Latin

Коръән Тәфсире - 20

Total number of words is 3602
Total number of unique words is 1590
33.8 of words are in the 2000 most common words
48.6 of words are in the 5000 most common words
56.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

6. Муса әйтте: "Ий каумем, Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Аллаһ сезне

Фиргаун кауменнән коткарды, алар сезне каты ґәзаблыйлар иде вә алар сезнең кыз

балаларыгызны калдырып ир балаларыгызны бугазлыйлар иде, вә аларның бу эшләрендә

Раббыгыздан сезгә зур бәла бар иде.

7. Дәхи Раббыгыз сезгә белдерде: "Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә

арттырырмын, әгәр көферлек кылсагыз, минем ґәзабым бик каты", – дип.

8. Муса г-м әйтте: "Сез һәм җир өстендәге барча кешеләр кәфер булсагыз, Аллаһ бай, сезгә

ихтыяҗе юк вә Ул мактаулы".

9. Әйә сезгә килмәдеме? Сездән элек килеп киткән Нух, Гад вә Сәмуд каумләренең хәбәрләре,

Аллаһ аларны хәбәр итте вә алардан соң килгән каумләрнең дә хәбәре килмәдеме? Ул соңгы

һәлак булган каумнең санын Аллаһудан башка зат белмәс, аларның рәсүлләре дәлилләр вә

могҗизалар белән килде, алар рәсүлләренә ачуланып бармакларын тешләделәр һәм әйттеләр:

"Сезгә җибәрелгән аятьләргә, әлбәттә, ышанмыйбыз вә сез Аңа гыйбадәт кылырга өндәгән Аллаһ

хакында шикләнәбез".

10. Аларның рәсүлләре әйтте: "Әйә сез җирне вә күкләрне тезүче Аллаһуга шик тотасызмы? сезне

иманга чакырадыр гөнаһларыгызны ярлыкар өчен һәм билгеләнгән әҗәлегезгә хәтле яшәтер өчен.

Кәферләр пәйгамбәрләргә әйттеләр: "Сез безнең кеби кешеләрсез, артык җирегез юк, аталарыбыз

гыйбадәт кылган сынымларыбыздан туктатырга телисез, безгә ачык ґәламәтләр китерегез".

11. Аларга рәсүлләре әйтте: "Дөрес без сезнең кеби кешеләрбез, ләкин Аллаһу тәгалә бәндәләре

арасыннан үзе теләгәненә ислам динен, ягъни пәйгамбәрлекне ингам кыла, безгә һич дөрес

булмый, сезгә могҗиза күрсәтергә, мәгәр Аллаһ теләге белән генә күрсәтәбез, шулай булгач,

мөэминләр Аллаһуга гына тәвәккәл кылсынлар!

12. Безгә Аллаһуга гына тәвәккәл итмичә һич ярамый, тәхкыйк Ул безне туры юлга күндерде, вә

безгә кылган җәбер-золымларыгызга без, әлбәттә, сабыр кылабыз, тәвәккәл итүчеләр фәкать

Аллаһуга гына тәвәккәл итсенләр!

13. Кәферләре рәсүлләренә әйттеләр: "Әлбәттә, без сезне җиребездән куып чыгарырбыз яки

безнең динебезгә кайтырсыз. Ул рәсүлләргә Раббылары вәхий кылды, әлбәттә, Без ул залим

кәферләрне һәлак итәрбез.

14. Алардан соң, әлбәттә, сезне алар җиренә урынлаштырачакбыз, Минем бу вәгъдәм җавап бирү

өчен кыямәт көнендә. Минем алдымда басып торудан вә һәм Минем ґәзаб белән кылган

вәгъдәмдән курыккан кешеләргә.

15. Пәйгамбәрләр кәферләргә ачуландылар һәм үзләренә Аллаһудан ярдәм сорадылар, шулай ук

кәферләр дә, ґәзабны күргәч, котылмак өчен Аллаһудан ярдәм сорап маташтылар, Аллаһуга вә

пәйгамбәргә итагать итмәгән һәр залим һәлак булды.

16. Ул залимләрнең артында җәһәннәм ґәзабы да бар, вә алар җәһәннәм кешеләренең тәненнән

аккан сары су белән сугарылырлар.

17. Ул суны йотарга бик тырышыр, ләкин бугазыннан үткәрергә кадир булмас, һәм аңа һәр

әгъзасын үтерерлек каты сызлаулар килер, ләкин һаман да үлмәс, бу ґәзаблардан соң янә каты

ґәзаб булыр.

18. Аллаһуга кәфер булган кешеләрнең мисалы: аларның гамәлләре бик каты искән җилле көндә

көл очкан кеби очып бетәчәк, кәсеп иткән эшләре белән файда китерергә һич кадир булмаслар,

аларның бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотулары хаклыктан ерак адашудыр.

19. Әйә белмисеңме Аллаһу тәгаләнең җир вә күкләрне, әлбәттә, хаклык белән бик гадел

төзегәнен? Әгәр Аллаһ теләсә сезне юк итәр дә, сезнең урынга яңа халыкны китерер.

