Latin

Коръән Тәфсире - 44

Total number of words is 3599
Total number of unique words is 1648
32.0 of words are in the 2000 most common words
47.6 of words are in the 5000 most common words
56.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

14. Ул күп мал вә күп бала иясе булганы өчен генә аңа һич итагать итмә һәм дус булма!

15. Әгәр аңа Безнең аятьләребез укылса, ул явыз әйтәдер: "Бу әүвәлгеләрдән калган әкият", – дип.

16. Без аның борынына тиз билге ясарбыз. "Бәдер сугышында аның борыны киселде. Ул Вәлид

исемле явыз кеше иде. Андый явыз кешеләргә дус булырга Аллаһудан һич рөхсәт юк".

17. Тәхкыйк Без Мәккә мөшрикләрен ачлык белән бәлаләндердек, бакча ияләрен

бәлаләндергәнебез кеби" Ямәндә бер кешенең хөрмә бакчасы бар иде, хөрмә өлгергәч җил койган

хөрмәләрне җыеп алсыннар өчен һәр көнне фәкыйрьләрне чакыра торган булган. Бу яхшы кеше

вафат булгач, бакча өч угълына калды. Алар үзара сөйләштеләр: "Әгәр хөрмәбезне фәкыйрьләргә

бирсәк, үзебезгә аз калыр, фәкыйрьләр килгәнче, бакчабызга иртүк барып җимешләрне җыеп

алыйк", – дип. Алар таң вакытыңда бакчадан җимешләрне җыеп алырбыз, дип ант иттеләр.

18. Ләкин алар Аллаһ теләсә димәделәр.

19. Ул бакчада Раббыңнан бер бәла әйләнде, алар әле бу вакытта йокыда иделәр.

20. Ул бакча агачсыз, җимешсез коры җир булып әверелде.

21. Бу өч егет таң вакытында бер-берсен бакчага чакырдылар.

22. Бакчагызга иртәрәк барыгыз, әгәр җимешләрегезне кисеп җыярга теләсәгез.

23. Алар яшерен генә сөйләшкән хәлләрендә бакчага киттеләр.

24. Бүген бакчага сезнең өстегезгә һич ярлы мескеннәр кермәсен диделәр.

25. Мескеннәр килмәс борын бакчага йөгерделәр, бу эшкә кадирбыз, дип уйладылар.

26. Бакчалары янына килеп андагы хәлне күргәч, тәхкыйк бакча юлыбыздан адаштык, башка юлга

киткәнбез, диделәр, чөнки бакчаларының коры җире генә калган иде.

27. Үз бакчаларының шул хәлгә калганын белгәч, юк без адашмаганбыз, бәлки без Аллаһуның

нигъмәтеннән тәмам мәхрүм ителгәнбез, Аллаһ безгә бәла җибәргән, диештеләр

28. Аларның уртанчысы яки гакыллырагы: "Мин сезгә әйткән идем түгелме? Аллаһ теләсә

дисәгезче", – дип.

29. Алар әйттеләр: "Раббыбыз һәр кимчелектән пакь, тәхкыйк без үзебезгә золым кылдык".

30. Һәм бер-берсенә каршы килеп шелтәләшә башладылар

31. Әйттеләр: "Ий безнең кайгыбыз никадәр олугътыр, тәхкыйк без азган кешеләрдән булдык,

Аллаһуның чигеннән чыктык.

32. Без Раббыбыздан өмет итәбез бакчабызны яхшырак бакчага алыштыруын, тәхкыйк без

Раббыбызга вә Аның гыйбадәтенә кызыгучыбыз", – дип.

33. Әнә шулайдыр дөнья ґәзабы чиктән үткәннәр! Ахирәт ґәзабы тагын да олугърактыр, әгәр аны

кешеләр белсәләр,

34. дөреслектә Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы мөэминнәргә булыр Раббылары хозурында

нәгыйм җәннәтләре.

35. Әйә Безгә итагать итүче мөселманнарны кәферләр кеби яки ышанып та Аллаһуга итагать

итмичә гөнаһка чумган динсезләр кеби кылырбызмы, аларны бер дәрәҗәгә вә бер урынга

куярбызмы? Димәк тел белән генә үзләрен мөселман санап динсез йөргән кешеләр Коръәнгә

тотынмасалар һәм намаз укымасалар, рузә тотмасалар – Аллаһудан яхшылык көтмәсеннәр!

36. Ий кәферләр вә ышанучы динсезләр, сезгә нәрсә булды, әллә гакылыгызга диваналык

ирештеме, чын мөселманнар өчен генә хәзерләнгән җәннәтләргә Аллаһ сезне дә кертер дип

уйлыйсызмы?

37. Әллә сезнең күктән иңгән китабыгыз булып, аны укыйсызмы.

38. Тәхкыйк сезгә ни теләсәгез, шул булыр, дип язылганмы ул китапта?

