Latin

Коръән Тәфсире - 30

Total number of words is 3582
Total number of unique words is 1538
31.3 of words are in the 2000 most common words
45.5 of words are in the 5000 most common words
53.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

62. Кыямәт көнне Аллаһ нидан кылып әйтер: "Кайда Минем Шәрикләрем, сез аларны Миңа тиңдәш

дип низагълаша идегез.

63. Үзләренә ґәзап ваҗеб булган азгынлыкта булган кешеләрнең башлыклары әйтерләр: "Ий

Раббыбыз, ошбу кешеләрне без аздырдык, ләкин без аларны азгынлыкка көчләмәдек, безнең

вәсвәсәбез белән азгынлыкны ихтыяр иттеләр, ий Рабби без алардан биздек, сиңа кайттык, алар

безгә гыйбадәт кылмадылар бәлки үз нәфесләренә итагать иттеләр", – дип.

64. Аларга әйтелер: "Аллаһуга тиң кылган сынымнарыгызны чакырыгыз, сезне ґәзабтан

коткарсыннар, сынымнарыны ярдәмгә чакырырлар, ләкин сынымнарның чакыруны кабул итәргә

һәм ярдәм итәргә кадир булмаслар, әнә шул хәлдә ґәзабны күрерләр, әгәр хак юлга күнелгән

булсалар, әлбәттә, ґәзабны күрмәс иделәр.

65. Кыямәт көнне Аллаһ кәферләргә нида кылыр һәм әйтер: "Минем рәсүлемнең Аллаһуны берләү

хакындагы сүзләрен ничек кабул иттегез?

66. Ул көндә файда итәчәк дәлил һәм җавап аларга табылмас, һәм алар дөньяда мөшкел

нәрсәләрне бер-берсеннән сораган кеби, ничек җавап бирик, дип, сорашмаслар, бәлки хәйран

булып сөйләмәсләр.

67. Әмма берәү исән һәм куәтле чагында ширектән һәм башка гөнаһлардан тәүбә итсә, һәм иман

китереп изге гамәлләр кыйлса, әнә шул кешенең котылучылардан булып Аллаһуның рәхмәтенә

ирешмәклеге якындыр.

68. Раббың теләгене вә ихтыяр иткен нәрсәне халык итәр, югыйсә мөшрикләр өчен бернәрсәне

ихтыяр итмәк юктыр, Аллаһу тәгалә пакь һәм бөек булды мөшрикләр Аллаһуга шәрик иткән

нәрсәләрдән.

69. Раббың аларның күңелләрендә яшергән имансызлык һәм башка бозык уйларын һәм телләре

белән изһар иткән нәрсәләрен дә беләдер.

70. Вә Ул – Аллаһ, юктыр Аңардан башка Илаһә, мәгәр Ул үзе генәдер, дөньяда вә ахирәттә

мактау Аңа хасдыр, вә һәр эштә булган хөкем янә Аллаһуга хасдыр һәм ахырда Аңа кайтарылмыш

булырсыз.

71. Әйт: "Беләсезме, әгәр Аллаһ кичне караңгы хәлендә кыямәткә хәтле калдырса, Аллаһудан

башка Илаһә бармы сезгә яктылык китерә торган, әйә шуны ишетәсезме?"

72. Янә әйт: "Беләсезме, әгәр Аллаһ көндезне якты хәлендә кыямәткә чаклы калдырса, Аллаһудан

башка Илаһә бармы рәхәтләнеп ял итә торган кичегезне китерергә? Әйә күрмисезме, Аллаһ

эшләрен.

73. Аллаһ үзенең рәхмәтеннән сезгә көндез илә кичне бар кылды, кичтә ял итмәкегез өчен, көндез

кәсеп белән Аллаһуның фазълыннан таләп итмәклегегез өчен, шаять Аллаһуның бу

нигъмәтләренә шөкер итәрсез."

74. Кыямәт көнендә Аллаһ мөшрикләргә нида кыйлыр һәм әйтер: "Миңа шәрик иткән нәрсәләрегез

кайда Аллаһуның шәрике бар дип низагълаша идегез.

75. Барча өммәттән шаһид итеп пәйгамбәрләрен чыгарырбыз, дөньяда Аллаһуга каршы эшләгән

һәм каршы сөйләгән эшләрегезгә дәлилләрегезне китерегез, диярбез, алар белерләр хаклык

Аллаһуга гына тиешле икәнен, һәм сынымнары алардан качар.

76. Тәхкыйк Карун Муса кавеменнән вә аңа иман китергән кешеләрдән иде, Ягькуб, балаларына

золым итте һәм байлыгы белән олугъланды, Без аңа күп байлык бирдек ки, аның хәзинә

сарайларының ачкычларын күтәрмәк куәт ияләре булган җәмәгатькә дә авыр булыр иде, кавеме

Карунга әйтте: "Малың күплеге белән мактанып шатланма, тәхкыйк Аллаһ мал белән

шатланучыларны сөймидер.

