Latin

Коръән Тәфсире - 10

Total number of words is 3548
Total number of unique words is 1515
30.4 of words are in the 2000 most common words
43.7 of words are in the 5000 most common words
51.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

бәгьзеләренең сүрәтен дуңгыз сүрәтенә алыштырды. Алар шайтанга ияреп Аллаһудан башкага

гыйбадәт кылдылар. Ул яһүдләр хак юлдан ерак китеп ныграк адашучылар һәм ахирәттә иң яман

урын алар урыныдыр.

61. Әгәр монафикълар сезнең янга керсәләр: "Иман китердек, мөселманбыз", – диләр, әмма

үзләре сезнең янга кергәндә дә һәм сезнең яннан чыкканда да имансызлардыр. Аллаһ белүчерәк

монафикъларның күңелләрендә булган нәрсәне.

62. Янә күрәсең алардан күбрәге гөнаһлы эшләргә һәм хәрам ашарга ашыгалар, нинди кабахәт

эштер аларның кылган эшләре.

63. Әгәр яһүдләрнең дингә бирелгән заһитләре вә дини галимнәре аларны Аллаһуга каршы булган

яман сүзләрдән һәм хәрам ашауларыннан ныклап тыйган булсалар, нинди яхшы булыр иде! Ләкин

тыймадылар. Аларның кылган эшләре бик тә яман.

64. Яһүдләр әйттеләр: "Аллаһуның кулы багъланган саран", – дип. Аллаһ әйтте: "Бәлки аларның

кулы багланган, Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга малларын бирмиләр", – дип, һәм ләгънәт

ителделәр Аллаһуга тиешсез сүзне әйткәннәре өчен. Бәлки Аллаһуның кулы ачык, ул юмарт,

теләгән бәндәләренә үзе теләгәнчә бирер. Сиңа Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәре

яһүдләрнең күпләренә хакны инкяр итүне һәм азгынлыкны арттырыр. Янә кыямәткә чаклы дәвам

иткән дошманлыкны вә ачуны алар арасына салдык. Һәркайчан алар сугыш өчен хәйлә утлары

кабызсалар, Аллаһ аны сүндерде. Алар җир өстендә тырышып төрле бозыклыкны кылырлар,

Аллаһ фәсәтчеләрне һич тә сөйми.

65. Әгәр китап әһелләре иман китереп Коръән белән гамәл кылсалар һәм Коръән хөкемнәрен

бозудан саклансалар, әлбәттә, әүвәлдәге гөнаһларын җуяр идек һәм нигъмәтләр иясе булган

җәннәтләргә кертер идек.

66. Әгәр алар Тәүратны һәм Инҗилне үзгәртмичә гамәл кылган булсалар, аннары Раббыларыннан

иңдерелгән Коръән белән гамәл кылган булсалар, әлбәттә, өстән дә, аяк асларыннан да киң ризык

ашар иделәр. Алардан туры мөэминнәр дә бар, ягъни Коръәнне кабул итеп, аның белән гамәл

кылучылар, аларның күбрәкләренең кылган эшләре бик яман, ягъни үз китапларын да үзгәрттеләр,

Коръәнне дә кабул итмәделәр.

67. Ий Аллаһуның расүле! Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештер! Әгәр

Коръән хөкемнәрен ирештереп бетерсәң, Аллаһ йөкләгән пәйгамбәрлек бурычын үтәгән

булырсың, әмма ирештереп бетермәсәң – пәйгамбәрлек бурычын үтәмәгән булырсың. Аллаһ сине

дошман кешеләрнең шәреннән саклар, мөшрикләрдән курыкма, үз эшеңне эшлә! Имансыз

кешеләрне Аллаһ, әлбәттә, туры юлга күндермәс.

68. Әйт: "Ий китап әһелләре! Сез хак диндә түгелсез, хәтта Тәүрат, Инҗил һәм Раббыгыздан

иңдерелгән Коръән белән гамәл кылганыгызга чаклы", – дип. Ий Мухәммәд г-м, сиңа Раббыңнан

иңдерелгән Коръән хөкемнәре: әлбәттә, аларның күпләре явызлыкны һәм хакны инкяр итүне

арттырадыр. Кәферләрнең хакны инкяр итүләре өчен хәсрәтләнмә!

69. Дөреслектә гамәлсез коры ышанучылар һәм яһүдиләр, һәм насаралар, һәм ай, кояшка яки

йолдызларга табынучылар – алардан Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышанып, Коръән өйрәтүе

буенча изге гамәлләр кылганнарына ахирәттә ґәзаб куркынычы булмас һәм алар көенмәсләр.

70. Тәхкыйк бәни Исраилдән Тәүрат белән гамәл кылырсыз дип ґәһед алдык һәм аларга рәсүлләр

күндердек. Һәркайчан аларга расүл килсә аларның күңелләре яратмый торган Аллаһуның гадел

хөкемнәре белән, алар рәсүлләрнең бәгъзеләрен ялганга тоттылар, бәгъзесен үтерделәр. (Яхъя

вә Зәкәряне).

