Коръән Тәфсире - 27
күрсәтеп эшләгән эшләрегезне дә вә яшерен эшләгән эшләрегезне дә беләдер.
30. Әйт мөэминнәргә, карарга ярамый торан нәрсәләрдән күзләрен йомсыннар һәм күрсәтергә
ярамый торган әгъзаларын күрсәтмәсеннәр вә ике бот арасын зинадан сакласыннар, бу әйткәнне
эшләү аларга пакьлектер. Дөреслектә Аллаһ аларның кыйлган эшләреннән хәбәрдар.
31. Әйт мөэмине хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар вә фәҗерләрен
зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар,
мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый, һәм
башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар, вә зиннәтләрен ачмасыннар.
"Аллаһ мөселман булган хатын-кызларны чәчләрен, муеннарын, беләкләрен, тубыкларын, югары
чәлтерләрен, колак алкаларын, муенга таккан зиннәтләрен һәм беләзекләрен ят ирләргә
күрсәтүдән тыйды", мәгәр бу әйтелгәннәрне үзенең иренә, яки аталарына, яки ирләренең
аталарына, яки үзләренең ир туганнарына, яки үзләренең балаларына, яки ирләренең
балаларына, яки бертуган кардәшләренең балаларына, яки кыз туганнарының балаларына, яки
мөселман булган хатыннарга, яки үзе хуҗа булган кол иргә вә кол хатынга, һәм шәһвәт куәте
булмыйча хатыннарга ихтыяҗы булмаган фәкать хатыннар янына ашар-эчәр өчен генә килә торган
ят ирләргә, һәм хатыннарга якынлык кыйлырга көче етмәгән, ягъни бәләгатькә ирешмәгән ир
балаларга, шушы зекер ителгән кешеләргә чәчләрен, муеннарын, колак алкаларын, беләкләрен,
беләзекләрен, балтырларын күрсәтсәләр гөнаһ булмас, вә ул хатыннар урамда йөрегәндә
аякларын аякларына бәрмәсеннәр күренмәгән зиннәтләрен белдермәк өчен, ягъни йөрегәндә аяк
тавышларын да чылтырауклы зиннәтләренең дә тавышларын ишеттереп йөрмәсеннәр! Ий
мөэминнәр, һәммәләрегез дә Аллаһуга тәүбә итегез, шаять дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз.
32. Үзләрегездән ирсез хатыннарны вә хатынсыз ирләрне, һәм никах хакларын үтәргә яраклы
булган яхшы колларыгызны вә җарияләрегезне өйләндерегез, әгәр өйләнүчеләр фәкыйрь
булсалар, Аллаһ аларны бай кылыр үзенең юмартлыгы белән, шиксез Аллаһ киңлек иясе вә белеп
эш кылучы.
33. Никахлану өчен мал таба алмаган ярлы кешеләр сабыр итсеннәр Аллаһ аларга байлык
биргәнгә чаклы, һәм зинадан саклансыннар. Үзегез сатып алган ир вә хатын колларыгыз, сездән
азатлык язуын сорасалар, аларга азатлык язуын бирегез әгәр аларның мал кәсеп итеп ул малны
сезгә китереп тапшырачагына ышансагыз. Ягъни хуҗасы колга эшләп мең сум акча китереп бирсәң
мин сине азат итәм, дип кулына вакытлыча азатлык язуын биреп чыгарып җибәрә. Кол шул акчаны
китереп тапшырса, бөтенләй азат була. Аллаһ әйтте: "Азат итәчәк колларыгызга Без сезгә биргән
малдан өлеш бирегез", – дип. Димәк әлеге кол табып китергән мең сумны барын да алмыйча
киметеп алу ваҗиб буладыр, күбрәк киметү яки бөтенләй бушка азат итү зур саваблы эшдер. Янә
дөнья малын кәсеп итәр өчен кол хатыннарыгызны зинага көчләмәгез, чөнки кайбер хуҗалар
үзләренең кол хатыннарын зина кылып акча җыярга көчләделәр, Аллаһ бу эштән тыйды. Әгәр ул
кол хатыннарны хуҗасы зинага көчләсә, ул кол хатыннарның көчләнеп зина кыйлганнары соңында
Аллаһ аларны ярлыкаучы вә рәхмәт итүче. (Җавабы вә гөнаһы көчләүче хуҗаларына булыр.)
34. Тәхкыйк Без сезгә хәрам хәләлне коручы аятьләрне иңдердек, вә сездән әүвәл яшәгән
кешеләрнең тарихларын бәян итүче аятьләрне иңдердек, һәм гөнаһтан сакланучы тәкъва
кешеләргә вәгазьләр иңдердек.
35. Аллаһ җирне вә күкләрне кояш вә ай белән яктыртучыдыр. Аллаһ нурының мөэмин күңелендә
мисалы, эчендә шәм янып торган өйнең тәрәзәсе кебидер, ул шәм пыяла лампа эчендәдер, лампа
биш зур йолдызның берсе кебидер. Ул лампа уты яндырылыр зәйтүн агачының мае белән, ул агач
көн чыгышында да түгел, көн батышында да түгел – урталыктадыр. Аның мае ут ирешмәсә дә
яктырырга якын булды. Шәм яктылыгы лампа яктылыгы өстенә яктылыктыр. Ягъни мөэминнең
иман нуры өстенә Коръән нуры өстәлмә нурдыр. Аллаһ Коръән нурына үзе теләгән кешесен
күндерер, вә Аллаһ кешеләр өчен мисал китерәдер гыйбрәтләнсеннәр өчен. Бит Аллаһ
һәрнәрсәне белүче.
