Коръән Тәфсире - 41
24. Һәм әйттеләр: "Әйә, үз арабыздан булган кешегә иярәбезме? Әгәр ул кешегә иярсәк ул
вакытта без адашкан һәм гакылсыз булырбыз.
25. Әллә аңа вәхий килгәнме безнең арабызда була торып? Бәлки ул мин пәйгамбәр дигән кеше
ялганчы һәм тәкәббер кешедер", – дип.
26. Тиздән кыямәттә белерләр, кемнең ялганчы вә тәкәббер икәнен!
27. Тәхкыйк Без ул Сәмуд кавеменә дөяне таштан чыгаручыбыз аларны сынамак өчен, көт син, ий
Салих, эшләренең ахыры ничек булыр һәм сиңа золым итүләренә чыда!
28. Вә аларга хәбәр бир, тәхкыйк алар арасында су бүленгәндер, ягъни бер көн алар
файдалансыннар вә бер көн дөягә бирелсен, вә коедагы су ияләре тарафыннан көтелер: дөягә
тиешле көндә су янында дөя хәзер булыр, Сәмуд кавеменә тиешле көндә суга алар хәзер
булырлар.
29. Бу кавем дөягә коедан су эчерергә разый булмыйча, дөяне үтерү өчен үзләренең бер
юлдашларын чакырдылар, һәм ул залим кылычы белән дөяне кадап үтерде.
30. Менә күр, Минем аларны куркытуым һәм ґәзаб белән тотуым ничек булды?
31. Тәхкыйк Без аларга бер тавыш җибәрдек, алар хайваннарны саклау өчен ясалган җирдә
тапталып тетелгән, корыган үлән кеби булдылар, ягъни үләне корыган тигез җирне киртә белән
әйләндереп, шул киртә эченә бер көтү хайван кергәндә корыган үлән бердән тапталып тетелсә,
алар да шулай каты тавыш белән бердән тетелделәр.
32. Тәхкыйк Без Коръәнне укырга җиңел вә аңнарга мәгънәсен ачык кылдык, барча халык Коръән
белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны тапсыннар өчен, әйә Коръән белән вәгазьләнеп
гамәл кылучы һәм Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы?
33. Лут кавеме җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәрләрне ялганга тотты.
34. Тәхкыйк Без аларга ташлар ата торган каты җил җибәрдек, мәгәр Лут пәйгамбәрнең өй
җәмәгатен сәхәр вакытында коткардык
35. аларга Үзебездән нигъмәт итеп, ягъни аларны коткаруыбыз зур нигъмәтдер. Әнә шулай хәерле
җәзалар бирәбез шөкер итеп ислам динен дөрес тоткан кешеләргә.
36. Тәхкыйк Лут аларны Безнең ґәзабыбыз белән куркытты, алар каршы килделәр вә Лут белән
әрепләштеләр.
37. Тәхкыйк алар Луттан: "Кунакларыңны безгә бир", – дип сорадылар, ягъни Лут кавемен һәлак
итәр өчен егетләр сурәтендә килгән Лут кунакларының фәрештәләр икәнлекләрен белмичә, бозык
ният белән үзләренә сорадылар, Без аларны сукыр кылдык, Безнең куркытуыбызны һәм
ґәзабыбызны татыгыз!
38. Тәхкыйк аларга таң вакытында кыямәткә чаклы дәвам иткүче ґәзаб иреште.
39. Татыгыз Минем куркытуымны һәм ґәзабымны!
40. Тәхкыйк Без Коръәнне укырга җиңел вә мәгънәсен аңнарга ачык кылдык, барча халык Коръән
белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны тапсыннар өчен, әйә Коръән белән вәгазьләнеп
гамәл кылучы һәм Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы?
41. Тәхкыйк Фиргаун кавеменә дә җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәрләр килә.
42. Пәйгамбәрләр китергән аятьләрне һәм могъҗизаларны һәммәсен инкяр иттеләр, һәм аларны
ґәзаб белән тоттык һәр нәрсәгә көче җиткүче вә һәр нәрсәдән өстен булган Аллаһуның тотуы
белән.
43. Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, сезнең имансыз динсезлегегез, Аллаһ хозурында
Коръәндә зекер ителгән кәферләрнең имансызлыгыннан яхшыракмы, әллә сезгә ґәзаб булмас дип
Аллаһудан иңдерелгән китапларда язылганмы?
44. Әллә кәферләр, без бик күп, бергәләшеп бер-беребезгә ярдәмләшербез диләрме? Ягъни
күплек белән Аллаһуга каршы торырга телиләрме?
45. Бу күп булган кәфер җәмәгате җиңелер вә артларына әйләнеп качарлар.
46. Әле ул гына тугы бәлки аларга вәгъдә ителгән ґәзаб кыямәт көнедер, кыямәт ґәзабы бигерәк
олугъ вә бигерәк ачыдыр.
47. Азган бозык кешеләр шиксез адашмакталар вә диваналыкталар.
48. Алар кыямәт көнендә йөзтүбән утта өстерәлерләр, һәм аларга: "Сакар тәмугының ґәзабын
татыгыз" – диелер.
49. Тәхкыйк Без һәр нәрсәне дөрес үлчәү белән үлчәп халык кылдык.
