Latin

Коръән Тәфсире - 21

Total number of words is 3638
Total number of unique words is 1547
32.5 of words are in the 2000 most common words
48.3 of words are in the 5000 most common words
55.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

алар ґәзаб фәрештәләренә әйтерләр: "Хәзер ышандык, ислам динен кабул иттек, без начар эш

кылганыбыз юк", – дип. Ґәзаб фәрештәләре әйтерләр: "Бәли явызлыкны кылдыгыз, Аллаһуга вә

расүлгә итагать итмәдегез һәм Коръән белән гамәл кылмадыгыз, бөтен эшегез Аллаһуга каршы

булды, Аллаһ, әлбәттә, сезнең кылган явыз эшләрегезне белә".

29. Иңде керегез җәһәннәм ишекләреннән, анда мәңге калырсыз. Дөньяда вакытта Коръән белән

гамәл кылырга тәкәбберләнгән кешеләрнең урыны нинди яман урын.

30. Әмма Аллаһуга тәкъвалык кылучы мөэминнәргә әйтелсә: "Раббыгыз, Мухәммәд г-мгә нәрсә

иңдерде", – дип. Әйтерләр: "Раббыбыз хак булган яхшы аятьләрне иңдерде", – дип. Аллаһ әйтә:

"Коръән белән дөрес гамәл кылган хак мөэминнәргә дөньяда ук яхшы тормыш булыр, ахирәт

-йорты, әлбәттә, дөнья йортыннан яхшыдыр, вә тәкъва мөэминнәрнең урыны нинди яхшы

урындыр".

31. Ул урын ґәден җәннәтләре ки, аңда керерләр, агачлары астыннан елгалар агар һәм аларга

анда ни теләсәләр шул булыр. Тәкъва мөэминнәргә Аллаһ җәннәтләрне шулай бүләк итеп бирер.

32. Мөшриклектән вә монафикълыктан пакь булган мөэминнәрнең фәрештәләр җанын алганда

әйтерләр: "Сезгә Аллаһуның сәламе булсын, Аллаһуга итагать итеп изге гамәлләр кылганыгыз

өчен җәннәткә керегез!

33. Коръән белән гамәл кылмаучы динсезләр көтмиләр Аллаһудан бер файданы, мәгәр җаннарын

алып китә торган фәрештәне көтәләр, яки Аллаһудан ґәзаб килүне көтәләр, хәзерге динсез залим

Аллаһуга карышып яшәсәләр, әүвәлге залимнәрдә Аллаһуга карышып яшәделәр. Аллаһ аларгы

золым итмәде, ләкин алар үзләре Аллаһ дөньясында яшәгән хәлләрендә Аллаһуга карышып

үзләренә золым иттеләр.

34. Аларга явыз эшләренең җәзасы иреште вә Коръәнне һәм пәйгамбәрне кимсетүләренең дә

җәзасы үзләренә рисвайлык вә ґәзаб булды.

35. Мөшрикләр Коръән хөкемнәренә каршы барып әйттеләр: "Әгәр Аллаһ теләмәсә, без һәм

аталарыбыз Аллаһудан башка һичнәрсәгә гыйбадәт кылмас идек һәм Аллаһудан башка

һичнәрсәне хәрам кылмас идек, бу эшләребез Аллаһ теләве белән", – дип. Ґәҗәб Аллаһуга каршы

барып эшләгән эш Аллаһ теләге буламы? Әүвәлге кәферләр дә шулай сөйләделәр, рәсүлләргә

Аллаһ хөкемнәрен ирештерү генә лязем.

36. Өммәтләрнең һәрберсенә рәсүлләр күндердек, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә

Аллаһудан башкага гыйбадәт итүдән сакланыгыз һәм бидеґәт гамәлләр белән динне пычратмагыз,

дип. Ул өммәтләрнең итагать иткәннәрен Аллаһ һидәяткә салды вә итагать итмәгәннәренә

адашуны беркетте. Инде җир өстендә йөрегез вә күрегез – ялганчыларның ахыры ничек булган?

37. Син имансызларны иманлы итү өчен нихәтле генә тырышсаң да, Аллаһ туры юлга салмас, Аңа

карышып адашкан кешеләрне, вә аларга ярдәмче дә булмас.

38. Ныклап Аллаһ исеме илә ант итәләр, үлгән кешеләрне Аллаһ яңадан тергезми дип. Бәлки

тергезмәк Аллаһуның хак вәгъдәседер, әлбәттә, тергезер, ләкин күп кешеләр Аллаһуның

вәгъдәсенең хаклыгын белмиләр.

39. Булачагын да ихтилаф кылышкан кыямәт көнен күрсәтмәк өчен Аллаһ барча кешеләрне

тергезер һәм кәферләрне дә үзләренең ялганчы икәнлекләрен белсеннәр өчен тергезер.

40. Без бер нәрсәнең булуын теләсәк, ул нәрсәнең бар булуы өчен "бар бул!" – дип әйтүебез җитә,

һич кичекмичә бар булыр.

41. Залимнәрдән золым күргәннән соң, хак мөэминнәр иркен урынга күчеп киттеләр, Без аларга

дөньяда ук яхшы тормыш бирербез, янә аларга ахирәттә биреләчәк нигъмәт дәхидә олугърак, әгәр

шуны кешеләр белсәләр.

42. Ул күчеп китүче мөэминнәр кәферләрнең җәберләүләренә һәм башка авырлыкларга сабыр

итәләр, чыдыйлар вә һәрвакыт Раббыларына тәвәккәл кылалар.

