Коръән Тәфсире - 11
әйттеләр: "Вәй-үкенеч! Безгә хәсрәт-һәлакәтлек килде бит, дөньяга алданып, ахирәткә
хәзерләнмәвебез сәбәпле", – дип. Алар гөнаһларын аркаларына йөкләп, Аллаһу хозурына
килерләр. Әґәһ булыгыз! Аларның дөньядан алып килгән йөкләре нинди яман йөктер.
32. Дөнья тереклеге алдый торган уенчыклардан башка нәрсә түгелдер. (Дөнья балалар уенчыгы
кеби: уенчыклар ничаклы матур булсалар да, балалар туйганчы уйныйлар да, аннары ташлап
китәләр. Дөнья да нәкъ шулайдыр: кешеләр дөнья белән уйныйлар, аннары, гомерләре беткәч,
ташлап китәләр). Әмма ахирәт йорты Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва кешеләр өчен
хәерледер. Әйа! бу хакта гакылларыгызны эшләтмисезме? Ахирәтнең дөньядан артык икәнен
аңламыйсызмы?
33. Тәхкыйк беләбез кәферләрнең каршы сөйләгән сүзләре – сине борчыган, ләкин борчылма!
Чөнки алар сине ялганчыга чыгара алмыйлар, вә ләкин залимнәр Аллаһ аятьләрен инкяр итәләр,
җәзасын татырлар.
34. Тәхкыйк синнән әүвәлге рәсүлләргә дә ялганчы диделәр, ул расүлләр, кәферләрнең аларга
ялганчы диюләренә һәм җәберләүләренә сабыр итеп түзделәр, хәтта ярдәмебез имгәнче.
Аллаһуның вәгъдәләрен үзгәртүче юк, аның әмерләре вакытында килер. Тәхкыйк сиңа
рәсүлләрнең хәбәре килде ягъни рәсүлләргә каршы көрәшкән кәферләр Аллаһ ґәзабы белән
һәлак булдылар.
35. Вә әгәр кәферләрнең исламнан баш тартулары сиңа авыр булса, әгәр җиргә тишек тишәргә вә
күккә менәр өчен баскыч ясарга көчең җитсә – кәферләргә могҗиза күрсәтер идең. Ягъни җир
астына төшеп вә күккә менеп могҗизалар күрсәтсәң дә, иман китерәчәк түгелләр. Әгәр Аллаһу
тәгалә теләсә, әлбәттә, аларның һәммәсендә. Коръән юлына җыяр иде, ләкин теләмәде. Син
җаһилләрдән – наданнардан булмагыл! Ягъни Аллаһ күндермәгән кешеләрне туры юлга – ислам
диненә күндерәм дип хыялланма һәм тырышма да, булмас.
36. Хак сүзләрне – төп мәгънәсенә төшенеп, тыңлаган кешеләр генә кабул итәрләр. Дөньяда
яшәгән чакларында ук мәет булып яшәгән кәферләрне Аллаһ тергезү көнендә тергезер, аннары
Аллаһуга кайтырлар.
37. Кәферләр әйттеләр: "Кәшки Мухәммәдкә Раббысыннан аның пәйгамбәрлеген дөресләүче
могҗиза иңдерелсәче", – дип. Син аларга әйт: "Тәхкыйк Аллаһ кадир могҗиза иңдерергә, ләкин
аларның күберәге белмиләр. Ягъни могҗизага ышанмаган кешеләргә могҗизага ияреп ґәзаб
килгәнен белмиләр.
38. Җирдәге төрле хайваннар һәм ике канатлары белән оча торган кошлар сезнең кеби җәмәгать
булудан башка нәрсә түгелләр. Ягъни үз җенесләре белән җәмәгать булып яшиләр, һәрбере үз
хәлләре белән мәшгульләр һәм Аллаһуны да зекер итәләр. Ләүхүл-мәхфузъдагы китапта язмыйча
һичнәрсәне калдырмадык, соңра һәр мәхлук кубарылып Раббыларына кайтырлар.
39. Безнең аятьләребезне ялган диючеләр, хак сүзләрне ишетүдән саңгыраулар, хак сүзләрне
сөйләүдән телсезләр, шуның өчен алар адашу караңгылыгындалар. Аллаһ үзе теләгән кешене
Коръәннән гафил итеп хак юлдан адаштырыр, һәм үзе теләгән бәндәсен Коръән белән гамәл
кылдырыр да – туры юлга күндерер.
40. Бидеґәтче мөшрикләргә әйткел: "Беләсезме, әгәр Аллаһудан башка да Илаһә бар дигән
сүзегез дөрес булса – Аллаһуның каты ґәзабы яки куркынычлы кыямәт сезгә килгәндә үзегез
Илаһә тоткан бер мәхлуктан ярдәм сорарсызмы? Әлбәттә, бу эшне эшләмәячәксез.
41. Бәлки сез куркынычлы вакытларда Аллаһуның үзенә түбәнчелек илә коллык күрсәтәсез һәм
ярдәмне дә Аллаһудан гына сорыйсыз. Әгер Аллаһ теләсә сораган нәрсәгезгә юл ачар.
Куркынычлы вакытларда ясалма, ялган илаһәгызны онытасыз.
42. Ий Мухәммәд г-м, тәхкыйк синнән әүвәл булган өммәтләргә дә расүлләр җибәрдек, ләкин алар
инкяр иттеләр, без аларны ачлык вә башка авырлыклар белән җәзаладык шаять түбәнчелек белән
Аллаһуга итагать итәрләр дип.
