Latin

Коръән Тәфсире - 40

Total number of words is 3516
Total number of unique words is 1592
33.3 of words are in the 2000 most common words
48.8 of words are in the 5000 most common words
56.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

13. Вә Гад кавеме, вә Фиргаун кавеме, вә Лут кардәшләре пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар.

14. Вә Әйкә кавеме, вә Түббәгъ кавеме болар бар да пәйгамбәрне ялганга тоттылар, һәм аларга

ґәзаб вәгъдәбез иреште.

15. Әйә Без мәшәкать чиктекме галәмне беренче мәртәбә халык кылганда, әгәр мәшәкать чиккән

булсак, үлгән кешеләрне тергезергә дә авырсыныр идек, бәлки алар кыямәтнең булуында һәм

үлгән кешеләрнең терелүендә шөбһәдәләр.

16. Тәхкыйк кешене Без халык кылдык, вә кешегә күңеле нәрсәне вәсвәсә кылганыны Без беләбез,

вә Без аңа җилкә тамырыннан да якынракбыз.

17. Ике язучы фәрештәне хәтергә төшер, берсе уң тарафта утырып изге гамәлләрне язар вә берсе

сул тарафта утырып гөнаһлы эшләрне язар.

18. Сүз сөйләнмәс, мәгәр сөйләнгән һәрбер сүзне көтеп утыручы фәрештә язар.

19. Үлем исереклеге хаклык белән килде вә хаклыкны алып килде, ий Адәм баласы, ошбу үлемнән

качадыр һәм куркадыр идең, ләкин аннан качып котыла алмассың.

20. Икенче мәртәбә сурга өрелеп, кешеләр каберләреннән кубарылып мәхшәр җиренә

җыелсыннар өчен, вә фәрештәләр: "Аллаһуның вәгъдә кылган дәһшәтле хисаб көне менә

шулдыр", – диярләр.

21. Вә һәр кеше килер, вә аның илә бер куып баручы булыр аны мәхшәр җиренә сөрер һәм аның,

янында дөньяда кылган эшләреннән хәбәр бирүче фәрештә булыр.

22. Янә әйтерләр: "Бу көннән син дөньяда вакытта гафил идең, һич хәбәрең юк иде, Без синнән

ачтык күзендә, колагыңда һәм күңелендә булган пәрдәңне, бу көндә синең күзең үткендер ки,

дөньяда кылган бозык вә хата эшләреңне барын да күрерсең.

23. Дөньядагы сакчы фәрештәсе: "менә мин аңа сакчы булган кеше, кылган эшләре белән килде" –

дияр.

24. Җәһәннәмгә салыгыз һәрбер хакка каршы торучы фәсыйк кәферне.

25. Өстенә йөкләтелгән фарыз, ваҗеб эшләрдән тыелучыны вә. Коръәннән шикләнеп чиктән үтүче

залимне.

26. Аллаһудан башканы Илаһә тотучы мөшрикне салыгыз каты ґәзабка!

27. Ґәзабка салынган кешенең юлдаш шайтаны әйтер: "Ий Раббыбыз, ул кешене мин аздырмадым,

ләкин ул үзе хактан ерак адашкан иде", – дип.

28. Аллаһ әйтер: "Минем алдымда дәгъвәләшмәгез, тәхкыйк Мин сезгә дөньяда ошбу җәһәннәм

белән куркытучы китап вә рәсүлләр җибәрдем.

29. Минем алдымда сүзем һич алышынмас, дәхи Мин колларыма золым итүче дә түгелмен.

30. Ул көндә җәһәннәмгә: "Инде булдыңмы" – диярбез, җәһәннәм: "янә керүчеләр бармы, монда

урын күп" – дияр.

31. Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәргә җәннәт якын кылыныр, ерак

булмас.

32. Сезгә вәгъдә ителгән җәннәт ошбудыр, һәрбер тәүбә итеп Аллаһуга кайтучыга һәм шәригать

хөкемнәрен саклап һәрберсен урынында үтәүчегә.

33. Күрмичә күргән кеби Аллаһудан курыккан вә Аллаһуга гыйбадәт һәм итагать итүдә ихласлы

булып саф күңел белән Аллаһу хозурына килгән кешегә.

34. Керегез җәннәткә тынычлык иминлек белән! Бу көн җәннәткә кергән кешеләр өчен анда мәңге

кала торган көндер.

35. Аларга җәннәттә теләгән нәрсәләре булыр вә Безнең хозурыбызда аларга теләгән

нәрсәләреннән артык нәрсәләр бардыр.

36. Күпме кешеләрне һәлак иттек элекке заманнарда, ул заман кәферләре хәзерге кәферләрдән

катырак куәтле иделәр, үлемнән котылырга юл эзләп шәһәрләрдә төрле чаралар күрделәр, Аллаһ

тәкъдиреннән котылучы булырмы?

