Latin

Коръән Тәфсире - 18

Total number of words is 3706
Total number of unique words is 1623
33.2 of words are in the 2000 most common words
48.1 of words are in the 5000 most common words
55.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

74. Ибраһим г-мнән курку беткәч һәм аңа бала булачагы белән шатлыклы хәбәр дә булгач, Лут

кауме хакында безнең белән бәхәсләшәдер, ягъни фәрештәләр Лут каумен һәлак итәбез дигәч,

бит алар арасында мөселманнары да бар, аларны да һәлак итәсезме, дип.

75. Тәхкыйк Ибраһим шәфкатьле вә Аллаһудан куркып әһ-вәһ итүче һәм тәүбә белән Аллаһуга

кайтучы.

76. Җәбраил г-м әйтте: "Ий Ибраһим! Лут кауме хакында бәхәсләшүдән туктагыл, тәхкыйк

Раббыңнан аларга ґәзаб белән әмер килде, шиксез аларга ґәзаб килүчедер, инде ул килүче ґәзаб

алардан һич тә кире китмәс.

77. Илче фәрештәләребез Лут хозурына килгәч, Лут фәрештәләр хакында кайгыга калды, чөнки

фәрештәләр бик чибәр егетләр кыяфәтендә килделәр. Лут аларның фәрештә икәнлекләрен

белмәде, хәтта алар хакында күкрәге кысылды, күңеле сынды вә әйтте: "Бу көн авыр көн, ни булыр

инде". Лутның бер явыз хатыны: "Лутка бик чибәр кунак егетләре килде, барып файдаланыгыз", –

дип залимнәр арасына хәбәр таратты.

78. Әлеге азган халык Лут өенә йөгерешеп килделәр, моннан элек тә алар яман эшләрне

кылдылар. Аларның яман эшләре шул: яшь егетләрне кызлар итеп кулланырлар иде. Лутның

кунаклары янына йөгерешеп килүләре дә шуның өчен иде. Лут аларга әйтте: "Ий каумем, менә

минем сезгә кызларым, никахлап алыгыз да, якынлык кылыгыз, алар сезне гөнаһтан пакьләрдер.

Аллаһудан куркыгыз, хәләл бар чагында хәрамнан сакланыгыз, мине кунакларым хакында рисвай

кылмагыз! Әйә сезнең арагызда бу яман эшнең кабахәтлеген белүче бер ир юкмы? Әгәр арагызда

гакыллы ир булса, сезне бу эштән тыяр иде.

79. Әйттеләр: "Ий Лут, үзең беләсең, синең кызларында безнең хәҗәтебез юк, дәхи безнең нәрсә

теләгәнебезне дә беләсең ки, без синең кунакларыңны телибез".

80. Лут әйтте: "Әгәр минем сезгә куәтем җитсә иде, яки бер куәтле җәмәгатькә мөрәҗәгать итәргә

көчем булса иде, әлбәттә, мин сезне ни эшләргә белер идем".

81. Фәрештәләр әйттеләр: "Ий Лут, без Раббыңның илчеләребез, каумең сиңа һич зарар кыла

алмас, син кичнең бер вакытыңда өй җәмәгатеңне алып чыгып кит, сездән һичберегез аерылып

калмасын, мәгәр залимнәр ягына авышкан хатыныңны алып чыкма, тәхкыйк кәферләргә килә

торган ґәзаб хатыныңа да ирешер. Дөреслектә бу кәферләрнең ґәзаб кылынырга вәгъдәләре таң

вакытыдыр, әйә таң якын түгелме? Җәбраил г-м шәһәрләрен канаты белән күтәреп, аннары

әйләндереп җиргә ташлады, һәммәсе һәлак булдылар.

82. Аларга ґәзаб белән әмеребез килгәч, шәһәрләрен астын өскә әйләндердек һәм алар өстенә

таш яудырдык, ул ташлар кыздырылган булыр.

83. Раббың хозурында ґәзаб ташы дип галәмәтләнмештер. Ул ташлар башка залимнәргә дә ерак

түгел.

84. Вә Мәдйән халкына пәйгамбәр итеп кардәшләре Шөґәебне җибәрдек. Ул әйтте: "Ий каумем

Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз! Ул Аллаһудан башка сезнең Илаһәгыз юк. Дәхи бер нәрсәне үлчәп

кешегә биргәндә, килограмм үлчәвендә дә, литр яки берәр савыт үлчәвендә дә киметеп үлчәмәгез!

Тәхкыйк мин сезне бик байлыкта күрәмен, һәм сезнең өчен куркамын кыямәт көненең чолгап алучы

ґәзабыннан.

85. Ий каумем, үлчәүләрегезне гаделлек белән үлчәгез! Вә үлчәүләрдә кешеләр әйберләрен

киметмәгез вә җир өстеңдә бозыклык кылып йөрмәгез!

