Latin

Коръән Тәфсире - 32

Total number of words is 3656
Total number of unique words is 1563
31.7 of words are in the 2000 most common words
47.9 of words are in the 5000 most common words
56.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

25. Аллаһ кәферләрне хандак сугышыннан ачуланганнары хәлдә кире кайтарды өметләренә

ирешә алмадылар, җил вә фәрештәләр җибәреп мөэминнәргә ярдәм итәргә Аллаһ үзе җитте.

Аллаһ куәтле вә җиңүче булды

26. Кариза яһүдләре, Мәккә мөшрикләренә ярдәм итеп тордылар. Хандак сугышыннан соң ул

авылны Аллаһ басып алырга боерды. Мөселманнар гаскәрен күргәч, саклана торган ныгытмага

кереп бикләнделәр. Мөселманнар бу ныгытманы берничә көн камап тордылар. Аллаһ әйттте:

"Аллаһ мөшрикләр гаскәренә ярдәм итүче китап әһеле яһүдләрне кальгадан, ныгытмадан

чыгарды, вә күңелләренә курку салды, каршылык күрсәткәннәрен сез үтердегез, кайберләрен

кулга алдыгыз."

27. Дәхи Аллаһ аларның җирләрен, йортларын вә малларын сезгә мирас итеп бирде, вә җир

өстендә сезнең аякларыгыз басмаган күп кенә җирләрне сезгә мирас итеп бирде, Аллаһ

һәрнәрсәгә кадир булды.

28. Мухәммәд г-мнең хатыннары яхшы киемнәр һәм яхшы зиннәтләр таләп иттеләр. Ул хакта

Аллаһ әйтте: "Ий пәйгамбәр, хатыннарыңа әйт, әгәр сез дөнья байлыгын вә аның зиннәтен

теләсәгез, килегез, мин сезгә сез сораган дөнья нәрсәләрен бирермен, вә һич зарар итмичә

яхшылык белән талак итәрмен.

29. Әгәр Аллаһ ризалыгын вә Аның рәсүленең ризалыгын һәм ахирәт тормышын теләсәгез һәм

таләп итсәгез, Сезләрдән ахирәтне сөюче яхшы хатынга Аллаһ олугъ әҗерләр хәзерләде".

30. Ий пәйгамбәр хатыннары, әгәр Сезләрдән берегез фәхешлек кыйлса яки пәйгамбәргә итагать

итмәсә, ул хатынга башка хатыннарга булачак ґәзабның ике өлеше булачак, бу эш Аллаһуга бик

җиңел булды.

31. Сезләрдән берегез Аллаһуга һәм Аның рәсүленә итагать итсә, вә изге гамәлләр кылса, ул

хатынга башка хатыннарга биреләчәк сәвабның ике өлешен бирербез, вә аңа җәннәттә күркәм

ризыклар хәзерләдек.

32. Ий пәйгамбәр хатыннары, сез башка хатыннар кеби түгелсез, әгәр гөнаһлардан саклансагыз, ят

ирләргә җавап биргәндә тавышларыгызны нечкәртеп йомшак сөйләмәгез, чөнки нечкә тавыш

белән йомшак сөйләсәгез күңелләрендә шәһвәт яки яманлык чире булган ирләр сездән

өметләнерләр, вә аларга тавышыгызны нечкәртмичә яхшы сүз әйтегез.

33. Вә өйләрегездә торыгыз, вә җаһилийәт заманындагы хатыннар кеби бизәкләнгән

зиннәтләрегезне ят ирләргә күрсәтмәгез, намазларыгызны укыгыз, зәкятләрегезне бирегез, вә

Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез, ий сез, расүл г-мнең өй әһелләре, Аллаһ сездән

гөнаһларны күтәрүне вә сезне кимчелекләрдән пакьләүне телидер.

34. Дәхи өегездә укылган Аллаһуның аятьләрен вә хөкемнәрен зекер итегез, Аллаһ бик нечкә

нәрсәләрдән дә хәбәрдар булды.

35. Ислам динен риза булып тотучы ирләр вә хатыннар, вә ышану лязем булган нәрсәләрнең

һәммәсенә дә ышанучы ирләр һәм хатыннар, вә Аллаһуга итәгать итүче ирләр һәм хатыннар, вә

сүздә һәм гамәлдә туры булган ирләр һәм хатыннар, вә гадел яшәп дине дөрес тотар өчен бөтен

авырлыкларны күтәрүче сабыр ирләр һәм сабыр хатыннар, вә күңелләре белән Аллаһуга

түбәнчелекле булып дин эшләренә мәхәббәт итүче ирләр һәм хатыннар, вә Аллаһ күрсәткән

урыннарга зәкят вә башка садакаларын бирүче ирләр һәм хатыннар, вә рузә тотучы ирләр һәм

хатыннар, вә зинадан сакланучы ирләр һәм хатыннар, вә Аллаһуны күп зекер итүче ирләр һәм

хатыннар, бу әйтелгән эшләрне эшләүчеләргә Аллаһ вак гөнаһларына ярлыкауны хәзерләде вә

изге гамәлләренә олугъ әҗерләр хәзерләде.