37. Тәхкыйк бу зекер ителгән аятьләрдә һидәятне тапмак өчен көчле вәгазьләр, гакыл фәһем иясе

булган саф күңелле кешегә яки Коръән сүзләренә колагыны салган кешегә, вә ул гөнаһлардан

сакланып сәвабларны кәсеб итәргә әзердер.

38. Тәхкыйк Без җирне вә күкләрне вә аларның араларында булган нәрсәләрне алты көн (дәвер)

эчендә төзедек, аларны төзегәндә Безгә мәшәкать вә авырлык ирешмәде.

39. Син кәферләрнең әйткән яман сүзләренә сабыр ит, вә Раббыңны мактап тәсбихләр әйт, намаз

укы кояш чыкканчы вә кояш батудан элек.

40. Вә кич якта ахшам, йәстү намазларын укы вә фарыз намазлардан соң нәфел намазларын да

укы.

41. Бер көнне якыннан кычкырачак фәрештәнең сүзенә колак сал. Ягъни Исрафил фәрештә, ий

сөякләрегез череп туфрак булган кешеләр, терелеп каберләрегездән чыгыгыз, дип кычкырыр.

42. Ул көндә хак булган кубарылу өчен кычкырган тавышны бар да ишетерләр, ошбу көн

каберләрдән чыгу көнедер.

43. Тәхкыйк Без үтерербез вә тергезербез, вә барча халыкның кайтачак җире Безгәдер.

44. Ул көндә җир кешеләр өчен ярылыр вә кешеләр бик ашыгып чыгарлар, бу аларны кубарып

җирдән чыгарудыр, бу эш Безгә бик җиңелдер.

45. Без аларның сиңа әйткән яман сүзләрен белүчебез. Син аларны җәбер золым белән Ислам

динен кабул итәргә көчләүче түгелсең, һәм Коръән белән вәгазь кыл, Коръән хөкемнәрен ишеттер

һәм Коръән белән гамәл кылырга чакыр, вәгъдә ителгән Минем ґәзабымнан курыккан кешеләрне!

[51] ЗАРИЯТ (ТАРАТУЧЫ) СҮРӘСЕ – 60 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Таратучы каты җил белән ант итәм.

2. Дәхи авыр йөкне күтәрүче болытлар илә ант итәмен, болытлар күпме су күтәреп йөриләр.

3. Дәхи дәрьяләрдә вә диңгезләрдә җиңеллек илә йөрүче кораблар илә.

4. Дәхи Аллаһуның тәкъдирләрен бүлеп кешеләргә ирештерүче фәрештәләр илә ант итеп

әйтәмен:

5. "Ий кешеләр сезгә вәгъдә ителгән кыямәт, кубарылу вә җәннәт, җәһәннәм хактыр.

6. Хисаб вә җәза, әлбәттә, була чакдыр.

7. Дәхи йолдызлар юлы булучы күк белән ант итәмен.

8. Ий кешеләр, Коръән хакында төрле-төрле сүздәсез, кайберләрегез Коръән сүзләренә ышаныр

вә кайберләрегез ышанмас, кайберләрегез Коръән белән гамәл кылыр вә кайберләрегез Коръән

белән гамәл кылмас.

9. Ул Коръәннән кайтарылыр, ягъни качар Аллаһуның тәкъдирендә мәхрүм ителгән кеше.

10. Ләгънәт булсын ялган сөйләп Коръәннән качучы кешеләргә.

11. Алар үзләренең наданлыклары вә гафиллекләре белән алданучылардыр.

12. Алар кыямәт көне кайчан була, дип, сорыйлар.

13. Алар кыямәт көнне утта ґәзаб кылынырлар.

14. Газабыгызны татыгыз, бу ґәзаб үзегез ашыктырган ґәзабтыр.

15. Аллаһудан куркучы гөнаһтан вә хаталыклардан сакланучы тәкъва мөэминнәр, әлбәттә,

җәннәтләрдә рәхәтлек елгасы янындалардыр.

16. Алар Раббылары биргән нигъмәтләрне алучылардыр, бит алар җәннәткә кермәс борын

дөньяда яхшылыкны кылучы изге мөселман иделәр.

17. Төннәрдә алар аз йоклар булдылар.

18. Алар сәхәр вакытларыңда намаз, Коръән укып Аллаһудан гафу сорый иделәр.

19. Алар сораучы вә сорамаучы мохтаҗларга малларыннан садакалар бирә иделәр.

20. Җирдә дә ышанучы гакыллы кешеләр өчен галәмәтләр бардыр.

21. Дәхи үзегезнең төзелешегездә дә галәмәтләр бардыр, әйә шуларны күрмисезме?

22. Сезнең ризыкларыгыз күктәдер, ягъни яңгыр яуса гына ризыкларыгыз буладыр һәм сезгә

вәгъдә ителгән Аллаһуның рәхмәте вә ґәзабы да күктәдер.

23. Җир вә күкләр Раббысы белән ант итеп әйтәмен ки, ошбу әйтелгән нәрсәләр, әлбәттә, хактыр

сезнең сөйләшкәнегез кеби. Ягъни кешеләр сөйләшмиләр дия алмассыз, шуның кеби Коръәннең

һәр сүзе хактыр, юкка чыгара алмассыз.

