Latin

Коръән Тәфсире - 23

Total number of words is 3767
Total number of unique words is 1646
33.3 of words are in the 2000 most common words
46.8 of words are in the 5000 most common words
54.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

башка ярдәмче хуҗа юк, вә Ул – Аллаһ үзенең эшләрендә һичберәүне тиңдәш иптәш итмәде".

27. Ий Мухәммәд г-м, Раббың сиңа вәхий кылган Коръәнне кешеләргә укы! Коръәндәге Аллаһ

сүзләрен, Аның хөкемнәрен үзгәртергә көче җитүче зат юк. Әлбәттә, Коръәннән башка тотынырлык

мәхкам нәрсәне тапмассың.

28. Сабыр кыл, нәфесеңне авызлыклап тезгенен таза тот, Аллаһуны зекер ит, иртә-кич ялварып

Раббиларына дога кылучылар белән бергә ул мөселманнар Раббыларының ризалыгын эстиләр,

вә ул фәкыйрь мөселманнардан күзләреңне читкә бормагыл дөньяның байлыгын вә зиннәтен

эстәгәнең хәлдә, вә һәм Без Коръән тәрбиясеннән күңелен гафил буш кылган кешегә итагать итмә,

аңа иярмә, чөнки ул кеше нәфес һавасына ияреп азды вә ул азган кешенең эше хакны аркасына

ыргыту булды.

29. Янә әйт: "Ий кешеләр! Ошбу Коръән Раббыгыздан килгән хак сүзләрдер, туры юл вә гадел

хөкемнәрдер, теләгән кеше Коръән белән гамәл кылып мөэмин булсын вә теләгән кеше Коръән

белән гамәл кылмасын да кәфер булсын! Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым иткән

имансызларга Без ут хәзерләдек, аларны утның ялкыны вә төтене чолгап алыр, әгәр эчәселәре

килеп интексәләр, эчерелер аларга кайнарлыкта эрегән бакыр кеби сасы эрен суы, ул су бик каты

кайнарлыктан, эчкәндә йөзләрен көйдерер, ул нинди кабахәт эчемлектер вә ул урын нинди кабахәт

урындыр.

30. Тәхкыйк гакыллы кешеләр иман китерделәр һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылдылар,

әлбәттә, Без изгелекне күркәмрәк итеп кылучының әҗерен җуймыйбыз.

31. Ул мөэминнәргә мәңгелек җәннәтләр булыр, җимеш агачлары астыннан татлы елгалар агадыр

вә алар анда алтын беләзекләр белән зиннәтләнерләр вә яшел төстә калын һәм нечкә атластан,

парчадан кием киярләр вә яхшы диваннарга утырып хозурланырлар, җәннәт нигъмәтләре ни хуш

нигъмәтләр, вә җәннәтләр алар өчен ни күркәм урындыр.

32. Мөэминнәр илә кәферләргә ике ирне мисал китер: "Ул ике ирнең берсенә ике йөзем бакчасын

бирдек вә ул ике бакчаны хөрмә агачлары белән әйләндердек, вә ул ике бакча арасында игеннәр

үстердек.

33. Ул ике бакча мул уңыш бирде, җимешләреннән һичнәрсә кимемәде вә ул ике бакчаның

уртасыннан елга агыздык.

34. Янә ул ике бакча иясенең бакчадан башка да малы бар иде, мактанып иптәшенә әйтте: "Минем

малым синекеннән күбрәк һәм балаларымның күплеге белән дә синнән куәтлерәкмен".

35. Вә ул иптәше илә бакчасына керде, хәлбуки имансыз булуы белән үзенә золым итүчедер,

иптәшенә әйтте: "Минем бу бакчаларым мәңге бетәрләр дип уйламыйм.

36. Вә кыямәт булыр дип уйламыйм, әгәр син әйткәнчә кыямәт була калса һәм мин Раббыма

кайтсам, әлбәттә, мин ахирәттә бу бакчаларымнан да яхшырак бакчалар табармын", – дип.

37. Мөэмин иптәше җавап биргән хәлдә әйтте: "Әйә син төп атаң Адәмне балчыктан халык кылучы

Аллаһуга иман китермәдеңме? Соңра һәр кешене ата-аналарының мәниләреннән яратты, соңра

сине ир хәленә китерде.

38. Син ни әйтсәң әйт, ләкин мин әйтәм: Ул – Аллаһ минем Раббым вә Раббыма һичкемне тиңдәш,

иптәш кыйлмамын.

39. Бакчаңа кергәндә Аллаһ теләгән эш була вә һичбер эшне кылырга куәт юк, мәгәр Аллаһ ярдәм

бирсә генә куәт була дип керсәң иде. Әгәр син мине мал вә бала җәһеттән үзеңнән ким күрсәң.

40. Мин өмет итәмен иманым сәбәпле Раббым миңа синең бакчаларыңнан артыкны бирер дип тә,

синең бакчаларыңа күктән һәлак итәчәк бернәрсәне җибәрер дә, бакчаларың аяклар тая торган

шома җир булып калыр.