43. Әгәр аларга бездән авырлыклар ирешкән чакта түбәнчелек илә Аллаһуга коллык күрсәтсәләр
Аллаһ аларны ґәзаб кылмас иде, ләкин күңелләре имансызлыктан каралып катты һәм шайтан
аларга Аллаһуга каршы булган эшләрен изге итеп күрсәтте.
44. Алар Аллаһуның вәгазьләрен һәм ґәзаб белән куркытуын онытсалар – дөньяви эшләрендә
уңышларга юл ачтык, хәтта алар Аллаһ биргән нигъмәт белән шатланыр һәм мактаныр булдылар,
ләкин Аллаһуга шөкер итүне вә гыйбадәт кылуны оныттылар. Шул вакытта без аларны аңсыздан
ґәзаб белән тоттык, алар өметсезләнеп хәсрәтләнүчеләрдән булдылар.
45. Золым итүче каумнең ахыры киселде. Хакыйкый мактау бөтен галәмнәрне тәрбияләүче
Аллаһуга тиешле.
46. Әйт: "Ий Коръән белән гамәл кылмаучы гафилләр! Күрәсезме, фикерләп карыйсызмы? Әгәр
Аллаһ колакларыгызны һәм күзләрегезне бөтенләй томалап куйса, Аллаһудан башка тагын Илаһә
бармы? Бу нәрсәләрне сезгә кайтарып бирерләр. Карагыл дәлилләрне ничек ачык аңлатабыз,
шуннан соң да алар аңламыйлар, хактан баш тарталар.
47. Әйт: "Күрдегезме, әгәр Аллаһ ґәзабы сезгә сиздермәстән кинәт кенә килсә, яки күренеп килсә,
котыла алырсызмы? Аллаһ ґәзабы белән залим каумнәр генә һәлак буладыр."
48. Рәсүлләрне җәннәт белән шатландыручы вә җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп кенә
күндерәбез. Иман китереп Коръән юлы белән тәрбияләнеп төзәлгән мөэминнәргә ахирәттә курку
һәм кайгы булмас.
49. Аятьләребезне ялган диючеләр, аларны ґәзаб тотар игътикатлары һәм эшләре бозык булу
өчен.
50. Әйт: "Мин сезгә әйтмимен Аллаһ хәзинәләре минем кулымда һәм яшерен нәрсәләрне беләмен
вә һәм мин фәрештәмен", – дип, ("Аллаһ хазинәләре минем кулда булса, ни сорасагыз, шуны
бирер идем, яшерен нәрсәләрне белсәм, һәрбер соравыгызга җавап бирер идем, фәрештә
булсам, кешеләр эшли алмаган эшләрне эшләр идем", – диде). Диндә һичкемгә, һичнәрсәгә
иярмимен, мәгәр миңа Аллаһудан вәхи ителгән сүзләргә генә иярәмен. Әйт: "Күзле белән сукыр
бертигез булырмы? Коръән сүзләрен аңлар өчен фикерләп карамыйсызмы?" – дип.
51. Үлгәннән соң кубарылып, Раббылары алдында хөкем ителүдән куркучыларны – җәһәннәм
ґәзабының катылыгы белән куркыт! Аларга анда Аллаһудан башка хуҗа һәм шәфкать итүче
булмас, шаять Аллаһуга тәкъвалык кылырлар. (Мөшрикләрнең байлары, Мухәммәд г-мгә: "Әгәр
яныңнан фәкыйрьләрне кусаң, без сиңа иярербез", – диделәр. Аларның сүзенә карап янындагы
фәкыйрьләрне кумакчы булды. Шул хакта түбәндәге аять инде.
52. Аллаһ ризалыгын өстәп көндезләрен вә кичләрен Раббыларына гыйбадәт кылган зәгыйфь яки
фәкыйрь мөэминнәрне яныңнан кума! Ул кәферләрнең гамәленнән һичнәрсәне хисап итмәк сиңа
тиеш түгел һәм синең гамәлеңнән һичнәрсәне хисап итмәк аларга тиеш түгел. Дошманнар сүзенә
карап, фәкыйрьләрне яныңнан кума! Әгәр кусаң, залимнәрдән булырсың.
53. Әнә шулай фәкыйрьләр хакында байларны фетнәләндердек, ул байлар әйтсеннәр өчен: "Әйә
шул фәкыйрь кешеләрне безнең арадан Аллаһ җәннәт белән ингам кылдымы", – дип.
Нигъмәтләргә шөкер итүчеләрне Аллаһ белүчерәк түгелме? Нигъмәтләрнең иң зурысы ислам
динедер, шөкер итүнең иң зурысы ислам динен дөрес тотудыр.
54. Әгәр безнең аятьләребезгә ышанучылар синең яныңа килсәләр, вәгазь тыңламак яки белем
алмак өчен, син аларга: "Сезгә Аллаһуның сәламе булсын! Сезгә рәхмәт кылуны Раббыгыз өстенә
алды, сездән берәү наданлык белән бозык эшләрне кылса, аннары тәүбә итеп төзәлсә, тәхкыйк
Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле."
55. Әнә шулай аятьләребезне кешеләргә ачык итеп бәян кылабыз азгыннарның адашу юлы ачык
беленсен өчен.
56. Әйт: "Ий мөшрикләр, сез гыйбадәт кыла торган Аллаһудан башка нәрсәгә гыйбадәт кылудан
мин бик каты тыелганмын Аллаһ тарафыннан", – дип, янә әйт: "Ий мөшрикләр, сезнең
нәфесләрегез теләгән бозык эшләргә, ялган динегезгә, батыл гадәтләрегезгә иярәчәк түгелмен,
әгәр сезгә иярсәм, тәхкыйк адаштым һәм туры юлга күнелүчеләрдән булмамын".