24. Сиңа ирештеме Ибраһим пәйгамбәрнең хөрмәтле кунакларының хәбәре?

25. Ул кунаклар Ибраһим хозурына кергәч, сәлам, бирделәр, Ибраһим дә аларга сәлам бирде һәм

күңеленнән болар ят кунаклар, танымыймын диде.

26. Ибраһим кунакларга кайда барганын белдермичә, хатыны янына аш хәзерләргә китте, бераз

вакыт үткәч, симез бозау итен китерде.

27. Ул итне кунакларның алларына якын куйды, кунаклар исә ашамадылар, чөнки алар фәрештә

иделәр, ләкин Ибраһим белми иде. Ибраһим кунакларга ашамыйсызмы диде.

28. Кунаклар ашамагач Ибраһимнең күңеленә курку төште, ихтимал бу кешеләр начар ният белән

килгәннәрдер, дип уйлады. Кунаклар үзләренең фәрештәләр икәнне белдереп, Ибраһимгә

курыкма, диделәр, һәм зур галәм буларак бер ир бала белән Ибраһимгә сөенеч бирделәр.

29. Кунакларның сүзен ишетеп Ибраһимнең хатыны Сара кунаклар алдына тавышланып чыкты, вә

йөзенә сугып әйтте: "Мин бала тапмый торган карчыкмын миндә кайдан бала булсын", – дип.

30. Фәрештәләр әйттеләр: "Без әйткәнчә Раббың Аллаһ әйтте, тәхкыйк Ул – Аллаһ эшне белеп

эшләүче вә һәрнәрсәне белүче", – дип.

31. Ибраһим җибәрелгән илчеләрдән: "Ий илчеләр, сез нинди эш белән килдегез?" – дип сорады.

32. Фәрештәләр: "Без бозыклык кылучы кавемне һәлак итәр өчен җибәрелдек,

33. алар өстенә балчыктан ясалган ташларны яудырмак өчен,

34. ул ташлар Раббың, хозурында чиктән чыгып азган кавемнәрне үтерү өчен хәзерләнгән", –

диделәр.

35. Без чыгардык ул шәһәрдән Лут кавеме эченнән мөэмин булган кешеләрне.

36. Лут пәйгамбәр кавеме шәһәрләрендә бер генә мөселман йортын таптык, ягъни Лут пәйгамбәр

йорты гына мөселман йорты иде.

37. Алар яшәгән шәһәрләрдә, аларның һәлак булганлыгын күрсәтүче галәмәтләр калдырдык,

рәнҗешүче Аллаһ ґәзабынннан куркучылар өчен.

38. Дәхи Муса пәйгамбәрдә галәмәтләр кылдык, Без аны ачык аңлатучы аятьләр белән Фиргаунгә

җибәргәч,

39. Фиргаун ґәскәре белән бергә Ислам динен кабул итүдән йөз чөерде, вә әйтте: "Ул Муса

сихерче яки җенләнгәндер", – дип.

40. Без Фиргаунне һәм гаскәрен тоттык вә һәммәсен суга батырдык, Фиргаун суга бата башлагач,

Ислам динен кабул итмәгәне өчен үзен-үзе шелтә кылган хәлдә батып һәлак булды.

41. Дәхи Гад кавеменең һәлак булуында гыйбрәтләр бардыр, алар өстенә җибәрдек Без җимерүче

рәхимсез җилне.

42. Ул җил нәрсә өстенә килсә дә аны җимереп черегән сөяк кеби ясап үтәр.

43. Дәхи Сәмуд кавеменең һәлак булуында гыйбрәтләр бардыр, Аллаһуга дошманлык

кылганнарыннан соң аларга дөньяда билгеле вакыткача файдаланыгыз диелде. Ягъни алар

могъҗиза өчен бирелгән Салих пәйгамбәрнең дөясен үтерделәр, шуннан соң сезгә өч көннән ґәзаб

килә диелде.

44. Алар Раббыларының әмереннән баш тарттылар ягъни аятькә вә пәйгамбәргә иман

китермәделәр шуның өстенә дөяне дә үтерделәр. Алар ґәзабның килгәнен карап торган

вакытларында, аларны бер тавыш тотты һәм һәлак итте.

45. Урыннарыннан торырга көчләре җитмәде һәм бер-берсенә ярдәм дә итә алмадылар.

46. Бу һәлак булган кавемнәрдән элек Нух пәйгамбәр кавеменең Туфан суы белән һәлак булуында

да зур гыйбрәт бардыр, тәхкыйк алар азган фәсыйк кавем булдылар.

47. Без күкне куәт вә кодрәт илә бина кылдык, тәхкыйк Без барча мәхлукның ризыкларын киң

кылучыбыз.

48. Җирне яшәргә һәр мәхлукка яраклы итеп түшәдек, ни хуш түшәүчеләрдәнбез.

