Latin

Коръән Тәфсире - 16

Total number of words is 3617
Total number of unique words is 1554
31.4 of words are in the 2000 most common words
46.2 of words are in the 5000 most common words
53.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

кайгысыннан.

93. Бай булып та сугыштан калу өчен рөхсәт сораган монафикъларны ґәзаб кылырга юл булыр.

Алар өйдә калучылар белән калырга риза булдылар, Аллаһ аларның күңелләренә мөһер басты,

инде алар Аллаһ хөкемнәренә хыянәт итүнең һәлакәтлек икәнен белмәсләр.

94. Сугыштан алар янына кайтсагыз, сезгә гозер күрсәтерләр, әйт "Безгә ялган гозер күрсәтеп

маташмагыз, без сезгә ышанмыйбыз, тәхкыйк Аллаһ сезнең хәбәрегезне безгә белдерде. Аллаһу

тәгалә үзе һәм Аның расүле сезнең эшләрегезне күрерләр. Соңра ачык вә яшерен эшләрне белүче

Аллаһуга кайтарылырсыз, кылган бозык эшләрегез белән сезне хәбәр кылыр".

95. Кайчан сугыштан алар янына кайтсагыз, алар Аллаһ белән ант итәләр, кимчелекләрен гафу

итүегез өчен: "Алардан бизегез! Тәхкыйк алар – нәҗесләр, вә урыннары җәһәннәмдер, җәза

йөзеннән, монафикъ булганнары өчен.

96. Алар сезгә ант итеп акланырга тырышалар алардан риза булуыгыз өчен. Сез алардан риза

булсагыз да, фәсыйк кешеләрдән Аллаһ һич тә разый булмас.

97. Бәдәвий ґәрәбләре, көферлектә вә монафикълыкта тагы да куәтлерәкләр һәм алар Аллаһ

Үзенең расүленә иңдергән хөкемнәрне белмәскә бик лаеклыдыр, чөнки алар кырда яшиләр. Аллаһ

белеп эш кылучы вә гадел хөкем итүче.

98. Бәдәвий ґәрәбләреннән бәгъзеләре Аллаһ юлына биргән маллары юкка чыкты дип беләләр, вә

сезгә бәла-каза килүне көтәләр. Үзләренең башларына яман бәла-каза киләчәк. Аллаһ аларның

сүзләрен ишетүче вә эшләрен белүче.

99. Бәдәвий ґәрәбләреннән бәгъзеләре Аллаһуга вә ахирәт көненә ышаналар һәм Аллаһ юлына

биргән маллары – Аллаһуга якын булырга сәбәп дип беләләр һәм биргән маллары белән

расүлүллаһның догасын өстиләр. Әгаһ булыгыз! Аларның Аллаһуга якын булу өчен биргән

садакалары, әлбәттә, Аллаһуга якын булуга сәбәптер, Аллаһ аларны бик тиз рәхмәтенә кертер,

шиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.

100. Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәннәрдән ярышта әүвәл алга чыгучылар, ягъни Аллаһуга вә

расүлгә итагать итүдә һәм ислам динен куәтләү юлында һәрвакыт алда йөргән Мөһаҗирләр, һәм

яхшылыкта Мөһаҗирләргә иярүче төп Мәдинәле ансарлар – ярдәм итүчеләр, һәм аларга ияргән

башка мөселманнар, алардан Аллаһ разый булды һәм алар Аллаһудан разый булдылар. Вә

аларга асларыннан елгалар ага торган җәннәтләр хәзерләнде, алар анда мәңге калырлар.

Җәннәтләргә кереп анда мәңге калу – зур уңышка: мәңгелек бәхеткә ирешүдер.

101. Сезнең тирәгездә булган бәдәвий ґәрәбләре арасында монафикълар бар, вә Мәдинә

әһелесеннән дә бәгъзеләре икейөзлелеккә беркетелделәр. Сез аларның эшен белмисез. Аларның

эшен Без беләбез. Без аларны дөньяда ике мәртәбә ґәзаб кылырбыз: яшерен булган бозык

эшләрен ачып хурлыкка төшерербез, вә яман үлем белән үтерербез. Аннары ахирәттә олугъ

ґәзабка кайтарылырлар.

102. Вә алардан икенчеләре, гөнаһларын танып, тәүбә иттеләр һәм бозык эшләрен яхшы эшләр

белән капладылар. Шаять Аллаһ аларга рәхмәт итеп тәүбәләрен кабул итәр, Аллаһ ярлыкаучы вә

рәхимле.

103. Әнә шул тәүбә итеп төзәлүчеләрнең малларыннан зәкят садакаларын син ал, аларны биргән

садакалары белән гөнаһларыннан араларсың вә эшләрен төзәтерсең, һәм аларга дога кыл,

тәхкыйк синең догаң аларның күңеленә карар, Аллаһ ишетүче вә белүче.

104. Әйә алар белмиләрме? Аллаһу тәгаләнең тәүбәне вә доганы кабул иткәнлеген һәм

садакаларны кабул итеп алганлыгын бәндәләреннән? Тәхкыйк Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче вә

рәхмәт кылучы.

