Latin

Коръән Тәфсире - 12

Total number of words is 3573
Total number of unique words is 1498
31.3 of words are in the 2000 most common words
45.4 of words are in the 5000 most common words
53.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

хәләл ризыклардан адаштырырлар. Әлбәттә, Раббың белүчерәк хәрам нәрсәләрне хәләлгә

чыгарып, читтән үтүчеләрне.

120. Ий мөэминнәр! Гөнаһлы эшләрне күрсәтеп, эшләүне дә яшерен эшләүне дә куегыз,

эшләмәгез! Гөнаһны кәсеп итүчеләр нинди юл белән кәсеп итсәләр дә гөнаһлары өчен тиздән

җәза кылынырлар.

121. Бугазлаганда бисмилләһи Аллаһу әкбәр, дип әйтелмәгән хайван итен һич тә ашамагыз!

Кәфер бугазлаганны ашау, әлбәттә, бик яман эш, аны ашаган кеше фасыйктыр, Аллаһ

фәсыйкларны туры юлга салмас. Шайтаннар үзләренең дусларын сезгә каршы котыртырлар,

бисмилләсез бугазланган хайван итен ашарга ярый дип сезнең белән тартышсыннар өчен, әгәр

аларга итагать итсәгез, ягъни кәфер бугазлаган хайван итеп ашасагыз, әлбәттә, мөшриксез.

122. Әйә бер кеше мәет мисалында имансыз, белемсез иде. Без аны Коръән белән тергездек һәм

аңа мәгърифәт – һидәят нурын бирдек, шул нур белән кешеләр арасында ислам динен яктыртып

йөрер, наданлык һидәятсезлек караңгылыгында калып шул караңгылыктан чыкмый торган кеше

белән бертигез булырмы? Әнә шулай Коръән белән гамәл кылучыларга яхшы эшләре зиннәтле

күренсә, кәферләргә Аллаһуга каршы булган начар эшләре зиннәтле булып күренде.

123. Әнә шулай һәрбер шәһәрдә залим хуҗаларны – түрәләрне бар иттек, шул шәһәрләрдә

мәкерлекләр кылсыннар өчен, кылган мәкерлекләренең зарары, һәлакәтлеге үзләренә булачак,

ләкин сизмиләр.

124. Әгәр кәферләргә аять килсә, алар әйтәләр: "Аллаһуның рәсүлләренә бирелгәннең охшашы

үзебезгә бирелгәнгә чаклы һич тә иман китермәбез", – дип. Пәйгамбәрлекне кайда, кемгә бирергә

икәнлекне Аллаһ үзе белүчерәктер. Тәкәбберләнеп Аллаһуга каршы мәкерлекләр кылганнары

өчен тиздән Аллаһ алдында рисвайлык һәм каты ґәзаб ирешер.

125. Аллаһу тәгалә, бер кешене һидәяткә – диндә туры юлга салырга теләсә, ислам дине өчен

аның күкрәген ачып куяр, янә Аллаһ, бер кешене хак диннән адаштырырга теләсә, ул кешенең

күкрәген тар, күңелен хактан шикләнүче кылыр, шуннан соң бу кеше, күкрәге тар булу сәбәпле,

хаклыктан тыгызланып – Аллаһ хөкемнәрен яратмыйча, гүя күккә чыгардай булыр. Әнә шулай

Аллаһу тәгалә, Коръән аятьләренә ышанмаган яки ышанып та аның белән гамәл кылмаган

кешеләрнең күңелләренә көферлек, мөшриклек яки монафикълык нәҗесен салыр.

126. Бу – Коръән кәрим, ачык мәгънәле бөтен аятьләре белән кешеләр өчен Раббыңның хак туры

юлыдыр. Тәхкыйк аятьләребезне ачык бәян кылдык – яхшы аңлаттык вәгазьләнүчеләр өчен.

127. Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылган хак мөселманнарга Раббылары хозурында

тынычлык, иминлек йорты җәннәтләр бар, вә Ул – Аллаһ кылган изге гамәлләре буенча аларның

хуҗалары.

128. Аллаһу тәгалә кыямәт көнне кешеләрне һәм җеннәрне һәммәсен бер урынга җыяр һәм әйтер:

"Ий җен таифәсе! Үзегезгә ияртеп күп кешеләрне аздырдыгыз", – дип. Вә җеннәргә дус булган

кешеләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз! Без бер-беребездән файдаландык, ягъни җеннәр безне

аздырып теләкләренә ирештеләр, без аларның вәсвәсәсе белән гөнаһлы эшләрне эшләп

нәфесләребез теләгәнне үтәдек һәм шул рәвештә яшәгәнебез хәлдә аңсыздан син билгеләгән

әҗәлләребезгә ирештек", – дип. Аллаһ әйтер: "Сезнең урыныгыз җәһәннәм уты анда мәңге

калырсыз, мәгәр Аллаһ мәңгегә калмауны теләгән кеше мәңгегә калмас.

