Latin

Ак Чәчәкләр - 09

Süzlärneñ gomumi sanı 3975
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Займищега алар ел саен май аенда ук чыга торганнар иде һәм көзге яңгырлар башланмыйча кайтмыйлар иде. Займищены бигрәк тә Әбүзәр абзый ярата иде. Авыл янында гына су тибрәнеп тора. Таң сызылган вакытларда яки кичен кояш баеганда текә яр кырыена утырып Иделгә карасаң, андагы матурлыктан, андагы хозурлыктан күзләргә яшь килә. Ул көзге кебек шоп-шома су өсләре, ул кызларның кисея шарфы кебек җиңел ак томаннар, ул су эченнән яшел бүрек кебек кенә күренеп торган әрәмәле утраулар, ул очып килеп шунда төшә торган киек үрдәкләр, ул еракта тын гына, моң гына узып бара торган ап-ак пароходлар, коңгызга охшаган тәбәнәк буксирлар, озын баржалар, саллар... Аргы якта, турыда, Пустые Моркваши, арырак Яр буе Морквашы, аннан да арырак, еракта, күксел томан эчендә Зоя крепостен шәйләргә мөмкин. Ә төнлә Иделдә үзенә бертөрле серле тормыш башлана: яшелле-кызыллы-сарылы утлар бер күренәләр, бер сүнәләр, тагын кабыналар, тагын сүнәләр. Төне буе алар, шулай үзара күз кысышып, нидер сөйләшәләр. Ә таң аткач, ул утлар, әкияттәге пәри утлары кебек, кайдадыр куышларда посып көнозын яшеренеп торалар да, төн булгач, яңадан йөгереп килеп чыгалар һәм тагын таңга кадәр күз кысышып мәш киләләр.
Күр бу төш дигәнне! Чалбар балакларын тез тиңентен сызганган, иңбашына пар ишкәк салган, салам эшләпәле, яланаяклы Әбүзәр абзый Иделгә балыкка төшеп бара...
Юк, Әбүзәр абзый су буенда түгел, ул инде үзенең хастаханәсендә. Ак халатының чабуларын җилфердәтеп коридор буйлап ашыгып атлый, имеш. Артыннан бер төркем чит ил табиблары ияргән. Делегация.
— Ышанмыйсызмы? Булмас дисезме? Пропаганда гына дисезме? — Профессор бер палатаның, икенчесенең, өченчесенең, дүртенчесенең ишекләрен каерып-каерып ача. — Карагыз, күрегез! Палаталар буш, бер авыру да юк. Кая китеп беткәннәр дисезме? Түләү бик кыйбат булганга керә алмый торганнардыр дисезме? Юк, без барлык авыруларны түләүсез дәвалыйбыз. Әгәр кайсыгыз булса дәваланырга тели икән, рәхим итегез, хәзер салабыз. Ә безнең үз авыручыларыбыз юк, әфәнделәр. Могҗиза? Юк, әфәнделәр, бу могҗизадай эш булса да, сез уйлаган могҗиза түгел. Бу — Совет илендә киң күләмдә, бөтен халык күләмендә алып барыла торган профилактиканың гүзәл нәтиҗәсе...
Най, кайда болай колакны ярып сызгыралар? Мансур шаяндыр инде. Фатихәттәй кичә базардан балчык ат алып кайткан иде. Шушы атның койрыгына өреп бертуктаусыз сызгырып йөри бит, юньсез малай...
Кинәт профессор уянып китте. Телефон шалтырый иде. Ул тиз генә урыныннан торып иңенә халатын салды да, аягына чүәкләрен киеп, залга чыкты. Мансурның өстәлендә янып торган яшел утка гаҗәпсенеп карады, бу утны үзе яндырып, шул яшел утка карый-карый уйланып йокыга китүен оныткан иде.
– Әйе, тыңлыйм, — диде профессор әкрен генә һәм, йоклап ятучыларны уятмас өчен, трубканы учы белән каплап торды. — Әйе... Нинди чаралар күрдегез?.. Йә... Нәтиҗә?.. Машина җибәрегез. Хәзер үк!
Елый-елый йокыга киткән Гөлшәһидә дә профессорның телефоннан сөйләшү тавышына уянды. Ул профессорның борчулы тавышын, «машина җибәрегез» дигән сүзләрен ишетте. Тагын кайсының хәле начарланды икән?
Гөлшәһидәнең күз алдыннан авырулар берәм-берәм үтеп киттеләр. Аннары ул урамда улаган җилгә колак салды. Тәрәзә пыялалары юеш, әллә кар, әллә яңгыр ява. Юрган астыннан кулын сузып утыртма лампаның төймәсен басты. Ут кабынды. Сәгатькә карады. Дүрт тулып бишенче киткән. Гөлшәһидә урыныннан торып алгы бүлмәгә чыкканда, профессор инде пальтосын кия иде.
— Мин дә сезнең белән барам, Әбүзәр Гиреевич. Төне бигрәк ямьсез, — диде Гөлшәһидә.
— Кирәкмәс, ятып йоклагыз.
