Latin

Ак Чәчәкләр - 10

Süzlärneñ gomumi sanı 3874
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1850
41.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Самолет канатлары астында очсыз-кырыйсыз ап-ак кар диңгезе җәелеп ята. Бер генә кара тап та күренми. Илмира борынын җылы тун якасына төртеп сүзсез генә утыра. Башында да йөнтәс бүрек. Мансур аны Бохар мәчесенә охшатты (балачакта шундый мәчеләре бар иде аларның). Кыз күзләрен кыскан, әллә йокымсырый, әллә болай гына уйга калганмы? Бер дә курыкмыймы икәнни ул? Нәрсә уйлый икән? Мансурга чын мөнәсәбәте ничек икән? Гайбәтчеләр булса, әллә ниләр сөйләп бетерерләр иде. Ә бит Илмира Мансурның кочагына керергә бер дә атлыгып тормый, аның алдында аз гына да чытлыкланмый.
Мансур сәгатенә күз төшерде. Ун-унбиш минуттан барып җитәргә тиешләр, һава аяз, самолет тигез оча, давыл дигәннәре, күрәсең, кырыйдан узып китте. Ләкин Мансур төньякның мәкерлелеген белми иде әле. Биш-ун минут үттеме икән, һава кинәт караңгылана башлады, самолет чайкалырга тотынды. Тик Илмира гына һаман тыныч утыра бирде. Мансур да аңа карап тыныч булырга тырышты. Самолет әле ачы улап түбән төшә, әле яңадан өскә ыргыла. Шунда Мансур, Илмираның үзенә карап торуын сизеп алып, башын аңа таба борды: кыз үчекли төшеп елмайган: «Шүрлисең икән, егет», — дип әйтә иде кебек аның бу шаян күз карашы.
Шуннан соң ни булганын күз алдына китерүе дә кыен. Самолет нәрсәгәдер бәрелде, сикерде, тагын бәрелде. Шул секундта дом караңгы булып китте, мотор тавышы тынды һәм... ыңгырашу ишетелде.
Мансур тиз генә кесә фонарен кабызды. Ут яктысы иң элек Илмираның агарынган йөзенә төште.
— Син имгәнмәдеңме?
– Ә син?
Мансур фонарен очучы кабинасына юнәлтте. Ыңгырашу аннан ишетелә иде. Пилотның куллары штурвалда, ә башы бер якка салынып төшкән. Мансур тиз генә аның янына узды.
— Без якын... Әнә анда ракетница... Мин радио...
Очучының ярасын бәйләп самолеттан төшергәндә, ул һушын югалткан иде инде. Аны волокушага салдылар. Мансур, күккә төбәп, берничә ракета җибәрде. Ләкин котырынган буран эчендә ракеталар бер генә секундка күренәләр дә гөлт итеп сүнәләр иде.
Волокушаны сөйрәве бик авыр. Алар бик тиз хәлдән тайдылар. Илмира бигрәк тә тиз биреште, артка кала башлады. Мансур актыккы ракетасын һавага чөйде. Ә җил шәбәя генә бара иде. Пилот якын дигән иде дә, бер генә ут та күренми. Бөтенләй кире якка китеп бармыйлармы? Мансур яңарак килгән көннәрендә төньяк бураны белән көч сынашырга теләвен, шул чакта күңелендә ачулы тантана тууын, әмма болдырдан чыгып ике адым киткәч адашуын, өйгә койма буйлап кармаланып кайтып керүен исенә төшерде. Монда бит ишек төбе түгел, монда кармаланып барыр өчен койма юк.
Илмира ике-өч адым саен туктый башлады.
— Туктарга ярамый! — дип бөтен көченә кычкырды Мансур. Чүгеп утырган Илмираны ике беләгеннән тотып күтәреп аякка бастырды да бик каты селекте: — Илмира! Ишетәсеңме? Туктарга ярамый! Көчеңне җый!
Урталай бөгелеп волокушаны сөйри-сөйри һәм туктап ял итә-итә, тагын бер ун минутлар чамасы бардылар. Илмира бөтенләй хәлдән тая башлагач, Мансур аның лямкасын салдырып үзенә киде һәм бер кулы белән кызны култыклады.
– Әйдә, Илмира, әйдә!
Кинәт буран эчендә нәрсәдер җемелдәгәндәй булды.
— Илмира, утлар! — дип шатланып кычкырды Мансур. Тәмам хәлдән тайган кыз күзләрен ачты һәм егылып китмәс өчен бөтен көче белән Мансурның беләгенә ябышты.
...Медпунктта Мансур иң элек пилотка ярдәм күрсәтте. Аннары мондагы авыруны карады. Бу — йөзен сакал-мыек баскан урта яшьләрдәге бер эшче иде. Ничектер абайламастан трактор астында калып аягын сындырган, гангрена башланган. Мансур аны хәзер үк операциягә әзерләргә кушты, үзе бер стакан кайнар чәй сорады. Урындыкка утырып, стенага сөялгән Илмира янына килде. Ул күзләрен йомган, йөзе ап-ак. Мансурның күңелендә аны кызгану хисе туды.