71. Алар бу кабахәт эшләре өчен Аллаһудан фетнә яки ґәзаб ирешмәс дип хисап кылдылар. Туры

юлны күрүдән күзләре сукыр булды, хак сүзне ишетүдән колаклары саңгырау булды. Аннары

Аллаһ аларның тәүбәләрен кабул итеп гөнаһларын гафу итте. Янә аларның күбрәге күзсез һәм

саңгырау булдылар. Аллаһ күрүче аларның кылган эшләрен.

72. Мәрьям угълы Гыйсаны Аллаһ диючеләр тәхкыйк кәфер булдылар. Бәни Исраилгә Гыйса

әйтте: "Минем һәм сезнең Раббыбыз булган Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз", – дип. Бер кеше

Аллаһуга мәхлукны тиңдәш кылса, тәхкыйк Аллаһ ул кешегә җәннәтне хәрам кылды һәм аның

кайтачак урыны уттыр. Ахирәттә залимнәргә ярдәмче булмас.

73. Аллаһ өчнең берсе диючеләр, дөреслектә, кәфер булдылар. Тиңдәше вә охшашы булмаган

Аллаһудан башка һич Илаһә юк. Аллаһ өчнең берсе диючеләр шул сүзләреннән тыелмасалар,

ягъни тәүбә итмәсәләр, әлбәттә, аларны рәнҗеткүче ґәзаб тотачак.

74. Әйә ул кәферләр бозык игътикатларыннан Аллаһуга тәүбә итмәсләрме? Һәм шундый зур

гөнаһлары була торып, Аллаһудан ярлыкауны сорамаслармы? Әгәр тәүбә итеп, Аллаһуның

берлегенә иман китереп, һәм Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм

рәхимле.

75. Мәрьям угълы Гыйса Аллаһуның расүле булудан башка һичкем түгел, аларга хәтле дә

рәсүлләр килеп үттеләр, бар да кеше затларыдыр һәм Гыйсаның анасы Мәрьям Аллаһуга һәм

расүлгә ышанучы бик тугъры хатын, Мәрьям үзе һәм угълы Гыйса адәм иделәр. Кара аларга,

Гыйса турында аятьләребезне ничек ачык бәян кылабыз! Соңра янә кара аларга, ничек тыелалар

хакны кабул итүдән, ягъни көферлекне һәм адашуны ихтыяр итәләр.

76. Син аларга әйт: "Аллаһудан башкага гыйбадәт кыласызмы? Ул ясалма мәгъбүдләрегез сезгә

файданы да, зарарны да ирештерә алмыйлар, ә Аллаһ ишетүче һәм белүче", – дип.

77. Әйт: "Ий китап әһелләре! Динегездә хактан башка тирән китмәгез, ягъни дәлилсез сүз

сөйләмәгез һәм юлсыз гамәл кылмагыз, һәм әүвәлдә адашкан һәм күпләрне адаштырган каумнең

нәфес-һавасына һәм батыл гадәтләренә иярмәгез! Алар һәммәләре дә бертигез адаштылар", –

дип.

78. Бәни Исраилнең кәферләре Дауд һәм Мәрьям угълы Гыйса теле белән ләгънәт ителделәр,

маймыл һәм дуңгыз булдылар. Бу җәза аларга тиешле булды зур гөнаһлары һәм хаклык чигеннән

үтеп киткәннәре өчен.

79. Алар үзләре кыла торган бозык эшләрдән, батыл игътикатләрдән бер-берсен тыймадылар,

нинди яманлыктыр аларның эшләгән эшләре.

80. Әлбәттә, күрәсең, ышанып дин тотучыларның күбрәкләре, кәферләр ягына авышып аларга дус

булалар, нинди ямандыр ахирәттә үзләрен каршы алачак бу кәфер эшләре: Аллаһу тәгаләнең

ачуы, һәм ґәзабта мәңге калулары.

81. Әгәр ул динчеләр Аллаһуга пәйгамбәргә һәм пәйгамбәргә иңдерелгән Коръәнгә ныклап

ышансалар, әлбәттә, кәферләрне дус тотмас иделәр, ләкин алардан күбрәге фасыйклар.

82. Яһүдләрне кешеләр арасында мөселманнарга иң каты дошман итеп табарсың һәм

мөшрикләрне мөселманнарга каты дошман итеп табарсың. (Мөшрикләрнең иң зурысы: мәҗүсиләр

һәм коммунистлардыр). Без – насара диюче бер җәмәгатьне мөселманнарга дусрак – күңелләре

белән якынрак табарсың, алар арасында галимнәр, габитләр булганы өчен, әлбәттә, алар Коръән

сүзләрен ишеткәндә һич тәкәбберләнмәсләр.