86. Әгәр хак мөэмин булсагыз, кәсебләрегездә һәм сәүдәләрегездә Аллаһ калдырган файда аз

булса да, сезнең өчен хәерледер, әмма үлчәүне киметеп алган файда хәерсез – хәрамдыр. Мин

сезгә сакчы түгелмен, һәр эшегезне күзәтеп бетерә алмам, үз эшегезне үзегез карагыз!

87. Кәферләр әйттеләр: "Ий Шөґәеб! аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымнарыбызны ташларга

һәм үзебезнең малларыбызда үзебез теләгәнчә эш кылуны ташларга синең намазың кушамы?

Көлеп әйттеләр: әлбәттә, син шәфкатьле вә туры юлга күнүче бер кешесең".

88. Әйтте: "Ий каумем, уйлап карагыз, әгәр мин Раббымнан көчле дәлилләр белән килгән булсам

һәм мине үзеннән яхшы ризык белән ризыкландырса вә мин сезне нәрсәләрдән тыйсам, ул

нәрсәләрне үзем эшләргә теләмим, мин сезгә һичнәрсә теләмим, мәгәр көчем җиткән хәтле

эшегезне хак юлга салырга телим, сезне ислах кылуда миңа уңышка ирешмәк юк, инсаф белән Аңа

кайтамын.

89. Ий каумем, миңа карышмагыз, миңа карышуыгыз Нух кауменә, яки Һуд кауменә, яки Салих

кауменә ирешкән ґәзаб кеби ґәзаб ирешүгә сәбәп булмасын! Бит Лут кауменең һәлакәте сездән

ерак түгел, сакланыгыз!

90. Раббыгыздан ярлыкау өстәгез, соңра тәүбә итеп Аңа кайтыгыз! Тәхкыйк минем Раббым тәүбә

итеп төзәлүчеләргә шәфкатьле вә аларны сөюче".

91. Кауме әйттеләр: "Ий Шөґәеб, син сөйләгән сүзләрнең күбрәген аңламыйбыз һәм арабызда

сине бик зәгыйфь күрәбез, әгәр синең иман китергән иярченнәрең булмаса иде, без сине ташлар

белән бәреп үтерер идек вә синең безгә көчең җитә торган түгел".

92. Шөґәеб әйтте: "Ий каумем, миңа ияргән мөэминнәр хәтере өчен Аллаһ әмерләрен артыгызга

куясыз. Тәхкыйк минем Раббым сез кылган эшләрне белүче вә үзегезне чолгап алучы.

93. Ий каумем, сез урыныгызда үзегезнең бозык эшләрегезне кылыгыз! Әлбәттә, мин үз гамәлемне

кылырмын вә кем ялганчы һәм кемгә рисвай кылучы ґәзаб килгәнене тиздән белерсез. Көтегез

Аллаһ ґәзабын! Мин дә сезнең белән бер рәттән сезгә килә торган ґәзабны көтүчемен".

94. Ґәзаб килергә әмеребез булгач, Шоґәебне вә аңа ияргән мөэминнәрне үзебезнең рәхмәтебез

белән ґәзабтан коткардык. Әмма залим кәферләргә Җәбраилнең тавышы иреште, өйләре эчендә

ябышып каттылар.

95. Гүя алар йортларында һич тормадылар. Сәмуд кауменә Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык

булган кеби, Мәдйән халкына да Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык булгучыдыр.

96. Тәхкыйк ачык дәлилләребез вә могҗизаларыбыз белән Мусаны пәйгамбәр итеп җибәрдек.

97. Фиргаунга вә аның олугъларына, алар Фиргаунга вә аның әмеренә ияргән иделәр, Фиргаунның

эше хак вә яхшы түгел, бәлки һәммә эше батыл иде.

98. Фиргаун кыямәт көнендә җәһәннәмгә кауменнән алда килер, каумен ияртеп җәһәннәмгә алып

керер. Аларның килгән урыннары нинди яман урындыр.

99. Аларга дөньяда һәм ахирәттә ләгънәт яуды. Нинди ямандыр аларга бирелгән урын.

100. Сиңа сөйләгән ошбу хәбәрләр шәһәр вә авыл хәбәрләреннәндер. Ул шәһәрләрнең

бәгъзеләре хәзер дә бар, вә бәгъзеләре юк, һәлак булганнар.

101. Без аларга һич золым кылмадык, ләкин алар үзләренә үзләре золым кылдылар Раббыңның

ґәзабы килгәч, аларның Аллаһудан башка гыйбадәт кыла торган сынымнары аларга һич файда

бирмәде вә саклый алмады, вә һәлакәткә төшүдән башка сынымнары аларга һичнәрсә

арттырмады.

102. Әнә шулай Раббыңның кешеләре азган шәһәрне ґәзаб белән тотуы бик тиз вә бик каты.

103. Югарыда сөйләнгән хәбәрләрдә ахирәт ґәзабыннан куркучылар өчен гыйбрәтләр бар, ул

кыямәт көне кешеләрнең барчасы җыела торган көндер, вә ул көндә һәр мәхлук Аллаһу хозурында

хазер булыр.