49. Барча нәрсәне парлы ирле-хатынлы итеп яраттык, шаять вәгазьләнеп гакыл фикерләрегезне

эшләтеп яратучы Аллаһ Үзе генә икәнлеген, вә һәр мәхлук Аллаһ тарафыннан яратылганлыгын

белерсез.

50. Дөньяның алдавыннан Аллаһ юлына, Аллаһуга гыйбадәткә качыгыз, дөреслектә мин

Аллаһудан, ий кешеләр, сезнең өчен җибәрелгән ачык куркытучымын.

51. Хак булган Аллаһуга икенче Илаһәне шәрик тиңдәш итмәгез, әлбәттә, мин Аллаһудан сезнең

өчен җибәрелгән ачык куркытучымын.

52. Ий Мухәммәд г-м, сине сихерче, мәҗнун дигәннәре кеби, синең кавемеңнән әүвәлге кавемнәргә

килмәде һичбер расүл мәгәр килде исә, ул расүлгә әйттеләр: "Бу кеше сихерчедер яки

җенләнгәндер", – дип.

53. Әйә алар бу яраксыз батыл сүзләре белән бер-берсенә васыять кылып иттифак кылалармы?

Бәлки алар байлык белән чиктән чыгып азган кавемнәрдер.

54. Син алардан кисел, аларның шул хәлдә булулары өчен сиңа һич шелтә юктыр.

55. Кешеләрне вәгазьлә, Аллаһ хөкемнәрен ирештер вә Коръән белән гамәл кылырга чакыр

тәхкыйк Коръән вәгазе ышанучыларга файда бирәдер.

56. Кеше илә җенне халык кылмадым, мәгәр Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым.

57. Мин кешеләрдән һич ризык теләмим, ягъни сорамыйм, дәхи Мине ризыкландыруларын да

сорамыйм.

58. Шиксез, Ул – Аллаһ барча мәхлукатны бик ризыкландыручы вә бик олугъ куәт ияседер.

59. Тәхкыйк төрле залимнәр өчен үзләре кеби бер юлда булган залим юлдашларының ґәзабыннан

өлеш бардыр, ягъни бер юлда булган залимнәрнең әүвәлгеләренә нинди ґәзаб булса,

ахыргыларына да шундый ґәзаб булыр, алар ашыкмасыннар әле ґәзабны күтәрергә, өлгерерләр.

60. Коръән белән гамәл кылып мөселман булудан баш тартып кәфер булган кешеләргә ни үкенеч,

ни хурлык, һәлакәтлектер аларга вәгъдә ителмеш кыямәт көнендә, ягъни тиешле булган

ґәзабларына кыямәт көнендә ирешерләр.

[52] ТУР (ТУР ТАВЫ) СҮРӘСЕ – 49 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Тур тавы белән

2. вә язылмыш Коръән яки гамәл дәфтәре белән

3. ул Коръән юка тиредән ясалган тире битләренә язылган.

4. дәхи кешеләр таваф итә торган Кәгъбә яки фәрештәләр таваф итә торган Кәгъбә турысында

күктәге бер бина белән

5. вә югары күтәрелгән күк белән

6. дәхи ґәзаб өчен хәзерләнгән ахирәттәге ут диңгезе белән ант итеп әйтәмен.

7. Тәхкыйк Раббыңның ґәзабы вакыйга булучыдыр, ягъни әлбәттә, булачактыр.

8. Бу ґәзабны кире җибәрүче һич юктыр.

9. Аллаһуның ґәзабы вакыйга булыр күк каты әйләнеп каты селкенгән көндә.

10. Вә таулар каты йөргән көндә.

11. Ни үкенеч һәм ачы хәсрәт каты ґәзабтыр ул көндә Коръәнне ялган диючеләргә яки аның белән

гамәл кылмаучыларга.

12. Алар хакны инкяр итеп, бозык эшләрне эшләү белән һәм ялган сөйләү белән уйнаучылардыр.

13. Ул көндә куллары-аяклары богауланып җәһәннәмгә өстерәлерләр.

14. Вә аларга әйтелер: "Бу ут – сез аны ялганга тоткан идегез,

15. сез дөньяда вакытта Коръәнне сихер диядер идегез, бу ут ґәзабы да сихермы? Әллә ут

ґәзабын күрмисезме? Бик яхшы күрәсез, ләкин дөньяда хакны күрергә теләмәдегез.

16. Инде керегез ул утка һәм ґәзабын татыгыз! Кирәк – чыдагыз, кирәк – чыдамагыз – сезнең өчен

бертигездер ґәзабыгыз җиңеләймәс, сез фәкать кылган явызлыгыгыз өчен җәзаланырсыз", – дип.

17. Тәхкыйк Аллаһуга вә расүлгә итагать итүче тәкъва мөэминнәр җәннәтләрдә һәм нигъмәтләр

эчендәдерләр.

18. Раббиларының биргән нигъмәтләренә шатланган хәлдә, Раббылары саклар аларны җәһәннәм

ґәзабыннан.

