Latin

Коръән Тәфсире - 34

Total number of words is 3536
Total number of unique words is 1603
33.8 of words are in the 2000 most common words
47.5 of words are in the 5000 most common words
53.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

күрсәтеп эшләгән эшләрен дә һәм яшереп эшләгән эшләрен дә беләбез, тиешле җәзасын

бирербез.

77. Әйә кеше белмиме, Безнең аны бер тамчы судан халык кылганыбызны, шуның соңында ул

загыйфь кеше Безнең белән каты каршылашамы, үтергәнебездән соң аны яңадан тергезергә

кадир икәнлегебезне инкяр итәме?

78. Үзенең бер тамчы судан халык кылынганлыгын онытып, кипкән сөяк белән Безгә мисал итеп, бу

сөяк череп беткәч, моны кем тергезә алыр, дип.

79. Син аларга әйт: "Бу сөякне әүвәл мәртәбәдә кем юктан бар кылган булса, шул зат тергезер,

дип. Ул – Аллаһ барча мәхлукның хәлен белүче.

80. Ул – Аллаһ сезнең өчен яшел агачта ут бар кылды, сез ул агачны сугып ут яндырасыз, яшел

һәм сулы агачтан ут чыгарган Аллаһ мәетләрне тергезергә, әлбәттә, кадирдер.

81. Җир вә күкләрне яраткан Аллаһ, кешеләр кеби кечкенә нәрсәләрне халык кылырга кадир

түгелме? Әлбәттә кадир, вә Ул яратучы һәм белүчедер.

82. Аллаһ бер нәрсәнең бар булуын теләсә, ул нәрсәгә фәкать бар бул дип әйтер һәм ул нәрсә

бар булыр.

83. Барча нәрсәгә хуҗалык Аның кулында булган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, вә Аңа

кайтарылырсыз.

[37] САФФАТ (САФТА ТОРУЧЫЛАР) СҮРӘСЕ – 182 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Гыйбадәт кыла торган урыннарында саф-саф булып торган фәрештәләр белән

2. вә кешеләрне явызлыктан тыя торган намаз белән

3. вә Аллаһ зекере Коръән белән ант итеп әйтәмен.

4. Әлбәттә, сезнең Илаһәгыз фәкать бер Аллаһтыр.

5. Ул – Аллаһ җир, күкләр вә аларның арасында булган нәрсәләрнең һәм мәшрыйкъларның

Раббысыдыр.

6. Без дөнья күген йолдызларның яктылыгы белән зиннәтләдек.

7. Вә ул күкне атылучы йолдызлар белән исламга һөҗүм итүче шайтаннардан сакладык.

8. Ул шайтаннар күккә менсәләр дә, фәрештәләрнең язган сүзләрен ишетә алмаслар, ул

шайтаннар күкнең һәр тарафыннан ерак булсыннар өчен, йолдызлар белән атылырлар.

9. Шулай булса да аларга ахирәттә каты ґәзаб булыр.

10. Мәгәр бер шайтан фәрештәләрдән сүз урласа, ул шайтанны йолдызның бер якты очкыны

һәлак итәр.

11. Кәферләрдән сора, алармы халык ителүдә куәтлерәк, яки Без халык иткән җир, күкләр вә

фәрештәләрме куәтлерәк төзелештә? Без Адәмне кулга ябыша торган балчыктан халык кылдык,

ничек Аллаһуга каршы сүз әйтә алалар?

12. Бәлки син Аллаһуның кодрәтенә яки кәферләрнең терелеп кабердән кубарылуны инкяр

итүләренә гаебләнәсеңдер? Бит алар синең "Җәза алыр өчен кыямәт көнне барча кеше

тереләчәк", – дигән сүзеңне мәсхәрә итәләр.

13. Әгәр аларга вәгазь сөйләнсә – һич вәгазьләнмәсләр.

14. Әгәр бер могъҗиза күрсәләр, аны мәсхәрәлән көләләр.

15. Бу без күргән нәрсә могъҗиза түгел мәгәр ачык сихер, диләр.

16. Янә кәферләр әйттеләр: "Әйә без үлеп сөякләребез дә череп туфрак булгач, яңадан терелеп

кубарылырбызмы?

17. Яки безнең әүвәлдәге бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы?"

18. Син аларга әйт: "Әйе үзегез һәм бабаларыгыз да хур вә мескен хәлдә кубарылырсыз".

19. Кешеләрнең терелеп каберләреннән чыгулары фәкать бер тавыш белән булыр, ул эшнең

Аллаһуга һич авырлыгы юк, һәм Аллаһу хозурына җыелгач, безгә ни булыр инде, дип көтәрләр.

20. Кәферләр әйтерләр: "Бу җәза көнедер бүген безгә хәсрәт вә һәлакәтлек, кылган

явызлыгыбызның җәзасын бүген күрәбез".

