Latin

Коръән Тәфсире - 06

Total number of words is 3523
Total number of unique words is 1537
30.7 of words are in the 2000 most common words
45.8 of words are in the 5000 most common words
53.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

114. Ул өммәт Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышаналар, кешеләрне яхшылыкка өндиләр, гөнаһлы

эшләрдән тыялар һәм үзләре яхшы эшләрне эшләргә һәрвакыт ашыгалар. Әнә шуның өчен алар

изге кешеләрдән булдылар.

115. Аларның кылган изге гамәлләренең әҗере Аллаһ хозурында инкяр ителмәс. Аллаһудан

куркып, гөнаһлардан сакланучы тәкъва кешеләрне, әлбәттә, Аллаһ белә.

116. Дөреслектә кәферләргә Аллаһ ґәзабыннан котылырга маллары һәм балалары һич файда

бирмәс. Алар ут әһелләре, аңда мәңге калырлар.

117. Кәферләрнең дөньяда халык файдасына биргән малларының мисалы салкын җил кебидер: ул

салкын җил залим кавемнең игеннәренә иреште һәм игеннәрен һәлак итте. Аллаһ аларга золым

итмәде ләкин алар үзләренә золым иттеләр.

118. Ий мөэминнәр! Мөэминнәрдән башка һичбер кавемне дус тотмагыз! Алар сезнең динегезне

бозу һәм үзегезне аздыру өчен тырышуларында кимчелек кылмаслар. Алар сезнең гөнаһлы

булуыгыз яки Коръән юлыннан чыгуыгыз өчен бик каты тырышалар. Дереклектә авызларыннан

хакка каршы әче яки пычырак сүзләр заһир булды, бигерәк тә күңелләрендәге яман ниятләр

кабахәтлектә олугърактыр. Ий мөэминнәр дошманнарыгыз хакында аятьләребезне сезгә бәян

кылдык шаять аңлап аларның зарарыннан сакланырсыз!

119. Ий мөэминнәр сез кәферләрне, бидеґәтче мөшрикләрне ничек сөясез? Бит алар сезне һич тә

сөймиләр. Сез китапларның барчасына да ышанасыз, алар кайберләренә генә ышаналар. Алар

сезгә очыраганда "без дә ышандык" диләр, әгәр аулак урынга җыелсалар, сезгә хөседләнеп һәм

сезгә зарар итә алмауларына ачуланып, бармакларын тешлиләр. Әйт: "Ачуыгыздан шартлап

үлегез", – дип. Аллаһ мөэминнәрнең дә, кәферләрнең дә күңелләрендә булган нәрсәне белә.

120. Әгәр сезне эшегездә хәерле уңышлар тотса, сезгә килгән шатлык аларның йөзен каралта,

әгәр сезгә кайгы килсә, алар аның өчен шатланалар. Ий мөэминнәр, авырлык килгәндә чыдап

сабыр итсәгез һәм Аллаһуга гөнаһлы булудан саклансагыз, динсезләрнең сезгә зарары тимәс. Бит

Аллаһ динсезләрнең кылган эшләрен чолгап алучыдыр.

121. Ий Мухәммәд г-м, өход сугышы көнендә өй әһелеңнән чыгып мөэминнәрне сугыш урыннарына

урынлаштырган вакытында, Аллаһ синең догаңны ишетүче вә кәферләрнең эшен белүчедер.

122. Сездән ике таифә, сугыштан куркып, кире кайтырга теләделәр, ләкин ул ике таифәнең хуҗасы

– Аллаһдыр. Ягъни Аллаһ күңелләренә батырлык салды аннары сугышка катнаштылар.

Мөэминнәр һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл итсеннәр, курыкмасыннар!

123. Ий мөэминнәр, дөреслектә Аллаһ сезгә бәдер сугышында ярдәм бирде, сез аз идегез,

Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз һәм нигъмәтләренә шөкер итегез!

124. Мухәммәд г-м мөэминнәргә әйтте: "Раббыгыздан сезгә ярдәм өчен өч мең фәрештәнең

иңдерелүе җитмиме?"

125. Бәлки өч мең фәрештә җитәдер, әгәр авырлыкка чыдасагыз һәм сугышта чиктән үтүдән

саклансагыз, Раббыгыз сезгә биш мең фәрештә белән ярдәм бирер, ул фәрештәләр ак маңгайлы

атларга атланган булырлар, башларында ак чалмадыр.

126. Бу эшне Аллаһ эшләмәде, мәгәр сезгә шатлык булсын өчен һәм фәрештәләрнең иңүеннән

күңелләрегез карарланып куәт тапсын өчен эшләде. Бер нинди заттан ярдәм юк, мәгәр кодрәт вә

хикмәт иясе Аллаһудан гынадыр.

127. Аллаһ фәрештәләр белән ярдәм кылды, кәферләрдән бер җәмәгатькә җәза бирмәк өчен яки

җиңелсеннәр өчен, әгәр җиңелсәләр, хәсрәт белән кайтырлар. "Бәдер сугышында мөшрикләрнең

җитмеш батыры үтерелде, җитмеше әсиргә алынды".

