Latin

Коръән Тәфсире - 45

Total number of words is 3495
Total number of unique words is 1586
32.9 of words are in the 2000 most common words
46.2 of words are in the 5000 most common words
53.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

20. Ул һәлак булсын, халыкны хактан адаштырырга янә ничек чамалый!

21. Соңра Коръәнгә каршы ничек мәкерлек кылырга дип, янә уйлап фикерләп карады.

22. Соңра Коръән сүзен ишеткәндә ачуланып йөзен сытты, маңгаен җыерды.

23. Аннары артына әйләнде вә тәкәбберләнде.

24. Башка сүз таба алмагач, бу Коръән Аллаһ сүзе түгел мәгәр әүвәлге сихерчеләрдән калган

сихер диде.

25. Бу Коръән кеше сүзе генә, аны Мухәммәд әүвәлге сихерчеләрдән күчереп алган, диде.

26. Тиздән аны сакар тәмугына салырмын.

27. Сиңа ул сакарның ґәзабын кем белдерде?

28. Ул сакар үзенә салынган нәрсәне калдырмас вә бетермичә куймас.

29. Ул сакар кешеләрнең тиреләрен яндырыр.

30. Ул сакарда унтугыз ґәзаб фәрештәләре бардыр. "Мөшрикләр бу сүзне ишеткәч: "Ґәзаб

фәрештәләре унтугыз гына булгач без аларга каршы тора алырбыз, алар безне ґәзаб кыла

алмаслар", – диделәр.

31. Ут ияләрен, ягъни җәһәннәмгә ґәзаб кылучыларны башка заттан кылмадык фәкать

фәрештәләрдән кылдык, вә аларның саннарын унтугыз дип әйттек, фәкать кәферләргә фетнә

булсын өчен, вә Инҗил, Тәүрат әһелләре Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә

ышансыннар өчен. (Чөнки Тәүратта, Инҗилдә дә унтугыз дип зекер ителмештер). Вә мөэминнәр

иманнарын куәтләсеннәр өчен, вә китап әһелләре һәм мөэминнәр: аларның саны унтугыз, дигән

сүздән шикләнмәсеннәр өчен, вә күңелләрендә авыру булган монафикълар һәм кәферләр:

"Аллаһуның бу мисалны китерүдә максаты нәрсә", – дип әйтсеннәр, ягъни бу сүз Аллаһ сүзенә

охшамый, аны Аллаһ әйтмәгән, дип фетнәләнсеннәр өчен. Әнә шулай Аллаһ Аның хак сүзенә

ышанган мөэминнәрен туры юлга күндерде. Раббыңның гаскәрләрен Аллаһудан башка һичкем

белмәс, ул сакара җәһәннәме һәм унтугыз фәрештә бушка сөйләнмәде, мәгәр кешеләргә вәгазь

өчен сөйләнде.

32. Юк, алай гына түгел, ай белән ант итәмен.

33. Вә көндездән соң килә торган төн белән.

34. Һәм саргаючы таң белән ант итәмен.

35. Тәхкыйк ул сакар җәһәннәме олугъ бәлаләрнең берседер.

36. Ул кешеләрне куркытучыдыр.

37. Вә Сезләрдән яхшы эшләрне эшләүдә алга -чыгарга теләгән кешеләргә һәм бозык эшләр

белән артта калуны теләгән кешеләргә куркытудыр. Ягъни яхшы кешеләрне дә һәм яман

кешеләрне дә куркытыр өчен сөйләнәдер сакар җәһәннәме.

38. Аллаһуга итагать итмәгән һәрбер кеше үзенең кылган гөнаһы белән бәйләнгәндер.

39. Мәгәр гамәл дәфтәрләре уң кулларыннан бирелгән күп сәваблы мөселманнар бәйләнмәсләр.

40. Анар җәннәтләрдә булырлар, җәһәннәмгә кергән таныш кешеләрдән сорашырлар.

41. Аллаһуга итагать итмәгән күп гөнаһлы кешеләрдән:

42. "Сезне сакар җәһәннәменә нәрсә салды, нинди сәбәп белән анда кердегез?"

43. Сакардагы кешеләр әйтерләр: "Без намаз укучылардан түгел идек.

44. Дәхи без фәкыйрьләрне ашатучылардан, аларга садака бирүчеләрдән булмадык.

45. Дәхи хактан качып төрле бозык эшләргә чумган кешеләргә ияреп без дә бозыклыкка чумадыр

идек.

46. Һәм кыямәт көнен ялганга тотар идек.

47. Бу әйтелгәннәрне эшләдек, хәтта гомеребез бетеп үлем килгәнче", – дип.

48. Аларга шәфкатьчеләрнең шәфәгате һич файда бирмәс.