50. Безнең бер нәрсәне юктан бар итүебез – фәкать бул дип бер мәртәбә әйтүдер, күзне йомып
ачкан арада бар булыр.
51. Ий кәферләр сезнең кеби кәферләрне күп һәлак кылдык, әйә шуларны уйлап фикерләп
гыйбрәтләнүче бармы?
52. Ул кәферләрнең һәр кылган эшләре гамәл дәфтәрләрендәдер.
53. Яхшылыктан вә явызлыктан һәр кечкенә эш һәм олугъ эш язылгандыр.
54. Тәхкыйк Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр, җәннәтләрдә татлы елгалар
янындадырлар.
55. Хак булган изге мәҗлестә булырлар, һәр нәрсәгә көче җиткүче Аллаһу тәгалә хозурында.
[55] ӘР РӘХМАН (РӘХИМЛЕ) СҮРӘСЕ – 78 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Рәхимле Аллаһ.
2. Расүле Мухәммәд г-мгә Коръәнне өйрәтте.
3. Кешене халык кылды.
4. Ул кешегә сөйләүне вә уку, язуны һәм аңлау-аңлатуны өйрәтте.
5. Кояш вә ай үзләренең юлларында бер билгеле үлчәү белән йөрүчеләрдер.
6. Үләннәр һәм агачлар Аллаһуга сәҗдә кылалар.
7. Аллаһ күкне күтәрде һәм һәрнәрсәгә гаделлек белән үлчәү куйды.
8. Үлчәүдә гаделлектән дөрес үлчәүдән читкә чыкмавыгыз өчен.
9. Үлчәүләрне гаделлек белән торгызыгыз һәм үлчәүне киметмәгез, ягъни кешегә үлчәп биргәндә
киметеп үлчәмәгез һәм үзегезгә алганда арттырып үлчәмәгез!
10. Җирне халыклар өчен төзеп куйды.
11. Ул җирдә төрле җимешләр бар һәм хөрмә җимешенең кабыклары иясе булган хөрмә агачлары
бардыр.
12. Һәм салам иясе булган игеннәр вә хуш исле чәчәкле үләннәр бардыр.
13. Ий кеше һәм җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез?
14. Аллаһ Адәмне янган кирпеч кеби кипкән балчыктан халык кылды.
15. Дәхи җенне уттан булган ялкыннан халык кылды.
16. Ий кеше һәм җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез?
17. Ул – Аллаһ ике мәшрикъның һәм ике мәгърибнең Раббысыдыр.
18. Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен ялганнарсыз, Аныкы түгел диярсез?
19. Аллаһ берсе татлы, берсе тозлы ике диңгезне янәшә агызды.
20. Аларның арасында Аллаһуның кодрәт пәрдәсе бардыр, сулары кушылмас.
21. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен танырсыз, ничек Аныкы түгел диярсез?
22. Аларның икесеннән дә энҗе һәм мәрҗән ташлары чыгадыр.
23. Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен танып Аныкы түгел диярсез?
24. Кешеләрне вә малларны йөкләп диңгезләрдә йөрүче тау кеби бөек кораблар Аллаһу
тәгаләнекедер, ягъни Аның кодрәтендәдер.
25. Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез?
26. Җир өстендә булган һәр җан иясе вә һәрнәрсә һәлак булучыдыр.
27. Фәкать олугълык вә хөрмәт иясе булган Раббыңның заты калучыдыр.
28. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел, дип, ялганнарсыз?
29. Җирдә вә күкләрдә булган һәр гакыл һәм җан иясе үзенең хаҗәтен Аллаһудан сорыйдыр. Ул –
Аллаһ һәр көнне эштәдер, барча вөҗүд өстеннән хөкем йөртәдер.
30. Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганлыйсыз?
31. Ий кеше һәм җен, тиздән хисаб ала башлаячакбыз сездән.
32. Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
33. Ий кеше вә җен таифәсез! Әгәр көчегез җитсә, җир вә күкләр читеннән үтеп китәргә, ягъни
космос бушлыгына чыгарга, үтегез! Юк үтә алмассыз, мәгәр күп көч вә күп белем, күп мал белән
үтәрсез.
34. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
35. Ий ышанмаучы кешеләр вә җеннәр сезгә җибәрелер уттан булган ялкын вә эрегән бакыр,
Аллаһ ґәзабыннан котылу өчен ярдәмләшә алмассыз.
36. Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
37. Әгәр күк ярылса, төрле төстәге чәчәк булып күренер, зәйтүн мае кеби ялтырап.
38. Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
39. Хисаб көнендә кеше дә, җен дә гөнаһыннан соралмас, чөнки гамәл дәфтәренә язылган, булыр.
40. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
41. Ул көндә күп гөнаһлы явыз кешеләр танылырлар үзләренең явызлык галәмәтләре белән,
тотылырлар маңгай чәчләреннән һәм аякларыннан.
42. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
43. Бу җәһәннәм күп гөнаһлы азган кешеләр ялганга тоткан җәһәннәмдер.
44. Алар җәһәннәм белән кайнап торган су арасында әйләнеп йөрерләр.
45. Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
46. Раббысы алдына басып хөкем ителүдән курыккан мөэмингә оҗмахта ике бакча булыр.
47. Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ничек, ялганлый алырсыз?
48. Ул ике бакча күп төрле агач вә җимешләр ияләредер
49. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганлый аласыз?
50. Ул бакчаларда эчәргә татлы ике чишмә бардыр.
51. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
52. Вә ул бакчаларда һәр җимештән ике төрлесе кипкәне вә пешеп өлгергәне бардыр.
53. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ничек ялганлый аласыз?
54. Ул җәннәттәге кешеләр ефәктән булган түшәкләргә таянучылардыр, вә ул җәннәтнең
җимешләре утырган кешегә дә, торган кешегә дә бик якындыр.
55. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ничек ялганлый аласыз?
56. Вә ул җәннәттә үз ирләреннән башка иргә күз төшерми, торган хур кызлары бардыр, аларны
әүвәлдә кеше дә вә җен дә тотмады.
57. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
58. Ул хур кызлары гүя якут һәм мәрҗән кеби саф тәнлеләрдер.
59. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
60. Чын яхшылыкның җәзасы фәкать җәннәттер.
61. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
62. Изге мөэминнәргә оҗмахта бу ике бакчадан башка дәхи ике бакча бардыр.
63. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
64. Бу ике бакча карачыл яшелдер.
65. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
66. Ул ике җәннәттә ургып агучы ике чишмә бардыр.
67. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
68. Ул ике бакчада төрле җимешләр хөрмә вә анар агачлары бардыр.
69. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
70. Ул бакчаларда күркәм холыклы бик гүзәл хур кызлары бардыр.
71. Ий кеше вә җен Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы, түгел дип ялганнарсыз?
72. Чадырларга кертелгән кара күзле хур кызлары бардыр.
73. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
74. Ул кызларны әүвәлдә кеше дә вә җен дә тотмаган.
75. Ий кеше вә җен Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
76. Ул бакчалардагы мөэминнәр яшел түшәкләргә вә ґәҗәб матур паласларга таянучылардыр.
77. Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз?
78. Раббыңның исеме бик олугъ вә бик мөбарәктер, Ул олугълык вә хөрмәт ияседер.
[56] ВАКЫЙГА – (ХӘЛ) СҮРӘСЕ 96 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әгәр вакыйга булачак кыямәт хәле вакыйга булса,
2. ул кыямәтнең вакыйга булуын ялганлаучы була алмас.
3. Ул кыямәт Дөньяда тәкәбберләнеп динсез яшәгән кешеләрне түбән төшерүче вә Аллаһудан
куркып түбәнчелек белән тотып яшәгән хак мөэминнәрне бөек дәрәҗәгә күтәрүчедер.
4. Әгәр җирне каты хәрәкәтләндерү илә хәрәкәтләндерсә,
5. вә таулар каты тетелү илә тетелсәләр
6. алар чәчелгән тузан кеби булырлар.
7. Вә сез өч төрле сыйныф булырсыз.
8. Бер сыйныф уң тараф кешеләредер, уң тараф кешеләренең җәннәтләрдә хәлләре ни хуш
яхшыдыр.
9. Вә икенче сыйныф сул тараф кешеләрдер, сул тараф кешеләрнең хәле җәһәннәмдә ни
ямандыр.
10. Дәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып
яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар.
11. Әнә шул кешеләр Аллаһуга якын вә хөрмәтле
12. Алар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер.
13. Ул Аллаһуга якын кешеләр әүвәлге кавемнәрдән бер җәмәгатьтер.
14. Дәхи соңгы кавемнәрдән аз гына бардыр.
15. Алтын көмеш вә җәүһәр белән тукылган диваннарда.
16. Бер-берсенә каршы булыр ул диванга таянган хәлләрендә.
17. Алар тирәсендә хезмәт белән әйләнерләр мәңге яшь булгучы егетләр.
18. Тоткасыз кәсәләр вә борынлы комганнар һәм агып торган эчемлекләр тутырылган кәсәләр
белән.
19. Ул эчемлекләр эчүдән башлары һич авыртмас һәм исермәсләр.
20. Вә алар тели торган җимешләр белән.
21. Вә аларның ашарга теләгәне кош итләре белән килерләр.
22. Дәхи кара вә зур күзле кызлар белән бергә булырлар.
23. Ул кызлар тезелгән энҗе дәнәләре кебиләрдер.
24. Бу нигъмәтләр кылган гамәлләренең җәзасыдыр.
25. Алар җәннәттә буш сүзләрне вә гөнаһлы сүзләрне ишетмәсләр.
26. Мәгәр сәлам бирешкән тавышны гына ишетерләр.
27. Инде уң тараф кешеләре – нинди яхшы уң тараф кешеләренең хәле.
28. Чәнечкесез сәдер агачлары астында.
29. Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында.
30. Вә даимән булучы күләгәдә.
31. Вә даимән һәр тарафка агып торучы суда.
32. Вә бик күп җимешләр эчендә.
33. Ул җимешләр киселмәсләр агачтан (бетмәсләр) вә җимешләре җәннәт кешеләре өчен һич
тыелмаслар.
34. Вә кабартылган йомшак түшәкләрдә булырлар.
35. Без аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык.
36. Аларны яшь кызлар кылдык.