128. Ий Мухәммәд г-м, һичбер эштә сиңа ихтыяр юктыр. Өход сугышыннан соң сахәбәләр: "Йә

расүлүллаһ Аллаһудан сора, кәферләрне һәлак итсен", – диделәр. Ләкин Аллаһ бу эштән тыйды.

Бәлки тәүбә итәрләр дә Аллаһ аларны гафу итәр, тәүбә итмәсәләр Аллаһ аларны ґәзаб кылыр

чөнки алар залимнәрдер.

129. Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһу тәгаләнеке. Аллаһ теләгән бәндәсен ярлыкар вә

теләгән бәндәсен гөнаһлары өчен ґәзаб кылыр. Ләкин тәүбә вә итагать белән Аллаһуга кайтучыга

Ул ярлыкаучы һәм рәхимле.

130. Ий мөэминнәр, риба ашамагыз, ягъни бурычка биреп торган өчен арттырып алмагыз, катлапкатлап хәрам ашамагыз! Аллаһуның сүзләрен, хөкемнәрен игътибарсыз калдырудан сакланыгыз,

шаять ґәзабтан котылып, өстенлек табарсыз.

131. Аллаһуга вә расүлгә итагать итегез, шаять Аллаһудан рәхмәт кылынырсыз.

132. Дәхи тәүбә итеп төзәлегез вә изге гамәлләр кылу белән

133. Раббыгызның ярлыкавына һәм җир, күкләр киңлегендә булган җәннәтләр тарафына

ашыгыгыз! Ул җәннәтләр шәригать хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва мөэминнәргә

хәзерләнде.

134. Ул мөэминнәр бай чакларыңда да, ярлы чакларында да Аллаһ күрсәткән урыннарга садака

бирәләр, ачулары килгәндә ачуны йоталар, ґәепле кешеләр гафу сораганда гафу итәләр.

Яхшылык кылучы әнә шундый мөэминнәрне Аллаһ сөядер.

135. Фәхеш эшләрне эшләүчеләр яки Аллаһ хөкемнәрен бозып үзләренә золым итсәләр, аннары

тәүбә итеп, төзәлеп ярлыкауны сорап Аллаһуны күп зәкер итсәләр, аларны Аллаһ ярлыкар. Кем

ярлыкар гөнаһларны? Һичкем түгел, мәгәр Аллаһ үзе генә ярлыкаучы. Ул тәүбә итүчеләр әүвәлдә

эшләгән гөнаһлы эшләрне инде эшләмәделәр, чөнки алар нәрсәдән тәүбә иткән булсалар, аны

эшләргә ярамаганлыкны беләләр.

136. Бу тәүбә итүчеләрнең җәзасы, Раббылары тарафыннан гафу ителмәк һәм җимеш агачлары

астыннан елгалар ага торган җәннәтләр. Изге гамәл кылучыларның җәзасы нинди хуш

нигъмәтләрдер.

137. Дөреслектә сездән алдагы кешеләргә дә Аллаһ ислам динен генә өйрәткән иде. Аллаһуга

итагать иткән кешеләр хак диндә вә туры юлда булдылар. Әмма нәфескә яки шайтанга ияргән

кешеләр төрле фиркаләргә бүленеп адашу юлында булдылар. Ничек кенә яшәсәләр дә алар

дөньядан үтеп киттеләр. Җир өстендә йөрегез һәм карагыз, ялганчыларның хәле ничек булды?

138. Бу Коръәннең һәрнәрсәдән хәбәр биреше, кешеләр өчен ачык аңлатма вә туры юлга һидәят

һәм тәкъва кешеләргә чын вәгазьдер.

139. Өход сугышында мөселманнар җиңелгәч бу аять иңде. Ий мөэминнәр! Дошманнарыгыздан

курыкмагыз, загыйфьләнмәгез, өход сугышыңда зарар күргәнегез өчен хәсрәтләнмәгез, киләчәктә,

әлбәттә, сез өстен булачаксыз, әгәр Аллаһ сүзенә ышанучылардан булсагыз!

140. Ий мөэминнәр, сезгә өход сугышында җәрәхәтләр ирешкән булса, кәферләргә дә бәдер

сугышында җәрәхәтләр иреште сезгә ирешкән хәтле. Дөнья көннәрен әнә шулай әйләндерәбез

бер көнне сезнең файдагызга, икенче көнне кәферләр файдасына. Аллаһ өход көнен сезнең

зарарыгызга кылды, чын мөэминнәрне күрсәтмәк өчен, мөселманнар шунда сыналдылар,

монафикълар качтылар һәм чын мөселманнар Аллаһ юлында шәһид булсыннар өчен шулай

кылды. Аллаһ, әлбәттә, залимнәрне сөйми.

141. Аллаһ бу көнне шулай кылды мөэминнәрне гафу итеп, кәферләрне һәлак итәр өчен.