105. Әйт: "Изге гамәлләр кылыгыз! Әлбәттә, Аллаһ вә Аның расүле һәм мөэминнәр сезнең

гамәлләрегезне күрерләр, вә тиздән яшеренне вә ачыкны белүче Аллаһуга кайтарылачаксыз,

кылган гамәлләрегез белән Ул сезне хәбәр кылыр.

106. Әнә алардан икенче җәмәгать бар Аллаһуның теләвенә куелмышлар, Аллаһ теләсә аларны

ґәзаб кылыр яки тәүбәләрен кабул итеп рәхмәт кылыр, Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче.

107. Янә мөселманнар тирәсендә явыз монафикълар бар ки, алар мөселманнар зарарына мәсҗид

бина кылырлар, бу эшләре белән хакны вә нигъмәтләрне инкяр итүләрен арттыру өчен, вә

мөселманнарның берлеген бетермәк өчен, вә әүвәлдә Аллаһуга вә Аның расүленә каршы

сугышкан кешене көтмәк өчен. (Монафикълар: "Бер мәсҗид бина кылыйк та шунда бөтен

киңәшләребезне кылырбыз", – дип мәкерлек белән мәсҗид төзеделәр. Әбү-Гамир исемле бер

монафикъны кыйсар кәферләреннән гаскәр сорар өчен җибәргән иделәр, шул монафикъның

гаскәр белән килүен үз мәсҗидләреннән күзәтеп көтәләр иде). Бу аять иңгәч Мухәммәд г-м

аларның мәсҗиден җимерде. Мәсҗид төзүчеләр: "Без мәсҗидне яхшы ният белән төзегән идек", –

дип Аллаһ исеме илә ант иттеләр, ләкин: "Алар ялганчылар", – дип, Аллаһ шәһадәт бирә.

108. Монафикълар төзегән мәсҗидтә мәңге намаз укыма, әүвәл көннән башлап Аллаһудан курку

нигезенә төзелгән расүлүллаһ мәсҗидендә намаз укымак тиешлерәк, ул мәсҗидтә су белән дөнья

кереннән, ислам белән күңел кереннән пакьләнүне яратучы ирләр бардыр. Әлбәттә, Аллаһу

тәгалә тәндә су белән, игътикадтә Коръән белән пакьләнүчеләрне сөя.

109. Әйә берәү мәсҗидне Аллаһудан куркып вә Аның, ризалыгын өстәп бина кылса, ягъни динен

Коръән өйрәтүе буенча дөрес итеп тотса, шулмы хәерле булыр? Яки бинасын җимерелә торган яр

өстенә салган монафикъның бинасы хәерлеме? Ягъни Коръәннән башка ялган динне тотучының

дине хәерлеме? Коръән хөкемнәре йөреми торган мәсҗидләрне төзүчеләр мәсҗидләре белән

бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр, шулай ук бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотучылар

диннәре белән бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр. Әлбәттә, Аллаһ Коръән белән гамәл

кылмаучы залимнәрне һидәяткә салмас.

110. Син аларның биналарын җимергәч, биналары күңелләрендә кайгы булып торадыр, ягъни

малыбыз әрәм китте дип кайгыралар, мәгәр үлгәннәреннән соң күңелләре дөнья малыннан

киселгәч, кайгылары бетәр. Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче.

111. Аллаһу тәгалә мөэминнәрдән җәннәт бәрабәренә малларын вә үзләрен сатып алды, алар

Аллаһ юлында сугышырлар, кәферләрне үтерерләр вә үзләре дә үтерелерләр, мөэминнәргә

Тәүратта, Инҗилдә вә Коръәндә вәгъдә кылынган җәннәт хак вәгъдәдер, берәү Аллаһуга биргән

ґәһеден үтәсә, кылган сәүдәләрегез белән бәшәрат бирешегез! Әнә шулай малларыгызны вә

җаннарыгызны биреп Аллаһудан җәннәт алу сәүдәсе – олугъ бәхеткә ирешмәк.

112. Алар гөнаһлардан тәүбә итәрләр, ихлас гыйбадәт кылырлар, һәрвакыт Аллаһуга хәмед әйтеп

рузә тотарлар, рөкүгъ сәҗдә кылып намаз укырлар, яхшы эшләргә өндәрләр, бозык эшләрдән

тыярлар. Вә Аллаһ хөкемнәрен сакларлар. Аллаһ сызган сызыктан тышкары чыкмаслар. Әнә

шундый мөэминнәрне җәннәт белән шатландыр!

113. Пәйгамбәргә вә мөэминнәргә, мөшрикләр, кәферләр вә динсезләргә Аллаһудан гафу сорап

дога кылмак һич дөрес түгел, гәрчә алар ата-аналары вә башка кардәшләре булсалар да, аларның

җәһәннәмгә керәчәкләре белән хәбәр бирелгәннән соң. Хәрәмнәрдән сакланмаган, фарызларны

үтәмәгән кешеләр барысы да шул хөкемгә керәләр.

