Latin

Коръән Тәфсире - 38

Total number of words is 3624
Total number of unique words is 1540
31.3 of words are in the 2000 most common words
44.9 of words are in the 5000 most common words
52.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз! Шул Аллаһуга гына гыйбадәт кылу туры вә хак юлдыр.

65. Гыйса динендәге насаралар ничә төрле мәзһәбкә, вә төрле фиркаларга бүленделәр һәм

диннәрен боздылар, кыямәт көненең рәнҗеткүче ґәзабыннан бер чокыр бардыр Гыйса Аллаһуның

угълы дип үзләренә золым иткән кешеләргә.

66. Кәферләр Коръән юлына кермичә нәрсә көтәләр? Юк, алар көтмиләр, мәгәр кыямәт көнен генә

көтәләр, ул кыямәт аларга искәрмәстән килер, хәтта сизмичә дә калырлар.

67. Дөньяда вакытта Коръән юлыннан башка юлда бер-берсенә дус булган кешеләр, кыямәт көнне

бер-берсенә дошман булырлар, мәгәр Коръән юлында бергә тәкъвалык кылган мөэминнәр

ахирәттә дә дус булырлар.

68. Аларга әйтелер: "Ий тәкъвалыкта дус булган мөэмин бәндәләрем бүген сезгә куркыныч һәм

көенеч юк."

69. Ул тәкъвалыкта дус булган мөэминнәр, Безнең аятьләребезгә ышандылар һәм Коръән белән

гамәл кылып хак мөселман булдылар.

70. Инде шатланганыгыз хәлдә үзегез һәм хатыныгыз җәннәткә керегез!

71. Җәннәттә алар тирәсендә алтын табакларда тәгамнәр вә борынсыз савытларда эчемлекләр

йөртелер, вә анда нәфесләр теләгән нәрсәләр, вә күзләр карап ләззәт ала торган нәрсәләр

бардыр, вә сез анда мәңге рәхәттә булырсыз.

72. Ошбу җәннәт сезгә Коръән белән гамәл кылганыгыз өчен бирелде.

73. Вә сезнең өчен анда күп җимешләр булыр, алардан сез ашарсыз.

74. Коръән белән гамәл кылмаучылар тәхкыйк җәһәннәм ґәзабында мәңге калучылардыр.

75. Алардан ґәзаб аз гына да җиңеләйтелмәс вә алар котылудан өметләрен өзеп тик торырлар.

76. Без аларга золым итмәдек, ләкин алар үз-үзләренә золым итүче булдылар.

77. Җәһәннәм кешеләре ґәзабның катылыгыннан җәһәннәм патшасына әйтерләр: "Ий патша

Раббыңнан сорагыл, Ул безне үтерсен!" Патша әйтер: "Сез ґәзабда мәңге булачакларсыз,

чыкмассыз һәм үлмәссез.

78. Ий кешеләр, Без Коръән иңдереп сезгә хаклык белән килдек, ләкин күбрәгегез хаклыкны яман

күрәсез һич кабул итмисез.

79. Алар хакка каршы мәкерлек кылсалар, Без дә аларга каршы каты мәкерлек кылырбыз. Алар

хакны җимерә алмаслар, әмма үзләре һәлак булырлар.

80. Әйә алар уйлыйлармы Без аларның яшерен серләрен һәм кычкырып сөйләшкәннәрен

Белмибез, дип? Бәлки Без барчасын ишетәбез вә Беләбез, шуның өстенә фәрештәләребез

һәрвакыт яннарында торып барча эшләрен язарлар.

81. Аларга әйт: "Әгәр Аллаһуның баласы булса иде, мин Аның баласына барчагыздан әүвәл

гыйбадәт кылыр идем", – дип.

82. Җир вә күкләрнең һәм Ґәрешнең Раббысы балалы булудан бик тә пакьдер. Мөшрикләр күпме

генә әйтсәләр дә Аллаһ андый кимчелектән пакьдер.

83. Инде син аларны куй, батыл игътикадләрендә адашып йөрсеннәр, вә дөньялары белән

уйласыннар, хәтта вәгъдә ителгән көннәренә чаклы.

84. Ул – Аллаһ күктәге мәхлукларга да Илаһәдер, вә җирләге мәхлукларга да Илаһәдер, вә Ул –

Аллаһ хөкем итүче вә һәрнәрсәне белүчедер.

85. Җир вә күкләрнең вә араларында булган нәрсәләрнең патшасы булган Аллаһ, мөшрикләр

сыйфатлаган тиешсез сыйфатлардан, – әлбәттә, бөек вә пакьдер, вә кыямәт булачак вакытыны

белмәктә Аның хозурындадыр, вә кубарылганнан соң кайтмак Аңаргадыр.

86. Аллаһудан башканы Илаһә тотучылар ахирәттә һичкемгә – шәфәгать итә алмаслар, мәгәр

Аллаһ бер, Коръән Аллаһ китабы, Мухәммәд г-м Аллаһуның расүле, дип, шәһадәт бирсә һәм

шәригатьне белсә вә аны дөрес үтәсә, шәфәгать тиешле булыр.