142. Ий мөэминнәр, җиңел генә җәннәткә керергә исәплисезме? Сезләрдән ислам динен куәтләр

өчен кәферләр белән сугышкан һәм сугыш юлында төрле авырлыкларны күтәргән хак

мөэминнәрне әллә Аллаһ белми дип уйлыйсызмы?

143. Дөреслектә өход сугышыннан элек Аллаһ юлында шәһид булуны теләдегез, менә инде үзегез

теләгән үлемне күзегез белән күрдегез.

144. Мухәммәд һичкем түгел, мәгәр Аллаһуның хак рәсүледер. Әлбәттә, аңардан әүвәл күп

рәсүлләр килеп киттеләр. Әгәр Мухәммәд г-м үлсә яки үтерелсә, сез сахәбәләр хак динне ташлап,

әүвәлге батыл динегезгә кайтырсызмы? Бер мөэмин ислам динен ташлап әүвәлге батыл диненә

кайтса, Аллаһуга зарар кыла алмас, мәгәр үзенә зарар кылыр, һәлак булыр. Ислам динендә

булганы өчен шөкер итеп, Аллаһ юлында сугыш кылучыга Аллаһ бик тиз җәннәт нигъмәтләре

белән хакын түләр.

145. Бернинди зат та Аллаһ тәгаен иткән вакыттан башка вакытта үлмәс, мәгәр һәркем Аллаһ

билгеләгән сәгатьтә үләр. Бер мөселман дин белән яки бидеґәт гамәлләр белән дөнья малын

кәсеб итсә, бирербез аңа дөнья малын әмма ахирәттә аңа һичнәрсә булмас. Бер мөселман дөрес

гамәле белән ахирәтне кәсеб итсә, аңа бирербез ахирәттә җәннәт нигъмәтләрен исламга шөкер

итеп Аллаһуга итагать иткән мөэминнәрне бик тиз җәннәт нигъмәтләре белән

нигьмәтләндерербез.

146. Пәйгамбәр белән бергә Аллаһуга бирелгән күпме мөэминнәр сугышларга чыктылар. Алар

сугышларның катылыгыннан ирешкән авырлыктан курыкмадылар, дошманның гаскәре

күплегеннән зәгыйфьләнмәделәр вә гаҗизлек тә, мескенлек тә күрсәтмәделәр, бәлки гайрәт белән

сугыштылар. Гайрәт белән сугышучыларны вә авырлыкны күтәрүче сабырларны Аллаһ сөяр.

147. Пәйгамбәрләргә ияреп сугыш кылган мөэминнәрнең сүзләре: "Ий Раббыбыз, гөнаһларыбызны

һәм эшләребездә чиктән үтүләребезне ярлыка, сугыш сафларында аякларыбызны таза кыл һәм

кәферләрне җиңәргә безгә ярдәм бир!"

148. Аллаһ аларга дөнья нигъмәтләрен бирде һәм ахирәтнең мәңгелек яхшы нигъмәтләрен дә

бирде. Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы мөэминнәрне Аллаһ, әлбәттә, сөя.

149. Ий мөэминнәр, әгәр кәферләргә һәм монафикъларга итагать итсәгез, яки алар белән дус

булсагыз, ул вакытта алар сезне иманыгыздан чыгарып, көферлеккә кайтарырлар.

Хәсрәтләнүчеләрдән булырсыз.

150. Бәлки дөньяда һәм ахирәттә ярдәм бирүче хуҗагыз Аллаһ үзе генәдер. Аңа гына итагать итеп,

Аннан гына ярдәм сорагыз! Аллаһ ярдәмчеләрнең иң хәерлесе.

151. Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырбыз. (Өход сугышында мөшрикләр җиңсәләр дә,

Аллаһ күңелләренә курку салгач, сугышны туктатып Мәккәгә кайтып киттеләр), Аллаһуга мәхлукны

тиң кылуның дөреслегенә Аллаһудан дәлил иңдерелмәгән көйгә Аллаһуга мәхлукны тиң

кылганнары өчен Аллаһ күңелләренә курку салды. Аларның кайтачак урыннары җәһәннәм утыдыр.

Нинди кабахәт залимнәрнең кайтачак урыннары.

152. Дөреслектә Аллаһ сезгә биргән вәгъдәсендә торды. Өход сугышында башта мөшрикләрне

үтердегез һәм куркытып качырдыгыз. Сез ике тау арасына саклык өчен пәйгамбәр тарафыннан

куелган мөэминнәр, үзегез сөя торган мөшрикләрнең җиңелүен күргәч, урыныгыздан китү-китмәү

хакында низагълаштыгыз һәм күбрәгегез пәйгамбәрнең рөхсәтеннән башка урыннарыгызны

ташлап китеп, гөнаһлы булдыгыз, шул арада ике тау арасыннан мөшрикләрнең атлы гаскәре

артыгыздан төште һәм куркып качкан мөшрикләр дә кире борылып килделәр. Сез ике арада

кысылып калдыгыз, хәтта куркуга төштегез. Сездән өход сугышына табыш малын алыр өчен

баручылар бар һәм ахирәтне өмет итеп Аллаһ ризалыгы өчен генә баручылар да бар.