37. Ирләрен сөюче татлы сүзлеләрдер, барчасы да яшьләр, җәннәт кешеләре бар да утыз өч
яшьтә булырлар.
38. Бу зекер ителгән нәрсәләр уң тараф кешеләре өчен хәзерләнде.
39. Ул уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьләрдер.
40. Вә соңгы кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьтер.
41. Вә сул тараф кешеләре, ул сул тарафларның хәле нинди яман, нинди авырдыр.
42. Алар эссе җилдә вә кайнар суда.
43. Кара төннән булган күләгәдә.
44. Ул күләгә салкынча түгел һәм файдалы да түгел.
45. Тәхкыйк алар дөньяда вакытта нигъмәт ияләре булып азган иделәр.
46. Вә алар олугъ гөнаһка, ягъни ширеккә даимчелек кыла иделәр.
47. Дәхи әйтәләр иде: "Без әгәр үлеп сөяк булсак вә череп туфрак булсак, яңадан терелербезме.
48. Дәхи безнең борынгы бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы? Бу эш була торган түгел", –
дип.
49. Әйт: "Әлбәттә, борынгылар да һәм ахыргы кешеләр дә.
50. Барчалары да мәгълүм кыямәт көнендәге билгеләнгән урынга җыелырлар.
51. Соңра сез азып адашучы ялганчы кешеләрсез.
52. Әлбәттә, Заккум агачының ачы вә чәнечкеле җимешләрен ашаучысыз.
53. Шул ачы җимешләр илә карыннарыгызны тутыручысыз,
54. вә аның өстенә эчәрсез бик кайнар суны.
55. Ул суны бик каты аңкыганлыктан комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез.
56. Бу ачы җимеш белән кайнар су кыямәт көнендәге аларның сыедыр.
57. Сезне Без халык кылдык, Безнең тергезеп хөкем итү эшебезне тәсъдыйк кылмассызмы
ышанмассызмы?
58. Беләсезме хәбәр бирегез хатыннарыгызның бала ятагына салган суыгызны.
59. Кеше итеп халык кылучы сезме, әллә аларны халык кылучы Безме?
60. Без сезнең арагызда үлемне билгеләдек, вә Без гаҗизләнүче, аптыраучы түгелбез.
61. Сезне һәлак итеп урыныгызга сездән яхшыракны алыштырырга, вә сезне үзегез белмәгән
сурәтләргә алыштырырга гаҗиз түгелме.
62. Тәхкыйк сез әүвәлге халык ителүне беләсез бит, һич юктан халык кылдык, шуны уйлап
фикерләп карасагызчы!
63. Әгәр белсәгез чәчкән игеннәрегездән хәбәр бирегез!
64. Сезме аларны үстерәсез, әллә Безме үстерүче?
65. Әгәр теләсәк, ул игеннәрне коры кау яки башаксыз коры салам кылыр идек, ул вакытта бик
каты кайгыручылардан булыр идегез.
66. Вә: "Гөнаһыбыз сәбәпле җәзаланабыз,
67. Бәлки моннан соң безгә Аллаһуның рәхмәте һич тә булмас инде", – дияр идегез.
68. Әгәр белсәгез, эчә торган суларыгыздан хәбәр бирегез!
69. Ул суны болыттан сез иңдердегезме, әллә ул суны иңдерүче Безме?
70. Әгәр Без теләсәк, ул суны эчәргә яраксыз итеп ачы кылыр идек, сез ни өчен шөкер итмисез?
71. Әйә беләсезме, һәр көнне кабызып файдаланган уттан хәбәр бирегез!
72. Ул утның агачын сез ясадыгызмы, әллә Безме аны бар итүче? Ягъни Ґәрәбстанда үсеп торган
яшел агачтан сугып ут чыгаралар.
73. Без ул утны халык кылдык ахирәт утын искә төшермәк өчен вә юлда йөрүчеләргә файдаланмак
өчен.
74. Олугъ булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйт!
75. Йолдызларның иңгән яки баеган вакытлары илә ант итәмен.
76. Тәхкыйк ул ант бик олугъ анттыр, әгәр белсәгез.
77. Тәхкыйк Аллаһудан вәхий ителгән нәрсә хөрмәтле Коръәндер.
78. Ул Коръән Ләүхүл Мәхфуздагы китапта сакланмыштыр.
79. Ул Коръәнне пакь булмаган кеше тотмас, мәгәр тәһарәтле пакь кеше генә тотар.
80. Барча галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелмештер.
81. Әйә сез ошбу Коръән белән гамәл кылудан ялкауланасызмы, андагы Аллаһ хөкемнәрен
җиңелгә саныйсызмы?
82. Тәхкыйк Коръәнне ялганга тотуыгызны үзегезгә өлеш кыласыз. Ягъни һәр нигъмәтне
Аллаһудан дип белмисез, бәлки тәбигатьтән һәм үзебездән дисез.
83. Әгәр үлемгә хәзерләнгән кешенең җаны бугазына җитсә,
84. сез шул вакытта аңа карап сорарсыз.
85. Ул кешенең хәлен белү өчен сезгә караганда Без белем вә кодрәтебез белән аңа якынракбыз,
ләкин ул кешегә килгән хәлне сез белмисез һәм күрмисез.
