Коръән Тәфсире - 26
ґәзабын аңнар иделәр, һәм колаклары да хак сүзләрне ишетә торган булыр иде, бит маңгай
күзенең сукыр булуы Аллаһуны танып мөселман булудан мәхрүм итмәс мәгәр күкрәк эчендәге
күңел сукыр булса – ул мәхрүм итәр.
47. Кәферләр, ґәзабны синнән ашыктырып сорыйлар, бит Аллаһ вәгъдәсенә хыйлафлык итмәс,
киләсе ґәзаб аларга, әлбәттә, килер, Раббың хозурында аларның ґәзаб көннәре, сез саный торган
көннәрнең мең елы кеби озындыр.
48. Күпме шәһәрнең залим кешеләренә вакыт бирдем, иман китермәделәр, соңра ґәзаб белән
тоттым, ахирәттә кайтмаклары Миңадыр.
49. Әйт ий Мухәммәд г-м: "Ий кешеләр әгәр иман китермәсәгез, мин сезне фәкать Аллаһ ґәзабы
белән куркытучымын ачык аңлатып".
50. Дөреслектә иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылган мөэминнәргә Аллаһуның
ярлыкавы һәм җәннәт нигъмәтләредер.
51. Мөэминнәр көчсез дип Безнең аятьләребезне ялганга чыгару өчен тырышкан кәферләр –
җәһәннәм әһелләредер.
52. Синнән элек тә расүл вә пәйгамбәр җибәрмәдек мәгәр җибәргән расүл вә пәйгамбәр бер
нәрсәне сөеп теләсә, шайтан аның теләгән нәрсәсенә вәсвәсәсене салыр иде, шайтан салган
нәрсәне Аллаһ бетерер, вә аларга биргән аятьләрен мәхкәм таза кылыр иде, бит Аллаһ белеп һәм
хикмәт белән эш кыйлучы.
53. Аллаһ шайтан вәсвәсә кылган нәрсәне күңелләрендә хакны кабул итмәү авыруы булган
кешеләргә вә имансызлык белән күңелләре каралып каткан кешеләргә фетнә кылды, Коръән
белән гамәл кылмаучы залимнәр, шиксез хактан бик тә ерак булганнары хәлдә хыйлафлыкталар.
54. Чын белем ияләре Коръәнне Раббыңнан иңгән хак китап дип белсеннәр өчен, ягъни алар
Коръәннең хаклыгын белеп шайтан юлына кермәсләр вә Коръән юлыннан чыкмаслар, Коръәннең
һәр сүзенә ышанырлар вә күңелләре Коръәнгә мәхәббәт итәр, иман китереп Коръән белән гамәл
кылган кешеләрне, әлбәттә, Аллаһ туры юлга күндерүче.
55. Кәферләр Коръәнгә шикләнүләрен бетермәсләр (иман китермәсләр) аңсызлан кинәт кенә
кыямәт килгәнгәчә, яки нәселләрне бетерә торган ґәзаб килгәнгәчә.
56. Кыямәт көнендә патшалык ялгыз Аллаһ кулында булыр, кешеләр арасында гаделлек илә хөкем
итәр, иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәргә нигъмәтләр белән тулган җәннәтләр
булыр.
57. Имансыз булып Безнең аятьләребезне ялган диючеләргә ниһаять, каты ґәзаб булыр.
58. Хак мөэминнәр Аллаһ юлында дин өчен күчеп киттеләр, соңра кәферләрдән үтерелделәр яки
үлделәр, әлбәттә аларны Аллаһ күркәм ризык белән ризыкландырыр, Аллаһ ризык бирүчеләрнең
хәерлесе.
59. Дәхи аларны яхшы урынга хөрмәтләп кертер, алар Аллаһудан риза булырлар, әлбәттә, Аллаһ
һәркемнең күңелен вә эшен белүче вә мөэминнәргә йомшактыр.
60. Эш Без әйткәнчәдер. Берәү икенче берәүдән зарар күреп, үзенә ирешкән зарар хәтле белән
зарар ирештерүчедән үч алса, соңра бу үч алучыга икенче мәртәбә зарар ирештерелсә, ул икенче
мәртәбә зарар күрүчегә, әлбәттә, Аллаһ ярдәм бирер, дөреслектә Аллаһ мөэминнәрне гафу итүче
вә гөнаһларын ярлыкаучы.
61. Аллаһуның гадел хөкемнәре яки ярдәмнәре, шуның өчендер Аллаһ кичне көндез урынына
кертер вә көндезне кич урынына кертер, Аллаһ сүзләрне ишетүче, һәрнәрсәне күрүчедер.
62. Янә ул ярдәм Ул – хак Аллаһ булганы өчендер, һәм мөшрикләрнең Аллаһудан башкага
гыйбадәт кылган нәрсәләре – батыл булганы өчендер, һәм Аллаһ – бөек вә олугъ булганы
өчендер.
63. Күрәсеңме, Аллаһ күктән яңгыр иңдерер, аның белән җир йөзе яшелләнер, Аллаһ вак һәм
нечкә нәрсәләрне белүче Ләтыйфдер, һәр нәрсәдән хәбәрдар.
64. Җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр Аның мөлкедер, дөреслектә Ул – Аллаһ бай вә барча
сыйфаты белән мактаулы.
65. Күрәсеңме, дөреслектә Аллаһ җир йөзендәге барча нәрсәне файдалану өчен сезгә тапшырды
вә корабларны сезгә буйсындырды, Аллаһ ярдәме белән диңгезләрдә йөрерләр, вә Ул күкне җиргә
төшүдән тотадыр, мәгәр кыямәт көнне Аның теләге белән җиргә төшәр, әлбәттә Аллаһ кешеләргә
йомшак вә рәхимледер.