— Чәй эч, — диде Мансур аңа, — хәл керер.
— Ярамны кара, — диде Илмира, әкрен генә. — Аягым...
Сырган чалбар тездән югарырак яулык белән кысып бәйләнгән иде. Яулыкка кан саркып чыккан.
— Ник башта ук әйтмәдең! — дип кычкырды Мансур. — Ничек син яраң бәйләнмәгән килеш...
Мансур аның ярасын чистарткан чакта (бәхеткә каршы, сөяк зарарланмаган иде), Илмираның йөзенә салкын тир бәреп чыкты. Ләкин ул бер генә тапкыр да кычкырмады, ыңгырашмады.
Трактор астында калган авыруның аягын бөтенләй кисеп ташларга туры килде...
Ихтимал, Мансурга соңыннан бик зур һәм җитди операцияләр ясарга туры килер, зур галим булыр, ләкин бу көнне ул һич онытмас. Дөрес, хәзер ул үз эшенә бәя бирә алмый иде әле, аның эшендә белем белән осталык өстенлек иттеме, әллә тәвәккәллек белән зарурилык аркасында гына башкарып чыктымы, анысын да хәзергә әйтә алмый иде ул. Гаҗәпләнү, канәгатьләнү һәм борчылу аңа соңыннан киләчәк әле. Хәзер ул арыган, ләкин тыныч күңел белән Илмираның баш очында утыра һәм кызның маңгаена чуалып төшкән чәчен артка сыпыра иде. Илмира күзен ачты.
— Хәлең ничек? — дип сорады Мансур.
Җавап урынына Илмира аның кулын тотты да яңагына кысты.
Авыруларны алып үз поселокларына кайткач, яңадан иске тормыш башланды. Хәер, бу инде тыштан гына элеккечә иде. Алар хәзер үзләре дә сизмәстән бер-берсенә омтылалар һәм кичләрен озак-озак сөйләшеп утыралар иде. Бергәләп яңа китаплар, журналлар укыйлар, Казанны тота алган көннәрдә татар музыкасын, татар җырларын тыңлыйлар.
Мансур рус мәктәбендә укыган, рус әдәбияты белән рус сәнгатендә тәрбияләнгән кеше иде. Татарча ул сөйләшә генә белә иде. Татар театрына, татар концертларына ул әллә нидә бер генә йөрде. Мәдинә апаның үтенүе буенча, ул вакытында татарча китапларны да кулына алгалады, дәү әнисе татар китаплары укырга яратканга, өйдә ана телендәге китаплар шактый иде. Ләкин аларның күбесе иске гарәп хәрефендә иде. Мансур ул хәрефләрне бер өйрәнә дә башлады, аннары үзеннән-үзе ташлады. Ләкин Мәдинә апа аркылы — бәләкәй чакта Мансурга ул китаплар укый торган иде — Тукай Мансурның күңеленә бик нык кереп калган иде. Өйдә шагыйрьнең рәсеме дә бар иде. Дәү әтисе Тукайны ничек дәваларга барганнарын, аның күзләрендәге кара ялкын турында сөйләргә ярата торган иде. Шулай булса да, Мансур бу татар китапларыннан тәм тапмый, бер-ике битен укыгач, аларны яңадан кулына алмас өчен кире куя иде. Күп сүзләрне төшенмәү, нечкәлекләрен тоймау, йотылып укый алмау яки русчага тартым итеп уку да аны биздерә иде булса кирәк, чөнки ул татарча укый башласа, Фатихәттәй булып Фатихәттәй дә шаркылдап көлә торган иде.
Ә менә биредә, Ерак Төньякта, Илмираның китаплары арасында Тукай томын күргәч, Мансурның күңелләре әллә нишләп китте. Балачагы, дәү әнисенең иңенә җылы шәл салып Тукай шигырьләрен — «Шүрәле» не, «Мияубикә»не, «Су анасы» н, «Эш беткәч уйнарга ярый» ны, «Таз» ны, «Мәдрәсә шәкертләре» н, «Кисекбаш» ны укулары, дәү әтисе, Фатихәттәй исенә төште һәм балачакның гомергә онытылмый торган җанга газиз башка бик күп истәлекләре кузгалды. Бер генә мизгелгә Мансур яңадан Казанга, үз өйләренә кайткандай булды. Кич саен аның сагынулары яңара һәм кулына Тукай томын алырга мәҗбүр итә иде. Ул, татар сүзләренең басымнарын дөрес әйтергә теләп, кычкырып укый иде. Илмира кайчак, ике кулы белән иягенә таянып, уйчанланып тыңлап утыра, кайчак эче катып көлә, «чуаш кебек укыма әле» дип, үзе китапны алып укый башлый. Татар урта мәктәбен тәмамлаган Илмира саф татарча укый һәм, әзрәк артистлыгы да булганга, аны тыңлавы Мансурга чын рәхәт һәм ләззәт бирә иде.
