Коръән Тәфсире - 39
рәнҗеткүче ґәзабтан коткарыр.
32. Берәү Аллаһуга иманга вә гыйбадәткә чакыручы рәсүлнең сүзен кабул итмәсә, ул кеше
Аллаһуның ґәзабыннан качып котылу өчен Аллаһуны җирдә гаҗиз итә алмас һәм Аллаһудан
башка ґәзабдан коткару өчен дуслар да булмас, ул инкяр итүчеләр ачык адашугылардыр.
33. Алар белмиләрме, Аллаһ һич тә мәшәкать чикмичә җирне вә күкләрне халык кылды, шул
Аллаһуның үлекләрне тергезеп каберләрдән кубарырга көче җитмәсме? Әлбәттә, көче җитәдер
һәм кубарыр, Аның һәр нәрсәгә көче җитә.
34. Имансызлар утка кертелгәч, аларга әйтелер: "Ошбу көннең ґәзабы сезгә хак түгелме? Сез аны
ялган дия идегез", – дип. Алар: "Валлаһи безгә тиешле ґәзаб хакдыр", – диярләр. Аллаһ әйтер:
"Дөньяда кәфер булганыгыз өчен инде бүген ґәзабны татыгыз", – дип.
35. Ий Мухәммәд г-м, кавемеңнең төрлечә каршылык күрсәтүләренә сабыр ит, нык чыдамлы бул,
пәйгамбәрләрнең каты чыдамлылары чыдаган кеби, вә аларга ґәзабны ашыктырып сорамагыл!
Кәферләр үзләренә вәгъдә ителгән ґәзабны күргәч, гүя дөньяда көндезен бер генә сәгать тордык,
дип, зан итәрләр. Ошбу Коръән пәйгамбәрнең Аллаһудан кешеләргә ирештермәгедер, алар һәлак
булмас, мәгәр Коръән белән гамәл кылмаучы фасыйклар һәлак булырлар.
[47] КЫЙТАЛ (МУХӘММӘД) СҮРӘСЕ – 38 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Имансыз булган кешеләр башкаларны да Аллаһ юлыннан тыйдылар, Аллаһ аларның
гамәлләрен җуйды.
2. Әмма хак ышанучылар изге гамәлләр кылдылар, вә Мухәммәд г-мгә иңдерелгән Коръәнгә
ышандылар, бит Коръәннең Аллаһудан иңдерелгәнлеге хак, Аллаһ аларның гөнаһларын җуйды,
бетерде вә һәр эшләрен исълах кылды, юлга салды.
3. Ошбу имансызларның гамәлләрен батыл итеп, мөэминнәрнең гөнаһларын гафу итмәк,
имансызлар шайтанга иярүләре сәбәпле гамәлләре батыл булды. Әмма иманлы кешеләр
Раббыларыннан иңдерелгән Коръәнгә иярүләре сәбәпле гөнаһлары гафу ителде. Аллаһ әнә
шулай ике төрле фирканың сыйфатларын ачык итеп күрсәтәдер.
4. Әгәр сугышырга килгән кәферләргә очырасагыз аларның муеннарына кылыч белән сугыгыз,
хәтта аларны күп үтереп каннарын күп түккәнгә чаклы, һәм аларны әсир итеп алып каты багълап
тотыгыз, качмасыннар вә зарар итмәсеннәр өчен. Аларны әсир кылганыгыздан соң теләсәгез
шәфкать кылып коткарып җибәрегез, теләсәгез мал алып мал бәрабәренә азат итегез. Кәфер
гаскәрләре сугыш коралларын куйганнарына чаклы сугыш кылыгыз һәм аларны әсир итегез! Ошбу
Аллаһ хөкеме сезгә бәян ителде. Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә иде, сезнең сугышыгыздан башка ул
кәферләрне һәлак итеп үч алыр иде, ләкин Аллаһ сезне бәгъзеләрегезне бәгъзеләрегез белән
сынарга теләде. Аллаһ юлында сугышып шәһид булган мөэминнәрнең кылган гамәлләренең вә
сугышуларының әҗерен җуймас, бетермәс.
5. Аллаһ аларны бик тиз җәннәтләр юлына күндерер, вә аларның эшләрең дөньяда һәм ахирәттә
дә төзек, яхшы кылыр.
6. Вә аларны Үзе таныштырган, белдергән җәннәткә кертер.
7. Ий мөэминнәр, әгәр сез Аллаһ дине Исламга ярдәм бирсәгез, Аллаһ сезгә дошманыгыз өстенә
ярдәм бирер, вә Ислам динендә хак юлда таза торуда аякларыгызны нык беркетер.
8. Әмма Коръәнгә ышанмаучыларны Аллаһ хур вә рисвай һәм һәлак кылыр, вә барча эшләрен
батыл, файдасыз кылыр.
9. Бу хөкем аларга Аллаһ иңдергән Коръәнне мәкъруһ күргәннәре өчендер, гамәлләрен батыл
кылды.
10. Ул кәферләр игътибар илә җир өстендә йөрмиләрме, үзләреннән әүвәл булган залимнәрнең
ахыры ничек булганын күрер иделәр, Аллаһу тәгалә аларны балалары вә маллары белән бергә
һәлак итте. Хәзерге кәферләргә дә шул җәза булачактыр.
11. Бу җәза, Аллаһ мөэминнәрнең дусты, ярдәмчесе булганы өчеңдер, әмма кәферләрнең
ярдәмчесе юкдыр.
12. Аллаһу тәгалә иман китереп изге гамәлләр, яхшы эшләр кылган мөэминнәрне, әлбәттә,
асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертәчәк. Әмма кәферләр дөнья нигъмәтләре белән
файдаланалар, вә хайваннар ашаган кеби ашыйлар – эчәләр, шуның өчен аларның барачак
урыннары утдыр.