83. Әгәр алар расүлгә иңдерелгән аятьләрне ишетсәләр күзләреннән яшь агадыр хакны – хак дип

тануларыннан, һәм алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз – Аллаһ! Иман китердек, безләрне синең

берлегең белән шәһадәт бирүчеләр белән бергә язгыл", – дип.

84. "Ни булган безгә Аллаһуга һәм үзебезгә килгән хак Коръәнгә ышанмаска, безгә ни булган?

Әлбәттә, ышанабыз һәм Раббыбыз изгеләр белән бергә җәннәткә кертер дип өмет итәбез", –

диделәр.

85. Аллаһу тәгалә, аларның иман китереп мөселман булганнары һәм әйткән хак сүзләре өчен

асларыннан елгалар агучы җәннәтләрне бирде, алар анда мәңге калырлар. Ул Җәннәтләр изгелек

кылучыларның җәзасы.

86. Кәфер булган кешеләр безнең аятьләребезне ялганга тоттылар – алар җәһәннәм әһелләре.

87. Ий мөэминнәр! Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь нәрсәләрне үзегезгә хәрам кылмаган һәм

Аллаһ сызган сызыктан тышкары үтмәгез! Дөреслектә сызыктан үтүчеләрне Аллаһ һич тә сөйми.

88. Вә ашагыз Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь ризыклардан һәм үзегез ышанган Аллаһудан

куркыгыз, сызыктан тышкары үтүдән сакланыгыз!

89. Аллаһ, сезне ґәзаб кылмас уйнап әйткән антларыгыз өчен аны үтәмәсәгез, мәгәр ґәзаб кылыр

шәригать буенча ант ителгән дөрес урында – ант итеп тә ул ант үтәлмәсә. Ул үтәлмәгән антның

кәффарәте: ун мескенгә аш ашатмак өй әһелләрегез ашаган ризыкның уртача булганы белән, яки

ун мескенгә кием кидермәк, яки бер кол азат итмәк, боларны эшләргә көче җитмәсә, тоташ өч көн

ураза тотар. Бу йөкләтелгән эшләр үтәмәгән антларыгызның кәффарәте, антларыгызны, әлбәттә,

үтәгез! Әнә шулай Аллаһ үзенең хөкемнәрен сезгә ачык итеп аңлата, шаять шатланып, Аллаһуга

шөкер итәрсез.

90. Ий мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә,

сынымнарга гыйбадәт итү – Аллаһудан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану –

багучылык эшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан

котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаять котылырсыз –

өстенлек табарсыз.

91. Хәмер эчүегез һәм отыш уеннары уйнауыгыз белән, әлбәттә, шайтан арагызда дошманлыкны

һәм бер-берегезгә һөҗум иттерә торган ачуны булдырырга тели вә Коръән вәгазеннән, намаз

укудан сезне тыярга тели, шулай булгач, ул шайтан эше булган – нәҗесләрдән тыеласызмы? Әллә

тыелмыйсызмы? Әлбәттә тыелыгыз!

92. Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә расүлгә итагать итегез! һәм шайтан эше булган нәҗесләрдән

сакланыгыз! Әгәр итагать итүдән баш тартсагыз, яхшы белегез ки, расүлемезгә Аллаһ хөкемнәрен

ачык итеп ирештерү генә тиешле.

93. Иман китереп, изге гамәлләр кылып, мөселман булган кешеләргә әүвәлдә эчкәннәре өчен

гөнаһ юк, әгәр яңадан эчүдән саклансалар, иманнарын куәтләп изге гамәлләр кылсалар, соңра

саклансалар, янә иманнарын тазартып тәкъвалык кылсалар һәм дә изге гамәлләрне – яхшы

эшләрне эшләсәләр. Бит Аллаһ яхшы эшне кылучыларны сөя.

94. Ий мөэминнәр! Аллаһ сезне кыр хайваннарын аулау эшләреңдә, әлбәттә, сынар, кайберләрен

кулыгыз белән, кайберләрен коралыгыз белән тотасыз, Аллаһуны күрмичә – күргән кеби курыккан

кешеләрне изһар кылыр өчен. Ау хөкемнәрен белдергәннән соң берәү чиктән үтсә, ягъни хаҗ

сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайванын ауласа, әлбәттә, аңа рәнҗеткүче ґәзаб булыр.

95. Ий мөэминнәр! Хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайваннарын ауламагыз! Сездән

берегез ихрам баглаганы хәлдә кыр хайванын белеп-хаслап үтерсә, аның кәффарәте – сезнең

арагыздан ике гадел кеше, үтерелгән хайванның бәһасе фәлән чаклы, дип хөкем итсәләр, шул хак

белән корбанлык алып Мәккәдә бугазлап фәкыйрьләргә ашатыр. Яки мескеннәргә тәгам бирмәк

кәффарәттер – үтерелгән хайванның бәһасе хәтле ашатыр, я таратып бирер, яки тәгам бирмәсә,

ураза тотар тәгамның бер мескенгә ашатыр хәтлесе – бер көн уразага хисаб ителер. Бу –

кәффарәт ауда Аллаһ хөкемен бозучыга җәза булды, гөнаһлы эшнең ахырын белсен өчен. Аллаһ

гафу итте бу аңлатмага хәтле ау хөкемен бозган кешене, моннан соң берәү ау хөкемнәрен бозса,

ул кешедән Аллаһ ґәзаб белән үч алыр, бит Аллаһ кодрәт вә үч алу иясе.

