Коръән Тәфсире - 04
236. Никахлангач якынлык кылмыйча талак кылсагыз, яки никах вакытында мәһерне
тәгаенләмәгән булсагыз, сезгә гөнаһ юк. Якынлык кылмыйча талак кылынган хатыннарга берәз
нәрсә бирегез! Якынлык кылмыйча талак кылынган хатыннарга көч җиткән хәтле мал бирү изге
мөэминнәрнең хаклары булды.
237. Никахланган вакытта мәһер бирергә сөйләшкән булсагыз, аннары никахтан сон, якынлык
кымыйча талак кылсагыз, ул вакытта сөйләшкән мәһернең яртысын бирү лязем булыр. Мәгәр
хатыннар гафу итсәләр, ягъни алмыйбыз дисәләр, бирү лязем булмый. Якынлык кылмыйча талак
кылган хатынга сөйләшкән мәһерне барын да бирергә ир ихтыярлы, бирсә саваплы булыр. Берберегезне гафу итешегез, чөнки ул тәквәлеккә якын, үзара мәрхәмәтле булуны да онытмагыз!
Аллаһу тәгалә, әлбәттә, сезнең эшләгән эшләрегезне күрә.
238. Ий мөэминнәр! Биш вакыт вә җомга намазларына сакчы булыгыз, ягъни намазны көтеп алып,
әүвәл вакытында укыгыз, хосусан икенде намазына игътибар бирегез, бер нәрсә дә сәбәп
булмасын намазны калдырырга яки кичектерергә, чөнки намазга каза юк, һәм намаз укыганда
Аллаһудан куркып, нык бирелеп укыгыз һәм намазда түбәнчелек белән торыгыз!
239. Куркынычлы җирләрдә аяк өстеңдә яки утырган хәлдә ишара белән укыгыз! Кайчан
куркынычлардан имин булсагыз, Аллаһ өйрәткәнчә камил итеп укыгыз! Аллаһ сезне өйрәтмәс
борын, намаз укырга белми идегез.
240. Сезләрдән берәү хатынын калдырып үлеп китсә, әмма үлмәс борын, хатыннарына
өйләреннән чыкмыйча бер ел тору белән һәм кирәк-ярак белән тәэмин ителү илә васыять әйтү
лязем була. Шул ирнең варисләре яки ата-анасы хатынны өйдән чыгармасыннар бер елга чаклы,
әгәр хатыннар үз ихтыяры белән чыксалар, Варисләргә гөнаһ булмас ул хатыннар үзләре
шәригать буенча кылган эшләрдә. Аллаһ барча эшләрдә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы.
241. Талак кылынган хатыннарга ирләре мал бирергә бурычлы, яхшылык белән хатын хакларын
бирү тәкъва мөэминнәрнең хакы.
242. Аллаһу тәгалә әнә шулай сезгә аятьләрен ачык итеп бәян кыла, шаять дөрес аңлап, дөрес
гамәл кылырсыз!
243. Ий Мухәммәд г-м, белдеңме аларның хәлләрен? Тагун чиреннән куркып, үлемнән качып, күп
мең кешеләр өйләреннән чыктылар, Аллаһ аларга: "Үлегез!" – диде, алар үлделәр. Соңра гыйбрәт
өчен аларны тергезде. Дөреслектә Аллаһ кешеләргә фазыйләт иясе, ләкин күп кешеләр шөкер
итмиләр.
244. Лязем булганда Аллаһ юлында сугышыгыз, үлемнән курыкмагыз! Белегез, Аллаһ шиксез
ишетүче һәм белүче.
245. Берәү Аллаһуга бурычка биргән кеби яхшы эшләрне, изге гамәлләрне Аллаһ ризалыгы өчен
генә кылса, Аллаһ ул мөэминнең әҗерен күп мәртәбә арттырыр. Аллаһ кайбер кешенең тормышын
тар кылыр, кайбер кешенең тормышын киң кылыр. Хөкем өчен, әлбәттә, Аллаһуга кайтасыз.
246. Муса пәйгамбәрдән соң Ягъкуб балаларыннан бер җәмәгатьнең хәлен белдеңме? Алар
үзләренең пәйгамбәре Юшагъ г-мгә әйттеләр: "Безгә патша билгелә, без аңа буйсынып Аллаһ
юлында кәферләр белән сугышыр идек", – дип. Юшагъ әйтте: "Әгәр сезгә сугыш фарыз ителсә,
ихтимал сугышмассыз, карышырсыз", – дип. Алар әйттеләр: "Безгә ни булган Аллаһ юлында
сугышмаска? Чөнки без шул кәферләр тарафыннан йортларыбыздан чыгарылдык һәм
балаларыбыздан аерылдык, әлбәттә, алар белән сугышабыз". Кайчан аларга кәферләр белән
сугышу фарыз ителде, алар сугыштан баш тарттылар, мәгәр бик азлары баш тартмады, гайрәт
белән сугыштылар. Аллаһ сугыштан баш тарткан залимнәрне белә.
247. Пәйгамбәрләре әйтте: "Аллаһ сезгә Талутны патша кылды". Алар пәйгамбәргә әйттеләр:
"Кайда инде ул Талутка безнең өстән патша булу, патша булу өчен без хаклырак, чөнки Талутка
малдан байлык бирелмәгән". (Ләкин Талут ярлы булса да гакыллы, галим һәм көчле иде).
