Latin

Коръән Тәфсире - 35

Total number of words is 3621
Total number of unique words is 1511
32.0 of words are in the 2000 most common words
46.1 of words are in the 5000 most common words
53.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

итте." Әйүб күп еллар сырхау булды, һич нәрсәсе калмады, ул һаман сабыр итте зекердән

туктамады.

42. "Ий Әйүб, аягың илә җиргә тип" – дип әйтелде, типкәннән соң салкын чишмә, юынырга кайнар

чишмә чыкты. Кайнар чишмәдә юынды вә салкын чишмәдән эчте, шунда ук сәламәтләнеп әүвәлге

куәтен тапты.

43. Вә Без Әйүбкә балаларын ике өлеш арттырып бирдек, Бездән аңа рәхмәт булсын өчен вә

гакыллы кешеләргә вәгазь булсын өчен.

44. Ий Әйүб, бер уч салам алып хатыныңа сук, Аллаһ исеме илә әйткән антыңны үтәмичә гөнаһлы

булып калма. "Сырхау вакытында үзен караучы Рәхимә исемле хатыны хакында хаталык белән,

бозык эшне эшләүче дип зан кылып валлаһи, терелсәм сиңа йөз мәртәбә сугармын, дип ант иткән

иде. Соңра Рәхимәнең бозык эше юклыгы мәгълум булгач, шул бер уч салам белән сугу, йөз

мәртәбә суккан хөкемендә булды". Без Әнүбне бәла-казага вә сырхауга сабыр итүче таптык. Ул

Әйүб ни хуш бәндәдер, вә ул Аллаһуга нык кайтучыдыр.

45. Янә Минем колларым Ибраһим, Исхак вә Ягькубларны зекер ит, алар гыйбадәттә куәт ияләре

вә диндә басыйрат ияләре иделәр.

46. Тәхкыйк Без аларны гөнаһтан пакь эшләрдә ихлас кылдык, шул сәбәпле алар ахирәт савабына

бик каты тырыштылар.

47. Вә алар Безнең хозурыбызда яхшылыкка гына ихтыяр ителмешләрдер.

48. Янә Исмәгыйль, Әлйәсәгъ вә Зәл кифелләрне зекер ит, аларның һәр кайсы изгеләрдән иде.

49. Ошбулар Коръәндә макталып зекер ителәләр, вә тәкъва мөэминнәр өчен күркәм урын бардыр.

50. Ул урыннар ґәден җәннәтләредер, аларга җәннәт ишекләре ачылып торыр.

51. Ул җәннәтләрдә яхшы диваннарга таянганнары хәлдә, җимешләрнең һәм эчемлекләрнең

төрлесеннән сорадылар.

52. Дәхи алар алдында хатыннарыннан башка хур кызлары булыр, ул хурлар ирләренә генә

карарлар, алар яшьтә дә бер тигезләрдер.

53. Ошбулар кыямәт көнендә аларга булыр дип вәгъдә ителгән нәрсәләрдер.

54. Җәннәтләргә кергән мөэминнәр әйтерләр: "Болар безнең ризыкларыбыздыр, бу нигъмәтләргә

бетмәк вә кимемәк һич тә булмас, ошбулар тәкъва мөэминнәргәдер.

55. Әмма кәферләргә бик яман урын булачактыр.

56. Ул җәһәннәмдер, алар анда керерләр, нинди кабахәт урындыр.

57. Ошбу ґәзаб аларгадыр, аны тотсыннар, ул газап кайнар су һәм кайнар эрендер.

58. Вә аларга тагын да шундый төрле ґәзаб бардыр.

59. Җәһәннәм сакчылары мөшрикләрнең олугъларына әйтерләр, аларның иярченнәренә ишарәт

итеп: "Ошбу иярченнәрегез сезнең белән бергә утка керерләр, чөнки дөньяда сезгә ияргән

иделәр", – дип. Олугълары әйтерләр: "Аларга мәрхәмәт булмасын, әлбәттә, тиешле булган өчен

утка керәләр", – дип.

60. Иярүчеләр әйтерләр: "Бәлки сезгә мәрхәмәт булмасын, сез мөшриклектә бездән элек

булдыгыз һәм безне үзегезгә иярттегез, ул ут сезгә дә, безгә дә ни яман карарланачак урындыр".

61. Дәхи иярүчеләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, мөшриклектә бездән алда булып безне дә

аздыручыларга утта ґәзабны ике өлеш арттыр".

62. Мөшрикләр әйтерләр: "Дөньяда без явыз кешеләрдән санаган кешеләрне безнең белән бергә

утта күрмибез.

63. Без аларны дөньяда мәсхәрә итәдер идек, алар безнең янда утта түгелләрме, яки алар утта

булып та күзебез аларга төшмиме, шуның өчен күрмибезме?"

64. Дөреслектә ошбу зекер ителгән сүзләр, ут әһелләренең бер-берсе белән низагълашуларыдыр.

65. Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Мин фәкать Аллаһ ґәзабы илә куркытучымын. Әлбәттә, Аллаһудан

башка Илаһә юк, Ул – Аллаһ ялгыз, Үзе генәдер, вә барча мәхлукны җиңүчедер.

66. Ул – Аллаһ җир, күкләрнең вә аларның араларында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр,

дошманнарын каты ґәзаб кылучы, дусларын гафу итүчедер.

67. Син кешеләргә әйт: "Ул Коръән бер олугъ хәбәрдер.

68. Ләкин сез ул олугъ Коръәннән баш тартучысыз."

69. Фәрештәләрнең Адәм г-м хакында низагълашканнарын белү миңа лязем булмады, мәгәр вәхий

аркылы гына белдем.

70. Миңа вәхий булмады Аллаһудан, мәгәр Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештерергә, Коръән

белән гамәл кылучыларны җәннәт белән шатландырырга, Коръән белән гамәл кылмаучы

динсезләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытырга вәхий ителде.

71. Раббың фәрештәләргә әйтте: "Мин балчыктан Адәмне халык кылачакмын".

72. Аны халык кылып тәмам иткәч, аңа җан кертеп тергездем, фәрештәләр Адәмне зурлап сәҗдәгә

бардылар.

73. Фәрештәләрнең, барчасы берьюлы сәҗдә кылдылар.

74. Мәгәр Иблис сәҗдә кылмады. Тәкәбберләнде һәм кәферләрдән булды.

75. Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, Мин Үз кодрәтем белән яраткан Адәмгә сәҗдә кылудан сине

нәрсә тыйды? Тәкәбберләндеңме? Яки бөекләрдән булдыңмы?"

76. Иблис әйтте: "Мин Адәмнән хәерлерәкмен, чөнки мине уттан яраттың, Адәмне исә балчыктан

яраттың".

77. Аллаһ әйтте: "Алай булса җәннәттән чык, тәхкыйк син рәхмәтеңнән сөрелмешсең.

78. Әлбәттә, кыямәт көненә чаклы Минем сиңа ләгънәтемдер".

79. Иблис әйтте: "Ий Раббым, кешеләрнең кубарылачак көннәренә чаклы мине дөньяда калдыр,

үтермә".

80. Аллаһ әйтте: "Әлбәттә, син дөньяда калучысың.

81. Аллаһ хозурында мәгълүм булган көнгә чаклы, ягъни дөнья беткәнче".

82. Иблис әйтте: "Ий Раббым, ґиззәтең хакы өчен әйтәмен, кешеләрне һәммәсен аздырачакмын.

83. Мәгәр ихлас булган мөэмин бәндәләреңне аздырырга көчем җитмәс".

84. Аллаһ әйтте: "Хакны хак, дип әйтермен.

85. Җәһәннәмне синең илә вә сиңа ияргән кешеләрнең һәммәсе белән тутырачакмын".

86. Ий Мухәммәд г-м, кешеләргә әйт: "Ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыймын, һәм

мин Коръәнне үземнән чыгарып сөйләүчеләрдән түгелмен.

87. Коръән башка нәрсә түгел, мәгәр барча кешеләргә һәм җеннәргә зекер, вәгазь һәм диндер.

88. Коръәннең хикмәтләрен яки Коръән кешеләргә иң зур нигъмәт икәнен бераз заман соңында

белерсез. Дөньяда белмәсәгез ахирәттә белерсез!

[39] 3ҮМӘРА(ХАЛЫК ТӨРКЕМЕ) СҮРӘСЕ – 75 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Коръән-Кәрим һәр эштә җиңү вә хикмәт иясе булган Аллаһудан иңдерелгән хак китаптыр.

2. Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа Коръәнне хаклык белән иңдердек, динне ширек вә риядан пакьләп

Аллаһуның Үзенә генә ихлас гыйбадәт кыл!

3. Әгаһ булыгыз! Ширектән вә риядан пакь булган дин – Аллаһуга хастыр. Аллаһудан башка

сынымнарны дус тоткан мөшрикләр, без аларга гыйбадәт кылмыйбыз, мәгәр безне Аллаһуга якын

кылсыннар өчен генә аларга гыйбадәт кылабыз. Аллаһ кыямәт көнендә мөэминнәр илә мөшрикләр

арасын дин эшләрендә ихътилаф иткәннәре өчен хөкем итәр. Дөреслектә Аллаһ Исламга

көферлек итүчене вә ялганчыны туры юлга күндермәс.

4. Әгәр Аллаһ бала тотарга теләсә иде, Үзе халык иткән мәхлуклардан теләгәнен ихтыяр итәр иде.

Ләкин Аллаһ бала тотмактан пакь булды. Ул – Аллаһ ялгыздыр, көч ияседер.

5. Ул – Аллаһ җирне вә күкләрне хаклык белән яратты, вә Ул кичне-төнне көндезгә кертеп көнне

озынайтты, вә көндезне төнгә кертеп төнне озынайтты, вә кояш-айдан кешеләрне

файдаландырды, кояш, ай һәм башкалары билгеле көнгә чаклы үз урыннарында йөрүчеләрдер.