43. Синнән элек тә синең кеби ирләрне пәйгамбәр итеп җибәрдек вә аларга шәригать хөкемнәрене

вәхий кылдык, югыйсә, бервакытта да фәрештәләрне пәйгамбәр итеп җибәрмәдек, белмәгән

һәрнәрсәгезне белгән кешеләрдән сорагыз!

44. Ул пәйгамбәрләрне могҗизалар вә китап белән җибәрдек. Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа Коръән

иңдердек, кешеләр өчен хаслап иңдерелгән шәригать хөкемнәрен өйрәтмәклегең өчен, шаять

ишетеп, фикерләп карарлар вә аңлап кабул итәрләр!

45. Хакка каршы мәкерлек кылган явыз кешеләр, аларны җир йотудан яки һич көтмәгән җирдән

Аллаһуның ґәзабы тотудан имин булалармы? Бу эш булмас дип уйлыйлармы?

46. Яки аларны Аллаһ йөргән җирләрендә юлда һәлак итүдән имин булалармы? Алар Аллаһуны

гаҗиз итә алмаслар, ягъни Аның ґәзабына каршы тора алмаслар.

47. Яки Аллаһ аларны куркынычлар астында тотудан иминнәрме? Бу хәлләр булмас, дип, тыныч

торалармы? Моннан соң тәүбә итеп Аллаһ юлына кайткан кешеләргә Раббыгыз, әлбәттә,

шәфкатьле вә рәхимле.

48. Аллаһ бар иткән һәрнәрсәгә карап гыйбрәтләр алсагызчы, ул нәрсәләрнең уңыннан да

сулыннан да күләгәләре йөрер, вә түбәнчелек белән Аллаһуга баш иеп, Аңа итагать итәрләр.

49. Җирдәге җан ияләреннән вә күкләрдә булган нәрсәләр һәм фәрештәләр Аллаһуга сәҗдә

кылалар, ул фәрештәләр Аллаһуга сәҗдә кылудан зурланмаслар.

50. Вә ул фәрештәләр өсләрендә булган Раббыларыннан, яки Аның ґәзабыннан куркырлар вә

Аллаһудан нәрсә боерылса, шуны эшләрләр.

51. Аллаһ әйтте: "Ике Илаһә тотмагыз, Ул – Аллаһ ялгыз гына, бер Илаһә, Миннән генә куркыгыз!

52. Җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр Аллаһ мөлкедер вә хак дин – Аллаһ динедер, ягъни ислам

дине генә диндер, башка диннәр вә Коръән сөннәттән башка гамәлләр – барысы да батылдыр.

Әйә сез Аллаһудан башкадан куркасызмы?

53. Сезнең кулыгызда булган нигъмәтләр һәммәсе Аллаһудандыр, әгәр сезгә бер зарар ирешсә,

авыз күтәреп, Аллаһуга зарыйлык кыласыз.

54. Әгәр сездән ул зарарны алсак, сездән бер таифә нәрсәнедер Аллаһуга тиң кылып, мөшрик

буладыр.

55. Алар Аллаһуга мәхлукны тиң кылалар, Аллаһ биргән нигъмәтләргә көферлек кылыр өчен, сез

көфран нигъмәт кылучылар дөньяда аз гына файдаланыгыз, тиздән ґәзабларын белерсез!

56. Мөшрикләр Без ризыкландырган игеннәрдән һичнәрсә белмәгән сынымнарга өлеш чыгаралар

ягъни, сынымнар файдасына садака бирәләр. Үземнең хөрмәтле "Аллаһ" исемем белән ант итеп

әйтәмен ки, бу эшләрегездән соралырсыз, каты хөкемгә калырсыз!

57. Дәхи Аллаһуның кызлары бар, дип, ифтира кылалар, мондый кимчелектән Аллаһуны пакь дип

белегез! Алар фикеренчә: үзләре сөйгән ир балалар аларга була да, әмма алар сөймәгән кыз

балалар Аллаһуга була, имеш.

58. Әгәр ул мөшрикләрнең берсенә "кыз балаң туган", дип, сөенеч бирелсә, хатынына ачуланып,

дусларыннан оялып, йөзе каралып китәдер.

59. Кыз белән сөенеч бирелгәнлектән хурланып кауменнән качадыр, уйлап торадыр: бу кызны

хурланып кына асрыйммы икән? Яки тереләтә туфракка күмеп таптыйммы икән, дип. Әгаһ

булсыннар, кылган эшләре нинди яман кабәхәт эштер!

60. Ахирәт көненә ышанмаган кәферләрнең кабәхәт мисаллары бардыр. Шулардан берсе – үз

балаларын үтерүләре. Әмма Аллаһу тәгаләнең бөеклегенә вә олугълыгына күркәм мисаллар бар,

вә Ул – Аллаһ һәр эштә җиңүче вә хикмәт белән эш кылучы.

61. Әгәр Аллаһ, кешеләрне кылган гөнаһлары өчен дөньяда ґәзаб кыла торган булса иде, җир

өстендә һичбер мәхлукны калдырмыйча, һәммәсен һәлак итәр иде, ләкин һәлак итмичә билгеле

вакыткача кичектерә, билгеләнгән вакыт җиткәч, бер сәгать соңга калмас вә бер сәгать алдан

ґәзаб ителмәсләр.