21. Фәрештәләр кәферләргә әйтерләр: "Менә бу көн сез ышанмаган хак җәза көнедер һәм

җәһәннәмгә керәсе кешеләр җәннәткә керәсе кешеләрдән аерыласы көндер.

22. (дәвамы түбәндәрәк)

23. Залимнәрне вә хатыннарын, вә дусларын һәм Аллаһудан башка гыйбадәт кылган сынымнарын

кубарыгыз һәм аларны ут юлына куыгыз!

24. Вә аларны җәһәннәм алдында туктатыгыз, чөнки кылган эшләреннән, әлбәттә, алардан сорау

булыр:

25. "Сезгә ни булды, дөньядагы кеби бер-берегезгә ярдәм итешмисез?"

26. Бәлки алар ул көндә ярдәм итешүдән гаҗиз булып, хур булганнары хәлдә Аллаһ әмеренә баш

июче булырлар.

27. Вә алар бер-берсен ґәепләп шелтә кылырлар.

28. Иярүчеләр олугъларына әйтерләр: "Без хаклыктабыз дип, ант итеп, безне алдадыгыз, без сезгә

иярдек".

29. Олугълары әйтерләр: "Сез үзегез хак мөэмин булмагансыз, әгәр Коръән сүзләренә ышанган

булсагыз, безгә иярмәгән булыр идегез.

30. Ихтыярда безнең сездән артыклыгыбыз юк иде, без сезне көчләп үзебезгә ияртмәдек, бәлки

сез үз ихтыярыгыз илә азган кавем булгансыз".

31. Барчасы бердән әйтерләр: – "Раббыбызның сезне ґәзаб кылырмын дигән сүзе безгә лязем

булды, инде без ул ґәзабны бүген татучыбыз.

32. Без, әлбәттә, сезне хак юлдан аздырдык, чөнки без үзебез азган идек, сез дә үз ихтыярыгыз

белән безгә ияреп аздыгыз", – диярләр.

33. Ул көндә олугълары да, иярүчеләре дә ґәзабта бергә булырлар, азгынлыкта бергә булганнары

кеби.

34. Без, әлбәттә, кәферләрне вә азганнарны өнә шулай җәза кылачакбыз.

35. Аларга дөреслектә Аллаһудан башка Илаһә юк мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә дип әйтелсә,

алар Аллаһны берләүдән тәкәбберләнәләр.

36. Вә әйтерләр: "Искедән бирле гыйбадәт итеп килгән Илаһәләребезне, бер җенләнгән шагыйрь

сүзенә карап ташлыйкмы?"

37. Ул Мухәммәд г-м хак булган Коръән белән килде, һәм үзеннән әүвәлге пәйгамбәрләргә

ышанды.

38. Әмма сез кәферләр һәм мөшрикләр кыямәт көнне рәнҗеткүче ґәзабны татыячаксыз.

39. Сез җәзаланмассыз, мәгәр Аллаһуга каршы барып эшләгән гөнаһларыгыз өчен җәзаланырсыз.

40. Мәгәр Аллаһуның ихлас колларына ґәзаб булмас, җәннәт нигъмәтләре булыр.

41. Аларга җәннәттә теләгәннәре чаклы һәм алар теләгән вакытта төрле ризык булыр.

42. Ул ризыклар төрле җимешләрдер һәм алар җәннәттә хөрмәтлеләрдер.

43. Нигъмәтләр белән тулган җәннәтләрдә сыйланырлар.

44. Яхшы диваннарга бер-берсенә каршы утырып рәхәтләнерләр.

45. Хезмәтчеләр аларга савыт белән хәмер китерерләр, ул хәмер җәннәттә елга булып агар.

46. Ул хәмер сөттән ак булып эчүчеләргә ләззәтледер.

47. Ул җәннәт хәмерендә гакылны җибәрмәк вә башны авырттырмак юктыр, һәм аны эчеп

дөньядагы кеби исермәсләр дә.

48. Вә яннарында хатыннары булыр, алар күзләрен үз ирләреннән алмаслар, башкага карамаслар,

ул хатыннарның күзләре зур һәм матурдыр.

49. Ул хатыннарның йөзләре аклыкта тәвә кошының йомыркасы кеби, анда аз гына сарылык булып

иң матур төстер.

50. Ул ләззәтле эчемлекләрне эчкәндә әйләнеп бер – берсеннән сорашырлар.

51. Алардан бер сөйләүчесе әйтте: "Минем дөньяда кабердән терелеп чыгуны инкяр итүче бер

иптәшем бар иде.

52. Ул миңа әйтәдер иде: "Әйә син кабердән терелеп чыгуга ышанасыңмы?

53. Без үлеп сөякләребез череп туфрак булгач, терелеп хисаб вә җәза ителербезме?" – дип."

54. Җәннәттәге әлеге мөэмин әйтер: "Ул терелеп кубарылуны инкяр итүче иптәшемне

җәһәннәмнән күрсәтимме?