77. Бәлки Аллаһ биргән малны Аллаһ юлына биреп ахирәтне кәсеп ит, дөньядан үз өлешеңне

онытма, ахирәтен, өчен гамәл кыл, Аллаһ сиңа ихсан кылып мал биргән кеби син дә мохтаҗ

кешеләргә малыңнан бир, җир өстендә явызлык белән фәсәдлек кыйлып йөрмә, тәхкыйк Аллаһ

фәсәдчеләрне сөймидер."

78. Карун әйтте: "Миңа бу мал белемемнең күплеге өчен бирелде", – дип. Аллаһ әйтте: "Галим

булса белмиме моннан элек Аллаһ күпме җәмәгатьне Аңа карышканнары өчен һәлак итте, ул

һәлак булган, кешеләр куәттә Каруннан артыграк вә җыйган маллары күбрәк иде, фәсәдче

залимнәр кыямәт көнендә гөнаһларыннан соралмаслар, хисапсыз җәһәннәмгә керерләр."

79. Карун бер көнне йөгән-иярләре алтын белән зиннәтләнгән атка атланып кавеменә чыкты,

дөнья тереклеген генә теләүчеләр әйттеләр: "Карунга бирелгән байлык кеби безгә дә бирелгән

булса, нинди яхшы булыр иде, ул Карун дөньяга олуг насыйп иясе", – дип.

80. Белем бирелмеш кешеләр дөньяны сөючеләргә әйттеләр: "Үкенеч булсын сезгә, иман китереп

изге гамәлләр кылган кешеләргә Аллаһ вәгъдә иткән җәннәт нигъмәтләре Карунга бирелгән

малдан хәерлерәктер, ул җәннәткә ирешмәс һичкем, мәгәр сабыр итеп Аллаһ юлында яшәгән хак

мөэминнәр ирешерләр", – дип.

81. Без ул Карунны һәм йортын җиргә йоттырдык, чөнки Карун, байлыгына таянып, Мусаны күп

җәберләде. Шул вакытта Аллаһудан башка Карунга ярдәм бирүче булмады, һәм җир астына

китүдән үзен-үзе дә саклый алмады.

82. Әле күптән түгел генә Карунның дәрәҗәсен өмет итүче кешеләр Карунның йорты белән җир

астына киткәнен күреп тордылар вә әйтер булдылар: "Ґәҗәб бу эш безгә шөбһәле булды, Аллаһ

сынар өчен теләгән бәндәсенә киң ризык вә теләгән бәндәсенә тар ризык бирер икән, әгәр Аллаһ

без теләгәнчә Карун малы кеби мал безгә дә биргән булса, әлбәттә, без дә Карун белән бергә җир

астына киткән булыр идек, вәй Карунның эше үкенечле булды! Аллаһуга карышып көфран нигъмәт

кылучылар Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар икән ләбаса", – дип әйттеләр.

83. Без ахирәтне, иман китерүдән вә Аллаһуга итагать игүдән олугъланмаган һәм җир өстендә

бозыклык фәсәд кыйлмаган хак мөэминнәр файдасына кылырбыз, эшенең, ахырындагы уңыш,

ахирәттәге бәхет, Аллаһуга карышудан гөнаһлы булудан сакланучы мөэминнәргәдер.

84. Берәү Аллаһ риза булырдай яхшылык белән барса ахирәткә, аңа Аллаһу хозурында хәерлерәк

күбрәк нигъмәт булыр, берәү күп гөнаһ белән яман кеше булып барса, андый кешеләр фәкать

бозык эшләренә каршы каты хөкем, каты ґәзап белән җәзаланырлар.

85. Сиңа Коръән иңдереп аның белән гамәл кыйлуны фарыз иткән Аллаһ, әлбәттә, сине Мәккәгә

кайтарачакдыр, ягъни Мәккәне фәтех итәчәксең. Әйт: "Коръән белән гамәл кыйлып Аллаһуга

һидәят белән кайтканнарны да вә Коръәннән качып адашкан хәлдә Аллаһуга кайткан азгыннарны

да Раббым белүчерәктер", – дип.

86. Ий Мухәммәд г-м, син бит сиңа Коръәннең иңдерелүен һич тә өмет итмидер идең, ләкин

Раббың сиңа рәхмәт итеп Коръәнне иңдерде, кәферләргә ярдәмче булмагыл.

87. Сиңа Коръән иңгәннән соң кәферләр сине Коръән белән гамәл кыйлудан туктатмасыннар, һәм

кешеләрне иманга, Ислам диненә өндә, ләкин мөшрикләргә ияреп, аларга ярдәм итеп яки аларга

итагать итеп мөшрик була күрмәгел!

88. Аллаһ белән бергә башка нәрсәгә гыйбадәт кыла күрмә, ахирәт өчен Аллаһудан башкадан

ярдәм сорый күрмәгел, дөреслектә һич мәгъбуд юктыр, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Аллаһудан

башка һәрнәрсә һәлак булучыдыр, һәр эштә хөкем Аллаһуга хасдыр, вә хөкем ителү өчен

Аллаһуга кайтырсыз.