49. Нәрсә булган аларга, ни сәбәпле батылдан хакны аеручы Коръәннән баш тарталар?

50. Алар Коръәннән вә аның вәгазьләреннән һәм хөкемнәреннән качалар, куркып өреккән ишәк

кеби.

51. Ул ишәк арысланнан өркеп качар.

52. Бәлки алардан һәрбересе телидер Аллаһудан һәрберсенә ачык хат бирелмәкне. Ягъни

мөшрикләр: "Аллаһ безгә һәрберебезгә кәгазь иңдерсә, ул кәгазьгә: Мухәммәд хак пәйгамбәр,

Коръән Минем китабым, дип язылган булса, иман китерер идек", – диделәр.

53. Юк әле, алар тиешсезне сорамасыннар, бәлки алар ахирәт ґәзабыннан курыкмыйлар. Әгәр

курыксалар иде, әлбәттә, иман китереп Коръән белән гамәл кылыр иделәр һәм Коръәннән башка

дәлил сорамас иделәр.

54. Юк, Коръән уенчык түгел, бәлки ул Коръән гакыллы кешеләр өчен хакыйкый көчле вәгазьдер.

55. Теләгән кеше ул Коръән белән вәгазьләнеп туры юлга керсен һәм иманлы динле булсын!

56. Юк ул Коръән белән һәммә кеше вәгазьләнмәс мәгәр Аллаһ теләгән кеше генә вәгазьләнер.

Димәк Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны табуны Аллаһудан сорарга кирәк!

Ул – Аллаһ Аның ачуыннан вә ґәзабыннан сакланырга тиешле булган заттыр һәм гөнаһларның

ярлыкануын Аңардан сорарга тиешле заттыр.

[75] КЫЯМӘТ СҮРӘСЕ – 40 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Әлбәттә, кыямәт көне белән ант итәмен.

2. Һәм үкенеп үзен шелтә кылучы кеше белән ант итәмен. (Кыямәттә һәр кеше үзен шелтә кылыр:

яхшы булса яхшылыкны ник күбрәк кылмадым дип, Яман булса яманлыкны ник кылдым, дияр).

3. Әйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше:

"Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен", – диләр).

4. Әйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга.

5. Бәлки адәм баласы Аллаһ йөкләгәнне куеп киләчәк гомереңдә нәфесе теләгән бозык эшләрне

кылып йөрергә телидер

6. Ул кеше: кыямәт кайчан була әле, дип сорыйдыр

7. Һәркайчан кыямәтнең куркынычыннан күзләр тонып караңгыланса.

8. Ай тотылса.

9. Һәм кояш илә ай бергә кушылсалар, кыямәт булыр.

10. Ул көндә кеше әйтер: "Бу куркынычтан кайда качарга?"

11. Бүген качып котыла торган урын юк.

12. Бу көндә карарланачак урын фәкать Раббың хозурындадыр.

13. Ул көндә кешегә хәбәр бирелер исән чагында кылган эшләреннән һәм үлгәндә калдырып

киткән яхшы, яман эшләреннән.

14. Бәлки кеше, әлбәттә, үзенең зарарына гуаһдыр.

15. Гәрчә фарыз гамәлләрне калдырып хәрам эшләрне эшләгән өчен гозерләр күрсәтсә дә. (Ягъни

үзе гозерләр күрсәтеп сөйләсә дә барча әгъзалары аның зарарына гуаһлык бирерләр).

16. Ул Коръән аятьләрен тәкърар әйтү белән телеңне тибрәтмә, Җәбраил г-м сиңа укыган

аятьләрне ашыгып яныңа алыр өчен.

17. Тәхкыйк Безнең өстебездәдер ул Коръәнне синең күңелендә җыймак һәм телендә укытмак.

18. Ул Коръәнне һәркайчан Җәбраилдан сиңа укытсак, аның укуыңа ияр!

19. Соңра ул Коръәнне яхшылап аңлатмак вә читеннәрен чишмәк Безнең өстебездәдер.

20. Юк, алай кирәкмәс, дөньяны ашыгып кәсеп итәсез һәм бик сөясез.

21. Әмма ахирәтне артка куясыз аның өчен ашыкмыйсыз.

22. Кыямәт көнендә кайбер йөзләр шатланып агаручыдыр.

23. Ул йөз Раббысына караучыдыр.

24. Дәхи кайбер йөзләр кайгыдан сытык вә кара булыр.

25. Аның хәлен күргәч арка буыннарын сындыручы ґәзаб килгән, дип уйларсың.

26. Юк әле, аң булыгыз әгәр җан күкрәкнең югары ягына җитсә,

27. шул вакытта моңа хәзер кем дару, ярдәм бирер дип әйтелсә, яки фәрештәләр, бу кешенең

җанын рәхмәт фәрештәләре алырмы әллә ґәзаб фәрештәләре алырмы дисәләр.