86. Әгәр Безнең хозурыбызда хөкем ителми торган булсагыз, ягъни кешенең үлеме Аллаһудан
түгел, үләбез дә бетәбез дисәгез.
87. Ул кешене үлемнән коткарып дөньяда яшәү өчен кире кайтарыгыз, әгәр Аллаһудан башка эш
кыла алабыз дигән сүзегез дөрес булса!
88. Әгәр ул үлгән кеше Аллаһуга якын кешеләрдән булса,
89. аңар рәхәтлек вә хуш исле гөлләр арасында яхшы нигъмәтләр вә нәґим җәннәтедер.
90. Әмма уң тараф кешесе булса.
91. Сиңа җәннәттәге уң тараф юлдашыңнан сәламдер.
92. Әгәр ул үлгән кеше Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диюче адашкан кеше булса,
93. аның сые җәһәннәмнең кайнар суыннандыр.
94. Вә җәһәннәм утының яндыруыдыр.
95. Тәхкыйк бу зекер ителгән нәрсәләр якын булган хактыр.
96. Олугъ булган Раббыңның исемен мактап тәсбих әйт!
[57] ХӘДИД (ТИМЕР) СҮРӘСЕ – 29 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Җирдәге вә күкләрдәге барча мәхлук, һәр кимчелектән пакь дип Аллаһуны" мактап зекер
итәләр. Ул – Аллаһ һәр эштә өстен вә белеп эшләүчедер.
2. Җирдә вә күкләрдә булган һәр нәрсәгә патша булу, Аллаһуга хастыр, тергезә вә үтерәдер, вә Ул
– Аллаһ һәр нәрсәгә кадирдер.
3. Ул – Аллаһ һәр нәрсәдән элек бардыр вә һәр нәрсәдән соң да бардыр, Ул бакыйдыр, Аның бетү
ихтималы юктыр, барча галәмне төзүе белән Аның барлыгы ачыктыр, вә Аның сыйфаты
яшерендер, Аның сыйфатын һичкем белә алмас. Вә Ул һәр нәрсәне белүчедер.
4. Ул – Аллаһ җирне вә күкләрне алты көн эчендә төзеде, соңра ґәрешне касъ кылып аңа
бәйләнеше булган эшне йөретте, Ул беләдер җиргә кергән нәрсәне вә җирдән чыккан нәрсәне,
дәхи күктән иңгән нәрсәне һәм күккә ашкан нәрсәне беләдер, вә Ул кайда гына булсагыз да сезнең
белән бергәдер. Ул – Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегезне күрүчедер.
5. Җиргә вә күкләргә хуҗа булу Аллаһуга хастыр, вә һәр эш Аллаһуга кайтарыладыр.
6. Кичне көндезгә кертер вә көндезне кичкә кертер, вә Ул – Аллаһ күкрәктәге яшерен уйларны
белүчедер.
7. Ий кешеләр Аллаһуга вә Аның рәсүленә иман китерегез, вә малларыгыздан Аллаһ күрсәткән
урыннарга садака бирегез, ул маллар сезгә ата-бабаларыгыздан калды! Сезләрдән имән китереп
дин тоткан хәлдә садака бирүчеләр – аларгадыр олугъ әҗерләр.
8. Ий кешеләр, ни булды сезгә: Аллаһуга иман китермәссез вә Аңа итагать итмәссез, бит
пәйгамбәр сезне Раббыгызга иман китерергә чакырадыр, вә ул сездән Аллаһуга иман китереп Аңа
итагать итәрсез дип ґәһед алды, әгәр Аллаһуга, Коръәнгә вә пәйгамбәргә ышанган булсагыз?
9. Ул – Аллаһ үзенең колы Мухәммәд г-мгә ачык аңлатучы аятьләрне иңдерәдер, сезләрне адашу
караңгылыгыннан чыгарып һидәят яктылыгына кертмәк өчен. Әлбәттә, Аллаһ сезгә йомшаклык
кылучы рәхимледер.
10. Ий ышанучылар, сезгә ни булды, малыгызны Аллаһ юлына бирмәскә, җир вә күкләр байлыгы –
Аллаһ мирасы була торып? Сезләрдән Мәккә шәһәренә алмас борын малын Аллаһ юлына биргән
һәм Аллаһ юлында сугыш кылган кеше, бу эшләрне Мәккәне алганнан соң эшләгән кешеләр белән
бертигез булмас, Мәккәне алмас борын, малын биреп Аллаһ юлында сугыш кылган кеше дәрәҗәдә
олугърактыр, Мәккәне алганнан соң малын биргән вә Аллаһ юлыңда сугыш кылган кешедән.
Аларның әүвәлгеләренә дә вә ахыргыларына да Аллаһ җәннәтне вәгъдә кылды, вә Ул – Аллаһ
сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер.
11. Яхшы эшләрне изге гамәлләрне кем Аллаһуга бурычка бирер, ягъни фәкать Аллаһ ризалыгы
өчен генә кылыр, әгәр шулай кылса Аллаһ ул кешенең әҗерен күп мәртәбә арттырыр вә аңа яхшы
нигъмәтләр булыр иде.