— Юк, юк, мин сезнең белән барам, Әбүзәр Гиреевич. — Гөлшәһидә пальтосын, башлыгын киде. — Мондый төндә берүзегезне ничек җибәрим ди.
Профессор артык каршы килмәде. Ишекне әкрен генә ябып баскычка чыктылар. Биредә ярым караңгы, тын һәм салкынча иде. Кинәт Гөлшәһидә, профессорның кулына ябышып, куркып:
— Кем ул анда?! — дип кычкырып җибәрде. Аркасын батареяга терәп, бәләкәй чемодан өстендә утырып торган кеше тавышка башын күтәрде, аннары тиз генә аякка басты. Пальто якасын күтәргән, йөнтәс бүреге күзләренә үк төшеп тора, озын, таза ир, сукса, үтерәчәк.
— Мин, — диде кеше.
Гөлшәһидә шунда ук Мансурның тавышын таныды, буе-сыны танырлык түгел иде. Әбүзәр абзый да аны тавышыннан гына таныды. Карт бу көтелмәгән хәлдән хәтта чайкалып китте.
— Синме бу, Мансур? — диде чак кына калтыраган тавыш белән һәм күрешергә кулын сузды. — Исәнме-саумы, улым. Нишләп өйгә кермисең?
— Поезд бик соңга калды... Сезне борчымас өчен...
— Туган йорт бусагасында беркайчан да соң булмый. Өйгә кер... Ә безне, гафу ит, хастаханәгә чакыралар.
— Исәнмесез, — диде Мансур агарынып басып торган Гөлшәһидәгә. — Мин сезне куркыттым бугай.
Аяк асты тәмам бозлавык булган. Машина як-якка чалулап бара. Күр дә тор, йә берәр баганага барып бәреләчәк, йә чокырга капланып төшәчәк. Караңгы. Кар катыш яңгыр ява. Берни күренми. Анда, караңгы баскычта, әллә кайлардан, әллә нишләп кайткан якын да, ят та Мансур калды, алда, хастаханәдә, кемдер үлеп ята. Гөлшәһидәнең уйлары шушы ике нокта арасында айкала: әле баскычка, әле хастаханәгә сикерә һәм ул боларның кайсысы турында уйлавын да тәгаен генә белми. Нигә барды икән бүген профессорларга? Нинди гөнаһ шомлыгы тартты аны? Тулай торагында ятса, бу искә төшерүләр дә, хыял очышлары да, төнге елаулар да, шушы серле төнге очрашу да — берсе дә булмас иде бит. Хәзер инде яралардан яңадан кан саркый башлар.
Кемгә кирәк бу газаплар? Нигә Гөлшәһидә аның белән калмады? Бу мөмкин иде бит. Юк, бер кискән икмәк ябышмый. Мансур инде йөрәктән кисеп ташланган кисәк. Ул чагында ни өчен Гөлшәһидәнең йөрәге болай әрни соң? «Үзең дә елыйсыңдыр әле...» — Диләфрүзнең шул сүзләре кылт итеп исенә төште. Кызарды. Елый шул. Канлы яшь белән елый Гөлшәһидә...
Профессор башын күкрәгенә салындырып утыра. Кем турында уйлый икән ул? Әллә аның да уйлары хастаханә белән караңгы баскыч арасында айкаламы?
Кинәт профессор кабаланып сәгатенә карап алды.
— Бик әкрен барабыз, Кузьмич!
— Юлы бит нинди, Әбүзәр Гиреевич. Машинаны харап итәргә мөмкин.
— Кеше турында уйларга кирәк, Кузьмич!
Шофер машинада да кешеләр бар дип әйтмәкче иде дә, тыелып калды.
— Кемнең хәле начарланып киткән? — дип сорады Гөлшәһидә.
— Исмәгыйльнең...
Гөлшәһидә Исмәгыйльнең бу дөнья кешесе түгеллеген, медицина инде аңа бернинди дә ярдәм күрсәтә алмавын белә иде. Аның бары тик сызлануларын гына вакытлыча киметеп торырга мөмкин. Моны исә һәр табиб, һәр сестра булдыра ала. Ә профессор шушы авыру янына, төн димичә, кар-буран димичә, үзе бара. Нәрсәгә ышана ул?
Кинәт машина туктады. Фаралар яктысында хастаханә коймасы күренде. Алар машинадан төштеләр, Гөлшәһидә профессорны култыклап алды.
Парадныйда Гөлшәһидә үзе профессорның киемен салдырды. Санитарка халатлар бирде һәм профессор, төймәләрен дә төймәләмичә, ашыгып буп-буш баскычтан менеп китте. Аларны тып-тын коридорда Маһирә ханым белән дежурдагы табиб каршы алды. Аларның кыяфәтләре үк хәлнең үтә күңелсез булуын әйтеп тора иде.
– Үлде... — диде Маһирә ханым, әкрен генә.
Исмәгыйльнең өстенә ак җәймә япканнар. Профессор җәймәнең бер читен күтәрде. Мәрхүмнең йөзе тыныч һәм тантаналы. Гүя ул бик күп еллар газапланганнан соң беренче тапкыр татлы йокыга талган иде.