57. Әйт: "Мин Раббымнан күрсәтелгән дәлилләр белән генә эш кылам, ләкин сез ул хак булган
дәлилләрне ялган дисез, сез таләп иткән ґәзаб минем ихтыярымда түгел. Һәлак итүче ґәзаб белән
хөкем итү Аллаһудан башка затның көчендә түгел, Аллаһ хакны бәян кыла вә ул хакны батылдан
аеручыларның хәерлесе.
58. Әйт: "Әгәр сез ашыгып таләп иткән ґәзаб минем ихтыярда булса иде, әлбәттә, арабызда хөкем
булып тиешле ґәзабны алыр идегез, Аллаһ залимнәрнең эшен белә.
59. Яшерен нәрсәләрнең ачкычлары Аллаһ кулында, аларны Аллаһудан башка белүче булмас, вә
ул корыда һәм суда булган нәрсәләрне белә, янә агачтан бер яфрак төшсә, аны ул белә, дәхи
туфрак астында кечкенә бер орлык булса һәм җирнең өстендә я эчеңдә аз гына юешлек я корылык
булса, әлбәттә, Аллаһ аларны алдан ук белеп, Ләүхүл-мәхфузъда язып куймыштыр.
60. Ул Аллаһ сезне кичтә-төнлә үтерә һәм көндез ни эшләгәнегезне белә, соңра рухларыгызны
үзегезгә кайтарып сезне тергезер, билгеләнгән гомерегезнең мөддәте тәмам булыр өчен,
гомерләрегез тәмам булгач, кайта торган урыныгыз Аллаһ алдында, аннары кылган гамәлләрегез
белән Ул үзегезне таныштырыр.
61. Ул – Аллаһ коллары өстеннән кадир вә сезгә сакчы фәрештәләрең күндерер, алар сезнең
гамәлегезне язарлар. Инде берегезгә үлем килсә, без күндергән фәрештәләр аның рухын алыр
фәрештәләр килгәч, һич миһләт бирелмәс күз йомып-ачарга вакыт калмас.
62. Үлгәннән соң кешеләр хак хуҗалары булган Аллаһуга кайтарылырлар. Әґәһ булыгыз, хөкем итү
Аллаһ эше вә ул хисап кылучыларның ашыгучырагы.
63. Әйт: "Корыда һәм диңгездә караңгылыктагы куркынычлардан сезне кем коткарыр?". Ул
коткаручы заттан түбәнчелек белән әшкәрәдә һәм яшерендә һәлакәтлектән коткаруын сорыйсыз,
әгәр бу һәлакәтлектән коткарса, әлбәттә, Аллаһуга итагать итеп һәм гыйбадәт кылып шөкер
итүчеләрдән булыр идек, дисез.
64. Әйт: "Ул һәлакәтлекләрдән фәкать Аллаһ үзе генә коткаручы һәм авырлыклардан азат итүче,
соңра Аллаһудан башканы Илаһә тотып мөшрик буласыз", – дип.
65. Әйт: "Өстегездән вә аяк астыгыздан сезгә ґәзаб җибәрергә яки сезгә азган халыкны
аралаштырырга Аллаһ, әлбәттә, кадир", – дип. Ягъни мөселманнарның – кәферләргә яки батыл
диндә булганнарга яки ислам динен бозучы бидеґәтче мөселманнарга аралашулары – шулдыр
һәлакәтлек.
66. Синең каумең Коръәнне ялган диделәр, хәлбуки ул Коръән – хак. "Мин сезне дингә көчләп
кертүче вәкил түгелмен", – диген.
67. Коръәндә хәбәр бирелгән һәрнәрсәнең урыны һәм вакыты бар, Коръәндә әйтелгән сүзләрнең
хак икәнлеген тиздән белерсез.
68. Әгәр аятьләребезне яманлап сөйләүчеләрне күрсәң, хәтта башка сүзгә күчкәннәренә чаклы
алар янында торма, кит! Вә әмма алардан киселү хакындагы Аллаһ хөкемен шайтан сиңа
оныттырса, хәтереңә төшү белән кит, залим каумнәр янында тормагыл.
69. Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә лязем түгел Коръән юлында булмаган
кешеләрнең эшен яки гөнаһын хисап, кылу, ләкин Аллаһ ґәзабыннан саклансыннар өчен
вәгазьләнү лязем.
70. Ий Мухәммәд г-м яки аның өммәте! Диннәрен уенчык итеп тоткан һәм Аллаһ хөкемнәрен
җиңелгә санаган вә дөньяга алданган кешеләрдән кисел, алардан саклан! Имансыз, динсез яшәп
һәлак булмасыннар өчен аларны вәгазь кыл! Бит ґәзабтан котылу өчен Аллаһудан башка ярдәм
бирүче хуҗа вә шәфкать итүче зат юк, Коръән белән гамәл итмәгән кеше дөньядагы бөтен
байлыкны җәһәннәмнән котылу өчен бирсә, кабул булмас һәм ґәзабтан чыга алмас. Әнә шундый
кешеләр Коръән белән гамәл кылмыйча һәлакәтлекне кәсеп итүчеләр, исламга көферлек
кылганнары өчен аларга җәһәннәм ґәзабы һәм эчәргә пычрак, кайнар су булыр.