[29] ҐӘНКӘБУТ (ҮРМӘКҮЧ) СҮРӘСЕ – 69 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Әлиф лам мим. Мәгънәсен Аллаһ белә.

2. Әйә кешеләр иман китердек дигәннәреннән соң төрле авырлыклар белән Аллаһ тарафыннан

имтихан ителмәбез дип уйлыйлармы?

3. Тәхкыйк болардан элек тә төрле сыйныф кешеләрен бәла-каза һәм авыр мәшәкатьләр белән

сынап карадык, кемнең иманы хак һәм кемнеке ялган шуны белмәк өчен Аллаһ мөселманнарны

төрле авырлыкларга салды.

4. Әйә Коръән белән гамәл кылмыйча Аллаһуга дошман булган кешеләр, Аллаһуның алардан үч

алырга көче җитмәс дип уйлыйлармы, аларның Аллаһ безне ґәзап кылмас дип уйлаулары нинди

яман хөкемдер.

5. Берәү Аллаһуга җәннәттә юлыгуны өмет итсә, Коръән белән гамәл кылып хәзерләнсен, бит

Аллаһуның юлыгачак көне киләчәктер, Ул сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүчедер.

6. Берәү үзенең нәфесе һәм шайтан белән Аллаһ юлыңда сугыш кылса, үз файдасына сугыш

кылган булыр, тәхкыйк Аллаһ галәмнәр өстендә байдыр, һичбер затка ихтыяҗы юктыр.

7. Иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрнең начарлыкларын яхшылыклары белән

җуячакбыз, дәхи аларның кыйлган изге гамәлләренең яхшырагы белән җәзаландырырбыз.

8. Без кеше затына ата вә анага изгелек итәргә әмер бирдек, әгәр ата һәм анаң син Аллаһ дип

танымаган Аллаһудан башка бер нәрсәне Аллаһ дип танырга көчләсәләр, ул вакытта аларга

итагать итмә, бит кайтарылмагыгыз Миңадыр, кыйлган эшләрегездән хәбәр бирермен һәм җәза

кыйлырмын.

9. Иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрне, әлбәттә, изге бәндәләрем арасына

кертәчәкмен.

10. Кешеләрдән шундый кешеләр дә бардыр, ягыш монафикълар, әгәр алар Аллаһ юлында аз

гына авырлык күрсәләр, кешеләрдән ирешкән рәнҗетелүне ахирәттәге Аллаһ ґәзабы кеби зур

ґәзаптан санарлар, әгәр мөэминнәргә Аллаһ ярдәме белән табыш малы килсә, әлбәттә, алар

әйтәләр, шиксез, без дә сезнең белән бергә Ислам динендәбез, безгә дә табыш малын бирегез,

дип. Әйә Аллаһ барча дөнья кешеләренең күңелләрендә иман йә монафикълык яки мөшриклек

сырхавы бар икәнне белмәсме?

11. Аллаһ ныклап иман китергән хакыйкый мөэминнәрне дә вә шайтанга иман китергән

монафикъларны да белә.

12. Имансызлар иман китергән мөэминнәргә әйттеләр: "Сез дә безнең динебезгә керегез, әгәр

безнең дингә кергәнегез өчен гөнаһлы булсагыз, ахирәттә ул гөнаһларыбызны өстебезгә йөкләп

алырбыз", – дип. Ләкин ул имансызлар үзләренә ияргән кешеләрнең гөнаһларыннан аз гына

өлешне дә күтәрә алмаячаклар, әлбәттә, имансызлар ялганчылардыр. Ягъни аларга ияргән

мөселманнарның гөнаһларын өсләренә алмаслар.

13. Мөшрикләр үзләренең гөнаһларын вә үзләренә ияртеп адашу юлына, батыл диннәренә алып

кергән иярченнәренең дә гөнаһларын йөкләрләр, ләкин иярүчеләрнең гөнаһы киметелмәс: вә алар

кыямәт көнендә Аллаһуга ялганны ифтира итеп кылган барча кабахәт эшләреннән, әлбәттә,

соралырлар

14. Тәхкыйк Нухны кавеменә пәйгамбәр итеп җибәрдек, ул кавеме эчендә аларны дингә өндәп

тугыз йөз илле ел торды, кавеме исә иман китермичә залим булдылар һәм аларны Туфан суы

тотты.

15. Әмма Нухны вә аның белән бергә көймәдә булган мөэминнәрне Туфан суыннан коткардык, вә

Без бу эшне бөтен галәмгә зур гыйбрәт кылдык.

16. Вә Ибраһим г-м кавеменә: "Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, вә Аллаһудан куркыгыз, бу

әйткәннәрне кылсагыз үзегез өчен хәерледер әгәр белсәгез", – диде.