41. Яки бакчаңның суын җиргә батырыр, ул суны кире кайтару өчен бер нинди хәйләгә кадир

булмассың", – дип.

42. Мөэмин иптәше әйткәнчә, кәфернең бакчасы һәлак ителде, бакчасын гүзәлләтер өчен сарыф

иткән малының вә бакчасының һәлак булганын күргәч, ике кулын бер-берсенә сугарга тотынды,

чөнки ике бакчасының да җимеш агачлары һәммәсе егылып җимешләре өстенә төшкән иде, вә

әйтте: "Әгәр Раббыма һичкемне шәрик кылмаган булсам, бу хәл булмас иде", – дип.

43. Вә ул кәфергә Аллаһудан башка ярдәм бирүчеләр булмады һәм үз көче белән дә котыла

алмады.

44. Кыямәт көне булганда вәлайәт һәм ярдәм итмәк фәкать Аллаһуга хастыр вә ул вәлайәт

хактыр, вә Аллаһуның сәвабы – нигъмәте һәркемнекеннән хәерледер һәм Аллаһуга итагать итүнең

ахыры башкача итагать итүнең ахырыннан хәерледер.

45. Кешеләргә дөнья тереклеген мисал итеп күрсәт, ул дөнья Без күктән иңдергән яңгыр суы

кебидер: ул яңгыр белән җир йөзеңдәге үсемлекләр үсеп бер-берсенә кушылдылар, соңра үләннәр

кибеп саргайды вә җил очырып алып китте, ягъни дөнья җилгә очкан үлән кеби, бер көнне юк

булачак. Аллаһ һәрнәрсәгә көче җитә торган булды.

46. Мал һәм балалар дөнья тереклегенең зиннәтләредер, әмма мәңге калачак нәрсә изге

гамәлләрдер, ул изге гамәлләр Раббың хозурында дөнья малыннан һәм балалардан

хәерлерәктер, нигъмәт йөзеннән һәм кешенең өмет иткән нәрсәсенең яхшырагыдыр.

47. Кыямәт көнендә тауларны җир белән күк арасында очырып йөртербез вә син ул көндә җирне,

тау, таш, урман булмаганы хәлдә ялангач күрерсең, вә ул көндә барча кешеләрне кубарырбыз,

кубармыйча һичкемне калдырмабыз.

48. Кубарылгач, саф-саф итеп Раббыңа тапшырылырлар. Тәхкыйк хозурымызга килдегез әүвәлдә

халык кылганыбыз кеби, ялангач хәлегездә, бәлки сез уйладыгыз каберләрегездән кубарырбыз

дигән вәгъдәбездә тормабыз, дип.

49. Ул көндә һәркемнең гамәл дәфтәре алдына куелыр вә гөнаһлы кешеләрне дәфтәрләренә

язылган гөнаһларыннан куркучы күрерсең һәм әйтерләр: "Безгә һәлакәтлек килде, ни булды бу

дәфтәргә, гөнаһларыбызның кечкенәсен дә, зурысын да калдырмаган, мәгәр барын да санаган,

язган", – дип. Вә кылган эшләренең җәзасын хәзерләнеп куелган табарлар. Раббың һичкемгә

золым итмәс.

50. Менә Без фәрештәләргә әйттек: "Адәмгә сәҗдә кылыгыз!" Һәм сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис

сәҗдә кылмады, ул җеннән иде, Раббысының әмереннән чыкты. Әйә сез Адәм балалары, Минем

урныма ул Иблисне вә аның нәселен дус тотарсызмы? Бит алар сезгә дошманнардыр. Залимнәр

өчен ни яман алмаштыру булды Аллаһуга итагать итүне Иблискә итагать итү белән.

51. Мин җир вә күкләрне халык кылганда Иблисне вә аның балаларыны ярдәмгә хазир итмәдем

һәм үзләрен яратканда да хазир итмәдем вә хак диннән адаштыручыларны үземә ярдәмче итеп

алмадым.

52. Ул көндә Аллаһ мөшрикләргә әйтер: "Миңа шәрик кылган сынымнарыгызны чакырыгыз". Һәм

алар сынымнарын ярдәмгә чакырдылар, ләкин сынымнар кабул итмәделәр вә мөшрикләр илә

сынымнар арасына җәһәннәм бер чокыр кылдык шунда төшеп һәлак булырлар.

53. Гөнаһлы кешеләр утны күргәч, әлбәттә, белерләр анда төшәчәкләрен вә ул уттан котылып

барачак җир тапмаслар.

54. Кешеләр вәгазьләнсеннәр өчен бу Коръәндә һәрнәрсәгә мисал бәян кылдык. Явыз инсан күп

мәсьәләдә батылны яклап хакка каршы ызгышыр булды.