39. Әллә сезгә кыямәт көненә чаклы ни генә хөкем итсәгез дә вә ни генә теләсәгез дә шул сезгә

булыр дигән, Безгә биргән ышанычлы ґәһедләрегез бармы? Ягъни ничек теләсәгез – шулай азарга

Аллаһудан сезгә рөхсәт бармы?

40. Син алардан сорагыл – кайсы бу ялган хөкемнәрен вә батыл дәгъваләрен өстенә ала, яки бу

сүзләрне кайсысы дөресли ала.

41. Әллә аларның Аллаһуга каршы сөйли торган Аллаһудан башка Аллалары бармы? Әгәр булса

– китерсеннәр, дөрес сөйләүчеләрдән булсалар.

42. Бер көн эшләрнең пәрдәләре ачылыр, хак батылдан аерылыр һәм сәҗдәгә чакырылырлар,

ләкин кәферләрнең вә монафикъларның сәҗдә кылырга көчләре җитмәс.

43. Куркудан күзләре түбән салынган булыр вә аларны хурлык каплар. Тәхкыйк алар дөньяда

сәҗдә кылырга, ягъни намаз укырга боерылган иделәр, ләкин укымадылар, үзләре сәламәт тә

иделәр, намаз укымаска һич гозерләре юк иде.

44. Ий Мухәммәд г-м, Коръәнне ялганга тотучыларны минем белән калдыр, ягъни Коръән сүзләрен

катлап-катлап ишетеп тә аны инкяр итүче динсезләрне Миңа тапшыр да алардан кисел, тиздән

аларны ґәзабка тартырбыз алар белмәгән юл белән.

45. Аларга вакыт бирермен, ґәзаб кылырга ашыкмамын, тәхкыйк Минем хәйләм төпледер,

ґәзабымнан һич котыла алмаслар.

46. Ислам динен өйрәткән өчен син әллә алардан хезмәт хакын сорыйсыңмы, алар шул хакны

түләргә авырсынып Ислам динен кабул итмиләрме?

47. Әллә алар хозурында яшерен эшне белү белеме бармы, ягъни Ләүхүл Мәхфуз алар хозурында

булып шуннан күчереп язалармы, шуның өчен аларның синең пәйгамбәрлегеңә ихтыяҗлары

юкмы?

48. Чыда Раббыңның хөкеменә һәм кәферләрнең каршылык күрсәтүләренә, вә балык юлдашы

Йунүс кеби булма Ул Йунүс балык эчендә тарлыкта Раббысына мөнәҗәть итте, ялварды эченә

кайгы тулган хәлдә.

49. Әгәр ул Йунүскә балык эчендә Раббысыннан нигъмәт ирешмәгән булса иде, әлбәттә, балык

эченнән чыгарылып агачсыз вә үләнсез булган кызу сәхрәгә хур ителеп ташланыр иде.

50. Ул Йунүсне Раббысы ихтыяр кылды, яңадан вәхий иңдереп пәйгамбәрлеген дәвам иттерде,

дәхи аны изгеләрдән кылды.

51. Кәферләр Мухәммәд г-мнең Коръән укыганын яки Коръәннән вәгазь сөйләгәнен ишетсәләр,

ачуларыннан яки хөседләнеп зәһәрле карашлары белән, аны аягыннан егарга якынлашалар иде

һәм ул Мухәммәд мәҗнүн дияләр иде

52. Ул – Коръән бөтен мәхлүкатны уятучы вә Аллаһының яхшыларга рәхмәтне, яманларга ґәзабны

искә тешерүчедер һәм иманны, динне, һидәятне һәм яхшылыкны кәсеп итәр өчен Аллаһ

тарафыннан кешеләргә күрсәтелгән якты туры юлдыр.

[69] ХАККАТ СҮРӘСЕ – 52 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Барча серне ача торган хак булган кыямәт көне.

2. Нинди олугъ куркынычлы көндер ул кыямәт.

3. Кыямәтнең куркынычлы көн икәнлеген вә аның хакыйкатен сиңа нәрсә белдерде? Ягъни Аллаһ

белдермәсе, үзлегеңнән һич белә алмассың.

4. Сәмуд вә Гад кавемнәре кыямәтне ялганга тоттылар.

5. Әмма Сәмуд кавеме шиксез каты тавыш белән һәлак ителделәр.

6. Әмма Гад кавеме каты тавышлы үткен җил белән һәлак ителделәр.

7. Ул җилне аларга җиде төн вә сигез көн тоташтан ирекле кылды, ул җилдә кешеләрне буылып

һәлак булган кеби күрер идең, гүя алар эче куыш хөрмә агачының төбе кеби булып калганнар.

8. Алардан калган берәр кешене күрерсеңме? Юк, әлбәттә, алардан һичкем калмаган.

9. Фиргаун вә аннан элек булган кешеләр һәм Лут пәйгамбәрнең кавеме гөнаһлы эшләрне вә

хаталарны күп кылдылар.

10. Алар Раббыларының пәйгамбәренә гасый гөнаһлы булдылар, аларны Аллаһуның ґәзабы

тотты, ычкындырмый торган тоту белән.