62. Шулай итеп, мөшрик ахмаклар үзләре өчен мәкрүһ күргән нәрсәләр белән Аллаһуны

сыйфатлыйлар, ялган булганы хәлдә, аларның телләре әйтер: "Безгә ахирәттә яхшылык вә олугъ

дәрәҗәләр булачак", – дип. Шик юк: аларга ахирәттә ут ґәзабы булачак вә һәркемнән элек алар

керәчәкләр җәһәннәмгә.

63. Үземнең "Аллаһ" дигән исемем белән ант итеп әйтәмен ки: синнән әүвәлге өммәтләргә дә

пәйгамбәрләр җибәрдек, шайтан аларның кылган батыл гамәлләрен үзләренә яхшы эш итеп

күрсәтте шайтан бу көндә аларга юлдаштыр, аларга ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булачак.

64. Сиңа Коръәнне иңдердек төрлечә булган батыл диннәр арасыннан бер хак динне ачык бәян

итәр өчен һәм дә аның белән гамәл кылучы мөэминнәргә һидәят вә рәхмәт булсын өчен.

65. Аллаһ күктән яңгыр яудырып үлгән җирне тергезде. Сүзне ишетеп фәһемли белүчеләргә

Аллаһуның бу эшендә Аның берлегенә дәлил бар.

66. Вә сезгә хайваннарда да гыйбрәтләр бардыр: кан белән тизәк арасыннан чыккан сөтне сезгә

эчерәбез, ул сөт эчүчегә ләззәтледер. Ягъни сыерның ашаган, эчкән нәрсәсе канга, иткә, сөткә,

тизәккә вә сидеккә бүленә. Шуны кем эшли ала? Шул эш гакыллы кешегә гыйбрәт түгелме?

67. Вә Без үстергән хөрмә, йөзем җимешләреннән эчемлекләр вә башка яхшы ашамлыклар

ясыйсыз. Гакыллы кешеләр өчен бу нәрсәләрдә дә гамәлләр бар.

68. Раббың бал кортларына вәхий кылды: "Ий бал кортлары тауларда, агачларда вә кешеләр тора

торган җайларда үзегезгә оя ясагыз!

69. Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз вә итагать итеп, мин әмер кылган

юлга керегез!" – дип. Бал кортлары кешеләр өчен эчләреннән төрле төстәге балларны чыгарып

бирәләр, ул балларда ашар өчен тәме дә Һәм кешеләр өчен шифасы да бар. Фикерли белгән

кешеләр өчен бал кортларының эшендә зур гыйбрәт вә дөреслек бардыр. Ягъни, бал кортларына

һичкем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләр бал кортларыннан дәрес алалар.

70. Ий кешеләр, сезне Аллаһ халык кылды, соңра Ул барчагызны үтерәдер, вә сездән

бәгъзеләрегез күп яшәп картлык зәгыйфьлегенә кайтарылыр, хәтта әүвәлдә белгәннәрен онытып

белмәсен өчен! Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белә һәм һәрнигә кадир.

71. Аллаһ, кайберләрегезне ризыкта артык кылды, ягъни дөньядагы кешеләрнең кайберләрен бай

вә кайберләрен ярлы кылды. "Шул тигезсезлекне Аллаһ тигезләмәгәч, кем тигезли ала? Бу эш

гыйбрәт түгелме?" Аллаһ биргән байлыкны кешеләр һәммәсе бертигез файдаланырга бурычлы

булсалар да, байлар байлыкларын кул асларында булган ярлы кешеләргә бирергә теләмиләр, яки

алар байлыкны Аллаһ биргәнлекне инкяр итеп, ул байлыкларны безгә сынымнар бирде диләрме?

Яки үзебез булдырабыз диләрме?

72. Аллаһ, сезнең өчен үз җенесегездән хатыннар халык кылды, вә хатыннарыгыздан сезгә

балалар вә балаларның балаларын яратты, вә сезне хәләл яхшы ризыклар белән

ризыкландырды, әйә кире кешеләр ялганга ышанып Аллаһ нигъмәтләрен инкяр итәләрме?

73. Аллаһудан бизеп сынымнарга гыйбадәт кылалар ки, ул сынымнары аларга күктән дә һәм

җирдән дә бернинди ризык бирмәгән, бирергә көче дә җитмәгән яраксыз нәрсәләрдер.

74. Аллаһуга һичнәрсәне мисал кылмагыз! Чөнки Ул һичнәрсәгә охшамыйдыр, Аллаһ, әлбәттә,

һәрнәрсәне беләдер, әмма сез күп нәрсәне белмисез.

75. Аллаһ мисал китерә: үзен дә тәэмин итә алмый, башка кешегә дә һичнәрсә бирә алмый

загыйфь бер кол, дәхи Без берәүгә мал вә яхшы ризык бирдек, ул шул малдан күрсәтеп вә

күрсәтмичә мохтаҗларга бирер, бу ике кеше бер тигез булырлармы? Хакыйкый мактау Аллаһуга

хасдыр, бәлки күп кешеләр белмиләр.

76. Янә Аллаһ, ике ирне мисал кыладыр: берсе телсез һичнәрсә аңламый, бер эш тә эшли алмый,

кайда гына барса да бер файда китерә алмый, фәкать хуҗасына йөк булып тора иде, шул телсез

загыйфь кеше туры юлны табып изге гамәлләр кылган, файдалы эшләрне эшләгән һәм

башкаларны да гаделлеккә изге гамәлләргә өндәгән көчле кеше кеби булырмы? Әлбәттә, тигез

булмаслар.