28. Инде бу кеше дөньядан аерылам, дип уйлар.

29. Дөньядан китә торган бу кешегә катылык өстенә катылык өстәлер, ягъни дөньядан вә

якыннарыннан аерылу, Аллаһудан курку һәм җан бирү авырлыгы.

30. Бүген бармак Раббың хозурындадыр.

31. Имансыз, динсез кеше Раббысы хозурына баргач, мәңгегә алданганын белер, ул ышанырга

тиешле нәрсәләргә ышанмады һәм намаз да укымады.

32. Ләкин Коръәнне ялганга тотты һәм кабул итүдән баш тартты.

33. Моның соңында үзенең өй җәмәгатенә тәкәбберләнеп киерелә-киерелә барды.

34. Ий мондый кеше сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш!

35. Дәхи сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш!

36. Әнә адәм баласы үзенә Аллаһудан йөкләмә йөкләтелмәүне, Аллаһуга каршы эшләрдә

ихтыярга куелумы һәм ахырда җавапсызлыкны телиме?

37. Ул кеше бала ятак урынга коелган мәнидән бер генә тамчы нәрсә иде түгелме?

38. Моның ашында оешкан кан булды, Аллаһ аны халык кылып кеше сыйфатына китерде.

39. Аннан ир һәм хатын итеп халык кылды.

40. Бу эшләрне эшләгән Аллаһуның үлекләрне тергезергә көче җитмәсме?

[76] ИНСАН (КЕШЕ) СҮРӘСЕ – 31 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Әйә кешегә заманында бер вакыт килеп үтте түгелме, ул вакытта кеше телгә алына торган

нәрсә түгел иде. Адәм г-м балчыктан халык ителгәч, Мәккә илә Таиф арасында берникадәр

вакытлар ятты, һич телдә сөйләнмәде.

2. Тәхкыйк Без Адом балаларын яраттык, ир илә хатынның катнашкан мәниләреннән, Без аны

бәлаләндереп сынарбыз, аны ишетүче вә күрүче кылдык.

3. Тәхкыйк аңа туры юлның сибешләрен күрсәттек, ул кеше Без биргән нигъмәтләргә йә шөкер

итүчедер, йә нигъмәтләрне Аллаһ биргәнлеген инкяр итүчедер.

4. Тәхкыйк Без нигъмәтләргә көферлек кылучыларга хәзерләдек чылбырларны вә богауларны һәм

кызган утны.

5. Тәхкыйк яхшы мөселманнар тәмле сулар эчәрләр, ул суның исе һәм тәме кәфур (камфора)

кебидер.

6. Ул кәфур чишмәдер, аннан эчәрләр Аллаһуның итагатьле коллары, вә ул чишмәне ничек кирәк

– шулай агызырлар.

7. Алар дөньяда вакытта Аллаһудан йөкләтелгән бурычларын үтәрләр, ягъни Аллаһ кушкан

эшләрне эшләрләр вә Ул тыйган эшләрдән тыелырлар, вә алар катылыгы һәркайда таралган

кыямәт көненнән куркырлар.

8. Дәхи алар Аллаһ ризасы өчен мескеннәргә, ятимнәргә һәм тоткында булган мөселманнарга аш

һәм садака бирерләр.

9. Алар әйтерләр: "Без сезне фәкать Аллаһ ризасы өчен генә ашатабыз, без сездән өмет итмибез

каршысына безгә бер изгелек итүегезне һәм дога кылыгыз, дип тә әйтмибез.

10. Чөнки без Раббыбыздан куркабыз катылыгы белән йөзләрне чытыкландыручы кыямәт

көненнән", – дип.

11. Аллаһ аларны ул көннең катылыгыннан саклар һәм аларның йөзләремә яктылыкны дәхи

шатлыкны салыр.

12. Дәхи алармы Аллаһ юлында чыдамлы булганнары өчен җәннәт һәм ефәк киемнәр белән

бүләкләр.

13. Алар җәннәттә яхшы диваннарга таянучылардыр, анда кояш эсселеген һәм суыкны күрмәсләр.

14. Дәхи аларга агач күләгәсе якын булыр һәм ул агачларның җимешләре аларга бик якын ителде.

15. Дәхи алар тирәсендә йөртәләр көмеш савытларны һәм бәллүрдән булган борынсыз, тоткасыз

савытларны.

16. Ул савытлар көмешләнгән бәллүрдәндер, җәннәт хезмәтчеләре ул савытлар белән эчемлекне

кирәк кадәр генә бирерләр.