20. Бу эшне эшләү Аллаһуга һич авыр түгел.

21. Кешеләр барчасы каберләреннән чыгып хисаб өчен Аллаһуга барырлар, ияреп йөрүче

зәгыйфьләр, ягъни наданнар, үзләрен ияртүче азгынлыкта булган тәкәбберләргә әйтерләр: "Без

сезгә иярдек, сез ни әйтсәгез шуны кылдык, сез безне адаштыргансыз, инде бүген Аллаһ

ґәзабыннан аз гынасын булса да бездән җибәрә аласызмы?" Бидеґәтче муллалар кеби ияртеп

адаштыручылары әйтерләр: "Әгәр Аллаһ безне туры юлга күндергән булса иде, без дә сезгә туры

юлны күрсәткән булыр идек, ләкин үзебез адашкан булганбыз инде, безгә аермасы юк – үзара

бәхәсләшсәк тә, яки сабыр кылсак та, Аллаһ ґәзабыннан безгә юл юк."

22. Хөкем тәмам булып, җәннәт кешеләре җәннәткә вә җәһәннәм кешеләре җәһәннәмгә кертелгәч,

шайтан әйтер: "Тәхкыйк Аллаһ сезгә вәгъдә кылды, хак вәгъдәне дөньяда әйткәнләре бар да килде

вә мин дә вәгъдә кылдым сезгә, вәгъдәмә хыйлафлык кылдым, ягъни җәннәткә керәсез, дип батыл

дингә бидеґәт гамәлләргә сезне кызыктырдым, ләкин минем сүзләремнең ялган икәнлеге бүген

мәгълүм булды вә минем сезгә сөйләгән сүзләремнең дөреслегенә бернинди дәлилем юк иде,

мәгәр мин сезне ялганга өндәдем фәкать, ә сез кабул кылдыгыз, бүген мине шелтәләмәгез, бәлки

үзегезне шелтә кылыгыз! Мин сезгә ярдәм бирә алмыйм, сез дә миңа ярдәм итә алмыйсыз вә

дөньяда мине Аллаһуга тиңдәш кылуыгызны бүген инкяр иттем. Әлбәттә, залимләргә рәнҗеткүче

ґәзаб булыр".

23. Иман китереп, изге гамәлләр кылган кешеләр җәннәтләргә кертелерләр, ул җәннәттәге агач

төпләреннән елгалар агар, алар ул җәннәтләрдә Раббыларының теләге белән мәңге калырлар,

җәннәттәге кешеләрнең бер-берсенә бүләкләре сәламдер.

24. Беләсеңме "Лә Иләһә Илләллаһ" сүзенә Аллаһ нинди гаҗәп мисал китерә, ул сүз яхшы үскән

агач кеби, аның тамырлары җирдә мәхкәм, ботаклары күккә үрелгән, Раббысының әмере белән

җимешене һәрвакыт биреп торыр.

25. Аллаһ бәндәләренә шундый мисалларны китерә, гыйбадәтләнеп вәгазьләнсеннәр өчен.

26. Вә диндә дәлилсез ялган сүзнең мисалы: тамыры белән чыгарып җир өстенә ташланган

һичбер нәрсәгә яраксыз начар агач кеби ки, һичнәрсә бирми, батыл дин дә шундыйдыр.

27. Иман китереп хак диндә булган кешеләрне Аллаһ дөньяда вә ахирәттә дәлил белән сабит

булган "Лә Илаһә Илләллаһ" сүзенә беркетер, әмма иман китермәгән залимләрне Аллаһ

адаштырыр, Аллаһ теләгән эшне кылыр.

28. Күрәсеңме явыз кешеләрне, Аллаһ биргән ислам динен көфергә алыштыралар, ягъни исламны

кабул итмиләр, җәһәннәмгә алып бара торган батыл динне кабул итәләр, вә үзләренә ияргән

каумләрен һәлакәтлек йортына салдылар.

29. Ул йорт җәһәннәмдер, анда керерләр, ни яман урын ул җәһәннәм.

30. Ул мөшрикләр, кешеләрне хак юлдан адаштырыр өчен Аллаһуга тиңдәшләр ясадылар. Аларга

әйт: "Хәзер файдаланып калыгыз, теләгәнчә кыланыгыз, чөнки ни кылансагыз да кайтачак

урыныгыз җәһәннәм, аңда теләгәнегезне кыла алмассыз.

31. Ий Мухәммәд г-м, минем иман китергән бәндәләремә әйт: "Дусчык вә алыш-биреш итү эше

булмый торган кыямәт көне килүдән элек намазларын укысынлар вә Без биргән малдан күрсәтеп

һәм яшерен садакалар бирсенләр!"

32. Җир вә күкләрне халык кылучы кодрәтле Аллаһ вә Ул, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ризык

булсын өчен төрле җимешләр үстерде, вә Ул диңгезләрдә Аллаһ әмере белән йөри торган

корабларны сезгә ирекле кылды, вә сезгә елгаларны ирекле кылды.