19. Ашагыз вә эчегез тыныч вә мәшәкатьсез генә тәкъвалык белән кылган гамәлләрегез өчен.

20. Алар тезелеп куелган зиннәтле диваннарда рәхәтләнеп утырырлар. Вә Без аларны ак йөзле,

кара зур күзле хур кызларына ир кылырбыз.

21. Иман китереп Ислам динен тотучы хак мөэминнәрнең балалары дин тотуда хак диндә булган

аталарына иярделәр – Без аларны аталарына ияртеп җәннәткә кертербез, җәннәттә бергә

булырлар, гәрчә дәрәҗәләре аталарыныкыннан түбән булса да, аталарының гамәленнән

һичнәрсәне киметмәдек, ягъни аталарын балаларының дәрәҗәсенә төшермәдек бәлки балаларын

аталарының дәрәҗәсенә күтәрдек. Һәрбер кеше кылган эше бәрабәрендә җавапка калучыдыр.

22. Янә ул тәкъва мөэминнәргә башка нигъмәтләр өстенә арттырдык җимешләрнең вә итләрнең

үзләре теләгәнен.

23. Вә бер-берсенә кәсәләрен бирерләр, ул тәмле суларны эчкәч, кирәкмәгән сүзләрне сөйләү

булмас һәм гөнаһлы эшләрне эшләргә теләк тә булмас.

24. Алар тирәсендә энҗе дәнәләре кеби хезмәтче егетләр йөрерләр.

25. Вә ул җәннәт әһелләре бер-берсенә каршы килеп бу бөек дәрәҗәгә нинди сәбәп белән

ирештегез, дип сорашырлар.

26. Җавап итеп әйтерләр: "Без дөньяда әһелебез арасында Аллаһудан куркып гөнаһлардан

сакланадыр идек.

27. Аллаһ безгә рәхмәт кылды вә бу дәрәҗәләрне бирде һәм эчке әгъзаларга үткүче ут ґәзабыннан

безне саклады.

28. Тәхкыйк без дөньяда Ул – Аллаһуга гыйбадәт кылыр идек һәм ут ґәзабыннан сакла, дип, дога

кылыр идек, тәхкыйк Ул – Аллаһ изгелекле һәм дә рәхимледер.

29. Инде син кәферләргә, мөшрикләргә һәм монафикъларга Коръән белән сөйлә, яхшылап

төшендер, әлбәттә, син Раббыңның нигъмәте вә рәхмәте сәбәпле Аллаһудан килгән вәхий белән

сөйләүче хак пәйгамбәрсең, вәхийдән башка гаептән хәбәр бирүче күрәзәче түгелсең һәм дивана

да түгелсең.

30. Әллә әйтәләрме ул пәйгамбәр түгел, шагыйрь, без аның хакында бер вакыйга көтәбез дип.

Мөшрикләр: "Атасы яшьли үлде, Мухәммәд тә яшьли үләр, аннары сәхабәләре таралыр", – дип

көтәләр иде.

31. Әйт аларга: "Көтегез, ий мөшрикләр, мин дә сезнең белән бергә Аллаһудан сезгә ґәзаб

килгәнне көтүчемен", – дип.

32. Әллә аларны Аллаһуга вә расүлгә каршылык кылырга гакыллары кушамы, әллә алар азган

саташкан кавемнәрме?

33. Әллә алар әйтәләрме: "Коръәнне Мухәммәд үзе уйлап чыгарды", – дип. Юк бәлки алар

хөседлек вә тәкәбберлек илә Коръәнгә ышанмыйлар.

34. Әгәр Мухәммәд Коръәнне үзе уйлап чыгарган дигән сүзләре дөрес булса, Коръән сүзләренә

охшаган сүзләрне китерсеннәр, бит алар да Мухәммәд кеби кешеләр, Коръән кеби китап

китерсеннәр!

35. Әллә алар һичнәрсәсез халык ителделәрме, ягъни аларны халык кылган Аллаһ юкмы, әллә

алар үзләре халык кылучылармы?

36. Әллә җирне вә күкләрне алар халык кылдылармы? Бәлки алар "Фәкать Аллаһ гына халык

кылучы" дигән сүзгә ышанмыйлар.

37. Әллә Раббыңның рәхмәт хәзинәләре алар кулындамы? Әллә аларда Аллаһуда булган куәт

бармы, теләгән бер эшләрен кылалармы?

38. Әллә аларның күккә менә торган баскычлары булып, анда менеп вәхийне тыңлыйлармы, әгәр

вәхийне ишеткән булсалар, сүзләрен вә эшләрен дөресли торган Аллаһ сүзләрен китерсеннәр!

39. Әллә Аллаһуга кыз балалар булып, ий мөшрикләр, сезгә ир балалармы?

40. Ий Мухәммәд г-м иманга өндәгән өчен вә Исламны өйрәткән өчен әллә алардан хак

сорыйсыңмы һәм алар ул ханны бирүдән авырсыналармы?