129. Шайтан дусларын җәһәннәмгә салганыбыз кеби дөньяда бәгъзе залим каумне икенче залим

каумгә ирекле кылырбыз Аллаһуга карышып азгынлыкны кәсеп иткәннәре өчен.

130. Ий җен вә кеше Таифәләре! Сезгә безнең аятьләребезне укучы һәм менә шушы куркынычлы

көнегезгә юлыгачагыгыз белән куркытучы расүлләр үз җенесегездән килмәдеме? Динсезләр

әйтерләр: "Бәли бүген без үз зарарыбызга шәһадәт бирәбез", – дип, аларны дөнья тереклеге

алдады һәм кәфер икәнлекләре белән шәһадәт бирделәр.

131. Раббыңның расүлләр күндереп үзенең бөтен хөкемнәрен белдерүе – Аллаһ хөкемнәреннән

хәбәрсез кешеләрне золым белән һәлак итмәссезлеге өчендер.

132. Дөньяда кылган саваплары вә гөнаһлары өчен ахирәттә һәр кеше өчен җәннәтләрдә һәм

җәһәннәмдә төрле дәрәҗәләр булыр, Раббың кешеләрнең кылган эшләреннән гафил түгел.

133. Синең Раббың байдыр, кешеләрнең гамәлләренә мохтаҗ түгел вә Ул рәхмәт иясе. Әгәр

Аллаһ теләсә Аңа итагать итмәгәнегез өчен сезне юк итәр дә, сезнең урыныгызга үзе теләгән

затларны хуҗа кылыр, үзегезне башка каум балаларыннан бар иткән кеби.

134. Әлбәттә, Аллаһудан вәгъдә ителгән ґәзаб киләчәк, вә сез ґәзабтан котылу өчен Аллаһуны

гаҗиз итә алмассыз.

135. Коръән белән гамәл кылучыларга әйт: "Ий каумем! Үзегез теләгән урында, үзегез теләгәнчә

батыл гамәлләрегезне кылыгыз! Тәхкыйк мин Раббым кушкан хак гамәлләрне кылучымын, тиздән

эшләрегезнең нәтиҗәсен белерсез. Җәннәт йорты кемгә булачагын ахирәттә хисаб көнендә

белерсез, әмма залимнәр исә, әлбәттә, Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар.

136. Мөшрикләр, Аллаһ үстергән игеннәрдән, дүрт аяклы хайваннардан Аллаһуга өлеш кылдылар,

үз белдекләре белән бу иген вә бу хайван Аллаһ өлеше булыр, вә бу иген һәм бу хайван

сынымнарыбызның өлеше булыр диделәр, сынымнары өчен билгеләгән игеннәрен вә

хайваннарын Аллаһ юлына бирмәс иделәр, әмма Аллаһ өлеше дип билгеләгән иген вә

хайваннарын, яхшы булсалар, сынымнары юлына бирер иделәр. Диндә булмаган нәрсәләрне

Аллаһ исеменнән эшләүләре нинди кабахәт эш.

137. Аллаһ белән сынымнары арасында нәзерләрен уртак кылуны изге эш итеп күрсәткән кеби,

шайтан мөшрикләргә үз балаларын үтерүне дә изге эш итеп күрсәтте, бу кабахәт эшләре белән

аларны һәлак итмәк вә Ибраһим г-мнән калган хак динне шөбһәле итеп күрсәтмәк өчен, әгәр

Аллаһ теләсә алар бу эшне эшләмәс иделәр, инде Син аларны вә аларның ифтира кылуларын

куй! Аллаһуга тапшыр.

138. Сынымнар өчен билгеләнгән иген вә хайваннар хәрам, ул нәрсәләрне һичкем ашамас мәгәр

без теләгән кешеләр, ягъни сынымнарга хезмәт итүчеләр генә ашар, дип нәфес теләкләре белән

батыл хөкемнәр чыгардылар вә бәгъзе хайваннарга утыру, аркасына әйберләр йөкләү хәрам

булды, дип кырга чыгарып җибәрәләр, дәхи хайванны бугазлаганда Аллаһ исемен әйтмичә

сынымнар исемен әйтеп бугазларлар һәм Аллаһ шулай кушты дип, Аллаһуга ялганны ифтира

кылырлар, шуның өчен Аллаһ тиздән аларны каты ґәзаб белән җәза кылыр.

139. Янә әйттеләр: "Бу хайваннарның карнындагы туачак балалары ирләребезгә генә хәләл

булып, хатыннарыбызга хәрамдыр, әгәр үлсә, ул үлгән хайван иргә дә, хатынга да хәләл булыр", –

дип, батыл хөкемнәрен дин хөкемнәре дип сыйфатлаганнары өчен тиздән җәза кылырбыз, бит

Аллаһ хөкем итүче вә белүче.