104. Ул көнне вакытлыча гына, дөнья беткәнче генә кичектерәбез.

105. Кыямәт көне килеп җитсә, һичкем сөйләшә алмас, мәгәр Аллаһ изин биргән кеше генә

сөйләшер, бәс ул көндә кешеләрнең кайберләре яхшы вә кайберләре явыздыр.

106. Әмма явыз бәхетсезләр утта булырлар, аларга анда ґәзабның катылыгыннан яман тавыш

белән кычкыру вә ыңгырашу булыр.

107. Ахирәтнең җире вә күкләре даим булган хәлдә алар да җәһәннәмдә мәңге калырлар, мәгәр

Раббыңның теләге белән генә мөэмин булган кешеләр мәңге калмас. Әлбәттә, синең Раббың

кылырга теләгән эшен кылучы.

108. Вә әмма яхшы мөселманнар җәннәтнең җире вә күкләре даими булган хәлдә җәннәттә мәңге

калырлар, мәгәр җәннәткә керә алмый торырлар Раббың теләгән гөнаһлы мөэмин кешеләр, ул

җәннәт мөэминнәргә Аллаһудан һич бетми торган бүләктер.

109. Ий Мухәммәд г-м, мөшрикләрнең дине вә гамәле батыл-ялган икәнлектә һич тә шикләнмә,

әлбәттә, бөтен эшләре батылдыр, аталары сынымга гыйбадәт кылган кеби болар да сынымга

гыйбадәт кылалар. Аларның ґәзабтан булган өлешләрен һич киметмичә, үзләренә бирербез.

110. Тәхкыйк Без Мусага китап бирдек, ул китап хакында ихтилаф булды – кайбер кешеләр

ышандылар вә кайбер кешеләр ышанмадылар. Әгәр Раббыңның вәгъдәсе булмаса иде,

кәферләрнең ґәзабын кичектерү белән, әлбәттә, аларны һәлак итмәк өчен хөкем булыр иде,

тәхкыйк кәферләр Коръәннең Аллаһ китабы икәнлектә шикләнмәктәләр.

111. Аларның барчасына да Раббың, кылган эшләренең җәзасын тулысынча бирер, Аллаһ

аларның кылган эшләреннән, әлбәттә, хәбәрдар.

112. Ий Мухәммәд г-м, үзең һәм сиңа ияреп тәүбә иткән мөэминнәр! Эшләрегездә Аллаһ

боерганча туры булыгыз! Һәм Аллаһуга гөнаһлы булмагыз, ягъни Аның бер хөкемен дә бозмагыз!

Дөреслектә Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче.

113. Залимнәр, кәферләр, монафикълар, мөшрикләр, фасыйклар һәм җаһилләр ягына авышмагыз,

аларга иярмәгез, алар кылган эшләрне кылмагыз, аларга һич тә дус булмагыз! Әгәр алар ягына

авышсагыз, ул вакытта сезне җәһәннәм уты тотар, Аллаһудан башка сезгә дус юк, Аңа дус булырга

тырышыгыз! Әгәр Аллаһуга дус булмыйча залимнәргә дус булсагыз, соңра Аллаһ ґәзабыннан

котылырга сезгә ярдәм ителмәс.

114. Көннең ике тарафында намазларыңны укыгыл, ягъни таң, өйлә, икенде намазлары вә кичен –

ахшам, йәстү намазларын укыгыл! Тәхкыйк төрле яхшылыклар, әлбәттә, явызлыкларны җуялар,

югарыда сөйләнгән Аллаһ сүзләре, әлбәттә, вәгазьләнүчеләргә вәгазь нәсыйхәттер.

115. Сабыр кыл, чыдамлы бул Аллаһ юлыңда сабит булу өчен, әлбәттә, чыдамлык кирәк һәм

изгелек кыл! Аллаһ изгелек кылучыларның савабларын һич җуймас.

116. Кәшки булсачы арагызда сездән әүвәл һәлак булган каумләрдән калган гакыл белем ияләре,

кешеләрне җир өстендә бозыклык кылудан тыяр иделәр, мәгәр алар арасыннан азларын гына

ґәзабтан коткардык, кешеләргә әмер мәгъруф кылганнары өчен. Әмма залимләр үзләренә

бирелгән дөнья байлыгына гына иярделәр һәм, азып, кәфер булдылар.

117. Шәһәрләр кешеләре иманлы, динле яхшы кешеләр булганлары хәлдә Раббың золым итеп

аларны һич һәлак итәр булмады.

118. Әгәр Раббың теләсә иде бөтен кешеләрне бер генә диндә кылыр иде. Кешеләр һаман да

Аллаһ хөкемләрен бозып, диндә төрле юлларга китмәктәләр.

