Latin

Коръән Тәфсире - 22

Total number of words is 3673
Total number of unique words is 1639
31.6 of words are in the 2000 most common words
46.2 of words are in the 5000 most common words
54.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

18. Әгәр бер кеше дөньяны гына теләп, дөнья кирәген ашыктырса, Без дә ашыктырырбыз дөнья

кирәген алардан үзебез теләгән кешегә үзебез теләгән хәтле, соңра аны җәһәннәмлек кыйлырбыз,

ул кеше керер анда һәлак булганы вә үз-үзенә ләгънәт әйтеп хур булганы хәлдә.

19. Вә бер кеше ахирәтне теләп, ахирәт өчен тырышса, аларның ахирәт өчен тырышулары җәннәт

нигъмәтләре белән түләнер, иманнары һәм диннәре дә дөрес булып тырышулары да камил

булганы өчен.

20. Ахирәт өчен тырышучыга да һәм дөньяны гына кәсеп итүчегә дә дөньяда ризыкны бирәбез,

дөньяда вакытта Раббыңның ризык бирүе һичкемнән туктатылмады.

21. Карагыл, ничек Без кешеләрне кайберләрен байлыкта артык кыйлдык, әмма ахирәт

дәрәҗәләре дөнья дәрәҗәләреннән олугъ вә байлыгы да артыкдыр.

22. Ахирәт дәрәҗәләренә ирешергә теләсәң, Аллаһуның тиңдәше бар, дип, игътикат итмә! Әгәр

мөшрик булсаң, җәннәт нигъмәтләреннән мәхрүм булып җәһәннәмдә рисвай булып утырырсың.

23. Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кыйлырга һәм ата-анага

изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга

"уф" та димәгел, вә каһәрләмә кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем

сүзләр сөйләгел!

24. Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәйгел! Вә әйт: "Ий Раббым, алар мине кечкенә

чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать

кыйл!"

25. Күңелләрегездә нинди ниятләр вә теләкләр барын Аллаһ белә, әгәр күңелләрегез яхшы булса,

Аллаһ, әлбәттә, тәүбә итеп төзәлгән кешеләрне гафу итәдер.

26. Дәхи якын кардәшләрнең вә мескеннәрнең вә мосафирларның хакларын бир! Әмма малыңны

тиешсез җирләргә исраф итмә!

27. Тиешсез урынга малны исраф итүчеләр, әлбәттә, шайтан кардәшләредер, шайтан Раббысына

кәфер булды.

28. Мохтаҗ кешеләр килеп синнән ярдәм сораганда синең бирергә һичнәрсәң булмаса, Раббым

рәхмәт итеп нигъмәт бирсә сезгә дә бирер идем, дип, алардан йөз дүндерсәң, ул вакытта йомшак

сүзләр әйтеп күңелләрен табарга тырыш!

29. Мохтаҗларга садака бирүдә кулыңны муеныңа баглап куйма, сараннар кыяфәтеңдә шулай ук

кулыңны бөтенләй ачып җибәрмә, ягъни үзеңә калдырмыйча биреп бетермә, әгәр киемеңә хәтле

биреп бетерсәң, ул вакытта ялангач хәлендә үзеңне шелтәләп, хәсрәтләнеп утырырсың.

30. Тәхкыйк Раббың теләгән -кешесенә киң ризык биреп бай кыйлыр вә теләгән кешесен фәкыйрь

кыйлыр, әлбәттә, Ул бәндәләрен күрә вә хәлләрен беләдер. Шуның өчен фәкыйрь кеше

хәсрәтләнмәсен, сабыр итсен!

31. Фәкыйрь булудан куркып, балаларыгызны үтермәгез! Балаларыгызны да үзегезне дә Без

ризыкландырабыз, әлбәттә, үз балаларын үтерүләре гафу ителми торган хатадыр, зур гөнаһдыр.

32. Зинага якын да бармагыз, аның сәбәпләреннән дә ерак булыгыз, чөнки ул пычрак эш вә бик

яман кабахәт юлдыр.

33. Аллаһ үтерүне хәрам иткән кешене үтермәгез! Мәгәр үтерү тиеш булса гына үтерегез. Ягъни

ире була торып зина кыйлган хатынга, диннән чыгып мөртәт булган кешегә һәм кеше үтерүчегә

җәза тиеш буладыр. Берәү хаксыз золым белән үтерелсә, үтерелгән кешенең вәлисенә (якынына)

ихтыяр бирдек, теләсә үтерүчене үтерсен, теләсә үтермичә мал алсын, теләсә гафу итсен! Ләкин

бу эшләрдә чиктән үтмәсен, бер кеше урнына ике кешене үтермәсен, яки мал алса, тиешлесеннән

артык алмасын! Тәхкыйк ул варис Аллаһудан ярдәм бирелмеш булды.