36. Бернинди мөэмин иргә вә мөэминә хатынга лаек булмас, һәркайчан Аллаһ вә Аның расүле бер

нәрсә хакында хөкем итсәләр, бу хөкемне читкә куеп үзләре теләгәнне ихтыяр итәргә, бәлки Аллаһ

вә рәсүлнең әмерләрен тоту фарыз буладыр. Әгәр берәү Аллаһ вә рәсүлнең әмерен тотмыйча

нәфесе теләгәнчә эш кылса, яки динсез кешеләргә ияреп эш кылса, тәхкыйк ул кеше ачыктан-ачык

адашты.

37. Аллаһ ингам кылган Зәедкә әйтәсең, вә син дә азат итеп аңа ингам кылдың: "Хатының

Зәйнәпне үзеңә хатын итеп тот, аны зарар илә талак итү дә Аллаһудан", – дисең вә күңелендә бер

нәрсәне яшерәсең, Аллаһ күңелендә булган нәрсәне мәгълүм итәчәктер! Зәйнәпкә өйләнәчәген

Аллаһ алдан белдергән иде. Син кешеләрдән куркасың, кешеләрнең: "Асрау угълының хатынына

өйләнде", – дип сөйләүләреннән, бит Аллаһудан курку тиешлерәктер. Зәед Зәйнәпне талак иткәч,

Без сине Зәйнәпкә өйләндердек, угыллыкка алган балаларның талак кылган хатыннарын

никахлануда мөэминнәргә тарлык булмасын өчен. Аллаһ: булсын, дип әмер иткән нәрсә, әлбәттә,

булучыдыр. Угыллыкка алып үстергән бала өйләнгәч, хатынын талак итсә, бу хатынга тәрбияләп

үстерүче ирнең никахлануы дөрес буладыр.

38. Аллаһ пәйгамбәр г-мгә фарыз, ваҗеб иткән нәрсәдә аңа тарлык кылмады, ягъни хатын алуда,

Аллаһуның гадәте синнән әүвәлге пәйгамбәрләргә дә хатын алуда тарлык кылмау иде. Аллаһу

тәгаләнең әмере хөкем ителмеш һәм үтәлмеш булды.

39. Синнән әүвәлге пәйгамбәрләр Аллаһуның барча хөкемнәрен кавемнәренә ирештерер иделәр,

Һәм һичкемнән курыкмыйча, фәкать Аллаһудан гына куркыр иделәр. Хисап итмәк вә хөкем кылмак

өчен Аллаһ җитәдер.

40. Мухәммәд г-м ирләрегезнең һәрберсенең атасы булмады, Зәеднең дә атасы түгел иде,

хатынын алырга дөрестер, ләкин ул Аллаһуның расүле вә пәйгамбәрләрнең ахыргысыдыр. Аллаһ

һәрнәрсәне белеп эшләүче булды.

41. Ий мөэминнәр, Аллаһуны күп зекер итегез.

42. Көннең Әүвәлендә һәм ахырында Аны мактап тәсбих әйтегез.

43. Аллаһ вә Аның фәрештәләре сезгә рәхмәт итәләр, имансызлык караңгылыгыннан чыгып иман

яктылыгына кертмәк өчен, ягъни Аллаһ Коръән белән иман яктылыгын вә һидәят юлын күрсәтер,

фәрештәләр исә Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр өчен Аллаһудан ярдәм сорап дога

кылырлар, Аллаһ Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәргә рәхмәтле булды.

44. Хак мөэминнәргә Аллаһуның бүләге сәламдер, терелеп кабердән кубарылган көндә ул сәламгә

юлыгырлар. Вә аларга җәннәттә күркәм нигъмәтләр хәзерләдек.

45. Ий пәйгамбәр г-м, Без сине Ислам шәригатен кешеләргә ирештергәнлегеңә шаһит итеп, сиңа

ияреп Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы, һәм Коръән белән

гамәл кылмаучы кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп җибәрдек.

46. Дәхи сине Аллаһуның изене һәм әмере буенча кешеләрне Аллаһуга иманга вә Ислам динен

кабул итәргә өндәүче итеп, вә синең белән кешеләр туры юлны тапсыннар өчен сине белем

яктылыгы белән җибәрдек.

47. Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне шатландыр, Аллаһудан аларга олугъ фазыл вә

җәннәт нигъмәтләре булачагы белән!

48. Шәригать эшләрендә кәферләргә һәм монафикъларга итагать итмә, телләре белән сине

рәнҗетүләрене куй, үч алма, һәр эшендә Аллаһуга тәвәккәл ит, һәр эшендә сиңа вәкил булырга

Аллаһ үзе җитәр.

49. Ий мөэминнәр, мөэминә хатыннарга никахлангач, якынлык кылмыйча аларны талак итсәгез,

сезнең өчен алар өстенә гыйддәт уздыру юктыр, аны тәмам итәрләр иде, әгәр аларга мәһер

атамаган булсагыз, бер кат кием бирегез, вә аларга зарар итмичә яхшылык белән җибәрегез.