17. Дәхи алар тәмле сулардан эчерелмеш булырлар, ул суның катыштырылган тәме зәнҗәбил

кебидер. (Зәнҗәбил эчемлекне бик хушландыра торган нәрсәдер.)

18. Ул җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмә сәлсәбил, дип аталыр.

19. Дәхи алар янында һич үзгәрми торган яшь егетләр хезмәт итеп йөрерләр, әгәр күрсәң, аларны

чәчелгән энҗе данәләре дип уйларсың.

20. Әгәр син җәннәткә карасаң, анда төрле күп нигъмәтләрне күрерсең һәм зур байлыкны

күрерсең.

21. Аларның өсләрендә калып һәм нечкә яшел ефәк киемнәрдер, алар көмеш беләзекләр белән

зиннәтләнерләр, Раббылары аларга пакь, татлы эчемлекләр эчерер.

22. Тәхкыйк бу нигъмәтләр сезгә изге гамәлләрегез өчен бүләктер һәм барча көчегезне сарыф

итеп Аллаһ юлында тырышуыгызның хакы ошбу җәннәт нигъмәтләре белән түләнде.

23. Тәхкыйк Без, ий Мухәммәд г-м сиңа Коръәнне аерып ачык аңлатып иңдердек.

24. Раббыңның хөкеменә чыда, һәм кешеләрнең гөнаһка чумганнарына вә хакны инкяр итүче

кәферләрне итагать итмәгел!

25. Раббыңның исемен зекер ит, намаз укытыл иртә белән һәм кич белән!

26. Дәхи төнлә Аллаһуга сәҗдә кылгыл, һәм төнлә озын вакыт намаз укыгыл!

27. Тәхкыйк бу Мәккә мөшрикләре һәм башка кәферләр үтеп китә торган дөньяны сөяләр, вә бик

каты авыр кыямәт көне өчен хәзерләнүне артларына куялар.

28. Без аларны халык кылдык, вә аларның буыннарын ныгыттык вә әгъзаларын куәтле кылдык, вә

әгәр Без теләсәк, алыштырырбыз аларның охшашлары белән, ягъни аларны һәлак итәрбез дә

урыннарына икенче кешеләрне китерербез.

29. Тәхкыйк бу Коръән кешеләргә кирәк нәрсәләрне сөйләп белдерүче көчле вәгазь, ачык

дәлилдер. Теләгән кеше Коръән белән гамәл кылсын да, үзенә Раббысының җәннәтләренә бара

торган туры юлны алсын!

30. Әле сез туры юлны кирәксенгән яхшы теләкне дә таба алмассыз, мәгәр Аллаһ теләсә генә

табарсыз, тәхкыйк Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә гадел хөкем итүче булды.

31. Теләгән кешесене рәхмәтенә кергезер һәм Аңа каршылык күрсәтеп үзләренә золым иткән

залимнәргә рәнҗеткүче каты ґәзабны хәзерләде.

[77] МҮРСИЛӘТ (ҖИБӘРЕЛМЕШ) СҮРӘСЕ – 50 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Тоташ исә торган һәлак итүче җил белән ант итәмен.

2. Чын искүче җил белән.

3. Вә яңгырларны, болытларны таратучы җилләр белән.

4. Вә хак белән батыл арасын хәләл белән хәрам арасын аеручы Коръән аятьләре белән.

5. Вә пәйгамбәрләргә вәхийне салучы фәрештәләр белән ант итәмен.

6. Ул фәрештәләр яхшы мөселманнарның хаталарын каплаганнары хәлдә яки батыл эшләргә,

бидеґәт гамәлләргә чумган кешеләрне Аллаһ ґәзабы илә куркытканнары хәлдә.

7. Тәхкыйк вәгъдә ителмеш кыямәт булачактыр.

8. Әгәр йолдызларның нуры сүнсә.

9. Дәхи күк ярылса.

10. Дәхи таулар тетелеп очсалар.

11. Вә кыямәт булгач, өммәтләренә гуаһлык бирү өчен пәйгамбәрләргә вакыт билгеләнер, шул

билгеләнгән вакытка пәйгамбәрләр вә барча өммәтләр хөкемгә җыелырлар.

12. Бу хөкем вакыты кайсы көнгә кичектерелде.

13. Хак белән батыл арасын аера торган көнгә кичектерелде.

14. Сиңа нәрсә белдерде ул хак белән батыл арасын аера торган көннең нинди көн икәнлеген?

15. Ул көн Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диючеләргә, яки Коръән белән гамәл кылмаган

кешеләргә хәсрәт һәм һәлакәтлек көнедер.

16. Әүвәлге кәферләрне Без һәлак итмәдекме?

17. Соңра аларга ияртеп соңгы кәферләрне дә һәлак итәрбез.

18. Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган, яки монафикъ булган кешеләргә әнә шулай җәза

бирәбез.

19. Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр!

20. Әйә сезне халык кылмадыкмы хур булган бер тамчы судан?

21. Ул суны койдык бала ятак урынга, аны анда урнаштырдык.

22. Билгеләнгән туачак вакытына чаклы.

23. Бу эшкә Без кадир булдык, ни хуш кадирләрдәнбез.

24. Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.

25. Әйә Без җирне халык кыйлмадыкмы сезне сындыручы итеп.

26. Исән чагыгызда яшәү өчен җир өстенә сыясыз вә үлгәч – җир астына сыясыз.

27. Вә ул җир өстенә бөек тауларны ясадык, вә сезгә пакь суны эчердек.

28. Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.

29. Инде барыгыз хакны инкяр итү белән үзегез хәзерләгән ґәзабка!

30. Өч төрле өч тармаклы булып күренгән җәһәннәм тененең күләгәсенә карагыз.

31. Ул төтен кызулыктан күләгә була алмый һәм ялкынлы ґәзабтан коткара алмыйдыр.

32. Тәхкыйк ул җәһәннәм атар биналар кеби зур очкыннарны.

33. Гүя ул очкын сары дөя кебидер.

34. Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.

35. Бу кыямәт, үзара һичкем сөйләшми торган көндер.

36. Дәхи кешеләрнең кылган гөнаһларына гозер күрсәтергә рөхсәт бирелми торган көндер.

37. Коръән сүзләренә ышанмаган кешеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.

38. Бу кыямәт, хак белән батылны аера торган көндер, сезне әүвәлгеләр белән бергә җыярбыз.

39. Әгәр сезнең ґәзабтан котылырга берәр хәйләгез булса, хәйлә кылыгыз!

40. Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.

41. Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучылар, җәннәттә чишмә буйларында күләгәдә

рәхәтлектәләр.

42. Вә үзләре теләгән җимешләр алдындадыр.

43. Ашагыз, эчегез тәмләп, ләззәт белән кылган изге гамәлләрегез өчен!

44. Тәхкыйк Без Аллаһуга итагать итүче яхшы мөселманнарга яхшы нигъмәтләр бирәбез.

45. Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.

46. Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, дөньяда аз гына заман ашап-эчеп файдаланып калыгыз,

тәхкыйк сез бозык эш кылучыларсыз.

47. Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.

48. Әгәр аларга намаз укыгыз диелсә һич укымас иделәр.

49. Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә һәм ышанып та Коръән белән гамәл кылмаучыларга

кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.

50. Ул гафил кешеләр ошбу Коръәннән соң нинди сүзләргә ышаналар? Коръәнне ташлап нәрсәгә

тотынырлар?

[78] НӘБА (ХӘБӘР) СҮРӘСЕ – 40 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Мәккә мөшрикләре нәрсәдән сорашалар? Мухәммәд г-м кыямәт хакында сөйләгәч: "Мухәммәд

нәрсә сөйли", – дип бер-берсеннән сораштылар".

2. Алар олугъ кыямәт хәбәреннән һәм ахирәтнең барча хәленнән" хәбәр бирүче Коръәннән

сорашалар.

3. Кыямәт һәм Коръән хакында дөньядагы кешеләр төрле фикердәләр.

4. Юк әле тыныч кына тормасыннар, кыямәткә һәм Коръәнгә ышанмауларының ахыры кайда

барганын тиздән белерләр.

5. Моның соңында тиздән белерләр ышанмаулары, кабахәт эш икәнлеген!

6. Әйә җирне аларга торырга яраклы кылмадыммы.

7. Дәхи селкенмәсен өчен тауларны җиргә кадак кылмадыммы.

8. Дәхи сезне ирле-хатынлы итеп халык кылдык.

9. Дәхи йокыны тәннәрегезгә истирахәт кылдык.

10. Дәхи төнне сезгә пәрдә кылдык.

11. Дәхи көндезне тереклегегез өчен кәсеп кылырга якты кылдык.

12. Дәхи өстегездә җиде кат мәхкәм күкләрне бина кылдык.

13. Дәхи бик яктыртучы һәм җылы бирүче кояшны халык кылдык.

14. Дәхи болытлардан бере артыннан бере коелучы яңгыр суын иңдердек.

15. Ул су белән төрле икмәк орлыкларын вә төрле үләннәрне.

16. Вә агачларны, бер-берсенә уралып үскән җимеш бакчаларын үстермәклегебез өчен.

17. Тәхкыйк хакны батылдан аера торган көн сәваб вә ґәзаб вәгъдә ителгән көндер.

18. Бер көнне сурда өрелер дә, хисаб өчен төркем-төркем булып килерсез.