Табиб бүлмәсендә профессор өстәлгә таянып утырды. Аңа карарга кызганыч иде. Ул гүя күз алдында картаеп, кечерәеп китте.
Гөлшәһидә профессорның хәлен башкалардан яхшырак аңлый иде. Әгәр баскычтагы очрашу бер-ике минутка тоткарламаса, юл бу кадәр әшәке булмаса, алар әле килеп тә өлгергән булырлар иде. Нибары ун-унбиш минутка кичектеләр. Соңга калу табиб өчен бигрәк тә үкенечле.
— Кайтыгыз, Әбүзәр Гиреевич, — диде Маһирә ханым, профессорның үзе өчен борчылып.
Профессор авыр гына урыныннан торды.
— Исмәгыйльнең хатынына үзем әйтермен, — диде ул.
Түбәндә аңа киенергә булыштылар.
– Ә сез? — дип сорады профессор Гөлшәһидәдән.
— Мин кайтып тормыйм инде, Әбүзәр Гиреевич, сәгать алты була. Менә Маһирә апа кайта, ул сезне озатып куяр.
— Юк, Гөлшәһидә, әйдәгез. Сез хәзер безгә бик кирәк. Бик!
Гөлшәһидә бераз икеләнеп торды да пальтосын киде. Ул Мансурны күрергә тели дә, аның белән кабат очрашудан курка да иде.

3
Дөп итеп ишек ябылуы һәм кузгалып киткән машина тавышы тынгач, йокыга талган зур таш йортның баскычында яңадан тирән тынлык урнашты. Бу тынлык шундый көчле иде, баскыч тәрәзәсенең кайсыдыр иң өске өлгесендә замазкасы кубып төшкән пыяланың башта яхшы ук көчле, аннары әкренәйгәннән-әкренәя барган зыңгырдавы бермәл аермачык ишетелеп торды. Баскыч ярым караңгы һәм буп-буш иде. Зур байларның борынгы йортларында гына очратырга мөмкин булган киң һәм сөзәк ак мәрмәр баскыч тонык кына ялтырый. Кулларына шәмдәл тоткан канатлы фәрештәләр, кайгырышкан кебек, башларын иеп басып торалар. Кайчандыр аларның шәмдәлләрендә шәмнәр дә янган, хәзер бөтен баскычны кайдадыр югарыда җемелдәгән бер электр лампочкасы гына яктырта.
Бүреген кулына тоткан Мансур, парадный ишеге ябылып, машина китеп баргач та, әле берничә минут урыныннан кузгала алмады. Әйтерсең ул тораташка әверелгән иде, әйтерсең ул төш күрә иде. Әгәр профессор квартирасыннан берүзе генә чыкса яки алырга килгән шофер белән булса, ул моңа гаҗәпләнмәс иде. Профессорны кич димичә, төн димичә авыру янына алып китүләрен Мансур кече яшьтән белә иде. Әмма Гөлшәһидә? Ул бит авылга киткән иде. Ничек ул бүген биредә? Профессорны алырга килдеме, әллә биредә торамы?..
Ишек бикле иде. Звонок төймәсе иске урынында күренми. Тик ишеккә беркетелгән ак эмальдәге «Профессор Әбүзәр Гиреевич Таһиров» дигән язу гына Мансурның ялгышмавын, нәкъ кирәкле ишек төбендә басып торуын әйтә иде. Ләкин ишекне дөбердәтергә кулын күтәрә алмады. Башын иеп бераз басып торганнан соң, кире борылып, әкрен генә аска төшә башлады. Чат саен фәрештәләр аңа шәмсез шәмдәл суздылар. Чемоданы янында ул туктады, күзләрен йомып, стенага сөялде. Күзләрен йомуы булды, күз алдына Гөлшәһидә килеп басты һәм күңелләре тагын әллә нишләп китте. Эшләрен бераз җайлаганнан соң, Акъярга барып Гөлшәһидәне ерактан гына булса да бер күреп кайтырга күңеленнән ниятләп куйган иде ул. Ә тормыш аларны өенә кереп өлгермәс борын ук очраштырды. Ул моны һич тә көтмәгән иде. Аптырап калды. Шуңа охшашлы бер хисне Мансур моннан дүрт ел элек Гөлшәһидә авылга китеп баргач бер кичергән иде. Ләкин ул чагында Мансур моның сәбәбен аңлый алмады. Югыйсә аның бик зур эштән — имтиханнардан котылган бәхетле чагы иде. Дипломы кесәсендә, тагын ни кирәк кичәге студентка? Ә аңа чамасыз авыр, эче поша, күңеле нәрсәдер юксына...
Мансур беренче курстан ук бик яхшы укыды. Табиблар өчен кирәкле сәләт, җитезлек, салкын канлылык һәм мөстәкыйльлек аңарда бик иртә күренде. Хирургия белән аеруча кызыксынды, хирургия кафедрасы каршындагы фәнни түгәрәккә язылды һәм, институтны тәмамлаганчы, аның бер генә утырышын да калдырмый йөрде. Аның бармаклары скрипач һәм пианист бармаклары кебек җитез һәм сизгер, күзе аучыларныкы кебек үткен иде. Ул, зур художниклардай, иң нечкә төсләрне дә аера белә һәм, челтәр бәйләүче кызлар кебек, эшләгән һәр эшен пөхтә башкара иде.