50. Ий пәйгамбәр г-м, мөһерләрен биргән хатыннарыңны сиңа хәләл иттек, вә кәферләрдән Без

синең кулыңа әсир төшергән җария хатыннардан синең кулында булганнарын сиңа хәләл иттек, вә

атаң белән бертуган ир кардәшеңнең кызларын, вә атаң белән бертуган кыз кардәшеңнең

кызларын, вә анаң белән бертуган ир кардәшеңнең кызларын, вә синең белән бергә Мәккәдән

Мәдинәгә күчеп килгән анаң белән бертуган кыз кардәшеңнең кызларын сиңа хәләл иттек, дәхи

мәһер алмыйча үзен сиңа һибә итүче мөэминә хатынны сиңа хәләл иттек, әгәр аш аны

никахланырга теләсәң, мөэминә хатынның мәһер алмыйча үзен сиңа һибә итүе белән сиңа хәләл

булуы сиңа хастыр, башка мөэминнәргә хәләл түгелдер. Тәхкыйк Без белдек, мөэминнәргә никах

эшләрендә фарыз иткән нәрсәләребезне ягъни никахлана торган хатынның мөэминә булуын, вә

дүрттән арттырмауны, әгәр бердән артык булса, һәрберсен тигез тәэмин итүне, вә мәһер бирүне,

вә җария хатыннарга киңлек бирүебезне белдек, ягъни белеп хөкем иттек. Ий Мухәммәд г-м, мәһер

бирмичә никахлануны сиңа гына рөхсәт иттек, сиңа тарлык булмасын өчен. Аллаһ мөэминнәрнең

кимчелеген ярлыкаучы вә аларга рәхимле булды.

51. Нәүбәтне теләгән хатыныңнан кичетерсәң, аның белән бергә ятмасаң, вә үзең теләгән

хатыныңны үзеңә кушсаң, бергә ятсаң-ихтыярлысың, әгәр бер хатыныңны кичәләрен нәүбәттән

калдырып, соңра аны эстәсәң сиңа гөнаһ юк, хатыннарың хакындагы бу хөкемнәрнең Аллаһ

тарафыннан булуы, хатыннарыңның күзләре карарлануга якынрактыр, вә көенмәүләренә һәм син

биргән нәрсәләргә барчасы риза булырга якынрактыр, Аллаһ күңелләрегездә булган нәрсәне

беләдер, Аллаһ белүче вә йомшаклык кылучы булды.

52. Ий Мухәммәд г-м, ошбу тугыз хатыннан соң хатын алмак сиңа хәләл түгел, һәм бер хатыныңны

талак итеп аның урынына икенче хатын алмак та хәләл түгелдер, гәрчә ул икенче хатын чибәрлеге

белән сине гаҗәбләндерсә дә, мәгәр кулында үз тәрбияңдә булган кәнизәк хатын сиңа хәләлдер.

Аллаһ һәрнәрсәне күзәтеп саклаучы булды.

53. Ий мөэминнәр, пәйгамбәр г-м өйләренә аш мәҗлесенә барганда ашның өлгергәнен көтеп

тормыйча рөхсәтсез кермәгез, мәгәр керегез дип чакырылсагыз керегез, ашап-эчеп тәмам булгач

китегез, бер-берегезнең хәлләрен сорашып озак вакыт утырмагыз, сезнең шулай озак утыруыгыз

пәйгамбәрне борчыйдыр, ул сезгә инде кайтыгыз дип әйтергә ояладыр сездән, әмма Аллаһ хакны

әйтергә оялмыйдыр. Әгәр пәйгамбәр хатыннарыннан бернәрсә сорасагыз, пәрдә аркылы сорагыз,

әнә шулай соравыгыз сезнең күңелләрегезгә дә, аларның күңелләренә дә пакьлектер, вә сезгә

лаек булмады пәйгамбәрне бернәрсә белән рәнҗетмәк, дәхи пәйгамбәрнең хатыннары үзеннән

соң сезгә мәңге хәләл булмады. Тәхкыйк пәйгамбәрне рәнҗетү, вә аның хатыннарына никахлану

Аллаһ хозурында сезгә бик олугъ гөнаһ эш булды.

54. Әгәр сез бернәрсәне күрсәтеп эшләсәгез яки күңелләрегездә бернәрсәне яшерсәгез, Аллаһ

һәрнәрсәне белүче булды.

55. Пәйгамбәр г-м хатыннарына һәм башка мөселман хатыннарына гөнаһ юктыр аталарыннан, вә

балаларыннан, ир туганнарыннан, һәм аларның балаларыннан, һәм кыз туганнарының

балаларыннан качмауда, дәхи мөселман хатыннардан һәм үзләренең колларыннан,

кәнизәкләреннән качмауларында аларга гөнаһ юктыр, ий хатыннар тәнегезне капларга тиешле

җирдә каплагыз, Аллаһудан куркыгыз, бит Аллаһ һәрнәрсәне белүче шаһит булды.

56. Аллаһ үзе вә фәрештәләре пәйгамбәр г-мгә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә

пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез.