Пәйгамбәрләре әйтте: "Аллаһ сезгә Талутны патшалыкка ихтыяр кылды, дәхи аны белемдә һәм
көчтә сездән артык кылды. Патша булу өчен бай булу шарт түгел, бәлки гакыллы, галим булу
шарт". Аллаһ үзенең байлыгын теләгән бәндәсенә бирер, Аллаһ киңлек һәм белем иясе.
248. Пәйгамбәрләре әйтте Талутның Аллаһудан билгеләнгән патша икәнлеген: "Аллаһудан бер
сандык килер, аның эчендә күңелләрегез карар – табардай нәрсәләр булыр – Муса илә Һарунның
гаиләләре калдырган Муса г-мнең таягы, чалмасы, чапаны һәм башка нәрсәләр булыр, ул
сандыкны фәрештә алып килер". Аллаһудан сезгә бу сандыкның килүендә шиксез Талутның патша
икәнлегенә галәмәт бар, әгәр бу галәмәтнең Аллаһудан булуына ышансагыз. Моннан соң алар
Талутның патша икәнлегенә ышандылар. Талут 70 мең мөселман гаскәрен хәзерләп, кәферләр
белән сугышырга юлга чыкты. Көн бик эссе иде, шул сәбәпле гаскәр Талуттан әчергә су сорады.
249. Талут ґәскәр белән шәһәрдән чыгып сәфәргә киткәндә гаскәргә әйтте: "Аллаһ сезне бер елга
белән сыный, мин әйткәнчә эш кылыгыз, шул елгадан су эчкән кеше миннән түгел, миннән
аерылып калыр, фәкать су эчмәгән кеше генә минем белән сугышка барыр, яки учы белән алып
бер мәртәбә генә эчкән кеше миңа юлдаш булыр". Әммә күбесе елгадан туйганчы эчтеләр, мәгәр
бик азлары гына эчмәде. (Су эчкән кешеләрнең иреннәренә Аллаһ бер галәмәт чыгарды, шуның
белән алар эчмәгән кешеләрдән аерылдылар.) Талут һәм аның белән бергә су эчмичә калган
мөэминнәр шул елганы үтеп киткәч, мөэминнәр арасыннан кайберләре әйтте: "Кәфер гаскәренә
безнең көчебез җитмәс, Җалутка һәм аның гаскәренә каршы тора алмабыз, чөнки аларның саны
бик күп, әмма безнең саныбыз бик аз". Ахирәттә Аллаһуга юлыгачакларын белгән галим
мөэминнәр әйттеләр: "Күп вакытта аз санда булган мөэминнәр Аллаһ ярдәме белән күп санда
булган көферләрне җиңделәр түгелме? Шулай булгач, без дә күп санда булган көферләрдән
курыкмыйча, Аллаһ ярдәменә таянып сугышыйк". Аллаһу тәгалә сугышларда батырлык күрсәткән
чыдамлы мөэминнәр белән бергә.
250. Мөэминнәр Җалутка һәм аның гаскәренә якын килгәч әйттеләр: "Ий Раббыбыз, безгә
сабырлык, батырлык бир һәм аякларыбызны нык беркет һәм кәфер кавемен җиңәргә ярдәм бир".
251. Аллаһ ярдәме белән аз санда булган мөэминнәр гаскәре, күп санда булган кәфер гаскәрен
җиңделәр һәм Даут, көферләрнең башлыгы – Җалутны үтерде. Аллаһ Даутка байлык һәм
пәйгамбәрлек бирде һәм аңа үзе теләгән нәрсәләрне өйрәтте. Әгәр Аллаһ кешеләрне якламаса
иде, әлбәттә, җирдәге кешеләр һәммәсе һәлак булыр иделәр. Ләкин Аллаһ барча галәмнәр
мәхлугына рәхмәт иясе.
252. Бу сөйләнгән кыйссалар Аллаһуның аятьләре, ий Мухәммәд г-м, аны сиңа хаклык белән
укыйбыз, әлбәттә, син рәсүлләрдән.
253. Коръәндә зекер ителгән рәсүлләрне дәрәҗәдә берсеннән икенчесен артык кылдык. Аларның
кайберләре Аллаһ белән сөйләште, кайберләрен Аллаһ югары дәрәҗәгә күтәрде. Мәрьям угълы
Гыйсага ачык аңлатмалы Инҗилне бирде, һәм аңа Җәбраил белән ярдәм бирде. Ягъни кәферләр
аны үтерергә теләделәр, ләкин Аллаһ аны үзенең рәхмәтенә алды. Әгәр Аллаһ теләсә иде,
кешеләр Ислам диненең хөкемнәре хакында, әлбәттә, ихтыйлаф кылышмас иделәр
пәйгамбәрләрдән соң килгән кавемнәр Аллаһудан аларга ачык аңлатмалар килгәннән соң. Ләкин
Аллаһ аларны ихтыярларына куйды һәм алар үз зарарларына ихтыйлаф кылыштылар.
Кайберләре мөэмин булдылар, кайсылары кәфер булдылар. Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә,
кешеләр ихтыйлаф кылышмас иделәр, ләкин Аллаһ үзе теләгән эшне кыладыр.
254. Ий мөэминнәр! Мин сезгә биргән байлыктан Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга садака бирегез,
кыямәт көне килмәс борын, ул көндә үзегезне ут газабыннан сатып алу сәүдәсе булмас һәм ул
көндә дуслык һәм шәфәгать итү эшләре булмас, зәкәтне бирмичә кәфер булган кешеләр
залимнәрдер.