66. Вә Ул – Аллаһ сезне юктан бар итеп тергезде, соңра сезне үтерер, соңра сезне янә тергезер,
дөреслектә кеше Аллаһ нигъмәтләрен инкяр итүче.
67. Дин тотучыларның һәр фиркасы өчен шәригать кылдык, һәрберсе үз динен тотар, башка
диндәге кешеләр Ислам дине хакында синең белән тартышмасыннар, кешеләрне Аллаһ дине –
Исламга вә Аллаһуга гыйбадәткә чакыр, әлбәттә, син хаклыкка ирештерә торган туры юлдасың!
68. Әгәр Аллаһуга итагать итмәүчеләр дин эшләрендә синең белән тартышсалар, аларга әйт:
"Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне беләдер".
69. Кыямәт көнендә Аллаһ арагызда хөкем итәр хакны инкяр итеп тартышкан эшләрегез хакында.
70. Әйә белмәдеңме Аллаһуның җирдәге вә күкләрдәге нәрсәләрне белгәнлеген? Алар барчасы
Ләүхүл-мәхфуздагы китапта язылмыш, сезне хөкем итмәк вә һәрнәрсәне белмәк Аллаһуга
җиңелдер.
71. Мөшрикләр Аллаһудан башкага гыйбадәт кылалар, ләкин аларның бу эшләрен дөресләп
Аллаһудан дәлил иңдерелмәде, үзләренең дә бу хакта белемнәре юк. Ягъни һичнәрсә
аңламаганлыктан мәхлукка гыйбадәт кылалар. Мөшрик залимнәргә Аллаһ ґәзабыннан котылырга
ярдәмче булмас.
72. Әгәр аларга ачык аңлатучы аятьләребез укылса, кәферләрнең йөзләрендә инкяр итү вә
яратмау галәмәтләрен табарсың, аятьләребезне укучыларга ачуланып, аларның өсләренә
сикерергә якын калдылар. Әйт: "Сезнең ошбу авызлыгыгыздан да явызырак нәрсәдән хәбәр
биримме? Ул җәһәннәм утыдыр, Аллаһ аны кәферләргә вәгъдә итте, ул нинди яман кайтачак
урындыр.
73. Ий кешеләр сезгә ґәҗәб мисал китерелде, аны ишетегез, Аллаһудан башка Илаһә тоткан
сынымнарыгыз бер чебен дә халык кыла алмаслар, гәрчә бар да җыелсалар да, әгәр
сынымнарыгыз өстеннән бернәрсәне чебен алып китсә, ул нәрсәне кире кайтарырга
сынымнарыгыз кадир булмаслар, сынымга табынып аңардан ярдәм таләп итүче кеше дә загыйфь
булды, ярдәм таләп ителмеш сыным да загыйфь булды.
74. Кешеләр Аллаһуны тиешле зурлау белән зурламадылар, Аллаһ куәтле вә җиңүчедер.
75. Аллаһ пәйгамбәрләргә килә торган илчене фәрештәләрдән ихтыяр итәр вә кешеләргә килә
торган илчене кешеләрдән ихтыяр итәр, бит Аллаһ ишетүче вә күрүче.
76. Аллаһ фәрештәләрнең дә, кешеләрнең дә алларындагы эшләрен вә артларындагы эшләрен
белер, эшләрнең барчасы Аллаһуга кайтарылмыш булыр.
77. Ий мөэминнәр, рөкугъ сәҗдә кылып намаз укыгыз, Раббыгызга гыйбадәт итегез вә
мөселманнар арасында яхшылыкны кылыгыз шаять ґәзабтан котылырсыз.
78. Аллаһ юлында җиһад кылыгыз, ислам файдасына көчегез җиткән хәтле хак тырышу илә
тырышыгыз! Ул – Аллаһ ислам дине өчен сезне ихтыяр итте, ислам динендә Аллаһ сезгә тарлык
кылмады, бәлки киңлек кылды, бу иркен Ислам дине атагыз Ибраһим г-мнең милләтедер, Ул –
Аллаһ Ибраһим милләтендә булган динчеләрне мөселман дип вә хәзерге Коръән белән гамәл
кылучыларны да мөселман дип атады, кыямәт көнендә Мухәммәд г-м сезгә шаһид булсын өчен ки,
сез аның шәригатен кабул иттегез, һәм үзегез мөселман булуыгыз белән башка кешеләргә шаһид
булуыгыз өчен, намазларыгызны укыгыз, зәкятләрегезне бирегез, һәм Аллаһуга тапшырылып
Аның хөкемнәренә таза ябышыгыз! Бит Ул сезнең ярдәмче мәүләгездер, Ул ни хуш мәүләдер вә
ни хуш ярдәмчедер.
[23] (МӨЭМИННӘР) СҮРӘСЕ – 118 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Тәхкыйк хак мөэминнәр ґәзабтан котылып мәңгелек сәгадәткә ирештеләр.
2. Алар намазларын хошугъ белән укыйлар, Аллаһудан куркып, кечерәяләр.
3. Янә алар буш сүзләрдән, файдасыз эшләрдән баш тарталар.
4. Вә малларының зәкятен бирерләр.
5. Вә алар гаурәт әгъзаларын күрсәтмәсләр һәм зинадан сакланырлар.
6. Мәгәр үз хатыннарыннан вә хуҗа булган җария хатыннан сакланмаслар моның өчен алар шелтә
ителмәсләр.
7. Берәү үз хатыныннан вә җариясеннән башканы эстәсә, ягъни зина кылса, ул кешеләр хәләлдән
хәрамга үтүчеләрдер.