57. Аллаһуның анасы вә баласы бар дип Аны ачуландыручы, һәм пәйгамбәргә ышанмыйча аны

рәнҗетүче фәсыйк кешеләрне Аллаһ ләгънәт кылып дөньяда вә ахирәттә рәхмәтеннән ерак итте,

дәхи аларга хур итә торган ут ґәзабын хәзерләде.

58. Бернинди начарлыкны эшләмәгән мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны начарлыкны

эшләдең, дип хаксыз рәнҗетүчеләр, тәхкыйк үзләренә боһтанчы булуны һәм зур гөнаһны

йөкләделәр.

59. Ий пәйгамбәр г-м, үз хатыннарыңа, вә кызларыңа һәм башка мөэминә хатыннарга әйт: "Бер эш

белән урамга чыксалар, бөркәнчекләрен башларына салсыннар, ягъни барча әгъзаларыгызны

каплый торган зур әйбер белән төренеп чыгыгыз", – дип. Шулай төренеп чыгулары аларның хөр вә

мөэминә хатын икәнлекләрен белергә якынрак буладыр. Итагать итүче мөэминә хатыннарны

Аллаһ ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүче булды.

60. Әгәр монафикълар монафикълык эшләреннән туктамасалар, вә күңелләрендә зина кылу

теләге булган кешеләр шул яман теләкләреннән кайтмасалар, вә шәһәрдә ялган хәбәр таратып

мөэминнәр күңеленә тәшвиш салучылар шул эшләреннән туктамасалар, (пәйгамбәр г-м башка бер

кавемне исламга өндәр өчен берничә сахәбәне җибәрсә, аларга бәла-каза ирешкән яки алар

үлгәннәр, дип мөселманнар арасына хәбәр тараталар иде). Әлбәттә, сиңа әмер итәрбез шул өч

төрле халыкка алар яратмый торган эшне йөкләргә, алар шәһәрдән чыгарга мәҗбүр булырлар,

соңра алар шәһәрдә сиңа күрше була алмаслар, мәгәр аз вакыт торырлар.

61. Аллаһуның рәхмәтеннән ерак булганнары хәлдә ләгънәт белән чыгарлар, шул өч төрле халык

кайда тотылсалар шунда үтерелсеннәр!

62. Бу хөкем Аллаһуның әүвәлдәге гадәтедер, ягъни монафикълар, зина кылучылар һәм

мөселманнар арасына ялган хәбәр таратучылар тәүбә итеп төзәлмәсәләр, Аллаһ аларны үтерү

белән әмер итәр иде. Аллаһ гадәтенең үзгәргәнен тапмассың.

63. Кешеләр синнән кыямәт кайчан була дип сорыйлар, син аларга әйт: "Кыямәтнең кайчан

булачагын белү Аллаһ эшедер", – дип. Кайдан беләсең, бәлки кыямәт якындыр.

64. Аллаһ Коръән белән гамәл кылмаучы имансызларны үзенең рәхмәтеннән ерак кылды, вә

аларга ут ґәзабын хәзерләде.

65. Утта мәңге калырлар вә үзләрен яклаучы дусны һәм уттан коткаручы ярдәмчене тапмаслар. Ий

мөселманнар, әгаһ булыгыз, түбәндәге аятьләрдә Аллаһуга вә расүлгә итагать итмичә, нәфескә вә

адашкан кешеләргә ияреп бидеґәт хорафат аралашкан батыл динне тотучылар хакында

сөйләнәдер.

66. Ахирәттә хөкемнән соң йөзтүбән утка салынып җәһәннәм утында кайнаган вакытта ул кешеләр

әйтерләр: "Ни булыр иде безгә, әгәр Аллаһуга итагать иткән булсак, дәхи һичкемгә итагать итмичә

пәйгамбәргә итагать иткән булсак, әлбәттә, җәһәннәм утына ташланмаган булыр идек".

67. Алар янә әйтерләр: "Ий Раббыбыз, без дөньяда патша, шәһәр хуҗалары яки ялганчы мөфти

һәм имамнарга, вә дәхи картларыбызга иярдек, күрәсез алар безне адаштырганнар.

68. Ий Раббыбыз, аларга безгә биргән ґәзабның ике өлешен бир, һәм аларны зур ләгънәт белән

ләгънәт кыл".

69. Ий мөэминнәр, бер-берегезне ялган вә кирәкмәгән сүзләр белән рәнҗетүче булмагыз, Муса

пәйгамбәрне кавеме кирәкмәгән сүзләр белән рәнҗеткән кебек, Аллаһ Мусаны алар әйткән яман

эшләрдән пакь кылды. Муса Аллаһ хозурында мәртәбә иясе иде.

70. Ий мөэминнәр, Аллаһудан куркыгыз, Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз, вә хак булган

файдалы сүзләрне генә сөйләгез!

71. Аллаһ әйткәнчә эш кылсагыз, Аллаһ эшләрегезне вә гамәлләрегезне ислах кылыр, төзәтер, вә

гөнаһларыгызны ярлыкар. Берәү чын күңелдән Аллаһуга вә Аның рәсүленә итәгать итсә, ул кеше,

һичшиксез, өстенлеккә вә изге теләгенә иреште.