255. Гыйбадәт кылырга яраклы һич бер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Ул һәр вакыт тере, бөтен
нәрсәгә хуҗа булганы хәлдә һәрвакыт бар. Аны ару, талу һәм йокы тотмас, җирдә һәм күкләрдә
булган нәрсәләр аныкыдыр. Ахирәттә Аллаһ хозурында кем кемгә шәфәгать кылыр? Юк,
шәфәгать кылучы булмас, һичкем үз теләге белән һичкемгә шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһ
рөхсәте белән генә шәфәгать кылучы булыр. Аллаһ кешеләрнең үткәндәге барча эшләрен һәм
алдагы барча эшләрен белер, кешеләр Аллаһ белеменнән һичнәрсәне чолгап ала алмаслар,
мәгәр Аллаһ белдергәнне генә белерләр. Аллаһуның бушлык урыны җирне һәм күкләрне
сыйдырды, Аллаһуга җирне һәм күкләрне саклау авыр түгел, ул Аллаһ дәрәҗәдә бик бөек һәм бик
олугъ.
256. Дингә көчләү юк, ләкин өндәү һәм өйрәтү бар. Ясалма, ялган, батыл диннән Аллаһ төзегән хак
дин ачык аерылды. Теләгән кеше Коръән, сөннәт юлы белән барып җәннәткә керсен! Моны
теләмәгән кеше бидеґәт, хорафәт юлы белән барып җәһәннәмгә керсен. Берәү Аллаһудан
башканы Иләһе тотуны инкяр итеп, Аллаһуга нык ышанса һәм бидеґәт, хорафәтләрдән ерак
булса, ул мөэмин һич тә өзелми-сынмый торган тоткага ябышты. Аллаһ ишетүче һәм белүче.
257. Аллаһу тәгалә хак мөэминнәрнең хуҗасы, аларны бидеґәт, хорафәт караңгылыгыннан
чыгарып, Коръән, сөннәт яктылыгына кертер. Аллаһуга яки Коръәнгә ышанмаган һәм Коръән
белән гамәл кылмаган кешеләрне шайтан юлы булган бидеґәт, хорафәт караңгылыгына кертер.
Адашу караңгылыгында булган кешеләр -җәһәннәм уты әһелләре, алар анда мәңге калырлар.
258. Ий Мухәммәд г-м, белдеңме Аллаһ биргән байлыгына таянып, Раббысы хакында Ибраһим г-м
белән тартышкан кешене? Ул Намрут патша иде. Ибраһим г-м Намрутка әйтте: "Кулыгыз белән
ясаган нәрсәгә гыйбадәт кыласызмы?" Намрут сорады: "Ә син нәрсәгә гыйбәдәт кыласың?"
Ибраһим г-м әйтте: "Мин гыйбадәт кыла торган зат үлекне тергезә һәм үтерә". Намрут әйтте: "Мин
дә үтерәм һәм тергезәм". Ягъни Ибраһим г-мне алдарга хәйлә корды, ике кешене китертеп берсен
күрсәтте һәм үтерде, икенчесен чыгарып күрсәтте: "Менә тергездем", – дип. Ибраһим г-м әйтте:
"Ни теләсәм шуны булдырам дип мактанасың, Аллаһ кояшны мәшрыйктән чыгара, ә син
мәгърибтән чыгар", – дип. Намрут бу эшне эшли алмагач хәйран булды, хурлыкка төште. Аллаһ,
әлбәттә хакны инкяр итүче залимнәрне туры юлга күндермәс.
259. Янә кешеләре үлгән, йортлары җимерелгән шәһәр яныннан үтеп баручы Гозәер г-мнең хәле
белән танышыгыз! Шәһәрнең өсте-аска килгәнен күреп, Гозәер г-м әйтте: "Кешеләр шәһәр белән
бергә һәлак булганнар инде, боларны Аллаһ ничек тергезсен?" – дип. (Бу Куддус шәһәрендә
Ягъкуб балалары яшәгән. Алар ислам динен бозганнар, аннары үзләре азган. Аллаһ аларга залим
булган көферләрне ирекле кылды, ул кәферләр шәһәрне җимерделәр, кешеләрен үтерделәр, исән
калганнарын әсир алдылар). Гозәер г-м шәһәрдән үтеп ерак киткәч, Аллаһ аны үтерде, йөз ел
үткәч тергезде. Һәм: "Ий Гозәер, үлеп күпме яттың?" – диде. Гозәер г-м әйтте: "Үлеп бер көн яки
бер көннән азрак яттым". Аллаһ әйтте: "Ий Гозәер, бер көн түгел, ә йөз ел яттың, кара, ашый
торган ризыгыңа һәм эчә торган эчемлегеңә – сасымаганнар, һәм ишәгеңә кара", – дип. Гозәернең
үзе белән алган ризыгы һәм эчемлеге йөз ел буена ятып, бозылмаган, әмма ишәкнең кояшта
агарган сөякләре генә калган иде, боларны күреп, Гозәер г-м ґәҗәбләнде. Аллаһ Гозәер г-мгә:
"Сөякләрне җыеп, аларга ит кундырып һәм тире үстереп ишәкне тергезгәнебезне карап тор", –
диде. Ий Гозәер! Бу эшне кылдык сиңа үлгәннән соң терелүгә ышану өчен кешеләргә дәлил
булсын өчен. Ишәкнең терелгәнен күргәч, Гозәер әйтте: "Мин хәзер Аллаһуның һәрнәрсәгә көче
җиткәнен беләмен", – дип.