119. Мәгәр Раббың рәхмәт иткән хак мөэминләр Аллаһ хөкемләрен бозмаслар вә Коръән белән

күрсәтелгән тугъры юлдан тышкары һич тә чыкмаслар, әнә шул хак мөэминнәрне Аллаһ халык

кылды исламның хаклыгын күрсәтер өчен, Аллаһ динен бозучы бидеґәтче җенләр вә бидеґәтче

кешеләр белән, әлбәттә, җәһәннәмне тутырачакмын дигән хөкеме белән Раббыңның сүзе тәмам

булды.

120. Расүлләр хәбәрләреннән хикәя итсәк, һәрберсендә синең күңелеңдә сабит булырга

кыйссалар иңдерәбез, вә ошбу сүрәдә килде сиңа хак хәбәрләр вә мөэминләргә вәгазь һәм

гыйбрәтләр.

121. Иман китермәгән кешеләргә әйт: "Үз урынларыгызда кыласы явыз эшләрегезне кылыгыз! Мин

дә үз эшемне кылучымын.

122. Көтегез Аллаһ хөкемен, без дә сезнең һәлак булуыгызны көтәбез".

123. Җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләр Аллаһу тәгаләнеке, вә барча эш Аңарга кайтыр, Ул –

Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә Ул – Аллаһуга тәвәккәл кыл! Сезнең кылган гамәлләрегездән

Раббың гафил түгел.

[12] ЙУСУФ СҮРӘСЕ – 111 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Әлиф ләм ра. Бу – сүрәдәге аятьләр ачык мәгънәле Коръән аятьләредер.

2. Тәхкыйк Без Җәбраилне иңдердек гарәб теле белән Коръән укымак өчен, шаять Коръәнне укып

мәгънәсен аңларсыз. (Яһүдләр сорадылар: "Ягъкуб балалары ни өчен Кәнган шәһәреннән

Мысырга күчеп килделәр", – дип. Бу сүрә шул сорауга җавап бирә).

3. Ий Мухәммәд г-м! Без сиңа Коръәнне вәхий итеп кыйссаларның күркәмрәген хикәять кылабыз,

гәрчә башта ул кыйссалардан хәбәрсез булсаң да.

4. Йусуф атасына әйтте: "Ий атам, мин тешемдә күрдем: унбер йолдыз һәм ай белән кояш көлеп

миңа сәҗдә кылдылар".

5. Атасы әйтте: "Ий угълым, син тешеңне агаларыңа сөйләмә! Әгәр аларга сөйләсәң, хөседләнеп

сине һәлак итәр өчен хәйлә кылырлар, чөнки шайтан адәмләргә ачык дошман, агаларыңны

хәйләгә котыртыр.

6. Раббың сиңа яхшы төш күрсәткән кеби, сине пәйгамбәрлеккә дә сайлыйдыр вә сиңа төш юрауны

өйрәтәдер вә сиңа һәм Ягькубның башка балаларына да нигъмәтен тәмам итеп бирер, моннан

элек бабаларың Исхак белән Ибраһимгә нигъмәтен тәмам итеп биргән кеби, әлбәттә, синең

Раббың кемгә нәрсә бирергә икәнлекне белүче вә кирәгенчә эш кылучы".

7. Тәхкыйк сораучыларга Йусуф вә аның кардәшләренең, кыйссаларында, әлбәттә, гыйбрәтләр

бар.

8. Йусуфның олугъ кардәшләре әйттеләр: "Әлбәттә, Йусуфны вә аның кардәше Биняминне атабыз

бездән артыграк сөя, без кәсебче вә хезмәтчеләрбез, атабызны да без тәрбиялибез, Йусуфлардан

бер файда күрмәсә дә, аларны бездән артык күрәдер. Тәхкыйк атабыз безнең хакта ачык

ялгышадыр".

9. Агалары җыелып сөйләштеләр вә бәгъзеләре әйтте: "Йусуфны үтерегез, яки билгесез бер

урынга илтеп ташлагыз, аннары атагызның йөзе сезгә генә калыр, башкача һич карамас, шуннан

соң тәүбә итеп, яхшы кешеләрдән булырсыз".

10. Араларыннан берсе әйтте: "Йусуфны үтермәгез! Аны кое төбенә салыгыз! Бәгъзе мосафирлар

аны табып алырлар вә ерак җиргә алып

китәрләр, үзегез дә тынарсыз, әгәр шул эшне кылыр булсагыз, шуннан да яхшысы булмас". Бу

киңәшкә бар да риза булып, Йусуфны сорарга аталары янына килделәр.

11. Әйттеләр: "Ий атабыз, Йусуф хакында ни өчен безгә ышанмыйсың? Без аңа фәкать яхшылык

телибез.

12. Йусуфны иртәгә безнең белән сәхрәгә җибәр, төрле җимешләр ашап, уйнап йөрер, без аны,

әлбәттә, сакларбыз аңа бер зарар да ирешмәс".

13. Аталары әйтте: "Йусуфны алып китүегез мине кайгы вә хәсрәткә төшерә, мин аңардан башка

сабыр итә алмыйм, аннары аны бүре ашаудан да куркамын вә сез Йусуфтан гафил йөрерсез".