Әгаһ булыгыз, Ул – Аллаһ дошманнарыннан үч алуда көчле вә дусларын ярлыкаучыдыр.

6. Ул сезне бер Адәмнән яратты, соңра Адәмнең хатыны – Һаваны яратты, вә сезнең өчен дөя,

сыер, куй-сарык, кәҗәдән ата-аналы итеп сигез сыйныф хайван яратты, вә сезне аналарыгыз

корсагында бертөрле сурәттә яратканнан соң икенче сурәткә кертәдер, башта су идегез, кан

булдыгыз, соңра ит кисәге булдыгыз, соңра кеше сурәтенә кердегез. Анагызның эчендә өч кат

караңгылыкта халык ителәсез: баланың пәрдәсе, бала ятак урын һәм ананың корсагыдыр. Әнә

шулай һәрнәрсәне халык итүче Аллаһ сезнең Раббыгыздыр, һәрнәрсәгә патшалык Аның

кулындадыр, Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Аллаһуга гыйбадәт кылмыйча

кемгә гыйбадәт кылырсыз?

7. Әгәр Аллаһуга иман китерүне вә Аңа гыйбадәт кылуны инкяр итсәгез, бит Аллаһ байдыр, сезнең

иманыгызга һәм гыйбадәтегезгә мохтаҗ түгелдер, ләкин бәндәләренең кәфер, мөшрик һәм

монафикъ булуларына риза булмас, әгәр Аңа гыйбадәт кылып шөкер итсәгез, ул эшегездән риза

булыр. Ахирәттә һичкем башка кешенең гөнаһы өчен ґәзаб кылынмас, соңра кайтуларыгыз

Раббыгыз хозурынадыр, шул вакытта кылган эшләрегез белән үзегезгә хәбәр бирер, шиксез Ул –

Аллаһ күкрәкләр эчендәге нәрсәләрне белүчедер.

8. Әгәр Аллаһсыз кешегә бәла-каза ирешсә, батыл эшләрдән бизеп Аллаһуга кайтканы хәлдә

Раббысына ялварыр, соңра Аллаһ ул бәла-казаларны алып алар урынына нигъмәтләр бирсә,

Аллаһуга ялварганын онытып, янә азгынлыкка китәдер, кешеләрне Аллаһ юлыннан адаштырыр

өчен Аллаһның шәрике-тиңдәше бар, дип, вәсвәсә кыладыр. Син андый кешегә әйт: "Ислам

диненә көферлек кылганың өчен дөньяда аз гына файдалан, әлбәттә, син ут әһеленнәнсең".

9. Әмма кичләрдә озын вакыт кыямдә торып, сәҗдә кылып Аллаһуга гына коллык кылган мөэмин,

ул ахирәт ґәзабыннан куркып Раббысының рәхмәтен өмет итәдер. Шул мөэмин кәфер яки мөшрик

монафикъ белән бертигез булырмы? Әлбәттә, һич бертигез булмас! Кешеләргә әйт: "Батылны

белеп батылдан ерак булган, хакны белеп хак тарафында сабит булган хак мөэминнәр, батылны

да, хакны да белмичә адашып йөргән сукырлар белән бертигез булырлармы? Хакны батылдан

аеру хакында саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр һәм батылдан бизеп хакны кабул

итәрләр."

10. Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Ий иман китергән Аллаһуның бәндәләре, Раббыгызның ґәзабыннан

сакланыгыз! Дөньяда вакытта Аллаһуга итагать итеп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәргә,

ахирәттә җәннәт нигъмәтләре бардыр. Аллаһу тәгаләнең җире киндер, торган җаегызда дингә

тарлык булса, иркен җайларның теләгән җаена күчегез! Җиһад вә һиҗрәт мәшәкатьләренә сабыр

итүчеләргә хисапсыз әҗерләр бирелер.

11. Әйт: "Мин динне Аллаһ ризалыгы өчен генә тотып, Аңа гына ихлас гыйбадәт кылырга

боерылдым".

12. Дәхи мин мөселманнарның әүвәлгесе булырга Аллаһудан боерылдым.

13. Әгәр мин Раббыма гөнаһлы булсам, олугъ кыямәт көненең ґәзабыннан куркамын диген!

14. Әйткел: "Мин Аллаһ динен Аның ризасы өчен генә тотканым хәлдә Аллаһуга гына гыйбадәт

кыламын.

15. Сез мөшрикләр, Аллаһудан башка теләгән нәрсәгезгә гыйбадәт кылыгыз. Янә әйт: "Алар

мөшриклек белән һәлак булучылардыр, кыямәт көнне үзләрен һәм өй җәмәгатьләрен утка керү

белән хәсрәткә салдылар, әгаһ булыгыз, мәңгегә утка керү мәгълүм булган олугъ хәсрәт түгелме?"

16. Аларга җәһәннәмдә өсләреннән дә, асларыннан: да уттан булган пәрдәләр булыр. Аллаһ

бәндәләрен шул ут ґәзабы илә куркытадыр, ий бәндәләрем, Миннән куркыгыз, ґәзабымнан

сакланыгыз!