140. Белемсез ахмаклык белән үз балаларын үзләре үтерүчеләр тәхкыйк һәлак булдылар һәм

Аллаһ ризык кылып аларга хәләл нәрсәләрне үзләренә хәрам кылган кешеләр дә һәлак булдылар,

бу эшләрне Аллаһ шулай кушты дип Аллаһуга ялганны ифтира кылганнары хәлдә. Тәхкыйк алар

адаштылар һәм туры юлны табучы булмадылар.

141. Аллаһу тәгалә, бөек вә түбән агачлы җимеш бакчаларын вә хөрмә агачларын һәм игеннәрне

төсләрен, тәмнәрен төрлечә итеп дәхи зәйтүн, гранат агачларын бер-берсенә охшаган вә

охшамаган хәлләрендә халык кылды, өлгергәч һәрберсенең җимешләрен ашагыз һәм уңышларын

алганда тиешле өлешен садака итеп бирегез! Аллаһ биргән ризыкларны бернинди юл белән әрәмшәрәм итмәгез! Бит Аллаһ әрәм итүчеләрне һич сөйми.

142. Янә хайваннардан йөкләр күтәрә торганын һәм йоннарыннан түшәк ясала торганын халык

кылдык, вә ашагыз-эчегез Аллаһ ризыкландырган хәләл-пакь ризыклардан вә шайтан эзенә

иярмәгез! Ул сезгә ачык дошман.

143. Аллаһу тәгалә, сезнең өчен дүрт пар – сигез җенесне халык кылды, аларны сезгә хәләл итте:

куй-сарыктан бер парны, кәҗәдән бер парны. Әйт: "Аллаһ, куй вә кәҗә иркәкләрен һәм ана куйны

вә ана кәҗәне хәрам кылдымы? Яки куй вә кәҗә карнындагы бәрәннәрне хәрам кылдымы? Әгәр

боларны хәрам кылган булса, дәлилләрегезне миңа күрсәтегез дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз", –

дип.

144. Янә Аллаһ, сезнең өчен ата дөяне вә ана дөяне һәм үгез белән сыерны халык кылды һәм

хәләл итте. Әйт: "Ата дөяне вә үгезне һәм ана дөя белән сыерны яки аларның карыннарындагы

балаларын Аллаһ хәрам кылдымы? Әйә сез шаһит булдыгызмы Аллаһуның бу хакта васыять

әйткән чагында, ягъни Аллаһуның: "Бу хайваннарны сезгә хәрам кылдым", – дигән сүзен

ишеттегезме? Наданлык белән дәлилсез кешеләрне адаштыру өчен Аллаһуга ялганны ифтира

кылган кеше хәтле залим-залимрәк кеше булырмы? Әлбәттә, Аллаһу тәгалә залимнәрне туры

юлга салмас.

145. Әйт: "Аллаһудан миңа вәхий кылынган Коръәндә тапмыймын ашаучыга ризык йөзеннән хәрам

нәрсәне, мәгәр үлгән хайван, бугазлаганда аккан кан, дуңгыз ите һәм бугазлаганда Аллаһ исемен

әйтмичә башка берәр мәхлук исемен әйтеп бугазлаган хайван ите, боларны хәрам дип таптым", –

дип, берәү ашарга һичнәрсә тапмыйча ачка үлү ихтималы булганда зарурат хәтле генә ашаса,

гөнаһ булмас. Бу хәлдә, әлбәттә, Раббың ярлыкаучы һәм рәхимле.

146. Дәхи яһүдләргә һәрбер тырнаклы хайванны хәрам кылдык, янә сыер вә куй майларын аларга

хәрам кылдык, мәгәр сыер белән куйның арка майларын, эчәкләре өстендәге майларны вә

сөякләренә аралашкан майны аларга хәләл иттек, бу хөкемебез аларга җәза булды явызлыклары

өчен вә Без тәхкыйк сүзебездә вә хөкемебездә туры торучыбыз.

147. Ий Мухәммәд г-м! Әгәр кәферләр сине ялганчы дисәләр, син аларга әйт: "Раббыгыз киң

рәхмәт иясе, сезне дөньяда" ґәзаб кылырга ашыкмас, әмма ахирәттә Аллаһуның ґәзабы залим

каумнәрдән кире китмәс."

148. Мөшрикләр тиздән әйтерләр: "Әгәр Аллаһ теләгән булса иде безнең мөшрик булмавыбызны,

үзебез дә һәм ата-бабаларыбыз да Аллаһуга һичнәрсәне тиңдәш кылмаган булыр идек һәм Аллаһ

хәрам кылмаган нәрсәләрне берсен дә хәрам кылмаган булыр идек", – дип. Соңгы мөшрикләр

пәйгамбәрләрне ялганга тоткан кеби, әүвәлге мөшрикләр дә ялганга тоттылар, хәтта ґәзабыбызны

татыганчы. Әйт: "Сүзләрегезне вә кылган эшләрегезне дөресләргә дәлилләрегез бармы? Әгәр

булса, безгә чыгарып күрсәтегез! Сез хак булган дәлилләргә иярмисез, фәкать сукыр җаныгызга

иярәсез, янә сез һичкем түгел, мәгәр ялганчыларсыз."