Пәйгамбәргә хыянәтле булганыгыздан соң мөшрикләрне җиңүдән сезне дүндерде, ягъни сезгә

ярдәм бирмәде һәм тәкъва мөэминнәрне ачыклап күрсәтте. Барыгызны да сынар өчен Аллаһ

шулай эшләде. Дөреслектә Аллаһ мөэминнәргә рәхмәт иясе.

153. Өход сугышында мөшрикләр җиңә башлагач, һичкемгә илтифат итмичә, пәйгамбәрне ташлап

тауга качасыз, пәйгамбәр минем яныма җыелыгыз дип кычкырадыр, ә сез үлемнән куркып, һаман

качасыз шуның өчен Аллаһ сезгә кайгы өстенә кайгы бирде. Беренче кайгы – тау арасын ташлап

китүләре, икенче кайгы – сугыш каты барганда тауга качуларыдыр. Чөнки бу ике кайгы өчен

соңыннан бик каты кайгырдылар. Бу ике кайгы сәбәпле сугышта җиңелүегез һәм табыш малын

кулга төшерә алмавыгыз өчен, шулай ук шәһид булган яки яраланган кардәшләрегез өчен артык

кайгырмавыгыз өчен Аллаһ шулай кылды. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдәр.

154. Өход кайгысыннан соң Аллаһ сезгә тыныч булган йокыны иңдерде, ул йокы Сезләрдән ихлас

мөэминнәргә галиб булыр, алар тынычланып йокларлар, йокыдан соң кайгылары бетәр, куәтләре

артыр, ул йокы Сезләрдән тәкъва таифәгә ирешер. Икенче таифә үзләрен хәсрәткә салды,

Аллаһуга хаксыз наданлык занын кылу белән. Алар сугыш эшләреннән безгә ярдәм яки мал бармы

диләр. Әйт: "Ярдәм вә мал, һәммәсе Аллаһ кулындадыр". Янә алар сиңа белдермәгән яман

уйларын күңелләрендә саклыйлар, сугыш эшләрендә Аллаһудан безгә ярдәм булган булса, бу

урында, әлбәттә, үтерелмәгән булыр идек диләр. Әйт: "Гәрчә өйләрегездә булсагыз да үлем белән

тәкъдир ителгән кешеләр, әлбәттә, үтәчәк урыннарына чыгар иделәр". Аллаһ бу эшләрне кылды,

күкрәк эчегездә булган начар уйларыгызны ачар өчен, һәм күңелләрегездәге наданлык занын ачып

сезне гафу итәр өчен. Бит Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны белүче.

155. Мөселманнар вә мөшрикләр ґәскәре сугышыр өчен бер-берсенә каршы килгән заманда,

сезләрдән артларына борылып китүче бер таифә мөселманнарның хата эшләре сәбәпле, шайтан

аларны абындырды. Тәүбә истигъфарлары соңында Аллаһ аларны гафу итте. Аллаһ, әлбәттә,

ярлыкаучы һәм миһербанлы.

156. Ий мөэминнәр, кәферләр кеби булмагыз, аларның монафикъ дуслары, сәүдә белән юлда

йөргәндә яки сугышта үлүчеләре булса, өйдә торган дуслары әйтер: "Әгәр алар безнең белән

бергә өйдә торсалар, үлмәс вә үтерелмәс иделәр", – дип. Ул монафикъларның күңеленә хәсрәт

булсын өчен Аллаһ кәферләрдән шул сүзләрне әйттерде. Аллаһ тергезә һәм үтерә, Аллаһ сезнең

кылган эшләрегезне күрүче.

157. Әгәр Аллаһ юлында үтерелсәгез яки үлсәгез, Аллаһ тарафыннан гафу ителү һәм рәхмәт

кылыну әлбәттә хәерледер сезнең җыйган дөнья малыгыздан.

158. Әгәр үлсәгез яки үтерелсәгез дә кубарылып Аллаһуга барырсыз.

159. Ий Мухәммәд г-м, Аллаһуның рәхмәте белән өммәтеңә шәфкатьле булдың, әгәр каты күңелле

булсаң, әлбәттә, синең тирәңнән качар иделәр. Сахәбәләрнең хата эшләрен гафу ит һәм алар

өчен Аллаһудан ярлыкауны сора һәм дә зур эш булганда алар белән киңәш ит! Әгәр бер хәерле

эшне ниятләсәң, Аллаһуга тәвәккәл итеп ниятләгән эшеңне эшлә, киңәшкә алданып буш калма!

Аллаһ, әлбәттә, үзенә тәвәккәл итүчеләрне сөядер.

160. Әгәр Аллаһ сезгә ярдәм итсә, сезне җиңүче булмас. Әгәр ярдәм бирмәсә, җиңелүчеләрдән

кылса, шуннан соң сезгә кем ярдәм бирер? Шулай булгач, мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл

кылсыннар!