55. Һәм җәннәттә булганы хәлдә җәһәннәмгә карап, әлеге иптәшен ут уртасында күрер.

56. Уттагы иптәшенә кычкырып әйтер: "Валлаһи син мине ышанмаска өндәп үзең кеби утка

салырга якын булдың.

57. Әгәр Раббым миңа иманны ингам итмәсә, әлбәттә, сезнең белән бергә мәңгегә утка салынган

булыр идем".

58. Мөэминнәр җәннәттә бер-берсенә әйтешерләр: "Без җәннәттә тагын үлмәбезме?

59. Дөньядагы үлүебездән башка тагын үлмәбезме һәм утта ґәзаб та ителмәбезме?

60. Әгәр җәннәттә үлмәсәк һәм ґәзаб кылынмасак, бу эш, әлбәттә, олугъ теләккә вә зур бәхеткә

ирешмәстер."

61. Әнә шундый бәхеткә ирешү өчен, гамәл кылучылар, әлбәттә, җәннәткә алып керә торган

хәерле эшләрне эшләсеннәр вә изге гамәлләрне кылсыннар!

62. Кеше өчен мәңге торачак урын йөзеннән, нигъмәтләр белән тулган җәннәтләр яхшымы? Яки

заккум агачы үсә торган җәһәннәм яхшымы?

63. Ул заккум агачының җәһәннәм уты эчендә үскәнлегенә һәм җимеш биргәнлегенә ышанмыйлар,

ышанмаулары аларга ґәзаб өстенә ґәзаб булачак. Ул җимеш энәле булып ашаганда тамакны

ертыр, ачылыгы тамакны көйдерер. Ышанмаучыларга шул җимешне ашатырлар.

64. Дөреслектә ул агач җәһәннәмнең төбеннән чыгып үсәдер.

65. Аның җимешләре кабахәтлектә гүя шайтан башларыдыр.

66. Имансызлар, әлбәттә, ул агачның җимешен ашарлар, һәм шул ачы җимеш белән корсакларын

тутырачаклар.

67. Соңра аларга эрен кушылган кайнар су эчерелер.

68. Соңра аларның кайтарылмаклары җәһәннәмгәдер.

69. Алар ата-бабаларының хак юлдан адашканлыкларын белделәр, ләкин белсәләр дә хак динне

кабул итмәделәр.

70. Аларның адашканын белә торып аталарына ашыгып иярделәр һәм алар гыйбадәт кылган

сынымнарга гыйбадәт кылдылар.

71. Тәхкыйк әүвәлгеләрнең дә күбрәге адашкан иделәр.

72. Без аларга, әлбәттә, җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәрләр җибәрдек.

73. Күр! Куркытылып та пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның ахыры ничек булды, әлбәттә,

һәлак булдылар.

74. Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары ґәзабтан котылдылар.

75. Нух г-м кавеменең иманга килүеннән өмет кисеп: "Йә Рабби, ярдәм бир", – дип, Безгә дога

кылды, ни хуш доганы кабул итүчеләрдәнбез.

76. Нухны вә аңа ияргән мөселман җәмәгатьне кәферләрнең золымыннан һәм Туфан суына батып

һәлак булудан коткардык.

77. Вә Нухның балаларын кыямәткә чаклы калдырдык, дөньядагы барча кеше аның

нәселеннәндер.

78. Без Нух өчен аңардан соң килгән пәйгамбәрләрдә яхшы исем калдырдык, һәр ышанучы аны

мактап сөйләр.

79. Барча гамәлдә ул Нухка кеше, җен, вә фәрештәләр сәлам әйтерләр.

80. Без, әлбәттә, яхшыларга әнә шулай изге җәза бирәбез.

81. Ул Нух Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр.

82. Соңра аның имансыз кавемен суга батырып һәлак иттек.

83. Диннең асылында Нух г-мгә иярүчеләрнең берсе Ибраһим г-мдер, гәрчә аралары ике мең алты

йөз кырык ел булса да.

84. Ул Ибраһим Раббысына ширектән вә шиктән пакь күңел белән килде.

85. Атасына вә кавеменә әйтте: "Аллаһны ташлап нәрсәгә гыйбадәт кыласыз.

86. Ялганнарның иң кабахәтен кылганыгыз хәлдә Аллаһудан башка нәрсәне Аллаһ дияргә телисез.

87. Һичнәрсәгә ярамаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласыз да бит, барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ

хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул – Аллаһ сезне хөкем итмәс һәм ґәзаб кылмас, дип уйлыйсызмы? Бу

кавем йолдызларга табыныр иделәр, бәйрәм көннәрендә корбан чалып, корбаннарын сынымнары

алдына куеп, үзләре кырга бәйрәм итәргә чыга торган булганнар, шул бәйрәм итә торган

урыннарына Ибраһим г-мне дә чакырдылар.