Әйбәт хирург булачак, диделәр өлкән хирурглар, һәм кафедра аңа аспирантурада калырга тәкъдим итте. Дәү әтисе моңа каршы килде, башта берничә ел практик табиб булып эшләү хәерлерәк, аспирантура аннан соң да качмас, диде. Мансур бу ике тәкъдимнең һәр икесенә дә риза иде. Ул аларны бер үк максатка илтә торган ике юл дип карады. Димәк, бу яктан да аның җан тынычлыгын җуяр өчен сәбәп юк иде. Тагын нәрсә соң? Гөлшәһидә? Әйе, Гөлшәһидә һәйбәт кыз, ләкин, Мансурга калса, дөньяда аңардан башка да яшәп була әле. Хисләр нечкәргән, күңелләр дулкынланган хәтәр бер минутта булып алган хәлләр... алар яшьлек исәрлеге генә. Шулай булгач, нигә аларны яңадан кабатларга? Нигә хөрмәт иткән кешеңне гомергә бәхетсез ясарга? Инде Мансурның үзенә дә мәгълүм булмаган ниндидер сәбәпләрдән эче поша башлый икән, Займищега чыгып китәргә, анда да күңелсез булса, кире Казанга кайтырга мөмкин. Ниндидер яшерен теләк аны Идел буена алып бара икән, ул үзе дә сизмәстән Федосеев дамбасына килеп чыга икән, кемнедер көткән сыман баштан башка берьялгызы сызгырып йөри икән, эч пошуын таратыр өчен берәрсенең җилкәнле көймәсенә утырып Казанка буйлап китеп барырга, иптәшләре туры килмәсә, бакчага менеп, текә яр кырыендагы хатирәле урындыкка утырып елга киңлеген хозур кылырга мөмкин, һәм ул шулай эшләде. Ләкин... ләкин күңеле тынычлык таба алмады.
Көннәрнең берендә шушы Федосеев дамбасы буйлап күңелсез уйларга батып арлы-бирле йөргәндә, инде берничә ел күрмәгән таныш кызы Илмираны очратты. Алар Мансур институтка кергән елны танышканнар иде. Илмира икенче курста укый иде инде. Әмма Мансур гәүдәгә таза, Илмира, киресенчә, ябык булганга, аларның яшь аралары һич тә сизелми иде. Җитмәсә, Илмира кыска гына чәчен ике толым итеп ак тасма белән үреп йөри. Бусы аны бөтенләй бала сымак күрсәтә иде.
Хәзер дә Илмира буйга-сынга, төскә-башка әллә ни үзгәрмәгән, тик чәчен соңгы мода буенча кыска итеп кистергән дә кигән киемнәре затлырак.
Бу көтелмәгән очрашуга икесе дә бик шатландылар. Дамба буйлап бик озак сөйләшеп йөрделәр, яңадан очрашырга сүз куештылар. Илмира Казанда узып барышлый гына, дөресрәге, ялдан кайтышлый гына туктаган икән. Ул инде икенче ел төньякта табиб булып эшли. Төньяк турында Илмира бик яратып һәм сокланып сөйләде. Аныңча, дөньяда төньяктан да матур җир юк, аныңча, иң көчле романтика да, иң кыю эш тә, иң көчле кешеләр дә, хәтта иң көчле хисләр һәм мәхәббәт тә бары тик төньякта гына. Мансурның Казанда калачагын белгәч, Илмира бик нык гаҗәпләнде һәм, сызылып киткән туры кашларын җыерып:
— Минемчә, безнең заманның яшь кешесе үз юлын үзе салырга, әти-әнисе яки туган-тумачасы артына яшеренеп коммунизмга бармаска тиеш, — диде. — Җилгә каршы кемнәрнеңдер аркасына ышыкланып бару — хурлык, үзеңне алдан ук тар кабыкка төрү, канатларыңны алдан ук кисү, вак мещан тормышына алдан ук әзерләү. Бигрәк тә типсә тимер өзәрдәй егетләргә посып яту килешми, минемчә.
Мансур гамьсез генә сөйләшеп йөргән кыздан мондый сүзләр көтмәгән иде.
— Мин андыйлардан түгел, — дип мыгырданып кына җавап кайтарды.
– Ә үзең Казанда каласың!.. — дип, шунда ук чәнчеп алды Илмира. Җил аның муенына ураган юка шарфының очларын җилфердәтә, күзләре кысыла төшкән. — Көйләнгән юлдан бару ансат ул, Мансур, ә анда бар да яңабаштан төзелә, анда үзеңә юл ярырга кирәк. Куркаклар, әниләренең итәкләренә тотынып яшәүче тәтиби егетләр анда бармый да... Син дә өеңә тизрәк кайт, — диде кинәт Илмира, Мансурга таба борылып, һәм, сүтелер-ертылыр дип тә уйламыйча, өстәде: — Йә озак йөрисең дип ачуланырлар үзеңне.
