Коръән Тәфсире - 05
18. Аллаһ үзе вә фәрештәләр һәм хакыйкый чын галимнәр: "Кол булырга яраклы Илаһә юк, мәгәр
Аллаһ үзе генә", – дип дөреслек белән һәм көчле исбатлау белән шәһадәт бирәләр. Юк һичбер
Илаһә, мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә. Ул барча эштә җиңүче, хикмәт белән эш кылучы.
19. Шиксез, Аллаһ хозурында ислам дине генә дин. Кешеләрнең ислам динен үзгәртеп бозулары
Аллаһудан аларга китап иңмәгәннән вә расүл килмәгәннән түгел, бәлки китап иңдерелеп, расүл
күндерелеп, ислам дине тулысынча ачык итеп аңлатылганнан соң инсафсыз галимнәр бер-берсенә
хөседләнеп, дошманлашып Аллаһ хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар, ислам динен бозып
бетерделәр. Берәү нәфесе теләгәнне яки бидеґәт гамәлләрне яклап, Аллаһ аятьләрен инкяр итсә,
Аллаһ, андыйларга дөньяда адашуны, ахирәттә ґәзаб була чакны бик тиз тәкъдир итүче.
20. Әгәр явыз кешеләр хакны инкяр итеп, батылны яклап синең белән һаман бәхәсләшсәләр, син
аларга әйт: "Үземне һәм миңа ияргән мөэминнәрне Аллаһуга тапшырдым, без Аңа буйсындык".
Янә әйт: "Ий сез китабий кәферләр һәм укый-яза белмәгән кешеләр, Аллаһуга иман китереп,
ислам динен кабул итеп мөселман булдыгызмы?" Әгәр исламны кабул итеп Коръән белән гамәл
кылсалар, шиксез, туры юлга күнелделәр. Әмма баш тартсалар, туры юлны тапмаслар. Синең
бурычың: Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү генәдер. Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең эшләрен
күрүче.
21. Аллаһу тәгаләнең аятьләрен инкяр итүче кәферләр, пәйгамбәрләрне һәм ислам диненә,
хаклыкка чакыручы мөселманнарны хаксыз үтерәләр. Аларга ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булачагы
белән хәбәр бир!
22. Хаксыз мөселманнарны үтерүче кәферләрнең дөньяда һәм ахирәттә барча эшләре юкка
чыкты, һәм аларга ахирәттә ярдәмче булмас.
23. Күрәсеңме китаптан өлеш бирелгән кәферләрне? Алар Коръән белән гамәл кылырга һәм дә
үзара барча эшләрен Коръән белән генә хәл итәргә чакырылалар, ләкин бу чакыруны инкяр итеп,
артларына дүнәләр. Алар Аллаһуга каршылык күрсәтүчеләр.
24. Кәферләрнең безне җәһәннәм уты тотса да берничә көн генә тотар дип әйтүләре ислам динен
вә Коръән хөкемнәрен кабул итмәүләренә сәбәп булды һәм батыл диннәрендә Аллаһуга ялганны
ифтира итүләре аларны алдады.
25. Шиксез булачак кыямәт көнендә аларны хөкемгә җыеп китерсәк, ничек булыр хәлләре? Вә
золым ителмичә һәр кеше үзенең кылган гамәле буенча гына тиешле җәзаны алганда, Коръән
белән гамәл кылмаучыларның хәле ничек булыр?
26. Ий Аллаһ син барча байлыкка патшасың, үзең теләгән кешегә байлыкны бирәсең һәм үзең
теләгән кешедән байлыкны аласың, теләгән бәндәңне Коръән белән гамәл кылдырып хөрмәтле
итәсең, һәм теләгән бәндәңне Коръәннән гафил кылып хур итәсең. Барча хәйриәт синең
кулындадыр, шиксез, Синең һәр нәрсәгә көчең җитә, дип әйт.
27. Ий Аллаһ! Син кичне көнгә, көнне кичкә кертәсең, үлекне теректән чыгарасың, һәм терекне
үлектән чыгарасың, һәм дә теләгән бәндәләреңә хисапсыз ризык бирәсең.
28. Мөэминнәр мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тотмасыннар. "Чөнки аларга дус булу
ахырда кәфер булуга сәбәптер". Бу аять иңгәннән соң бер мөэмин кәферләргә дус булса, аңа
Аллаһудан һичнәрсә юктыр. Мәгәр кәферләрнең үтерү белән янаулары булганда тыштан гына
дуслык күрсәтергә ярый, Коръәнгә каршы булган әмерләрен рия белән генә үтәргә мөмкин була.
Ләкин иманга зарар килүдән курку, һәм күңелдә иманны нык саклау тиешдер. Аллаһ сезне үзенең
ґәзабы белән куркыта, әлбәттә, куркыгыз! Бит ахырда хөкем ителү өчен кайтачак урын Аллаһ
хозурында.
29. Әйт: "Күңелләрегездә булган теләкләрегезне кирәк – яшерегез, кирәк – белдерегез Аллаһ аны
беләдер һәм җир, күкләрдә булган нәрсәләрне дә белә. Аллаһ һәрнәрсәгә кадир.
30. Кыямәт көнне һәр изге кеше эшләгән изге эшләренең әҗерен хәзерләнеп, алдына куелганын
табар. Бозык эшләрне эшләүчеләр дә гөнаһлары алларына куелганны күрерләр. Бу явыз
эшләрнең иясе, явыз эшләре белән үзенең арасын бик ерак булуны теләр, ләкин явыз эшләре үзе
белән мәңге бергә булыр. Аллаһ сезне үзенең ґәзабы белән куркыта. Ґәзабыннан куркып,
Аллаһуга итагать иткән мөэмин бәндәләренә Ул миһербанлы.
31. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Әгәр Аллаһуны сөяр булсагыз миңа иярегез, миңа иярсәгез Аллаһ сезне
сөйәр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаһ юлына керсәгез, Ул, әлбәттә, ярлыкаучы
һәм рәхимле".
32. Ий мөэминнәр, Аллаһуга һәм расүлгә итагать итегез! Әгәр итагать итүдән баш тартсагыз,
дөреслектә Аллаһ кәферләрне сөйми. Ягъни итагать итмәсәгез, кәфер булырсыз.
33. Дөреслектә Аллаһу тәгалә – Адәм, Нух, Ибраһим пәйгамбәрләрне, Ибраһим нәселеннән килгән
пәйгамбәрләрне һәм Ґимран гаиләсеннән Мәрьямне вә Мәрьям угълы Гыйсаны бөтен дөнья
кешеләреннән өстен итеп сайлады, беек дәрәҗәләргә күтәрде.
34. Бу пәйгамбәрләр бер-берсеннән туа килмеш бер нәселләрдер. Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә
белүче.
35. Ґимран хатыны Хөннәнең Раббысына ялварганын хәтерләгез, ул әйтте: "Ий Раббым,
карнымдагы баланы үз хезмәтемнән азат итеп Синең юлыңа тапшырырга нәзер әйттем. Йә Рабби
сораганымны кабул итеп теләгемә ирештер! Син минем сүземне ишетүче һәм теләгемне
белүчесең". (Ґимран һәм хатыны картлыкка ирешкәннәр ләкин балалары булмаган. Хөннә бер
көнне агач күләгәсендә утырганда бер кошның балаларын ашатканын күреп минем дә балам
булсачы, дип зарланды. Йә Рабби, миңа бер бала бирсәң, ул баланы мәсҗид Әкъсага дин
хезмәтенә куяр идем, дип нәзер әйтте. Аллаһ теләген кабул итте, Хөннә Мәрьямгә йөкле булды.)
36. Хөннә Мәрьямне тудыргач: "Ий Раббым, кыз бала тудырдым, ир бала булса дин хезмәтенә
яхшы булыр иде", – диде. Аллаһ белүчерәктер, нинди бала тудырганыңны. Хөннә әйтте: "Ир бала,
әлбәттә, кыз бала кеби түгел, аның исемен Мәрьям куштым, бу баланы вә аннан туачак балаларны
рәхмәтеңнән сөрелгән шайтан шәреннән Синең саклавыңа тапшырдым". Марьямнең анасы Хөннә,
Зәкәрья пәйгамбәрнең хатыны белән бертуган иделәр.
37. Мәрьямне Раббысы мәсҗид Әкъсага күркәм кабул итү белән кабул итте һәм яхшы тәрбия
белән тәрбияләде, һәм тәрбияләп үстермәк өчен Зәкәръя пәйгамбәргә тапшырды. "Хөннә
Мәрьямне тудыргач, мәсҗид Әкъсага алып барып, андагы намаз укучыларга: "Бу бала Аллаһ
юлына нәзер әйтелгән, кабул итеп алыгыз", – диде. Мәсҗид әһелләре баланы кабул итеп алдылар
һәм тәрбияләп үстерү хакында һәрбере, мин алам, дип, үзара бәхәсләштеләр. Бу бәхәсне бетерү
өчен Аллаһудан юл күрсәтелде: "Барчагыз да каләмнәрегезне суга салыгыз, кемнең каләме суга
батмаса, Мәрьямне шул кеше алыр". Әйтелгәнчә эш кылдылар, Зәкәръяның каләме суга батмады,
Мәрьям аңа тапшырылды. Зәкәръя мәсҗид эчендә бер урын хәзерләп Мәрьямне шунда тәрбия
кылды. Мәрьям зекер, гыйбадәт белән мәшгул булды. Зәкәръя Мәрьям янына кайчан гына керсә
дә, алдында төрле җимешләр һәм башка ризыкларны күрер иде. Бер кергәнендә: "Ий Мәрьям, бу
ризыклар сиңа кайдан килә", – дип сорады. Мәрьям әйтте: "Бу ризыклар Аллаһ хозурыннан килә,
Аллаһ, әлбәттә, үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландыра".
38. Мәрьямнең дәрәҗәсен Аллаһ күтәргәнне күреп, Раббысына ялварып дога кылды. Әйтте: "Ий
Раббым, рәхмәтеңнән миңа бер бала биргел! Шиксез, син минем догамны ишетәсең".
39. Зәкәръя михрабта намаз укып торганда Җәбраил килеп кычкырды: "Ий Зәкәръя, дөреслек тә,
Аллаһ сине Яхъя исемле изге угыл белән шатландыра. Ул Яхъя Аллаһудан булган сүзгә ышанучы
булганы хәлдә, ягъни Гыйса пәйгамбәргә иң беренче иман китереп, ярдәмче булды. Янә ул Яхъя
кавеме арасында хөрмәтле вә олугъ булды, һәм дә хатыннар белән собхәт итүдән сакланучы изге
пәйгамбәрләрдән булды.
40. Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым миңа кайдан угыл булсын дөреслектә миңа картлык иреште,
хатыным да бала тудырмаучыдыр". Аллаһ әйтте: "Әнә шулай Аллаһу тәгалә теләгәнен кылыр".
41. Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым хатынымның йөкле булуына миңа бер галәмәт бир!" Аллаһ әйтте:
"Синең кешеләр белән сөйләшә алмавың сиңа галәмәт булыр, кешеләр белән өч көн сөйләшә
алмассың, мәгәр ишарат илә генә сөйләшерсең". Хатыны йөкле булгач Зәкәръяның теле
бәйләнде, зекер тәсбихтән башка сүзләрне сөйли алмады. Аллаһ әйтте: "Ий Зәкәръя, Раббыңны
күп зекер ит вә көндезләрен һәм кичләрен намаз укы!"
42. Фәрештә әйтте: "Ий Мәрьям, дөреслектә Аллаһ сине сайлады вә сине гөнаһтан пакълады һәм
бөтен дөнья хатыннарыннан сине өстен кылды.
43. "Ий Мәрьям, Раббыңа итагать кыл һәм рөкүгъ, сәҗдә кылып намаз укучылар белән намаз
укыгыл!"
44. Бу Мәрьям кыйссасы Коръән иңмәс борын синең өчен яшерен иде, инде вәхий белән
белдерәбез. Мәсҗид Әкъса мөселманнары шибага өчен каләмнәрен суга салганда син алар
арасында юк идең, һәм Мәрьямне тәрбиягә алыр өчен тартышкан вакытларында да яннарында юк
идең.
45. Җәбраил әйтте: "Ий Мәрьям, Аллаһ сине бер бала белән шатландырадыр. Ул бала атасыз,
Аллаһуның "бар бул" дип әйтүе белән булыр, ул баланың исеме Гыйса (Мәрьям угълы) булыр, ул
бала дөньяда һәм ахирәттә дәрәҗә иясе вә Аллаһуга якыннардан булыр.
46. Ул Гыйса бишектә чагында һәм үсеп җиткәч кешеләр белән хикмәтле сүзләр белән сөйләште
һәм ул изгеләрдән булды".
47. Мәрьям әйтте: "Ий Раббым, миңа бала кайдан булсын чөнки миңа ир затының кулы тигәне юк".
Аллаһ әйтте: "Әнә шулай Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр. Бер нәрсәне булдырырга
теләсә фәкать "бул" дияр, ул нәрсә Ул теләгәнчә бар булыр".
48. Аллаһ Гыйсага язу белемен, шәригать хөкемнәрен һәм Тәүрат, Инҗил китапларын өйрәтте.
49. Вә Ягъкуб балаларына расүл кылды. Гыйса, пәйгамбәр булгач, Ягъкуб балаларына әйтте: "Мин
сезгә Раббыгыздан пәйгамбәремә ачык дәлилләр һәм галәмәтләр белән килдем. Ул
галәмәтләрнең берсе: балчыктан кош сурәте ясармын да аңа өрермен, Аллаһ әмере белән кош
булып очар. Янә Аллаһ әмере белән сукырларны күзле итәрмен, ала тәнле кешеләрне
сәламәтләндерермен һәм үлекләрне тергезермен. Янә мин сезгә нәрсә ашаганыгыздан,
өйләрегездә яшереп саклаган нәрсәләрегездән хәбәр бирермен. Бу нәрсәләрдә, әлбәттә, минем
пәйгамбәрлегемне тәсдыйклаучы галәмәтләр бар, әгәр хаклыкка ышанучылардан булсагыз".
50. Миннән әүвәл иңдерелгән Тәүратны тәсдыйк иткәнем хәлдә, һәм сезгә хәрам булган
нәрсәләрнең кайберләрен хәләл иткәнем хәлдә, Раббыгыздан галәмәтләр белән сезгә пәйгамбәр
булып килдем. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз, миңа итагать итегез һәм карышудан
сакланыгыз!
51. Дөреслектә Аллаһ мине дә, сезне дә тәрбия кылучыдыр. Тәрбияче булган Аллаһуга, әлбәттә,
гыйбадәт кылыгыз! Бит Аллаһуга итагать итү һәм Аңа гына гыйбадәт кылу иң туры юл.
52. Гыйса, мөшрикләрнең һаман көферлекләрендә дәвам иткәннәрен күргәч: "Аллаһ диненә миңа
кем ярдәмче була?" – диде. Гыйсага ияргән мөэминнәр: "Аллаһ диненә без ярдәмче булабыз, без
Аллаһуга нык ышандык. Аллаһуга итагать итүче хак мөселман икәнлегебезгә шаһит бул, диделәр.
53. Ий Раббыбыз, син иңдергән китапларга ышандык һәм пәйгамбәргә иярдек. Безләрне Синең
берлегең вә исламның хаклыгы белән шәһадәт бирүче мөселманнар белән бергә кыл!
54. Кәферләр Гыйсага явыз хәйлә кордылар. Аллаһ аларга каршы көчле хәйләне корды. Бит
Аллаһ хәйлә коручыларның хәерлесе вә көчлеседер. Кәферләр Гыйсаны гаепләргә, үзләрен
дөресләргә дәлил тапмагач, ниһаять, ачуларыннан Гыйсаны үтерергә әмер бирделәр.
Мөселманнар арасында кәферләргә сатылган бер монафикъ бар иде, кәферләр Гыйсаны үтерергә
карар чыгаргач, шул монафыйк, Гыйса кергән өйгә кәферләрне җыеп алып килде. Ләкин бу
вакытта Аллаһ Гыйсаны күккә күтәргән иде инде. Монафикъ, Гыйсаны тотабыз дип өйгә кергәч,
Аллаһ аның сурәтен Гыйса сурәтенә кертте. Кәферләр аны Гыйса дип белеп, тотып алып, асып
үтерделәр. Менә аларга Аллаһуның бер хәйләсе шул булды.