36. Ул яктылык бирүче шәм мәсҗидләрдә булыр, Аллаһ боерды ул мәсҗидләрне зурларга һәм
Аллаһ исемен зекер итәргә, ул мәсҗидләрдә Аллаһуга тәсбих әйтерләр иртәләрдә вә кичләрдә.
37. Алыш-биреш итеп сәүдә эшләренә алынмый торган ирләр, аларны алдый алмады дөнья эше
Аллаһ зекереннән, вә намазлардан, вә зәкят бирүдән, алар күңелләр вә күзләр тетрәгән кыямәт
көненең катылыгыннан куркалар.
38. Алар ул изгелекләрне эшлиләр, Аллаһ аларның кылган гамәлләренең күркәмерәге белән җәза
кылсын өчен һәм Аллаһ үзенең юмартлыгыннан савабларын кылган гамәлләреннән арттырып
бирсен өчен. Аллаһ теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландырыр.
39. Имансыз дин тотучыларның гамәлләренең мисалы, тигез киң җирдә рәшә (мираж) кебидер, бик
сусаган кеше аны су дип белер һәм су эчәм дип анда барыр, хәтта барып җитсә ул җирдә һичнәрсә
тапмас, имансызның гамәле нәкъ шундыйдыр, вә ул гамәле өстендә Аллаһуның хөкемен табар,
Аллаһ аңа тулысынча хисап ясап тиешле җәзаны бирер. Бит Аллаһ бик тиз хисап итүчедер.
40. Яки ул имансыз дин тотучыларның гамәлләре, тирән диңгездә дулкынлыктан барлыкка килгән
караңгылык кеби. Ул диңгезне дулкын каплый, ул дулкын өстеннән янә дулкын каплый, вә ул
дулкын өстеннән кара болыт каплыйдыр, ошбу караңгылыклар берсе икенчесенең өстенә
караңгылыктыр. Ошбу катлы-катлы караңгылык астында калган кеше, әгәр кулын чыгарса, ифрат
караңгылыктан кулын күрергә якын да булмас. Аллаһ кемгә иман нурын бирмәсә, әлбәттә, аның
иман нуры булмас!
41. Ий Мухәммәд г-м, беләсеңме дөреслектә Аллаһу тәгалә – Аңа җирдә вә күкләрдә булган
мәхлукатлар тәсбих әйтерләр, канатларын һавада җәйгәннәре хәлдә кошлар да тәсбих әйтерләр.
Тәсбих әйтүчеләрнең барчасы үзләренең намазларын вә тәсбихләрен белер булдылар. Аллаһу
тәгалә ул мәхлукатның ни эшләгәннәрен белүче.
42. Җирдәге вә күкләрдәге һәм аларның араларында булган һәрнәрсә Аллаһ мөлкедер, вә
ахирәттә кайту да Аллаһугадыр.
43. Әйә күрмәдеңме Аллаһ болытларны куар, соңра аларны бер-берсенә кушар, соңра аларны
берсе өстендә икенчесең кылыр, һәм күрерсең, аларның араларыннан яңгыр чыгар, вә Аллаһ шул
болытлардан тау күплегендә боз иңдерер, ул боз белән теләгән кешесен һәлак итәр вә теләгән
кешесен коткарыр, вә шул болыт яшененең яктылыгы күзләрнең, нурын бетерергә якын булыр.
44. Аллаһ көндезне вә кичне алмаштырыр берсен берсе артыннан китерү белән, Аллаһуның бу
эшендә гакыллы вә күзле кешеләргә гыйбрәтләр бар.
45. Аллаһ җир йөзендә булган барча җан иясен судан халык кылды, ул хайваннарның кайберләре
корсагы өстендә йөрер, вә кайберләре ике аяк өстендә йөрерләр, вә кайберләре дүрт аяк өстендә
йөрерләр, Аллаһ үзе теләгән мәхлукларны халык кылыр, бит Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә.
46. Тәхкыйк Без дөреслекне генә бәян итә торган аятьләрне иңдердек, Аллаһ теләгән бәндәсен
туры юлга күндерер.
47. Монафикълар әйтерләр: "Без Аллаһуга вә рәсүлгә иман китердек һәм аларга итагать иттек", –
дип, соңра шул сүзләреннән соң Аллаһуга вә рәсүлгә итагать итүдән алардан бер фирка баш
тартты, алар чын ышанучы түгел, иманнары юк.
48. Әгәр ул монафикълар Аллаһуга вә расүлгә чакырылсалар расүл аларның арасында хөкем
итсен өчен, шул вакыт, безнең зарарыбызга хөкем итәр, дип, расүл янына килүдән баш тартырлар.
49. Әгәр ул монафикъларның башка кеше өстендә хаклары булса, расүлгә тиз-тиз ашыгып
барырлар.
50. Яки аларның күңелләрендә имансызлык сырхавы бармы, яки синең пәйгамбәрлегендә шик
итәләрме, яки Аллаһ һәм расүл хөкем иткәндә алар зарарына хөкем итәрләр дип куркалармы?
Бәлки алар хактан баш тартып үзләренә золым итүчеләрдер.
51. Хак мөэминнәрнең сүзләре шул булды, әгәр Аллаһуга вә расүлгә чакырылсалар араларында
хөкем итмәк өчен, ишеттек вә итагать иттек дип әйтмәкләредер. Әнә шундый әдәпле хак
мөэминнәр мәңгелек бәхеткә ирешүчеләр.