41. Әллә аларга пәйгамбәр белмәгән яшертен эшләрне белү белеме бармы, шул белемнәре илә

хөкем итәләрме?

42. Әллә алар бер хәйлә белән сине үтерергә телиләрме? Кәферләр хәйлә мәкерләреннән үзләре

зарар күрүчеләрдер.

43. Әллә аларның Аллаһудан башка үзләренең Аллалары бармы, Аллаһ ґәзабыннан коткаручы?

Мөшрикләр шәрик иткән нәрсәләрдән Аллаһ гаять пакьдер.

44. Әгәр алар үзләрен һәлак итәр өчен күктән килгән бер кисәкне күрсәләр, алар әйтәләр: "Бергә

оешкан болытлар безгә яңгыр алып киләдер", – дип.

45. Син аларны куй алардан кисел һәлак ителә торган көннәренә юлыкканнарына чаклы.

46. Аларның хәйлә мәкерләре ул көндә һичнәрсәдә аларга файда бирмәс һәм ґәзабтан котылу

өчен аларга ярдәмче булмас.

47. Әлбәттә, залимнәргә ут ґәзабыннан башка да ґәзаб бардыр, ләкин кешеләрнең күберәге

белмиләр.

48. Дөньяда Раббыңның хөкеменә чыда! Бит син Безнең күз алдыбыздасың аларның сиңа кылган

явыз эшләрен күрәбез, һәм Раббыңны мактап тәсбихләр әйтә торган вакытында.

49. Дәхи ахшам, ястү намазларын һәм таң намазын укыгыл!

[53] НӘҖЕМ (ЙОЛДЫЗ) СҮРӘСЕ – 62 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Баючы йолдыз белән ант итәмен.

2. Сезне туры юлдан җитәкләүче юлдашыгыз Мухәммәд г-м туры юлдан һич адашмады һәм

бозылмады, азмады.

3. Һәм ул үз белдеге белән сөйләмәс.

4. Аның Ислам хакында сөйләгән сүзе фәкать Аллаһудан иңдерелгән вәхийдер.

5. Вәхийне яки Ислам динен аңа каты куәт иясе Җәбраил фәрештә өйрәтте.

6. Ул фәрештә күркәм холыклы вә матур кыяфәтле вә гаять туры һәм гакыл ияседер, заһир булды,

күренде үзенең асыл сурәте белән.

7. Ул фәрештә офыкның югарысында иде.

8. Соңра Мухәммәд г-мгә якынлашты һәм югарыдан сузылды аңа сүз әйтмәк өчен.

9. Аралары ике җәя хәтле генә калды яки аннан да якынрак булды.

10. Җәбраил фәрештә Аллаһуның колы Мухәммәд г-мгә вәхий кылды үзенә Аллаһудан вәхий

ителгән нәрсәне.

11. Мухәммәд г-мнең күңеле күргәнен ялган димәде, нык ышанды, ягъни Җәбраил фәрештәне үз

сурәтендә күрде һәм Аллаһуны күңеле илә күрде.

12. Әллә Мухәммәднең күргән нәрсәсенә шөбһә итеп низагълашасызмы?

13. Тәхкыйк ул Җәбраилне үз сурәтендә күрде икенче мәртәбә.

14. Сидерәтүлмүнтәһә агачы янында.

15. Мәэва җәннәте шул агач янындадыр.

16. Ул агачны күп фәрештәләр каплаган иде.

17. Мухәммәд г-мнең күзе шул агачтан һәм фәрештәләрдән читкә авышмады һәм куелган чиктән

уңга-сулга үтмәде.

18. Тәхкыйк ул күрде мигъраҗдә Раббысының олугъ галәмәт вә дәлилләрен.

19. Лут, Гүзза исемле сынымнарны күрдегезме?

20. Вә алардан башка өченче Мәнат исемле сынымны күрәсезме? Ягъни шул һичнәрсәгә ярамаган

сынымнар Аллаһуның ярдәмчесе яки угыллары була алалармы?

21. Ий мөшрикләр, үзегезгә ир балалар булып үзегез яратмаган кыз балаларны Аллаһуга иснад

итәсезме? Ягъни Аллаһуның кыз балалары бар дисезме?

22. Әгәр ир балаларны – үзләренә, кыз балаларны – Аллаһуга бүлә торган булсалар, бу бүлү

тиешсез, үлчәүсез бүлүдер. Ягъни мөшрикләр Лут, Гүзза, Мәнат исемнәрне сынымнарга бирделәр

дә аларны Аллаһның кызлары диделәр.

23. Ул сынымнар һичнәрсә түгел мәгәр үзегез һәм аталарыгыз кушкан исем генәдер, Аллаһ ул

сынымнарны Илаһә тотарга һәм Аллаһуның кызлары дияргә бер нинди дәлил иңдермәде. Алар

дәлилгә иярмәделәр, мәгәр сукыр заннарына иярделәр һәм нәфесләре сөйгән нәрсәләргә генә

иярделәр, тәхкыйк аларга Раббыларыннан туры юлны күрсәтүче Коръән килде.