13. Без күпме шәһәр кәферләрен һәлак иттек алар синең шәһәрең халкыннан куәтле иделәр, сине
Мәккәдән, чыгардылар, Без аларны һәлак иттек, аларны ґәзабыбыздан коткаручы булмады.
14. Әйә Раббысы тарафыннан ачык бәян ителгән хак динне, дәлилләре белән генә тотучы хак
мөэмин, бозык эшләре үзләренә яхшы булып күренгән, һәм диндә нәфесләренә генә ияреп
бидеґәт гамәлләрне кылучы мөшрикләр белән бертигез булырмы?
15. Аллаһуга мөшрик булудан, гөнаһлы эшләрдән һәм бидеґәт гамәлләрдән сакланучы тәкъва
мөэминнәргә вәгъдә ителмеш җәннәтнең сыйфаты будыр: ул җәннәт бер бакчадыр ки, анда татлы
елгалар агадыр, аларның тәмнәре вә төсләре үзгәрмәс, дәхи сөт елгасы бардыр, аның да тәме
үзгәрмәс дәхи эчемлек елгасы бардыр эчүчеләргә татлыдыр, вә дәхи бал елгасы бардыр, бик
пакьдер, янә һәртөрле җимешләр дә бардыр һәм дә Раббыларының гафу-ризалыгы бардыр. Әнә
шундый җәннәткә кергән тәкъва мөэмин, җәһәннәм утында мәңге калучы кәфер белән бер тигез
булырмы, ул кәфергә ифрат дәрәҗәдә кайнар су эчерелеп, йөрәге парә-парә таланыр.
16. Монафикъларның кайберләре синең сүзеңне тыңлап торырлар, аннары яныңнан чыккач,
сәхабәләрнең галимнәренә мәсхәрә итеп әйтерләр: "Бая гына Мухәммәд нәрсә сөйләде", – дип.
Аллаһ андый монафикъларның күңеленә мөһер сукты, алар нәфесләренә иярделәр, инде иманга
киләчәк түгелләр.
17. Әмма синең сүзеңне тыңлап һидәят тапкан кешеләрнең һидәятләрен арттырыр, һәм аларга
тәкъва булырга ярдәм бирер.
18. Кәферләр көтмиләр башканы, мәгәр аңсыздан килә торган кыямәт көнен көтәләр, тәхкыйк
кыямәтнең якынлыгының галәмәтләре килде, Коръәннең Аллаһудан иңгән китапларның ахыргысы
булуы һәм Мухәммәд г-мнең пәйгамбәрләрнең ахыргысы булуы. Болар иң көчле галәмәтләрдер.
Аларга тәүбә итмәк һәм вәгазьләнеп төзәлмәк кайдан килер, әгәр кыямәт көне килсә?
19. Бик белгел: һич Илаһә юктыр, мәгәр Аллаһ Үзе генәдер, гөнаһларыңа истигъфар кыл һәм
өммәтеңнең ирләре вә хатыннары өчен дә истигъфар кыл, Аллаһ сезнең көндезләрен ниләр
эшләп йөрегәнегезне һәм кичләрен нинди гамәлләр кылганыгызны яхшы беләдер.
20. Мөэминнәр әйттеләр: "Сугышка өндәгән аятьләр иңсә яхшы булыр иде", – дип. Кайчан бер аять
иңдерелеп сугыш зекер ителсә, күңелләрендә Аллаһуга каршы чир булган монафикъларны
күрерсең, алар үлемнән куркып һушы киткән кешенең каравы кеби сиңа карарлар, чөнки алар
яратмаган үлем сугышта аларга якын киләдер.
21. Ул монафикъларның бурычы Аллаһуга итагать итү һәм яхшы сүз сөйләүдер, ягъни Аллаһ сүзен
ишеттек һәм итагать иттек дисәләр, алар өчен хәерле булыр иде. Кайчан аларга сугыш фарыз
булса, сүзләрендә тормаслар, әгәр Аллаһ сүзләренә чын күңелдән ышанып итагать итсәләр,
үзләре өчен яхшы булыр иде.
22. Ий монафикълар, сездән көтеләдерме, әгәр халыкка вәли хуҗа булсагыз, җир өстендә төрле
бозыклыклар кылуыгызны һәм рәхим шәфкатьне кисүегезне, ягъни сезне шуның өчен халыкка
хуҗа итәргәме?
23. Аллаһ аларны ләгънәт итте, рәхмәтеннән ерак кылды, һәм аларны хак сүзне ишетүдән
саңгырау кылды, вә гыйбрәтләрне күрүдән күзләрен сукыр кылды.
24. Алар Коръәнне тынлап, аятьләрен уйлап фикерләп" карамыйлармы, әгәр фикерләп карасалар,
әлбәттә, иман китерер иделәр, яки аларның күңелләре ачылмаска йозак белән бикләнгәнме?
25. Аларга дәлилләр вә могҗизалар илә һидәят ачык бәян ителгәннән соң имансызлыкларына
кайттылар, шайтан аларга зур гөнаһларга батуны җиңел кылыр һәм зиннәтле күрсәтер, вә
гомерләренең озын булуын хыял иттереп алдады.
26. Ул имансызлыкка кайтучы кешеләр – Аллаһ иңдергән Коръәнне мәкъруһ күргән мөшрикләргә
әйттеләр: "Без сезгә иярәбез, бәгъзе эшләрдә сезгә итагать итәбез, ягъни Ислам диненә зарар итү
эшләрендә. Шуның өчен Аллаһ аларны имансызлыкка кайтарды. Аллаһ аларның мөшрикләр
белән яшерен сөйләшкән сүзләрен беләдер.