77. Күкләрдәге вә җирдәге яшерен нәрсәләрне белмәк Аллаһуга хастыр, вә кыямәтнең булуы күз

кыскан хәтле тиз булыр, яки күз кысканнан да тизрәк булыр, шиксез Аллаһ һәрнәрсәгә кадирдер.

78. Аллаһ, сезне аналарыгызның карыныннан чыгарды ул вакытта һичнәрсә белми идегез, сезгә

колак, күз вә күңел бирде шулар белән белә башладыгыз, шуларны уйласагыз, шаять шөкер

итәрсез!

79. Әйә ул гафил кешеләр һавадагы кошларга карап гыйбрәт алмыйлармы? Ул кошлар күктә һава

эчендә Аллаһ әмере белән очалар, аларны һавада күтәрүче юк, мәгәр аларны Аллаһ күтәрә.

Аллаһуның бу эшендә дә гыйбрәтләр бар иман китергән кешеләр өчен.

80. Аллаһ өйләрегезне сезгә торырга урын кылды, дәхи сезгә хайван тиреләреннән өйләр кылды,

ул өйләр күчеп йөрегән вакытыгызда һәм бер урында торганда да сезнең өчен җиңелдер, вә

аларның йоннарыннан, ял койрык төкләреннән файдаланып үзегезгә кирәк нәрсәләрне ясыйсыз,

һәм башка нәрсәләрдән әҗәлегез җиткәнче файдаланасыз.

81. Аллаһ, үзе халык кылган агач вә тауларны сезгә күләгә кылды, вә таулардан сезгә пәрдә була

торган урыннар кылды, вә сезгә кызудан саклый торган күлмәкләр кылды, һәм дә сугышларда

саклый торган сугыш күлмәкләрен кылды. Әнә шулай Аллаһ сезгә нигъмәтләрен тәмам кылыр,

шаять шөкер итеп, Аллаһуга итагатьле мөселман булырсыз!

82. Әгәр Коръән хөкемнәрен кабул итеп мөселман булудан баш тартсалар, сиңа фәкать Аллаһ

хөкемнәрен ирештерү генә ляземдыр.

83. Нигъмәтләрнең Аллаһудан икәнен белерләр, соңра инкяр итәрләр, аларның күбрәге

кәферләрдер.

84. Кыямәт көнне һәр өммәтнең пәйгамбәрен вә башка шәһитләрне кубарырбыз, өммәтләре

өстеннән шәһадәт бирерләр, соңра кәферләрнең һичберсенә сөйләргә рөхсәт бирелмәс һәм

Аллаһуның ризалыгын кәсеб итәргә тәкълиф ителмәсләр, ягъни ул көндә Аллаһуның ризалыгын

кәсеб итә алмаслар.

85. Залимнәр ґәзабны күргәндә алардан ґәзаб җиңеләйтелмәс һәм ґәзабка кермичә торырга аз

гына да вакыт бирелмәс.

86. Мөшрикләр Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрен күргәч әйтер: "Ий Раббыбыз ошбулар синнән

башка гыйбадәт вә сиңа тиң кылган нәрсәләребездер", – дип, сынымнары әйтерләр: "Безне

Аллаһуга тиң кылуыгыз ялган эшегез иде".

87. Вә ул көндә барчасы Аллаһуга баш иярләр, ләкин эш узган булыр, вә алардан Аллаһуга тиң

кылган сынымнары качарлар.

88. Кәферләргә кәфер булганнары өчен вә явызлыклар кылып вә кешеләрне Аллаһ юлыннан

тыйганнары өчен ґәзаб өстенә ґәзаб арттырып, ґәзаб кылырбыз.

89. Кыямәт көнендә һәр өммәткә үзараларына җибәрелгән пәйгамбәрне шаһит итеп кубарырбыз,

вә сине дә, ий Мухәммәд г-м, үз өммәтеңә шаһит итеп китерербез. Вә сиңа Коръән иңдердек

һәрнәрсәне ап-ачык итеп, вә мөэминнәргә һидәят, рәхмәт вә сөенеч итеп иңдердек.

90. Тәхкыйк Аллаһу тәгалә һәр эштә гадел булырга һәм дин вә мөселманнар файдасына яхшы

эшләр кылырга вә якын кардәшләрнең хакын үтәргә боерадыр вә Аллаһ сезне тыядыр фәхеш

хәрам эшләрдән вә шәригать белән сабит булмаган бидеґәт гамәлләрдән һәм зураеп хактан

качудан, хаксыз золым итүдән. Аллаһ сезне вәгәзьли, шаять вәгазьләнерсез!

91. Әгәр Аллаһуга ґәһед яки вәгъдә бирсәгез, әлбәттә, аны үтәгез! Аллаһ исеме белән әйткән

антларыгызны бозмагыз! Тәхкыйк сез Аллаһ исеме белән ант иткәндә Аллаһуны кәфил иткән

буласыз. Әлбәттә, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне беләдер.

92. Ий сез мөэминнәр, антыгызны бозып, бөтен көчен куеп йоннан эрләгән яхшы җепләрен сүтеп,

өзгәләп яраксыз иткән юләр хатын кеби булмагыз! Сез үзара хәйлә өчен ант итсәгез, әгәр үзегез

башкалардан аз булсагыз сугышмыйбыз дип ант итсәгез, күбәйсәгез, шул антыгызны бозып

сугышырга башлыйсыз. Тәхкыйк Аллаһ сезне ант итүләрегез белән сыныйдыр. Аллаһ хөкемнәренә

хыйлаф эшләрегезне кыямәт көнендә, әлбәттә, Аллаһ, үзегезгә белдерер һәм хөкем итәр.