96. Суда яшәгән хайваннарны ауламак һәрвакыт хәтта ихрам баглаган хәлегездә дә сезгә хәләл

ителде, диңгезләрдә йөрүчеләргә файдаланырлык тәгам булсын өчен балык вә башка ризык

булырдай нәрсәләре диңгезнең сезгә хәләл булды. Ләкин суда үлгән балык хәләл түгел. Сезгә

хәрам ителде кыр-урман хайваннары ихрамда хәлегездә. Аның хозурына кайтачак Аллаһудан

куркыгыз, аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз!

97. Аллаһу тәгалә мәсҗид Хәрамдагы Кәгъбәне мөселманнарга кыйбла кылды, аның белән ислам

дине һәм мөселманнар каим булып яшәр, сугышу хәрам булган айларны, корбан чалуны һәм

мәсҗид Хәрамдагы яки хаҗдагы ачык ґәләмәтләрне мөселманнар файдасына кылды. Коръәндәге

бөтен хәбәрләр сезгә сөйләнә – дөреслектә Аллаһу тәгаләнең җирдә вә күкләрдә булган

нәрсәләрне белгәнлеген белүегез өчен, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белүче.

98. Бик яхшы белегез ки: Аллаһ, үзенә итагать итмәгәнлекләрдән каты ґәзаб белән үч алучы һәм

тәүбә итүчеләрне ярлыкаучы, рәхимле.

99. Расүл г-мнең бурычы фәкать Аллаһ хөкемнәрен һич үзгәртмичә кешеләргә ирештерү генә.

Аллаһ сезнең, күрсәтеп һәм яшереп эшләгән эшләрегезне яхшы белә.

100. Әйт: "пакь илә нәҗес, хак илә батыл һич тигез булмас", – дип, гәрчә сине нәҗеснең күплеге

ґәҗәбләндерсә дә! Ий гакыл ияләре! Аллаһудан куркыгыз – нәҗес һәм батыл эшләрдән

сакланыгыз! Шаять өстенлек табарсыз – котылырсыз.

101. Ий мөэминнәр! Тиешсез сораулар бирмәгез, әгәр сорауыгызга җавап бирелсә – ул җавап

сезне кайгыга салыр, әгәр Коръән иңеп торган вакытта яшерен нәрсәләр турында сорасагыз аның

җәвабы бирелер, тиешсез нәрсәләр турында сораганнарыңызны Аллаһ гафу итте инде,

сорамагыз! Аллаһ ярлыкаучы, юаш.

102. Сездән әүвәлге каумнәрдә пәйгамбәрләренә шундый сораулар бирделәр – сорауларына

җавап бирелгәч, соңра җавапны инкяр итеп, кәфер булып әверелделәр.

103. Аллаһ, кешеләрнең кулындагы хайваннарга: Бәхирә, Саибә, Вәсыйлә, Хам дип исем бирмәде

һәм аларны хәрам да кылмады, ләкин кәферләр Аллаһуга ялганны ифтира кылдылар "бу

хайваннарны Аллаһ хәрам кылды", дип, аларның күпләре аңламыйлар.

104. Әгәр ул җаһилләргә әйтелсә: "Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә һәм расүл гамәленә

килегез", – дип, алар әйтәләр: "Ата-бабаларыбызны нинди юлда, нинди гамәлдә тапсак, шул безгә

җитә, алар юлыннан чыкмыйбыз", – дип. Аллаһ әйтте: "Әйө аларның ата-бабалары хаклыктан

һичнәрсә белмәүче һәм туры юлга да күнелмәүче иделәр түгелме?" – дип.

105. Ий мөэминнәр! Сезгә лязем үзегезне төзәтмәк һәм туры юлда нык тормак! Әгәр Коръән,

юлында берләшеп таза торсагыз, адашкан кеше сезгә зарар итә алмас. Җыйналып кайтачак

урыныгыз Аллаһу хозурында, кылган эшләрегездән хәбәр бирер.