34. Ятимнәр малына да якын бармагыз, ягъни аларның малыннан аз гына да файдаланмагыз,

мәгәр ятимгә файда итү юлы белән аның малына катнашыгыз, яки ятим тәмам үсеп гакылга

утырганчы аның малына якын бармагыз! Вә ґәһедләрегезне һәм вәгъдәләрегезне үтәгез,

бозмагыз! Чөнки ґәһедләрен бозган кешеләр кыямәт көнне соралачаклардыр.

35. Дәхи үлчәгәндә үлчәүләрегез дөрес булсын, тигез үлчәгез вә дерес үлчи торган гадел

мизаннар белән үлчәгез! Гадел үлчәсәгез, үзегезгә хәерледер вә ахыры да күркәм булыр.

36. Вә дәлилең, белемең булмаган нәрсәгә иярмә, ягъни дәлилсез гамәл дә кыйлма, хөкем дә

итмә, фәтва дә бирмә! Аллаһ биргән колак, күз, күңел – боларның һәрберсеннән кыямәт көнне

сорау булыр, аларны саваблы урыннарга гына кулланыгыз!

37. Җир өстендә зураеп күкрәк киереп йөрмә! Чөнки син никадәр зурайсаң да җирне ертырга

хәлеңнән килмәс һәм никадәр зурайсаң да таулар хәтле зурая алмассың!

38. Югарыда Аллаһ тыйган эшләрне эшләүче кеше явызлыгы белән Аллаһ хозурында яман кеше

саналды.

39. Ошбу хөкемнәр Аллаңуның хикмәтеннән сиңа вәхий ителгән хөкемнәрдер, хикмәт Аллаһ

иңдергән Коръәндәдер. Аллаһ янына тагын бер нәрсәне Аллаһ итеп алма! Әгәр ул эшне эшләсәң,

Аллаһуның рәхмәтеннән киселгән булырсың һәм шелтәләнгән хәлдә җәһәннәмгә ташланырсың.

40. Ий сез мөшрикләр! Раббыгыз сезгә ир балаларны хаслаб, үзенә фәрештәләрне кызлар итеп

алдымы? Сез Аллаһ өстенә бик олугъ яман сүзләр әйтәсез.

41. Тәхкыйк бу Коръәндә барча хөкемнәрне бәян иттек кешеләр укып вәгазьләнсеннәр өчен, ләкин

Коръән мөшрикләргә нәфрәттән башканы арттырмады.

42. Әйт: "Алар әйткәнчә Аллаһ белән янә башка Аллалар булса иде, әлбәттә, ул Аллалар, бер

генә булган Аллаһу тәгаләдән өстен булырга юл эзләр иделәр.

43. Мөшрикләр әйткән сүздән Аллаһу тәгалә бик тә пакь вә алар тиңләгән дәрәҗәдән бик олугъ

дәрәҗә бөектер.

44. Җиде кат күк вә җир һәм күкләрдә вә җирдә булган һәр мәхлук Аллаһуны мактап тәсбих

әйтәләр, вөҗүдтә Аллаһуны мактап тәсбих әйтмәгән нәрсә юк, күзгә күренгәне вә күренмәгәне

Аллаһуны зекер итәдер, ләкин сез аларның тәсбихләрен аңламыйсыз. Әлбәттә, Аллаһ

миһербанлы вә ярлыкаучы булды.

45. Ий Мухәммәд г-м, әгәр син Коръән укырга тотынсаң, синең белән ахирәткә ышанмый торган

кешеләр арасына, кешеләр күзенә күренми торган пәрдә кыйлабыз.

46. Үзләре шуны ихтыяр иткәннәре өчен Коръәнне аңламасыннар өчен күңелләрен пәрдәләдек вә

колакларын саңгырау кыйлдык, әгәр син Раббыңны Ул – ялгыз гына дип, Коръәндә зекер итсәң, ул

мөшрикләр, нәфрәтләнеп, артка әйләнәләр.

47. Без, аларның Коръәнне ни өчен тыңлаганнарын бик яхшы беләбез, алар Коръәнне тыңлыйлар,

аннары синең хакта бозык ният белән сөйләшәләр һәм ул залимнәр мөселманнарга әйтәләр: "Ий

сез мөселманнар, сихерләнгән Мухәммәдкә иярәсез", – дип.

48. Кара инде Мухәммәд! Сиңа нинди мисаллар китерәләр, сихерче, ялганчы, шагыйрь диләр,

алар азганнар, хак юлны табарга, әлбәттә, алар кадир түгелләр.

49. Кәферләр әйтәләр: "Әйә без череп сөяк, туфрак булсак та яңадан терелеп кубарылырбызмы?

Бу эш мөмкин түгел".

50. Син аларга әйт: "Кирәк – сез череп таш булыгыз, кирәк – тимер булыгыз, әлбәттә, тереләсез!

51. Яки күңелегезгә нинди зур мәхлукны китерә аласыз, шундый зур булыгыз, әлбәттә,

кубарылмыйча калмыйсыз. Алар безне кем тергезеп кубарыр, диләр. Әйт: "Сезне әүвәлдә кем бар

кыйлган иде, шул зат кубарыр", – дип. Алар гаҗәпсенеп, сиңа таба башларын селкерләр, вә

әйтерләр: "Кайчан була ул көн", – дип. Әйт: аларга, ихтимал, ул көн бик якындыр.