8. Янә алар тапшырылган әманәтләргә вә биргән вәгъдәләргә хыянәт итмәсләр.
9. Вә намазларын вакытында укырлар.
10. Ошбу кешеләр хокукый җәннәт варисларыдыр.
11. Алар Фирдәүс җәннәтенә варис булырлар һәм алар анда мәңге калырлар.
12. Тәхкыйк Без Адәмне саф балчыктан яраттык.
13. Соңра Адәмнең нәселен ана карынында мәни кылдык.
14. Соңра мәнине каты кан итеп яраттык, соңра ул каты канны чәйнәлгән ит кеби кыйлдык, соңра
ул итне сөяк иттек, соңра ул сөяккә ит кидердек, соңра аны икенче төрле халык иттек ягъни, аңа
җан бирдек, яратучыларның күркәмрәге булган Аллаһ олугъ булды.
15. Соңра бармагыз да әҗәлегез җитеп мәет булырсыз.
16. Соңра кыямәт көнне терелеп кубарылырсыз.
17. Тәхкыйк өстегездә җиде күкне яраттык ул фәрештәләр юлыдыр, Без яраткан нәрсәләребездән
гафил булмадык.
18. Янә Без кирәк хәтле итеп күктән су иңдердек, соңра ул суны җирнең чокырларында тотарбыз
яңгыр яумаганда кешеләр файдалансын өчен, ул суны юк итәргә дә көчебез җитәдер.
19. Ул су белән сезгә хөрмә, йөзем бакчаларын кылдык, сезнең өчен ул бакчаларда куп җимешләр
бар, аларны сез ашыйсыз.
20. Дәхи Синай тавында үсә торган зәйтүн агачын кылдык, ул агач ашаучылар өчен май һәм
ризыкның төсен үзгәртә торган буяу чыгарадыр.
21. Дөреслектә дөя, сыер, куй, кәҗә хайваннарында сезнең өчен гыйбрәтләр бар, аларның
корсакларындагы нәрсәдән сезне эчерәбез, аларның йон вә тиреләреннән дә сезгә күп файдалар
бар вә аларның итләрен дә ашыйсыз.
22. Корыда дөяләргә суда корабларга йөкләнәсез.
23. Нухны кавеменә пәйгамбәр итеп җибәрдек, ул әйтте: "Ий кавемем Аллаһуга гыйбадәт
кыйлыгыз Аңардан башка сезгә Илаһә юк мәгәр Аллаһ үзе генәдер, башкага гыйбадәт
кыйлганыгыз өчен Аллаһудан курыкмыйсызмы?
24. Кавеменең имансыз олугълары әйттеләр: "Бу Нух сезнең кеби бер адәм генәдер, сездән артык
булып баш булырга телидер, әгәр Аллаһ теләсә, әлбәттә сезгә фәрештәләрдән расүл җибәрер
иде, бу Нух сөйләгән сүзләрне без аталарыбыздан, әүвәлгеләрдән ишетмәдек", – дип.
25. Ул Нух түгел, мәгәр җенле бер ирдер, җененнән аерылганын көтегез.
26. Нух әйтте: "Ий Раббым! Кавемем мине ялганга тотканнары өчен аларга каршы миңа ярдәм
бир".
27. Нух г-мгә вәхий иттек Безнең әмер вә саклавыбыз илә бер көймә ясарга, аларны һәлак итү
белән Безнең әмер килсә вә мичтә су кайнаса, ул көймәгә һәр җенестән бер ата, бер ана хайван
алып кергел, вә өй әһелеңне һәм үзеңә ияргән мөселманнарны алып кергел, мәгәр шуны алып
кермә – аның ґәзаблы булачагына Безнең сүзебез булган иде ки, хатыны вә бер угълыдыр,
галимнәрне коткару хакында миңа сүз кушма, әлбәттә алар Туфанга батып һәлак булачаклар!
28. Ий Нух син вә сиңа ияреп мөселман булган кешеләр каймага кереп утырсагыз: "Мактау безне
залим кавемнәрдән коткаручы Аллаһугадыр", – дип әйт!
29. Көймәдән төшкәч әйт: "Йә Рабби, мине мөбарәк булган урынга хәерле иңдерү илә иңдер, Син –
иңдерүчеләрнең иң хәерлесесең!
30. Аллаһуга итагать итүче мөэминнәрнең әнә шулай котылуларында һәм залимнәрнең һәлак
булуында гыйбрәтләр бар, Без аларны Нухны җибәреп имтихан кылдык.
31. Аларны батырганыбыздан соң Гад вә Сәмуд кавемен чыгардык.
32. Аларның үзләреннән Һуд вә Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга гына гыйбадәт
кылыгыз бит сезнең Аллаһудан башка Илаһәгыз юктыр, әйә Аның ґәзабыннан курыкмыйсызмы?
33. Пәйгамбәрнең кавеменнән кәфер булып ахирәткә юлыгуны да инкяр итүче олугълары Без
аларга дөньяда төрле нигъмәтләр бирдек, алар әйттеләр: "Бу пәйгамбәр түгел, мәгәр сезнең кеби
бер кешедер, сезнең ашый юрганыгыздан ашар вә сезнең эчә торганыгыздан эчәр.
34. Әгәр сез үзегез кеби кешенең әмеренә итагать итсәгез, ул вакытта, әлбәттә, сез
хәсрәтләнүчеләрсез.
35. Сез үлеп туфрак булып сөякләрегез дә итсез калгач, әйә ул терелеп кабердән чыгарсыз дип
вәгъдә итәме.