52. Берәү Аллаһуга вә расүлгә итагать итсә вә Аллаһудан курыкса һәм гөнаһлы булудан сакланса,
алар бөек дәрәҗәгә ирешүчеләрдер.
53. Монафикълар расүл хөкемен яратмаганлыкларын яшереп бик ныклап Аллаһ исеме илә ант
иттеләр, әгәр син аларга йортларыннан чыгып китәргә боерсаң, әлбәттә, алар чыгарлар иде, син
аларга әйт: "Ялганга ант итмәгез, итагать итүнең нәрсә икәнлеге мәгълүм эшдер, югыйсә ялганга
ант итү итагать түгел, бит Аллаһ сезнең кыйлган эшләрегездән хәбәрдар.
54. Әйт: "Аллаһуга итагать итегез, вә расүлгә итагать итегез, әгәр аларга итагать итүдән баш
тартсагыз, рәсүлнең бурычы фәкать Аллаһуның хөкемнәрен сезгә ирештерү генә, вә сезнең
бурычыгыз расүл йөкләгәнне үтәүдер, әгәр расүлгә итагать итсәгез, туры юлга күнелерсез, расүлгә
Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү ваҗибдер.
55. Иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөселманнарны Аллаһ җир өстенә хуҗа итәргә вәгъдә
кылды болардан әүвәлге мөселманнарны хуҗа иткән кеби, һәм Үзе аларга риза булып биргән
ислам динен загыйфьләтмичә таза һәлендә сакларга вәгъдә кыллы, дәхи дошманнарыннан куркып
яшәүне иминлеккә, тынычлыкка алыштырырга вәгъдә кылды. Миңа гына гыйбәдәт кылырлар вә
Миңа һич кемне тиңдәш кылмаслар. Ошбу Аллаһуның вәгъдәсеннән һәм Аның ярдәменнән соң
берәү артка чигенеп мөртәт булса, ул кешеләр – фасыйклардыр.
56. Ий мөэминнәр намазларыгызны вакытында укыгыз, зәкятләрегезне бирегез һәм расүлгә
итагать итегез, шаять Аллаһудан рәхмәт ителерсез!
57. Син уйлама кәферләр җирдә Аллаһны гаҗиз көчсез итәрләр аларны ґәзаб кылуда яки һәлак
итүдә дип. Аларның торачак урыннары уттыр, ни кабахәт урын.
58. Ий мөэминнәр хезмәтче колларыгыз һәм бәлагатькә ирешмәгән сабый балаларыгыз, сезнең
яныгызга керергә рөхсәт сорасалар, өч вакытта: иртә намазыннан элек, өйлә намазы вакытында
һәм йәстү намазыннан соң, ошбу өч вакыт гаурәтдер, ул вакытларда киемнәрегезне алмаштырган
буласыз, шул күрсәтелгән өч вакыттан башка вакытларда бер-берегезгә рөхсәтсез кереп
йөрүегездә сезгә дә, аларга да гөнаһ юкдыр. Аллаһ сезгә хөкеми аятьләрне бәян итәдер, Аллаһ
белүче вә гадел хөкем итүче.
59. Әгәр балаларыгыз бәлагатькә ирешсәләр, сезнең яныгызга һәрвакыт рөхсәт сорап керсеннәр,
әүвәлге бәлагатькә ирешкәннәрегез рөхсәт сораганнары кеби. Аллаһ сезгә үзенең хөкемнәрен әнә
шулай бәян итәдер, Аллаһ белүче вә хөкемче.
60. Хатыннардан бала тапмый торган вә хәйез күрми торган карт хатыннар алар иргә баруны да
теләмиләр, аларга гөнаһ юк ят ирләр алдында тышкы киемнәрен салуларында, сакларга тиеш
булган зиннәт урыннарын ачмаганнары хәлдә, әгәр тышкы киемнәрен салмасалар алар өчен
хәерледер. Аллаһ һәркемнең нәрсә турында сөйләгәнен ишетүче, һәркемнең ниятен белүче.
61. Сукыр, аксак вә башка авыру кешегә, һәм үзегезгә гөнаһ юктыр, үз өйләрегездә, вә атааналарыгызның, вә үзегез белән бертуган кардәшләрегезнең, вә атагызның бертуганнарының, вә
анагызның бертуганларының, вә ачкычка хуҗа булып калган, вә дусларыгызның өйләрендә
җыелып яки аерым ашавыгызда зарар һәм гөнаһ юктыр. (Мөселманнар сугышка киткәндә сукыр,
аксак һәм башка чирлеләргә өй ачкычларын биреп, өйдә булган ризыкларны ашагыз дип
киткәннәр. Ләкин өйдә калган кешеләр тартынып ашамаганнар. Югарыдагы аять шул хакта иңгән).
Дин кардәшләрегезнең өйләренә кергәндә сәлам бирегез Аллаһудан пакь, мөбарәк булган бүләк
йөзеннән, әнә шулай Аллаһ сезләргә аятьләрен бәян итә, шаять фикерләп аңнарсыз!
62. Камил һәм таза иманлы кешеләр менә болардыр, Аллаһуга вә Аның расүленә иман
китерерләр, вә киңәш өчен җыелган Мухәммәд г-мнең мәҗлесендә булсалар, аңардан рөхсәт
алмыйча мәҗлестән чыгып китмәсләр, синнән рөхсәт сораган мөэминнәр Аллаһуга вә Аның
расүленә ышануда бик нык ышанучылардыр. Әгәр алар хаҗәтләре өчен синнән рөхсәт сорасалар,
алардан үзең мөэмингә рөхсәт бир, вә алар өчен Аллаһудан ярлыкау эстә! Бит Аллаһ бәндәләрен
ярлыкаучы вә рәхмәт итүче.