87. Әгәр син алардан сезне кем халык кылды дип сорасаң, алар, әлбәттә, Аллаһ халык кылды

диячәкләр. Инде Аллаһ гыйбадәтен ташлап кайда баралар?

88. Мухәммәд г-мнең сүзе: "Ий Раббым, ошбу кавем инде һич иман китерәчәк түгелләрдер."

89. Аллаһ әйтте: "Син алардан кисел, биз, вә алардан киселеп киткәндә аларга сәлам бир, алар

тиздән белерләр эшләренең яманлыгын."

[44] ДУХАН (ТӨТЕН) СҮРӘСЕ – 59 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Ха мим.

2. Кеше өчен кирәк нәрсәләрнең барчасын ачык бәян итүче Коръән белен ант итеп әйтәмен.

3. Без ул Коръәнне мөбарәк кадер кичәсендә иңдердек, Без Коръән белән имансызларны

"куркытучы булдык.

4. Ул кадер кичәсендә киләсе елга хәтле булачак эшләр хөкем ителер, ягъни тумак, улмәк, ризык

ва дөньядагы башка булачак вакыйгалар тәгаен ителер.

5. Һәр әмер хикмәт буенча Безнең хозурыбызда хасил булган хәлдә, Без ул көндә мөэминнәргә

фәрештәләр җибәрер булдык,

6. мөэминнәргә Раббыңнан рәхмәт булган хәлдә чөнки, Ул – Аллаһ бәндәләренең хәлләрен белер,

сүзләрен ишетер.

7. Ул – Аллаһ җир вә күкләрнең һәм аларның арасында булган нәрсәләрнең тәрбиячеседер, әгәр

сез ышанганыгыз хәлдә аны белер булсагыз.

8. Юктыр Илаһә, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Ул тергезер һәм үтерер, Ул – Аллаһ сезнең һәм әүвәлге

аталарыгызның Раббысыдыр.

9. Имансызлар Коръән вә кыямәт хакында икеләнеп – шикләнеп уйнап көлеп сөйлиләр.

10. Кыямәт көнен көтүче имансызлар өчен ул көндә күк каты төтен белән тулган булыр.

11. Ул төтен" кешеләрне каплар, вә әйтерләр: "Бу төтен рәнҗеткүче ґәзабдыр", – дип.

12. Ий Раббыбыз, бу ґәзабны бездән алгыл, без иманга килербез, диярләр.

13. Аллаһ әйтер: "Хәзер кайда инде аларга вәгазьләнеп төзәлергә ирек бирелмәк, бу вакыттагы

иман файда бирмәс, бит аларга дөньяда пәйгамбәрлеге ачыкланган Мухәммәд г-м килде.

14. Соңра пәйгамбәрләрдән баш тарттылар, вә: "Ул Коръәнне башка бер кешедән өйрәнүче

мәҗнүндер" – диделәр.

15. Ий залим кәферләр, Без сездән ґәзабны аз вакытка гына алырбыз, әгәр сездән ґәзабны яки

ачлыкны алсак, янә дә кәфер вә бозык эшләрегезгә кайтасыз.

16. Килер җәза көне, ул көндә Без аларны куәт белән тотарбыз, чөнки ул көндә Без үч алучыбыз.

17. Ошбу кәферләрдән элек Фиргаун кавеменә күп мал биреп сынадык, вә аларга хөрмәтле

пәйгамбәр Муса ачык галәмәтләр белән килде.

18. Ул әйтте: "Ий Аллаһ бәндәләре миңа Аллаһ хакларын үтәгез, ягъни Аллаһуга ышаныгыз һәм

Аны бер генә дип белегез һәм Аңа гына гыйбадәт кылыгыз, вә миңа итагать итегез, миң сезгә

Аллаһуның пәйгамбәренең вәхий белән имнимен, ягыш ялганчы, хыянәтче түгелмен.

19. Аллаһуның вәхиен һәм пәйгамбәрен кимсетеп олугъланмагыз, чөнки мин сезгә

пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр белән килдем.

20. Кәферләр Мусаны таш белән бәреп үтерәбез диделәр, Муса әйтте: "Мине таш белән бәреп

үтермәгегездән, сезнең дә минем дә Раббыбыз булган Аллаһуга тәвәккәл кылдым вә Аңа

тотындым.

21. Әгәр сез миңа иман китермәсәгез, мине үз ихтыярыма куегыз ягъни җибәрегез", – диде, алар

исә җибәрмәделәр.

22. Муса Раббысына дога кылып әйтте ки, ий Раббым, бу кавем азган кәфер кавемдер миңа

итагать итмиләр, дип.

23. Аллаһ әйтте: "Төнлә Минем бәндәләрем Ягькуб балаларын алып Мысырдан качып китегез,

алар исә сезнең артыгыздан куарга чыгарлар.

24. Үзегез чыккан диңгездәге юлларны ачык көенчә калдыр, чөнки сезнең артыгыздан Фиргаун

кавеме кереп батып һәлак булачаклар."