Мансурның балачактан ук, бер эшкә тотынса, бик нык бирелә торган яхшы гадәте бар иде. Бер мавыкса, ул инде ярты юлда ташлап калдырмый. Тукай белән дә шулай булды. Ул Тукайны чынлап торып укырга, өйрәнергә кереште һәм, ниһаять, аның асылына төшенеп, шагыйрьнең биниһая таланты алдында таң калды. Иң мөһиме, ул үз халкының нинди зур рухи байлыгыннан мәхрүм булып торганлыгын, надан һәм культурасыз булганлыгын аңлады. Тукай таланты аңа ничәмә-ничә мең километрларга җәелеп киткән Төньяк кар даласы кебек колач җитмәс зур, көчле һәм дәртле булып тоелды. Күңеле Tyкай моңы белән нурланды, сагышлары ничектер яктырды, җиңеләйде, сафланды кебек. Ул тагын шунысына гаҗәпләнде: Тукайга гашыйк булганга карап аның рус теленә, рус әдәбиятына, рус музыкасына мәхәббәте аз гына да сүрелмәде, киресенчә, күңеле генә киңәеп, анда матурлыкка урын арткандай булды, рухи баеды.
Илмираның аяк ярасы тиз төзәлде, ләкин ул яра тора-бара ике яшьнең йөрәгенә күчте.
Бер елдан соң алар өйләнештеләр. Кыз балалары туды. Аңа Мансур тәкъдиме буенча Гөлчәчәк дип исем бирделәр.
Беркөнне Илмира чираттагы авыру янына очып китте. Аны озатканнан соң, хастаханәгә барырга дип өйдән чыкканда, Мансурның күзе офыкка төште. Анда тар гына сызык булып яктылык калган. Өстә бөтен күкне каплаган авыр кара болыт. Шушы калын кара болыт үзенең биниһая авырлыгы белән офык буендагы тар яктылыкка баса, аны сыта, изә кебек иде. Якты тасма Мансур күз алдында тарайганнан-тарая барды һәм ахырда тәмам бетте. Күктә калын кара болыт кына торып калды...

(роман)
4
Бик озак дөбердәткәннән соң гына, Фатихәттәй ишекне ачты. Йөзе йокыдан таушалган, күзләре рәтләп ачылып та җитмәгән, башындагы яулыгын да тискәре ягы белән япкан.
— Төнен дә тынычлык юк, иртән дә... — дип, гадәтенчә сукранып каршы алды. — Черем генә итә башлаган идем, тагын зәңгәрле-яшелле... — Профессор артында уңайсызланып басып торган Гөлшәһидәне күргәч, аптырап: — Әллә кунакны да инде... — диде һәм гафу үтенгәндәй: — Ярар, йокыдан исергән мин тиленең такылдавына исегез китмәсен. Әйдүк, Гөлшәһидә кызым, әйдүк... Йә инде, керегез, өйгә суык тутырып ишекне ачык тотмагыз, — дип сөйләнде.
Тегеләр өйгә кергәч, уклавын ишеккә кыстырды да, Әбүзәр абзыйның пальтосын кулыннан алып, кисәтеп куйды.
— Зинһар, әкренрәк кылан, Мәдинәне уята күрмә.
Әбүзәр абзый белән Гөлшәһидә ишекнең озак ачылмый торуыннан ук Мансурның өйгә кермичә каядыр китеп баруын сизенсәләр дә, әле һаман нидер көтәләр иде.
Фатихәттәй, аларның сәер карашларын күреп:
— Бу ниткән эшегез тагын? — дип сорады. Профессорга турырак карады. Аның иңбашлары салынган, йөзе кайгылы. Гөлшәһидәсе тагы: иреннәре калтырарга тора, пальтосының төймәләрен бер ычкындыра, бер төймәли, башлыгы иңенә үк шуып төшкән. «Берәрсе үлгән икән», — дип уйлады Фатихәттәй һәм, авыз эченнән генә мыгырданып, ике кулы белән ияк очын сыпырып алды.
— Кайда ул? Керми киттемени? — дип сорады Әбүзәр абзый, калтыранган тавыш белән.
— Кем кайда? Кем керми киткән? — дип аптырады Фатихәттәй. — Шакучы булса да, төн уртасында ишек ачмас идем әле. Жуликлар күбәйгән дип кичә генә базарда сөйләделәр.
— Мансур кайда дип сорыйм? — диде Әбүзәр абзый, Фатихәттәйне бүлдереп.
Фатихәттәй, ике кулын селкә-селкә:
— Миңгерәүләнеп кайттыңмы әллә, Әбүзәр? — диде. — Тундрадагы Мансур нишләп монда булсын ди. Телеграммасы да, хаты да юк кешенең...
Әбүзәр абзый Гөлшәһидәгә карап алды. Әллә чыннан да аягүрә төш күрәләрме алар? Ләкин шунда ук, ишеккә тыккан уклауны суырып алып, ашыгып баскычка чыкты, өскә менде, аска төште. Мансур бер җирдә дә күренмәде. Тын баскычта профессорның үз аяк тавышы гына ишетелде, һәм фәрештәләр генә аңа буш шәмдәлләрен суздылар.