88. Ибраһим башын күтәреп йолдызларга карады.

89. Һәм әйтте: "Мин чирлим, миндә тагун чире булса кирәк, бара алмыйм".

90. Һәм алар Ибраһимнең чире йокмасын дип, аны калдырып бар да кырга киттеләр.

91. Ибраһим яшеренеп сынымнар янына керде, алларындагы корбаннарны күргәч, сынымнарга

ник ашамыйсыз диде.

92. Сезгә ни булды – сөйләмисез, миңа җавап бирмисез?

93. Соңра сынымнарын балта белән бик каты җимерергә тотынды, чөнки башта –

сынымнарыгызны валлаһи ватачакмын, дигән иде.

94. Ибраһимнең сынымнарын ватканын ишетеп мөшрикләр йөгереп килделәр, һәм без гыйбадәт

кыла торган сынымнарыбызны ник җимердең диделәр.

95. Ибраһим әйтте: "Үзегез агачтан, таштан юнып ясаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласызмы?

96. Бит үзегезне дә вә сез сыным ясаган агач, ташларны да Аллаһ юктан бар кылды."

97. Хакка каршы ачулары килеп, Намрут патша вә аның олугълары әйттеләр: "Таштан зур бина

ясагыз, аннары эченә утын тутырып яндырыгыз, кайчан ялкынланып янарга тотынса, ялкын эченә

Ибраһимне атыгыз", – дип.

98. Алар Ибраһимгә явызлыкны кылырга теләделәр, һәм Без аларның мәкерен буш кылып үзләрен

хур иттек, утны Ибраһимгә салкын итеп, пәйгамбәрлегенә дәлил кылдык. Бабил шәһәреңдә

Ибраһимгә эш калмады. Аллаһ хөкемнәрен ирештерде, могъҗизалар күрсәтте, инде аңа күчеп китү

лязем булды.

99. Вә ул әйтте: "Раббым әмер иткән урынга күчеп китәмен, әлбәттә, Раббым мине барасы җиремә

җиткерер. Ибраһим һәм хатыны картайганнар, балалары юк иде. Шул сәбәпле карт көннәрендә

булса да Ибраһим Аллаһудан бала сорады.

100. Ий Раббым миңа бер изге ир бала биргел, миңа ярдәмче булсын!

101. Без Ибраһимгә бер ир бала белән шатлык хәбәрен бирдек, ул бала кечкенә чагында галим,

олугъ хәлендә йомшак күңелледер.

102. Ул бала җиде яшенә җитеп атасы илә йөри башлагач, Ибраһим әйтте: "Ий угълым, мин

төшемдә Аллаһ тарафыннан сине корбан итеп чалырга боерыламын, уйлап күр бу эшкә ничек

карыйсың? Угълы Исмагыйл әйтте: "Ий атам, ни белән боерылган булсаң, шуны эшлә, мин Аллаһ

хөкеменә ризамын, бу эштә мине, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың", – дип.

103. Безнең әмерне икесе дә риза булып кабул иттеләр һәм Исмагыйлне яны белән яткызды.

104. Кулына пычак алуга Без кычкырдык: "Ий Ибраһим,

105. төшеңдә күргән Безнең әмерне тәсъдыйк кылдың, үтәгән хөкемендә булдың". Әнә шулай

үзебезгә итагать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез.

106. Аллаһуның изге балаңны корбан итеп чал дигән әмере, әлбәттә, зур һәм авыр сынаудыр.

107. Без аңа Исмагыйл урынына корбан итеп бугазлар өчен җәннәтән бер зур тәкә бирдек.

108. Яхшылыгы белән искә алу өчен дөньяга соңыннан килгәннәргә Ибраһимнең яхшы әсәрләрен

калдырдык.

109. Ул Ибраһимгә барча галәм сәлам әйтер.

110. Яхшы эшләрне кылучыга Без шулай изгелек итәбез.

111. Ибраһим Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр.

112. Дәхи Исхакны бирәчәгебез белән шатлыклы хәбәр бирдек, ул Исхак изгеләрдән вә

пәйгамбәрләрдән булды.

113. Ибраһимгә вә Исхакка эшләрендә вә нәселләрендә бәрәкәт бирдек, вә аларның нәселеннән

килгән кешеләрнең бәгъзеләре көферлек вә бозыклык белән үзләренә ачык золым итүчеләрдер.

114. Тәхкыйк Муса илә Һарунга пәйгамбәрлек биреп нигъмәтләндердек.

115. Аларны вә кавемнәрен зур бәладән коткардык, ягъни Фиргауннең золымыннан вә суга

батудан коткардык.

116. Без аларга ярдәм бирдек һәм дошманнарын җиңделәр.

117. Вә Без аларга һәрнәрсәне бәян кылып бетергән Тәүратны бирдек.

118. Вә аларны туры юлга күндердек.