114. Әмма Ибраһим г-мнең мөшрик булган атасына истигъфар кылуы баштан истигъфар кылырга

вәгъдә кылганы өчен генә иде. Атасының Аллаһ дошманы икәнлеге Ибраһимгә беленгәч,

атасыннан вә аңа дога кылудан бизде. Тәхкыйк Ибраһим җәһәннәм ґәзабыннан куркып аһ-ваһ

итүче вә шәфкать итүче юаш.

115. Аллаһу тәгалә бер каумне туры юлга салганнан соң аларны туры юлдан адаштырыр булмады,

хәтта аларга нинди нәрсәләрдән сакланмак лязем иткәнне бәян иткәнгәчә. Ягъни кыйбла БәйтүлМөкаддәстән авышканын бәян итеп аять килгәч, әтрафтагы мөселманнар, белмичә, һаман БәйтүлМөкаддәскә карап намаз укыдылар, бу аять шундыйларның гафу ителәчәкләрен белдермәк өчен

иңдерелде. Тәхкыйк Аллаһ һәрнәрсәне белүче.

116. Җир вә күкләр барчасы Аллаһу тәгаләнеке, Ул үтерер вә тергезер, сезгә Аллаһудан башка

хуҗа вә ярдәмче юк.

117. Тәхкыйк Аллаһ пәйгамбәрнең вә аңа ярдәм белән ияргән Мөһаҗирләрнең һәм ансарларның

авыр сәгатьләрдә пәйгамбәргә ярдәм иткәннәре өчен һәр кимчелекләрен кичерде. Алардан бер

таифәнең Тәбүк сугышына чыкмаска авышканнан соң, аларны да кичерде, чөнки алар күңелләрен

яхшыртып, сугышка чыктылар, әлбәттә, Ул рәхимле вә шәфкатьле мөэмин бәндәләренә.

118. Янә өч кешене гафу итте, алар Кәґәб бин Малик, Һилал бин Өмия, Мүррә бин Рабиґлар, алар

гозерсез Тәбүк сугышына чыкмадылар, шуның өчен мөселманнар алардан киселделәр, һичберсе

аларга якын бармады, бу эш аларга бик авыр булды. Кайгылары катылыктан хәтта аларга киң җир

тар булды, вә күңелләре дә тараеп-кысылды, алар уйладылар Аллаһ ґәзабыннан котылырга юл

юклыгын һәм Аллаһуның үзенә генә ялварырга тиеш икәнлекне бик яхшы белделәр. Соңра аларга

рәхмәт кылды, тәүбә итсеннәр өчен, тәхкыйк Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче вә рәхимле.

119. Ий мөэминнәр! Аллаһ хөкемнәренә хыйлаф булудан сакланыгыз! Һәм сакланучы тугъры

кешеләр белән бергә булыгыз!

120. Мәдинә халкына вә Мәдинә тирәсендәге сахрә ґәрәбләренә, расүлүллаһтан бүленеп

сугыштан калу һич тә дөрес түгел вә расүлне ташлап үзләрен генә саклауга кызыкмасыннар,

аларга бу әмер шуның өчендер, әгәр һәрвакыт расүлүллаһ белән бергә булсалар, Аллаһ юлында

аларга ачлык, мәшәкать, сусау ирешмәс вә кәферләрне ачуландырырлык вә эчләрен пошырырлык

бер урынны тапмаслар һәм дошманнан алар зарарына һичнәрсә ирешмәс мәгәр расүл белән

бергә булсагыз, аның бәрабәренә аларга изге гамәл язылыр. Тәхкыйк Аллаһ яхшылык

кылучыларның әҗерен җуймас.

121. Әгәр алар аз гына булса да Аллаһ ризалыгы өчен бернәрсә садака кылсалар, вә сугыш

барганда бер чокыр алга чыксалар, болар өчен аларга саваб язылыр, Аллаһу тәгалә аларны

кылган гамәлләренең күбрәге белән изге җәза кылыр өчен. (Сахәбәләр бар да сугышка чыга

торган булгач, укытырга кеше калмаган).

122. Мөэминнәрнең барчасы да сугышка чыгулары дөрес түгел, әгәр һәрбер фиркадән бер таифә

сугышка чыкмасалар, дин белемен өйрәнмәк вә өйрәтмәк өчен дәхи сугышка киткән кешеләр

кайткач аларга өйрәтмәк өчен, шаять сугышка киткән кешеләр дә вәгазьләнерләр иде.

123. Ий мөэминнәр! Үзегезгә якын кәферләр белән сугыш кылыгыз! Алар сездә куәт вә катылыкны

тапсыннар өчен, вә белегез Аллаһ, әлбәттә, Аңа гөнаһлы булудан сакланучы кешеләр белән

бергә.

124. Әгәр Коръәннән бер сүрә иңдерелсә, монафикъларның бәгъзеләре әйтәләр: "Бу сүрә

кайсыгызның иманын арттырыр", – дип көләләр. Әмма Коръәнгә ышанган кешеләргә иманны

арттыра, алар сүрә иңгәнгә шатланалар.