72. Без әманәтне күкләргә, җиргә вә тауларга йөкләдек, тәкъдим иттек Ислам шәригатен, ләкин

алар кабул итмәделәр, әгәр үти алмасак, ґәзаб ирешер дип курыктылар, бу әманәтне кеше көчсез

булганы хәлдә кабул итеп өстенә йөкләде, эшнең ахырын белмичә, наданлык белән зур әманәтне

кабул итте дә, үти алмыйча, үзенә золым итүче булды.

73. Аллаһ әманәтне йөкләде һәм әманәткә хыянәт итүче монафыйк ирләрне вә монафика

хатыннарны, һәм Аллаһуга тиңдәшлек кылучы мөшрик ирләрне вә мөшрикә хатыннарны ґәзаб

кылмак өчен, вә һәм монафикълыктан, вә мөшриклектән сакланып Коръән белән гамәл кылучы хак

мөэмин ирләрне, вә шундый мөэмине хатыннарны тәүбәләрен кабул итеп гөнаһларын ярлыкар

өчен ул әманәтне йөкләде. Аллаһ тәүбә итеп Коръән юлына кергән мөэминнәрне ярлыкаучы вә

аларга рәхмәт итүчедер.

[34] СӘБА СҮРӘСЕ – 54 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Җирдәге вә күкләрдәге һәрнәрсәгә хуҗа булган Аллаһуга хастыр мактау, ахирәттә дә мактау

Аллаһуга хастыр, Ул – Аллаһ дөньяда һәм ахирәттә эшләрен хикмәт илә кылыр вә һәрнәрсәне

яхшы белер.

2. Аллаһ җир астына кергән нәрсәләрне һәм җирдән чыккан нәрсәләрне белер, вә күктән иңгән

яңгыр, кар вә башкаларын белер, һәм күккә менгән фәрештәләрне, җеннәрне һәм кешеләрне

белер, Ул рәхимле вә ярлыкаучыдыр.

3. Кәферләр безнең өстебезгә кыямәт килмәс диделәр. Син аларга әйт: "Бәлки, әлбәттә, килер,

һәр яшерен нәрсәне белүче Раббым исеме белән ант итеп әйтәмен, кыямәт килүчедер сезнең

өстегезгә, бер орлык хәтле нәрсә кирәк җирдә булсын, кирәк күктә булсын, Аллаһуга беленмичә

калмас, ул нәрсә кирәк орлыктан кечкенә булсын, кирәк орлыктан зур булсын, Ләүхүл Мәхфузъда

язылмыштыр.

4. Кыямәтнең килүе иман китереп изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәргә хәерле җәза бирмәк

өчендер, аларга ярлыкау һәм җәннәтнең яхшы нигъмәтләре булыр.

5. Әмма Безнең аятьләребезне ялганга чыгару өчен вә кешеләрне Коръән белән гамәл кылудан

туктату өчен тырышучы залим кешеләр, аларга ґәзабтан рәнҗетүче ґәзаб булыр.

6. Сиңа иңдерелгән Коръән Раббыңнан килгән хак китап икәнлеген белем ияләре белерләр, вә ул

Коръән һәр эштә галиб вә мактаулы булган Аллаһ юлына күндерүче икәнен дә белерләр.

7. Кәферләр әйттеләр: "Әйә без сезгә бер ирдән, ягъни Мухәммәд г-мнән хәбәр бирикме, ул сезгә

череп таралып беткәч яңадан терелеп каберләрегездән чыгасыз, дип әйтүне

8. белмибез, ифтира кылып Аллаһ исеменнән ялган сөйлиме, яки җенләнеп саташып сөйлиме", –

диделәр. Бәлки терелеп кубарылуга ышанмаучы кәферләр хактан бик ерак адашучылардыр, вә

алар Аллаһ ґәзабына төшәчәкләрдер.

9. Әйә алар аяк асларындагы җиргә вә өсләрендәге күккә игътибар илә карамыйлармы, әгәр

теләсәк Без аларны җиргә батырыр идек, яки күктән өсләренә ут кисәкләрен яудырыр идек.

Аллаһуның әйткән бу сүзләрендә, әлбәттә, тәүбә һәм итәгать белән Аллаһуга кайткан инсафлы

кешеләр өчен гыйбрәт бардыр.

10. Без Дауд пәйгамбәргә үз юмартлыгыбыздан башка кешеләргә караганда артыклыкны бирдек,

тавышы матур иде тимер аның кулында камыр кеби йомшарыр иде. Аллаһ әйтте: "Ий таулар һәм

кошлар, Дауд белән бергә тәсбихләр әйтегез". Без аның кулында тимерне йомшак кылдык, утсыз

ни теләсә тимердән шуны ясыйдыр иде.

11. Ий Дауд, Ислам гаскәрләренә тимердән сугыш киемнәрен яса, вә ул киемнәрне һәрбер ирнең

тәненә яраклаштырып яса һәм ий мөселманнар, һәммәләрегез дә изге гамәлләр кылыгыз, вә

яхшы эшләрне эшләгез! Әлбәттә, Мин сезнең кылган эшләрегезне күрүчемен.