161. Табыш малына хыянәт итмәк пәйгамбәргә һич дөрес булмас. "Өход сугышында сахәбәләр,

табыш малын үзебез барып алмасак, пәйгамбәр бирмәс", – дип зан кылдылар. Бер кеше табыш

малына хыянәт итсә, кыямәт көнендә шул малын күтәреп Аллаһу хозурына килер. Аннары һәрбер

кеше кылган эше буенча тиешле җәзаны алыр, тиешсез җәза белән золым ителмәсләр.

162. Әйә берәү Коръән юлы белән Аллаһ ризасына иярсә, ул кеше Коръән хөкемнәрен бозып

Аллаһуның ачуын кәсеп иткән кеше белән бертигез булырмы? Аллаһуның ачуын кәсеп иткән

кешеләрнең урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр.

163. Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәргә Аллаһу хозурында бөек дәрәҗәләр бар. Аллаһ

мөэминнәрнең кылган эшен күрәдер.

164. Аллаһ мөэминнәргә үзләреннән пәйгамбәр күндереп зур нигъмәтләр бирде, пәйгамбәр

мөэминнәргә Аллаһуның аятьләрен укыр, аларны мөшриклектән, бидеґәт гамәлләрдән вә башка

нәҗесләрдән пакълар, дәхи Коръәнне һәм шәригать хөкемнәрен өйрәтер гәрчә алар Коръән иңмәс

борын ачык адашуда булсалар да.

165. Әйә сезгә өход көнендә кайгы ирешкән булса, сез мөшрикләргә бәдер сугышында үзегезгә

ирешкән кайгының ике өлешен ирештердегез түгелме? Бу кайгы безгә ни өчен иреште дисез, син

аларга: "Бу кайгы үзегездән булды", – диген. Чөнки алар пәйгамбәр әмеренә хыйлафлык

кылдылар. Әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер.

166. Ике гаскәр сугышыр өчен бер-берсенә юлыккан көндә сезгә ирешкән кайгы Аллаһ теләге

белән булды. Чын мөэминнәрне белдерер өчен шулай кылды.

167. Янә монафикъларны мөселманнарга белдерү өчен шулай кылды. Аларга әйтелде: "Килегез,

Аллаһ юлында сугышыгыз яки үзегезне яклап сугышыгыз", – дип. Монафикълар әгәр сугышның

барлыгын белсәк, әлбәттә, сезгә ияреп сугышка чыгарбыз диләр, ләкин сугышның барын белгән

көндә алар иман ягына караганда көферлек ягына якынырак иделәр. Шулай итеп алар

күңелләрендә булмаган нәрсәне телләре белән сөйлиләр. Аларның күңелләрендә булган нәрсәне

Аллаһ, әлбәттә, белүче.

168. Сугышка чыкмыйча өйдә калган монафикълар, сугышка чыккан кардәшләренә карата: "Әгәр

алар безгә ияреп өйдә калган булсалар, әлбәттә, үтерелмәсләр иде", – диләр. Син әйт: "Әгәр үлем

сезнең ихтыярда булса, үзегезгә килә торган үлемгә каршы торыгыз, хакны сөйләүчеләрдән

булсагыз!"

169. Аллаһ юлында шәһид булган мөэминнәрне, үлекләр дип һич тә хисаб итмә! Бәлки алар

терекләр һәм Раббылары хозурында ризыкланалар.

170. Аллаһ рәхмәт итеп биргән нигъмәтләр өчен аларның рухлары шатланучыдыр, һәм Аллаһ

юлыңда бергә сугышып та үлми калган дин кардәшләренең дә рухлары алар янына кайтып

җәннәттә бергә булачакларын Аллаһ аларга белдергәч, алар өчен дә шатланырлар, үзләренә дә

вә үзләреннән соң яннарына барачак дин кардәшләренә дә курку һәм хәсрәт юклыгын белеп, янә

шатланырлар.

171. Аллаһуның рәхмәтеннән вә фазыйләтеннән аларга нигъмәтләр булган өчен шатланырлар.

Әлбәттә, Аллаһ хак мөэминнәрнең кылган изге гамәлләренең әҗерен җуймас.

172. Өход сугышында үзләренә кайгы вә яралану ирешкәннән соң Аллаһ вә расүл г-м сүзләрен

кабул итеп, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылганнарына олы әҗерләр булыр.

173. Үтеп баручы кәрван кешеләре, мөселманнарга: "Мәккә мөшрикләре сезгә каршы күп ґәскәр

хәзерләгәннәр, куркыгыз алардан, сугышмагыз", – диделәр. Мөшрикләрдән куркыгыз дигән сүз,

мөселманнарның иманын арттырды һәм алар әйттеләр: "Ярдәм йөзеннән безгә Аллаһ җитәдер, Ул

ни хуш вәкилдер", – дип.