125. Әмма күңелләрендә бозык игътикад булу сәбәпле авыру күңелле монафикъларга кәфер

өстенә кәферне арттырадыр, вә имансыз хәлләрендә үлеп тә китәләр.

126. Ул монафикълар белмиләрме, елда бер-ике мәртәбә алар фетнәләнәләр, ягъни эшләре

ачыла, шулай да тәүбә итмиләр һәм вәгазьләнмиләр, гыйбрәтләнмиләр.

127. Коръәннән бер сүрә иңгәндә алар бер-берсенә карашалар вә әйтешерләр: кем дә булса сезне

күрмиме? Ягъни мөселманнар безнең аларга каршы булган эшебезне белмәгән иделәр дип, һаман

куркып яшәмәктәләр. Соңра алар Коръәннән дүнделәр, Аллаһ аларның күңелләрен хактан

кайтарды, һичнәрсә аңламый торган кавем булганнары өчен.

128. Ий кешеләр, тәхкыйк сезгә үз арагыздан пәйгамбәр килде, Аллаһуга карышуыгыз аңар

авырдыр, сезнең иманга килүегез өчен бик тырышучы, мөэминнәргә шәфкатьледер.

129. Шуның соңында да иманнан вә Коръәннән баш тартсалар, син аларга әйт: "Миңа Аллаһ җитә,

бит Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул гына, Аңарга гына тәвәккәл кыламын вә Ул олугъ

Ґәрешнең Раббысы".

[10] ЙУНУС СҮРӘСЕ – 109 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Ошбу сүрәләр хаклык белән хөкем итүче Коръән аятьләре.

2. Үзләреннән бер иргә: "Кешеләрне куркыт, вә Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәргә

Раббылары хозурында бөек дәрәҗәләр булачагы белән шатландыр", – дип вәхий кылуыбыз

кешеләргә ґәҗәбме? Кәферләр әйтәләр: "Әлбәттә, бу Коръән – ачык сихердер".

3. Тәхкыйк сезнен, Раббыгыз җир вә күкләрне алты көндә төзеп тәмам итте, соңра игътибарын

Ґәрешкә беркетте, бөтен вөҗуд белән җитәкчелек иткәне хәлдә. Ахирәттә шәфәгать итүче булмас,

мәгәр Аның рөхсәте соңында гына булыр. Ошбу эшләрне кылучы Раббыгыз – Аллаһ, аңар

гыйбадәт кылыгыз! Әйә сез Коръән белән вәгазьләнмәссезме?

4. Кыямәт көнне кайтачак урыныгыз Аллаһ алдындадыр, Аллаһуның вәгъдәсе хак. Ул башлап

халык кылыр, соңра үтереп янә тергезер, иман китереп, яхшы эшләрне кылган кешеләргә гаделлек

белән күркәм җәзалар бирер өчен. Дәхи кәферләргә көферлекләре өчен рәнҗеткүче ґәзаб, вә

кайнар сасы сулар булачак.

5. Көндез кояшны, кич айны нур-якты кылучы зат та Аллаһу тәгаләдер, елларны вә башка

хисапларны белмәгебез өчен ул айга урыннар билгеләде. Аллаһ, бу нәрсәләрне бушка гына

төземәде, мәгәр хаклык белән төзеде, ягъни Аллаһ төзегән нәрсәләрдән файдаланган һәрбер

кеше җаваплы. Аллаһ хакны – хак дип белүчеләргә дәлилләрне ачык бәян кыла.

6. Көн белән төннең бер-берсенә хыйлаф булып аллы-артлы килеп-китеп торуларында һәм җирдә

вә күкләрдә Аллаһ төзегән нәрсәләрдә, әлбәттә, Аллаһ ґәзабыннан курыккан кешеләр өчен

гыйбрәтләр һәм вәгазьләр бар.

7. Дөньяга бирелеп, дөнья тереклегеннән генә карар табып, Безгә юлыгуны теләмәгән гафил

кешеләр.

8. Аларның урыннары ут, шуны кәсеп иткәннәре өчен.

9. Иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләрне Аллаһ иманнары белән туп-туры җәннәтләр

юлына күндерер, ул җәннәтләр нигъмәтләр белән тулган булыр һәм асларыннан елгалар агып

торыр.

10. Җәннәтләрдә аларның әйтәчәк сүзләре: "Ий Аллаһ -Син һәр кимчелектән пакьсең", – дип әйтү

булыр, һәм бер-берсенә бүләкләре "сәлам" булыр, вә аларның ахыр сүзләре: "Мактау бөтен

галәмне тәрбияләүче Аллаһуга тиешле", – дип әйтмәк булыр.

11. Әгәр Аллаһу тәгалә бәндәләренең яхшы эшләре өчен савабны ашыктырган кеби, аларның

бозык эшләре өчен ґәзабны да ашыктырса иде, әлбәттә, бозык эшне эшләү белән үлүләре хөкем

ителер иде. Безнең хозурыбызга килүгә ышанмаган кешеләрне һәлак итмичә, азгынлыкларында

хәйран итеп калдырырбыз.