55. Аллаһ әйтте: "Ий Гыйса, Мин, әлбәттә, сине үтерүче һәм үз хозурыма күтәрүчемен, һәм сине
кәферләрнең явыз хәйләсеннән саклап, пычрак йогынтыларыннан пакълаучымын. Янә ий Гыйса:
сиңа ияргән мөэминнәрне кыямәт көненә чаклы кәферләрдән өстен кылучымын. Кәферләр белән
арагызда булган ихтыйлаф эшләрдә хөкем итәрмен.
56. Әмма Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә каты
ґәзаб белән ґәзаб кылырмын, Минем ґәзабымнан котылырга аларга ярдәмче булмас.
57. Әмма иман китереп изге гамәлләр кылучы мөэминнәрнең әҗерен тулысынча Аллаһ үзе бирер.
Ләкин Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне Аллаһ һич тә сөйми.
58. Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа укыган кыйссалар синең пәйгамбәрлегеңә ишарат итүче дәлилләр.
Вә Без вәхий кылган сүзләр, барча хикмәтләрне зекер итүче Коръән көримдер.
59. Гыйсаның атасыз халык кылынуының мисалы Аллаһ хозурында Адәм г-м кебидер. Адәмнең
тәнен балчыктан төзеде дә соңра аңа "Адәм бул" диде, Адәм булды. "Тыкса да Аллаһуның "бар
бул" дип әйтүе белән булды".
60. Гыйса хакында булган хак сүзләр: Раббыңнан, шикләнүчеләрдән булма!
61. Ачык дәлилләр килгәннән соң берәү Гыйса хакында синең белән бәхәсләшсә, син аларга әйт:
"Без үзебез, балаларыбыз һәм хатыннарыбыз һәм сез үзегез, балаларыгыз һәм хатыннарыгыз бер
урынга җыелыйк, аннары Гыйса хакында кем ялган сөйләсә аңа Аллаһуның ләгънәте булсын дип
Аллаһудан сорап бер-беребезгә дога кылышырбыз" – дип. Кәферләр, мөселманнарның ләгънәте
төшүдән куркып килмәделәр.
62. Гыйса хакында сөйләгән бу кыйсса әлбәттә хактыр. Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Аллаһ
әзе генә, Ул – Аллаһ әлбәттә һәр эшендә җиңүче һәм белеп хөкем итүче.
63. Әгәр Коръән белән гамәл кылып төзәлүдән баш тартсалар, шиксез Аллаһ явызлык кылучы
азгыннарны белә, Аның ґәзабыннан котыла алмаслар.
64. Әйт: "Ий китап әһелләре безнең һәм сезнең өчен бер тигез хак булган Коръәндәге Аллаһ
сүзләренә килегез! Ул сүзләр Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмаубыз һәм Аллаһуга һичкем
тиңдәш кылмаубыз, һәм дә Аллаһудан башка бер-беребезне Илаһә урнына тотмаубыздыр". Әгәр
Коръән юлына керүдән баш тартсалар, аларга әйтегез: "Безнең Коръән белән гамәл кылучы хак
мөэминнәр икәнлегебезгә шаһит булыгыз" – дип.
65. Ий китап әһелләре ни өчен Ибраһим хакында сүз көрәштерәсез? (Яһүдләр, Ибраһим безнең
диндә диләр, насаралар да Ибраһим безнең диндә диләр.) Бит Тәүрат һәм Инҗил Ибраһимнән соң
иңдерелде. Ә сез исә ул китапларны үзгәртеп яһүд һәм насара булдыгыз, шуны инсаф илә уйлап
карамыйсызмы?
66. Ий китабий кәферләр ни өчен Мухәммәд г-м белән тартышасыз аның хак пәйгамбәр икәнен
белә торып? Аң булыгыз бу эшегез сезнең өчен бик ямандыр! Әмма Ибраһимнең кайсы диндә
икәнен белмичә тартышуыгыз тагын да кабахәт эшдер. Ибраһимнең динен Аллаһ белүчерәк ләкин
сез белмисез.
67. Ибраһим яһүд динендә дә булмады, ләкин хак тарафына нык авышкан чын мөселман иде, вә
ул Аллаһуга ширк катучылардан да булмады.
68. Дөреслектә Ибраһимгә ияргән кешеләр, аның динендә булырга әһелерәкләр, янә Мухәммәд гм вә Коръән белән гамәл кылган мөэминнәр Ибраһим динендә булырга әһелерәкләрдер. Аллаһ
Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрнең хуҗасы, аларның теләген үтәүчедер.
69. Китабий кәферләрдән бер төркем кәферләр, сезне хак диннән адаштырырга теләделәр. Ләкин
Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәрне адаштыра алмаслар, мәгәр үзләрен адаштырырлар,
ләкин адашуларын сизмәсләр.
70. Ий китабий кәферләр, ни өчен Аллаһуның аятьләрен инкяр итәсез? Үзегез шул аятьләрне
ишетеп беләсез, ишеткәнлегегезгә үзегез шаһитсыз.
71. Ий китабий кәферләр, ни өчен, белә торып, хакка батылны катнаштырасыз? Ягъни дөреслеккә
ялганны кушасыз вә ни өчен, белә торып, хакны яшерәсез?