27. Аларның җаннарын фәрештәләр алган чакта хәлләре ничек булыр, фәрештәләр аларның
йөзләренә вә аркаларына бик каты сугарлар.
28. Аларга шундый җәза, Аллаһ ачулана торган нәрсәгә иярүләре вә Аллаһ- разый була торган
яхшы эшләрне яратмаулары өчендер, Аллаһ аларның гамәлләрен җуйды, бетерде.
29. Әйә күңелләрендә Аллаһуга каршылык чире булган монафикълар, аларның
монафикълыкларын вә күңелләреңдәге бозык ниятләрен Аллаһу тәгалә пәйгамбәргә һәм
мөселманнарга белдермәс дип уйлыйлармы?
30. Әгәр теләсәк Без ул монафикъларны сиңа танытыр идек, син аларны галәмәтләре белән
таныр идең, инде син аларны сөйләшкән сүзләре буенча танырсың, Аллаһ сезнең ни
эшләгәннәрегезне белер.
31. Без, әлбәттә, сезне сынарбыз, хәтта сездән Аллаһ юлында риза булып сугыш кылучыларны
һәм мәшәкатьле гамәлләргә, авыр эшләргә сабыр итүчеләрне аерыл ачыклаганчы, вә кешеләр
арасында эшләрегезнең яхшы яки яман хәбәрен фаш иткәнгәчә.
32. Үзләре кәфер булган кешеләр башкаларны да ислам диненә керүдән тыйдылар, вә аларга
һидәят, туры юл ачык итеп бәян ителгәннән соң пәйгамбәргә каршылык күрсәттеләр, алар
Аллаһуга һичнәрсәдә зарар итә алмаслар, каршылык күрсәткәннәре өчен Аллаһ аларның
гамәлләрен батыл кылыр.
33. Ий мөэминнәр, Аллаһуга итагать итегез һәм пәйгамбәргә дә итагать итегез, вә кылган изге
гамәлләрегезне, бидеґәт гамәлләрен кылып вә башка зур гөнаһлар кылып батыл кылмагыз,
сәвабларыгызны җилгә очырмагыз!
34. Үзләре кәфер булу өстенә башкаларны да Аллаһ диненнән тыйдылар, соңра имансыз
хәлләрендә үлеп киттеләр, Аллаһ аларны гафу итәчәк түгелдер.
35. Үзегез мөшрикләрдән өстен була торып һәм ярдәмчегез Аллаһу тәгалә үзе була торып,
кәферләрне яки мөшрикләрне татулыкка өндәп үзегезне загыйфь күрсәтмәгез, Аллаһ әйткәнчә
булсагыз Ул сезнең гамәлләрегезнең сәвабын киметмәс.
36. Дөнья тереклеге фәкать уенчык вә алдагучыдыр, ий кешеләр әгәр иман китереп Аллаһ тыйган
эшләрдән тыелу белән вә Ул кушкан эшләрне эшләү белән Аңа тәкъвалык кылсагыз, бу
эшләрегезнең әҗерен Аллаһ үзегезгә бирер, әмма малларыгызны сорамас.
37. Әгәр сездән, малыгызны сораса хәтта сорап сезне аптыратса, саранланыр идегез вә шул
саранлыгыгыз ислам диненә дошман икәнлегегезне фаш итәр.
38. Ий сез Коръән вәгазьләрен ишетүче кешеләр, Сезләрдән бәгъзеләрегез саранлык кылыр,
тиешле садакаларны бирмәс, әгәр берәү саранлык кылса, саранлык кылуының зарары үзенәдер
ягъни Аллаһ нигъмәтләреннән мәхрүм булуга сәбәптер. Бит Аллаһ бай, сезнең садакагызга
мохтаҗ түгел, әмма сез ярлысыз дөньяда һәм ахирәттә дә Аллаһуның нигъмәтләренә мохтаҗсыз.
Әгәр сез Аллаһуга итагать итүдән баш тартсагыз, сезнең урыныгызга башка затларны китерер ки,
алар сездән хәерле булырлар, югыйсә сезнең кеби иманнан, итагатьтән вә изге гамәлләрдән баш
тартучы булмаслар.
[48] ФӘТЕХ (ҖИҢҮ) СҮРӘСЕ – 29 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Шиксез, Без сиңа ачтык вә хөкем иттек ачык булган җиңүне.
2. Аллаһ синең әүвәлдә булган гөнаһларыңны вә ахырда булган гөнаһларыңны гафу итсең өчен вә
ислам динен таратуны тәмам итү нигъмәтен бирсен өчен вә сине туры юлга күндерсен өчен.
3. Һәм Аллаһ сиңа җиңеп өскә чыга торган ярдәмне бирсен өчен.
4. Ул – Аллаһ мөэминнәрнең күңелләренә куәт вә карарны иңдерде, Аллаһудан иңдерелгән иман
нуры белән кәсби иманнары куәтләнсен өчен, җирдәге вә күкләрдәге гаскәрләр Аллаһ гаскәредер,
Аллаһ һәр эшне белеп мәслихәтче кылучыдыр.
5. Аллаһ мөэмин ирләрнең вә мөэминә хатыннарның иманнарына куәт бирде, аларны җәннәтләргә
кертмәк өчен, ул җәннәтләрнең асларыннан елгалар агадыр, алар анда мәңге калырлар, дәхи
иманнарына куәт бирде аларның гөнаһларын җуяр өчен, бу эш мөэминнәр өчен Аллаһ хозурында
олугъ бәхеткә ирешүдер.