106. Ий мөэминнәр! Әгәр берегезгә үлем якынлашса, васыятьләрегезне әйткәндә үзегездән ике

гадел кеше шаһит булсыннар, яки мөселман булмаган ике кеше шаһит булсыннар сәфәрдә

йөрегәнегездә үлем хәсрәте ирешсә. Әгер шәһитләрнең эше низагълы булса, яки алардан

шикләнсәгез, намаздан соң ике шаһитне алып калыгыз, үлгән кешенең васыятен вә калдырган

әманәтен ачыклар өчен, Аллаһ исеме белән акт итеп әйтсеннәр: "Антыгыз белән дөнья малым

ихтияр итмәбез, гәрчә әманәт тапшырган кеше якын кардәшебез булса да, һәм Аллаһ үтәүне

фарыз иткән Шәһадәтне яшермибез, әгәр алдалан ант итсәк, Аллаһуга гөнаһлылардан булырбыз",

– дисеннәр.

107. Тикшергән чакта бу ике шаһитнен үзләре йөкләп алган әманәтләренә хыянәт иткәнлекләре

ачыкланса, булган хәлне дөрес сөйләр өчен алардан гаделрәк ике кеше шаһит булырлар. Алар

Аллаһ исеме илә ант итеп әйтерләр: "Безнең Шәһадәтебез әүвәлге ике шаһитнең Шәһадәтеннән

дөресрәк, шәһитлегебездә дөреслектән чыкмабыз, әгәр дөреслектән читкә чыксак, әлбәттә,

залимнәрдән булырбыз", – дип.

108. Мәетнең васыяте хакындагы шәһадәттә күрсәтелгән хөкемебез – шаһитләрнең турылык илә

шаһит булулары өчен иң якын бер юл, яки шәһитлек эшләрендә ялган сөйләүләре сәбәпле эш

икенче гадел шәһитләргә тапшырылгач, хыянәтләре өскә чыгып хурлыкка төшүдән курыксыннар

өчен гадел хөкемдер. Аллаһудан куркыгыз – аның гадел хөкемнәрен бозудан сакланыгыз һәм

сезнең файдагызга сөйләгән сүзләрен тыңлагыз! Аллаһу тәгалә, хыянәтче фәсыйкларны туры

юлга күндерми.

109. Кыямәт көнендә Аллаһ расүлләрне җыяр өммәтләрен хөкем итәр өчен, Аллаһ алардан сорар:

"Сезнең Аллаһ хөкемнәрен ирештерүегезне өммәтләрегез ничек кабул ит-теләр?" – дип, Рәсүлләр

әйтте: "Без аларның хәлен белмибез, бездә гаепне белә торган белем юк. Ий Раббыбыз, әлбәттә,

Син бөтен яшерен эшләрне белүчесең", – дип.

110. Аллаһу тәгалә кыямәт көнне әйтер: "Ий Мәрьям угълы Гыйса, без сиңа һәм анаңа биргән

нигъмәтне бүген сөйлә! Җәбраил илә сиңа куәт биргәнебезне, кешеләр белән бишектә һәм

пәйгамбәр булгач хикмәтле сүзләр белән сөйләшүеңне, мин сиңа язарга өйрәткәнемне, ислам

хөкемнәрен, тәүратны, инҗилне өйрәткәнемне, янә минем әмерем илә кош сурәтен ясап аңа өрер

идең, аннары минем әмерем илә кош булып очар иде, янә минем әмерем илә сукырларны күзле

итәр идең һәм ала тәнле кешеләрне сәламәтләндерер идең, дәхи бәни Исраилнең мәкереннән

сине коткарганымны һәм син аларга инҗил хөкемнәре вә ачык могҗизалар белән килгәч, аларның

ышанмаучылары, бу сихердән башка һичнәрсә түгел, дип инкяр иткәннәрен сөйләп бир,

хәтерләренә төшер", – дияр Аллаһу тәгалә.

111. Ий хәварийон! Миңа һәм расүлемә иман китерегез, дип вәхи кылсам хәварийоннар әйттеләр:

"Иман китердек ий Гыйса, безнең мөселман булганлыгыбызга шаһит бул", – дип.

112. Хәварийоннар әйттеләр: "Ий Гыйса, синең Раббыңның, безгә күктән аш яулыгы белән ризык

иңдерергә көче җитәме?" – дип. Гыйса әйтте: "Аллаһудан куркыгыз – ґәзабыннан сакланыгыз,

үзегезне бәла-казага салмагыз! Әгәр хак мөэминнәрдән булсагыз".

113. Алар әйттеләр: "Күктән иңгән ризык белән ризыкланырга һәм күңелебезнең карарлануын

телибез, дәхи мин Аллаһуның расүле дигән сүзеңнең хаклыгын белмәкче булабыз, янә ул

ризыкның Аллаһудан иңдерелгәнлегенә шәһитләрдән булуыбызны телибез", – дип.

114. Мәрьям угълы Гыйса әйтте: "Ий тәрбиячебез – Аллаһ! Безгә күктән аш яулыгы белән ризык

иңдер – ризык иңгән көн әүвәлгеләребезгә дә һәм ахыргыларыбызга да бәйрәм көне булсын! Янә

минем пәйгамбәрлегемә дә дәлил булсын! Ий Раббыбыз безне ризыкландыр, син, әлбәттә,

ризыкландыручыларның иң хәерлесесең", – дип. (Күктән ризык иңгән көн якшәмбе иде, шуның

өчен якшәмбе көн насараның бәйрәме булып калды).