72. Китабий кәферләрдән бер таифә үзләренә әйтте: "Мөэминнәргә иңгән аятьләргә көннең
Әүвәлендә ышаныгыз, аннары көннең ахырында инкяр итегез, бәлки диннәреннән кайтырлар", –
дип.
73. Янә кәферләр әйттеләр: "Мөэминнәргә ышанмагыз, мәгәр үзегезнең динегезгә ияргән
кешеләргә генә ышаныгыз". Әйт: "Әлбәттә, Аллаһ һидияте генә һидият, ул Коръән Кәримдер". Ий
китабий кәферләр, сезгә бирелгән Тәүрат, Инҗил кеби Коръәннең Мухәммәд г-мгә бирелгәнлегенә
хөседләнеп аны инкяр игәсез, яки мөэминнәр өстен булганга хөсөдлөнеп Коръәнне инкәр итәсез.
Ягъни ахмаклык белән Аллаһуга каршы барып, Аның фазыйләтен өмет итәсез. Дөреслектә
фазыйләт Аллаһ кулында, аны теләгән кешесенә бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм фазыйләте кемгә
тиешле икәнлекне белүче.
74. Аллаһ үзенең рәхмәтенә теләгән кешеләрен хаслар. Аллаһ олугъ фазыйләт иясе.
75. Китабий кәферләрдән кайберләренә күп кенә алтын бирсәң әманәт итеп, ул аны сиңа
хыянәтсыз кайтарып бирер. Вә ул кәферләрдән кайберләренә бер генә алтын бирсәң, ул аны сиңа
кайтарып бирмәс, мәгәр таләп итеп өстендә даим торсаң гына бирер. Бурычны яки амәнәтне
тапшырмаулары шуның өчен булды – әйттеләр: "Яһүд яки насара булмаган кешеләргә безнең
зарарыбызга йөрергә юл юк", – дип. Шуннан соң мөшрик булмаган кешеләрнең бурычларын
бирмәс булдылар. Алар Аллаһ хакында һәм Аның дине хакында белеп ялган сөйлиләр.
76. Бәлки бер кеше үзенең ґәһден һәм вәгъдәләрен үтәсә вә бурычларын хыянәтсез бирсә һәм
хыянәтләрдән сакланса- әнә шундый тәкъва кешеләрне Аллаһ әлбәттә сөяр.
77. Аллаһуга булган ґәһедләрен вә антларын аз акчага сатучыларга ахирәттә җәннәт нигъмәтләре
юк, Аллаһ алар белән рәхимле сөйләшү илә сөйләшмәс, рәхимле карау илә карамас һәм аларны
гөнаһлардан пакьләмәс һәм аларга – рәнҗеткүче каты ґәзаб булыр.
78. Шиксез, алардан бер таифа Аллаһ китабы Тәүратны һәм Инҗилне үз телләре белән үзгәртеп
укыйлар, сез аларны Аллаһ китабын укыйлар дип хисаплавыгыз өчен. Ләкин аларның укыганы
Аллаһ китабы түгел, үзләренең ялган сүзләрен Аллаһудан иңдерелгән сүз диләр. Юк ул сүзләр
Аллаһудан түгел, ләкин Аллаһуга ифтира кылып ялганны сөйлиләр, үзләре дә беләләр ялган
сөйләгәннәрен.
79. Аллаһудан кешеләргә китап һәм Ислам диненең хөкемнәре һәм пәйгамбәрлек бирелгәннән соң
ул пәйгамбәрнең, Аллаһуга гыйбадәт кылмагыз, миңа гыйбадәт кылыгыз дип әйтмәк һич тә дөрес
булмый. "Чөнки мөшрикләр, Мухәммәд үзенә гыйбадәт кылдырырга тели диделәр". Ләкин
пәйгамбәр, "Аллаһ китабыннан өйрәнгәнегез белән вә пәйгамбәрдән дәрес алганыгыз белән
Раббыгыз булган Аллаһуга гына кол булыгыз, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз", – дип әйтергә
бурычлы.
80. Ул пәйгамбәр сезгә фәрештәләрне вә пәйгамбәрләрне Илаһә итеп алыгыз димәс. Әйә
пәйгамбәр сезне мөселман булганыгыздан соң көферлеккә өндәрме?
81. Без биргән китапны һәм ислам хөкемнәрен өммәтләрегезгә ирештерерсез, дип, Аллаһ
пәйгамбәрләрдән ґәһед алды. Аннары Мухәммәд г-м сезгә пәйгамбәр булып килде, кулыгыздагы
Тәүрат вә Инҗилне тәсдыйк иткәне хәлдә. Пәйгамбәргә итагать итегез вә ярдәм бирегез, дип
Аллаһ сезгә әмер бирде. Аллаһ әйтте: "Ий китап әһелләре Мухәммәд г-мнең расүл икәнлеген
икрар кылдыгызмы вә ана иман китергәнлегегезгә Минем ґәһдемне кабул иттегезме?" Әйттеләр:
"Икрар кылдык вә ґәһдеңне кабул иттек". Аллаһ әйтте: "Икрарыгызга шаһит булыгыз! Мин дә
сезнең белән бергә шаһитләрдәнмен".
82. Бу ґәһедтән соң берәү Коръән белән гамәл кылудан баш тартса, баш тартучылар
фасыйклардыр.
83. Әйә гафил кешеләр Аллаһ төзегән хак динне ташлап, бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне
тотмакчы булалармы? Бит җирдәге вә күкләрдәге һәрбер мәхлук теләп һәм теләмичә дә Аллаһуга
итагать итәр. Вә барчалары да Аллаһуга кайтырлар.