11. Тәхкыйк Без Нух пәйгамбәр вакытында туфан суы чыккан чакта сезнең аталарыгызны йөкләдек

су өстендә йөрүче көймәгә.

12. Ул вакыйганы гыйбрәт сезгә ядкәр кылдык, вә ул вакыйганы ишетүче колаклар ишетеп

саклансыннар өчен гыйбрәт кылдык.

13. Мәхлукатне кубару өчен сурга бер мәртәбә өрелсә

14. җир урыныннан күтәрелсә вә таулар күтәрелеп бер-берсенә бер мәртәбә сугылып тузылып

китсәләр 15. шул көндә кыямәт вакыйгъ буладыр.

16. Ул көндә күк ярылыр вә ул көчсез зәгыйфь булыр.

17. Вә ул көндә фәрештәләр җирнең тирәсендә булырлар, вә ул көндә җир тирәсендәге

фәрештәләр өстендә Раббыңның ґәршене сигез фәрештә күтәрер.

18. Ул көндә фаш ителерсез сездән һич нәрсә яшерен калмас ягыш һәммә эшегез күрсәтелер.

19. Әммә гамәл дәфтәре уң кулына бирелгән кеше: "ий җәмәгать килегез минем гамәл

дәфтәремне укыгыз,

20. мин әлбәттә дөньяда белдем бүген хисабка юлкачагымны" – дияр.

21. Ул кеше риза булырлык яхшы тереклектә.

22. Бөек дәрәҗәле җәннәттә.

23. Ул җәннәтләрнең җимешләре утырган вә яткан кешеләргә якындыр.

24. Ашагыз вә эчегез тәмләп ләззәт белән, дөньяда буш вакытларыгызны изге гамәлләр илә

уздырганыгыз өчен!

25. Әмма гамәл дәфтәре сул кулына бирелгән кеше, әйтер: "Ий кәшки миңа гамәл дәфтәрем

бирелмәгән булсачы!

26. Хисабымны нинди икәнен белмәгән булсамчы!

27. Ий үкенеч, мине үтергән үлем эшемне бетереп яңадан мине тергезмәгән булсачы!

28. Хәзер инде миңа малым һич файда бирмәде.

29. Инде миннән үземнең бәйсезлегем вә кечем һәлак булды!

30. Аллаһ ґәзаб фәрештәләренә әйтер: "Алыгыз ул кешене, богаулагыз аны!

31. Соңра җәһәннәм утында яндырыгыз аны!

32. Соңра аны җитмеш аршын озынлыктагы чылбыр белән урагыз!

33. Чөнки ул әлбәттә олугъ булган Аллаһуга ышанмый иде.

34. Дәхи ул үзен вә әһлен мескенне ашатырга кызыктырмый иде.

35. Бу көндә бу урында аңа ярдәм бирәчәк дус юк.

36. Дәхи аңа ризык юкдыр мәгәр җәһәннәм әһленең тәннәреннән аккан эреннәрдән генә бар.

37. Ул эренне башкалар ашамас мәгәр хата иманлы вә хата динле һәм башка яхшылыкларда

хаталанучылар ашарлар.

38. Сезнең күргән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк.

39. Дәхи сезнең күрмәгән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк.

40. Тәхкыйк ошбу Коръән хөрмәтле Җәбраил фәрештәнең китергән сүзедер.

41. Вә ул шагыйрь сүзе дә түгел, Коръән Аллаһудан иңгән булса да бик аз ышанасыз.

42. Вә ул Коръән күрәзәче-багучы сүзе дә түгел, шулай булса да бик аз вәгазьләнәсез!

43. Барча галәмне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгәндер.

44. Әгәр ул Мухәммәд г-м Без әйтмәгән бәгъзе сүзне Аллаһудан дип ялганлап сөйләсә иде.

45. Әлбәттә Без аны каты тоту илә тотар идек.

46. Соңра аның йөрәк тамырларын кисеп алыр идек.

47. Сезләрдән һичкем аны ґәзаб кылудан Мине туктата алмас иде.

48. Вә шиксез Ул Коръән Аллаһудан куркып, гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр өчен вәгазь,

нәсыйхәт.

49. Тәхкыйк Без беләбез әлбәттә Сезләрдән ялганчылар бардыр.

50. Тәхкыйк ул Коръән аның белән гамәл кылмаучы кәферләр вә аның илә гамәл кылмаучы

бидеґәтче мөселманнарга да хәсрәтдер.

51. Вә ул Коръән хаклыгы бик якын булган хакдыр.

52. Олугъ булган Раббыңны мактап Ул һәр кимчелектән пакь дип тәсбих әйт, һәм Аңа гыйбадәт

кыл!

[70] МӘГАРИҖ (ДӘРӘҖӘ) СҮРӘСЕ – 44 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Бер сораучы кәфер сорады киләчәк ґәзабны вә әйтте: "Әгәр ул Мухәммәд хәбәр биргән ґәзаб

хак булса, ий Аллаһ безгә күктән таш яудыр" – дип.