36. Вәгъдә ителмеш терелүегез бик ерак, бик ерак.
37. Тереклек юк, мәгәр ошбу дөньяда гына, кайберебез үләр, кайберебез яшәр, югыйсә, без
үлгәннән соң кубарылачак түгелбез.
38. Ул расүл түгел, мәгәр үлгәннән соң кубарыласыз, дип Аллаһуга ялганны ифтира итүче бер
ирдер. Без аңа ышаначак түгелбез", – дип.
39. Рәсүлләре әйтте: "Йә Рабби, мине ялганчы дигәннәре өчен, мина ярдәм бир".
40. Аллаһ әйтте: "Алар аз заман эчендә, әлбәттә, сине ялганчы дигәннәре өчен үкенүче булып
әверелерләр".
41. Аларны Җәбраилнең тавышы хак тоту илә тотты аларны кипкән үлән кеби кылдык, Аллаһуның
рәхмәтеннән ераклык залим кавемнәргәдер.
42. Соңра алардан соң башка кавемнәрне чыгардык.
43. Бер өммәткә дә әҗәле вакытыннан элек килмәс һәм вакытыннан кичекмәс.
44. Соңра рәсүлләрне берсе артыннан берсен җибәрдек. Бер өммәткә расүле килсә, аны ялганга
тоттылар. Без һәм аларны һәлак итүдә берсен икенчесенә иярттек, үзләрен һәлак итеп сөйләргә
хикәяләрен генә калдырдык, Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык ышанмаган кешеләргәдер.
45. Соңра ачык аятьләребез вә көчле могҗиза белән Мусаны вә кардәше Һарунны пәйгамбәр итеп
җибәрдек.
46. Фиргаун вә аның олугъларына тәкәбберләнделәр вә Ягъкуб балаларын җәберләүче залим
кавем булдылар.
47. Әйттеләр: "Үзебез кеби ике кешегә иман китерикме, вәхәлән ки аларның кавеме кол кеби безгә
хезмәт итәләр".
48. Муса илә Һарунны ялганга тоттылар, шуның өчен һәлак булучылардан булдылар.
49. Тәхкыйк Мусага Тәүратны бирдек, Ягькуб балалары туры юлга керсен өчен.
50. Гыйсаны вә аның анасын кодрәтебезгә дәлаләт итә торган галәмәт кылдык, вә аларны бөек
тигез урынга иңдердек, ага торган елгалары да ерактан күренер иде.
51. Ий рәсүлләр, Без биргән ризыкларның хәләл пакь булганын ашагыз вә изге гамәлләр кылыгыз,
Мин, әлбәттә, сезнең кылган гамәлләрегезне беләмен.
52. Ошбу Ислам милләте сезнең динегездер Аллаһу тәгаләне берләүдә вә Аңа итагать итүдә бер
иттифакта булганыгыз хәлдә, вә Мин сезнең Раббыгызмын, Миңа гөнаһлы булудан сакланыгыз.
53. Күп кавемнәр Аллаһ хөкемнәрен бозып, үзара низагълашып төрле мәзһәбләргә бүленделәр,
һәрбер адашкан фирка үзенең батыл дине белән мактанырлар вә аны хак дип белерләр.
54. Син аларны ихтыярларына куй адашкан юлларында үлемнәренә чаклы.
55. Уйлыйлармы алар Без биргән мал вә балалар белән
56. аларга изгелек итәргә ашыгабыз дип, бәлки алар белмиләр ки өчен биргәнебезне.
57. Хак мөэминнәр Аллаһудан куркып изге гамәлләр кыйлганнары өстенә янә ґәзабтан куркырлар.
58. Алар Раббыларының һәммә аятьләренә ихлас иман китерерләр, ягъни кабул итеп гамәл
кылырлар.
59. Һәм алар Аллаһуга – шәрик тотмаслар ягъни һичкемне, һичнәрсәне Аллаһ урынына тотмаслар.
60. Вә алар бирә торган садакаларын күңелләре Аллаһудан курыккан хәлдә бирерләр.
61. Әнә шул эшләрне эшләүче хак мөэминнәр һәрвакыт изгелеккә ашыгалар, вә алар
изгелекләрне кыйлуда ихлассыз мөселманнарны узучылардыр.
62. Бер кешене дә көче җитмәгән нәрсә белән көчләмибез, Безнең кулыбызда китаптыр – ул
Ләүхүл-мәхфуздадыр, ул китап кылган гамәлләрне хаклык белән сөйләр, ә кешеләр хаксыз золым
ителмәсләр.
63. Бәлки динсезләрнең күңелләре ошбу Коръәннән гафләттә вә наданлыктадыр, ул имансызлар
өчен мөэминнәрнең гамәленнән башка гамәлләр бардыр ки, ул батыл гамәл нәҗес эшләрдер,
алар ул эшләрне эшләүчеләрдер.
64. Аларның байларын ґәзаб белән тотсак, ярдәм сорап кычкырырлар.
65. Аларга әйтелде: "Сез бүген ярдәм сорап кычкырмагыз, чөнки сезгә Безнең тарафтан ярдәм
ирешмәс.
66. Тәхкыйк Минем аятьләрем сезгә укылды, ул вакытта сез аны ишетмәс өчен артыгызга борылып
китә идегез.
67. Тәкәбберләнеп Коръәнне яманлап сөйләгәнегез хәлдә аңардан баш тарта идегез.
68. Әйә алар Коръәндәге файдалы булган хак сүзләрне уйлап фикерләп карамыйлармы, яки
әүвәлдәге аталарына килмәгән иминлек Аллаһ ґәзабыннан котылу боларга килгәнме?