24. Әллә кеше үзенә ни теләсә, шул булып торамы? Яки сынымнар мөшрикләрнең теләген

үтиләрме?

25. Бит дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да Аллаһу тәгаләнекедер, Аңардан узып һичкем

файдалана алмас.

26. Күкләрдә күпме фәрештәләр бардыр, ул фәрештәләрнең һич нәрсәдә шәфәгате файда

бирмәс, мәгәр Аллаһ теләгән һәм зира булган бәндәсенә шәфәгать итәргә рөхсәтен бирсә генә

файда булыр.

27. Ахирәт көненә ышанмаучылар, фәрештәләрне хатыннар исеме белән исемлиләр.

28. Аларның бу эшләренә дәлилләре дә вә белемнәре дә юк, алар фәкать занга сукыр

фикерләренә иярәләр, бит зан сукыр фикер хаклыкка, дөреслеккә һич тә ирештермидер.

29. Безнең Коръәнебез белән гамәл кылудан баш тарткан кешеләрдән кисел, алар Коръәннән

дөнья файдасын гына телиләр.

30. Менә аларның белгән нәрсәләре шул кадәр генәдер, ягъни алар дөнья файдасын гына

беләләр. Тәхкыйк, синең Раббың беләдер, Аның туры юлыннан адашкан кешене һәм дә туры юлга

күнелгән кешене дә беләдер.

31. Җирдәге вә күкләрдәге барча нәрсә Аллаһ мөлкедер, Аллаһ аларны дөньяда төзеде имансыз,

динсез явызларга ґәзаб бирмәк өчен һәм иманлы динле булып, изге гамәлләрне, яхшы эшләрне

кылган хак мөэминнәргә изге җәза, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирмәк өчен.

32. Ул хак мөэминнәр зур гөнаһлардан вә фәхеш эшләрдән сакланырлар, мәгәр кечкенә

гөнаһларны эшләсәләр, тәүбә итәрләр. Тәхкыйк синең Раббың киң рәхмәтле вә ярлыкаучыдыр, Ул

сезне белүчедер җирдән халык кылган вакытта вә аналарыгызның карнында бала вакытыгызны

да, минем гөнаһым юк димәгез! Ул – Аллаһ гөнаһлардан саклаучы тәкъва кешеләрне белүчедер.

33. Хакны кабул итүдә яки Коръән белән гамәл кылудан баш тарткан кешене күрдеңме?

34. Ул хактан баш тартучы малыннан бик аз садака бирде, соңра бирүне бөтенләй туктатты.

35. Әллә аның кулында гаепне яшерен эшне белү бармы, яшерен эшләрне күрәме?

36. Әллә аңа хәбәр бирелмәдеме Муса пәйгамбәргә бирелгән Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәреннән?

37. Дәхи Ибраһим пәйгамбәргә бирелгән сахыйфәтләрдәге Аллаһ хөкемнәреннән хәбәр

бирелмәдеме? Ул Ибраһим үзенә йөкләтелгән эшләрне тәмам үтәде.

38. Аллаһудан килгән ул китапларда вә сахыйфәләрдә булган хәбәр шулдыр: берәүнең Аллаһуга

итагать итеп мөселман булу бурычы икенче кешегә йөкләтелмәс вә берәүнең сәвабы да гөнаһы да

икенче кешегә бирелмәс.

39. Дәхи кешегә һич нәрсә юкдыр мәгәр үзе кәсеп иткән нәрсәсе генәдер.

40. Әлбәттә һәрбер кешенең кәсеп иткән сәвабы һәм гөнаһы тиздән ахирәттә үлчәүдә күренер.

41. Моннан соң аңа савабына һәм гөнаһына күрә тулысынча җәза бирелер.

42. Тәхкыйк Раббың хозурындадыр барып туктый торган урын.

43. Тәхкыйк Ул – Аллаһ кешеләрне көлдерде һәм елатты.

44. Һәм Ул – Аллаһ үтерде вә тергезде.

45. Дәхи Ул – Аллаһ кешеләрне ирле-хатынлы итеп вә башка һәрбер җан иясен һәм үсемлекне

шулай парлы итеп халык кылды.

46. Ана җенесләрнең карнына төшкән бер тамчы судан.

47. Вә икенче мәртәбә кыямәт көненә кубармак Аллаһугадыр.

48. Дәхи Ул – Аллаһ байлык бирде вә терлек малларын бирде.

49. Дәхи Ул – Аллаһ Шигъра йолдызының Раббысыдыр.

50. Дәхи Ул – Аллаһ беренче Гад кавемен һәлак кылды.

51. Дәхи Сәмуд кавемен һәлак итте, алардан һичкемне калдырмады.

52. Дәхи болардан элек Нух кавемен һәлак итте, алар бик залим вә бик азган иделәр.

53. Дәхи Лут кавеменең шәһәрләрен күтәреп әйләндереп ыргытты.

54. Ул шәһәрләрне бер каплый торган нәрсә каплады.