17. "Аллаһудан башка сынымнарга гыйбадәт кыласыз, вә сынымнарыгызны Аллаһ дип ялган

сөйлисез, бит Аллаһудан башка гыйбадәт кыла торган сынымнарыгыз сезгә ризык бирергә кадир

түгелләр, һәм ризыкны Аллаһудан сорагыз вә Аңа гына гыйбадәт кылыгыз һәм Аңа шөкер итегез,

чөнки хөкем ителергә Аллаһуга кайтасыз", – диде.

18. Әгәр сине ялганга тотсалар, сездән элек булган кавемнәр дә пәйгамбәрләрне ялганга

тоттылар. Пәйгамбәрнең бурычы дингә көчләү түгел, фәкать Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә

ирештерү генәдер.

19. Әйә алар күрмиләрме Аллаһуның башлап ничек халык кылганын, соңра кыямәт көнне

үлекләрне тергезеп әүвәлге хәлләрен» кайтарыр, бу эш Аллаһуга, әлбәттә, бик җиңел.

20. Әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм гыйбрәт илә карагыз – Аллаһ кешеләрне ничек төрле итеп

халык кылган, соңра хөкем итәр өчен үлгән кешеләрне барын да тергезер, Аллаһуның һәр нәрсәгә

көче җитәдер.

21. Теләгән бәндәсен ґәзаб кылыр вә теләгән бәндәсенә рәхмәт итәр, ахырда аңа кайтырсыз.

22. Җирдә, дә күктә дә Аллаһ сезне ґәзаб белән тотуыннан сез Аны гаҗиз итә алмассыз, бит сезгә

Аллаһудан башка ґәзабтан коткаручы дус һәм ярдәмче юк.

23. Аллаһуның аятьләренә һәм ахирәттә Аллаһуга юлыгачакларына ышанмаучылар, алар Минем

рәхмәтемнән өметсез булырлар, вә аларга рәнҗеткүче ґәзаб булыр.

24. Ибраһимның ислам диненә өндәвенә каршы кавемнең җавабы башкача булмады мәгәр аны

үтерегез яки яндырыгыз дигән сүзләре булды. Ягъни Ибраһим аларны җәһәннәм ґәзабыннан

коткарып җәннәтле итәргә тырышты. Шуның өчен алар аны яндырырга карар чыгардылар. Аллаһ

үзенең дусты Ибраһимны кәферләрнең утыннан сәламәт чыгарды, Ибраһимның өнә шулай Аллаһ

рәхмәте белән уттан сәламәт чыгуында, әлбәттә, иман китергән кавем өчен гыйбрәт бардыр.

25. Сез Аллаһудан башка сынымнарны Илаһә тоттыгыз, дөнья тереклегендә бер-берегез белән

сынымнарыгыз исеме белән сөйләштегез, соңра кыямәт көнендә бер-берегезгә ләгънәт әйтерсез,

вә ул көндә бер-берегезне инкяр итәрсез, сезнең барачак җирегез утдыр, сезгә анда ярдәмче

булмас.

26. Лут Ибраһимга иман китерде, Ибраһим әйтте: "Мин бу мөшрикләрне ташлап Аллаһ күрсәткән

урынга күчәмен, тәхкыйк Аллаһ көчледер дошманнардан мине саклар, вә Ул хикмәт ияседер, миңа

файдалы эш илә әмер итәр.

27. Ибраһимгә Исхак илә Ягъкубны бирдек, вә аның балаларыннан пәйгамбәрлек кылдык, вә

китапларны да аның балаларына иңдердек, Ибраһимнән соң килгән пәйгамбәрләр һәммәсе аның

нәселеннәндер, вә Безнең ризалыгыбыз өчен һиҗерәт итүенең әҗерен дөньяда ук алды аны һәр

дин әһеле мактый, вә ул ахирәттә олугъ дәрәҗәле изге затлардан булачак.

28. Вә Лутның кавеменә әйткән сүзләрен укыгыз: "Тәхкыйк сез бик кабахәт эш кыласыз, ягъни

ирләрнең артына барасыз, ул фәхеш эшне сездән алда дөньяда һичбер зат кылмады.

29. Әйә сез ирләргә якынлык кыйласызмы, дәхи юлчыларны басып талыйсызмы, вә җыелган

җәмәгать эчендә фәхешлек кыйласызмы, янә юлдан үтүчеләргә таш аталар иде. Лутның

нәсыйхәтләренә каршы җаваплары башкача булмады, мәгәр дөрес сөйли торган булсаң, бу

эшләребез өчен безгә Аллаһуның ґәзабын китер, диделәр.

30. Лут әйтте: "Ий Раббым миңа ярдәм бир фәхеш эшне эшләүче кавем өстенә".

31. Җибәрелгән фәрештәләр Ибраһимгә шатлык хәбәре илә килгәч, ул фәрештәләр әйттеләр:

"Без бу Лут шәһәренең халкын һәлак итүчебез, тәхкыйк ул шәһәрнең халкы имансыз залим

булдылар", – дип.