71. Әйт: "Безгә файданы да, зарарны да ирештерә алмый торган затка гыйбадәт кылыйкмы
Аллаһудан башка? Аллаһ безне туры юлга күндергәннән соң бу туры юлны ташлап, әүвәлге
адашуыбызга кире кайтыйкмы? Шайтаннарның алдавы белән кырда яки урманда адашып аптырап
калган кешеләр кеби, ул адашып аптыраган кешенең адашмаган юлдашлары да бар, алар
чакырырлар: "Кил, туры юл монда", – дип. Әйт: "Әлбәттә, Аллаһ Һидәяте генә Һидәят, янә бөтен
галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга итагать итеп, чын мөселман булырга Аллаһудан боерылдык", –
дип.
72. Янә намазларны вакытында үтәү белән боерылдык, Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз! Ул –
Аллаһы ки, кубарылып аның хозурына барырсыз.
73. Ул – Аллаһ Җир вә Күкләрне халык кылды хаклык белән вә кубарылачак көнне "бар бул дияр –
бар булыр", ягъни терелегез дияр – һәммә кеше терелер. Вә Аның сүзе хак, сабиттер, бул дигәне
булыр. Исрафил суры өрелгән көндә бөтен кешеләр өстеннән патшалык Аныкы, Ул яшерен вә
әшкәрә нәрсәләрне белүче, янә Ул гадел хөкем итүче, һәрнәрсәдән хәбәрдар.
74. Янә игътибар итегез! Ибраһим атасы Азарга әйтте: "Сынымнарны Илаһә дип белеп, аларга
гыйбадәт итәсезме? Тәхкыйк сине вә каумеңне адашмакта күрәмен", – дип.
75. Әнә шулай Ибраһимга кауменең эшен күрсәткәнебез кеби, Җир вә Күкләрдә булган нәрсәләрне
– могҗизаларны аңа күрсәттек, Аллаһу тәгаләнең бөтен эшләренә якыннан – шиксез
ышанучылардан булсын өчен.
76. Кич караңгы булгач, Ибраһим йолдызларны күрде, йолдызларга гыйбадәт кылырга
ярамаганлыкны аңлатыр өчен хәйлә корып, бу сүзләрне әйтте: "Йолдызга ишарә кылып, бу йолдыз
минем Раббым", – диде, иртән йолдыз югалгач, мөшрикләр янына килгәч, аларга: "Үзгәреп-югалып
киткән нәрсәләрне һич сөймим, Илаһә дияргә риза түгелмен", – диде.
77. Ибраһим айның туганын күргәч: "Будыр минем Раббым", – диде, Ай баегач мөшрикләргә карап:
"Ай да үзгәрде-югалды, әгәр Раббым мине туры юлга күндермәгән булса, әлбәттә, мин дә сезнең
кеби адашкан кавемнәрдән булыр идем", – диде.
78. Кояш тугач, аңа карап, көлеп әйтте: "Бу Кояш минем Раббымдыр – барысыннан да зуррак,
Илаһә булырга яраклы", – дип, Кояш баегач, мөшрикләргә карап әйтте: "Ий каумем! Күрдегезме,
Кояш та үзгәрде-югалды мин, әлбәттә, сез Аллаһуга тиңдәш иткән нәрсәләрнең һәммәсеннән дә
бизүчемен", – дип.
79. Ибраһим әйтте: "Батылдан хакка авышканым хәлдә Җир вә Күкләрне төзүче. Аллаһуга йөземне
юнәлдердем вә мин Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылучы түгелмен", – дип.
80. Ибраһимнең кауме үзләренең батыл, пычрак эшләрен яклап Ибраһим белән әрепләштеләр.
Аларга Ибраһим әйтте: "Ий мөшрикләр! Аллаһ һәм Аның хөкемнәре хакында минем белән
әрепләшәсезме? Хәлбуки, тәхкыйк Ул мине туры юлга күндерде – Аллаһ белән тиңләштергән
сезнең сынымнарыгыздан һәм Намурутыгыздан курыкмыймын, мәгәр Аллаһуның миңа берәр
зарар теләвеннән куркам, Раббымның белеме һәрнәрсәне чолгап алды. Әйә сез
вәгазьләнмисезме?" – дип.
81. Ибраһим әйтте: "Аллаһуга тиңләштергән сынымнарыгыздан мин ничек куркыйм? Ә сез исә
һичнәрсәгә ярамаган сынымнарыгызны Аллаһуга тиңдәш кыласыз да Аллаһудан һич
курыкмыйсыз, бит Аллаһ сынымнарны Илаһә урнына тотарга ярый дип хәбәр иңдергәне юк. Ике
фирканың кайсысы Аллаһ ґәзабыннан имин булырга хаклырак? Ягъни Коръән юлыннан баручы хак
мөэминнәр Аллаһ ґәзабыннан имин булырлармы? Яки Коръән юлын күрмәүче мөшрикләрме имин
булыр? Белсәгез әйтегез!
82. Иман китереп тә – иманнарына Аллаһуга тиңдәшлекне һәм башка золым эшләрне
катыштырмаган хак мөэминнәр Аллаһ ґәзабыннан имин булачаклар һәм алар туры юлга
күнегүчеләр.
83. Күңеле саф, иманы көчле һәм дине дөрес булган мөселман гына Аллаһ ґәзабыннан имин
булачагына китергән дәлилебез – көчле дәлил, без аны Ибраһимгә бирдек, саф иманы, дөрес
дине һәм хак эше белән өскә чыкканлыгын мөшрик кауме күрсен өчен. (Ибраһим пәйгамбәр
һичкемнән курыкмыйча Намрут каумен исламга өндәгән өчен Намрут патшаның ачуы килеп, тау
хәтле ут яндырып, Ибраһимне шул утка ташлатты. Ибраһим исә күлмәге дә көймичә уттан имин
чыкты. Бу эш Ибраһимгә дәрәҗә өстенә – дәрәҗә булды. Намрутка һәм кауменә ґәзаб өстенә –
ґәзаб булды.) Әнә шулай үзебез теләгән кешеләрнең дәрәҗәсен дөньяда да ахирәттә дә бөек
кылабыз. Шиксез, синең Раббың һәрнәрсәне белеп хикмәт белән эш кылучы.