33. Дәхи ашыгып йөри торган кояш вә айдан сезне файдаландырды һәм сезне көндез вә кич белән

дә файдаландырды.

34. Вә Ул – Аллаһ сезнең Сораганыгызның барчасын бирде. Аллаһ биргән нигъмәтләрне исәпхисап итсәгез дә һич тә санап бетерә алмассыз, тәхкыйк адәм баласы Аллаһуга карышып үзенә

үзе золым итүче вә көферлек кылучыдыр.

35. Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым, бу Мәккә шәһәрен бәла-казалардан имин кыл вә үземне һәм

балаларымны сынымларга гыйбадәт кылудан сакла!

36. Ий Раббым, ул сынымлар күп кешене адаштырдылар, кем миңа иярсә – ул минем

өммәтемнәндер, вә берәү миңа иярмәсә, синең ихтыярындадыр, теләсәң – ґәзаб кылырсың,

теләсәң – ярлыкарсың, чөнки син ярлыкаучы рәхимлесең.

37. Ий Раббым, бәгъзе балаларымны иген үсми торган җиргә Кәгъбә янына, ягъни Кәгъбә

төзеләчәк чокыр җиргә илтеп куйдым (Һаҗәр илә баласы Исмаґилне), ий Раббым, аларга тәүфыйк

бир намазларын үтәргә вә адәмләрнең күңеленә аларның мәхәббәтен сал, шул Кәгъбә җиренә

барып сәүдә итеп, кардәшлекне арттырып тормышларын киңәйтсеннәр вә аларга җимешләрдән

ризык бир, шаять Сиңа шөкер итәрләр.

38. Ий Раббыбыз Син безнең әшкәрә кылган вә яшерен кылган һәр эшебезне беләсең, бит

Аллаһуга җирдә һәм күкләрдә һичбер нәрсә яшерен түгел.

39. Карт көнемдә миңа Исмаґил вә Исхакны бирүче Аллаһу тәгаләгә барча мактау! Тәхкыйк

Раббым догаларны ишетүче вә кабул итүче.

40. Йә Рабби минем үземне һәм балаларымны намазларны үтәүче кыл, ий Раббыбыз,

догаларыбызны кабул кыл!

41. Ий Раббыбыз, үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне ярлыка, кыямәт көнендә хур

итмә!"

42. Ий Мухәммәд г-м, залимләр кылган эштән Аллаһуны гафил дип уйлама, һич тә гафил түгел.

Фәкать ул залимләргә ґәзабны кичектерәдер күзләр текәлеп торган кыямәт көненә чаклы гына.

43. Башларын бөгеп, ашыгып-ашыгып ул залимнәр чакыручыга таба килерләр вә куркуларыннан

күзләре йомылмас, текәлеп торыр вә күңелләре аялаудан буштыр.

44. Дәхи адәмнәрне куркыт, аларга ґәзаб килә торган көн белән, ул көндә залимнәр әйтерләр: "Ий

Раббыбыз, безне дөньяга кайтарып аз гына яшәт, Синең әмерләреңне кабул итеп рәсүлләреңә дә

иярер идек!" Аллаһ җавап бирер: "Әйә сез ант итүчеләр түгел идегезме? Безнең малыбыз бетә

торган түгел вә кыямәт тә булмый", – дип.

45. Сез дөньяда үзләренә золым иткән "Гад вә Сәмуд" -залимнәр торган урында тордыгыз, вә

аларны ничек ґәзаб кылганлыгыбыз сезгә ачык мәгълүм иде, сезгә мисал китердек, ягъни сез дә

алар кеби залимнәрсез, инде бүген дөньяга кайтуны сорап маташмагыз!

46. Хәзерге кяферләр хакка каршы мәкерлек кылсалар, әүвәлге кәферләр дә хакка каршы

мәкерлек кылдылар, һәр кәфәрнең мәкере Аллаһуга мәгълүм, гәрчә аларның мәкерләре тауларны

урыныннан кубарырлык зур булса да, Аллаһ мәкеренә каршы тора алмаслар.

47. Ий Мухәммәд г-м, рәсүлләренә биргән вәгъдәсенә Аллаһ хыйлафлык кылыр дип уйлама!

Тәхкыйк Аллаһ көчле, залимләрдән үч алачак.

48. Кыямәт көнендә җир җирдән башка төскә керер вә күкләр күкләрдән башка төсләргә керерләр,

вә кешеләр ялгыз вә кодрәт иясе булган Аллаһу хозурына кубарылырлар.

49. Ул көндә күрерсең залимнәрне – богауланган хәлләрендә бер-берсенә якын булырлар.

50. Аларның киемнәре утта кыздырылган бакырдан яки сагыздан булып, йөзләрен ут каплар.

51. Аллаһуның бу гадел хөкеме һәр кешегә кылган эшенә күрә җәза бирмәк өчен, Аллаһу тәгалә,

шиксез, бик тиз хисап итүче.