149. Хак булган көчле дәлил – Аллаһ дәлиле, әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, һәммәләрегезне дә

туры юлга күндерер иде.

150. Әйт: "Хайваннардан вә игеннәрдән Аллаһ кайберләрен хәрам кылды дип шәһадәт бирүче

шәһитләрегезне китерегез, әгәр Аллаһ хәрам дип әйткән булса, дәлилне күрсәтсеннәр", – дип.

Ялганга шәһадәт бирсәләр, әмма син алар белән бергә шәһадәт бирмә, ягъни ялган сүзләрен

тәсдыйк кылма, вә аятьләребезне ялган диюче һәм ахирәткә ышанмаучыларның нәфис

һаваларына иярмә, алар кылганны кылма, әле алар үзләрен тәрбия кылучы Аллаһуны сынымнары

белән бертигез күрәләр.

151. Әйт: "Килегез минем яныма, Аллаһ хәрам кылган нәрсәләрне сезгә укырмын, Аллаһуга

һичкемне һичнәрсәне тиңдәш кылмаска һәм ата-анага изгелек итәргә әмер кылды, дәхи ач

булудан яки тәрбияләп үстерү мәшәкатеннән куркып балаларыгызны үтермәгез диде, бит сезне дә

вә балаларыгызны да Без ризыкландырабыз, һәм зина кылу кеби фәхеш эшләрнең ачык эшләнә

торганнарына да, яшерен эшләнә торганнарына да якын бармагыз, һәм дә Аллаһ кеше үтерүне

хәрам кылды, кеше үтермәгез, мәгәр үтерергә тиешле булса гына үтерегез! Бу эшләр белән

Раббыгыз сезгә васыять вә әмер кылды, шаять аңларсыз.

152. Дәхи ятим бала малына якын бармагыз, мәгәр гаделлек белән барыгыз, ягъни үз малларын

үзләре генә файдалансын өчен ятимнәр эшенә катнашыгыз, үсеп җиткәннәренә чаклы малларын

саклагыз, үсеп җитсәләр, малларын үзләренә тапшырырсыз, янә сәүдә эшләрендә, алышбирешләрдә һәр төрле үлчәүләрегез төзек булсын һәм гадел үлчәгез! Аллаһ һичкемгә көче

җитмәгәнне йөкләми, мәгәр көче җиткәнне генә, хөкем иткәндә якын кардәшләрегез булса да,

гаделлек белән хөкем итегез вә Аллаһуга биргән ґәһедләрегезне үтәгез! Болар Аллаһуның сезгә

васыяте вә вәгазе, шаять вәгазьләнерсез.

153. Коръән белән күрсәткән бу юлым тәхкыйк сезнең өчен туры юлымдыр, шул туры юлга керегез!

Вә мин күрсәткән юлдан башка юлга кермәгез, әгәр башка юлларга керсәгез, ул юллар сезне

Аллаһ юлыннан аерырлар. Мәсәлән, бидеґәт гамәлләр Аллаһ юлыннан башка юлдыр. Аллаһ сезгә

Коръән белән юл күрсәтеп, шул юлдан барырга әмер кылды, әмма башка юлга китүдән тыйды,

шаять башка юлга китеп һәлак булудан сакланырсыз.

154. Соңра Мусага изге гамәл кылучылар өчен һәрнәрсәне тулысынча аңлатучы китапны бирдек,

ул китап һидәят һәм рәхмәт итеп бирелде, шаять Раббыларына юлыгачакларына ышанырлар.

155. Без иңдергән бу Коръән аның белән гамәл кылучыга мөбарәк, шулай булгач, аның һәр

хөкеменә иярегез, әмма башка юлга китеп адашудан сакланыгыз, шаять рәхмәт ителерсез.

156. Сезгә Коръәнне иңдердек, ахирәттә хисаб көнендә: "Ий Раббыбыз, син бездән әүвәл ике

таифәгә, ягъни яһүд белән насарага китап иңдердең, без аларның Тәүрат, Инҗилне укуларыннан

гафил булдык", – дип әйтмәвегез өчен.

157. Яки әгәр безгә китап иңдерелгән булса, әлбәттә, яһүд вә насарага караганда да туры юлга

күнегүчәнрәк булыр идек, дип әйтмәвегез өчен Коръәнне иңдердек, бит тәхкыйк Раббыгыздан

сезгә һәрнәрсәне ачыклаучы Коръән исемле китап, ул аның белән гамәл кылучыларга һидәят вә

рәхмәт булып килде, Аллаһу тәгаләнең аятьләрен ялган диюче кеше хәтле залимрак кеше

булырмы? Вә ул залим Коръән белән гамәл кылудан баш тарта. Аятьләребездән баш тарткан

кешеләрне ягъни хәрамнардан сакланмау, фарызларны үтәмәү аятьләрдән баш тарту була,

тиздән алардан яман ґәзаб белән җәза кылырбыз баш тартканнары өчен.