119. Вә соңыннан килгәннәргә Муса илә Һарунны яхшылык белән искә алуны калдырдык.

120. Яхшылык илә искә алулары Муса илә Һарунга сәлам булсын димәкләредер.

121. Тәхкыйк Без гөнаһтан сакланып яхшылык кылучыларга изгелек итәбез.

122. Дөреслектә алар Безнең хак мөэмин колларыбыздан иделәр.

123. Вә Ильяс та Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер.

124. Кавеменә: "Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аңа гыйбадәт кылмыйсыз" – диде.

125. Сезне вә һәрнәрсәне күркәм сурәттә халык кылучы Аллаһуны куеп, бәгел исемле сынымга

табынасызмы?

126. Ул – Аллаһ сезнең Раббыгыз вә әүвәлге бабаларыгызның Раббысыдыр.

127. Алар Ильясны ялганга тоттылар, үзләре вә сынымнары җыелып утта булырлар.

128. Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары утка кермәсләр.

129. Без Ильяска соңыннан килгәннәрнең телләрендә яхшы сүз калдырдык.

130. Ул сүз Ильяска сәлам булсын димәкләредер.

131. Гөнаһтан сакланып изге гамәлләр кылучыларга әнә шулай изгелек итәбез.

132. Дөреслектә Ильяс Безнең хак мөэмин колларыбыздан иде.

133. Вә Лут г-мдә Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер.

134. Без аны вә кавемен ґәзабтан коткардык.

135. Мәгәр аның хатынын ґәзабта кылучылардан кылдык.

136. Соңра калганнарын барчасын һәлак иттек.

137. Ий кәферләр, көндез ул тарафтан үткәнегездә аларның һәлак булган урынын күрерсез.

138. Һәм кич белән үткәндә дә күрерсез! Аларның хәлен күргәч, уйлап фикерләп карамыйсызмы?

139. Вә Йунүс та Безнең җибәргән пәйгамбәләребездәндер.

140. Йунүс иман китермәгән кавемен ташлап, кешеләр белән тулган зур көймәгә керде.

141. Көймә кузгалмады, шул сәбәпле көймәдәге кешеләр, арабызда качкан кеше бардыр, дип,

шөбаґә салдылар, һәм шөбаґә Йунүска чыгып, аны диңгезгә ташладылар.

142. Аны дәрхәл бер зур балык йотты, вә ул Аллаһ рөхсәтеннән башка кавемен ташлап киткәне

өчен үзен үзе шелтәлидер.

143. Әгәр Йунүс "Һич юктыр Илаһә, мәгәр Син генә йә Рабби, мин Сине һәр кимчелектән пакьсең

дип беләм, мин, әлбәттә, Синең рөхсәтеңнән башка китеп, үземә золым итүчеләрдән булдым", –

дип әйтмәсә иде.

144. Әлбәттә, ул балык карынында кешеләр терелеп каберләреннән кубарылган көнгә чаклы

торыр иде.

145. Без аны берникадәр вакыт балык карнында торганнан соң сырхау булганы хәлдә корыга

чыгарып ташладык, ягъни Аллаһ әмере белән балык Йунүсны су читенә, корыга чыгарып куйды.

146. Вә аның янында киң яфраклы агач үстердек, ул агач аңа кояштан күләгә булды һәм ул агач

янына чебен, черки, кигәвен кебиләр килмәделәр, чөнки аның тәне җәрәхәтләнгән иде. Ул шул

урында берничә көн торып Аллаһның рәхмәте белән бик тиз сәламәтләнде.

147. Без аны йөз меңле яки йөз меңнән артыграк кешеле шәһәргә пәйгамбәр итеп җибәргән идек,

балык карыныннан чыккач та шул шәһәргә җибәрдек.

148. Һәм бу юлы һәммәсе иман китерделәр, вә Без дә аларны билгеләнгән әҗәлләренә чаклы

малларыннан файдаландырдык, тыныч яшәттек.

149. Син алардан сорап кара: "Әйә кызлар Аллаһуның баласы булып, ирләр ул мөшрикләрнең

балаларымы?"

150. Яки Без фәрештәләрне кызлар итеп халык кылганыбызны алар күреп тордылармы?

151. Әгаһ булыгыз алар ялганчы булганлыкларыннан.

152. Аллаһуның баласы бар дип әйтәләр, тәхкыйк алар ул сүзләрендә ялганчылардыр.

153. Ий мөшрикләр, сез Аллаһ ир балаларны куеп кыз балаларны үзенә ихтыяр итте дисезме?

154. Сезгә ни булды, һич гакылга сыймый торган нәрсәне хөкем итәсез.

155. Аз гына булса да уйлап фикерләп карамыйсызмы?

156. Яки Аллаһуның баласы барлыгына сезнең ачык бер дәлилегез бармы?