84. Әйт: "Үзем һәм өммәтем иман китердек Аллаһуга, үзегезгә иңдерелгән Коръәнгә, Ибраһим,
Исмагыйл, Исхак, Ягькуб пәйгамбәрләргә һәм аларның нәселеннән килгән пәйгамбәрләргә
иңдерелгән вәхийләргә һәм Мусага бирелгән Тәүратка, Гыйсага бирелгән Инҗилгә, шулай ук
башка пәйгамбәрләргә Раббыларыннан иңдерелгән вәхийләргә. Пәйгамбәрләрне берсен
икенчесеннән аермыйбыз, барчасына да бер тигез ышанабыз. Без Аллаһуга итагать итүче
мөэминнәрбез", – дип.
85. Берәү ислам диненнән башка дингә иярсә, аның дине вә гамәле һич кабул булмый, ул ахирәттә
хәсрәтләнүче вә һәлак булучыдыр.
86. Аллаһ ничек хак юлга күндерсен иман китергәннән соң кәфер булган кавемне? Үзләре
Аллаһуга ышанып, Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә дә шәһадәт бирделәр һәм аларга
һәр нәрсәне бәян итүче Коръән дә килде. Шуннан соң алар пәйгамбәргә иярүдән вә Коръән белән
гамәл кылудан баш тартып, кәфер булдылар. Аллаһ, әлбәттә, Коръән белән гамәл кылмаучы
залимнәрне һидәяткә күндерми.
87. Ул залимнәрнең җәзалары, Аллаһуның, фәрештәләрнең вә барча кешеләрнең ләгънәтедер.
88. Алар ләгънәттә һәм ґәзабта мәңге калучылар, алардан ґәзаб җиңеләйтелмәс вә аларга рәхмәт
карау белән карау булмас.
89. Мәгәр шул золым эшләреннән тәүбә итсәләр һәм Коръән белән гамәл кылып иманнарын вә
диннәрен дөресләсәләр, Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле.
90. Иман китергәннән соң кәфер булган кешеләр, Коръән белән гамәл кылмыйча көферлекләрен
арттырдылар. Инде аларның тәүбәләре кабул булмас, чөнки алар хак юлдан бик нык адашканнар.
91. Әгәр алар Коръән юлына кайтмыйча, кәфер хәлләреңдә үлсәләр, кулларында җир тулысы
алтын булса да, Аллаһ ґәзабыннан котылу өчен шул алтыннарын садака кылсалар да, кабул
булмас иде. Ул кәферләргә ахирәттә каты рәнҗеткүче ґәзаб булыр, ярдәмче булмас.
92. Ий мөселманнар, үзегезгә сөекле нәрсәләрдән мохтаҗ мөселманнарга бирмичә торып,
Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләргә ирешә алмассыз. Бит Аллаһ сезнең нинди нәрсәләрдән
садака биргәнегезне беләдер.
93. Ягъкуб балаларына барча ризык хәләл булып, мәгәр Тәүрат иңмәс борын үзләре хәрам кылган
нәрсәләр хәләл түгел иде. Ягькуб пәйгамбәр: "Сырхау чагында сәләмәтләнсәм, дөя итен вә сөтен
үземә хәрам кылырмын", – дип нәзер әйткән иде, сәламәтләнгәч дөя итен ашамас һәм сөтен
эчмәс булды. Аңа карап балалары да үзләренә хәрам кылдылар. Яһүдләр, бу хөкем Тәүратта бар
дип, Мухәммәд г-м белән тартыштылар. Син аларга Тәүратны алып килегез, ул хөкемне карыйк,
диген! Алар хәйран булдылар, чөнки ул хөкем Тәүратта юк.
94. Аллаһудан китап килеп һәр нәрсәне ачык бәян иткәннән соң, берәү Аллаһуга ялганны ифтира
кылса, андый кешеләр залимнәрдер.
95. Әйт: "Аллаһу тәгалә дөрес сөйләде, дөрес хөкем итте", – дип. Ибраһим диненә иярегез! Ул
батылдан хакка нык авышкан изге пәйгамбәр һәм ул Аллаһуга шәрик катучылардан булмады.
96. Дөреслектә кешеләргә гыйбадәт өчен салынган өйнең әүвәле Мәккәдәге Кәгъбәтүллаһдыр.
Мәккә шәһәре кешеләр өчен мөбарәк, Кәгъбәтүллаһ барча галәмнәр өчен һидәят билгесе.
97. Ул Кәгьбәтүллаһда билгеле галәмәтләр бар, шулардан берсе Ибраһим г-мнең ташка баткан
аяк эзләредер. Анда кергән кеше гаепле булса да, анда чагында хөкем ителүдән иминдер. Көче
җиткән кешеләргә Аллаһуга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз. Берәү хаҗның, фарызлыгын инкяр
итсә, көче җитеп тә хаҗ кылмаса, зарары үзенә. Аллаһ бөтен галәмнәр мәхлугыннан
мөстәгънидер, һичберсенең гамәленә мохтаҗ түгел, карышкан кешеләрне ґәзаб кылыр.
98. Әйт: "Ий китап әһелләре, ни өчен Аллаһуның аятьләрен инкяр итәсез? Бит Аллаһ сезнең
кылган эшләрегезгә, әлбәттә, шаһит", – дип.