52. Ул көндә Исрафилнең сур өрүен Аллаһуга хәмед әйтеп кабул итәрсез, кубарылу юк, дип,

карышып тора алмассыз, вә кубарылганнан соң "кабердә аз гына тордык", дип белерсез.

53. Ий Мухәммәд г-м, колларыма әйт, бер-берсе белән яхшы сүзләр илә сөйләшсеннәр! Чөнки

шайтан аларның арасына ихтилаф вә низагъны салырга йөри. Әлбәттә, шайтан кешеләргә ачык

дошман булды.

54. Раббыгыз сезнең хәлегезне белүчерәктер, әгәр теләсә сезгә рәхмәт кыйлыр, яки гөнаһларыгыз

өчен сезне газап кыйлыр, Без сине аларга ирекле итеп җибәрмәдек, теләмәгән кешеләрне дингә

көчләп кертәлмәссең.

55. Раббыгыз белүчерәктер күкләрдә вә җирдә булган мәхлукләрне. Тәхкыйк пәйгамбәрләрнең

кайберләрен кайберләреннән артык кыйлдык, вә Дауд пәйгамбәргә – Зәбур исемле китап бирдек.

56. Ий Мухәммәд г-м, мөшрикләргә әйт: "Аллаһудан башка сынымнарны Аллаһ дип гыйбадәт

кыйласыз, ул сынымнарыгыз сездән зарарны җибәрергә кадир түгелләр, ул зарарны сездән алып

башка кешегә бирергә дә көчләре җитми.

57. Мөшрикләр Аллаһ дип белеп гыйбадәт кыйлган затлар, ягъни Гыйса вә Гозәерләр үзләре

Аллаһуга гыйбадәт кыйлып һәм итагать итеп Аңа ярарга, якын булырга тырышалар вә рәхәтен

өмет итеп, ґәзабыннан куркалар иде. Әлбәттә, Раббыңның ґәзабы бик каты булу сәбәпле саклану

тиеш булган ґәзабдыр.

58. Дөньяда нинди генә шәһәр вә авыл булмасын, һәммәсен кыямәттән элек һәлак итәрбез, яки

кешеләрен каты газап белән газап кыйлырбыз, ошбу хөкем Ләүхүл Мәхфуздә язылмыштыр.

59. Пәйгамбәрләргә төрле могҗизалар иңдерүдән Безне һичнәрсә тыймады, мәгәр әүвәлге

кавемнәрнең могҗизаларны инкяр итүләре тыйды, ягъни һәр кавем могҗизаларны сихер диделәр.

Сәмуд кавеменә ачык могҗиза итеп таштан тере дөя чыгардык, ул дөяне алар золым итеп

үтерделәр. Шундый кавемнәргә могҗизалар җибәрмибез, мәгәр аларны куркытмак һәм газап

кыйлмак өчен җибәрәбез.

60. Тәхкыйк синең Раббың кешеләрне барчасын чолгап алды, дип, сиңа әйткәнебезне хәтерлә!

Мигьраҗ кичәсендә сиңа күрсәткән нәрсәләребез кешеләргә фетнә вә имтихан булды, вә

җәһәннәмдә үсеп тора торган ләгънәт кыйлынган агачның Коръәндә әйтелүе ышанучыларга

имтихан, ышанмаучыларга фетнә булды. Вә Коръән белән гамәл кыйлмаучыларны куркытабыз,

ләкин куркытуыбыз аларга олугъ азгынлыктан башканы арттырмыйдыр. Ягъни имансыз кешеләр

җәһәннәм ґәзабы белән куркыткан саен Аллаһуга каршылыкларын арттырып, аза гына баралар.

61. Фәрештәләргә, адәмгә сәҗдә кыйлыгыз дидек, фәрештәләр барчасы сәҗдә кыйлдылар, мәгәр

Иблис сәҗдә кыйлмады, вә әйтте: "Балчыктан халык кыйлынган адәмгә сәҗдә кыйламмы соң?" –

дип.

62. Янә Иблис әйтте: "Йә Рабби, ни өчен бу Адәмне миннән артык кыйлдың? Әгәр миңа кыямәткә

чаклы яшәргә ирек бирсәң, әлбәттә, Адәмнең балаларын йөгәнләп яман юлга, бозык эшләргә

тартырмын, мәгәр бик азлары калыр.

63. Аллаһ әйтте: "Кит алдымнан! Кем сиңа иярсә, аларның һәм синең ґәзабыгыз камил җәһәннәм

ґәзабы булыр.

64. Ий Иблис, тавышың белән өндәп кешеләрдән көчең җиткәннәрене аздыр вә аларны аздыру

өчен атлы вә җәяүле гаскәреңнән ярдәм сорагыл һәм аларның малларында вә балаларында уртак

бул, дәхи ялган вәгъдәңне әйт! Шайтанның вәгъдәсе алдаудан башка нәрсә түгелдер.