115. Аллаһу тәгалә әйтте: "Мин, әлбәттә, сез сораган ризыкны күктән иңдерүчемен, бу ризык сезгә

иңгәннән соң Сезләрдән берәрегез хыянәт итсә, яки шөкер итүне һәм Аллаһудан иңдерелгәнне

инкяр кылып кәфер булса, ул кешене галәмнәрдә һичкемне ґәзаб кылмаган каты ґәзаб белән

ґәзаб кылырмын", – дип.

116. Янә Аллаһу тәгалә кыямәт көнендә әйтер: "Ий Мәрьям угълы Гыйса! Син кешеләргә

әйттеңме, мине һәм анамны Аллаһудан башка Илаһә тотыгыз", – дип. Гыйса әйтте: "Ий Раббым!

Син һәрбер кимчелектән пакьсең, синең хакта миңа муафикъ түгел сүзне әйтмәк лаек түгелдер,

әгәр андый сүзләрне әйткән булсам, әлбәттә, син аны беләсең. Я Рабби, син минем күңелемдә

булган нәрсәне, әлбәттә, беләсең әмма мин синдә булган нәрсәне белмимен. Әлбәттә, Син

яшерен нәрсәләрне бик яхшы белүчесең.

117. Янә Гыйса: "Ий Раббым! Мин аларга Син әмер иткәннән башканы әйтмәдем, бәлки мине вә

сезне тәрбия итүче Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, дидем. Дәхи мин алар арасында булганда

бөтен эшләренә шаһит булдым, мине күккә күтәреп үтергән чагыңда Син аларны күзәттең. Бит Син

һәрнәрсәгә шаһитсың", – диде.

118. Әгәр аларны ґәзаб кылсаң – кылырсың үз бәндәләреңдер, вә әгәр аларны ярлыкасаң,

әлбәттә, син көчле һәм гадел хакимсең.

119. Аллаһу тәгалә әйтер: "Бу көндә чын мөэминнәрнең, Коръәнгә вә сөннәткә муафикъ – дөрес

динне тотучы мөселманнарның дөреслеге файда бирер. Аларга җимеш агачлары астыннан

елгалар агучы җәннәтләр булыр, алар анда мәңге калырлар, Аллаһ алардан разый булды һәм

алар Аллаһудан разый булдылар. Җәннәтләргә кереп, анда мәңге калу – иң зур бәхеткә ирешү.

120. Җирдәге вә күкләрдәге һәм алар арасында булган нәрсәләр Аллаһу тәгаләнең мөлкедер,

Аның һәрнәрсәгә көче җитә.

[6] ӘНҐӘМ (ТЕРЛЕК) СҮРӘСЕ – 165 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Чын мактау – җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуга хас, янә ул караңгылыкны һәм яктылыкны бар

кылды. (Ике төрле яктылыкны бар кылды: берсе табигать яктылыгы – кояш, ут кеби. Икенчесе:

гакыл, фикер яктылыгы – Коръән, сөннәт яктылыгы кеби. Вә ике төрле караңгылыкны бар кылды:

берсе табигать караңгылыгы: кояшсызлык, утсызлык кеби. Икенчесе гакыл, фикер караңгылыгы –

имансызлык, динсезлек кеби.) Бу хәлдән соң кәферләр, Коръән яктылыгыннан качып, имансызлык

караңгылыгына кереп, Аллаһудан башканы илаһә тотарлар.

2. Аллаһ беренче атагыз – Адәм г-мнең тәнен балчыктан халык кылды, соңра һәрберегезгә гомер

билгеләде вә һәрберегезгә билгеләнгән әҗәл аның хозурында. Шуннан соң да сез Аллаһ

эшләренә шик тотасыз.

3. Ул Аллаһ, җирдә вә күкләрдә эш кылучы, хөкем йөртүче Илаһә, сезнең ачык вә яшерен

эшләрегезне һәм нәрсә кәсеп иткәнегезне дә белә.

4. Кәферләргә Раббының аятьләреннән бер аять килсә, ягъни бер могъҗиза яки Коръән аяте

килсә, алар аны инкяр итәләр.

5. Аларга һәркайчан чын иманга, хак дингә өндәүче Коръән аятьләре килсә, алар аны – ялган

диделәр. Коръәнне вә мөселманнарны мәсхәрә кылып көлүләренең җәзасы аларга тиздән килер.

6. Әллә күрмиләрме? Алардан элек күпме кәферләрне һәлак кылдык, җир өстендә сезне

урнаштырмаган яхшы урынга аларны урынлаштырдык һәм күктән яңгырны да аларга кирәгенчә

генә иңдердек, янә аларга бакчалары астыннан ага торган елгалар кылдык, алай да иман

китермәделәр, аларны гөнаһлары өчен һәлак иттек, һәм алардан сон, урыннарына башка

кешеләрне урынлаштырдык.