99. Әйт: "Ий китап әһелләре, ни өчен ислам диненә зарар өстәп, иман китергән кешеләрне Аллаһ
юлыннан тыясыз? Бит үзегез исламның хаклыгына шәһитләрсез. Аллаһ сезнең кылган
эшләрегездән гафил түгел.
100. Ий мөэминнәр! Әгәр китабий кәферләрдән бер фиркага иярсәгез, аларга итагать итсәгез,
алар сезне иман китергәнегездән соң кире көферлеккә кайтарырлар.
101. Ничек көферлек кыла аласыз, сезгә Аллаһуның аятьләре укылганда, арагызда Аның расүле
дә бар. Аллаһ китабы – Коръәнгә тотынган кеше, шиксез, туры юлга күнелде.
102. Ий мөэминнәр, Аллаһудан каты куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан бик нык сакланыгыз һәм
Коръән белән гамәл кылып, чын мөселман хәлегездә генә үлегез!
103. Ий мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Коръән
хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Аннары Коръән хөкемнәреннән һич тә аерылмагыз һәм берберегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез! Янә Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрен күңелегездә
саклагыз, бит мөселман булмас борын, бер-берегезгә дошман идегез. Аллаһ ислам дине белән
күңелегезгә дуслык, өлфәт мәхәббәтен салды да, бер-берегезгә дин кардәше булып әверелдегез.
Сез җәһәннәм ярының читенә килгән идегез, җимерелеп төшәргә генә калган идегез, Аллаһ
рәхмәт кылып, җәһәннәмгә төшүдән сезне ислам дине белән коткарды. Әнә шулай Аллаһ сезгә
аятьләрен ачык бәян итәр, шаять дөрес аңлап, дөрес гамәл кылып туры юлга күнелерсез!
104. Сезләрдән арагызда шәригатьне яхшы белгән кешеләр, әлбәттә, булсын! Алар сезне хәерле
эшләргә чакырырлар, фарыз гамәлләрне, башка яхшы эшләрне кылырга әмер бирерләр һәм
фәхеш, хәрам эшләрдән вә бидеґәт гамәлләрдән каты тыярлар. Әнә шундый җитәкчеләре булган
җәмәгать һәлак булудан котылып, өстенлек табучыдыр.
105. Ий мөэминнәр, үзләренә бирелгән Аллаһ китабын үзгәртеп, шәригать хөкемнәрен бозып,
төрле фиркаларга бүленгән яһүд вә насара кавемнәре кеби булмагыз! Алар, ислам дине ачык
аңлатылганнан соң, аның хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар. Аларгадыр олугъ ґәзаб. (Бидеґәт
гамәлләрне, хөрафәт, ырымнарны эшләү, әүвәлге китап әһелләре кеби Коръән хөкемнәрен, ислам
динен бозу, мөселманнарны адаштыру буладыр.)
106. Кыямәт көнне күп йөзләр агарыр вә күп йөзләр каралыр. Әмма йөзләре каралган кешеләргә:
"Ислам динен кабул итеп мөселман булганыгыздан соң кәфер булганыгыз өчен җәһәннәм ґәзабын
татыгыз", – дип әйтелер. "Мөселман булганнан соң кәфер хәлендә үлеп, йөзләре каралачак
кешеләр кемнәр алар", – дип сахәбәләр Мухәммәд г-мнән сораганнар. "Йөзләре каралып,
җәһәннәмгә керәсе кешеләр, бидеґәт гамәлләрне кылучы мөселманнар", – дип җавап биргән.
107. Әмма бидеґәт гамәлләрдән сакланып, Коръән белән гамәл кылучы мөселманнарның йөзләре
агарачак, алар Аллаһуның рәхмәтендәләр һәм анда мәңге калырлар.
108. Коръәндә сөйләнгән бу сүзләр Аллаһуның аятьләре, аларны сезгә хаклык белән укырбыз.
Аллаһ галәмнәр мәхлукләреннән һичберсенә золым теләми.
109. Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһуныкы вә һәр әмер Аллаһуга кайтадыр.
110. Ий сез Мухәммәд г-м өммәте, дөньяга чыгарылган өммәтләрнең иң хәерлесе булдыгыз,
Аллаһуга хак ышану илә ышандыгыз, кешеләрне хәерле эшләргә, изге гамәлләргә өнди белү
белән өндәдегез һәм бозык, зарарлы эшләрдән тыя белеп тыйдыгыз. "Аллаһ, сахәбәләрне бу аять
белән мактады, чөнки аларның ярдәме белән ислам дине куәтләнде һәм бөтен дөньяга таралды".
Китабий кәферләр иман китереп, Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, алар өчен хәерле булыр
иде. Алардан Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр бар, ләкин аларның күбрәге –
фасыйклардыр
111. Ий мөэминнәр! Иманыгыз таза булса, кәферләр сезгә зарар ирештерә алмаслар, мәгәр яман
сүзләр белән күңелегезне рәнҗетерләр, әгәр сезнең белән сугышсалар, сезнең гайрәтегездән
куркып, артларына качарлар. Аннары аларга ярдәмче булмас.
112. Мөселманнар белән кайда гына сугыш кылсалар да, аларга җиңелү хакарәте лязем ителде,
мәгәр ислам хөкүмәте астында булсалар, Аллаһуның вә мөэминнәрнең хөкеме белән җәзия түләп
и
мин булырлар. Алар Аллаһуның ачулы каһәрен өсләренә алдылар һәм дә аларга мескенлек лязем
ителде. Ягъни җәзия түләүдән куркып, мескенлек сурәттә йөрделәр. Бу җәзалар аларга лязем
ителде, Аллаһуның аятьләрен инкяр иткәннәре вә пәйгамбәрләрне хаксыз үтергәннәре өчен.