174. Мөселманнар вәгъдә ителгән урынга барып Аллаһудан нигъмәт йөзеннән сугыш булмыйча,

уңышлы сәүдә итеп күп мал белән сәламәт кайттылар, һәм Аллаһ разый булачак эшләрне

кылдылар. Аллаһ яхшылыкка каршы күп яхшылык итүче олы фазыйләт ияседер. "Өход

сугышыннан соң киләсе елда бәдердә сугышырбыз", – дип мөшрикләр мөселманнар белән вәгъдә

кылышканнар иде. Мөселманнар гайрәт белән сугышабыз дип, вәгъдә ителгән вакытка бәдергә

бардылар. Ләкин мөшрикләр, мөселманнарның гайрәтеннән куркып килмәделәр.

175. Дөреслектә сезне Мәккә мөшрикләре белән куркытучы Нагыйм шайтандыр, ул үзенең

дуслары мөшрикләр вә монафикълар белән сезне куркыта. Әгәр ышанучылардан булсагыз,

алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз!

176. Ий Мухәммәд г-м, надан ахмакларның көферлеккә ашыгулары сине хәсрәтләндермәсен.

Дөреслектә алар Аллаһуга һич тә зарар итә алмаслар. Аллаһ аларның ахирәттә өлешсез

булуларын тели һәм аларгадыр олы ґәзаб.

177. Дөреслектә иманны биреп кәферне алган кешеләр, бернәрсә белән дә Аллаһуга зарар итә

алмаслар бәлки аларгадыр рәнҗетүче ґәзаб.

178. Кәферләр уйламасыннар Без аларга биргән мал һәм балалар үзләре өчен хәерле, дип. Без,

әлбәттә, аларга мал һәм балаларны гөнаһларын арттырсыннар өчен генә бирәбез һәм аларга

бирәбез хур итүче ґәзаб.

179. Ий монафикълар, Аллаһ мөэминнәрне сездә булган икейөзлелек халәтендә калдырыр

булмады, хәтта нәҗес монафикъларны пакь мөэминнәрдән аерганга чаклы. (Яшерен йөрегән

монафикълар өход сугышында аерылып фаш булдылар). Ий мөэминнәр, Аллаһ сезне

монафикъларның яшерен эшләрен белүче кылмады. Ләкин Аллаһ үзенең рәсүлләреннән

теләгәнен ихтыяр кылыр, аларның яшерен эшен пәйгамбәргә белдерер, аннары пәйгамбәр сезгә

белдерер. Аллаһуга вә расүлгә ышаныгыз, әгәр ышансагыз һәм Аллаһуга тәкъвалек кылсагыз,

сезгә олы әҗер булыр.

180. Рәхмәт итеп Аллаһ биргән малда саранлык кылучы кешеләр уйламасыннар саранлыклары

үзләренә файда, дип. Бәлки саранлыклары үзләренә начарлыктыр, саранлык белән җыйган

маллары тиздән кыямәт көнендә муеннарына чырналыр. Бит җирдәге вә күкләрдәге байлык

Аллаһуныкы, һәм Аллаһ кылган эшләрегездән хәбәрдәр.

181. Аллаһ аларның сүзләрен ишетте, әйттеләр: "Аллаһ ярлы, әмма без бай", – дип. Тиз язарбыз

әйткән сүзләрен, һәм хаксыз пәйгамбәрләрне үтерүләрен һәм әйтербез: "Татыгыз көйдерүче

ґәзабны", – дип.

182. Бу ґәзаб сезгә үзегез кылган явыз эшегез сәбәпледер һәм Аллаһ бәндәләренә золым итүче

түгел.

183. Пәйгамбәрләрне үтерүче яһүдләр әйтте: "Аллаһ безгә ґәһед кылды, һичбер пәйгамбәргә

ышанмаска, хәтта ул пәйгамбәр корбан чалып, ул корбанны күктән ут иңеп ашаганга чаклы". Әйт:

"Дөреслектә миннән элек сезгә ачык дәлилләр һәм сез сораган корбан белән пәйгамбәрләр килде.

Ни өчен пәйгамбәрләрне үтердегез, әгәр корбан китерсәң, пәйгамбәреңә ышаныгыз дигән сүзегез

дөрес булса?".

184. Әгәр сине ялганчы дисәләр, синнән әүвәлге рәсүлләрне дә ялганчы санадылар, ул расүлләр

ачык аңлатма һәм галәмәтләр вә күңелләрне нурландыручы китаплар белән килде.

185. Барча кеше үлем ачысын татучы һәм кыямәт көнне гамәлләрегезгә карата сезгә әҗерләрегез,

әлбәттә, бирелер. Берәү җәһәннәм ґәзабыннан ерак ителсә һәм җәннәткә кертелсә, дөреслектә ул

кеше өстенлеккә иреште. Дөнья тереклеге кешеләрне алдаудан башка нәрсә түгел.

186. Малларыгызда бәла-каза күреп, үзегез дә бәла-казага очрап, әлбәттә, сыналырсыз, һәм

сездән элек китап бирелгән кешеләрдән вә динсезләрдән, әлбәттә, мәсхәрә кыла торган сүзләрне

күп ишетерсез. Әгәр боларның барына да сабыр итеп чыдасагыз һәм Аллаһуга тәкъвалек

кылсагыз, әлбәттә, бу эш бик олы мөһим эшдер.