12. Вә Без Сөләйман пәйгамбәргә җилне ирекле иттек, ул җил белән бер көндә бер айлык юлны вә

бер төндә бер айлык юлны китәр иде, вә Без аңа эрегән бакыр чишмәсен агыздык, вә Без

җеннәрдән бер таифәне Сөләйманга хезмәт итәргә бирдек, алар Раббиларының әмере буенча

шул бакырдан Сөләйман ни әйтсә, шуны эшләр булдылар. Әгәр ул җеннәрдән берсе Без әйткәнчә

Сөләйманга итагать итмәсә, Без ул җенгә ахирәттә ут ґәзабын татытырбыз.

13. Ул җеннәр Сөләйман теләгәнчә бөек-бөек өйләр ясый иделәр, дәхи бакыр, пыяла, вә

җизләрдән фәрештәләр һәм пәйгамбәрләрнең намаз укыгандагы сурәтләрен ясар иделәр, дәхи өй

зурлыгында табак, тас һәм аяклы казаннар ясый иделәр, ий Дауд балалары, Аллаһуның

нигъмәтләренә шөкер итеп Аңа итагать итегез! Биргән нигъмәтләрегезгә чынлап шөкер итүче

кешеләр бәндәләребездән аздыр.

14. Сөләйманның Без билгеләгән гомере беткәч, мөнбәрдә басып торганы хәлдә җанын алдык,

аның үлгәнен Аллаһ җеннәргә дә, кешеләргә дә белдермәде, мәгәр үлгән хәлдә таянып торган

таягын кортлар ашап өзгәч, ул җиргә егылды, шул вакытта аның үлгәнен кешеләр дә, җеннәр дә

белделәр әгәр җеннәр яшерен нәрсәне белә торган булсалар, әлбәттә, Сөләйманның үлгәнен

белер иделәр, һәм аның үлгәнен белгән булсалар, әлбәттә, авыр эштә бер ел буена кыналып

эшләп ятмаслар иде. Чөнки Сөләйман үлгәч таягына таянып бер ел торды, җеннәр безгә карап

тора дип һаман эшләделәр, егылгач кына котылдык, дип, качтылар.

15. Тәхкыйк Сәба Кавеме өчен торган шәһәрләрендә Аллаһуның кодрәтен күрсәтә торган

дәлилләр бар иде, ул дәлилләр шәһәрләрен уңнан һәм сулдан әйләндереп алган бик яхшы уңыш

бирә торган төрле җимеш бакчалары иде, пәйгамбәрләре аларга әйтте: "Аллаһ биргән

бакчагыздан ашагыз да Аллаһуга гыйбадәт кылып шөкер итегез, ошбу бакчалы шәһәр нинди яхшы,

бай, матур шәһәрдер, сезгә бакчалар бирүче Аллаһ Аңа гыйбадәт кылып шөкер итүчеләрне

ярлыкаучыдыр", – дип.

16. Алар исә пәйгамбәрләренең вәгазьләреннән һәм шөкер итүдән баш тарттылар, Без алар

өстенә каты яңгыр яудырдык, хәтта бакчаларын агызды, Без аларның җимеш бакчаларын аз гына

ачы үлән һәм җимешсез агачлар бакчасына алмаштырдык, бакчаларында ашый торган һичнәрсә

калмады.

17. Әнә шулай бакчаларын юк итүебез, көфран нигъмәт кылганнары өчен Бездән аларга җәза

булды. Без фәкать Раббиларына карышып көфран нигъмәт кылучы кешеләрне ґәзаб белән

җәзалыйбыз.

18. Янә Сәба шәһәре белән без бәрәкәтле калдырган Шам шәһәре арасында бер-берсенә якын

күп авыллар кылдык, вә шул авыллар аркылы йөри торган сәүдә юлын тәкъдир иттек, вә аларга

әйттек: "Ачлыктан, сусызлыктан һәм башка кыенлыклардан имин булганыгыз хәлдә рәхәтләнеп

йөрегез көндезләрен вә кичләрен".

19. Сәба сәүдәгәрләре әйттеләр: "Ий Раббыбыз, безгә сәфәребездә авыл араларын ерак кыл", –

дип. Ягъни алар сәфәрләрендә бернинди кыенлык күрмәгәннәр, шул сәбәпле байлыкларына вә

көчләренә таянып Аллаһуга шундый сүзләрне әйттеләр, алар Аллаһуга итагать итмичә һәм Аның

биргән нигъмәтләренә көферлек кылып, үзләренә золым иттеләр, Без аларны үзләреннән соң

дөньяга киләсе кешеләр өчен гаҗәбләнеп сөйли торган сүз кылдык, аннары Без аны

рәхмәтебездән вә әлеге авыллардан гаять тә ерак итеп аердык. Ошбу әйтелгән нәрсәләрдә Аллаһ

юлында сабырлы, чыдамлы булып, Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итүчеләр өчен гыйбрәтләр

вә дөресләр бардыр.