55. Аллаһудан һидәятне күрсәтүче Коръән килгәннән соң кешеләрне иман китерүдән һәм тәүбә

итеп Раббыларыннан гафу сораудан нәрсә тыя, һичнәрсә тыймый, мәгәр аларга әүвәлгеләрне

һәлак итүдә кылган гадәтебезнең килүе яки аларга күренеп килә торган ґәзаб тыя, ягъни алар

һәлак итә торган ґәзабны күрмичә иман китерәчәк түгелләр.

56. Без пәйгамбәрләрне фәкать Аллаһуга итагать иткән мөэминнәрне шатландырсыннар вә

Аллаһуга итагать итмәгән динсезләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытсыннар өчен генә

җибәрәбез. Вә кәферләр батылны яклап ызгышырлар Коръәнне ялганга чыгарулары өчен, һәм

алар Безнең аятьләребезне вә җәһәннәм ґәзабы белән куркытылуларын уенга саныйлар.

57. Раббысының вәгазьләре белән вәгазьләнеп тә аннан баш тарткан кешедән дә залимрәк кеше

булырмы, ул үзе эшләгән явыз эшләрен онытты. Инде аңламасыннар өчен күңелләренә пәрдә

кылдык вә хак сүзне ишетмәсеннәр өчен колакларын саңгыраулы кылдык. Әгәр син аларны

һидәяткә чакырсаң, мәңге һидәяткә күнелмәсләр.

58. Синең Раббың гөнаһларны ярлыкаучы вә рәхмәт ияседер, әгәр эшләгән гөнаһлары өчен

аларны ґәзаб белән тотарга теләсә иде, әлбәттә, дөньяда ук ашыктырып ґәзаб бирер иде. Бәлки

аларны ґәзаб итәр өчен вәгъдә ителгән кыямәт көне бардыр, вә алар Аллаһудан башка качачак

урын һич тә тапмаслар.

59. Вә һәлак булган шәһәрләрне Без һәлак иттек, золым итүләре сәбәпле, вә аларның һәлак

булуы өчен билгеле вакыт кылдык.

60. Муса г-м хезмәтчесе Юшәгъга әйтте: "Әлбәттә, туктамыйча китәрмен ике диңгезнең кушылган

җиренә барып җиткәнче, яки туктамыйча озын заман китәрмен."

61. Ике диңгез кушылган җиргә килгәч, балыкларын онытып киттеләр, һәм юлда ашарга дип алган

кипкән балыклары терелеп, суны ярып, диңгезгә карап китте.

62. Балыклары онтылып калган җирдән озак җир киткәч Муса г-м хезмәтчесенә әйтте: "Төшке

ашаячак азыгыбызны китер, хәзер ашыйк, (ул азыклар диңгезгә киткән балык иде) тәхкыйк бу

сәфәребездә безгә мәшәкать вә ачыгу иреште."

63. Хезмәтчесе Мусага әйтте: "Белдеңме, ике диңгез кушылган җирдә таш өстендә балыкны

онытып калдырдым, ул балыкның калганлыгын сиңа әйтергә миңа оныттырмады һичнәрсә, мәгәр

шайтан оныттырды, вә ул балык диңгезгә юл тотты бик гаҗәеб хәлдә".

64. Муса г-м әйтте: "Безнең балыкны онытып калдыруыбыз без эзли торган Хозыр г-мнең анда

булуына галәмәттер". Һәм барган эзләреннән кире кайттылар хәбәрләрене сөйләшкән хәлдә.

65. Таптылар Безнең колыбыздан бер колны, ул Хозыр г-м иде, ул колыбызга үзебездән рәхмәт

бирдек вә Без аңа үзебездән гыйлем өйрәттек.

66. Муса г-м Хозыр г-мгә әйтте: "Мин сиңа ияримме үзең өйрәнгән хаклыкны миңа да өйрәтүең

өчен?"

67. Хозыр г-м әйтте: "Синең минем белән йөрергә чыдамлыгың җитмәс.

68. Пәйгамбәр булган хәлеңдә ничек чыдарсың, мин эшли торган эшләрнең Заһирләре тыелган

эшләрдер, әмма серләренә синең белемең җитмидер".

69. Муса г-м әйтте: "Аллаһ теләсә мине синең кылган эшләреңә сабыр итүче табарсың вә синең

әмерләреңә каршылык күрсәтмәм".

70. Хозыр г-м әйтте: "Әгәр син миңа иярсәң, мин эшли торган эшләрне ник эшлисең дип сорама,

аның дөреслеге мин сиңа бәян иткәнчә".

71. Һәм икәү су буйлап киттеләр, бара торгач, бер көймәгә утырдылар, Хозыр г-м ул көймәне балта

белән тиште. Муса г-м әйтте: "Кешеләрен суга батырмак өчен көймәне тиштеңме? Тәхкыйк син һич

ярамаган эшне кылдың".

72. Хозыр г-м әйтте: "Ий Муса, мин сиңа әйтмәдемме минем белән йөрергә сабырлыгың җитмәс,

дип?"

73. Муса г-м әйтте: "Онытып васыятеңне тотмавым сәбәпле миңа җәза бирмәгел вә эшемдә яки

сиңа иярмәктә миңа авырлыкны йөкләмәгел!"