93. Әгәр Аллаһ теләгән булса иде, әлбәттә, барчагызны бер диндә кылыр иде, ләкин Аллаһ,

теләгән кешеләрен адаштыра вә теләгән кешеләрен туры юлга сала. Кыйлган эшләрегездән,

әлбәттә соралырсыз, сакланып эш кылыгыз!

94. Антларыгызны хәйлә белән кылмагыз, әгәр хыянәт юл белән ант итсәгез, аякларыгыз хакка

беркетелгәннән соң аннан таяр, Аллаһ юлыннан тыелганыгыз, ягъни Аның юлыннан чыкканыгыз

өчен каты ґәзаблар татырсыз, Аллаһ исеме илә ант итеп шул антны үтәү дә Аллаһ юлыдыр, әгәр

антларыгызда тормасагыз ахирәттә сезгә каты ґәзаб булыр.

95. Аллаһ исеме белән әйткән антларыгызны дөнья малы өчен бозмагыз! Антларын, вәгъдәләрен

бозмаган кешеләргә ахирәттә Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләр, әлбәттә, хәерледер, әгәр

белсәгез!

96. Сезнең кулыгызда булган нәрсәләр һәммәсе бетәчәк, әмма Аллаһ кулында булган нәрсәләр

мәңгегә каладыр. Аллаһ кушканча яшәп вә Ул кушканча дин тотарга бөтен авырлыкларны күтәрүче

сабыр мөэминнәргә, әлбәттә, кылган изге гамәлләренең яхшырагы белән җәза кылырбыз.

97. Изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр кирәк – ир булсыннар, кирәк – хатын булсыннар, аларга

дөнья вә ахирәт хуш тереклек бирербез, вә аларга кылган гамәлләреннән күркәмрәк әҗерен

бирербез.

98. Ий мөэмин бәндәм, әгәр Коръән укырга теләсәң, башта "Әгузү-билләһи-минәш-шайтанирраҗим", дип әйт!

99. Әлбәттә, ул шайтанның иман китереп шәригать хөкемнәрен тулысынча үтәү өчен Аллаһуга

тәвәккәл кылган хак мөэминнәргә ихтыяры юктыр, ягъни үзенә ияртергә көче җитмәс.

100. Бәлки шайтанның ихтыяры булыр, аны дус тоткан вә аны Аллаһуга тиңдәш кылган кешеләргә

аларны үзе теләгәнчә аздырыр.

101. Әгәр Без бер аятьнең хөкемен бетереп, аны икенче аять белән алыштырсак, Аллаһ

белүчерәктер, нинди аять иңдерергә, шулай итеп, Аллаһ бер аятьне алыштырса, мөшрикләр

Мухәммәд г-мгә син Аллаһуга ифтира кылучысың диләр, бәлки аларның күбрәге аятьнең

алышуының хикмәтен белмиләр.

102. Әйт: "Алышынган аятьне Җәбраил г-м Аллаһудан хаклык белән иңдерде, мөэминнәрнең

күңелен хаклыкка беркетер өчен вә аларга һидәят һәм сөенеч булсын өчен".

103. Тәхкыйк беләбез: "Мухәммәдкә аятьләр Аллаһудан килми, аны кешеләр генә өйрәтә", – дигән

сүзләрен. Мухәммәдне кеше генә өйрәтә дигән кешенең теле чит ил теледер, әмма Коръән ачык

мәгънәле гарәп теле беләндер.

104. Аллаһуның аятьләренә ышанмаган кешеләрне Аллаһ һидәяткә салмыйдыр, ахирәттә аларга

рәнҗеткүче ут ґәзабы булачак.

105. Аллаһуга ялганны ифтира итүчеләр Аллаһуның аятьләренә иман китермәгән кешеләрдер вә

ул кешеләр ялганчылардыр.

106. Берәү иман китереп мөселман булганнан соң Аллаһуга кәфер булса, аңа җәһәннәм ґәзабы

тиешле булды. Мәгәр кәферләр кәфер сүзне көчләп әйттерсәләр, шул вакытта күңеле иман белән

карарланган булса, ул кешенең иманына зарар килмәс. Әмма күңелләре көфергә риза булып хуш

күңел белән кәфер сүзен әйтсәләр, аларга Аллаһуның ачуыдыр һәм дә аларга ахирәттә олугъ

ґәзаб булыр.

107. Ул кешеләр ахирәткә караганда дөньяны артык сөеп, дөнья кирәген генә кәсеп иттеләр,

ахирәтне оныттылар, әлбәттә, Аллаһ ахирәтне инкяр итүчеләрне туры юлга салмас.

108. Ул кәферләрнең күңелләренә, колакларына һәм күзләренә Аллаһ мөһер басты, шуның өчен

алар хакны аңламыйлар, хак сүзне тыңламыйлар һәм гыйбрәтләрне күрмиләр, бу кешеләр

бөтенләй гафилләрдер.

109. Шик юк, әлбәттә, алар ахирәттә хәсрәтләнүче кешеләрдер.

110. Соңыннан, дөреслектә, синең Раббың шул кешеләргә – алар Мәккә мөшрикләреннән күп

фетнә-зарар күргәннән соң Мәдинәгә күчтеләр һәм Аллаһ юлында мөшрикләр белән сугыштылар

һәм дә Аллаһ юлында төрле авырлыкларны күтәреп сабыр иттеләр, – моннан соң, әлбәттә, Аллаһ

аларның әүвәлдәге гөнаһларын ярлыкаучы вә аларга рәхмәт кылучыдыр.