20. Иблис аларны үземә ияртермен дигән занын, теләген дөресләде, алар Иблискә иярделәр,

мәгәр мөэминнәрдән бер җәмәгать кенә Иблискә иярмәде.

21. Чын иманлы мөэминнәргә Иблис ирекле булмады, ягъни аларны вәсвәсәсе белән аздырырга

көче җитмәде, мәгәр Иблис ирекле ителде шикләнеп кенә ышанган кешеләргә, ахирәт көненә нык

ышанган мөэминне ахирәтнең булачагында шикләнгән кешедән аермаклыгыбыз өчен. Шиксез,

синең Раббың һәрнәрсәне күзегеп саклаучыдыр.

22. Ий Мухәммәд г-м, мөшрикләргә әйт: "Аллаһудан башка Илаһә тоткан сынымларыгызны

чакырыгыз ярдәмгә, ул сынымларыгыз җирдә һәм күкләрдә тузан хәтле нәрсәгә дә хуҗа була

алмаслар, вә ул сынымларның җирдә һәм күкләрдә Аллаһ белән тиң булырдый һич Илаһәләре

юктыр: вә сезнең Илаһәләрегездән Аллаһуга ярдәм итүчесе һич юктыр.

23. Аллаһ хозурында һичкемнең шәфәгате файда бирмәс, мәгәр шәфәгать итәргә Аллаһу тәгалә

рөхсәт биргән кешенең шәфәгате генә файда бирер. Хәтта мәхшәр көнендә шәфәгать ителенәчәк

кешеләрнең күңелләреннән курку җибәрелгәч, сөенешеп әйтерләр: "Раббыгыз нәрсә әйтте? Берберсенә Раббыбыз хакны әйтте", – диярләр. Ул – Аллаһ бик олугъдыр Аның алдында һичкем

рөхсәтсез шәфәгать итә алмас, вә Ул һәр кимчелектән бөектер.

24. Әйт "Күктән яңгыр яудырып, җирдән үстереп кем сезгә ризык бирер? Җавап бирә белмәсәләр,

Аллаһ ризыкландыра, диген! Дөреслектә минме туры юлда яки сезме, минме хак юлдан адашкан,

яки сезме адашкан? Әлбәттә, мин Аллаһ юлындамын, әмма сез, ий кәферләр, әлбәттә, шайтан

юлындасыз."

25. Әйт: "Без кылган гөнаһтан сез соралмассыз, вә сез кылган батыл гамәлләрегездән вә кабахәт

эшләрегездән без соралмабыз."

26. Әйт: "Мәхшәр көнендә Раббыбыз безне дә вә сезне дә бер урынга җыяр, соңра арабызда

хаклык белән хөкем итәр, хаклык белән Коръән юлында булганнарны Җәннәтларга кертер, әмма

диннәрен бидеґәт, хорафат һәм бозык эшләр белән аралаштырып батыл динне тотучыларны һәм

динсезләрне җәһәннәмнәргә кертер. Ул – Аллаһ дөреслекнең дә эчен ачучы вә ялганның да эчен

ачучы вә һәрнәрсәне белүчедер."

27. Әйт: "Миңа күрсәтегез, үзегез ясаган Илаһәләрегезне Аллаһу тәгаләгә ничек тиң итәсез? Юк,

ул ясаган нәрсәләрегез һич тә Аллаһуга тиң була алмаслар. Бәлки Ул – Аллаһ барча вөҗүдне

кодрәт кулында тотучы вә гадел хөкем итүчедер.

28. Ий Мухәммәд г-м, Без сине барча дөнья кешеләренә пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга

итагать иткәннәрне җәннәт белән шатландырганың хәлдә вә итагать итмәгән кешеләрне җәһәннәм

ґәзабы белән куркытканың хәлдә, ләкин күп кешеләр шуны белмиләр.

29. Кәферләр ахмаклыкларыннан сез куркыта торган кыямәт кайчан була, әгәр дөрес сөйләсәгез,

безгә әйтегез, диләр.

30. Син аларга әйт: "Аллаһ хозурында сезнең өчен вәгъдә ителгән бер көн бар ки, ул көндә сезгә

ґәзаб ирешер, ул кыямәт көне бер сәгать алдан килмәс вә соңга калмас."

31. Кәферләр әйттеләр: "Без бу Коръәнгә һәм элек иңдерелгән китапларга да ышанмыйбыз", –

дип. Әгәр син ул залимнәрнең Аллаһу хозурында хисап өчен туктаганнарын күрсәң, вә сүзләрен

ишетсәң, азган олугъларга ияреп азган түбән халык әйтерләр: "Ий сез, безне аздыручы тәкәббер

олугъларыбыз, әгәр сез дөньяда булмаган булсагыз иде, әлбәттә, без Коръән белән гамәл кылып

хак мөэмин булган булыр идек", – дип.