52. Бу сөйләүләр кешеләргә ахирәттә булачак хәлләрне белдерү һәм ирештерүдер, Аллаһуның

рәхмәте вә ґәзабы кемгә булачагын белеп торсыннар өчен һәм вәгазьләнеп Аллаһуга тәүбә итеп

төзәлсеннәр вә гөнаһлардан саклансыннар һәм Аллаһуның бер генә икәнлеген белеп, Аңа гына

гыйбадәт кылып вә гакыллы кешеләр вәгазьләнсеннәр өчен.

[15] ХИҖЕР СҮРӘСЕ – 99 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Әлиф ләм ра. Ошбу аятьләр Аллаһудан иңгән китап аятьләредер вә ачык мәгънәле Коръән

аятьләредер.

2. Ахирәттә кяферләр күп вакыт мөселман булуны теләрләр, ягъни мөселманнарның җәннәткә

кергәннәрен күргәч, кяферләр: "Кәшки без дә мөселман булган булсакчы", – диярләр.

3. Аларны ихтыярларына куй, ашасыннар, файдалансыннар вә күп яшәү өметенә алдалансыннар!

Дөньяга алданганлыкларын тиздән белерләр.

4. Шәһәр кешеләрен һәлак итмәдек, мәгәр вакыты билгеләнеп язылганнан соң гына һәлак иттек,

ягъни Аллаһ тарафыннан билгеләнгән гомерләре беткән булыр.

5. Бернинди җәмәгать кешеләре билгеләнгән әҗәлләреннән алда да вә соңга калып та үлмәсләр,

вакытында үләрләр.

6. Мәсхәрә кылып әйттеләр: "Ий сиңа Коръән иңдерелгән, Мухәммәд, син, әлбәттә, мәҗнүнсең.

7. Әгәр хак пәйгамбәр булсаң, сүзеңне дөресләр өчен безгә фәрештә китерсәң иде".

8. Фәрештәне иңдерсәк, фәкать хаклык белән иңдерәбез, ул вакытта аларга тәүбә итәргә вакыт

бирелмәс, фәрештә килү белән аларны һәлак итәр.

9. Дөреслектә Без Коръәнне үзебез иңдердек һәм үзгәрүдән аны үзебез сакларбыз.

10. Дөреслектә Без синнән әүвәлге өммәтләргә дә хак дин белән пәйгамбәрләр җибәрдек.

11. Мәгәр аларга пәйгамбәр килде исә, алар аны мәсхәрә кылыр булдылар.

12. Залимнәр күңеленә шулай салырбыз ул мәсхәрәне, ягъни мәсхәрә итүне бик яратырлар.

13. Ул залимнәр Коръәнгә иман китермәсләр, әүвәлге залимнәргә ґәзаб бирү гадәтебез үтте,

боларга да шул ґәзаб булыр.

14. Ул кяферларга күктән ишек ачсак, вә ул ишектән фәрештәләр югары менсәләр, кәферләр

шуны күреп торсалар,

15. әлбәттә, әйтерләр иде: "Күзебез пәрдәләнде, бәлки без сихерләнгәнбез, Мухәммәд безне

сихерләгән".

16. Тәхкыйк күктә йолдызлар халык кылдык вә караучылар өчен күкне шул йолдызлар белән

зиннәтле иттек.

17. Вә ул күкне ләгънәт кылынган шайтаннан сакладык, ягъни аны күккә мендермәдек.

18. Мәгәр бер шайтан фәрештәләрнең сүзен урларга күккә менсә, ул шайтанга ялтыравыклы ут

атылыр.

19. Без җирне түшәдек вә ул җир өстенә зур-зур таулар салдык вә, ул җирдә һәрберсе үзенә

тиешле үлчәү белән үлчәнгән күп төрле үсемлекләр үстердек.

20. Вә ул җирдә сезгә яшәү өчен кирәк нәрсәләрне һәммәсен бар кылдык, дәхи сез аларны

ашатмый тәрбияләми торган кыр хайваннарын сезнең файдага бар кылдык.

21. Вә һәрнәрсәнең хәзинәсе Безнең кулыбызда, вә аны иңдергәндә мәгълүм үлчәү белән генә

иңдерәбез.

22. Дәхи болытны китерүче җилне җибәрдек вә күктән яңгыр иңдереп, сезне суга тук иттек,

боларны сез булдыручы вә саклаучы да түгелсез, фәкать Безнең рәхмәтебездәндер.

23. Вә тәхкыйк Без тергезәбез вә үтерәбез, вә Без һәр нәрсәгә варис-хуҗабыз.

24. Сезнең элек яшәп киткәннәрегезне дә, вә сездән соң яшәргә киләчәк кешеләрегезне дә Без бик

яхшы беләбез.

25. Дәхи сезнең Раббыгыз кыямәт көнне кешеләрне каберләреннән кубарыр, Ул хөкем итүче,

белүче.

26. Тәхкыйк Без Адәм ґәләйһис-сәләмне кибеп беткән шыгырдап торган балчыктан халык кылдык,

ул балчык күп еллар ятып, сасыган иде.