63. Расүлүллага үзара бер-берегезгә дәшкән кеби дәшмәгез, бәлки: йә расүлүллаһ, йә
нәбийаллаһ, дип дәшегез. Тәхкыйк Аллаһ белде Сезләрдән рөхсәт сорамыйча, бер-берсенә
яшеренеп расүлүллаһ мәҗлесеңнән чыгып китүчеләрне. (Йә Хандак казыганда рөхсәтсез ташлап
китә иделәр, алар монафикълардыр.) Пәйгамбәрнең әмерләренә каршылык күрсәткән кешеләр
саклансыннар, дөньяда аларга бәла-каза килүдән яки ахирәттә рәнҗетүче ґәзаб тотудан!
64. Әгаһ булыгыз, җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр Аллануныкыдыр. Сез Аллаһуга итагать
итәсезме яки Аңа каршы барасызмы, аны Ул белер, дәхи монафикъларның җәза өчен Аңа
кайтачак көннәрендә белер, һәм эшләгән явыз эшләрен үзләренә белдерер, Аллаһ һәрнәрсәне
белә.
[25] ФУРКАН (АЕРУЧЫ) СҮРӘСЕ – 77 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Үзенең колы Мухәммәд г-мгә хак белән батыл арасын асра торган Коръәнне Иңдерүче Аллаһу
тәгалә һәрнәрсәдән бөек булды, Аллаһ Коръәнне иңдерде галәмнәр мәхлукларын Аллаһ ґәзабы
белән куркытучы булсын өчен.
2. Ул – Аллаһ җир вә күкләр мөлкенең хуҗасыдыр, вә Ул бала китермәде, вә Аның мөлкендә
тиңдәше булмады, вә Ул һәрнәрсәне халык кылды, һәрнәрсәне үлчәп ризык вә әҗәл тәкъдир
кылды.
3. Мөшрикләр, һичнәрсәне бар итәргә көче җитмәгән, бәлки үзләре агач таштан юнып ясалган
сынымнарны Илаһә тоттылар Аллаһудан башка, дәхи ул сынымнар үзләренә файданы китерергә
вә үзләреннән зарарны җибәрергә кадир булмаслар, вә бер кешене үтерергә, вә бер кешене
тергезергә, һәм кабердән бер кешене кубарырга көчләре җитмәс.
4. Имансызлар әйттеләр: "Ошбу Коръән һичнәрсә түгел, мәгәр аны Мухәммәд үзе уйлап чыгарды,
аннары Аллаһудан килде дип ялганлады, һәм аңа башка кавем дә ярдәм итте", – дип. Тәхкыйк
золым белән вә хакка ышанмау белән килделәр, Аллаһудан иңгән китапны әүвәлге китап
әһелләреннән алды, диделәр.
5. Дәхи әйттеләр: "Ул Коръән әүвәлге өммәтләрнең ялган сүзләредер, Мухәммәд аны күчереп
яздырды вә ул сүзләр Мухәммәдкә иртәләр һәм кичләр дә укыла", – дип.
6. Әйт: "Ул Коръәнне җирдәге вә күкләрдәге яшерен серләрне белүче Аллаһ иңдерде, вә Ул –
Аллаһ мөэминнәрне ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт итүче булды", – дип.
7. Мөшрикләр әйттеләр: "Мин пәйгамбәр диюче Мухәммәдкә ни булды, башка кешеләр кеби аш
ашый, базарларда йөри, ни булыр иде, әгәр Мухәммәдкә бер фәрештә иңгән булса, шул фәрештә
белән аның Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр икәнлеге ачыкланыр иде.
8. Яки аңа күктән нигъмәтләр иңдерелсә, базарда йөрмәс иде, яки аның һәртөрле җимеш бирә
торган бакчасы булып, шул бакчадан ашасын иде дип. Янә ул залимнәр әйттеләр: "Әгәр сез бу
Мухәммәдкә иярсәгез, сихерләнгән кешегә ияргән буласыз", – дип.
9. Ий Мухәммәд г-м, кара инде ул ахмакларга, синең хакыңда нәрсә сөйлиләр, алар хакны
белүдән, пәйгамбәрне танудан адаштылар, инде туры юлны табарга көчләре җитмәс.
10. Барча вөҗүдтән бөек Аллаһ, әгәр теләсә, сиңа алар әйткән бакчадан яхшырак бакча кылыр
иде, дөньяда ул бакчалардан елгалар да агызыр, вә сиңа бөек өйләр дә кылыр иде, ләкин аларны
Аллаһ ахирәткә калдырды.
11. Бәлки алар кыямәтне ялганга тоттылар, шуңа күрә алар дөньяга алдандылар, кыямәтне
ялганлаучыга каты утны хәзерләдек.
12. Утны алар ерактан күргәч, ул утта ачуланып кайнаган тавышны ишетерләр, дәхи ишәк тавышы
кеби яман тавышын ишетерләр.
13. Әгәр алар куллары муеннарына богауланмыш хәлдә шул уттан тар урынга салынсалар,
шулвакыт алар: вәй безгә һәлакәтлек, каты ґәзаб, дип елап кычкырышырлар.
14. Аларга әйттеләр: "Сез бүген бер генә һәлакәтлек белән кычкырмагыз, бәлки күп һәлакәтлек
белән кычкырыгыз."