12. Әгәр Аллаһуга итагать итмәгән динсез кешегә берәр катырак зарар ирешсә, ятып яки утырып,

яки басып бездә дога кыладыр, кайчан Без аның зарар вә кайгысын бетерсәк, гүя аңа ирешкән

зарар өчен безгә дога да кылмаган кеби булып әүвәлге азгынлыгына төшә. Әнә шулай хак юлдан

чыккан кешеләрнең кылган бозык эшләре үзләренә яхшы булып күренә.

13. Тәхкыйк сездән әүвәл килеп золым кылган кавемне Без һәлак иттек, моннан гыйбрәт алыгыз!

Рәсүлләре аларга ачык могҗизалар, вә ислам диненең гадел хөкемнәре белән килделәр, шулай да

иман китермәделәр. Шуның кеби гөнаһка чумган кешеләрне җәза кылачакбыз.

14. Соңра алар урынына сезне хуҗа кылдык, нинди эшләр кылачагыгызны күзәтеп тармаклыгыбыз

өчен, эшләрегез нинди булса, Безнең дә җәзабыз шул булыр.

15. Ачык мәгънәле аятьләребез укылганда Безгә килеп юлыгачакны теләмәгән кәферләр

әйттеләр: "Безгә Коръәннән башка китап китер яки Коръәнне үзгәрт", – дип. Син аларга әйт:

"Үзлегемнән Коръәнне алыштырмак яки хөкемнәрен үзгәртмәк миңа һич тә мөмкин түгел, чөнки ул

Аллаһ сүзе, мин үзем дә Аллаһ миңа вәхий кылган хөкемнәргә генә иярәмен, әгәр мин Раббыма

андый гөнаһны кылсам, алдыбызда булачак олугъ "кыямәт" көненең ґәзабыннан куркамын".

16. Син аларга әйт: "Әгәр Аллаһ кушмаса вә теләмәсә иде, мин сезгә Коръәнне укымас идем һәм

аның хөкемнәрен сезгә өйрәтмәс идем. Тәхкыйк пәйгамбәр булганчы, мин сезнең арагызда кырык

ел тордым, Аллаһ кушмагач, ул дәвердә мин сезгә һичнәрсә укымадым, шуны фикерләп

карамыйсызмы?"

17. Аллаһуга ялганны ифтира кылган яки Аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә залимрәк кеше

булырмы? Залимнәр Аллаһ ґәзабыннан һич котыла алмаслар.

18. Мөшрикләр Аллаһудан башка файда да вә зарар да ирештерә алмый торган сынымнарга

гыйбадәт кылалар һәм әйтәләр: "Бу сынымнар Аллаһ хозурыңда безнең шәфәгатьчеләребез", –

дип. Син аларга әйт: "Сез Аллаһуга җирдәге вә күкләрдәге Үзе белмәгән нәрсәләрдән хәбәр

бирәсезме? Ягъни Аның тиңдәше булып та Үзе белми, сез беләсезме? Мөшрикләр тиңдәш кылган

нәрсәләрдән Аллаһ пакь вә бик бөек дәрәҗәдә.

19. Пәйгамбәр килгәнче дөньядагы кешеләр бер генә төрле иде, ягъни бар да мөшрик иделәр,

Мухәммәд г-м килгәч, берсе мөэмин, берсе мөшрик – икегә бүленделәр. Залимнәрне ґәзаб кылуда

ґәзабны кичектерү белән Раббыңның вәгъдәсе булмаса иде, Коръән хөкемнәрендә ихтилаф

кылышкан кешеләрне Аллаһ һәлак итәр иде.

20. Янә алар әйтәләр: "Мухәммәдкә пәйгамбәрлегене белдерә торган бер галәмәт иңдерелсәче,

иман китерер идек", – дип. Син аларга әйт: "Сез сораган яшертен нәрсәләрне белмәк Аллаһуга

хас, әгәр иман китермәсәгез, галәмәт көтмәгез, бәлки Аллаһудан ґәзаб көтегез! Мин дә сезнең

белән сезгә ґәзаб килгәнен көтүчеләрдәнмен".

21. Әгәр Без кешеләргә зарар күргәннәреннән соң рәхмәт кылып яхшылык бирсәк, мәсәлән, ачлык

соңында байлык бирсәк, фетнә сугыш соңында тынычлык бирсәк, шул вакытта алар, шөкер итеп,

Аллаһуга гыйбадәт кылыр урынына Безнең аятьләребезгә мәкерләр кылалар. Әйт: "Аллаһ мәкер

кылуда тизрәк мәкер кылучы, Аның мәкере көчле. Тәхкыйк фәрештәләребез сезнең кылган

мәкерләрегезне язарлар, тиешле җәзасын күрерсез".