Мансур сер бирмәскә, барысын да уенга борырга тырышты, Илмираны бокс ярышын карарга чакырды. Үзенең бернәрсәдән дә курыкмавын күрсәтергә теләде. Илмираның күзләре очкынланып китте. Ул бокс карарга барырга риза булды. Ләкин Мансур никадәр генә тырышмасын, иптәше аны беренче раундта ук дөмбәсләп ташлады...
Хурлыкка калган егет шуннан соң Илмира белән кабат очрашмаска булды. Ләкин Илмира үзе аны эзләп тапты һәм ярым мыскыллы тавыш белән:
— Нихәл, батыр сугышчы, нигә качтың? Әллә миннән дә бәреп егар дип куркасыңмы? — дип үртәп көлде.
Мансур эндәшмәде, ләкин аның колаклары ут кебек яна иде. Cy буена төшкәнче, алар сөйләшмәделәр. Биредә Мансур Илмираны көймәдә йөрергә чакырды.
— Утырмыйм, — диде Илмира, көлеп, — йә батырырсың. Сиңа ышаныч аз.
— Дөрес сизенгәнсең икән, — дип, Мансур да мыскыллы тонга күчте. — Нәкъ елга уртасында бер упкын бар, шунда җиткәч, чыннан да суга ташламакчы идем үзеңне.
— Алайса әйдә. Миңа суга батып үләргә язган икән, язмыштан узмыш юк, диләр. — Һәм кыз көймәгә беренче булып кереп утырды.
Җил җилкәнне киерде, көймә шактый кызу йөзеп китте. Илмира бер кулын суга тыгып бара, кысыла төшкән күзләре шаян елмаеп һәм сынаучан карый. Мансурның исә чырае караңгы, иреннәре кысылган.
— Йә, теләгеңне үтә, Стенька Разин, шаһ кызын суга ташла, — дип кычкырып көлде Илмира. Аннары икенче тавыш белән өстәде: — Тәтиби егетләрнең серкәләре су күтәрми икән. Хәзер борыннары салына.
Юк, Мансур үпкәләми иде. Ләкин ул ни эшләгәнен дә белми иде. Әйтерсең бу юлы ул үзе суга бата. Ә Илмира?.. Ник ул болай җен кебек үчекли?.. Гөлшәһидәгә әйткәндәй авызын ачмаслык итеп каплаганны көтәме? Ләкин егетнең теле әйләнмәде. Көньяк кояшында янып беткән бу кыска чәчле ябык кызның күгелҗем күзләрендә тел ачтырмый торган ягымлылык белән кырыслык бергә кушылган иде кебек.
Бу очрашуларның ахыры шуңа барып җитте: беркөнне Мансур Мәдинә ханым белән Әбүзәр абзыйга төньякка эшкә китәсен әйтте. Бу көтелмәгән хәбәр өйдә чын-чыннан аптыраш тудырды. Яшь табибның берничә ел клиникада эшләве кирәк дип санаган Әбүзәр абзый ирләрчә сабыр һәм салкын канлы булып кала алса да, Мәдинә ханым бары тик кызгану хисенә генә бирелде. Мансурны акылсызлыкта, уйламый эш итүдә гаепләде.
— Нужа иләген иләп үскән баламыни син?! — диде ул. — Син бит үзалдыңа бер генә көн дә дөнья көткәнең юк әле. Харап булачаксың бит син анда.
— Без икәү, — диде Мансур, әкрен генә.
— Юлдашың да үзең кебек бер исәрме?
— Юк, ул миннән акыллырак, дәү әни.
— Ярый, акыллырак та булсын. Ләкин, Казаннан чыкмаган яшьләр, сез төньяк турында ни беләсез? Кинода салкын кар да йомшак мамык кебек кенә күренә ич.
— Ул анда эшли инде.
— Анда? Кем булып?
— Табиб булып.
Сүзне Мансурның авызыннан келәшчә белән тартып алырга кирәк. Кешечә, менә шундый-шундый хәлләр дип, тәртибе белән бервакытта да сөйләп бирми. Тота да кайдандыр урта бер җиреннән каерып алып әйтеп куя. Аңласаң аңла, аңламасаң — юк.
Кинәт Мәдинә ханым, нәрсәдер сизенгәндәй коты очып:
— Иптәш дигәнең... берәр хатын-кыз заты түгелдер бит? — дип сорады.
Мансур башын кагып куйды. Мәдинә ханым лап итеп урындыкка утырды да ике кулын тезләренә чабып алды:
— И юләр, и сантый! — диде ул кызганып та, битәрләп тә. — Аңа ир кирәк ләбаса, шуңа ул сине җен кебек алдалый.
Мансур әле бер генә тапкыр да Илмирага андый ният белән караганы юк иде, шуңа күрә дәү әнисенең бу сүзләре бик нык гаҗәпләндерде, ачуын чыгарды. Ләкин, әдәп саклап, дәү әнисе белән сүз көрәштермәде, бары тик:
— Юк, мин алай дип уйламыйм. Ул андый түгел, — диде.