25. Фиргаун кавеме суга батып һәлак булганда, Мысырда күпме бакчалары вә елгалары калды.

26. Вә күп игеннәр вә хөрмәтле яхшы урыннар калды.

27. Вә бик күп нигъмәтләр, җимешләр калды.

28. Эш Без әйткәнчәдер, күп нәрсәләре калды, аларның калган байлыкларына башкаларны хуҗа

кылдык.

29. Аларның һәлак булуына җир дә һәм күк тә еламады, һәм ґәзаблары икенче вакытка

кичектерелмәде.

30. Тәхкыйк Без Ягъкуб балаларын хур итә торган ґәзабтан коткардык.

31. Ул ґәзаб аларга Фиргауннән иде, кыз балаларын суйдырып, үзләрен авыр эшләрдә эшләтә

иде, ул Фиргаун тәкәбберлектә вә явызлыкта чиктән үтүчеләрнең иң өстене иде.

32. Без Ягъкуб балаларын белеп ихтыяр иттек, алардан бик күпләрне дөньяга пәйгамбәр итеп

җибәрдек.

33. Вә аларга ачык аятьләр, төрле могҗизалар һәм күп нигъмәтләр бирдек.

34. Кәферләр әлбәттә зур инкяр сүзне әйтерләр.

35. Безгә үлем бер генә мәртәбә киләдер, үлгәннән соң, әлбәттә, без тереләчәк түгелбез ягъни

үләбез дә бетәбез, терелү да юк һәм җавап бирү дә юк, диләр.

36. Янә ул кәферләр, үлгәннән соң терелү бар дисәгез, безнең әүвәлдә үлгән ата-бабаларыбызны

тергезеп кигерегез, диләр.

37. Хәзерге кәферләр куәтлерәкме яки әүвәлге Гад, Сәмуд кавемнәре куәтлерәк иделәрме?

Куәтле булсалар да Без аларны һәлак иттек, чөнки алар бозыклык кылучы имансыз кавем иделәр.

38. Без җирне һәм күкләрне вә аларның арасында булган нәрсәләрне уйнап шаярып бушка гына

халык кылмадык. Ягъни Аллаһ дөньяны төзеде, Үзенең бер генә Илаһә икәнлеген вә Ул гына

халык калган затлар һәммәсе мәхлук, вә һәммәсе Аллаһуга гына мохтаҗ икәннәрен раслар өчен,

вә кешеләрне ышану да, ышанмау да һәм яхшылык та вә иманлык та сынар өчен төзелде.

39. Зекер үтелгәннәрне һәммәсене фәкать хаклык белән халык кылдык, ләкин имансызлар Безнең

хак эшебезне белмиләр.

40. Кыямәт көне барча кешеләрнең җыелачак бер көннәре бардыр ки, ул көндә кемнең эше хак вә

кемнең эше батыл – бик каты аерылыр.

41. Ул көндә кардәшләр вә дуслар бер-береннән аз гына ґәзабны да китәрә алмаслар, вә алар

ярдәмләнмеш тә булмаслар.

42. Мәгәр Аллаһ рәхмәт иткән мөэминнәр бер-берсен шәфәгать итә алырлар, Ул – Аллаһ

имансызлардан үч алуда каты вә мөэминнәргә рәхимледер.

43. Хакыйкатьтә җәһәннәмдә үсә торган Зәккум агачының бик ачы җимеше 44. явызлыгы күп булган имансызларның ашамлыгыдыр.

45. Эрегән җиз кеби.

46. Аны ашаган кешеләрнең эчендә су кайнаган кеби кайнар.

47. Зүбани этләренә әйтелер: "Тотыгыз ул имансыз явыз кешене һәм җәһәннәмнең уртасына

өстерәп илтегез."

48. Соңра ґәзаб фәрештәләренә әйтелер: "Аның башына бик нык кайнар су коегыз, ґәзаб булсын

очен."

49. Соңра аңа әйтерләр: "Таты ґәзабыңны, син дөньяда кавемең каршында байлыгың вә зурлыгың

илә ґәзиз вә хөрмәтле идең.

50. Ошбу ґәзаб, сез дөньяда вакытыгызда ышанмаган вә көлгән ґәзабыгыздыр", – дип.

51. Дөреслектә Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәр җәннәттә тыныч имин урында

булырлар.

52. Вә ашамак эчмәк илә ләззәтләнә торган бакчалар һәм чишмәләр илә файдаланырлар.

53. Алар анда нечкә вә калын ефәк һәм парча киемнәр киярләр, вә яхшы диваннарда бер-берсенә

каршы утырып шатланышып сөйләшерләр.

54. Әйтелгәнчә, аларны хөрмәт иткәнебез кеби ак йөзле, кара күзле бик чибәр хур кызлары белән

дә аларны хөрмәт итәчәкбез.

55. Вә алар үзләре теләгән һәрбер җимешнең алларында булуын сорарлар, һәм алар теләгән

җимешләр бетүдән яки зарарлы булудан имин булган хәлдә китерелер.