22. Сезне төрле сәбәпләр белән җирдә вә суда йөртүче зат Аллаһ, хәтта сез зур корабларда

булсагыз, ул корабларны яхшы җил йомшак кына алып китсә, шул хәлдә шатланып кына барганда

көчле җил чыгып, төрле яктан дулкын килсә һәм чорнап алган дулкын һәлакәтлеге килде дип

белсәләр, шул вакыт алар Аллаһ диненә кайтып, ихлас Аллаһуга дога кылырга тотыналар: "Йә

Рабби, әгәр безне бу һәлакәттән коткарсаң, әлбәттә, нигъмәтләреңә шөкер кылучылардан

булырбыз", – диләр.

23. Аллаһ әгәр аларны коткарса, шуннан соң алар җир өстендә бозыклык кыла башлыйлар. Ий

кешеләр! Бозыклыгыгыз үз зарарыгызга, дөньяда файдалануыгыз бик аздыр, соңра Безнең

хозурымызга кайтарылачаксыз, шул вакытта кылган эшләрегез белән сезгә хәбәр бирербез.

24. Дөньяда яшәүнең мисалы: Без күктән иңдерелгән яңгыр суы кеби, ул яңгыр белән кешеләр вә

хайваннар ашый торган нәрсәләр аралашып үссәләр, хәтта җир матур чәчәкләрен чыгарып

зиннәтләнеп китсә, кешеләр хәзер без файдаланабыз дип торганда, үскән нәрсәләрнең һәммәсен

һәлак итмәк өчен Безнең әмеребез көндез яки кич белән килсә, Без аларны киселмеш камыл кеби

кылырбыз да, гүя ул үсемлекләр кичә булмаган кеби булып калыр. Әнә шулай фикерли белгән

кешеләр өчен гыйбрәтле аятьләребезне бәян кылабыз.

25. Аллаһу тәгалә бөтен дөнья кешеләрен мәңгелек тынычлык, иминлек йорты булган җәннәтләргә

чакыра вә үзе теләгән кешеләрне җәннәтләргә бара торган туры юлга күндерде. (Аллаһу

тәгаләнең җәннәтләргә чакыруының тәртибе һәм җәннәтләр юлы Коръән Кәримдер).

26. Дөньяда Аллаһуга гыйбадәт кылып, яхшылыкларны кылган кешеләргә ахирәттә яхшылык,

җәннәт нигъмәтләре вә аннан да артыграк Аллаһу тәгаләнең диндарын күрү булыр, аларның

йөзләрен һич карарлык капламас вә аларга һич хурлык ирешмәс. Җәннәт кешеләре әнә

шулардыр, алар анда мәңге калырлар.

27. Әмма бозыклыкны кәсеп итүчеләр, ягъни имансыз, динсез булуны яки башка гөнаһларны кәсеп

итүчеләр, аларга үзләренең бозыклыгы кеби җәһәннәм ґәзабы булачак, аларны төрле хурлыклар

каплар, аларны Аллаһ ґәзабыннан саклаучы кеше булмас, аларны гүя караңгы кичнең бер кисеге

каплаган кеби чырайлары кара булыр, утка керәсе кешеләр әнә шулар, алар анда мәңге калырлар.

28. Бер көнне һәммә кешеләрне каберләрдән кубарырбыз, соңра әйтербез: мөшрикләргә үзегез

һәм Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегез урыныгызда гына торыгыз! Аларның араларында

булган дуслыкны бетерегез, сынымнары әйтерләр: "Сез безгә гыйбадәт кылмадыгыз, безгә

гыйбадәт кылыгыз дип без сезгә кушмадык", – дип.

29. "Сезнең белән безнең арада шаһит булырга Аллаһ җитә, тәхкыйк сезнең безгә гыйбадәт

кылуыгыздан без гафил булдык", – диярләр.

30. Шул вакытта һәркем нинди эш кылган булса, һәммәсе ачыкланыр вә үзләренең хак хуҗалары

булган Аллаһуга кайтарылырлар вә Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләре югалыр.

31. Сорагыл: "Җир вә күк тарафыннан кем ризыкландыра? Яки хуҗа булып сезгә күз вә колакларны

кем бирә? Дәхи үлектән терекне һәм теректән үлекне кем чыгара, кемнең көче җитә? Вә бөтен

эшләр белән кем җитәкчелек итә? Алар әйтер: "Аллаһ". Әйт: "Шулай булгач Аллаһудан

курыкмыйсызмы? Әлбәттә, куркыгыз!"

32. Ошбу эшләрне кылучы хак тәрбиячегез булган Аллаһ! Инде хакны ташлаганнан соң, адашудан

башка нәрсә булыр? Әлбәттә, фәкать адашу булыр! Ничаклы каты киреләнәсез, хакны ташлап

кайда бармакчы буласыз?

33. Аллаһ тәгаләнең хаклыгы дөресләнгән кеби, фасыйклар иман китермәсләр дигән сүз дә

дөресләнде!