— Соң син хатын-кызның мәкерен белеп бетергән кешемени?!
— Дәү әни, сез аны кимсетмәгез. Югыйсә мин чыгып китәм, — диде Мансур, урыныннан торып.
Мәдинә ханым елый башлады:
– Үстердек, үстердек, хәзер инде сүз әйтергә дә ярамый.
— Сабыр, туганый, — диде Әбүзәр абзый, хатынын тынычландырып. Аннары Мансурны үз кабинетына алып кереп, ишекне япты:
— Утыр әле, — диде. Үзе дә янына диванга утырды. — Без — ирләр, әйдә ирләрчә сөйләшик, Мансур. Минемчә, син бу зур адымыңны уйламыйчарак эшлисең кебек. Син бу эшкә күңелең белән әзер түгел. Шулаймы?
— Белмим, — диде Мансур, турысын әйтеп. — Мин үз көчемнең чамасын белмим, дәү әти. Ә белергә кирәк. Иртәме-соңмы барыбер белергә кирәк.
— Дөрес, бик дөрес. Кеше үзенең чамасын белергә тиеш. Әгәр распределениегә хәтле синең шундый ниятең барлыгын белсәм, мин моны хуплар гына идем. Мин сиңа, берничә ел практик табиб булып клиникада эшләргә кирәк, дип әллә ничә әйттем. Әгәр хәзер дә син шул максаттан чыгып эш итсәң, мин каршы бер сүз әйтмәс идем. Соң булса да, уң булсын, дияр идем. Әмма бу зур адымны очраклы танышкан хатын-кызга ияреп ясавыңны... яклый алмыйм мин, Мансур!
— Бу очраклы түгел, дәү әти. Мин аны элек тә беләдер идем.
— Безнең институтны тәмамлаган кешеме?
— Юк, Мәскәүнекен.
Профессор уйга калды.
— Син аны яратасыңмы? — дип сорады ул, егеткә туры карап.
Мансур тыныч кына башын чайкады:
— Мин аңа хатын-кыз итеп карамыйм, ул минем өчен турылыклы бер юлдаш кына.
— Бу яшьтә, Мансур, кеше табигый теләкләрдән кача алмый. Мин синең ул якларыңа керергә теләмим. Бер соравым бар: Гөлшәһидә белән арагыз ничек?
— Берничек тә түгел, — диде Мансур, ләкин йөрәгенең кай җиредер әрнеп куйды, йөзенә алсулык йөгерде.
– Һем-м, — диде профессор, иренен тешләп. — Бәлки, иртәгә сөйләшербез? Бүген синең сөйләшәсең килми шикелле. Ихтимал, артык дулкынлангансың. Безгә дә бераз акыл җыярга кирәк.
— Иртәгә мин китәм, дәү әти.
— Шулай ук ашыгычмыни?
– Әйе, самолетка билетлар алынган.
— Министрлыкта ни диләр?
— Бар да сөйләшенгән. Приказ бар.
— Димәк, син бу эш белән байтактан бирле йөрисең инде. Ник безгә әйтмәдең?
— Вакытыннан элек борчыйсым килмәде.
– Һем-м... Безгә ул чагында, — профессор урыныннан торып ике кулын җәйде, — сөйләшеп торасы да калмаган икән. — Әбүзәр абзый өстәлендәге китапларны бер урыннан алып икенче урынга куйды, аннары кысан кабинет буйлап ике адым алга, ике адым артка атлады. — Син безгә ул кызның исемен дә әйтмәдең, үзен дә күрсәтмәдең. Бу ничек була инде, Мансур?
— Мин гаепле түгел. Ул үзе сезне күрергә теләми.
— Гаҗәп, ни өчен?
— Сез аның хәтерен калдыргансыз.
— Мин?! Димәк, мин аны белгән булып чыгам. Ни дип мин аның хәтерен калдырганмын?
— Сез аны имтиханнан кугансыз, сездән табиб чыкмый, дигәнсез.
— Шуннан соң ул Мәскәүгә күчкәнме?
— Ул үзсүзле.
Әбүзәр абзый өстәл янындагы урындыкка утырды, бармаклары белән өстәлне дөбердәтеп алды. Аннары, урындык артына сөялеп, каядыр югарыга карап:
— Ихтимал, шундый хәл булгандыр, — диде. — Мин медицинага талантлы, сәләтле, энтузиаст яшьләр генә килергә тиеш дигән карашта торам. Талантсыз, сәләтсез, җиңел кешеләр, дипломнары булуга да карамастан, һәр өлкәдә аякка гер булып тагылалар. Медицинада алар зыян китерәләр. Без кеше белән эш итәбез, ә кешенең гомере бер генә. Кеше гомерен әрәм итү — ансатның ансаты, кайтарып алулары безнең кулдан килми... Аерым очракларда теге-бу кешегә карата минем ялгышуым бик ихтимал. Мин әүлия түгел. Хатамны белсәм, гафу үтенүдән кимсенмим.