6. Вә мөэминнәрнең иманын куәтләде, монафикъ ирләрне вә монафика хатыннарны һәм мөшрик
ирләрне вә мөшрикә хатыннарны ґәзаб кылмак өчен, Аллаһ пәйгамбәргә һәм мөселманнарга
ярдәм бирмәс, дип, Аллаһуга яман зан кылдылар, Аллаһуга яман зан кылулары, үзләренә явызлык
булып кайтыр, вә аларга Аллаһ ачуланды вә рәхмәтеннән ерак кылды вә аларга җәһәннәмне
хәзерләде, ул җәһәннәм ни яман урындыр.
7. Җирдә вә күкләрдә булган гаскәрләр Аллаһ гаскәрләредер, Ул – Аллаһ һәрнәрсәдән өстен
булды вә һәр эшен белеп кылучы булды.
8. Тәхкыйк Без сине өммәтеңә гуаһ итеп, вә итагать итүчеләрне җәннәт белән шатландыручы, вә
итагать итмәүче залимнәрне җәһәннәм белән куркытучы итеп җибәрдек.
9. Аллаһуга вә расүленә иман китермәклегегез һәм расүлгә куәт бирмәклегегез өчен, дәхи
Аллаһуны олугълап Ул һәр кимчелектән пакь дип иртәләрдә вә кичләрдә тәсбихләр әйтмәклегегез
өчен.
10. Мухәммәд г-м хаҗ кылып кайту нияте илә бер мең дүрт йөз сәхабә белән Мәдинәдән Мәккәгә
юнәлде, ләкин Мәккәгә якын килгәч, мөшрикләр мөселманнарны Мәккәгә кертмәделәр. Шул
вакытта пәйгамбәр мөшрикләр белән сугышырга сахабәләрдән бәйґәт алды. Бу аять шул хакта
иңде. Тәхкыйк ул Сәхабәләр сугыштан качмаска вә ислам өчен җаннарын кызганмаска Хөдәйбиядә
сиңа бәйґәт бирерләр, әлбәттә алар Аллаһуга бәйґәт итүчеләрдер, Аллаһуның кодрәте вә
нигъмәте аларның бәйґәтләреннән өстендер. Берәү бәйґәтен бозса, фәкать үз зарарына бозган
буладыр, вә берәү бәйґәтен сакласа, Аллаһ исеме илә кылган бәйґәтен, Аллаһ аңа тиздән олугъ
әҗерне бирер.
11. Хилафлык кылып Хөдәйбия вакыйгасына катнашмаган бәдәвий гарәбләре сиңа әйтерләр:
"Безләрне малларыбыз вә хатын-балаларыбыз тоткарлады, шуның өчен сиңа иярә алмадык,
Раббыңнан безнең өчен гафу сорагыл", – дип. Алар күңелләрендә булмаган нәрсәне телләре
белән әйтерләр, ягъни алар Аллаһуның гафу итүен кирәксенмиләр. Син әйт: "Аллаһуның
хөкеменнән бернәрсәне кире кайтарырга сезнең өчен кем ирекле булыр, әгәр Аллаһ сезгә зарарны
яки файданы теләсә, бәлки Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар булды", – дип.
12. Бәлки сез уйладыгыз пәйгамбәр һәм мөэминнәр Хөдәйбиядән кире Мәдинәгә вә өй
җәмәгатьләренә мәңге кайтмаслар, ягъни кәферләр үтереп бетерерләр дип, шул уегыз сезнең
күңелегездә шайтан тарафыннан яхшы уй итеп күрсәтелде, янә явызлыкны зан кылдыгыз, ягъни
исламның җимерелүен, мөселманнарның һәлак булуын теләдегез, вә күңелегезнең бозыклыгы
белән һәлак буласы кавем булдыгыз.
13. Вә берәү Аллаһуга вә Аның рәсүленә иман китермәсә, дөреслектә Без кәферләргә җәһәннәм
утын хәзерләдек.
14. Җир вә күкләр мөлке Аллаһ мөлкедер, теләгән кешесен гафу итәр вә теләгән кешесен ґәзаб
кылыр. Аллаһ гафу итүче вә рәхмәт кылучы булды.
15. Хөдәйбиягә бармыйча синнән аерылып калган монафикълар әйтерләр: "Сез табыш малын
алырга барган вакытта безне дә алыгыз, сезгә ияреп барыйк", – дип. Хөдәйбиядән кайткач
Мухәммәд г-м сахабәләрне Хәйбәргә җибәрергә хәзерләде, Хөдәйбиядә Аллаһуга бәйґәт биргән
Сәхабәләр генә Хәйбәргә хәзерләнсеннәр, диде. Хәйбәр сугышында мөселманнар җиңә калсалар,
аннан күп табыш малы өмет ителә иде. Хәйбәр сугышы һәм аннан алыначак табыш малы,
Хөдәйбиягә бәйґәт биргән сәхабәләргә генә тапшырылды. Хөдәйбия сәфәренә чыкмый калган
монафикълар, Аллаһу тәгаләнең: "Хәйбәр сугышы вә табыш малы, Хөдәйбиядә бәйґәт биргән
сәхабәләргә генә тапшырылсын", – дигән сүзен алыштырырга, үзгәртергә телиләр, ягъни Хәйбәргә
барырга бик тырышалар. Син аларга әйт: "Безгә ияреп Хәйбәргә һич тә бармассыз, Аллаһу тәгалә
сезнең хакта "Хәйбәргә бармасыннар", дип, без Хөдәмбиядән кайтмас борын ук әйтте". Ул
монафикълар әйтерләр: "Табыш малыннан хөседләнеп безне Хәйбәргә җибәрмисез", – дип. Бәлки
алар эшнең хакыйкатен аңламыйлар, мәгәр бик аз аңлыйлар, ягъни дөнья эшен, дөнья малын гына
яхшы аңлыйлар.