14. Әйттеләр: "Әгәр без шул хәтле күп була торып аны бүре ашаса, ул вакытта без, әлбәттә,

хәсрәттә булырбыз, Йусуфны бүредән ашатмак безгә зур кимчелек булыр".

15. Кайчан Йусуфны алып киттеләр, аны кое төбенә салырга итфак кылдылар һәм күлмәген

салдырып, үзен кое төбенә төшерделәр, күлмәген сорагач: "Унбер йолдыз, ай вә кояш бирсенләр"

– дип көлделәр, Без Йусуфка вәхий кылдык: "Бу җәфалардан, әлбәттә, бер көнне котылырсың да

сиңа кылган явызлыкларын үзләренә сөйләрсең", – дип, ләкин алар Йусуфка вәхий кылганыбызны

сизмиләр.

16. Вә шул көнне кич белән елашып аталарына килделәр.

17. Әйттеләр: "Ий атабыз, без Йусуфны әйберләребез янында калдырып, үзебез йөгерү ярышына

киткән идек, без әйләнеп килгәнче Йусуфны бүре ашаган, ий атабыз син безгә ышанмыйсың, гәрчә

без дөрес сөйләсәк тә".

18. Йусуфның күлмәген ялган канга буяп аталарына китереп бирделәр. Аталары әйтте: "Юк

Йусуфны бүре ашамагандыр, бәлки нәфесегез бер хәйләне сезгә яхшы итеп күрсәткәндер дә сез

аны кылгансыз, инде миңа күркәм сабырлык кирәк! Сезнең хәйләгезгә каршы Аллаһудан ярдәм

сорыймын".

19. Йусуфны салган коега якын җиргә кәрван килде, су ташучыларын коега су алырга җибәрделәр,

сучы чиләген коега төшерде вә Йусуф, чиләккә ябышып, коедан чыкты, су ташучы юлдашларына

әйтте: гаҗәп бер матур угылдыр, нинди сөенеч безгә. Бу бала сатлык мал, үзебез сатарбыз дип

сөйләштеләр, ягъни коедан табылганлыгын бөтен кәрванга әйтмичә: "Кое янындагы кешеләр

Мысырга алып барып сатар өчен бирделәр", – диделәр, аларның кылган эшләрен Аллаһ белүче.

20. Шул вакыт Йусуфның агалары килде һәм Йусуфны аз акчага кәрван кешеләренә саттылар,

Йусуфны сатканда да күңелләре һаман йомшармады, аны кызганмадылар, бәлки сатып

алучыларга төрлечә яманлап сөйләделәр. Кәрванчылар Йусуфны Мысырга алып барып саттылар.

Йусуфны Мысыр патшасының беренче вәзире Ґәзиз күп акчага сатып алды.

21. Мысыр вәзире Ґәзиз хатыны Зөләйхагә әйтте: "Бу баланың урынын күркәм кыл, яхшы

тәрбиялә, шаять без аңардан файда күрербез, яки аны үзебезгә бала итәрбез. Сатып алучы

Ґәзизгә сөекле күрсәткәнебез кеби Йусуфны Мысыр җиренә урынлаштырдык, анда вәзир кылмак

вә төш юрау белемен өйрәтмәк өчен, Аллаһ үз эшендә галибдер, җиңүчедер теләгәнчә эш кылыр,

ләкин күбрәк кешеләр белмиләр Аллаһу тәгаләнең затын вә сыйфатын.

22. Йусуф үсеп бәләгатькә ирешкәч, Без аңа хикмәт вә белем бирдек, әнә шулай яхшы эшләрне

эшләүчеләргә изге җәза бирәчәкбез.

23. Вәзир хатыны Зөләйха үз өеңдә Йусуфтан ялынып вә ялварып нәфесе теләгәнне үтәвен таләп

итте вә барча ишекләрне бикләде һәм ий Йусуф, кил минем яныма, мине мәхрүм итмә диде.

Йусуф әйтте: "Бу эштән Аллаһуга сыгынамын, тәхкыйк тәрбиячем Ґәзиз миңа хөрмәт күрсәтте,

торачак җиремне күркәм кылды, инде мин аңар ничек хыянәт итим! Бу эшне кылсам залимләрдән

булырмын бит, әлбәттә, залимләр Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар".

24. Тәхкыйк Йусуфны үзенә якынлык кылдырырга теләде Зөләйхә, вә Йусуф та Зөләйхәгә касд

кылган булыр иде, әгәр Раббысының галәмәтләрен күрмәгән булса, ягъни шул вакытта Аллаһ аңа

атасын күз алдына китерде, әнә шулай галәмәт күрсәттек Йусуфтан яман вә фәхеш эшне

җибәрмәк өчен, чөнки ул Безнең ихлас колларыбыздан.