32. Ибраһим әйтте: "Бит ул шәһәрдә Лут пәйгамбәр бар". Фәрештәләр әйттеләр: "Без ул шәһәрдә

кемнәр барлыгын яхшы беләбез, әлбәттә, без Лутны вә аңа ияргән мөэминнәрне коткарачакбыз,

мәгәр хатынын коткармабыз, чөнки ул ґәзабта калучылар җөмләсеннән булды.

33. Безнең җибәргән фәрештәләребез егетләр кыяфәтендә килгәч, Лут бик каты кайгырды хәтта

күкрәге кысылды, чөнки аларның фәрештә икәннәрен белмәде, шул сәбәпле залим кавемем

боларга да бозык эш кылырлар, дип бик борчылды. Фәрештәләр әйттеләр: "Курыкма һәм

кайгырма, без сине вә өй җәмәгатеңне коткарачакбыз, мәгәр хатыныңны коткармыйбыз, ул ґәзабта

калучылардан булды.

34. Без ул шәһәр өстенә күктән таш яудырачакбыз, халкы фәхеш эш кылганнары өчен".

35. Тәхкыйк гакыллары илә уйлап караучыларга ул шәһәрдә ачык галәмәтләр калдырдык.

36. Мәдйән халкына кардәшләре Шөґәебне пәйгамбәр итеп җибәрдек, әйтте: "Ий кавемем

Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, вә ахирәт өчен файдалы эшләрне эшләп савабын өмет итегез,

вә җир өстеңдә төрле хыянәтләр, бозыклыклар эшләп йөрмәгез.

37. Кавеме аны ялганга тотты, шуның өчен аларны каты ґәзаб белән тоттык, алар йортларында

тезләнеп үлек булдылар.

38. Дәхи Гад, Сәмуд кавемнәрен дә һәлак иттек, ий мөшрикләр, аларның һәлак булган урыннары

сезгә белдерелде, шайтан аларга батыл эшләрен зиннәтле итеп күрсәтте, вә аларны

пәйгамбәрләре күрсәткән хак юлдан чыгарып адашу юлына кертте, бит алар гакыл вә басыйрәт

ияләре иделәр, Аллаһ биргән белемне хак юлга кулланмыйча, һәлак булдылар.

39. Вә Карунны вә Фиргаунне һәм Һаманны һәлак иттек, Муса аларга ачык аңлатмалар белән

килгән иде, алар исә Мысыр җирендә тәкәбберләнделәр, Безнең ґәзабтан котыла алмадылар.

40. Аларны һәммәсен үзләренең гөнаһлары сәбәпле тоттык, аларның бәгъзеләренә ташлар алып

килгән җил җибәрдек (Лут кавемедер), аларның бәгъзеләрен фәрештәнең кычкыруы тотты

(Мәдйән вә Сәмуд кавемнәредер), кайберсен җиргә йоттырдык (ул Карундыр) вә алардан

кайберләрен суга батырдык (алар Фиргаун кавемедер), Аллаһ аларга золым итәр булмады ләкин

алар явызлык белән үзләренә золым иттеләр.

41. Аллаһудан башка сынымнарны дус тоткан мөшрикләрнең мисалы, үрмәкүч кеби ул үзенә өй

ясады, әлбәттә, өйләрнең зәгыйфьрәге үрмәкүч өедер, салкыннан, яңгырдан файда бирмидер,

шуның кеби сынымнарны дус тоткан мөшрикләр дә алардан һич файда күрмәсләр, әгәр шуны

белсәләр.

42. Аллаһ, шиксез, беләдер аларның Аллаһудан башка нәрсәгә гыйбадәт кылганнарын, җәзасыз

калдырмас, Ул җиңүче вә хикмәт иясе.

43. Коръәндә бу кеби мисалларны кешеләргә бәян итәбез аңнарга җиңел булсын өчен, ләкин ул

мисалларны галимнәрдән башкалар аңламаслар.

44. Аллаһ җирне вә күкләрне хаклык белән төзеде, Аллаһуның бу эшләреңдә Аны тану өчен

мөэминнәргә дәлилләр бар.

45. Ий Мухәммәд г-м, Коръәннән вәхий ителгән аятьләрне укыгыл вә намаз укыгыл, тәхкыйк намаз,

фәхеш эштән дә ярамаган эшләрдән укучыны тыя, намаз, әлбәттә, Аллаһ зекерләренең иң

зурысы, Аллаһ сезнең ни эшләгәннәрегезне белә.

46. Китап әһелләре белән низагълашмагыз, мәгәр күркәм юл белән сөйләшегез, әгәр алар нинди

юл белән булса да золым итсәләр, ул вакытта аларга катылык кылыгыз, әгәр алар сезнең белән

әрепләшсәләр әйтегез: "Аллаһудан сезгә һәм безгә иңгән китапларның һәммәсенә иман китерегез,

сезнең вә безнең Илаһәбез бер генә Аллаһдыр, без Ул – Аллаһуга итагать итәбез".