74. Һәм көймәдән чыгып юлларына киттеләр, барганда уйнап йөрүче балаларга очырап,

араларыннан бер матур сабыйны Хозыр г-м үтерде, Муса г-м әйтте: "Әйә гөнаһтан пакь баланы

үтердеңме, ул һичкемне үтермәгән иде? Тәхкыйк син бу юлы яманрак эш кыйлдың!"

75. Хозыр г-м әйтте: "Әйә мин сиңа әйтмәдемме минем белән йөрергә чыдамлыгың җитмәс, дип".

76. Муса г-м әйтте: "Әгәр моннан соң янә синнән бер нәрсәне сорасам, ул вакытта мине юлдаш

кылмассың, тәхкыйк минем тарафтан булган гозерләрне тыңлап чигенә җиткердең, моннан соң

гозер күрсәтергә хәлем калмады".

77. Һәм икәү юлларына киттеләр, хәтта бер шәһәргә җиттеләр, шәһәр кешеләреннән ашарга

сорадылар, шәһәр кешеләре аларны кунак итеп ашатудан баш тарттылар, ашатмадылар. Алар

шәһәрдә бер койма таптылар, ул койма егылырга якынлашкан иде, Хозер г-м ул койманы кулы

белән турайтып куйды. Муса г-м әйтте: "Әгәр син теләсәң бу хезмәтең өчен хак алган булыр идең,

шуңа ашарга алган булыр идек".

78. Хозер г-м әйтте: "Бу вакыт бер-беребездән аерылмак вакытыдыр. Мин эшләгән эшләргә каршы

дәшмичә торырга чыдамлыгың җитмәгән нәрсәләрнең тәэвилен хәзер сиңа бәян кылырмын".

79. Әмма мин тишкән көймә суда кәсеп итә торган мескеннәрнеке иде. Мин бу көймә мескеннәрнең

үзләренә калсын өчен аны гаепләргә теләдем, чөнки аларның артында залим патша бар, һәр

яхшы көймәләрне талап аладыр.

80. Әмма мин үтергән бала имансыз булып, ата-аналары мөэминнәр иде, без курыктык, ул бала

үзенең азгынлыгы белән ата-анасына авырлык һәм кайгы китерер дип.

81. Без теләдек Раббылары ул бала урнына хәерлерәк вә пакь булган һәм мәрхәмәтлектә атаанасына якынрак балага алмаштыруын.

82. Әмма мин турайткан койма шәһәрдә ике ятим баланыкы иде, ул койма астында ятимнәр өчен

яшергән мал бар иде, вә аларның аталары изге кеше иде, синең, Раббың теләде, ул ике ятимнең

үсеп гакыллы булуларын һәм үсеп җиткәч малларын чыгарып алуларын, шуның өчен коймаларын

турайтуым аларга Раббыңнан рәхмәттер. Ий Муса, бу эшләрне мин үзлегемнән эшләмәдем, мәгәр

Аллаһ әмере белән эшләдем. Ошбу сиңа бәян кыйлган нәрсәләр синең дәшми торырга

сабырлыгың җитмәгән нәрсәләрнең тәэвиледер.

83. Ий Мухәммәд г-м, синнән Зүл-карнәен хәленнән сорыйлар. Әйт: "Мин сезгә аның хәленнән

хәбәр бирермен".

84. Без Аңа җир өстендә һәрнәрсәдән файдаланырга мөмкинлек бирдек вә аңа җир өстендә тизлек

белән йөри торган сәбәпне бирдек һәм һәр эшнең сәбәбен бирдек.

85. Һәм җир өстендә йөрү сәбәбенә иярде.

86. Сәбәп белән кояш бата торган таманга иреште, кояшның балчыклы чишмәгә батканын күрде,

вә кояш баткан таманда бер кавемне тапты. Без әйттек: "Ий Зүл-карнәен, теләсәң ул кавемне

имансыз булганнары өчен ґәзаб кыл, вә теләсәң аларга яхшылык итеп шәригатьне өйрәт".

87. Зүл-карнәен әйтте: "Әмма иман китермичә үзенә золым кылган кешене, әл

бәттә, Без аны үтермәк белән газап кылырбыз, соңра Раббысына хөкемгә кайтарылыр, һәм

Раббысы аны бик яман каты ґәзаб белән ґәзаб кыйлыр.

88. Әмма берәү иман китереп изге гамәлләр кылса, әлбәттә, аңа изге җәза яхшылык булыр, вә

әмерләребездән җиңел булганын аңа әмер итәрбез".

89. Соңра Зүл-карнәен мәшрыйкка ирештерә торган сәбәпкә иярде.

90. Хәтта кояш чыга торган таманга иреште, вә ул җирдә кавемне тапты, өсләренә кояш чыгадыр

кояш кызулыгыннан сакланырга Без аларга пәрдә ягъни күләгә кылмадык.