56. Алар дөньяда татыган үлем ачысын, җәннәттә татымаслар, ягъни анда үлү булмас. Аллаһ

аларны җәһәннәм ґәзабыннан да саклар.

57. Ошбу зекер ителгән нигъмәтләр, аларга Раббыңның рәхмәте вә юмартлыгыдыр. Бу

нигъмәтләр исә аларга зур бәхет вә бөек өстенлектер.

58. Без Коръәнне үз телендә иңдереп сиңа җиңел кылдык, шаять гарәбләр үз телләрендә булган

Коръән белән вәгазьләнеп, башкалардан алдарак иман китерерләр.

59. Коръәнгә иман китермәгән кешеләрнең һәлак булуларын көт, бит алар үзләре дә шуны

көтәләр.

[45] ҖАСИЙӘ (ТЕЗЛӘНҮ) СҮРӘСЕ – 37 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Ха мим.

2. Ошбу Коръәннең иңмәклеге, һәр эштә җиңүче вә һәр эштә хикмәтне ригая итүче Аллаһудандыр.

3. Дөреслектә җирдә һәм күкләрдә ышанучылар өчен Аллаһуның берлегенә вә кодрәтенә дәлаләт

итә торган галәмәтләр бардыр.

4. Дәхи сезнең халык ителешегездә вә бер хәлдән икенче хәлгә күчүегездә, һәм җир өстенә

таратылган җан ияләрендә, ышанып ахирәткә хәзерләнүчеләр өчен, әлбәттә, галәмәтләр -бардыр.

5. Дәхи төн вә көннең берсе – якты, берсе караңгы булуында һәм берсе килеп берсе китүендә, вә

Аллаһуның күктән су иңдереп ризык булсын өчен үлгән җирне тергезеп һәр нәрсәне үстерүендә, вә

төрле җилләр җибәрүендә, Аллаһуга ышанмыйча вә Аңа гыйбадәт кылмыйча Аның дөньясында

яшәү тиешсез, хаксыз икәнлекне аңлап белгән кешеләр өчен гыйбрәтләр бардыр.

6. Ошбу Коръән сүзләре Аллаһуның аятьләредер, ул аятьләрне Без сиңа хаклык белән укыйбыз,

Аллаһудан соң нинди затка иман китерерләр, вә Аның Коръән аятьләреннән соң нинди сүзләргә

иман китерерләр?

7. Ялганчы, күп гөнаһлы имансызларга ґәзаб йөзеннән җәһәннәм чокырыдыр.

8. Аңа укылган Аллаһ аятьләрен ул ишетер, соңра тәкәбберләнеп, ишетмәгәнгә салышып, кабул

итүдән баш тартыр, андый кешегә рәнҗеткүче ґәзаб булачагы белән хәбәр бир.

9. Ул имансыз, әгәр аңа аятьләрдән бер аять ирешеп, ул аятьне Коръәндәге Безнең аятебез

икәнне белсә, аны мәсхәрә кылырга тотыныр. Андый кешеләргә ахирәттә хур итүче ґәзаб булыр.

10. Аларның артларында җәһәннәм бардыр, ул вакытта аларга кәсеп иткән маллары вә балалары

һич тә файда бирмәс, вә Аллаһ урынына Аллаһудан башканы дус тоткан затлары да файда

бирмәс, вә аларга ахирәттә түзә алмаслык олугъ ґәзаб бардыр.

11. Ошбу Коръән адашу караңгылыгыннан чыгып, туры юл яктылыгына керергә сәбәбдер. Әмма

Раббыларының аятьләрен инкяр итүчеләргә, ахирәттә рәнҗеткүче ґәзабтан каты ґәзаб бардыр.

12. Диңгезләрнең барча байлыкларыннан файдалан

ырга Аллаһ сезгә ирек бирде, диңгезләрдә кәсеп белән йөргән вакытыгызда, корабларыгыз

Аллаһуның рәхмәте вә әмере илә йөридер, Аллаһуның ошбу нигъмәтләренә шаять шөкер итәрсез.

13. Дәхи Аллаһ җирдәге вә күкләрдәге барча нәрсәләрне Үзеннән рәхмәт итеп сезгә мөсәхәр итте,

ягъни сезнең өчен бар итте. Уйлап фикерләп карый белгән кешеләр өчен бу эшләрдә галәмәтләр

бардыр.

14. Мөэминнәргә әйт: "Кыямәт көненә, Аллаһ хөкеменә ышанмаган кешеләрнең җәбер

золымнарын гафу итсеннәр, золым иткән кавемнәргә кәсеп иткән гөнаһларына Аллаһ ахирәттә

җәза бирер өчен.

15. Берәү яхшы эшләр эшләсә файдасы үзенәдер. Вә берәү бозык эшләр эшләсә зарары

үзенәдер. Соңра кубарылып Раббыгызга кайтырсыз.