47. Аларга китап иңдергәнебез кеби сиңа Коръән иңдердек. Без китап биргән кешеләрдән

Коръәнгә иман китерүчеләре бар, Безнең аятьләребезгә каршы сөйләмәс вә инкяр итмәс, мәгәр

имансыз кешеләр инкяр итәрләр.

48. Ий Мухәммәд г-м, Коръән иңүдән элек син китап укымыйдыр идең һәм кулың илә китап та

язмый идең, әгәр укыган һәм язган булсаң, мөшрикләргә синнән шикләнергә урын булыр иде, ул

китаплардан өйрәнеп үзенә дин ясады дияр иделәр.

49. Бәлки ул Коръән ачык бәян ителгән аятьләр булып галимнәр күңелендә сакланадыр, ягъни

Коръән хафизълар күңелендә. Безнең аятьләребезгә залимнәр генә каршы сөйләр һәм инкяр

итәр.

50. Мөшрикләр әйттеләр: "Ни булыр иде, әгәр Мухәммәдкә Раббысыннан аның пәйгамбәрлегенә

могъҗизалар иңдерелгән булса". Син аларга әйт: "Могҗизалар Аллаһ хозурындадыр мин фәкать

ышанмаган вә итагать итмәгән кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучымын.

51. Без сиңа иңдергән Коръән аларга могъҗиза булырга җитмиме, ул Коръән аларга даим

укыладыр, вә ул Коръәндә мөэминнәр өчен рәхмәт һәм вәгазьләр бар.

52. Минем белән сезнең арада шаһид булырга Аллаһ үзе җитәдер диген, Ул җирдә һәм күкләрдә

булган нәрсәләрне беләдер. Аллаһуга вә Аның аятьләренә ышануны инкяр итеп ялганга

ышанучылар, алар хәсрәтләнүче вә һәлак булучылардыр.

53. Мөшрикләр синнән ґәзабны ашыктырып сорарлар, әгәр ґәзаб өчен билгеләнгән вакыт булмаса

иде, әлбәттә, аларга ґәзаб килер иде, әлбәттә аларга ґәзаб искәрмәстән килер, хәлбуки алар

ґәзабның килгәнен сизмәсләр.

54. Алар Аллаһ ґәзабының дөньяда килүен ашыктырдылар. Бит аларны җәһәннәм чолгап алган

үлү белән анда керерләр.

55. Ул көндә аларны ут ґәзабы өсләреннән вә аяк асларыннан чолгар, Аллаһ аларга кылган

кабахәт эшләрегезнең ґәзабын татыгыз, дияр.

56. Ий мөэмин бәндәләрем, тәхкыйк Минем җирем киңдер, кайда гына булсагыз да Миңа гыйбадәт

кылыгыз.

57. Әлбәттә, үлем ачысын һәркем татыячактыр, соңра кубарылып Миңа кайтырсыз.

58. Иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылган мөэминнәрне, җәннәт чардакларына

иңдерәчәкбез, ул җәннәтнең астыннан елгалар агадыр анда мәңге калырлар, хак мөэминнәрнең

урыны һәм нигъмәтләре ни хуш яхшыдыр.

59. Шул җәннәткә керәсе мөэминнәр Аллаһ юлында төрле авырлыкларны күтәрделәр, ислам

файдасына чыдадылар, вә алар Аллаһуга тәвәккәл итеп һәрвакыт Аллаһ юлында хәрәкәттә

булырлар.

60. Күпме хайваннар, кошлар үзләренә ризык хәзерләп куя алмыйлар, Аллаһ аларны да, сезне дә

ризыкландырадыр, Ул – Аллаһ сүзләрегезне ишетүче, күңелләрегезне белүчедер.

61. Әгәр мөшрикләрдән җирне вә күкләрне кем халык кылды, дип, сорасаң, дәхи айны вә кояшны

кем йөретә дип сорасаң, әлбәттә, Аллаһ дип җаваб бирерләр, шулай җавап биргәннәреннән соң ни

өчен иман китерүдән баш тарталар?

62. Аллаһ теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, теләсә шул ук кешегә ризыкны тар кылыр, Аллаһ,

әлбәттә, һәр нәрсәне белүчедер.

63. Әгәр син күктән су иңдереп үлгән җирне кем тергезә дип мөшрикләрдән сорасаң, әлбәттә,

Аллаһ дип җавап бирерләр. Мактау һәр эштә Аллаһугадыр диген! Бәлки аларның күбрәкләре хак

сүзне аңламыйлар.

64. Ошбу дөнья тереклеге балалар уенчыгы кеби алдаудан башка нәрсә түгел, әмма ахирәт йорты

исә улдыр хакыйкый яши торган мәңгелек яхшы бәхетле тормыш, әгәр шуны белсәләр иде,

әлбәттә, бетәчәк дөньяга алданып мәңгелек бәхетле тормыштан мәхрүм булмас иделәр.

65. Кәферләр көймәгә утырсалар диндә ихлас кешеләр кеби Аллаһуга ялваралар, әгәр Аллаһ

аларны диңгездә сәламәт йөретеп корабларе белән корыга кайтарса, алар яңадан мөшрик

булалар.