15. Әйт: "Шулай мәңгегә утка керү хәерлеме? Яки тәкъва мөэминнәргә вәгъдә ителгән җәннәт
хәерлеме? Ул җәннәт аларга изге гамәлләренә җәза һәм кайтачак мәңгелек урыннарыдыр.
16. Аларга анда ни теләсәләр шул булыр мәңге калганнары хәлдә, ул җәннәт Раббыңның фазълы
вә рәхмәте белән мөэминнәргә вәгъдә ителде, ул вәгъдәдән соралмыш булды, ягъни
фәрештәләр: "Ий Раббыбыз мөэминнәрне үзең вәгъдә иткән "Гаден" җәннәтенә керт", – диләр.
17. Аллаһ кыямәт көнне сынымнарны вә аларга гыйбадәт кылган мөшрикләрне бергә кубарыр,
Минем бу бәндәләремне сез адаштырдыгызмы, яки алар үзләре туры юлдан адаштылармы, дип
сынымнардан сорар.
18. Сынымнар гаҗәпсенеп әйтерләр: "Йә Рабби, без Сине кимчелектән пакь дип мактап тәсбих
әйтәбез, Синнән башканы Илаһә тотмак безгә һич лаек булмады, без аларга безгә гыйбадәт
кылыгыз, дип ничек әйтә алабыз, ләкин Син аларны вә аталарын төрле нигъмәтләр белен
сыйладың, хәтта алар шәһвәткә чумып Синең зекреңне оныттылар, вә һәлак буласы кавем
булдылар.
19. Аллаһ мөшрикләргә әйтер: "Ий мөшрикләр, менә бүген сынымнарыгыз сезне сөйләгән ялган
сүзләрегез белән гаеплиләр, ягъни алар без Илаһәбез, безгә гыйбадәт кылыгыз, дип һич тә
әйтмәгәннәр, Илаһәбез дип хыялланган сынымнарыгызның көчләре җитмәс сездән ґәзабны
җибәрергә һәм ярдәм итәргә? Ий кешеләр, сездән берәү мөшрик булып үзенә золым итсә, ул
кешегә Без олугъ ґәзабны татытырбыз.
20. Синнән әүвәл җибәрмәдек рәсүлләрдән мәгәр кешеләрдән расүл итеп җибәрдек, алар
ашыйлар вә базарларда йөриләр иде. Бәгъзегезне бәгъзегезгә фетнә кылдык, байны фәкыйрьгә,
сәламәтне сырхаулыга, дәрәҗәлене дәрәҗәсезгә, әйтер: мин ник аның кеби булмадым дип. Ий
мөэминнәр, хәлегезне сабыр итәсезме, Раббың хәлегезне күрүче булды, сабыр итсәгез, әҗерен
бирер.
21. Безгә яхшылык белән юлыгырга теләмәгән имансызлар әйттеләр: "Ни булыр иде, әгәр безгә
фәрештәләр иңеп Мухәммәднең расүл икәнлеген әйтсәләр, яки Раббыбызны күрсәк, Мухәммәднең
расүл икәнлеген әйтсә", – дип. Тәхкыйк алар шул сүзләре белән нәфесләрендә тәкәбберләнделәр
һәм золымда чиктән уздылар.
22. Кыямәт көнне ґәзаб фәрештәсен күрерләр, ләкин ул көндә имансызларга шатлык булмас, вә
фәрештәләр әйтер: "Имансызларга җәннәткә керү хәрам булды".
23. Имансызларның кешеләргә кылган бәгъзе яхшылыкларына касад кылырбыз, һәм очкан тузан
кеби юк итәрбез.
24. Кыямәт көнендә җәннәт әһеленең урыны хәерлерәк вә рәхәтләнү урыннары да күркәмерәктер.
25. Вә ул көндә күк ярылып аннан бер болыт чыгар, ул болыт илә кешеләрнең гамәл дәфтәрләре
белән фәрештәләр иңәр.
26. Ул көндә һәрнәрсәгә хуҗа булу Аллаһ кулында булып һичбер затның катнашы булмас, ул көн
имансызлар өчен авыр көн булыр.
27. Ул көндә Коръән белән гамәл итмәгән залим каты хәсрәттән ике кулын тешләр, вә әйтер: "Ни
булыр иде дөньяда пәйгамбәргә ияреп аның белән бергә хак юлны тоткан булсам".
28. Ни үкенеч һәлак булу килде, ни булыр иде фәлән кәферне дус тотмаган булсам.
29. Тәхкыйк ул мине Коръәннән биздерде миңа ул Коръән Аллаһудан килгәннән соң, шайтан
кешене алдан ташлап китәр булды.
30. Мухәммәд г-м әйтте: "Йә Рабби, минем кавемем ошбу Коръәнне инкяр итеп куйдылар, кабул
итмәделәр һәм кешеләрне дә аның белән гамәл кылудан тыйдылар.
31. Синең дошманнарың булган кеби имансызлардан һәр пәйгамбәргә дошманнар кылдык, алар
сабыр иттеләр, син да сабыр ит, сине һидәяткә күндерергә һәм дошманнарыңа каршы ярдәм
бирергә Раббың җитәдер.
32. Имансызлар әйттеләр: "Нәрсә булыр иде, әгәр Коръән аңа бер мәртәбә иңүдә тулы китап
булып иңсә. Без аны аять аять иңдердек, күңелеңне куәтләр өчен һәм тәртибе илә аерып-аерып
укыдык, сиңа ятларга җиңел булсын өчен.
33. Мөшрикләр синең хакында батыл мисал китермәсләр мәгәр китерсәләр, Без аларның батыл
мисалларын юкка чыгара торган хак мисал китерербез һәм бәяне күркәм аятьләрне китерербез,
аптырап калырлар.