65. Әмма минем ихлас колларыма синең ихтыярың булмас, ягъни көчең җитмәс. Үзе теләгән

кешеләрне синең зарарыңнан сакларга Раббың үзе җитәдер.

66. Аның фазлы рәхмәтеннән дөнья малын кәсеп итүегез өчен дәрьяларда сезгә көймә йөртүче

зат Раббыгыздыр, Ул сезгә бик рәхимледер.

67. Әгәр сез диңгезләрдә йөргәндә бер куркыныч ирешсә, сынымнарыгызны ташлап, бер Аллаһуга

ялварасыз, әгәр сезне ул куркынычтан коткарып корыга чыгарса, янә Аллаһудан башкага табына

башлыйсыз, яки башка бозык эшләрне эшли башлыйсыз! Кеше Аллаһу тәгаләнең нигъмәтләренә

көфран нигъмәт кыйла торган булды.

68. Коры җиргә чыккач җирнең сезне йотывыннан имин буласызмы? Әгәр җир сезне йота калса,

бит сезгә ярдәмче булмас.

69. Яки сезне икенче мәртәбә диңгезгә кайтаруыннан имин буласызмы? Икенче мәртәбә диңгездә

булганыгызда өстегезгә каты җил җибәреп, үзегезне суга батырыр кәфер булганыгыз өчен,

батырганыбыздан соң Безне шелтә итүчене тапмассыз.

70. Адәм балаларын ничә җәһәттән башка хайваннарга караганда өстен вә хөрмәтле кыйлдык, вә

аларны корыда, суда, һавада төрле нәрсәләргә утыртып йөртәбез, вә аларга яхшы ризыклар

ашатабыз, һәм Үзебез халык кыйлган мәхлукларның күбрәгеннән кешеләрне артык кыйлдык.

71. Хисаб көнендә кешеләрне үзләренең пәйгамбәрләре, имамнары вә башка хуҗалары белән

хөкемгә чакырырбыз, берәүгә гамәл дәфтәре уң яктан бирелсә, андый кешеләр дәфтәрләрен

шатланып укырлар, алар җеп очы хәтле дә золым итмәсләр.

72. Әгәр бер кеше дөньяда вакытта сукыр булса, ахирәттә дә сукыр булыр, ягъни Коръән

хөкемнәрен белмәсә, яки белеп тә Коръән күрсәткән юлдан бармаса, ахирәттә җәннәт

нигъмәтләреннән мәхрүм булып җәһәннәм ґәзабыннан котылырга юл тапмас, вә ул кеше дөньяда

вакытта Коръән күрсәткән юлдан бармаганы өчен ераграк ныграк адашучыдыр.

73. Без сиңа иңдергән Коръәннән сине адаштырмаклары, тәхкыйк, якын булды, Коръән

хөкемнәреннән башка хөкемнәрне Миңа ифтира кыйлмаклыгың өчен әгәр шулай кыйлсаң, ягъни

Коръән хөкемнәрен куеп, мөшрикләр сүзенә иярсәң, алар сине дус тотар иделәр. Кәфергә дус

булган кешенең иманы каламы? Әлбәттә, юк! Кәфергә дус булган кеше үзе дә кәфер буладыр.

74. Әгәр Без сине Коръән юлына таза сабит кыйлмаган булсак иде, әлбәттә, син мөшрикләр

сүзенә алданып, аз гына булса да алар ягына авышкан булыр идең.

75. Әгәр син алар ягына авышкан булсаң, әлбәттә, Без сине дөньяда һәм ахирәттә каты газап

кыйлыр идек, соңра Безнең ґәзабыбыздан сине коткарырга ярдәмче табылмас иде.

76. Мәккә кәферләре сине Мәккә җиреннән чыгармак өчен төрле хәйләләр ясыйлар, әгәр син

Мәккәдән чыксаң, үзләре дә Мәккәдә күп тормаслар. Вакыйгән бәдер сугышында Мухәммәд г-мнең

иң зур дошманнары үтерелде.

77. Ий Мухәммәд г-м! Синнән элек җибәрелгән рәсүлләребездә дә гадәтебез шул иде ки, расүлгә

карышсалар һәлак итәдер идем. Безнең гадәтебезнең үзгәрүен тапмассың.

78. Ий мөэмин бәндәләрем! Төш авышкач – өйлә, икенде, кичен – ахшам, йәстү намазларын

укыгыз! Һәм таң аткач -иртә намазын укыгыз! Чөнки иртә намазында фәрештәләр хазер буладыр

һәм Коръәнне иртә белән күп укырга кирәк!

79. Вә төнлә торып Коръән һәм намаз укыгыл! Бу намаз сиңа күп сәваблы нәфел намазы булыр,

шаять сине Раббың, мактаулы вә олугъ дәрәҗәле урында кубарыр.