66. Сынымнарына табынып карарланалар, Без биргән нигъмәтләргә көферлек кылыр өчен, бу

эшләренең кабахәтлеген вә ґәзабын тиздән белерләр.

67. Әйә белмиләрме Без мәсҗид Хәрамны башкаларның анда килеп золым күрүләреннән вә

аңдагы кешеләрне үтермәктән имин кылдык, әмма мәсҗид тирәсендәге кешеләр үтерелү яки әсир

булу белән фетнәләнерләр. Инде алар ялганга ышанып, Аллаһуның нигъмәтләре булган

Коръәнне инкяр итәләрме?

68. Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешедән дә залимрак кеше булырмы, яки пәйгамбәр хаклык

белән килгәннән соң, пәйгамбәрне һәм Коръәнне ялганга тотучы кешедән дә залимрәк кеше

булырмы? Әллә кәферләргә җәһәннәмдә урын юкмы?

69. Ныклап ышанучылар Безнең юлыбызда тырышырлар, көрәшерләр, кирәк булса - сугышырлар,

әлбәттә, Без аларны үзебез риза булган хак юлга күндерәчәкбез, Аллаһ, әлбәттә, мөэминнәр

белән бергәдер. Мөэминнәрнең яхшы эшләре вә кылган изге гамәлләре фәкать Аллаһ ризасы

өчен генә булса, Аллаһ аларга дөньяда һидәят, ахирәттә җәннәт бирер.

[30] РУМ СҮРӘСЕ – 60 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Әлиф ләм мим.

2. Румнар сугышта Фарсыйларга җиңелделәр. Румнар китабий кәферләр булып, Фарсыйлар

китапсыз мәҗүсиләр иде. Мәккә кәферләре дә китапсыз мәҗүсий иделәр, шул сәбәпле китаби

кәферләрне мәҗүсиләр җиңгәч, шатландылар һәм Фарсыйлар кеби без дә мөселманнарны

җиңәрбез, диделәр.

3. Ґәрәб җиренең Румга якын җирендә, ул Румнар җиңелгәннәре соңында тиздән Фарсыйларны

җиңәчәкләр.

4. Өч ел белән тугыз ел арасында. Башта Фарсыйларның Румнарны җиңүе, соңра Румнарның

Фарсыйларны җиңүе, Аллаһуның теләге вә ярдәме беләндер, вә Румнар Фарсыйларны җиңгән

көндә мөэминнәр шатланырлар, чөнки Аллаһуның вәгъдәсе вә пәйгамбәрнең сүзе дөресләнгән

буладыр, һәм Мәккә мөшрикләренең: "Румнар җиңәчәк дигән сүзегез ялган", – дигән сүзләре юкка

чыгачактыр.

5. Мөселманнарны шатландыру өчен Румнарның җиңүе Аллаһ ярдәме белән булды, Аллаһ үзе

теләгән бәндәсенә ярдәм бирер, Ул дошманнарын җиңүче вә мөэминнәргә рәхимле.

6. Аллаһ Румнарның җиңүен вәгъдә итте, Аллаһ вәгъдәсенә хыйлафлык кылмас, ләкин күбрәк

кешеләр Аның вәгъдәсен – белмәсләр.

7. Алар дөнья тереклеге өчен нәрсә кирәк, шуны белерләр, ләкин алар ахирәттән гафилләр, анда

нәрсә кирәк булачагын белмиләр.

8. Әйә алар үз хәлләрен уйлап карамыйлармы, бәлки гафләттән уяныр иделәр, дәхи алар

фикерләп карамыйлармы Аллаһуның җир вә күкләрне һәм җир күкләр арасында булган

нәрсәләрне хаклык белән халык кылганын һәм үзләренә Аллаһудан әҗәл билгеләнүне. Тәхкыйк

кешеләрнең күбрәге терелеп Аллаһу хозурына баруга ышанмыйлар.

9. Әйә алар җир өстендә йөрмиләрме, вә үзләреннән элек һәлак булган кәферләрнең хәленә

карамыйлармы, алар куәттә болардан артык иделәр, җирне сөрделәр вә биналарны мәхкәм итеп

күп төзеделәр боларныкыннан артык итеп, вә аларга пәйгамбәрләре могҗизалар вә ачык

аңлатмалар белән килделәр, Аллаһ аларны золым итмәде, ләкин алар Аллаһуга каршы барып

үзләренә золым иттеләр.

10. Соңра явызларның ахыр хәле барачак җире бик явыз җәһәннәм булды, алар Аллаһуның

аятьләрен ялганга тоттылар һәм аятьләрдән көләр булдылар.

11. Аллаһ башлап кешеләрне юктан бар итәр, соңра үлгәч, тергезеп әүвәлге хәлләренә кайтарыр,

соңра хөкем ителер өчен Аллаһуга кайтарылырсыз.