Гөлшәһидә дә баскычка чыкты, аның янына тәмам аптыраган Фатихәттәй килеп басты:
— Бу ни бу, Гөлшәһидә кызым, теге ни әйтмешли, кемне эзлисез болай?
— Мансур кайткан... Без бая чыгып барганда әнә анда батарея янында утыра иде.
— И-и-и! — дип сузды гаҗәпләнүнең соң чигенә җиткән Фатихәттәй. — Ник соң өйгә кермәгән? Кая киткән?
— Белмим, Фатихәттәй җаным.
Һәм кинәт Гөлшәһидәнең миен яңа бер уй көйдереп алды: «Мөгаен, ул мин монда булганга, мине күрмәс өчен өенә керми китеп баргандыр...»
Бөтен тәне калтыранып китте. Нәрсә бу? Ул бит Мансурны күрергә теләп килгән иде, ә күрергә мөмкинлек булгач... качып китәсе килә. Ләкин үзеңнән кая качарга мөмкин?
– Әй бала, бала! — диде Фатихәттәй, ике кулын чабып. — Туган өй бусагасына килеп тә кермичә... — Ул, тиз генә өйгә кереп, өстенә киеп чыкты да йөгерә-атлый аска төшеп китте. Профессор, йөрәген тотып, авыр сулый-сулый югары менеп килә иде.
Фатихәттәй аны тиз генә култыклап алды. Аңа ярдәмгә Гөлшәһидә төште. Алгы бүлмәдә Әбүзәр абзый урындыкка утырып терсәгенә таянды. Гөлшәһидә, тиз генә аптечка янына барып, валокордин алды. Фатихәттәй стакан белән су алып чыкты.
— Эчегез, Әбүзәр Гиреевич, — диде Гөлшәһидә, даруны сузып.
— Рәхмәт, борчылмагыз. — Ул даруны эчеп җибәрде. Залдагы сәгать моңлы итеп җидене сукты.
Гөлшәһидә чишенмичә басып тора иде. Ләкин профессорны мондый хәлдә калдырып китәргә вөҗданы кушмады. Ул киемен салды һәм профессорга:
– Әбүзәр Гиреевич, әйдәгез ятыгыз, — дип боерык бирде. Профессор карышмады, әкрен генә урыныннан торды, һәм алар залга керделәр. Караңгы иде. Гөлшәһидә ут кабызды.
— Мин монда, диванга гына, — диде Әбүзәр абзый, йөрәген тоткан килеш. — Өстемә әнә шушы җылы шәлне ябыгыз.
Гөлшәһидә Әбүзәр абзый өстенә җылы шәл япты да Фатихәттәй янына кухняга чыкты.
– Үзе генәме, әллә нәмәстәкәе беләнме? — дип сорады Фатихәттәй шунда ук.
Гөлшәһидә сискәнеп китте. Менә нәрсәдән курка иде ул!
— Без үзен генә күрдек, — диде ул, тәрәзәгә таба борылып. Тышта әле һаман караңгы, һаман җепшек кар ява, җил елый. Өй эче дә салкын. Гөлшәһидә тәмам күшеккән кулларын газ плитәсе өстендә җылыта башлады. «Хәзер син безгә бик кирәк...» — ни өчен бу сүзләрне әйтте икән Әбүзәр абзый Гөлшәһидәгә?
— Аерылышканнардыр әле, күңелем шулай сизә, — диде Фатихәттәй чәй кайнаткан җирдән.
Гөлшәһидәнең күзенә яшь тыгылды. Ул кемнедер бик тә, бик тә кызгана иде кебек. Тик кемне: үзенме, Әбүзәр абзый белән Мәдинә апанымы, Мансурнымы яки тагын берәрсенме? «Аерылышканнардыр әле...» Әй бу Фатихәттәйнең теле! Ни дип әйтә инде ул бу сүзләрне? Гөлшәһидәне юатыр, өметләндерер өченме? Юк инде, Фатихәттәй аны андый вөҗдансыз кеше дип уйламасын...
Тәрәзә төбенә күк күгәрчен килеп кунды да почмакка сыенды. Нишләп ул мескен мондый җил-буранда оясыннан чыккан? Күгәрченнәр караңгыда очмый бит. Әллә ояларын җил туздырып ташлаганмы яки явыз песи куркытканмы? Һәм кинәт, Фатихәттәйнең сүзләре тәэсирендә булса кирәк, Гөлшәһидәнең күз алдына кайдадыр еракта, төньякта, Мансур татлап киткән мескен хатын килеп басты. Күргәне-белгәне булмаганга, Гөлшәһидә аны буе-сыны, төсе-башы белән түгел, бәлки бөкрәйгән бер хатын кыяфәтендә генә күз алдына китереп, шушы карлы-бозлы иртәдә тәрәзә почмагына сыенган мескен күгәрченгә охшатты.
Ә Фатихәттәй тора-тора да тагын бер гаҗәпләнеп куя:
— Ул булдымы соң? Яхшы күрдегезме, Гөлшәһидәкәем? Нишләп туган йорт бусагасыннан борылып китте соң ул?