260. Янә Ибраһим г-мнең: "Ий Раббым, миңа үлекне тергезеп күрсәт", – дигәнен игътибарга
алыгыз! Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Әллә ышанмыйсыңмы Минем үлекләрне тергезергә көчем
җиткәнлегенә?" Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым, мин, әлбәттә, ышанам, ләкин мине якын
күргәнлегең белән күңелемнең карарлануын телим". Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим, ал дүрт кошны,
аларны үтереп ботарлап алдыңа сал, аннары аларның берәр кисәкләрен тау өстенә ташла.
Моннан соң аларны чакыр, әлбәттә, алар йөгереп килерләр синең яныңа", – дип. Ибраһим г-м
Аллаһ әйткәнчә эш кылды һәм кошлар, терелеп, Ибраһим г-м янына йөгереп килделәр. Яхшы бел
– дөреслектә Аллаһу тәгалә бөтен эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы.
261. Аллаһ юлына биргән малның мисалы – бер бөртек орлык кеби, ул орлык үстерде җиде башак,
һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер. Аллаһ
киңлек иясе һәм барча нәрсәне белүче.
262. Биргән садакаларның сәвабы күп мәртәбә арттырылачак, кешеләр Аллаһ юлына садака
бирерләр, ләкин садакаларына миннәтне вә рәнҗетүне ияртмәсләр. Аларның әҗерләре
Раббылары хозурында, аларга аңда курку һәм кайгы булмас.
263. Фәкыйрьләргә яки сораучыларга яхшы сүзләр әйтү һәм хата эшләре булса, гафу итү рәнҗетеп
биргән садакага караганда яхшырак. Аллаһ сезнең үпкәләп яки рәнҗетеп биргән садакагызга
мохтаҗ түгел, Ул бай һәм миһербанлы.
264. Ий мөэминнәр! биргән садакаларыгызны миннәт кылып яки рәнҗетеп биреп, сәвабын
югалтмагыз! Рия белән биргән кешеләр – кәферләр кеби, алар Аллаһуга һәм ахирәт көненә
ышанмыйлар, шулай да кешеләргә яхшы күренер өчен садака бирәләр. Рия белән яки рәнҗетү
белән бирелгән садаканың мисалы – өстенә туфрак кунган шома таш кеби, яңгыр суы туфракны
юып төшерә дә, таш тап-такыр булып, ялангач кала. Алар биргән садакаларының әҗеренә
ирешергә һич кадир булмаслар. Аллаһ Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне
туры юлга күндермәс.
265. Аллаһ ризалыгын өстәп, сәвабын өмет итеп һәм сәваб булачагына күңелдән нык ышанып,
Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирүчеләрнең мисалы – эре яңгырлы явым яуган калку җирдәге
тигез бакча кеби. Ул бакча башка бакчаларга караганда җимешне ике өлеш бирә. Әгәр ул бакчага
эре яңгыр яумаса, вак яңгыр ява, һәрхәлдә яумый калмас. Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне
күрүче. (Аллаһ риза булырлык итеп бирелгән дөрес садакага, эре яңгыр яуган бакчаның уңышы
кеби, сәваб күп булыр. Кимчелекле итеп бирелгән садакага да, вак яуган яңгыр бакчаның уңышы
кеби, аз булса да, һаман сәваб булыр).
266. Сезләрдән берәрегез яратырмы елгалар агып, хөрмә һәм йөзем җимешләре үсеп торган
бакчаның булуын? Әлбәттә, яратырсыз. Шундый бакчаның хуҗасы картлыкка ирешеп, балалары
үсеп җитмәгән – кечкенә булсалар, шул вакытта бу бакчаны утлы җил килеп көйдерсә, бакча
хуҗасы яратырмы, шатланырмы? Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен баян итә, шаять фикерләп
карарсыз!
267. Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган
уңышлардан яхшысын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирегез! Әммә начар нәрсәләр аралаштырып
бирмәгез. Шундый малны сезгә бирсәләр, әлбәттә, ул начар нәрсәне күзегезне йомып,
чыраегызны сытып кына алыр идегез. Белегез, Аллаһ чиксез бай һәм мактаулы.
268. Садака бирү лязем булганда шайтан күңелгә коткы салыр: "Малыңны кешегә бирсәң үзең
ярлы булырсың", – дип. Дәхи фәхеш хәрам булган эшләргә өнди. Аллаһ сезгә гафу итүне һәм
малыгызны яки дәрәҗәгезне арттыруны вәгъдә итә, тәүбә итеп төзәлсәгез. Коръән белән гамәл
кылучыларга Аллаһ киңлек иясе һәм белеп эш кылучы.
269. Киңлек иясе булган Аллаһ хикмәтне үзе теләгән бәндәсенә бирер, Аллаһудан берәүгә хикмәт
бирелсә – ул кешегә бик күп яхшылыклар бирелде. "Хикмәт" – дигән сүзгә ислам диненең бөтен
хөкемнәре керә. Коръән Кәрим белән һәрбер кеше вәгазьләнмәс, мәгәр саф гакыллы кешеләр
генә вәгазьләнерләр.
270. Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирсәгез, яки фәкыйрьләргә берәр нәрсә бирергә нәзер
әйткән булсагыз, аны, әлбәттә, Аллаһ белә. Садака бирмәүче яки малын хәрам урыннарга исраф
итүче залимнәргә ахирәттә ярдәмче булмас.
271. Әгәр садакаларыгызны күрсәтеп, әйтеп бирсәгез, ул күркәм эш. Әгәр яшертен бирсәгез, ул эш
сезнең өчен тагын да яхшырак. Бу яхшылыкларыгызны Аллаһ гөнаһларыгызга кәффәрәт кылыр.