187. Аллаһ китап әһелләреннән ґәһед алды, китаптагы Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә

ирештерерсез һәм бер хөкемне дә яшермәссез, дип. Алар ґәһедләрен һәм кешеләргә китаптагы

Аллаһ хөкемнәрен ирештерү бурычларын артларына ыргыттылар, шуның өчен кешеләрдән аз

акча алдылар. Аллаһ хөкемнәрен дөнья малына алыштырып сәүдә итүләре, нинди кабахәт

сәүдәдер.

188. Аллаһ хөкемнәрен бозучыларны вә дөнья малы өчен Аллаһ хөкемнәрен яшерүчеләрне Аллаһ

ґәзабыннан котылырлар дип һич тә уйлама һәм эшләмәгән эшләре өчен мактанучыларны да,

ягъни без мөселманбыз дип мактаналар, ләкин Коръән белән гамәл кылмыйлар, аларны Аллаһ

ґәзабыннан котылырлар дип уйлама! Аларгадыр рәнҗеткүче ґәзаб.

189. Җир вә күкләр байлыгы Аллаһ байлыгыдыр, һәм Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер.

190. Дөреслектә җир вә күкләрнең төзелешендә һәм төн илә көннең бер-берсенә хыйлаф

булышында гакыл ияләренә Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә ышанырга, әлбәттә, көчле

дәлилләр бар.

191. Ул гакыл ияләре, намаз укырлар, намаздан башка вакытта да Аллаһуны зекер итәрләр

баскан, утырган вә яннарына яткан хәлдә, дәхи җир, күкләрнең төзелеше хакында гакылларын

эшләтеп, фикерләрен йөртерләр: "Ий Раббыбыз бу төзелешне Син максатсыз бушка гына

төземәдең. Мактау сиңа, Син барча кимчелектән пакьсың! Безләрне ут ґәзабыннан сакла!

192. Ий Раббыбыз, бер кешене җәһәннәм утына салсаң, дереклектә Син аны һәлак иттең.

Залимнәрнең ярдәмчесе юк.

193. Ий Раббыбыз, шиксез, ишеттек иманга чакыручы Коръән сүзләрен, "Раббыгызга ышаныгыз", –

дип чакыруын, әлбәттә, ышандык. Ий Раббыбыз, гөнаһларыбызны ярлыкагыл һәм яхшы

эшләребезне начар эшләребезгә кәффарәт ит һәм изге кешеләр җөмләсеннән үтер!

194. Ий Раббыбыз, рәсүлләрең аркылы безгә вәгъдә иткән җәннәтне дә бир һәм кыямәт көнне

безләрне хур кылмагыл! Син, әлбәттә, вәгъдәңне бозмыйсың".

195. Аллаһ мөэминнәрнең сорауларын кабул итте, Сезләрдән гамәл кылучының гамәлен Мин,

әлбәттә, юкка чыгармыйм, ул гамәл кылучы кирәк – ир, кирәк – хатын булсын, гамәлдә барыгыз да

бертигезсез. Гамәлләре кабул булуга лязем кешеләр, дин өчен күчеп киттеләр, өйләреннән

кәферләр тарафыннан чыгарылдылар, Минем юлымда күп җәфа чиктеләр, мөшрикләрне

үтерделәр һәм үзләре дә үтерелделәр. Әнә шундый мөэминнәрнең гөнаһларын, әлбәттә, җуярмын

һәм аларны асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертермен, бу аларга, яхшылыкларына күрә,

Аллаһудан изге җәзадыр. Нигъмәтләрнең иң күркәме, әлбәттә, Аллаһ хозурында.

196. Сине, әлбәттә, алдамасын кәферләрнең шәһәрдән-шәһәргә йөреп сәүдә итүләре. Ягъни,

дөнья малына кызыгып, ахирәт гамәленә кимчелек китермә!

197. Кәферләр кызыккан дөнья малы, вакытлыча файдаланачак бик аз нәрсәдер. Ахирәттә

аларның урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр.

198. Ләкин Раббыларына гөнаһлы булудан сакланган тәкъва мөэминнәргә – асларыннан елгалар

агучы җәннәтләр, алар анда мәңге калырлар, бу нигъмәт Аллаһудан иңдерелгән нигъмәтләрдер.

Аллаһу хозурында булган нигъмәтләр изгеләр өчен хәерледер.

199. Китап әһелләреннән Аллаһуга, сезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм үзләренә иңдерелгән китапка

ышанучылары, әлбәттә, бар. Ягъни Коръән белән гамәл кылучылар. Алар түбәнчелек белән

Аллаһуга нык бирелүчеләр, Аллаһуның аятьләрен дөньяның аз акчасына сатмаслар. Ягъни дөнья

малы өчен Коръән хөкемнәрен бозмаслар. Әнә шул кешеләрнең әҗерләре Раббылары

хозурындадыр. Бит Аллаһ тизлек белән хисап итүче.