16. Тәхкыйк Ягькуб балаларына Тәүрат, хикмәт вә пәйгамбәрлек бирдек, вә аларны яхшы

ризыклар белән ризыкландырдык, вә үз вакытларында аларны дөнья халкыннан артык кылдык.

17. Дин эшләреңдә аларга дәлилләр бирдек, Мухәммәд г-мнең киләчәген белдердек, алар башта

ихтыйлаф итмәделәр, мәгәр һәрнәрсәгә дәлил килгәннән соң бер-берсенә хөседлек белән

ихтыйлаф иттеләр. Раббың алар ихтыйлаф иткән нәрсәдә кыямәт көнне аларны хөкем итәр.

18. Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа дин эшләрендә шәригать төзеп бирдек, шул Без төзеп биргән

шәригать хөкемнәренә ияр, әмма җаһиллек белән батыл динне тотучы мөшрикләрнең һәм

бидеґәтче сукырларның нәфес һаваларына яки аларның гадәтләренә иярмәгел, алар эшләгән

шәригатькә хыйлаф эшләрне эшләмәгел, Безнең шәригатебезгә иярмәгән кешеләргә дини

мәрәсемнәр үтәмәгел, һәм бидеґәт, хорафәт, ырымнардан ерак булгыл!

19. Әгәр аларга иярсәң сиңа ґәзаб тиешле булыр да, ул вакытта алар Аллаһ ґәзабыннан сине

коткарырга кадир булмаслар. Мөшрикләр бер-берсенә, бидеґәтчеләр дә бер-берсенә дуслардыр,

алар, галимнәрдер, син аларга ияреп диндә аларга дус булма! Бит Аллаһ, Аның шәригатенә

хыйлафлык кылудан сакланучы тәкъва мөэминнәрнең дустыдыр.

20. Ошбу Коръән, кешеләрнең гакылларына вә күңелләренә хакыйкый белем күзедер, аның белән

олугъ максудкә, мәңгелек бәхеткә ирешү юлын күрерләр, вә ул Коръән белән гамәл кылган кеше

адашу юлыннан чыгып туры юлга керер, вә аның белән гамәл кылучыларга Аллаһудан рәхмәтдер.

21. Әйә бозык эшләрне вә имансызлыкны кәсеп итүчеләр зан кылалармы, Без аларны иман

китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәр белән бертигез хөкем итәрбез дип, вә иманлылар белән

имансызларның яшәве дә үлүләре дә бертигез булыр дип уйлыйлармы? Аларның Аллаһ дуслары

белән Аллаһ дошманнары бертигез дип хөкем итүләре нинди яман хөкемдер. "Коръән белән гамәл

кылучылар җәннәтле, әмма Коръән белән гамәл кылмаучылар җәһәннәмледер. Шул ике җәмәгать

мәңге бертигез булмаслар".

22. Аллаһ җирне вә күкләрне хаклык белән төзеде, һәр кеше кылган яхшылыгы вә яманлыгы белән

хөкем ителсен өчен, алар сәвабны киметеп яки гөнаһны арттырып золым ителмәсләр.

23. Күрәсеңме нәфес һавасын Аллаһ урнына тотучыны, ул юк-бар нәрсәгә табыныр яки, Аллаһ

динен нәфесе теләгәнчә үзгәртер һәм бозар, Аллаһ ул кешене адаштырыр, ул кешенең

азгынлыкта булачагын алдан ук белгән хәлдә, вә аның колагына һәм күңеленә пәрдә кылыр хак

сүзне ишетмәс, һидәяткә төшенмәс, вә күзенә пәрдә кылды – гыйбрәтләрне күрмәс. Ул кешене

Аллаһ адаштырганнан соң кем аны туры юлга күндерә алыр? Әйә сезләр вәгазьләнмисезме?

24. Кыямәтне вә терелүне инкяр итүчеләр әйттеләр: "Без бу дөньяда гына яшибез, икенче дөнья

юк, бәгъзеләребез үләдер, ә бәгъзеләребез анасыннан туып тереләдер, вә безне үтермидер

һичнәрсә, мәгәр заманаларның үтүе белән картаеп үләбез аннан соң терелү булмый", – дип.

Аларның бу сөйләгән сүзләре белемсез вә дәлилсездер, алар сукыр фикерләре белән шулай зан

кылалар.

25. Әгәр аларга Безнең ачык аңлаешлы аятьләребез укылса, үлгәннән соң терелүне инкяр

итүчеләрнең дәлиле булмас, мәгәр әйтерләр: "Сүзегез дөрес булса, безнең әүвәлдә үлгән

аталарыбызны терелтеп китерегез", – дип.

26. Син әйт: "Аллаһ сезне терелтәдер, соңра үтерәдер, соңра шиксез булачак кыямәт көнне

барчагызны тергезеп бер урынга җыячактыр, ләкин күбрәк кешеләр аны белмиләр.

27. Җир вә күкләр мөлке Аллаһу тәгаләнекедер, кыямәт көне булганда имансыз кешеләрнең

алданганлыклары вә хәсрәтләре ачыкланыр.