12. Кыямәт көнендә мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны күрерсең, һидәят нурлары
алларыннан вә уңнарыннан барыр. Фәрештәләр әйтер: "Бүген сөенеч сезләргә, сезгә асларыннан
татлы елгалар ага торган бакчалар, ул бакчаларда сез мәңге калырсыз, нурга чорналып
бакчаларда мәңге калу зур уңыштыр.
13. Кыямәт көнендә монафикъ ирләр вә монафика хатыннар, мөэминнәргә әйтерләр: "Безне
көтегез, нурыгыздан файдаланып артыгыздан барыйкчы", – дип. Аларга әйтелер: "Артыгызда
калган дөньяга кайтыгыз вә нурны анда эзләгез", – дип. Ул монафикълар белән мөэминнәр
арасына бер ишекле дивар корылыр, ул диварның эчендә җәннәт вә тышында җәһәннәмдер.
14. Монафикълар, мөэминнәргә: "Әйә дөньяда без сезнең белән бергә түгел идекме, ник хәзер
бездән аерыласыз", – дип кычкырырлар. Мөэминнәр әйтерләр: "Дөрес, күренештә тыштан гына
безнең кеби булдыгыз ләкин ике йөзле булып үзегезне ямансызлыкка салдыгыз, вә мөэминнәрнең
сугышта һәлак булуларын көттегез, вә Аллаһ, пәйгамбәр сүзләренә шөбһә иттегез вә сезне дөнья
кирәкләре алдады, хәтта Аллаһ әмере үлем килгәнче алданып йөрдегез, һәм шайтан сезне Аллаһ
исеме илә алдады: Аллаһ гафу итүче, дип, барча кабахәт эшләрне кылдырды.
15. Инде кыямәт көнендә гөнаһларыгызны җуяр өчен сездән фидия алынмас һәм кәферләрдән дә
алынмас, сезнең урыныгыз уттыр, ул сезнең хуҗагыздыр, ничек теләсә шулай яндырыр, вә ул ут
ни яман барачак урындыр.
16. Әйә иман китергән кешеләргә вакыт җитмәдеме Аллаһуны күп зекер кылып күңелләрен
Аллаһудан куркучы итәргә, дәхи хаклык белән иңгән Коръән белән вәгазьләнеп ихласлыкны,
тәкъвәлекне камилләштереп иманнарын куәтләргә вакыт җитмәдеме? Һәм үзләреннән элек китап
бирелгән гафилләр кеби булмаска аларга озак вакыт пәйгамбәр килми торды, күңелләре каралды,
вә аларның күбрәге фасыйклардыр.
17. Белегез, Аллаһ, әлбәттә, җирне тергезә ул җир үлгәннән соң, тәхкыйк сезгә аятьләрегезне бәян
кылдык, шаять гакылыгызны эшләтеп аңнарсыз!
18. Дөреслектә садака бирүче ирләр вә хатыннар, вә яхшы эшләрне, изге гамәлләрне Аллаһуга
бурычка биргән, ягъни Ислам вә мохтаҗ мөселманнарга малы вә хезмәте белән ярдәм иткән
кешеләр, Аллаһ аларга сәвабны арттырып бирер вә аларга җәннәтнең күркәм нигъмәтләре булыр.
19. Аллаһуга, һәр пәйгамбәргә иман китергән кешеләр, Аллаһуга вә пәйгамбәргә итагать итсәләр –
алардыр чын ышанучылар һәм Раббылары хозурында гуаһлар, аларның әҗерләре һәм нурлары
үзләренә тәгаенледер. Әмма аятьләребезне ялганга тотучы кәферләр, алар – Җәхим тәмугында
янучылардыр.
20. Белегез, дөнья тереклеге фәкать уен-көлке вә күзгә күренгән файдасыз зиннәттер, вә үз
арагызда мактанышудыр, вә маллар һәм балалар күбәйтешүдер, ул дөнья тереклеге үлән
үстергән яңгыр кебидер, үләннең вә игеннең яхшы үсүеннән кәфер ґәҗәбләнер, соңра ул иген
корыр, күрерсең саргайганы хәлдә соңра һичнәрсәгә яраксыз кырылган кау булып калыр. Әмма
ахирәттә кәферләргә каты ґәзаб бардыр, вә мөэминнәргә Аллаһудан гафу итү һәм ризалык
бардыр. Дөнья тереклеге фәкать алдана торган черек тавар гынадыр.
21. Аллаһуның гафу итүенә һәм җәннәткә керүгә сәбәп булган гамәлләргә ашыгыгыз, ул
җәннәтнең киңлеге җир вә күк киңлеге кебидер, ул җәннәт Аллаһуга вә расүлгә ышанып итагать
иткән мөэминнәргә хәзерләнде, бу Аллаһуның юмартлыгыдыр аны теләгән кешесенә бирер,
Аллаһ олугъ юмартлык ияседер.
22. Җирдә вә үзегезгә бәла-каза ирешмәде, мәгәр ирешә икән – ул Ләүхүл Мәхфузда язылгандыр,
ул бәла-казаны яратуыбыздан элек, тәхкыйк бу эш Аллаһуга бик җиңелдер.