80. Әйт: "Йә Рабби! Мине кабергә куйганда һәм кабердән чыгарганда ихлас бәндәләреңнән санап

куй вә чыгар! Йә Рабби! Дин эшләрендә ярдәм итәчәк дәлилләр бир, һәр эшемдә ярдәм бир!"

81. Кешеләргә әйт: "Хаклык – Коръән килде, батыл-ялган китте, чөнки хаклык янында батыл бетә

торган булды".

82. Без мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне

иңдерәбез, әмма Коръән белән гамәл кыйлмаган залимнәргә Коръән аятьләре хәсрәтне вә

һәлакәтне генә арттырыр.

83. Әгәр адәм баласына киңлек, рәхәтлек бирсәк, аның, Шөкереннән баш тартып, яны белән

әйләнеп, шәригатебездән ерак йөридер, вә әгәр аны каза авырлык тотса, Аллаһуның рәхмәтеннән

өметсез буладыр.

84. Әйт: "Һәркем нәфесенә ияреп үзе теләгәнчә эш кыйладыр, әмма Раббыгыз беләдер туры юлга

кем ныгырак күнелүче икәнне. Үз белдеге белән йөргән кеше туры юлны таба алмас.

85. Синнән рух турында сорашалар, син аларга әйт: "Рух Аллаһуның бер мәхлукы ки, аны

Аллаһудан башка һичкем белмидер, сезгә, ий кешеләр, белемнән өлеш бик аз бирелде".

86. Ий Мухәммәд г-м, әгәр теләсәк сиңа иңдергән Коръәнне кәгазьдән һәм күңелеңнән алыр идек,

соңра бу эштән Безне тыярга ярдәмче тапмас идең.

87. Мәгәр Раббыңнан рәхмәт йөзеннән Коръән Кәрим сакланадыр, чөнки Аллаһуның фазълы

рәхмәте сиңа олугъдыр.

88. Гакыллы кешеләргә әйт: "Әгәр кешеләр һәм җеннәр барчасы бер урынга җыелып, Коръән

кебек бер китап иҗат итәргә теләсәләр бер-берсенә ярдәмләшеп Коръәнгә охшатып бер китап

иҗат итәргә тырышсалар да, һич тә иҗат итә алмаслар".

89. Тәхкыйк Без бу Коръәндә кешеләр өчен һәртөрле мисалларны вә ґәҗәеп гыйбрәтләрне

күрсәттек, хөкемнәрен ачык аңлаттык, шулай булса да кешеләрнең күбрәге Коръән белән гамәл

кыйлудан баш тарталар, мәгәр кәфер булудан баш тартмыйлар.

90. Кәферләр әйттеләр: "Син безгә җирдән чишмә чыгарып бирмичә торып, сиңа, ягъни

пәйгамбәрлегеңә, ышанмыйбыз.

91. Яки йөзем, хөрмә бакчаң булып араларыннан чишмәләрне агызганыңча.

92. Яки үзең әйткәнчә, күкне кисәк-кисәк итеп өстебезгә төшергәнеңәчә, яки Аллаһуны вә

фәрештәләрне алдыбызга килтереп бастырганыңача.

93. Яки синең алтыннан өең булгангача, яки күккә менгәнеңәчә, күккә менсәң дә ышанмабыз,

аннан китап алып килеп безгә укытмасаң, шушы нәрсәләрне эшләмәсәң сиңа иман китермибез", –

диделәр. Син аларга әйт: "Минем Раббым һәр кимчелектән пакьтер, мин үзем дә әүвәлге рәсүлләр

кебек кешедән булган бер расүлмен, сез сораган нәрсәләрне мин эшли алмыйм, андый эшләрне

фәкать Аллаһ эшли".

94. Аллаһудан пәйгамбәрләр аркылы һидәят килгәннән соң иман китерүдән кешеләрне нәрсә

тыйды? Тыймады һичнәрсә, мәгәр: "Аллаһ кеше затыннан пәйгамбәр җибәрәме? Аллаһудан

килгән пәйгамбәр булса, әлбәттә, фәрештәдән булыр иде" – дигән сүзләре Коръәнгә вә

пәйгамбәргә иман китерүдән тыйды.

95. Әйт: "Әгәр җирдә яши торган затлар – кешеләр урынында фәрештәләр булса иде, әлбәттә, ул

вакытта аларга пәйгамбәр итеп күктән бер фәрештә җибәрер идек.

96. Әйт: "Сезнең белән минем арамда һәм пәйгамбәрлегемне исбат итүдә шаһит булырга Аллаһ

җитәдер". Әлбәттә, Аллаһ бәндәләренең хәлләрен белүче вә күрүче булды.

97. Аллаһу тәгалә кемне туры юлга кертсә, шул кеше һидәяттәдер, әмма бер кешене Аллаһ

адаштырса, бәс аны туры юлга кертер өчен Аллаһудан башка ярдәмчене тапмассың, вә ул

адашкан кешеләрне кыямәт көнендә йөзтүбән кубарырбыз, алар сукыр, телсез вә саңгырау

булырлар, вә урыннары җәһәннәмдер, әгәр ул җәһәннәмнең ялкыны кими башласа алар өчен ут

ялкынын арттырырбыз.