157. Китабыгызны китерегез, укып карыйк, әгәр Аллаһуның баласы бар дигән сүзегез дөрес булса.

158. Мөшрикләр Аллаһ белән фәрештәләр арасында нәсеп кылдылар. Аллаһуның кызлары дип

әйтелгән фәрештәләр белделәр, ул сүзне әйткән мөшрикләрнең җәһәннәмгә кереп ґәзаб

кылыначакларын.

159. Аллаһ мөшрикләр ифтира кылган баладан пакьтер.

160. Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары Аллаһуга ялганны ифтира кылмаслар, алар ґәзабдан

ераклардыр.

161. "Сез мөшрикләр вә гыйбадәт кылган сынымнарыгыз,

162. сез кешеләрне имансыз, динсез итә алмассыз,

163. мәгәр җәһәннәмгә салыначак кешеләрне үзегезгә ияртеп аздырырсыз".

164. Җәбраил фәрештә әйтте: "Безнең арабызда фәрештәләрнең һәрберсенә билгеләнгән

гыйбадәт урыны бардыр.

165. Вә без гыйбадәттә, әлбәттә, саф-саф булып торабыз.

166. Вә без Аллаһу тәгаләгә даим тәсбихләр әйтәбез.

167. Гәрчә мөшрикләр әйтсәләр дә:

168. "Әгәр әүвәлге өммәтләргә иңгән китап кеби безгә дә бер китап иңгән булса,

169. Без, әлбәттә, Аллаһуның ихласлы колларыннан булыр идек", – дип.

170. Алар әйткәнчә Коръән килгән иде, аны инкяр иттеләр, эшләренең ахыры ничек булачагын

тиздән белерләр.

171. Тәхкыйк пәйгамбәр булган колларыбызга ярдәм бирәчәкбез, дигән вәгъдәбез булып үтте.

172. Алар, әлбәттә, ярдәм бирелмеш булырлар.

173. Дәхи мөэминнәр Безнең гаскәрләребездер, алар, әлбәттә, дошманнарын җиңәрләр.

174. Ий Мухәммәд г-м, син алардан вәгъдә иткән көнебез җиткәнче, алардан кисел!

175. Аларга ирешәчәк мәшәкатьләрне үзләренә күрсәт! Тиздән күрерләр мөэминнәргә нигъмәт,

кәферләргә ґәзаб хәзерләнгәнлеген.

176. Әйә алар ахмаклык белән Безнең ґәзабыбызның тиз килүен телиләрме?

177. Әгәр Безнең ґәзабыбыз ул кавемгә иңсә, куркытып та курыкмаган кавемнең таңы нинди яман

таң булыр.

178. Вәгъдә көненә чаклы алардан кисел!

179. Син аларга җәзаны күрсәт, хаклык кайда икәнен тиздән күрерләр!

180. Барча кимчелектән пакь булган синең Раббың, өстенлек һәм кодрәт Раббысыдыр, Ул

мөшрикләр сыйфатлаган нәрсәләрдән пакьтер.

181. Вә барча пәйгамбәрләргә Аллаһуның сәламе булсын!

182. Вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга мактау булсын!

[38] САД СҮРӘСЕ – 88 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Сад. Зекер, вәгазь, хикмәт иясе булган Коръән белән ант итеп әйтәмен.

2. Бәлки кәферләр хаклыктан каты тәкәбберләнмәктәләр һәм Аллаһуга вә рәсүленә каты

каршылык кылмакталар.

3. Үткән өммәтләрдән күпме өммәтне Без һәлак иттек, алар исә һәлакәт килгәндә кычкырдылар,

ялвардылар, аларга ошбу вакыт котылмак, качмак вакыты түгелдер диелде.

4. Кәферләр үзләренең арасына Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр килүгә ґәҗәбләнделәр

һәр кәферләр әйттеләр: "Ошбу мин пәйгамбәр дигән Мухәммәд г-м бик ялганчы вә сихерче бер

кешедер.

5. Ул безнең күп Илаһәләребезне бетереп, бер генә Аллаһуга гыйбадәт кылырга әмер итәме?

Аның бу эше шиксез ґәҗәб эштер."

6. Бер көн кураеш олугълары Әбү Талипка килеп, кардәшеңнең угълы Мухәммәд белән безнең

арабызны аер, ул безнең Илаһәләребезне юкка чыгарадыр, диделәр. Әбү Талип Мухәммәдне

чакырып, син аларның Илаһәләренә тимә, алар сиңа тимәсләр, диде. Мухәммәд г-м: "Әгәр иман

китереп Аллаһ бер генә дип әйтсәләр тимәмен", – диде. Соңра мөшрикләр Әбү Талип яныннан

чыгып әйттеләр: "Барыгыз, үзегезнең Илаһәләрегезнең гыйбадәтенә сабыр итегез, Мухәммәднең

Аллаһуны берләгез дигән сүзе безгә бер бәладер, аннан котылмак юктыр".