– Әгәр гафу үтенү белән генә барысын да элекке хәленә кайтарып булса иде, — диде Мансур, кинәт башын күтәреп, һәм профессорга туры карады. — Сез аңа ясаган борчуларны, әрнүләрне берничек тә кире кайтарып ала алмыйсыз. Шуңа күрә аның безнең өйгә килергә теләмәвен тәкәбберлек итеп түгел, аның моңа хакы бар дип карагыз.
— Тукта, — диде профессор, ниндидер бер фикерен төгәлләргә җыенгандай итеп. — Син, ялгышмасам, ташка аш белән, минем усаллыкка каршы яхшылык белән җавап бирергә җыенасың түгелме?
— Юк, дәү әти. Кеше гаебен кеше йолмый.
Төньяк аларны күз ачкысыз бураннары, аяктан егарлык җилләре, сулышны буа торган салкыннары, таң атуны белми торган озын төннәре һәм... искиткеч төзелешләре белән каршы алды. Мансурның чырае караңгы иде. Үз йортына кайткан Илмираның ташып торган шатлыгы, дәрте аның күңелен аз гына да күтәрә алмады. Әледән-әле Гөлшәһидә күз алдына килде. Көлгән, елмайган, җырлаган яки биегән хәлдә түгел, уйчанланып яки сагышланып утырган хәлдә дә түгел, ә Казанка ярындагы текә тауга үрмәләп югары менгән хәлдә килде. Шушы күренеш күз алдында туган саен, Мансурның күңелендә әллә сагыш, әллә көенү, әллә тагын исеме дә билгеле булмаган бер тойгы уяна иде.
Шундый минутларның берсендә Мансур боз каткан тәрәзә янында басып тора иде. Тышта, дом караңгыда, коточкыч буран котыра. Әллә кемнәр төркемнәре белән тәрәзә төбенә килгәннәр дә, өйгә кертүне сорап, үкерешеп елыйлар кебек. Мондый чакта ялгызлык аеруча изә. Дөрес, Илмира күрше бүлмәдә генә. Ләкин Мансурның Илмира янына керәсе килми, күрәсең, дәү әнисенең хатын-кыз мәкерлеге турындагы сүзләре шулай да күңеленең кайсыдыр бер почмагында утырып калган. Алай гына да түгел, әгәр Илмира чытлыклана башласа, җилбәзәклек күрсәтсә, Мансур шунда ук аңа аркан борылыр, һәм ул аның алдында һичбер ихтирамга лаек булмаган вак, буш бер кыз булып калыр иде. Шул ук вакытта Мансур инде Илмирага шактый ияләшә башлаган, ул инде аның яшәвенең ниндидер аерылмас бер кисәгенә әверелә баруын сизә иде. Илмирасыз төньяк үтә күңелсез булыр иде төсле. Кыскасы, аның күңеле гаҗәп дәрәҗәдә язның беренче кар суларына охшый иде: бер карыйсың, челтерәп агып китәр төсле, икенче карыйсың, мәңге эремәс боз булып каткан инде. Иң яхшысы, кая булса кинога, театрга яки клубка барасы, халык арасында, саф һәм намуслы кешеләр арасында буласы иде... Бераз уйлап торгач, ул урыныннан кузгалды, тунын, колакчын бүреген киде. Тышка чыкты. Ләкин төзелеш утлары түгел, гомумән, ике адымнан берни аерып булмый иде. Тирә-якны күзгә төртсәң күренми торган шомлы караңгылык баскан. Кар гына бөтерелә, җил генә сызгыра. Мансур ихтыярсыздан бер адым артка чикте. Гүя хәзер җил аны бөтереп алыр да, салкын кочагына кысып, шашына-шашына кычкырып, шүрәле кебек улап, чинап, әллә кайларга илтеп ташлар кебек.
Мансур бу котырынган стихиягә шактый озак карап торды. Ләкин беренче секундтагы курку хисе үтте. Күңелен сирәк була торган бер хәл биләп алды, әрсез һәм усал бер тантана белән кычкырасы килде аның: һа-һа-һа-у! Көч сынашырга чакырасыңмы? Әйдә, мин әзер!
Һәм ул, шушы тойгыга бирелеп, болдырдан төште. Ләкин берничә адымнан соң ук ул өйне дә, юнәлешне дә югалтты. Бияләйләре белән йөзен каплап тагын берничә адым атлаган иде, җил аяктан бәреп екты.
Мансур үзенең юләрлек эшләвен аңлады, әмма күңелендәге үзенә дә аңлашылмый торган әлеге ачулы тантана аны торып алга атларга мәҗбүр итте. Йөз адымда хастаханә, биш йөз адымда гигант завод төзелеше. Нигә куркырга? Тиле кебек әле кычкырып һай-һайлап көлде, әле җыр башлады.
Җил аны ниндидер коймага китереп кысрыклады. Салкын инде аны ныклап капшый башлаган иде. Мансур ничек кенә булса да коймадан аерылмаска кирәклеген төшенде. Югыйсә катып үләчәк. Ул инде кычкырмый, көлми иде. Коймага тотынып бара-бара, өйне эзли башлады.