16. Бәдәвий ґәрәбләреннән булган карышучыларга әйт: Тиздән Рум кавеме белән сугышырга
чакырылырсыз алар каты сугыш ияләредер, ул кавем белән сугыш кылырсыз, яки алар мөселман
булырлар, әгәр шул вакытта пәйгамбәргә итагать итсәгез, Аллаһ сезгә күркәм әҗерләр бирер һәм
баштагы карышуыгызны гафу итәр, әгәр йөз дүндерсәгез, карышсагыз әүвәлдәге йөз дүндерүегез
кеби, Аллаһ сезне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр.
17. Сукыр кеше вә аксак кеше һәм авыру кешеләр сугыштан калсалар аларга гөнаһ юктыр, берәү
Аллаһуга вә рәсүленә итагать итсә, Аллаһ ул кешене асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә
кертер, вә берәү Аллаһудан вә рәсүленнән йөз дүндерсә, Аллаһ ул кешене ґәзаб кылыр
рәнҗеткүче ґәзаб белән.
18. Сугыштан кайтмыйча, үлгәнче мөшрикләр белән сугышырга, дип, агач төбендә сиңа бәйґәт
бирүче сахабәләрдән Аллаһ, шиксез, разый булды, Аллаһ аларның күңелләрендәге яхшы
ниятләрен белде, аларга күңел тынычлыгын бирде һәм тиздән Мәккә фәтех ителәчәк
мөселманнар кулына үтәчәк, дип аларны шатландырды.
19. Дәхи күп табыш малларын бирде, алар ул табыш малларын Хәйбәрдән алырлар, Аллаһ
җиңүче вә эшне белеп кылучы булды.
20. Аллаһ сезгә күп табыш малларын вәгъдә кылды, алырсыз ул табышларны Хәйбәрдән, һәм
ашыктырды сезгә ул табышны, вә дошман булган кешеләрнең кулларын сездән тыйды, ягъни
табыш малын алудан сезне туктата алмаслар. Аллаһ бу табыш малларын бирде, пәйгамбәрнең
хаклыгына мөэминнәргә дәлил булсын өчен һәм сез мөселманнарны туры юлга күндермәк өчен.
21. Дәхи хәзер алырга көчегез җитмәгән табышларны Аллаһ сезгә киләчәктә вәгъдә кылды ки, ул
табышларны Аллаһ сезнең өчен саклады, Аллаһ һәрнәрсәгә кадир булды.
22. Әгәр кәферләр сезнең белән сугышсалар, әлбәттә, куркып артларына качарлар, соңра
саклаучы дусны вә ярдәмчене һич тапмаслар.
23. Пәйгамбәрләргә вә хак мөэминнәргә ярдәм бирмәк Аллаһуның әүвәлдән килгән гадәтедер, вә
әлбәттә, Аллаһуның вәгъдәсе алышынуны, үзгәрүне тапмассың.
24. Ул – Аллаһ кәферләрнең кулын сездән һәм сезнең кулыгызны алардан тыйды, Мәккә янында
ягъни Хөдәйбиядә, сезне аларга өстен кылганыннан соң. Ягъни Аллаһ Хөдәйбия бәйгәтеннән соң
Мәккә мөшрикләре белән сугышуны насыйб итмәде, бәлки алар белән ун ел сугышмый торуны
килешеп солых ясауны насыйб итте. Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче булды.
25. Мәккә кәферләре мәсҗид Хәрамны таваф итүдән сезне тыйдылар вә корбан өчен китергән
хайваннарыгызны, бугазлама торган урыннарына барып җитмәсеннәр өчен, тотып тордылар. Әгәр
Мәккәгә сез танымый торган иман китергән ирләр вә иман китергән хатыннар булмаса иде, вә
Мәккә мөшрикләре арасында торучы мөселманнарны танымыйча, үтерүегез ихтималы булмаса
иде, вә ул мөселманнарны белмичә үтергәнегез соңында сезгә кайгы һәм зарар ирешү ихтималы
булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ Мәккәгә сугыш белән керүне әмер итәр иде. Аллаһ мөселманнарга
Мәккәгә сугыш белән керүне әмер итмәде, Үзе теләгән кешеләрне рәхмәтенә вә Ислам диненә
кертмәклеге өчен. Әгәр мөселманнар Мәккә мөшрикләреннән аерылсалар иде, әлбәттә, ул
мөшрикләрне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр идек.
26. Ул Мәккә мөшрикләре күңелләрендә наданлык гайрәте булган гайрәтне мәхкәм кылган
вакытларында, Аллаһ расүленең вә мөэминнәрнең күңелләренә Үзенең рәхмәте белән куәтне һәм
карарланмакны иңдерде, вә аларны ширектән саклану сүзендә "Лә Илаһә ил ләллаһ" кәлимәсендә
сабит кылды, вә алар ул кәлимәгә мөстәхыйк "хаклы" булдылар вә ул кәлимәнең әһленнән
булдылар. Бит Аллаһ һәр нәрсәне белүче булды.
27. Тәхкыйк Аллаһ расүленең күргән төшен хаклык белән дөрес кылды. (Мухәммәд г-м Хөдәйбиягә
чыкмас борын тешендә сахабәләрнең Мәккәгә кереп чәчләрен алганнарын, кайберләренең
кыскартканын күрде. Сахабәләргә сөйләгәч, алар бик шатландылар, ләкин Хөдәйбиядә солых
ясалгач, бик авырсындылар. Шул вакыт сахабәләрне юату өчен бу аять иңеп), Мухәммәд г-мнең
төше, әлбәттә, вакыйга булачагын белдерде". Аллаһ теләсә дошманнарыгыздан имин булганыгыз
хәлдә, әлбәттә, мәсҗид Хәрамга керерсез, чәчләрегезне китәреп, бәгъзеләрегез кыскартып,
һичкемнән курыкмаганыгыз хәлдә! Аллаһ сез белмәгән нәрсәләрне белде, Мәккәгә керүдән элек
сезгә якын фәтехны кылды, ягъни Хөйбәрне алдыгыз.