7. Әгәр кәферләр соравы буенча Коръән аятьләрен сиңа кәгазь битләренә яздырып иңдергән

булсак, аны кәферләр куллары илә тотар иделәр, аннары, бу – сихердән башка нәрсә түгел, дип

инкяр итәр иделәр.

8. Кәферләр әйттеләр: "Кәшки Мухәммәдкә фәрештә иңгән булсачы, аның хак пәйгамбәр

икәнлеген безгә әйтер иде", – дип. Аллаһ әйтте: "Әгәр без аларга фәрештә иңдерсәк, әлбәттә,

аларны һәлак итү белән эш тәмам булыр иде, фәрештә иңгәннән соң аларга һичнәрсә өчен вакыт

бирелмәс".

9. Әгәр пәйгамбәрне фәрештәдән кылсак, әлбәттә, аны ир кыяфәтендә кылыр идек, алар кешеләр

кигән киемне кияр иделәр.

10. Синнән әүвәлге пәйгамбәрләр дә шулай мәсхәрә кылындылар, аларга да мәсхәрә кылганнары

хәтле мәсхәрә ителергә, хөкем итенделәр, җәзасын алырлар.

11. Әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм яхшылап карагыз! Аллаһ вә расүлләр хакында ялган

сөйләүчеләрнең хәле ничек тәмам булган?" – дип. (Мөшрикләр, Мухәммәд г-мне мәсхәрә кылып,

төрлечә золым итеп тә кешеләрне исламга чакырудан туктата алмагач, патша итәбез, күп мал

бирәбез, ташла бу эшеңне, диделәр). Аллаһу тәгалә аларга түбәндәге аять белән җавап бирде.

12. Әйт: "Җирдәге вә күктәге нәрсәләр кемнеке? Һичкемнеке түгел фәкать – Аллаһу тәгаләнеке", –

дип. Аллаһ үзе теләгән бәндәләренә рәхмәт кылуны үзенең өстенә йөкләде. Булачагында

шикләнергә дә урыны юк – кыямәт көнендә, әлбәттә. Аллаһ һәммәгезне дә хөкем итәр өчен җыяр.

Ахирәттә үзләрен мәңгелек хәсрәткә саласы кешеләр дөньяда чакларында Коръәнгә ышанмаслар,

яки ышанып та гамәл кылмаслар.

13. Кич тә вә көндез дә Аллаһ тәрбиясе белән карар тапкан мәхлуклар һәммәсе Аллаһу

тәгаләнеке. Вә ул ишетүче һәм белүче.

14. Әйт: "Җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуны ташлап, бер зәгыйфь мәхлукны үземә ярдәмче һәм

Илаһә итеп алыйммы? Аллаһ бөтен мәхлукны ризыкландыра, әмма үзе ризыкланмый – аңа ризык

кирәкми, дип, мин мөселман булган кешеләрнең беренче мөселманы булу белән һәм дә

мөшрикләрдән булмау белән Аллаһудан боерылдым", – диген!

15. Әйт: "Әгәр мин бидеґәтче-мөшрикләргә ияреп, тәрбиячем булган Аллаһу тәгаләнең

хөкемнәренә хилафлык кылсам, әлбәттә, олугъ кыямәт көненең ґәзабыннан куркамын", – дип.

16. Хисаб көнендә берәүдән ґәзаб алынса – гафу ителсә, тәхкыйк ул кешегә Аллаһ рәхмәт кылды.

Ул көндә ґәзабтан котылу – ачык өстенлек табу, югары дәрәҗәгә ирешүдер.

17. Әгәр Аллаһ, сиңа нинди булса да зарар ирештерсә, ул зарардан котылу өчен сиңа юл ачучы

булмас, мәгәр Аллаһ үзе ачар, вә әгәр Аллаһ, сиңа хәерле эшне ирештерсә, әлбәттә, Аллаһ һәр

эшкә кадир.

18. Вә ул Аллаһ, катлары өстеннән эш йөртүдә кадирдер, вә ул һәр эш өстеннән хөкем йөртүче

һәм бөтен вөҗүдтән хәбәрдар.

19. Шәһадәт бирү гозереннән нинди шәһадәт олугърак – дип сора! Әлбәттә, "әшһәдү әллә иләһә

илләл-лаһү" дип шәһадәт бирү, Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә шаһит булу, башка

нәрсәләргә шаһит булудан олугьрак. Әмма Аллаһуның бөтен мәхлуклар хәленә шаһит булуы

бөтен Шәһадәтләрдән олугърактыр. Әйт: "Аллаһ минем белән сезнең арада шаһит, вә миңа

Аллаһудан Коръән вәхий ителде – сезне һәм һәрбер Коръән ирешкән каумне Аллаһ ґәзабы белән

куркытмаклыгым өчен", – дип. (Курыккан кеше, Коръән белән гамәл кыла да, җәһәннәм утыннан

котыла. Курыкмаган кеше Коръән белән гамәл кылмыйча җәһәннәмгә керә.) Ий метриклар! Аллаһ

белән тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирәсезме? Әйт: "Мин Аллаһудан башка тагын бер илаһә

бар дип шәһадәт бирмимен", – дип, янә әйт: "Әлбәттә, ул – тиңдәше, иптәше юк бер генә

илаһәдер, әлбәттә, мин сез Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрдән бизгүчемен", – дип.