34. Мөшрикләргә әйт: "Сезнең сынымнарыгыз мәхлукларны бар итеп соңра үтереп янә

тергезүчеләрме? Араларында шул эшне эшләүчесе бармы?" Әйт: "Әлбәттә, юк! Бәлки кешеләрне

халык кылучы, соңра үтереп янә тергезүче фәкать Аллаһу тәгалә. Ул – Аллаһуга ничек ялганны

ифтира кыласыз?

35. Янә әйт: "Сезнең сынымнарыгыздан хак юлга күндерүчесе бармы?" Әйт: "Әлбәттә, юк! Хак

юлга фәкать Аллаһу тәгалә үзе генә күндерә! Хак юлга күндерүче Аллаһуга иярергә, баш ияргә

тиешлеме? Яки селкенергә дә хәленнән килми торган сынымнарга баш ию тиешлеме? Яки Аллаһ

күндермәсә туры юлны үзе өчен генә дә таба алмаган ишаннарга иярергә, аларга баш ияргә

тиешлеме? Ни булды сезгә, батыл эшне кыласыз?"

36. Зан итү, ягъни дәлилсез уйлау, яки нәфес теләгәнчә хөкем итү – дөреслекнең һичбер өлешенә

ирештермәс. Дөреслектә, Аллаһ аларның ни, эшләгәннәрен белә.

37. Бу Коръән Аллаһудан башка бер кеше уйлап чыгарган китап дип ифтира ителә торган нәрсә

түгел, ләкин Аллаһудан әүвәлге китапларны дөресләгәне хәлдә һәм шәригать хөкемнәрен ачык

бәян иткән хәлдә иңдерелде, Коръәннең бөтен галәмне тәрбияләүче Аллаһудан

иңдерелгәнлегендә һич шик юк.

38. Әйә ул мөшрикләр, Мухәммәд Коръәнне үзе уйлап чыгарган да, аннары Аллаһ иңдерде дип

ялган сөйлиләрме? Әйт: "Әгәр Коръәнне Мухәммәд үзе уйлап чыгарган булса, сез дә Аллаһудан

башка ярдәм өстәмәк мөмкин булганнарны барчасын да чакырыгыз да, бергәләшеп, бер сүрә

китерегез, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз".

39. Бәлки алар үзләре аңлап һәм белеп бетерә алмаган нәрсәне гафиллек белән ялган диделәр

һәм аларга Коръәннең тәэвиле дә килмәде, аңламыйча гафил калдылар. Болардан алдагылар да

пәйгамбәрләрен ялган диделәр. Карагыл, залимнәрнең ахыры ничек булды? Башка залимнәрнең

дә ахыры шулай булачак.

40. Аларның бәгъзеләре Коръәнгә ышаналар, бәгъзеләре Коръәнгә ышанмыйлар. Синең Раббың

Коръәнгә ышанмыйча бозыклык кылучы фәсыйкларны белүчерәк.

41. Әгәр алар сине ялганчы дисәләр, әйт: "Миңа үз гамәлем, сезгә дә үз гамәлегез вә сез минем

кылган эшемнән бизүчесез, мин дә сез кылган эштән бизүчемен".

42. Алардан бәгъзеләре синең Коръән укыганыңны тыңларлар, ләкин Аллаһ сүзе икәнлегенә иман

китермәсләр. Син аларга хак сүзне ишеттерермен дип уйлыйсыңмы, алар саңгырау булып

һичнәрсә аңламасалар да?

43. Аларның кайберләре сиңа маңгай күзе белән карыйлар, ләкин хакны күрмиләр, әйә син

сукырларга хак юлны күрсәтә алырсыңмы? Гәрчә алар хак юлга күз салмый торган булсалар да.

44. Аллаһ кешеләргә берничек тә золым итмәс, ләкин Аллаһуга карышып, кешеләр үзләренә

золым итәрләр.

45. Кешеләрне каберләрдән кубаргач, дөньяда көндез бер сәгать тә тормаган кеби булырлар,

дөньядагы кеби үзара танышырлар. Терелеп, Аллаһуга юлыгуны инкяр иткән кешеләр тәхкыйк

һәлак булдылар, алар туры юлга кәнелмәделәр.

46. Аларга вәгъдә кылган ґәзабларның бәгъзесен сиңа күрсәтсәк күрсәтербез, яки синең җаныңны

алганнан соң ґәзаб кылырбыз. Аларның кайтачак җирләре безгәдер, соңра алар кылганның

барчасын Аллаһ күрүче, җәзасын бирер.

47. Вә һәр кавемнең расүле бар, кыямәт көнне рәсүлләре килеп, аларның бөтен эшләреннән

шәһадәт бирсә, араларында гаделлек белән хөкем булыр һәм савабны киметеп, яки гөнаһны

арттырып, аларга золым итү булмас, ягъни үзләре белән нәрсә алып барсалар, җәзасы шул

булыр.

48. Кәферләр көлеп әйтәләр: "Вәгъдә кылган кыямәт көнегез һәм ґәзабыгыз кайчан була? Әгәр

дөрес сөйләүче булсагыз безгә әйтеп бирегез".