28. Ул – Аллаһ үзенең расүлен көчле һидәят вә хак дин илә җибәрде, ул хак дин Исламны барча
диннәрдән өстен кылмас өчен, синең пәйгамбәрлегенә, Исламның хак дин икәнлегенә вә аның
өстен булачагына гауһ булырга Аллаһ үзе җитәдер.
29. Мухәммәд г-м Аллаһуның рәсүледер, ул расүл илә бергә булган хак мөэминнәр кәферләргә
катылардыр, аларга һич шәфкать итмәсләр, вә уз араларында бер-берсенә шәфкатьлеләрдер,
күрерсең аларны рөкугъ сәҗдә кылып, Аллаһуның рәхмәтен вә ризалыгын эстәрләр, кыямәт
көнендә аларның йөзләрендә намаз укуларының галәмәте булыр. Бу әйтелгән эшләр аларның
сыйфатларыдыр, Тәүратта һәм Инҗилдә дә әйтелгәндер – тармакларыны чыгаручы иген
кебиләрдер, ул тармак игенгә куәт бирде, һәм ул иген калынайды вә тураеп камылына басты, ул
игеннең яхшы уңышы игенчеләрне гаҗәпләндерер, ягъни Сәхабәләр, яхшы уңган иген кеби бик тиз
куәтләнделәр һәм Исламны дөньяга тараттылар. Аллаһ шулай кылды, сәхабәләрнең хәлен күреп
кәферләр ачулансыннар өчен. Имансызлардан иман китереп изге гамәлләр кылучыларына Аллаһ
гафу итүне һәм олугъ әҗерне, ягъни җәннәт нигъмәтләрен вәгъдә кылды.
[49] ХҮҖҮРАТ (БҮЛМӘЛӘР) СҮРӘСЕ – 18 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Ий мөэминнәр! Дин эшләрендә Аллаһудан вә Аның рәсүленнән узып үз белдегегез белән сүз
сөйләмәгез, вә Аллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз! Бит Аллаһ ишетүче вә
белүчедер.
2. Ий мөэминнәр, тавышларыгызны пәйгамбәр тавышыннан артык күтәрмәгез, вә бер-берегезгә
кычкырып сөйләгәнегез кеби пәйгамбәргә кычкырып сөйләмәгез, гамәлләрегезнең юкка чыгу
ихтималы булганы өчен, әмма үзегез юкка чыкканны сизмәссез.
3. Аллаһ расүле янында тавышларын түбән кылучы мөэминнәрнең күңелен Аллаһ тәкъвалык өчен
сынады, аларга гафу ителү вә олугъ әҗер бардыр.
4. Дөреслектә сиңа хөҗрәләреңнең артыннан кычкырып дәшүчеләр дә бар, алар үзләренә
файдалы булган эшне аңламыйлар.
5. Әгәр сабыр иткән булсалар син алар катына чыкканча әлбәттә, алар өчен яхшырак булыр иде.
Әлбәттә, Аллаһ аларның әдәпсезлек кылганнарын ярлыкаучы вә рәхимледер.
6. Ий мөэминнәр, әгәр бер фәсыйк сезгә бер хәбәрне китерсә, ул хәбәрне тикшерегез, сездән бер
кавемгә зарар ирешмәсен өчен ул хәбәрне белмәү сәбәпле, әгәр тикшермичә эш кылсагыз кылган
эшләрегезгә үкенүчеләр булып әверелерсез.
7. Белегез, ий мөэминнәр, сезнең эчегездә Аллаһ расүле бар, аңа итагать итегез, әгәр дә күп
эшләрдә пәйгамбәр сезгә итагать итсә иде, әлбәттә, гөнаһка төшәр идегез, ләкин Аллаһ сезгә
иманны сөйдерде вә ул иманны сезнең күңелегездә күркәм кылды, дәхи сезгә кәферне,
бозыклыкны һәм гөнаһларны яман күрсәтте, бу кешеләр туры юлга күнелүчеләрдер.
8. Аллаһуның юмартлыгы вә нигъмәте белән, Аллаһ иманыгызны белүче вә хикмәт белән эш
кылучыдыр.
9. Әгәр мөэминнәрдән ике төркем сугышсалар, араларын төзәтегез, ягъни һәр икесен Коръән
белән гамәл кылырга чакырыгыз, әгәр бу ике төркемнең берсе Коръәнгә килүдән баш тартса,
Коръән хөкеменнән баш тарткан төркем белән сугышыгыз, аларны үтерегез, хәтта Аллаһуның
Коръәндәге хөкеменә кайткангача, әгәр ул төркем Коръән хөкеменә кайтса, бу ике төркемнең
арасыны килештерегез, гаделлек белән вә турылык кылыгыз, тәхкыйк Аллаһ турылык
кылучыларны сөядер.
10. Мөэминнәр дин буенча, әлбәттә, бер-берсенә кардәшләрдер. Кардәшләрегезнең арасын
килештерегез, тезелегез, Аллаһудан куркыгыз, мөэминнәр арасына фетнә дошманлык салудан
сакланыгыз, шаять Аллаһудан рәхмәт ителерсез.