27. Вә Адәмнән элек җенне ялкынлы уттан халык кылдык.

28. Аллаһу тәгалә фәрештәләргә әйтте: "Әлбәттә, Мин күп еллар ятып үзгәргән коры балчыктан

Адәм ґәләйһис-сәләмне халык кылачакмын.

29. Мин аны төзеп тәмам итсәм вә үз тарафымнан рух кертеп җанлы итсәм, аңа сәҗдә кылыгыз!

30. Фәрештәләр барчасы җыелып сәҗдә кылдылар.

31. Мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, сәҗдә кылучылардан булудан баш тартты.

32. Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, сиңа ни булды сәҗдә кылучылардан булмаска?"

33. Иблис әйтте: "Иске, кибеп үзгәреп беткән балчыктан яратылган Адәмгә сәҗдә кылачагым юк,

мин олугъмын.

34. Аллаһ әйтте: "Алай булса, син җәннәттән чык! Фәрештәләрдән булма, чөнки син ләгънәт

кылынган вә рәхмәтемнән сөрелгәнсең!

35. Тәхкыйк сиңа кыямәт көненә чаклы ләгънәт булачак.

36. Иблис әйтте: "Йә Рабби, миңа мәхшәр көненә чаклы дөньяда яшәргә рөхсәт бир".

37. Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, сиңа мәхшәр көненә чаклы яшәргә рөхсәт бирелде.

38. Бер билгеле мәгълүм көнгә кадәр яшәрсең!"

39. Иблис әйтте: "Йә Рабби, Адәм сәбәпле мине аздырганың өчен кешеләргә җир йөзендәге хәрам

нәрсәләрне зиннәтле вә яхшы итеп күрсәтәчәкмен һәм барчаларын аздырырмын.

40. Мәгәр ихлас, сиңа гыйбадәт кылучы колларыңа көчем җитмәс, аларны аздыра алмам".

41. Аллаһу тәгалә әйтте: "Бәндәләремнең миңа буйсынып, миңа гына гыйбадәт кылулары Минем

туры юлымдыр.

42. Әлбәттә, итагать итүче ихлас колларым, алар зарарына йөрергә сиңа ирек юк, мәгәр берәү

азып, сиңа иярсә, ул азган кешене үзеңә ияртә алырсың.

43. Ий Иблис, сиңа ияргәннәрнең (зарчасының вәгъдә ителгән урыннары җәһәннәмдер.

44. Ул җәһәннәмнең җиде ишеге бар, һәрбер ишегеннән кертү өчен бүленгән кешеләр булыр.

45. Тәхкыйк Аллаһ хөкемнәренә хыйлафлык кылудан һәм гөнаһлардан сакланучы тәкъва

мөселманнар җәннәтләрдә тәмле елгалар буенда рәхәттә булырлар.

46. Фәрештәләр әйттеләр: "Һәр тарафтан имин, тыныч вә сәламәт булып ошбу җәннәтләргә

керегез".

47. Аларның күңелләреннән көнчелек кенә, ачу вә кайгы кеби начар нәрсәләрне чыгарырбыз да

бер-берсенә чын кардәш булып, хыялларга да килмәгән хуш диваннарга кара-каршы утырып,

рәхәтләнеп сөйләшерләр.

48. Аларга җәннәттә бернинди мәшәкать булмас һәм алар җәннәттән мәңге чыгарылмаслар.

49. Минем хак мөэмин бәндәләремә хәбәр бир, тәхкыйк Мин үземә итагать итүче бәндәләремне

ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүчемен.

50. Дәхи Минем ґәзабым Миңа итагать итмәгәннәргә бик каты ґәзабтыр.

51. Дәхи бәндәләремә Ибраһимнең кунакларыннан хәбәр бир!"

52. Кунаклар Ибраһим янына кергәч, сәлам бирделәр, алар фәрештәләр иде, Ибраһим: "Мин

сездән куркамын", – диде.

53. Фәрештәләр әйттеләр: "Син бездән курыкма, без сиңа шатлыклы хәбәр китердек, сездән бер

галим бала туачак".

54. Ибраһим ґәләйһис-сәләм әйтте: "Ґәҗәб, сез миңа карт көнемдә бала белән сөенеч бирәсезме?

Нинди ґәҗәб нәрсә белән хәбәр бирәсез!"

55. Фәрештәләр әйттеләр: "Без сиңа булачак хак хәбәр белән сөенеч бирәбез, син өмет

өзүчеләрдән булма!"

56. Ибраһим әйтте: "Әлбәттә, мөэмин бәндә Раббысының рәхмәтеннән өмет өзмәс, мәгәр адашкан

кешеләр генә өмет өзәрләр".

57. Ибраһим фәрештәләрдән сорады: "Миңа сөенеч бирүдән башка тагын нинди эшегез бар, ий

илчеләр!?"

58. Фәрештәләр әйттеләр: "Без азган, чиктән чыккан кәфер халыкны һәлак итәр өчен җибәрелдек.