2. Ул ґәзаб кәферләргә киләчәкдер, ул ґәзабны кире җибәрүче юк,

3. дәрәҗәләр иясе булган Аллаһудан.

4. Фәрештәләр вә Җәбраил фәрештә Аллаһ билгеләгән югары урынга ашырлар, озынлыгы илле

мең еллык көндә.

5. Кәферләрнең сине инкяр итүләренә күркәм чыдау белән чыда!

6. Ул кәферләр кыямәтне ерак, яки булмас, дип уйлыйлар.

7. Әмма Без ул кыямәтнең вакыйгъ булуын бик якын күрәбез.

8. Ул көндә күк эрегән бакыр кеби булыр.

9. Вә таулар буялган йон кеби төрле төстә булырлар.

10. Ул көндә дус дустыны сорамас.

11. Ул дусларны бер-берсенә күрсәтерләр, шулай да сорашмаслар. Гөнаһлы кеше балаларын

биреп, ґәзабтан котылуны теләр ул көндә.

12. вә хатынын һәм кардәшләрен биреп,

13. вә аны эченә алган кабиләсене биреп,

14. вә җирдә булган барча мәхлукатне биреп, соңра шуларның барчасын ґәзабта калдырып, үзен

коткаруны теләр.

15. Кайда инде – аңа котылу була торган эш түгел, тәхкыйк ул ут ялкынланды.

16. Бик катылык белән баш тиресен вә башка әгъзаларын кубарыр.

17. Ул ут чакырыр вә үзенә тартыр хактан артка киткән вә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан

кешене.

18. Һәм малны җыеп та фәкыйрьләргә, Аллаһ юлына бирмәгән саран кешене.

19. Тәхкыйк кеше саран, комсыз булып халык кылынды.

20. Әгәр аңа бер зарар ирешсә, аның өчен бик кайгыручы вә тавыш күтәрүчедер.

21. Әгәр аңа байлык ирешсә – саранлана, малының тиешле өлешен бирми.

22. Мәгәр намаз укучылар гына алар кеби түгелләр.

23. Алар бер намазларын да калдырмыйча даим укыйлар.

24. Вә аларның малларында бер билгеле булган өлеш бардыр.

25. Сораучы мохтаҗлар өчен вә сорамаучы мохтаҗлар өчен, ягъни аларга малларыннан тиешле

өлешне бирерләр.

26. Дәхи алар кыямәт көненең булачагын тәсдыйк кылучылардыр.

27. Дәхи алар Раббыларының ґәзабыннан куркучылардыр.

28. Тәхкыйк Раббыларының ґәзабыннан курыкмыйча имин тору һич ярамыйдыр.

29. Дәхи алар гаурәтләрен зинадан саклаучылардыр.

30. Мәгәр үзләренең хатыннарына һәм кәнизәкләренә якынлык кылырлар, әлбәттә, алар моның

өчен шелтәләнмәсләр.

31. Берәү бу күрсәтелгәннән читкә китсә, ягъни зина кылса, андый кешеләр Аллаһуның чигеннән

үткән кешеләрдер.

32. Дәхи алар алган әманәтләренә вә биргән вәгъдәләренә ригая кылучылардыр, ягъни хыянәт

итмәсләр.

33. Дәхи алар мөселманнар арасында бер эштә шаһит булсалар шәһитлек эшендә таза торырлар.

34. Дәхи алар намазларын саклап үз вакытында укучылар.

35. Менә бу кешеләр җәннәтләрдә хөрмәтләнүчеләр.

36. Имансыз динсезләргә ни булган – төркем-төркем булып,

37. уңнан да, сулдан да синең хозурыңа ашыгып киләләр.

38. Әллә ул имансызлардан һәрберсе Нәгыйм җәннәтенә кертелүне өмет итәме?

39. Тәхкыйк Без кешеләрне халык кылдык үзләре белгән нәрсәдән. Ягъни беренче Адәм

балчыктан, калган кешеләр бер тамчы судан.

40. Мәшрыйклар вә мәгърибләр Раббысы белән ант итәмен, тәхкыйк Без кадирбыз.

41. Бу имансыз, динсез кешеләрне яхшырак кешеләргә алыштырырга, ягъни аларны һәммәсен

һәлак итеп, алар урынына итагать итүче яхшы кешеләрне халык кылырга, Без эшебездә артка

калучы түгелбез, һичбер эштә Бездән алга чыгучы булмас.

42. Син аларны ихтыярларына куй, батыл гамәлләренә чумсыннар вә һич файдасыз нәрсәләр

белән уйнасыннар, хәтта вәгъдә ителгән көннәренә чаклы.

43. Кыямәт көнендә каберләреннән ашыгып чыгарлар, гүя үзләренең бер сөекле нәселләренә

текәлгән кеби чакыручы фәрештә тарафына ашыгып барырлар.

44. Куркудан күзләре түбән төшкән хәлдә аларны хурлык каплаган булыр, бу көн аларга вәгъдә

ителгән көндер.