69. Яки расүлләре булган Мухәммәд г-мнең хак сүзле вә күркәм холыклы икәнен белмәделәрме,
белсәләр дә аны инкяр иттеләр.
70. Яки алар расүлне җенле диләрме? Бәлки расүл аларга һәр гакыллы ышана торган хаклык
белән килде, шулай да аларның күбрәге хакны яман күрәләр.
71. Коръән яки пәйгамбәр аларның теләгенә, нәфесләренә иярә торган булса иде, әлбәттә, җир вә
күкләр һәм җир, күкләрдә булган һәрнәрсә бозылыр, яраксыз булыр иде. Бәлки Без аларга
һәрнәрсәдән хәбәр бирүче хакыйкый вәгазь китабы Коръәнне бирдек, алар исә Коръәннән баш
тартучылар.
72. Яки пәйгамбәрлек бурычыңны үтәгән өчен алардан хак сорыйсыңмы, әмма Раббыңның бирәчәк
нигъмәтләре хәерледер, Ул – Аллаһ ризыкландыручыларның хәерлесе.
73. Син, әлбәттә, аларны туры юлга чакырасың.
74. Ахирәт көненә ышанмаучылар, тырышып туры юлдан читкә авышалар.
75. Әгәр аларга рәхмәт итсәк, вә алардан ачлык зарарын бетерсәк, алар исә имансызлыкта ифрат
китәрләр вә мөселманнарга дошманлыкларын арттырырлар.
76. Тәхкыйк аларны ґәзаб белән тоттык, алар Раббыларына буйсынмадылар һәм тәүбә итеп
ялвармадылар.
77. Хәтта аларга каты ачлык ґәзабы ишеген ачканыбызга чаклы, шул вакытта алар барча
өметләрен кистеләр.
78. Ул – Аллаһ колак, күзләр вә күңел бирде сезгә, ләкин сезнең шөкер иткәнегез бик аздыр.
79. Вә Ул – Аллаһ сезне җир өстендә яратты, ахирәттә Аның хозурына кубарылырсыз.
80. Вә Ул – Аллаһ тергезер һәм үтерер вә кичилә көндезнең аллы-артлы килүе Аңар хасдыр, ул
эшкә һичкемнең көче җитмәс, әйә эшнең хакыйкатенә төшенү өчен гакыл фикерләрегезне
эшләтмисезме!
81. Бәлки имансызлар әйттеләр Әүвәлге аталары хакны инкяр итеп әйткән кеби:
82. "Әгәр без үлеп туфрак булсак вә сөякләребез итсез калса, яңадан терелербезме.
83. Ошбу вәгъдә белән без вә аталарыбыз вәгъдә кылынмыш идек, ләкин бу вәгъдә түгел мәгәр
әүвәлгеләрдән калган ялгандыр".
84. Әйт: "Җир һәм җирдәге кешеләр кемнеке, әйтегез, дөрес әйтүче булсагыз һәм белсәгез?"
85. Әлбәттә, алар Аллаһныкы диярләр. Син аларга Аллаһ эшеннән гыйбрәт алып
вәгазьләнмисезме, башта юктан бар итүче Аллаһның барны тергезергә көче җитмәсме?
86. Җиде кат күкнең вә олугъ ґәрешнең Раббысы кем дип сора!
87. Әлбәттә, Аллаһуныкы диярләр. Шулай булгач Аның ґәзабыннан курыкмыйсызмы, диген!
88. Әйт: "Барча нәрсә өстеннән патшалык кем кулында вә Ул һәрнәрсәне саклар, әмма Аңардан
башка саклау мөмкин булмас, әгәр белсәгез җавап бирегез".
89. Әлбәттә, һәр нәрсәгә патшалык Аллаһ кулыңда диярләр. Алай булгач, ничек шайтан
вәсвәсәсенә алданасыз диген!
90. Бәлки Без аларга хаклык илә килдек шулай булса да алар ялганга тоталар.
91. Аллаһу тәгаләнең баласы һич булмады, янә Аллаһ янында тагын бер Аллаһ та булмады, әгәр
тагын бер Аллаһ булса, һәрберсе үзе халык итәсе нәрсәсенә баш булырга теләп башкасын тыяр
иде вә берсе икенчесеннән өстен булырга тырышыр иде. Аллаһ мөшрикләр сурәтләгән тиешсез
сурәттән пакь булды.
92. Күренгәнне дә, күренмәгәнне дә белүчедер, Ул мөшрикләр әйткәннән бөек вә пакь булды.
93. Әйт: "Йә Рабби аларга вәгъдә иткән ґәзабыңны миңа күрсәтсәң.
94. Ий Раббым мине ґәзаб ителәчәк залим кавем эчендә кылмагыл!
95. Әлбәттә, Без аларга вәгъдә иткән ґәзабны сиңа күрсәтергә кадирбыз.
96. Сиңа кылган явызлыкларыны сабыр итеп яхшылык илә кайтар, сине нәрсә белән
сыйфатлаганнарын Без беләбез.
97. Әйт: "Йә Рабби, шайтаннарның вәсвәсәсеннән Синең белән сакланырмын.
98. Ий Раббым, янә эшләремдә вә намазда шайтаннарның миңа якын килүләреннән Сиңа
сыенамын вә Синең беләк сакланамын".
99. Динсезләрнең берсенә үлем килсә, ий Раббым, мине дөньяга кире кайтар дияр.
100. Шаять мин кылмый куйган изге гамәлләрне кылармын. Юк, син дөньяга кайтачак түгелсең!
Әлбәттә, ул бер сүздер, әйтүчесе ифрат кайгысыннан әйтте ләкин, файдасы юк, бит аларның
алларында пәрдә бар, аларны кайтудан тыяр кубарылачак көнгә чаклы.