17. Әмма хак мөэминнәр сынымнарга гыйбадәт итүдән вә бидеґәт гамәлләрне кылудан

сакландылар, вә Аллаһуга кайттылар, ягъни һәрвакыт Аңа итагать иттеләр, аларгадыр җәннәт

белән бәшарәт. Колларыма җәннәт белән бәшарәт бир.

18. Алар сүзне ишетеп яхшысына гына иярерләр, Аллаһ аларны туры юлга күндерде һәм алар

гакыл ияләредер.

19. Әйә берәүгә ґәзаб сүзе ваҗеб булса, әйә син ул утта булган кешене чыгарырга көчең җитәрме?

20. Ләкин Раббыларыннан курыккан мөэминнәргә җәннәттә берсе өстенә берсе бина ителгән

чардаклар бардыр, асларыннан татлы елгалар агадыр, бу Аллаһның вәгъдәседер, Аллаһ

вәгъдәсендә һич хыйлафлык кылмас.

21. Әйә күрәсеңме Аллаһ күктән су иңдерде, соңра ул суны чишмәләргә, елгаларга кушты, соңра

ул су белән төрле төстәге игеннәр, җимешләр вә үләннәрне үстерде, көзге якта барып да

саргайган күрерсең, соңра ул игеннәрне вә үләннәрне сулган, вакланган кылыр. Аллаһуның бу

эшендә гакыл ияләре өчен, әлбәттә, вәгазь һәм гыйбрәтләр бардыр.

22. Әйә Аллаһ берәүнең күкрәк эчен киң кылып ислам динен кабул иттерсә, вә ул Раббысының

Һидәят нуры яктылыгында булса, ягъни Аллаһ ярдәме белән туры юлны бик яхшы күреп барса, ул

кеше, имансыз, юлсыз кеше кеби булырмы? Аллаһ зекере һәм вәгазе булган Коръәннән күңелләре

гафил булган кешеләргә ни үкенеч вә һәлакәтлектер. Алар Коръән белән гамәл кылмаулары

сәбәпле ачык адашмакталар.

23. Аллаһ сүзләрнең күркәмрәген иңдерде, ул сүзләр аятьләре бер-берсенә охшаган китаптыр,

анда хөкеми аятьләр икешәр мәртәбә зекер ителмештер, ґәзабларны сөйләгән аятьләрне

укыганда, Аллаһудан курыккан кешеләрнең тиреләре тетрәр, соңра күңелләре вә тиреләре Аллаһ

зекере белән карарланыр. Ошбу Коръән Аллаһ һидәятедер, аның белән үзе теләгән кешене туры

юлга күндерер. Вә берәүне Аллаһ адаштырса, аңа туры юлны бирүче булмас.

24. Кыямәт көнне куллары богауланып каты ґәзабка йөзтүбән салынган кеше, җәннәткә кереп имин

булган кеше белән бертигез булырмы? Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәргә кәсеп иткән

золымыгызның ґәзабын татыгыз, диелер.

25. Хәзерге кәферләрдән әүвәлге кәферләр дә пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар, аларга һич

сиздермичә ґәзаб килде.

26. Аллаһ аларга дөнья тереклегендә хурлыкны татытты, вә аларга ахирәт ґәзабы олугърактыр,

әгәр белер булсалар.

27. Без бу Коръәндә кешеләргә төрле мисаллар китердек, шаять кешеләр вәгазьләнерләр.

28. Ул Коръән ґәрәб телендә булып кимчелекле булмаган хәлдә шаять Аллаһуга тәкъвалык

кылырлар.

29. Аллаһ ике ирне мисал итеп күрсәтә: берсенең хуҗалары күп булып, хуҗалары бар да әмер

иткәндә кайсысының әмерен үтим икән, дип аптырап каладыр. Икенче ирнең хуҗасы бер генә

булып, хуҗасы ни әйтсә шуны эшләп хуҗасын риза кыладыр. Күп хуҗалысы мөшриккә мисал, бер

генә хуҗалысы мөэмингә мисалдыр. Мактау Аллаһуга хасдыр, бәлки кешеләрнең күбрәге

белмиләр.

30. Ий Мухәммәд г-м, син дә үлүче, алар да үлүчеләрдер, үлемгә хәзерләнегез.

31. Соңра, ий кешеләр, кыямәт көнендә Раббыгыз хозурында дөньядагы золымнарыгыз өчен

низагьлашырсыз.

32. Аллаһуның баласы бар, дип, Аллаһуга ялган сөйләгән кешедән дә залимрәк кеше бармы? Вә

хаклык белән килгән Коръәнне ялганга тотучыдан да залимрәк кеше бармы? Югыйсә, кәферләргә

җәһәннәмдә урын юк, дип уйлыйлармы, әлбәттә, аларга анда урын бар.

33. Мухәммәд г-м Коръәнне дөреслек белән китерде, вә мөэминнәр Коръәннең һәр сүзен дөресләп

иман китерделәр, алар гөнаһтан сакланучы тәкъва кешеләрдер.