34. Коръәннән качкан кешеләр йөзтүбән җәһәннәмгә сөрелерләр, бу кешеләр Коръәннән ерак
булулары сәбәпле туры юлдан бик ерак адашучылар, һәм ахирәттәге урымнары да бик яман
урындыр.
35. Тәхкыйк Без Мусага Тәүратны бирдек, на кардәше Һарунны аңа ярдәмче кылдык.
36. Безнең аятьләребезне ялганга тотучы кавемгә барыгыз, аларны хак дингә өндәгез! Муса белән
Һарунны да ялганга тоткач, Без ул кавемне һәлак иттек.
37. Нухны, вә башка расүлләрне ялганга тотканнары өчен, Нух кавемен Туфан суына батырып
һәлак иттек, аларның Туфан белән һәлак булуларын кешеләргә гыйбрәт өчен кылдык, вә ул
залимнәргә ахирәттә рәнҗетүче ґәзаб хәзерләдек.
38. Гад, Самуд кавемнәрен һәм коега табынучы кос ияләрен һәлак иттек, дәхи алар арасында күп
кавемнәрне һәлак иттек. (Шөґәеб пәйгамбәр кавеменнән бер җәмәгать ташланган бер иске коедан
чыга торган чишмәгә табына торган булганнар. Аллаһ аларны җиргә йоттырган. Татарстанда
адашкан кешеләр тарафыннан "әүлияләр тавы" дип аталган җирдә бер чишмә бар икән, һәлак
булырга ашыккан кешеләр шул чишмәгә табынырга баралар).
39. Аларны һәлак итмәс борын, һәрберсенә әүвәлдә һәлак булган кавемнәрнең хәлләрен гыйбрәт
очен баян кылдык, ләкин алар гыйбрәтләнмәделәр, һәм Без һәммәләрен каты һәлак итү белән
һәлак иттек.
40. Тәхкыйк өеләренә таш яудырып һәлак ителгән Лут кавеменең шәһәре яныннан кәферләр үтеп
йөриләр, алар шул шәһәр яныннан үткәндә Аллаһуның ґәзаб әсәрен күрмиләрме? Бәлки алар
имансыз булулары сәбәпле кабердән кубарылуны көтмиләр.
41. Мөшрикләр сине күргәндә мәсхәрә итеп әйттеләр: "Шул ирнеме Аллаһ пәйгамбәр итеп
җибәрде", – дип.
42. Янә әйттеләр: "Ул Мухәммәд безне ислам диненә өндәп сынымнарыбыздан аера язды, әгәр
сабыр итеп сынымнарыбызга ныклап тотынмаган булсак, әлбәттә, безне сынымнарыбыздан
аерган булыр иде", – дип. Алар ґәзабны күргәндә, әлбәттә, белерләр кем туры юлдан
адашканлыгын.
43. Әйә күрәсеңме нәфес һавасын Илаһә тоткан кешене, ягъни яшәве дә, дин тотуы да нәфесе
теләгәнчә генәдер. Әллә син аңа вәкил булып, аны туры юлга күндерә алырсыңмы?
44. Яки син уйлыйсыңмы аларның күбрәге синең сүзеңне ишетәләр дип, яки хак сүзнең хаклыгын
аңлыйлар дип? Алар һичкем түгел, мәгәр хайван кебиләр, бәлки алар хайваннарга караганда да
хак юлдан адашучыраклар.
45. Раббыңның эшенә карамыйсыңмы, кояш чыккач иртә беләк ипчек суздык күләгәне, әгәр Аллаһ
теләсә иде, ул күләгәне озын хәлендә калдырыр иде, соңра кояшны күләгәгә дәлил вә сәбәпче
кылдык.
46. Соңра ул күләгәне җиңеллек белән үзебезгә кайтардык, ягъни кояш китү белән бергә әкрен
генә күләгә да китәдер.
47. Ул – Аллаһ кичне сезгә пэрда кылды кием кеби, вә йокыны тәнегезгә рәхәтлек кылды, вә
көндезне тарала орган вакыт кылды ки, кешеләр кәсеп өчен җир өстенә таралырлар.
48. Вә Ул – Аллаһ рәхмәте белән яңгыр алдыннан җил җибәреп кешеләрне шатландырадыр, ул
җилләр кирәк җиргә болытларны алып килерләр, вә Без сезгә болытлардан пакь су иңдердек.
49. Ул су белән шәһәрләрнең үлгән табигатен тергезмәклегебез өчен, янә Үзебез халык кылган
хайваннарны вә күп кешеләрне эчермәклегебез өчен.
50. Тәхкыйк өстәге өч аятьне Коръәндә һәм башка китапларда тәкърар әйттек, кешеләр
вәгазьләнсеннәр вә гыйбрәтләнсеннәр өчен, кешеләрнең күберәге вәгазьдән вә гыйбрәтләрдән
баш тарттылар, мәгәр ислам нигъмәтен инкяр итеп кәфер булудан баш тартмадылар.
51. Әгәр теләсәк, әлбәттә, һәрбер шәһәргә Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр җибәрер
идек.
52. Инде син имансыз, динсезләргә итагать итмә, аларга иярмә һәм аларга хезмәт итмә, бәлки
ялган иман, ялган дингә вә имансызлыкка, динсезлеккә каршы Коръән белән көрәшү юлын ач, зур
көрәшү белән көрәш!