25. Икесе дә ишекләргә таба йөгерделәр. Йусуф Зөләйхәдән котылыр өчен йөгерде, Зөләйхә

Йусуфны чыгармас өчен артыннан йөгерде, Йусуфның күлмәгенең артыннан тотып үзенә тартты,

күлмәк ертылды. Йусуф ишекләргә килгәндә бикле ишекләр Аллаһ кодрәте белән ачыла

бардылар. Шулай куышып ишек алдына чыксалар, Зөләйхәнең ире Ґәзизгә очрадылар. Зөләйхә

үзенең иренә әйтте: синең хатыныңа яман касд кылган кешегә җәзасы нәрсә булыр? Әлбәттә,

төрмәгә бикләү яки рәнҗеткүче ґәзаб булыр".

26. Йусуф әйтте: "Зөләйхә үзе теләде минем аңа якынлык кылуымны. Йусуфның сүзен дөресләп,

Зөләйхәнең кардәшләреннән бер сабый шәһадәт бирде вә ул сабый әйтте: "Әгәр Йусуфның

күлмәге ал яктан ертылган булса Зөләйхә сүзе дөрес булыр, Йусуф сүзе ялган булыр.

27. Әгәр Йусуфның күлмәге арт яктан ертылган булса, Зөләйхә сүзе ялган булып, Йусуф сүзе

дөрес булыр".

28. Кайчан Зөләйхәнең ире Йусуфның күлмәгенең арттан ертылганын күргәч, Зөләйхәгә әйтте: "Бу

эш синең хәйләң икән, әлбәттә, сез хатынларның хәйләсе олугъ".

29. Ґәзиз әйтте: "Ий Йусуф, бу эштән баш тарт, халыкка фаш итмә. Син Зөләйхә тәүбә ит, миннән

гафу сора гөнаһың өчен! Тәхкыйк син хаталанучылардан булгансың". Бу эш Мысырга җәелде,

хатынлар бик күп сөйләделәр.

30. Мысырда бер төрле хатынлар әйттеләр: "Газизнең хатыны үзенең колыннан якынлык кылуын

үтенгән вә аңа мәхәббәте чиктән ашкан икән, без ул Зөләйхәне ачык азгынлыкта күрәбез, чөнки

Ґәзизне ташлап, колны сөя башлаган".

31. Зөләйхә ул хатынларның гаепләп сөйләгәнләрен ишеткәч, аларны кунакка чакырып кешеләр

җибәрде вә алар өчен яхшы урынлар вә хуш тәгамлар хәзерләде, кунаклар килеп ашарга утыргач,

һәрберсенә үткен пычаклар бирде вә әйтте: "Ий Йусуф, ул хатынлар янына чык", – дип. Хатынлар

Йусуфны күргәч, бик олугъ эш санадылар вә янларына утыртырга теләделәр һәм Йусуфтан

күзләрен ала алмыйча, тагам кисәбез дип, кулларын кискәләп бетерделәр вә әйттеләр: "Аллаһ

пакьтер, бу кеше түгелдер, бу һичкем түгел, мәгәр хөрмәтле фәрештәдер", – дип.

32. Зөләйхә әйтте: "Мине шуның хакында ґәеп вә шелтә кылган кол, шул колдыр, дөрес мин аның

белән якынлык кылырга өстәдем, ләкин ул теләмәде, сакланды". Соңра Зөләйхә хатынлардан

үтенде: "Миңа якынлык кылырга өндәгез", – дип, ләкин хатынлар бар да Зөләйхә теләгәнне

теләделәр. Зөләйхә әйтте: "Әгәр мин әмер кылганны эшләмәсә, ягъни якынлык кылмаса, әлбәттә,

зинданга салдырырмын, хурлыкка төшкән кешеләрдән булыр".

33. Йусуф әйтте: "Ий Рабби! Мине чакырган зинага караганда миңа зиндан яхшырак, әгәр ул

хатынларның хәйләләрен миннән үзең бетермәсәң, ул вакытта мин аларга авышырмын вә

ярамаган эшне эшләп җаһилләрдән булырмын".

34. Йусуфның догасын Раббысы кабул кылды һәм Йусуфтан ул хатынларның хәйләсен җибәрде,

дөреслектә Ул сүзләрне ишетүче вә хәлләрне белүче.

35. Йусуфның күлмәге арттан ертылганлыгын вә сабый баланың шәһадәт биргәнен һәм

хатынларның кулларын кискәннәрен күргәч, Йусуфның ґәебе юклыгы барчаларына да ачыкланды,

шулай булса да азга гына Йусуфны зинданга салырга булдылар.

36. Вә аның белән бергә ике егет тә зинданга керде. Берсе хәмер ясаучы, икенчесе – икмәкче иде,

алар төш күрделәр. Аларның берсе әйтте: "Мин төшемдә хәмер сыкканымны күрдем". Вә икенчесе

әйтте: "Мин төшемдә икмәк күтәреп йөрегәнемне күрдем, ул күтәргән икмәгемнән кошлар ашый

имеш. Ий Йусуф ул төшнең тәгъбире нәрсә безгә сөйләп бир? Тәхкыйк без сине яхшы кеше дип

беләбез".