59. Мәгәр Лутны өй җәмәгате белән һәлак итмәбез, барчасын коткарырбыз.

60. Мәгәр Лутның хатыны азгыннардан, шуның өчен кәферләр белән бергә һәлак булачак".

61. Бу фәрештәләр Лут ґәләйһис-сәлам янына баргач,

62. Лут әйтте: "Сез ят кунакларсыз, без сезне танымыйбыз".

63. Фәрештәләр әйттеләр: "Кәферләр шик тоткан ґәзаб белән килдек, ягъни Лут үзенең кауменә:

әгәр фәхеш эшләрегездән тәүбә итмәсәгез һәм исламны кабул итмәсәгез, сезгә тиздән каты ґәзаб

киләчәк дигән сүзенә ышанмадылар.

64. Без сиңа хак хәбәрне китердек, сүзебез хак, без әйткәнчә булыр.

65. Син җәмәгатеңне алып, төннең бер вакытында шәһәрдән чыгып кит, вә үзең артларыннан бар,

сездән һичберегез артына борылып карамасын, яки аерылып калмасын һәм әмер ителгән

урыныгызга барыгыз!

66. Шәһәрдән чыгып китәргә Лутка әмер бирдек, чөнки таң вакытында кауменең арты киселәсе,

ягъни һичберсе калмыйча һәлак булачаклар".

67. Кеше кыяфәтендә килгән фәрештәләрне шәһәр халкы күргәч, лавата кылабыз, дип, йөгерешеп

килделәр, шатланып.

68. Лут кауменә әйтте: "Болар минем кунакларым, алар хакында мине рисвай кылмагыз!

69. Аллаһудан куркыгыз, мине оятлы итмәгез!"

70. Кәферләр әйттеләр: "Без сине егетләрне кунак итүдән тыймадыкмы? Рисвай булырга

теләмәсәң, егетләрне кунак итмә."

71. Лут әйтте: "Сез әгәр шәһвәтегез кушканча йөрсәгез, менә бу минем кызларым никах кылып

алыгыз!"

72. Фәрештәләр әйттеләр: "Ий Лут, синең гомер белән ант итеп әйтәбез, алар шәһвәт исереклеге

белән хәйран калып йөриләр, синең нәсыйхәтеңне ишетмәсләр".

73. Кояш чыгып торганда, аларга бер ямьсез каты тавыш иреште.

74. Шул вакыт шәһәрнең өстен аска әйләндереп һәлак иттек һәм җәһәннәмдә кыздырылган

ташларны өсләренә яудырдык.

75. Тәхкыйк фикерләп караучылар өчен аларның һәлак булуында, әлбәттә, гыйбрәтләр бар.

76. Вә ул һәлак булган шәһәр юл өстендәдер, үткән кешеләр күреп үтәләр.

77. Бу каумнең һәлак булуында мөэминнәр өчен могҗизалар бар.

78. Дәхи Шоґәеб г-м җибәрелгән Әйкә шәһәре халкы да залим булдылар.

79. Вә аларга да ґәзаб иңдереп, үчебезне алдык, боларның да һәлак булган шәһәре юл өстендә

күренеп тора.

80. Дәхи Хиҗер дигән җирнең Сәмуд исемле халкы пәйгамбәрләре Салих г-мне ялганчы диделәр.

81. Без ул Сәмуд кауменә дәлилләр вә могҗизалар бирдек, ләкин алар һәммәсеннән баш

тарттылар.

82. Ґәзабтан котылыр өчен таш тавын тишеп өйләр ясадылар.

83. Аларга да таң вакытыңда каты тавыш иреште вә һәлак булдылар.

84. Тырышып ясаган таш өйләре аларга һич тә файда бирмәде.

85. Җирне вә күкләрне һәм араларында булган нәрсәләрне мәхкәм итеп, халык белән төзедек,

сукыр булмаган кешеләргә дәрес алырга була. Әлбәттә, кыямәт көне киләчәк, син кәферләрдән

дөньяда уч алырга тырышма, аларга яхшылык күрсәт!

86. Дөреслектә синең Раббың – Улдыр, һәрнәрсәне халык кылучы вә һәр нәрсәне белүче.

87. Дөреслектә Без сиңа һәр намазда укыла торган җиде аятьле Фатихә сүрәсен вә ґәзәмәтле

Коръән Кәримне бирдек.

88. Кәферләрдән бер таифәгә Без биргән дөнья малына кызыгып карамагыл һәм аларның иман

китермәгәннәре өчен кайгырмагыл вә мөэминнәргә канатыңны җәйгән кеби шәфкать кыл!

89. Кешеләргә әйт: "Мин Аллаһуга итагать итмәгән вә Аңа гыйбадәт кылмаган кешеләрне

җәһәннәм ґәзабы белән ачык куркытучымын."

90. Хаҗга баручыларны диннән дүндерү өчен бүленеп, алар юлына чыккан кәферләргә ґәзаб

иңдергәнебез кеби башкаларга да иңдерербез.