111. Кыямәт көнендә һәр кеше үзен генә якларга тырышыр, һәм ул көндә һәркемнең дөньяда

кылган эшенең җәзасы тулысынча бирелер һәм савабын киметеп, яки гөнаһын арттырып һичкемгә

золым ителмәс.

112. Мисал итеп Аллаһ Мәккә шәһәрен бәян итәдер ки, ул шәһәр дошманнан имин иде, һичкемнән

куркусыз яшиләр иде, һәрьяктан ризыклар килеп тормышлары иркен иде, Аллаһ биргән

нигъмәтләрнең иң зурысына көферлек кылдылар, Коръәнгә вә расүлгә иман китермәделәр, ислам

динен кабул итмәгәннәре өчен Аллаһ аларга, тынычлыкны алып, курку бирде вә байлыкны алып,

ачлык бирде.

113. Тәхкыйк аларга үзалларыннан расүл Мухәммәд г-м килде, ләкин алар аны ялганчы диделәр,

ышанмадылар, залим булганнары хәлдә аларга Аллаһ ґәзабы иреште.

114. Аллаһ биргән пакь хәләл ризыклардан ашагыз һәм Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләренә

шөкер итегез, әгәр Аллаһуга гына гыйбадәт кыла торган мөэминнәрдән булсагыз!

115. Аллаһ, әлбәттә, хәрам кылды сезгә үлгән хайванны, вә бугаз канын, вә дуңгызны һәм

Аллаһудан башка берәр нәрсәнең исеме әйтеп бугазланган хайванны. Әмма берәү ашарга хәләл

ризык тапмыйча ачка үлү ихтималы булганда гына шулардан берсен аз гына ашаса ярый, андый

вакытта Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер.

116. Аллаһуга ялганны ифтира кылыр өчен дәлилсез үз белдегегез белән бусы – хәрам вә бусы –

хәләл, дип әйтмәгез! Чөнки хәләл, хәрам кылучы Аллаһу тәгаләдер. Аллаһуга ялганны ифтира

кылучылар ґәзабтан котыла алмаслар.

117. Бу дөньяда аларга аз гына файдаланып калудыр, әмма ахирәттә аларга рәнҗеткүче каты

ґәзаб булыр.

118. Әнгам сүрәсендә сөйләнгән хайваннарны Без яһүдләргә хәрам кылдык, Без аларга золым

итмәдек, ләкин Аллаһуга карышып үзләренә золым кылдылар.

119. Наданлык белән гөнаһлы эшләрне эшләп, соңра кичекмичә, тәүбә итеп төзәлгән кешеләргә,

әлбәттә, Раббың тәүбәләре соңында ярлыкаучы вә рәхимле.

120. Тәхкыйк Ибраһим г-м үзенә күп кешеләрне ияртүче имам иде, Аллаһуга бик итагатьле һәм

батылдан хакка кешеләрне өндәүче иде, вә һич мөшрикләрдән булмады.

121. Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итүче иде, Аллаһ аны пәйгамбәрлеккә сайлады вә аны туры

юлга – ислам диненә күндерде.

122. Дөньяда ук аңа яхшы нигъмәтләр вә олугъ дәрәҗәләр бирдек ки, мөэминнәр дә кәферләр дә

аны яраталар, вә ул ахирәттә, әлбәттә, изгеләрдән. Анда дәрәҗәсе тагын да зуррак булыр.

123. Соңра, ий Мухәммәд г-м, Без сиңа вәхий кылып боердык: "Батылдан хакка авышкан Ибраһим

диненә ияр!" Ул Ибраһим мөшрикләрдән булмады һәм мөшрикләр динендә дә түгел иде.

124. Шимбә көнне олугъламак шул кәферләр зарарына кылынды ки, алар үзләре шимбә көнне

олугълар өчен тартыштылар, ягъни Муса г-м яһүдләргә җомга көнне зурлагыз диде. Әмма яһүдләр

Мусага карышып шимбә көнне зурлый торган булдылар. Шуның өчен Аллаһу тәгалә яһүдләргә

шимбә көнне бик зарарлы кылды, дөнья кәсебен аларга хәрам кылды. Аллаһ аларга дөнья кәсебен

хәрам иткәннән соң шимбә көн балык тотып Аллаһуны ачуландырдылар, аннары Аллаһ аларны

маймыл итте. Алар төрле сүзләр сөйләп ихтилаф кылышкан эшләре хакында Аллаһу тәгалә

кыямәт көнне әлбәттә хөкем итәр.

125. Ий Мухәммәд г-м һәм аның өммәте! Раббыңның юлы булган ислам диненә кешеләрне чакыр

вә чакырыгыз Коръән дәлилләре белән, дәхи тәэсирле яхшы вәгазьләр белән, дәхи кешеләргә

хаклыкны төшендерү өчен алар белән тартыш вә көрәш иң күркәм юл белән! Әлбәттә, синең

Раббың Аның юлыннан адашкан кешеләрне белә, һәм Ул Коръән юлында булган хак мөэминнәрне

дә белә.

126. Әгәр бер кешегә үч алып, ґәзаб бирергә теләсәгез, ул кешегә ґәзаб бирегез ул сезгә ґәзаб

биргән хәтле генә! Аныкыннан арттырмагыз, бер мәртәбә сугучыга ике мәртәбә сукмагыз! Әгәр үч

алмыйча сабыр итеп калсагыз, бу бик тә хәерледер сабыр итүчеләр өчен!