20. Китап бирелгән яһүд вә насара Мухәммәдне үз балаларын белгән кеби беләләр. Алар үзләрен

хәсрәткә салдылар, инде иман китермәсләр.

21. Аллаһуга ялганны ифтира кылган яки аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә залимрәк кеше

бармы? Залимнәр, шиксез, Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар.

22. Кыямәт көнендә һәммәләрен дә хөкемгә җыярбыз, соңра әйтербез мөшрикләргә: "Аллаһуның

тиңдәше бар дип низаглашкан илаһәгыз кайда, күрсәтегез", – дип.

23. Мөшкирләр хөкем ителгәндә: "Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без дөньяда чагыбызда мөшрикләрдән

булмадык", – дип үзләренең мөшриклекләрен инкяр итүләре үзләренә фетнә булыр – ягъни

дөньяда киреләнеп мөшриклек белән мөбтәлә булдылар, ахирәттә шул гаепләрен инкяр итеп,

ґәзаб өстенә – ґәзабны кәсеп итәрләр.

24. Карагыл! Ничек үз өсләренә ялган сөйлиләр ягъни Аллаһу хозурына баргач та хакны катлапкатлап инкяр итеп, үзләренең ялганчы икәнлекләрен үзләре ныгыталар. Аллаһуга ифтира кылып,

Аллаһудан башканы илаһә тоткан нәрсәләре алардан бизде.

25. Алардан кайберләре синең сүзеңне тыңларлар, ләкин сүзнең төп мәгънәсенә төшенмәсләр,

шул сәбәпле Аллаһ хөкемнәрен кабул итмәсләр. Соңра күңелләренә аңламаулык пәрдәсен

кордык, аңламаслар, колакларына ишетмәүлек пәр

дәсен кордык, хак сүзне ишетмәсләр. Әгәр алар Аллаһуның могҗизаларын күрсәләр, берсенә дә

ышанмыйлар, бу Коръән әүвәлгеләрдән калган хикәяләрдән башка нәрсә түгел диюче кәферләр,

хәтта яныңа килсәләр хакны инкяр итеп, ялганны яклап синең белән бәхәсләшәләр.

26. Ул динсезләр, исламны кабул итүдән, Коръән белән гамәл кылудан кешеләрне тыялар һәм

үзләре дә Коръәннән бик ераклар. Алар бу эшләре белән аңламыйча, үзләрен генә һәлак итәләр,

ләкин сизмиләр.

27. Әгәр аларның җәһәннәм уты эчендә тукталып, калганнарын күрсәң, бик әче хәсрәт белән

әйтерләр: "Ий кәшки без дөньяга кире кайтарылсакчы, Раббыбызның аятьләрен инкяр итмәгән

булсакмы һәм Коръән белән гамәл кылып камил мөэмин булган булсакмы", – дип.

28. Бәлки аларның әүвәлдә яшереп эшләгән эшләре ахирәттә ачыкланыр. Әгәр алар дөньяга кире

кайтарылсалар, әлбәттә, әүвәлдә Аллаһ тыйган көферлек вә азгынлык юлларына төшәр иделәр,

әгәр дөньяга кире кайтарылсак, Коръән белән гамәл кылып, камил мөэмин булыр идек – дигән

сүзләрендә, әлбәттә, ялганчылардыр.

29. Ул имансызлар, дөньяда яшәвебездән башка яшәү юк, үлгәннән соң терелүчеләрдән түгелбез,

диләр.

30. Әгәр Аллаһу хозурында хөкем ителү өчен басып торганнарын күрсәң, шул вакытта Аллаһ

әйтер: "Әйә! Үлгәннән соң терелү хак булмадымы?" – дип. Алар әйттеләр: "Бәлки, ий Раббыбыз,

үлгәннән соң терелү хак булды", – дип. Инде аларга Аллаһ әйтер: "Алай булгач Коръәнне вә

үлгәннән соң терелүне инкяр итүегез сәбәпле җәһәннәм ґәзабы татыгыз", – дип.

31. Үлгәннән соң терелеп, Аллаһуга хөкемгә баруны инкяр итеп, Аллаһ йөкләгән бурычларны

үтәмәүчеләр тәхкыйк һәлак булдылар. Көтмәгәндә алар өстенә кыямәт килсә, шул вакытта

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 11
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.