Бит Аллаһ сезнең кылган яхшы эшләрегездән хәбәрдәр.
272. Ий Мухәммәд г-м, кешеләрне һидәяткә салу синең эшең түгел, ләкин һидәяткә Аллаһ үзе
теләгән кешене күндерер. Бер яхшы нәрсәне садака итеп бирсәгез, файдасы үзегезгәдер.
Садакаларыгызны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә бирсәгез, яхшы нәрсәләрдән садака
бирсәгез, аның хаклары сезгә түләнер җәннәт нигъмәтләре белән һәм сез ахирәттә золым
кыланмассыз.
273. Садакаларыгызны янә Аллаһ юлында дингә хезмәт итү белән тоткарлыкта булган мохтаҗ
галимнәргә бирегез! Чөнки аларның дөнья малын кәсеп итәргә вакытлары булмый. Ул мохтаҗ
галимнәрнең хәлен белмәгән кешеләр аларны бай дип уйлыйлар, мохтаҗ булсалар да сораудан
сакланганнары өчен. Сез аларны йөзләрендәге галәмәтләре белән танырсыз, чөнки алар күбрәк
вакыт ач торулары сәбәпле, йөзләрендә арыклык галәмәте булыр. Шулай булса да, алар намаз,
рузәне калдырмаслар, кайвакыт зарураттан сорарга мәҗбүр булсалар да, күп сорап кешеләрне
аптыратмаслар. Әнә шул мохтаҗ галимнәргә яхшы нәрсәләрегездән садака бирсәгез, Аллаһ аны
яхшы беләдер.
274. Аллаһ күрсәткән урыннарга кичен дә, көндезен дә, күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә садака бирүче
мөэминнәргә Раббылары хозурында күп нигъмәтләр саклана. Аларга ахирәттә курку булмас һәм
алар көенмәсләр.
275. Риба ашаучылар, ягъни бурычка биреп торган өчен арттырып алучылар, каберләреннән,
шайтан буып ташлаган кеше кеби, бик яман сурәттә кубарлар. Бу ґәзаб аларга тиешле булды,
риба сәүдә кебек хәләл дигәннәре өчен. Аллаһ сәүдә эшләрен хәләл итте, риба эшләрен хәрам
кылды. Берәү, рибаның хәрам икәнлеге белән Раббысыннан вәгазь килгәннән соң риба алудан
тыелса, вәгазь килмәс борын алган рибасы үзенә хәләлдер. Вәгазьгә хәтле риба алучыларның
эше Аллаһуга тапшырылыр. Бу аять иңгәннән соң да рибаны хәләл санап, алуларын дәвам
итсәләр, алар ут әһелләре. Алар анда мәңге калырлар.
276. Аллаһ риба белән кергән малны һәлак итә, ә садакасы бирелгән малны арттырадыр. Рибаны
хәләл диюче кәферне Аллаһ сөйми.
277. Иман китереп изге гамәлләр кылучы, намазларын укып, зәкәтләрен бирүче мөэминнәрнең
әҗере Раббылары хозурында. Аларга ахирәттә курку һәм көенү дә булмас.
278. Ий мөэминнәр, Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Алырга
сөйләшкән рибаларыгыз алынмый калган булса, рибаны хәрам кылган аять килгәннән соң, ул
сөйләшкән рибаларыгызны алмагыз, Аллаһуга гөнаһкәр булудан сакланыгыз! Әгәр Коръән белән
гамәл кылучы хак мөэмин булсагыз.
279. Әгәр риба белән мал алудан туктамасагыз, ул вакытта яхшы белегез! Аллаһуның һәм
рәсүлнең сезгә каршы сугышуларын үзегезгә лязем иткән буласыз. Арттырып алу өчен бурычка
бирүчеләр әгәр тәүбә итсәгез, бурычка биргән малыгыз сезнеке, биргәнегез хәтле генә алыгыз.
Бурычка биргән кеше арттырып алу белән золым итмәсен һәм бурычны киметеп бирү белән
бурычка бирүчегә дә золым ителмәсен.
280. Әгәр сездән бурычка алган кешеләр бурычларын түли алмаслык фәкыйрь булсалар,
бурычларын түләргә мал тапканнарына чаклы кичектерү сезгә лаземдыр. Әгәр бурычларын
түләргә көче җитмәгән кешеләргә, бурычларын үзләренә садака кылсагыз, сезнең өчен бик тә
хәерледер, әгәр белсәгез!
281. Хөкемгә Аллаһуга кайтачак дәһшәтле кыямәт көненнән куркыгыз! Ул көндә һәрбер кеше кәсеп
иткән савабы һәм гөнаһы өчен тиешле җәзаны алыр. Ул көндә кешеләр савабларын киметеп яки
гөнаһларын арттырып золым ителмәсләр.
282. Ий мөэминнәр! Көтәргә вакытын билгеләп бурычка мал бирсәгез, малны һәм вакытны языгыз!