[71] НУХ СҮРӘСЕ – 28 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Тәхкыйк Без Нухны кавеменә пәйгамбәр итеп җибәрдек, кавемеңне куркыт Аллаһуның

рәнҗеткүче каты ґәзабы килмәс борын, дип.

2. Нух әйтте: "Ий кавемем, тәхкыйк мин сезгә җибәрелгән Аллаһ ґәзабы илә ачык куркытучы

пәйгамбәрмен.

3. Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз һәм дә миңа

итагать итегез, дип боерамын.

4. Әгәр минем боерыкны кабул итеп тәүбә итсәгез, ислам динен кабул итеп мөселман булсагыз,

Аллаһ гөнаһларыгызны ярлыкар һәм сезне яшәтер билгеләнгән әҗәлегезгә чаклы. Тәхкыйк Аллаһ

билгеләгән әҗәл әгәр килсә һич кичектерелмәс. Әгәр шуны белсәгез!"

5. Нух әйтте: "Ий Раббым, кавемемне ислам диненә кичләрдә дә вә көндезләрдә дә чакырдым.

6. Минем чакыруым аларга арттырмады, мәгәр хактан, ислам диненнән качуны гына арттырды.

7. Ий Раббым, һәркайчан мин аларны Синең ярлыкавыңа гафу итүеңә чакырсам, минем сүземне

ишетмәс өчен бармакларын колакларына тыгалар һәм киемнәренә бөркәнделәр, вә, көферлектә

дәвам иттеләр һәм каты тәкәбберләнү илә тәкәбберләнделәр.

8. Моннан соң мин аларны бик каты кычкырып чакырдым.

9. Соңра исламга чакыруымны ачык игълан кылдым, вә яшерен генә аулакта да өндәп карадым.

10. Һәм әйттем аларга: "Тәүбә итеп Раббыгыздан истигъфар кылыгыз, гафу сорагыз, шиксез, Ул

гөнаһларны ярлыкаучы.

11. Вә сезгә күктән яңгырны коеп яудырыр.

12. Вә сезгә мал белән ярдәм итәр һәм балалар биреп куәтләр, дәхи җимеш үстерә торган

бакчалар һәм елгалар бирер." Нух аларны күп еллар иманга өндәде, алар кабул итмәделәр.

Шуннан соң Аллаһ аларга яңгырны туктатты, елгалары корыды вә хатыннары бала тудырмады.

13. "Ни булды сезгә, Аллаһуны олугъ дип белмисез вә Аның ґәзабыннан курыкмыйсыз.

14. Тәхкыйк Ул сезне халык (бар) кылды бер хәлдән икенче хәлгә күчереп, ягъни башта бер тамчы

су, аннары – оешкан кан, аннары – ит кисәге, аннары – кеше сыйфаты итеп.

15. Әйә күрмисезме ничек халык кылган Аллаһ кат-кат итеп җиде күкне,

16. вә ул күкләрдә айны якты итеп, вә кояшны яктылык һәм җылылык бирүче ут итеп.

17. Аллаһ сезне җирдән үстерде, ягъни Адәм җирдән халык ителде.

18. Соңра сезне шул җиргә кайтарыр, вә сезне тергезеп җирдән чыгарыр.

19. Аллаһ сезнең өчен җирне палас кеби йомшак вә киң кылды.

20. Ул җирнең олугъ вә киң юлларында көрмәклегегез өчен." Нух г-мнең бу сүзләрен дә кавеме

инкяр иткәч, Аллаһуга ялварды һәм дога кылды.

21. Нух әйтте: "Ий Раббым тәхкыйк алар гасый вә дошман булдылар, һәм алар малы да вә

балалары да ярдәм бирмәячәк, һич файданы арттырмаячак залим кешегә, ягъни үзләренең кәфер

хуҗаларына иярделәр, ул залимнең малы вә балалары хәсрәтне вә ґәзабны гына арттырыр.

22. Вә хәйлә мәкер кылдылар олугъ булган мәкерне.

23. Вә олугълары әйттеләр: "Әлбәттә, сынымнарыгызга гыйбадәт кылуны ташламагыз, әлбәттә

Вәд, Сүвагъ, Йәгус, Йәгук, Нәсер исемле сынымнарыгызны ташламагыз", – дип. "Бу исемнәр Адәм

илә Нух арасында булган яхшы кешеләрнең исемнәредер. Боларның балалары истәлек булсын

дип аталарының һәйкәлен ясаганнар, бара-бара аларны зурлауда ифрат китеп гыйбадәт тә кыла

башлаганнар".

24. Ий Раббым, тәхкыйк алар күпләрне хак юлдан адаштырдылар, бу залимнәргә арттырма

һичнәрсәне, мәгәр адашуны гына арттыр", – дип.

25. Алар зур хаталары сәбәпле туфан суына батырылдылар вә утка кертелделәр, алар Аллаһ

ґәзабыннан котылырга үзләренә ярдәмче тапмадылар.