34. Аларга Аллаһ хозурында теләгән нәрсәләре булыр, җәннәткә керү һәм анда теләгән нәрсәгә

ирешү, эшләре вә гамәлләре яхшы булган мөэминнәрнең җәзасыдыр.

35. Аллаһ аларның явыз эшләрен бетерсен өчен һәм кылган изге гамәлләренең яхшырагы буенча

хисап итеп күбрәк әҗер бирсен өчен.

36. Үзенең колы Мухәммәд г-мне сакларга һәм ярдәм бирергә Аллаһ үзе җитмиме? Мөшрикләр

үзләре яки сынымнары белән сине куркыталар, алар саташканнар. Бит Аллаһ берәүне адаштырса

аны туры юлга кертүче булмас.

37. Бер кешегә Аллаһ һидәят бирсә, аны адаштыручы аздыручы булмас. Әллә Аллаһ җиңү иясе вә

дошманнардан үч алу иясе түгелме?

38. Әгәр син ул мөшрикләрдән сорасаң – җир вә күкләрне кем яратты дип, әлбәттә, Аллаһ яратты,

диярләр. Әйт: "Әгәр Аллаһ миңа бер зарар ирештерергә теләсә, сезнең Аллаһудан башка

гыйбадәт сынымнарыгыз шул зарарны миннән җибәрә алырлармы, яки Аллаһ миңа рәхмәт итәргә

теләсә, ул рәхмәтне миңа җибәрмичә тотып калырга сынымнарыгызның көче җитәрме? Әйт: "Миңа

һәр эштә ярдәм бирергә вә мине сакларга Аллаһ җитәдер, хак тәвәккәл итүчеләр, әлбәттә,

Аллаһуга тәвәккәл итәрләр".

39. Итагать итмәүчеләргә әйт: "Сез үз халәтегездә эш кылыгыз, гамәл итегез, мин дә үз халәтемдә

гамәл кыламын. Эшегезнең батыл икәнлеген тиздән белерсез.

40. Аллаһуның рисвай итүче ґәзабы кемгә килер вә мәңгелек ґәзаб кемгә булыр?

41. Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа Коръәнне хаклык белән иңдердек, кешеләр аның белән гамәл

кылсыннар өчен, әгәр берәү Коръән белән гамәл кылып туры юлны тапса, файдасы, әлбәттә,

үзенәдер. Вә берәү Коръән белән гамәл кылмыйча хак юлдан адашса, адашуының зарары,

әлбәттә, үзенәдер. Син аларны дингә көчләүче вәкил булмадың.

42. Аллаһ үлгән вакытларын һәр кешенең рухын тәненнән аерып алыр, бер хәлдә кешеләр

йоклаганда рухларын алыр, үлем белән хөкем ителгәненә рухны кире кайтармас, ул кеше үлгән

булыр. Әмма үлем белән хөкем ителмәгәненә рухны кире кайтарыр, ул кеше әҗәле җиткәнче

яшәр. Аллаһуның бу эшендә, әлбәттә, фикер ияләренә гыйбрәтләр бардыр.

43. Югыйсә алар Аллаһудан башка сынымнарны шәфәгатьче итеп тоталармы? Бит ул

сынымнарыгыз һичнәрсәгә хуҗа була алмыйлар һәм сезнең аларга гыйбадәт иткәнегезне дә

белмиләр, шулай булгач ничек шәфәгать итә алсыннар?

44. Әйт син аларга: "Шәфәгатьнең барчасы Аллаһуга хастыр, Аның үзеннән башка һичкем

шәфәгать итә алмас. Җир вә күкләр Аллаһ мөлкедер, соңра Аңа кайтарыласыз.

45. Әгәр Аллаһуның бер генә икәнлеге зекер ителсә, ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең

күңелләре нәфрәтләнер вә тетрәр. Әгәр Аллаһудан башка нәрсәнең исеме зекер ителсә, ул

вакытта алар шатланырлар.

46. Әйткел: "Ий җирне вә күкләрне халык итүче Аллаһ! Син яшерен нәрсәләрне дә вә ачык әшкәрә

нәрсәләрне дә белүчесең, вә Син үзең генә хөкем итәсең бәндәләреңнең дин эшләрендә

ихтыйлаф иткән мәсьәләләрендә.

47. Әгәр җирдәге нәрсәләр барчасы кәферләрнеке булса, дәхи шуның хәтле кушылса, каты

ґәзабтан котылыр өчен кыямәт көнне садака итеп бирсәләр, һич кабул булмас иде. Дөньяда һич

исәп итмәгән каты ґәзаб аларга ахирәттә Аллаһудан ирешер.

48. Аларның дөньяда кәсеп иткән явызлыклары алларында заһир булыр, вә аларга Коръән

аятьләрен вә пәйгамбәр сүзләрен мәсхәрә кылуларының ґәзабы тиешле булыр.

49. Әгәр кешене бәла-каза тотса, Безгә дога кылыр соңра аңа бәла-каза урынына нигъмәт бирсәк,

ул исә – бу нигъмәт кәсеп итә белүемнән бирелде, дияр. Бәлки ул нигъмәт аңа фетнә вә сынау

гынадыр, ләкин аларның күбрәге белмиләр.