Бу эшләрне арагызда бер язучы гаделлек белән язсын! Яза белгән кеше язудан баш тартмасын,
Аллаһ аңа язуны өйрәткәне өчен шөкер итеп язсын! Бурычка алып торучы да күпме алганлыгын
һәм кайчан бирәчәген дөрес әйтеп яздырсын һәм курыксын хыянәт итәргә тәрбиячесе булган
Аллаһудан, үзенең бурычларыннан һәрнәрсәне киметеп әйтмәсен. Әгәр бурычка алган кеше надан
яки дивана булса, йә хәтерсез, телсез булып, яздырырга көче җитмәсә, ул вакытта аның валисе
гаделлек белән әйтеп яздырсын. Яздырган вакытта мөселман булган ике шаһит билгеләгез, әгәр
шаһит булырга ике ир табылмаса, ул вакытта бер ир, ике хатын шаһит булсыннар үзегез риза
булган мөселманнардан, әгәр хатыннарның берсе онытса, икенчесе хәтеренә төшерер. Әгәр
шаһитлар мөселман булган хакимнәр алдына чакырылсалар, баш тартмасыннар, әлбәттә,
барсыннар. Ала торган һәм бирә торган хакларыгызны үзара вакытын билгеләп языгыз, ул маллар
кирәк – зур булсын, кирәк – кечкенә булсын. Хакларыгызны үзара гаделлек белән язып баруыгыз
Аллаһ хозурыңда үзегез өчен хәерле, турылыклы, шәһадәт бирергә ышанычлы һәм
бурычларыгызның күпме икәнлегенә шик китермәскә якын. Әгәр сәүдәгез хәзер кулга бирешеп,
арагызда эш тәмам булганда язмасагыз – гөнаһ юк. Алыш-биреш эшләрегездә шәһитләр
билгеләгез, ләкин язучылар һәм шәһитләр сездән зарар күрмәсеннәр. Ягъни аларны ялганга
көчләмәгез һәм, вакытлары булмаганда, үз эшләрегезгә көчләп куймагыз! Әгәр аларга зарар
итсәгез, үзегез фәсыйклардан булырсыз. Аллаһудан куркыгыз, хыянәт итүдән сакланыгыз! Аллаһ
сезгә хәерле, файдалы эшләрне өйрәтә.
283. Әгәр сәфәрдә булып, язучы тапмасагыз ул вакытта бурычка алган кеше заклад бирсен, ягъни
бурычын кайтарып биргәнче, берәр бәяле әйбер биреп торсын, әгәр бер-берегезгә ышанып язудан
һәм закладтан башка бурычка бирсәгез, ул вакытта бурычка алган кеше инсаф белән бурычын
иясенә тапшырсын һәм тәрбияче булган Аллаһудан курыксын. Ий шаһит булган кешеләр,
Шәһадәтегезне яшермәгез, сөйләшкән сүзләрегезне үзгәртмәгез. Әгәр шаһит булган кеше
шәһитлек эшендә дөреслекне яшерсә, аның күңеле гөнаһкәрдер. Бит Аллаһ сезнең эшләгән
эшләрегезне белүче.
284. Җирдәге вә күкләрдәге барлык нәрсә Аллаһуның мәхлукләре, Аллаһудан башкага гыйбадәт
кылмагыз! Күңелләрегездәге яман уйларыгызны яшерсәгез дә, яшермәсәгез дә уйларыгыз белән
Аллаһ сезне хөкем итәр. Аллаһ үзе теләгән мөэминне гафу итәр һәм үзе теләгән кешене гөнаһы
өчен ґәзаб кылыр. Әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә.
285. Мухәммәд г-м Раббысыннан иңдерелгән Коръәннең һәр сүзенә ышанды һәм мөэминнәр дә
ышандылар, алар һәммәсе Аллаһуга, Аның фәрештәләренә, китапларына, рәсүлләренә
ышандылар, һәм: "Рәсүлләрнең берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына да бертигез
ышанабыз", – диделәр. Вә әйттеләр: "Без Аллаһ сүзләрен ишеттек һәм буйсындык, ий Раббыбыз
ярлыкавыңны сорыйбыз, шуның өчен сүзләреңне ишетеп буйсынабыз һәм ахырда сиңа кайтабыз",
– дип.
286. Аллаһу тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән
көчләр. Берәү Аллаһуга буйсынып изге гамәлләр кылса, файдалы эшләрне генә эшләсә –
файдасы үзенәдер, әгәр берәү Аллаһуга карышып гөнаһларны, явыз эшләрне кәсеп итсә – газабы
үзенә. Аллаһуга итагать итүче мөэминнәр әйтәләр: "Ий Раббыбыз, лязем булган изге гамәлләрне
онытып калдырсак яки хаталанып гөнаһ эшләсәк, болар өчен безләрне ґәзаб белән тотмагыз! Ий
Раббыбыз! Әүвәлге өммәтләргә йөкләгән авып йөкләрне безгә йөкләмәгез! Ий Раббыбыз! Көчебез
җитмәслек, сабыр итә алмаслык авыр бәлә-казаларны безләргә йөкләмә! Безләрне гафу ит һәм
ярлыка һәм дә безгә рәхмәт кыл! Ий Раббыбыз, Син безнең хуҗа, барча хаҗәтләребезне Син генә
үтисең, көферләргә каршы торырга, аларны җиңәргә безгә ярдәм бир!
Шуның белән Коръәндә иң зур сүрә булган – Бакара (Сыер) сүрәсе тәмам булды.
[3] ҐИМРАН СҮРӘСЕ – 200 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әлиф ләм мим – мәгънәсен Аллаһ белә.
2. Аллаһудан башка гыйбадәт кылырга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Аңа итагать
итмәк, коллык күрсәтмәк ляземдыр. Ул һәрвакыт тере, галәмнәр хәлен күзәтеп, белеп тора.