98. Аларны бу рәвешчә ґәзаб кыйлуыбыз Без иңдергән Коръән белән гамәл кыйлуны инкяр

иткәннәре өчендер, һәм без үлеп, сөякләребез череп таралып беткәннән соң, әлбәттә, тереләчәк

түгелбез дигәннәре өчендер.

99. Әйә алар җирне вә күкләрне бар кыйлган Аллаһуның алар кеби кешеләрне халык кыйлырга

кадир икәнен белмиләрме? Дәхи Аллаһу тәгалә аларга бер мәгълүм әҗәл вакытын куйды,

кәферләр барча яхшылыктан баш тарталар, мәгәр кәфер булудан баш тартмыйлар.

100. Аларга әйт: "Әгәр сез Раббымның рәхмәт хәзинәләренә хуҗа булсагыз, ул байлыкның

бетүеннән куркып, әлбәттә, саранлык кыйлыр идегез, тәхкыйк кеше тар күңелле, саран табигатьле

булды".

101. Дөреслектә Муса г-мгә тугыз төрле могҗиза бирдек, Муса белән Фиргаун арасында булган

хәлләрне Ягъкуб балаларыннан сора! Фиргаун Муса г-мгә әйтте: "Ий Муса! Мин сине сихерләнгән

кеше дип беләмен", – дип.

102. Муса г-м Фиргаунга әйтте: "Ий Фиргаун син үзең дә беләсең, минем бу могҗизаларымны, җир

вә күкләр Раббысы булган Аллаһудан башка зат иңдермәде, боларның барчасын Ул үзе генә

иңдерде, аны һичкем булдыра алмый. Ий Фиргаун! Мин сине хактан бик ерак һәм һәлак булачак

кеше дип беләмен.

103. Фиргаун Муса г-мне вә Ягькуб балаларын Мысыр җиреннән куып җибәрергә теләде, Без аны

һәм дә аның белән бергә булганнарны һәммәсен суга батырып һәлак иттек.

104. Фиргаунне һәм аның кавемен һәлак иткәч Ягъкуб балаларына әйттек: "Фиргаун сезне куып

чыгарырга теләгән җирдә хәзер инде сез торыгыз! Кыямәт көне килсә, барчагызны

каберләрегездән кубарып мәхшәр җиренә китерербез, анда мәгълүм булыр, кем яхшы, кем яман

икәнлеге".

105. Вә Без Коръәнне кешеләргә барча хакны бәян кылып күрсәтеп һәм аңлатып иңдердек һәм ул

хаклык белән иңде, ягъни фәкать хакны алып килде. Ий Мухәммәд г-м, сине җибәрдек, фәкать хак

мөэминнәрне җәннәтләр белән шатландырып, кәферләргә җәһәннәм ґәзабы булачагы белән

хәбәр бирүче итеп. Югыйсә, кешеләрне дингә көчләп кертер өчен җибәрелмәдең.

106. Коръәнне аять төшендереп иңдердек кешеләргә һәр аятьне аңлатып укымаклыгың өчен вә ул

Коръәнне кешеләрнең гакыл фикерләренә һәм көчләренә карата иңдердек.

107. Әйт: "Теләсәгез ышаныгыз бу Коръәнгә, теләмәсәгез ышанмагыз ихтыяр сезнеке, ләкин

Коръәнгә ышану, аның белән гамәл кылу белән булыр. Коръәннән элек иңгән китапны укый торган

галимнәр, әгәр Коръән укылганны ишетсәләр, Аллаһуны зурлап сәҗдә кылалар.

108. Алар әйтерләр: "Раббыбызны һәр кимчелектән пакь дип беләбез, Раббыбызның әүвәлге

китапларда "Мухәммәд исемле пәйгамбәр җибәреп Коръән иңдерермен" дигән вәгъдәсе хак

булды".

109. Дәхи елап сәҗдә кылырлар вә ул Коръән аларга иманны вә хошугъны арттырыр. Ягъни алар

исламны кабул итеп Коръән белән гамәл кылучылардыр.

110. Әйт: "Аллаһуга дога кылганда кирәк "Аллаһ" исеме илә вә кирәк "Рахмән" исеме илә кылыгыз!

Кайсы белән генә дога кылсагыз да яхшыдыр, Аллаһуның исемнәре күптер. Намазда кыйаәтне бик

кычкырып укыма һәм бөтенләй яшереп тә укыма, бәлки кычкыру илә яшерен арасында уртача

тавыш белән укыгыл!

111. Янә әйт: "Барча мактау хакыйкый мактау Аллаһуга хасдыр ки. Ул үзенә бала кылмады вә

Аның Илаһәлектә һич тиңе вә охшашы булмады, дәхи Ул хурлыктан котылырга ярдәмчегә мохтаҗ

булмады, чөнки Ул хурлыкка төшүдән бик пакьтыр, вә Ул – Аллаһу тәгаләне һәрвакыт вә һәр эштә

зурла! Аллаһудан курку Аны зурлау буладыр, һәм Коръәнне хөрмәтләү вә зурлау һәм дә аның

белән гамәл кылу, әлбәттә, Аллаһуны зурлау буладыр вә мөшриклектән вә монафикълыктан

саклану да Аллаһуны зурлау галәмәтедер.