19. Күк ачылыр да, анда ишекләре булыр.

20. Дәхи таулар йөртелерләр, тузган тузан кеби булырлар.

21. Тәхкыйк җәһәннәм үтә торган юл булды (Җәннәткә керәсе кешеләр дә җәһәннәмне күреп

үтерләр).

22. Ул җәһәннәм хактан качып азганнарга тора торган урын булды.

23. Алар җәһәннәмдә күп заманалар торырлар.

24. Алар анда салкын рәхәтлекне һәм яхшы эчемлекне татымаслар.

25. Мәгәр кайнар яман суны һәм җәһәннәм кешеләренең тәннәреннән аккан сары суны эчәрләр.

26. Бу җәза аларга гөнаһларына күрә тиешле җәза итеп бирелде.

27. Тәхкыйк алар кыямәттә булачак хисабны көтми һәм ышанмый иделәр.

28. Дәхи Безнең аятьләребезне ныклап ялганга тоталар иде.

29. Вә һәрнәрсәне санадык өммүл китапта язып.

30. Татыгыз ґәзабны ґәзабка мөстәхыйк кешеләр, сезгә, әлбәттә, ґәзабтан башканы арттырмабыз.

31. Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва

мөэминнәргәдер.

32. Дәхи аларга җимеш бакчалары һәм йөземнәр.

33. Дәхи аларга яшьтәш булган яшь кызлар.

34. Дәхи эчемлекләр тутырылган савытлар.

35. Алар анда буш сүзне һәм ялган сүзне ишетмәсләр.

36. Раббыңнан изге гамәлләре өчен җәзадыр, мәңгелеккә җитәргә хисаплап бирелгән бүләктер.

37. Ул Раббың җир вә күкләрнең, дәхи җир илә күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр,

рәхмәтенә һәрнәрсәне сыйдыргандыр. Хисаб көнендә кешеләр бер-берсенә дәшергә, бер кирәк

сүзне әйтергә кадир булмаслар.

38. Хисаб көнендә Җәбраил г-м һәм башка фәрештәләр сафта тезелеп торырлар, сөйләшмәсләр,

мәгәр Аллаһ изен биргән яки дөньяда чакта Аллаһ риза булырдай яхшы сүзләрне сөйләгән кеше

генә сөйләр.

39. Бу көннең булачагы, әлбәттә хак, теләгән кеше үзенә тәүбә истигъфар һәм итагать белән

Аллаһуга кайта торган юлны алыр.

40. Тәхкыйк сезне куркыттык якын һәм хак булган кыямәт ґәзабы белән, ул көндә һәркем үзеннән

алда җибәргән гамәл дәфтәренә карар, Коръәнне инкяр итүче яки аның илә гамәл кылмаучы

кәфер әйтер: "Әгәр мин туфрак булсамчы", – дип. (Хисаб, хөкем соңында Аллаһ хайваннарны

туфрак итәр. Кәферләр дә үзләренең туфрак булуларын теләрләр, ләкин туфрак" була алмаслар.)

[79] НӘЗИГАТ (СУЫРГУЧЫ) СҮРӘСЕ – 46 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Кәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә,

2. дәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен.

3. Дәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә,

4. кәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы

фәрештәләр илә,

5. Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен.

6. Беренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр.

7. Вә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар.

8. Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар.

9. Ул күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр.

10. Дөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: "Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге

хәлебезгә кайтабызмы?

11. Әйә без черегән сөяк булганнан соң да терелеп кайтырбызмы?

12. Терелүгә ышанмыйча мәсхәрәләп әйттеләр: "Әгәр яңадан терелү булса, бу бик хәсрәтле

кайтарылу икән, аның өчен кайгырырга кирәк", – дип.

13. Аларның терелеп кубарылулары фәкать бер тавыш белән булыр.

14. Шул вакытта ук алар җир өстендә булырлар.

15. Ий Мухәммәд г-м сиңа Муса хәбәре килде бит?

16. Мусаның Раббысы аңа нида кылды, Тур тавының итәгендәге мүбарәк Тува дигән урында.

17. Иманга өндәмәк өчен Фиргаунгә баргыл, тәхкыйк ул азды, бозыклыкны күп кылды.

18. Әйт аңа: "Әйә кирәксенәсеңме кабих булган көфердән пакьләнүне.

19. Дәхи сиңа Раббыңны танытуымны телисеңме, әгәр Раббыңны танысаң, Аңардан куркырсың да

изге гамәлләр кылырсың", – дип.

20. Муса Фиргаунгә олугъ могҗиза күрсәтте. (Ягъни таягы аҗдаһа булды һәм кулын култыгыннан

чыгарган иде кояш кеби якты булып күренде).