84. Ибраһимгә Исхакны вә аның угълы Ягъкубны бирдек, һәрберсен һидәяткә салдык вә
Ибраһимнән элек Нухны һидәяткә салдык һәм Ибраһим нәселеннән – Даудны, Сөләймәнне,
Әййүбне, Юсуфны, Мусаны, Һарунны һидәяткә салдык, һәм чын иманлы, изге гамәлле кешене әнә
шулай һидәяткә салачакбыз.
85. Янә Зәкәряне, Яхъяны, Гыйсәне, Ильясны һидәяткә салдык, алар һәммәсе изгеләрдән.
86. Дәхи Исмагыйльне, Әлйәсәгьне, Юнусны, вә Лутны һидәяткә салдык, үз заманаларында бөтен
дөнья кешеләреннән аларны дәрәҗәдә артык кылдык.
87. Вә ул пәйгамбәрләрне ата-бабаларыннан, балаларыннан һәм кардәшләреннән бәгъзеләрен
һидәяткә салдык, аларны без сайладык һәм туры юлга күндердек.
88. Бу пәйгамбәрләрнең юлы – Аллаһу тәгаләнең изһар кылып ачык күрсәткән туры юлы. Бу юл
белән үзе теләгән бәндәләрен һидәяткә салыр. Әгәр бу пәйгамбәрләр надан мөселманнар кеби
бидеґәт гамәлләр белән яки мөшрикләргә ияреп Аллаһуга тиңдәшлек кылып мөшрик булсалар,
әлбәттә, аларның кылган изге гамәлләре югалыр иде. (Ләкин пәйгамбәрләр, бидеґәт гамәлләре вә
хорафат-ырымнарны дингә һич катнаштырмадылар, халыкка иярмәделәр һәм наданнарның,
шәригатькә хыйлаф теләкләрен үтәмәделәр.)
89. Югарыда зекер ителгән затларга китап бирдек, шәригать хөкемнәрен өйрәттек вә
пәйгамбәрләрне белдек. Әгәр мөшрикләр, пәйгамбәрләрне вә аларның эшләрен инкяр итсәләр,
тәхкыйк хакны инкяр итми торган кешеләрне ул пәйгамбәрләргә яки аларның юлына беркеттек.
90. Ул пәйгамбәрләрне Аллаһ һидәяткә салды, аларның һидәятенә ияр! Коръән хөкемнәрен
өйрәткән өчен сездән дөнья малын сорамыйм, диген! Ул – Коръән бөтен дөнья кешеләре өчен
вәгазьдән башка нәрсә түгел. (Коръән, Аллаһудан дөнья малын кәсеп итәр өчен һәм мәетләргә
укыр өчен бирелмәде. Бәлки ахирәтнең мәңгелек тормышына әзерләнергә юл күрсәтер өчен тере
кешеләргә бирелде.)
91. Гафил кешеләр, Аллаһуны хак-тиешле зурлау илә зурламыйлар. (Шуның өчен Аның әмерләрен
үтәмиләр). Әйттеләр: "Аллаһ кеше затына һич китап иңдермәде", – дип. Син аларга әйт: "Муса
китергән Тәүратны кем иңдерде? Ул Тәүрат кешеләргә белем яктылыгы һәм һидәят, аны
кәгазьләргә язасыз, бәгъзе хөкемнәрен изһар кыласыз вә күбрәген яшерәсез, янә үзегез һәм
аталарыгыз белмәгән нәрсәләрегезне Тәүрат белән өйрәтелдегез. Шул – Тәүратны, әлбәттә,
Аллаһ иңдерде", – дип. Аннары аларны үз ирекләренә куй! Батыл диннәре, ялган сүзләре белән
уйнап йөрсеннәр.
92. Бу Коръән без иңдергән мөбарәк китап. Ул Коръән үзеннән элек иңгән китапларны дөресләүче,
Без сиңа Коръәнне иңдердек шәһәрләр анасы Мәккә халкын һәм аның әйләнәсендәге бөтен дөнья
кешеләрен Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен; Ахирәт көненә ышанган кешеләр Коръәнгә
ышанырлар һәм намазларына сакчы булып, вакытында үтәрләр.
93. Аллаһуга ялган сүзне ифтира итүчедән дә залимрәк кеше бармы? Яки ул залим: "Миңа вәхий
килде", – дип ялганнар, хәлбуки аңа һичнинди вәхий килгәне юк, яки Аллаһ иңдергән аятьләрне
мин дә иңдерә алам, дияр. Әгәр залимнәрнең үлгән вакытларын күрсәң бик авыр хәлдә, каты
ґәзаб астында булырлар. Фәрештәләр аларга: "Җаннарыгызны чыгарыгыз", – дип, кулларын сузып
каты сугарлар. Бүген хур итүче ґәзаб белән җәза ителәсез, Аллаһуга тиешсез сүзләр әйткәнегез
һәм Аның аятьләре белән гамәл кылудан тәкәбберләнгәнегез өчен.