91. Зүл-карнәенне мәшрыйкка ирештерүе дә мәгърибкә ирештерүе кебидер. Зул-карнәен кулында

булган гаскәр, корал вә башка нәрсәләрне белем белән ихата кылдык.

92. Соңра янә алып барып җиткерә торган сәбәпкә иярде.

93. Хәтта ике тау арасына ирешкәндә шул ике тау алдында бер төрле кавемгә юлыкты, ул кавем

белән бик авырлык илә генә аңлаштылар.

94. Алар әйттеләр: "Ий Зүл-карнәен, шушы ике тау арасында яшәгән Йәэҗүҗ вә Мәэҗүҗ кавеме

җир өстендә төрле фәсәдләрне кылалар, безгә зарар ирештерәләр, алар белән безнең уртабызга,

шушы ике тау арасына бөек дивар (плотина) корсаң, без сиңа хезмәт хакын түләр идек".

95. Зүл-карнәен әйтте: "Раббым миңа биргән гыйлем хикмәте сез бирә торган малдан

хәерлерәктер, сездән мал алмыйм, миңа фәкать кул көче белән ярдәм итәрсез, Аллаһ ризасы

өчен мин сезнең белән алар арасына тау кеби койма ясап бирермен.

96. Инде миңа иске тимер кисәкләрен китерегез! Ике тау арасына тимерләрне утыннар белән

аралаштырып, тау биеклегендә өйделәр, инде яндырып утыннарның көлен очырыгыз диде. Хәтта

утыннар каты янып тимерләр эреп ут кеби булгач әйтте: "Миңа эрегән бакыр китерегез эрегән

тимер өстенә коярмын".

97. Йәэҗүҗ, Мәэҗүҗ бу дивардан чыгарга кадир булмаслар вә тимер илә бакырдан ясалуы өчен

аны тишеп чыгарга да көчләре җитмәс.

98. Зүл-карнәен әйтте: "Бу диварны сезгә ясап бирмәклегем Раббымнан рәхмәттер. Раббым

вәгъдә кылган кыямәт килсә, Ул без ясаган диварны җир белән тигезләп тузан кыйлыр,

Раббымның вәгъдәсе хак булды".

99. Йәэҗүҗ, Мәэҗүҗнең чыккан көнеңдә аларны бер-берсе илә аралаштырып кайнаган су кеби

кылырбыз. Кубарылмак өчен сурга өрелсә барча кешеләрне хисаб өчен мәхшәргә җыярбыз.

100. Кыямәт көнеңдә җәһәннәмне кәферләргә бик якын итеп гарыз кылырбыз.

101. Дөньяда вакытта аларның күзләре Минем вәгазем булган Коръәннән пәрдәләнгән иде һәм хак

булган Коръән сүзләрен ишетергә дә кадир түгел иделәр.

102. Әйә мөшрикләр, Безнең колларыбыз фәрештә, Гыйса, Гозәерләрне мәгъбуд тотып та ул

коллар аларга ярдәм итәрләр дип уйлыйлармы? Тәхкыйк Без җәһәннәмне кәферләр өчен иңәчәк

урын кылдык.

103. Әйт: "Әйә мин сезгә хәбәр биримме гамәлдә алданучырак каты хәсрәткә тиешлерәк

кешеләрдән.

104. Ул алданучы кешеләрнең дөньяда гамәлләре батыл булды, ягъни барча эшләре Аллаһуга

каршы булды, шулай булса да яхшы эш эшлибез, изге гамәл кылабыз дип уйлыйлар".

105. Ул алданучылар Раббиларының аятьләренә һәм кубарылып Аллаһуга юлкуга ышанмадылар,

һәм аларның барча гамәлләре юкка чыкты, кыямәт көнендә алар өчен үлчәү куймабыз чөнки

үлчәргә саваплары булмас.

106. Бу – җәһәннәм аларга тиешле булды кәфер булганнары өчен һәм аятьләребезне вә

рәсүлләребезне мәсхәрә кылганнары өчен.

107. Дөреслектә иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылган хак мөэминнәргә Фирдәүс

җәннәте иңә торган кунак йорты булыр.

108. Ул җәннәттә мәңге булганнары хәлдә аннан башка урынга күчүне теләмәсләр.

109. Әйт кешеләргә: "Әгәр диңгез суы яза торган кара булса, Раббымның гыйлем, хикмәт сүзләрен

язмак өчен, әлбәттә, диңгез бетәр иде Раббымның гыйлем, хикмәт сүзләре бетүдән элек, әгәр ул

диңгез хәтле янә диңгезләрне кара ясасак та".

110. Әйт: "Мин сезнең кеби бер инсанмын, миңа Аллаһудан вәхий булды сезнең Илаһәгез – барча

вөҗудкә бер генә Илаһә дип. Әгәр берәү Раббысына яхшы хәлдә юлыкмакны теләсә, ул кеше

яхшы эшләрне эшләсен, изге гамәлләрне кылсын, әмма Раббысына гына тиешле булган

гыйбрәтенә һичкемне шәрик-тиңдәш кылмасын!"