11. Ий мөэминнәр, бер кавем икенче бер кавемне кимсетмәсен, ул кимсетелгән кавемнең
кимсетүче кавемнән яхшырак булуы ихтималдыр, шулай ук хатыннар икенче хатыннарны
кимсетмәсеннәр, кимсетелгән хатын кимсетүче хатыннан яхшырак булуы ихтималдыр, вә дин
кардәшләрегезне ґәебләп кимсетмәгез, вә бер-берегезгә яман кушым исемнәр илә дәшмәгез,
мөэмин булганнан соң, фасыйк исеме ни яман исемдер. Бу эшне эшләүчеләр тәүбә итеп
төзәлмәсәләр, алар залимнәрдер.
12. Ий мөэминнәр, күп гөманнан сакланыгыз тәхкыйк бәгъзе гөманда гөнаһ бардыр. Вә
кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, кеше ґәебен эзләмәгез вә бәгъзегез бәгъзегезне гайбәт
кылмасын! Әйә сезнең берәрегез үлгән кардәшенең итен ашауны сөярме? Сез, әлбәттә, аны
мәкъруһ күрдегез, ґәйбәт сөйләүне дә шулай мәкъруһ күрегез! Аллаһудан куркыгыз, ґәйбәт
эшләреннән тәүбә итегез! Шиксез Аллаһ тәүбә итеп төзәлгән кешеләрне гафу итүче вә
рәхимледер.
13. Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр
кылдык бер-берегезне әҗерәтеп танымаклыгыгыз өчен, тәхкыйк сезнең Аллаһ хозурында
хөрмәтлерәгегез Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучырагыздыр, Аллаһ белүче вә һәр
эшегездән хәбәрдар.
14. Күчеп йөрүче бәдәвий ґәрәбләре әйттеләр: "Иман китердек", – дип син әйт: "Сез иман
китермәдегез ләкин мөселманнардан куркып, яки мөселманнардан файдаланып көн күрү өчен
тыштан гына Ислам динен кабул иттек", – дип әйтегез! Әле күңелегезгә иман әсәре кергәне юк,
иман китерергә ниятегез дә юк, имансыз гына мөселман булып йөрергә теләгәнсез, ягыш
мөселманнар белән гамәл кылып аларны алдарга теләгәнсез. Әгәр чынлап иман китереп ихлас
күңел белән Аллаһуга вә Аның расүленә итагать итсәгез, әлеге мөселманнар белән бергә кылган
гамәлләрегезгә һич кимчелек ирешмәс, сәвабы, әлбәттә, югалмас иде. Тәхкыйк Аллаһ ярлыкаучы
вә рәхмәт итүчедер".
15. Менә шушы сыйфатларда булган кешеләр генә хак иманлы кешеләр, алар чын күңелдән
Аллаһуга вә Аның расүленә ныклап иман китерделәр, моннан соң иман китерүләренә һич
шикләнмәделәр һәм иманга зарар бирә торган эшне кылмадылар, вә алар маллары вә җаннары
белән Аллаһ юлында сугыш кылдылар, сугыш булмаганда Ислам файдасына тырыштылар, әнә
шул кешеләр, иман китердек мөэмин вә мөселман булдык дигән сүзләрендә дөрес сөйләүчеләр,
чын иманлылардыр.
16. Әйт аларга: "Динегезне Аллаһуга өйрәтерсезме? Иман китермәгәнегез хәлдә иман китердек,
дип, Аллаһуны алдамакчы буласызмы? Бит Аллаһ җирдәге вә күкләрдәге серләрне беләдер,
Аллаһ һәрнәрсәне белүчедер.
17. Бәдәвий ґәрәбләре мөселман булулары белән сиңа миннәт итәрләр, ягъни мөселман
булуларын пәйгамбәр файдасына дип уйларлар, син аларга әйт: "Мөселман булуыгыз белән миңа
миннәт итмәгез, бәлки Аллаһ сезгә миннәт итәр, сезне иманга күндергәне өчен, әгәр иманыгызда
ышанычлы кешеләрдән булсагыз", – дип. Чөнки бу аятьләрдән соң алар иман китерделәр.
18. Аллаһ җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне, шиксез, беләдер, Аллаһ сезнең эшләгән
эшләрегезне күрүчедер.
[50] КАФ СҮРӘСЕ – 45 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Каф. Дәрәҗәсе бөек Коръән белән ант итәмен.
2. Үзләре арасыннан бер кешенең Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр булып килүенә
кәферләр ґәҗәбләнделәр һәм бу кешенең пәйгамбәр булуы бик ґәҗәб эштер диделәр.
3. Әйә без үлгәч череп туфрак булсак та янә терелербезме? Үлеп черегәннән соң янә терелеп
тереклеккә кайту бик ерактыр, ягъни үлгәннән соң терелү һич булмас, диделәр.
4. Без, әлбәттә, белдек үлгән кешеләрнең тәнен җир ашап бетергәнен, ләкин тергезү Безгә һич
авыр булмас, вә Безнең хозурымызда һәрнәрсә язылып сакланган китап бардыр.
5. Бәлки алар хаклык белән килгән Коръәнне дә ялган диделәр, алар саташып чуалчык эшкә
төшкәннәр, чуалуларының очы-кырые юктыр.
6. Әйә ул гафилләр өсләрендәге күккә карамыйлармы. Без аны ничек терәксез төзедек, вә ул күкне
йолдызлар белән зиннәтләдек, вә ул күктә һич нинди ярык, кимчелек юкдыр.
7. Дәхи җирне киң кылдык вә анда таулар салдык, вә җирдә үстердек һәр үсемлекне аталы-аналы
итеп, ул үсемлекләр күңелләрне раушан кыладыр.
8. Күңел күзе илә күреп фикерләмәк һәм вәгазьләнмәк өчен һәрбер Аллаһуга кайтучы инабәтле
бәндәләргә.
9. Дәхи Без күктән файдалы булган суны иңдердек, аның белән бакчалар үстердек, вә үстердек
урып алына торган игеннәрне.