158. Аллаһудан Коръән килгәннән соң да аның белән гамәл кылмыйча тагын нәрсә көтәләр?

Әлбәттә, Коръән белән гамәл кылмыйча, ґәзаб фәрештәнең килүен көтәләр, яки Раббының ґәзәб

белән килүен көтәләр, яки кыямәт көне кеби Раббыңның бәгъзе галәмәтләрен көтәләр.

Раббыңның бәгъзе галәмәтләре килгән көндә һичкемнең иман китерүе файда бирмәс, ягъни үлем

куркынычларын күргәч кенә, яки картлык зәгыйфьлегенә ирешкәч кенә иман китереп маташуның

һич файдасы булмас, яки әүвәлрәк иман китергән, ләкин хәрамнардан тәүбә итмәгән һәм

фарызларны үтәмәгән, коры иман сүзләрен әйтеп яшәве янә файда бирмәс, әйт: "Көтегез Аллаһ

ґәзабын", – дип. Без, әлбәттә, аларны ґәзаб белән көтәбез.

159. Тәкъвасыз мөселманнар, Аллаһ төзеп биргән хак динне төрле кисәкләргә бүлделәр һәм төрле

батыл мәзһәб ияләре булдылар, ий Мухәммәд г-м, син аларның һичбер эшләре турында

соралачак түгелсең. Аларның эшләре Аллаһуга тапшырылмыштыр, соңра Аллаһ үзләренә кылган

эшләре белән хәбәр бирер.

160. Бер мөэмин Аллаһу хозурына изге гамәлләр белән килсә, ул мөэмингә изгелекләре ун тапкыр

арттырылыр, вә бер кеше явыз эшләр белән килсә, кылган гөнаһы бәрабәрендә генә җәза

кылыныр һәм алар гөнаһларын арттыру белән золым ителмәсләр.

161. Әйт: "Ий Мухәммәд г-м, "Раббым мине күндерде чын туры юлга, кыямәткә каим булган хак

дингә күндерде һәм батылдан хак тарафына нык авышкан Ибраһим милләтенә күндерде. Ул –

Ибраһим мөшрикләрдән булмады, ягъни Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш итмәде.

162. Әйт: "Укыган намазларым вә бугазлаган корбаннарым фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә

эшләнәләр вә тере булуым һәм үлмәклегем бөтен галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһу тәгалә

эшедер.

163. Аллаһуның һич тиңдәше юк, вә мин һичкемне һичнәрсәне аңа тиңдәш кылмаска, фәкать

Аллаһуга гына халис кол булырга Аның тарафыннан боерылдым һәм мин мөселманнарның

әүвәлемен".

164. Әйт: "Аллаһудан башка бер мәхлукны үземне тәрбия итүче итеп алыйммы? Бөтен вөҗүднең,

бөтен мәхлукның тәрбиячесе Аллаһ үзе генә була торып, һәрбер кеше ни кылса да үзе өчен генә

кыладыр һәм гөнаһ йөген йөкләүче кеше башка һичбер кешенең гөнаһ йөген йөкләп алмас, соңра

кайтачак урыныгыз Аллаһ хозурында, Аллаһ динендә ихтилаф кылышканыгыз белән үзегезгә

хәбәр бирер.

165. Сезләрне Җиргә халифә итүче Аллаһ дәрәҗәләрдә бәгъзеләрегезне бәгъзеләрегездән югары

күтәрде, сезгә биргән нигъмәтләре хакында барыгызны да сынамак өчен. Дөреслектә, Синең

Раббың итагать итмәгәннәрдән ашыгып үч алучыдыр вә, әлбәттә, Ул итагать белән төзәлгәннәрне

ярлыкаучы, рәхимле.

[7] ӘГЪРАФ (ПӘРДӘ) СҮРӘСЕ – 206 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Мәгънәсен Аллаһу тәгалә белә.

2. Бу – Коръән сиңа иңдерелгән китап, Коръән хакында күңелеңдә шик булмасын, Аның белән

гөнаһларны куркытмаклыгың вә мөэминнәрне вәгазь кылмаклыгың өчен иңдердек.

3. Барчагыз да Раббыгыздан иңдерелгән Коръәнгә иярегез вә Коръәннән башка Вәлиләргә

иярмәгез! Ләкин бик аз вәгазьләнәсез.

4. Китабыбызга иярмәгәннәре өчен күпме шәһәр халыкларын һәлак иттек, шәһәрләргә ґәзабыбыз

кич эчендә килде, яки көндез ял иткән вакытларында килде.

5. Безнең ґәзабыбыз аларга килгәндә, башка дәгъвәләре булмас, мәгәр: "Аллаһуга карышып

үзебезгә үзебез залим булуыбыз сәбәпле бу ґәзаб безгә килде", – дип әйтүләре булыр.