[19] МӘРЬЯМ СҮРӘСЕ – 98 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Кәф һә йә ґәен сад. Мәгънәсен фәкать Аллаһ белер.

2. Түбәндә укылачак аятьләр Раббыңның колы Зәкәрьягә Аның рәхмәтенең бәянедер.

3. Зәкәрья г-м теләгән нәрсәсен сораганда Раббысына яшерен тавыш белән нида кылды.

4. Әйтте: "Ий Раббым, минем сөягем зәгыйфьләнде вә башым ак чәчләр белән тулды, вә мин ий

Раббым, сиңа кылган догамнан кире кайтарылучы булмадым, һәрвакыт догамны кабул кылдың.

5. Үлгәнемнән соң вәли булып калачак кемсәләрнең золым ителүләреннән куркамын, ә минем

хатыным бала тудырмый торган кысыр булды, үзеңнең фазълыңнан миңа бер изге угыл биргел!

6. Ул угыл миңа варис булыр вә Ягькуб балаларына варис булыр, вә Рабби ул угълымны үз

каршыңда разый кыл!

7. Ий Зәкәрья, Без сине сөендерәбез бер угыл белән, аның исеме Яхъядер. Моннан элек ул

исемдә һичкемне кылмадык.

8. Әйтте Зәкәрья: "Йә Рабби, ничек минем угълым булыр икән, хәлбуки хатыным кысыр, үзем

картлыкның ахыр чигенә җиттем?"

9. Аллаһ әйтте: "Әйе эш син әйткәнчәдер, ләкин синең Раббың болай әйтте: карт көнегездә сездән

бала китерү Миңа бик җиңел, тәхкыйк Мин сине халык кылдым Яхъядан элек, син ул вакытта һич

нәрсә түгел идең."

10. Зәкәрья г-м әйтте: "Йә Рабби, хатынымның балага калганлыгын белдереп миңа бер галәмәт

бир!" Аллаһ әйтте: "Галәмәт сиңа шул булыр, чирләмәгән хәлендә, тоташтан өч кич кешеләр

белән сөйләшә алмассың."

11. Хатыны балага калган көн михрабтан чыгып кавеме янына барды – сөйләшә алмыйдыр иде,

иргә вә кичке намазларны укырсыз дип кавеменә ишарәт илә аңлатты.

12. Ий Яхъя! Ал Тәүратны ныклап, куәт белән! Вә Без Яхъяга сабый чагында хикмәт, гыйлем

бирдек.

13. Без Яхъяга бирдек рәхимле булуны вә зәк итеп яки көферлек, мөшриклек кереннән пакьлекне

бирдек. Вә ул Аллаһудан куркучы тәкъва булды.

14. Вә ата-анасына изгелек итүче иде, вә ул Аллаһуга гөнаһкәр булмады һәм тәкәбберлек

кылмады.

15. Вә Яхъяга туган көнендә вә үлгән көнендә һәм дә кабердән кубарылган көндә Аллаһудан

сәламнәр булды.

16. Ий Мухәммәд г-м, Коръәндә хәзрәт Мәрьям кыйссасын зекер ит! Менә ул Мәрьям, үзенең

якыннарыннан аерылып өенең шәрыкъ тарафына чыкты юынмак өчен.

17. Алар якын урында булу сәбәпле күрмәсеннәр өчен ул пәрдә корды, һәм җибәрдек Мәрьямгә

Җәбраил фәрештәбезне, ул Мәрьямгә камил яшь егет сурәтендә күренде.

18. Мәрьям әйтте: "Мин синең шәреңнән Аллаһуга сыгынамын, әгәр син тәкъва мөэмин булсаң,

миңа якын килмә."

19. Җәбраил әйтте: "Мин Раббыңның расүлемен, сиңа гөнаһтан пакь бер бала һибә итмәк өчен

килдем."

20. Мәрьям әйтте: "Минем ничек балам булсын? Мине һичбер ир тотканы юк һәм мин зина кылучы

да булмадым."

21. Җәбраил әйтте: "Ий Мәрьям, эш әлбәттә син әйткәнчә, ләкин Раббың әйтәдер: "Атасыз бала

тудыру Миңа бик җиңел. Без аны атасыз тудырдык, кодрәтебезгә ґәламәт булсын вә аңа

ияргәннәргә рәхмәт булсын өчен, аның атасыз тууы әзәлдә хөкем ителгән әмер булды, әлбәттә,

гамәлгә ашар.

22. Җәбраил Мәрьямнең җиңеннән өрде, Мәрьям Гыйсага йөкле булды, һәм корсагындагы йөген

күтәреп, кавеменнән аерылып, ерак җиргә китте.

23. Бала табуның авырлыгы китерде ул Мәрьямне хөрмә агачының кәүсәсенә. Мәрьям әйтте: "Бу

хәлне күрмәс борын үлгән булсам ни булыр иде һәм үлеп онытылып беткән булсам".