49. Әйт: "Мин үзем дә Аллаһ теләгеннән башка үземә файданы булдырырга һәм зарардан имин

булырга кадир түгелмен. Барча кешеләргә дә Аллаһ хөкеменә кайту өчен билгеләнгән вакыт бар.

Кайчан вакытлары җитсә, бер сәгать ашыгып килмәс вә бер сәгать соңга калмас.

50. Әйт: "Беләсезме, сезгә көндез яки кич Аллаһуның ґәзабы килсә, кәферләр ул ґәзабның

кайсына ашыгырлар?"

51. "Әйә сез башыгызга ґәзаб килгәч кенә аңа ышанырсызмы? Менә хәзер иман китердегез, әмма

ґәзаб килмәс борын мәсхәрә кылып, ул ґәзабның килүен ашыктыра идегез".

52. Соңра җәһәннәм сакчылары залимнәргә әйтте: "Мәңгелек ґәзабны татыгыз. Сез һичнәрсә өчен

түгел, мәгәр үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз өчен ґәзаб кылынасыз".

53. Кәферләр синнән сорыйлар: "Бу Коръән хакмы?" Әйт: "Аллаһ белән ант итеп әйтәмен, бу

Коръән, әлбәттә хак, сез Аллаһуны гаҗиз итә алмассыз!"

54. Әгәр җир өстендәге бетен байлык залим кешеләрнеке булса иде, кыямәт көнне үзләрен

ґәзабтан сатып алыр өчен барчасын бирер иделәр, ләкин ґәзабтан котыла алсалар вә ґәзабны

күргән вакытларында хәсрәтләрен яшерерләр. Араларында гаделлек белән хөкем тәмам булыр,

тиешлесеннән артык җәза биреп золым ителмәсләр.

55. Әгаһ булыгыз, җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр, әлбәттә, Аллаһ мөлке. Янә әгаһ булыгыз,

Аллаһуның вәгъдәсе хак, ләкин кешеләрнең күбрәге аны белмиләр.

56. Ул – Аллаһ тергезә вә үтерә һәм кыямәт көнне барчагыз Аның хозурына кайтарылырсыз.

57. Ий кешеләр! Тәхкыйк тәрбиячегез булган Аллаһудан сезгә вәгазь булып Коръән килде, ул

күңелдәге имансызлык, наданлык авыруларына шифа, күңелен аның белән шифалаган кешеләргә

һидәят һәм мөэминнәргә рәхмәт.

58. Ий Мухәммәд г-м! Кешеләргә Аллаһуның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән

сөйлә һәм Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл

кылганнары өчен шатлансыннар. Коръән белән гамәл кылу алар җыйган малдан хәерлерәк.

59. Әйт: "Әйә күрдегезме Аллаһ сезнең өчен иңдергән ризыкларны, яки үз белдегегез илә

кайберләрен хәләл, кайберләрен хәрам кылдыгыз". Янә әйт: "Шулай үз белдегегез белән хөкем

итәргә Аллаһ сезгә рөхсәт бирдеме? Яки Аллаһуга ялганны ифтира кыласызмы? Әлбәттә, бу

хөкемегез Аллаһуга ифтира.

60. Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешеләрнең кыямәт көнендә башларына киләчәк эш хакында

уйлары ничек икән? Тәхкыйк Аллаһу тәгалә кешеләр өчен, әлбәттә, юмартлык иясе, ләкин күбрәк

кешеләр Аның нигъмәтләренә шөкер итмиләр, һаман азгынлыкталар.

61. Син бер эштә булсаң, яки Коръәннән бер сүрә укысаң, яки берәр гамәл кылсагыз, шул

эшләрегезне башлаган вакытыгызда без хәзербез вә күреп торабыз. Дәхи Раббыңнан яшерен

булмас җирдә вә күкләрдә тузан бөртеге хәтле нәрсә, ул нәрсә – кирәк тузан бөртегеннән зур

булсын, кирәк -кечкенә булсын, барчасы өммүл-китапта язылмыш.

62. Әгаһ булыгыз, әлбәттә, Аллаһ дусларына һич куркыныч юк һәм алар көенмәсләр.

63. Ул Аллаһуның дуслары хак ышану белән ышандылар һәм һәрвакыт Аллаһуга тәкъвалык

кылдылар, ягъни фәхеш, хәрам эшләрдән һәм бидеґәт, хорафат гамәлләрдән һәрвакыт

сакландылар вә фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне Аллаһ ризасы өчен генә үтәделәр.

64. Аларга дөньяда һәм ахирәттә дә шатлыктыр. Аллаһ сүзләренә алышынмак юк, Ул ни әйтсә

шул була, Аллаһуга дус булу – мәңгелек бәхеткә ирешү.

65. Кәферләрнең яман сүзләре сине хафа кылмасын, бит өстенлекнең барчасы Аллаһу

тәгаләнеке, Ул – ишетүче вә белүче.

66. Әгаһ булыгыз, җирдәге вә күкләрдәге мәхлуклар Аллаһу тәгаләнеке, Аллаһуга тиңдәш итеп

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 17
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.