7. Без Мухәммәд әйткән сүзләрне иң ахыргы өммәт булган Гыйса өммәтендә дә ишетмәдек, Аллаһ

ялгыз, бер генә дигән сүзе ялгандыр.

8. Безнең арабызда фәкыйрь вә ятим булган Мухәммәдкә Коръән иңәме соң? Ихтималы да юк

диделәр. Аллаһ әйтте: "Бәлки алар Минем Коръәнем хакында шиктәләрдер, чөнки алар

Мухәммәднең пәйгамбәрлегенә ышанмыйлар. Бәлки алар минем ґәзабымны татыганнары юк әле.

9. Яки Раббыңның рәхмәт хәзинәләре аларның кулындамы? Пәйгамбәрлекне вә байлыкны үзләре

теләгән кешегә бирер иделәр, бәлки Ул – Аллаһ газиздер, һичкем Аны җиңә алмас, вә бирүчедер,

үзе теләгән бәндәсенә бирер.

10. Яки җир, күкләргә һәм араларында булган нәрсәләргә патшалык алар кулындамы? Төрле

сәбәпләр белән күккә менсәләр дә, җиргә вә күкләргә хуҗа булсыннар!

11. Аллаһуга вә пәйгамбәргә каршы сөйләүчеләр, Исламга каршы сугышучы таифәдән бер

хурлыкка төшкән түбән кавемдер.

12. Болардан элек Нух вә Гад кавеме үзләренең пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, Фиргаун үзенә

охшамаган кешеләрне тактага кадаклар белән кадаклап үтерер иде.

13. Сәмуд, Лут вә Әйкә кавеме пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, алар пәйгамбәрләре белән

сугышучы кәфер гаскәре иделәр.

14. Ул кавемнәрнең һәр барчалары да пәйгамбәрләрен ялганга тотканнары өчен, дөньяда ук

ґәзабыбыз аларга лязем булды.

15. Коръәнгә ышанмаучылар көтмәсләр, мәгәр фәрештәнең бер кычкырганын көтәрләр, ул

тавышның вакыты җиткәч, һич тә кичектерү булмас.

16. Мәккә мөшрикләре мәсхәрә кылып әйттеләр: "Ий Раббыбыз, безгә вәгъдә иткән ґәзабыбыздан

өлешебезне кыямәттән элек хәзер үк бир дип.

17. Ий Мухәммәд г-м, аларның үз зарарларына сөйләгән сүзләренә сабыр ит! Безнең колыбыз

Даудны сөйлә, ул гыйбадәттә куәт иясе иде, көн аша рузә тотып гыйбадәт кылыр иде, вә һәр

мәкруһ эшләрдән тәүбә итеп Аллаһуга кайтучыдыр.

18. Без Дауд пәйгамбәргә зекердә тауларны иярттек, аның белән бергә иртә вә кич тәсбих

әйтерләр иде.

19. Вә кошларны да зекердә аңа иярттек, һәммәсе аның янына җыелып тәсбих әйтерләр иде.

20. Без аның хакимиятен гаскәр вә сакчылар белән куәтләдек, вә шәригать хөкемнәрен бирдек,

һәм сүздә ачык сөйләүне, ягъни батылдан аралап хак сүзне сөйләүне бирдек.

21. Ий Мухәммәд г-м, сиңа ике вәгъдәченең Дауд янына хөкем иттерергә килгән хәбәрләре

ирештеме? (Дауд г-мнең туксан тугыз хатыны бар иде, шуның өстенә бер кешенең ахыргы хатынын

таләп итмәктә иде. Даудны тәнбиһ итмәк өчен кеше сурәтендә ике фәрештә килделәр). Алар

килеп михрабтан мәсҗиднең эченә үттеләр.

22. Алар кеше сурәтендә Дауд янына кергәч, Дауд бу кешеләр кайдан керделәр дип куркып калды,

чөнки ишекләрдә көчле сакчылар бар иде. Кеше сурәтендәге фәрештәләр әйттеләр: "Син бездән

курыкма, без ике дәгъвәчеләрбез, беребез икенчебезгә золым итмештер, арабызны хаклык белән

хөкем ит, безгә золым итмә, һәм бу эшебездә безне туры юлга сал!

23. Аларның берсе әйтте: "Менә бу иптәшем диндә минем кардәшемдер, аның туксан тугыз сарыгы

бар, минем исә бер генә сарыгым бар, шул бер сарыгыңны миңа бир, дип, минем белән низагъ

кыла, вә сүзендә мине җиңде, минем ни әйтергә дә хәлем калмады", – дип.

24. Дауд әйтте: "Туксан тугыз сарыгы була торып синең бер сарыгыңны сорап сиңа золым иткән.