Залда урындык ауды. Күрәсең, Мәдинә ханым торган да кухняга чыга. Менә ишек ачылды, һәм кулын алга сузган Мәдинә апа күренде.
— Чынны сөйлиме бу туганый? Син дә күрдеңме, Гөлшәһидә, Әлмансурымны? — дип сорады ул. Аның тирән борчылуы йөзенә чыккан иде. — Батарея янында утырып тора иде, ди. Соң ул җиде төн уртасында кайтып төшсә дә, безнең ишек ачык ич аңа.
– Әйдәгез чәй эчерим үзегезгә, — диде Фатихәттәй, бер кемгә дә карамыйча. — Чәем кайнап чыкты.
Алар өчәүләшеп залга кергәндә, Әбүзәр абзый, башын салындырып, иңенә шакмаклы җылы шәл салып, диванда утыра иде.
— Туганый, син борчылма ул кадәр, — диде Мәдинә апа.
— Бик кызганыч бит... Балалары калды, хатыны...
Гөлшәһидә күзләрен зур итеп ачып профессорга карады. Әбүзәр абзасын Мансур хәсрәтеннән башын салындырып утыра дип торса, ул Исмәгыйльне уйлый икән!
— Без менә Гөлшәһидә белән аның үлесе өстенә генә барып җитә алдык, — диде профессор. — Юл бик начар булды. Инде Исмәгыйльнең хатынына ни генә әйтермен икән?..
Мәдинә ханым да чынаягына карап уйга чумды. Әмма аның үз хәсрәте дә җиткән иде. Ана күңеленә баладан да якын нәрсә бармы соң? Моннан дүрт ел элек Мансур өйдән чыгып киткән чакта аңа иң каты ачуланган, иң каты рәнҗегән һәм аны иң кызганган кеше дә Мәдинә апа булды. Мансур биш яшеннән аның кулында үсте. Тәүфыйклы, итагатьле итеп, ата-ана хакын санлый торган итеп тәрбияләргә тырышты Мәдинә ханым аны. Баксаң, бер дә алай булып чыкмады. Мәдинә ханымны иң пошындырганы да асылда шул иде. Мондый чакта хатын-кыз мин-минлеге кайчак бик яман котыручан була. Әмма, табигать хатын-кызга кызгану хисен башка барлык хисләрдән арттырыбрак биргәнгә, күңеленә шәфкать, миһербанлык, гафу итү, ярату кебек нәрсәләрне дә мул салганга, аның ачуы озакка бармый. Яхшылыгыма каршы нинди игелеге тиде, дүрт елга юньле бер хаты да булмады, үзем исән чакта шул «пумала башны» бусагама да бастырмам, дип мең әйткән Мәдинә ханым да үпкәсен бик тиз онытты.
Әле чәй яныннан да тормаганнар иде, ишек кактылар. Бу кагуны баядан бирле көтсәләр дә, дүртесе дә сискәнеп китте, һәм дүртесе дә берьюлы аякка басты. Фатихәттәй йөгерә-атлый ишек ачарга чыкты. Профессор да, Гөлшәһидәгә Мәдинә ханым янында калырга ым кагып, алгы бүлмәгә атлады.
Аннан инде Фатихәттәйнең шат тавышы ишетелә иде:
— И, Мансур, сагындырдың! Исәнме, сау кайттыңмы, улым?.. Кызым, син дә...
«Кызым» сүзен ишеткәч, Гөлшәһидә, үз-үзенә исәп бирмичә, тиз генә кабинетка керде, стенадагы үз рәсемен рамнан алып кесәсенә тыкты.
Көчле дулкынланудан Мәдинә ханымның күзләре бөтенләй күрмәс булды. Ул, бер кулын алга сузып:
— Гөлшәһидә кызым, син кайда? — диде.
— Биредә, биредә, Мәдинә апа, — диде Гөлшәһидә, кабинеттан сынын гайре табигый туры тотып чыгып.
– Әйдә күрешик, кызым.
Гөлшәһидә Мәдинә ханымны култыклап алгы бүлмәгә алып чыкты.
Ишек төбендә кулына ике яшьләр чамасындагы бала күтәргән, бүреген салган Мансур басып тора иде. Ул гүя хәзер чыгып китәргә генә кергән, йөзе, күз карашы киеренке. Үзе чын ир булган: буйга тартылган, иңнәре киңәйгән, йөзе җилдән каралган, киселгән, эчкә баткан күзләре кырыс карый. Мех тун, мех бүрек кигән һәм кечкенә җәнлеккә охшаган баласы, кечкенә куллары белән әтисенең муеныннан каты итеп кочып, ятсынып карый. Күзләре зәңгәр, ләкин вакыт-вакыт карасуланып китәләр.
Ике якта да аптыраш, тартыну, уңайсызлану тудырган беренче киеренке минутлар үткәч, Мансур, баласын идәнгә бастырып, Мәдинә ханым алдына килеп хөрмәт белән ике кулын сузып күреште. Мәдинә ханым калтыранган бармаклары белән аның башын, йөзен капшап маңгаеннан үпте.