37. Йусуф әйтте: "Мин сезгә башта, ашый торган ризыкларыгыз алдыгызга килмәс борын, ул

ризыкларның нинди ризык икәнлеге белән хәбәр бирермен, бу эшем вә төшкә тәгъбир ясавым

Раббымның өйрәтүе беләндер, тәхкыйк мин Аллаһуга һәм дә ахирәткә ышанмаган кешеләрне

ташладым, алардан киселдем.

38. Вә мин кердем ата-бабаларым Ягькуб, Исхак, Ибраһимләр диненә, Аллаһуга берәр мәхлукны

тиңдәш итү безнең өчен һич тә дөрес вә лаек түгел. Ошбу хак диндә булуыбыз безгә вә башка

кешеләргә Аллаһуның юмартлыгы вә рәхмәте, ләкин күп кешеләр бу зур нигъмәт дип белмиләр

һәм Аллаһуга шөкер итмиләр.

39. Йусуф әлеге төш күрүче ике егетне башта вәгазьләргә теләде һәм аларга әйтте: "Ий

зиндандагы ике иптәшем! Ясалма күп илаһәләргә гыйбадәт кылу хәерлеме? Яки һич тиңдәше

булмаган бөтен мәхлукның хуҗасы вә кодрәт иясе бер генә Аллаһуга гыйбадәт кылу хәерлеме?

Әлбәттә, бер генә Аллаһуга гыйбадәт итү хәерле.

40. Сез бер Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз, мәгәр үзегез вә аталарыгыз илаһә дип исем биргән

һичнәрсәгә ярамый вә файда бирми торган сынымларга гыйбадәт кыласыз, ул сынымларга

гыйбадәт кылуның дөреслеге өчен Аллаһ һич дәлил иңдергәне юк, бу хакта хөкем итмәк фәкать

Аллаһуга гына хастыр, башка затның хөкеме хөкем түгелдер, Ул – Аллаһ үзеннән башкага

гыйбадәт кылмаска әмер кылды, бу ислам дине – хак дин, ләкин күп кешеләр белмиләр".

41. Ий зиндандагы ике иптәшем, инде күргән төшегезгә тәгъбир кылам: әмма берегез зинданнан

чыгып әүвәлге урынында хәмер ясаучы булыр, әмма икенчегезне асарлар вә башын кошлар ашар.

Егетләр: "Без төш күрмәдек, уйнап кына әйткән идек", – диделәр. Йусуф әйтте: "Сез сорадыгыз

-мин җавап бирдем, әлбәттә, эш мин тәгъбир кылганча булыр".

42. Егетләрдән берсе котыла дип зан кылганына, ягъни хәмерчегә Йусуф әйтте: "Зинданнан

чыккач, патшага минем хаксыз зинданда ятканымны сөйлә, мине чыгарсын". Йусуфны патшасына

әйтергә шайтан егеткә оныттырды, янә Йусуф ничә еллар зинданда калды.

43. Бервакыт патша үзенең дусларына әйтте: "Мин төшемдә җиде симез сыер күрдем, аларны

җиде арык сыерлар ашый, имеш, дәхи җиде кипкән башаклар вә җиде яшел башаклар күрдем. Ий

җәмәгать, әгәр төш юрый белсәгез, минем төшемне юрагыз, тәгъбир итегез!"

44. Патшаның дуслары әйттеләр: "Бу төш саташу гына, без андый саташу төшләрнең тәгъбирен

белмибез".

45. Зинданнан чыккан хәмерче, аңардан патшага әйтергә үтенеп калган күп еллардан соң

Йусуфның сүзен исенә төшереп, патшага әйтте: "Мине зинданга җибәрегез, аннан кайтып бу

төшнең тәгъбирен сезгә сөйләрмен", җибәрделәр, Йусуф янына барды.

46. Ий дөрес сөйләүче Йусуф! Син безгә җиде симез сыер хакында җавап бир, ул симез

сыерларны җиде арык сыерлар ашый, дәхи җиде яшел башак вә җиде кипкән башак хакында безгә

җавап бир? Шаять мин Мысыр халкына кайтып җавабыңны сөйләрмен, шаять алар да кадереңне

белеп зинданнан чыгарырлар.

47. Йусуф әйтте: "Җиде ел тоташтан иген чәчегез, җиде елда уңыш яхшы булыр, алган уңышны

сукмыйча башагы вә саламы белән кибәндә сакларсыз, мәгәр үзегез ашар хәтле генә сугып

алырсыз.

48. Моның соңында җиде ел ачлык еллары килер, уңышлы җиде елда җыйган игенләрегез җиде

ачлык елларында ашалып бетәр, мәгәр орлык өчен саклаган аз гына игенләрегез калыр.

49. Соңра ачлык еллардан соң бер ел килер, ул елда яңгырлар явар кешеләргә игенләр вә

җимешләр үсәр һәр җәһеттән иркен булыр, җимешләр сыгып, шәрәбләр ясарлар".