6. Бездән үзләренә расүлләр күндерелгән каумнәрдән, әлбәттә, сорарбыз: "Расүлләр сезгә безнең

хөкемнәрне ирештерделәрме", – дип, янә рәсүлләрдән дә, әлбәттә, сорарбыз: "Безнең,

хөкемнәребезне ирештердегезме? Каумегез кабул иттеме", – дип.

7. Ул каумнәргә кылган эшләрен белеп сөйләрбез вә Без алардан гаиб булмадык, бәлки һәрвакыт

яннарында хазир булдык.

8. Хисаб көнендә булачак савап илә гөнаһны үлчәү мизаны хак, берәүнең үлчәүдә савабы авыр

килсә, алар ґәзабтан котылып, өстенлек табучылар.

9. Вә берәүнең үлчәүдә савабы аз килсә, андый кешеләр һәлак булучылар, гамәл кылмыйча

аятьләребезгә золым иткәннәре өчен.

10. Тәхкыйк Без сезне Җир өстенә урынлаштырдык, ничә төрле файдалану куәтен бирдек вә Җир

өстендә тереклек итүегез өчен кирәк нәрсәләрнең барын да бар иттек, ләкин бик аз вакытта шөкер

итәсез.

11. Тәхкыйк төп атагыз – Адәмне балчыктан халык кылдык, соңра күркәм сурәтле иттек, моннан

соң фәрештәләргә әйттек: "Адәмгә карап сәҗдә кылыгыз", – дип, фәрештәләр Адәмне хөрмәтләп

сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, ул сәҗдә кылучылардан булмады.

12. Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис! Мин сине Адәмгә сәҗдә кылырга әмер иткәч, сине сәҗдә

кылудан ни нәрсә тыйды?" – дип. Иблис әйтте: "Мин аңардан артыграк, чөнки мине уттан яраттың,

әмма Адәмне балчыктан яраттың".

13. Аллаһ әйтте: "Алай булса, җәннәттән чык! Аллаһуның кушканына карышып җәннәттә сиңа

тәкәбберләнү һич дөрес булмас, чык аннан, хур вә рисвайлар җөмләсеннәнсең".

14. Иблис әйтте: "Ий Раббым, мине үтермә, кубарылачак көнгә чаклы яшәргә дөньяда миңа ирек

бир".

15. Аллаһ әйтте: "Әлбәттә, мәгълүм вакыткача рөхсәт бирелгәннәрен, ягъни кыямәткәчә, яшә", –

дип.

16. Иблис әйтте: "Адәм өчен мине аздырганың өчен, әлбәттә, бәндәләреңне алдап аздырмак өчен

туры юлың өстендә утырачакмын.

17. Янә аларны аздырмак өчен алларыннан, артларыннан һәм уңларыннан вә сулларыннан

килермен. Шуннан соң аларның күбрәген шөкер итүчеләрдән тапмассың".

18. Аллаһу тәгалә әйтте: "Бозылганың вә рәхмәттән сөрелгәнең хәлдә чык җәннәттән! Кешеләрнең

сиңа ияргәннәре белән бергә һәммәгезне салып җәһәннәмне тутырачакмын".

19. Аллаһ әйтте: "Ий Адәм, үзең вә хатының – Һава җәннәттә торыгыз вә теләгән урыннан ашагыз,

әмма ошбу агачка якын бармагыз, әгәр якын барсагыз, залимнәрдән булырсыз".

20. Аларга шайтан вәсвәсә кылды аларның ябык гаурәтләрен ачмак өчен һәм әйтте: "Аллаһ сезнең

фәрештә булуыгызны теләмәгәне яки җәннәттә мәңге калуыгызны теләмәгәне өчен сезне ошбу

агачтан тыйды", – дип.

21. "Тәхкыйк мин сезгә яхшылыкны телимен", – дип ант итте Иблис.

22. Алдап аларны агачка якын китерде. Алар агачтан ашадылар, гаурәтләре ачылды вә җәннәт

яфраклары белән гаурәтләрен капларга ашыктылар, аларга Раббылары кычкырды: "Әйә! Мин

сезне ошбу агачтан тыймадыммы? Вә тәхкыйк шайтан сезгә ачык дошман, сакланыгыз, дип

әйтмәдемме?" – дип.

23. Адәм вә Хәва әйттеләр: "Ий Раббыбыз, үзебезгә золым кылдык, әгәр безне ярлыкамасаң һәм

рәхмәт кылмасаң, әлбәттә, бәхетсезләрдән булачакбыз", – дип.

24. Аллаһ әйтте: "Ий Адәм белән Иблис бер-берегезгә дошман булганыгыз хәлдә Җиргә иңегез!

Сезгә торачак урын һәм әҗәлегезгәчә файдаланачак җай Җирдә."

25. Аллаһ әйтте: "Җирдә тереклек итәрсез вә Җирдә үләрсез һәм Җирдән чыгарылырсыз."

26. Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар, янә мал

яраттык һәм дә тәкъвалык киемен бирдек, ул тәкъвалык – саклану киеме хәерледер, ошбу зекер

ителгән нәрсәләр Аллаһу тәгаләнең галәмәтләре, шаять кешеләр вәгазьләнерләр.

27. Ий Адәм балалары! Ата-анагызны җәннәттән чыгарган кеби, шайтан сезне фетнәгә салмасын,

аларның киемнәрен салдырып гаурәтләрен үзләренә күрсәтер өчен аларны алдады. Тәхкыйк

шайтан һәм аның гаскәре сезне күрәләр, сез аларны күрмәгән урыннан, әлбәттә, шайтаннарны

ышанмаучыларга дус кылдык.

28. Кайчан фәхеш эшне кылсалар: "Ата-бабаларыбызның бу эшне эшләгәннәрен күрдек һәм

Аллаһ әмер кылды бу эшләрне кылырга", – диләр, әйт: "Аларга Аллаһ андый фәхеш эшләргә әмер

кылмый, белмәгәнегезне Аллаһуга ифтира кылырга ничек оялмыйсыз", – дип.

29. Әйткел: "Раббым һәр эштә гадел булырга өндәп әмер бирде вә һәр мәсҗидтә йөзләрегезне

кыйблага юнәлдерегез вә динне Аллаһ ризалыгы өчен генә ихлас тотып, Аңа гына гыйбадәт

кылыгыз! Әүвәлдә юктан бар булганыгыз кеби, үлгәннән соң терелеп бар булырсыз", – диде.

30. Аллаһу тәгалә бер фирканы туры юлга күндерде вә бер фирканы рисвай итеп аларга заләләт

сабит булды, чөнки алар Аллаһудан башка шайтаннарны дус итеп алдылар, шулай булса да алар:

"Без туры юлга күнелгән кешеләр", – дип зан итәләр.

31. Ий Адәм балалары! Һәр сәҗдә кыла торган урында гаурәтләрегезне каплар өчен зиннәтле

киемнәрегезне алып киегез, ашагыз вә эчегез, ләкин исраф кылмагыз, тәхкыйк Аллаһ исраф

итүчеләрне сөйми.

32. Әйт: "Аллаһу тәгалә бәндәләренә биргән зиннәтле киемнәрне кем хәрам кылды вә ризыктан

пакь, ләззәтле булганнарын кем хәрам кылды?" Әйт: "Ул зиннәтле киемнәр вә хуш булган

ризыклар дөньяда вакытта иман китергән мөэминнәргә, кыямәт көнендә махсус мөэминнәргә,

кәферләргә мәхрүмнәрдер". Әнә шулай аятьләребезне ачык аңлатабыз хакны белгән кешеләр

өчен.

33. Әйт: "Раббым фәхеш эшләрне күрсәтеп эшли торганын да, яшерен эшли торганын да хәрам

кылды, күрсәтеп эшли торганы: су буенда ирләр вә хатыннар бергә су керү, кояшта кызыну кеби

эшләр, яшерен булганы – зина кылу эшләредер. Янә гөнаһлы эшләрне, хаксыз золым итү,

тәкәбберләнүне, мәхлукны Аллаһуга тиңдәш кылырга ярый дип, Аллаһудан аять иңмәгән көйгә

һәм Аллаһ хакында белмәгәнне сөйләүне хәрам кылды", – дип.

34. Һәрбер өммәтнең билгеләнгән әҗәле бар, әгәр аларга әҗәлләре килсә, бер сәгать иртә килмәс

һәм бер сәгатькә кичекмәс.

35. Ий Адәм балалары! Һәркайчан сезгә минем рәсүлләрем килсә һәм аятьләремне сезгә

укысалар, берәрегез аятьләремә иярсә һәм төзәлсә, әлбәттә, аларга курку вә көенү булмас.

36. Бәгъзе кешеләр аятьләребезне ялган диделәр һәм Аллаһуга каршы тәкәбберләнделәр, алар

җәһәннәм кешеләре, анда мәңге калырлар.

37. Аллаһуга ялганны ифтира кылган, яки Аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә залимрәк кеше

бармы? Әлбәттә, юк! Ул кешеләргә Коръәндә әйтелгән ґәзаблардан үзләренең өлеше ирешер,

хәтта әҗәл фәрештәләре килеп аларның җаннарын алырлар һәм әйтерләр: "Аллаһудан башка

гыйбадәт кылган затларыгыз кайда", – дип, мөшрикләр әйттеләр: "Ялган Илаһәләребез бездән

гаиб булдылар – югалдылар", – дип, "Тәхкыйк кәфер булдык", – дип үзләренең зарарына шәһадәт

бирерләр.