53. Ул – Аллаһ ике зур суны янәшә агызды, ул суларның берсе эчәргә тәмледер, икенчесе эчәргә
ачы тозлыдыр, вә алар арасына пәрдә кылды вә бергә кушылудан тыя торган яшерен көчне
араларына куйды.
54. Вә Ул – Аллаһ кешене бер тамчы судан халык кылды, вә аларны ир вә хатын итеп нәсел –
нәсәбне үрчетте, Раббың һәр эшкә кадир булды.
55. Мөшрикләр Аллаһудан башка файда да, зарар да итә алмый торган нәрсәләргә гыйбадәт
кылалар, имансыз кеше Раббысына каршы шайтанга ярдәмче булды.
56. Без сине Аллаһуга итагать итүче хак мөэминнәрне җәннәтләр белән шатландыручы итеп вә
итагать итмәгән залимнәрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп җибәрдек.
57. Әйт: "Мин сезгә ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, мәгәр берәү мал биреп
Аллаһуга якын булуны тели икән, Аллаһ күрсәткән урыннарга малын бирсен!
58. Аларның малына кызыкма, бәлки һәрвакыт тере һич үлми торган Раббыңа тәвәккәл ит, вә Аны
мактап тәсбихләр әйт, бәндәләренең гөнаһларыннан хәбәрдар булырга Аллаһ үзе җитә.
59. Ул – Аллаһ Җирне, күкләрне вә алар арасында булган нәрсәләрне халык кылды алты көндә,
соңра рәхимле Аллаһ Ґәрешкэ беркетелде, ул хакта галим кешедән сора.
60. Мөшрикләргә Әррәхмәнгә сәҗдә кыйлыгыз диелсә әйтерләр: "Әррәхмән нәрсә ул, синең
әмерең белән белмәгән нәрсәгә сәҗдә кылыйкмы", – дип. Аллаһуга сәҗдә кылыгыз дигән сүз
Аллаһудан качуларын арттырды.
61. Олугъ вә бөек Аллаһ күктә йолдызлар кылды вә аларга урыннар билгеләде, вә анда яктыртучы
кояшны һәм ялтыраучы айны халык кылды.
62. Вә Ул – Аллаһ кич белән көндезне берсенең урынына икенчесе килә торган итеп халык кылды,
Аллаһуның бу эшләре Аның берлеген вә кодрәтен белергә теләгән кешеләр өчен гыйбрәт һәм
вәгазь, яки шөкер итәргә теләгән кешеләргә шөкер итүне лязем итәдер.
63. Аллаһуның яхшы бәндәләре җир өстендә тәртип белән вә түбәнчелек белән йөрерләр, әгәр
аларны җаһилләр кирәкмәгән сүзләр белән хыйтаб итсәләр, аларга каршы гөнаһтан пакь сүзне
әйтерләр.
64. Вә алар Раббыларына рөкугъ сәҗдә кылып намаз укуларын дәвам иттерерләр.
65. Алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз бездән җәһәннәм ґәзабын алгыл, чөнки аның ґәзабы һәлак
итүчедер.
66. Ул җәһәннәм тормак вә карарланмак өчен ни яман урын.
67. Вә алар мохтаҗга мал бирсәләр, исраф итмәсләр вә тарлык та кылмаслар, исраф белән
тарлык арасында гадел торырлар.
68. Вә алар Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмаслар һәм ахирәт өчен Аллаһудан башкадан ярдәм
сорамаслар, Аллаһ үтерүне хәрам иткән кешене үтермәсләр, мәгәр үтерергә тиешле булса гына
үтерерләр, вә зина да кыйлмаслар, әйтелгән шул ярамаган эшләрне берәү эшләсә, гөнаһының
җәзасына ирешер.
69. Кыямәт көнендә ана ґәзаб ике өлеш бирелер, вә хур ителгән хәлдә анда мәңге калыр.
70. Мәгәр берәү тәүбә итеп иман китерсә һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кыйлса, өнә
шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга ярлыкаучы вә
рәхмәт кылучы булды.
71. Берәү тәүбә итеп Коръәнгә тотынып изге гамәлләр кыйлса: ул кешенең изге гамәлләреннән
Аллаһ риза булып һәм гөнаһлары гафу ителеп Аллаһуга кайтыр.
72. Ул тәүбә итүчеләр ялганга шәһадәт бирмәсләр, вә гөнаһлы сүзләр сөйләүче, гөнаһлы эшне
эшләүчеләр яныннан үтсәләр, аларга игътибар итмичә аларның гөнаһ эшләреннән баш тарткан
хәлдә үтәрләр.
73. Янә алар Раббыларының вәгазьләрен ишетсәләр сукырлыкка вә саңгыраулыкка сабышмаслар,
бәлки бик ихлас тыңнарлар.
74. Алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безгә изге хатыннар вә яхшы балалар бир, аларның Сиңа
итагать иткәннәрен күреп күзләребез вә күңелләребез карарланырлык булсын, һәм безне тәкъва
мөэминнәргә Имам кыл, алар дин эшләрендә безгә иярсеннәр!
75. Әнә шул зекер ителгән хак мөэминнәр төрле авырлыкларга сабыр иткәннәре өчен җәннәтнең
бөек дәрәҗәсе белән бүләкләнерләр, һәм фәрештәләр аркылы Аллаһуның сәлам бүләгенә
юлыгырлар.
76. Ул җәннәттә мәңге булганнары хәлдә, ул җәннәт ни күңелле урын вә ни яхшы тора торган
җирдер.