50. Ул сүзне үлекләр дә әйтерләр иде, ләкин аларның кәсеп иткән нәрсәләре Безнең ґәзаб

килгәндә һич файда бирмәде.

51. Вә явыз кәсепләренең җәзасы аларга иреште, вә пәйгамбәргә вә мөселманнарга золым иткән

мөшрикләргә дә кәсеп иткән авызлыкларының җәзасы ирешер. Алар Безне гаҗиз итә алмаслар.

52. Әллә белмиләрме Аллаһ теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, вә теләгән бәндәсенә тар ризык

бирер, Аллаһуның бу эшендә Мөэминнар өчен гыйбрәтләр бар.

53. Минем мөэмин бәндәләремә әйткел: "Ий бәндәләрем, гөнаһ кылып үзегезгә зарар иткән

булсагыз, Аллаһуның рәхмәтеннән өмет өзмәгез, чөнки тәүбә итеп төзәлгәндә Аллаһ гөнаһларны

ярлыкаучыдыр, Ул – Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер.

54. Вә Аллаһуга инәбатлы булыгыз һәм ґәзаб килмәс борын Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз вә Аңа

итагать итегез, бит ґәзаб килсә, сезгә ярдәм бирелмәс.

55. Вә сезне сиздермичә генә кинәттән Аллаһ ґәзабы тотмас борын Раббыгыздан иңдерелгән

аятьләрнең күркәмрәгенә иярегез, ягъни Аллаһ кушкан эшләрне эшләгез вә Ул тыйган эшләрдән

тыелыгыз.

56. Аллаһуга гыйбадәт илә итәгатькә ашыгыгыз, Аллаһуның әмерләрендә кимчелек кылганым өчен

миңа хәсрәт килде диюдән элек, вә инсафсыз кеше бидеґәтләрне яклап, Коръән хөкемнәрен

мәсхәрә итәдер идем, дияр.

57. Яки ґәзабны күргәч, кеше әйтер, әгәр Аллаһ миңа һидәят биргән булса тәкъвәләрдән булыр

идем.

58. Ґәзабны күргәч әйтер, әгәр миңа янә бер мәртәбә дөньяга кайту булса иде, әлбәттә, мин

изгеләрдән булыр идем, дип.

59. Бәлки сиңа Безнең ислам динен ачык өйрәтүче вә җәһәннәм хәлләрен ачык бәян итүче

аятьләрем килде, ләкин син аларны ялганга тоттың, Коръән белән гамәл кылудан тәкәбберләндең

һәм кәферләрдән булдың.

60. Аллаһуның баласы бар диюче мөшрикләрнең йөзләрен кыямәт көнне каралган хәлдә күрерсең.

Иман китермәүче тәкәбберләргә әллә җәһәннәмдә урын юкмы? Әлбәттә, бик кабахәт урын бар.

61. Мөшриклектән, монафикълыктан, фәхеш, хәрам эшләрдән һәм бидеґәт гамәлләрдән

сакланучы вә фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәүче тәкъва мөэминнәрне Аллаһ җәһәннәм

утыннан саклар һәм аларны җәннәткә нигъмәтләр эченә кертер, аларга бернинди авырлык вә

кайгы ирешмәс.

62. Аллаһ һәрнәрсәне халык итүче вә һәрнәрсә өстеннән үзе белгәнчә эш йөртүчедер.

63. Җир вә күкләр хәзинәсенең ачкычлары Аллаһ кулындадыр. Аллаһның аятьләренә

ышанмаучылар, алданып мәңгегә хәсрәттә вә ґәзабта булачаклар.

64. Ий җаһил ахмаклар, Аллаһудан башкага гыйбадәт кылу, дөньяда иң кабахәт эш икәнлеге һәм

Аллаһуга гына гыйбадәт итү иң хәерле эш икәнлеге ачыкланганнан соң, мине агач вә ташларга

гыйбадәт кылырга әмер итәсезме? Ий җаһилләр!

65. Ий Мухәммәд г-м, сиңа һәм синнән әүвәлге пәйгамбәрләргә вәхий ителде, әгәр Аллаһуга

бернәрсәне шәрик-тиңдәш итсәгез, әлбәттә, гамәлләрегез батыл булыр иде вә үзегез дә һәлак

булучылардан булыр идегез.

66. Бәлки Аллаһуга гына гыйбадәт кыл, вә сиңа биргән нигъмәтләренә шөкер итүчеләрдән бул!

67. Кешеләр Аллаһуны чын тану белән танымадылар вә зурламадылар, бит кыямәт көнендә

җирнең һәр катлавы Аллаһ җитәкчелегендә вә Аның мөлкендә булыр, вә күкләрдә Аның кодрәтенә

җыелырлар, Аллаһ зурлыгы янында җир-күкләр бер учка сыйган нәрсә кеби булырлар. Ул – Аллаһ

мөшрикләр сыйфатлаган тиешсез сыйфатлардан бик бөек.