— Менә бит, Мансур балам, рәтләп күрмим дә үзеңне, — диде ул, гаебе бар кеше сыман.
Мансур аны кочып күзләреннән үпте, аннары хәлсезләнеп китүен күреп урындыкка утыртты. Ул дәү әтисе һәм Гөлшәһидә белән кабат күреште.
Ул арада Фатихәттәй баланың бүреген, пальтосын салдырды. Җәнлеккә охшаган бала кинәт курчакка әверелде. Коңгырт бөдрә чәче иңнәренә үк салынып төшкән, йөзе алсу-ак.
— Менә бу дәү әти була, менә бу дәү әни, менә бу Гөл апа, мин бабушка булам, — диде Фатихәттәй, баланы өй кешеләре белән таныштыра-таныштыра. — Ә синең исемең ничек, былбылым?
— Гөлчәчәк.
Бу исемгә сискәнеп киткән бердәнбер кеше Гөлшәһидә булды. Ул ихтыярсыздан Мансурга шелтәле караш ташлады.
Барысы да Мансурның хатыны турында уйладылар. Кайтып та кермәгәнме, әллә бөтенләй кайтмаганмы? Әбүзәр абзый Илмира турында «һаман миңа рәнҗүен оныта алмый, ахрысы» дип, Гөлшәһидә исә «мин биредә булганга килмәгән, горур хатын» дип уйлады. Ләкин турыдан-туры сорарга берсе дә батырчылык итмәде. Мансур үзе дә ул турыда сүз ачмады.
Ниһаять, Мансур ое киемен салды, олылар бар да залга кереп киттеләр. Бала Фатихәттәй белән калды.
– Әниең кайда? — дип сорады Фатихәттәй шунда ук.
– Әни еракка-еракка очып китте.
Ишекләр ачык калганга, Фатихәттәйнең юри кычкыра төшеп биргән соравы да, баланың җавабы да залдагыларга ап-ачык ишетелде. Әмма моны әллә ничә мәгънәдә аңларга мөмкин иде.
Фатихәттәй кереп өстәлдәге самоварны яңартырга алып чыкты. Гөлшәһидә дә, чыгып китәргә бер сәбәп булды дип, өстәлдәге чынаякларны җыя башлады.
— Ник Илмира кайтмады? — дип сорады шул чакта Әбүзәр абзый Мансурдан.
Хәзер, Мансурны уңайсыз хәлгә куймас өчен, Гөлшәһидәгә тизрәк чыгып китәргә кирәк иде. Ләкин хатын-кыз кызыксынуы иң гади әдәпне дә оныттыра икән кайчакта.
Мансур башын иде. Бары тик озак эндәшми торганнан соң гына:
— Ул юк инде... Һәлак булды, — диде.
Бу сүзләрне Мансур бик тирән хәсрәтле тавыш белән әйтте. Өй эче тып-тын булып калды. Шушы тирән тынлык эчендә идәнгә тама башлаган тамчы тавышы ишетелде. Күрәсең, Мәдинә ханым ялгыш чынаякны түккән иде.
— Күптәнме? — дип сорады Әбүзәр абзый бераздан.
— Бер ел булды инде...
Гөлшәһидә кулындагы чынаякларын төшерә язды. Ул кухня тәрәзәсе төбенә килеп кунган күк күгәрченне хәтерләде.
— Мине үземнең үтенүем буенча Казанга кайтардылар, — диде Мансур. — Гөлчәчәкне әбисе үзебезгә китер дип язды. Авылда торалар алар.
– Җибәрдем ди кулымнан бала, — диде өстәлгә самовар китереп утырткан Фатихәттәй. — Үз янымда күгәрчен кебек гөрләп торыр әле. Миңа да юаныч булыр. Югыйсә тып-тын бүлмәләрдә йөри-йөри чукракланып беттем инде.
Мәдинә ханым елый башлады. Илмираны кызгана идеме яки аңа карата әйткән авыр сүзләре өчен үкенә идеме ул, — әйтүе кыен.
Ә кухня ягыннан йөгереп йөргән баланың чәчрәп көлгән тавышы ишетелде. Аннары ул алгы бүлмәгә үк чабып чыкты һәм әтисеннән:
– Әтием, Ирочка бүген безгә килерме? — дип сорады. Ирочка алар белән бергә поезда кайткан хатынның нәни баласы иде. Төнлә, йоклаган баланы күтәреп йөрмәс өчен, Мансур Гөлчәчәкне дә шул хатын белән бергә вокзалда — ял бүлмәсендә калдырган иде.
Гөлшәһидә кухняга чыгып, тәрәзә кыегына карады. Күгәрчен анда юк иде инде.