91. Ул ґәзабка тиешле кешеләр Коръәннең бәгъзе аятьләренә ышаналар вә бәгъзе аятьләргә

ышанмыйлар яки Коръән аятьләрен сайлап, нәфескә туры килгәне белән генә гамәл кылалар.

92. Раббың исеме илә ант итеп әйтәмен ки кыямәт көнне, әлбәттә, бик каты сорарбыз

барчаларыннан да.

93. Ул кешеләрнең кылган эшләреннән кем Коръәнгә ышанган, кем ышанмаган, кем гамәл кылган,

кем кылмаган, кем мәетләргә укып тамак туйдырган һәм акча алган – бу хакта хөкем каты булыр.

94. Инде ислам динен изһар кыл! Кешеләрне иманга вә Коръән белән гамәл кылырга ачыктан-ачык

өндә! Һичкемнән курыкма! Вә мөшрикләрдән кисел, алар белән булышып вакытыңны өрәм итмә!

95. Сине мәсхәрә итә торган кешеләрне һәлак итәргә вә сине сакларга Без җитәбез!

96. Ул саташкан бидеґәтчеләр Аллаһудан башка тагын берәр кемне яки берәр нәрсәне Аллаһ

урынына тоталар, алар тиздән белерләр бу эшләренең һәлакәтлек икәнлеген.

97. Әлбәттә, беләбез кәферләрнең вә бидеґәтчеләрнең хакка каршы ялган сүзләренә күңелең

тарыгып хәтерең каладыр.

98. Раббыңны мактап тәсбихләр әйт вә сәҗдә кылучылардан бул!

99. Вә Раббыңа гыйбадәт кылгыл, хәтта мәгълүм булган көн килгәнче, ягъни үлем килгәнче!

[16] НӘХЕЛ (УМАРТА КОРТЛАРЫ) СҮРӘСЕ – 128 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Аллаһу тәгаләнең әмере килде, ягъни кыямәтнең кайчан булачагы һәм кемгә һидәят вә кемгә

ґәзаб булачагы да хөкем ителде, Аллаһуның хөкемнәрен ашыктырмагыз! Ягъни кәферләр кыямәт

кайчан була, яки безгә ґәзаб кайчан була, тизрәк булсын, дип, көлеп әйттеләр, Аллаһу тәгалә

мөшрикләр сыйфатлый торган мәхлуклар сыйфатыннан бик пакь, кимчелектән югары һәм олугъ.

2. Аллаһу тәгалә колларыннан үзе теләгән бәндәләренә үзенең әмере белән үлгән күңелләрне

тергезүче шәригать белән фәрештәләрне иңдерә, Аллаһудан башка Илаһә юк, фәкать Мин генә

дип хәбәр бирмәк өчен, Миннән куркыгыз!

3. Аллаһ җир вә күкләрне хак төзү белән төзеде, Ул – Аллаһ мөшрикләр сыйфатлаган тиңдәшлек

сыйфатларыннан пакь.

4. Аллаһ кешене бер тамчы судан халык кыла. Вә шул кеше ачык дошманлык белән Аллаһуга

каршы бәхәсләшә.

5. Вә хайваннарны халык кылды, ул хайваннардан сезгә сөт, йон вә башка файдалар бар вә

бугазлап итләрен ашыйсыз.

6. Ул хайваннарны иртә белән кырга чыгарганда вә кич белән өегезгә кайтарганда сезгә зиннәт вә

шатлыктыр.

7. Вә ул хайваннарга йөкләр төяп ерак шәһәрләргә зур мәшәкать белән төрле әйберләр илтәсез,

әлбәттә, Раббыгыз сезгә шәфкатьле вә рәхимле.

8. Янә сезгә зиннәт өчен вә атланыр өчен, йөкләр йөкләр өчен ат, качыр, ишәкләрне яратты һәм

дә сез белмәгән нәрсәләрне халык кыла. Димәк, ат, качыр, ишәк – бу хайваннарны Аллаһ хезмәт

өчен халык кылган, бугазлап ашар өчен түгел, шул сәбәпле аларның итен мөселманнар

ашамыйлар.

9. Туры юлны бәян кылмак вә күрсәтмәк Аллаһ эшедер, чөнки адаштыра торган караңгы юллар

бар, әгәр Аллаһ теләсә иде барчагызны да туры юлга салган булыр иде. Ягъни Коръән белән

тәрбияләнгән кеше туры юлны күрүчедер, вә Коръән диндә туры юл вә туры юлга яктылыктыр.

Әмма Коръән белән тәрбияләнмәгән вә Коръән юлына кермәгән кеше сукыр һәм юлсыз.

10. Аллаһ күктән яңгыр яудырып сезгә елгалар бар итте, вә агачлар үстерде, вә шулардан

хайваннарыгызны ашатыр вә эчертер булдыгыз.

11. Вә ул су белән безгә иген, зәйтүн агачы, хөрмә агачы, йөзем агачлары вә башка төрле

җимешләрне үстерер, фикерли белгән кешеләр өчен бу әйтелгән нәрсәләр вә Аллаһуны тану өчен

дәресләр бар.