94. Бүген тәхкыйк алдыма ялгыз килдегез, мин сезне әүвәлдә ялгыз халык кылган кеби, вә без
биргән балаларыгызны, малларыгызны артыгызда калдырып киттегез һәм яныгызда
шәфәгатьчеләрегезне күрмисез, Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегез ахирәттә, әлбәттә,
шәфәгать итәләр дип низаглаша идегез, кайда алар? Тәхкыйк бүген Аллаһуга тиңдәш кылган
нәрсәләрегез белән сезнең арада мөнәсәбәт киселде, һәм Аллаһудан башка заттан көткән
Шәфәгатьләр, бидеґәт гамәлләрдән көткән сәваблар югалдылар.
95. Шиксез, Аллаһу тәгалә вак орлыкларны һәм җимеш тешләрене яручы, ягъни җиргә салган һәр
орлыкны үстерүче, Ул үлектән терекне чыгарыр вә теректән үлекне чыгарыр, бу эшләрне эшләүче
– Аллаһудыр, Аллаһудан ничек дүнәсез, ягъни Аңа итагать итүне ничек куясыз?
96. Ул таңны булдыручы вә төнне ял итәргә пәрдә кылды һәм кояш белән айны көн хисапларын
белергә уңай кылды, бу эшләрне кылучы – кодрәт вә белем иясе Аллаһ.
97. Янә Ул – Аллаһ, сезнең өчен йолдызларны бар кылды, караңгы төннәрдә сахраларда вә
диңгезләрдә йөргән вакытыгызда юл табар өчен маяк итеп. Белгән кешеләр өчен, тәхкыйк
аятьләребезне ачык бәян кылдык.
98. Ул Аллаһ сезне бер Адәм г-мнән күбәйтте, сезгә Аллаһ билгеләгән әҗәлегезгә чаклы дөньяда
карарланмак булыр һәм үлгәннән соң кыямәт көненә чаклы икенче төрле хәлдә карарланмак
булыр. Тәхкыйк аятьләребезне ачык аңлатып сөйләдек фәһемләп, аңлаган кешеләр өчен.
99. Ул Аллаһ, Күктән яңгыр суын иңдерде, ул су белән һәртөрле үсемлекне җирдән чыгарып
үстердек һәм һәр үсә торган табигатьне яшел төстә җирдән чыгардык, алардан берсе өстенә
икенчесе тезелеп үскән орлыкларны вә җимешләрне чыгарабыз, янә күп җимешле ботаклары
җиргә якынлашкан хөрмә агачларын үстерәбез һәм дә йөзем, зәйтүн, анар бакчаларын үстерәбез,
ул җимешләр төсе вә тәме белән бәгъзеләре бер-берсенә охшаган булыр, әмма бәгъзеләре берберсенә охшамаган булыр. Аларның җимешләнгән вә өлгергән вакытларында карагыз! Ничек
гаҗәеп җимешләнәләр һәм пешеп өлгерәләр, дөреслектә ул җимешләрнең шулай өлгерүендә –
ышанучы кешеләргә Аллаһу тәгаләнең кодрәтен белергә дәлилләр бар.
100. Адашкан кешеләр җеннәрне Аллаһуга тиңдәш кылалар, хәлбуки аларны Аллаһ үзе халык
кылды, янә бернинди дәлилсез Аллаһуның угълы вә кызы бар дип, ялганны Аллаһуга нисбәт
кылалар. Җаһилләр сыйфатлаган тиешсез сыйфатлардан Аллаһ бик тә пакь вә андый
кимчелектән бик тә югары.
101. Аллаһ, һичкайчан күчергеч алмыйча, һичкемнән киңәш вә ярдәм сорамыйча үзе башлап Җир
вә Күкләрне төзүче, Аның ничек баласы булсын, бит Аның хатыны булмады, вә һәрнәрсәне Ул
халык кылды, Ул һәрнәрсәне белә.
102. Бөтен барлыкны төзүче Аллаһ – Тәрбиячегездер, Илаһә булырга яраклы һичбер зат юк, мәгәр
Аллаһ үзе генә. Ул һәрнәрсәне төзүче, Аңа гыйбадәт кылыгыз! Вә Ул һәрнәрсә өстеннән эш
башкаручы.
103. Аллаһу тәгаләне күзләр ихата кыла алмас, Аны күрергә бернинди күз кадир булмас, бәлки
Аллаһ үзе күзләрне ихата кылыр, ягъни күзләрнең күрүен чолгап алыр вә Ул үткәрә күрүче
һәрнәрсәдән хәбәрдар.
104. Тәхкыйк сезгә Раббыгыздан гакыл, фикер күзе килде – ул Коръән кәрим, берәү шул күз белән
Коръән күрсәткән туры юлны күрсә һәм шул юлдан адашмыйча барса, файдасы үзенә, әмма берәү
Коръәннән һәм Коръән күрсәткән туры юлдан сукыр булса, зарары үзенәдер, юлсыз китеп адашыр
һәм һәлак булыр. "Мин сезнең гамәлләрегезгә сакчы түгел, фәкать Аллаһ хөкемнәрен
ирештерәмен", – диде Мухәммәд г-м.
105. Әнә шулай аятьләребезне бәян итәбез, ягъни сезгә кирәк һәр мәсьәләне ачыклыйбыз, янә
мөшрикләр: "Ий Мухәммәд, син бу Коръәнне кемнән булса да күчереп сөйлисең", – дип әйтсеннәр
өчен, аларның күңелләренә ирешми торган хакны бәян кылабыз, гомумән, белә торган кешеләргә
шәригать хөкемнәрен бәян кылмаклыгыбыз өчен Коръәнне иңдердек.
106. Раббыңнан иңгән Коръән хөкемнәренә ияр! Бит Раббыңнан башка итагать кылырга, коллык
күрсәтергә яраклы Илаһә һич юк, вә мөшрикләрдән кисел.