3. Тәүратны һәм Инҗилне Аллаһ китабы дип дөресләгәне хәлдә Аллаһ сиңа хаклык белән
Коръәнне иңдерде, вә Коръәннән элек Тәүратны һәм Инҗилне.
4. Кешеләргә хидәят, вә хак белән батыл арасын аерыр өчен Коръәнне иңдерде. Аллаһуның
аятьләрен инкяр итүче кәферләргә ахирәттә, әлбәттә, каты ґәзаб булыр. Аллаһ кәферләрдән үч
алуда кодрәт иясе.
5. Аллаһуга, әлбәттә, җирдә һәм күкләрдә һичнәрсә яшерен түгел.
6. Аллаһ сезне аналарыгыз карынында үзе теләгәнчә сурәтләр. Барча вөҗүдкә хуҗа һәм бөтен
мәхлукка мәгъбуд булырдай Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Ул кодрәт иясе һәм көчле хәким.
7. Ий Мухәммәд ґәләйһис-сәләм! Ул тиңдәше булмаган Аллаһ сиңа китап иңдерде, ул Коръәндә
күбрәге мәгънәсе ачык, аңлаешлы аятьләр, ул аятьләр Коръәннең төп нигезе. Шулай ук Коръәндә
мәгънәсе яки тәэвиле ачык беленмәгән аятьләр дә бар, ләкин андый аятьләргә тәэвил ясаудан,
ягъни мәгънә чыгарудан Аллаһ тыйды. Әмма күңелләре хактан батылга авышкан яман кешеләр
мәгънәсе ачык түгел аятьләргә иярерләр, кәфер булуны өстәп, яки мөселманнар арасына фетнә
салуны теләп, һәм нәфесләренә моафыйк мәгънәләр бирмәкне теләп, тәэвил ясарлар. Бу
мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләргә тәэвил ясап, мәгънә бирергә һичкем белмәс, мәгәр Аллаһ
үзе генә белер. Әмма күңелләре хаклык ягына авышкан хакыйкый галимнәр: "Коръәннең һәр
сүзенә ышандык, барчасы да Раббыбыздан килгән хак сүзләр, мәгънәсе ачык булган аятьләр
белән гамәл кылабыз, мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләрне Аллаһуга тапшырабыз", – диләр.
Кешеләр һәммәсе дә вәгазьләнмәс, фәкать саф күңелле, камил гакыллы кешеләр генә Коръән
белән вәгазьләнеп гамәл кылырлар.
8. Алар: "Ий Раббыбыз безне туры юлга күндергәнеңнән соң күңелләребезне дөреслектән ялган
якка авыштырма һәм шәфкать кылып, безгә рәхмәтеңне бир! Әлбәттә, Син сорап та, сорамыйча
да бирүчесең", – диләр.
9. Ий Раббыбыз, шиксез булачак кыямәт көнендә барча кешеләрне хисап өчен бер урынга
җыячаксың. Аллаһ, әлбәттә, вәгъдәсенә хыйлафлык кылмый.
10. Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне, маллары һәм балалары Аллаһ
ґәзабыннан коткармас, алар җәһәннәм утында булачаклар.
11. Аларның мисалы: Тәүратны инкяр итүче Фиргаун кавеме кеби, һәм Фиргаун кавеменнән
әүвәлге инкяр итүче кебиләр. Аларны Аллаһ ґәзаб белән тотты, Аллаһ, үзенә баш имәгән
кешеләрдән каты ґәзаб белән үч алучы.
12. Кәферләргә әйт: "Тиздән җиңелерсез, капланырсыз, аннары кубарылып җәһәннәмгә
сөрелерсез. Нинди яман кайтачак урын ул җәһәннәм".
13. Ий кешеләр! Шиксез, сезгә бәдер сугышында галәмәт бардыр ике гаскәрнең бергә юлышкан
вакытында. Ул гаскәрләрнең берсе Аллаһ юлыңда сугышучы мөэминнәр, икенчесе – Аллаһуга
каршы сугышучы кәферләр иде, кәферләр мөэминнәрне үзләренә караганда ике өлеш күбрәк итеп
күрделәр. Әмма дөреслектә мөэминнәр өч йөз булып, кәферләр бер мең иделәр. Аллаһ теләгән
бәндәсен үзенең ярдәме белән куәтләр. Бәдер сугышында аз санда булган мөэминнәрнең күп
санда булган кәферләрне җиңүләрендә күңел күзләре сукыр булмаган кешеләр өчен зур гыйбрәт
бар.
14. Сынар өчен күңел сөйгән нәрсәләрдән: хатыннар, балалар, сыер, кәҗә кеби дүрт аяклы
хайваннар, җыйган алтын, көмешләр һәм зиннәтләнгән йөгерек атлар һәм иген кеби нәрсәләр
Аллаһудан кешеләргә сөекле ителде. Бу нәрсәләр дөнья тереклеге, ләкин барчасы бетәчәк, алар
аз нәрсәләрдер, аларны һәм дөньяны калдырып, Аллаһуга кайтырсыз. Әгәр Коръән белән гамәл
кылып, хәзерләнеп барсагыз, иң яхшы урын Аллаһу хозурында.
15. Сез сөйгән нәрсәләрдән артыграк яхшы нәрсә белән сезгә хәбәр биримме? Дөреслектә,
Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә Раббылары хозурында җәннәтләр хәзерләнгән,
асларыннан елгалар агар, алар анда мәңге калырлар, алар өчен анда пакь хатыннар булыр һәм
аларга Аллаһуның ризалыгы булыр. Аллаһ үзенең бәндәләрен һәм аларның барча хәлләрен
белүче.