26. Нух әйтте: "Ий Раббым, җир өстендә һич калдырма, кәферләрне һәммәсен һәлак ит!

27. Әгәр Син аларны җир өстендә тере калдырсаң, алар Синең бәндәләреңне адаштырырлар һәм

алар яхшы бала тудырмаслар, мәгәр явызны вә хаклы инкяр итүчене генә тудырырлар.

28. Ий Раббым, мине ярлыкагыл вә мөэмин булган ата-анамны ярлыкагыл һәм минем өемә яки

көймәмә мөэмин булып кергән кешене ярлыка һәм дә барча мөэмин ирләрне вә мөэминә

хатыннарны ярлыка! Залим кәферләргә арттырма һичнәрсәне, мәгәр һәлак булуларын гына

арттыр!"

[72] ҖИННУН (ҖЕН) СҮРӘСЕ – 28 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Әйт: "Миңа вәхий кылынды, Аллаһудан хәбәр бирелде, тәхкыйк миннән җеннәрдән бер таифә

Коръәнне тыңлады, ул җеннәр кавемнәренә барып сөйләделәр: "Тәхкыйк без ґәҗәеб Коръәнне

ишеттек!

2. Ул Коръән туры юлга күндерәдер. Без ул Коръәнгә иман китердек, әлбәттә, Раббыбызга

һичкемне тиңдәш кылмабыз".

3. Тәхкыйк Раббыбызның олугълыгы бөек булды, Аның хатыны вә баласы һич булмады.

4. Тәхкыйк безнең ахмакларыбыз Аллаһуга үлчәүсез сүзне әйтә иделәр, ягъни Аллаһуның баласы

бар, дип.

5. Тәхкыйк без Коръән сүзләрен ишетмәс борын уйлый идек, һичбер кеше вә җен заты Аллаһуга

ялган сөйләмәс, дип.

6. Тәхкыйк кеше затыннан булган ирләр, җен затыннан булган ирләргә сыгына иделәр, ул кешеләр

шул җеннәргә ахмаклыкны арттырдылар.

7. Тәхкыйк ул җеннәр уйладылар сез кәферләр уйлаган кеби, Аллаһ һичкемне кубармас, тергезмәс

дип.

8. Коръәнгә иман китереп мөселман булган җеннәр янә әйттеләр: "Без күк тарафына менгән идек,

күкне көчле сакчы фәрештәләр вә атылучы ялкынлы йолдызлар белән тутырылган таптык.

9. Янә без фәрештәләр сүзен ишетер өчен күкләргә менеп урыннарга утырадыр идек, бер җен

хәзер менеп тыңласа, үзе өчен шайтаннар саклап торган ялкынны табар!

10. Без, әлбәттә, белмибез йә җирдәге кешеләргә бер зарар касд ителмәде, әллә Раббылары

аларга һидәятне теләдеме?

11. Дәхи бездән, әлбәттә, яхшылар да бар вә бездә яхшылардан башка явызлар да бар, без,

әлбәттә, төрле юлда булдык.

12. Тәхкыйк без белдек, әлбәттә, Аллаһуны гаҗиз кыла алмабыз, җирдә һәм качып та гаҗиз кыла

алмабыз.

13. Тәхкыйк без Коръәнне ишеткәч аңа иман китердек, берәү Раббысына вә Аның сүзенә ышанса,

ул кеше кимсетелүдән һәм гакылсызланудан курыкмас.

14. Тәхкыйк бездә мөселманнар бар һәм туры юлдан читкә чыгып адашканнар да бар бездә.

Коръән белән гамәл кылып мөселман булган кешеләр туры юлны таптылар.

15. Әмма Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләр – алар җәһәннәмгә утын

булдылар.

16. Әгәр кеше белән җен бар да Коръән күрсәткән туры юлда булсалар, әлбәттә, аларның җиренә

куп су илә сугарыр идек.

17. Шул күп яңгырдан хасил булган байлыкта аларны сынамак өчен. Берәү Аллаһ вәгазе булган

Коръәннән йөз чөерсә аның белән гамәл кылудан баш тартса, Аллаһ ул кешене кертер каты

мәшәкатьле ґәзабка.

18. Тәхкыйк мәсҗидләр Аллаһуга гыйбадәт кылу өчендер, шулай булгач, мәсҗидләрдә Аллаһудан

башкага гыйбадәт кылмагыз һәм кәферләргә дога кылмагыз, вә бидеґәт гамәлләрне эшләмәгез!

19. Тәхкыйк ул Аллаһ колы Мухәммәд г-м аулакта намазга торып, кычкырып Коръән укыганда,

Коръән тыңлау өчен аның янына килеп җеннәр бер-берсенең өстенә өелә яздылар.

20. Әйт: "Мин фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кыламын, Ул – Аллаһуга һичкемне шәрик-тиңдәш

кылмамын", – дип.

21. Әйт: "Мин сезгә зарар китерергә кадир түгелмен һәм сезгә һидәят бирергә дә кадир түгелмен".