107. Әгәр Аллаһ аларның мөшрик булуларын теләмәсә иде, әлбәттә, мөшрик булмас иделәр. Сине
аларга сакчы яки ихтыярлы кылмадык, янә син аларны дингә көчләп кертүче вәкил түгелсең.
108. Аллаһудан башка мөшрикләр табына торган сынымнарны сүкмәгез, наданлыклары белән
сезгә ачу итеп Аллаһуны сүгә башларлар. Мөшрикләргә сынымнар гыйбадәтене зиннәтле
иткәнебез кеби һәр өммәткә үзләренең кылган гамәлләрен зиннәтле итеп күрсәттек, соңра аларны
кайтачак урыны Аллаһугадыр, Аллаһ кылган эшләреннән хәбәр бирер.
109. Мөшрикләр, әгәр аларга Аллаһудан бер могҗиза килсә, иман китерер идек дип, Аллаһ исеме
белән бик каты ант итәләр. Әйт: "Могҗиза Аллаһ ихтыярында, теләсә бирер", – дип. Ий
мөэминнәр! Әгәр аларга могҗиза бирелгәч иман китерәчәкләрен ничек беләсез? Юк, могҗиза
бирелсә дә иман китерәчәк түгелләр.
110. Әүвәл мәртәбәдә могҗизаны күреп тә иман китермәгәнлеге өчен инде могҗизаны күрүдән
күзләрен дүндерәбез һәм аңлаудан күңелләрен авыштырабыз, инде аларны азгынлыкларында
калдырабыз, туры юлны таба алмыйча хәйран булып йөрерләр.
111. Әгәр аларга күрсәтеп фәрештәләр иңдерсәк вә мәетләрне тергезеп алар белән сөйләштерсәк
һәм һәрнәрсәне аларның алларына каршы куйсак, аннары ул нәрсәләр: "Коръән Аллаһ китабы", –
дип сөйләп торсалар да имансызлар ышаначак түгелләр, мәгәр Аллаһ теләгән кешеләр иман
китерәчәкләр, ләкин аларның күбрәге җаһиллек кылалар.
112. Коръән белән гамәл кылучыларның дошманнары булган кеби, әүвәлге пәйгамбәрләрнең дә
яки аларның өммәтләренең дә дошманнары булды. Без аларга җени һәм адәми шайтаннарны
дошман кылдык, ул шайтаннар, алдана торган зарарлы сүзләрне файдалы күрсәтеп, бер-берсен
вәсвәсә кылырлар. (Мөселманнарны, гомумән, бөтен кешеләрне адаштыру өчен булган иң көчле
кораллары – бидеґәт гамәлләрдер). Әгәр Раббың, җени вә адәми шайтаннарның вәсвәсә
кылмауларын һәм кешеләрне аздырмауларын теләсә иде, әлбәттә, вәсвәсә кылмас һәм аздырмас
иделәр, ул шайтаннардан һәм аларның Аллаһуга ифтира кылган ялган сүзләреннән кисел.
113. Җени вә адәми шайтаннар, ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең күңелләрен үзләре ягына
аудару өчен аларга төрле ялган сүзләрне вәсвәсә кылырлар һәм кабул итсеннәр өчен вәсвәсәне
күп кылырлар, аларның бу эшләре башка кешеләрнең дә үзләре кебек үк шайтан булуларын
теләгәннәре өчен.
114. Коръән белән гамәл кылучы хак мөэмин, Коръән белән гамәл кылмаучы бидеґәтчеләргә
әйтер: "Хак илә батыл арасын аеручы һәм сезнең белән безнең арада булган хәлне ачыклаучы
Коръәнне читкә куеп, адашкан кешеләрнең ялган сүзләрен, батыл гамәлләрен диндә дәлил итеп
алыйммы? Хәлбуки Аллаһу тәгалә, һәрнәрсәне яхшы төшендерүче һәм уң белән сулны ачык
өйрәтүче Коръәнне сезгә иңдерде, ягъни Коръән миңа гына түгел ул сезгә дә, аның белән гамәл
кылыгыз", – дип. Китап әһле яһүд вә насара, Коръәннең хаклык белән Раббыңнан
иңдерелгәнлеген, әлбәттә, беләләр, ләкин белә торып инкяр итәләр, син Коръән сүзләреннән
шикләнүчеләрдән булма.
115. Китергән хәбәрләре дөреслек белән, бөтен хөкемнәре гаделлек белән Раббыңның сүзләре
тәмам булды. Аның сүзләрен үзгәртүче һич юк, Ул ишетүче, белүче.
116. Ий Мухәммәд г-м һәм аның өммәте, әгәр җир өстендәге кешеләрнең күбрәгенә иярсәң, я
аларга итагать итсәң ул чагында алар сине Аллаһ юлыннан адаштырырлар, чөнки күпчелек хакка
иярми, бәлки сукыр занга, үлчәүсез фикергә иярә һәм алар һичкем түгелләр, фәкать хакны
ялганлаучылар.
117. Дөреслектә синең Раббың белә Аның юлыннан адашкан кешене, янә Ул белә Коръән белән
гамәл кылып һидәяттә булганнарны да.
118. Ий мөэминнәр! Бугазлый торган хайваннарыгызны "Бисмил-ләһи Аллаһу әкбәр", дип, бугазлап
кына ашагыз! Әгәр Аның аятьләренә ышансагыз. (Димәк, Аллаһ исеменнән башка бугазланган
хайван итен ашаган кеше Аллаһуның аятьләренә ышанмаган буладыр).