Уртаклык илә эш кылучылардан, әлбәттә, бер-берсенә золым итәрләр, мәгәр иман китереп изге

гамәлләр кылган мөэминнәр золым итмәсләр, ләкин андый кешеләр аздыр". Фәрештәләр бу

сүзләрне ишеткәч Дауд үз зарарына хөкем итте, дип күккә аштылар. Дауд эшне аңлады бу ике

фәрештәнең аны сынар өчен һәм тәнбиһ итәр өчен килгәннәрен белде, Раббысыннан гафу

сорады, вә сәҗдәгә китте һәм тәүбә итте.

25. Ярлыканырга теләгән хатасын гафу иттек, вә кыямәт көнендә Безгә якын булу һәм аңа күркәм

урын бардыр.

26. Ий Дауд, Без сине җир өстендә хәлифә кылдык, кешеләр арасында хаклык илә хөкем ит, нәфес

һаваңа иярмә, әгәр иярсәң ул нәфес сине Аллаһ юлыннан адаштырыр. Бит Аллаһ юлыннан

адашканнаргадыр каты ґәзаб, кыямәт көнне булачак хисапны онытып, фарыз, ваҗеб гамәлләрне

калдырып, хәрам эшләрне эшләгәннәре өчен.

27. Без җирне вә күкләрне вә араларында булган нәрсәләрне файдасыз, хикмәтсез яратмадык,

хикмәтсез яратылган дип уйлау кәферләрнең эшедер, кәферләргә ни үкенеч вә һәлакәтлек утка

керүләре сәбәпле.

28. Әйә Без иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрне, җир өстендә төрле бозыклык

кылучы фасыйклар белән бертигез кылырбызмы? Яки гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәрне,

гөнаһка чумган залимнәр белән бертигез кылырбызмы? Әлбәттә, тигез кылмабыз, аерырбыз.

29. Без сиңа иңдергән китап күп файдалы вә бәрәкәтледер, аятьләрен уйлап фикерләп

аңласыннар өчен һәм гакыл ияләре вәгазьләнсеннәр өчен иңдердек.

30. Вә Без Даудка Сөләйманны һибә кылдык, нинди хуш бәндәдер ул Сөләйман, ул һәрвакыт

тәүбә тәсбих белән Аллаһуга кайтучыдыр.

31. Икенде намазына хәтле Сөләйманга Аллаһның рәхмәтеннән гаептән атлар бирелде, ул атлар

бик җиңел, бик тиз йөрүче һәм күренештә бик тә матур атлардыр. Сөләйман атларның

матурлыгына мәхәббәт итеп, аларны уйнату илә мәшгуль булды, хәтта икенде намазын онытып

кичектерде.

32. Сөләйман үкенеп әйтте: "Мин атлар мәхәббәтенә авышып, Раббымның зекере булган намазны

кичектердем, хәтта кояш баеды,

33. ул атларны миңа китерегез", – диде, атларны китергәч, Сөләйман муеннарыннан һәм

аякларыннан сыйпады.

34. Тәхкыйк Без Сөләйманны патшалыгын алмак белән бәлаләндердек, чөнки аның патшалыгы

йөзегендә иде, бер кич нәзеген хатыны янына калдырып киттек тә, Сөләйман сурәтендә бер җен

йөзекне алып китте, шуның белән Сөләйманның кулыннан патшалык китте. Вә Без аның курсисенә

бер гәүдәне яки әлеге йөзекне алган җенне утырттык, соңра Сөләйман тәүбә итте, Аллаһуга

кайтты. Ягъни йөзекне кулга төшереп яңадан патша булды.

35. Әйтте: "Ий Раббым, мине ярлыкагыл, вә миннән соң һичкемгә лаек булмаган олугъ

патшалыкны миңа биргел, тәхкыйк Син һәрнәрсәне һибә кылып бирүчесең.

36. Сөләйманга җилне ирекле кылдык, ул җил аның боерыгы белән теләгән җиргә йомшак кына

барыр иде.

37. Дәхи диңгез төбенә төшеп энҗе-мәрҗән ташларын чыгара торган җеннәрне вә бөек биналар

ясый торган җеннәрне аңа буйсындырдык.

38. Башка шайтаннарны кешеләргә зарарлары тимәсен өчен, бер урынга җыеп кулларын

муеннарына богауладылар.

39. Ий Сөләйман, бу әйтелгән нәрсәләр сиңа биргән нәрсәләребездер, теләгән кешеңә теләгән

нәрсәңне бир, яки һичнәрсә бирмичә үзеңдә сакла, ул нәрсәләрдә сиңа хисап юктыр.

40. Дәхи ул Сөләйманга хозурыбызда Безгә якын булу һәм кайта торган күркәм урын бардыр.

41. Янә колыбыз Әйүб пәйгамбәрне сөйлә, Әйүб Раббысына дога илә мөрәҗәгать итте: "Ий

Раббым, мине шайтан авырлык вә каты мәшәкать илә тотты, малымны вә балаларымны һәлак

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 35
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.