21. Фиргаун Мусаның пәйгамбәрлеген һәм күрсәткән могҗизасын ялганга санады һәм Мусага

каршы дошманлык кылды.

22. Соңра Мусадан йөз чөереп, борылып китте дә теләгән кадәр бозык эшләрне кыла торган

булды.

23. Һәм үзенең кавемен вә ґәскәрсн җыйды вә кычкырып нида кылды.

24. Әйтте: "Мин сезнең олугъ Раббыгызмын, миннән башка сезнең һич Илаһәгез юктыр", – дип.

25. Аллаһ, ул Фиргаунне тотты дөньяда суга батырып, ахирәттә җәһәннәмгә салу беләк.

26. Тәхкыйк бу вакыйгада гыйбрәт бардыр Аллаһудан курыккан кешегә.

27. Халык кылуда сезнең яратылуыгыз читенрәкме, әллә күкне ярату читенрәкме? Ул күкне Аллаһ

бина кылды.

28. Ул күкнең бөеклеген бик югары кылды, ул күкне һич кимчелексез төзеп тәмам итте.

29. Ул күкнең кичен караңгы кылды вә аның көндезен якты кылды.

30. Моның соңында Аллаһ, торырга яраклы итеп җирне түшәде.

31. Җирнең суын һәм хайваннар утлый торган үләннәрне чыгарды.

32. Дәхи тауларны мәхкәм сабит кылды.

33. Сезгә вә сезнең хайваннарыгызга файда өчен.

34. Әгәр олугъ җыелыш көне кыямәт килсә,

35. ул көндә кеше дөньяда кылган яман эшләрен искәрер күз алдына китерер.

36. Вә күзе күргән кешеләргә җәһәннәм күрсәтелер.

37. Әмма берәү шәригать чигеннән чыгып бозыклык кылса,

38. дәхи дөньяга бирелеп ахирәт гамәленә кимчелек китерсә,

39. Шиксез, ул кешегә урын җәһәннәмдер.

40. Вә әмма берәү Аллаһ алдына басып Аңа җавап бирүдән курыкса, вә үзен нәфесе теләгән

гөнаһлы эшләрдән тыйса,

41. әлбәттә җәннәт аңа урындыр.

42. Кәферләр синнән кыямәт кайчан була, дип сорыйлар.

43. Кыямәтнең кайчан булачагын әйтүдә сиңа нинди файда? Әйтсәң дә фәкать көферлекләрен

арттырачаклар.

44. Кыямәт вакытының ахыр чиге Аллаһуга хастыр.

45. Ий Мухәммәд г-м, син фәкать ул кыямәттән курыккан кешене куркытучысың.

46. Алар кыямәтне күргәндә гүя дөньяда бер дә тормаган кеби булырлар, мәгәр төшкә хәтле ярты

көн яки төштән соң ярты көн торган кеби булырлар.

[80] ҐӘБӘСӘ (ЧЫТТЫ) СҮРӘСЕ – 42 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Йөзен чытты һәм төмсәләнеп борылды.

2. Аңа сукыр ибнү өммү Мәктүм килгән вакытта. (Бер- вакыт Мухәммәд г-м, кураешларның

олугълары вә байлары илә сөйләшеп аларны иманга өндәп утырганда ибнү өммү Мәктүм килеп

Мухәммәд г-мнең мәшгуль икәнен белмичә, йә Мухәммәд миңа Коръән укысаңчы, диде. Мухәммәд

г-м кураешларның иманга килүләрен өмет итеп утырганлыктан мәҗлесне бүләсе килмичә, ибнү

өммү Мәктүмгә йөзен чытты һәм аңардан борылды. Соңра Аллаһ ошбу сүрәне иңдереп расүлне

шелтә кылды. Шуннан соң Мухәммәд г-м ибнү өммү Мәктүмне һәрвакыт хөрмәтли торган булды.)

3. Сиңа нәрсә белдерде ягъни ул кураешлар илә сөйләшүме яки Коръән өйрәтүме яхшы икәнен

кайдан белдең, шаять ибнү өммү Мәктум синнән Коръән укырга өйрәнеп гөнаһлардан яки батыл

диннән пакьләнер.

4. Яисә Коръән белән вәгазъләнер дә, вәгазь аңа файда бирер.

5. Әмма берәү байлыгына таянып хак динне кирәксенмәсә һәм Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш

тартса,

6. син аңа таба борыласың һәм сүзенә колак саласың.

7. Сиңа нинди зарар бар ул кешенең мөшриклектән һәм гөнаһтан пакьләнмәвеннән?

8. Вә әмма берәү ашыгып сиңа килсә,

9. Раббысыннан курыккан хәлдә,

10. син аңардан борылып башкалар илә мәшгуль буласың.