119. Ий мөэминнәр! Хайваннарыгызны "Бисмил-ләһи Аллаһу әкбәр", дип, бугазлап ашаудан сезне
нәрсә тыя, нинди гозер бар? Бит Аллаһ сезгә нәрсәләр хәрәм икәнлеген ачык аңлатты. (Дуңгыз
ите, бугаз каны, үлгән хайван ите, Аллаһ исеменнән башка бугазланган хайван ите һәм Аллаһудан
башка берәр мәхлук өчен бугазланган хайван ите. Бу зекер ителгән нәрсәләр мөселманнар өчен
һәр заманада, һәркайда да хәрам. Мәгәр бу нәрсәләрне ашарга ярый ачка үлә башлаганда үлмәс
өчен генә). Әлбәттә, күпләр дәлилсез һәм нәфес азгынлыклары белән кешеләрне туры юлдан вә
- Parts
- Коръән Тәфсире - 01Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3569Total number of unique words is 150532.5 of words are in the 2000 most common words47.1 of words are in the 5000 most common words54.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 02Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3544Total number of unique words is 149229.8 of words are in the 2000 most common words42.4 of words are in the 5000 most common words50.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 03Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3684Total number of unique words is 157431.4 of words are in the 2000 most common words45.1 of words are in the 5000 most common words51.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 04Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3668Total number of unique words is 157133.5 of words are in the 2000 most common words49.5 of words are in the 5000 most common words56.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 05Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3635Total number of unique words is 143431.3 of words are in the 2000 most common words45.6 of words are in the 5000 most common words54.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 06Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3523Total number of unique words is 153730.7 of words are in the 2000 most common words45.8 of words are in the 5000 most common words53.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 07Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3645Total number of unique words is 153031.1 of words are in the 2000 most common words44.9 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 08Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3595Total number of unique words is 148732.0 of words are in the 2000 most common words47.1 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 09Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3624Total number of unique words is 159229.8 of words are in the 2000 most common words43.6 of words are in the 5000 most common words52.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 10Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3548Total number of unique words is 151530.4 of words are in the 2000 most common words43.7 of words are in the 5000 most common words51.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 11Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3553Total number of unique words is 155731.8 of words are in the 2000 most common words45.9 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 12Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3573Total number of unique words is 149831.3 of words are in the 2000 most common words45.4 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 13Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3558Total number of unique words is 153032.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words54.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 14Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3607Total number of unique words is 156831.6 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words53.0 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 15Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3605Total number of unique words is 146633.5 of words are in the 2000 most common words47.8 of words are in the 5000 most common words55.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 16Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3617Total number of unique words is 155431.4 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 17Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3658Total number of unique words is 146933.2 of words are in the 2000 most common words46.9 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 18Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3706Total number of unique words is 162333.2 of words are in the 2000 most common words48.1 of words are in the 5000 most common words55.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 19Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3699Total number of unique words is 159534.0 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words55.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 20Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3602Total number of unique words is 159033.8 of words are in the 2000 most common words48.6 of words are in the 5000 most common words56.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 21Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3638Total number of unique words is 154732.5 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words55.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 22Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3673Total number of unique words is 163931.6 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words54.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 23Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3767Total number of unique words is 164633.3 of words are in the 2000 most common words46.8 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 24Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3648Total number of unique words is 160633.0 of words are in the 2000 most common words47.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 25Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3607Total number of unique words is 163331.0 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words52.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 26Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3594Total number of unique words is 155830.3 of words are in the 2000 most common words45.1 of words are in the 5000 most common words53.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 27Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3660Total number of unique words is 167832.9 of words are in the 2000 most common words47.0 of words are in the 5000 most common words55.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 28Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3420Total number of unique words is 147632.4 of words are in the 2000 most common words46.7 of words are in the 5000 most common words54.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 29Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3654Total number of unique words is 162834.4 of words are in the 2000 most common words49.0 of words are in the 5000 most common words55.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 30Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3582Total number of unique words is 153831.3 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words53.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 31Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3570Total number of unique words is 165930.1 of words are in the 2000 most common words43.9 of words are in the 5000 most common words51.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 32Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3656Total number of unique words is 156331.7 of words are in the 2000 most common words47.9 of words are in the 5000 most common words56.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 33Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3605Total number of unique words is 158532.0 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words56.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 34Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3536Total number of unique words is 160333.8 of words are in the 2000 most common words47.5 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 35Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3621Total number of unique words is 151132.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words53.0 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 36Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3647Total number of unique words is 149231.3 of words are in the 2000 most common words46.8 of words are in the 5000 most common words54.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 37Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3659Total number of unique words is 154232.0 of words are in the 2000 most common words45.9 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 38Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3624Total number of unique words is 154031.3 of words are in the 2000 most common words44.9 of words are in the 5000 most common words52.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 39Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3554Total number of unique words is 157628.8 of words are in the 2000 most common words43.0 of words are in the 5000 most common words51.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 40Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3516Total number of unique words is 159233.3 of words are in the 2000 most common words48.8 of words are in the 5000 most common words56.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 41Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3631Total number of unique words is 150032.2 of words are in the 2000 most common words46.4 of words are in the 5000 most common words54.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 42Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3577Total number of unique words is 150532.4 of words are in the 2000 most common words45.8 of words are in the 5000 most common words53.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 43Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3569Total number of unique words is 156831.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words53.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 44Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3599Total number of unique words is 164832.0 of words are in the 2000 most common words47.6 of words are in the 5000 most common words56.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 45Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3495Total number of unique words is 158632.9 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 46Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3497Total number of unique words is 151932.0 of words are in the 2000 most common words48.0 of words are in the 5000 most common words55.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 47Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 1930Total number of unique words is 101935.0 of words are in the 2000 most common words49.5 of words are in the 5000 most common words56.1 of words are in the 8000 most common words