38. Аллаһ әйтер: "сездән әүвәл үткән, үзегез кеби адашкан җәмәгать эченә керегез, ул – җәмәгать

җеннәрдән вә кешеләрдән, һәммәгез дә җәһәннәм утына керегез", – дип. Һәркайчан җәһәннәмгә

бер җәмәгать керсә, андагы дустына ләгънәт укыр, хәтта җәһәннәмгә җыелып бетсәләр,

иярүчеләре ияртүче башлыкларына әйтер: "Ий Раббыбыз! Безне менә шулар аздырды, безгә

караганда ут ґәзабын аларга ике өлеш бир! Аллаһ әйтер: "һәммәгезгә дә ике өлеш бар, ләкин

белмисез".

39. Башлыклары үзләренә ияргән кешеләргә әйтерләр: "Сезнең бездән артык фазыйләтегез

булмады, ягъни көферлектә бертигезбез", – дип, кәферне кәсеб итүегез сәбәпле ґәзабны татыгыз!

40. Бәгъзе кешеләр аятьләребезне ялган диделәр вә аятьләребез белән гамәл кылудан

тәкәбберләнделәр, аларга Күк ишекләре ачылмас, ягъни азрак изгелекләре булса, ул да кабул

булмас һәм җәннәткә кермәсләр, хәтта дөя энә күзеннән чыкканчы, ягъни дөянең энә күзеннән

чыгуы мөмкин булмаса, аларның да җәннәткә керүе мөмкин түгел. Залимнәрне әнә шулай җәза

кылырбыз.

41. Аларга җәһәннәм утыннан булган түшәк һәм өсләрендә уттан пәрдә бар. Әнә шулай җәза

кылырбыз залимнәрне.

42. Бәгъзе кешеләр иман китереп изге гамәлләр кылдылар, һичкемгә көче җитмәгән йөкне

йөкләмибез, мәгәр көче җиткәнне генә. Алар җәннәт ияләре, анда мәңге калачаклар.

43. Без аларның күңелләрендә булган хөседне суырып алдык, аларның аяк асларыннан елгалар

агар, әйтерләр: "Безне бу җәннәткә күндерүче Аллаһуга мактау булсын, әгәр Аллаһ күндермәсә,

үзебез белеп күнелүче булмас идек, тәхкыйк Раббыбызның рәсүлләре дөньяда безгә хак

аятьләрне китерделәр, без Аллаһуның рәхмәте белән кабул иттек", – дип. Аларга нида кылыныр:

"Бу җәннәт белән варис ителдегез кылган гамәлләрегез өчен", – дип.

44. Җәннәт әһеле, җәһәннәм әһеленә әйтер: "Тәхкыйк без Аллаһ вәгъдә кылган җәннәтне менә

инде таптык, сез дә Раббыгыз вәгъдә кылган җәһәннәмне таптыгызмы инде?" Алар: "Әйе, таптык",

– диярләр. Алар арасыннан берәү: "Аллаһуның ләгънәте залимнәргә тиешле булды", – дип

кычкырыр.

45. Ул – җәһәннәм әһелләре, кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, мөселманнарның алар ягына

үзгәрүләрен телиләр һәм ахирәтне инкяр итәләр иде.

46. Җәннәт белән җәһәннәм арасында пәрдә бар, ул пәрдә өсләреңдә ирләр бар, ул ирләр җәннәт

вә җәһәннәм кешеләрен йөзләреннән танырлар, чөнки җәннәт кешесенең йөзе ак, җәһәннәм

кешесенең йөзе кара булыр. Ул ирләр җәннәт кешеләренә кычкырырлар тынычлык һәм

һәлакәтлектән котылмак сезгәдер, дип, үзләре һәмишә җәннәткә кермәгән булырлар һәм җәннәткә

керүне өмет итеп торырлар.

47. Әгъраф-Пәрдә өстендәге ирләрнең күзе җәһәннәм әһеле тарафына төшсә: "Ий Раббыбыз!

Безне залим каумнәр белән бергә кылмагыл", – диярләр.

48. Янә Әгърафдагы ирләр, залим ирләрне галәмәтләре белән танырлар һәм әйтерләр: "Дөньяда

җыйган малыгыз вә тәкәбберләнүегез бүген сезгә файда бирмәде", – дип.

49. "Ий сез җәһәннәм әһелләре! Дөньяда вакытта хәзрәти Билал бик көчле иманлы булып та, кол

яки ярлы булганы өчен генә әнә шундыйларга Аллаһ рәхмәтен ирештермәс", – дип ант итеп әйтә

идегез, хәлбуки алар җәннәттәләр. Ә сез хур булып җәһәннәмдәсез", – диярләр. Шул вакытта

көчле иманлы ярлы мөселманнарга: "Җәннәткә керегез! Сезгә курку булмас һәм кайгылы да

булмассыз", – диелде.

50. Тәмуг әһеле, җәннәт әһелләренә нида кылыр: "Ий җәннәт әһелләре! Безгә җәннәттән су коеп

бирегез, яки Аллаһ сезне ризыкландырган җимешләрдән бирегез", – дип. Җәннәт әһелләре сез

сораган нәрсәләрне Аллаһ сезгә хәрам кылды диярләр.

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 13
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.