Шушы урында тәфсирнең әүвәл яртысы тәмам булды.

[18] КӘҺАФ (ТАУ ТИШЕГЕ) СҮРӘСЕ – 110 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Үзенең колы Мухәммәд г-мгә Коръән исемле китап иңдергән Аллаһу тәгаләгәдер чын мактау. Ул

Коръәндә һич ихтыйлаф вә кимчелек кылмаган хәлдә.

2. Һәр сүзе дөрес булган хәлдә Аллаһ тарафыннан булачак каты ґәзаб белән Коръән белән гамәл

кылмаучыларны куркытмак өчен һәм Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне җәннәтләр белән

шатландырмак өчен иңдерде, ул мөэминнәргә олугъ вә күркәм әҗерләр бар, дип хәбәр бирәдер.

3. Алар Коръән белән гамәл кылганнары өчен җәннәт нигъмәтләрендә мәңге калучылар.

4. Һәм Аллаһ бала тудырды дигән кәферләрне куркытмак өчен иңдерде.

5. "Аллаһуның баласы бар", – дип дәлилсез наданлык белән әйтәләр һәм болардан элек бу

сүзләрне әйтүче аталарының да дәлилләре вә белемнәре юк, Аллаһуның баласы бар дип

авызларыннан чыккан сүз, әлбәттә, бик олугъ кабахәт сүз. Алар ул кабахәт сүзләрен фәкать

ялганлап сөйлиләр.

6. Ий Мухәммәд г-м! Кәферләрнең синнән бизгәннәре өчен бәлки үзеңне шелтәли торгансың, бик

нык тырышып та, хак булган Коръәнгә ышанмауларына хәсрәтләнеп.

7. Дөреслектә, Без җир өстендәге барча нәрсәне җиргә зиннәт өчен яраттык, кешеләрдән

кайсылары бу төзелешне Аллаһудан дип белер һәм яхшы эшләрне, изге гамәлләрне күбрәк кылыр

дип кешеләрне сынамак өчен дөньяны төзедек һәм зиннәтләдек.

8. Дәхи җир өстендә булган зиннәтләрне һич үлән үсми торган итеп парча-парча кылачакбыз.

9. Әйә син хисаб итәсеңме тау тишегенең кешеләре һәм исемнәре язылмыш такта Безнең ґәҗәеб

галәмәтләребездән булды дип? Ягъни тау тишеге кешеләренең хәленнән башка галәмәтләребез

ґәҗәебле түгел дип уйлыйсыңмы?

10. Шуны хәтерлә: яшь егетләр кәферләрдән куркып тау тишегенә керделәр һәм әйттеләр: "Ий

Раббыбыз, үз тарафыңнан безгә рәхмәт бир вә барча эшебезне хаклыкка сал, хаклык белән туры

юлны табарбыз".

11. Тау тишегендә Без аларга ничә еллар каты йокы бирдек ки, алар каты йокы сәбәпле бернинди

тавышны ишетмәс булдылар.

12. Соңра аларны каты йокыдан уяттык, күпме вакыт ятулары хакында бәхәсләшкән фирканың

кайсы белүчерәк икәнне ачык итмәк өчен.

13. Ий Мухәммәд г-м! Без аларның хәбәрен сиңа хаклык белән сөйләячәкбез. Ул егетләр

Раббыларына иман китерделәр вә Без аларның хаклыкка күнелүләрен арттырдык.

14. Без аларның күңелләренә хак сүзне куәтле кылдык ата-аналарыннан вә якын кардәшләреннән

аерылуга сабыр иттеләр вә әйттеләр: "Безнең Раббыбыз җир һәм күкләр Раббысы. Ул –

Аллаһудан башканы Илаһә итеп һич гыйбадәт кылмабыз, әгәр Аллаһудан башканы Илаһә дисәк,

ул вакытта бик яман сүзне әйткән булырбыз" – дип.

15. Әйттеләр: "Безнең кавемебез Аллаһудан башканы Илаһә тотып аңа гыйбадәт кылдылар,

үзләре Аллаһудан башкага гыйбадәт кылуның дөреслегенә ачык дәлил дә китермиләр, Аллаһуга

ялганны ифтира кылган кешедән дә залимрак кеше булырмы".

16. Янә араларыннан берсе әйтте: "Имансыз кавемегездән аерылгач Аллаһудан башкага гыйбадәт

кылмас булсагыз, кире тау тишегенә керегез! Аллаһ үз рәхмәтеннән сезгә дөнья, ахирәт киңлек

бирер һәм эшләрегездә җиңеллек белән ризыкны мөйәссәр итәр".