12. Кыямәт көне булгач, кәферләр Аллаһуның рәхмәтеннән өмет, өзеп сөйләшмичә тик торырлар.

13. Аллаһудан башканы Илаһә тоткан нәрсәләре ул көндә аларны ґәзабтан коткарырга

шәфәгатьче булмаслар, вә ул мөшрикләр Аллаһуга шәрик иткән нәрсәләрен инкяр итәрләр.

14. Кыямәт көнне җәннәткә керәсе мөэминнәр, җәһәннәмгә керәсе кешеләрдән аерылырлар.

15. Әмма иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәр, җәннәт бакчаларында нигъмәтләр

эчендә шатланып йөрерләр.

16. Вә әмма аятьләребезне һәм терелеп ахирәттә Безгә юлыгуны инкяр итеп кәфер булган

кешеләр, ґәзабка хафыйз ителерләр.

17. Аллаһ һәр эшендә кимчелектән пакь, кичкә кергәндә вә таңга кергәндә намазлар укып

Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтегез!

18. Җирдә вә күкләрдә Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтеләдер, кичкә хәтле икенде намазын вә

төш вакыты авышкач, өйлә намазын укып, Аллаһуны мактап, тәсбихләр әйтегез!

19. Ул – Аллаһ терекне үлектән чыгарыр, ягъни үлекне тергезер, дәхи үлекне теректән чыгарыр,

ягъни терене үтерер, вә җирне кыш үлгәннән соң яз яңгыр белән терелтер, сез дә әнә шулай

терелеп каберләрегездән чыгарылмыш булырсыз.

20. Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт иткән нәрсәләрдән берсе асылыгыз Адәм г-мне туфрактан

халык итте, соңра сез кеше булып җир йөзенә таралдыгыз.

21. Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһуның үзегездән хатыннар

яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп

бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә,

Аллаһуның бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр.

22. Җир вә күкләрнең төзелеше, вә телләрегез, вә төсләрегез төрлечә булуы, Аллаһуның

галәмәтләреннәндер, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә белем ияләре өчен дәлилләр бардыр.

23. Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр кичләрен вә көндезләрен йоклап рәхәтләнүегез, вә

көндезләрен Аллаһуның фазълыннан дөнья ахирәтләрегезне кәсеп итүегез, әлбәттә, бу эшләрдә

игътибар белән тыңлаучыларга Аллаһуның кодрәтенә дәлилләр бардыр.

24. Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр сезгә яшенне күрсәтүе, яшеннән куркып, яңгырны өмет

иткәнегез хәлдә, һәм күктән яңгыр иңдереп үлгән җирне тергезүе, Аллаһуның бу эшеңдә дә

гакыллы кешеләргә дәлил бар.

25. Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр җир вә күкнең терәүсез Аллаһуның кодрәте белән

торулары, соңра, Исрафил фәрештә каберләрегездән чыгыгыз, дип бер мәртәбә әйтсә, шулвакыт

һич кичекмичә чыгарсыз.

26. Җир вә күкләрдә булган мәхлукълар барчасы Аллаһу тәгаләнекедер, һәрберсе Аллаһуга

итагать итәрләр.

27. Аллаһ башлап кешеләрне юктан бар итәр, соңра үлгәннән соң тергезеп әүвәлге хәлләренә

кайтарыр, бу эш Аңа бик ансаттыр, җирдә вә күкләрдә Аллаһу тәгаләнең бөеклегенә мисаллар

бардыр, Ул һәр эштә җиңүче вә хикмәт илә эш кылучылардыр.

28. Ий мөшрикләр, Аллаһ сезгә үзегездән бер мисал китерер, үзегезнең сатып алган колларыгыз.

Без сезгә биргән байлыкта сезнең белән бертигез була алалармы, ул колларыгыз малларыгызга

хуҗа булып, сезнең белән бертигез файдалана алалармы, һәм кол булмаган кешеләрнең

малларыгызга хыянәт итүләреннән курыккан кеби, колларыгызның малларыгызга хыянәт

итүләреннән куркасызмы? Әлбәттә, һичкайчан колларыгызны малыгызга хуҗа итәчәгегез юк.

Шулай булгач, диндә бер мәхлукъны яки бер кешене ничек Аллаһуга шәрик итәсез? Без әнә шулай

аятьләребезне ачык аңлатабыз, аңлый белгән кешеләр өчен.

29. Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым иткән кешеләр дәлилсез нәфес һаваларына

иярделәр, шундый кешеләрне Аллаһ адаштырганнан соң аларны кем туры юлга күндерә алыр?

Аларга ахирәттә ярдәмчеләр булмас.

30. Ий Мухәммәд г-м, динеңне халис Аллаһ өчен генә кыйл, ягъни ихласлы булганың хәлдә дингә

юнәлеп сәваблы эшләргә өндәүдә, вә гөнаһлы эшләрдән тыюда истикамәтле бул, ул ислам дине

Аллаһуның мәхкәм туры динедер, кешеләрне шул ислам диненә яраклы итеп төзеде, ягъни

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 31
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.