24. Мәрьямнең урыныннан түбән җирдән Җәбраил кычкырды: "Ий Мәрьям, кайгырма, тәхкыйк

Раббың аяк астыңда чишмә кылды".

25. Йә Марьям, хөрмә агачының кәүсәсеннән тотып үзеңә таба селкет, төшерер сиңа яңа өлгергән

хөрмә җимешен.

26. Ул хөрмәне аша вә чишмә суын эчкел, ул угълың Гыйса белән күзең карарланып, кайгың

бетсен! Әгәр бер кешене балаңнан ягъни балаң хакында синнән сорар күрсәң, әйт: "Мин Аллаһ

ризасы өчен һичкем белән сөйләшмәскә нәзер әйттем, шуның өчен бу көндә һичкем белән

сөйләшмим".

27. Гыйсаны тудыргач кавеме янына күтәреп килде. Кавеме әйттеләр: "Ий Мәрьям, ярамаган олугъ

эш белән килдең".

28. Ий Һарунның кыз кардәше, атаң Ґимран яман юлда түгел иде, анаң да азгын түгел иде.

29. Мәрьям, угълы Гыйса белән сөйләшергә ишарәт итте. Алар әйттеләр: "Безне мәсхәрә итәсең,

бишектәге сабый бала белән ничек сөйләшик?"

30. Гыйса аларның сүзләрен ишеткәч әйтте: "Мин Аллаһу тәгаләнең колымын, Ул миңа китап

бирде һәм мине пәйгамбәр итте."

31. Кайда гына булсам да кешеләр өчен мине мөбарәк – файдалы итте, вә миңа намаз укырга

әмер итте һәм зәкят бирергә әмер итте терек булган вакытымда.

32. Янә анама изгелек итүче кылды, мине тәкәбберләнүче вә үзенә гөнаһ эшләүче кылмады.

33. Туган көнемдә вә үлгән көнемдә һәм кабердән кубарылган көнемдә Аллаһудан миңа

сәламдер".

34. Ошбу сүзләрне сөйләүче кеше Мәрьям угълы Гыйсадыр, насара ихтыйлаф итә торган сүзләр

арасыннан хак сүзләрне сөйләде.

35. Бала тудырмак Аллаһуга лаек булмады, Ул бала тудыру кимчелегеннән пакь! Әгәр бер нәрсәне

булдырырга теләсә, ул нәрсәгә фәкать: Бул, дип әйтер, ул нәрсә шундук булыр.

36. Тәхкыйк Аллаһ минем һәм сезнең дә Раббыгыз, Аңа гыйбадәт итегез! Аллаһуга гыйбадәт кылу,

Коръән өйрәтүе буенча дин тоту, туры юлдыр.

37. Мәрьям ирсез бала тудыргач, кешеләр араларында ихтыйлаф иттеләр, ни каты үкенеч хакны

инкяр итүчеләргә, ґәзабы каты, куркынычы олугъ булган кыямәт көненең килүеннән.

38. Алар Безнең хозурыбызга килгән көннәрендә яхшы ишетерләр вә яхшы күрерләр, ләкин

Аллаһуга карышып залим булган кешеләр ул көндә ачык адашуда – алданудадыр.

39. Ґәзаб киләчәге белән хөкем ителгән хәсрәтле көн белән аларны куркыт! Алар ґәзабның

килүеннән гафләттәләр, алар иман китерәчәк түгелләр.

40. Әлбәттә, Без җиргә вә җирдә булган һәр нәрсәгә варис булырбыз вә ахирәттә алар Безгә

кайтарылырлар.

41. Ибраһим г-мнен. Коръәндәге хәбәрен зекер ит! Ул гаять дөрес сүзле изге пәйгамбәр булды.

42. Ибраһим әйтте: "Ий атам, ни өчен ишетми, күрми һәм сиңа файда да, зарар да ирештерә

алмый торган нәрсәгә гыйбадәт кыласың?

43. Ий атам, Аллаһудан миңа гыйлем вә дәлилләр килде, ул гыйлем вә дәлилләр синдә юк, миңа

ияр, туры юлга күндерермен!

44. Ий атам, шайтанга гыйбадәт кылма чөнки шайтан Аллаһуга гөнаһкәр булды.

45. Ий атам, сине Аллаһ ґәзабы тотуыннан куркамын, ул вакытта ґәзаб эчендә шайтанга якын

булырсың".

46. Ибраһимның атасы әйтте: "Ий Ибраһим, син безнең Илаһәләребездән баш тартасыңмы? Әгәр

ул эшеңнән туктамасаң, әлбәттә, мин сине ташлар белән атармын. Мине ялгыз калдырып күп

вакытка кит!"

47. Ибраһим г-м әйтте: "Ярый алай булса сәламәт вә тыныч бул, мин сине мәҗбүр итмәм, синең

өчен Раббымнан гафу итүен сорармын, чөнки, Ул догаларымны кабул итә иде.