23. Аллаһуның боларны Ләүхүл Мухфузда язып куюы һәм язылганлыгыннан хәбәр бирүе, сезнең
үткән нәрсәләр өчен кайгырмавыгыз өчендер, дәхи Аллаһ биргән дөнья нигъмәтләре өчен
мактанмаулыгыгыз, өчендер ягъни һәр эш Аллаһ тәкъдире илә буладыр. Тәкәбберләнеп Аллаһуга
итагать итүдән баш тартучы вә һәр дөнья малы белән мактанучыны Аллаһ сөймәс.
24. Алар саранлык кылырлар һәм кешеләрне дә саранлыкка өндәрләр. Вә берәү Аллаһуга вә
расүлгә итагать итүдән баш тартса, тәхкыйк Аллаһ байдыр, һәр эшендә мактаулыдыр, кире
кешеләргә мохтаҗ түгелдер.
25. Тәхкыйк рәсүлләребезне ачык аңлатмалар илә җибәрдек, вә аларга китаплар иңдердек, вә
кешеләр алыш-бирештә гадел булсыннар өчен үлчәүне өйрәттек, һәм тимер иңдердек, ул тимердә
төрле кораллар вә техникалар ясар өчен тазалык, ныклык бар, вә ул тимердә кешеләргә куп
файдалар бардыр, Аллаһ дөньяда яшәү өчен дөнья байлыгын бирде һәм ахирәткә хәзерләнер
өчен Ислам динен бирде дә, кем Аллаһуны күрмичә Ислам диненә вә Аллаһуның рәсүленә ярдәм
итә, шуларны белмәк һәм аермак өчен Аллаһ күзәтеп карал торадыр. Аллаһ куәтледер һәм һәр
эштә өстендер. Кешеләрнең ислам диненә ярдәм итүләренә мохтаҗ түгелдер, Исламга ярдәм
итүчеләрнең файдасы үзләренәдер.
26. Тәхкыйк Нухны вә Ибраһимне пәйгамбәр итеп җибәрдек, вә аларның нәселендә
пәйгамбәрлекне кылдык, һәм ул пәйгамбәрләргә Забур, Тәүрат, Инҗил вә Коръәнне бирдек, ул
пәйгамбәрләр килгән кавемнәр эчендә туры юлга күнелүчеләр бардыр, вә аларның күбрәге туры
юлдан адашкан фасыйклардыр.
27. Соңра Нух вә Ибраһимның дини эшләренә рәсүлебезне иярттек, дәхи аларга Мәрьям угълы
Гыйсаны иярттек вә аңа Инҗил бирдек, вә Гыйсага ияргән мөэминнәргә бер-берсенә күңел
йомшаклыгын вә шәфкатьне бер кылдык, вә алар раһбаниятне, ягъни гыйбадәт өчен дөнья
эшләреннән һәм кешеләрдән киселүне уйлап чыгардылар һәм үзләренә йөкләделәр, Без аларга
раһбаниятне өйрәтмәдек вә аларга аны йөкләмәдек, мәгәр Без аларга Аллаһ вә пәйгамбәр
өйрәткәнчә генә эш кылырга, итагать итеп Аллаһуның ризалыгын кәсеп итәргә өйрәттек вә шуны
йөкләдек, алар Аллаһуның өйрәтүен хак ригая белән ригая кылмадылар, ягъни диндә ихлас тәкъва
булып Аллаһуга якын булуны Аллаһ өйрәткәнчә кылмадылар, бәлки үзләре теләгәнчә эш кылып
хаталандылар. Мәсәлән: ишан булуны вә ишанга мөрид булуны Аллаһ һичбер кавемгә
өйрәтмәгән. Алар үзләре уйлап чыгарганнар, алар үз белдекләре белән кыланып Аллаһу
тәгаләнең ризалыгын таба алмаслар. Алардан иман китереп Аллаһуга итагать иткәннәренә
әҗерләр бирдек, вә аларның күберәге Аллаһуга итагать итмичә фасыйклардыр.
28. Ий әүвәлге пәйгамбәрләргә ышанучы Тәүрат, Инҗил әһелләре, Аллаһудан куркыгыз,
гөнаһлардан сакланыгыз, ягъни Коръән белән гамәл кылыгыз, һәм Аның расүле Мухәммәд г-мгә
иман китерегез, Мухәммәд г-мгә ияреп Коръән белән гамәл кылсагыз Аллаһ сезгә рәхмәтеннән ике
өлеш бирер, дәхи сезгә иман нурын бирер шул нур белән, туры юлны табарсыз, вә сезне Аллаһ
ярлыкар, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер.
29. Китап әһеле яһүдләр вә насаралар белсеннәр өчен Аллаһудан узып һич нәрсәгә көчләре
җитмәгәнлекне Аллаһуның юмартлыгыннан үзләренә булдырырга, вә белсеннәр ки, юмартлык,
әлбәттә, Аллаһ кулындадыр, аны үзе теләгән кешесенә бирер, Аллаһ олугъ юмартлык вә рәхмәт
ияседер.