22. Әйт: "Әлбәттә, мине Аллаһ хөкеменнән һичкем коткара алмас, әгәр Ул миңа зарар теләсә, мин,

әлбәттә, тапмамын Аллаһудан башка сыгыныр вә ярдәм сорар өчен бер затны."

23. Мәгәр мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештерүче һәм пәйгамбәрлек бурычын үтәүче генәмен.

Берәү Аллаһуга вә Аның расүленә гасый булса аларга каршы торса, тәхкыйк ул кешегә җәһәннәм

уты хәзерләнмештер алар анда мәңге калучылардыр.

24. Хәтта алар үзләренә вәгъдә ителгән ґәзабны күрсәләр, тиз белерләр кемнең ярдәмчесе

зәгыйфьрәк вә азырак икәнлеген.

25. Әйт: "Белмимен сезгә вәгъдә ителгән кыямәт көне якындырмы, әллә Раббым ул кыямәт көненә

озын вакыт билгеләгәнме?

26. Ул яшерен эшләрне белүчедер вә Ул үзенең яшерен эшләренә һичкемне хәбәрдар кылмас.

27. Мәгәр рәсүлләрнең алларыннан вә артларыннан сакчы фәрештәләрен йөртер Иблис зарар

бирмәсен өчен.

28. Ул рәсүлләр Раббылары йөкләгән пәйгамбәрлек бурычларын үтәгәнлекләрен вә шәригать

хөкемнәрен кешеләргә ирештергәннәрен белсен өчен алар янына фәрештәләр билгеләде, вә

расүл тирәсендә булган һәр кешенең эшен Аллаһуның белеме әйләндереп алды, вә Ул – Аллаһ

вөҗүдтә булган һәрнәрсәнең санын беләдер.

[73] МҮЗЗӘММИЛ (БӨРКӘНҮЧЕ) СҮРӘСЕ – 20 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Ий киеме илә бөркәнгән пәйгамбәр.

2. Гыйбадәт өчен төнлә уяу тор, мәгәр төннең беразын йокла, ял ит.

3. Яки төннең яртысыннан бераз азырагын да гыйбадәт өчен тор, яки ярты төнне гыйбадәт өчен

уяу тор.

4. Яки ярты төннән күбрәк тор, вә Коръәнне тәртибе белән тыңлап торган кеше сүзләрне дөрес

аңларлык итеп ашыкмыйча укыгыз!

5. Без, әлбәттә, авыр сүзне сиңа тиз йөкләрбез, ягъни нәфес сөймәгән шәригать хөкемнәрен.

6. Төплә торып намаз, Коръән уку, әлбәттә, нәфескә катырак мәшәкатьтер вә укылышта сүзләре

дөресерәк һәм күңелгә тәэсирлерәктер.

7. Әлбәттә, көндез синең эшләрең күптер, эштән бушангач тынычланып кичләрен Аллаһуга

гыйбадәт кыл!

8. Раббыңның исемен зекер ит, Аңа гыйбадәт кыл һәм гыйбадәттә дөнья уйларыннан кисел,

ныклап киселеп күңелеңне фәкать Аллаһуга багъла!

9. Ул – Аллаһ мәшрикъның вә мәгърибнең Раббысы, һич мәгьбуд юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер,

Аны барча эшләреңдә үзеңә хуҗа итеп ал!

10. Вә аларның хакка каршы сөйләгән мәгънәсез сүзләренә чыда, вә аларны бер тарафка куй

күркәм кую белән!

11. Мине вә Минем белән бергә куй, Коръәнне ялган диюче байларны вә олугъларны, Мин аларны

Үзем хөкем итәрмен, вә аларга бераз вакыт бир!

12. Тәхкыйк Безнең кулыбызда җәһәннәм һәм авыр богаулар бардыр.

13. Дәхи тамакка утыра торган яман ашамлыклар һәм рәнҗеткүче ґәзаб бардыр.

14. Кыямәт көнендә җир вә таулар селкенер, вә таулар җыелып таралган кеби булырлар.

15. Тәхкыйк Без сезгә расүл җибәрдек хакны кабул итүегезгә яки кабул итмәвегезгә гуаһ кылып,

Фиргаунга расүл җибәргәнебез кеби.

16. Фиргаун рәсүлгә карышты дошман булды, Без аны каты тотып һәлак иттек.

17. Ий кешеләр, ахирәт ґәзабыннан ничек котылырсыз, кыямәт көненең катылыгы гөнаһсыз сабый

балаларның чәчләрен агартыр?

18. Ул көннең катылыгыннан кук ярылучы булыр, Аллаһуның вәгъдәсе утәлмеш булды.

19. Тәхкыйк бу Коръән һәммә нәрсәдән хәбәр бирүче, җәннәт юлын күрсәтеп җәннәткә чакыручы

һәм җәһәннәм юлын күрсәтеп аннан тыючыдыр, сездән теләгән кеше Коръән беләк вәгазьләнеп

һәм гамәл кылып Раббысының туры юлына керер.