48. Инде үзегезне вә Аллаһудан башка мәгъбудләрегезне ташлап китәмен. Мин Раббыма дога

кыламын, Раббыма кыйлган догаларымның кире кайтарылмавын өмет итәмен".

49. Ибраһим г-м мөшрикләрдән вә Аллаһудан башканы тоткан мәгъбудләреннән аерылып киткәч,

Без аңа Исхакны вә аның угълы Ягъкубны бирдек, вә барын да пәйгамбәр кылдык.

50. Вә Без аларга рәхмәтебездән мал вә балалар һәм пәйгамбәрлек бирдек, дәхи аларга һәрбер

дин әһәле каршында яхшы вә дөрес сөйләүче тел бирдек, һәр дин әһәле аларны мактап сөйлиләр.

51. Янә Муса г-мне Коръәннән сөйлә: ул Аллаһуга гыйбадәттә вә Аңа итагать итүдә бик ихлас

булды, вә кешеләргә Ислам динен өйрәтер өчен Аллаһудан җибәрелгән пәйгамбәр булды.

52. Вә Без Мусаның уң ягында булган Тур тавыннан аңа кычкырдык, вә яшерен сөйләшер өчен аны

үзебезгә якын кылдык.

53. Вә Без аңа рәхмәтебездән кардәше Һарунны ярдәмче пәйгамбәр итеп бирдек.

54. Янә Коръәннән Исмагыйл г-мне сөйлә, дөреслектә ул вәгъдәсендә бик таза торучы иде, вә ул

Аллаһудан җибәрелгән пәйгамбәр иде.

55. Вә ул үз кавемен намаз укырга, зәкят бирергә әмер итә иде, вә ул Раббысы хозурында һәр эше

өчен ризаланмыш иде, ягъни Аллаһ аңардан разый иде.

56. Янә Коръәннән Идрис г-мне сөйлә, дөреслектә ул гаять хакны сөйләүче пәйгамбәр иде.

57. Вә Без аны күтәрдек югары урынга, күккә яки җәннәткә.

58. Югарыда зекер ителгән пәйгамбәрләр, аларга Аллаһ пәйгамбәрлекне ингам кылды, Адәм г-м

балаларыннан Идрисне, вә көймәдә Нух г-м белән бергә күтәрдек Без кешеләрнең балаларыннан

Ибраһим г-мне, вә Ибраһим балаларыннан, вә Исмагыйл г-м балаларыннан Исхак, Ягькуб, Муса,

Һарун, Зәкәрья, Яхъя вә Гыйсаларны пәйгамбәр кылдык. Ошбу зекер ителмеш затлар, Безнең

туры юлга күндерелмеш вә пәйгамбәрлеккә сайланмыш кешеләр. Әгәр аларга Аллаһуның

аятьләре укылса, сәҗдәгә китеп елыйлар.

59. Ул пәйгамбәрләрдән соң явыз кавем килде, алар намазларын кичектереп, казага калдырып яки

бөтенләй укымыйча заигъ иттеләр, вә шәһвәткә, нәфес теләгән нәрсәләргә иярделәр, алар тиздән

ахирәттә явыз газапка очраучылардыр.

60. Мәгәр иман китереп, тәүбә итеп төзәлеп изге гамәлләр кылганнары җәннәткә керерләр, аларга

хаксыз золым итү булмас.

61. Алар кереп торачак җәннәтне Аллаһ үзенең сөекле колларына вәгъдә кылды ул җәннәтне

күрсәтмичә, тәхкыйк Аллаһудан вәгъдә кылынган җәннәт вәгъдә кылынган кешеләргә килүче

булды, килми калмас.

62. Алар җәннәттә кирәкмәгән буш сүзләрне ишетмәсләр, мәгәр фәрештәләрнең сәламен

ишетерләр, дөньядагы иртә белән көндез арасы вакыт үткән саен, ягъни ике ашау арасы хәтле

вакыт үткән саен ризыклары килеп торыр.

63. Колларыбызның тәкъваларын ошбу җәннәткә варис итәрбез.

64. Җәбраил г-м әйтте: "Мин вәхий белән үз белдегем илә теләсәм кайчан иңмәмен, мәгәр ий

Мухәммәд г-м Раббыңның әмере белән генә иңәрмен. Ягъни Мухәммәд г-м бер сорауга җавапны

иртәгә бирермен дигән, ләкин Аллаһ теләсә димәгән. Шуның өчен Җәбраил г-м ике атна килми

торган. Алдыбызда булган нәрсәләр вә артыбызда булган нәрсәләр һәм шул ике арада булган

нәрсәләр һәрбер хәлләр фәкать Аллаһуга хас. Ий Мухәммәд, Раббың сине онытыр булмады.

65. Ул – Аллаһ җир вә күкләр вә җир белән күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысы, Аңа

гыйбадәт кыл һәм Аның гыйбадәтенә сабыр ит, чыда! Әйә син беләсеңме Аллаһ белән бер

исемнәрдә булган берәр затның барлыгын? Әлбәттә юк!

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 24
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.