101. Кыямәт җитеп сурга (труба) өрелсә, ул көндә кешеләр арасында файда итә торган нәселнәсәп булмас һәм бер-берсенең хәлләрен сорашмаслар.
102. Берәүнең, үлчәүдә изгелеге авыр килсә, андый кешеләр ґәзабтан котылып бөек дәрәҗәгә
җитүчеләрдер.
103. Вә берәүнең үлчәүдә изгелеге җиңел килсә, ягъни савабына караганда гөнаһы күп булса,
андый кешеләр үзләренә зарар итүчеләрдер, алар җәһәннәмдә мәңге калучылардыр.
104. Йөзләрен ут яндырыр, шуның өчен бик яман чырайлы булырлар.
105. Әйә сезгә Минем аятьләрем укылмадымы? Шуңа сез аны ялганга тотар булдыгыз.
106. Әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне явызлыгыгыз җиңде, вә без адашкан кавем булдык.
107. Ий Раббыбыз, безне ошбу уттан чыгар, әгәр моннан соң да адашкан юлыбызга кайтсак, ул
вакытта үзебезгә золым иткән булырбыз.
108. Аллаһ әйтер: "Хур булганыгыз хәлдә рәхмәтемнән ерак булыгыз һәм Минем белән
сөйләшмәгез".
109. Бит Минем бәндәләремнән бер җәмәгать әйтер булды: "Ий Раббыбыз без Сиңа иман
китердек, безне ярлыкагыл һәм безгә рәхмәт ит, Син бит рәхмәт итүчеләрнең хәерлесесең.
110. Ий сез җәһәннәмгә кергән кешеләр, әнә шул хак мөэмин җәмәгатен мәсхәрә итеп тоттыгыз
хәтта Минем зекеремне оныттыгыз, вә мөэминнәрдән көләр булдыгыз.
111. Сезнең золымнарыгызга сабыр итүләре өчен бүген аларны изге җәза белән җәзаладым,
тәхкыйк алар изге теләкләренә ирештеләр.
112. Аллаһ кыямәт көнне кешеләрдән: "Дөньяда күпме тордыгыз, ел саны белән?" – дип сорар.
113. Әйттеләр: "Бер көн тордык яки бер көннән азрак тордык, кешеләрнең гомерләрен вә
гамәлләрен санаучы фәрештәләрдән сорагыл".
114. Аллаһ әйтер: "Дөньяда һәм кабердә бик аз тордыгыз, әгәр үзегезнең күпме торганыгызны
белсәгез.
115. Әйә Без сезне хикмәтсез буш вә батыл итеп халык кылдык дип уйлаган идегезме, һәм Безгә
кайтарылмабыз дип уйлаган идегезме?"
116. Хикмәтсез халык кыйлу кимчелегеннән Аллаһ бөек булды, Ул хакыйкый патша, юктыр Илаһә,
мәгәр Ул гына, олугъ ґәрешнең Раббысы.
117. Берәү Аллаһ белән бергә башка Аллаһуга гыйбадәт кылса, аның бу эшкә һич дәлиле юктыр,
аның хөкем ителеше фәкать Раббысы хозурындадыр. Имансызлар Аллаһ ґәзабыннан котыла
алмаслар бит!
118. Әйткел: "Ий Раббым мине вә мөэминнәрне ярлыкагыл вә рәхмәт иткел! Син рәхмәт
итүчеләрнең иң хәерлесесең!"
[24] НУР СҮРӘСЕ – 64 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Ошбу сүрә – Без аны иңдердек, вә андагы хөкемнәрне сезгә фарыз иттек, вә ул сүрәдә
иңдердек мәгънәсе ачык булган аятьләрне – шаять вәгазьләнерсез!
2. Зина кыйлучы хатын вә зина кылучы ир – аларның һәр икесенә йөзәр мәртәбә сугыгыз. "Бу
хөкем ирсез хатынга вә хатынсыз иргәдер". Аларны сукканда сезне шәфкать тотмасын Аллаһ
динендә, әгәр Аллаһуга вә ахирәт көненә ышаныр булсагыз. Аларның ґәзабына мөэминнәрдән бер
җәмәгать килеп карап торсын аларга хурлык күбрәк булсын өчен.
3. Зина кылучы ир никахланмас, мәгәр зина кылучы хатынга яки мөшрикә хатынга никахланыр, вә
зина кылучы хатынны һичкем никахламас, мәгәр зина итүче ир яки мөшрик ир никахланыр.
Зиначыларның никахы мөэминнәргә хәрам ителде.
4. Зинадан пакь булган хатыннарны зиначы дип сүгүчеләр, соңра сүзләрен дөресләр өчен дүрт
шаһидне китерә алмасалар – аларга сиксән мәртәбә сугыгыз, вә аларның шаһид булуларын мәңге
кабул итмәгез, алар – фасыйклардыр.
5. Мәгәр зинадан пакь хатыннарны зиначы дип сүгүчеләр хөкемгә чаклы тәүбә итеп гафу сорап
өлгерсәләр вә үзләрен төзәтсәләр, шулай булганда, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы вә бәндәләренә
рәхимле.
6. Үз хатыннарын зиначы дип сүгүче ирләр, ләкин сүзләрен дөресләргә шаһидләре юк, мәгәр
үзләре генә, аларның берсенә шәһадәт бирү ваҗебдер, хатынын зиначы дип сүгүче ир дүрт
мәртәбә әйтер: "Биллаһи хатыным зина кылучы, мин дөрес сөйлим", – дип.