20. Тәхкыйк синең Раббың беләдер, әлбәттә, син төннең өчтән ике өлешеннән аз гына кимрәк

торып гыйбадәт кыласың, кайвакытта төннең яртысыны торасың, вә кайвакыт өчтән берен

торасың, дәхи синең белән бергә торып бер таифә мөэминнәр гыйбадәт кылырлар. Аллаһ төнне

һәм көнне белеп үлчидер, Аллаһ беләдер, әлбәттә, сез ул төннең барча сәгатьләрен дә ригая

кылып бетерә алмассыз, сезгә җиңеләйтте ул төнне. Төнлә укыла торган намазларда кыйраәтне

үзегезгә бик авыр килмәслек итеп җиңелрәк сүрәләрне укыгыз! Аллаһ белде, сезнең арагызда

авыру кешеләр булыр, вә кайберләре Аллаһуның юмартлыгыннан өмет итеп мал, гыйлем кәсеб

итәр өчен сәфәрдә булырлар, вә кайберләре Аллаһ юлында сугышта булырлар, андый

вакытларда җиңел сүрәләрне укыгыз, вә намазларыгызны укыгыз, вә малларыгыздан зәкят

бирегез һәм изге гамәлләрне Аллаһуга бурыч итеп бирегез ягъни сәваблы эшләрне фәкать Аллаһ

ризалыгы өчен эшләгез, Аллаһ арттырып үзегезгә нигъмәт белән кайтарып бирер. Үзегез өчен

ахирәткә алдан җибәргән яхшылыкларыгызны, изге гамәлләрегезне Аллаһ хозурында табарсыз,

үзегез үлгәннән соң васыятегез буенча бирелгән садакагызга караганда исән вакытыгызда биргән

садакагыз хәерлерәк вә сәвабы да олуграк. Аллаһуның ярлыкавын һәрвакыт сорагыз! Шиксез,

Аллаһ гөнаһларны ярлыкаучы вә рәхимле.

[74] МҮДДӘССИР (БӨРКӘНҮЧЕ) СҮРӘСЕ – 56 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Ий тышкы киеме илә бөркәнгән пәйгамбәр!

2. Торгыл, кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркыт! Мухәммәд г-м җир белән күк арасында тәхеткә

утырган Җәбраил фәрештәне күреп курыкты, тиз генә өенә кайтып ятты һәм Хәдиҗәгә тышкы

киемнәре белән капларга кушты. Шул вакыт Җәбраил ошбу сүрәнен, аятьләрен китерә башлады.

Бу сүрә икенче иңгән сүрәдер.

3. Раббыңны зурлап тәкбир әйт.

4. Вә киемеңне нәҗәсәттән пакь кыл.

5. Аллаһуның ачуына илтә торган эшләрне ташла.

6. Кешегә бернәрсә бирсәң аннан күбрәкне өмет итеп бирмә.

7. Вә Раббың ризасы өчен кәферләрнең дошманлыгына сабыр ит, чыда!

8. Әгәр кыямәт өчен сур өрелсә.

9. Менә шул көн каты көндер.

10. Кәферләргә җиңеллеге юк авыр көндер.

11. Мин халык кылган бер кеше белән Мине ялгызымны гына куй.

12. Мин аңа төрле-төрле күп мал бирдем.

13. Вә үзе янында гына тора торган балалар бирдек, ягъни аталары бай булгач, балалары сәүдә

белән китеп йөрмәделәр.

14. Вә аңа тормышны никадәр киң кылу белән киң кылдым.

15. Моның соңында да Минем аңа мал арттырмагымны өмет итәдер.

16. Юк инде, Бездән яхшылык көтмәсен, тәхкыйк ул Безнең аятьләребезгә карыша иде.

17. Аны бик мәшәкатьле булган ґәзабка кертермен. Ул Вәлид исемле бер бай мөшриктер, Мәккә

мөшрикләре аңа киңәшкә килделәр һәм Коръән вә Мухәммәд хакында аның фикерен сорадылар.

Вәлид әйтте: "Сез Мухәммәдне дивана дисез, бу сүзегез һич дөрес түгел, аның гакыллы икәнлеге

тирә-якка мәгълүмдер. Сез аны сихерче дисез, аның сихер белән шөгыльләнгәне һич заһир

булганы юк. Сез аны ялганчы дисез, аның ялган сөйләгәнен бу көнгәчә һичкем ишеткәне юк, һәм

аның сүзләре шагыйрь сүзенә дә охшамый", – дип. Мөшрикләр: син нинди киңәш бирәсең, аңа ни

дип әйтик, диделәр. Вәлид аларның сорауларына җавап бире алмыйча уйга калды.

18. Тәхкыйк ул – Вәлид Коръән һәм пәйгамбәр хакында ничек мәкерлек кылырга дип фикерләде,

үзенчә халыкларга сөйләргә ялган сүзләр дә хәзерләде.

19. Вәлидкә ләгънәт булсын башы ватылсын – ничек чамалый!

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 45
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.