28. Ул көндә күрерсең, Аллаһудан куркып һәрбер өммәт тезләнер вә һәр өммәт үзенең гамәл

дәфтәренә чакырылыр, бүген кылган гамәлләрегез буенча җәза аласыз, диелер.

29. Сезнең гамәләрегез язылган ошбу китабыбыз хаклык белән сезгә дөресен генә сөйлидер,

дөньяда кылган гамәлләрегезне Без фәрештәләребездән яздырмыш идек.

30. Әмма иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләрне Раббылары рәхмәте белән җәннәткә

кертер, ошбу эш аларга олугъ бәхеткә ачык ирешүдер.

31. Вә әмма имансыз кешеләргә: "Әйә Минем Коръән аятьләрем сезгә укылмадымы, сез аны

ишеткәч тәкәбберләндегез вә имансыз кавем булдыгыз", – диелер.

32. Ий имансызлар, әгәр сезгә әйтелсә, кешеләрне тергезеп кубару белән Аллаһуның вәгъдәсе

хактыр, һәм кыямәтнең булачагында шик юк дип, сез әйттегез: "Без кыямәтнең нәрсә икәнен

белмибез, без аны зан гына итәбез шуңа күрә без ышанучылардан түгелбез", – дип.

33. Дөньяда кылган явызлыкларының җәзасы ахирәттә ачыкланыр, хакны инкяр итеп мәсхәрә

итүләренең ґәзабы аларга лязем булды.

34. Аларга әйтелер: "Үзегез ошбу кыямәт көненә килүне онытып азгынлыкта йөрегәнегез кеби Без

дә сезне утта калдырып онытырбыз, сезнең урыныгыз уттыр вә сезгә ярдәмчеләрдән һичкем

булмас", – дип.

35. Ошбу ґәзаб сезгә тиешле булды, Аллаһ аятьләрен мәсхәрә иткәнегез өчен һәм сезне дөнья

тереклеге алдады, дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калдыгыз. Бүген алар инде уттан

чыгарылмаслар, вә тәүбә итагать илә Аллаһуны ризалау да алардан соралмас.

36. Инде барча мактау вә сәнәләр җир-күкләрне вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһугадыр!

37. Җирдә һәм күкләрдә олугълык Аллаһуга гынадыр, вә Ул ґәзиз вә хәкимдер.

[46] ӘХКАФ (КОМЛЫК) СҮРӘСЕ – 35 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Ха мим.

2. Коръәннең иңүе ґәзиз вә хәким булган Аллаһудандыр.

3. Без җир вә күкләрне һәм аларның араларында булган нәрсәләрне һәр яклап дөресләп төзедек,

кыямәткә хәтле торсыннар өчен. Әмма имансыз булган кешеләр, Коръән белән куркытылмыш

ґәзаблардан куркудан баш тарталар.

4. Аларга әйт: "Әйә беләсезме Аллаһудан башка гыйбадәт кылган сынымнарыгыз, җирдә нәрсә

халык кылдылар, миңа күрсәтегез, яки Аллаһуга тиң булып, Аның белән бергә күкләрне

төзеделәрме? Инде Коръәннән әүвәл иңгән бер китапны китерегез, сүзегезнең дөреслегенә миңа

шәһадәт бирсен, яки сынымнарга гыйбадәт кылу дөрес икәнлекне раслаучы дәлил әсәрләрен

күрсәтегез, әгәр дәгъвәгез дөрес булса", – дип.

5. Аллаһудан башка затка гыйбадәт кылучы кешедән дә адашучырак кеше бармы, догаларын

сораганнарын кабул итәргә нәрсәдер бирергә мәңге көчләре җитми торган сынымнарга гыйбадәт

кылалар, хәлбуки сынымнар аларның догаларыннан гафилләрдер, чөнки алар җансызлардыр.

6. Кешеләр каберләрдән кубарылганда сынымнар, аларга гыйбадәт кылучыларга дошман

булырлар, вә мөшрикләрнең аларга гыйбадәтләрен инкяр итәрләр.

7. Әгәр аларга Безнең Коръән аятьләребез аңлатып укылса, Коръәннең хак сүзләренә

ышанмаучылар, аларга Коръән килгән чакта, бу Коръән ачык сихер диделәр.

8. Яки алар Мухәммәд г-м Коръәнне үзе чыгарып Аллаһуга ифтира итте дияләрме? Син аларга

әйт: "Әгәр мин Коръәнне үзем чыгарып Аллаһуга ифтира итсәм, Аллаһ мине ґәзаб кылган вакытта

Аның ґәзабыннан мине коткарырга кадир булмассыз, шулай булгач нигә мин ул эшкә барыйм. Ул –

Аллаһ Коръән хакында сөйләгән сүзләрегезне беләдер. Минем илә сезнең арада шаһид булырга

Аллаһ Үзе җитәдер. Ул ярлыкаучы вә рәхимледер", – дип.