32. Тәкәбберләнүче олугълары үзләре ияртеп аздырган түбән халыкка әйттеләр: "Әйә без сезне

иманнан һәм Коръән белән гамәл кылудан туктаттыкмы? Бәлки сез үзегез Аллаһудан Коръән иңеп,

пәйгамбәр килгәннән соң аларны инкяр итеп имансыз булдыгыз", – дип.

33. Янә иярүчеләре ияртүче тәкәбберләнүче олугъларына әйтерләр: "Бәлки сезнең кич вә көндез

Аллаһуга, Ислам диненә каршы сөйләвегез һәм хакка каршы төрле мәкерләрегез, безне Аллаһуга

иман китереп Коръән белән гамәл кылудан тыйды, һәм Аллаһуга иман китермәскә безгә әмер итә

идегез, дәхи сынымларны Аллаһуга тиң итәргә боера идегез", – дип. Ияртүче олугълары да,

иярүчеләре дә ґәзабны күргәч, үкенүләрен бер-берсеннән яшерерләр. Коръән белән гамәл,

кылмыйча кәфер булган кешеләрнең муеннарына кыямәт көнендә уттан булган богаулар тагарбыз,

алар тиешсезгә җәза кычынмасыннар, мәгәр кылган явызлыклары өчен җәза кылынырлар.

34. Әгәр бер шәһәр халкына ґәзаб белән куркытучы пәйгамбәр җибәрсәк, ул шәһәрнең нигъмәт

эчендә булган хуҗалары, без сез китергән дингә ышанмыйбыз, дип җавап бирделәр.

35. Янә ул кәферләр әйттеләр: "Безнең балаларыбыз һәм малларыбыз күбрәктер, кыямәт көнендә

без ґәзаб ителмәбез", – дип.

36. Син әйт: "Минем Раббым теләгән кешесенә киң ризык бирер, вә теләгән кешесенә тар ризык

бирер, бит ахирәт эшләре дөнья малына карап йөрми", – ләкин күбрәк кешеләр аны белмиләр.

37. Ий кәферләр, сезнең балаларыгыз да һәм малларыгыз да сезне Безгә якын итмәс, мәгәр иман

китереп изге гамәлләр кыллан кешенең дини балалары һәм Аллаһ юлына биргән маллары Безгә

якын кылыр, аларга кылган изге гамәлләренең әҗере ике өлеш бирелер, вә алар җәннәт

бүлмәләрендә имин вә тыныч булырлар.

38. Безне гаҗиз көчсез итәбез, дип, аятьләребезне ялганга чыгарырга тырышучы кешеләр,

ахирәттә ґәзабта бер урынга – җыелачаклар.

39. Әйт: "Минем Раббым теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, теләсә шул ук кешегә ризыкны тар

кылыр. Тиешле урыннарга Аллаһ ризасы өчен яхшы нәрсәләрдән сәдака бирсәгез, Аллаһ аның

урынына йә дөньяда, йә ахирәттә, әлбәттә, бирер, Ул – Аллаһ ризык бирүчеләрнең хәерлеседер.

40. Без ул мөэминнәрне барчасын кубарырбыз, соңра фәрештәләргә әйтербез: "Ий

фәрештәләрем, ошбу мөшрикләр сезгә гыйбадәт итәләр идеме?"

41. Фәрештәләр әйттеләр: "Ий Раббыбыз, без Сине андый кимчелектән пакьсең дип игътикад

итәбез, мөшрикләр безнең дустыбыз түгелләр, Син генә безнең дустыбыз, бәлки алар

шайтаннарга гыйбадәт кылалар иде, аларның күбрәге шайтаннарның сүзләренә ышана иделәр.

42. Бүген бер-берегезгә шәфәгать һәм файда итә алмассыз, һәм бер-берегезгә зарар да итә

алмассыз. Һәм залимнәргә үзегез ялганга тоткан ут ґәзабын татыгыз диярбез.

43. Мөшрикләр Безнең дөреслекне бәян итүче аятьләребез укылса, әйттеләр: "Бу Мухәммәд

һичкем түгел, мәгәр аталарыгыз гыйбадәт кыла килгән сынымлардан сезне туктатырга теләүчедер.

Янә әйттеләр: "Ошбу Коръән Аллаһ сүзе дип Аллаһуга ифтира ителгән Мухәммәд г-мнең сүзе

генә", – дип. Кәферләргә Аллаһудан хак булган Коръән килгәч, ошбу Коръән ачык сихердән башка

нәрсә түгел диделәр.

44. Без мөшрикләргә синнән элек бер китап та бирмәдек, биргән булсак ул китапны укып

Аллаһудан башканы Илаһә тотуның батыл эш икәнлеген белер иделәр, һәм Без аларга синнән

элек пәйгамбәр дә җибәрмәдек, җибәргән булсак аларны ґәзаб белен куркыткан булыр иде.

45. Мәккә мөшрикләреннән элек килгән кешеләр дә пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар, шулай

булса да, Мәккә мөшрикләре без әүвәлге кешеләргә биргән куәтнең вә гомернең уннан беренә дә

ирешә алмадылар, ул әүвәлге кешеләр пәйгамбәрләребезне ялганга тоттылар, аларга каршы

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 33
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.