7. Аннары бишенче Шәһадәтендә: "Әгәр мин ялган шәһадәт бирүчеләрдән булсам, миңа
Аллаһуның ләгънәте булсын", – дияр.
8. Ул хатынны сугылудан коткарыр дүрт мәртәбә шәһадәт бирүе, дүрт мәртәбә әйтер: "Биллаһи
ирем мине зиначы дип сүгүендә ялганчылардан", – дип.
9. Аннары бишенче Шәһадәтеңдә әйтер: "Әгәр ирем дөрес сөйләүчеләрдән булса, Аллаһуның
ачуы миңа булсын", – дип.
10. Әгәр сезгә Аллаһуның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, хөкемен ашыктырыр иде, бит
Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче хикмәт иясе.
11. Сездән бер җәмәгать синең алдыңа: "Гаишә разыйәллаһу ґәнһә зина кылды", – дип зур ифтира
белән килде. Ий Мухәммәд г-м вә Гаишә: сез бу ифтираны үзегезгә зарарлы дип уйламагыз, бәлки
сезнең өчен хәерледер. Ул ифтира итүче җәмәгатьнең һәр берсенә булачактыр кәсеп иткәннәре
хәтле гөнаһ. Алардан олугъ ифтираны башлап сөйләүчегә ахирәттә олугъ ґәзаб булыр.
12. Ни өчен ул хәбәрне ишеткәч күңелегездән яхшы уй уйламадыгыз, мөэмин ирләр вә мөэминә
хатыннар үзләре хакында яхшылыкны уйлаганнары кеби, вә ни өчен бу хәбәр ачык ялган дип
әйтмәдегез.
13. Гаишә зина кыйлды диючеләр дүрт шаһид китерсәләр иде, әгәр дүрт шаһид китермәсәләр,
алар Аллаһ хозурында ялганчылардыр.
14. Әгәр сезгә дөньяда вә ахирәттә Аллаһуның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, ий сез
ялган сөйләүчеләр төшкән гөнаһыгыз сәбәпле сезне олугъ ґәзаб тотар иде.
15. Ул зина хәбәрен телегез белән каршы аласыз, аннары авызыгыз белән сөйлисез, ләкин ул
хәбәр хакында белемегез, дәлилегез юк, янә сез уйлыйсыз ул җиңел эш, анда гөнаһ юк дип, әмма
Аллаһ хозурында ул зур эшдер, ґәзабы каты булыр.
16. Ул хәбәрне ишеткәч ни өчен әйтмәдегез, андый сүзне сөйләү безгә лаек түгел, сөбхәналлаһ
ошбу сүз бик олугъ боһтандыр, дип.
17. Аллаһ сезне вәгәзьлидер бу кеби сүзгә мәңге кайтмагыз вә сөйләмәгез, әгәр мөэмин булсагыз,
дип.
18. Аллаһ сезгә аятьләрен бәян итәдер, шаять вәгазьләнерсез, Аллаһ белүче вә хөкем итүче.
19. Мөэминнәр арасында фәхеш эшнең фаш булуын сөйләүчеләргә дөньяда вә ахирәттә
рәнҗеткүче ґәзаб булыр, Аллаһ күңелләрдә булган нәрсәне белер, әмма сез белмәссез.
20. Әгәр сезгә Аллаһның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, дөньяда ґәзаб кылыр иде,
тәхкыйк Аллаһ бәндәләренә йомшак вә рәхимле.
21. Ий мөэминнәр, шайтанның фәхеш гөнаһлы эшләрне яхшы итеп күрсәтүенә иярмәгез, берәү
шайтан юлына керсә, шайтан үзенә ияргән кешене фәхеш вә гөнаһлы эшләрне эшләргә өндәр,
шулай итеп үзенә ияргән кешене алдар. Әгәр сезгә Аллаһуның фазълы вә рәхмәте булмаса иде,
Сезләрдән һичберегез гөнаһыннан мәңге пакьләнуче булмас иде, ләкин Аллаһ үзе теләгән
кешесен тәүбәсен кабул итү белән гөнаһтан пакьләр Аллаһ сүзләрне ишетүче вә куңелләрне
белүче.
22. Ий мөэминнәр, сездән һичкем якын кардәшләренә, мескеннәргә һәм Аллаһ ризасы өчен
диннең дөрес җиренә күчеп килгәннәргә мал бирмәскә, ярдәм итмәскә ант итмәсен, бәлки
кимчелекләрен гафу итегез вә хаталарын кичерегез, Аллаһу тәгаләнең үзегезне ярлыкавын әллә
сөймисезме? Аллаһ белеп ярлыкаучы вә белеп рәхмәт итүче.
23. Зина кылудан гафил вә пакь мөэминә хатыннарны зиначы дип сүгүче кешеләр дөньяда һәм
ахирәттә ләгънәт ителделәр һәм аларга олугъ ґәзаб булыр.
24. Кыямәт көнендә ул пакь хатыннарны сүгүче кешеләрнең телләре вә куллары һәм аяклары
кылган эшләре белән шәһадәт бирерләр.
25. Ул көндә Аллаһ аларга тиешле җәзаларын бирер һәм алар Аллаһуның хаклыгын белерләр хак
белү белән.
26. Пычрак хатыннар – пычрак ирләргәдер, вә пычрак ирләр – пычрак хатыннаргадыр, вә пакь
хатыннар – пак ирләр өчендер, вә пакь ирләр – пакь хатыннар өчендер. Гаишә вә Сафван алар
әйткән зинадан пакьлардыр. Алар өчен ярлыкау һәм күркәм булган җәннәт нигъмәтләре бардыр.