127. Сабыр итү хәерле булгач, сабыр ит! Мәгәр сабыр итә алмассың, фәкать Аллаһу тәгалә

сабырлык куәтен бирсә генә сабыр итә алырсың! Һәм кәферләрнең исламга килмәгәннәре өчен

үзеңне кайгыга салма, вә аларның хәйлә-мәкерләре өчен күңелең тарыкмасын!

128. Тәхкыйк Аллаһ Коръән хөкемнәренә хыйлафлык кыйлудан сакланучы тәкъва кешеләр белән

һәм явызлыкны белмичә яхшылыкны, изге гамәлләрне кыйлучы хак мөселманнар белән бергәдер.

"Аллаһуга бирелгән мөэминнең иманына кәфер зарар итә алмас".

[17] БӘНИ ИСРАИЛ (ЯГЪКУБ БАЛАЛАРЫ) СҮРӘСЕ – 111 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Үзенең колы Мухәммәд г-мне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Хәрамнан Коддус

шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөретеп кайтаручы Аллаһу тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип

белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кыйлдык, Мухәммәд г-мне шулай кодрәтебез

белән йөреттек ґәҗәб галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен, әлбәттә, Аллаһ һәр сүзне ишетүче вә

һәрнәрсәне күрүчедер.

2. Муса пәйгамбәргә Тәүратны бирдек вә ул Тәүратны Ягъкуб балаларына һидәят кыйлдык,

Миннән башка Илаһә дип әйтмәскә боердык ул Тәүрат белән.

3. Нух г-м белән бергә көймәдә Без күтәргән кешеләрнең балаларын (Гыйса вә Гозәерләрне)

Аллаһ угълы дип әйтмәгез, дидек. Тәхкыйк Нух, шөкер итеп, Аллаһуга гына гыйбадәт кыйлучы

булды.

4. Тәүратта Ягькуб балаларына хәбәр бирдек: "Әлбәттә сез җир өстендә ике мәртәбә фәсәд

кыйлырсыз һәм халыкка каты золым кыйлу белән золым кыйлырсыз".

5. Ике фәсәд вакытының әүвәлге фәсәднең вакыты җитеп, сез фәсәд вә явызлык кыйлганда,

гайрәтле баһадир бәндәләребезне өстегезгә ирекле кыйлырбыз, алар сезнең йорт араларыгызда

йөреп сезгә бөтен явызлыкны кыйлырлар. Бу эшләр булачак вәгъдәдер ки, әлбәттә, ул хәл

башыгызга килер.

6. Соңра янә куәт вә гайрәтегезне үзегезгә кайтарып бирдек, сезне җиңеп изгән кешеләргә, үзегез

өстен булдыгыз һәм малларыгызны, балаларыгызны күбәйтеп сезгә ярдәм бирдек вә сезне күп

гаскәр кыйлдык. "Бу вакыйга Җалут вакыйгасыдыр ки, Җалут, золым белән Ягъкуб балаларын

йөдәтеп бетергәч, Талут гаскәре Җалут гаскәрен җиңде һәм Җалут үтерелде. Моннан соң Ягъкуб

балалары тагын иркенлектә яши башладылар".

7. Әгәр яхшылыклар кыйлсагыз, үзегез өчен яхшылык кыйлган буласыз, вә әгәр явызлыклар

кыйлсагыз, янә үзегез өчен явызлык кыйлган буласыз. Әгәр сезгә икенче фәсәд вакыты җитеп,

фәсәд вә явызлыклар кыйлсагыз, янә өстегезгә бер залимне җибәрербез, йөзләрегезне кара

кыйлмак өчен һәм беренче мәртәбәдә мәсҗид Әкъсаны җимергән кебек икенче мәртәбәдә дә шул

мәсҗидне җимерсеннәр өчен вә сез эшләгән эшләрне һәлак итсеннәр өчен. (Мәсҗидләрендә

Аллаһ хөкемнәрен йөретмәделәр, ислам динен боздылар, шуның өчен Аллаһ беренче мәртәбәдә

Җалутны аларга ирекле кыйлды. Җалут мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, үзләрен каты

ґәзаблады. Икенче мәртәбәдә икенче бер залимне җибәрде. Ул залим дә мәсҗидне һәм шәһәрне

җимерде, үзләрен ґәзаблады. Хәзер бездә Руссия мәсҗидләрендә дә Аллаһ хөкемнәре йөреми.

Аллаһ үзе белер нишләтергә).

8. Өметледер ки, бу фетнәләрдән соң Аллаһуның сезгә рәхмәт кыйлмаклыгы, рәхмәт йөзеннән

пәйгамбәрләр җибәрде, әгәр өченче мәртәбә фәсәд, золым кыйлсагыз, Без дә сезгә бер залимне

җибәреп золым иттерербез. Җәһәннәмне, кәферләрне чорнап алырлык төрмә кыйлдык.

9. Бу Коръән Кәрим аның белән гамәл кыйлучыны, әлбәттә, бик таза вә куәтле вә иң туры юлга

күндерер, вә Ул Коръән аның белән гамәл итеп, изге эшләрне эшләүче мөэминнәрне сезгә

ахирәттә бөек дәрәҗәләр вә җәннәтләр булыр, дип шатландырадыр.

10. Әмма ахирәт көненә ышанмаган кәферләргә рәнҗеткүче ґәзаблар хәзерләп куйдык.