9. Син аларга әйт: "Мин пәйгамбәрләрдән әүвәлге пәйгамбәр түгелмен, дөньяда һәм ахирәттә

сезгә вә миңа Аллаһ ни кылыр белмим, мин Аллаһудан үземә вәхий ителгән аятьләргә генә

иярәмен, һәм мин Коръәнне кабул итмәүчеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы гынамын.

10. Әйткел: "Әйә беләсезме хәбәр бирегез миңа, әгәр Коръән Аллаһудан иңгән булса, вә сез аны

инкяр итсәгез вә Ягъкуб балаларыннан Габдулла Коръәндәге хөкемнәр Тәүратта барлыгы белән

шәһадәт бирсә, вә ул Коръәнне яхшы белгәне өчен аңа иман китерсә, ә сез исә наданлыгыгыздан

аңа иман китерүдән тәкәбберләндегез, инде сез кешеләрнең иң явызрагы буласыз түгелме? Бит

Аллаһ галимнәрне туры юлга һич тә күндермидер.

11. Коръәнгә ышанмаучылар ышанучыларга әйттеләр: "Әгәр Коръән хәерле нәрсә булса, бу

ышанучылар безне узмаслар иде, чөнки ярлы, вә түбән дәрәҗәле кешеләр генә Коръәнгә ышанып

Мухәммәдкә иярделәр", – дип. Алар Коръән күрсәткән туры юлга кермәгәч, ошбу Коръән

Мухәммәдтән чыккан иске ялган сүздер диделәр.

12. Коръәннән элек Муса китабы Тәүрат иңдерелмеш иде, ул китап ышанучыларга Имам вә рәхмәт

иде. Вә ошбу Коръән әүвәлге китапларны тәсъдыйк итүче китаптер, гарәб телендә иңдерелде,

аның белән гамәл кылмаучы залимнәрне җәһәннәм белән куркытмак өчен вә аның белән гамәл

кылучы яхшы мөэминнәрне җәннәт белән шатландыру өчен.

13. Хак мөэминнәр Раббыбыз Аллаһ диделәр, соңра һәр эштә туры булдылар, аларга һич

куркыныч юктыр һәм алар көенүче дә булмаслар

14. Ул мөэминнәр җәннәт кешеләредер, алар анда мәңге булырлар Коръән белән гамәл кылулары

бәрабәренә изге җәза булсын өчен.

15. Без кешегә ата-анасына изгелек итәргә әмер иттек, аны анасы мәшәкать белән корсагында

күтәрде вә мәшәкать белән тудырды, дәхи аны корсагыңда күтәрмәк вә тудыргач имезмәк утыз

айдыр, хәтта үсеп куәткә ирешсә, кырык яшькә җитсә, әйтер: "Ий Раббым миңа илһам биргел

үземә вә ата-анама биргән һидәят вә ислам нигъмәтенә шөкер итмәгем өчен вә Син риза була

торган изге гамәлләр кылмагым өчен, ий Раббым, балаларымны да исълах иткел, бар да мөэмин

булсыннар, йә Рабби, мин Сиңа кайттым вә мөселманнардан булып һәр әмереңә итагать иттем.

(Ошбу аять Габдулла Әбү Бәкер хакында иңмештер. Мөселманнар өчен яхшы мисалдыр.)

16. Шул сыйфатта булган мөэминнәрнең изге гамәлләрен кабул итегез вә гөнаһларын гафу итәбез

җәннәт кешеләре булганнары хәлдә, Аллаһуның дөрес вәгъдәсе илә вәгъдә ителмеш иделәр.

17. Имансыз угылларын ата-аналары иманга өндәп вәгазь кылганда ул аталарына ачуланып

әйтәдер: "Әйә сез миңа үлгәннән соң кабердән терелеп чыгуны вәгъдә итәсезме, миннән элек

күпме кешеләр үлеп киткәннәр әле берсе дә терелеп кайтканы юк", – дип. Ата-анасы исә дога

кылып Аллаһудан угылларының иман китерүен сорарлар вә әйтерләр: "Ий углыбыз, әгәр һәлак

булырга теләмәсәң, иман китер, Аллаһуның вәгъдәсе хак, кыямәт булачак, һәммә кешеләр

терелеп каберләреннән чыгачаклар", – дип. Ул әйтер: "Терелеп кубарылу була дигән сүзегез хак

түгелдер мәгәр әүвәлгеләрнең ялган сүзләредер", – дип.

18. Әнә шулай хакны инкяр итүчеләр, әүвәлге инкяр итүче җен вә кешеләр таифәсе белән бергә

җәһәннәмдә булырлар дигән сүз Аллаһуның вәгъдәсе илә сабит булды, алар һәммәсе, әлбәттә,

һәлак булучылардыр.

19. Мөэминнәргә вә кәферләргә дә эшләгән эшләренә карата ахирәттә дәрәҗәләр бардыр:

мөэминнәргә җәннәтләрдә төрле бөек дәрәҗәләр, кәферләргә исә ут астында тирән чокырлар.

Кәсеп иткән сәваб вә гөнаһларының җәзасын Аллаһ һәрберсенә ирештерсен өчен савабларын

киметмичә вә гөнаһларын арттырмыйча гына.