27. Ий мөэминнәр, үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә рөхсәт алмыйча һәм сәлам бирмичә
кермәгез, рөхсәт сорагыз һәм өйдә булган кешеләргә сәлам бирегез. Әнә шулай эшләсәгез сезнең
өчен хәерледер, шаять вәгазьләнерсез!
28. Әгәр ул өйдә һичкем булмаса яки кеше булып та керергә рөхсәт бирелмәсә, ул өйгә кермәгез,
әгәр сезгә кайтыгыз дип әйтелсә, кайтыгыз, кайтып китүегез сезнең өчен гөнаһтан пакьрәктер.
Аллаһ сезнең эшләрегезне белер, шуңа карата җәза бирер.
29. Кеше тормый торган өйгә кереп файдаланып чыгуыгызда сезгә гөнаһ юктыр. Аллаһ сезнең
- Parts
- Коръән Тәфсире - 01Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3569Total number of unique words is 150532.5 of words are in the 2000 most common words47.1 of words are in the 5000 most common words54.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 02Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3544Total number of unique words is 149229.8 of words are in the 2000 most common words42.4 of words are in the 5000 most common words50.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 03Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3684Total number of unique words is 157431.4 of words are in the 2000 most common words45.1 of words are in the 5000 most common words51.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 04Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3668Total number of unique words is 157133.5 of words are in the 2000 most common words49.5 of words are in the 5000 most common words56.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 05Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3635Total number of unique words is 143431.3 of words are in the 2000 most common words45.6 of words are in the 5000 most common words54.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 06Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3523Total number of unique words is 153730.7 of words are in the 2000 most common words45.8 of words are in the 5000 most common words53.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 07Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3645Total number of unique words is 153031.1 of words are in the 2000 most common words44.9 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 08Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3595Total number of unique words is 148732.0 of words are in the 2000 most common words47.1 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 09Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3624Total number of unique words is 159229.8 of words are in the 2000 most common words43.6 of words are in the 5000 most common words52.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 10Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3548Total number of unique words is 151530.4 of words are in the 2000 most common words43.7 of words are in the 5000 most common words51.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 11Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3553Total number of unique words is 155731.8 of words are in the 2000 most common words45.9 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 12Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3573Total number of unique words is 149831.3 of words are in the 2000 most common words45.4 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 13Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3558Total number of unique words is 153032.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words54.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 14Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3607Total number of unique words is 156831.6 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words53.0 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 15Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3605Total number of unique words is 146633.5 of words are in the 2000 most common words47.8 of words are in the 5000 most common words55.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 16Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3617Total number of unique words is 155431.4 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 17Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3658Total number of unique words is 146933.2 of words are in the 2000 most common words46.9 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 18Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3706Total number of unique words is 162333.2 of words are in the 2000 most common words48.1 of words are in the 5000 most common words55.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 19Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3699Total number of unique words is 159534.0 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words55.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 20Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3602Total number of unique words is 159033.8 of words are in the 2000 most common words48.6 of words are in the 5000 most common words56.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 21Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3638Total number of unique words is 154732.5 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words55.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 22Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3673Total number of unique words is 163931.6 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words54.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 23Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3767Total number of unique words is 164633.3 of words are in the 2000 most common words46.8 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 24Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3648Total number of unique words is 160633.0 of words are in the 2000 most common words47.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 25Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3607Total number of unique words is 163331.0 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words52.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 26Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3594Total number of unique words is 155830.3 of words are in the 2000 most common words45.1 of words are in the 5000 most common words53.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 27Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3660Total number of unique words is 167832.9 of words are in the 2000 most common words47.0 of words are in the 5000 most common words55.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 28Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3420Total number of unique words is 147632.4 of words are in the 2000 most common words46.7 of words are in the 5000 most common words54.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 29Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3654Total number of unique words is 162834.4 of words are in the 2000 most common words49.0 of words are in the 5000 most common words55.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 30Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3582Total number of unique words is 153831.3 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words53.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 31Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3570Total number of unique words is 165930.1 of words are in the 2000 most common words43.9 of words are in the 5000 most common words51.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 32Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3656Total number of unique words is 156331.7 of words are in the 2000 most common words47.9 of words are in the 5000 most common words56.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 33Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3605Total number of unique words is 158532.0 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words56.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 34Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3536Total number of unique words is 160333.8 of words are in the 2000 most common words47.5 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 35Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3621Total number of unique words is 151132.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words53.0 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 36Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3647Total number of unique words is 149231.3 of words are in the 2000 most common words46.8 of words are in the 5000 most common words54.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 37Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3659Total number of unique words is 154232.0 of words are in the 2000 most common words45.9 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 38Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3624Total number of unique words is 154031.3 of words are in the 2000 most common words44.9 of words are in the 5000 most common words52.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 39Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3554Total number of unique words is 157628.8 of words are in the 2000 most common words43.0 of words are in the 5000 most common words51.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 40Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3516Total number of unique words is 159233.3 of words are in the 2000 most common words48.8 of words are in the 5000 most common words56.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 41Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3631Total number of unique words is 150032.2 of words are in the 2000 most common words46.4 of words are in the 5000 most common words54.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 42Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3577Total number of unique words is 150532.4 of words are in the 2000 most common words45.8 of words are in the 5000 most common words53.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 43Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3569Total number of unique words is 156831.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words53.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 44Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3599Total number of unique words is 164832.0 of words are in the 2000 most common words47.6 of words are in the 5000 most common words56.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 45Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3495Total number of unique words is 158632.9 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 46Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3497Total number of unique words is 151932.0 of words are in the 2000 most common words48.0 of words are in the 5000 most common words55.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 47Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 1930Total number of unique words is 101935.0 of words are in the 2000 most common words49.5 of words are in the 5000 most common words56.1 of words are in the 8000 most common words