11. Адәм баласы, үзенә файданы сорап дога кыйлган кеби, җаһиллеге белән, үзенә зарарны сорап

та дога кыйлып җибәрәдер, чөнки адәм баласы ашыгучан булып халык ителде.

12. Төнне вә көндезне ике галәмәт кыйлдык. Ай, йолдызлар – төн галәмәте, кояш көн галәмәтедер,

яки караңгылык -төн галәмәте, яктылык – көн галәмәтедер, төн галәмәте булган караңгылыкны

җибәрәбез дә, көн галәмәте булган яктылыкны китерәбез, Раббыгызның юмартлыгыннан дөнья

кирәкләрен кәсеп итмәклегегез өчен, дәхи ай, еллар хисабын белмәклегегез өчендер, вә һәр

нәрсәне ачык бәян кыйлдык игътибарлагыз!

13. Вә һәр кешенең эшләгән эшләрен үз муенына чорнап куйдык, вә кыямәт көнне һәр кешегә

үзенең гамәлләре язылган китабын бирербез, китабы ачык хәлендә аңа юлыгыр.

14. Гамәлләрең язылган китабыңны укыгыл! Менә бүген үз-үзеңне хисап итәргә шул гамәл

дәфтәрең җитәдер. "Гамәл дәфтәреңә карагач, үзеңне танырсың һәм кайда барачагыңны да

белерсең!"

15. Бер кеше һидәятле булса, һидәяте фәкать үзе өчен генәдер, вә бер кеше адашса, үзе өчен

генә адашты, дәхи Аллаһ алдына үз гөнаһын йөкләп баручы кеше башка һичбер кешенең гөнаһын

йөкләп бармас. Пәйгамбәр җибәреп шәригать хөкемнәрен өйрәтмичә, һичбер каумне ґәзаб кылыр

булмадык. Шәригать хөкемнәрен ишеткәннән соң аны үтәмәүчеләрне Аллаһ ґәзаб кыйладыр.

16. Әгәр бер шәһәрне һәлак итәргә теләсәк, ул шәһәрнең хуҗаларына бозыклык кыйлырга

кушарбыз, алар золым вә бозыклык кыйлырлар, ул шәһәрдә шуннан соң аларга ґәзаб сүзе тиешле

буладыр, ул шәһәрне тәмам һәлак итеп бетерәбез.

17. Нух г-мнән соң да күпме шәһәр кешеләрен һәлак иттек. Аллаһу тәгалә бәндәләренең

гөнаһларын белеп күреп торырга үзе җитәдер.

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Коръән Тәфсире - 22
  • Parts
  • Коръән Тәфсире - 01
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1505
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 02
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1492
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 03
    Total number of words is 3684
    Total number of unique words is 1574
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 04
    Total number of words is 3668
    Total number of unique words is 1571
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 05
    Total number of words is 3635
    Total number of unique words is 1434
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 06
    Total number of words is 3523
    Total number of unique words is 1537
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 07
    Total number of words is 3645
    Total number of unique words is 1530
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 08
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 1487
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 09
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1592
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 10
    Total number of words is 3548
    Total number of unique words is 1515
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 11
    Total number of words is 3553
    Total number of unique words is 1557
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 12
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1498
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 13
    Total number of words is 3558
    Total number of unique words is 1530
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 14
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1568
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 15
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1466
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 16
    Total number of words is 3617
    Total number of unique words is 1554
    31.4 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 17
    Total number of words is 3658
    Total number of unique words is 1469
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 18
    Total number of words is 3706
    Total number of unique words is 1623
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 19
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1595
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 20
    Total number of words is 3602
    Total number of unique words is 1590
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 21
    Total number of words is 3638
    Total number of unique words is 1547
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 22
    Total number of words is 3673
    Total number of unique words is 1639
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    54.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 23
    Total number of words is 3767
    Total number of unique words is 1646
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 24
    Total number of words is 3648
    Total number of unique words is 1606
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 25
    Total number of words is 3607
    Total number of unique words is 1633
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 26
    Total number of words is 3594
    Total number of unique words is 1558
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 27
    Total number of words is 3660
    Total number of unique words is 1678
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 28
    Total number of words is 3420
    Total number of unique words is 1476
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 29
    Total number of words is 3654
    Total number of unique words is 1628
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 30
    Total number of words is 3582
    Total number of unique words is 1538
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.5 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 31
    Total number of words is 3570
    Total number of unique words is 1659
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    43.9 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 32
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1563
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    47.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 33
    Total number of words is 3605
    Total number of unique words is 1585
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 34
    Total number of words is 3536
    Total number of unique words is 1603
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    47.5 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 35
    Total number of words is 3621
    Total number of unique words is 1511
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 36
    Total number of words is 3647
    Total number of unique words is 1492
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 37
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 1542
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    45.9 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 38
    Total number of words is 3624
    Total number of unique words is 1540
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 39
    Total number of words is 3554
    Total number of unique words is 1576
    28.8 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 40
    Total number of words is 3516
    Total number of unique words is 1592
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 41
    Total number of words is 3631
    Total number of unique words is 1500
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    54.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 42
    Total number of words is 3577
    Total number of unique words is 1505
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 43
    Total number of words is 3569
    Total number of unique words is 1568
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 44
    Total number of words is 3599
    Total number of unique words is 1648
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 45
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 1586
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 46
    Total number of words is 3497
    Total number of unique words is 1519
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Коръән Тәфсире - 47
    Total number of words is 1930
    Total number of unique words is 1019
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.