Аллаһуның каһәрендә калулары, Аллаһуга каршып хактан батыл тарафына үтүләре сәбәпледер.
113. Китабий кәферләрнең иман китереп, мөселман булган өммәте исламны кабул итмәгәннәре
кеби булмаслар. Исламны кабул иткән өммәт, хаклыкта таза торганнары хәлдә төннәр буе
Аллаһуның аятьләрен укырлар һәм сәҗдә кылырлар.
- Parts
- Коръән Тәфсире - 01Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3569Total number of unique words is 150532.5 of words are in the 2000 most common words47.1 of words are in the 5000 most common words54.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 02Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3544Total number of unique words is 149229.8 of words are in the 2000 most common words42.4 of words are in the 5000 most common words50.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 03Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3684Total number of unique words is 157431.4 of words are in the 2000 most common words45.1 of words are in the 5000 most common words51.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 04Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3668Total number of unique words is 157133.5 of words are in the 2000 most common words49.5 of words are in the 5000 most common words56.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 05Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3635Total number of unique words is 143431.3 of words are in the 2000 most common words45.6 of words are in the 5000 most common words54.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 06Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3523Total number of unique words is 153730.7 of words are in the 2000 most common words45.8 of words are in the 5000 most common words53.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 07Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3645Total number of unique words is 153031.1 of words are in the 2000 most common words44.9 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 08Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3595Total number of unique words is 148732.0 of words are in the 2000 most common words47.1 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 09Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3624Total number of unique words is 159229.8 of words are in the 2000 most common words43.6 of words are in the 5000 most common words52.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 10Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3548Total number of unique words is 151530.4 of words are in the 2000 most common words43.7 of words are in the 5000 most common words51.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 11Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3553Total number of unique words is 155731.8 of words are in the 2000 most common words45.9 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 12Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3573Total number of unique words is 149831.3 of words are in the 2000 most common words45.4 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 13Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3558Total number of unique words is 153032.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words54.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 14Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3607Total number of unique words is 156831.6 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words53.0 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 15Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3605Total number of unique words is 146633.5 of words are in the 2000 most common words47.8 of words are in the 5000 most common words55.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 16Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3617Total number of unique words is 155431.4 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 17Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3658Total number of unique words is 146933.2 of words are in the 2000 most common words46.9 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 18Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3706Total number of unique words is 162333.2 of words are in the 2000 most common words48.1 of words are in the 5000 most common words55.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 19Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3699Total number of unique words is 159534.0 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words55.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 20Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3602Total number of unique words is 159033.8 of words are in the 2000 most common words48.6 of words are in the 5000 most common words56.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 21Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3638Total number of unique words is 154732.5 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words55.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 22Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3673Total number of unique words is 163931.6 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words54.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 23Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3767Total number of unique words is 164633.3 of words are in the 2000 most common words46.8 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 24Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3648Total number of unique words is 160633.0 of words are in the 2000 most common words47.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 25Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3607Total number of unique words is 163331.0 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words52.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 26Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3594Total number of unique words is 155830.3 of words are in the 2000 most common words45.1 of words are in the 5000 most common words53.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 27Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3660Total number of unique words is 167832.9 of words are in the 2000 most common words47.0 of words are in the 5000 most common words55.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 28Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3420Total number of unique words is 147632.4 of words are in the 2000 most common words46.7 of words are in the 5000 most common words54.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 29Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3654Total number of unique words is 162834.4 of words are in the 2000 most common words49.0 of words are in the 5000 most common words55.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 30Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3582Total number of unique words is 153831.3 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words53.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 31Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3570Total number of unique words is 165930.1 of words are in the 2000 most common words43.9 of words are in the 5000 most common words51.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 32Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3656Total number of unique words is 156331.7 of words are in the 2000 most common words47.9 of words are in the 5000 most common words56.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 33Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3605Total number of unique words is 158532.0 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words56.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 34Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3536Total number of unique words is 160333.8 of words are in the 2000 most common words47.5 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 35Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3621Total number of unique words is 151132.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words53.0 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 36Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3647Total number of unique words is 149231.3 of words are in the 2000 most common words46.8 of words are in the 5000 most common words54.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 37Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3659Total number of unique words is 154232.0 of words are in the 2000 most common words45.9 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 38Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3624Total number of unique words is 154031.3 of words are in the 2000 most common words44.9 of words are in the 5000 most common words52.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 39Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3554Total number of unique words is 157628.8 of words are in the 2000 most common words43.0 of words are in the 5000 most common words51.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 40Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3516Total number of unique words is 159233.3 of words are in the 2000 most common words48.8 of words are in the 5000 most common words56.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 41Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3631Total number of unique words is 150032.2 of words are in the 2000 most common words46.4 of words are in the 5000 most common words54.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 42Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3577Total number of unique words is 150532.4 of words are in the 2000 most common words45.8 of words are in the 5000 most common words53.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 43Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3569Total number of unique words is 156831.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words53.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 44Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3599Total number of unique words is 164832.0 of words are in the 2000 most common words47.6 of words are in the 5000 most common words56.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 45Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3495Total number of unique words is 158632.9 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 46Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3497Total number of unique words is 151932.0 of words are in the 2000 most common words48.0 of words are in the 5000 most common words55.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 47Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 1930Total number of unique words is 101935.0 of words are in the 2000 most common words49.5 of words are in the 5000 most common words56.1 of words are in the 8000 most common words