5
Урам тулы халык. Барысы да ашыгалар, чабалар. Һәрберсенең үз эше, үз мәшәкате, үз сөенече-көенече бар дигәндәй. Әмма Гөлшәһидәнеке кебек үзәкләре өзелгәне бармы соң бу меңләгән халык арасында? Бардыр. Әнисә Чибәркәеваны бүген җирлиләр, Исмәгыйльнең хатыны бүген үзенең беренче тол иртәсен каршы ала. Тол хатынның көне — таң атмаган төне, дигәннәр картлар. Тыштан караганда яшь, матур, модный киенгән Гөлшәһидә дә тормышыннан бик канәгать күренә торгандыр. Дөрес, йөзе бераз агарынган, күзләре кызара төшкән. Әмма монысы инде төнге сменадан кайтучылар өчен табигый. Ял итеп алгач, яңадан роза чәчәге кебек балкый башлар...
Көн һаман соры, җепшек, аяк асты пычрак. Тротуарлардагы, урамнардагы кар эреп кара боламык булган, тик койма башларында, түбә кыекларында гына, ак каймалар шикелле, ак кар күренә әле. Түбәләрдән шыбырдап тамчылар тама. Юеш салкын үзәккә үтә.
Гөлшәһидә юеш урамнар буйлап китте, аның күз алдына әле Мансур, әле Гөлчәчәк, әле төнлә оясыннан купкан күк күгәрчен килеп баса. Баярак ул бичара Илмираны шул адашкан күк күгәрченгә охшаткан иде, баксаң, ул үзе дә шул канаты каерылган коштан артык түгел бит...
Бу көтелмәгән ачыш аңа шулкадәр каты тәэсир итте, ул аңына килгәндәй туктады һәм тирә-ягына карап алды. Эшкә, хастаханәгә барырга тиеш Гөлшәһидәбез кая килеп чыккан! Кремль яны ич бу! Шулай ук Федосеев дамбасына юл тота идеме икәнни?! Спас манарасының сәгате тугыз туларга нибары егерме минут калып барганлыгын күрсәтә. Аңга килеп, Гөлшәһидә тиз генә юлга чыкты. Берәр машинаны туктатып утырмаса, эшкә вакытында барып җитә алмаячак. Әмма машиналар аның күтәргән кулына карамыйлар, пычрак чәчрәтеп, выж итеп үтәләр дә үтәләр.
Ниһаять, бер җиңел машина аның турысында туктады. Гөлшәһидә шофер белән янәшә утыручы кешедән зинһарлап үтенергә дип килсә, доцент Яңгураны танып, ни әйтергә белмичә аптырап калды.
— Гафу итегез, мин такси дип торам...
— Бу вакытта такси тотуы кыен, Гөлшәһидә ханым, — диде Яңгура һәм машинадан чыкты да, эшләпәсен салып, Гөлшәһидә белән ихтирам күрсәтеп күреште. Аннары ишекне ачты: — Рәхим итегез.
— Эшкә кичегә язганмын, — диде Гөлшәһидә, борчуы өчен янә бер тапкыр гафу үтенеп.
Доцент Яңгура — табиблар дөньясында билгеле кеше. Гөлшәһидәнең дә аны күргәне бар иде. Ләкин алар таныш түгел иде. Шуңа күрә, Яңгура аңа исеме белән дәшкәч, Гөлшәһидә шактый гаҗәпләнде.
Яңгура үзе дә Гөлшәһидә янына күчеп утырды һәм шоферга русчалап хастаханә номерын әйтте дә яңадан татарчага күчеп, чак кына елмаеп:
— Шәһәр тормышының шундый күңелсез яклары бар шул, — диде. — Бер баштан икенче башка чабарга туры килә. Авылда озаграк йоклап калсаң да куркыныч юк.
«Минем авылда торуымны да белә икән бу. Гаҗәп», — дип уйлады Гөлшәһидә.
— Бүген минем әле рәтләп йоклаганым да юк, — диде ул һәм төнге хәлләрне сөйләп бирде. Мансурның кайтканлыгын да әйтте.
— O, алайса, коллеганың шатлыгы зур икән, — диде Яңгура, кемнеңдер үлүенә бер дә исе китмичә. — Между прочим, Мансурның кайтасын мин күптән белә идем. Министрда хатын күргәч, министрны күндерергә дә булыштым. Эшкә үз яныма алам, дидем. Бер-береңә ярдәм итешмәсәң, булмый ул. Үзебезнең милли кадр, ә төньякка теләсә кемне җибәреп була. Анда тел белүнең хаҗәте юк. — Яңгура бераз эндәшмичә тәрәзәгә күз салып барды да: — Ничек, үзе генә кайтканмы, хатыны беләнме? — дип сорады.
— Баласы белән, — диде Гөлшәһидә. — Хатыны авиакатастрофа вакытында һәлак булган...
Яңгура, бик күңелсез хәл икән, кайгыларын кереп уртаклашырга кирәк, дип, сүзне икенчегә күчерергә ашыкты. Авыл турында сораштыра башлады, җиңелчә шаяртып, сүз арасына гына кыстырып: «Бик ямансулыйсыз, әллә карт сагындырамы?» — дип тә сорап куйды. Моны ул шундый оста, шундый мөлаем итеп сорады, Гөлшәһидә, үзе дә сизмәстән:
— Бик сагыныр кешем юк әле анда, — дип ычкындырды.
– Ә ул? — дип елмайды Яңгура мәгънәле генә.