68. Әгәр беренче сурга өрелсә, җирдә вә күкләрдә булган һәр җан иясе үләр яки һушсыз булыр,

мәгәр Аллаһ теләгән затлар үлмәсләр. Соңра икенче мәртәбә өрелгәч, һәммә кешеләр

каберләреннән чыгып, безгә хәзер ни була инде дип басып торырлар.

69. Хөкем көнендә Раббымның нуры белән мәхшәр җире яктырыр, вә гамәл дәфтәрләре

кешеләрнең алларына куелыр, һәм пәйгамбәрләр шәһитләр китерерләр, вә кешеләр арасында

гаделлек белән хөкем тәмам булыр, вә аларга гөнаһларын арттырып яки сәвабларын киметеп

золым ителмәс.

70. Кылган яхшы вә яман эшләренең җәзасы һәркемгә тәмамән бирелер, Аллаһ бәндәләренең ни

кылганнарын белүчедер.

71. Кәферләрне җәмәгать булганнары хәлдә җәһәннәмгә куарлар, җәһәннәм янына килсәләр

җәһәннәмнең ишекләре ачылыр, җәһәннәмнең сакчы фәрештәләре әйтерләр: "Әйә сезгә

Раббыгызның аятьләрен укучы вә ошбу җәһәннәмгә керәчәк көнегез белән куркытучы

пәйгамбәрләр килмәдеме?" Алар әйтерләр: "Әйе, килделәр, сөйләделәр һәм куркыттылар" – дип.

Ләкин ґәзаб сүзе кәферләргә ваҗеб булды.

72. Аларга әйтелер: "Җәһәннәм ишекләреннән керегез, анда мәңге калганыгыз хәлдә, Ул урын

нинди урындыр тәкәбберләр өчен.

73. Раббиларына тәкъвалык кылган мөэминнәрне җәмәгать булганнары хәлдә җәннәткә куарлар,

хәтта алар барган төшкә җәннәт ишекләре ачылып торыр, җәннәт сакчылары аларга әйтерләр:

"Сезгә сәлам булсын, ягъни тыныч имин хәлдә җәннәткә мәңгегә керегез, чөнки сез дөньяда

явызлыктан пакь булдыгыз".

74. Һәм җәннәткә кергән кешеләр әйтерләр: "Аллаһуга мактау булсын, Ул безгә биргән

вәгъдәсендә торды, вә безне җәннәт җиренә хуҗа кылды, хәзер без җәннәтнең теләгән җирендә

торабыз, ул җәннәт ни хуш, ни яхшы урындыр, изге гамәлләр кылучылар өчен".

75. Күрерсең фәрештәләрне Ґәрешне чолгап алып тирәсендә таваф итәрләр, дәхи Раббыларын

мактап тәсбихләр әйтерләр, Кешеләргә Аллаһуның хөкеме гаделлек белән тәмам булды. Соңра:

"Әлхәмдү Лилләһи раббилгаләмин" – диелер.

[40] МӨЭМИН СҮРӘСЕ – 85 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Хә мим.

2. Ошбу Коръән һәр эштә галип, һәр эшне белүче Аллаһудан иңдерелгән хак китаптыр.

3. Ул мөэминнәрнең гөнаһларын ярлыкаучы һәм тәүбәләрен кабул итүче вә динсезләрне каты

ґәзаб кылучыдыр, Ул киң нигъмәт иясе, һичбер Илаһә юк, мәгәр Аллаһ Үзе генә, хөкем ителү өчен

кайтуда Аңа гынадыр.

4. Аллаһуның аятьләрендә низагъ кылмаслар, мәгәр имансыз кешеләр низагъ кылырлар,

кәферләрнең дөньяда бай һәм өстен булып яшәүләре, күп мал белән сәүдә итүләре сине

кызыктырмасын, алдамасын. Бит аларның юлдан чыгып дөньяда ләззәтләнүләре вакытлыча

гынадыр.

5. Алардан элек Нух кавеме дә пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, вә Нухтан соң Гад, Сәмуд

кавемнәре пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, вә өммәт үзенең пәйгамбәрләрен тотып үтерергә

теләделәр һәм батылны яклап, мактап Ислам диненең хаклыгын юкка чыгару өчен пәйгамбәрләр

һәм мөэминнәр белән һәрвакыт низагълаштылар, Без аларны ґәзаб белән тоттык, карагыз, Безнең

алардан үч алуыбыз ничек булды?

6. Әнә шулай, әлбәттә, кәферләр ут әһелләредер, утка керәчәкләр дигән Раббыңның сүзе һәм

хөкеме булды.

7. Ґәрешне күтәрүче фәрештәләр вә Ґәреш әйләнәсендә булган фәрештәләр, һәрвакыт

Раббыларын мактап тәсбихләр әйтерләр һәм Аллаһуга ышанырлар, вә тәүбә итеп төзәлеп Коръән

белән гамәл кылучы мөэминнәр өчен Аллаһудан ярлыкау сорарлар һәм әйтерләр: "Ий Раббыбыз,

Синең рәхмәтең вә Синең белемең һәрнәрсәне сыйдырды, тәүбә итеп Синең юлыңа кергән, ягъни

Коръән юлына кергән бәндәләреңне ярлыка һәм аларны җәһәннәм ґәзабыннан сакла!