77. Әйт: "Әгәр Аллаһуга ялваруыгыз һәм гыйбадәтегез булмаса, Аллаһ сезнең белән нәрсә эшләр
иде, ягъни Аллаһуга гыйбадәт кылмасагыз һәм итагать итмәсәгез, Аңа ни өчен кирәксез? Ий кире
тәкәббер кешеләр, тәхкыйк Коръәнне вә рәсүлне ялганга тоттыгыз, бу эшегез өчен сезгә ґәзаб
лязем булды!
[26] ШҮГӘРАҮ (ШАГЫЙРЬЛӘР СҮРӘСЕ) – 227 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Та син мим.
2. Ошбу аятьләр хакның хаклыгын, батылның батыллыгын ачып бирүче Коръән аятьләредер.
3. Ий Мухәммәд г-м кавемең һәммәсе дә иман китермәгәне өчен каты кайгырып үзеңне һәлак итү
- Parts
- Коръән Тәфсире - 01Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3569Total number of unique words is 150532.5 of words are in the 2000 most common words47.1 of words are in the 5000 most common words54.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 02Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3544Total number of unique words is 149229.8 of words are in the 2000 most common words42.4 of words are in the 5000 most common words50.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 03Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3684Total number of unique words is 157431.4 of words are in the 2000 most common words45.1 of words are in the 5000 most common words51.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 04Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3668Total number of unique words is 157133.5 of words are in the 2000 most common words49.5 of words are in the 5000 most common words56.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 05Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3635Total number of unique words is 143431.3 of words are in the 2000 most common words45.6 of words are in the 5000 most common words54.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 06Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3523Total number of unique words is 153730.7 of words are in the 2000 most common words45.8 of words are in the 5000 most common words53.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 07Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3645Total number of unique words is 153031.1 of words are in the 2000 most common words44.9 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 08Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3595Total number of unique words is 148732.0 of words are in the 2000 most common words47.1 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 09Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3624Total number of unique words is 159229.8 of words are in the 2000 most common words43.6 of words are in the 5000 most common words52.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 10Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3548Total number of unique words is 151530.4 of words are in the 2000 most common words43.7 of words are in the 5000 most common words51.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 11Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3553Total number of unique words is 155731.8 of words are in the 2000 most common words45.9 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 12Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3573Total number of unique words is 149831.3 of words are in the 2000 most common words45.4 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 13Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3558Total number of unique words is 153032.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words54.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 14Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3607Total number of unique words is 156831.6 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words53.0 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 15Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3605Total number of unique words is 146633.5 of words are in the 2000 most common words47.8 of words are in the 5000 most common words55.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 16Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3617Total number of unique words is 155431.4 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 17Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3658Total number of unique words is 146933.2 of words are in the 2000 most common words46.9 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 18Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3706Total number of unique words is 162333.2 of words are in the 2000 most common words48.1 of words are in the 5000 most common words55.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 19Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3699Total number of unique words is 159534.0 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words55.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 20Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3602Total number of unique words is 159033.8 of words are in the 2000 most common words48.6 of words are in the 5000 most common words56.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 21Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3638Total number of unique words is 154732.5 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words55.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 22Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3673Total number of unique words is 163931.6 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words54.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 23Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3767Total number of unique words is 164633.3 of words are in the 2000 most common words46.8 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 24Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3648Total number of unique words is 160633.0 of words are in the 2000 most common words47.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 25Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3607Total number of unique words is 163331.0 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words52.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 26Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3594Total number of unique words is 155830.3 of words are in the 2000 most common words45.1 of words are in the 5000 most common words53.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 27Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3660Total number of unique words is 167832.9 of words are in the 2000 most common words47.0 of words are in the 5000 most common words55.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 28Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3420Total number of unique words is 147632.4 of words are in the 2000 most common words46.7 of words are in the 5000 most common words54.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 29Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3654Total number of unique words is 162834.4 of words are in the 2000 most common words49.0 of words are in the 5000 most common words55.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 30Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3582Total number of unique words is 153831.3 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words53.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 31Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3570Total number of unique words is 165930.1 of words are in the 2000 most common words43.9 of words are in the 5000 most common words51.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 32Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3656Total number of unique words is 156331.7 of words are in the 2000 most common words47.9 of words are in the 5000 most common words56.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 33Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3605Total number of unique words is 158532.0 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words56.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 34Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3536Total number of unique words is 160333.8 of words are in the 2000 most common words47.5 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 35Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3621Total number of unique words is 151132.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words53.0 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 36Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3647Total number of unique words is 149231.3 of words are in the 2000 most common words46.8 of words are in the 5000 most common words54.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 37Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3659Total number of unique words is 154232.0 of words are in the 2000 most common words45.9 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 38Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3624Total number of unique words is 154031.3 of words are in the 2000 most common words44.9 of words are in the 5000 most common words52.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 39Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3554Total number of unique words is 157628.8 of words are in the 2000 most common words43.0 of words are in the 5000 most common words51.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 40Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3516Total number of unique words is 159233.3 of words are in the 2000 most common words48.8 of words are in the 5000 most common words56.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 41Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3631Total number of unique words is 150032.2 of words are in the 2000 most common words46.4 of words are in the 5000 most common words54.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 42Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3577Total number of unique words is 150532.4 of words are in the 2000 most common words45.8 of words are in the 5000 most common words53.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 43Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3569Total number of unique words is 156831.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words53.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 44Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3599Total number of unique words is 164832.0 of words are in the 2000 most common words47.6 of words are in the 5000 most common words56.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 45Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3495Total number of unique words is 158632.9 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 46Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3497Total number of unique words is 151932.0 of words are in the 2000 most common words48.0 of words are in the 5000 most common words55.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 47Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 1930Total number of unique words is 101935.0 of words are in the 2000 most common words49.5 of words are in the 5000 most common words56.1 of words are in the 8000 most common words