200. Ий мөэминнәр! Тормыш авырлыкларына, дин мәшәкатьләренә, төрле казаларга һәм

дошманнарның һөҗүмнәренә сабыр итегез! Нинди генә авырлыклар килсә дә, ул авырлыкларны

бергәләп күтәрегез, чыдамлы-сабыр булыгыз, динегезне саклауда берләшеп, дошманга каршы бик

таза торыгыз һәм Аллаһудан куркыгыз, шаять өстенлек табарсыз!

[4] НИСА (ХАТЫННАР) СҮРӘСЕ – 176 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир–рахим.

1. Ий кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз, Ул

Адәм г-мнең үзеннән хатын яратты вә икесеннән күп ирләрне һәм күп хатыннарны дөньяга чәчте.

Янә Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз ки үзегез, Ул – Аллаһ исеме белән бер-берегездән сорыйсыз,

ягъни Аллаһ ризалыгы өчен бир, сүземне тыңла, дисез, шулай булгач, Аллаһуны зурлагыз вә якын

кардәшләр хакыннан сакланыгыз! Бит Аллаһ сезнең барча эшләрегезне тикшереп күзәтүче.

2. Ятимнәр малын үзләренә бирегез, ләкин яхшы малга начар мал кушып бирмәгез һәм үз

малларыгызга кушып ятимнәр малын ашамагыз! Дөреслектә ятимнәр малын ашау зур гөнаһтан

саналды.

3. Ятимнәрне гаделлек белән тәрбия кылырга курыксагыз, ятим булган кызлардан күңелегезгә хуш

килгәнен үзегезгә никах кылып алыгыз: икешәр, өчәр һәм дүртәр кылып, әгәр гаделлек кыла

алмабыз дип курыксагыз, фәкать берне генә никахланыгыз, әгәр бергә дә гаделлек кыла

аямасагыз, ул вакытта сатып алган кәнизәләрегез җитәр. Югарыдагы хөкемнәр ышанычлырактыр

хактан үтеп китмәвегез өчен.

4. Сөйләшеп, ризалык белән бирергә өстегезгә алган мөһерне хатыннарыгызга бирегез, әгәр

хатыннарыгыз риза булып, мөһердән бер өлеш бирсәләр, рәхәтләнеп ашагыз.

5. Малларыгызны диваналарга бирмәгез, ягъни акча белән файдалана белмәгән кешегә акча

бирмәгез, бит Аллаһ сезгә дөнья малын көн күрү өчен бирде, исрафтан сакланыгыз, ул

диваналарны ашатыгыз, киемнәр кидерегез, яхшылап тәрбияләгез һәм йомшак сүзләр әйтегез!

6. Ятимнәрнең гакылларын тәҗрибә кылыгыз никахланырга яраклы булганга чаклы, аларның

гакыллары камилләшкәнен күрсәгез, малларын үзләренә кайтарып бирегез. Хыянәт вә мәкер юлы

белән ятимнәр малын ашамагыз. Бай кеше сакларга алган ятимнәр малын аз гына да ашамасын.

Ятимнәр малын сакларга алган кеше фәкыйрь булса, инсаф белән зарурат кадәр генә ашасын.

Ятимнәр малын үзләренә тапшырганда шәһитләр алдында тапшырыгыз. Бит һәркемнең гамәлен

белеп хисан кылырга Аллаһ үзе җитәдер.

7. Ата-анасы вә якын кардәшләре калдырган малдан ирләргә өлеш булыр, вә хатыннарга да атаанасы вә якын кардәшләре калдырган малдан өлеш булыр, мал күп булса да, аз булса да. Калган

малны тиешле кешеләргә тапшыру диндә фарыз булды.

8. Үлгән кешенең малын бүлгәндә мирас малыннан өлеше булмаган ятимнәр, мескеннәр һәм якын

кардәшләр килсәләр, аларга да күңелләре хушланырлык мал бирегез һәм аларга күркәм сүзләр

әйтегез.

9. Ятимнәр малын ашаудан курыксыннар шул кешеләр, әгәр үзләреннән загыйф яки сабый бала

калса, үзләренең балалары өчен калган малны залимнәр ашавыннан куркыр иделәр. Аллаһудан

курыксыннар, ятимнәр малын ашамасыннар.

10. Бидеґәть гамәлләрне сәбәп итеп, яки башка золым юлы белән ятимнәр малын ашаган кешеләр

ахирәттә, әлбәттә, карыннарына утны ашарлар һәм бик тиз җәһәннәм утына керерләр.

11. Аллаһ балаларыгыз хакында булган мирасны бәян итәдер, үзегез үлеп, балаларыгыз калганда,

ир балага хатыннарга биргәннең ике өлеше бирелер. Әгәр бар да хатын булып икедән артык

булсалар, аларга малның өчтән ике өлешен бирелер, әгәр бер генә кыз булса, аңа калдырган

малның яртысы бирелер. Әгәр мәетнең баласы яки баласының баласы булса, мәетнең атаанасына һәрберсенә калдырган малның алтыдан бер өлеше тияр. Әгәр мәетнең баласы булмаса,

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 07
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.