17. Әгәр син аларның яткан тишекләрен күрсәң иде, кояш тау тишегенең уң тарафыннан үтеп,

аларга кояш төшмәс табар идең, вә әгәр кояш батканда аларны сул тарафта калдырып, янә

өсләренә төшмәс табар идең вә алар тау тишегенең киң җирендәләр, һава күп йөрер. Ошбу зекер

ителгән тау тишеге ияләренең вакыйгасы Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт кыла торган ґәҗәеб

галәмәтләрдән. Аллаһ кемне хак юлга күндерсә, шул кеше хак юлга күнелгән булыр, вә Аллаһ

адаштырган кешене хак юлга күндерүчене тапмассың.

18. Әгәр тау тишегендә йоклаучыларны күрсәң, күзләре ачык булу сәбәпле, йокламыйлар, дип

уйлар идең вәхалән ки, алар йоклыйлардыр вә Без аларны йоклаган вакытларында, уңга һәм сулга

өйләндерәбез тәмнәре бозылмасын өчен, вә аларның этләре дә ишек бусагасында ике аягын

түшәп йоклыйлар. Әгәр син аларга карасаң, әлбәттә, алардан куркып качар идең вә алардан курку

белән күкрәгең тулыр иде.

19. Аларны йоклатканыбыз кеби каты йокыларыннан уяттык, үзара хәлләрен һәм күпме

йоклаганнары хакында сорашсыннар өчен, араларыннан берсе: "Тау тишегендә күпме тордыгыз", –

дип сорады. Әйттедер: "Бер көн тордык яки көннең бәгъзе өлешен генә тордык". Әйттеләр: "Күпме

торганыгызны Раббыгыз беләдер, ошбу хәзерләгән акча белән берегезне шәһәргә җибәрегез,

барган кеше хәләл ризыкның яхшырагын карап алсын вә сак булсын, сезне дә һичкемгә

белдермәсен!

20. Чөнки алар сезне белсәләр, әлбәттә, ташлар белән бәреп үтерерләр яки көчләп үз диннәренә

кайтарырлар, әгәр аларның батыл диненә керсәгез мәңге котыла алмассыз", – диделәр.

21. Каты йокыларыннан уятканыбыз кеби шул вакыттагы патшага һәм кавеменә ул егетләрнең

хәлен күрсәттек, ачык бәян кылдык, аларның хәле белән танышкан кешеләр, Аллаһуның кыямәт

илә кылган вәгъдәсе хак икәнен вә кыямәтнең булачагында һич шик юк икәнен белсеннәр өчен.

"Егетләр тау тишегенә керделәр аннары тишек ябылды һәм егетләр җан тәслим иттеләр. Бу хәлне

патша һәм кавеме күрделәр". Боларның хәлен күргән кешеләр шул тау өстенә истәлек өчен нәрсә

булса да төзү хакында низагълаштылар. Алардан бер таифә: "Тау өстенә йортлар салыйк", – диде.

Бер таифә әйтте: "Аларның хәлен Аллаһ белә". Вә аларның хәлен яхшырак белгән таифә әйтте:

"Алар өстенә, әлбәттә, тәбрикләп мәсҗид бина кылабыз", – дип.

22. Тау тишегендә калган егетләрнең саны хакында бәгъзеләр әйттеләр: "Ул егетләр өчәү булып,

дүртенчесе этләре иде", – дип. Вә бәгъзеләре әйтерләр: "Ул егетләр биш булып алтынчысы

этләре иде", – дип. Ләкин шулай әйтүләре белеп түгел, бәлки зан гынадыр. Вә мөселманнар

әйтерләр: "Ул егетләр җиде булып, сигезенчесе этләре иде", – дип. Әйт "Ул егетләрнең санын

Раббым белә, аларның хәлен аз кешеләр белер". Син алар хакында кешеләр белән бәхәсләшмә,

мәгәр Коръәндә әйтелгәннәрне генә әйт вә аларның хәлен һичкемнән сорама.

23. Әгәр бер эшне эшләргә теләсәң: "Мин иртәгә бу эшне эшләрмен", – димә.

24. "Мәгәр Аллаһ теләсә эшләрмен", – дип әйт! "Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә", – дип әйтергә

онытсаң, хәтереңә килгәч тә: "Аллаһ теләсә", – дип әйт! Янә әйт: "Бу егетләрнең барча хәлләрен

Раббымның миңа белдермәге өметледер".

25. Тәхкыйк егетләр тау тишегендә төгәл өч йөз ел (300) тордылар, ләкин китабий кяферлар

ялганлап тугыз ел арттырдылар.

26. Әйт: "Аларның тау тишегендә күпме торганнарын Аллаһ белүчерәк, җирдә вә күкләрдә

һәркемгә яшерен булган нәрсәләрне фәкать Аллаһу тәгалә генә белүче. Аллаһ һәрнәрсәне ґәҗәб

күрү белән күрер вә ґәҗәб ишетү илә ишетер, җир вә күкләрдә булган затлар өчен Аллаһудан

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 23
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.