10. Вә озын, төз хөрмә агачын үстердек, ул хөрмәнең тезелгән бөреләре бардыр.
11. Бәндәләргә ризык булсын өчен ул су белән шәһәрләрнең үлгән табигатен тергездек.
Каберләрдән кубарылып чыгу да шулай булыр.
12. Болардан элек Нух кавеме, вә коега табынучы кавем, вә Сәмуд кавеме пәйгамбәрләргә
ышанмадылар.
- Parts
- Коръән Тәфсире - 01Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3569Total number of unique words is 150532.5 of words are in the 2000 most common words47.1 of words are in the 5000 most common words54.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 02Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3544Total number of unique words is 149229.8 of words are in the 2000 most common words42.4 of words are in the 5000 most common words50.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 03Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3684Total number of unique words is 157431.4 of words are in the 2000 most common words45.1 of words are in the 5000 most common words51.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 04Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3668Total number of unique words is 157133.5 of words are in the 2000 most common words49.5 of words are in the 5000 most common words56.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 05Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3635Total number of unique words is 143431.3 of words are in the 2000 most common words45.6 of words are in the 5000 most common words54.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 06Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3523Total number of unique words is 153730.7 of words are in the 2000 most common words45.8 of words are in the 5000 most common words53.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 07Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3645Total number of unique words is 153031.1 of words are in the 2000 most common words44.9 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 08Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3595Total number of unique words is 148732.0 of words are in the 2000 most common words47.1 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 09Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3624Total number of unique words is 159229.8 of words are in the 2000 most common words43.6 of words are in the 5000 most common words52.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 10Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3548Total number of unique words is 151530.4 of words are in the 2000 most common words43.7 of words are in the 5000 most common words51.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 11Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3553Total number of unique words is 155731.8 of words are in the 2000 most common words45.9 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 12Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3573Total number of unique words is 149831.3 of words are in the 2000 most common words45.4 of words are in the 5000 most common words53.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 13Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3558Total number of unique words is 153032.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words54.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 14Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3607Total number of unique words is 156831.6 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words53.0 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 15Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3605Total number of unique words is 146633.5 of words are in the 2000 most common words47.8 of words are in the 5000 most common words55.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 16Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3617Total number of unique words is 155431.4 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 17Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3658Total number of unique words is 146933.2 of words are in the 2000 most common words46.9 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 18Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3706Total number of unique words is 162333.2 of words are in the 2000 most common words48.1 of words are in the 5000 most common words55.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 19Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3699Total number of unique words is 159534.0 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words55.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 20Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3602Total number of unique words is 159033.8 of words are in the 2000 most common words48.6 of words are in the 5000 most common words56.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 21Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3638Total number of unique words is 154732.5 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words55.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 22Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3673Total number of unique words is 163931.6 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words54.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 23Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3767Total number of unique words is 164633.3 of words are in the 2000 most common words46.8 of words are in the 5000 most common words54.8 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 24Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3648Total number of unique words is 160633.0 of words are in the 2000 most common words47.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 25Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3607Total number of unique words is 163331.0 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words52.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 26Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3594Total number of unique words is 155830.3 of words are in the 2000 most common words45.1 of words are in the 5000 most common words53.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 27Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3660Total number of unique words is 167832.9 of words are in the 2000 most common words47.0 of words are in the 5000 most common words55.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 28Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3420Total number of unique words is 147632.4 of words are in the 2000 most common words46.7 of words are in the 5000 most common words54.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 29Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3654Total number of unique words is 162834.4 of words are in the 2000 most common words49.0 of words are in the 5000 most common words55.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 30Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3582Total number of unique words is 153831.3 of words are in the 2000 most common words45.5 of words are in the 5000 most common words53.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 31Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3570Total number of unique words is 165930.1 of words are in the 2000 most common words43.9 of words are in the 5000 most common words51.7 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 32Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3656Total number of unique words is 156331.7 of words are in the 2000 most common words47.9 of words are in the 5000 most common words56.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 33Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3605Total number of unique words is 158532.0 of words are in the 2000 most common words48.3 of words are in the 5000 most common words56.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 34Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3536Total number of unique words is 160333.8 of words are in the 2000 most common words47.5 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 35Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3621Total number of unique words is 151132.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words53.0 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 36Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3647Total number of unique words is 149231.3 of words are in the 2000 most common words46.8 of words are in the 5000 most common words54.3 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 37Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3659Total number of unique words is 154232.0 of words are in the 2000 most common words45.9 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 38Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3624Total number of unique words is 154031.3 of words are in the 2000 most common words44.9 of words are in the 5000 most common words52.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 39Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3554Total number of unique words is 157628.8 of words are in the 2000 most common words43.0 of words are in the 5000 most common words51.6 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 40Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3516Total number of unique words is 159233.3 of words are in the 2000 most common words48.8 of words are in the 5000 most common words56.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 41Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3631Total number of unique words is 150032.2 of words are in the 2000 most common words46.4 of words are in the 5000 most common words54.5 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 42Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3577Total number of unique words is 150532.4 of words are in the 2000 most common words45.8 of words are in the 5000 most common words53.4 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 43Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3569Total number of unique words is 156831.0 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words53.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 44Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3599Total number of unique words is 164832.0 of words are in the 2000 most common words47.6 of words are in the 5000 most common words56.1 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 45Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3495Total number of unique words is 158632.9 of words are in the 2000 most common words46.2 of words are in the 5000 most common words53.9 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 46Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3497Total number of unique words is 151932.0 of words are in the 2000 most common words48.0 of words are in the 5000 most common words55.2 of words are in the 8000 most common words
- Коръән Тәфсире - 47Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 1930Total number of unique words is 101935.0 of words are in the 2000 most common words49.5 of words are in the 5000 most common words56.1 of words are in the 8000 most common words