туры кешедән

артык күргәннәр.

32. Әйә ул мөшрикләр, Раббыңның рәхмәтеннән булган пәйгамбәрлеккә кешене алар

билгелиләрме? Без әле аларның дөнья мәгыйшәтләрендә Үзебез бүлдек, кайберләрен бай,

кайберләрен фәкыйрь кылдык, вә аларның бәгъзеләрен дөнья тормышында дәрәҗәдә

бәгъзеләреннән артык кылдык, байлары ярлыларны хак биреп эшләтсеннәр өчен. Раббыңның

рәхмәте, алар җыйган малдан хәерлерәктер.

33. Әгәр кешеләрнең бай кәферләрне күргән вакытларында барчасы байлык өчен көферлеккә

кызыгулары булмаса иде, Коръәнне инкяр итүче кәферләрнең өйләренә көмештән түбәләр вә

аның өстенә менәр өчен көмештән баскычлар кылыр идек.

34. Дәхи өйләренә көмештән ишекләр вә диваннар кылыр идек ул диваннар өстендә рәхәтләнеп

утырыр иделәр.

35. Дәхи алар өчен һәр нәрсәдән зиннәт кылыр идек, ошбу зекер ителгән нәрсәләр, дөнья

тереклегенең аз вакытлы булган нәрсәсе һәм зиннәтедер һич мәңге кала торган түгелләр. Әмма

ахирәтнең байлыгы, зиннәте вә рәхәте мәңгелектер, ул бәхетле ахирәт, Аллаһ хөкемнәрен

бозудан сакланучы тәкъва мөэминнәр өчен хәзерләнде.

36. Берәү Коръәнгә ышанудан яки аның белән гамәл кылудан баш тартса, Коръән юлына керергә

теләмәсә, ул кешене Без шайтанга тапшырырбыз, ул шайтан аңа якын сулыр, һич аерылмас. Бу

сүзгә бик каты әһәмият бирегез!

37. Ул шайтаннар, үзләренә ияргән кешеләрне Коръән юлына керүдән тыярлар, бидеґәт гамәлләр

белән батыл дингә адашу юлына алып керерләр, шулай булса да ул кешеләр без хак юлдабыз дип

зан кылырлар.

38. Шайтанга ияреп хактан адашкан кеше шайтан белән кыямәт көнне Безнең хозурымызга

килсәләр, ул кеше шайтан дустына әйтер: "Ий иптәш икебезнең арабыз мәшрийкъ илә мәгъриб

арасы кадәр булсачы, ни явыз ибдәш булгансың син миңа", – дип.

39. Аллаһ әйтер: "Ий бер-берегезне аздыручы дуслар, бүген сезгә үкенүегез файда бирмидер,

чөнки дөньяда Аллаһуга каршы барып, үзегезгә золым иттегез, сез ґәзабта әлбәттә уртаксыз."

40. Әйә син саңгырау кешегә хак сүзне көчләп ишеттерә алырсыңмы? Яки сукырны көчләп туры

юлга кертә алырсыңмы? Яки ачык хактан нык адашкан кешене туры юлга күндерә алырсыңмы?

41. Әгәр ґәзаб тиешле булган кавемеңә ґәзаб килмәс борын сине үтерсәк, синнән соң дөньяда яки

ахирәттә алардан, әлбәттә, ґәзаб белән үчебезне алырбыз.

42. Яки аларга вәгъдә иткән ґәзабыбызны сиңа дөньяда күрсәтербез, чөнки аларны ґәзаб кылырга

Без кадирбыз.

43. Инде син үзеңә вәхи ителгән Коръәнгә ябыш, аның хөкемнәренә ияр, дөреслектә син туры

юлдасың.

44. Ул Коръән синең үзеңә вә кавемеңә олугъ вәгазьдер, туры юлдыр. Аның хакында кыямәт

көнендә, әлбәттә, соралмыш булырсыз!

45. Синнән элек җибәргән расүлләребездән сорагыл: "Әйә Аллаһудан башкага гыйбадәт кылырга

ярый дип хәбәр бирүче бер китабыбыз яки бер пәйгамбәребез бармы?

46. Тәхкыйк Без Мусаны аятьләр вә могҗизалар белән Фиргаунгә вә аның олугъларына җибәрдек,

һәм Муса аларга мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһ пәйгамбәремен, диде.

47. Муса аларга ачык аятьләр вә могҗизалар илә килгәч, Мусадан вә Мусаның хак эшеннән

көлделәр.