20. Кыямәт көнне кәферләр утка күчерелерләр вә әйтелер: "Сез дөнья тереклегендә Аллаһуның,

күп нигъмәтләре белән файдаланып әмма Ана гыйбадәт кылмыйча бәгъзе яхшы эшләрегезнең

савабын бетердегез, иңде бүген хур рисвай итүче ґәзаб белән җәза ителәсез, җир өстендә хаксыз

тәкәбберләнгәнегез һәм чиктән чыгып бозыклык кылганыгыз өчен.

21. Ий Мухәммәд г-м, кешеләргә Гад кавеменең кардәше Һуд пәйгамбәрне зекер ит: "Һуд үзенең

кавемен бер комлыкта Аллаһ ґәзабы белән сөйләп куркытты". Гад кавеме Йәмәндә хәҗәр дип

аталган җирдә бер комлыкта яшиләр иде". Бу кавемгә Һудтан элек вә соңра пәйгамбәрләр килеп

Аллаһ ґәзабы илә куркыттылар, аларның һәрбере: "Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, башка

һичбер затька коллык кылмагыз, әгәр Аллаһудан башкага гыйбадәт кылсагыз кыямәт көненең

олугъ ґәзабы сезгә килүдән куркабыз", – диделәр.

22. Алар пәйгамбәргә әйттеләр: "Әйә син безне үзебезнең Илаһәләребездән тыяр өчен килдеңме,

әгәр сүзең дөрес булса, вәгъдә кылган олугъ ґәзабыңны безгә хәзер китер", – дип.

23. Һуд әйтте: "Сезгә тиешле ґәзабның кайчан киләчәген фәкать Аллаһ беләдер, мин исә

Аллаһудан җибәрелгән шәригатьне сезгә ирештерүчемен ләкин мин сезне җаһил надан кавемсез,

дип беләмен, чөнки ґәзабны хәзер үк сорыйсыз."

24. Алар үзләренә ґәзаб алып килә торган болытны күргәч, бу болыт безгә яңгыр алып килә

диделәр. Һуд әйтте: "Бәлки ул сез ашыктырып сораган ґәзабыгыздыр ки, анда рәнҗеткүче каты

ґәзаб бардыр.

25. Ул җил Аллаһуның әмере белән һәрнәрсәне һәлак итәр", – дип. Ул җил килеп һәммәләрен вә

һәрнәрсәне һәлак итте, бу җилдән соң карасаң өйләреннән башка нәрсә күренмәс иде. Без

ышанмаган явызларга әнә шулай җәза бирәбез.

26. Без Һуд кавеменә озын гомер, куәтле гәүдә вә күп мал һәм торырга урын да биргән идек, ә

инде сез Коръәнгә ышанмаучы кәферләр, аларга бирелгән артыклык сезгә бирелмәде. Ләкин

һәммә кешегә бертигез биргәне: Без ышанмаучыларга да колак, күз, күңел бирдек, аларның исә

колаклары, күзләре һәм күңелләре аларга һич тә файда бирмәде, чөнки алар Аллаһуның

аятьләрен инкяр итәр булдылар, аларга хакны мәсхәрә итүләренең ґәзабы инде.

27. Ий Мәккә мөшрикләре, Без сезнең тирәдәге күп шәһәр кешеләрен һәлак иттек, шаять иман

китерерләр, дип, Без аларга аятьләрне вә могҗизаларны берничә мәртәбә бирдек, алар исә

ышанмадылар.

28. Шул вакытта ни өчен Аллаһудан башка якын күреп гыйбадәт кылган сынымнары аларны Аллаһ

ґәзабыннан коткармады? Бәлки ґәзаб иңгәндә сынымнары күздән югалдылар, ошбу сынымнарны

Аллаһуга якын итүче диюләре аларның ялганнарыдыр һәм Аллаһуга тиңдәш, дип,

ифтираларыдыр.

29. Ий Мухәммәд г-м, шул хәлне зекер ит ки, сахабәләрең илә иртә намазы укыган вакытыңда

Коръән сүзләрен ишетсеннәр өчен бер төркем җеннәрне сиңа очыраттык, Мухәммәд г-м янына

якын килгәч бер-берсенә әйттеләр: "Сөйләшмичә Коръәнне тынлап тик торыгыз", – дип. Коръән

укылып беткәч, кавемнәренә кайттылар, ишеткән Коръәннәре белән аларны куркытучы

булганнары хәлдә.

30. Вә әйттеләр: "Ий кавемебез, без Мусадан соң иңгән бер китапның укылганын ишеттек, элек

иңгән китапларны раслаганы хәлдә ул хак дингә күндерәдер вә һәм туры юлга кертәдер.

31. Ий кавемебез Аллаһуның иманга чакыруын кабул итегез, һәм Аллаһу, Коръәнгә һәм

пәйгамбәргә иман китерегез, иман китерсәгез Аллаһ гөнаһларыгызны гафу итәр вә сезне

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 39
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.