8. Ий Раббыбыз, вәгъдә кылган Ґәден исемле җәннәткә аларны керегез, янә алар белән бергә

Ислам динен дөрес тоткан ата-аналарын вә хатыннарын һәм Коръән белән гамәл кылган

балаларын да кереткел! Син, әлбәттә, һәр эштә галип вә һәр эшне хикмәт белән эшлисең.

9. Аларны дөньяда чакларында явыз эшләрдән сакла, берәүне Син дөньяда явызлыктан сакласаң,

тәхкыйк Син аңа ахирәттә рәхмәт кылдың. Ий Раббыбыз, Син берәүне дөньяда явызлыктан саклап

та ахирәттә җәннәтле итсәң, бу эш олугъ изге теләккә ирешмәктер.

10. Җәһәннәмгә кергән кәферләргә фәрештәләр кычкырырлар, ий кәферләр, Аллаһуның сезгә

ачулануы һәм сезне ґәзаб кылуы, сезнең үз-үзегезгә ачулануыгыздан катырактыр, чөнки сез иман

китерергә һәм исламны кабул итәргә чакырылдыгыз, ләкин сез тәкәбберләндегез һәм инкяр

иттегез. Шул вакытта алар үзләрен шелтә итәрләр вә ник иман китермәдек, дип, үзләренә

ачуланырлар.

11. Кәферләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, Син безне ике мәртәбә үтердең, ике мәртәбә тергездең,

хәзер инде гөнаһларыбызны вә иманны, хакны инкяр иткәнлегебезне үзебез дә белдек, инде безгә

кире дөньяга кайтырга юл бармы, Аллаһуга итагать итеп яхшы эшләрне, изге гамәлләрне кылыр

идек", – дип.

12. Бу ґәзаб сезгә тиешле булды, чөнки сезгә әйтелсә, Аллаһу тәгаләне бер генә дип белегез, Ул

ялгыз тына, бер генә дип әйтегез, дип, сез инкяр итәдер идегез, әмма Аллаһуның шәриге-тиңдәше

яки хатыны яки баласы бар, дип, ялган әйтсәләр, сез ул бик зур ялган сүзгә ышанадыр идегез.

Инде хөкем итеп сезгә ґәзаб бирмәк бөек вә олугъ Аллаһ эшедер.

13. Ул – Аллаһ сезгә күрсәтәдер һәм сөйләп белдерәдер, һәм дөньяның бөтен хәле белән Үзенең

бер генә икәнлеген исбат итәдер, һәм сезгә ризык булсын өчен күктән яңгыр яудырадыр,

Аллаһуның бу зур эшләреннән һич дәрес, гыйбрәт вәгазь алучы булмас, мәгәр инсаф белән иман

китергән вә инабәт илә Аллаһуга кайткан гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр.

14. Ий мөэминнәр, динне Коръән юлы белән генә тотып Аллаһуга гына ихлас гыйбадәт кылыгыз,

гәрчә кәферләр сезнең бу хак эшегезне яратмасалар да.

15. Ул – Аллаһ хак мөэминнәрне дәрәҗәләргә күтәрүче һәм Ґәреш иясе, вә Үзе теләгән бәндәсен

пәйгамбәр итү өчен аңа вәхий белән Җәбраил фәрештәне иңдерүче, ул пәйгамбәр һәммә кешеләр

кубарылып Аллаһ хозурына җыелачак кыямәт көне белән кешеләрне куркытмавын өчен.

16. Кешеләр каберләреннән шул көнне чыгарлар, кешеләрнең хәлләреннән Аллаһуга һичнәрсә

яшерен булмас, кешеләр бер урынга җыелып беткәч, Аллаһ әйтер: "Менә бүген патшалык кем

кулында?" – дип. Бүген патшалык – каһһар, ялгыз вә бер генә булган Аллаһуга гына хасдыр.

17. Бу көндә һәркем кылган гамәле буенча гына җәза кылыныр, сәвабын киметеп яки гөнаһын

арттырып

һичкемгә золым итү булмас. Аллаһ хисаб итүдә бик тиздер.

18. Кәферләрне кыямәт көне белән куркыт, ул көн утка керергә якын көннәредер, ул көндә

кайгыдан вә куркынычтан йөрәкләр бугазга килерләр. Ул көндә залимнәргә яклаучы дус булмас,

шәфәгатьче дә булмас.

19. Ул – Аллаһ күзләрнең хыянәтчесын белер, ул күз ят хатыннарга караган күздер һәм күкрәкләр

эчендә яшерен сакланган нәрсәләрне дә белер.

20. Аллаһ хаклык вә гаделлек белән хөкем итәр, Әмма мөшрикләрнең сынымнары бернәрсә белән

дә хөкем итә алмаслар, дөреслектә Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә күрүчедер.

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 36
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.