Шунда гына Гөлшәһидә үзенең хатасын аңлады, кызарып, артка — кабина почмагына сыенды.
Яңгура аның уңайсызлануын сизде, янә бик җайлы гына итеп сүзне башкага күчерде. Гөлшәһидә аның турында: «Игътибарлы икән», — дип уйлап алды.
– Әбүзәр Гиреевичны күрсәгез, әйтегез, — диде Яңгура. — Мансур өчен аз гына да борчылмасын. Гомумән, мин ул егетнең язмышын үз кулыма алырга уйлыйм. Сез моңа ничек карыйсыз?
— Кеше өчен әйтүе кыен, Фазылҗан Җангирович. Минемчә, сез бик зур яхшылык эшлисез.
Сулда Тукай һәйкәле, аннары соры Кабан күренеп калды. Тагын кар сибәли башлады.
— Сез шәһәргә күчәргә уйламыйсызмы? — дип кинәт сорады Яңгура.
Гөлшәһидә чак кына башын чайкады:
— Бөтен кеше дә шәһәргә күчсә, урын җитмәс бит.
Теге вакытта, профессорларда Гөлшәһидәнең рәсемен күргәч, Яңгура эченнән: «Бу фотограф могҗизасы гынадыр», — дип уйлаган иде. Әмма хәзер, Гөлшәһидә белән янәшә утырганда, бу хатынның матурлыгы чын икәненә үзе дә ышанды: көннең соры, яктылыкның үтә саран булуына да карамастан, аның матурлыгы машина эчен балкытып, Яңгураның күзләрен чагылдыра иде.
— Сезгә генә урын табылыр әле, — диде ул, ышанычлы итеп. — Әбүзәр Гиреевич сезнең турыда бик югары фикердә. Аның сүзен Казанда аяк астына салмыйлар. Кирәк икән, бүтәннәр дә, сезне яклап, тиешле урында сүз әйтерләр. Сезгә шәһәргә күчәргә, белемегезне арттырырга кирәк.
«Ә-ә... Мине Әбүзәр абзыйдан ишетеп белә икән», — дип уйлап алды Гөлшәһидә.
– Әбүзәр абзый да шулай ди диюен дә, үземнең зиһенем таралыбрак тора әле.
Яңгура моңа артык игътибар бирмәде.
— Зарар юк, бу авыл тәэсире генә, — диде. — Авыл йоклата бит ул. Борын-борыннан шулай килгән. Сез Әбүзәр Гиреевичның сүзенә колак салыгыз, Гөлшәһидә ханым, ялгышмассыз. Татарлар — скромный халык. Шуңа күрә теге-бу галимебез турында шауламыйбыз. Әмма профессор Таһиров — мировой величина. Аның кул астында эшләү сезгә бик күп нәрсә бирәчәк. Мондый форсатны кулдан ычкындыру акылсызлык булыр иде. Аннары, әгәр мин дөрес аңлаган булсам, сезне авылга бәйләп тота торган нәрсә дә юк шикелле.
Тәгәрмәчләр чокырга туры килде, ахрысы, машина бик яман сикереп куйды, Яңгураның эшләпәсе башыннан оча язды.
— Карабрак барыгыз әле, — диде ул шоферга русча. — Болай муенны сындырырга мөмкин бит. — Һәм, яңадан татарчага күчеп: — Минем балдызны да авылга җибәрмәүчеләр, ләкин теше-тырнагы белән каршы тора. Хәзерге яшьләрдә патриотизм чамалырак шул. Һәркем иң элек үз җаен карый... — диде.
Машина тимер капка янына туктагач, Яңгура башта үзе төште, аннары Гөлшәһидәгә чыгарга булышты, бик җылы итеп, эшләпәсен салып, саубуллашты.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Ак Чәчәкләр - 11
  • Büleklär
  • Ак Чәчәкләр - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4006
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2056
    39.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3972
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1985
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3833
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1903
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3943
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2048
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3734
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1874
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3621
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3928
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1960
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3862
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1951
    40.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3975
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3874
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1850
    41.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3831
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1901
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4099
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2012
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 3981
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1981
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 4089
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2055
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3987
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2099
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3867
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1861
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3966
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1920
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 3955
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2016
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4035
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2013
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3983
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2009
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 3992
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2084
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 3971
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1889
    41.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 3962
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2013
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3936
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2002
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 3993
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1999
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 3885
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1886
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 3893
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2008
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 28
    Süzlärneñ gomumi sanı 3966
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2025
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 29
    Süzlärneñ gomumi sanı 3860
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1845
    40.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 30
    Süzlärneñ gomumi sanı 3979
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1871
    41.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 31
    Süzlärneñ gomumi sanı 3799
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 32
    Süzlärneñ gomumi sanı 4013
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1934
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 33
    Süzlärneñ gomumi sanı 3807
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1921
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 34
    Süzlärneñ gomumi sanı 3946
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1950
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 35
    Süzlärneñ gomumi sanı 4030
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2036
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 36
    Süzlärneñ gomumi sanı 1577
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1015
    47.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    68.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.