12. Вә сезнең файдагызга кичне вә көнне һәм ай вә кояшны бар кылды һәм хәрәкәтләндерде, сез

алардан файдаланасыз, вә йолдызлар Аллаһ әмере буенча хәрәкәт итәрләр, гакылын эшләтә

белгән кешеләр өчен Аллаһуның бу эшләрендә, әлбәттә, тирән дәресләр бар.

13. Вә җирдә сезнең өчен хайваннарның вә үсемлекләрнең төрле төстәгесен бар кылды, әлбәттә,

җирдәге төрле байлык вә төрле матурлыклар да табигатьнең хәл теле белән вәгазьләнүеннән

вәгазьләнә белгән чын кешеләргә хакыйкый могҗизалар бар.

14. Вә Ул – Аллаһ, җир өстеңдә диңгезләрне бар кылды да файдаланырга сезгә имкәният бирде ул

диңгезләрнең яхшы балыкларын ашамаклыгыгыз өчен вә аннан энҗе мәрҗәннәр чыгарып

зиннәтләнмәклегегез өчен, вә корабларның диңгезне ярып йөргәннәрен күрерсең, вә сез

мөэминнәр шул кораблар белән Аллаһуның юмартлыгыннан дөнья кирәкләрен кәсеп итсәгез,

шаять бу нигъмәтләр өчен Аллаһуга шөкер итәрсез!

15. Вә Ул тетрәмәсен өчен җир өстенә мәхкәм тауларны ыргытты вә сезгә елгалар бар кылды,

җирдә һәм диндә юллар бар итте, шаять Аллаһ күрсәткән туры юлдан китәрсез!

16. Дәхи юлларны белергә галәмәтләр – маяклар бар иттек, вә кораблар белән диңгездә

йөрегәндә барачак тарафларын йолдызларга карап табарлар.

17. Барча вөҗүдне халык кылучы Аллаһ һичнәрсәне төзергә (хәленнән килмәгән сынымнар белән

тигез булырмы? Шуны да фәһемли алмыйсызмы?

18. Әгәр Аллаһ биргән нигъмәтләрне санап карасагыз, һич санап бетерә алмассыз. Шиксез, Аллаһ

ярлыкаучы вә рәхимле.

19. Аллаһу тәгалә сезнең барча эшегезне әшкәрәләрен дә вә яшереннәрен дә белә.

20. Әмма мөшрикләрнең Аллаһудан башка гыйбадәт кыла торган нәрсәләре һичнәрсәне халык

кыла алмый, бәлки ул сынымнар үзләре ясалган нәрсәләр.

21. Ул сынымнар һич терелми торган үлекләр, вә ул сынымнар кешеләрнең, ягъни үзләренә

табынучыларның кайчан кубарылачакларын да белмиләр.

22. Сезнең Илаһәгезнең һич тиңдәше юк, бер генә Аллаһ, ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең

күңелләре Аллаһуның берлеген инкяр итә, алар тәкәбберләнеп хактан качалар.

23. Шиксез, Аллаһ беләдер аларның күрсәтеп һәм яшереп эшләгән явыз эшләрен. Шиксез, Аллаһ

зураеп тәкәбберлек кылучыларны яратмыйдыр.

24. Әгәр ул кәферләрдән соралса: "Раббыгыз Мухәммәдкә нәрсә иңдерде?" – дип, алар җавапта

әйттеләр: "Әүвәлге өммәтләрнең әкиятен иңдерде", – дип.

25. Алар бу сүзләрне сөйлиләр кыямәт көнне авыр җәзасын күтәрер өчен, дәхи дәлилсез ялган

сүзләр белән үзләренә ияртеп аздырган кешеләрнең дә гөнаһларының җәзасын күтәрерләр, әгаһ

булсыннар, белеп торсыннар күтәрәчәк җәзалары нинди кабахәттер.

26. Әүвәлге кәферләр дә Аллаһуга каршы мәкерлек кылдылар, хәтта ләгънәт ителгән вә һәлак

булган Намруд патша "Аллаһугызны атып төшерәм", дип, бөек манара ясаткан иде. Аллаһ төзегән

манараларының нигезен суырып алды да, биналары өсләренә ишелеп төште, һич көтмәгәндә,

алар сизмәгән җирдән өсләренә ґәзаб килде, ягъни төзегән биналары үзләрен һәлак итте.

27. Соңра ахирәттә аларны төрле ґәзаб белән рисвай кылыр һәм Аллаһ аларга әйтер: "Миңа

тиңдәш кылган нәрс

әләрегез кайда? Үзегез ясаган сынымнар хакында Минем мөэмин бәндәләремә катылык күрсәтә

идегез, ягъни сынымнарыгызны яклап мөселманнарга дошман була идегез". Белем бирелгәннәр

әйтер: "Бүген ґәзаб вә рисвайлык кәферләргә".

28. Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым кылган имансызларның җанын алган вакытта

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 21
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.