16. Җәннәтләргә кертеләчәк мөэминнәр әйтәләр: "Ий Раббыбыз, без, әлбәттә, Сиңа һәм рәсүлеңә
иман китердек. Безләрне ярлыка, гөнаһларыбызны гафу ит һәм безне җәһәннәм утыннан сакла!"
17. Ул тәкъва мөэминнәр: Аллаһ юлында чыдамлылар, Аллаһуга вә Рәсүлгә итагать итүчеләр,
мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына садака бирүчеләр, вә сәхәрләрдә намаз, Коръән укып Аллаһудан
гафу сораучылар.
- Parts
- Коръән Тәфсире - 01Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3569Total number of unique words is 150532.5 of words are in the 2000 most common words47.1 of words are in the 5000 most common words54.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 02Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3544Total number of unique words is 149229.8 of words are in the 2000 most common words42.4 of words are in the 5000 most common words50.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 03Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3684Total number of unique words is 157431.4 of words are in the 2000 most common words45.1 of words are in the 5000 most common words51.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 04Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3668Total number of unique words is 157133.5 of words are in the 2000 most common words49.5 of words are in the 5000 most common words56.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 05Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3635Total number of unique words is 143431.3 of words are in the 2000 most common words45.6 of words are in the 5000 most common words54.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 06Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3523Total number of unique words is 153730.7 of words are in the 2000 most common words45.8 of words are in the 5000 most common words53.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 07Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3645Total number of unique words is 153031.1 of words are in the 2000 most common words44.9 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 08Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3595Total number of unique words is 148732.0 of words are in the 2000 most common words47.1 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 09Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3624Total number of unique words is 159229.8 of words are in the 2000 most common words43.6 of words are in the 5000 most common words52.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 10Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3548Total number of unique words is 151530.4 of words are in the 2000 most common words43.7 of words are in the 5000 most common words51.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 11Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3553Total number of unique words is 155731.8 of words are in the 2000 most common words45.9 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 12Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3573Total number of unique words is 149831.3 of words are in the 2000 most common words45.4 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 13Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3558Total number of unique words is 153032.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words54.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 14Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3607Total number of unique words is 156831.6 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words53.0 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 15Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3605Total number of unique words is 146633.5 of words are in the 2000 most common words47.8 of words are in the 5000 most common words55.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 16Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3617Total number of unique words is 155431.4 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 17Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3658Total number of unique words is 146933.2 of words are in the 2000 most common words46.9 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 18Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3706Total number of unique words is 162333.2 of words are in the 2000 most common words48.1 of words are in the 5000 most common words55.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 19Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3699Total number of unique words is 159534.0 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words55.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 20Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3602Total number of unique words is 159033.8 of words are in the 2000 most common words48.6 of words are in the 5000 most common words56.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 21Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3638Total number of unique words is 154732.5 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words55.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 22Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3673Total number of unique words is 163931.6 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words54.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 23Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3767Total number of unique words is 164633.3 of words are in the 2000 most common words46.8 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 24Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3648Total number of unique words is 160633.0 of words are in the 2000 most common words47.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 25Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3607Total number of unique words is 163331.0 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words52.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 26Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3594Total number of unique words is 155830.3 of words are in the 2000 most common words45.1 of words are in the 5000 most common words53.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 27Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3660Total number of unique words is 167832.9 of words are in the 2000 most common words47.0 of words are in the 5000 most common words55.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 28Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3420Total number of unique words is 147632.4 of words are in the 2000 most common words46.7 of words are in the 5000 most common words54.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 29Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3654Total number of unique words is 162834.4 of words are in the 2000 most common words49.0 of words are in the 5000 most common words55.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 30Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3582Total number of unique words is 153831.3 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words53.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 31Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3570Total number of unique words is 165930.1 of words are in the 2000 most common words43.9 of words are in the 5000 most common words51.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 32Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3656Total number of unique words is 156331.7 of words are in the 2000 most common words47.9 of words are in the 5000 most common words56.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 33Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3605Total number of unique words is 158532.0 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words56.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 34Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3536Total number of unique words is 160333.8 of words are in the 2000 most common words47.5 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 35Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3621Total number of unique words is 151132.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words53.0 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 36Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3647Total number of unique words is 149231.3 of words are in the 2000 most common words46.8 of words are in the 5000 most common words54.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 37Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3659Total number of unique words is 154232.0 of words are in the 2000 most common words45.9 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 38Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3624Total number of unique words is 154031.3 of words are in the 2000 most common words44.9 of words are in the 5000 most common words52.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 39Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3554Total number of unique words is 157628.8 of words are in the 2000 most common words43.0 of words are in the 5000 most common words51.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 40Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3516Total number of unique words is 159233.3 of words are in the 2000 most common words48.8 of words are in the 5000 most common words56.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 41Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3631Total number of unique words is 150032.2 of words are in the 2000 most common words46.4 of words are in the 5000 most common words54.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 42Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3577Total number of unique words is 150532.4 of words are in the 2000 most common words45.8 of words are in the 5000 most common words53.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 43Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3569Total number of unique words is 156831.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words53.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 44Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3599Total number of unique words is 164832.0 of words are in the 2000 most common words47.6 of words are in the 5000 most common words56.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 45Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3495Total number of unique words is 158632.9 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 46Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3497Total number of unique words is 151932.0 of words are in the 2000 most common words48.0 of words are in the 5000 most common words55.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 47Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 1930Total number of unique words is 101935.0 of words are in the 2000 most common words49.5 of words are in the 5000 most common words56.1 of words are in the 8000 most common words