Өс-башына киенгән, кулына кесә фонаре тоткан һәм бик каты борчылган Илмира тәмам карга батып кергән Мансурны коты очып каршы алды.
— Син акылдан яздыңмы әллә, юләр! — дип кычкырды ул. — Мондый буранда өйдән чыгалармыни! Бу сиңа Бау ман урамы түгел. Кара, борының, битләрең ап-ак. Өшеткәнсең бит!
Аннары алар, өйалдына чыгып, кар белән Мансурның борынын, битләрен бик озак удылар. Ниһаять, хәлдән таеп, икесе ике урындыкка утырдылар. Мансурның бите, борыны кыза, яна иде. Бераздан аңа яңадан баягы әрсез тойгы кайтты.
— Монда әйбәт икән! — дип, Казаннан чыгып киткәннән соң беренче тапкыр бөтен йөзе белән елмайды. Аннары, сикереп торып, радиоланы борып җибәрде һәм, Илмира алдына килеп:
– Әйдә биибез, Илмирочка! — диде, һәм алар өс киемнәрен дә салмыйча парлап биергә тотынды лар.
Илмира белән Мансур бер коридорда аерым-аерым бүлмәләрдә торалар иде. Илмира инде тегесен-монысын алырга өлгергән. Мансурның бүлмәсендә исә раскладушка, өстәл, ике-өч урындык һәм ящик өстенә куйган радиоалгычтан башка берни дә юк иде. Соңгы вакытта ул китап шүрлеге ясады. Шул шүрлек астына стенага дәү әтисенең фоторәсемен каптырма белән беркетте.
Эшкә бергә йөрделәр. Хастаханә шактый зур, әмма авырулар аз иде. Монда халык нык, таза, юк-бар белән атлаган саен авырмый. Килгәннән бирле Мансур нибары вак-төяк ике-өч операция ясады. Элекке хирург, әллә кайтырга бик ашкынгангамы, әллә бу егет үзе миннән алда ычкынмасын дип куркыпмы:
— Монда гел шулай: эше юк, акчасы килә тора, авырулар борчымый, — диде. — Мин үзем моннан һич китмәс идем, хатын Ленинградка кайтыйк дип колак итен ашый. Сез артык минем ярдәмгә мохтаҗ түгел. Мөстәкыйль эшли аласыз. Бик кирәк булса, Ленинградтан тәҗрибәлерәк хирург та чакыртырга мөмкин. Самолетлар очып тора ич.
Күп тә үтмәде, хастаханәгә радиограмма килеп төште. Бәхетсезлек, ашыгыч рәвештә хирург чакыралар. Мансур картага карады.
— Кайда бу поселок?
— Ян күршедә генә. Бездән туп-туры төньякка таба кара, — диде Илмира.
— Ян күрше! Кимендә биш йөз километр! — дип кычкырып җибәрде Мансур.
Илмира елмайды:
— Ир-егетләр колачы.
— Нинди бәхетсезлек икәнен дә язмаганнар, ичмасам.
— Хирург теләсә нинди очракка әзер булып барырга тиеш, — диде Илмира. Бераз уйлап торгач, мөгаен, Мансурның аптыравын күрептер: — Мин дә синең белән очам, — диде һәм, Мансурның мин-минлеген кимсетмәс өчен булса кирәк, өстәде: — Мин анда күптән барырга җыена идем. Җай чыгуы бик яхшы булды әле.
Аэродромга төшкәч, синоптиклар кисәтеп куйдылар:
— Давыл булырга тора, көтәргә кирәк.
Моңа каршы Мансур бары тик:
— Анда авыру тилмерә, — диде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Ак Чәчәкләр - 10
  • Büleklär
  • Ак Чәчәкләр - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4006
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2056
    39.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3972
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1985
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3833
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1903
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3943
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2048
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3734
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1874
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3621
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3928
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1960
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3862
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1951
    40.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3975
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3874
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1850
    41.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3831
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1901
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4099
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2012
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 3981
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1981
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 4089
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2055
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3987
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2099
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3867
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1861
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3966
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1920
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 3955
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2016
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4035
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2013
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3983
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2009
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 3992
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2084
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 3971
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1889
    41.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 3962
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2013
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3936
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2002
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 3993
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1999
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 3885
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1886
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 3893
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2008
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 28
    Süzlärneñ gomumi sanı 3966
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2025
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 29
    Süzlärneñ gomumi sanı 3860
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1845
    40.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 30
    Süzlärneñ gomumi sanı 3979
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1871
    41.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 31
    Süzlärneñ gomumi sanı 3799
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 32
    Süzlärneñ gomumi sanı 4013
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1934
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 33
    Süzlärneñ gomumi sanı 3807
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1921
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 34
    Süzlärneñ gomumi sanı 3946
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1950
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 35
    Süzlärneñ gomumi sanı 4030
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2036
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 36
    Süzlärneñ gomumi sanı 1577
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1015
    47.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    68.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.