50. Патша әйтте: "Ул төш юраучы кешене зинданнан чыгарып миңа китерегез!" Чакыручы илче

Йусуф янына килгәч, Йусуф илчегә әйтте: "Бар патшаңа кайтып әйт, мине күреп кулларын кискән

хатынларның миңа карата фикерләрен белсен. Хатынларның хәйләсе вә минем хаксыз

рәнҗетелгәнем ачыклансын өчен! Тәхкыйк минем Раббым аларның хәйләләрен белә.

51. Патша әйтте хатынларны җыеп: "Йусуф хакында фикерегез ничек, аның белән якынлык

кылырга теләгән вакытыгызда ґәеп аңардамы яки сездәме? Хатынлар әйттеләр: "Аллаһ сакласын,

без Йусуфта бер явызлык та күрмәдек, ул пакьтер. Ґәзиз хатыны Зөләйхә әйтте: "Менә хәзер

хаклык өскә чыкты, Йусуфның миңа якынлык кылуын мин үзем өстәдем, әмма Йусуф хыянәт

итмәде, аның сүзләре хак".

52. Ул хатынларның минем дөреслегем белән шәһадәт бирүләре – үзе юк чагында хатынына

хыянәт итмәгәнлегемне Ґәзиз белсен өчендер һәм хыянәтчеләрнең хәйләсен Аллаһ юлга

салмаганлыгын белсенләр өчен.

53. Әмма шулай да булса нәфесемне дөресләмим, чөнки нәфес явызлыкка өндидер, мәгәр нәфес

өндәгән явыз эшләрдән котылыр Раббым рәхмәт кылган кешеләр генә. Әлбәттә, минем Раббым

ярлыкаучы вә рәхмәтле.

54. Патша әйтте: "Китерегез миңа ул Йусуфны, үземә юлдаш итәргә аны төрмәдән чыгарырмын",

патша Йусуф белән сөйләшкәч хакыйкать хәлне белгәч, әйтте: "Бүген син имин булганың хәлдә

безнең янда торырсың".

55. Йусуф әйтте: "Мине игенчелек эшләренә хуҗа итеп куй, әлбәттә, мин игенләрне үстерә һәм

саклый беләмен, яхшы саклармын".

56. Әнә шулай Йусуфка Мысыр җирендә иркенлек бирдек, ул җирдә кайда теләсә шунда

урынлашыр. Рәхмәтебезне теләгән кешеләребезгә шулай бирәбез, изге гамәлләр кылучыларның

әҗерен һич җуймабыз.

57. Иман китереп, бөтен эшләрдә Аллаһуга тәкъвалык кылган хак мөэминләргә ахирәт

нигъмәтләре дөнья нигъмәтләреннән яхшырак.

58. Ачлык еллары башлангач, Йусуфның агалары Кәнган шәһәреннән Мысырга ашлык алырга

килделәр, ашлык сорар өчен Йусуф янына керделәр, Йусуф аларны таныды, әмма агалары

Йусуфны танымадылар. Йусуф алардан сорашты: сез ничә кардәш, сез кем балалары, иген сездә

дә юкмы, атагыз ни хәлдә? Алар җавап бирделәр: без Ибраһим нәселеннән Ягькуб пәйгамбәр

балаларыбыз, барчабыз унике идек, Йусуф исемле кардәшебезне бүре ашады, Бинямин исемле

кече кардәшебез атабыз янында калды без моңда унау килдек.

59. Йусуф аларга сәфәр җиһазларын хәзерләп һәрберсенә бер дөя йөге ашлык биргәч әйтте:

"Атагыз янында калган кече кардәшегезне миңа алып килерсез. Күрәсез бит, мин үлчәүне

хыянәтсез гадел үлчимен һәм мосафирләрне кабул итүчеләрнең хәерлесемен.

60. Әгәр ул кардәшегезне алып килмәсәгез, миндә сезнең өчен ашлык булмас һәм миңа якын да

килмәгез!"

61. Әйттеләр: "Ярый, атасыннан сорарбыз аны, әлбәттә, без ул эшне эшли алабыз вә эшләрбез".

62. Йусуф үзенең хезмәтчеләренә әйтте: "Боларның ашлык өчен биргән акчаларын үзләренә

белдермичә йөкләренә яшереп куегыз, өйләренә кайткач ул акчаларны, шаять, табып һәм танып

алырлар һәм шул акчалары белән, шаять, янә минем яныма ашлык алырга килерләр". Һәм

хезмәтчеләр шулай эшләделәр.

63. Аталарына кайткач әйттеләр: "Ий атабыз, безгә хәзер Мысырдан ашлык сатып алу тыелды,

ягъни ашлык хуҗасы: "Кече кардәшегез Биняминне алып килмәсәгез, сезгә ашлык бирмим", –

диде, Биняминне безнең белән җибәр ашлык алып кайтырбыз һәм Биняминне сакларбыз".

64. Аталары әйтте: "Бинямин хакында мин сезгә кичек ышаныйм? Моннан элек Йусуф хакында

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 19
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.