48. Без аларга могҗизаларны күрсәткән саен арттырыбрак вә ахыргысын әүвәлгесеннән зуррак

итеп күрсәттек. Без аларны ґәзаб белән тоттык, шаять исән калганнары көферлектән иманга

кайтырлар дип.

49. Фиргауннәр, ґәзабны күргәч, Мусага әйттеләр: "Ий сихерче, безнең өчен Раббыңа дога кыл, Ул

синең догаңны кабул итәргә вәгъдә иткән иде, әгәр ґәзабтан котылсак, әлбәттә, сиңа ияреп

мөселман булыр идек", – дип.

50. Мусаның догасы сәбәбе белән алардан ґәзабны җибәргән идек, шулвакыт алар вәгъдәләрен,

әйткән сүзләрен боздылар.

51. Фиргаун кавеменә мактанып ниләр әйтте: "Ий кавемем, Мысыр патшалыгы минем кулымда

түгелме, вә Нил дәрьясе һәм башка елгалар минем хөкемем астында агалар түгелме? Әйә

шуларны күрмисезме?

52. Әйә минме хәерлерәк ошбу Мусадан ки, ул кулыннан һични килми торган зәгыйфьтер вә

сүзендә аңлата алмый торган загыйфь телледер.

53. Әгәр ул хак пәйгамбәр булса, Раббысы тарафыннан алтын беләзекләр бирелгән булыр иде,

яки аның белән бергә аның пәйгамбәрлек эшен дөресләүче вә аңа ярдәм бирүче фәрештәләр

килер иде", – диде.

54. Фиргаун әнә шундый сүзләр белән кавемен алдады, кавеме аңа итагать иттеләр. Тәхкыйк алар

Аллаһуга вә расүлгә каршы барып бик яман фәсыйк кавем булдылар.

55. Кайчан Безне алар ачуландырдылар, Без алардан үчебезне алдык, барчасын суга батырып

һәлак иттек.

56. Шулай итеп аларның хәлен кыямәткә чаклы гыйбрәт итеп калдырдык, вә мисал кылдык ки,

аларча булудан куркып сакланалар.

57. Бер Мәккә мөшриге "Сынымнар да вә сынымнарга гыйбадәт кылучылар да җәһәннәмгә

керәчәкләр", – дигән аятьне ишеткәч, насаралар Гыйсага гыйбадәт кылалар, димәк Гыйса да

җәһәннәмгә керәдер, дип, мисал кылып әйткәч, шулвакыт синең имансыз кавемең сезгә карап

кычкырышып көлделәр. Гыйса сезнең каршыгызда хөрмәтле пәйгамбәрдер. Ә үзегез – ул

җәһәннәмгә керә дисез, диделәр.

58. Вә әйттеләр: "Ий Мухәммәд, синең кашыңда безнең сынымнарыбыз хәерлеме, яки Гыйса

хәерлеме", – дип. Алар бу чагыштыруны сиңа китермәделәр, мәгәр синең белән низагълашу өчен

генә китерделәр, бәлки алар каршылык белән кычкырышучы кавемдер.

59. Гыйса һичкем түгел мәгәр Без аңа пәйгамбәрлекне ингам кылдык, вә Без аны атасыз тудырып

Ягькуб балаларына дәлил вә гыйбрәт кылдык ки, атасыз бар кылырга да Аллаһ кадир икәнне

белсеннәр өчен.

60. Ий кешеләр, әгәр Без теләсәк, җир йөзендә сезнең урыныгызга фәрештәләрне хуҗа кылыр

идек.

61. Вә Гыйса бер галәмәттер кыямәтнең булмагына, кыямәт булачагына шикләнмәгез, ул, әлбәттә,

булачак вә минем шәригатемә иярегез, ошбу Минем шәригатем туры юлдыр.

62. Шайтан сезне алдап Аллаһ юлыннан чыгармасын, тәхкыйк ул сезгә бик ачык дошмандыр.

63. Гыйса аятьләр вә могҗизалар белән килгән заманда әйтте: "Ий җәмәгать, мин сезгә шәригать

вә могҗизалар белән килдем, сезне туры юлга күндермәк өчен вә дин эшләрендә ихтыйлаф иткән

бәгъзе нәрсәләрегезне аңлатмак өчен, Аллаһудан куркыгыз һәм миңа итагать итегез!

64. Дөреслектә Аллаһ – Ул минем Раббымдыр һәм сезнең дә Раббыгыздыр, барыгыз да Ул –

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 38
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.