55. Ий адәм баласы Раббыңның кайсы нигъмәтләрендә низагълашырсың, шик төшерерсең?

56. Бу Мухәммәд г-м җәһәннәм белән куркытучыдыр әүвәлге куркытучылар җөмләсеннән.

57. Кыямәт якын булды.

58. Кыямәтнең кайчан булуын ачык белүче һәм вакытын билгеләүче Аллаһудан башка һич юктыр.

59. Әллә ошбу Коръән сүзләреннән ґәҗәбләнәсезме?

60. Вә көләсез, никтер еламыйсыз?

61. Хәлбуки үзегез гафилләр, сукырларсыз Коръәннең хикмәтләрен фәһемли алмыйсыз.

62. Аллаһуга сәҗдә кылыгыз һәм гыйбадәт кылыгыз!

[54] КАМӘР (АЙ) СҮРӘСЕ – 55 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Кыямәт көне якынлашты һәм ай ярылды. (Мәккә мөшрикләренең соравы буенча ай икегә

ярылып Хира тавының ике ягыннан күренеп торды. Бу эш Мухәммәд г-мнең пәйгамбәрлегенә

табигый могҗиза иде, ләкин мөшрикләр үзләре сораган могҗизага ышанмадылар, сихер диделәр.)

2. Әгәр ул кәферләр бер могҗизаны күрсәләр, аннан йөз чөерәләр, инкяр итәләр һәм бу куәтле вә

даими булган сихер диләр.

3. Вә Коръәнне һәм расүлне ялганга тоттылар вә үзләренең күңелләре теләгән нәрсәгә иярделәр,

шуның өчен адаштылар. Бит һәр эш үз урынына урнашучыдыр, ягъни Коръән белән гамәл

кылмыйча адашкан кешенең урыны җәһәннәмдер, Коръән белән гамәл кылып һидәятне тапкан

мөэминнәрнең урыны җәннәтдер.

4. Тәхкыйк аларга килде пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның хәлләреннән хәбәрләр, анда

булган гыйбрәтләрне аңлап Аллаһуга карышудан тыелырга булганнар.

5. Бу Коръән камил вә ниһаять дәрәҗәгә ирешкүче хикмәттер, хикмәт иясе булган Коръәнне

ялганга тотучыларга, пәйгамбәрләрнең куркытуы ничек тәэсир итсен.

6. Куркыту әсәр итми торган гафилләрдән кисет, Исрафил фәрештәнең чакырган көнендә, бер бик

куркынычлы мәхшәр көненә чакырганда.

7. Алар күзләре акайган хәлдә каберләреннән чыгарлар гүя таралган вә аптыраган чикерткә

кебиләрдер.

8. Алар чакыручыга йөгерерләр, кәферләр әйтерләр: "Бу куркынычлы авыр көндер", – дип.

9. Мухәммәд г-мнән элек Нух кавеме Безнең колыбыз – Нух пәйгамбәрне ялганга тоттылар вә:

"Нух мәҗнүн, дивана", – диделәр, кәферләр Нухны артык җәберләүләре сәбәпле, ул аларны дингә

өндәүдән тыелды, туктады.

10. Нух Раббысына дога кылды: "Тәхкыйк мин җиңелдем, ий Раббым миңа ярдәм бир, алардан үч

ал", – дип.

11. Нух кавеменә каты яңгыр белән күк ишекләрен ачтык.

12. Вә җир

өстенә куәтле күп елгаларны агыздык, һәм күк суы белән җир суы бергә кушылды Аллаһ

тарафыннан тәкъдир ителгәнчә.

13. Вә Нухны күтәрдек такталардан ясалып кадаклар белән ныгытылган көймәгә.

14. Ул көймә йәрер Безнең ярдәмебез белән, күз алдыбызда кавеме аңа көферлек кылган Нухка

изге җәза булсын өчен шулай кылдык.

15. Тәхкыйк калдырдык ул көймә вакыйгасын галәмәт этеп, әйә ул галәмәтләрдән гыйбрәтләнеп

Аллаһуга кайтучы бармы?

16. Күрдеңме куркытуым вә ґәзабым аларга ничек булды!

17. Тәхкыйк Коръәнне укырга җиңел вә мәгънәсен аңнарга ачык кылдык, әйә Коръән белән

вәгазьләнеп гамәл кылучы вә Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы?

18. Гад кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, куркытуым һәм ґәзабым аларга ничек булды!

19. Тәхкыйк җибәрдек аларга каты исүче җилне барчасына да каты шомлык ирешкән көндә.

20. Ул җил кешеләрне йолкып алып очырадыр, гүя тамырыннан йолкынып ташланган хөрмә агачы

кеби булдылар.

21. Минем куркытуым һәм ґәзабым ничек булды аларга!

22. Тәхкыйк Коръәнне укырга җиңел вә аңнарга ачык кылдык, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл

кылучы һәм Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы?

23. Сәмуд кавеме куркытучы пәйгамбәрләрне ялганга тотты.

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 41
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.