[58] МҮҖАДӘЛӘ (БӘХӘСЛӘШҮ) СҮРӘСЕ – 22 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Тәхкыйк Аллаһ ишетте, ий Мухәммәд г-м синең илә ире хакында кайта-кайта бәхәсләшүче
хатынның сүзен, дәхи ул хатын үзенә килгән авырлыктан Аллаһуга шикаять итәдер, ий Мухәммәд
г-м, ул хатын белән сүз кайтарышып сөйләшкәнегезне ишетәдер, тәхкыйк Аллаһ ишетүче вә
күрүчедер. "Хәүлә исемле хатын иренең бер теләген үтәмәде, ире Самат угълы Үснең ачуы килеп
- Parts
- Коръән Тәфсире - 01Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3569Total number of unique words is 150532.5 of words are in the 2000 most common words47.1 of words are in the 5000 most common words54.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 02Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3544Total number of unique words is 149229.8 of words are in the 2000 most common words42.4 of words are in the 5000 most common words50.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 03Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3684Total number of unique words is 157431.4 of words are in the 2000 most common words45.1 of words are in the 5000 most common words51.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 04Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3668Total number of unique words is 157133.5 of words are in the 2000 most common words49.5 of words are in the 5000 most common words56.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 05Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3635Total number of unique words is 143431.3 of words are in the 2000 most common words45.6 of words are in the 5000 most common words54.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 06Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3523Total number of unique words is 153730.7 of words are in the 2000 most common words45.8 of words are in the 5000 most common words53.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 07Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3645Total number of unique words is 153031.1 of words are in the 2000 most common words44.9 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 08Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3595Total number of unique words is 148732.0 of words are in the 2000 most common words47.1 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 09Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3624Total number of unique words is 159229.8 of words are in the 2000 most common words43.6 of words are in the 5000 most common words52.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 10Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3548Total number of unique words is 151530.4 of words are in the 2000 most common words43.7 of words are in the 5000 most common words51.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 11Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3553Total number of unique words is 155731.8 of words are in the 2000 most common words45.9 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 12Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3573Total number of unique words is 149831.3 of words are in the 2000 most common words45.4 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 13Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3558Total number of unique words is 153032.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words54.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 14Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3607Total number of unique words is 156831.6 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words53.0 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 15Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3605Total number of unique words is 146633.5 of words are in the 2000 most common words47.8 of words are in the 5000 most common words55.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 16Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3617Total number of unique words is 155431.4 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 17Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3658Total number of unique words is 146933.2 of words are in the 2000 most common words46.9 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 18Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3706Total number of unique words is 162333.2 of words are in the 2000 most common words48.1 of words are in the 5000 most common words55.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 19Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3699Total number of unique words is 159534.0 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words55.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 20Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3602Total number of unique words is 159033.8 of words are in the 2000 most common words48.6 of words are in the 5000 most common words56.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 21Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3638Total number of unique words is 154732.5 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words55.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 22Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3673Total number of unique words is 163931.6 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words54.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 23Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3767Total number of unique words is 164633.3 of words are in the 2000 most common words46.8 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 24Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3648Total number of unique words is 160633.0 of words are in the 2000 most common words47.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 25Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3607Total number of unique words is 163331.0 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words52.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 26Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3594Total number of unique words is 155830.3 of words are in the 2000 most common words45.1 of words are in the 5000 most common words53.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 27Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3660Total number of unique words is 167832.9 of words are in the 2000 most common words47.0 of words are in the 5000 most common words55.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 28Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3420Total number of unique words is 147632.4 of words are in the 2000 most common words46.7 of words are in the 5000 most common words54.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 29Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3654Total number of unique words is 162834.4 of words are in the 2000 most common words49.0 of words are in the 5000 most common words55.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 30Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3582Total number of unique words is 153831.3 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words53.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 31Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3570Total number of unique words is 165930.1 of words are in the 2000 most common words43.9 of words are in the 5000 most common words51.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 32Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3656Total number of unique words is 156331.7 of words are in the 2000 most common words47.9 of words are in the 5000 most common words56.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 33Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3605Total number of unique words is 158532.0 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words56.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 34Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3536Total number of unique words is 160333.8 of words are in the 2000 most common words47.5 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 35Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3621Total number of unique words is 151132.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words53.0 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 36Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3647Total number of unique words is 149231.3 of words are in the 2000 most common words46.8 of words are in the 5000 most common words54.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 37Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3659Total number of unique words is 154232.0 of words are in the 2000 most common words45.9 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 38Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3624Total number of unique words is 154031.3 of words are in the 2000 most common words44.9 of words are in the 5000 most common words52.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 39Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3554Total number of unique words is 157628.8 of words are in the 2000 most common words43.0 of words are in the 5000 most common words51.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 40Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3516Total number of unique words is 159233.3 of words are in the 2000 most common words48.8 of words are in the 5000 most common words56.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 41Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3631Total number of unique words is 150032.2 of words are in the 2000 most common words46.4 of words are in the 5000 most common words54.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 42Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3577Total number of unique words is 150532.4 of words are in the 2000 most common words45.8 of words are in the 5000 most common words53.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 43Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3569Total number of unique words is 156831.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words53.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 44Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3599Total number of unique words is 164832.0 of words are in the 2000 most common words47.6 of words are in the 5000 most common words56.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 45Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3495Total number of unique words is 158632.9 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 46Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3497Total number of unique words is 151932.0 of words are in the 2000 most common words48.0 of words are in the 5000 most common words55.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 47Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 1930Total number of unique words is 101935.0 of words are in the 2000 most common words49.5 of words are in the 5000 most common words56.1 of words are in the 8000 most common words