11. Юк, алай кирәкмәс, тәхкыйк ул Коръән кешегә файдалы вә зарарлы нәрсәләрнең һәммәсен

сөйлидер.

12. Теләгән кеше Коръәнне аңлап гыйбрәтләнсен, аның белән гамәл кылып төзәлсен һәм туры

юлны тапсын! (Димәк, Коръән белән вәгазьләнүне, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәре белән танышуны

һәм аның белән гамәл кылуны һичнәрсәгә алыштырырга ярамый).

13. Ул Коръән хөрмәтле сәхифәләрдәдер.

14. Хөрияте бик югары, хатадан бик пакь.

15. Язучы фәрештәләр кулындадыр.

16. Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр вә бик итагатьлеләр.

17. Ләгънәт төшкән кеше ни гаҗәп көфран нигъмәттә ифрат кылучыдыр, ягъни бик каты көферлек

кыладыр!

18. Аллаһ аны ни нәрсәдән яратты соң?

19. Мәни суыннан бит! Кешене яратты да, аның әгъзасын, гомерен һәм ризыкларын чикләде.

20. Соңра хак юлны табарга мөмкинлек бирде ягъни гакыл, фикер бирде һәм китап иңдереп,

пәйгамбәр күндереп туры юлны күрсәтте.

21. Соңра аны үтерде дә кабергә куйды, ягъни хайваннар кеби җир өстенә ташламады.

22. Соңра теләгән вакытында тергезеп кубарыр аны.

23. Юк, әле алай була торып та, Аллаһ әмерләрен җиренә җиткермәде.

24. Кеше карасын ашаган ризыгына.

25. Тәхкыйк Без аңа суны чын кою белән койдык.

26. Соңра җирне чын яру илә ярдык та,

27. ул җир

дә иген бөртекләрен үстердек.

28. Йөземне вә җыеп алган коры җимешләрне,

29. дәхи зәйтүн, хөрмә агачларын үстердек.

30. Дәхи күп агачлы бакчаларны,

31. дәхи төрле җимешләрне вә печәннәрне үстердек.

32. Күп нәрсәләр үстердек үзегез һәм хайваннарыгыз файдалану өчен.

33. Һәркайчан колакны тондыручы каты сур тавышы килсә.

34. Ул көндә кеше качар карендәшләреннән.

35. Һәм анасыннан вә атасыннан.

36. Һәм хатыныннан вә балаларыннан качар.

37. Алардан һәм кеше өчен бардыр кыямәт көнендә аны мәшгуль итәрлек каты эшләр.

38. Ул көндә кайбер йөзләр якты,

39. көлүче, шатланучыдыр.

40. Вә ул көндә кайбер йөзләрдә караңгылык тузан булыр.

41. Ул йөзләрне каралык вә караңгылык каплар.

42. Бу кара йөзле кешеләр көфран нигъмәт кылучы һәм Аллаһуга итагать итмәүче кешеләрдер.

[81] ТӘКВИР (ЧОРНАЛУ) СҮРӘСЕ – 29 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Кайчан кояшның нуры китәрелсә, чорналса (караңгылык белән).

2. Вә йолдызлар җиргә коелсалар (метеоритлар).

3. Вә таулар урыннарыннан кузгалсалар.

4. Вә ун айлык буаз дөяләр игътибарсыз калдырылсалар.

5. Вә кыр хайваннары бер урынга җыелсалар.

6. Вә дәрьяләр бер урынга түгелсәләр.

7. Вә яхшы кешеләр яхшыларга һәм яман кешеләр яманнарга кушылсалар.

8. Вә тере хәлдә күмелгән кыз балалар соралсалар. (Җаһилият вакытында ґәрәбләр кыз

балаларын тәрбияләргә авырсынып яки аларны ят кешегә кияүгә биреп җибәрү хурлык дип, тере

хәлдә күмәләр иде.)

9. Ни сәбәпле үтерелдең дип, нинди гөнаһы бар иде, нигә үтердегез дип.

10. Вә гамәл дәфтәрен хисаб өчен таратылса.

11. Вә күк урыныннан китәрелсә.

12. Вә җәһәннәм каты кыздырылса.

13. Вә җәннәт якын китерелсә.

14. Шул вакытта һәркем үзенең хәзерләгән яхшы, вә яман эшләрен белер.

15. Ант итәмен кире кайтучылар белән.

16. Вә яшерен йөрүчеләр илә. Ягъни китеп-килеп, күренеп һәм күренмичә йөрүче йолдызлар белән

ант итәм.

17. Вә төн белән ант итәм, һәркайчан килсә ул төн.

18. Вә таң белән ант итәмен, һәркайчан ачылса.

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 46
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.